ОФЫКТАГЫ РӘШӘЛӘР
Җылы төннәрдә, караңгы күк йөзендә, якты нур бөркегән балкышлар кабатланып куя. Гүя, бик бик еракта, офык артында, тавыш-тынсыз гына яшен яшьнәп алган сыман тоела. Мондый күренеш җәй урталарында, иген өлгерер вакытларда еш кабатлана. Оренбург төбәгенең иркен дала ягы авылларында күк күк рәүсез, ул яшен-елдырымны никтер «рәшә уйнау» дип атыйлар. Имеш, төннәрен балкыпбалкып шулай рәшә уйнаса, иген уңышы .мул буласы икән... Нәрсәдән чыгып алай юраганнардыр, әйтә алмыйм. Әмма көндезге эсседә кыр дала өстендә хәтсез тирбәлгән монарлы рәшә дулкыны, шул көннәрдә кар бызларның алсуланып пешеп җитүләре бик тә хәтердә әле. Буй буй тышлы ул җимешне телеп җибәреп, бер-ике кабым авыз итүгә көннең әлсерәткеч эсселеге, һаваның тынга кабарлык бөркүлеге оны тыла. Шулчак тәнеңә һәм җаныңа бик тә рәхәт булып киткәнен тоя сың, сулышыңның киңәеп, тирә-як мохитның иркенәеп калганлыгын сизәсең.
Бер уйласаң көндәлек тормышта гына түгел, яшәешебездә дә әнә шундый балкышлы көннәр бул галап тора ич. Төрле кысанлык, ти гезсезлекләргә җан әрнеп, күңел сыкранып, авыр кичерешләргә би релеп йөргән бер вакытларда баш очында сирпелгән рәшә нурларыдай балкыган көннәр туа. шулчак күңел түрләребез яктырып, яшә^ өмет ләребез дәрт алып үсеп киткәндәй була. Төрле тарафлардан кимсетел гән, тиргәлгән һәм каргалган халкыбыз язмышында да мондый халәт кичерешләр булгалап торган. Һәм шундый бер дәвер таң шәфәгы дай аның күңелен ымсындырган бер дәвер инде узып баручы га сырыбызның башлангыч елларына туры килгән. Бу чор. бу дәвер нең бар халәт-кичерешләрен, мөгаен, төп-төгөл итеп шул көннәр ша гыйре Сәгыйть Рәмиев ачып салгандыр:
Лирон ХӘМИДУЛЛИН (19321 - лдип. тлрҗемлчт .Юлда- .Далаирост. типлары авторы Татарстан ССРның атнамнтан млдлнилт жслмлгклр, Каланда
Дөм караңгы бер хәятта
Тәңребез тоткын иде. Анда иркен бер иманга Юк ирек, ул кол иде...
Халкыбызның моңарчы булган тормыш-көнкүрешен шулай тасвирлый да шагыйрь:
Балкыды «Нур», килде «Вакыт». Исте саф. хөр »Таң» җиле.—
дип, күңелдә өмет чаткылары кабызган көннәр килүен хәбәр итә. Бәхет өметләре уяткан ул көннәрнең исә Петербург күгендә пәйда булган «Нур», Оренбургта калыккан «Вакыт», Казан төбәгендә нур сирпегән «Таң йолдызы» газеталарына бәйле рәвештә туганлыгын белдерә.
Әйе, әлегәчә йомыклыкта яшәгән татар халкы да колониячел Россиянең беренче уңай үзгәрешләре — 1905 елгы революция чорында беркадәр ирек ала, иркенрәк сулый башлый. Беренче татар вакытлы матбугаты баш калкыта.
Таң вакыты... татар йоклый».
Мин. йокысыз, уянам. Уянам да, тиле кебек. Тик бер үзем уйланам,—
дип, халык язмышы өчен борчылучылар, аны йомыкыйлыктан аерып, йокысыннан тизрәк уятырга ашкынучы алдынгы фикер ияләре көрәш мәйданына күтәреләләр. Мәгърифәтле һәм мәдәниятле халыкның гына олы тарих кагылышларында үз-үзен югалтмавын аңлаган ул каһарманнарның иң алгы сафында ялкынлы йөрәкле әдип һәм шагыйрьләребез булалар. Шул елларда милләтебезнең мәдәни һәм рухи күгендә, җәйге рәшә балкышларын хәтерләтеп, Казан төбәгендә Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиевләр нуры сирпелә башлый. Ә тарихи җирлегебезнең бер почмагында, ерак Оренбург тирәләрендә, Риза Фәхретдин, Фатих Кәрими, Дәрдемәнд, Шәриф Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һәм башкалар балкуын тоясың. Әйе, караңгы сәяси һәм мәдәни күгебездә беренчеләрдән булып алар яшене яшьнәде, алар яктысына башкалар тартылды, көрәш мәйданы киңәя барды...
Инде, башкалардан аерылып, фәкать бер шәхескә — Дәрдемәнд шәхесенә тукталасы, игътибарны аңа гына юнәлтәсе, ул узган тормыш юлына күз саласы, гыйбрәт аласы килә. Әйе, Дәрдемәнд-Рә- миев мәдәниятыбызның яңа бер борылышында фәкать үзенчә генә балкыган, үзенә генә хас юл үткән кеше. Хак ич, шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиев, замандашы Сәгыйть Рәмиев шикелле:
Сызла, сызла, сызла, күңлем!
Сызла бер туктамыйча, Сызла айлар, сызла еллар. Сызла төн йокламыйча!—
дип, халкы язмышы турында уйлануларын бик алай турыдан ярып язмаган. Әмма аның да эчтән күңеле сыкраган, бәгыре әрнегән, әлбәттә. Тирән фәлсәфи эчтәлекле «Кораб», «Без», «Бүзләрем мана алмадым» һәм башка шигырьләре, киләчәк өмет һәм яшәеш, язмыш
* С. Рәмиевнең «Таң вакыты» шигыре (өзек).
хакында уйлануларыннан тыш, милләткә хезмәт итү рухы белән сугарылганнар. Әйе, фәлсәфи фикергә бай, әмма сүзгә саран һәм тәгәл җөмләләрдән генә коеп куелган әсәрләреннән тыш та ул үз заманы татар дөньясына, татар милләтенә күп хезмәт куйган иң олы шәхесләрнең берсе булыр.
Чыкты җилләр. -
Купты дулкын —
Ил корабын җил сврә!..
Кайсы юллар. Нинди упкын Тарта безне җан сорап?!
Әйе, ул шулай сөрән салып, замандашларын уяу булырга өндәп 1 кенә калмады, ил-кораб юнәлешен дөрес юлга чыгару, халкын аң- - белемле, мәгърифәтле итү юнәлешендә дә җиң сызганып армый- талмый эшләде. Шушы изге максат өчен ике-өч буын тир түгеп = тапкан мал-мөлкәтен дә, акчасын да кызганмады. Кайберәүләр бездә “ аны миллионер шагыйрь, дип гаепләргә тырыштылар. Ә инде ул миллионның үз халкына яхшы җиһазланган басмаханәләр, мәктәпмәд- 5 рәсәләр аша кире кайтарылганлыгын күрмәделәр. Бер уйласаң, ре волюциягә хәтле татар дөньясында иң абруйлы, иң тотрыклы мәгъ * рияфәтчелек юнәлешендә дистә ярым ел дәвамында чыгып килгән «Ва = кыт» газетасы һәм «Шура» исемле әдәби, сәяси һәм гыйльми жур- ? нал нәшире булганы өчен генә дә без, ул бай мирасның варислары, = «буржуй* шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиевкә мең-мең рәхмәтләр укырга тиешбез.
Әйе, булачак шагыйрь үз милләтенең киләчәге өметле булсын өчен, аны урта гасырлардан ук килүче гамьсез йокысыннан уятыр өчен халыкка иң беренче нәүбәттә аң-белем бирүнең кирәклеген яшьли үк төшенә. Моның шулай икәнлеген Закирның Истанбулда укыганда абыйсы Шакир Рәмиевкә язган хатларыннан ук чамалап була. Мәсә лән, 1881 елда (булачак шагыйрьгә егерме бер яшь чамасы булганда), Шакир абыйсы аңа мондый хат юллый: «Безнең халык өстендә чапан, башында чалмасы булмаган кешенең сүзенә һич игътибар итми... Халыкка һәртөрле әхвәлне аңлата торган китапларны укыр га кирәк. Шуңа күрә дә фәһем алырдай китаплар, романнарны күбрәк алып кайта күр... Типография шрифтләре мәсьәләсен ни эшләтәсең, нинди бәягә алырга мөмкин, яз. Бу сәфәрдә алып кайтасыңмы, әллә соңыннан алдыру яхшы булырмы? Ничек тә булса бу турыда тыры шырга кирәк».
Җавап хатларының берсендә Закир Рәмиев абыйсына болайрак дип әйтә: без бит Орскиның кара байлары Борнаевлар сыман малга табынып кына яшәргә җыенмыйбыз, төп максатыбыз халыкка хез мәт итү, ди.
Шушы урында шагыйрьнең замандашы һәм беренче биографы, язучы Фатих Кәрими сүзләрен искә төшерү дә кызыклы булыр. Әдип, бу ике туганны шул заманның кайбер үз тиңнәре белән чагыш тырып, болай язган: «Шул ук Орскида Борнаевлар. Казанда Галкә евләр, Мөэминевлар кебек ул вакытларның күп татар сәүдәгәрләр* бар иде. Бөтен гомерләре буенча русчаны дөрес сөйләргә өйрәнә алмаганнар, рус телендәге әдәбият вә матбугаттан файдалана алма ганнар. Дөньяга карашлары бик тар рәвештә булып, коры бер дини фанатик булып яшәгәннәр. Әмма Шакир. Закир Рәмиевләр боларга бер дә охшамый торган кешеләр булып чыкканнар. Боларның фикер ләре нык ачылган, дөньяга карашлары нык киңәйгән. Моның, әл баттә, иҗтимагый сәбәпләре булгандыр»
Борадарән Рәмиевләр, алда әйтелгәнчә, газета һәм журнал чы-
гару белән генә чикләнмичә, озакламый китап басу эшенә дә керешәләр. Татарча басма сүз, матбугат тарихын өйрәнгән Исмәгыйль Рә- миев бу хакта мондый мәгълүмат китерә: «1909 елда техникасының җитешлеге, эшенең пөхтәлеге белән танылган «Вакыт» газетасы басмаханәсе ачыла. Галимҗан Ибраһимов белән Шәриф Камал әсәрләренең күбесе шушы нәшрият басмаханәсендә тарала*.
Шуңа өстәп, анда бу авторлар гына түгел, заманында дөнья күргән бик күп башка язучыларның да күренекле әсәрләре һәм укучы «фәһемен үстерү»гә булышлык итүче башка бик күп китаплар да Рәмиевләрнең шушы «Вакыт» типографиясендә басылып таратылалар.
Яңача җиһазланган бу басмаханәдә, әлбәттә, «Вакыт» газетасы белән «Шура» журналы да басыла башлый. Элек аларны «Каримов, Хөсәенов вә шөрәкәсе» типографиясе чыгарып килә. Ул типографиянең хуҗалары, исем-атамасыннан чамаланганча, Гани бай Хөсәенев белән язучы Фатих Кәрими, ә типография директоры исә Кәриминең кияве Тимерша Соловьев була. Ул дәвердә газета да, журнал да, таушалган хәрефләр белән басылганга күрә, сыйфатсызрак чыгалар. Шуны да истә тотып булса кирәк, Рәмиевләр тиздән үз басмаханә- ләрен оештыралар.
Нәкъ шул елларда Тимерша Соловьев кул астында эшләгән язучы Зариф Бәшири истәлегенә күз салыйк: «...Рәмиевләр, бигрәк тә Закиры, матбугат һәм әдәбиятка зур мәхәббәт белән караганлыктан, бу эшкә сәүдә-табыш ягыннан килмәделәр. Матбугатның эчтәлеге белән дә, күләме, тышкы күренеше һәм техникасы ягыннан да нәфис, матур, күркәм булуын телиләр иде...
Закир Рәмиев газета белән журналның техника ягыннан матур булып чыгуына шулкадәр нык әһәмият бирә иде, хәтта машинадан өч тапкыр үткән хәрефләрне яңадан керттерми, алар белән әйбер бастырмый иде. Ул шытырдап, ялтырап торган нык кәгазьләр, чем- кара буяулар китертте...
Закир Рәмиев матбугат хезмәтчеләренә ул чорларда татарлар арасында һичбер җирдә күрелмәгәнчә зур жалованье бирә иде. «Вакыт» газетасы редакторы Фатих Кәрими белән «Шура» журналы редакторы Риза казый (Фәхретдинев) аена йөз утыз сум алдылар. Моны күпләр: «Министрлар жалованьесы»,— дип йөртә торганнар иде...»
Әйе, Рәмиевләр бу басмаханәдән дә, үзләре нәшер кылган вакытлы матбугаттай да табыш алу уенда тормыйлар. Аларның төп максаты — үз милләтләренә хезмәт итү, халыкның мәдәни халәтен үстерү, аң-белемен арттыру була. Шул ук заманда матбугат эшен бары тик табыш алу, кәсеп итү өчен генә файдаланган бик күпләрдән аермалы буларак, алар ел саен диярлек, алтын хисабы белән исәпләгәндә, ун мең сумлык зыян күргәннәр. Ә бит «Вакыт» газетасының тиражы табыш күргән башка байтак газеталарныкыннан кимендә ике мәртәбәгә артык була. Чагыштыру өчен бер-ике генә сан китерик. Кайбер истәлек һәм документлардан күренгәнчә, 1910—12 елларда сабан аты егерме биш сум тирәсе, ә савым сыер ун-унике сум торган. Тозтүбә тоз шахталарында эшләүче төп һөнәр ияләренә көненә утыз-кырыгар тиен чамасы хезмәт хакы түләнгән.
Беләбез ки, 1905 елгы үзгәртеп корулар башланганчы патша мо-нархиясенең һәм нигездә карагруһчылар карашында торган шул чор руханиларының вак милләтләргә, бигрәк тә татарларга карата мөнәсәбәтләре бик тискәре була. Моның җирлегендә, әлбәттә, шовинистик фикердәге кешеләрнең дин һәм мәдәният, мәгариф өлкәләрендә хакимлек итүләре сәбәпле. Россиядәге рус булмаган милләтләрнең, бигрәк тә татар халкының борынгы тарихын төрле юл-
лар белән бозып күрсәтүләр ята иде. Әлеге көчләр гасырлар буена безнең ата-баоаларыбызга үз уй-фикерләрен әйтергә ирек бирми кил деләр. үз газета-журналларыбызны чыгаруга каршы тордылар. Бу мәсьәләгә кагылган төрле үтенеч. .прошение.ләрне Петербург чинов инклары чүплеккә ташлый бардылар.
Ниһаять. 1905 елгы күтәрелеш башланды. Вульгар әдәбиятта, бигрәк тә дини үзәкләр тарафыннан таратылган китапларда элек ч татарларны төрлечә кимсетү, мәсхәрәләү өстенлек иткән булса. 2 борын төртә башлаган үз милли матбугатыбызда моңа каршы көрәш Й көч ала барды. Аларда бөек Тукайның «Монда сезгә юк ирек, сол- •» тан җиренә китегез» димәкче кайбер шовинистларга карата кисте- < pen әйткән: «Китмибез!.. Монда тудык, монда үстек, мондадыр без S нең әҗәл»,— сүзләре торган саен ешрак кабатланды.
Нәкъ шул дәвердә «Әл-ислах», «Фикер», «йолдыз», «Таң йол дызы» газеталары белән ярыша ярыша мәйданга эчтәлеге һәм эш- _ ләнеше белән пөхтә, матур «Вакыт» газетасы, тарихи һәм гыйльми = материалларга, онытылып барган сәяхәтнамәләребезне барлауга күп / урын биргән «Шура* журналы пәйда булды. Моның өчен Рәмиев ләр күп көч һәм акча сарыф иттеләр.
Кемнәр соң алар — Рәмиевләр? Кайдан килеп чыкканнар? Илгә, » халыкка армый-талмый хезмәт итәрлек булып кайда тәрбия алган * нар?
Чабаталы морзалар
Әйе, Дәрдемәнд Рәмиев Октябрь революциясенә чаклы татар дөньясында күренекле урын биләгән абруйлы, мөхтәрәм бер шәхестер. Шагыйрь дә ул, нәшир дә, Дәүләт думасына сайланган җәма гать хадиме дә, алтын приискалары тоткан бер бай — элегрәк ел ларда язылганча, буржуй да.
Аның вафатыннан соң классик әдибебез Галимҗан Ибраһимов хаклы рәвештә; «Болар уяну күгендә беренче йолдызлардан иде», дип белдерде.
Ул ran гади бер татар авылыннан. Оренбург төбәгеннән калкып күтәрелгән икән. Тормыш көнкүрештәге фамилиясе — Рәмиев, китап, матбугат битләренә теркәлгән әдәби исеме — Дәрдемәнд. Үзеннән ике яшькә олы агасы Шакир Рәмиев белән бергә башта үз аныл ларында, аннары соң казакъ даласы чигендәге Орск каласының бер мәдрәсәсендә белем сукмагына аяк басканнар алар һәм гомер чи генәчә бер-берсен үстерешеп, әйдәп янәшә атлаганнар Закир белән Шакир Рәмиевләр.
Әйе. аларның кон күргән, гомер иткән төбәкләре, туган якла ры - шул Орск. Оренбург җирләре, элеккеге Оренбург губерна, ы Әгәр дә Закирның ике ел Истанбулда яшәп укуын, яисә Шакирның Европа буйлап сәяхәтен исәпкә алмасаң, алар гел бер урында яшә гәннәр.
Шагыйрь һөм җәмәгать этлеклеге Дәрдемәнд Ремне» 1859 елның пиендә Оренбург губернасының Эгтарлетамак онэе Җнргэн авы амида дөньяга килгән. Җирган Агыйдел еуы буенд». Эетарлета мпк шаһаре белен Оренбург шәһәре арасында урнашкан зур гына авыл. Аның урынын Исмәгыйль Рәмие» .Жирган а.ылыЭкт’Рле дан кырык чакрым үрдарәк. Оренбург юлы «итенде. Агыйдел буена "алынган татар ааылы..- дин билгели. 1908 елдан ул Уфа губернасы
биләмәсенә күчерелгән, ә 1919 ел башыннан. Кече Башкортстан тезелгәч, Башкортстан АССР карамагына кертелә.
Җиргән Урал тауларының Оренбург ягы тигезлегенә авышып барган бер итәгендә, әмма табигатьнең бик тә матур бер өлешендә урнашкан. Җиргән авылында шулай ук татар совет әдәбиятының күренекле бер вәкиле, олы әдип Мирсәяф абый Әмиров һәм Октябрь революциясе еллары, гражданнар сугышы чорлары Татарстан рес публикасы тарихын барлауга зур өлеш керткән мәгълүм тарихчыбыз Мидхәт ага Мөхәррәмов туганлыгын да әйтеп үтәргә кирәктер. Ләкин Рәмиевләр Закир тугач та (мулла кушкан исеме — Мөхәммәтзакир), бу авылда озак яшәмичә, шул ук Оренбург губернасына караган икенче бер урынга күченеп киткәннәр. Бу вакытта әле кечкенә Закир яңарак кына аякка баса башлаган була.
Атасы Мөхәммәтсадыйк — шушы авылның хәлле генә бер сәүдәгәре. Хәер, аның әле, мөгаен, Эстәрлетамакта һәм якын-тнрэ авылларда тагын кечерәк кибетләре дә булгандыр. Бу дәвердә Мөхәммәтсадыйк Рәмиев кызыл мал һәм башка авыл кирәк-яраклары белән сәүдә итә. Шул ук Эстәрлетамакта яшәгән аның якын кардәше Габдулланың да (Исмәгыйль Рәмиев атасы) кызыл мал кибетләре була. Өченче кардәшләре — булачак шагыйрь Сәгыйть Рәмиев атасы Лотфулла исә бүрәнә-агач алыш-бирешендә таныла: башта үзе эрерәк сәүдәгәрләргә хезмәт итә — Урал тауның ашкын елгаларыннан сал агызучыларның әйдәүчесе, башлыгы санала. Соңрак, Оренбург төбәгенең урмансыз якларына күченеп, андагы халыкны агач кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә үз өлешен кертә.
Рәмиевләр башлыча авылда көн күрсәләр дә, җир сөрү кебек кара эшкә әллә ни күңел бирмәгәннәр. Моның үз сәбәпләре, үз традицияләре бар, әлбәттә. Чөнки гомер-гомергә алар үзләрен мал- туар багып, җир сукалап яшәгән күршеләреннән чак кына өстен күргәннәр, борынгы аксөякләр нәселеннән килгәнлекләрен һич кенә дә онытмаска тырышканнар. Бу хәл, әлбәттә, бер Рәмиевләргә генә хас күренеш түгел, үзләрен кайчандыр морза, бәкләр токымыннан дип хис иткән шул ук Дашкин-Дашков, Чанышев, Еникеев һәм башка бик күпләр өчен дә уртак язмыш бу. Ул заман теркәү кенәгәләрендә, документларда гади авыл халкы ясаклы татарлар саналса, боларның күпчелеге «служилый» дип аталып йөртелгән. Ягъни, кайчандыр патша хезмәтендә булганны аңлаткан тамга йөрткәннәр. Патша заманындагы халыкны исәпкә алу кенәгәләрен актарып карасаң, андый «служилый»лар кечерәк авылларда бөтенләй теркәлмәгән диярлек, зурракларында исә андыйлар дүрт-биш гаиләдән дә артмый: авыл сәүдәгәрләре, мулла-мөгаллимнәр, писарь, старшиналар да вәссаләм. (Элекке Оренбург губернасы авылларын күздә тотуым).
Әйе, ул төркемнең күпчелеген халык телендә «чабаталы морзалар» исемен йөртүчеләр тәшкил итә. Димәк ки, кайчандыр морза, бәк токымнарыннан булып та чабаталыга калучылар. Бер уйласаң көлке дә кебек. Безнең көннәрдә дә бер ара түрә булып торып та, соңра «өйрә чөмерүче»гә калучылар, ягъни, түрәлектән төшеп калучылар азмыни соң?
Әмма «чабаталы морзалар* ның хәле, язмышы, нигездә, күпкә катлаулырак һәм фаҗигалерәк. Алар — башлыча борынгы Казан төбәге халыкларының мөстәкыйльлеге бетерелгәннең соңында барлыкка килгән хакимиять һәм сәясәт корбаннары Шулай булгач, үз гаепләре белән генә түрәлектән түбәнгә тәгәрәмәгән, ә бәлки көчләү нәтиҗәсендә, яшәп килгән сәясәт нәтиҗәсендә шундый хәлгә калган, кыерсытылган бер катлам. Идел-Урал буйларында яшәгән ханлык яулап алынып, аның кешеләрен көчләп чукындыруга кере- 126
шелгәч тә зур җир биләүче морза, бәкләрнең күпчелеге, билгеле, мал-мөлкәтен югалтмас өчен, мондый сәясәткә буйсынганнар ШУИ дыилар арасыннан Россиядә мәгълүм алпавытлардан Державин. Ка рамзин, Аксаков һәм башка күп кенә күренекле токым, династияләр барлыкка килгән. н
Әйтик, рус дворяннары арасыннан тыккан беренче революционер һәм язучы олы фикер иясе Александр Николаевич Радищевка ’ багышлап. 1935-36 елда СССР Фоннар академиясе тарафыннан туп лап бирелгән басмада иманнарын алыштырырга мәҗбүр ителгән F шундый морзалар хакында да бик кызыклы мәгълүматлар китерел гән. Христиан динен кабул итмәгән морзаларны җирсез һәм мал- < мөлкәтсез калдырырга дигән патша указларыннан соң (андый соңгы * указ Петр I патша заманында чыгарылган), болар ашыгып чукы л кырга керешкәннәр.
А. Радищев биографлары, әнә шул хәлләрне күздә тотып, андый _ морзаларның ул чордагы тормышларын болайрак сурәтлиләр. Имеш. -алар үзләре диннәреннән ваз кичеп кенә калмыйлар, үз биләмәлә- ~ рендәге авыл кешеләрен дә бик тырышып чукындырырга тотыналар, ■ авылларда ашыга-пошыга чиркәүләр төзетәләр. Шул чиркәүләрдә, = халык алдында, бик бирелеп яңа дин кушканча гыйбадәт кылалар ’ икән. Ә өйләренә кайткач исә. халыктан яшеренеп, үз мөселман дин • нәрен дә тоталар икән. Ягъни, ике аллага, ике дингә берьюлы табы налар булып чыга. «Яңа чукынган морзалар арасында мондый хәл ләр шактый озак дәвам итә»,— дип тасвирлана әлеге академик басмада...
Әйе, «чабаталы морза» диелгәннәр әнә шул көчләп диннән язды ру елларында бу сәясәткә буйсынмыйча, мал мөлкәтсез, чабатага калган шул аксөяк токымнар санала икән. Бәлки алар зур җир- биләмәләр тоткан эре морзалар булмаганнардыр да. андый байлык тан дин дип кенә ваз кичү, үз иш тышларыннан аерылып ала каргага әверелү бик сирәк каһарманнар өлешенә генә төшкәндер, мөга ен. Күпчелек исә мондый үзгәрешне сыкрап булса да. кача поса үз өендә иске динен тотып маташса да, кабул итә. Шулай эшләми мөм кин дә булмагандыр. Ә инде ул морза-бәкләрнең ярлырак кардәш ләре, югалтырлык әллә ни мал мөлкәте һәм биләмәләре булмаган нары үз диннәрендә калган, күпмедер вакытка чаклы әле олы кардәшләре тирәсендә, аларның сиздерер-сиздермәс кенә булышлык итүен тоеп, вак-төяк дәүләт эшләрен үтәп килгәннәр, хәрби хезмәт тә булганнар.
Исмәгыйль ага Рәмиев раслаганча, алар токымыннан да патша хезмәтендә булган, патша сараена якын даирәләрдә йөргән шәхес юр бар икән. Азов-Дон тирәләрен биләгән Төркия солтаны белән сугыш башлаган Петр 1 патшаның тәрҗемәче тылмачлары арасында Рәми ен фамилиялесе дә бар. дип ул еш кына сөйли торган иде. V» нәселе башында исәпләнергә тиешле шул Рәмиевкэ кагылышлы до кументларның тулырагын барлау өчен, бик хаста һәм өлкән яшьтә булуына да карамастан, ул Ленинградка барырга хыялланып яшәд<
— Ленинград архивларына барып төртеләсем килә әле. бераз хәл җыйгач,— дип йөрде Исмәгыйль ага.
Хәл җыйгач, дигәне, исәнлек-саулыгы ныгуга гына түгел, күб рак матди як белән бәйле иде...
Исем атамалары патша һәм аның якыннары телгә алынган до кументларда теркәлгән ул Рәмиевнең нәсел-нәсәбә<ч канчан һәм ни рәвешле ерак Оренбург төбәгенә барып олакканнар соң? Моңа әле гәчә төпле җавап юк диярлек. Ул хәлнең бер Рәмневләр язмышына гына кагылмавын истә тотып, бу мәсьәләгә тукталып китәсе килә
Мәгълүм ки, Казан, Әстерхан ханлыкларын яулап алганның соңында Россиянең ил чиге Урал елгасына (элекке исеме — Җаек) һәм Урал тауларының көнчыгыш битләвенә кадәр киңәя. Озакламый бу ике ханлык биләмәләре Казан губернасы итеп билгеләнә. Ә инде бу ханлыкларның элеккеге халыклары булган татар, нугай, башкортлар тынычсызланып, бунтлар ясап интектерә башлагач, ул бунтларны бастырулар уңышлырак хәл ителсен дип, губерния икега бүленә. 1744 елда оешкан Оренбург губернасына дүрт провинция керә: төньяк Уралдан башлап—Исеть, Уфа, Оренбург һәм Ставро поль (соңрак Самара) провинцияләре. Оренбург провинциясенә исә хәзерге Бөгелмә тирәләреннән алып Уральск, Гурьев өлкәләре, соңрак казакь ягындагы Тургай өлкәләре дә тупланган була.
Бунт, күтәрелешләр вакытында татарлар — нугай һәм башкортлар белән, башкортлар — казакъ һәм нугайлар белән аралашмасын, алардан ярдәм көтмәсен өчен, шушы халыклар тупланып яшәгән төбәкләр төрле «кордон», «хәрби сызык»лар белән өлешләргә бүлгәләнә. Әйтик, хәзерге Татарстан җирлегендә Арча ныгытмалы сызыгы булганлыгы билгеле, кырык чакрым киңлектәге Идел, Кама елгалары буе кордоны мәгълүм.
1652- 56 елларда махсус гаскәрләр Кама аръягы сак сызыгына күчөфеп утыртылалар. Шишмә, Зәй сулары аралыгына күчерелгән ул ярым хәрбиләшкән «казак»лар авылларының оешкан төстә берничә полкка берләшүе мәгълүм.
Соңрак, бунтлар, баш күтәрүләр кимемәгәч, башкортлар тупланган төбәкләрне дә шундый берничә хәрбиләшкән сызык (ягъни, бер сызыкка утыртылган хәрби авыллар) ярдәмендә бүлгәләүләр башлана. Унсигезенче гасыр урталарында Бөгелмә — Бүздәк — Уфа. Бөгелмә — Шарлык — Оренбург һәм беркадәр соңрак оешкан Оренбург — Орск — Троицк — Югары Урал шәһәр-ныгытмаларын берләштергән сызыклар тынгысыз башкортларга күрше тугандаш халыклар белән аралашу юлларын кисәләр. Бу хәрби сызыклар буйлап төрле ныгытмалар, редутлар төзелә, почта юллары салына. Бу сызык авылларына, нигездә, атлы казаклар хокукы бирелгән һәм күчеп килгән руслар, патша хөкүмәтенә турылыклы служилый чуваш, татарлардан торган ярым гаскәри берләшмәләр күчерелә. Элек электән рус дәүләте чикләрен шундый ярым ирекле яшәгән «казачий» гаскәрләр саклап килгәнлеген һәм ул казакларның төп нигезен әкренләп руслаша барган кыпчак һәм башка төрки халыклар атлы- лары тәшкил иткәнен исәпкә алсак, бу ярым хәрби авылларга күчерелүчеләрнең дә шундый ук гаскәр икәнлеген күзалларга мөмкин.
Миңа калса, Казан арты авыллары өчен ят исем — Казаклар, шуңа охшаш башка атамаларда әнә шул Чабаксар — Кокшайск — Арча «хәрби сызыгы» эзедер, мөгаен. Соңгы күчешләр дәверендә Урал суы буена: Троицк — Югары Урал шәһәрләре тирәсенә чик сагы хезмәтен үтәргә утырган нагайбәкләр язмышы патша хөкүмәте тарафыннан оештырылган шул ук кордон-сызыкларга бәйле. Унсигезенче гасырда Иләк шәһәреннән алып Урал суы башындагы Югары Уралгача (Верхнеуральск) рус дәүләте белән дала казакълары арасында чик буе гаскәрләре — Оренбург атлы казаклары берләшмәсе оеша. Бу чик буеның киңлеге Урал елгасыннан йөз- йөз егерме чакрым итеп алына, шунда әлеге керәшен нагайбәкләр, Урал төбәге атлы казакларының бер өлеше һәм элек эчке хәрби сызыклар сагында торган башкорт-мишәр-типтәр гаскәренең башлыча татар телле өлеше күчереп утыртыла. Урал суы буена урнашкан байтак кына татар авылларының тарихы шушы заманнан башлана. Кайчандыр бу гаскәри берләшмәләргә беркетелгән бер катламның «без төмәннәр» дип таныту гадәти булган. Бу төшенчә дә шул
авылларның кайчандыр кантон-полкларга бүленү дәвереннән килсә кирәк.
Шул ук нагайбәкләрнең кайчандыр Бакалы (хәзерге Башкорт- станның көнбатышындагы район үзәге) тирәсендә яшәгәнлекләре тәгаенләнгән, ачыкланган инде. Элегрәк аларның. Бакалы якларына күчерелгәнче, Арча төбәгендә яшәгәнлекләренә дә истәлекләр бай так. Димәк, патша хөкүмәте, үзенә тугрылыклы андый халык төр кемнәрен бер четерекле урыннан икенчесенә күчереп йөрткән, Казан 2 арты татарлары арасында чуалышлар тына төшкәч тә андый гас- 2 кәрләрне икенче сызыкка — нагайбәкләр очрагында Яңа Кама аръ- 2 ягы хәрби сызыкка, ә аннары инде, хаҗәте чыккач, ерак дала чи- 1 генә үк күчереп йөртү күзгә ташлана. Нагайбәкләр унтугызынчы гасырның соңгы чирегенәчә, ягъни, дала казакълары тәмам Россия i гә кушылганчы, чик сакчылары хезмәтен үтиләр.
Шундый ук хәлне, минемчә. 1789 елда оешкан әлеге башкорт = татар гаскәрләре мисалында да күзәтеп була. Бу гаскәрнең дә баш Z кортлардан торган өлеше элекке биләмә чикләрен саклау дәверендә - үк туган булса, калган өлеше исә элеккеге Шишмә — Зәй һәм Сама * ра суы буе хәрби ныгытмалары берләшмәләренә кергәндер. Гаскәр- = нең соңрак шушы ике өлешнең кушылуыннан туганлыгы төсмерләнә.
Максатчан эзләсәң, бу фикерне дәлилләрдәй мисаллар да табы * лырга тора. Әйтик, Оренбург янәшәсендәге шул ук Сәет бистәсе ~ (Каргалы авылы) тарихын алыйк. Оренбург төбәге ул дәвердә Рус 5 патшалыгының Урта Азия һәм хәзерге Казакъстан биләмәләре - ханлык, солтанлыклары белән аралашу һәм сәүдә итү үзәге булып тора иде. Билгеле, шунлыктан бу губернага солдатлар, ярым гас-кәриләр генә түгел, сәүдәгәрләр, тылмач арадашчылар да күпләп тартылалар. Сәет бистәсенә нигез салучы ике йөз гаиләнең дә күп челеге шундыйлардан саналган. Патша хөкүмәте аларны махсус үзе күчереп утырткан, яисә «патша хөкүмәте рөхсәте» белән күче неп утырганнар, дип фараз ителә.
Ә менә 1773 ел көзендә, Пугачев явы Оренбургны камап алгач, имештер, Сәет бистәсе халкының бер ише: «Без дә элекке гаскәриләр, казачий сословиядән»,— дип белдерәләр, яңа • патша»ны кунакка чакыралар... Каргалы кешеләре арасында андый хәбәр дә. үзләрен «казачий татарлар» дип танучылар да бүген дә яши әле. Пугач • патша»ның рус атлы казаклары станицасы Бердыда «алтын пулат», татар Каргалысында «көмеш пулат» тотканлыгы тарихи документларга да теркәлгән. Татар, башкорт «пулковник*ларын ул. гадәттә, шул «көмеш пулат»та кабул иткән.
Сәет бистәсенең (Каргалы) Ч истай төбәгеннән күчерелүе хак; димәк, анда сәүдәгәрләр белән бергә күпмедер гаскәри патша хез мәтен үтәгән кешеләр дә күчкән була лабаса. Шунысын да оны тырга кирәкми, ул гаскәриләргә, күпмедер хезмәт хакы түләүдән тыш, вак-төяк алыш-биреш итү мөмкинлекләре дә бирелгән булган. Шунлыктан алар төркемендә аксөяк «чабаталы морза «ларның ишле булуы да гаҗәп түгел. Аларның күпләп Урал тавы һәм Урал суы буе авылларына сибелүе дә табигый хәл. Андагы томан татар, ми шәр татар, типтәр-татар авылларының тарихы да. нигездә. шушы вакыйгаларга бәйле. Кайчандыр ул авыллар хәрби ныгытма, редут булганнар.
Редут димәктән, шагыйрьләр Гобәйдулла Моэминев Рәдүди һәм Төхфәт Ченәкәй-Сәмәвиләрнең туган авылы Рәдүт (документларда теркәлгән исем-атамасы— Никитино) Урал суы буенда! ы шундый ныгытма авылларның берсе. Бу шагыйрьләр «морза» токымнарына ук кермиләр шикелле, кергән булсалар да онытылгандыр, мөгаен Алар гадәти «татар атлы казаклары» исәбендә йөриләр шикелле '«>»». «2»
Андый авыллар элек Урал суы буенда бик ишле иде. Шамил Ус- мановның «Легион юлы» әсәре башланып киткән тирәләрдә генә дә (атлы казаклар биләмәсенең бер чите) биш-алты шундый авыл бар. Шул төбәктәге Иләк, Мостай ише авыл-станицалар исә аерым полклар туплану урыны булган. Шунлыктан инде анда катнаш халык — татар һәм рус казаклары яшәгәннәр.
Шушында тасвирланганнардан чыгып, Петр патшаның Рәмнев фамилияле тылмачыннан башлап, Зәй елгасы тирәләрендәге редут- ныгытмалар аша, Оренбург якларына бер караш ташларга мөмкин. Ә инде ул юл-тарихның аерым буыннары әле тәгаен барланмаган. Хәер, татар халкына кагылышлы андый ачыкланмаган, барланмаган буыннар бик тә, бик тә күп шул әлегә...
Дашкова Хәнифә
Шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиевнең анасы — Дашкова Хәнифә.
Хәнифәнең атасы Дашков Әлмөхәммәт — шул ук Эстәрлетамак өязенең Явыш авылында яшәгән, диелә. Исмәгыйль Рәмиевнең бер искәрмәсендә: «Князь Дашков, Дашкиннар фамилиясе элек-электән рус тәрбиясе күреп килгән»,— дип языла.
Әйе, борынгы бер тамырдан килгән ул Дашков-Дашкиннар шулай ук татар дөньясының бер аксөяк катламы. Мәгълүм рус алпавытлары Дашковларга мөнәсәбәтләре барлыгын да яшермәгәннәр. Тик тегеләре чукынган, ә болары үз мөселман диннәрендә калучылар.
Бу фамилияне йөртүче мөселман морза Дашковлар башлыча хәзерге Башкортстанның көнбатыш өлешендә һәм бер кадәресе Куйбышев өлкәсенең көнчыгышында таралганнар. Тарихи күзлектән караганда, димәк, шул ук Оренбург губернасының көнбатыш чикләре буенда төпләнгән булганнар.
Мөхтәрәм шагыйрьнең күп мактауларга лаек анасы Хәнифә генә түгел, гомумән, бу нәселдән һәркем диярлек зыялы, укымышлы булуы белән аерылып торган. Билгеле инде, алар да элек күбрәк сәүдә, һөнәрчелек өлкәләрендә танылганнар, төрле-төрле оешма һәм кәнсәләрдә башлыча түбәнрәк катлам чиновниклар, тылмач-ара- дашчылар булганнар. Авыл җирлегендә төпләнгән Дашков-Дашкин- нарның бер ише, ярыйсы ук ишле өлеше, әлбәттә, мулла-мәзин дә мөгәллим инде.
Укучы күңелендә: нишләп бу татарлар, хәтта морза токымыннан чыкканнары да шул вак сәүдәгәрлек, мулла-мөгәллимлектән ары уза алмаган, тормышта шуннан да артыграк эш күрсәтә алмаган соң, дигән бер ризасызлык хисе туарга мөмкин, билгеле. Ләкин моңа һич кенә дә ерак бабаларыбызны гаепләргә ярамый — заманасының кырыс киртә-таләпләре аларга андый сайлау мөмкинлекләре бирмәгән. Ул вакытта кешене кешедән сәләте түгел, дине, тоткан рухи кыйбласы аерган. Әле «мәдәниятле дәвер» дип дан алган ун-тугызынчы гасыр азакларында да мөселман динендәге татарларга карата төрле тыюлар яшәп килгән: сәүдә өлкәсендә, мәсәлән, алар чит илләр белән алыш-биреш итүгә катнаша алмаганнар. Хәрби өлкәне әйткән дә юк инде. Төрекләр белән сугыш чорында һәм башка кайбер «зур кампания»ләрдә сугышчан батырлыклары өчен офицер погоны йөртү хокукын яулаган берничә исемнән гайре чинлы- погонлы офицерларыбыз да булмаган. (Ә бит Россиянең ул чор төп зыялылары — офицерлар.) Ә инде егермешәр, егерме бишәр ел гади солдат газабын кичергәннәр — җитәрлек.
Бу җәһәттән Оренбург өлкә архивында тупланган генерал-лейтенант И. В. Чернов истәлекләренә күз салыйк. Иван Васильевич — ту мыш ы белән атлы казак, гомере буена Оренбург атлы казаклары гаскәрендә хезмәт итә. Ә хезмәтен, истәлекләренә караганда, мөстәкыйль башкорт-мишәр-типтәр гаскәрендә башлый. Чөнки, ди ул, бу гаскәрнең баш командиры һәм штаб чинындагылар фәкать миндәй атлы казаклардан билгеләнә иде, ди. Бу гаскәрнең «идарәсе (штабы) Кәрвансарайда иде. Ул вакытта (1840 ел) аның белән ротмистр Бал кашин җитәкчелек итте... Полкларда урядниклар... муллалар — башкорт татарлар...»
Дөрес, генерал Чернов искә алган чорда инде, алда әйтелгәнчә, бу гаскәрнең бер өлеше мөстәкыйль ханлык булып яшәгән дала ка закълары белән башкорт-татарлар арасында йөз чакрымлы кордон киртә кору өчен Урал суы буена, шундый ук хезмәтләр үтәү өчен Себер төбәкләренә күчерелгән һәм Оренбург казачий гаскәрләре са фына теркәлгән иде. Ә 1812 —1813 елларда, бу милли гаскәрдән егерме полк французларга каршы сугышкан чорда, аның белән, билгеле, берничә рус генералы җитәкчелек иткәндер. Ул сугыш айларында исә бу полклар тулаем данлыклы атаман Платов карамагында була лар. Димәк, ♦ данлы Платов казакларымның җиңү казанышлары милләттәшләребез өлешенә дә төшә. Тик безнең аларны барлаганы быз гына юк. Әйе, Европа халыкларының һушын алып, Берлин. Париж урамнарында татар, башкорт атлылары да үз җырларын кычкырып җырлап йөрегәннәр икән ләбаса. Күп корбаннар таләп иткән сугыш, гадәттәгечә, дини чикләүләрне «чикләп» торган.
Шушы бер мисалдан да күренә ки, элек, патша заманында, сугыш афәте чыкса татарлар алда, ут эчендә. Ә көндәлек тормышта исә ул мулла яисә урядниктан да югарырак күтәрелмәскә тиеш саналган Чит мәмләкәтләр, шул исәптән, Урал суы артында гына яткан сол тан ханлыклар белән элемтәгә керү дә аерым сәүдәгәрләргә генә рөхсәт ителгән.
Ләкин әкренләп бу өлкәдә дә үзгәрешләр туа, билгеле. Болгар дәүләте чорыннан алып сәүдә һәм һөнәрчелек белән көн күргән халкыбыз вәкилләре әкренләп бу өлкәдә буыннарын ныгыта барган нар. Әйе, егерменче гасырга кергәндә, вак һөнәрчелек һәм авыл сәү дәсеннән башлап та, ярыйсы ук биеклекләр яулауга ирешкән «зур бай»ларыбыз һәм «буржуй»ларыбыз да күренгәли, билгеле. Алар арасында Сембер якларыннан Акчурин. Деберднев ише фабрикантлар, сәүдә капиталыннан Чиләбе төбәге кешесе Яушев, Уфа һәм Киевтән фамилиядәш Максудовлар, Оренбург һәм Орск тирәләреннән берту ган Хөсәеневләр, Борнаев һәм бүтәннәр бар иде. Чал Урал тау һәм үрләре киңлекләрендә алтын приискалары ачып җибәргән Ганиев. Рәмиев, Дашкиннар булды.
Бу кешеләрнең барысы да, әлбәттә, ул дәрәҗәгә, ул биеклек ләргә фәкать үз көчләренә, үз хезмәтләренә таянып кына күтәрелә алганнар. Әйтик, Урал тауларының төрле төбәкләрендә зур зур за водлар корган капиталист Демидовлар ул капиталга маяны кайчан дыр дегет кайнатып сатудан башлаган булсалар, «бай» Хөсәенев ләриең дә тәүге мал мөлкәте йомран тотудан һәм шуның тиресен сатудан башлана ич. Рәмиевләр дә зур эшкә тотынганчы әүвәл кы зыл мал сәүдәсе белән көн күрәләр, аннары гына утын сараеннан чак кына аерылып торган бер зур мич казанлы бина алып, үз «сабын завод»ларын булдыралар.
Узган гасырда Байгузин дигән берәү- (шулай ук чукынмыш бер бәндә булса кирәк), безнең халыкны мыскыллап -Татарның төп максаты шәп лакей булуда*. дип ышандырырга тырышса да. ирек.
мөмкинлекләр туу белән үк безнекеләр дә әнә чын эшкә тотына белгәннәр икән ләбаса!
Булачак шагыйребезнең әнисе Хәнифә дә әнә шундый күтәрелеп килүче татар эшлеклеләре нәселеннән була. Һәм, иш ишен таба, иш кушын таба, дигән кебек, ике эшмәкәр — Әлмөхәммәт белән Мөхәммәтсадыйк та бер-берләрен табышалар. Хәнифә Мөхәммәтсадыйк Рәмиевкә ярәшелә. Хәер, бу хәлгә дә гаҗәпләнәсе түгел. Сөт өстенә күтәрелгән каймак кебек һаман саен өскә калка барган ул катлам элек тә, гап-гади «чабаталы морза* дәверен кичергән караңгырак елларда да, яңа туган-тумачаны, кода-кодагыйны ерак-еракларга йөреп булса да үз тиңе арасыннан эзләгән.
Мондый гаиләләрдә яктыга үрелү, белем эстәүгә омтылу көчле була, балалар күңеленә кече яшьләреннән үк китап укуга, белемгә дәрт салына.
Хәнифә Дашкованы да әнә шундый кече яшьтән үк укуга, белемгә ымсынган кыз бала буларак күзалларга тиешбез. Габделкәрим Рәмиев үз улына аны яучылаганда Хәнифәнең укымышлылык һәм инсафлылык даны инде тирә-юньгә таралган була. Соңыннан аның хакында Дәрдемәнд-Рәмиев чордашлары: «Хәнифә Дашкова... байтак укымышлы, эшлекле, акыллы хатын булганын сөйлиләр»,— дип яздылар.
Балаларына белем-тәрбияне дә ул яшьли үзе биргән, аларны үзе укыткан. Агалы-энеле Рәмиевләр белән күп еллар дәвамында бергә булган, бергә гомер кичкән Фатих Кәрими булачак шагыйрьнең рус телен, рус әдәбиятын авыл шартларында үсеп тә бик нык үзләштерә алуына исе китә. «Ул вакытларда рус теле өязләрдә, авылларда хәзерге шикелле нык таралмаган, русча өйрәнүнең юллары да хәзерге шикелле җиңел булмаган... Закир Рәмиев үзлегеннән русча телне сарыф, нәхүләре белән, дөрес язарлык, дөрес сөйләрлек, яхшы укып аңларлык өйрәнеп алган... Төрекчә, русча телләрдә языл- гын әсәрләрне укып торган»,— дип белдерә ул.
Болардан күрәбез ки, Дәрдемәнд тә, абыйсы да рус телен һәм әдәбиятын башлап өй шартларында, әниләреннән ныклап үзләштергән булганнар. Дөрес, Хәнифә үзе берәр уку йортында тәрбияләнгәнме, яисә өй шартларында шулай укымышлы булып җитешкәнме, әлегә әйтеп булмый.
Ә менә өй тәрбиясенең бер өлгесен күңелендә саклаган шагыйрь дәфтәрендәге мондый бер шигырь, җем-җем итеп, үзенә тартцп тора сыман, булачак шагыйрьне һәм аның анасы Хәнифәне тере иттереп күз алдына китереп бастыра сыман.
• — Әни, әкият сөйләче,
Сөйләмәсәң — йокламыйм!..»
« — Иом күзкәең, бәбкәм, йәче.
Дә тыңла, сөйлим балам:
Борын-борын бар икән, ди. Хан баласы — яшь солтан. Менгәне тулпар икән. ди. Чөйгәне шоңкар булган...
йокладыңмы, аппагым?-»
• — Шуннан, әни? Әни, шуннан?..»
Юлык ЮЛЫ
Закирга өч яшь тулмастан, 1862 елның җәендә, Рәмиевләр Оренбург губернасының икенче бер очындарак урнашкан Юлык авы
лына бөтенләй күченеп китәләр. Рәсми кәгазьләрдә .Юлык ямы» дип йөртелгән бу кечерәк татар авылы Орск өязенең дә бер читендәрәк була. Авылның ул вакытта тоткан урынын, тарихын белмәсән. сәүдә эшен уңышлы гына җәелдерә килгән Мөхәммәтсадыйк Рәмиев, төпләнер өчен аннан затлырак, һич югы зур шәһәрләргә якынрак берәр урын тапмаган икән, дип уйларга да бик мөмкин. Чөнки авыл буларак та, сәүдәгә җайлылык ягыннан да Юлык, әлбәттә. - Җиргәннән күпкә калыша.
Җиргән, бердән, телдән һәм җырдан төшмәгән Агыйдел белән ; Ашкадар ише иң ямьле агымсулар куенында утыра. Урман дисәң j урманы, тау дисәң таулары җанга, тәнгә сихәт бирә торган җир. < бер күрсәң үзен һич тә генә онытмаячаксың. Икенчедән, Җиргән * ике зур шәһәр арасында, олы сәүдә юлында урнашкан. Сәүдә кирәк ? ярагына бай Урта Азиядән кайтарылган төрле-төрле ефәк парчалар, хуш исле чәйләр, татлы җимешләр, арзанлы атлар, куй-сарыклар _ барысы да әүвәл Рәсәйнең бу төбәктәге сәүдә капкасы булган Орен •• бург базарлары аша үтәләр, ә ул базарларга исә моннан — Җиргән - авылыннан нибарысы берничә көнлек кенә ат юлы ялтырап ята ич.
Рәмиевләрнең капыл гына кузгалуын авыл халкы да төшенми = дә, өнәми дә диярлек.
— Ни-нәрсә калган ул җәһәннәм тишегендә Садыйк байга?
— Бик хаталана булыр! — дип аптырашалар алар.
Арадан, билгеле:
— Мөхәммәтсадыйк бай төпле-башлы кеше, берәр җае чыкмаса, * кузгалмас ие,— дип юраучылар да табыла.
Әлбәттә инде, туган-үскән җирләрдә туган тумачаны, кан кардәштәй якынлашып, килешеп беткән күрше күләнне калдырып кит^ гә хатын-кыз һәм бала-чагалар да бик каршы торалар. Елау сык таулар да аз булмый. Тик аларның барысын да җиңә, барысын да күндерә Мөхәммәтсадыйк бай. Алда тагын да матуррак тормыш көнкүреш чамаланганлыгын, киләчәкнең өметле икәнлеген һәркемгә сиздерергә тырыша.
кузгалалар.
Эстәрлетамактан соң юл тагын да тарая, җайсызлана төшә 1өн ки инде монда тау табигатенә күнеккән, тау тормышына җайлаш кан чын башкорт биләмәләре башлана; ургылып аккан тау елгалары аша салынган күперләр урыны урыны белән язгы ташулардан соң тәмам рәтләнеп тә бетмәгән булалар. Шуңа күрә авыр йөк төялгән олаулар тау арасы юлларыннан бик акрон баралар. Ә Мохаммат Садыйк бай, билгеле инде, яхшы нар атта гаиләсе белав алдан юртак лый да аннары берәр авылга керен боларны кетен ала Шулай ит .....................................................................................................................................
юл осте авылларындагы татар, башкортның мулла, .аүдагарларендо кунак була-була алар, ниһаять, максатларына ирешалар.
Ике кечерак елга кушылган жирда. буй сынга аагыйфьрак ясна күренгән усак белая каен катнаш урманчык үсен утырган үрдә, аүвол озын агач мачет манарасы ....................................................... . күрен.. Озакламый, шелтер
шелтер итеп аваз бирган дуга кыңгыравы челтеровен басып, биш яшьлек Шакирның шатланып кычкырганы ишетел..
яшьлек u а ж1итек| ди ул А„ мареф таныганын
белгертеп, нжекли нжек н. .Юл лук-ский км-Ы — дип. юл чатын дагы багана язуын укырга кереше.
Арбаларга төялешеп атнадан артыкка сузылачак озын сәфәргә чыгып китәләр болар. Башта Агыйдел суы буйлап Ашкадар ягына, Эстәрле тамагына чаклы төшәләр, беренче зур тукталышны Эстәр летамак каласында оештыралар. Икенче көнне дә аннан төш вакы ты якынлашып килгәндә, күрәсе, саубуллашасы кешеләрне күргәч, кала кибетләреннән аласы соңгы әйберләрне сатып алгач кына юлга
Җайлы-көйле тормыш-көнкүрешләрен тиктомалдан гына ташлап. губернаның төньяк-көнчыгыш тарафына юл тотучылар бу елларда шактый була, билгеле. Колак ишетмәгән, күз күрмәгән ниндидер Орск каласы тирәләрендә җир өстеннән алтынны учлап җыеп алып була икән, дигән хәбәр бөтен Рәсәй буенча тиз арада таралып өлгерә. Кешеләр, бәхет кошын тизрәк эләктереп калырга ниятләп, ашыгып-кабаланып, ил-җир читендәге шул шыксыз кала ягына юнәләләр. Элек тып-тын яткан тау, дала буйлары да, пошмас солдат-лар белән көн-төн эчүдән әтәчләнеп йөрүче атлы казаклар гына «срок тутырып» яткан килеш-килбәтсез өяз башкаласы да тиз көндә җанланып китәләр.
Ике чиркәү, бер мәчетле тын шәһәргә затлы юртакларда гына җилдереп чабучы чуар киемле көяз халык килеп тула. Өй-фатир хаклары бермә-бер арта, сәүдә эшләре гөрләп алга китә, көндәлек кирәк ярак күзгә күренеп кыйммәтләнә. Әйтәвер, монда тиздән мәхшәр көннәре башлана! Берәүләр күз ачып йомган арада дан-шөһрәт- ле байга әвереләләр. Уңалар. Чама-чутлары чамалыраклар һәм артык түземсез бәндәләр исә, тиз көндә юртак һәм фаэтоннарыннан колак кагып, җәяүлегә калалар.
Менә шулай башлана Орск өязендәге бу мәгълүм «алтын бизгәге».
Безнең сәфәрчеләрне дә әнә шул «бизгәк» шушы тирәләргә әйдәп китерә дә инде. Ул алтын дигәннәре бик алай аяк астында ук ятмаса да, сабыр итсәң, чарасын күрсәң, аның кулга керәчәгенә шик тумый.
Дөрес, бу урында чигенеш ясап әйтим, алтынга бәйле табыш- алышлар безнең илдә элек-электән сер итеп сакланган. Бүген дә ни Оренбург, ни Уфа шәһәрләре архивларында ул серне ачкан бер генә кәгазь кисәгенең дә кулланышта булмаганлыгын танырга тиешбез. Оренбург губернасында, аның алтын үзәкләре саналган Орск, Троицк, Югары Урал (Верхнеуральск) төбәкләрендә элекке заманнарда күпме прииска тотучы алтынчы исәпләнгән, алар күпме хәзинә алганнар — ачыклавы читен. Әмма мондагы җирләрнең исәп- сез-хисапсыз бай булганлыгы һәркемгә мәгълүм.
Россиягә кушылганнан соңгы Урал тарихында, әлбәттә, алтын, көмеш һәм кыйммәтле таш-җәүһәрләргә бәйләнеше булган кәсепчелектән бигрәк, киләчәк промышленность куәте һәм сугыш кирәкләре өчен мөһимрәк саналган крепостной заводлар — бакыр, чуен, корыч коючылык кәсебе өстенлек иткән. Көнбатыш һәм көнчыгыш тарафларда яулап алу сугышларын дәвам иттерү өчен патша хөкүмәтенә Уралда коелган яисә Урал рудасын кулланып Тула ише үзәк-ләрдә эшләнгән бихисап туплар кирәк булган. Аннары да һаман саен киңәя һәм җәелә барган Россиянең чагыштыргысыз иген-чиген тоташтырган тимер юллар өчен меңәрләгән чакрым рельсларны, ул юлларның корыч атларын — паровоз һәм вагоннарны шулай ук Демидов, Твердышев ишеләрнең Урал заводлары җитештереп торганнар. Узган гасырның күренекле әдибе Глеб Успенский язганча, мескен башкорт ыру-кабиләләренең җирләрен рәхимсез рәвештә сату, талау дәвам иткән. Иксез-чиксез хәзинә-байлыклы ул җирләр ыру- кабилә би-бәкләрен, старшиналарын юмалау, алдау һәм хәтта өркетү юллары белән яңа хуҗаларга күчә барган. Мәсәлән, Тула промышленниклары Твердышев белән Мясников шушындый асыл йөз мең дисәтинә җирне нибарысы өч йөз сум бәрабәренә сатып алганнар. Зур капиталлы башка байлар да өлешсез калмаган, әлбәттә. Фәкать җирле халык вәкилләренә генә өлеш чыкмаган. Аларга мондый кәсепчелеккә юл байтак соң ачылган.
Әйе, Урал кәсепчелек тарихының икенче сәхифәсе байтак соң,
гасырлар үткәч. Твердышев, Демидов ише акулалар бу мал хәзинәләрнең түшкәсен ботарлап бетергәч кенә башлана. Шулардай калган нар белән чемченү шулчак вак сәүдәгәрләргә дә рөхсәт ителә. Болары инде, билгеле, зур капитал таләп иткән андый зур-зур завод крепостьлар салуга керешмиләр, җир өстенә якын яткан хәзинәләрне генә барларга тотыналар. Бу вакытта патша хөкүмәте җирләрне дә умырып батырып түгел, чеметеп кенә сату, өләшү кәсебенә кере- = шә: бер кулга берьюлы ике йөз дисәтинәдән дә артык өлеш тими. 1 Әмма, уңган очракта, шул бер кишәрлек җир дә аның иясен әле- ? гәчә хыялда да булмаганча байлыкка күмәргә мөмкин икән, дигән з хәбәр бөтен Россия буйлап тарала. Киләсе караңгы көннәргә дип < чүлмәк төпләренә туплана барган маяны чамалаган кешеләр, өстәп f бурычка ала-ала булса да, «алтын җирләре»н сатып алырга кере- ? шәләр.
Әнә, шулай итеп, Орск өязенең даны еракларга тарала. Унбиш- = егерме ел үтмәстән монда төрле акционер җәмгыятьләре, сәүдә һәм = кредит банклары калкып чыга. Хәтта чит ил капиталы да тизрәк моңа борын тыгарга ашыга: катнаш кредит банклары, төрле җиһаз хәстәрләүче вак хуҗалыклар барлыкка килә.
Әлегәчә тын яткан тау һәм даланың елга-инешләре буенда бер- бер артлы бихисап алтын юу приискалары ачыла. Таналык. Үзән, Сөендек ише су буйлары, әмир Аксак Тимернең яу вакытларын = хәтерләтеп, тагын бер җанланып алалар.
Бу чир, бәхеткә күрә, татар дөньясына да кагыла. Үзләрендә * калын кесәле рус сәүдәгәрләре белән тиң тора алырдай көч куәт һәм шундый катлаулы эшне очын-очка ялгап чыгардай оештыру сәләте тойган *бай»ларыбыз көрәш мәйданына ташланалар. Тиздән алар арасына чиратка Мөхәммәтсадыйк Габделкәрим улы Рәмиев тә барып баса. Әлегәчә җайлы гына аккан тормышын олы мәшәкатьләргә дучар итеп, өендә елаш-сыкташ мәхшәре тудырып, туган үскән якларыннан кузгалып китүенең сәбәбе әнә шул чир йогудан була ди инде. Әлегәчә күз күрмәгән, колак ишетмәгән «караңгы як» ка, Юлык ямы авылына сәяхәтнең сәбәбе әнә шунда.
Казан ханлыгының көнчыгыш өлешләрендә, тау-тезмәләр баш лаиган Бөгелмә якларыннан алып Урал арты далаларына чаклы бер зур мәйданда, элек-электән үк җир асты байлыкларын казып чыга ру, эшкәртү кәсепләре яшәгән. Бу хәлнең телсез шаһитлары булып хәзерге көндә Урал тау куеннарында һәм Урал арты дала тигезлек ләрендә бихисап күп борынгы казылма тау куышлары һәм җир асты җәһәннәменең караңгылыгына уелып төшеп киткән тирән кое калдыклары саклана. Бүген ил күләмендә иң бай бакыр ятмасы булган Орск шәһәре янәшәсендәге Гай ятмаларына да борынгы ба баларыбыз шундый коелар аша төшеп йөргәннәр икән. Үрмәләп төшкән, чыра тотып яктырткан, кәйлә белән чокып алган...
Менә нилектән Мохомматгадыйк Рамисе гаиләсе узган гасыр ның алтмыш икенче елы җәендә шушы бәрәкәтле туфракка килеп гапленгән. Билгеле инде, уптым илаһи •‘^.алганчы‘ ““‘""’■Г.
м . о,|-п'111<'Ы тирәләренә КИЛГӘЛӘП. кайда ТӨПЛӘ
садыик сәүдәгәр, ирек каласы • •ч” " »
,, сөүд. I Н. » | йөри. Бу төбәкнең таулы өлешен
Х”гаи т”. утырган дала «ларын да. ми,аен. «ер кил,
Юлык авылы янәшәсендә дә шундый бер борынгы хәзинә чокыры бар. Димок. монда. әле авыл барлыкка килгәнче дүрт биш га. ыр элек ук, ерак бабаларыбыз эз калдырган икән. Хәер, мондагы якын шрэ җирләр элек электән бакыр чыганагы сыйфатында гына түгел, алтынлы булу белән до дан казанган җирләр икән. .» инде .алтын (Harare, кузгалган заманнарда аладан әле биредә анда да. монда да яңа приискалар бер-бер артлы ачылып кына торган.
дә генә барлап, йөреп тә чыга алмагандыр.
Оренбург губернасы ул вакытта, Казан губернасы белән ике арага уелган яңа Уфа биләмәләренә үз • провинция »ләренең бер өлешен бүлеп бирүгә дә карамастан, әле барыбер зур мәйдан алып торган. Рәмиевләр күченгән чорда ул губерна зур зур биш-алты өязгә бүленгән була. Ул өязләрнең дә иң зурысы исә — Орск шәһәренә буйсынганы исәпләнә. Шушы вакыйгалардан ярты гасыр соңрак яшәгән Мирхәйдәр Фәйзи фикеренә тукталу бу җәһәттән кызыклы булыр. «Башка җирләр белән чагыштырганда Орск өязе Курскиның бөтен губернасы кадәр, чит мәмләкәтләрдән Даниянең бөтен җире Орск өязеннән кечерәк икәнен белдем»,—■ дип сокланып яза ул 1917 ел февралендә, Орск җир управасында Хаҗиәхмәт Рәмиев кул астында эшләп алган бер дәверендә.
Ул вакытта, Октябрь революциясенә чаклы, Орск өязенә хәзерге Башкортстанның да Сакмар елгасының көнбатыш тарафка кинәт борылышына кадәрге югары өлешеннән алып, хәзерге Оренбург һәм Чиләбе өлкәләре чикләренә кадәрге бер зур кисәге кергән булган. Дөресен генә әйткәндә, монда, ул вакыттагы ил чигендә урнашкан бу губернада, географик иркенлек кенә түгел, беркадәр сәяси иркенлек тә күзгә ташлана. Беренчедән, монда, крепостной заводларга, ягъни, патша хөкүмәтенә турыдан-туры буйсынудагы заводларга караган чагыштырмача аз санлы крепостной эшчеләрдән кала, кемгә дә булса кол хәлендә буйсынган кешеләрнең юклыгы хас. Крепостной крестьян тотучы алпавыт җирләре биредә юк. Ә инде бу губерния биләмәләрендә көн күргән җирле татар, башкортларда андый коллык законнары борынгыдан ук булмаган — алар һәрвакыт ирекле җәм-гыять рәвешендә яшәгәннәр; теләсә кем, түләнмәгән бурычы булмаган очракта, бер урыннан икенче урынга ирекле рәвештә күченеп йөри алган. Үзен бер кадәр хөр хис иткән, һәрхәлдә, беркем дә берәүгә дә кол булмаган.
Мөхәммәтсадыйк Рәмиев, әнә шул Курск губернасына тиң Орск өязен аркылыга-буйга йөреп чыкканның соңында, төпләнү урыны итеп Юлык төбәген сайлый. Бердән, аңа бу җирнең табигате оша гандыр — кошлары сайрап торган урманы да, киек җәнлек иректә чабардай ачыклыклары да, фәлсәфәгә бирелеп, уйланып, ерак-ерак- ларны күзәтеп торырдай тау түбәләре дә бар ич. Нәкъ менә Җир- гән якларындагы кебек. Дөрес, якындагы япан дала сулышы монда ныграк сизелә, әлбәттә. Җиргән якларында урман-агачлар эрерәк кәүсәле, үләннәр куерак һәм сусылрак иде. Әмма монда җир тота шы белән бакыр да алтыннан тора ич!
Шулай, җирдәге хәзинәгә күзен төбәп, күңелен беркетеп килсә дә, башта ул, билгеле инде, тиз генә бу өметен тормышка ашыра алмый — күңеленә ошаган, хәзинә-байлыгы билгеләнгән урынны тапкач та бит әле югарыдан, ерак Петербургтан аны сатып алырга рөхсәт килүен көтәсе бар. Әлбәттә инде Мөхәммәтсадыйк аннан киләсе рөхсәтне кул кушырып көтеп утырмый: ике йортның берсе вак- төяк белән алыш-биреш итеп көн күргән Юлык белән генә чикләнмичә, якын-тирә башкорт авылларында да үз сәүдә эшен җәел-дерә. Башлыча әле күчмә тормыш белән яшәгән һәм кирәк-яракны күбрәк вакытта алдан бурычка алып та, көзге муллыкта гына исәп- хисапны өзүче башкорт йорт-утарларына ул, тәвәккәлләп, малын бурычка өләшә. Шуның белән дә тирә-юньдә байның бае дигән шөһрәт казана.
Иң әүвәл ул, төпләнер урынын сайлагач та, бер Юлык сәүдәгәренең авыл читендәге сабын заводын — зур казан куелган иске йортын сатып ала. Анда җитештерелгән сабын белән үзе дә, кырык тартмачы вак сәүдәгәрләр дә сату итәләр. Үсә төшкәч тә Рәмиевнең
уллары да кул астына керә башлыйлар, әлбәттә.
Әйе, беренче тормыш сабакларын шагыйрь Дәрдемәнд тә, аның абыйсы Шакир да иң әүвәл менә шушы кечерәк бер татар авылында алалар. Димәк, алар уй-хисләре белән дә. тормыш-көнкүрешләре белән дә башка авыл балаларыннан әллә ни аерылып тормаганнар, фәкать өйдә ана тәрбиясе көчлерәк булган, шул тәрбия яшьли аларда белемгә омтылыш хисен уяткан. Ә калганында инде гадәт-йолалар 2 бер, фәлсәфәләр уртак — кеше үзара мөгамәләдә һәрчак гадел бул- i сын, якыннарына даими рәвештә кул сузып, ярдәмләшеп яшәсен — £ төп тәрбия шул булган. з
Аталары Мөхәммәтсадыйк та әле ул дәвердә. Максим Горький < ның бер әсәрендә гәүдәләндерелгән карт сәүдәгәр Артамонов кебек. 5 һәр эшне үзе башлап, өмәче һәм булышчылары белән бергә аны t үзе башкарып йөргән. Берәр авырлыкны алып саласы булганда өмәчеләренә: «Әйдә, тоттык!» яисә. «Әйдә, күтәрдек!» — дип юл күр = сәтә-күрсәтә, һәр эшне үзе әйдәп эшләтә торган булган.
Мөхәммәтсадыйкның уллары да алпавыт, бояр балалары кебек. > эшсезлектән интегеп, бөтенләй иркәлектә генә үсмәгәннәр, көн белән « төннәрен күпергән күпчек өсләрендә аунап кына үткәрмәгәннәр. » Юлык авылында булсын, яисә Муллакай мәдрәсәсендә. Орск шәһә- * рендә булсын — бертуган Рәмиевләр үз яшьтәшләре белән аралашып, _ аларның уй-фикерләрен уртак тоеп үскәннәр.
Дөрес., байларны ярлыларга, хезмәт халкына каршы куеп тас ч вирлау модада чакта язылган бер мәгълүм повестьта буй җитеп, үзләре эш йөртә башлаган борадарән Рәмиевләрне ямьсез эксплуа таторлар итеп рәвешләндерү истә калган. Әмма гомерләрен татар халкының аңбелемен күтәрүгә, тормышын көйләүгә багышлаган бу шәхесләрнең андый образлары белән бик үк килешәсе килми Хәер, теркәлеп калган күп санлы истәлекләр дә алай фикер йөртергә җир лек тудырмый шикелле. Әлеге әсәрдә чагылган тормыш, бердән, гомумиләштерелгән бер образ булса кирәк. Икенчедән, бәлки, ни нәрсәгәдер үпкәләү дә үзен сиздереп куйгандыр...
Инде шул яшьлек мизгелләрен. Юлык тирәсе табигатен күзал лардай бер-ике шигырь белән танышып китик.
...Бер заман чыгар идек без
Кырга дустишлор ил»; Анда уеннар, колу лар. Сикерүлор бар иде
Бер вакыт буйча рвхимсеа
Дагел иде кызлары.
Анда туташларда ымлар.
Күз кысулар бар иде...
(,Үтж«И «•■и»».»»»
Кон кызды' Кылды һава монарланып. Сагымлап. кыр белен дала чобарланып. һава тымык, шылт итми!.. Кысылды тын Ягъмур кото җирнең Аозе комарланып-
Язлариын килде җитен акты коне.
Ишетелде һавада аккош вне.
Талпынып г.лиак. ааыр «V» »«““л"-
Күренде КИЛГОН ОЧЫП каз твркеме
(.Я,* •««>
Бу шигырьләрне, әлбәттә, һич кенә дә Юлык чорында языл ганнардыр дип раслау килешмәс. Мәгәр, нәкъ шул дәвердә. Юлык авылына, аның кешеләренә һәм табигатенә мөнәсәбәтле рәвештә, булачак шагыйрь күңеленә, мөгаен, беренче шигъри фикерләү дәрте иңгәндер. Хәер, еракта, Оренбург шәһәре янәшәсендәге Кар галыда яшәгән икенче бер олы шәхескә — шагыйрь һәм яшьләрнең остазы булган мулла вә мөгәллим Сибгатулла хаҗига багышлап язылган шигырьнең шушы Юлык ямы авылыннан юллануы безгә мәгълүм ич!
Юлык авылы
Элек-электән башкорт ырулары көн күргән көнчыгыш Урал таулары уртасында бу татар авылының барып төпләнүе гаҗәп тә үзенчәлекле. Мәгълүм бер мәкальдә: «һәр гаиләнең көнкүреше, яшәеше үзенчә»,— дигән фикер ятса, гореф-гадәтләр һәм йолалар нигездә уртак булган башкорт халкы арасына күченеп утырган татар авылларының да һәммәсенең үзенә бер тарихы, үзенчәлеге бар. Бер ишеләре чукындырудан качып, монда сыеныр урын эзләп килгән; икенчеләре теге яисә бу уңай белән патша хөкүмәте, губерналар тарафыннан күчерелгән. Өченчеләре исә, үз илләрендәге имана җир ләренең кысанлыгыннан иза чиккәнлектән, иркен җир эзләп шушы тирәләргә килеп чыкканнар.
Юлык авылы кешеләре дә ерак бабаларының Казан тирәләрен нән бәхет эзләп монда килеп төпләнүен бәян итәләр.
Авылга кагылышлы истәлекләрне алтмышынчы елларда пен- сионер-укытучы Гомәр Әбүбәкеров берничә аерым дәфтәргә теркәп калдырган. Шунда ук ул күрше Юмаш авылында яшәгән бер «бик белгеч карт*ның сөйләкләрен дә искә алуын белдерә. Гомәр Әбүбәкеров тумышы белән шушыннан; ерак бабасы Юлыкка килеп беренче төпләнүчеләр исемлегендә китерелә.
Гомәр ага 1910 елдан 1914 елга кадәр Орск шәһәрендә укытучылар хәзерләүче дәрелмөгәллимин мәдрәсәсендә укый. Герман сугышы башланган елда туган авылына кайта, Рәмиевләр салдырган таш мәчет карамагындагы Зур мәдрәсәдә укыта башлый. Димәк, ул Рәмиевләр заманы авылын да, совет чоры авылын да яхшы белгән кеше: гомере шушында узган. Ә инде авыл тарихын сөйләп калдырган күрше Юмаш карты исә тагын да өлкәнрәк яшьтә булган.
Менә ул ике авыл кешеләре күңелендә сакланган тарих.
Өч йөз еллар әүвәл, имештер, бөрҗән башкортлары яшәгән шушы төбәккә, җир эзләп, дүрт татар килеп чыгалар. Ул дәвердә бу тирә башкортлары әле күчмә тормыш белән яшиләр, утрак авыл лар бик сирәк була. (Мирхәйдәр Фәйзи замандашы Садыйк Чаны шев, әдипкә багышланган истәлекләрендә, мондый хәлнең әле 1922 елда да дәвам итүен, бу төбәк халкының ярым күчмә тормыш алып баруларын яза.)
Шулай итеп, аркаларына биштәр аскан, аякларына чабата кигән дүрт татар мондагы көмеш сулы елгачык буена хәл алырга туктаганнар икән, йончыган кыяфәтле бу кешеләр бит-кулларын юып торганда яннарынЯ, имеш, Юмаш исемле карт килеп чыккан.
Кемнәр һез? Каян киләһегез?— дип ул сораша башлаган.
— Авылыбыз белән бу якларга күченеп утырырга ниятлибез, сатулык җир биләмәсе сайларга безне җыеныбыз җибәрде,— дип җавап кайтара әлеге мосафирлар.
Бу Юмаш картның үз биләмәләре дә шушы тирәләрдән бик
гран түгел. Кус елгачыгы буенда гына инан. (Хәзер ул урында зур гына Юмаш авылы, аннан Юлыккача ун-унике километр чамасы ара. Алтмышынчы елларда колхоз үзәге дә шул башкорт авылына күчерелгән.) Ә ыру башлыклары, аларның жир биләмәләре әлеге мосафирлар очрашкан урыннан егерме биш-утыз чакрымнар ары рак булган. Җир белән алыш-биреш итү алар вазифасы, дип аңлата да, имеш, Юмаш карт бу мосафирларга болай дип әйтә:
— Беззә һату йере йук... Мәгәр, бер йомышыбызды үтәргә алын һагыз, йерһез калмаһһыгыз...
һәм ул ак патшаның алар ыруына ям тоту йомышын йөкләгәнлеген сөйләп бирә.
Ак батша безгә Ырымбур, Орск, Верхурал юлларында кырык дугадан ям тотарга боерзы. Беззә ул кадәр камыт-арба йук. Шул йомышты өстеңезгә алһаңыз, йер табарбыз, ди бу карт.
Мосафирлар, имеш, аның фикерен хуплыйлар. Шуннан соң Юмаш карт аларны ыру башлыклары җәйләвенә алып китә. Шунда болар, имеш, сүздән вәгъдә куешалар: мосафирлар патша хөкүмәте ташырга кушкан йөкне һәм почтаны кирәкле урынга вакытында илтеп җиткерер күләмдә арба һәм аңа кирәк-ярак ат дирбиясе таба лар, бөрҗәннәр аларга күпмедер ат бирә, авыллап утырырдай җир бүлә.
Шулай итеп, борынгы почта юлы буенда, әлеге карт биләмәләре янәшәсендә (хәзерге Башкортстанның Баймак районы мәнда нында) Юлык авылына урын күрсәтелә. Казан губернасының Арча төбәге (юлы) авылларыннан шул ук җәйдә бу урынга егермеләп гаилә килеп төпләнәләр. Юлык ямын тотучылар, ягъни, кышын да, җәен дә гомерләрен юл йөреп, почта ташып яшәүче ямчы юл лыклар шәҗәрәсе шушыннан башланып китә инде. Шуңа күрә авыл исеме дә «Юллык» була.
Бу истәлекләрдә, нигездә, барысы да дөрестер сымак. Тик баш корт ырулары үзәгенә Мәгәш. Бикташ һәм Әдһәм мосафирларының җир эзләп очраклы килеп чыгуы гына шикләндерә. Асылда алар ул заманда Казан губернасының бер почмагы саналган бу тирәләргә ыру башлыкларының әлеге үтенече нигезендә алдан сайлап җибәрелгән кешеләр булганга охшыйлар. Губерна канцеляриясе исеменнән аларны юлга озатканда, мөгаен: «Барыгыз, урын-җир ләрне карап кайтыгыз. Ошаса, күчәрсез»,— дип әйткәннәрдер.
Петр патша реформаларына чаклы губерналарның дүрт тараф тагы дүрт-биш «юл»га гына бүленеп йөртелүен искә төшерсәк, «Арча юлы» төшенчәсенә, гомумән. Казан арты авыллары кергән леген чамаларбыз. Тугандаш башкорт халкы яшәгән җирләрдә ямчы хезмәтен үтәргә алынучыларның да бер документта төгәл адресы теркәлгән икән: алар «Арча юлы Шары (Чары булса кирәк) сотнигы Кулеев Зиләлпунал авылыннан» булганнар.
Юлык авылын камап, якындагы Сакмарга таба, ике елга агып ята. Шүларның зуррагы,,» авыл урыны» .мл.,үда башлап йерүч. Магаш исеме кушылган, кечераге Тегел атамасын йерт.,
Монда килеп яши башлагач та. билгеле инде, б, фа,„, донья белой алыш бирешләрен мүчелар ла ишая бара Авыл очында,ы үр кырыенда зират барлыкка кила. Гомер ага Әбубакеров дафт»
Хак дөресе шул, киләләр болар, йорт киртә булдыралар, яши башлыйлар. «Кырык дуга»га атлар җигеп төрле тарафларга поч таны һәм патша чиновникларын чиратлап йөртә башлыйлар. Шуның
өстәвенә бу авыл кешеләре үз карамакларындагы юлларын т .р типтә тотарга, күперләрне даими төзәтеп торырга да тиеш була лар. Кышкы бураннарда адашмас ®ЧвН юл буе маякларын >тыР тып чыгу да бу татар ямчылары хезмәте исәпләнә.
ренә теркәлүенчә, беренче истәлек ташы анда 1668 елда куелган икән. Авылның озын манаралы агач мәчете 1768 елда салынган, аңа чаклы гыйбадәтне зуррак бер авыл өендә укыганнар булса кирәк. Беренче мулла-мәзиннәр Әдһәм баба токымыннан булганнар _ Әдһәмовлар. Гомәр ага дәфтәрендә шулай ук манаралы мәчет нигезләнүдән алып 1900 елгача беренче мәхәллә имамнарының исем-фамилияләре китерелгән.
Юлык авылы тора-бара шушы төбәктәге бер зур сәүдә үзәгенә әверелә. Моның сәбәпләре авылның тарихына бәйле, билгеле. Аларга мин соңрак тукталырмын. Хәзер исә — ярминкә, һәр җәйдә, июнь башларында, Юлыкта ун-унике көнгә сузылган кызыл мал ярминкәсе уздырыла торган була. Аңа үз сәүдәләре белән Орск, Оренбург, Троицк, Чиләбе, Каргалы, хәтта Эстәрлетамак якларыннан да кызыл малчылар җыелалар икән. Моннан тыш бу авылда һәр си-шәмбе көнне атналык базар оештырыла, аңа инде башлыча тирә-як авыллардан сатып алучылар җыелалар. Сугым малын да шушы атналык базарда сата торган булганнар.
Шуңа күрә дә авыл тиз үсә, озакламыйча монда икенче мәхәллә дә ачыла. Егерменче гасыр башында, таш мәчет салынганда, Юлыкта дүрт йөз хуҗалык исәпләнгән. Бу вакытларда инде авыл халкы ике җәмгыятькә — ясаклылар белән мещаннарга бүленә, боларның старосталары да аерым-аерым сайлана торган була. Моның шулай булу сәбәбен Гомәр Әбүбәкеров авылда сәүдәгәрләр белән һөнәрчеләрнең күп булуыннан күрә. Язмасының бер почмагына: «Ясаклылар килмешәк мещаннарны кысрыкларга тырыштылар»,— дип тә өстәп куя.
Алда әйтелгәнчә, авылның шушы төбәктә базар һәм ярминкәсе белән дан тотуына, әлбәттә инде, һөнәрчеләре белән сәүдәгәрләре сәбәпче. Юлыкка җир биләмәсен билгеләгәндә башкортлар никтер бик саран кыланалар: авылдан бер чакрымнан ары китеп сабан борынын төртмәскә, дип кисәтәләр. (Әлеге факт шулай ук авыл халкының бу якларга үз ирке белән генә җир эзләп килмәгәнлегенә ишарәли.) Ә ул бер чакрым киңлектәге басуга атка дип солы чәчсәң, үз ризыгыңны чәчәргә урын калмый, үзеңне генә кайгыртсаң, озын юлга йөргәндә атыңа ни ашатырсың? Шушы мөшкел хәлдән чыгу өчен кешеләр һөнәрчелек кәсебенә керешәләр: чиккән калфаклар, кәләпүшләр тегәләр, балчык белән агачтан уенчыклар ясыйлар, йорт-кирәк ярагына дип башка төр әйберләрне күпләп җитештерергә керешәләр. Ә инде ям хезмәтен үтәргә дип юлга чыкканда шул әйберләрне үзләре белән алалар, кырык тартмачыга әвереләләр. Ә кайтышлый күрше башкорт җәйләүләрендә үтемле саналган башка мал-мөлкәт алып, шуларны авыл базарына чыгара торган булалар. Шулай итеп, бу авылда һөнәрчелек һәм сәүдә эшләре бик алга китә.
Рәмиевләр менә шушы авылга килеп урнашалар. Ул вакытларда Юлыкта Мастак карт Искәндәрев, Сөләйман Әдһәмов, Хәйбулла Әбүбәкеровлар зур кибет тотучы олы сәүдәгәрләр исәпләнгәннәр. Ә Мөхәммәтсадыйк бай килеп утыргач исә авыл сәүдәгәрләренә беркадәр кысрыкланырга туры килгән.
Мөхәммәтсадыйк Рәмиев Юлыкта да эшне зурдан башлаган. Килеп, тупланып, бераз баш-күз алгач та ул, бу якларда күрелмәгәнчә, таш пулатлар салырга ниятләгән. Ташчы осталарны Оренбург арты Каргалысыннан ялларга булганнар. Шуннан соң, авылны ямьләндереп, Юлыкның бер очында Рәмиевләрнең таш келәт, таш йорт, таш кибетләреннән торган пөхтә, матур утары күтәрелеп чыккан.
Монда килеп яши башлавының беренче елларында ук ул кешедән сатып алган сабын заводына өстәп күн эшкәртү цехы, «күн фабригы» да булдырып куя. Әмма аның төп хыялы, әлбәттә, башка эре сәүдәгәрләр кебек берәр алтын приискасы ачып җибәрү һәм шуның рәхәтен күрү була.
Юлык халкы инде андый эш белән бераз таныш була: авылдан дүрт-биш чакрымдагы Мәмерия дигән җирдә элек-электән әз-әзләп алтын комын юганнар икән. Ләкин Мөхәммәтсадыйк бай, билгеле инде, Мәмерия алтынчылары кебек бер кулга иләк, икенчесенә соскы тотып кына эш итәргә, алтынны бөртекләп кенә чүпләргә теләми. Зурдан эш башлардай бер мөстәкыйль биләмә-урын эзли. Эзли торгач андый урын да табыла — Юлыктан сиксән чакрымнардагы Ишбирде приискасына беренче казык кагыла, кирәкле кәгазьләр Оренбург белән Петербург түрәләре карамагына ышанычлы кешеләр аша җибәреләләр. Шуннан соң инде, 1869 елдан, «алтын приис- калары тотучы Рәмиевләр» дәвере башлана.
Алга табарак алар ике-өч елга бер яңадан-яңа прииска ача чаклар. Хәер, шундый зур эшкә бер алынгач, ансыз мөмкин дә бул мый. Чөнки бит патша хөкүмәтенең дә таләпләре кырыс: хәзинәле биләмәләрне бер кулга әз-әзләп кенә өләшә дә, шуны үзләштереп, дәүләткә файда китерсәң генә икенче калҗага сузылырга рөхсәт бирә.
Мөхәммәтсадыйк байның исә яңа кәсебе баштан ук уңышлы башлана. Беренче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан инде Рәмиевләр, кыр, дала буйлап китә-китә Юлыктан шактый ук ерак лашалар — Троицк тирәләренә үк барып чыгалар. Алар эш йөрткән биләмәләрнең иңе-буе Европаның кечерәк дәүләтен сыйдырырлык мәйданга тарала. Ишбирдегә иш итеп Сәхра, Чуртан. Кумак, Куч кар, Балкан, Симунский, Шәйхан, Восьмой кебек егермеләп чыга нак ачыла. Орск шәһәре халкы соңрак: «Тарта Орск егетләрен Рә миевләр алтыны»,— дигән шаян такмак чыгарсалар да, әлбәттә, беренче чиратта бу эшкә Юлык ир-егетләре алына. Дөресен әйтергә кирәк, алар җир астына төшеп, кәйлә белән жир куышын чукучы лар арасында бик алай ишле булмый. Ә менә исәп хисап эше, йомышчы-булышчы, десятник, әртилче хезмәтләрен бик теләп баш каралар. Авыл булып оеша башлаганнан бирле мулла мәзинлекне кулдан ычкындырмаган Әдһәм баба токымы бу җәһәттән аеруча шөһрәт казана: Рәмиевләрнең дүрт приискасының идарәчеләре шушы Әдһәмовлардан була. Мәсәлән, Күсәй авылы янәшәсендәге Ишбирдедә — Зариф Әдһәмов Троицк шәһәре тирәләрендәге бер приискада Камал Әдһәмовның баш идарәче булганлыкларын әйтә
ләр.
Мөхәммәтсадыйк Рәмиев тора бара үз вазифаларын улларына тапшыра. Юлыктагы төп утар һәм приискалар эшен алып бару, исәп хисап тоту Шакир Рәмиевкә йөкләнә Моңа инде ул әкренләп әзерләнгән бүла. Чит ят илләрдә алтын чыгару эшенең барышы һәм бу кәсептә кулланылган яңа җиһаз техника белән танышу өчен ул Европа илләрен., барып, анда күп нарсаг. ойранеп кайта <Дер« терме, юктырмы, имеш ул. үләр алды елларында саташып, ишет алдындагы кош кортка французча гына даша торган булган.)
Шакир прииска эшларенда гена түгел. Юлык утарында да бай так үзгарешлар карта. Моңгелекка булсын дип. 1898 .-лда үз утар лары каршында зур таш мечет салдырта башлый. Ьу маһабат ма ч“т“үген до авылга матурлык бире., тора зур да, нркан да. биек та ул Ерактан ук күңелне үзен» тартып, илһ.мл.ндырып ко.шт. ^ХЙалыМанел‘К^мл7р%^ыш^ы вм.н мачетка нигез салын
ган елда ук авылда яңача белем оирүче мәдрәсә ачыла, мнда рус телен һәм әдәбиятын укыту классы да булдырыла. Орск өязенең мәгариф бүлеге карары нигезендә, бу класс укытучысына хезмәт ха кын өяз түли. Юлык мәдрәсәсендә арифметика, алгебра, физика, география, тарих дәресләрен укытыр өчен заманына күрә белемле саналган, чит-ят җирләргә барып укып кайткан мөгаллим-хәлфә ләр кайтарыла. Шундыйлардан Харис Әдһәмов, Фазылҗан Зәйни габдинов, Гыймадетдин Әбүбәкеров, Хәбиб Гобәйдуллиннарны монда мактап телгә алалар.
Җәдид мәдрәсә ачылгач та тәүге ике уку елында рус классы дәресләрен Әмирхан Вәлиди дигән кеше алып бара. Ә 1900 елда бу эшкә читтән Каһарман Чанышев чакырып китертелә. Ул Совет власте елларынача Юлык балаларына русча белем бирә. Революция дән соңгы дәвердә Юлык, Темәс (бер ара Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге Башкортстан җөмһүриятенең «башкаласы»), Баймакларны эченә алган Тангаур-Бөрҗән кантонында мәгариф һәм мәдәният эшләре башында торган, шул чорда драматург Мирхәйдәр Фәйзинең якын дусты булган Садыйк Чанышев — шушы -урыс хәлфә >нең улы инде.
Рәмиевләр мәчетенең мулласы һәм мәчет карамагындагы мәдрәсәнең башлыгы Барый Зайнигабдинов була. Шушы ук елларда аның бертуганы — Абдулла — Орск шәһәрендәге биш мәчетнең берсендә имам булып тора. Мулла Барыйга исә мәхәллә атасы Сә- лих ахуннан кала. Ул урын бушаганчы Барый берникадәр вакыт Рәмиевләр кәнсәсендә дә эшләп ала. Авылдашлары күңелендә за манча карашлы кеше буларак истә калган. Аның варислары бүген дә аталары юлын дәвам итәләр — Юлык балаларын укыталар.
Билгеле, Юлык авылының Рәмиевләр дәвере мәдәни дөньясында иң якты эз калдыручы сыйфатында Гәүһәр Рәмиева гәүдәләнә. Гомумән, Рәмиевләрнең хатыннары үзләре яшәгән тирәлектә яшь буынга тәрбия бирү өлкәсендә зур эш башкаралар. 1897 елда, мәсәлән, Оренбург бае Гани Хөсәенев акчасына Каргалы авылында ха тын-кыз мөгаллимәләр әзерләү мәктәбе ачыла. Аның җитәкчесе итеп шагыйрь Закир Рәмиев хатыны Мәһүбә ханым билгеләнә. Мәһүбә ханым тырышлыгы белән шулай ук аларның барлык прииска бистәләрендә дә диярлек малайлар һәм кызлар өчен аерым мәктәп-мәдрәсәләр булдырыла. Прииска мәктәп-мәдрәсәләрендә яхшы укыган ир һәм кыз балаларны аннары, Рәмиевләр хисабына, югары дәрәҗәле шәһәр мәдрәсәләренә, гимназияләргә белем арттырырга даими рәвештә җибәреп торалар. Бу җәһәттән шул ук Гани бай Хөсәенев тарафыннан Оренбург шәһәрендә 1902 елда оештырылган һәм нигездә ныклы белемле мөгаллимәләр әзерләүгә исәп тоткан кызлар мәдрәсәсе дә искә алып китүгә лаек. Мәһүбә Рәмиева бу мәдрәсәне оештыруда да бик теләп катнаша һәм дәвамлы рәвештә ярдәм итеп тора. Ә шул заман гимназия программаларына тартым белем бирергә ниятләгән бу мәдрәсәнең мөдире итеп Фа тыйма Әдһәмова билгеләнә. Оренбург төбәге халкы телендә, русча сөйләмгә көйләнеп, «Адамова мәктәбе» дип йөртелгән мәдрәсәнең абруе ул заманда бик зур була. Шунлыктан ул мәдрәсә-мәктәп совет чоры кергәч тә яшәвен берничә ел дәвам итә. Аннан яңа тормыш төзүгә җиң сызганып катнашкан хатын-кызларыбызның чыкканлыгы мәгълүм. Бу мәктәп-мәдрәсәдә иң абруйлы мөгаллимәләрдән саналган Багбостан Мөэминова, мәдрәсә мөдире Фатыйма Әдһәмова һәм башка укытучыларның да күбесенең башлангыч хәреф тану чорын әнә шул Мәһүбә, Гәүһәр ханымнар ачкан мәктәпләрдә үткәнлекләрен әйтү кирәктер.
Гәүһәр Рәмиевә бу юнәлештә бигрәк тә Юлыкта бик зур эшләр
башкара Бу авылда озакламыйча беренче баскыч кызлар мзктз- бенэ кызлар өчен һөнар моктабе да өстәлә. Ул мәктәптә кызлар чигү, тегү, бәйләү һөнәрләрен үзләштерәләр. Аның өчен читтән махсус белгечләр, укытучылар чакырыла. Гәүһәр ханым үзе дә буйке мәктәптә дә дәресләр бирә. Дәрес вакытларында монда балалар өчен чыгарылган матур әдәбиятның яңа үрнәкләре белән танышуда тәртипкә салынган булган. Ә андый әдәбиятны исә авыл китап i ханәсенә Рәмиевләр даими рәвештә кайтартып торалар.
Китапханә димәктән, Юлыкта ул шулай ук Рәмиевләр тара ' фыннан оештырыла, китапка да, көндәлек газета-журналларга да i бай була. Дөрес, 1919 ел февралендә монда Орскидан Мирхәйдәр : Фәйзи эшкә җибәрелгәнче, «Уку йорты «ның аерым мөдире — ки - тапханәчесе булмый. Бу эш элек таш мәчет мәзине Зәһри Госма 5 новка йөкләнгән була. Шуның өчен аңа Рәмиевләр өстәмә эш хакы түлиләр. Уку йортын ул һәркөнне билгеле бер сәгатьләрдә ачарга - тиеш була. Ә хатын-кыз әдәбият сөючеләр өчен атнага ике көн ~ билгеләнә, шул көндә китапханәче вазифасын мәзин хатыны баш- - кара.
Герман сугышы алды елларында кызлар мәктәбендә Габба = сова Әсма, һибәтуллина Зәйнәп, Әдһәмова Гөлрух һәм Рәйхана ? исемле мөгаллимәләр укыталар. Рәмиевләр тарафыннан аларга ■' егерме биш-утызлар сумнан айлык эш хакы түләнә. Һәр елны Гәү - һәр Рәмиева, Оренбургка. Әдһәмова мәктәбенең чыгарылышына ба- - рып, Юлык мәктәпләре өчен иң сәләтле укучыларны сайлый ала икән.
Юлыкта да, прииска авылларында да мәктәп-мәдрәсәләрне тоту, аларны заманча уку әсбаплары белән тәэмин итү өчен Рәмиевләр акча жәлләмәгәннәр. Уку, тәрбия эше, әлбәттә инде. Юлык та аеруча югары куелган була. Монда ай саен Гәүһәр ханым кат нашында ир һәм кыз балалар мәктәп мәдрәсәләрендә укучыларның җырлы-уенлы кичәләре оештырылып килә. Анда ялгыз да. күмәкләп т» җырлап һәм биеп, яисә төрле уен коралларында халык көйләрен башкарып балалар үзара ярышалар икән. Шигырь, әкият сөйләү осталары да үз сәләтләрен күрсәтәләр. Аннары кичәдә катнашкан һәркемгә бүләк өләшә торган булалар. Ә сәләт сынашта отучылар, билгеле инде, аерым затлы бүләк алалар.
Мондый тормыш дөньяларны пыран-заран китерүче афәт көннә ренәчэ — бер-бер артлы килгән сугыш кырылышлар башланган чыга чаклы дәвам итә.
Дөрес, Рәмиевләрнең таштан гына койган иркен, мәһабәт ута рына кайгы-хәсрәт чак кына иртәрәк тә төшә: 1912 елда, каты авырып, токымның тоткасы булып калган Шакир Рәмиен якты дөньядан китә. Аның үлемен якыннары гына түгел. Юлык авылы халкының күпчелеге дә бик авыр кичерәләр. Чөнки Шакир бай авылдашларына карата мәрхәмәтле һәм юмарт кеше була. Еллык зәкят өләшүне дә алар башка байлардан уздырып, «дин кушканнан бермә-бер арттырып өләштеләр»,— дип хөрмәтләп искә төшерә авылдашлары.
Шакир Рәмиен Юлык зиратына, әти әнисе янәшәсенә җирлән гон. Алврныц кабере «генда дуртор кырлы игеп эшкәртелгән бер ук зурлыктагы озынча ак мәрмәр истәлек ташлары тора Алар дуртесе да бик тә зәвыклы игеп твтар нәкышләре белән сырлап бизеклапг әр. еске өлешләрендә тигез йомры шарлар уелган. Шунлыктан ерак тан алар кеше башын хәтерләткән сыман пела Бу "“''"'‘J? 1 “""“Р миңа никтер борынгы кыпчак бабаларыбыз,гың Коньяк Рәсэ* далало рында күпләп утыртып калдырган серле таш валбал һәйкә , герен хәтерләткән ке&к булдылар... Ак «с гомер буе изге ак максатлар
белән яшәү билгесе. Шулай ук ул хәтер ташларыннан ерак авазлар моңын алып килгән ниндидер серлелек һәм тарихилык та сирпелә сыман...
Бу авыл, бу таш ядкярлар белән әлегәчә ныклап кызыксынучыларның булмавы гына бик кызганыч, әлбәттә. Башкортстан галимнәре бу авыл язмышына бераз читсенеп, турыдан-туры үз халыклары тарихына катнашы әллә ни булмаган сымаграк карыйлардыр, күрәсең. Аңа «үтеп барышлый» гына кагылып китүләр сизелә. Ә Татарстан галимнәре һәм әдипләре өчен, мөгаен, бу төбәк бик еракта калган, әллә ни әһәмияте булмаган бер сәхифә рәве- шендәрәк төсмерләнәдер. Идел төбәгеннән читтә, еракта калган андый татар авыллары бездә бихисап күп бит. Һәм һәрберсенең үзенә күрә бер гыйбрәтле язмышы бар. Әмма ләкин халкыбызның мәдәни күгендә якты нур балкытып узган Закир Рәмиев-Дәрдемәнд, Мирхәйдәр Фәйзи ише олуг исемнәргә бәйле Юлык кебек авылларны күңелләрдән бөтенләй сызып ташлыйсы килми шул. Баксаң, зур булмаган шушы бер авыл гына да төрле җепләр белән байтак кына танылган язмышлы кешеләргә барып бәйләнә икән ләбаса. Монда милли горурлыгыбыз саналырдай шәхесләрдән Нәкый Исәнбәт, Сәрвәр Әдһәмова, дөнья күләмендә танылган балет биючесе Ирек Мөхәммәдов эзләре дә ята...
Дөрес, әлегә мин дә Юлык авылын, язмышлары шушы авылга бәйле кайбер кешеләр тарихын өстән-өстән генә тасвирладым. Күңел түремдә һәрчак шагыйрь Дәрдемәнд һәм аның якыннары шәүләсе торса да. алар турында да әлегә бик тәфсилләп сөйләп бетереп булмый. Аларның теге яки бу эш-гамәлен яхшы хәтерләгән картлар авылда санаулы гына калган. Исәннәренең дә күпчелеге ерак- еракларга таралышканнар. Ни әйтсәң дә сәүдәгәрләр, «бай» һөнәрчеләр авылы бит Юлык, аның халкын Себер, Урал, Урта Азия буйларына таратып ташлардай әче җилләр монда шактый искәннәр. Хәзер биредә колхозның бер бригадасын тотарлык йөзләп хуҗалык исәпләнә икән.
Шулай да ышанам, укучы, бәлкем, шушы язмадан да бөек шагыйрьнең төп рухи бишеге саналырдай бу үзенчәлекле авылны төсмерләп кала алыр. Сөзәк үр буйлап сузылган хәтфә чирәмле шушы урамнарда булачак шагыйрь тәгәрәп, уйнап үскән, буй җиткән. Шушы Юлык авылының кечкенә мәктәбендә беренче мәртәбә хәреф танырга өйрәнгән, тәүге кат китап битләрен актарып караган. Киләчәктә ташка басылган ул серле язмалар аңа мәңгелеккә юлдаш булачаклар, тормыш ачкычларын бирәчәкләр, киң дөньяга алып кереп китәчәкләр. Шул дәвердән башлап ул изге китап сүзенә — үзеннән элгәре яшәгән фикер ияләре васыять итеп язып калдырган сүзләргә таянырга кирәклегенә инанып гомер кичерер...
Әйе, Юлык авылы — олуг шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев-Дәрдемәнднең изге бишеге, зур дөньяга ул шушы бишектән атлап чыгып киткән. Без, аның укучылары, аның варислары бу хакта һич кенә дә онытырга тиеш түгелбез!..
Инде авылы белән саубуллашыр өчен сүзне шагыйрьнең үзенә бирик.
Тәгәрәп, уйнап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Чәч кузгатып
Җай искән
Таңгы җилем, исән бул!
Иөгреп йөгреп туктаган—
Яулык болгап
Сыктаган
Нәзкәй билем, исен бул!
|.В«МГк.)
Ерак юллар, якын аралар...
Дәрдемәнд-Рәмиевнең Юлыктан кайчан китүе төгәл мәгълүм Z түгел. Мөгаен, ул башлангыч дәвердә кайта-китә генә йөргәндер. 7 туган йорты белән араны бөтенләйгә өзмәгәндер. Истанбулда ике 2 ел чамасы белемен үстереп, дөньяга карашын киңәйтеп кайтканның 5 соңында ул бер ара Юлык белән Орск шәһәре арасында «гомер уздыра* шикелле. Бу көннәрдә ул Истанбулда чакта артык кара. _ тәрбия мәдәниятләре чикле күренгән Борнаев кебек «кара байлар. = йортында да үзе өчен ак сәхифәләр таба. Өяз каласының иң зур £ бае, якын-тирәдә сәүдә эшен иң киң җәелдереп җибәргән бу Бор наевлар белән ул тиздән якыннан аралаша башлый. Баксаң, шушы , «кара бай* йортында заманына күрә укымышлы гына, төс кыя » фәткә сөйкемле генә кызлар да үсеп килә икән ләбаса’ Мәһүбә Бор ■ наева аның күңеленә аерата хуш килә. Яшьлек дәрте белән янган = йөрәгенә мәхәббәт угын аткан нәзкәй бил Мәһүбәдән ерак йөрмәс өчен ул өяз каласы Орскида күпмедер вакыт яшәп тә ала булса = кирәк.
Сәүдәгәрләр ул заманнарда бер кибет төбен саклап кына утырмаганнар. Шул җөмләдән Рәмиев, Борнаевларның да Орск шәһәрен нән кала зур ярминкәләр узган башка төбәкләрдә дә сәүдә эшләре барган. Бүрене аягы ашата, дигән әйтемдәге кебек, ул бүрегә берәү дә ризыкны китереп алдына салмаган кебек, сәүдәгәрләргә дә аны үз аяклары белән йөреп, эзләп алу кирәк булган. Алар бүген Оренбург якларыннан урап, йөреп кайтсалар, ике өч көн хәл туплаганның соңында ук Троицк, Чиләбе тирәләренә ат чаптыруны кирәк тап каннар. Шунсыз, йомшак ястык өстендә иркәләнеп ятып кына, • бай абзый» исемен күтәрү татар сәүдәгәрләренә һич тә мөмкин булмаган, билгеле.
Шакир белән Закир Рәмиевләр дә ул дәвердә, гәрчә инде урта кул промышленниклар исәбенә кереп барсалар да. әлегә сәүдә эшен ташламаганнар. Алар да ул заманнарда шәһәрдән шәһәргә, базар дан базарга йореп торганнар. Идел буе сәүдәгәрләре арасында М» кәрҗә ярминкәсе данлы саналса. Урал һәм Көнбатыш Себер төбәк ләрендә исә алыш биреш белән шөгыльләнүчеләр ешрак Эрбет яр минкәсендә очрашканнар. (Хәзер Свердловск өлкәсенә кергән кече рәк шәһәр.)
Әнә шундый сәяхәтләрнең берсендә, имештер, Закир әфәнде Рә- миевкә Эрбет ярминкәсеннән кызның атасы белән атна буе бергә кайтырга туры килгән. Шунда, имеш, алар җан ахири булып, дус лашып киткәннәр. Шул сәфәрдән соң, имеш, яшь бай шәһәргә кил гән саен булачак каенатасы йортына — Борнаевларга кермичә китми башлаган. Шул килеп китеп йөрүләрендә инде сылу яры Мәһүбә белән танышкан, имеш.
Моны әлбәттә, Орск карчыклары — ата аналары кайчандыр әлеге байларның ышанычлылары. йомышчылары булып йөргән кешеләрнең балалары сойлилар. Халык телен» кертен как була, даган мокальте ышансак. »леге риваятьләрнең д» Дереек» чыгуы бик ихтимал, ятелгон хвлл,р1 билгеле, узган гасырның снксаненче еллары уртасында ук булып үткпкиар. Шуннан сон инде яшьләр.
10 .К У > №
ярәшеп-өйләнешкәч, Оренбург шәһәренә күченеп киткәннәр. Уд заманда әле, билгеле, бу яклар паровоз, пароход гудокларын ишетми яшиләр: тимер юл мондагы тау араларыннан бик соңга калып са лына, ашкын агымлы Урал елгасында пароходлар йөрми. Кайсы гына якка карап сәфәр чыксаң да, шөлдер-шөлдер килеп, шөлдер таккан дугалы җиңел арбалар йөгерә.
Ә Оренбург шәһәрендә, төбәкнең беренче генерал-губернаторы Неплюев исемен йөрткән үзәк урамда, Закир Рәмт.ев гаиләсе өчен дип бик җыйнак кына таш утар төзелә. Ат, арбалар белән кереп- чыгып йөрердәй иркен генә ишегалды, нык кул белән мәңгелеккә исәпләп салынган келәт һәм араннар, зур урамга карап, унлап тәрәзәсе аша сөйкемле генә елмаеп-көлеп торган мәһабәт кенә таш өй...
Хәер, йорт-утар төзелә торсын, без исә, бер-ике сүз белән генә булса да, күп мәртәбәләр телгә алынган шәһәрне беркадәр тасвирлап үтик. Бу таш кала ике зур елга кушылдыгында, Урал белән Сакмар-су култыгында утыра. Сакмар исә Урал-су агымының нәкъ урта бер җирендә, зур елга дугаланып казакъ далалары тарафына- рак авышкан җирдә килеп кушыла. Сакмар тамагы сазламыклы дымлы булганлыктан, шәһәр аның агымы буенча өскәрәк, борынгы бабаларыбыз Актүбә дип исем биргән калкулыккарак тартылып утырган. Ә шәһәрнең үзәге текә маңгаен Урал елгасының киртләч ярына терәп тора. Яр буе скверыннан елганың иңкү ягындагы ур- ман-әрәмәлекләргә матур күренеш ачыла. Анда элек, Азия ягының күңелгә рәхәт җиләс һавалы әрәмәлекләре арасында, анда-санда шәһәр байларының җыйнак-матур дача йортлары шәйләнә иде. Ә хәзер «Маяк тавы» дип йөртелгән элеккеге Актүбә калкулыгы, шулай итеп, шәһәрнең сырт өлешендәрәк калган.
Оренбург шәһәре салынганда ук булачак губерна үзәге һәм яулап алынган бу төбәктәге җир вә халыклар белән идарә итү урыны төсендә билгеләнә. Шул караштан чыгып төзелә. Кайчандыр тынгысыз Азия һәм Сакмар арты якларына каратып куелган рәхимсез туплар эзен саклаган крепость диварлары бүген дә шомландыра әле...
Әйе, шәһәр кайчандыр Рәсәй дәүләтенең форпосте саналган бер урынга — гомер-гомергә казак, нугай, башкорт ыруларының биләмә чикләре бәйләнешкән бер үзәккә «утыртылган».
Баштарак, «Оренбург экспедициясе» дип исемләнгән комиссиягә булачак беренче генерал-губернатор И. И. Неплюев җитәкче итеп билгеләнгәнче, губернаның башкаласы хәзерге Орск шәһәре урынында сайланган була. Неплюев исә андый карар белән килешми, Петербургка җибәргән хатларында: шәһәр урыны үзәктән еракта һәм бик җайсыз сайланган, үзләрен бик тынгысыз тоткан башкорт, ка закъ ырулары уртасында ук, дип белдерә, һәм Ор елгасы тамагындагы төзелешне туктатмастан, «губерна башкаласын* Рәсәй үзәкләренә якынрак торган Сакмар тамагы тирәләренә күчерергә рөхсәт ала. Шулай итеп, 1743 елда хәзерге Оренбургка нигез ташы салына. Моннан Урал елгасы аръягындагы казакъ далаларына — дистә ел чамасы элек кенә Россия белән «дуслык килешүе» төзегән Әбелхәер хан биләмәләренә дә, Сакмар-су артыннан төньяк көнчыгыш тарафка сузылган ярым ирекле башкорт күчмәләре җирләренә һәм ике гасыр чамасы элек яуланып та, патша хөкүмәте тарафыннан хәзер генә ныклап үзләштерелә башлаган көнбатыш өлкәләргә дә якын була, билгеле.
«Оренбург экспедициясе» нең тарихчысы Һәм географы П. И. Рычков Оренбургның элекке бер шәһәрчек урынында барлыкка килүен яза. Монда, ди ул, элек нугай ханнары биләмәсенең
чиге булган, Сакмар белән Урал аралыгындагы үрдә нугайларның чик буе шәһәрчеге Актүбә урыны бар. Бу биләмәнең би-хавы Бас ман дигән кеше мәгълүм сугышлар вакытында (Калач. Әстерхан ханлыкларын яулау чоры истә тотыла) яу кырында үлеп кала. Оренбург каласың тези башлаганда аның каберлеге бар иде әле. ди. Моннан Сакмар буйлап бераз күтәрелгәч тә көнчыгыш тарафка таба «башкортларның ау биләмәләре башлана», дип яза галим 1 Рычков.
Димәк, борынгы Актүбә шәһәрчеге урынында Оренбург каласы, f шул кала үзәгендәге тыныч бер урамда — каһарманыбыз Рәмиевнең z таш утары...
Озакламый ул утар бу шәһәрнең үзенә күрә бер мәдәни үзәгенә 5 әвереләчәк, даны еракларга таралачак әле аның. Тиздән бу яңа 5 утардан ике урам аша гына диярлек икенче бер мәдәни үзәк — атаклы ♦Хөсәения» мәдрәсәсе шәһәрчеге калкып чыгачак. Бу таш = утар әһелләре озакламыйча гыйбадәткә дип шул мәдрәсә мәчетенә ~ йөри башлаячаклар. Бу мәчет-мәдрәсәнең хуҗалары — Әхмәт, Мәх - мүт, Гани бай Хөсәеновлар — аралашкан кешеләр ич. Гани байның * анасы Нәкыя абыстай — Юлык кызы лабаса! «Юлык балалары», ике - бертуган Рәмиевләрне ул электән үк үз итә, якын күрә ич. Закир ' белән Мәһүбә Оренбургка килеп төпләнгәч тә Нәкыя абыстай аларны '■ чит итми — шәһәрдә вакытында да. Каргалыгына кайтып торган ~ чакларында да еш кына аларны кунакка алып, яшьләрнең күңелен күрергә тырыша.
Шәһәр белән Каргалыда гына түгел, якын-тирә авылларда да мәктәп-мәдрәсәләрне күпләп ачу дәрте белән йөргән Гани бай Х« сәеневкә дә ерак Истанбулларда укып, белемен арттырып һәм дөнья күреп кайткан Закир әфәнде, аның тормышка карашлары хуш килә. Рәмиевләр дә Хөсәеневләр башлаган эшләрне бик хуплыйлар, милләттәшләрен укымышлы итү, һич югы аларга башлангыч белем бирү хыялы белән үзләре дә күптән хыяллана ич инде алар. Хөсәеневләргә бу изге эшләрендә матди һәм рухи ярдәм күрсәтергә биш куллап алыналар. Мәһүбә ханымның да бу эштән читтә калма гаялыгын беләбез инде. (Апасының йогынтысын тоеп булса кирәк. Орскиның Әхмәтҗан хәзрәт абыстае Маһруй Рәхмәтуллина-Борна ева да тиздән бу шәһәрдә кызлар өчен яңача мәктәп ачып җибәрә.)
Закир әфәнде Рамиев. әлбәттә. бу дәвердә шәһәр һәм губерна күләмендәге башка тор җәмәгать эшләрендә до катнаша. Губерна җәмәгатьчелеге тиздән аны Икенче чакырылыш Дәүләт думасына депутат итеп күрсәтә. Расой халыклары язмышын, шул исәптән татар халкының да киләчәген хәл итәргә, һич югы шуңа омтылып карарга тиешле булган Дума депутатлары исемлегенә тагын Орен бур,тан доктор Вайбурни. Гайса Енике». Ор. я шәһәреннән сәүдә гер Фәйзулла Мәэмпнов. Каргалы авылы мулла мөгаллиме Хәй рулла Госмановлар теркәлә Ләкин бу депутатларның «ер ни дә эшли алмый калуларына, сайлануларыннан соң ярты ел үткәч т., патша хөкүмәте ................. куылуларына алар гаепле түгел, бил
“ле Эшләргә мөмкинлек тудырылса, киләчәк ометләрн. гамәлдә
Шулай итеп, «башкала» шәһәрендә дә Рәмиевләрнең абруе көн нән-көн үсә, арта бара. Озакка сузмыйча гына Закир әфәндене • Хөсәения» мәдрәсәсенең «идарәче байлары» исемлегенә сайлап куялар. Генерал губернатор канцеляриясе документларында мөх тәрәм мәдрәсәнең «Попечительләр Советы» дип теркәлгән бу ида pace уку-укыту программасын даими тикшереп, аңа кирәгенчә юнә леш бирүне дә кайгыртырга тиеш була. Бик җаваплы бу бурычны әлеге Совет, нигездә, Дәүләкән ягы «төмән»нөреннан чыкмыш Гайса морза Еникеев белән Закир Рәмиевкә йөкли.
чагылдырырга сәләтле депутатлар сайланган ич!
Көндәлек тормышта, көнкүрештә Дәрдемәнд-Рәмиевнең гаҗәеп тыйнак булуын, бик йомшак табигатьле кеше икәнлеген күпләр билгеләп үтәләр. 1906 ел азагында, Думага депутат итеп күрсәтелгәч тә, ул беркадәр сабырлык сиздерә, хәтта икеләнеп кала сыман. Мондый олы вазифаны уз җилкәсенә күтәрердәй миннән мөхтәрәмрәк зыялылар бардыр, дип. үз дәрәҗәсенә түбәнсетебрәк карый. Әмма чордашлары, хаклы рәвештә, башка фикердә торалар һәм депутат-лыкка аны сайлыйлар.
Закир әфәнде көндәлек тормышта тыйнак һәм артык сабыр табигатьле күренсә дә, үз алдына куйган максатка ирешү юнәлешендә — татар халкын белемле, укымышлы итү бурычын үтәгәндә — һәр эшкә җитди, максатчан тотына торган була. Татарча матбугат булдыру юнәлешендәге теләк-талпынышлары моңа шаһит. Бертуган Рәмиевләр татарча газета чыгару теләген белдереп узган гасырның сиксән-туксанынчы елларында берничә тапкыр мөрәҗәгать итәләр, андый эшкә ирек куелу белән үк максатларын тормышка да ашыралар — «Вакыт* газетасына рөхсәт беренчеләрдән булып, 1906 ел башында ук бирелә.
Оренбург шәһәрендә төпләнеп яши башлагач та шагыйрь белән аның хатыны һәр атнада әдәби-мәдәни мәҗлес, кич утырышлар оештырып җибәрәләр. Әдәбият, сәнгать һәм көндәлек яшәеш, сәясәт мәсьәләләрен арага салып сөйләшенгән ул кичәләргә Рәмиев- ләрнең таныш-белешләре генә түгел, шәһәргә килеп чыккан һәр яңа фикер иясе дә катнаша алган. Болардан тыш Дәрдемәнд-Рәмиев һәр атна кичендә төрле үтенеч белән мөрәҗәгать кылучы гади ха лыкны да кабул иткән. Моның өчен шул билгеле бер көндә бер сәгать вакыт билгеләнгән булган икән. Шул вакытка чамалап аның өенә авыл хәлфәләре, ярлылар, шәкертләр җыелганнар.
Бу уңайдан «Хөсәения» мәдрәсәсе шәкерте, Галимҗан Ибраһи- мовның туганы Мохтар Ибраһимов истәлекләрен искә төшерү кызыклы, минемчә. Ул болай искә ала: «.... Бер язны без, шәригем Гомәр Нигъмәтуллин белән бергә... «Хөсәения» мәдрәсәсенә керү нияте белән Оренбургка киттек. Аркаларыбызда — капчык, кулларыбызда — таяк. Әле кар эреп бетмәгән, юл пычрак. Бата-чума ба рабыз... «Хөсәения*гә урнашканнан соң... без җәйгә авылга кайтмаска, Рәмиевләрнең алтын приискаларында эшләп бераз акча табарга ниятләдек. Алтын приискаларының хуҗаларыннан берсе булган шагыйрь Закир Рәмиевнең Оренбургта яшәгәнлеген белә идек. Гомәр белән аның янына бардык, приискаларының берәрсенә эшче итеп урнаштыруын үтендек. Шагыйрь безне ачык йөз белән каршы алды, хәлләребезне, укуларыбызны сорашты, киңәшләр бирде. Ләкин эшкә урнаштырмады.
— Прииска эшләренә катнашмыйм, шуңа күрә урнаштыра алмыйм,— диде, һәм, кесәсеннән акча чыгарып, икебезгә дә бишәр сум бирде. Без аннан акча сорамаган идек, шулай да шатланып, бик күп рәхмәт әйтеп алдык...»
Оренбург якларында йөргәндә мондый истәлекләрне телдән дә еш ишетергә туры килә. Шушындый ук эчтәлекле башка истәлек- язмалар да бар. Дөрес, шагыйрь дә бәлки килгән бер кешегә акча гына өләшеп утырмагандыр, кемгә киңәшен биргән, кемгә киләчәк юлын өйрәтеп чыгаргандыр. Әмма шәһәрдә яшәгән вакытларында һәр пәнҗешәмбенең бер сәгатен бары тик үз гозере белән килгән теләсә кемне кабул итүгә сарыф кылганлыгы күпләргә мәгълүм.
Мәрхүм Исмәгыйль абый Рәмиев тә бер мәртәбә Закир әфәнде йортына шул рәвешле эләккәнлеген сөйләгән иде. Ул да: «Мохтаҗлык кичергән һәркемгә Дәрдемәнд хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә
тырышкан. Аның янына бигрәк тә шәкертләр еш йөри иде. Анда татар, башкорт кешеләреннән тыш Урта Азиядән килгән үзбәк, казакъ халкы вәкилләрен дә, авыл муллаларын да очратыр идең»,— дип, алдан китерелгән сүзләрне тагын бер кат раслаган иде.
Үзе исә ерак кардәшенә андый үтенеч белән бармый, әлбәттә, Галимҗан Ибраһимовның бер йомышын йомышларга дип бара. Ә эш болай була. 1917 елның декабрь башларында Оренбургта башкорт- ■ ларның беренче Корылтае ачыла. Анда бик җитди мәсьәләләр куе- 2 ла: башкорт халкының мөстәкыйль автономияле мәмләкәтен төзү 5 һәм шул автономияне тану-танымауларын белдерүне үтенеп больше- з виклар башкаласына һәм Себер ягы директориясе җитәкчеләренә мө- < рәҗәгать итү. Шул зур җыенга, татар җәмәгатьчелеге вәкиле була “ рак, Уфадан Галимҗан Ибраһимов та бара. Ә үзенә ярдәмче- ? адьютант итеп Уфа гарнизонындагы бер полкта писарь вазифасын үтәгән якташы Исмәгыйль Рәмиевне дә ала. Исмәгыйль абый бу - очракта аның мылтыклы сакчысы да, йомыш үтәүчесе дә була. Орен 1 бург шәһәре уртасындагы Кәрвансарайда, Зәки Вәлиди җитәкчеле ч гендә ике атна дәвамында бик бәхәсле барган ул Корылтай уты * рышларында, димәк, Исмәгыйль абый да ахырынача диярлек кат = наша. Анда кемнең нәрсә сөйләгәнен, ни нәрсәләр даулаганлыкла ’ рын ул әле илле ел үткәч тә бик яхшы хәтерли иде. Бәлки ар- * хивында бу вакыйгаларга кагылышлы язма истәлекләре дә сакла = надыр. Хәтеремдә әле, бер шундый әңгәмәдән соң Әмирхан Еники i аңардан боларны куен дәфтәренә теркәп куюын бик тә үтенгән иде.
Менә шушы Корылтай көннәрендә Галимҗан Ибраһимов ша гыйрь Дәрдемәнд белән күзгә-күз карашып кына сөйләшәсе сүзләре туганлыгын белдерә. Якын арада очрашу вакытын билгелә мәеме икән, дип белешү өчен Исмәгыйльне Закир әфәнде йортына җибәрә.
Шушы урында мин, әңгәмәдәшемне туктатып, аңа мондый сорау биргән идем:
— Дәрдемәнд белән Галимҗан Ибраһимов элек якыннан таныш булганнармы, очрашканнармы.
— Очрашкан да, сөйләшкән дә булырга тиешләр, — диде Исмә гыйль абый. — Хәер, Галимҗан абый китапларының байтагы башта Рәмиевләр матбагасында басылып таратылу да моны раслый. Аннары тагын икенче... ярыйсы ук четерекле дәлилем дә бар...
Шулай дип, ул Галимҗан Ибраһимовның революция алды елла рында шагыйрьнең бер кызына гыйшык тотып йөрүен дә .сер итеп кенә» сөйләп алды. Әмма аның анык кына кемгә күңел биреп йөргән леген әйтмәде. Бәлки кызның исемен үзенең дә оныткан чагы булган дыр. Тик шунысы хак, шагыйрьнең зур кызы Зәйнәп бу вакытта инде күптән кияүдә була. Кияве Ярулла Вәли шулай ук үрчемле генә бер язучы, байтак кына повесть һәм хикәяләр авторы. Тумышы белән шул якның Бозаулык буе татар авылларының берсеннән Соңгы яз мышы да әдип Ибраһимов язмышына тиң — 1937 елда кулга алына быр гына утыра иде, дип язып куя.
Шекер, якындагы атна кичендә, шагыйрьмен гади халыкны ка бул итү вакытында Исмәгыйль Рәмиен Дардеианд «н» юнәлв Ана Галимҗан Ибраһимовның үтенечен белдерә. Киләчәк күрешү конен
һәм эзсез юкка чыга.
Гөлнур Рәмиева... Аның язмышы миңа таныш түгел. Дөрес, Мир Хәйдәр Фәйзи көндәлекләрендә аның исеме дә теркәлгән. Гөлнур ту ташны ул кызның бик моңсу бер вакытында. 1921 ел көзендә Темәс авылы клубында очрата да: зур. зиннәтле залларда, зыялы кешеләр арасында йөрергә күнеккән кыз иң гади халык арасында моңсу, са
билгелиләр дә кайтып та китә.
Аннары, озаклап кич утыру өчен, алар билгеләнгән вакытта шагыйрь өенә икәүләп киләләр. Монда шагыйрь белән әдип, кара- каршы утырып, Октябрь революциясе алып килгән үзгәреш-яңарыш- лар хакында фикер алышалар. Галимҗан Ибраһимов әңгәмәдәшенә Корылтайның аерым Башкорт автономиясен төзергә карар кылуын, Орск өязенең төньяк өлешенә кергән Юлык авылының да шул мөстәкыйль мәмләкәт карамагына күчәчәген белдерә, әлбәттә.
Гомумән, Исмәгыйль абый хәтерләвенчә, сүз йомгагы башлыча Галимҗан Ибраһимов кулында була, шагыйрь әңгәмәгә ара-тирә генә кушылгалап, үз фикерен белдереп куйгалый икән. Исмәгыйль Рэ- миев исә ул сөйләшүгә бөтенләй дә катнашмый диярлек.
— Алар янәшәсендә бераз утыргач та мин торып киттем. Китап киштәләре бик бай иде, шуннан үземә бик кызыклы күренгәнен алып актарырга керештем дә онытылдым, — дип искә төшергән иде ул.
Шушы вакыйгалардан соң инде Дәрдемәнд-Рәмиев Оренбургтагы өендә озак яшәми. Галимҗан Ибраһимов та катнашкан Корылтай утырышлары декабрьнең егерме икеләрендә төгәлләнә. Ә бер айдан соң, 1918 елның 23 январенда Оренбургта Совет власте урнаштырыла. «Буржуйлар — долой!» дигән лозунг кичекмәстән эшкә ашырыла башлый. Байларның мал-мөлкәте конфискацияләнә.
Бу көннәрдә Дәрдемәнд-Рәмиевнең үз иреге белән алтын приис- каларыннан ваз кичүе, аларны Совет оешмаларына тапшыруы мәгълүм. Шул исәптән «Вакыт» газетасы, «Шура» журналы һәм әдәби- тарихи китаплар басыла торган яхшы җиһазлы типографияне дә Совет вәкилләре карамагына тапшыра ул. Бу типографиядә шул ук көннәрдә Заһид Шәркый-Иосыпов редакторлыгында «Мөхбир» газетасы, бераздан соң «Эшчеләр дөньясы» һәм башкалар басыла башлыйлар. Заһид 1913 елдан бирле «Хөсәения» мәдрәсәсендә укуын ташламастан, «Вакыт» типографиясендә хәреф җыючы булып эшләгән эшче. Шунлыктан Совет власте урнашкач та Оренбург большевиклары бюросы аңа басмаханәләр эшен җайга салу һәм газета чыга-J ру бурычларын йөкли.
Ә моңарчы еллардагы соңгы чорда «Вакыт» басмаханәсенең ха- кыйки җитәкчесе булып Дәрдемәнднең кияве Ярулла Вәли исәплә-, нә, шул исәптән «Яңа вакыт» газетасы да аның кул астында чыга.:
Бу басмаханәнең соңгы көннәренә кагылышлы бер кызыклы истәлекне мин 1964 ел кышында Олы Кайбыч авылында язып алган идем. Аны миңа инде урын өстеннән тора алмыйча яткан элеккеге хәреф җыючы Хәбибулла абый Яруллин сөйләгән иде. Хезмәт юлын ул гражданнар сугышы елларында хәреф җыючы ярдәмчесе буларак, башлаган икән. «Вакыт» басмаханәсенә багышланган хатирәсе бик кыска булса да, бик гыйбрәтле тоелды миңа. Чөнки сүз типографияне Дәрдемәнд-Рәмиевнең ни рәвешле яңа власть вәкилләренә тапшыруы хакында бара. Февральнең соңгы көннәре була бугай. Чөнки шагыйрь, ул көнне җылы, йомшак туннан килә типографиягә.
Килә дә, барлык хезмәткәрләрнең бер җиргә туплануын үтенә кыскача гына җыелыш уздырылачагын әйтә. Хәреф җыючылар, хезмәткәрләр бергә тупланып беткәч тә кыскача гына итеп болай белде! рә:
— Бүгеннән үк үз арагыздан бер җитәкче сайлагыз, монда бул ган барлык җиһазны, кәгазь, буяуларны барлыгынча кабул итеп алы гыз, — ди. Аннары куеныннан зур бер төргәк акча чыгара да: — Бу төргәктә сезгә киләчәк ике атналык эш хакы һәм басмаханә чыгым нарын капларлык акча булыр. Анысын да рәхим итеп алыгыз, — диг, өсти.
Шуннан соң инде барысына да рәхмәт әйтә дә, хушлашып чыгыг
та китә. Димәк, дистә ел буе күңел юанычы биргән, якты уйлар тудырган, яшәткән бер зур эше белән ул менә шулай гади генә саубут лаша сыман. Гомерен халык бәхетенә багышлады, ШУНЫҢ очен күп ме көчен һәм малын түкте. Инде халык вәкилләре ул йөкне үз җилкәләренә күтәрмәкчеләр икән, мәйле, юллары уң булсын, дип уйлагандыр шагыйрь бу мизгелләрдә, мөгаен.
Шагыйрьнең Оренбург каласы белән хушлашу хатирәләреннән берсе шушы... Күңел биреп эшләп килгән вазифасын халыкның үз nivu п пзприа таптпт-тпт, V,..., — -
үк үкенмәгәндер.
Соңгы көннәр
күченеп китә. Дө-
- о ~» г, Неплюев урамын
дагы йортта барлык нәрсә дә үз көенчә кала диярлек. Шагыйрьгә, билгеле инде, бу йортта тупланган бик тә бай китапханәдән аерылып торуы аеруча аяныч һәм үкенечле тоелгандыр. Әмма әле аның күңелендә берничә айдан, һич югы берәр елдан соң, үз утарына кабат кайту, үз китапханәсе һәм җайлы-көйле элекке тормышы белән кабат күре шү өмете яшәгәндер. Гражданнар сугышы озакка сузылмас, тәртип урнашыр да, яңа властьларга бернинди дә зыян китермәгән, аларга каршы көрәш алып бармаган шәхес буларак, аңа тыныч кына үз өендә үз картлыгы белән ялгыз калырга рөхсәт бирелер дип өмет иткәндер.
Ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, ул өмет-юраулар чынлыкка аша алмый. Егерменче еллар соңында «бай утары*на башка кешеләр хуҗа булып калалар. Шагыйрьнең гомер буе туплаган бай китапханәсе ишегалдына, утын сараена чыгарып өелә. Ә Бөек Ватан сугышы башлан гач, шәһәр утын кытлыгын кичергән зәмһәрир суык кышларда ул кыйммәтле хәзинә көл һәм төтен булып һавага оча...
Рәмиевләр, билгеле инде, Орскига күчкәндә затлы тройкалар җигеп, кирәк-ярак җиһаз һәм кием-салымны ишле-санлы олауларга төяп юлга чыга алмыйлар. Бердән, ул хәтле еракка озатырдай олаулар һәм олаучылар юк заман; икенчедән, юллар да тыныч түгел ва кыт бит — бер авылда кызыллар булса, янәшәсендә аклар, кемнең кем белән сугышканын да чамалап бетерерлек түгел. Шунлыктан Рәмнев ләр Ташкент тимер юлы белән Актүбә шәһәренә кадәр поездда барыр га ниятлиләр. Борнаевларның ышанычлылары аларны анда каршы алырга, дала юлы белән Орскига кадәр озатып куярга тиеш була.
Рәмиевләр Орскида беренче елны Мәһүбәнең туганы Мәхмүтҗан Борнаевларда яшиләр. Мәхмүтҗан белән Габдуллаҗан Борнаевлар ул вакытта шәһәр үзәгенең Зур урамындагы ике катлы таш йортла рында торалар, йортның аскы катында кибет, келәтләр була. Совет чорында исә монда төрле учреждениеләр туплана. Сугыштан соңгы дәвердә Совет урамындагы ул иркен йортта зур ашханә эшләде. Тарихи бу йортны 1984 ел башында, .Орский рабочий, газетасы типография сен киңәйткәндә сүттеләр.
Рәмиевләр Орскига күчеп килгәндә Борнаевларның Рашит һәм Шамил исемле ике уллары була. Берсен» снгеэ. икенчесен» биш аш>. Шушы күченү вакыйгаларыннан соң илле ел үткәч та аларнын олыс ы белен миңа бер очрашырга туры килгән иде. Аның белен мине Орскида туып үскән, яше белен әлеге малайларның кечесенә яшьтәш булган Абдулла абый Исәнбаен кавыштырган иде. (Совет урамындагы Борна плар сәүдә йортының фоторәсемен бүләк итүче д» ул - Чонне, шул
берсе шушы... I
вәкилләренә тапшыру... Хуш, якты дөньям,** дип* бәлки.
Рәмиевләр гаиләсе озакламый Орск шәһәренә рес, ул күченүне әле бөтенләйгә дип уйламыйлар,
заманда шәһәрнең оста фотографы санала иде.)
Рәшит Борнаев миңа «шагыйрь баба»сы турында әллә ни күп мәгьлүмәт бирә алмады. Сиртмәле тарантаска утырып берничә мәртәбә җәй көннәрендә балыкка барганлыкларын гына искә төшерде.
— Шагыйрь бабай балыкка йөрергә бик хирыс иде. Кармак, кәр- җиннәрен тотып үзе арба читәненә терәлеп утыра, мин кучер янәшәсенә кунаклыйм да, шәһәрдән чыгып китәбез. Урал буе әрәмәләре ышыгына, Ущельегә барганыбыз хәтердә, — дип сөйләде.
• Тарлавык» дигән урын — Урал елгасының, ачык кырдан агып килеп, тауга барып төртелгән урыны. Кайсы бер язларда шул тарлавыкка боз өеме килеп тула, Урал суы шәһәр урамнарына күтәрелә. Ә ул тау башына күтәрелсәң Иске шәһәр дә, елга аръягындагы ерак казакъ авыллары да уч төбендә кебек күренәләр.
Кече Борнаевның сөйләвенчә, балыкка бер баруда алар әнә шул кызыл кыя-ташлы тау иңенә дә күтәрелгәннәр, шагыйрь бабай шуннан озак кына тирә-якны күзәтеп торган икән.
Сигез яшьлек бала шуннан да артыгын исендә калдырмаган иде.
Борнаевлар өендә бер кыш чыкканның соңында Дәрдемәндләр башка чыгалар. Хәзер дә Поль Лафарг тыкрыгында (өченче йорт) исән-имин булган бер катлы агач өйне берәүләр, ике-өч елга дип, алар карамагына тапшырып, үзләре якындагы бер авылга кибет тотарга китәләр. Ул тыкрык Иске шәһәрнең Урал елгасы янәшәсендәге урамына төртелеп тора. Дәрдемәнд соңгы көннәрен яшәгән өй Урал буенда ук диярлек, теге урам чатыннан икенче генә йорт. Шуннан соң язын-көзен каргалар кунаклап, кар-кар килеп биек-биек топольлар рәте китә, шул мәңгелек агачлар ышыгына сыенып кына, борылышларда чак кына җыру авазлары чыгарып, бик алай киң булмаган Урал агып ята. Матур табигать, матур күренеш! Җанга рәхәт бирә торган урын, әлбәттә.
Бер катлы ул агач өйнең ишегалды иркен, ишле тәрәзәләре елмаешып кыйблага карап торалар. Бәпкә үләне мул үскән тыкрык киң дә. тыныч та: күңелең тартса хет шунда чыгарып ак тирмә куй да сәхра оештыр.
1921 елның октябрь соңнарында шагыйрь Дәрдемәнд-Рәмиев әнә шул тын бер почмакта, шул агач өй түшәгендә вафат була, шушыннан соңгы юлына озатыла. Монда аның соңгы кигән киемнәре, кулына каләм тотып утырган урындык-өстәле, соңгы мирасы кала. Соңгы мәртәбә кулына алган китаплары, язган кәгазьләре шушында кала. Үкенечкә, 1922 елның язында Урал елгасы тагын ташый, шәһәрнең түбәндәрәк утырган урамнарын су баса, кешеләр йорт түбәләре өстеннән көймәләрдә йөзеп йөриләр. (Шундый ук күренешкә 1957 ел язында шаһит булган идем.) Билгеле инде, яр буенда ук утырган теге сөйкемле агач өй дә су астында кала. Фәкать шагыйрьнең иң кадерле әйберләрен генә Борнаевларның тау өстендәге йортына ташып өлге-рәләр. Хәер, Искәндәр Рәмиевнең ике катлы өе дә өстәрәк урнашкан була. Кайбер әйберләрне бәлки аңа да ташыганнардыр. Орски халкы • Искәндәр йорты» дип йөргән ул өйнең асты таштан, өске каты бүрәнә. Гадәттә, хәллерәк байлар Орскида йортны шулай салырга тырышканнар. Күпчелегенең аскы катында кибет булган.
Шакир Рәмиев 1912 елда вафат булганның соңында прииска эшләре белән җитәкчелек итү шушы Искәндәргә йөкләнә. Ул инде махсус белемле алтын чыгаручы була, Бельгиядә укып бугай, инженер дипломы ала. Совет хөкүмәте 1921 елда «буржуй белгечләр»не эштә кулланырга кирәк дип тапкач, Искәндәр Рәмиевне дә «Башкортал- тын» трестының җитәкчесе итеп билгелиләр. Ә инде патша чоры бел- геч-инженерларын ил күләмендә эзәрлекләүләр башлангач, аны да 1927 елда кулга алалар. Шуннан соң ул эзсез югала.
Димәк, шагыйрь үлгән көннәрдә Искәндәр Орскида булмый. «Баш ЖОрталтын* тресты идарәсе бу вакытта кантон үзәге Темәс авылын да була. Соңрак ул трест Баймак шәһәренә күчерелә. Шулай да бер вакыт матбугатта мондый бер хәбәр күренеп калган иде: и.меш. ша гыйрь Дәрдемәнднең вафатыннан соң Искәндәр, аның язма мирасын ике чемоданга сала да. Орскидан алып китмәкче була. Ул мирасны әле гә Оренбурда яшәп яткан Зәйнәп апа Вәлиеваларга илтеп тапшырмак- 2 чы булгандырмы, яисә үзенең Темәс-Баймак фатирына кайтармак = чымы, билгеле түгел. Тик шунысы хак, имеш, ике чемоданны күтәреп 1 поездга тошә бу да... поездда барганда ул чемоданнардан колак кага, з Юлда^ имеш, «бай Рәмиев» артыннан даими күзәтеп йөргән караклар 2 шагыйрь мирасын, башка байлык дип уйлап, урлап качалар. (Шуны ~ да белеп торыйк, Орскига тимер юлы 1923 елда гына барып җитә, пас ? сажир поездлары берәр елдан соң йөри башлыйлар.)
Исмәгыйль абый Рәмиев тә шагыйрь мирасының шулай югалган - булуын ишетеп белә иде. Ә дөреслектә ул хәл шулай булганмы, әллә - Закир әфәнде Рәмиев язмалары Искәндәр язмышын кабатлаганмы, әйтүе читен, һәрхәлдә, ул ике чемодан кулъязманың Искәндәр Рәмиев белән бергә 1927 елда зинданга барып эләгүе дә бик мөмкин бит.
Ярый, хуш, борадарән Борнаевлар, Искәндәр Рәмиев Орск шәһә- - рендә Дәрдемәнд белән аралашканнар. Гражданнар сугышы кискен ләшеп, шәһәрдә хәлләр мөшкелләнгән бер дәвердә, 1918 ел җәендә, * Закир әфәнде Рәмиев атна-ун көн чамасы кечерәк кенә Җүнәй ди гән татар авылында да торып китә. Җүнәй — Мортаза Фәйзуллинның ике энесе һәм өлкән ир балалары барып оя корган авыл — Столыпин чоры хуторына тартым бер биләмә. Бик үзенчәлекле, тук, көр күңелле авыл. Гөберлә тауларыннан агып төшкән саф сулы Гөберле елгасы буенда урнашкан. Ул елгада элек балык та мул тотылган. Мортаза карт улы Мирхәйдәр Фәйзи көндәлекләреннән күренгәнчә. Орск бай лары сугыш алды елларында монда сәхрага чыга, «дача» алып яши торган булганнар икән. Дәрдемәнд-Рәмиевне исә анда сугыш афәте куып җибәргән.
Шагыйрьнең соңгы яшәү дәверендә даими рәвештә аралашкан тагын бер танышы — Габдулла Дәүләтшин дигән кеше була. Мөгаен, алар бер-берсен Оренбургта яшәү дәверендә дә белгәннәрдер. Бердән. Дәүләтшин әз-ким каләм тибрәткәләгән шәхес — «Хесәения» мәдрә сәсендә укыган һәм хәлфәлек иткән дәверендә Вакыт* газетасын.< хәбәр, мәкаләләр язгалаштырган, катлаулы 1917-18 елларда да татар башкорт халыкларының милли йөзен, киләчәген билгеләргә омтылган уй-фикерләрен «Яңа вакыт* аша белдергәләгән кеше. Шуңа өстәп ул бер ара бер зур эштә дә танылып ала: «сатлык» Зәки Вәлиди хөкүмәтен тотып төрмәгә яба һәм Совет Башкортстаны автономиясенең беренче рәисе итеп билгеләнә.
Менә шул Габдулла Дәүләтшинны. ни сәбәпледер үзе дә зиндан гәртнпларе бел™ танышып чыкканның соңында. 1919 елның көзеидл Орскига комиссар итеп җибпралар. Ул монда, аклар белой кызыллар .яусыз көрәш алып барган кин бер мәйданга, зур гына вәкаләт белой кибәпечә Орск төбәге оборона командирының милли эшләр буенча урынбасары рааешендэрак була. 1920 ел башыннан ук бу Д»үл..тшии Орскида татарча атналык .Ирек йолдызы, газетасын чыгара башлый "азета ул Орскидан киткәнче - 1921 ел жой урталарына чаклы чыгы., силә. (Шәһәр музее фондларында бу газетаның 1921 ел «аенда басыл *ан бер нөсхәсе саклана.)
Дәрдемәнд менә шушы Дәүләтшин белән уртак тел таба, бер ар. ₽"ЛГа1бдулла"д.>үлотшинның хатыны, драматург Мирхәйдәр Фәйзи ■еңсеңел.че Хали»» апа ул «лларны бол.й дип еөйлаган иде Габдул
ланың төп эш урыны татарларның элек-электән мәдәни үзәге саналган бинада урнашкан була. (Иске шәһәрнең үзәгендә, хәзер ул урын да «Октябрь» кинотеатры.) Шунда акларга каршы көрәшүче кызылармеецлар, командир-комиссарлар да килеп йөриләр, шунда ук мөселман хәрбиләр һәм шәһәр халкы өчен лекцияләр, концерт-кичәләр оештырыла икән. «Ирек йолдызы»на мәкаләләр дә шунда ук туплана. Ул газетаның беренче битендә, гадәттә, хөкүмәт карарлары, төрле әмерләр татарчага тәрҗемә итеп басылалар. Боларның барысын да диярлек Габдулла Дәүләтшин оештыра. Ә аңа, хәленнән килгәнчә, Хәлимә апа булышып йөри. Ул яңарак кына гимназия төгәлләгән.
Минем хәтерләвемчә, дигән иде Хәлимә апа, 1920 елның җәеннән башлап бу йортка шагыйрь Дәрдемәнд килгәләп йөрде. Дөнья хәлләре белергә дип, шундагы газеталар белән танышу өчен дә килгәндер инде. Еш кына алар Габдулла белән сөйләшеп китәләр дә, комачауламас өчен мин ул бүлмәдән чыгып тора идем.
— Дәрдемәнднең берәр шигыре «Ирек йолдызы »нда басылмадымы икән, хәтерләмисезме? — дип сорадым, бүлдереп.
Хәлимә апа:
— Хәтерләмим, аңа күп гомер үтте бит инде, — диде.
Дәүләтшинар Орскидан 1921 ел август азакларында китәләр. Алар ның икесен дә Мәскәүгә, Коммунистик университетның шәрекъ халыклары бүлегенә укырга җибәрәләр. Бу вакытта Оренбург губернасында аяусыз ачлык башлана, урыннарда аңа каршы көрәшү өчен комиссияләр һәм комитетлар төзелә. Үзе теләпме, әллә Дәүләтшин киңәше бе- ләнме, бу эшкә Дәрдемәнд-Рәмиев тә алына, һәм нәкъ шул мәшәкатьләр белән йөргәндә, Оренбургтан Орскига кайтышлый, ул авырып китә һәм ваба чиреннән үлә. Хәлимә ападан мин:
— Дәрдемәнднең ачлык комиссиясендә эшләве берәр җиргә теркәлдеме икән? — дип сорадым.
Ул миңа:
— Белгәнегезчә, Казакъстан автономиясе башкаласы соңыннан Кызыл Урдага күчерелде, шул чор газеталары да, документлар да шунда булыр, бәлки, шул архивларда... — дип җавап бирде.
Нишләп Кызыл Урда архивындамы? Чөнки 1920—25 елларда Оренбург, Орск икеләтә буйсынуда тордылар: РСФСР да җитәкчелек итте, шул ук вакытта Казакъ-кайсак автономияле республикасы хөкеме дә үтәлде. Бу автономиянең башкаласы итеп Оренбург билгеләнгән иде.
Орскида шагыйрьнең соңгы көннәрен хәтерләүче тагын бер кеше яши — Мәрьям апа Бикбова. Урта хәлле сәүдәгәр кызы. (Ул Муса Җәлилне дә яхшы хәтерли — шул ук мәдәният йортында хәтта бер гә халык алдына да чыкканнар, Мәрьям җырлаганда Муса аңа мандолинада уйнаган.) Апа-җизниләре, туганнары — җәмәгать эшләрен дә бик катнашучан булганнар. Элек байтак еллар мәдәният йорты мөдире дә аның җизнәсе була. Орск зыялылары рәсемнәре, шулай ук Маһруй Борнаеваның ире белән төшкән фотосы да Мәрьям апа альбомында саклана.
Мәрьям апа «бик пөхтә киенеп йөрүче, бик тә итагатьле карт шагыйрь» не шәһәрдә күргәләп йөргән, әлбәттә, олы класс укучысы буларак аның шәхесе белән кызыксынган. Ә Дәрдемәнд үлгәч инде алар, берничә кыз, саубуллашырга дип аның өенә дә барганнар, шагыйрь җеназасын Урал елгасы аша чыкканчы озатып килгәннәр. Чөнки, авыр вакыт булуына карамастан, шагыйрьне шәһәр халкы елга аръягындагы зыялылар зиратына илтеп күмгән. (Шәһәр читендәге гомуми зират кайбер елларны су астында калганлыктан, зыялыларны атлы татар казаклар авылы Ильяс утарына илтеп күмә торган булалар. Габ дулла Дәүләтшин да шул Ильяс утары мулла токымыннан.)
Соңыннан Дәрдемәнд кабере өстенә затлы гына кабер ташы да
куела. Әмма утызынчы елларда башланган зур төзелеш ул тыныч зиратка да кагыла. Зыялылар каберлеге Яңа шәһәр уртасында кала. Илленче еллар соңында, «Совет әдәбияты» журналыннан Вил Ганиев үтенгәч, без, Мулланур Вахитов исемендәге татар китапханәсенә йөрүче яшьләр, шагыйрь каберен бер эзләп караган идек. Зыялылар каберлегенең номерлы завод коймасы эчендә калганлыгы ачыкланды. Берничә елдан соң мин шагыйрьне күмүдә катнашкан Мәсгут бабай Шәмсетдиновны эзләп таптым. (Элекке приказчик, унынчы елларда Мирхәйдәр Фәйзи оештырган драма түгәрәге кешесе.) Без әлеге завод коймасы буена бардык. Ул:
— Шагыйрь Дәрдемәнд кабере менә шушы төштә була, — дип асфальт юл белән биек койма арасындагы бер тар җирне күрсәтте.— Сугыштан соңгы елларда кабер ташы да шушында аунап ята иде, утыртып, рәтләп киткән идем, — диде.
Ул кабер ташы, мөгаен, шушындагы берәр төзелешкә кирәк бул гандыр. Яисә якындагы төзүчеләр бистәсендәге берәр өйнең нигез та шы хезмәтен үтидер. Никадәр аяныч хәл!
Инде сүземне шагыйрь белән чирек гасырдан артык бергә яшәгән, якыннан аралашкан бер зыялыга биреп төгәллисе килә. Үзе дә әдәбият тарихында якты эз калдырган, мәдәниятыбыз күгендә беренче рәшә, беренче елдырымнардан булган олы әдип Фатих Кәрими шагыйрь турында мондый сүзләр язып калдырган: «Дәрдемәнднең кешелек ягы бик югары булып, ул гади татар байларына бер дә охшамый иде. Сүзендә, мөгамәләсендә соң дәрәҗәдә туры. Ул алдау, хәйлә, риялану, икейөзлелек итү шикелле нәрсәләргә дошман...»
Димәк, кылган эшләре белән генә түгел, кешелек сыйфатлары бе ләп дә ул безнең барыбызга да үрнәк. Шул сыйфатлары өчен генә дә без, бүгенге варислары аны олыларга тиешбез!
Закир Рәмиев-Дәрдемәнд шәхес буларак билгеле бер чорда калып лантан, шул дәвердә ул бай сәүдәгәр дә, киң колачлы җәмәгать эш леклесе дә, шагыйрь дә булган. Аны үз заманыннан, үз иш фикердәш ләре арасыннан һич кенә дә аерырга ярамый сыман. Шул ук вакытта ул замандашларыннан беркадәр аерылып та тора кебек. Чөнки, зама наның һәр олы шәхесе кебек, ул үзенә генә хас олуг мирас тудырып калдырган. Без аны хәзер шул күркәм эшләренә, олы мирасына карап бәялибез. Шуның өчен аны ихтирам итәбез.
19H9 ел.