Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӘНКЫЙТЬЧЕНЕҢ АКЫЛЫ


Татар акылы тештән соң диләр
сүреиешләри»
эзлибез Ә үзебез — шул чор кешеләре* Торгынлык атмосферасын тудыруда безнең
бернинди катнашыбыз да булмады микән' Барысын да аңлап, алдан уйлап, дорес юлдан гына
бардыкмы соң'
«Идел- журналының 1990 елгы беренче-икенче саннарында Нуриман Фәтта»ның «Кырык
дүртнең май аенда» исемле повесте дөнья күрде Әсәр 1965 елда ук язылып заманында "Казан
утлары»нда басылып та чыккан иде (1965 ел. 12 иче сан) Ләкин шактый «редакцияләнгән»,
йомшартылган вариантта һәм «Артта калган юллар- дигән
тәкъдим иткән
Дөресен әйтим,
изүен, намусын таптавын, алай гына күрсәтә
алган Шуңа күрә дә ловссп
укыла.
Мин ул вакытта «Казан утлары» идем Н.
Фотта» әсәре кулыма киле!
Әйе
Дөрес,
күпчелеге әсәрне яңадан эшләп, төзәтеп, ахырын һәм исемен үзгәртеп бастыру ягында иде Башка
чакта бик үзсүзле булган автор бу юлы әллә ни карышып тормады әсәрне алып китеп, тиз арада
яңадан эшләп, алып та килде һәм әсәр ничектер шома гына, цензура аны-моны абайлаганчы,
дөньяга да чыкты
Дөрес, соңыннан сүзе күп булды. Гадәттәгечә, таякның авыр башы авторга да. редколлегия
әгъзаларына да түгел — мөхәррир башына төште Ул обкомга чакыртып вәгазь укулар Ул ябык
киңәшмәләрдә аякка бастырып сүгүләр... Эштән дә алып ташлаган булырлар иде — яшь мөхәррир
булуымны искә алып кына (ул вакытта мин әле ярты гына ел эшли идем) вакытлыча калдырып
тордылар Тагы берничә шундый рухтагы «хата» кабатлангач, анысын да эшләделәр Н Фәттах әсәре
исә шуннан соң аерым китап булып та чыкмады, язучының бернинди җыентыгына да кертелмәде.
Шулай да үз-үземне акларга яки чор каһарманы итеп күрсәтергә җыенмыйм. Язучыга әсәрнең
азагын үзгәртергә, «оптимистик рух» өстәргә, «кара буяулардан арындырырга ■ киңәш биргәнмен
икән — хәйлә өчен генә түгел. Уй-фикер дәрәҗәм дә шундыйрак булган, күрәсең. Моны 1969 елда
шул ук «Казан утлары-нда басылган ■ Яшьләр прозасы хакында уйланулар- исемле мәкаләм
мисалында күрергә була
Мәкалә авторы (ул вакытта әле яшь. каләмен яңарак шомарта башлаган тәнкыйтьче) шул
чорның яшь талантларын шактый сизгер тоеп, сайлап алган Мәкаләдә сүз Н Фәттахның «Артта
калган юллар». Ә. Баяновның «Яшьлегемне эзлим», А. Гыйлә- җевның «Берәү». М Мәһдиевның «Без
кырык беренче ел балалары», В Нуруллинның «Шинельсез солдатлар» повестьлары турында бара
Ул вакытта әле әдәбият мәйданына яңарак аяк баскан һәм тәнкыйтьче тарафыннан «иң талантлы»,
«иң өметле» дип табылган яшь көчләр, чирек гасыр үтүгә, бу өметне тулысынча акладылар, проза-
бызның әйдәп баручы көчләренә әверелделәр
Тәнкыйтьче аларның әдәбиятка алып килгән яңалыкларын авыл темасы мисалында тикшерә,
алардан алдагы буын әсәрләре белән чагыштырып анализлый Әйтик. Г. Әпсәләмов Г Баширов. М.
Әмир. Ф Хөсни һәм башкалар. Ватан сугышы чоры авылы турында язганда, игътибарны күбрәк
җиңеп чыккан халыкның батырлыгына, героик характерына юнәлткән булсалар, яшьләр исә бу
җиңүнең халкыбызга нинди бәягә төшүенә, сугыш елларында халык җилкәсенә төшкән
авырлыкларны күрсәтүгә юнәлдерәләр
Мәгълүм сәбәпләр аркасында өлкән буын әдипләре мәсьәләнең бу ягына игътибар биреп
җиткермәделәр.— дип яза яшь тәнкыйтьче.— Сугыш елларына багышланган күп кенә әсәрләрдә
авыл халкы күргән кыенлык-авырлыклар кечерәйтеп күрсәтелде, үткен конфликтлар һәм тормыш
каршылыклары шактый шомартылды, хыялда гына булган нәрсәләр чынбарлык төсендә
сурәтләнде*
Дөрес язган бит, каһәр! Чыннан да, ул чор әдәбиятында без хыялый геройлар белән дә,
тормыш белән бернинди уртаклыгы булмаган күренешләр белән дә, артык куе итеп кулланылган
алсу буяу белән дә шактый еш очрашабыз
-Мондый кимчелекләр ул еллар әдәбиятының «Намус» романы шикелле иң гүзәл
әсәрләрендә дә очрый,— дип дәвам итә тәнкыйтьче — Шуңа күрә яшьләрнең сугыш чоры
күренешләрен ничек тә тулыландырырга тырышулары, өлкән буын язучылары игътибарыннан
читтәрәк калган әйберләр турында сөйләргә омтылулары табигый хәл»
Монысы белән дә бүгенге көн тәнкыйтьчесе тулысынча килешә ала Илленче еллар уртасында
исә башлаган саф җилләр безнең әдәбиятны да читләтеп үтмәде халык та. әдәбият та,— тулы күкрәк
белән үк булмаса да.— шулай да иркенрәк тын ала башлады Яшь язучылар үзләре белән әдәбиятка
яңа геройлар, яңа тема-пробле- малар гына түгел, яңа чынбарлык, алдаусыз-буяусыз күрсәтелгән
чын дөреслек альт килделәр
Бу күренешне тәнкыйтьче Н Фәттах әсәре мисалында аеруча игътибар белән анализлый «Яшь
авторның үзеннән алдагылар белән бәхәсе әсәрнең төп каһарманын сайлаудан ук күренә,— дип яза
Р Мостафин — «Әгәр Нәфисә («Намус») — алдынгы бригадир Миңлекамал («Миңлекамал») — колхоз
рәисе. Сания («Саф күңел») — шәһәр советы рәисе, икенче төрле итеп әйткәндә, алар барысы да
билгеле бер мәгънәдә башкалардан өстен торган, абруйлы, биләгән постлары белән үк мактаулы
һәм хөрмәтле кешеләр булса, Хәмдия иң гади бер колхозчы. Алай гына да түгел, ул качак, хезмәт
фронтыннан качкан дезертир, шул чорның кырыс законнары буенча аны суд, төрмә көтә. Хәмдия
качып-посып яшәргә, хәтта күршеләреннән дә яшеренергә мәҗбүр. Ул — төшенке рухлы, алданган
татар кызы җилдән тапкан баласы белән ялгыз калган, шуның өчен үзен коточкыч гаепле санап,
оялып-кызарып яшәргә мәҗбүр булган мескен кеше»
Фикерем нигездә дөрес булса да. Хәмдияне «мескен дип бәяләү белән бүген һич килешеп
булмый Әйе ул алданган, изелгән, намусы да. ышанычы да тапталган кеше. Ләкин ул һич тә «төшенке
рухлы», .«мескен кеше» түгел Ул горур, тыйнак, эш
ISO
с»юмэн. заманында колхозның терәге булган алдынгы хезмәтче Әгәр ул .хезмәт фронтыннан,,. яг,, ни
чыи тәмугтан качып киткән икән „ак пирчәткә» дә. .иркә, булудан да түгел —артык түзәргә тәкате
калмаганнан Авылга да ул теләсә нинди иң авыр эшкә дә риза булып кайта — колхозга да эшче
куллары җитешми ич Шуңа күрә ул колхоз рәисе белән дә мескенләнеп түгел, үз бәясен белеп аак
терәл сәйләшә Әгәр дә инде шундый тыйнак, түземле, аек акыллы кешене акылдан хзуга хәтле
җиткергәннәр икән монда аны түгел — шул чорның рәхимсез шартларын кешеләрен Сталин
режимын гаепләргә кирәк
Әлбәттә, бу сүзләрне без бүген генә әйтә алабыз — 60 нчы елларда идеологии калыплар
барыбызның да миләрендә бик кечле иде әле Әйтергә кирәк тәнкыйтьче әсәрнең эстетик кыйммәтен
аңлап эш итә авторның кыюлыгына соклана Аныңча, сугыш чоры авылы хакында „моңарчы
берәүнең дә бу рәвешчә кыю азганы булмагандыр. ихтимал. Бүген мин бары тик .ихтимал» сүзен
генә алып ташлап, «булмады» дип кырт кисәр идем
Югарыда әйткәнемчә, әсәр турында басылганчы да, басылып чыккач та бәхәсләр шактый
булды Берәүләр аны бөтенләй танымаса. әсәрне дөньяга чыгаруга ук каршы чыкса, икенчеләр исә
әсәрне яклап чыкты, аның реалистик көчен тоеп эш итте Тәнкыйтьче дә. һичшиксез, соңгылар
рәтендә (ә бәлки, рәтендә генә түгел башында да) Ул әсәрне юк итәргә, әдәбияттан сызып ташларга
теләүчеләр белән аяк терәл бәхәсләшә «никадәр генә кимчелекле булмасын, Н, Фәттахның бу
повесте дә яшәргә хаклы»,— дип яза.— Чөнки ул Ватан сугышы чорындагы авыл тормышының
нинди дер яңа якларын ача. аны яңа штрихлар белән баета» „Әдәби әсәрләрне «безнеке булганга»
һәм «безнеке булмаганга» (Н Фәттах повестен кайберәүләр нәкь шулай бәяләделәр) гына бүлеп
утырудан, аны йә күккә чөеп мактау, иә аяк астына салып таптый торган заманнардан уздык
шикелле»
Кайда ул узулар! Бүген дә моңа өмет кенә итәбез! Тәнкыйтьче әсәрне бетен кат Лаулылыгында
аңларга, аның көчле һәм көчсез якларын диалектик бердәмлектә күрә һәм бәяли белергә чакыра
■ Кыен мәсьәләләргә җиңел җаваплар биреп котылырга теләгән, чынбарлыкның ниндидер
якларын юри читләтеп узарга тырышкан тормыш күренешләренә алсу күзлек аша гына карарга
гадәтләнгән әдәбият, телиме-телэмиме котылгысыз рәвештә вагаячак, түбәнгә тәгәрәячәк»
Афәрин! Ничек төгәл, дөрес итеп әйткән бит! Шулай да. нинди «кимчелекләрне» истә тота икән
ул? Мәкаләмне җентекләбрәк укып карыйм да уңайсызланып куям Әсәрнең төп кимчелеге —
«берьяклылыкта» икән Аның (ягъни, ул чактагы .мии.ем) фикеренчә, повестьта «тулы дөреслек
түгел шуның бер кыры, бер елеше генә» чагылыш тапкан икән Алай гына да түгел. Н. Фәттах
әсәрендә «кыенлыкларны сурәтләү үзмаксатка әйләнебрәк киткән» „Н Фәттах әсәрендә без фактлар
дөреслеге белән очрашсак та. гасырның олы хакыйкатен күрмибез »
Үзем укыйм, үземнең ояттан колакларым яна Нинди «олы хакыйкатьаие истә тота соң
тәнкыйтьче? Әллә авыл халкының рәхимсез изелүе, ач үлемгә, бетүгә дучар булуы олы. рәхимсез
хакыйкать түгелме? Көчләп үткәрелгән күмәкләштерү халыкны налоглар белән талау,
«мобилизацияләп», чәнечкеле тимер чыбык артында эшләтү дөрес түгелме?
Турыдан-туры әйтергә кирәк Н Фәттах, сәләтле язучы буларак үл чорда ук әлеге кырыс
хакыйкатьне тойган, аңлаган, образлы рәвештә күрсәтеп тә бирә алган Тәнкыйтьче исә.
«социалистик реализм тәгълиматы-на таянып язучыны ниндидер пропорцияләрне сакламауда, кара
буяуны күбрәк куллануда перспективаны күрә белмәүдә гаепли Әмма дөреслек тәнкыйтьче ягында
түгел, язучы ягында булып
ларын да күрел була.
Әйтик. А Гыйләҗевнең «Берәү повесте турында язга> аның кырыс реализмын хуплый А
Гыйләҗев «тормыш һәм бизәп күрсәтми торган, дөресен бары дөресен язган әдәби, ихтирамга
лаек», дип уйлый, үзе дә әнә шундый дөреслеккә ом иыйтьче - Ачы. хәтта күпмедер дәрәҗәдә
күпертелгән рә.имсеэл дан иза чиккән,
еллардагы авыл
«Берәү» повестеның төп идеясен дә тән
ган ышанычның
юкка чыгуы
Әсәрнең төп
чыкты.
Әлеге мәкаләне бүгенге күзлектән укыганда тәнкыйтьченең башка җитди хата-
әикыйтьче бер "«'•
дуамал колхоз председательләре йорт
тормышы турында яза»
риза булып, баш иеп торган кол гына кирәк булып чыга һәм Исхакның колхоз строена булган
ышанычы әкренләп сүнә, күңеле кайта Ул туган якларын, яраткан эшен ташлап китәргә мәҗбүр
була.
Тәнкыйтьче фикеренчә. А. Гыйләҗев «үз героеннан әллә ни югары күтәрелә алмаган» (ягъни,
үзе дә шулай дип уйлый), «герое характерындагы тискәре сыйфатларны һәм Исхак сайлаган
позициянең ялгыш булуын ышандырырлык рәвештә күрсәтә алмаган» Ә мондый позициянең ялгыш
булуында тәнкыйтьче, күрәсең, һич шикләнмәгән Югыйсә. 60 нчы елларда бер Исхак кына түгел,
меңләгән-миллионлаган кешеләр туган авылларын ташлап, теләсә нинди юл белән шәһәргә күчеп
киттеләр, монда телләнделәр Язучы бу аяныч күренешне шул вакытта ук тотып алган һәм тәэсирле
итеп тасвирлаган Тәнкыйтьче исә аңа вәгазь укый имештер, язучы «үз героеның кимчелекләренә
сокланып утырмаска, аннан өстенрәк, акыллырак, зирәгрәк булырга тиеш» (Димәк, тәнкыйтьче үзен
язучыдан «акыллырак» та. «өстенрәк» тә, «зирәгрәк» тә дип саный). Имештер, «әгәр тормыш китек
күңелле герой манарасыннан гына торып тасвирлана икән, тарихи перспективаның котылгысыз
рәвештә бозып күрсәтеләчәген көт тә тор» Монда да шул ук социалистик реализм таләп иткән
«тарихи перспектива»' Тик язучы аны тәнкыйтьчегә караганда тирәнрәк сизгән, дөресрәк аңлаган.
Бүген, чирек гасыр вакыт узгач, без А. Гыйләҗев тасвирлаган күренешнең ни дәрәҗәдә дөрес
булуын, ниһаять, аңладык, шикелле. Тик вакыт кына үткән булып чыкты.
Ә Баяноаның «Яшьлегемне эзлим» повестена бирелгән анализга карата да шундый ук сүзләрне
әйтеп булыр иде Әсәрнең төп фикере мондый гади авыл малае Әнис Бадигинда зур художник, чын
музыкант, туып җитә алмаган Бетховен үлә Моңа кем гаепле? Автор безнең бөтен җәмгыятебез,
аерым кешегә, аның сәләтен ачуга игътибар бирмәгән, аның намусын таптаган строебыз гаепле дип
уйлый. Әлбәттә, яшь тәнкыйтьче мондый караш белән килешә алмый, авторның «идея позициясе
тайгаграк» булуы хакында яза. Аныңча, Әнис Бадигин. «һичшиксез, тормышчан образ» «Әмма,
повестьтагыча, аны якларга, акларга тырышу белән берничек тә килешеп булмый. Билгеле, аны
аңларга мөмкин, ә гафу итәргә һич тә мөмкин түгел»
Бу сүзләрне укыганда шулай ук колакларым яна. Ихлас күңелдән ышанган булсам да —
барыбер оят Тормыш үзе бу догматик карашлардан арындырды, акылга өйрәтте Хәер, бүген без
барыбыз да аек акыллы, барыбыз да үткәнгә башкачарак карыйбыз Мин. мәсәлән, элекке бик күп
карашлардан баш тартып, яңача фикер йөртә башладым
Тәнкыйтьченең акылы да кайчак төштән соң була, күрәсең...