ТӘРӘЗӘЛӘР ЯЗГА КАРЫЙ
Тәрәзәләр язга карый, Тәрәзәләр яз көтә. Тәрәзәләр шуңа якты — Аларны яз ярсыта, Тәрәзәләр яз көтә.
Язга баккан тәрәзләрдә Ал чәчәкле яраннар... Күңелемдә язын кабат Уянасы ярам бар...
Ал чәчәкле яраннар.
Аерылмыйк сөюдән
Төн килде дә гашыйк саен Берәр йолдыз өләште, һәр гашыйк үз йолдызына «Сөям» диеп эндәште.
Нәрсә булды йолдызларга, Артты мәллә утлары? Таралды да юкка чыкты Төннең кара утлары. «Сөям» дигән шул изге суз Төнне аклыкка төргән... һәм изге мәхәббәт хисе — Җанны яктырта торган.
Күктә яңа йолдыз туа, Сөеп, «Сөям» диюдән, Күкләр якты булсын, дисәк, Аерылмыйк сөюдән, Аерылмыйк сөюдән!
ГАРИФҖАН МӨХӘММӘТШИН <194!) —шагыйрь. "Килегез, дусларым». «Уеннан уймак- исемле шигырь китаплары, популяр җырлар авторы. Балтачти яши.
118
Исеменме уйдың йөрәгемә - Каен кәүсәләрен телгән кебек.
Ә каеннар шундый шауладылар —
Ни буласын алдан белгән кебек.„
Ә каеннар, бәлки, белмәгәндер,
Мина гына шулай тоелгандыр,
Яфраклары җәрәхәттән түгел. Көз җиткәнгә генә коелгандыр.
Җәрәхәттән түгел, көз җиткәнгә.
Көзге җилләр әче булган өчен...
Мин рәхмәтле сина — гомер юлым Яктыртырлык яшен булган өчен.
Күкчәчәкләр үрелеп карый Арышлар арасыннан, >аныйлардыр алар мине Күзләрем карасыннан.
Ганыйлардыр, дәшәләрдер
— Кая китеп барышын?
... Учларымда уып кайттым Бер башагын арышның.
Басынкыланды күңелем. Гүя көзге урман ул — Уе башка, гаме башка, Ярсып купмый зурдан ул.
Белә: яшьлектә кизәнгән
Зур эшләре бетмәгән...
Узган гомерем - сослымнарг Куелмаган көлтәләр.
Син ул чакта киләчәктә идең: Ак томанлы язгы таңнарда, Төшләремә минем керә идең, Былбыл булып кунып таллар!а, Ә хәзер син үткәннәрдә инде: Төшләремә минем кермисең. Күз алдыма килеп басасын да. Йокы гына бары бирмисен.
Каен сиртмә, кайры бишек - Безне шулар үстер! ән. Әллә шуңа каеннарны Күңелем үтә үз күргән. Җырлый алар монлы итеп. Иртән, көндез, кичкырын Кайры бишеккә иелгән Әнкәйнең бишек җырын.
Мичтә чатнап куак, артыш яна.
Өйгә рәхәт җылы тарала.
Мич алдында әнкәй моңсу гына Сый әзерли безгә табада..
Шул хатирә гел күңелдә минем. Юкса хәтер күпне оныткан... Ул елларда утлар тү гел. бе «не Әнкәйләрнең күңеле җылыткан
I |Ч
Җырлый-җырлый урак ура әнкәй. Көлтә бәйли, куя сослымга. Карап торсаң, һәрбер хәрәкәте Гади түгел аның тылсым ла!
Тау битендә кызарып кына Җиләкләр пешеп килә. Моңсу гына шул таулардан Артышлар төшеп килә. Аларның да арып-талып Җиләктән кайтышыдыр... Малай чагым хәтерләтә Аларның кай төшедер.
-Э>
Үз бәхетен таба кеше Иманын тапламаса. Шул алмасын ятлар белән Вакытсыз вакламаса.
Ләйсән яңгыр көтәм?—
Әйтерсең лә, күңелем минем —
Гөлләр чәчкән түтәл...
Влтавада су коендым
Влтавада су коендым. Иделемне юксынып — Алыштырамыни чит җир Туган илнең җир-суын?— Басмый Влтава сулары Күңелемнең җирсүен.
Влтавада су коендым — Дулкыннары шундый ук. Ярларында таллар шаулый — Тавышы бар. моңы юк. Тавышы бар. моңы юк. Күңелемдә тынгы юк.
Влтавада гел аккошлар. Карасы бар, агы бар. Влтава киң — Идел түгел — Сулары киң, яры тар.
1986 ел. Прага истәлеге һәркемнең дә үз Иделе, Туып үскән ягы бар.
Кочак җәеп йөзеп була Үз Иделеңдә генә.
Башны салып үксеп була Туган җиреңә генә.
Серләреңне сөйләп була Идел җиленә генә.
Хушлашканда Влтаваның Җыйган идем ташларын... Тик уйладым: ник ташларның Моңлы итәм башларын? Алар да читтә минем күк Сагынып кояр яшьләрен. Хушыгыз, диеп ташларны Влтавага ташладым.
Хуш. Влтава!
Иген кыры аның каршысына Үзе килә кебек иелеп.
Әнкәй кулы тигән һәр урында Көлтә-көлтә кала игелек.
Табынмый яшәми кеше, һәркемнең алласы бар. Кем беләндер бүлешергә Саклаган алмасы бар.
Унсигез яшь язым түгел.
Бу яз үзгә, бүтән, Ник соң әле шулай ярсып