Логотип Казан Утлары
Поэма

Хозыр галәйһес-сәләмне эзләү


•Пәйгамбәребез. галәйһессәләм. әйтте: бу тормыш бер сәгатьлек. шунлыктан аны изге эшләргә файдалан».
Борынгы кабер ташыннан
Минем планкам ялгыз башы — Хозыр булсын юлдашы..
Татар халык җырыннан
Бисмилла урынына
Беләсеңме, бәндәм, беләсеңме — кемнән ятим калган бала без? Арабызда үзен артыксынып, юкка чыккан Хозыр бабабыз!
Денсезләнеп калган дөньялыкта күптән күренгәне юк аның. Юксынырбыз бер чал юлаучының ярабызны килеп юганын.
Кыркапкадан инде кермәячәк фәкыйрь кыяфәтле аксакал. Искәртүләр генә исебездә: «Букчасына, барып, акча сал...»
«Сәламләми үтмә сәләмәне — Хозыр Ильяс була күрмәсен!» Этләренә хәтле әйтелгәндер: «Хәерчегә,— диеп,— өрмә син...»
...Ялварадыр Хозыр ярдәменә гаҗиз кеше: «Очрар көннәр бир!..» Күрмәгәнме изге көтүчене Байлар Сабасында кемнәрдер?
Зиннур МАНСУРОВ (I94V) шагыйрь. «Аут бирәм». •Йәз суы». •К>лын беяган арымм • һ. 6 татар, рус телләрендә донья күргән шигырь, публицистика китаплары ангоры Казанда
Кермәгәнме Урыс Мулласына1? — Юкса анда күпне белгән «кызыл погон» бар. Кимсендереп торыр кыяфәтен Үзгәртмәде микән пәйгамбәр?!
Ялгышкандыр: миндәй ябагайга ярашырлык ярлы юк, дисә. (Хәерлегә булсын...) Хәерчелек хәттин ашкан бездә югыйсә.
Кабатлады күпләр кабергәчә «Иза вакыйгатин» сүрәсен. Мөхтәрәмнәр хәтта мохтаҗланды — шагыйрь Дәрдемәндтән сора син...
...Кая киткән, эзлик, кая киткән Кол Галине күргән картыбыз? Борчылуны белмәс бәндәләрнең бәгырендә бүген каты боз.
Бәлаләргә тарган балаларын ничә чыгарышкан ак юлга!.. Мәңгелеккә барыр мөсафирның югалуы сыймый акылга.
Күзебезгә ничек күренмәсен үлми яши торган изге җан?! Әбелхәят фани адәмнәргә аны илче итеп иңдергән.
Яралардан типчеп яратылган җанны кыйган чакта яманлык, мәңгелекнең ярлы мөсафиры япсын иде җылы ямаулык.
Кая киткән, эзлик, кая киткән иман нуры чәчкән пәйгамбәр? Сантыйларга кулын селтәгәнме: «Минем монда нинди файдам бар?!»
Кермәгәне өчен колхозына, тиңләштереп корткыч кулакка, Хозырыңны совет хөкүмәте әллә сөрде микән ГУЛАГка?!
Япканнардыр бәлки японнарның шпионы, диеп, бу мажик?! «И м п е р и я зла» исеменә юкка гына лаек булмадык...
Яклаганы өчен яхшылыкны «сары йорт»та башы чермиме? Читлекләрен аның ачтыралмас хәтта сабый чакның Сим-Симе.
' Авыл исеме.
Эзләү алдыннан уйланып тору
Черетерләр яисә «Череккүладә, бүтәнчәрәк фикер йөрт кенә. Пенсиясез калган пәйгамбәрне тыктылармы картлар йортына?!
Җәрәхәтле җаным җәһәннәмле җирне инде ничә айкады.
Кешеләрдән бизгән күкелдәшең күренмиме сиңа. Ай кызы?
Күрәсеңдер, күркем, күрәсеңдер янындарак торгач алланың. Кешелекнең кысан күңеленә син үзең дә сыя алмадың.
Илкәеңә сине иңдерергә иртә әле, иртә, и җаным!.. Алыплардан тартып алганнардыр иманасы белән ...иманын.
Имансызны бер ни имәндерми, тотып көчләр иде... Ай кызын. Тормышларны күреп торасыңдыр — сөйлим бугай сиңа артыгын...
Хәлифәләр хәтта хәсисләнде — кая карый икән бу алла?! Партбилетлы «пөхтә» пәйгамбәрләр бик күп бездә, бәгърем, буталма.
Иләсләрне изге иләмәнгә әи.мшдерми калын каш кына... . . . Парламенттан сорыйм пәйгамбәрне: — Килеп чыкмадымы каршыңа?
Юлбарыстай халык югалганны... Кемне генә борчыр бу маза?! Сөргендәге Намус сурәтендә пәйда булмаганмы БМОда?
Серләшергә садә сөргенчене сыендырган мәллә Кар кеше?! Куаладык картны... күңелләрдән, кемгә төшәр аның каргышы?!
Җаныбыздан сөреп җаһилләрчә, күпме көрәшкәнбез пәрмә-пәр. Истәлегең булып исәннәргә, чәчкәң1 генә калыр. Пәйгамбәр...
Беренче баб
Акчәчәкләр итәгендә изрәп йоклый иркә җил... Төшләренә, тәшвишләтеп. керә микән иргәҗел?!
Пәйгамбәр чәчәге (ромашка) күмә тотыла.
о
в а X св в ’X
х Я X X 3
й <я
Кәүсәрсулы касәләрдән ширбәт белән яшь ага. Әлмисакта элгәрләрем әверелгән ... чәчкәгә.
Каршысында карачкыдай кеше-кара күренсә, каферләрнең карашыннан күңеленә кер кунса, иргәҗелем ирексездән, әйе, гөлгә әйләнгән. Ярый әле җанын җиргә иңдерерлек җай калган.
...Ыругдашлар эргәсендә эргәзембай чәчәге... Күңелләрнең күләгәдән күзсенерлек саф чагы!
Гөлстанда нинди генә хәшәрәтләр яшәми!.. Чәчәкашар чирүенә чәчәк ни дә, чәчән ни.
Ашамасмы яэҗүҗ-мәэҗүҗ хуҗаларча хуш күргәч, милләтләрең мәңге-мәңге «чәчәк атып» утыргач...
Кешесыман кыяфәттә кечелекле көч идең; иргәҗелем, җанкаеңны нишләп гөлгә күчердең?
Дәверләрнең дәрвишедәй, чәчәннәрчә дәш әле: җиңелмени җиребездә чәчәк булып яшәве?
Гаярьлектән гаҗизләнү җиңел түгел һичкайчан. Чәчәгеңне чәнечкеле итмәгәнсең ичмасам...
Әйтәсеңдер: «Әрем белән тәрем булып...» — дип син дә. Кычыткылы кычытканнар үсә... чәчәк төбендә.
Иргәҗелгә иркә җилләр сыенганда кич булып, кисекбашлар очынгандай итә, изге киселеп.
Сыртларына сурәтләнгән адәм башы сөяге... Иргәҗелем, исләремә төштең инде син тагы! Күбенешкән күбәләкләр йөртә икән кем башын?! Чалымнардан чамалыймын кәрлә кавем көндәшен...
Чырайсызлар чирүенә чыкмагансыз чәчрәп тә!.. Чәчәннәрең чәбәләнә чәнчә чаклы чәчәктә.
Эргәзембай эзәрләнә, эзәрләнә әле дә. Чәберчеккә «Чәбә!» диеп булмый чәчәк хәлендә.
Дөресләнмәс дөньясына иман нуры чәч, әйдә... Элгәрләрем әверелә алмас инде чәчәнгә.
Гөлдән — көлгә, гөлдән — көлгә — язган шундый юл гына. Иргәҗелем, ирексездән калдың кемнәр кулына?
Кешесыман кыяфәттә кечелекле көч идең; җәзаланган җан-тәнеңне җәһәт гөлгә күчердең.
Күчендеме күңелеңнән кодсиятле1 хәзинә?.. Хозурыңда хыялыйдай тору үзе хаҗ миңа.
Нәүрүзләрдә, нәүмизләнеп, синнән саныйм ел башын. Әлмисактан аерылмас Хозыр булса юлдашың, хәкимлектән хәкыйрьлеккә2 хәтле төшәр идеңме? Иргәҗелем, рәнҗетәмдер — инде гафу ит мине.
Нәсыйхәтче нәбиебез гаиб әле үзе дә. «Көтүче»не көтәләрдер юкса хәзер йөз өйдә.
Күрәзәләр күрсәтешсә, кайтыр идем яшь чакка!.. Юксылларның юлбашчысы һиҗрәт кылып чәчәккә, кешелекнең качкыныдай, җанын асрап ятмыймы?’ Денсезләнгән дөньясында ят иде шул, ят иде...
Иргәҗелләр. Чәчәккә әверелү
' Изге.
2 Буйсынучанлык.
Икенче баб
— Хозыр Ильяс камчы селтәр иде дә, карлар-бозлар китә башлый Иделдә!..—
Сөйли мина күпне күргән Ак әби: Бозлар белән серле саллар ага,— ди.—
Учак яна салмак йөзгән салларда; берәү, икәү, өчәү — җитми саннар да...
Көн-төн ага Хозыр Ильяс учагы, кыйбла якка карый салның оч ягы.
Саллар ага, димәк, илдә иминлек, учак яна — әле илдә иман нык.
Салчы бабай укып кала салават: «Кала саен, сала саен сәлам әйт!
Әһле ислам исән-имин Иделдә, үзем генә агып төшәр идем дә...» —
Әби сүзе әзгә генә өзелә. — ... Сәлам салын көтә-көтә көз килә.
Нәүмиз итеп, ничә нәүрүз үткәндер?!
Хозыр бабай, салың бәйләп, ут яндыр!
Камчың селтә, көтәм айның бишен дә...
Җаным җайсыз, әллә ничек буш шунда.
Карлар-бозлар киткән саен бул ярда, саллык сөян бардыр әле Болгарда.
Нәгьрә орып, саллар көтеп торганда, сәлам салыр иде... Салам торхан да.
Салга саҗдә кыла алмыйм һай күптән! Хәбәр бирер рух бит үзең... гаиптән.
...Гариб затны гареп көтә — аваз юк; акмый инде изге утлы намазлык.
Иман нурын имдәй эчкән хуш чагым!..
Хозыр Ильяс, җитми җанга учагың.
Инде синнән ничә нәүрүз сал алмыйм.
Хәлләр «изге» — иман бизде — чамалыйм...
Өченче баб
Көтел мәстән. картлач, көтүеңдә камчың төшкән ай-һай кыйммәткә! Кыйссаларга кергән >кыланыш»ың хакмы-юкмы — хәзер кем әйтә?!
Кыйнагансың, имеш, көтүеңә килеп кергән колхоз үгезен. ...Асылырга яисә атылырга хөкем иткән Хозыр үз-үзен.
Җан-фәрманга чабып, Җантимерләр килеп җиткән җәһәт ГПУдан: «Коммунистик нәсел калдырасы үгез җәнапларын кем куган??.»
...Читләшкәннәр бәет чыгарырга «моның ише корбан» турында.
Залимнәрчә кыскан заманасы — эчтән кабатланган ырым да:
Кызыл болыт киләдер, кызыл болыт астыннан кызыл сыер киләдер: мөгезе күккә терәлгән, җилеме җиргә терәлгән: бер имчәгеннән кан килә, бер имчәгеннән май килә. Шуны аша да шуны эч. — Көтүчегә тимә.
кагылма!..
Башлануын шулай башлангандыр контр көтүченең кыйссасы.
• Корткычланган» рәсүл кыйссасының бихисаптан күбрәк хыйссасы.
...Җыенының закон җыентыгы — китап белән башын төйгәннәр. Дәлилләүче
гамәл дәфтәренә язып куйган фәлән-төгәннәр...
Бигөнаһны белми Бикчәнтәев. йодрыкларын эшкә җигәдер. Кушбугазның күпме кушаматы: «Молотобоец». «Колун», «Җиводер»...
Царизмны сагыныр Царевскийдан күбрәк таба ахры татымны: «Беләсеңме, борчый, беләсеңме, хәтта... кояштагы тап мине!..»
«Шан-шәрәфле» шымчы шәмсебезне черетер иде. ябып карцерга.
Кодсиятлек тулы күзләреңнән мәхрүм итәр мәхлук карчыга.
«Имгәтмичә генә иманыңны куып чыгаралмам өч төндә. Үтенечең булса, үтерермен канлы намазлыгың өстендә...
Коммунаның корткыч көтүчесе күреп калсын миннән игелек. Әмма...
Мәслихәтче Себер мәсҗедләре манарасын кисәр иң элек!..
Коммунистик үгез. Канлы намазлык
Дүртенче баб
Имансызлык коммунасы була икән катилле. Шәһитләрнең шәһадәте: намус җаннан кадерле.
Колымада калымлыга казыйлардыр каберне. Шәһитләрнең шәһадәте: намус җаннан кадерле.
Мондый мәхшәр булмагандыр Октябрьгә кадәрле.
Шәһитләрнең шәһадәте: намус җаннан кадерле.
Консыз-кансыз катилләрнең күпме сүзе «к о н т р»лы. Шәһитләрнең шәһадәте: намус җаннан кадерле. Казаматлы каза килә, иблис итсә казыйлык. Шәһитләрнең шәһадәте: намус җаннан кадерле.
Белә җиһан җанны болай күпләп кырган кай илне?! Шәһитләрнең шәһадәте: намус җаннан кадерле.
Туганнарым — тузаннарым. Сезгә — киек каз юлы... Шәһитләрнең шәһадәте: намус җаннан кадерле.
Сөмсез дөнья, денсез дөнья, күлмәкләрең, һай, керле. Шәһитләрнең шәһадәте:
НАМУС ҖАННАН КАДЕРЛЕ!..
Бишенче баб
Күгәрекле сырхау күңелләргә Оммелхәер •' йөри им көйләп. Бәлаләрдән чыккан балаларын сайлап ашын тора инкыйлаб.
1 Зиндан сыйфатында файдаланылган чирмуләрне күзаллап әйтелә ■’ Изгелеа анасы
Әҗәленнән әү вә л әҗәтенне түләп кую монда йоладыр. ...Үгезеннән гафу үтенмәсә, Гайсә киткән җиргә юл алыр...»
«Тәңребезне инде тәкъдирләмәү ихтыярың, илаһ хакимдар. Инсаннарны хәлаль иманыннан аерырга кемнен хакы бар?!»
Алтатарлы сорау алучылар алай артык авыз ачтырмый: «Ачыкларбыз әле ачыкканда.
андый чакта бетләр ач тормый...»
Чиркәүләрдә,' имеш, чирләмәссең, «Череккүл»дә алсаң чирканчык. ...Җәлладлардан җанын җәфаланса, җәсәдеңә була җир тансык.
Имләүләрне белмәс имансызлык имәнечрәк икән мең чирдән. Алтатарлы сорау алучылар күпкә мәкерлерәк Мөнкирдән.
Ипи-тозга алдап, иблислеген чыгар гына — чыга нәҗес тә...
Әверелмәс адәм фәрештәгә, әрекмәннән үсмәс кәбестә. Имгәтелеп килгән иманыннан иләмәннәр яза. яза ил.
«Империя зла» ипләшкәндә изгеләнмәс инде Газазил.
Куркытылган күндәм күңелләргә илаһ нуры үтми — көбәле. Ачынулы җаннар ачыкканда, сиңа. Иблис, ипи күп әле.
Q.
Я
X
X
«J п
S
*
Көпә-көндез әкият сөйләүчене тотып ашый икән Ак бүре... Әүлиядай чынын әйтүләрнең нигә ачы була ахыры?!
Бүтәннәре белән буташтырмыйк — изге бүре шуңа базамы?
Исәнгерәү итәр имансызлык ашагандыр җиде баҗаны.
Болгатасың, диеп, булмастайны, килешмичә, кемдер йөз чыта. Абызкаем, бүре авызына эләкмәгән «артык» Йосыф та.
Балаларын ашый большевизм — аңышмыйча тора Ак бүре. «Кызылларча» яза казаматта Мөнкирләрнең канлы акбуры...
Кассапчысы һәйбәт кәсепләнә, кыяфәте шундый җиңүле!.. Алыпларын сайлый халыкларның — Рәсәеңнең киңдер җен юлы.
Лагерьдагы дегет лагунына ләгыйньлеккә юлны ач кына... Сөннәтенчә бүлми сөякләрне — барсын уртак тәре астына!
Пайтәхеттә соңгы пәйгамбәрне фида итәр фәрман язсалар, өметсезне имләр Өммелхәер бөтенләйгә безне ят санар.
Алтынчы баб
Гасабилән, кассап, гасабилән, корбан бәйрәмендә ит төтми. Тыяргадыр бала төшерүне — хатын-кызлар бер дә интекми.
Каруланган «кызлар» карыныннан күпме җаннар китте гарешкә. Кичекмәстән киртә куелачак гөнаһ булган мондый гарь эшкә.
Бишьеллыкта тума бирмиенчә, гыйш-гашрәттә яшәп яталар. Йөкләмәләр биреп йоклатырга, тулгаклаудан туймас зат алар.
Корбан кирәк — йола — корбан кирәк, җиде көнлек балаң булуга.
...Гаиләсенең үтәп гакыйкасын, атакае барыр бу юлга...
Ачәрвах карары Балаларын ашый инкыйлаб
Кысмырланма, кассап, кысмырланма, киләчәккә карап эшлә син. Мыскыллама тоткын мөслимәне — көмәненә кадәм төшмәсен.
Өлешеннән калмас Өммелхәер — түшәгеннән төшми... түл җыйсын. Онытмастыр олуг атабызга балалата ясак түлисен.
Җиденче баб
Богауларга түзгән болгарларны сөрдең, гәүр, аттын, астың да... Күнеккәндер инде көнкүрмешкә культларының култык астында.
Казаныңны Иван казаматка әйләндергәч, якты көн нигә? Карышмасаң Рәсәй карынында, караңгыга күзләр күнегә.
Мәхлуклашып беткән мәхрүмнәргә күлмәк кебек якын таш капчык. Түрәләрсез бер көн торалмагач, ничек инде шуны ташлап чык?!.
Әлмисакта әллә алыпларга җәбер-золым җене кагылган?! Өзәңгегә күнгән өзгәләнми: дөнья бара, диеп, кай юлдан!.
Коллыгына күнәр колонистның, түзәр... ирлегендә ир юкка;
иялеләр авыр ияләшә кисәк кенә килгән иреккә.
Өзәләнеп тормый үзиреккә — канга сеңеп калган мәхрүмлек. Төрмәләрдә черетү тәҗрибәсе...— о, бу эштә бездәй маһир юк!
Хаталыктан хали халыкларны читлекләргә тыгып илә дә... «•Империя зла» исеменең исе озак яшәр илләрдә.
Инсаният әле интегәчәк оныталмыйча мондый «зур ат»ны. Күзләрендә йөртер Хозырыбыз, мәңге йөртер канлы сурәтне.
Төрле-төрле Рәсәй төрмәләре ту1аннарның булсын төрбәсе. Тәрҗемәи хәлен төрмәләрдә үткәргәнгә килер түр башы, килми калмас...
Төрмәләрдә черетү тәҗрибәсе
Сигезенче
Үлә-үлә, үлә-үлә, үтелгәндер бар этап... Хозырыбыз хәзергәчә пәйда булмый: «Пәри, тап!»
...Кәрәкәшле карьясеннән күргән аны Нәсихә; пәйгамбәрне ашамаган «партбилетлы ач юха!..»
Буташтырган, буташтырган башны бөек болганыш. «Танышыбыз» Танайдагы Шиһабетдин булган ич.
Көтүлеккә «катафалк» килеп киткән ул көзне... Үтергәннәр — үгисеткәч «октябрят» үгезне.
Әбелхәят аермасын мәңге яшәр шаһиттән... Нәсихәбез пәйгамбәрне кырда күреп аһ иткән!
Әйтәсездер: әкиятне безгә сөйләп торма да. Ышанмаган — ышанмасын — бу хәл булган тырмада.
Нәсихәнең нәрсәдәндер дулап киткән тайлары. Буып алган дилбегәне ычкындырыр җай бармы?!.
баб
Бригадирга, боргаланмый, барган иде эш сорап... Инде менә «кырыкмыш»ы китте кырдан өстерәп.
Тиле тайның тарпан1 төсле тыелмастай җен чагы! Сызландырып сыдырыла кызның калкым имчәге.
Тырмаларны тыркылдатып, томырыла — түз генә.
Ташлы төштән сөйрәлгәндә, ай-яй, авыр тезенә!
Кыза кызый, кыза кызый: «Кулым гына таймасын...» Кинәт кемдер килеп тота тыелгысыз тай башын.
Җөрьәтләнеп, җиргә җәһәт төрткәч яшел таягын, димче дәрвиш, дәшми-тынмый, тарап тора тай ялын.
Нәүмизләнгән Нәсихәбез шундый изге йөз күрә! Нәсыйхәте — насыйбыдыр — тәнкәенә йөгерә...
«Күрәчәгең күлмәкләрен күңелеңдә ю, бала!..»
Кырда картлач кинәт калкып, кинәт күздән югала.
Тугызынчы баб
Касыйдәләр ява кассапчыга, кәфенлеге кызыл бәрхеттән... Әлмисакта, Адәм, илаһыбыз сине оеш каннан бар иткән.
Октябрьнең таңын аттырганнар, бастырылып, озы-ын төн чыкты. Йа раббием, каннан яратылган күпме кешең канда тончыкты!
Җантимерләр итлек җыйнаштырды, капылт кына менеп болдырдан...
1 Кыр аты.
Пәйгамбәрнең Нәсихәгә күренүе
И п d
3 Ч = d
Илаһыбыз. имеш, инсанына Ата яратканда «Б у л!» дигән.
Большевизм затлы балыкларны байтак тотты, дөнья болгатып. «Хәлифәләр» хәләл халыкларны1 һәлакәткә илтте «Б у л м а!» дип...
...Кассапчының хәле кәйләнүгә мордар китеп барыр алдыннан, ыругдашлар ихлас ыргылышты: «Каным бирәм, аллам, ал миннән!»
«Икеләнми, икмәк, икеләнми, йөрәгемне әзер бирергә!» «Бөеремне бирәм боерсалар — дөнья кимер, әйдә, бер иргә...»
Иләмәнгә, имеш, ияләшкән илдәшләрне бизәр билге бу... Кешеләрне колдай кешәнләгән, «Бардыр — бердер!» диеп, бил бөгү.
Ләгыйньчәлек илне ләббәйкәгә әйләндереп куйган лабаса. Куркытылган күндәм күңелләрне гаҗәпмени һаман ләм басса.
...Кассапчының кәүсәр касәсендә каннар канга кат-кат катышты. Макмырлаткан мәхшәр мәкереме — имсез хаста иртән кан косты.
Күзәттеңме, Хбзыр, күзәттеңме, күргәнсеңдер син дә. Ай кызы: кәсебеннән качкан кассапчының канлы килеш калды авызы...
Тәкъдирендә адәм тәганәсе нинди генә хәлгә тап булмый! Кассапчының табут капкачына кагар өчен... кадак табылмый (?!)
Пәйгамбәрне, әнә. пәйгамбәрне кадаклаган чакта... табылган.
Казаматлар кору казанышын яулаганда байлык тау булган...
Искәрткәләп тора исәрлекләр иманлыга илдә can югын. Кадаклаган кансыз кадимилек Таһир белән Зөһрә сандыгын.
Совет власте елларында дистәгә якын халыкның юкка чыгуына ишарә.
Кадак Канлы авыз
Унынчы баб
Табутына йозак табыл мае а, казаларың кайтыр — көт кире. Кадак кайда, казна, кадак кайда, кадак?.. Кадалышып киткере!
(Имансызны инде имәндермәс «катыкул»ы кире кайтса да.) Казачының үзен кадакларлык кадак кына бардыр Гайсәдә...
Югалышып калмыйк, юксылларым, көннәр кичеп кадак очында. «Атакай»га берне арттырыгыз кадакланган телләр өчен дә.
«Казаларың» өчен казаматка «кыстырылган» кырыс Былтырым, ярыкларын капла, ярыкларын, өркемичә укып бер ырым.
Табындырган затка табылырмы табу сала торган табутлар?! Бәгырендә ята бәндәләрнең бәхилләшә белмәс таш потлар.
Табындырган затның табутына сыяр иде илаһ азгын да. «Катыкул»ның күпме катилләре атылгандыр «ата» алдында...
Эләкмичә итче элмәгенә, Иблис ибен тапкан анда да. ...Кадакларым юк, дип, казыйларны, әйдә, казна, әйдә, алдала...
Уянмасын өчен уҗарлыгы, җирәндереп хәтта... җир өен, җырлашырга кала җыйнаулашып бәддогалы бишек җыруын.
Әлли-бәлли итәр бу, әмеренә китәр бу; каргышларда кыйналып, кыямәткә җитәр бу.
Араларны өз инде, бүтән ачма күзеңне; төкәндердең тәмамән түбәләмә түземне.
...Халык үлеп йоклады, кулы кулга йокмады; «Татлы-тәмле» өнендә аздан ... телен йотмады.
Йокламыйдыр өрәгең, кавемеңә кирәк син; күпләр, казып алырга, кайрап тора көрәген
һәркем туган телендә каргый: «...Кабат терелмә!» Үҗәтләнеп уянсаң,
Хозыр йоклар тегендә.
Тиран өчен бишек җыруы
Унберенче баб
Уникенче баб
Каргалган авыллар Юылган сурәт
Сусаганмын Хозыр сурәтенә — күпме күздән эзләп карадым. Билгесезлек арты билгесезлек алып килә миңа һәр адым.
Нәсыйхәте истә Нәсихәнең: «Шәрифлекне күздән шәйлә син...» «Чалдон»нарда әүвәл чалымлыймын шомландыргыч шәфәкъ шәүләсен.
Күпмесендә, кадир, күпмесендә, күпмесендә күрмим... сер затын!.. Юксыллыкта кан-яшь югандырмы күзләрдәге Хозыр сурәтен?!
Изаланган җанда изгелеккә урын бармы, аллам — чамала...
Телебездән гөл-бал тамызганда, күңелләрдә кайный... сумала.
Күңелләрнең тобе күренмәле, маңгай күзе — ботак тишеге... Китерсәләр, канлы күлмәгенә сәҗдә кылыр идем һич югы.
Тәүбә, тәүбә, тәүбә, тәүбә, тәүбә — сөйлим бугай сезгә көфер сүз.
Вөҗүденә сыймас вөҗданыбыз гомер кичерәдер көфүсез 2.
Унөченче баб
Kapi агайсың карьяләрне, Хозыр хәзрәт, һай ачы: «Алтмыш өйле Көтернәсең алты өйгә калсачы!..»
Каргагансың, күрсәтмәгәч мөсафирга миһербан... Авылларда алынмады инде ничә мең корбан!
Салаларны Себеренә сөрмәдеме советлар?! Раслагандыр ристаннарың: илдә... ике Сәет бар.
Рәсмиятле Рәсәебез белә ничә Сөн барын.
1 Себерга сорелгәннарне калынчарак агау
• Җисмани тнвдашсезлек магънасендә.
Күпме авыл төштә күрә
Себердәге сыңарын...
...Яңавыл,
Кушкү.ч.
Тугыз.
Турай.
Ушмы...
Башкарактыр, башкарактыр «катр»дагы Көтернәс.
Мөсафирны мәсхәрәләп, анда әнчек эт өрмәс.
Бормыйлардыр — бирмиенчә хәерчегә ямаулык...
Каргалмаган карьяләрнең күпмесендә иман юк!
Сакны — Соктан, Сокны — Сактан аерырга сүз җиткән.
Айлап-еллап аерганнар вөҗданыңны вөҗүдтән.
Тәхеттәге «теләнчеләр» талап алган барсын да. Кара көйгән баганалар гына авыл башында.
Тарханнарны тираныбыз таркаткандыр иң элек. Карьяләрне каргышлавың ышандырмый, ИЗГЕЛЕК!..
Ундүртенче баб
Өммелхәер анабызны өнәмичә, санламыйча «сары йорт»ка сөргәндә, хәкимнәрнең хикәятен хәтерләдем: КАРТка киңәш сорап килгән бер бәндә...
Киңәш сораучы
Балачакта, билләһидер, белмәгәнмен.
Ана хакы биниһая зур икән!
Инде нишлим. Нәсыйхәтчем, инде нишлим __
киңәшеңә күңел-калебем зарыккан.
Бодайлыгын белгән булса балакае, йөртер иде иңбашына утыртып... Атам вафат. Анам гарип. Үзем буйдак. Ничә еллар яшим инде ут йотып.
Каргалган авыллар
Чәбәләнер чәчкәйләрен, читенсенми, гомеремдә инде ничә кат тарыйм. Кушучымда тәгам-тәбә куырыйммы — Ана хакын ничек итеп кайтарыйм?!
Аяклана алмавының аянычын әманәттәй әйтте әни ачылып; «Карусызым! Карыйлыкка карамыйча, барып кына кайтыр идем хаҗ кылып...»
Кышның кече кырлачында киткәнлектән, карурманнар кичтем, көн-төн көрт ярып; чайкалмыйча чүллекләрне чакрымладым. инәемне иңбашыма күтәреп...
Әүлиядай энекәем әйдәкләсә, әлхәрәйгә әйләнергә әзер мин. Биргәнмендер, Бабакаем, биргәнмендер игелекнең икеләтә әҗерен?!
Пәйгамбәр
Барсын беләм, балакаем, барсын беләм — көенечең күңелеңне тырныйдыр.
Вәләкин...
Тормыштагы бөтен, бөтен тырышлыклар Табучының... тулгагына тормыйдыр, тул-га-гы-на тормыйдыр...
...Куркытасың күптән күренмичә хикәяткә «һиҗрәт» кылдыңмы?! Хозурыңа, Хозыр, хәзерләнәм, Көтернәскә кабат кил инде!
Хәйранланма, хәзрәт; хәерчене хәлле халык һаман яратмый. Иманнарын Иблис имгәткәндер, ярлыкасаң иде, йа рабби!..
Күңелләрнең төбе күренмәле — карьяләргә кереп, калдыр им. Вөҗданнарын хәләл вөҗүденә кире кайтарсаңмы, кадирем...
Көрсенәсең бугай Коръәнеңә «Минем монда нинди файдам бар...»
...Кыямәттә генә күрешергә язган мәллә безгә, пәйгамбәр?!
Тупсалардан сөрдек «теләнче»не. сөмсез сүзебезне йөз әйтеп:
Кыямәттә көткән... күрешү (?!) Изгелек әҗере яки бер тулгак хакы
Нәтиҗәсез эзләү соңында
«Күренәсе булма күзләремә.
кит. кит. бабай, йөрмә йөдәтеп.'..-
Тукышулар һаман тукталмыйдыр тагын нинди кансыз чорда без? Ярдәмчесез япь-яшь ятимәне көн дә. көн дә Айга сөрәбез.
Бәддогадан түбән бәндәләрнең көн дә корбан сорый вак җаны. Бүртенешкән бүтән бүреләргә ашатабыз җиде баҗаны.
Алыпларны, аллам. Алыпларны кара кабергәчә кем ега?
Йомакайлар изге Йосыфыңны көн дә ыргыталар коега.
Зобанилык Таһир-Зөһрәләрне тора һаман суга ташлатып. Күңелләрдән көн дә куалыйбыз Хозырильяслыкны... таш атып.
Изгелекле Ата эзләренә өммәтсезлек көн дә көл сибә.. Пакьләндергеч Хозыр пәйгамбәрнең ясинчысы
яши
кешедә.
/(W two
Пицунда - Казан - Язга
Кыямәттә