ДИМ БУЕНДА
Автордан
Дим буенда- дигән хикәяне икенче тапкыр бастырганда кайбер сүзләр әйтеп китәргә кирәк кебек тоела
Беренчедән, бу хикәя минем тарафымнан мәктәп эскәмиясендә вакытында ук язылган бер нәрсә, мәктәпнең дә. Казан Учительски шкаласы шикелле, каралыкның бер оясы булган бер мәктәптә
Мин укыган чорларда, ягъни 1911—1915 нче елларны, бу мәктәптә чын мәгънәсе белән жандарм режимы хөкем сөрә иде Бу мәктәптә чагында без һичбер сәяси тәрбия алмау белән бергә, бу якны бүтән юллар белән дә тутыра алмый идек Чөнки гәзит-журналлар уку, бигрәк тә татар әдәбияты белән шөгыльләнү безгә бөтенләй мөмкин түгел иде Бу юлдагы кысынкылыкны ачып күрсәтү өчен. Хәсән Гата казыйның Татар тарихы- дигән китабын укыган өчен генә дә бер укучының мәктәптән куылу вакыйгасын күрсәтү житсә кирәк
Бишенче елларны школьникның татар революция хәрәкәтендә шактый гына зур роль уйнаганлыгын игътибарга алып булса кирәк, мәктәп идарәсе безнең заманда школьникларны җәмәгать эшләренә катнаштырмас өчен кулыннан килгән бөтен чараларны күрә, хәтта аларга татар котепханә- се белән татар театрына йөрергә дә рөхсәт итми иде
Менә шуның кебек бик күп сәбәпләр аркасында, әлбәттә, безнең сәяси аңыбыз әйтеп тә бетергесез түбән иде Дүрт ел буенча Илувайскии- ның «Русия тарихын • чәйнәгән тәүлекнең иң зур өлешен ябык кына түгел, чын мәгънәсе белән бикле, йозаклы пансионда, жандармнар урынында торырлык надзирательләрнең көне-төне озлексез тикшерүләре астында арестантлар урынында яшәгән школьниклар болай самообразование белән дә үзләренең сәяси белемнәрен төгәлли алмыйлар иде Бу эш белән шөгыльләнү бөтенләй мөмкин түгел иде
Менә бу алдыгыздагы хикәя шундый бер мәктәптә, шундый бер мохит эчендә тәрбияләнеп ята торган бер укучы тарафыннан кача-поса язылган бер нәрсә Хәзерге көндә бик тә табигый буларак, мин бу хикәямдә пролетариат идеологиясенә чит булган һәм әдәби яктан да шактый ук төче- сентименталь тоелган урыннары байтак булуын сизенсәм дә. бу юлы басылуында хикәямдәге бернәрсәне дә үзгәртмәдем
Икенчедән, бу хикәя -Аң-да һәм аерым китап булып басылганда, мин аның корректурасын үзем карый алмадым Нәширләр исә, нәрсәгә таяныптыр. аны >роман- дип бастырганнар Мин үзем аны -хикәя- дип кенә язган идем һәм хәзер дә шулай -хикәя» дип бастырам
С. ҖӘЛӘЛ
Казан, 3 нче март, 1929
Садри ҖӘЛӘЛ (1891—1943) — әдип, журналист, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе. тугыз проза китабы авторы "Дим буенда» повесте язучының йөз еллыгы уңаеннан (хәзерге әлифбада — беренче мәртәбә) басыла
Монда һәр нәрсәдән иркенлек, бәхет аңкый Бу киң болыннарга карау белән күңелгә • Мондый матурлык, мондый байлык эчендә адәмнең бәхетсез булуы мөмкин түгелдер», дигән уй килә
Әнә тагын еракта. Дим буена утырган ике мәчетле зур гына авыл Якынрак барып карасаң, аның бер читендә урман шикелле куе бер бакчалык күренә Бакча бик күптән утыртылган булса кирәк андагы агачлар инде тәмам картайганнар Бакчага карау белән аңар инде күптәннән бирле адәм кулы орынмаганын белергә була Аның койрыгы Дим буена барып терәлә Икенче башындагы агачлар арасыннан аслы-өсле зур гына агач өйнең ташландык хәрабәсе күренә Аның манзарасы гаять күңелсез тәрәзәләр такта белән томаланган, түбәсендәге калайлар, буяулары күптән уңып, яңгырдан күгәренеп, самавыр морҗасы төсле, челтәр-челтәр булып беткәннәр Баскычлар янтайган, морҗаларга чәүкәләр, тәрәзә башларына да күгәрченнәр оялаганнар
Ишек алдына йорүче булмаганга, ямь-яшел чирәм үскән бөтен җир буш. бөтен нәрсә тын гына нәрсәдер көтә
Төннәрдә монда бигрәк тә тын була, тик ара-тирә шомлы кош мәче башлы ябалакның ачы тавышы белән кычкыргалаганы гына ишетелә
Әбиләр кышкы озын төннәрдә, орчыкларын эрли-эрли. яннарына түгәрәкләнеп утырган балаларга ул хәрабә турында әллә нинди куркынычлы әкиятләр сөйлиләр Картлар исә аның яныннан узганда тирән уйга чумган бакчага бер карап алалар да мәгънәле генә итеп «Бичара мирзаның балаларына бу нигездә рәхәт күрергә язмаган икән инде, диләр Тагы шуның артыннан ук — -Мал да бар иде. дәүләт тә Бул- маса булмый икән инде» диләр
Гомумән алар бу нигезгә бер тәгъзыйм1 белән карыйлар һәм яшьләрдә дә шул тойгыны уяндырырга телиләр булырга кирәк урыны чыкканда ул нигезнең әүвәлге хуҗаларының тормышлары аларның иткән яхшылыклары, башларыннан үткән вакыйгалары турында бик озын иттереп сөйләргә яраталар, шундый бер гаиләнең болай эзсез- нисез юк булуына алар күп вакыт аптырыйлар Аның сәбәпләрен төрлечә тикшерә башлыйлар һәм актыгыннан тагы мәгънәле генә итеп; • Булмаса булмый икән инде ул».— диләр V
V
Картларның сүзе буенча, элек, унтугызынчы гасырның ахырларында бу хәрабә Исхак мирза гаиләсенең кайнап торган оясы булган
Мирза үзе дәүләтле, фәкыйрьләр өчен һиммәтле.' бөтен <■<■ тәмле телле йомшак сүзле, икмәк-тозга юмарт, гыйлем һәм дәрәҗә иясе бер кеше булган Аның ике улы һәм бердәнбер кызы булган Улының олысы Рөстәм, кечесе Касыйм, кызы Кәримә исемле булганнар.
нә күрәсезме, кояшның җылы нурлары астында ялтырый-ялтырый Дим ага
Әнә аның кырыенда чиксез киң болынлык, аннан ерак та түгел, таллык
Әнә еракта тау кашлары беленер-беленмәс кенә булып сузыла; зәңгәрсу һава аша аның өстендәге кара урман төтенләнеп күренә. Якты суның өстендә вәкарь белән генә аккошлар йөзеп йөри; болынлыкта төрле кошлар сайрый, ара-тирә акчарлакларның ачы тавыш белән кычкырганнары ишетелеп китә; күк йөзендә карчыга дигән усал кошның җентекләп җирдән үзенә җим карап барганы күренә
Таплыйм һиммәтле
олылау ярдәмчел
Мирзаның бикәсе Зөләйха абыстай уртача гына тәрбия күргән гади генә бер хатын була. Ул балаларын бик тә ярата алар өчен җанын да кызганмый һәм барысын да иң әүвәл үзе тәрбияләп үстерә
Шул килеш боларның тормышлары тыныч кына уза Шул елларда гына Исхак мирзаның үзе белән бергә укыган дусты Шаһингәрәй мирза үлә. Аның бердәнбер кызы Фәридә дә һичбер тәрбиячесез-нисез ятим кала Анасы инде аның күптән, ул бала чагында ук үлгән була. Исхак мирза, мәрхүм Шаһингәрәй мирза белән үзе арасында булган дуслыкны искә алып Үзебезнең Кәримә белән бергә үсәр, аңар иптәш булыр Зөләйха абыстасыннан тормышка өйрәнер, шунда безнең балалар белән бергә укыр да», дип сигез яшьлек Фәридәне үз өенә тәрбиягә ала
Менә шул вакыттан алып кара кашлы, кара күзле, әзһәрVI йөзле, аз сүзле, мөлаем табигатьле Фәридә Исхак мирза гаиләсендә яши. аның балалары белән бергә Уфадан китерелгән урыс кызы мөгаллимәдән укый. Зөләйха абыстайдан төрле догалар, намаз тирәләрен өйрәнә. Җәйге аяз көннәрдә бакчада алар белән бергә уйный башлый Үзе шикелле йомшак табигатьле Кәримә аңар бигрәк тә ошап китә Ул аның белән чын күңелдән дуслаша. Чәчрәп чыккан матур, чиксез җитез, үткен Касыймны ул никтер бигүк яратып җиткерми Киң маңгайлы, саргылт чәчле, соры күзле Рөстәм- исә үзенең тынычлыгы һәм һәрвакыт җитдилеге белән аңарда әллә нинди бер олылау хисе уяндыра: ул аны абзасы иттереп таный.
Ул вакытларда Рөстәм унике. Касыйм тугыз. Кәримә җиде яшьләр тирәсендә була.
Шул килеш берничә еллар узып китә — мирзаның балалары уйныйлар, укыйлар һәм көннән-көн үсә баралар Мөгаллимә Лиза ханым рояльдә уйнарга яхшы гына оста була. Ул Кәримә белән Фәридәгә музыкадан да дәрес бирә башлый Кәримә музыкадан бик ул кадәр ләззәт ала аламаса да, Фәридә бөтен көче белән аңарга бирелә Кышкы озын төннәрдә күнегүләрне тәкрар итеп утыру да аңарда бетмәс-төкәнмәс нечкә хисләр уяндыра. Исхак мирзаның гаиләсе аңар никадәр йомшак караса да. ул үзенең монда чит кеше икәнен белә, җанында яңа гына тишелеп килә торган музыкага мәхәббәт аңар һәм ана мәхәббәте урынына тора. Ул бетмәс-төкәнмәс музыка бүлекләреннән үлгән анасының бишек янында көйләгән моңлы тавышын ишеткән төсле була. Шулай итә-итә ул көннән-көн җаны-тәне бе-лән музыкага бирелә бара; рояль аңа дөньяда иң якын кешесе булып күренә Шундый вакытлар була ул уйный-уйный да ирексез үксеп-үксеп еларга тотына Шул арада ишек ачылып залга әкрен генә Кәримә килеп керә. Ул Фәридәнең елаганын күреп, уйлап-нитеп тормый, аны бик каты кочаклап үзе дә еларга тотына. Бу вакыт Фәридә аңар бик кызганыч, чиксез кызганыч тоела; ул аны юатыр өчен каршында газиз булган бөтен нәрсәсен бирерлек була
III
Дим җәй көннәрендә кояшның нурлары астында көлә-көлә яшел үләннәр, төрле чәчәкләр белән томаланган болыннарны ерып, кичләрен ай яктысында җем-җем итеп ялтырап ага да ага.
Кыш көннәре ул тип-тигез булып ката Җәй көннәре аның өстендә Исхак мирзаның балалары көймәдә йөриләр, күңел ачалар Кызарынып кояш батканда тал арасыннан гына балык тоталар. Ә көз көннәрендә яңа гына каткан боз өстендә берсен-берсе куа-куа тимераякта йөриләр. Су алырга һәм кер чайкарга килгән яшь киленнәр дә аларга кызыгып, кинәнеп карап торалар
' Лайлн lUBKVpT кичке сыйныфта укучы шәкерт
Еллар берсе артыннан берсе тигез генә уза — Рөстәм инде унбиш, Касыйм да уникегә чыга Исхак мирза инде аларны нинди дә булса берәр хөкүмәт мәктәбенә биреп укытырга һәм шул килеш алардан ватанга файдалы кешеләр җитештерергә уйлый Озак уйлашкан, дус- иш белән киңәшкәннән соң. ул Рөстәмне «Бу әфисәрлекне бигүк яратып җиткермәс, азрак йомшаграк дип Казан гимназиясенә Ка- * сыймны. үткен һәм җитез булганга «Бусыннан бар да булыр, ходай s кушса», дип Оренбург кадетски корпусына бирергә була Көз җитүгә ; ул, Рөстәм белән Касыймны алып, иң әүвәл Казанга бара Анда Рөс- _ тәмне кабул имтиханыннан соң гимназиянең бишенче сыйныфына ләй- ли шәкертVII итеп кабул итәләр Карт мирза аерылганда аңар үзенең ф калтырана төшкән тавышы белән
— Ярый. улым, сау бул. Тырышып укы. бабаларыңның кем булганын онытма Алар шикелле илгә файдалы кеше булырга тырыш, аларның мактаулы исемнәренә кара китерерлек булма Минем синдә * өметем зур,— ди
Шуннан соң ул Касыйм белән Оренбурга китә
Башта Рөстәмгә гимназиядә чит кешеләр арасында бик уңайсыз була. Ул кич белән, башка иптәшләре йоклаганда, күз алдына матур Дим буен, андагы үзләренең өйләрен. Зөләйха абыстайны китерә Аның бер генә минутка булса да өйдә буласы, аналары белән бергә җыелышып иртәнге чәйне эчәсе, тәрәзәдән Дим өстендә күтәрелгән болыт шикелле томанга карыйсы килә Ләкин инде аларның берсе дә мөмкин түгел, алар инде ерак
Көннәр узган саен ул мәктәпкә ияләшә, дәресләрне яратып укый башлый, һәм озак та үтми, гимназиянең юаш әхлаклы истигьдатлы шәкертләреннән исәпләнә, ул һаман да өйдәгеләрне ара-тирә сагынып ала. ләкин бу турыда иптәшләренә сөйләргә яратмый Хәер, аның иптәшләре арасында бигүк якын дусты булмый да Ул үз галәмендә, үзенең кадерле уйлары белән ялгыз гына яши һәм бөтен нәрсәсен эчендә генә сакларга белә Иптәшләре дә аны ни өчендер ара-тирә «Даладан килгән Чыңгыз баласы . дип атыйлар Рөстәм исә аның өчен аларга ачуланып-нитеп тормый
IV
Рөстәмнәр укырга киткәннән соң Исхак мирзаның өе. нәрсә дә булса югалткан шикелле, тын. күңелсез кала Зөләйха абыстай улларын икесен дә өзелеп сагына, кичләрдә намаздан соң озын иттереп әллә нинди догалар укый, алладан сөекле балаларына тәүфикъ. бәхет хәерле гомерләр, зур дәрәҗәләр тели, кергән хәерчеләргә дә
_ Менә бусы Рөстәм пае. менә бусы Касыйм пае,— ди-ди күп-күп иттереп тәмле ашамлыклар бирә Рөстәмнәрдән берничә атналап хат килми торган чакларда ул бигрәк тә тынычсызлана, көненә әллә ничә мәртәбә картына
_ Әллә булмаса. үзең барып кайтасыңмы7 Дөньяның эшен белер хәл юк. әллә ниләр булып куяр ди.
Исхак мирза исә аңар борын эченнән генә нәрсәдер җавап бирә дә юан бармаклары белән тәрәзәгә барабан каккандагы шикелле итеп бәрергә тотына, улларыннан хат килмәве аны ул чаклы борчымый Зөләйха абыстай да аңар карап эченнән мәгънәле генә итеп «Ирләргә ни аларга». ди
Кәримә белән Фәрид < дә киткәннәрне сагыналар Фәридә алар кит кән көнне, атасы үлгән чагындагы шикелле, уңайсызлык, күңелендә
VII Истигьдатлы галвтлс. булдыклы
әллә нинди бер авырлык хис итә. «Индедән соң яныбызда аз сүзле, акыллы күзле, һәрвакыт йомшак мөгамәләле Рөстәм абый булмый бит», дигән уй аңар никтер авыр тоела. Шуның артыннан ук аның күз алдына Рөстәмнең яхшы яклары, аның һәрвакыт Фәридәне туганы шикелле күрүе. Касыймнан аны җәберләттермәүләре, бер-бер тәмле нәрсәсе булса, аны авызыннан өзеп, үзе белән Кәримәгә бүлеп бирүләре, аның кайчагында бакчада ямьсезрәк тавыш белән борын эченнән генә әллә нинди бер моңлы көйне шыңшый-шыңшый уйланып йөргәннәре килә. Ул тирән генә сулый да: «Инде Рөстәм абый юк. ул әллә кая еракта», ди Көннәр узган саен ерактагы Рөстәм аңа якын, кардәш, туган абзасы төсле тоела. Ул күп вакыт төшендә әллә нинди бер чит урманның зур агачлары арасыннан атлап бара торган Рөстәмне күрә Ул никтер ябыккан була. Ул башын түбән иеп үзе бара, үзе борын эченнән генә теге ямьсезрәк тавышы белән моңлы гына итеп шыңшый... Шул арада каяндыр Фәридәнең анасы килеп чыга да бер Фәридәгә, бер Рөстәмгә карый Аның йөзе карт агачлар күләгәсеннән бик ачык беленми. Бервакыттан әллә нинди мәче башлы ябалак тавышына охшаган бер тавыш ишетелеп киткән төсле була. Фәридә дә куркып уянып китә. Аның йөрәге өзелеп-өзелеп сызлана, тамак төбенә нәрсәдер килеп тыгыла Аның күңелендә әллә нинди тойгылар, айлы кичәдә күктәге кара-кучкыллы болытлар сыман, әкрен генә дулкынланып йөриләр Шул арада аның янындагы Мәүли әби дә уяна:
— Фәридә бәбкәм, синме соң бу? Йокла, бәбкәм, йокла! — ди. Фәридә исә җавап урынына аны кысып-кысып кочакларга, җыерчыклар белән томаланган битеннән суырып-суырып үбәргә башлый
— Мәүли әби. төшемдә әнине күрдем, әнине, үлгән әнине,— ди. Мәүли әби исә, барын күптән аңлаган шикелле итеп, башын гына ия. Шуның артыннан ук Фәридә:
— Мәүли әбием, җаным, барыбер йоклап булмый, бер әкият сөйләп җибәрче! — ди.
Мәүли әби башта кыстаткан була (аның һәрвакыттагы гадәте ул), аннары гына иске заманнар турындагы озын-озын әкиятләрен тәмле иттереп сөйләргә керешә Калмый анда әллә нинди шаһзадәләр, калмый анда тулган ай тик матур йөзле хан кызлары Шаһзадл белән хан кызы берсен-берсе күреп, үләр чиккә җитеп, гашыйк булышалар. Ләкин алар бер-берсенә бик озак кавыша алмыйлар әллә нинди кара көчләр аларның кавышуына манигъ1 булалар Шуңар күрә алар икесе дә сак белән сок шикелле бер-береннән аерым яшиләр, кичләрен бер- берсен сагынып кан яшьләрен агызалар Менә шулай төрле мәшәкатьләр күргән, газапланганнан соң ахырында болар кавышалар.
Фәридә әбинең һәрбер сүзен йотардай булып тыңлый, хан кызы белән шаһзадә өчен ачына, аларны чиксез кызгана һәм соңыннан аларның кавышканнарын ишеткәч, чын күңелдән шатлана. Кәримә исә бу вакытта тәмле иттереп йоклый Түгәрәкләнеп килә торган ай көлемсерәп тәрәзә аша бүлмәгә карый, идәнгә буй-буй зәңгәрсу яктыларын чәчә. ишек алдында сузып-сузып кына әтәчләр кычкырганы ишетелә. Фәридә дә әкиятнең татлы хыяллары белән тәмле йокыга китә.
Иртә белән чәйгә кадәр ул Кәримә белән, Зөләйха абыстайның кушуы буенча, иртә намаз укып ала, чәйдән соң Лиза ханымнан дәрес өйрәнә. Инде ул урысчаны тәмам аңлый һәм дәресләреннән бушангач. мадам Лизадан әдәби китаплар алып укый. Бигрәк тә Пушкинның әсәрләре ошый аңа Ул аның һәрбер нәрсәсен әллә ничәшәр кат укып чыга. Төшләрендә ул «Бакчасарай фонтаны»нда тасвир ителгән Гәрәй ханның хәрәме, анда тоткын булып ята торган кара кашлы, матур күзле кызлар, аларның җырлары. Кавказияле Заримә исемле кыз-
Манигъ — каршылык, тоткарлау, комачау.
ның Гәрәй ханны өзелеп яратулары, ханның аны ташлап, поляк патшасының кызы Мариягә гашыйк булулары. Зариманең бер айлы кичәдә көнләшеп Марияне үтерүләре белән саташып чыга. Ул рояльдә уйнарга көннән-көн остара Аның кайгылы йөзе дә көннән-көн матурлана, кара күзләре дә аның көннән-көн мәгънәле, көннән-көн кайгылы карыйлар Авыл халкы үзара
— Мирзаның Кәримәсе дә матур, ләкин Фәридә аннан да бигрәк матур, аннан да бигрәк сөйкемле,— диләр
V
Инде яз якынлаша Кояш көннән-көн югары күтәрелә, көннән-көн нурларын арттыра Бөтен җир йөзен томалаган кар. актыккы көннәрен сизгән шикелле, әллә нинди бер күңелсез төскә керә Кыш. актык көчен җыеп, куәтле яз белән тартышып карый кайсыбер кичләрдә тышта җил өрә. сибәләп яфрак-яфрак кар ява ләкин инде булмый Кыш үзе дә көчле язга каршы тора алмаячагын аңлый, шуңар күрә ул кискен ачы тавыш белән елый, кыш урталарындагы шәүкәтен исенә И'шереп, актык көннәренең якынлашканын сизенеп елый Озак та үтми. аның кул астында булган карлар, үзләренең башчыларын ташлап, дошман ягына авышкан гаскәрләр шикелле, кояшның якты нурлары астында көлә-көлә. әллә нинди музыка тавышына охшаган серле тавышлар чыгарып, чылтыр-чылтыр алга чабалар, бер-берсенә кушылып. зур елгаларны тутыралар, болыннарга җәеләләр Алар инде бар да язга бирелгәннәр, алар инде язның матурлыгын бетерә алмыйлар, кыш көне вакытны залим кыш кулы астында әрәм үткәргәннәренә инде алар үзләре дә аптырыйлар
Су буендагы урманнар, «шулай кирәк, шулай», дигән төсле итеп, аларга түбәнчелек белән башларын селкиләр Инде җир йөзе яшел үләннәр, агачлар шул ук төстәге яфраклар, болыннар да ал. сары, зәңгәр чәчәкләр белән бизәнә Инде Дим дә дулкынлап-дулкынлап агуыннан туктый юаш кына, тын гына ага. дөньяга агач күләгәләре аркылы мөлаеманә көлә, әнә инде кошлар да кайтканнар бар да үзләренең матур тавышлары белән язны, табигатьне өзелеп-өзелеп мактыйлар, бөтен мәхлукатьне' тормышка, шатлыкка өндиләр Кояш югартын болар- ның бөтенесенә -<Әлләлә. нишләтте абзац!» дигән төсле итеп, мактанып, көлеп карый
Инде Рөстәм дә укудан кайта Өйдә тагы шатлык, сөенеч башлана Кәримәләр дә укудан туктыйлар Рөстәм ярыйсы гына үскән була Инде ул малайлар белән уйныйсы урында, күп вакыт бакчаның бер читенә барып китап укый һәм кайчагында укыган нәрсәләрен Кәримәләргә дә сөйли Карт мирза ара-тирә чәй яннарында аңардан укыган нәрсәләрен, гимназиядәге тормышны андагы мөгаллимнәрне ашау- эчүләрне сораштыра Рөстәм аңарга барын да сөйли, карт исә
— Шулай диген, ә? — дигән шикелле беркатлы сүзләр әйткәләп кенә аны тыңлап утыра Мондый вакытларда Зөләйха абыстай бер улына, бер картына карый, картының йөзеннән Рөстәмнән риза булып-булмаганлыгын аңларга тырыша
Май ахырларында Исхак мирза Оренбургка барып Касыймны да алып кайта Касыйм кайткач, йорт эче бигрәк тә җанланып китә, ул бөтенесе белән шаяра — кадетски корпуста өйрәнгән уеннары әңгәмәләрен сеңелләренә күрсәтә, сөйли, аларны көлдерә
Ул җәй шулай шатлык эчендә тыныч кына уза Көз җитүгә, Рөстәм белән Касыйм тагы укырга китәләр һәм алдагы җәйне тагы авылда үткәрәләр Өченче җәйдә авылга Касыйм гына кайта 1 Михлукить тереклек доньясы. җан ииларе
Рөстәм исә. актыккы сыйныфка күчкәнгә: «җәен дә укыштыргалар- мын» дип. Казандагы бер ерак кардәшләрендә кала Фәридә инде ярыйсы гына үсә Җәен Рөстәмнең өйдә булмавы аңар никтер бик авыр тоела, ул аны сагына, төшләрендә аның кара урманда ямьсезрәк тавыш белән борын эченнән генә шыңшып йөргәнен еш-еш кына күрә. Тагы кыш җитә.
Рөстәм бу елны бик нык тырыша, төрле хыялларга күп бирелми Яз көннәрне имтиханнар тәмам биреп бетергәч, ул авылына кайта Бу вакыт инде ул унсигез яшенә җиткән, иреннәренә йомшак кына кара төк чыга башлаган, тавышы да калыная төшкән бер яшь егет була Карт мирза белән Зөләйха абыстай гимназия бетереп кайткан улларын күрүгә бик сөенәләр.
— Кара инде, безнең Рөстәм нинди үскән, нинди зур егет булган! — диләр
Зөләйха абыстай улының зур булуына сөенсә дә, — аның кеше белән сөйләшергә яратмыйча, ялгыз гына уйланып йөрүен, артык сабырлы булуын бигүк ошатып бетерми. Карчыклар белән сөйләшкәндә: «Бигрәк тә артык сабыр, артык юаш шул инде. Әй. аның сабырлыгын азрак Касыймга биреп, Касыймның җитезлеген дә азрак моңар бирергә!» — ди.
Рөстәмнең кайтуына Фәридә бөтенесеннән артык сөенә. Ул чәй ян-нарында аның ябык йөзенә, соры күзләренә, акыллы киң маңгаена, бакчада йөргәндә аның вәкарь* белән атлап баруларына карап туя алмый Көннән-көн аның күңеленә Рөстәм икенче кеше, үлгән атасы белән анасыннан да якын кеше, бер егет булып урынлаша бара. Инде ул рояльдә уйнаганда Бетховенның моңлы көйләре белән үзенең Рөстәм турындагы уйлары арасында әллә нинди якынлык сизә. Шуңар күрә дә ул айлы кичәләрдә, тәрәзәне ачып, рояль уйнауда үзенә бертөрле хозур,- үзенә бертөрле сәмави* шатлык тоя башлый. Ул әле үзендә яңа гына уяна башлаган бу яңа тойгыларны ни дип атарга да белми, йокысыз үткәргән кичләрдә: «Миңа ни булды икән1» дип аптырый. уйлана, тик өченче әтәч кычкырган, сызылып таң аткан чакларда гына йокыга китә.
Төнендә ул тагы < Бакчасарай фонтан»ында тасвир ителгән Зари- мәне күрә: алар аның белән зур бакчада булалар, бер рәткә тезелгән озын сәрви агачлары арасыннан посып-посып кына йолдызлар карыйлар. каядыр чылтырап фонтан ага, тирә-як тын, гүя, бөтен табигать тирән йокыга талган Заримә исә аны бик каты кочаклый, Фәридәгә аның кызу сулышы бәрелә, дөп-дөп итеп йөрәге типкәне ачык ишетелә. Ул Фәридәгә шыпырт кына:
— Кхрыкма, җаным Фәридә,— ди,— син инде гашыйк булдың,— ДИ.
Ул да булмый, бөтенесе күздән юк була. Фәридә дә: «Гашыйк булдым, гашыйк», ди-ди уянып китә. Аның йөрәге дөп-дөп тибә, тәмле генә сызлана, ачынып та киткән төсле була Ул көләргә дә, еларга да белми Бик кыен да, бик рәхәт тә төсле була.
— И ходаем, рәхмәтеңнән ташлама! —ди.
Инде ишек алдында тәмам таң аткан була. Каядыр агачлар арасында чут-чут иттереп сандугач сайрап куя. Беравыктан аңар шул ук тавыш белән икенчесе дә җавап бирә Фәридәнең күңеленә Мәүли әбинең мондый вакытта әйтә торган:
— Алар да. җаннарым, бер-берсенә дәшәләр, алар да шул бергә яшәргә яраталар — дигән сүзләре килә.
Шул арада аның күзләрен тойдырмый гына йокы баса башлый
' Вәкарь белән — горурлык белән
Хозур—рәхәтлек, күңеллелек.
3 Сәмави — хыялый, романтик
Әйе, ул Рөстәмгә чын күңеленнән гашыйк була, аның сурәте көне-төне зиһененнән чыкмый Ләкин ул аңар яратканын әйтү түгел, инде чәй яннарында «Күңелемдәген белмәсә ярар иде», дип йөзенә карарга да курка. Ә аулакта калгач, тагы аның т. рындагы татлы хыялларына чума Рөстәм исә әле һаман да Фәридәгә туганына караган ф шикелле карый, аны кардәше кебек якын күрә, абзалык мәхәббәте _ белән сөя аның озын керфекләре арасына яшеренгән күзләрендәге = әллә нинди тирән кайгыларны укып, аны чын күңеленнән кызгана Ул Фәридәнең рояльдә уйнаганын тыңлап туя алмый аның уйнаган 5 көйләреннән шар әллә нинди бер елау, кара көчтән өзелеп-өзелеп = зарлану, зарыгулар, кемгәдер ялынулар ишетелгән төсле була Бо- • ларны ишетүгә Рөстәмнең күңелендә әллә нинди томанлы тойгылар хә- 7 рәкәт итә башлый, шулай да ул аларга бик ул кадәр әһәмият бир- г- ми: үзенең китапларын укый да укый, шуның белән том «лы той- 7 гыларын сүндерергә азаплана
Инде көз якынлаша Фәридәдәге мәхәббәт тойгысы үскәннән үсә - Ул Фәридәне сөендерә дә. газаплый да Кайчагында ул үзеннән үзе < ояла, төннәрдә уянып елый, ләкин күз яшьләре күкрәктәге утны сүндерә алмыйлап Ул серен беркемгә дә ачмый Рөстәмнән ояла Бүлмәдә аның белән ялгыз калганда ул әллә нинди китаплар хакында сүз ача Мондый закытларда аның йөрәге дөп-дөп тибә, оялуыннан битләре кызара. Шуңар күрә ул тизрәк Рөстәм яныннан качарга ашыга
Бепсендә шулай Рөстәм кич белән бакчада ялгыз гына йөргәндә кинәт аңар таныш рояль тавышы ишетелә. Ул әз генә туктап тора да ирексез шул сәмави тавышлар ишетелгән якка таба бара һәм. нигезгә басып, ачык тәрәзәдән өйгә карый Күрә анда рояль алдында ак күлмәктән Фәридә утыра Рөстәм аның аркасыннан кара елан төсле сузылып төшкән озын чәч толымнарына, әз генә күпереп тора торган мә1ъсум* күкрәгенә, кайгылы әсмар- йөзе белән бер ноктага караган карп күзләренә — кыскасы аның бөтен гөнаһсыз гәүдәсенә аптырап карап тора Фәридә исә нәзек бармаклары белән һаман уйный Рояльнең моңлы тавышлары берсен-берсе куа-куа кичке һавада юк булалар алар артыннан икенчеләре туалар Моны күрүгә Рөстәмнең йөрәге әллә нишләп китә Ул тыңлап тора-тора да әкрен генә
— Фәридә' — ди
Фәридә исә тиз генә әйләнеп карый да
— Ай. Рөстәм абый! — дип кычкырып җибәрә Ул сөенергә дә. сөенмәскә дә белми. Ростәм үзендә әллә нинди бер уңайсызлык тоя. шуны бетерер өчен
— Әмма. Фәридә, матур да уйныйсың икән,—ди үзе никтер кызарына
Фәридә аңар ни дип тә җавап бирми тик башын гына аска ия Рөстәм исә:
— Йә. ярый, уйна син - ди дә китеп бара
Фәридә тәрәзәдән аның теге ямьсезрәк тавыш белән борын эченнән генә моңлы көен шыңшый-шыңшый бакчадагы агачлар арасына кереп киткәнен карап кала Аның ник”'р бик каты
— Рөстәм абый, мин сине яратам чын күңелемнән яратам' - дип кычкырасы килә Ул Рөстәмнең -Әмма. Фәридә. матуп да ’ йныйсың икән'» — дигән сүлләрен исенә төшерә дә «Рөстәм абый минем уйнавымны ярата дип чиксез с-н»нә. яның яшь күңе.кн чиксез шатлык тутыра Аңар инде бу дөньяда күңелсез булу м- кин -.е- дер т.к- ле тоела Бу вакыт еңар күктә!е йолдызлар 'ютенес* көлеп карыйлар, тик урман ӘСТеИДӘП ' ................ тяыңсаргыл - ........ ГОИЫХ
һәм моңсу нурлары аңар тирән кайгы белән карагзнд.н була
1 Мягъсу» гү«-’Л cuj.
1 Әсмир клрл-ктчкыл
VI
Бер айдан соң Рөстәм, дарелфөнүннең’ тыйббия шәгъбәсенә8 9 10 11 12 ке-рергә дип, Мәскәүгә китә. Аерылган чагында, аталары белән исәнләш-кәннән соң, ул озатырга чыккан Фәридәгә:
— Ярый, туган Фәридә, син дә сау бул! — ди.
Бу вакыт ул Фәридәгә чиксез якын, чиксез кадерле, бөтен дөньядан, хәтта тормышыннан да кадерлерәк кебек тоела. Ул аның артыннан дөньяның аръягына чаклы ияреп барырлык була Рөстәмнең киткән чагында
— Ярый, туган Фәридә, син дә сау бул!..— дигән сүзләре берничә көн аның колагы төбендә яңгырап торалар. Бер атнадан соң, кайгы, хәсрәтеннәнме, әллә булмаса икенче бер сәбәптәнме, ул бик нык авырый, төннәрдә саташа, кызыша, еш-еш үлгән әнисен исенә төшерә, шул арада: «Рөстәм абый » дип нәрсәләрдер сөйли башлый, эченнән «И ходаем, үзең ташлама», ди Зөләйха абыстай белән Кәримә көне- төне аның яныннан китмиләр һәм аңар карап аптырыйлар Фәридә исә тик берничә атнадан соң гына терелә. Бу вакыт ул ябыккан һәм хәлдән тайган була.
VII
Рөстәм Мәскәүгә барып, дарелфөнүннең тыйббия шәгъбәсенә керә Ул елларда Мәскәү университетының иң алга киткән чаклары була Шәкертләр арасында яңа агым, яңа фикерләр башлана Рөстәм керүе белән тырышып дәресләрен укырга тотына, бигрәк тә урыс әдәбиятында булган татарлар хакындагы тарихи китапларны ул яратып укый, аларның чит милләт кешеләре тарафыннан язылган якты исемнәрен күреп шатлана. Ул Фәридәне башта сагына, ләкин тора-бара аны оныта башлый Тик ара-тирә, дәрестән бушаган араларда гына аның турында уйлап ала Гомумән, ул үзен теләсә ничек йөретә ала торган төпле бер егет була Вакыты буш булганда, ул үзенчә яхшы дип белгән студентлар янына барып утыра, сүзгә катышмый гына, аларның үзара моназара* кылышканнарын тыңлый, ара-тирә аларның җиңел генә эчке мәҗлесләренә дә катышкалый. Башта иптәшләре аңа ул кадәр игътибар итмиләр. Ләкин түбәндәге кечкенә генә бер вакыйгадан соң аңар бөтенесенең игътибары арта. Аңар бар да, эшлекле һәм мәгълуматлы шәкерт вә иптәш, дип карый башлыйлар Эш менә ничек була
Берсендә шулай берничә студент тарихи каһарманнар турында гәп корып утыралар. Искәндәр, Кәбир, Наполеон, Бөек Петр. Чыңгыз хан шикелле тарихи каһарманнар бар да телгә алына, эшләгән эшләре мөхакәмә ителә, алар арасында Рөстәм дә була. Шул арада яшьләрдән берсе бик кызып китеп:
— Теләсәгез генә нәрсә әйтегез, ләкин мин Чыңгызны каһарман дип таный алмыйм, ул ерткыч, вәхши, кан эчүче азиат, варвар булган! — ди.
Шул арада сүзгә катышмый бер читтә генә утыра торган Рөстәм урыныннан тора да, азрак калтырана төшкән тавыш белән:
— Юк, иптәш, сез ялгышасыз, Чыңгыз ул, сез әйткәнчә, кан эчүче вәхши булмаган ул Наполеоннар, Искәндәрләр шикелле үк.
8 Дарелфонүн — университет.
9 Тыйббия — медицина
10 Шәгъбәсенә — бүлегенә
1 Моназара — сүз керәштерү, бәхәсләшү
12 Мохакәмә ителә — тикшерелә, бәяләнә
хәтта ал ардан да оста бер полководец булган, ул күчмә хәлендә яши торган һәм һичбер тәртип-фәлән күрмәгән бер халыктан бөтен дөньяга нәмунә булырлык тәртипле һәм монтазам бер гаскәр тәшкил иткән — ди
Шуннан соң төпле тарихи дәлилләр белән аның эшләгән эшлә- ф ренең яхшы якларын исбат итәргә тотына Бу вакыт аның йөзе кыза- к ра. күзләре нурлана, иптәшләре исә аңар аптырап карап торалар Ул = һаман сүзендә дәвам итә
— Нинди генә тарихи каһарманнарны алма, ул бөтен дөнья хал- S кының файдасыннан бигрәк, үз кул астындагы кешеләрнең файдасын g күзәткән һәм шушы юлда башкаларга зарар итүдән дә тартынмаган • Чыңгызның эшләгән эшләрен дә. хакыйкатькә хөрмәт өчен булса да. ~ шулай карарга мөмкин түгелмени’ Юк әфәнделәр, теләсәгез генә ни й әйтегез, мин Чыңгызны үз заманасының зур кешесе дим Әйе. ул үзенең ’ халкы өчен яхшылык теләүче зур бер полководец булган Мин дә үзем- 2 нең тамырларымда шул тарихи каһарман Чыңгызның каны уйнау бе- Z лән бөтенегез алдында мактанам' —ди
Яшьләрнең бер усалрагы ярым җитди тавыш белән
— Браво, Чыңгыз, афәрин' Әйдә үзен күтәрәбез' — ди Шуннан соң озак та үтми мәҗлестәгеләр таралалар
VIII
Җәй җитү белән ул тагы ике айга гына авылына кайта Фәридә белән Кәримә икесе дә буйга җиткән, матурланган булалар Мирза индедән соң аларны укудан туктатырга исәпли, шуңар күрә мадам Лиза, яз җитүгә, үзенең Уфасына кайтып китә Ул җәйне Касыйм никтер авылга кайтмый. Оренбурда кала
Фәридә Рөстәмнең кайтуына чиксез сөенә Көннәр бик кәефле уза башлый Кичләрен мирза өендә Фәридәнең рояльдә моңлы гына көйләр уйнаганы. Кәримәнең яшь. саф һәм матур тавыш белән рухлы башкорт көйләрен җырлаганы ишетелә. Кайчагында кичләрен Рөстәм, Фәридә белән Кәримәне көймәгә утыртып Дим өстендә йөртә; аларга Мәскәүдәге тормышны, андагы яңа фикерләрне бик озын, бик тәмле иттереп сөйли, үзенчә фәлсәфә сата Кайчагында кызып китеп
— Инде укыган бөтен ирләребезгә, бөтен укыган хатыннарыбызга халык арасына чыгып хезмәт итәргә, аларны аз булса да агартырга тотынырга вакыт.— ди.
Шуннан соң үзенең курс бетергәч, шушы Дим буендагы авылларның берсенә доктор булачагын, киләчәктә ничек итеп тора башлаячагын бик якты буяулар белән тасвир итәргә тотына Мондый вакытларда аның күзләре зурая, йөзе ачыла Фәридә белән Кәримә дә аны тәгъзыйм белән тыңлап торалар Инде Фәридә өчен аның авызыннан чыккан һәрбер сүздән мәхәббәт, гөнаһсыз саф мәхәббәт аңкый Ул аларның барын да үзенчә юрый эченнән генә -Әйе. шушы Дим буенда бергә яшәрбез син фәкыйрь авыруларга ярдәм итәрсең, мин дә аларның балаларын укытырмын- ди
Мирза белән Зөләйха абыстай инде яхшы гына картайган булалар Алар балаларының тигезлегенә, аларның кичәләрдә бергәләшеп йөрүләрен карап туя алмыйлар
Көннәр берсе артыннан берсе тын гына узып тора Рөстәм буш ва-кытларында китап укый Кайчагында алар Фәридә белән икәү генә бакчада йөриләр Алар инде бер-берсеннән ул чаклы оялмыйлар, лә-
II >м\ II I I
M<i>ir.i.-uiM рвтле. тортнпк» салынган
кин шулаи да үзләренең тойгылары турында бер-беренә ләм-мим дә әйтмиләр
Шул җәйне Рөстәм янына күрше мирзаның егерме ике яшьлек Ибраһим исемле офицер улы килеп-китеп йөри башлый Рөстәм никтер аның белән бик ул кадәр дуслашып җитә алмый Шулай да Ибраһим килеп-китеп йөрүендә, кичләрен Кәримәнең тавышын мактавында дәвам итә. Озак та үтми, алар Кәримә белән бер-берсен яратышалар Мирза белән Зөләйха абыстай инде аулакта гына Кәримәне Ибраһимга бирү турында планнар да кора башлыйлар Көз җитүгә Рөстәм тагы укырга китә.
IX
Икенче җәйдә Рөстәм Кәримәнең туена ике атнага гына кайтып китә Әйе. Кәримәне Ибраһимга бирәләр Гаять тантаналы туй ясала Тирә-яктан кунаклар, мирзалар, карт муллалар чакырыла — кыскасы, туй гаять дәрәҗәдә хозур уза
Рөстәмгә бу җәйне Фәридә никтер күңелсезләнеп йөргән төсле тоела Ул күп вакыт бер үзе генә күңелсезләнеп бакчада йөри, уйлана, нәрсәдән дә булса курыккан шикелле, як-ягына карана Инде аның рояльдә уйнаганы да бик сирәк ишетелә Үзе ара-тирә йөткергәли дә Боларны күргәч. Рөстәмдәге аны кызгану хисе тагы да арта Аның Фәридәне татлы сүзләр белән башыннан сыйпыйсы килә.
Берсендә шулай Фәридә кич белән эңгер-меңгер чагында бакчаның ары башында берүзе уйланып утыра Ул тиздән Кәримәнең Ибраһим янына, Рөстәмнең дә Мәскәвенә китүен, шушындый зур йорт эчендә үзенең томанлы, караңгы уйлары белән япа-ялгыз калачагын уйлый, күңелсезләнә, үзенә-үзе бөтенесе тарафыннан ташланган бер мескен төсле тоела, аның күңеле, киләчәктә үзе өчен нинди дә булса бер начар эш булачагын сизенеп сызлана Каядыр авыл кызларының киндер тукмаклаганнары, егетләрнең су буенда сыздырып гармун уйнаганнары ишетелә Авылның ары башында берсе бугазы ертылганчы “Җамалетдин-н-н кайт-т-т-т' ■ дип бик каты кычкырганы тын һавада яңгырый
Фәридә һаман уйлана, шул арада Рөстәм үзенең ямьсезрәк тавышы белән борын эченнән генә шыңшып агачлар арасыннан килеп чыга һәм Фәридәне күреп туктый
— Исәнме Фәридә, монда ни эшләп утырасың? Әллә авырыйсыңмы, төсең бик киткән,— ди
Фәридә аңар күтәрелеп карый:
— Юк. авырмыйм, болай гына. ди. шуның артыннан ук ул тагы бер Рөстәмгә карап ала, ул аның күз карашлары белән тавышында үзенә чиксез бер якынлык тоя һәм ирексез әкрен генә
— Эч поша, Рөстәм абый, чиксез эч поша Мин нәрсәдәндер, анысын үзем дә белмим, куркам, миңа киләчәгем куркынычлы тоела, никтер елыйсы килә, ләкин инде мин. электәге шикелле, туйганчы елый да алмыйм, сез киткәч инде миңа тагы да уңайсыз була, иптәшкә Кәримә дә булмый. Бөтен өйдә япа-ялгызым калам,— ди.
Аның инде, әүвәл вакытлардагы шикелле, Рөстәм белән сөйләшкәндә йөрәге типми, ул инде Рөстәмгә туп-туры карый Рөстәм аның кулыннан тота һәм әкрен генә:
— Алла кушса, бар да үтәр Болар бар да нервлар бозылганнан гына, бар да үтәр,— ди
Шуннан соң инде ул мәсьәлә күптән хәл ителгән шикелле бик гади генә итеп:
— Инде, туган Фәридә, син дә бала түгел, мин дә, шуңа күрә от-
кровенноXIII әйтергә кирәк Җитәр инде, әле дә байтак бернәрсә дә әйтми, яшеренеп йөрдек Әйе. без бер-беребезне яратабыз, мин аны син әйтмәсәң дә. беләм. синең гүзәл күзләреңнән беләм. аны яшереп торудан мәгънә юк.— ди.
Син инде ничек тә бер-ике ел түз, аннары, алла боерса — ф дип сүзен әйтеп бетерми, Фәридәнең кечкенә генә кулыннан чут ит- - тереп үбеп ала Фәридә исә бу вакыт һичбер авырлык хис итми =
s X
Кәримә белән Ибраһим өчен кызыклы. Фәридә өчен күңелсез. 7 Рөстәм өчен дә бертөрле генә булган тагы бер ел узып ките Бу кыш - Рөстәм гаять дәрәҗәдә тырышып укый, шул чаклы ки. яз көне имтиханнардан соң докторлар аңар < Исәнлегеңә зарар килүе ихтимал _ нервларың бик какшаган», дип кымызга барырга киңәш итәләр Шу- - ңар күрә Рөстәм язын авылга бармыйча. Оренбург губернасына кымыз эчәргә китә Касыйм исә авылга кайта Ул инде матурланган, тазарган. унҗиде яшәр егет була. Матур гына иттереп эчә. очраган матур ханымнарга тәмле генә сүзләр кыстырырга, алар артыннан ухаживать итәргә өйрәнгән генә түгел, остарган була Кызлар да аны кырын какмыйлар, яраталар "Булдыклы, мәлле егет ул!» диләр Ул картада да уйный һәм атасының байтак кына акчасын оттырырга да өлгергән була.
Авылга кайтуына аның күзе Фәридәне күреп кызыша, ул эченнән генә ничек тә булса «бу кошны» кулдан ычкындырмаска карар биреп куя. Ул һаман ара-тирә урыны килгәндә Фәридәгә комплиментлар да әйткәләп ала Фәридәнең, билгеле, моңар гаять ачуы килә ул Касыймга бер пычрак малайга караган шикелле карый Аның үзенә игътибар итмәгәнен күргәч Касыймның уйнап кына башлаган дәрте тагы үсә. ул ничек тә булса Фәридәне үзенә каратырга уйлый, ләкин шул арада гына аңар Оренбурга китергә туры килә
Көз көне Рөстәм ярыйсы гына тазарып. Мәскәүгә кайтып тагы укырга башлый Гыйнвар башларында ул өеннән Кәримәнең баладан үлүе турында хат ала Рөстәм аның үлүенә бик ул кадәр кайгырып тормый өйдәгеләргә тәэсирле генә бер мәктүп яза да. тагы укуында дәвам итә. Касыйм исә бу елны бөтенләй юк-бар нәрсәгә бирелә Карт мирза аңар әллә ничә мәртәбә ачуланып хат та язып карый Касыйм да шуннан соң вакытлы рәвештә азрак инсафланган төсле була
XI
Май урталарында авылга иң әүвәл офицер киеменә киенгән Касыйм кайта Анасы аның кайтуына бик нык сөенә Инде Зөләйха абыстай кызының хәсрәтеннән ярыйсы гына картайган була Касыйм кайтуына тагы бик тырышып Фәридә артыннан йөрергә башлый Үзенең бетмәс-төкәнмәс комплиментлары белән аны бөтенләй аптыратып бетерә Бу эшкә Фәридә азаплана, ни эшләргә белми хәтта Зөләйха абыстайга әйтергә дә уйлый, ләкин никтер курка, үзе -Тиз-рәк Рөстәм абый кайтса ярар иде», дип аның кайтуын түземсезлек белән көтә Өйдәге асраулар белән кучерлар, бергә җыелганда, төрлечә Фәридәнең гайбәтен ашый башлыйлар Кучер сүз арасында хаинән1 көлеп
XIII Открипг ННО ИЧ ЫКТ.11» ач ык
*М»ктүп
— Касыймың ни эшләтә, булдырамыни? — дип тә куя.
Касыйм көннән-көн Фәридә артыннан ныклап йөри бара, аңар ялына, бик усал дәлилләр белән үзенең яратканын аңлатырга азаплана.
Рөстәм исә әле һаман кайтмый. Аның эше бик күп ул актыккы елның актык имтиханнарын бирә Инде май ахырлары да якынлаша. Бер заман ул имтиханнарны биреп бетергәч, үзенең иптәшләре, дүрт ел гомерен уздырган университеты, шунда яшәгән фатиры, аның са- хибәсе1 карчык белән саубуллаша да туган иленә кайтырга чыга.
Өй сахибәсе карчык:
— Дүрт ел бездә тордың, һичбер начарлыгыңны күрсәтмәдең. Син миңа балам шикелле якын идең, сау бул инде, безне начарлык белән искә алма,— дип елап кала.
Рөстәм юл буе өйдә ничек тора башлаячагын, Фәридә белән ничек очрашачагын уйлап бара.
Аның кайтуына пристаньгә ат килеп торган була. Юлда барганда түгәрәк кенә сакаллы, өреп тутырган шикелле тулы йөзле, тәбәнәк кенә буйлы Хисам и кучер Рөстәмнең:
— Соң, Хисами абзый, өйдә тагы ниләр бар? Карт нишли, бете-ренмәдеме әле? — дигән сөаленә башта бик мәгънәле генә итеп:
— Көн дә кунак, көн дә туй — көн дә сагыш, көн дә уй, дигәнди инде,— дип аңлашылмаслык кына итеп җавап бирә, аннары тагы ба- ра-бара ачыла төшеп: — Бетерә инде, ул да бетерә, картая. Бакчы Касыймны да. «Бик акчаны әрәм итә, юк-бар нәрсә артыннан йөри», дип сөйлиләр. Бар да бит ул ата-әнкәгә уңайсыз. Ата күңеле бит тарая,— ди, үзе чырт иттереп бер төкерә, яндагы атка: — Әй, милай, уйнама! — дип кабырга буйлап берне сыдыра, атлар да иренеп кенә тагын юырта башлыйлар Ә Хисами һаман да Рөстәмгә ярты борылып сүзендә дәвам итә: — Касыйм инде күптән кайтты. Ул инде зур үскән, тазарган, матурланган, күрсәң, бөтенләй исең китәр; малай чая, әйтергә түгел, барын да булдыра, көлдерә дә белә, елата да Теге сездә тора торган Фәридә бар бит әле? Әнә шуның бөтенләй башын әйләндереп бетерде инде, әтиләр күрер, дию дә юк, нитү юк, һаман аның артыннан йөри дә йөри. Беркөн шулай бакчада көтү кайтыр алдыннан агачлар арасыннан, күрмәгәнгә салышып кына карап торам. Алдан сүз куешканнар булырга кирәк Фәридәсе бакчаның ары башыннан шулай әкрен генә бара, як-ягына карана, ярый Мин һаман, белмәгәнгә салышып, торам да торам. Шул арада Касыйм да агачлар арасыннан ут шикелле килеп чыкты.
— Ә, җаным Фәридә, синме? — ди.
— Мин.— ди, тегесе әйтә.
— Сине күрүемә мин бик шатмын, җаным Фәридә,— ди.
Ничу, малай усал, булдыра. Ярый. Мин һаман торам. Малаең тегене култыгына алырга әйтә, ә Фәридәң юри чытланып:
— Җитәр, Касыйм.— ди,— минем белән уйнама,— ди,— нигә син мине болай мыскыл итәсең — ди,— мин дә кеше ич! — ди. (Алар һәрвакыт шулай чытлыкланган булалар, ул инде кызларның гадәте). Ярый, мин, ни булыр икән, дип сулу да алмый тыңлап торам Касыймың чая: тотты да тегенең алдына тезләнде:
— Җаным, бәгърем.— ди.— мин,— ди,— менә җир йотсын, чәчрәп китим.— ди,— синең белән уйнарга теләмим,— ди,— мин, җаным, сине бик яратам,— ди.— Тагы шунда әллә ниләр, әллә ниләр, ди. Малай ничу егет, әйтергә дә түгел Аннары нәрсә булгандыр, анысын белмим мине ат җигәргә бай дәшеп алды
Бу сүзләр төрле якты уйлар белән өенә кайтып бара торган Рөстәмгә ут шикелле нык тәэсир итә, аның йөрәгендә нәрсәдер өзелеп
Сахибәсе—хуҗасы, иясе.
киткән төсле була Ул кинәттән бик кадерле нәрсәсен югалткан кеше шикелле, бик аптырап, як-ягына карана, башы тәртипле эшләми башлый, уйлар тарала, күңелгә әллә нинди кызыксыз уйлар килә, ул эченнән генә: «Әйе, инде ул анын белән йөри, алар бакчада бергә күрешәләр, бер-берсенә мәхәббәтләрен сөйлиләр»,— ди ф
Шуның артыннан ук нәрсәгәдер Мәскәүдәге иртә белән дәрескә < барганда очрый торган карт хәерчене аерымачык итеп исенә төшерә. = аның «Барин, а барин, подайте бедному старику копейку'»—дигән тавышын ишеткән төсле була Тагы шуның артыннан ук күңеленә Z «Инде ул башканы сөя», дигән ачы уй килә Шуның артыннан ук тагы әллә нинди вак-төяк мәгънәсез нәрсәләр исенә төшә Ул бөтенләй * аптырый «Миңа ни булды икән9», ди Атлар һаман бер көйгә бара- ; лар да баралар кыңгырау һаман бертөрле җырын җырлый кай чагында ул әллә нинди сүзләр сөйләгән, кат-кат «Бик шәп булган бик ’ шәп булган», дигән төсле була.
Рөстәм һаман үзенең тозсыз уйларын уйлый Хисами ара-тирә әл- а. лә нинди мәгънәсез гыйбарәләр белән атларны сүгә, кайчагында < аларга яхшы гына нәсихәтләр дә укып ала, үзе борын эченнән генә - нәрсәдер җырлый, чит җирләрдә торуның кыенлыгыннан зарлана, туган иленә кайтасы килгәнне сөйли
— Кайтыр идем — илем ерак, кайтмасам — яна йөрәк.— ди. тагы шуның артыннан ук кемгәдер ачуланган сыман — Карлар түгел, боз яуса да, илгә кайтуым кирәк1 — ди
Рөстәм һаман уйлый, инде аның башы авырта башлый, йокысы килә Хисами: «Үтте ич рәхәт җәйләр,» дип тына да бераз уйлап торгач, тагы моңлы гына итеп: «Үтте ич рәхәт җәйләр», ди
Кыңгырау һаман яңгырый, колакны тондырып бетерә Рөстәм инде йокымсырый башлый Ул да булмый — ул үзен университет аудиториясендә күрә Карт профессор кафедрадан нәрсәдер тактка салып сөйли, кулларын бутый, ара-тирә стаканнан су эчә Ул да булмый. кафедрада профессор урынында дегеткә буялып беткән алъяпкыч бәйләгән, кулына ат чыбыркысы тоткан Хисами пәйда була Ул стаканнан бик озак итеп су эчә дә кафедраның читенә чырт иттереп тешләре арасыннан бер төкерә, аннары теге карт профессор шикелле, ишарәт бармагын югары күтәреп «Үтте ич рәхәт җәйләр».— ди Шул арада коридордан кыңгырау шалтыраган тавыш ишетелә
Рөстәм дә аның тавышына уяна профессор да юк. иптәшләр дә Ул үзен юлда күреп аптырый Үзендә әллә нинди бер уңайсызлык, авырлык хис итә. Аның күңеле никтер ачына, эченнән генә «Нигә соң әле бу болай икән9» ди Шуның артыннан ук «Ул башканы сөя. башкасы белән йөри», дигән уй кылт итеп исенә төшә
Атлар тауга түбән, урман эчләп бар хәлгә чабалар Инде караңгылана башлаган була Әнә инде урман да бетә, әнә инде хәрәкәтсез- нисез караңгылыкта катып калган агачлар күңелсез генә баш иеп артта калалар Җир йөзен тәмам караңгылык томалый Күктә берсе артыннан берсе ялт-йолт итеп йолдызлар күренә башлый Кояш баешындагы болытлар куркынычлы кан төсенә буялалар Алар берсе өстенә берсе гаять тә матур тезелгәннәр
Кояш чыгышы ягы караңгы, дөм-караңгы Әллә ник ул якка карыйсы килми анда тормыш бөтенләй юктыр төсле тоела Ә кояш баешы алай түгел Дөрес, андагы болытларның күренеше куркынычлы, фаҗигале, ләкин шулай да аларга карау үзенә бер төрле рухны күтәрә аннан тормыш аңкый, канлы булса да. анда тормыш манзарасы күренә
Атлар өстеннән пар чыга Алда бер рәткә тезелгән әллә нинди чүмәләләр күренә, этләр өргән ишетелә Рөстәмгә кинәт һава суыкланып киткән төсле була Озак та үтми, атлар авылга барып керәләр Бер-ике эт бик иренеп кенә өрә-өрә юлчыларны каршы ала Хисами.
дөньяга бары шул этләр белән генә булышыр өчен җибәрелгән шикелле, тырышып ихлас белән ал арны котыртырга башлый. Озак та үтми, атлар Исхак мирзаның йортына барып туктыйлар Бу вакыт инде Рөстәм, җансыз кеше шикелле, бернәрсә дә уйламый. Менә инде иске капка да. борын эченнән генә әллә нәрсәләр мыгырдый-мыгыр- дый. әкрен генә ачыла, тарантас та ишек алдына барып туктый. Өй тәрәзәсеннән елт итеп ут күренә, кешеләр әрле-бирле йөри башлыйлар Шул арада аннан-моннан гына киенгән Касыйм килеп чыга:
— Кайттыңмы’ Менә рәхмәт! Без инде сине көтә-көтә зарыгып беттек,— ди.
Рөстәм иренеп кенә тарантастан төшә һәм каршы чыккан анасын күреп:
— Исәнме, әнкәй, исән йөрисеңме’ — ди.
Зөләйха абыстай шатлыгыннан ни әйтергә дә белми, аның улы белән күрешкәндә иреннәре калтырый, ул нәрсәдер әйтергә азаплана, .әкин булдыра алмыйча елап җибәрә.
— Сеңлең Кәримә генә... юк тик,— ди.
Аннары ул Рөстәмгә бер карап ала да, ни өчендер аңар рәхмәт әйтергә тотына, шуның артыннан ук:
— Карчыкларның шул инде аларның.— ди.
Өйгә барып керәләр. Карт мирза улын утырган җирдән каршы ала: Рөстәмнең аның картайганлыгын күреп исе китә, чынлап та, мирза бик нык ябыккан, картайган була. Ул Рөстәмне күргәч, ачык тавыш белән:
— Ә кайттыңмы, дуктыр, менә һәйбәт, шулай кирәк ул, күптән шулай кирәк1 — ди.— Алай да малаебыз үзгәргән, ябыктырганнар! Әйдә, ярар, монда анаң тәрбиясендә тазарырсың әле.— ди.
Шул арада ишектән әкрен генә Фәридә дә килеп керә. Ул Рөстәм белән әзрәк кызара төшеп күрешә:
— Исән кайттыңмы, Рөстәм абый? — ди
Рөстәм аны күрүгә башта ирексез шатлана. Ләкин шуның артыннан ук: "Ул башканы сөя, ул әнә шул матур егетне сөя», дигән уй аның башына килә. Ул эченнән генә: «Юк инде, мин малай түгел, алдатмам»,— ди Фәридә белән дә бик гади генә исәнләшә.
Фәридә аның күз карашын күреп, никтер куркып китә, аңар Рөстәм үзенә ачуланып караган төсле була Шуның артыннан ук ул: «Юлда арыгандыр, мескен», дип күңелен юата. Бичара, әле ул усал кара көч алдагы көннәр өчен үзенә ниләр хәзерләгәнен бер дә белми.
Озак та үтми, өстәлгә самавыр да килеп утыра. Касыйм үзенең әллә нинди көлкеләре белән чәй якындагыларны көлдерергә азапланса да, мәҗлес бик күңелсез уза. Карт мирза бер туктамый исни һәм бер чынаяк чәй эчә дә:
— Миңа инде, карт кешегә, йокларга да вакыт, яшьләр, сез уты-рыгыз.— дип өстәлдән торып китә Зөләйха абыстай, нинди дә булса бер яңа нәрсә кәшеф' итәргә азапланган төсле, берсүзсез-нисез улына карый. Фәридә дә чәй ясаганда ара-тирә посып кына Рөстәмгә карап ала. аның йөзендә үзе өчен гаять мөһим бер әйбер табарга тырыша, ләкин бер нәрсә дә булдыра алмый, аның дусының йөзе инде эч пошу, бөтенесенә тараюдан башка, бер нәрсә дә аңлатмый. Рөстәм, бер чит гаиләдә утырган шикелле, үзенә әллә нинди бер авырлык хис итә Ул кулларын кая куярга белми аптырый. Аның никтер бертуктамый сөйләнеп утырган Касыймга, үзеннән күзен алмый торган анасына, буларын чыгарып кәефләнеп утыра торган самавырга — кыскасы каршындагы бөтен нәрсәгә чиксез ачуы килә, гүя, ботенесе аның дошманнары, гүя. алар Рөстәмнең иң кадерле нәрсәсен тартып алганнар. Аның бөтенесенә аяк тибеп
'Кәшеф итү — ни дә ov.ica эшләргә, уйлап табарга омтылу
— Җитәр' — дип бик каты кычкырасы килә
Шуның артыннан ук ул бик гади нәрсәләр турында уйлый башлый Ул Касыймның сүзләреннән бернәрсә дә аңламый Ахырында ул
— Мин бик арыдым, туганнар, миңа йокларга китәргә рөхсәт итегез,— дип урыныннан тора. *
Төнне ул бик уңайсыз уздыра, әллә нинди начар төшләр күрә 5 Бер юлда барган Хисаминың сузып кына «Үтте ич рәхәт җәйлә- - ре-е-е.» дип җырлаганын ишеткән, бер университетта ип i эшләре ара- j сында утырган төсле була. Тагы шуның артыннан ук «Үтте ич рәхәт ? җәйләре-е-е>, дигән тавыш ишетелә. ф
Фәридә дә ул төнне бик озак йоклый алмый ята Аның башына - берсе артыннан берсе әллә нинди уйлар килә, ул үз-үзенә уйланып кына: «Рөстәм абый нигә алай күңелсез икән? — ди. шуның артыннан ук,— арыгангадыр, ходай кушса», дип күңелен юатырга әйтә, ләкин * ул уйның дөрес түгеллеген инде ул үзе дә сизенә
ч <
XII
Рөстәм кайтканнан соң берничә көн күңелсез генә үтеп китә Рөстәм һаман уйлана, күп вакыт «Кәефем юк.» дип аналары белән ашап-эчми ул алар янында Касыйм белән Фәридә булгангамы авырлык хис итә Бу көннәрдә аның чиксез эче поша, ул бернәрсә турысында да төптән уйлый алмый Хисамидан теге сүзләрне ишеткәннән соң. аңар дөньяда торуның бөтенләй мәгънәсе калмаган төсле тоела Ул әле ялгыз гына бакчада йөри әле су буена төшеп утыра Инде ул бер нәрсәнең дә кызыгын тапмый Касыйм белән бер бүлмәдә ятмас өчен, ул бакчаның аргы башындагы беседкага күчә һәм шунда тора башлый Кайчагында ул үз-үзенә «Ахрысы, болай ярамый. боларның бөтенесен ташлап эшкә башларга вакыт. • дип кулына китап алып җитди генә укый башлый Ләкин бернәрсә дә аңлый алмый аның башында икенче уйлар йөри Кайчагында ул эченнән генә Фәридәгә ачулана "Нигә инде мине алдарга9», ди Шуның артыннан ук үзенең аңар ачуланырга һичбер хакы юклыгын игътираф’ итәргә мәҗбүр була Өйдәгеләр аңар карап бөтенләй ни әйтергә дә белмиләр Зөләйха абыстай аулакта гына мирзага
— Мин аңар ана ич. нигә инде минем белән сөйләшмәскә9 —ди. елый Мирза исә бер дә исе китмичә генә
— Үтәр, ходай кушса, бар да үтәр,— ди
Фәридә никтер аның күзенә күренергә, янына барырга аның белән ялгыз калырга курка Ул көне-төне
— Рөстәм абый нигә болай үзгәрде икән9 — дип баш вата, ләкин бер төпле нәрсә дә уйлап чыгара алмый Касыйм исә эченнән генә абзасын
— Җүләр, простой кеше' — дип куя. ул аңар бик ул кадәр ил i 1- бар итми үз эше үзенә җиткән, ул ничек тә булса Фәридәне кулдан ычкындырмаска, ничек тә булса аны үзенә каратырга уйлый Фәридәнең игътибарсызлыгы аның хайваният хисен котырта гына Ул һаман урыны чыкканда Фәридәгә бәйләнә аны бөтенләй аптыратып бетерә
Рөстәм кайтканнан соң биш көн узып китә Рөстәм, һаман беркая чыкмый-нитми. тик үзенең беседкасында яши Инде ул бик озак уйланганнан соң Фәридә белән элеккечә сүзгә керешеп, аның рәхәтен • манигъ булмаска карар бирә
1 Игътираф итү
Беркөнне Касыйм иртүк ат җиктереп, күрше авылдагы яшь земский начальникка китә Ул аннан икенде алдыннан гына кайта һәм, гадәте буенча, азрак кәефләнгән була. Бу арада аның да эче поша. Ул үз- үзенә «Хезмәткә китәргә дә инде вакыт җитә, ә мин. ачык авыз, һаман шул Фәридә белән эшне рәтли алмыйм Бүген ничек тә булса аның белән эшне бетерергә иде инде», ди.
Оренбургта вакытта хатын-кызның бөтенесен үзенә каратып та, мондый авылда ята торган килмешәк бер кызның болай һавалануына аның чиксез ачуы килә Ул үзе залның бер почмагыннан бер почмагына йөри, үзе эченнән генә «Әллә инде мин аңар бөтенләй гашыйк булдыммы9» — ди. тагын да ачуы килә. Шул арада ул тәрәзәдән бакча эчләп бара торган Фәридәне күрә дә:
— Ни булса да булыр, бүген эшне бетерәм! Алай, малайлар шикелле. куркырга ярамый.— дип тиз генә өйдән чыга Бу вакыт инде аның күзе вәхши хайванныкы төсле ялтырый. Ул өйдән чыгуына ауга бара торган мәче шикелле посып кына бакчаның аргы башына, икенче сукмак белән китә Ул Фәридәгә бакчаның ары башында очрарга уйлый. Фәридә исә бернәрсә дә белми, күңелсез генә һаман бакча эчләп алга бара Ул инде төннәрен йокламыйча бик күп уйлаган, бик күп азапланганнан соң, Рөстәмне күреп сөйләшергә, аның белән бөтенесен аңлашырга уйлый, һәм хәзер дә «Аны ничек тә аулакта очрата алмаммы9 > — дип бакчага бара Ул үзе бара, үзе нәрсәдәндер курка: «Ни дип сүз башлармын икән?» — ди Күңеленә «Булдыра алмасам. бер нәрсә дә әйтә алмасам.» дигән уй килә Шулай да ул: «Ни булса да булыр, барыйм әле», ди.
Инде ул бакчаның аргы башына якынлаша. Дим буенда казлар кыйкылдашканы, малайлар кычкырышканы, суга килгән хатыннарның сөйләшкәннәре ишетелә Шул арада Фәридәгә агачлар арасыннан бер нәрсә чытырдап киткән төсле була Фәридә эченнән генә «Рөстәм абый йөри булыр Очраса ни дип сүз башлыйм инде? — ди.— Әй ходаем. үзең ярдәм бир!» ди Ул арада булмый, куаклар арасындагы кечкенә сукмактан, шпораларын шалтыратып ялт итеп Касыйм килеп чыга һәм Фәридәне көтмәгәндә очраткан төсле итеп:
— Ә. мамзель Фәридә, сезмени! — ди, килеп Фәридә белән исәнләшә. бик каты аның кулын кыса Ялтыраган күзләре белән аңар йотардай булып карый Мөмкин булса, мине дә үзегез белән алыгызчы!» ди Һәм җавап көтеп тормый. Фәридә белән бара башлый. Рөхсәт со- рап-нитеп тормый, аны кысып кына култыгына ала. Фәридә бөтенләй аптырап кала, ни дип җавап бирергә белми. Касыйм исә:
— Фәридә, сез минем белән уйныйсыз, мине шаяртасыз, мин инде сезнең аркада төннәр дә йоклый алмыйм, көне-төне мучиться итәм’ Ә сез һаман, монахиня төсле, мине яныгыздан куасыз. Менә инде миңа хезмәткә китәргә дә вакыт җитә, ә мин сездән әле һаман да бер юньле күз карашы да күргәнем юк.— ди.
Алар инде бакчаның аргы башына, иң аулак җиренә якынлашалар. Фәридә «Инде ничек кенә моның кулыннан ычкыныйм икән?» ди. Шуның артыннан ук:
— Касыйм абый, мине җибәрегезче, минем эшем бар иде! — ди. Касыйм исә аны култыгына тагын да ныграк кысып:
— Әйе мин сезне сөям, дөньядагы бөтен нәрсәдән артык сөям һәм сез мине үзегездән никадәр кире каксагыз да. мин шул кадәр азаплануларым өчен бер награда- алмый китәргә риза түгелмен Әйе. мин риза түгелмен Сез мине малай дип уйлыйсыз булыр, ләкин мин сезгә үземнең малай түгел икәнлегемне күрсәтә алырмын,— ди
Инде аның тәннәре калтырана башлый. Фәридә
1 Мучиться итәм — газапланам.
2Награда — бүләк.
— Касыйм абый, зинһар, җибәрегез мине, җибәрегез дим ич инде' — дип тартына башлый
Шул арада Касыйм көчле куллары белән аны нечкә гәүдәсеннән кысып кочаклап ала да битеннән үбә башлый Фәридә кычкырырга тели. ләкин булдыра алмый — инде аның башы әйләнергә, күз аллары караңгыланырга тотына. Ул инде бер нәрсә дә белми, Касыймның ял- к тыраган күзләренә карый да карый Касыйм һаман вәхши хайван төсле 5 аны уа, битләреннән үбә. әллә нинди исемнәр белән атый
Фәридә бераз онытылып тора Шул арада аның колагына Рөстәм- “ нең борын эченнән генә теге мәгълүм көен шыңшыганы ишетелеп кит- = кән төсле була. Ул тиз генә күзен ача һәм үзеннән биш адым чамасы †††† ераклыктагы аптырап катып калган Рөстәмне күреп ни эшләргә дә бел- ч ми £
— Уй! —дип бик каты кычкырып җибәрә
Башта ул Касыймнан ычкынуына Рөстәм абзасына атылырга. ~ аңар Касыймның үзен тәхкыйрь1 итүен, бөтенесен сөйләп бирергә уй- =- лый. ләкин никтер курка һәм кулы белән битен угалап өйгә йөгерә Ка- < сыйм бер йөгереп киткән Фәридәгә, бер үлек төсле ап-ак булган абзасы- - на карый да:
— Әллә нәрсә булды шунда! — дип чырт иттереп бер төкерә һәм. һич нәрсә дә булмаган шикелле, сызгыргалап икенче якка китә Рөстәмнең энесенә дә, Фәридәгә дә, үзенә дә — кыскасы, бөтенесенә чиксез ачуы килә. Бу манзараны күргәннән соң, ул Фәридәнең Касыймны яратуына аз гына да шөбһә итми Аның башы бөтенләй бушап калган төсле була, тамак төбе кибә, ул тиз генә беседкасына бара да бер нәрсә турысында да уйлый алмыйча, караватына йөз түбән ята Аның ничек тә булса бу авырлыктан онытылып торасы, ал арны күрмәс өчен беразга гына булса да күзен йомып торасы килә Торып суык су эчеп карый — булмый, күңелендәге авырлык һаман да басылмый Инде тышта тәмам караңгылана Рөстәм бүлмәсендә ут ягып-нитеп тормый, һаман бер урында ята бирә Аңар вакыт зерә дә акрын узган төсле тоела Ул аталары янына кичке чәйне эчәргә дә бармый
XIII
Икенче көнне ул соң гына уяна Күңелдәге теге авырлык һаман да бетмәгән була. Ул инде беседкасында ялгыз калырга курка, аның кем белән булса да утырышасы, сөйләшәсе килә Ул беседкасында гына аннан-моннан гына чәй эчә дә, Хисамига ат җигәргә куша, эченнән генә:
— Шул карт доктор янына барып утырыймчы, беразрак күңел ачылмасмы’— ди Озак та үтми, Хисами
— Әйдә, киттекме, атлар җигелде.— ди.
Рөстәм дә юл кожаны белән искерә төшкән студент тужуркасын киеп тарантаска чыгып утыра
Зөләйха абыстай тәрәзәдән ачык йөз белән
— Бүген кайтасың булыр бит’ — ди
Рөстәм аңар
— Кайтырмын,— ди
Юлда барганда Дим буендагы киң болыннарны, ерактагы урманнарны күрү, кошлар сайраганын ишетү белән аның күңеле азрак тынычланган төсле була, ләкин бу озакка бармый — аның йөрәген тагы әллә ни тырный башлый Ул Хисамига үтенгән-ялынган сыман иттереп.
— Әйдә әле. туган, атларны бар хәлгә бер чаптыр әле' — ди
††††Тихкыйрь итү мыскыллау, хурлау
Хисами да үзенең кайгысыз тавышы белән:
— Була ул. була торган йола ул! — дип дилбегәләрне ипләп кенә тота, бүреген басыбрак кия дә атларга да:
— Әй. малкошлар. әйдәгез әле. бер селкенеп карыйк! —дип һәрберсенә икешәр мәртәбә суга, атлар да бар хәлләре белән чаба башлыйлар Тарантас та сикереп-сикереп китә.
Рөстәмгә офыктагы таулар, болыннар, ерактагы беленер-беленмәс кенә торган авыллар, алар янындагы озын канатлы җил тегермәннәре кирегә таба йөгергән шикелле булалар. Ул:
— Менә шулай кирәк, менә шулай! — ди.
Өйлә алларында алар матур гына су буена утырган кечерәк кенә бер урыс авылына җитеп, больница янындагы җыйнак кына бер өйгә туктыйлар Аларга каршы озын гына буйлы, пеләш башлы, ябык кына йөзле, агара башлаган сакаллы илле биш яшьләр чамасындагы доктор Соколов үзе чыга. Рөстәмне күрү белән аның авызы ерыла, ул чын күңеленнән:
— Ә. коллега Рөстәм Исхакович икән! — ди. аның белән гаять дустанә күрешә, искә төшереп килүенә чын күңеленнән рәхмәт укый
— Күптән кайттыгызмы, нигә миңа килмәдегез9 Үзегез дә беләсез ич. мин сезне, яшьләрне хөрмәт итәм Соң ничек, имтиханнар шәп чыктымы9 — дип бер юлы әллә ничә сөаль биреп ала.
Өйгә кереп утыруга, ул асравына самавыр куярга һәм нәүрәптән коньяк алып чыгарга куша; үзе исә Рөстәмнең бик ихлас белән университет хәлләрен, андагы укуларны. Мәскәүдәге үзенең танышларын сорашырга башлый, Рөстәм дә аңарга иренеп кенә җавап биреп утыра.
Доктор Соколов үзе гаять дәрәҗәдә яхшы белемле, урыны килгәндә, кешегә ярдәм итәргә, төпле генә киңәшләр бирергә ярата торган бер карт була Атасы фәкыйрь генә бер поп булса да. ул семинария бетергәч. үзенең истигъдаты. түземлеге һәм чиксез үзенә ышануы аркасында Мәскәү университетына кереп укый вакытында яшьләрнең иң эшлеклесе исәпләнә Үзе сөйләргә яратмаса да. аның башыннан бик күп авырлыклар үткән, ул байтак кына ачлыклар татыган була. Ахырында ул үзенең түземлеге аркасында дарелфөнүнне бетереп, эшлекле генә бер доктор була, тормышы яхшы гына рәтләнә. Баштан үткән авырлыклар анда яхшы гына эз калдыралар Ул кешенең кайгысын аңлый белә, авыл халкының тормышы начар икәнен ул күрә һәм. хәленнән килгән кадәр, аларга ярдәм итәргә тырыша, һичбер вакыт кеше өчен иренми, үзенең шул кара халыктан чыкканын бер вакытта да онытмый Якташлары да аны тәкъдир итә беләләр: урысы, татары — бөтенесе: -Василий Василич!» дип аның өчен үлеп китәләр Ул үзе өйләнми һәм. гомумән, гаилә тормышына, хатын-кызга кырын карый Әгәр бер-бер мәҗлестә ирләр арасында хатын-кыз. саф мәхәббәт турысында сүз чыкса, ул бер стакан аракы эчә дә әкрен генә чит бүлмәләрнең берсенә барып утыра һәм ул көнне аның авызыннан бер нәрсә дә ишетеп булмый аның чырае киткән була, күзләре әллә нинди кайгылы һәм өметсез карыйлар Ул һаман ара-тирә барып-барып эчкәли, ахырында ярыйсы гына исергән килеш, беркем белән дә күрешми-нит- ми өенә кайтып китә. Мәҗлестәгеләр аны кызганалар. Алар арасында докторның яшь чагында әллә нинди бер бәхетсез мәхәббәткә бирелеп тә сөйгәне тарафыннан алданганына даир1 бер риваять йөри. Аның бу мәхәббәте турындагы имеш-мимеш хәбәрләрнең дөрес булып-бул- маганын беркем дә белми, чөнки доктор аның турысында сөйләргә яратмый Ул инде яхшы гына картайган була, шулай да ул әле һаман да армый-талмый эшли Буш вакытларында китап укый Әгәр дә тирә- якта бер-бер мәгълүматлы яшь кеше кайтканны белсә, ничек тә аның
Даир — бәйле, шул хакта.
белән таныша, аннан хәзерге заман яшьләрен, алар арасында йөргән идеалларны сораша Ул ара-тирә матур гына иттереп эчәргә ярата һәм урыны чыкканда «Бер бутылка коньяк белән киңәш итеп, чәй эчү мәгънәсез кеше белән юкны бушка төяп утырудан бик күп артык» дигән була
Менә инде Рөстәм «Күңел ачылмасмы9» дип. шушы картка ки- * лә, ләкин аның күңеле һаман да тынычланмый, ул докторның сөальлә- - ренә иренеп кенә җавап биргәләп утыра Менә инде алар әкрен генә ‘ чәй эчәргә утыралар Доктор
— Сез. иншалла. чәйне коньяк белән эчүгә каршы тормыйсыз бу- = лыр бит. эч пошкан чагында ул бик яхшы тәэсир итә.— ди «
Бу вакыт Рөстәмнең күңеленә «Тукта әле. болай итеп карарга кирәк». дигән уй килеп төшә, ул әкрен генә:
— Мөмкин булса, миңа бөтенләй тутырып бер стакан салып бирегез әле.— ди
Доктор аңар гаҗәпсенеп карый
— Коньякны алай күп истигъмаль‡‡‡‡ итәргә ярамый бит'—ди < Рөстәм
— Мин анысын үзем дә беләм, ләкин бер юлга миңа ул кануннан чыккач та ярый, салыгыз әле.— ди
Доктор
— Бу елдагы яшьләрне аңлап бетерә алмассың, алар дөньяга бөтенләй икенче күз белән карыйлар.— дип Рөстәмгә берне салып бирә Рөстәм дә берьюлы аны эчеп җибәрә Аның тәннәре калтыранып китә, теге эчтәге уңайсызлык та басылган төсле була Гомумән эчеп өйрәнмәгәнгә күрә, ул бер стаканнан ук исерә башлый Ул тагы аз-аз гына эчә Аның инде эчендәге бар авырлыгын шул мөлаем йөзле картка сөйләп бирәсе, аннан киңәш сорыйсы килә
— Сез. Рөстәм, бу ел бик үзгәргәнсез, сез дөньяга өметсез караган төсле күренәсез, яшь кешегә алай булырга ярамый бит ул.— ди карт
— Әйе, әйе, Василий Васильевич, мине дөнья үзгәртте Дөресен генә әйткәндә, дөнья мине бик нык алдады минем бөтен якты өметләремне бушка чыгарды Мин хәзер эчемдә чиксез бушлык хис итәм Миңа хәзер бөтен кеше үземне алдалар, минем кадерле тойгыларымны, каршымда газиз булган бөтен нәрсәмне аягы астына салып таптар төсле. - дип җавап бирә Шуның артыннан ук киная белән генә үзенең бер кызга кечкенәдән үк гашыйк булганын һәм хәзерге көндә аның тарафыннан алданганын сөйли — Менә инде шуннан соң миңа бөтен дөньяның кызыгы китте Мин үземне Сахраи кәбирдә: адашкан кеше төсле ялгыз хис итәм,— ди
Ул тагы тутырып кына берне эчә Доктор да аңар иштиракъ1 итә Инде ул да кыза төшә Ул әллә нинди бер сынык, өметсез тавыш белән
— Хәзер инде мин сезне аңладым.— ди.— Әйе. мин сезне аңладым. Яшермичә миңа әйтүегезгә рәхмәт, ихтимал бирәчәк киңәшемнән файда да итеп куярсыз Бар иде вакытлар мин дә. сезнең шикелле якты хыяллар белән ләззәтләнеп йөри киләчәгемнән әллә ниләр өмет итә һәм өмет иткәннәремнең бөтенесенең булачагына ышана идем Ул чагында минем хатын-кызга да иманым чиксез зур иде Мин аларның ирләргә һәм бөтен җәмгыяте бәшәриягә' тәэсирләре зурлыгына гали’’ хисле бер кызның кулында нинди генә каты күңелле ирнең дә рәткә килүенә, хатыннарның авызыннан чыккан һәрбер хакыйкатьнең тормышта үзенә зур урын табуына чын күңелемнән ышана идем Әйе. мин хатын-кызны тәгъзыйм итә, аларга табына идем һәм минем аларга
‡‡‡‡ ПсТИ1 1.М.1Л1. итү (jj.IH l.ll.lHV KV1IUHV
'Cnxpuii кәбир «ур чүл lT.4ii.itK Африкадагы Сахярл
'HiiiiitpuKi. кушылу иярү 6v илт
JjK.iMi wHTf ft.iiii.ipnii пешелем «ямгыяте “Гили илы
карашымда һичбер пычрак хисләр юк иде Кайчакларда мин күз алдыма бер мәгъсүм кыз белән очрашуыбызны, аның белән бер-беребезне яратышып, бергә тора башлавыбызны, аның мине көннән-көн ислах1 итүләрен,'аның белән бергә халыкка хезмәт итүләребезне фараз итә идем Озак та үтми мин андыйга очрадым да. Ул тәмам мин дигәнчә иде. ләкин берсе генә мин уйлаганча барып чыкмады, ул да: кызым бер матур гына көнне мине ташлап, бер бай артистка ияреп загра-ницага китте Мин дә. үги ана тарафыннан урманда адаштырылган бала шикелле, үземнең татлы хыялларым белән япа-ялгызым калдым Билгеле, миңа башта бик авыр булды Мин әле анда, әле монда сугылдым. үзем өчен инде дөньяда кызык калмаган төсле тоелды..
Доктор туктап ярты стакан коньяк эчә дә тагын сүзендә дәвам итә:
— Әле бездә хатын-кыз дөньяга үзенең ни өчен җибәрелгәнен, үзендә нинди зур көчләр яшеренеп ятканын үзе дә белми,— ди.— Әдәбиятыбыз да. аларда гали, мөкаддәс хезмәткә мәхәббәт уяндырасы, ал арны шул юлга өндәү урынында, аларның башын әллә нинди юк- бар нәрсәләр белән тутыра. Ирләребез һаман да аларга үзләренең хай- ваниятләрен үтәргә генә ярый торган мәхлуклар дип карыйлар һәм аларны шул юлда тәрбия итәләр. Табигый, мондый мохит эчендә үскән кызларыбызга безнең шикелле кара эшчеләр ошамый; алар безне тупас, рухсыз, диләр Шуңа күрә безгә, уңайсыз булса да, ялгыз яшәргә. өстебезгә йөкләнелгән бөтен авырлыкны үзебезгә генә күтәрергә туры килә. Ихтимал, килер бер көн, хатыннарыбыз үзләренең вазифаларын, җәмгыяте бәшәрия каршындагы мәсьүлиятләрен§§§§ ***** аңларлар..
Доктор бераз туктап тора да, тагы сүзендә дәвам итә:
— Менә, туган, нәрсә: сүзне озайтуда мәгънә юк. Хәлең авыр икәнен үзем дә күрәм Ләкин аңар бөтенләй бирелергә, корган планнарны бер кызның алдавына карап болай җимереп ташларга ярамый Минемчә, менә сез ни эшләгез, тотыгыз да моннан китегез, ныклап эшкә ябышыгыз. Әле сез яшь кеше, иң әүвәл мәгълүматны, практиканы арттырырга тырышырга кирәк, безнең докторларга ансыз булмый. Әгәр дә дәртегез бар икән, заграницага барып азрак укыгыз Минемчә, моннан да артык юл юк. Югыйсә сез монда бөтенләй ялкаулыкка бирелерсез. Ә теге кызыгызны бөтенләй истән чыгарырга, авыр булса да, онытырга тырышыгыз Аннан файда чыкмас
Ярыйсы гына исергән Рөстәм аны аптырап тыңлап тора, докторның сүзләрен аңлаган да. аңламаган да төсле була. Ул:
— Әйе. китәргә, бөтенесен ташлап китәргә кирәк.— ди.
Инде самавыр күптән сүнгән, икенче шешә коньяк та яртылашкан була Рөстәм тагы эченнән генә: «Әйе. китәргә кирәк, китәргә,» ди
Шуның артыннан ук аның күңеленә: «Өйгә кайтырга да инде вакыт». дигән уй килә. Ул әкрен генә урыныннан тора да:
— Ярар, Василий Васильевич, яхшы киңәшегезгә рәхмәт, мин китим, мәшәкатьләгәнем өчен ачуланмагыз,— ди.
Алар кулларын кысышып бик озак торалар. Доктор Рөстәмне китмәскә кыстый, ахырында бик үтенгәч кенә җибәрә һәм күздән югалганчы озатып кала Аңар Рөстәм никтер бик якын тоела, аңар карап ул үзенең яшь чакларын, ул вакыттагы тойгыларын, яшьлектәге йөрәгенең сызлануларын һәм алдануларын искә төшерә Аңар никтер бик авыр булып китә Аның шул Рөстәм шикелле янасы, сызланасы килә Ул эченнән генә: «Бар да инде үтте, мин ялгыз,» ди
Күктәге аксыл болытлар, ерактагы урман белән кырлар — бөтенесе Рөстәмгә бертуктамый әйләнгән төсле тоела. Ул күзен бер нәрсәгә текәп карарга тели, ләкин булдыра алмый бөтен нәрсә әйләнә дә әйләнә. Инде эчтә дә ул чаклы авыр түгел Кайчагында аңар Хисаминың
§§§§ Ислах итү — агарту үзгәртү
***** Мәсьүлият — җаваплылык
атлар куалаганы †††††Үтте ич рәхәт җәйләре-е-е», дип сузып җырлаганы ишетелгән шикелле була Ул кучерның каешланып беткән аркасына мәгънәсез генә бераз карап тора да, эченнән генә «Әйе, үтте инде, бар да үтте,» ди, тагы онытыла Атлар һаман алга чабалар аларны Хисами һаман кыздыра. Ул Рөстәмгә әйләнеп нәрсә турысындадыр бик озак сөйли, ләкин Рөстәм аның сүзләреннән бернәрсә дә аңламый
Эңгер-меңгер чагында алар өйгә кайтып җитәләр Ишек алдына = барып керүгә иң әүвәл Зөләйха абыстай каршы чыга.
— Нихәл, бәбкәм Рөстәм исән йөреп кайттыңмы’ Ни эшләп ул Z кадәр озак тордың’ Без инде бүген кайтмассыңдыр дигән идек,— ди =
Рөстәм әкрен генә тарантастан төшә Анасына, билгеле, берни дип • тә җавап бирми Шул арада өйдән Касыйм да килеп чыга һәм. тәҗрибә- ч ле, дөнья күргән кеше булганга, күрүенә эшнең нидән гыйбарәт икә- 3 нен аңлап ала. Ул тиз генә абзасын җитәкли
— һәй, андый эшләр була ул Әйдә әле. без матур гына итеп йоклап алыйк,— ди
Зөләйха абыстай әле һаман эшне аңлап җиткерә алмый Ул апты- ~ pan:
— Ни булды соң, бәбкәм, сиңа болай’ — ди. үзе Рөстәмгә якынрак бара Шул арада аның борынына эчемлек исе килеп бәрелә Ул да кинәттән башына суккан кеше шикелле, бер урында катып кала Чиксез аптыраган тавыш белән
— Әй, бәбкәм бәбкәм! — ди дә туктый
Рөстәм, аның тавышын ишетүгә, айнып киткән төсле була, ул аналык шәфкате белән әйтелгән шул сүзләрдән әллә нинди тирән мәгънәләр аңгара Бу вакыт анасы аңар зерә дә кызганыч тоела, ул нинди дә булса бер сүз әйтергә тели, ләкин булдыра алмый, тик
— Әни, миңа ачуланма! — ди
Аннан ары аның башы тагы әйләнә башлый Зөләйха абыстай
— Ярый-ярый, бар инде үз урыныңа Атасына әйтә күрмәгез инде,— ди, үзе әкрен генә өйгә кереп китә
Касыйм абзасын беседкасына илтеп яткыра Рөстәм дә тиз генә тирән йокыга китә
Зөләйха абыстай өйгә керүенә еларга тотына Ул әлегә чаклы Рөстәмне тәүфикълы, юаш улы дип йөри һәм хәзер аның да Касыйм төсле икәнен белгәч, аңар чиксез авыр була Шул арада аның янына Фәридә килеп керә Ул тәрәзәдән Рөстәмнең кайтканын күрү белән аның исерек икәнен һәм ни өчен эчкәнен белә
— Әй. ходай кәрим1, рәхим-, мин нишлим’ Инде тагы ниләр генә күрәсем бар икән' — ди дә еларга ябыша
Теге Рөстәм белән бакчада очрашканнан бирле инде ул һичбер рәхәтләнеп йоклый алмый көне-төне Рөстәмгә ничек итеп үзенең гөнаһсыз икәнлеген исбат итәргә уйлап йөри ләкин бернәрсә дә булдыра алмый, башына мең төрле уйлар килеп китә, ләкин алар берсе дә эшкә ярамыйлар Кайчагында ул Рөстәмгә бөтенесен сөйләргә дип карар биреп куя, ләкин үзе. аңар бөтенесен сөйләп бирү түгел, аның белән очрашырга да курка Хәзер ул Рөстәмнең ни өчен эчеп кайтканын белә, шуңар күрә аның өчен Зөләйха абыстайдан да бигрәк кайгыра
Залда караңгы була Фәридә әкрен генә Зөләйха абыстай янына бара, аңар үзенең елаганын белдермәскә тырышып әкрен генә
— Дәү әни' (Ул һәрвакыт Зөләйха абыстайны дәү әни дип атый.) Еламагыз, дәү әни! — ди — Мин бик яхшы беләм Рөстәм абый эчми, ул безнең барыбыздан да яхшы, барыбыздан да саф кеше Бу юлы аңар эчми мөмкин булмагандыр аның күңелендә нинди дә булса хәсрәте булгандыр Әйе. аңар авыр булгандыр, ул да аптыраганнан гына эчкән
††††† Карим брей газиз “РаХИМ lllixflKilTI.
дер Мин аны бик яхшы беләм, иртәгә ул үзе дә бу эшенә үкенер, газапланыр һәм, алла боерса, үзегездә күрерсез, ул сездән килеп гафу сорар Анакаем җаным, кил. зинһар өчен аңар ачуланмагыз! —ди, Зөләйха әбыстаинш кочаклый, һәм аның ачуланмавына бик нык ышанган төсле итеп — Ачуланмыйсыз бит, анакай9 — ди.
Зөләйха абыстайга Фәридәнең сүзләре яхшы гына тәэсир итә Аның ‡‡‡‡‡ күңеле азрак тынычланган төсле була Рөстәм инде аңар тагы юаш, 1 акыллы, тәүфикълы, сөекле Рөстәм булып күренә Ул Фәридәнең башыннан сыйпап
— Шулай шул. бәбкәм бик дөрес, яшь чагында әллә ниләр дә була £ ул,— ди *
Алар инде икесе дә тынычланалар Фәридәнең үз сүзләре үзенә дә * тәэсир итә аңар инде иртәгә Рөстәм абзасына барып бөтенесен сөйләп бирү бик ансат булыр төсле тоела. Ул инде эшләрнең тагы рәтләнәчә- £ генә. Рөстәмнең үзенә тагын ачык йөз белән карый башлаячагына чын- X лап ук ышана һәм шулай татлы хыялларга чумган килеш таң алдын- * нан гына татлы йокыга китә. ч
Шулай, яшь йөрәк киләчәк өчен төрле якты уйлар кора, аларга чын * күңеленнән ышанып юана һәм алдагы якты көннәрне түземсезләнеп көтә — тәкъдир, төрек шагыйрьләреңчә әйткәндә, явыз фәләк1 аңар бөтенләй киресен хәзерли.
XIV
Рөстәм иртәгесен соң гына уяна Башта ул үзенең кая икәнен бел- ; ми. тик аптырап түбәгә карый, баш авырта, кыйнап ташлаган кешенеке шикелле, бөтен җирендә әллә нинди бер авырлык, авызында бер тозсызлык тоя, йөрәкне нәрсәдер тырный Башының авыртуыннан ук кичә генә ниләр булганы күләгәләр шикелле әкрен генә берсе артыннан берсе аның күңеленә килә. Аның никтер үзенә чиксез ачуы кабара. Ул эченнән генә «Докторга бару анысы яхшы эш. тик нәрсәгә инде, итекче төсле, эчеп кайтырга'», ди, үзеннән-үзе җирәнеп идәнгә тач иттереп бер төкерә Беседкада салкын, дымлы була, тышта сибәләп вак кына яңгыр ява Рөстәм өстәлдән тәмәкесен алып кабыза да, тагын барып ята Өстенә ябынып җылынырга тели, ләкин булдыра алмый. Әллә нинди кызыксыз уйлар, мәгънәсез сөальләр йөри, котыртырга теләгән шикелле берсе артыннан берсе күңелгә киләләр Ул тиз генә урыныннан торып киенгән, битләрен юганнан соң. тәмәкесен кабызып тиз- тиз генә идән буйлап йөрергә тотына Эченнән генә:
«Әйе. докторның сүзе дөрес, ничек тә моннан ычкынырга, чынлап эшкә ябышырга кирәк, югыйсә, алла сакласын, монда акылдан язарсың Бөтенесен ташларга да, бүген-иртәгә кая булса да китәргә кирәк», ди Инде тәмам китәргә карар биреп куя.
Озак та үтми, аңар чәй китерәләр. Ул иренеп кенә эчә. Шул арада аның янына Касыйм килеп китә: «Баш авыртмыймы? Әллә үзеңә азрак китеримме?» — ди
Рөстәмнең аңар ачуы килә. Ул энесенә ни дип тә җавап бирми Көн- нең-көн буе аны ике нәрсә борчый: берсе ничек тә булса анасын күреп тынычландыру, аңар үзенең бозык кеше түгеллеген аңлату, икенчесе— моннан киткәч, кая барырга һәм нәрсәгә ябышырга, тормышның бушлыгын нәрсә белән тутырырга икәнен билгеләү.
Инде аңар бернәрсәдә дә кызык юктыр төсле тоела Шулай да ул бик озак уйлагач, иң әүвәл Мәскәүгә барырга карар бирә «Анда баргач күз күрер әле», ди
Кич алдыннан аның янына Зөләйха абыстай килә. Ул инде эченнән
‡‡‡‡‡Фәллк — язмыш, тәкъдир
генә күптән узган кичәге эш өчен, улын гафу иткән була, тик индедән соң аның яман эш артыннан йөрмәвен үтенергә тели һәм беседкага килеп керүенә йомшак кына тавыш белән Рөстәмнән исәнлек-саулык сораша Аның тавышын ишетү Рөстәмгә бик каты тәэсир итә. аның Зөләйха абыстайны кочаклап аңар үзенең алдануларын, бөтен якты өметләренең бушка чыгуын сөйләп бөтенесеннән зарланасы, елыйсы * килә. Эченнән генә бер тавыш аңар Синең якын кешең бары шул гы- s на бит инде-, дигән төсле була. Бу вакыт ул үз-үзенә дә чиксез кызга- j ныч тоела. Ул инде анасыннан гафу үтенеп торырга хажәт тә күрми Бераз тора да
— Анакай, мин иртәгә беразга Мәскәүгә китәм. азрак эшләр бар ф иде Әлбәттә, сез мине җибәрерсез Мин анда озак тормам — ди -
Зөләйха абыстай
— Мәскәүдән яңа гына кайттың ич әле Азрак безнең янда тору - кирәк иде,— ди.— Хәер, инде без сине тота алмыйбыз Китәсең килә ~ икән кит,— ди
Тагын ул шуның артыннан ук нәрсәдер әйтергә тели дә. булдыра алмый, аның еларга теләгән шикелле иреннәре калтырана башлый .
— Җаным, бәгърем Рөстәм, кил. алла разый булсын, юк-бар артыннан йөреп минем йөрәгемне өзмә Минем инде Касыйм белән мәрхүмә Кәримә өчен елый-елый да күзләрем калмады—ди Рөстәм аны төрле сүзләр белән юата, яхшы булырга вәгъдә бирә. Бу вакыт ул моннан киткәч, үзенең чынлап торып эшкә башлавына үзе дә ышана
Зөләйха абыстай киткәч, ул үзендә бер җиңеллек хис итә «Аллага шөкер, анакай ачуланмаган икән әле», ди
Инде җир йөзен тәмам караңгылык томалый Кич алдыннан азрак басылып торган яңгыр тагы иренеп кенә ява башлый, салкын җил өрә
Мирзаның өендә инде ут күренми бар да йоклыйлар, тик Фәридә генә йоклый алмый Аның инде башы әйләнгән, уйлары таралган Аның йөрәген: иртәгә Рөсгәм китә, дигән уй тырный Шуның артыннан ук аның күңеленә 'Мин инде аның каршында алдакчы, очраган бер ир белән йөри торган начар кыз> дигән уй килә Бу уй аңар бик авыр тәэсир итә. Ул уйлый-уйлый да ни булса да булыр, хәзер барып, үзенә бөтенесен сөйләп бирим, бөтенесен аңар аңгартыйм1 ди Һәм шул ният белән ул әкрен генә торып ишек алдына чыга Бакчада кот очарлык караңгы була. Вак кына яңгыр сибәләп ява җил өрә. тәрәзә капкачларын шалтырата, бакчадагы агачларны селкетә Күңелгә әллә нинди куркынычлы уйлар килә Ботен тормыш шушындый караңгы суык төннән гыйбарәттер. аны яктырткан бер йолдыз да юктыр төсле тоела
Фәридә курка-курка гына бакча эчләп беседкага якынлаша Үзе калтырана, йөрәге еш-еш тибә Менә инде ул беседкага да килеп җитә, ләкин туры анда барып керергә курка, иң әүвәл тәрәзәдән барып карый Күрә кечерәк кенә бер лампы белән яктыртылган беседканың эче туздырылган Идәннең бер читендә төйнәлгән бер зур гына биштәр тора, аның янында ачылган зур гына бер кәрзинке күренә Әле анда, әле монда кәгазьләр, гәзитләр аунап ята Өстәл өстендәге китаплар бар да туздырылганнар Рөстәм исә үзе искерә төшкән студент пальтосын иң башына салып тәмәкесен тарта-тарта идән буйлап әрле-бирле иоре- нә, кашларын җыерып нәрсә турындадыр уйлый, үзе борын эченнән генә теге иләмсезрәк тавышы белән нәрсәдер шыңшый, аның озын чәчләре тузган, чырае киткән Фәридә аңар бик азак аптырап карап тора Җил һаман өрә. бакчадагы агачлар шаулый Рөстәмнең борын эченнән генә шыңшыганы ишетелә Фәридә эченнән гене хәзер кереп аңар бөгешсен әйтергә тиешлеген белә, ләкин никтер ишек ачып аның HH.<H,< керергә базмый >л ишек янына барып әллә ничә мәртәбә ача башлый, ләкин ниндидер куәт аны туктата Ул үзен-үзе. -Куркак, булмаган нәрсә1 - дип ачулана Тагын гайрәтләнеп китеп ишек тоткасын тота, ләкин булдыра алмый Рөстәм һаман каты-каты атлап идән буйлап йөри ....... 113
Фәридә бик озак үзе белән тартышып, ахырында суыктан калтыранган рухы төшкән хәлдә, караңгы уйлары янына өйгә кайтып китә, Рөстәм белән аңлаша алмый.
XV
Карт мирза икенче көнне үз бүлмәсендә Рөстәм белән исәнләшкәндә аңар ике йөз тәңкә акчаны тоттыра да түбәгә карап:
— Гаспадин1 дуктыр (ул «дуктыр» дигән сүзне никтер бик каты әйтә), син үзең дә беләсең, без бала җанлы, сез теләгәнне, начармы- яхшымы икәнен тикшереп тормый, эшли бирәбез. Сезгә акча дисәң — акча хәзер, ат дисәң — ат хәзер, берсеннән дә тоткар юк. Әйе. без сезнең өчен бер нәрсә дә кызганмыйбыз Сезгә дә шуның кадерен белергә, без тапкан малны юк-бар нәрсә артыннан йөреп, әрәм итмәскә тиеш,— ди, шуның артыннан ук кемгә дә булса ачуланган сымак итеп чыраен сытып — Әнә, Касыймың, күрәсең бит, ни эшләр тудырып йөри* Алар- ны күрү безгә ансат дип беләсеңмени7 Менә үзегез бала үстереп карагыз әле, шунда ничек икәнен белерсез,— ди
Рөстәмгә аның «гаспадин дуктыр» дип башлаган сүзе, тагы шунда балалары өчен үзенә бернәрсә кызганмаганнарын искә төшерүләре әллә ниндирәк тәэсир итә, ул аны кызганырга да, кызганмаска да белми. Ул:
— Мин бит, атакай, әлегә кадәр сезгә үземне начар яктан күрсәткәнем юк, индедән соң да күрсәтмәм дип уйлыйм,— дип җавап бирә
Карт моны ишетүгә азрак йомшый төшеп:
— Анысын мин үзем дә бик яхшы беләм Рәхмәт, әлегә кадәр на-чарлыгыңны күрсәткәнең юк Тик индедән соң ул-бу булмасын иде дим,— ди.
Рөстәм эченнән генә «Инде карт ул-будан нәрсә уйлый икән тагы7» дип куя.
Аны озатырга бөтен өй җәмәгате чыга. Бөтенесе белән исәнләшкәннән соң, Рөстәмнең күзе читтә генә: «Күрешим микән, күрешмим микән», дигән төсле боегып торган Фәридәгә төшә. Бу вакыт ул аны никтер кызганып җибәрә һәм ирексез ачык тавыш белән:
■ Фәридә, син дә сау бул!» ди. Фәридә моны ишетүгә сискәнеп китә, ашыгып кына Рөстәм абзасына кулын бирә һәм каушавыннан бер нәрсә әйтә алмый, тик аңар бер тутырып кына карый Шул арада атлар кузгалып китә Фәридәнең күз аллары караңгылана башлый, тамак төбенә нәрсәдер килеп тыгыла Аның бик каты: «Рөстәм абый, мине дә үзең белән алып кит!» дип кычкырасы, аның артыннан йөгереп барасы килә Ул тиз генә хәл җыя да үз бүлмәсенә, үзенең кара бәхете өчен кайнар күз яшьләрен агызырга йөгерә.
Көн аяз, җылы, һава да тын була Тик ара-тирә тургайлар сайраганы гына ишетелә. Хисами кучер кырга чыккач, атларын бер көйгә сала да үзе, гадәте буенча, гадәттәге көйләрен сузарга, рәхәт җәйләрнең үтүеннән зарланырга, Хәйриҗамалның француз яулыгын тәгъриф2 итәргә тотына; аның уймак шикелле авызыннан алдап, суырып үбә алмаганына үкенә.
Юлчылар зур-зур гына урманнары, сират күпереннән дә куркынычлы күперләрне узалар Рөстәм әле атасының киткәндә әйткән сүзләрен уйлый, аларның мәгънәсен аңларга азаплана; әле Фәридәнең аерылгандагы үзенә карашын искә төшерә; әле Хисаминың каешланып беткән аркасына текәлеп карый Аннан ары тагы бу соңгы
Гаспадин — әфәнде.
Тәгъриф — свйләү
елларда үзенең башыннан үткән вакыйгалар турысында уйларга тотына.
Атлар һаман чабалар да чабалар. Юл буендагы картаеп беткән каеннар, беленер-беленмәс кенә итеп башларын селки-селки, Рөстәмнең артыннан карап калалар. Аңар инде күптәннән бирле үзе ф шулай юлда барган, күптәннән бирле Хисаминың шулай: «Үтте ич „ рәхәт җәйләре-е-е», дип җырлаганын ишеткән, күптән бөтенесе тара- = фыннан ташланган, рәхәт, тыныч көннәр аңа бер дә булмаган төсле > тоела. Ул Мәскәүгә баргач ни эшлисен, анда баргач күпме торасын — Z берсен дә белми Башка вакытта бер-бер җиргә барганда аның тизрәк = барып җитәсе килә иде. хәзер инде аңар атлар әкрен барсалар ни. тиз * барсалар ни — бар да бер.
Мәскәүгә килүенә, ул эч пошудан нишләргә белмичә, аз-аз гына - сәфаһәткә бирелә башлый Васька исемле бер иптәш студенты аңар ~ бу юлда ңык кына булыша һәм бик кызып киткән араларда күңелсезләнеп утыра торган Рөстәмгә
— Их. туган! Пошынмыйча яшә, үлсәң — зыян юк!—дип куя < һәр көн иртә белән уянуга Рөстәм үзендә бер авырлык, рухында - бер төшенкелек хис итә Кайчагында Фәридәнең фәрештә шикелле саф вакытлары, аның белән бакчада уздырган төннәре, ахырында аның алдаулары берсе артыннан берсе аның күз алдына киләләр Йөрәк ачынып сызлана Рөстәм дә. тормышның кызыксызлыгын күрмәс өчен, тагы тиз генә шул Васьканы алып чегәннәр янына ашыга. Ул сәфаһәткә көннән-көн чума һәм шул килеш тормышның күңелсез, кызыксыз якларын күрмәскә тырыша Инде ул атасыннан әллә ничә мәртәбә телеграмма белән күп-күп кенә акча да соратып ала Карт эченнән генә ни кадәр пошынса да. берсүзсез-нисез аңар акчаны җибәреп тора, тик чәй яннарында карчыгына карап тирән генә бер сулый да:
— Үзебез боздык, үзебез,— ди.
Шул килеш берничә айлар үтеп китә Бу арада Рөстәм тәмам ябыга, кешелектән чыга. Ахырында ул. бу килеш барганда, һичбер рәтле эш чыкмаячагын үзе дә аңлап, ничек тә булса үзен тагын кулга алырга, бу тормышны ташларга, яңадан сызганып эшкә керешергә карар бирә. Үз-үзенә «Безнең ишел әргә тормышыннан әллә- ни өмет итәргә ярамый Эшләргә, эшләргә дә үләргә Фәридә алдаган өчен дә, башкасы өчен дә үзеңне әрәм итә башласаң, аннан ары ни калыр'»— ди.
Озак та үтми, ул Мәскәүдә үзенең тәрбиялелеге белән шөһрәт казанган бер карт докторның кулы астында хезмәт итә башлый һәм шул килеш үзенең мәгълүматын киңәйтергә тырыша Көннәр узган саен аның ярасы төзәлә: инде ул Фәридә турында күп уйламый, һаман тырышып эшләвендә дәвам итә
Бер еллар чамасы вакыт узып китә Рөстәм инде тәмам эзгә баса. Шул арада аны Киевкә доктор итеп җибәрәләр Ул яңа урынга баруга, җитди генә эшкә керешә Гомумән, ул анда кешегә күп катышмый, үзе генә яшәргә ярата
Кайчагында кышкы озын төннәрдә, яшь вакытларны уйлый торгач. хиссиятләр бик артык кузгалып китсә, ул. үзенең тәгъбиренчә, азрак күңел тынычландыру өчен, коньяк белән гәпләшеп утыра да белә Инде ул тормыштан артык бернәрсә дә өмет итми Озак та үтми, ул шәһәрнең яхшы гына тәҗрибәле докторларыннан исәпләнә, аны затлы гына гаиләләргә дә дәшә башлыйлар
Көзге караңгы һәм яңгырлы төннәрнең берсендә ул шулай квартирасында ялгыз гына уйланып утыра Ул төнне аның нигәдер йокысы килми, нәрсәгәдер эче поша Бу соңгы вакытларда аны ялгыхчык
Софаһот каеф-сафа
азаплый Күп вакыт ул үз-үзенә: «Еллар берсе артыннан берсе үтә, кызыксыз гомер һаман кими», ди Янында бер якын кешенең булмавы аны көннән-көн борчый. Ул иренеп кенә чәй белән коньягын эчә, үзе һаман уйлана «Әллә булмаса, шул Сарага өйләнергәме’ Һичшиксез ул мине ярата, мин дә аның янында тынычлык хисе итәм Ихтимал, аның белән тормыш аз булса да кызыграк үтәр иде», ди Инде төн урталары якынлаша, тышта җилләп һаман яңгыр ява Рөстәм утырган җиреннән тормый, һаман уйлана да уйлана. Үзенең картлык көннәрен, ул вакыттагы ялгызлыгын күз алдына китерә. Аңар киләчәктә һичбер якынсыз-нисез бик кыен булыр төсле тоела Ахырында ул Сарага иртәгесен эшне сөйләп бирергә карар бирә «Ни булса да булыр, гаилә тормышын да бер сынап карарга кирәк», ди
Бу карардан соң аның күңеле азрак тынычланган төсле була Шул арада никтер кинәттән аның күз алдына Фәридә килә, аның йөрәге тагы сызылып китә Бу вакыт аның ничек тә булса, шул иске дусын бер күрәсе килә, шуның артыннан ук: «Ул бит инде бүтән белән йөри», дигән уй исенә төшә Фәридә турында артык уйламас өчен тутырып берне эчә дә урынына ята.
Сара дигәне инде анысы егерме ике яшьләр чамасында матур гына бер яһүдә кыз була Алар анасы белән икәү генә үз йортларында торалар Көнкүрешләре аларның ярыйсы гына була Рөстәм ул кыз белән менә ничек таныша:
Бер көнне аны төн урталарында бик ашыгыч кына авыру янына алып китәләр Авыртуның өендә аны төсләре киткән, елый-елый күзләре шешенеп беткән бер матур гына кыз каршы ала
— Доктор әфәнде, зинһар өчен әнине коткара күрегез!— ди.
Рөстәм аның кырык яшьләр чамасындагы авыру анасын бик дикъкатьләп караганнан соң:
— Зарарлы нәрсә юк, лихорадка гына, без аны хәзер терәлдерербез,— дип кызны тынычландыра.
Карчыкның авыруы куркынычлы булганга, Рөстәм кичен аның янында кала һәм сөйләшә торгач, теге кызның Сара исемле икәнен, моннан өч ел элек гимназия бетергәнлеген, хәзер анасы белән икәү генә яшәгәнлекләрен белә. Шул көннән соң ул бер атна буенча һәр көн кич белән Сараларга килә, авыруның хәле докторның тырышуы аркасында көннән-көн яхшыра бара Сара Рөстәмгә үзенең рәхмәтләрен укып бетерә алмый «Мин сезнең инсаниятлегегезне1 гомеремдә дә онытмам, ходай кушса!» ди.
Бер атнадан соң авыру терелә, Сара үзе дә, анасы да Рөстәмгә бик күп рәхмәтләр укыйлар һәм, аның ялгыз кеше икәнен белгәч, вакыты булганда үзләре янына килгәләп утыруын үтенәләр. Рөстәм шушы атна эчендә үзе дә сизмичә, Сарага ияләшеп китә һәм ара- тирә кичләрен аларга барып утыргалый. Анда бармаган кичләрдә ул үзендә әллә нинди бер эч пошу хис итә. һәрвакыт шат күңелле Сара аны якты йөз белән каршы ала. тәмле кайнатмалар белән чәй эчерә, матур күзләре белән аңар карый һәм озатканда тагы килүен, аннан башка үзенә күңелсез икәнен сөйли.
Менә Рөстәм шул Сара белән тора башлый: Сара берсүзсез-нисез аның тәкъдимен кабул итә Алар, икесе дә укыган кеше булганга, гражданский никах белән торырга карар бирәләр
Рөстәм үзенең өйләнүе турында өйгә бернәрсә дә язмый. Сара башта Рөстәм янында үзен тәмам бәхетле саный. Рөстәм дә үзен бәхетле исәпләргә тырыша, ләкин һәрвакыт аның эчен нәрсәдер тырный, күп вакыт ул ирексез үз-үзенә «Мин көткәнчә барып чыкмады бу»,— ди.
Инсаниятлек — кешелеклелек, кайгыртучанлык
Ул, Сара белән ялгыз калганда шатланып-сөйләшеп утырасы урында, аның төсен, кыйланышларын Фәридәнеке белән чагыштырып карый Гомумән бу соңгы көннәрдә ул Фәридәне еш-еш исенә төшерә. Ул һәр көн сәгать берләрдә, икеләрдә больницадан арып кайта Сара инде аны күптән көтеп тора һәм ишектән барып керүенә, көләч ф йөз. ачык тавыш белән' <
— Кайттыңмы Рөстәмчик, милый1!—дип ирен каршы ала. = Рөстәм исә аңар иркәләп җавап бирәсе урында, бөтенләй икенче нәрсә турында уйлый -Әгәр дә Фәридә булса, милый» диясе урынга ж әкрен генә «Әйдә. Рөстәм җаным'» дияр иде бит ди. шуның артыннан = ук «Бигрәк тә малай икәнмен инде,— дип үз-үзенә ачулана,— Фәри- ♦ дә күптән бүтән белән йөри ич инде1» ди Сара исә аңар аптырап . карап тора. Аш янында Сара гына сөйли. Рөстәм гел күңелсез утыра
— Син нигә бүген шулкадәр төксе9—дигән сөаленә каршы: . J
— Беләсезме, бик арыдым мин авырулар бик-бик күп килде,— ди
Башта Рөстәм «Ихтимал, бара-бара мин аңар ияләшермен» дип үзен юатырга азапланса да. көннәр узган саен, ул Сарага салкыная бара, никтер ул аны бөтенләй чит күрә Бара-бара Сара да күңелсезләнә башлый
Көннәр берсе артыннан берсе иренеп кенә, күңелсез генә уза. Рөстәм белән Сара арасындагы әллә нинди караңгы пәрдә һаман да бетми Алар күңелсез яшиләр, ләкин бер-берсенә серне бирмәскә тырышалар.
Бер ел үтеп китә Октябрь урталарында Рөстәмгә хат килә Хатны бу юлы Фәридә яза
«Сентябрь ахырларында атакай кинәттән үлде.— ди.— хәзер без дәү әни белән өйдә икәү генә калдык, инде ни эшләргә дә белмибез, дәү әни көне-төне елаудан туктамый «Ичмасам балаларым да янымда юк», ди Бу соңгы айларда Касыймнан һичбер хат-фәлән булмавы аны бигрәк тә борчый Әгәр дә вакытыгыз булса, үзегез кайтып китсәгез дә яхшы булыр иде. чөнки әгәр дә Гали абый килсә, аның белән гыйнвар ахырларында үземнең Кырымга китүем дә ихтимал докторлар анда барырга кушалар, сәламәтлегең бик начар диләр», ди
Рөстәм бу хатны укуга бөтенләй аптырап китә Көн буе нишләргә дә. ни уйларга да белми аптырап йөри Сара ул көнне аналарына киткән була
Кич белән Рөстәм, тәмәкесен авызына капкан килеш, арлы-бирле йөренә, тышта җил өргәнне азрак тыңлап тора да тагы теге иләм- сезрәк тавышы белән борын эченнән генә шыңшый башлый, коньяк катыштырган чәен барып эчә дә, өстәл өстендә аунап ята торган хатны тагы бер кат укып чыга Үлгән атасы да. хәсрәтеннән көне-төне елый торган анасы белән авыруыннан Кырымга китәргә мәҗбүр Фәридә дә, үзе белән Сара да — бөтенесе инде аңар кызганыч кебек тоела Ул йөри торган җиреннән туктап «Инде нишләргә9—ди.— бөтенесен ташлап китсәң, уңайсыз, китмәсәң дә »
Шуның артыннан ук аның күз алдына Фәридә килеп утыра күңеленнән аның хатындагы «Инде нишләргә дә белмибез», дигән сүзләре килә, үзе дә мәгънәсез генә итеп «Инде нишләргә дә белмибез». ди
Тышта җил һаман өрә. салкын яңгыр ява Рөстәм тагы бер -Инде нишләргә дә белмибез», ди Ябыккан, саргайган Фәридә дә аның алдына килеп тагы бер «Инде ни эшләргә дә белмибез» дигән төсле була
XVI
Рөстәмнең кинәт кенә авылдан китүе, еш-еш кына күпләп акча соратып алдырулары, язган хатында ни белән шөгыльләнгәне, өйгә ни вакыт кайтачагы турында бернәрсә дә язмаулары Исхак мирза гаиләсенә бик нык тәэсир итә. Тагы шуның өстенә Варшавага офицерлык хезмәтенә киткән Касыймнан да рәтле хәбәр килмәве картны бигрәк тә борчый. Ул улларына акча җибәргәндә һәрвакыт: «Менә, карчык, без азапланып еллар буенча җыйган малны улларың ничек җиңел бетерәләр!» ди.
Зөләйха абыстай ни эшләргә дә белми Рөстәмнең дә болай булып китүе аны бөтенләй аптырашта калдыра Почтадан хат китерделәрме, ул коелып төшкән төсле була, калтырана башлый «Инде тагын ниләр генә яздылар икән?! Атасы ачуланмаса ярар иде!»—ди.
Фәридәнең инде күләгәсе генә кала. Ул көне-төне Рөстәм турында уйлана, аны күреп сөйләшмәгәнлеге өчен үз-үзенә ачулана, юаш кына, акыллы гына Рөстәмнең болай юк-бар нәрсәгә бирелеп китүен бөтен өй эчендә ялгыз ул гына аңгара. «Инде ул нишләргә белмә- гәнлектән аңар ябышкандыр»,— ди.
Кайчагында аның Рөстәм янына Мәскәүгә барып «Әйдә, Рөстәм абый, кайтыйк, ташла боларның барын да. Мин сине яратам ич», дип әйтәсе килә Кичләрдә аның күзен йокы алмый. Инде аның рояльдә уйнаган көйләреннән өметсезлек, кара бәхеттән зарлану, ачынып елаулар аңкый Ул көннән-көн ябыга, көннән-көн саргая бара. Зөләйха абыстай аның башта болай үзгәрүенә аптырый, тик чәй янында Рөстәм турында сүз чыкканда, яисә аннан хат-фәлән килгәндә аның төсе үзгәрүеннән азрак эшнең чын сәбәбен аңгара төшә, ләкин ул турыда Фәридәнең үзенә «ләм-мим» дә әйтми Фәридә балавыз шәм төсле ябыга ара-тирә йөткергәли дә башлый Шундый вакытлар җитә ки, аның бөтенләй артык түзәрлеге калмаган төсле була: башы әйләнә, күз аллары караңгылана, йөрәк еш-еш тибә, бик каты кычкырасы, кемнәргәдер ачуланасы, ничек тә булса шул йөрәкне тырнап тора торган авырлыктан котыласы килә.. Ахырында ул хәлсезләнеп, урынына барып ята Мондый вакытларда кинәт кенә аның күңеленә Мәүли әбидән ишеткән: «Хак ни язса, безгә шул булыр, бәлки, шатлык көннәр дә булыр», дигән шигырь килә. Күңел ни өчендер тынычланган төсле була Ул: «Әйе. бәлки, шатлык көннәре дә туыр. Бу азаплануларның ничек тә бер соңы булыр. Ихтимал, минем өчен дә якты көннәр килер», ди һәм ул якты көннәрнең, кайчан да булса бер киләчәгенә ныклап ышана вә шуның белән күңел юата.
Бер ел, ике ел узып китә — ә якты көннәр һаман күренми. Мирза инде тәмам картая. Рөстәмнең Киевтә урынлашып, тагы юаш кына тора башлавы аны тәмам тынычландырса да, Касыймнан юньле хәбәр килмәве, аның ел саен егермешәр урынга авышуы, жалованье- сыннан тыш та өйдән күпләп акча алуы аны һаман борчый. Ул ара- тирә чәй яннарында тирән генә сулый да беркемгә дә карамый: «Әй. бу бала дигәнең бәла!» ди
Фәридә инде бу вакыт эчендә саргая, ямьсезләнә, бик еш-еш йөткергәли. Тик аның матур күзләре генә һаман әүвәлгечә йомшак кына нурланып тир-яктагы нәрсәләргә кайгылы карыйлар.
Көннәрнең берсендә Исхак мирза Мәскәүдән Гали мирза дигән бер кешедән хат ала. Хатны язучы Гали мирза Фәридәнең атасы мәрхүм Шаһингәрәй мирзаның якын кардәше булып чыга Ул хатында үзенең, әлегә кадәр эшләре начар булганга, әле анда, әле монда гомер үткәрергә мәҗбүр булганын, шуңар күрә кардәшләре белән беразга гына булса да галәкасын1 өзеп торырга туры килгәнен, хәзер инде
Галәка — бәйләнеш, элемтә
Мәскәүдә тәмам җирләшкәнен яза «Мәрхүм кардәшем Шаһингәрәй мирзаның кызы Фәридәнең сездә торганын ишеткәч, үземнең дөньяда икәнлегемне сезгә белдерүне бурычым дип белдем.— ди.— Бу көнгә кадәр кардәшемне йортыгызда тәрбия итүегез өчен затыгызга чын күңелемнән рәхмәтләр укыйм һәм индедән соң Фәридәгә гаит ф булган бәгъзе бер мәсьәләләрдә миңа да мөрәҗәгать итсәгез, аның , өчен төрлечә ярдәмдә булуны үзем өчен мокаддә вазифадан санар 2 идем*, ди һәм индедән соң Фәридәнең ара-тирә булса да үзенә хат язып торуын үтенә Табигый, аңар җавап бирәләр
Тагы бер ел узып китә Фәридәнең исәнлеге һаман начарланган- = нан начарлана бара Җәй урталарында карт мирза аны Уфага алып ♦ барып, мәшһүр докторларга күрсәтә. Докторлар аның авыруын җитди 7 табалар "Авыруның тиз көннән чахоткага әйләнүе ихтимал, шуңар - күрә тизрәк Кырымга алып китәргә кирәк».— диләр
Өйгә кайтуга моның турысында әлеге Гали мирзага хәбәр итәләр _ Озак та үтми, аннан җавап килә ул гыйнвар ахырларында Фәридәне ~ Кырымга алып китәргә вәгъдә итә -Минем үземә дә докторлар < бөтенләй анда яшәргә кушканнар иде. бигрәк тә уңай булыр», ди. -
Көннәр узган саен Фәридәнең алда шатлык көннәренең булуына иманы азая бара Өйдәгеләрнең бөтенесе нәрсәгәдер һәрвакыт күңелсез йөриләр Тагы шуның өстенә шул көзне сентябрь ахырларында мирза да кинәттән генә үлеп китә Бу вакыйгадан соң өйдәгеләр генә түгел, хәтта мирзаның йорты, бакчалары да кайгылы, өметсез төскә керәләр Инде өй эчендә шаркылдап көлешүләр ишетелми Зөләйха абыстай да. Фәридә дә. кичке күләгәләр шикелле, әкрен генә йөриләр, үзара пышылдап кына сөйләшәләр Кайсыбер кичләрдә Фәридә бик аптырагач, утырып рояльдә уйный Ләкин инде музыканың тавышларыннан элекке шикелле шатлык, өмет, тормыш аңкымый, аның моңлы тавышларын ишеткәндә әллә нинди кара киемнәр киенгән кешеләрнең куркышып әкрен генә караңгылыкта йөргәннәрен күргән шикелле буласың
Coin ы көннәрдә Фәридәне “Ростам абый кайтырмы-юкмы ’ Миңа инде ничек карый башлар20 — дигән уй борчый Ул түземсезлек белән теге дәү атасының үлүе турысында язган мәктүбенә җавап көтә
Менә бер заман, гыйнвар ахырларында көтелгән хат килеп җитә Рөстәм атасының үлүенә үзенең кайгырганлыгын, никадәр авыр булса да, Зөләйха абыстайга сабыр итәргә тиешлеген язганнан соң «Үзем, мәгаттәәссеф . урындагы кеше булганлыгымнан, язсыз кайта алмыйм, яз җитүгә, бөтенләйгә сезнең янда торырга кайтырмын, ходай кушса, аңар чаклы ничек тә түзегез инде».— ди
Бу хатны укыгач, Фәридәнең эче жу итеп китте «Гали абый килер дә мине Кырымга алып китәр, тагы Рөстәм абыйны күрә алмам», дигән уй аны бигрәк тә борчый, аның күңеленә «Рөстәм абыйны күрсәм, йөткерүем дә бетәр, ябыкканым да. тагы әүвәлге шикелле шат тора башлармын», дигән уй килә
Февраль урталары якынлаша Инде кояш дөньяга көлеп карый башлый һәркем тышка чыгу белән яз якынлашканын сизә аның рухында әллә нинди әйтеп бетерә алмаслык шатлык уяна Көннәрнең берсендә, өйлә алларыннан. Фәридә тәрәзәдән бакчадагы саесканнарның очып йөргәннәрен, кояшның нурланып яктыртуын карап тора, үзе нәрсә турындадыр уйлана Шул арада капка алдына бер пар атлы килеп туктый «Әллә булмаса Рөстәм абый кайттымы7»—дип Фәридә шатланып китә
Атлар ишек алдына кергәч, чанадан өстенә калын толып, башына
Гпит булган бәйләнешле кагылышлы булган Мнкадд • изге бурыч, намус лше
Мигаттмссеф үкенечне каршы
озын кара бүрек кигән сарырак кына сакаллы, симез дә түгел, арык та түгел йөзле, уртача гына буйлы бер кеше чыга. Фәридә тиз генә эченнән -'Гали мирза шулдыр инде».— дип уйлап ала, һәм Зөләйха абыстайга барып. «Дәү әнкәй, ниндидер бер кеше килде»,— ди.
Зөләйха абыстай каушап китә Кунакны өйгә алып керәләр. Ул исәнлек-саулык сорашканнан соң, үзенең Гали мирза икәнен һәм Фәридәне үзе белән Кырымга алып китәргә килгәнен сөйли. Моны ишетүгә, Зөләйха абыстай елап җибәрә
— Соң инде мин Фәридәдән башка нишләрмен? Балаларымның берсе мәшрикътә1, берсе мәгъриптә' Тагы шуның өстенә минем кызым шикелле якын күргән Фәридәмне дә алып китсәгез, миңа үләргә генә кала инде.— ди.
Гали мирза:
— Карагыз әле монда. Зөләйха абыстай, мин бит аны гомерлеккә алып китмим ич Аның авыру икәнен үзегез дә беләсез Менә Кырымда азрак хәл алсын да тагы сезгә кайтыр, үз кулым белән сезгә китереп тапшырырмын,— ди.
Зөләйха исә һаман елый, аның елаганын күреп. Фәридә дә түзә алмыйча елап җибәрә.
Сөйләшкән-киңәшкәннән соң, иртәгесен өйлә алларыннан юлга чыгарга карар бирәләр Ул көн Фәридә бик тә күңелсез йөри Бакчаны берничә кат әйләнеп чыга Андагы ялангач калган һәрбер агач, ап-ак кар белән томаланган һәрбер сукмак, һәрбер чокыр бу вакыт аңар чиксез якын тоела. Иртәгесен мирза өенә Фәридәнең авылдагы таныш кызлары озатырга җыела башлыйлар, алар барысы да Фәридәнең ни өчен кайгырганын белмәсәләр дә. аны кызганалар.
Менә инде Хисами ишек алдында атларны җигә дә башлый. Әнә инде чанага Фәридәнең нәрсәләрен ташыйлар Зөләйха абыстай елый-елый аңар юл киемнәре кидерә. Калтыраган куллары белән аңар яулыкка төргән бер нәрсә тоттыра:
— Мә. бәпкәм, кирәгеңә тотарсың,— ди
Бу вакыт аңар дөньяда Фәридәдән дә якын кешесе юктыр төсле тоела
— Бәпкәм, анда баргач мине онытасы булма: гөнаһ булыр онытсаң. хат яз,— ди.
Менә бар да утырып бик озак иттереп дога кылалар. Менә Фәридә, калын толыпка төренгән килеш, ишек алдына чыга Кемнәрдер аны Гали мирза янына чанага утырталар, аның колагына кемнәрнеңдер елаганы ишетелә, кемнәрдер, тиз генә килеп, аны бик каты кочаклап, битеннән бик озак суырып үбә, шуның артыннан ук аның йөзенә ниндидер кайнар тамчылар тама. Тагы аны бик каты суырып үбәләр. Кемнеңдер:
— Әйдә инде, Хисами, кузгалырга да ярый.— дигән тавышы ишетелә
Капка нәрсәдер мыгырдап ачыла, «син хәзерме7» дигән төсле иң әүвәл кыңгырауның берсе нәзек кенә тавыш белән яңгырап китә, икенчесе аңар «булды!» дигән төсле итеп калын гына тавыш белән яңгырап куя Бервакытка тирә-як тып-тын булып тора. Гали мирза калын тавыш белән: «Ярый инде, сау булыгыз! — ди. Атлар кузгалалар. кыңгыраулар берсен-берсе бүлә-бүлә нәрсәдер тиз-тиз генә сөйли башлыйлар Кемдер арттан килеп тагы Фәридәне бик каты кочаклап ала. бик озак иттереп суырып үбә Фәридә дә аз-аз гына акылын башына җыя Тиз генә ул үзенең ничә еллар шунда уйнаган, шунда шатланган-көенгән. киләчәк өчен әллә нинди якты планнар корган, ничә еллар рәттән шунда саф мәхәббәт ялкыны белән газапланган җиреннән китәчәген уйлап ала Тиз генә түбәсе ап-ак кар белән то-
МәшриКЪТӘ — йончыгышта Мәгъриптә — квнбатышта 120
маланган өйгә җыелган бик күп хатыннарга, тирән уйга чумган бакчага бер карый аның йөрәге сызылып киткән төсле була. Ул күңеленнән
— Бөтенегез мәңгегә сау булыгыз’— ди.
Әнә инде искергән, картайган мәчет тә артта кала. Әнә инде Дим өстеннән чыгалар Әнә ап-пак кар белән томаланган дала аның * кырыйлары үзалдына төтенләнеп торалар. Кар бөртекләре кояш 2 каршында «җем-җем» итеп ялтырыйлар. Кыңгырау үзенең бертөрле - моңлы аерылу көен һаман җырлый да җырлый Атлар бертигез ~ йөгерәләр. Хисами атларны ара-тирә кыздыра Олы юлның кырыенда = утыртылган, картаеп беткән каен агачлары берсе артыннан берсе ф артта кала баралар Алар аяз көннәрдә кош шикелле оча торган - тройкага утырган, үзенең сөйгәненә кавышыр өчен ашыга торган бәхетле егетне, гомернең калган кызыксыз көннәрен Сахалинның - суык җилләре, караңгы төннәрендәге яңгырлары, караңгы пычрак * казармаларында уздырырга хөкем ителгән, туган иленнән, бала-ча- Z гасы, якын кардәшләреннән, каршында газиз булган бөтен нәрсә- * сеннән аерылган арестантны да. эңгер-меңгер чагында казенный ур- - маннан утын урлап кайтып килә торган угрыны да. хәлдән тайган җитмеш яшәр фәкыйрь картны да — кыскасы, бөтен юлчыны, урысы, татары, ары' — бөтенесен шулай салкын кан белән башларын селки- селки күздән югалганчы озатып калалар
Теге егет сөйгәне янына ашыга әллә кем малае Хәйретдин, сөйгән кызны тәхкыйрь2 иткән өчен. Шыр Вәлинең таз малаен үтергән икән дә. аны шуның өчен туган иленнән аерып Сахалинга озаталар икән, әллә нинди бер мирза кызы Фәридә шунда яшь гомерен уздырган, шунда беренче мәртәбә сәмави бер тойгы, мәхәббәттән ләззәтләнеп, йөрәге тибрәнгән иленнән аерылып китә икән, аңар чиксез кыен икән — аларга бар да бер. алар әкрен генә үз тормышлары белән тора бирәләр, юлчыларны да - Юкка азапланып йөрисез, беркөн булыр — сез газапланмассыз да. сөенмәссез дә'» дигән төсле озатып калалар.
Фәридә артына борылып караганда инде офыктагы авылның тик мәчет манаралары гына күренә Хисами ара-тирә җырлый. Рөстәм белән баргандагы шикелле сузып кына «Үтте ич рәхәт җәйләре», ди
Беренче станцадан ул кире кайтып китә Фәридә белән күрешкәндә ул никтер кинәт кенә йомшап китә Ул ни әйтергә дә. ни эшләргә дә белми Бу вакыт аңар Фәридә чиксез якын тоела, аңар нинди булса бер йомшак сүз әйтәсе, бер нәрсәгә дә карамыйча, барып аны кочаклыйсы «Сау бул, бәпкәм'диясе килә Ул аңар кесәсеннән унбиш тиен акчасын да алып бирергә уйлый, ләкин азрак уйлагач, никтер ул ниятен үзе дә килештереп бетерми Аның иреннәре калтырана, күзеннән ирексез ике-өч бөртек кайнар яшьләре агып төшә Ул күзендәге яшьләрне күрсәтмәскә тырышып:
— Сау бул инде, исән-сау барып җитегез'— ди
Кырга чыккач ул. ни өчен икәнен үзе дә белмичә, туйганчы елый Аның күңеленә асраулардан Фәридә турында ишеткән «Ул Рөстәмгә гашыйк булган имеш. Рөстәм ни өчендер аны ташлап киткән, имеш. Фәридә дә шуның хәсрәтеннән авыруга сабышкан имеш*.— дигән сүзләр килә Аннары ул тагы җырлый башлый, сузып-сузып кына • Ай-вай Зәйнәбе шул. Зәйнәбе-е-е Үтте ич рәхәт җәйләре-е-е» ди
Инде җир йөзен караңгылык томалый Юл буендагы каеннар башларына ап-пак нәрсә бөркәнгән әллә нинди озын кешеләр булып күренәләр Почта атлары һаман йөгерәләр дә йөгерәләр Кучер атларны әллә нинди аңлашылмаслык ят гыйбарәләр белән сүгә. Сикәлтә-
Лр — удмурт Тйхкыйрь хурлау. мыскыллау
ләрдә ул утырган җиреннән сикереп төшә дә байтак яннан йөгереп бара Ара-тирә ерактагы авылның тычкан уты шикелле утлары ялт итеп күренеп китәләр Тирән йокыга талган чыршы урманнары, кар белән күмелгән авыллар — бөтенесе артта кала баралар Ниндидер бер куәт Фәридәне каядыр караңгылыкка кош шикелле очырып алып бара.
Ул котырган шикелле йөгерә торган атлар Фәридәне кая алып баралар9 Алда аны нәрсә көтә9 Кара бәхет аңар тагын нинди көннәр хәзерли9
Фәридә шундый кызыксыз уйларын уйлый Ул бөтенләй арый Күзне сиздерми генә йокы баса башлый. Аның колагына татар көйләренә охшаган әллә нинди бер кайгылы көй ишетелә, ләкин сүзләрен аңгарып булмый: кыңгырау һаман үзенең бетмәс-төкәнмәс көен көйли «Киттек, киттек, киттек, киттек», ди Шул арада чана нәрсәгәдер бик каты бәрелә — Фәридә уянып китә: үзенең юлда барганын. кучерның әллә нинди бер озын көен көйләгәнен белә Болытлар арасыннан ай юлчыга никтер күңелсез генә карый Әллә кайдан ерактан әтәчләр кычкырганы ишетелә. Борынга махорканың исе бәрелә. Атлар һаман чабалар да чабалар.
XVII
Өйдән чыкканның тугызынчы көнендә иртә белән Фәридә уянуына вагон тәрәзәсеннән алда кояш чыгышының төтенләнеп күккә күтәрелгәнен, мәһабәт тауларны, алар өстендә әйләнеп йөри торган кара-кучкыллы болытларны, алар арасыннан кемнән дә булса оялган чытлык кыз шикелле елмаеп карый торган җәнүпXXI кояшын, тирә-яктагы әллә нинди зур-зур тармакларга бүленгән тоз күлләрен күрә. Тәрәзәне ачуга, борынга үзенә бер төрле саф ис бәрелә Йөрәк нәрсәдәндер шатланып тиз-тиз генә тибә башлый. Поезд, куркынычлы кара-кучкыллы төтеннәрен чәчеп, һаман алга, әнә теге болытларга тиеп тора торган таулар янына йөгерә. Юл кырыендагы акшарлаган ап-пак өйләр, алар янындагы, су буена курай уйнарга җыелган зифа буйлы кызлар шикелле, бергә түгәрәкләнгән озын тупыл агачлары күренеп-күренеп китәләр.
Поезд ниндидер бер кечерәк кенә станцага туктый. Вагон янында башларына әллә нинди бүрек кигән кара сакаллы, кәкрәеп килгән зур борынлы, киң чалбарлы кешеләр йөриләр, вагондагыларга ука белән чиккән, нәзек кенә үкчәле башмаклар, төрле-төрле җимешләр һәм «чүбәрәкләр»2 тәкъдим итәләр.
Фәридә вокзал ишеге өстендәге язудан «Бакчасарай» дигән сүзне укый. Пушкинның «Бакчасарай фонтаны», анда тасвир ителгән За- римә кылт итеп аның исенә төшә. Поезд кузгалып киткәч тә, ул бик озак ерактагы ике тау арасындагы шәһәрнең берсе өстенә берсе утырган ап-пак өйләренә, күккә сузылган ап-пак озын манаралар белән ямь-яшел бакчаларына карап бара «Әнә инде Заримә шул озын агачлар арасында гыйшык уты белән янган, шунда газапланган», ди
Әнә инде офыкта зәңгәрсу диңгез күренә. Әнә еракта беленер- беленмәс кенә җилкән көймәсе селкенә. Бер пароход кара төтеннәрен чыгарып каядыр бара. Әнә инде Севастополь. Әнә диңгез буенда корабларның хәтсез, хисапсыз мачталары күккә күтәрелә.
Алар Севастопольдә бер атна чамасы торганнан соң Ялтага, аннан Алупкага китәләр һәм шунда тора башлыйлар.
Тәкъналык диндар дин кушканча гына этләүче
Кырымның матур һавасы, төрле зиннәтле бакчалары күккә тиеп тора торган кыялары, очы-кырые күренми торган диңгез, иртәдән алып кичкә кадәр диңгез буенда эшсез йөри торган сәяхәтчеләр белән авырулары, парклардагы музыкалар — берсе дә Фәридәнең күңелен ача алмыйлар ул үзенең Дим буен, андагы урманнарын ф үзенең бакчадагы сөекле урыннарын, ничә еллар шунда яшәгән бүлмә- < се белән яшьлек дусты роялен, һәрвакыт ялгыз гына борын эченнән = иләмсезрәк тавыш белән җырлап йөри торган Рөстәмне сагына Кай- > чагында ул дачаларының тәрәзәләрен ачып, узган-барганнарга, ерак- s тагы диңгезгә, андагы балыкчы көймәләренә, ерактагы пароходның 5 төтененә карый Шул арада урам буйлап кара мыеклы татар провод- ♦ нигы белән матур гына, симез генә бер урыс хатыны көлешә-көлешә “ атка атланып узып китәләр Боларны күргәч Фәридәнең, атланып. - кая да булса бик каты йөгерәсе, саф һаваны тутырып иснисе килә. * ләкин шул арада гына ул ачы гына итеп йөткерергә тотына _
ч
XVIII
Май аенда Рөстәм Сара белән бөтенләй шунда торырга дип авылга кайта.
— Мирзаның улы Рөстәм марҗа алып кайткан икән,— дигән хәбәр яшен шикелле тиз арада тирә-якка таралып өлгерә Бар да Рөстәмнең бу эшен тикшерергә, артында аның гайбәтен сатарга башлыйлар
Зөләйха абыстай да аның бу эшен яратмый Ул Рөстәмне кайтып керүенә
— Бусы кем була соң7— дигән сүзләр белән каршы ала
Рөстәм никтер аның гади генә сөаленә азрак аптырый төшеп җавап бирә
— Бумы7— ди.
Зөләйха абыстай эшнең хакыйкатен аңлагач, никтер аптырап китә:
— Әй, улым-улым, марҗа алмасаң, атаң-анаң нигезенә марҗа кертмәсәң, кыз тапмам дип уйладыңмы7—ди
Шул көннән соң аның Рөстәмнән бөтенләй ихласы кайта Ул аның белән чынлап сөйләшми, урыны чыкканда, аңар марҗа алганлыгы өчен сукрана
— Мәрхүм атаң белән без бу малларны бер марҗадан туган бала өчен җыймаган идек тә инде Ни эшлисең, язмыш шулайдыр инде,— ди
Мирзаның якынрак дуслары да. урын килгәндә. Рөстәмне бу эштән кайтырга. Сараны аерып җибәрергә димлиләр
— Шулай нәсел бозу буламыни7!— диләр
Тирә-якта тәкъвалыгы1 һәм гыйльме белән шөһрәт тоткан бер карт мулла да килеп Рөстәмне үгетләп китә
— Вакытында атаң мәрхүм безнең якын дустыбыз иде Мәрхүмнең бик күп кадер-хөрмәтен күрдек Шундый бер кешенең баласы марҗа белән тора икән дигән хәбәрне ишеткәч, исем-акылым китте дә барды, тукта әле. үзем барып кайтыйм, дип килдем,— ди — Әле син ата-ана догасы да. имамнар догасы да кирәкми дип уйлыйсыңдыр Кирәк булыр әле. җаный Рөстәм, кирәк булыр Бакчы, бу эшең өчен анаңны да рәнҗи диләр, һич булмаса, аның хәтерен саклау кирәк иде,— ди
Рөстәм никадәр аларга игътибар итмәскә тырышса да. үзен әллә нинди бер җинаять эшләгән кеше шикелле хис итә Аңар урамнан узганда бар да үзенә бармак белән төртеп күрсәтәләрдер төсле тоела
123
Кайчагында ул ирекле-ирексез. «Ялгышлык иттем бугай», дип куя, ләкин Сарага бернәрсә дә белдермәскә, ничек тә булса, аның күңелен ачарга тырыша. Үзе эшләре белән шәһәргә әйбергә киткәндә аңар иптәш булсын өчен бер урыс хәдимәсе' ала Авылга кайтканнан соң, ул үзе дә сизмичә. Фәридә турында еш-еш кына уйлый, залның читендәге рояль дә, бакчадагы агачлар да — кыскасы, өйдәге бөтен нәрсә аңар Фәридәне искә төшерәләр. Аның бакчаның аргы башына аулак кына җиргә утырып өйдә Фәридәнең рояль уйнаганын тыңлап торасы килә Аның көне-төне эче поша, ул күп вакыт ни булса да югалткан кеше шикелле йөри һәм бик аптырагач, Хисамига ат җиктереп, теге карт докторы янына барып утыра. Доктор да аны коньяк белән сыйлый, дөньяга бөтенләй үк бирешмәскә киңәш итә.
Сара да авылга кайткач бик үзгәрә: Рөстәмнең, аннан ни дә булса яшерергә йөргән шикелле, гел аның җаена гына торуы һәм еш-еш кына эчкәләве. Зөләйха абыстайның Рөстәмгә дә, үзенә дә кырын каравы аңар начар тәэсир итә. Ялгызлык, сөйләшергә беркемнең дә булмавы аңар бигрәк тә авыр тоела. Ул урыс гаиләсе эчендә төрле кешегә катнашып йөрүгә өйрәнгән, андагы гадәтләргә тәмам күнгән, ул гадәтләр инде аның канына сеңеп беткән. Мондагы халыкның тормышы да. гадәте дә аңар бөтенесе ят Шуңар күрә ул үзенең әүвәлге тормышын, андагы танышларын сагына, аның бу кайгылы йорт белән күңелсез караңгы бакчаларны ташлап әллә кая еракка, Днепр буйларына качасы килә. Ул, уйлаган саен, үзенең Рөстәм белән тора башлавының ялгышлыгына ышана бара.
Җәй урталарында авылда. Рөстәмнең тырышуы аркасында, земство больница эшләтә башлый. Инде Рөстәм хәзер үзендә бераз җиңеллек хис итә. һәркөн диярлек больница эшләгәнне карарга Сараны үзе белән бергә алып бара.
— Менә, ходай кушса, тиздән без дә эшкә башларбыз, син больницада миңа булышкаларсың. Тагы фельшерицалар килерләр, безгә дә иптәш артыр, күңелле булыр, ходай кушса,— ди.
Зөләйха абыстай көз җитүгә мирзаның хәсрәтеннәнме, балачага сагышыннанмы, әллә булмаса, картлык авыруыннанмы, үлеп китә. Ул үләр алдыннан Рөстәмне, янына чакырып, аңар ачуланмаганын сөйли.
— Миннән сиңа хәер-дога, рәхәт гомер ит,— ди, шуның артыннан ук тирән генә сулап ала да — Рөстәм бәпкәм, зинһар өчен мине гүремдә тыныч яткыр: шул Сара белән торма.— ди Тагы ул нәрсәдер әйтергә тели, ләкин «Ф әр.» дигән сүзеннән башкасын аңгарып булмый Шул көнне ул кич алдыннан җан тәслим итә
Тагы бер ел узып китә Рөстәм инде ярыйсы гына үзгәрә, картая т<Җпә, яңаклары эчкә бата, йөзләре саргая Һәрвакыт нәрсәдер аның йөрәген тырный, көне-төне больницада эшләү, еш-еш кына эчкәләүләр дә аның эч пошуын бетерә алмыйлар Ара-тирә ул теге карт докторына да барып утыра. Никтер ул инде бөтенләй картайган Соколовны якын күрә, аның янында үзенә бертөрле җиңеллек хис итә һәм, никадәр үзенең хиссиятләре турында башкаларга сөйләргә яратмаса да. аннан күп серен яшерми
Бервакыт шулай ул, бик эч пошкач, докторга барып бик озак утыра да, кич белән генә аннан кайтырга чыга Вакыт кыш урталары була. Рөстәм юлда азрак йокымсырый Хисами һаман да үзенең бетмәс-текәнмәс җырларын җырлый Инде тәмам караңгылана. Болар һаман баралар да баралар Бер заман күз ачкысыз буран күтәрелә Тирә-якта бернәрсә дә күренми, җил өрә, атлар бармый башлыйлар Хисами Рөстәмгә:
Хадимә — хезмәтче хатын-кыз
— Адаштык бугай Буран узганчы туктап тормыйкмы’ Юкка атларны өшәндермик дим.— ди
Туктыйлар Буран һаман куәтләнгәннән куәтләнә бара Башка әллә нинди кызыксыз уйлар килеп китә Хисами. атлар янына барып, әрле-бирле йөренгәли аларның эшлеяләрен төзәтә дә чана янына килеп, махоркасын тарта башлый. Аннан ары үз-үзенә сөйләнгән шикелле 5
— Моннан ике-өч еллар чамасы элек Фәридәне озатып кайткан- > да шулай бер адашкан идем, япа-ялгызым кырда кундым.— ди “ Шуның артыннан ук Фәридә турында сөйли башлый — Менә кыз = дисәң дә кыз иде ичмасам* Матурлыкмы дисәң, акыллылыкмы ди- • сәң — бөтенесе килгән иде инде . Бичараның шул чаклы моннан ч китәсе килмәде — бер дә әйтергә дә түгел инде Ыстансада минем - белән күрешкәндә үзе. «Сау бул. Хисами абзый», ди. үзенең күзеннән J мөлдерәп яшьләре ага. Мескен, югалганчы мине озатып калды Шулай 2 чыктым кырга, үзем барам, үзем һаман аның турында уйлыйм да “ уйлыйм Ә бит беләсең нәрсә, юкка гына бит аны. - Касыйм белән йөри», дип чыгарганнар Ул. Касыйм никадәр ялынса да. һич тә аның белән йөрмәгән. Дөрес булса, ул сине сөйгән һәм. син киттең бит әле. әнә шуннан соң ул кайгысыннан авыру булган Кем белә соң инде тагы? Яшь чагында бар да була торган эш. ди Тагы азрак уйлап тора да:— Белер хәл юк. бар да була торган эш. ди
Рөстәм аның сүзләрен ихлас белән тыңлап тора һәм. ул сөйләп бетергәч, үзе дә сизмичә. Фәридә турында уйлый башлый Яшьлек хатирәләре берсе артыннан берсе аның күз алдына килеп китәләр Менә ул яшь кенә егет, кич белән бакчаның ары башыннан Фәридәнең залда рояль уйнаганын тыңлап тора, төрле якты уйларга чума Менә ул Фәридә белән бакча эчләп бара Аның тирән, мәгънәле карый торган күзләренә үләрдәй булып төбәлә, менә ул якты уйлар белән университет бетереп авылга. Фәридәсе янына кайтып килә. Хисамидан Фәридәнең Касыйм белән йөргәнен ишетә, бакчада Касыймның Фәридәне кысып кочаклаганын үз күзе белән күрә Менә инде ул яратмаган, каны, рухы, холкы үзенә ят булган Сара белән өченче ел тора, әнә тегендә кайгысыннан саргайган Фәридә постоялый двор тәрәзәсеннән елый-елый Хисами кучерне күздән югалганчы озатып кала Әле һаман да ул каядыр Кырымда, кадерле яшь чакларын сагынып, күзләреннән яшьләр агыза, менә монда Рөстәм арган, дөньядан туйган, якты көннәрдән өметен өзгән килеш кыр уртасында тора, алга барырга юл юк. тирә-як аның бәхетеннән дә караңгы җил өрә, бурап уйный, әнә Хисами карт җырлый Ул да яшь чакларын сагына
- Үксеп-үксеп елый күрдисо.
Әллл алыйм микән юк иса.-
ди. Аннары тагы үзенең «Үтте ич рәхәт җәйләре-е-е»н сузып тора Рөстәм дә күңелсез генә -Әйе. үтте рәхәт җәйләре бар да үтте- ди Аның инде никтер гомергә шулай юлда, караңгылыкта туктап торасы, җилнең сызгырганын. Хисаминың җырлаганын бертуктамый ишетәсе килә
Таң атыр алдыннан буран азрак басыла төшә юлчылар да кузгалып китәләр Рөстәм юлның юл буе үзе калтырана, үзе бертуктамый Фәридә турында уйлый
— Ничек соң ул чагында мин бер нәрсә дә сизенмәдем’* ди Инде ул Фәридәнең гөнаһсыз икәнлеген аз гына да шөбһә итми
Өйгә кайтуына, ул үзендә бер авырлык хис итә һәм кичкә таба азрак кызыша башлый Кич була Ул яткан җиреннән һаман Фәридә турында уйлый да уйлый Залдан Сараның әкрен генә рояльдә уйнаганын, ара-тирә асрау белән сөйләшкәне ишетелеп китә Бераздан күз аллары караңгылана, тирә-яктагы нәрсәләр беравыкка югалып
торалар. Ул да булмый, Рөстәм үзен аз гына яктыртылган зал уртасында күрә Ул нинди дә булса начарлык эшләгән кеше шикелле, үзендә әллә нинди бер авырлык хис итә Як-якка карый — ни күзе белән күрсен: каршыда гына үлек шикелле ап-пак чырайлы анасы, аның янында гына ак киемгә төренгән Кәримә, алардан ерак та түгел атасы тора. Ул никтер калын толыпларга төренгән, шарфка чорналган Алар бар да селкенми-нитми текәлеп Рөстәмгә карап торалар Рөстәм аларга тагы бер кат дикъкатьләп күз йөртеп чыга һәм, җентекләп карый торгач, ишек янында Фәридәне күрә: ул чиксез ябыккан, күзләре эчкә баткан, чәчләре тузгыган. Ул да кайгылы гына итеп Рөстәмгә карый, аннан нәрсәдер сораган төсле була. Рөстәм аңар аптырап карап тора Менә бервакыт анасы акрын гына аңар Якынлаша: аның ап-пак иреннәре әллә нинди, машина белән селкеткән шикелле, кыймылдый башлыйлар. Сүзләр, әллә нинди, ерактан килгән шикелле ишетеләләр. Ул: «Без сине тудырдык, тәрбияләп үстердек, синең өчен бернәрсә дә кызганмадык: тукта, кеше булсын, тукта, кеше булсын, дидек, ә син тоттың да безнең йортыбызда бер марҗа белән тора, атаң-анаңның намаз укыган җирләрен тәһарәтсез бер марҗадан таптата башладың Мин сине тудырган, үз сөтем белән тәрбияләп үстергән анаң, синең болай үземнең саф канымны, саф нәселемне бозарга тырышуыңа каберемдә азапланам мин сине тудырган сәгатьләремә дә. сиңа да көне-төне ләгънәтләр укыйм Синең бу эшең өчен бер мин генә азапланмыйм, әнә алар бар да азапланалар, бар да сиңа ләгънәтләр укыйлар Әнә Фәридәне күрәсеңме ул сине ярата, күптәннән бирле ярата, үлерлек булып ярата Әнә инде аның матур күзләре синең хәсрәтеңнән сүнгәннәр, яңаклары аның эчкә баткан; еракта ай яктысында әкрен генә диңгез шаулаганда агачлар арасында сандугачлар сайраганда, ерактагы мәчетләрнең манараларында кычкырып азан әйткәндә, ул озын сәрви агачлары арасында синең өчен күзеннән кан яшьләрен агыза, ул сине чакыра, ул сине көтә», ди.
Мирза да читтән генә: «Дөрес сөйлисең, бик дөрес», дигән шикелле итеп, ул сөйләгәндә һаман башын селки, Фәридә исә һаман урыныннан кыймылдамый-нитми, өзелеп Рөстәмгә карый да карый. Аннары әкрен генә Кәримә сөйләргә башлый: «Рөстәм абыем, җаным, бәгърем, син бит безнең бөтенебезне яратасың, менә безнең бөтенебез хөрмәтенә шул Сараны ташлап. Фәридә апа янына бар, аның күңелен юат, ул бит сине ярата. Бөтенесен ташла да кит Аның бит инде күп көненнән аз көне калган», ди.
Ул да түгел, алар бар да күздән юк булалар Ишектән өстенә сары тун кигән, пута белән билләрен буган Хисам и килеп керә, тиз генә ишекне яба да.
— Киттекме?— ди.
Шул арада Рөстәм «Киттек, киттек. Әйдә хәзер үк киттек, бөтенесен үк ташлап киттек!» ди.
һәм шуның артыннан ук уянып китә Тирә-як тын Ул бөтенләй тиргә баткан Ул бик озак күргән төше турында уйлап ята.
Менә шул көннән соң аңар дөньяның кызыгы бөтенләй китә Ул иртәдән алып кичкә хәтле гел Фәридә турында гына уйлый. Кичләрен йоклый алмый, йокласа, төшләрендә Фәридә белән саташып чыга. Гүя, әллә кайдан ерактан Фәридәнең кайгылы күзләре аңар моңаеп кына карыйлар, Рөстәмнән нәрсәдер үтенгән төсле булалар Ул әллә нинди томанлы тойгылар белән уяна һәм әллә каян, ерактан, Фәридәнең ачы тавыш белән елаганын, өзелеп-өзелеп үзен чакырганын ишеткән төсле була. Ниндидер бер куәт аны тегендә, Фәридә янына өстери, аны эзләп табарга куша Ул Фәридәгә ни әйтергә теләгәнен, аның белән нишләячәген үзе дә белми, ләкин ничек тә аны күрәсе килә. Инде ул больницада да яхшылап эшли алмый; өйгә
кайтса, Сара янында әллә нинди бер уңайсызлык, авырлык хис итә һәм шул авырлыктан котылыр өчен, ул ике коннең берендә диярлек, ераклыгына да карамый, карт доктор янына барып утыра һәм еш-еш кына эчкәләргә башлый Көне-төне уйлану, кичләрдә яхшылап йоклый алмау, еш-еш кына эчкәләүләр аны чиксез ябыктыра, нервларын бетерә, кайчагында ул юк кына нәрсәләр өчен дә Сарага ачулана, мондый вакытларда аның Сарага бик каты кычкырасы ни ф өчендер аның йөзенә бик каты сугасы килә, башлар әйләнә, күз аллары караңгылана, бөтен тәне калтырана башлый. Ул тиз генә ачуын =' басар өчен суык су эчә дә. Хисамига ат җиктереп, карт доктор янына ~ китә Юлда саф һавада нервлары азрак тынычланалар Ул үз-үзенә ачулана башлый «Мескен көчсез хатынга барып нигә әтәчләнергә § инде!» ди. •
Өнендә Сараны, төшендә Фәридәне күреп, көне-төне аның вөҗда- ч ны газаплана Бара-бара ул шундый бер дәрәҗәгә җитә ки. акылдан язмасам, ачу вакытында әллә нинди бер җинаять эшләп ташлама- сам ярар иде, дип курка башлый Сара инде үзе дә аннан тәмам туя „ Киевкә анасы янына беразга булса да кунакка барырга тели. Рөстәм * кайчагында аннан бөтенләй аерылырга уйлый. Ләкин соңыннан «Ул < тагы нинди вөҗдансызлык!» дип үз-үзенә ачулана һәм аның турында - уйламаска тырыша. Ләкин бу соңгы көннәрдә ул фикер еш-еш кына аның күңеленә килә Ахырында ул башыннан үткән бөтен эшне, Фәридә белән араларында булган маҗараларын, Сарага өйләнүләре, хәзер аңар үзенең карашларын, менә хәзер көне-төне Фәридә күңеленнән чыкмаганлыкларын — берсен дә калдырмый карт докторга сөйләп бирә. «Инде мин ни эшлим7 Зинһар, миңа бер киңәш бирегез, мине бу газаптан коткарыгыз!»—ди
Доктор ак сакалын аралаштыра-аралаштыра бик озак уйлый, трубкасын бик озак иттереп суырып тора да
— Әйе, нервларыгыз чиксез какшаган, сезгә хәзер мөмкин кадәр тыныч яшәргә, тынычлыгыгызны боза торган һәммә нәрсәне читкә ташларга, әнә ул Сарагыздан да бер дә сырланмыи-нитми генә аерылырга кирәк Барыбер сез аңар рәхәт тормыш бирә алмассыз, ул — сезгә Ихтимал, сез аны аерып җибәрүне инсаниятсезлек була, ярамый дигән булырсыз, мин бит бу елдагы яшьләрне бик яхшы беләм Алар шундый гали нәрсәләр артыннан йөрергә бик оста булалар Дөрес, ул яхшы нәрсә дә, ләкин бу урында түгел Чөнки бердән, үзегез дә ачыктан-ачык әйтергә тиешлесез ки, инде аны бәхетле итәлмәссе.з, икенчедән, аның белән торып, сез һаман газапланырсыз, көннән-көн нервларыгыз какшар, менә шулай итеп, ахырында халык үзенең бер иң файдалы кешесен югалтыр Әйе. анысы шулай Аннары сезгә һич юктан бер-ике гй ял итми ярамый Җәнүп якларыннан бер әйләнеп килсәгез, шунда беразга Сараны да Киевтә калдырсагыз, бигрәк тә яхшы булыр,— ди
Рөстәм бераз уйлап торгач
— Анысы шулаен шулай, ләкин мин нигә дә Сараны үзем илтеп анда ташлап китә алмыйм, аңар минем көчем җитми,— ди
Бик озак сөйләшкәннән соң, карт доктор яз җитүгә Сараны үзе Киевкә «аналарына кунакка» дигән булып илтергә, юлда бөтенесен аңар бик һәйбәт кенә иттереп аңгартып бирергә, Рөстәмнән аерылуның тиешлеген бик төпле дәлилләр белән исбат итәргә карар бирәләр Доктор кайтканнан соң, Рөстәм бер-ике айга Кырымга ял итәргә барырга була
Яз җитүгә, доктор Соколов Сараны алып Киевкә китә Сара анасы янына кунакка барасы булгач, бик сөенсә дә. үзе белән Рөстәмнең бармаганын белгәч, азрак уңайсызлана Ләкин аңар Рөстәмнең бара алмаячагын, аның эше күплеген сөйлиләр Рөстәм докторның кайтканын түземсезлек белән көтә, аның мөмкин кадәр тиз Кырымга
барып Фәридәне табасы, ничек кенә булса да. аны күрәсе килә. Доктор кайтуга, ул ике айга отпуск ала да Кырымга китә.
Ялан дөньяның җәннәте булгач Кырымның матур манзаралары, күккә тиеп торган таулары, тау буйларындагы йөзем бакчалары, нечкә билле сылу кызлар шикелле, озын буйлы сәрви агачлары, оч- сыз-кырыйсыз диңгезе — берсе дә Рөстәмнең назар'-дикъкатен җәлеп итә алмыйлар ул Алушта. Ялта. Алупка шикелле диңгез буендагы бөтен шәһәрләрне йөреп чыга, дачадагы кешеләрдән, докторлардан Фәридәне сораша, ләкин һичбер аны белгән кешегә очрамый. Ул бөтен нәрсәдән өметен өзеп, өйгә кайтырга жыт башлый. Шул арада ул Алупкада үзе төшкән гостиницада кырымлы бер татар бае белән таныша Сүздән сүз чыга Рөстәм дә үзенең монда ни өчен килгәнен аңар сөйләп бирә Бай
— Ул Гали исемле абзасы белән идеме?—ди.
Рөстәм:
— Әйе. шулай.— ди.
— Алай булса, мин ал арны беләм Алар безнең авылда ике еллап тордылар Симиез дигән авылны, бәлки, ишетмәкче үзегез дә беләсез булыр, ул моннан ерак түгел, өч-дүрт чакрым гына. Менә алар, расход та азрак булыр һәм тынычрак та булыр дип. /Хлупкадан шунда бер кассапның* диңгез буендагы дачасында тордылар иде Алар моннан өч айлар чамасы элек ватаннарына кайтып киттеләр Дөрес, минем үземнең алар белән танышлыгым юк иде, ләкин шулай да беләм. инде алар китте,— ди.
Моны ишеткәч. Рөстәм нишләргә дә белми
— Тагы аларны куып Мәскәүгә барырга, чы? Ә соң алар андэ бул- масалар’
Бик озак уйлаганнан соң, ул Мәскәүгә барырга була һәм, шул ният белән диңгез кырыйлап почтовый атлар белән Севастопольгә юнәлә Аннан Мәскәүгә билет алып поездга утыра Инде ул юлда бернәрсә турында да уйлый алмый Кич белән поезд Бакчәсарайга беразга гына туктый Рөстәмнең никтер монда төшәсе килә Ул монда нишләячәген үзе дә белми һәм аның турында уйламый да. ләкин әллә нинди бер яшерен куәт аны нәрсәләрен җыеп вагоннан төшәргә, вокзалдан чыгып, ерактан җем-җем итеп утлары күренә торган шәһәргә барырга фаэтон ялларга мәҗбүр итә Ул фаэтончы татарны һаман куалый, тизрәк барырга куша, үзенең йөрәге никтер дөп-дөп тибә, ул нәрсәдер көтә. Аңар әнә шул ялтырап утлары күренә торган шәһәр эчендә үзе өчен бик кирәкле бео нәпсә бапдыр төсле тоела.
Менә бер заман фаэтон, зур шәһәр капкасын кергәннән соң, тар гына урамнардан бара башлый Урамнарда караңгы чыкны ерып җәяүлеләр йөриләр Әллә нинди кәрйә тавыш белән кемнәрдер кычкыралар Менә инде фаэтон зур гына бер йог.- алдына барып туктый Рөстәм аның -Мәркәзи кунакханә» икәнен белгәч, фаэтончыга акча бирә дә, каршы чыккан яшь кенә татар хадиченә чәрсэләреч алып керергә куша Аңар кечерәк кенә бер бүлмә бирәләр Юыягач-ниткәч әлеге яшь егет аңар кечкенә генә фмнҗан* белән каһвә4 кигерә һәм, башка нәрсә кирәкмәгәнен белгәч, юлчыга тыныч йокы теләп, чыгып китә.
Инде Рөстәмнең күңеле, нинди дә булса бер зур максатына ирешкән кешенеке төсле тынычлана Ул караватына барып яту белән, өстеннән бик зур бурычын төшергән кеше төсле, тыныч кына йокыга китә.
Назар — игътибар, илтифат
■' Кассап — мал суючы
' Финҗан — кофе чәйнеге, касә
’ Каһвә — кофе
XIX
Докторлар Гали мирзага Сезгә сеңлең белән икегезгә дә хәзер бик чынлап ял итәргә һәм һич юктан Кырымда, диңгез һавасында, бер-ике ел яшәргә кирәк», диләр Шуңар күрә мирза Мәскәүгә барып, хатынын да Кырымга алып килә Алупкада бераз торганнан соң. * алар, тынычрак булыр дип. Симеиздән очсызлы гына бер дача алып. S анда күчәләр Гали мирзаның исәнлеге ярыйсы гына төзәлсә дә. Фәри- £ дәнең арткан җире күренми, ул һаман көннән-көн кибә Ул актык “ минутларына кадәр Рөстәмнең кайчан да булса бер килүенә бик нык = ышана, шулкадәр азаплану, шулчаклы януларның бер мөкәфәтен1 ф күрмичә үлү аңар мөмкин түгелдер төсле тоела
Ике елга якын вакыт узып китә Гали мирзаның исәнлеге тәмам ч яхшыра Шуңар күрә ул хатынына
— Гел Кырымда торып булмас, инде кайтырга кирәк, безнең * Фәридәнең барыбер тереләчәге юк. докторлар «Аңарда чахотканың 2 иң куәтлесе башланган»,— диләр ди.
Озак та үтми, алар кайтырга чыгалар и
Пароходта суык тидергәннән булса кирәк, кайтырга чыкканның икенче көнендә Фәридә поездда бик ныклап авырый башлый. Шуңар күрә Гали мирза Бакчасарайда туктарга мәҗбүр була. Фәридәне кунакханәгә бөтенләй хәлсез килеш алып киләләр Мирза, хатынын авыру янында калдырып, үзе яхшырак доктор алып килер өчен Акмәчеткә китә Кич алдыннан Фәридә саташа башлый Аппак чәчле, җыерчыклы битле Мәүли әбине күргән, аның йомшак кына тавыш белән «Блама, бәбкәм шатлык көннәр дә булыр», дигән тавышын ишеткән төсле була Әкрен генә: «Әйе. бәлки, шатлык көннәр дә булыр.— ди. шуның артыннан ук:—Нигә соң, Касыйм абый, сез мине болай мыскыл итәсез, җибәрегез мине, җибәрегез дим ич!* ди Якындагылар аны, «саташа», диләр Кинәт кенә аның күзләре ачыла Ул тирә-яктагыларга акыллы гына бер карап ала да. тирән генә итеп сулый. Ул күзләре белән кемнедер эзли, ләкин таба алмый Бу вакыт аның йөзе чиксез газаплануын аңгарта Ул күзләрен азрак йома төшеп һәм кабердән ишетелгән шикелле акрын ләкин шулай да матур сынык тавыш белән саташып җырлый. Тирә-яктагылар аның тәһлил" урынында өзелеп әйткән бу җырларының мәгънәсен аңар- масалар да, икенче бер сәбәптән, калтыранып китәләр. Шул актыгы тәһлилен әйтүгә Фәридә әкрен генә тына Инде аның мәгъсүм’ рухы бу газап урыны булган җирне ташлап, мәңгелек бәхет, мәңгелек сәгадәт4 урыны күккә, үзе шикелле мәгъсүм фәрештәләр янына оча.
XX
Икенче көнне Рөстәмгә кунакханә хадиме. кичәге яшь егет лимон белән бер стакан чәй һәм ашарга китерә, юлчыдан кайдагы икәнен сораша. Сөйләшә торгач. Рөстәм аннан-моннан ике-өч айлар чамасы элек шушы кунакханәдә Фәридәнең үлгәнен белә Хәзер инде ул бу соңгы айларда көне-төне гел Фәридә турында уйлавының, ахырында бөтенесен ташлап Кырымга килүенең, кичәгенәк үзен ниндидер бер куәт монда. Бакчасарайда. туктарга мәҗбүр игүенең бөтенесенең сәбәбен аңгара Аның инде елыйсы да килми күңеле аның әллә нихди тын гына томанлы хисләр белән тулып кала, алар әкрен генә Рөстәмне һаман басалар да басалар
Мокәфәт игелек, бүлик
Таһлил ммт күмг.шд.» укыла торган дими дог* (Бер алладай башка алла юк(
' Могъсүм генаһсы.1 керссп. саф
’ Спгндит бихет
Рөстәм уйланып бик озак бүлмәсендә утыра, ахырында ул көндезге сәгать өчләрдә аннан-моннан аш ашый да. теге яшь егетне алып. Фәридәнең каберенә китә Менә алар шәһәрнең керәле-чыгалы тар гына урамнарыннан баралар. Авызларына тәмәке капкан Кырым татарлары, тик күзләрен генә калдырып башларыннан аякларына кадәр ап-пак нәрсәгә төренгән хатыннар очрый.
Менә инде алар, шәһәрдән чыгып, тау өстендәге мазарстанга1 җитәләр Бераз баргач, алар бер яңа кабер алдына туктыйлар. Ул Фәридәнеке була. Рөстәм туктый, аңар бик озак карап тора. Тирә-як тын, һава ачык була. Еракта тау астындагы шәһәрнең күккә күтәрелгән манаралары белән тупыл һәм сәрви агачлары, шәһәрнең Мәккә. Мәдинә рәсемнәрендәге шикелле йортлары күренә Җәнүп тарафыннан болытлар төн ягына таба агылалар Күк йөзендә әкрен генә ниндидер бер бик зур кош очып йөри
Рөстәм тирә-яктагы каберләргә карый да:
— Менә болар бар да вакытында яшәгәннәр, шатланганнар, кө-енгәннәр, бер-берсен дошман күргәннәр, яратышканнар, ә хәзер бар да тын гына йоклыйлар Алар белән бергә кара кашлы, кайгылы күзле Фәридә дә йоклый,— ди.
Шуның артыннан ук аның күз алдына Фәридәнең ботен гомере — аның азапланулары, бөтен гомеренә һичбер рф<әт. һичбер шатлык күрмәүләре килә Аңар шул кадәр азапланып ян^ып-янып та аларның һич бер мөкәфәтен күрмичә үлеп китү зур хаксызлыктыр төсле тоела. <>Шулай ук без бары үләр өчен генә яратылган микәнни инде’!»—ди. Шушындый уйлар белән ул кунакханәгә кайта.
Инде кич якынлаша, шәһәр өстендәге көндез күтәрелгән тузан әкрен генә басыла. Озак та үтми, төрле мәчет манараларында ахшам азаны укыла.
Рөстәм иске ханнардан калган, хәзерге көндә, «Хан сарае бакчасы», дип йөртелә торган бакчага китә Анда татардан, урыстан йөрүче халык байтак була. Рөстәм аулак кына бер эскәмиягә барып утыра Тирә-якны тәмам караңгылык томалый. Кырымның саф һавасы борынга барып керә. Бакча агач яфраклары исе белән тула. Бара-бара йөрүчеләр сирәкләнә, һава гаять дәрәҗәдә тын. Тик якындагы бер бакчада скрипкә уйнаганы гына ишетелә. Анда туй Уйнаучы — Кырым татарлары арасында сирәк-сирәк кенә очрый торган оста скрип- кәче картлардан берсе булырга кирәк Ул Хисамича әйткәндә, өздереп бирә — Кырым татарларының озын һәм моңлы гына бер көен уйный Көй ачы чыга. Ул адәм балаларының бүгенгә чаклы никадәр азаплансалар да. тел белән аңгарта алмаган тойгыларын кемгәдер сөйли, ачы йөрәкне кистерерлек иттереп сөйли, аның тавышы тамырлардан йөгерә, югарыга күтәреләсе килә Уйнаучының йөрәге дәртенә чыгып җитә алмыйча, скрипкәнең өстенә чыгып, телләре арасында тиберченгән кебек була.
Синең йөрәк күтәрелгәннән күтәрелә Ул түзми — скрипкә белән — бергә елый, сызлана башлый. Тамак төбенә нәрсәләр килеп тыгыла. Нарасый балалар кебек бер үксеп-үксеп елыйсы килә. Менә инде скрипкә бер матур кызның бала тирбәткәндә борын эченнәнрәк чыгарган тавышына охшаган бер тавыш чыгара да туктый Һава беравык «ыңңң» дигән бер тавыш белән яңгырап тора
Инде бакчада Рөстәмнән башка кеше калмый, бар да китеп бетәләр Агарып бара торган ай күңелсез генә тау артына батып ята. Аның актык нурлары зур тау башындагы каберләрнең озынча ташларын әз-мәз яктырталар Ул ташлар ай яктысында кәфенгә төренгән үлекләр төсле булып күренәләр. Солдатлар төсле бер рәткә тезелгән озын тупыл агачлары арасыннан озын мәчет манаралары сузылып тора.
Мазарстан — зират, каберлек
һава гаять дәрәҗәдә тын. Менә берзаман хан сарае мәчетенең мәзине фәүкылгадә1 матур тавыш белән иртәнге азан әйтергә башлый Аның тавышы дулкынланып-дулкынланып тау буенча бик озакка китеп югала. Мәзин, үзенең тавышы кая китеп югалганын тыңлап торган төсле, бераз туктап тора да, тавышының ингыйкясы2 беткәч тагын сузып җибәрә Аның тавышы музыкадан да ягымлы сөйкемле тоела. < ул бөтен тамыр буенча йөгерә Ул кемнәрнедер йокыдан уятырга = тели чакыра, ләкин һаман да кыймылдаган, уянган кеше күренми " Менә мәзиннең актыккы тавышы Чөфет кальганең3 диварларына Z бәрелеп кире кайта башлый. Мәзин төшеп китә =
Тирә-якта тагы тынлык хөкем сөрә. ♦
Бу музыка, бу матурлык Рөстәмгә шул кадәр нык тәэсир итә ки. ч ул ни кадәр азаплануы өчен беренче мәртәбә елап җибәрә Күздән аккан кайнар яшьләр белән эчтәге авырлыклар да азрак тышка чык- " кан. күңел азрак тынычланган төсле була Ул хәзер дөньяда бөтен = авырлыкларда үзенә ярдәм итә. булыша торган югары бер көчнең - барлыгын, адәм балаларының бөтен эшләре, елаулары шатланулары < шул көчкә бәйләнгәнен томанлы гына сизенә Аның менә шул мәчет- - кә кереп намаз укыйсы, бөтен якыннары, дөньядагы бөтен кеше өчен саф кальб4 белән дога итәсе, бөтен эшенең бәхетле, мәсгуд булуын алладан сорыйсы килә Шуның артыннан ук ул үзенең больницасын, андагы авыруларын, «Үтте ич рәхәт җәйләре-е-е». дип җырлый торган Хисами белән карт докторын сагына, аның тизрәк алар янына кайтасы килә.
Шул көнне ул кичке поезд белән өенә китә
Инде ул авылда тын гына тора башлый Больницада бик тырышып эшли Йомыш белән килгән халыкка кулыннан килгән кадәр ярдәм итә Шифаханәдә ул кайчагында килгән чирлеләргә акыра, ләкин шулай да авырулар аны яраталар
— Карахтиры начарын начар, әмма үз эшен яхшы белә һәм «син пычрак игенче!» дип җирәнеп тормый, ярдәм итә.— диләр
Аның дөньяда иң якын ике кешесе була Берсе Хисами. берсе теге карт доктор Ләкин озак та үтми, алар икесе дә картлыктан үләләр Рөстәм дә үзенең кылый күзле, озын бөдрә чәчле Актырнак исемле эте белән ялгыз кала Инде ул ярыйсы гына картая
Кайчагында ул кичләрен бүлмәсендә китап укып утыра. Актырнак та. колакларын салындырып, акыллы күзләре белән аңар карый Менә бер заман Рөстәм укудан туктап, тәмәкесен тартырга агара башлаган сакалын чәйнәргә башлый Үткәндә булган эшләр берсе артыннан берсе аның күңеленә киләләр Ул теге иләмсезрәк тавышы белән борын эченнән генә шыңшыйсы урында. Хисамидан өйрәнгән җырларын көйли, моңая, үзенең хәзерге ялгызлыгын уйлый Озак кына иттереп «Үтте ич рәхәт җәйләре-е-е-е». ди Актырнак акыллы күзләре белән аңар карап тора-тора да. хуҗасының эчендәге бөтен авырлыгын аңлаган, аның бөтен хәсрәтен бүлешкән шикелле, үзе дә уларга, елаган төсле итеп тавышлар чыгарырга башлый Рөстәм аның башыннан сыйпый, үбә Актырнак та улавыннан туктый, тик кисәк, кисәк кенә шыңшып куя
Рөстәмнең күңеленә Фәридәнең Киевкә язган хатындагы «Инде нишләргә дә белмибез», дигән сүзләре төшә. Ул Актырнакка карый да
— Әйе. инде нишләргә дә белмибез — ди
' Фәүкылгадә гадәттән тыш.
' Ингыикяс кайтаваз
Калып крепость
' Кал>/> күңел
чиктән тыш
Еллар уза. Рөстәм инде үлгән була. Касыймның кая икәнен белгән кеше булмый. Тик халык арасында. «Сибириядә йөри имеш, урыс булган имеш»,— дигән хәбәрләр генә ишетелә.
Мирза җирләрен ниндидер бер ерак варисы килеп юк кына бәһасына авыл халкына сатып китә.
Дим әкрен генә ага да ага, еллар һаман берсе артыннан берсе уза баралар. Гайса мирзаның бакчасы да, өйләре дә инде көннән-көн искерәләр, көннән-көн кайгылы төскә керә баралар. Анда бөтен җир буш. бөтен нәрсә тын гына нидер көтә Төннәрен монда бигрәк тә тын була. Тик ара-тирә шомлы кош мәче башлы ябалакның ачы тавышы белән кычкыргалаганы гына ишетелә.
Әбиләр кичке озын төннәрдә орчыкларын эрли-эрли яннарына түгәрәкләшеп утырган балаларга ул хәрабә турында әллә нинди куркынычлы әкиятләр сөйлиләр Картлар исә аның яныннан узганда тирән уйга чумган бакча белән ишелеп бара торган өйгә бер карап алалар да мәгънәле генә итеп:
— Бичара мирзаның балаларына бу нигездә рәхәт күрергә ходай язмаган икән инде’— диләр, тагын шуның артыннан ук
— Мал да бар иде, дәүләт тә. Булмаса булмый икән инде!— диләр
Гомумән, алар бу нигезгә әллә нинди бер тәгъзыйм белән карыйлар һәм яшьләрдә дә шул тойгыны уяндырырга телиләр булырга кирәк Урыны чыкканда, аның әүвәлге хуҗаларының тормышлары, башларыннан үткән вакыйгалары, аларның иткән яхшылыклары турында бик озак иттереп сөйләргә яраталар, шундый зур бер гаиләнең болай эзсез-нисез юк булуына алар күп вакыт аптырыйлар, аның сәбәпләрен төрлечә башлыйлар, һәм актыгыннан мәгънәле генә итеп:
— Булмаса булмый икән инде ул,— диләр.