АВЫР ЯЗМЫШ
Шәхес культы хөкем сөргән елларда репрессиягә дучар булган күренекле язучыларыбызның аклануы, аларның азак еллар буена тыелып торган гүзәл әсәр ләренең гамәлгә керүе әдәбиятыбызны күпкә баетты, кыйммәтле мәдәни хәзинәбезне киң халык масса ларына җиткерергә мөмкинлек ачты
Татар әдипләре арасыннан бу аяусыз эзәрлекләү гә башлап эләгүчеләрнең берсе «Дим буенда* по весте, күп санлы лирик һәм юмористик хикәяләр, публицистик мәкаләләр авторы Садри Җәләл булды. Ул Казан педагогия институты каршындагы рабфак та татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эш ләгәндә 1931 елны кулга алына. 1932 елның 11 маенда иректән мәхрүм ителеп. Ак диңгез Валтик каналы төзелешенә сөргенгә җибәрелә.
By гаять авыр, йончыткыч каторга хезмәте була Адәм түзә алмаслык суык баракларда ачлы туклы яшәүче меңләгән тоткыннарга, җәен кышын төшә.
Тормышның авыр чагы, һәркайда мохтаҗлык. Гаилә тәрбиясендә бераз коч хәл ал гач, ул сукырлар оста ханәсенә эшкә урнаша, аннары больницага массажчы булып
Әмма Садри Җәләлгә иректә озак яшәргә ирек бирмиләр. Илдә репрессияләр дулкыны кабат көчәя башлау белән. 1937 елда ул. тагын кулга алынып. Казандагы Платан төрмәсенә ябыла Сәламәтлеге начарлану сәбәпле, тиздән аны төрмә больни цасына салалар. Виредо ул нәкъ шул чакны Ялтадан кайтарылып, шушы төрмәгә ябылган әдип Галимҗан Ибраһимов белән очраша.
By. әлбәттә, аларның беренче очрашуы булмый. «Аң* журналында эшләгән вакыт та ук әле Г Ибраһимов Учительская школа шәкерте С. Җәләлне әдәбият мәйданында күренә башлау белән (1913 1914 еллар) игътибарга ала. аның *Дим буенда* повестен басарга кабул итә. Ул аны моннан соң да күздән югалтмый, вульгар социологлар һәм • күсәкле* тәнкыйтьчеләрнең урынсыз гаепләвеннән яклап чыга
Шуңа күрә байтак еллардан соң төрмә больницасындагы бу көтелмәгән очрашу аларның икесе өчен дә дулкынландыргыч вакыйга була. С. Җәләлнең хатыны якшәмбе көннәрне төрмә больницасына авыру иренең хәлен белергә йөрүче Хөснури ханым Булатова әйтүенә караганда, алпр анда бер ике мәртәбә икәүдән икәү генә сөйләшә алганнар, илдә хөкем сөрген террордан туган уй фикерләре, авыр кичереш лоре белән уртаклашканнар С. Җәләл ярдәмчел остазының бума ютәлдән интегүен, көннән кон сүнә баруын күреп тора, аның газаплы вафатын авыр кичерә
Хәер, бу вакытта инде С. Җәләл үзе дә каты авыру була, хастасы көчәйгәннән көчәя бара. 1939 елны саулыгы инде бөтенләй какшаган, күзләре сукырайган хәлдә аны төрмә машинасында фатирына, хатыны белән кызы янына кайтарып куялар Ул 1943 елның 29 июлендә вафат була.
Садри Җәләлнең (Волидон Садрислам Хәйретдин улының) тормыш юлын күздән кичергәндә, барыннан да элек, аның .Инде мин аңа рәнҗемим* исемле хикәясе хәтер
Рәсемдә Садри Җәләл кызы Айсылу белән f 1937 гл!
булсын, сазлыкларда көрәк белән җир казырга туры килә. Бик күпләре ачлыктан һәм төрле авырулардан кырыла, гомерлек инвалидка
әверелә. Әнә шундый шартларда сәламәтлеге тәмам какшаган, күзләре начар күрә башлаган кырык дүрт яшьлек Садри Җәләл 1935 елны Казанга гаиләсе янына кайтып
гә килә. Әдипнең биографиясе дә шул хикәя герое Әсгать язмышына охшаган булуын күрәсең. Садрисламның әтисе — элекке Тәтеш өязе, Апае авылы мулласы Хәйретдин хәзрәт — улын башта үзе укыта, киләчәктә аны мулла итәргә ометләнә. Шәригать кануннарын кечкенәдән белеп үссен дип, ул мәхәллә кешеләре чакырган ифтар (ура зада авыз ачу) мәҗлесләренә үзе белән бергә малаен да алып бара торган була.
Улы бераз үсә тошкәч, Хәйретдин мулла аны Казанның иң иске карашлы Мөбарәкҗан хәзрәт мәдрәсәсенә укырга кертә.
Әмма һәр нәрсәнең асылын аңларга омтылучан, тепченүчән Садриелам бу мәдрәсәгә кереп уңмавын: монда деньяви белем бирү юклыгын, битен укуның постулатларга сукырларча ышанудан гыйбарәт икәнлеген бик тиз күреп ала һәм, шул хакта зарланып. Ставропольдә яшәүче туганнан туган агасы Җамал Вәлндигә хат яза. Һәм шуның ярдәме белән тизл>н ул алдынгы уку йортларыннан саналган Буби мәдрәсәсенә күчеп укый. Мәдрәсәне тәмамлап тугай авылына кайткач та, үзлегеннән белемен күтәрүен, рус телен йерәнүен дәвам иттерә. Г Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибра- һимов әсәрләрен, рус һәм дөнья классикларын күп укый.
Үзсүзле кадимче Хәйретдин мулла исә катгый рәвештә моңа каршы чыга, улының китап һәм дәреслекләрен җыеп алып, утлы учакка ташлый. Ике арада каты ызгыш күтәрелә. Ахыр чиктә Садриелам, югарыда телгә алынган хикәя герое кебек, кышкы салкын тендә туган авылыннан чыгып китәргә мәҗбүр була.
Идел буе. Кырым шәһәрләрендә төрле сезонлы эшләрдә нужа чигеп йөргәннән соң, ул 1911 елның көзендә Казанга кайтып, татар мәдрәсәләрендә рус теле укытучылары әзерли торган мәктәпкә укырга керә.
Башта бу мәктәп патша самодержавиесенең моселман халыкларын урыслаштыру политикасын гамәлгә ашыручы укытучылар әзерләү максаты белән ачылган булса да. чынлыкта миссионерлар көткәнгә капма-каршы нәтиҗә бирә; анда укучылар арасыннан X. Ямашев, Г. Коләхмәтов. Г. Сәйфетдинов. И. Кудашев Ашказарский кебек күренекле революционерлар, әдәбият, сәнгать эшлеклеләре үсеп чыга. С. Җәләл үзе бу мәктәп турында: «...Казан учительская школасы шикелле караңгылыкның оясы булган бер мәктәптә укыган чорда... бу мәктәптә чын мәгънәсе белән жандарм режимы хөкем сөрә иде»,— дип искә ала.
Тик шуңа да карамастан, иҗтимагый һәм милли азатлык идеяләре биредә елдан- ел көчәя бара, алдынгы укучылар надзирательләрдән яшеренеп, прогрессив әдипләрнең әсәрләрен укыйлар, үзләре дә шигырь, хикәяләр язалар, музыка, театр сәнгатенә багышланган мәкаләләр белән газета-журналларда катнашалар.
С. Җәләлнең шунда язган тәүге әдәби әсәрләре до яшь буынны гуманистик рухта тәрбияләү идеаллары белән сугарылган. Бу җәһәттән аның 1914 елны «Ак юл» журналында басылган «Иреккә» хикәясе аеруча характерлы. Әсәрнең герое — читекчедә өйрәнчек асрау малай Заһит — урамда күңел ачып йөрүләрдән мәхрүм, бүтән балаларның уйнаганын тәрәзәдән күреп, үзен тоткын кебек бәхетсез хис итә. җәберсенә. Шәһәргә чыккан бер көнне ул урамда кош сатучы карт белән очраша. Аның зур читлегендә чыр-чу килгән кошлар арасында бер читтә бөрешеп кенә торган нәүмиз песнәкне күреп, аны үзе кебек чарасыз, ярдәмгә мохтаҗ итеп тоя һәм шундук барлы-юклы ун тиененә мескен кошчыкны сатып алып, тоткынлыктан коткара, аны иреккә чыгарудан үзенә юаныч таба.
Шул ук 1914 елны «Аң» журналында С. Җәләлнең «Дим буенда» повесте ба сыла, тиздән әсәр «Гасыр» нәшриятында аерым кнтап булып та дөнья күрә.
Повесть Казан ханлыгы тар-мар ителгәннән соң башкорт җирләренә күчеп киткән, дворянлык өстенлекләрен югалтмас өчен рус патшасына хезмәт итүче татар морзалары тормышыннан алып язылган. Заманында күп төрле бәхәс, каршылыклы фикерләр кузгаткан бу әсәрне укыганда, табигый ки, автор аны нинди материалга таянып язган дигән сорау тууы мөмкин. Әдипнең хатыны Хөснури ханым сүзләренә караганда, С. Җәләл Учительская школада укыганда бер сабакташы — инде бөлгенлеккә төшкән • чабаталы морза» улы белән якын таныш булган, берничә тапкыр җәйге каникулын аларның Дим елгасы буендагы утарында үткәргән.
Югарыда әйтелгәннәрдән күрәбез: повестьта авторга шактый ерак, чагыштырмача аз таныш мохит тасвирлана. Шунлыктан булса кирәк, геройларны хәрәкәттә, бәрелешләрдә күрсәтүдән бигрәк, әсәр, башлыча, «кешеләрнең эчке кичерешләрен, рухи дөньяларын ачуга нигезләп язылган...» (М. Әмир. «Хатирәләр урманы», 162 б.) һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, кыска гына вакыт эчендә повесть киң популярлашып китә, геройларының аянычлы язмышы, уй-хнеләренең тәэсирлелеге белән күпләрне җәлеп итә. Әсәр М. Илдар тарафыннан сәхнәләштереп, 1925—26 елгы сезонда Татар дәүләт театрында уйнала, бу әсәр мотивлары буенча опера да языла (ком-позитор X. Вәлиуллии музыкасы, драматург X- Вахит либреттосы).
«Дим буенда» повеете — С. Җәләлнең бердәнбер зур күләмле әсәре, дип әйтергә мөмкин Моннан соң ул революция һәм Совет властеның беренче елларындагы тиз үзгәрүчэн тормышта, иҗтимагый хәрәкәттә актив катнашырга мөмкинлек бирә торган оператив. сугышчан жанр — кыска әсәрләргә күчә һәм күләме зур булмаган хикәяләр, лирик нәсерләр, нечкә юмористик һәм сатирик новеллалар авторы буларак киң таныла.
Әдипнең бу тор әсәрләреннән Г. Тукайга багышлап язылган «Аның сөекле углы» дигән бик тә үзенчәлекле лирик нәсеренә тукталасы килә. Биредә «Аның» алмашлыгы күп гасырлар җәберләнгән туган халык мәгънәсендә алынган булса, ә шагыйрь шуның көтеп алган соекле улы, авыр язмышын кайгыртучы, моң зарларын, изге хыялларын җырлаучы итеп сурәтләнә, эмоциональ тәэсирлелеге белән укучы күңелендә тирән уйлар уята.
Яшь Совет властеның язмышы кыл өстендә торган, Колчак гаскәрләренә каршы каты сугышлар Татарстан җирендә барган авыр көннәрдә С. Җәләл азатлык даулау чы кызыл сугышчыларны изге көрәшкә рухландыргыч хикәяләр, очерклар яза. «Кы зыл Армия» газетасының 1919 елгы 16—18 июль саннарында басылган «Кадерле кунаклар» хикәясендә күптән түгел генә аклар отряды бөлдереп киткән авылга фронт ка баручы бер рота кызыл сугышчылар килеп керә. Авыл халкы аларны үз күреп, талаучылардан яклаучы итеп каршылый. Төркем-төркем бүленеп төн кунарга тукта ган йортларда хуҗалар аларны хәзинәләрендә булган аш-сулары белән сыйлыйлар. By вакыйга үзенә бер бәйрәмгә әверелә. Исерек акгвардиячеләрдән нәүрәпләргә яшеренергә мәҗбүр булган кыз кыркын. ак армиягә алынудан урманда качып яткан яшүсмер егетләр кичен урамда кызылармеецлар белән бергәләшеп күңел ачалар.
Садри Җәләлнең күпчелек хикәяләренә тормыш вакыйгаларын юмор, сатира элементлары белән сугарып сурәтләү, кинаяле көлеп, тыштан ялтыравык тискәре күренешләрнең черек асылын, зур эш майтарган булып шапырынып йөрүче коры куыкларның эчке мәгънәеезлеген фаш итү хас. Илдә Октябрь революциясе җиңгән көннәрне, мәсәлән, бер мәзәк вакыйга була бер төркем җете кызыл әһелләр халыкны шәһәр мәйданына җыеп, «Тәтеш социалистик республикасы» игълан итәләр. С. Җә ләл «Министрда кунакта» исемле хикәясендә шул «респубика» министрының урман, басу, сукмак юллары, коры елга, ерганак күпер басмалары белән идарә иткән булып йөргәндә тузга язмаган, мәгънәсез фәрман, күрсәтмәләр биреп, авыл халкы алдында хурлыкка калуын күрсәтә. Кайчандыр С. Җәләл күреп алган андый типлар хәзер дә исән сау яшиләр: илне бөлгенлеккә төшерүче булдыксыз түрәләр, номенклатура лы бюрократлар — әнә шундый «мннистрлар»ның уллары, оныклары бит
Авторның «Даррэхәт мөселманнары». «Атып калганчы, ятып кал». «Ахыры заман хикәясе», «Барысы да советски» хикәяләре дә безнең көннәрдә бик актуаль яңгырыйлар, искелек белән яңалык көрәшен дөрес аңларга, тыштан ялтыравык коры куыкларның мәгънәсез асылын күрә белергә ярдәм итә.
Үз әсәрләрен язу белән беррәттон, С Җәләл рус һәм дөнья классикларын да тәрҗемә итә. М Горькийның «Мальва», «Макар Чудра» хикәяләрен. Д. Фурманов ның «Кызыл десант» повестен, М. Сибиряк. Мультатули әсәрләрен татар халкы аның тәрҗемәсендә укый Ф. Шиллерның дөньякүләм атаклы «Вильгельм Телль» драмасы татар телендә беренче мәртәбә С. Җәләл тәрҗемәсендә китап булып басылды (1920), Татар дәүләт драма театрында куелды (1926)
Билгеле ки. татар зыялыларының бер өлешенә революция барышында туган катлаулы процессларда, сыйнфый бәрелешләрдә дөрес юл сайлау, әлбәттә, җиңел булмый. С. Җәләл бу чирдән тиз арадп катгый рәвештә арынып, үзенең иҗаты һәм көндәлек практик эше белән туган халкына хезмәт итә. Казаннан акгвардиячеләр һәм фетнәче чехлар куылганнан соң. ул губерна мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә тәрбия инструкторы булып эшли. Арча кантонында укытучылар әзерләү курсларында җитәк челек итә, Татрабфакта һәм Сәнгать техникумында татар теле һәм әдәбияты укыта. Төрле елларны «Безнең юл. (хәзерге «Казан утлары.). «Чаян» журналларында җа пайлы секретарь булып эшли, эшче крестьян арас ыннан килгән яшь әдәби көчләрне иҗади үстерүгә күп көч куя.
Шул ук вакытта ул вакытлы матбугат битләрендә җәмәгатьчелекне дулкынлан дырган мөһим проблемаларга, яңа китапларга, спектакльләргә багышланган рецензия лор. пубЛИЦИстик мәкаләләр белән катнаша. Әдәби әсәрләре кебек үк. аның публицис тикасы. тәнкыйть мәкаләләре.- һәм авторның тулаем үз язмышы да, - деспотиям елларында халкыбыз кичергән коточкыч бала казаларны күрә белергә өйрәтә, андый фаҗига киләчәктә бүтән кабатланмасын өчен барыбызга да гыйбрәтле кисәтү булып яңгырый.