АЛКАЛЫ ЧҮЛМӘК
Яшел үлән белән капланган, кеше аягы басмаган җансыз урамнар, як якта
канчандыр йортлар торган урыннарда балчык, таш, вак кирпеч, савыт саба ватыгы
өемнәре... Әйтерсең лә ят планетада күптән хәрабә хәленә килгән билгесез
цивилизация калдыклары.
Бу — Идел белән Тын (Дон) елгаларының үзара якынайган җирендәге борынгы
Бәлҗәмән шәһәре. Җанлы сәүдә юлына урнашкан бу шәһәрдәге архитектура
алымнарында болгар, хәтта борынгы хазар чалымнары да тоем лана. Соңрак
Бәлҗәмән Казан патшалыгы җирләренә кергән.
Уттай яндырган кояш нурлары астында без казыну эшләре алып бара быз.
Иделдән бертуктаусыз пароходлар үтә. Җилкәнле көймәләр җил эзләп әле бер ярга,
әле икенче ярга сугыла. Болар Бәлҗәмәннең шаулап-гөрләп торган чакларын күз
алдына китерә, җанлы сәүдә юлларын яңарта кебек
Казыган, саклык белән генә җир катламын алган саен яңа күренешләр ачыла
Менә таш плитәләр җәелгән идән астында җылылык юллары. Таштан ясалган бу
торбалар барысы унсигез булып берничә бүлмәле зур йортны кышларын җылытып
торганнар. Кайбер плитәләрдә бур белән катырылган су үткәргеч торбалар табылды.
Алар җылыту торбаларына янәшә куелган. Димәк, өйләрдә кайнар су да булган Соңрак
без яр буендагы берничә өйне берьюлы җылыта торган 4X4 метрлы мич калдыклары
ди табып алдык
Әйткәнемчә, шәһәрдә савыт-саба калдыклары күп. Журнал тышлыгында
сурәтләнгән алкалы чүлмәк һәм аның янындагы кечерәк чүлмәккә игътибар беләнрәк
карасагыз, кара таплар күрерсез. Алар — фаҗигале янгын эзләре, чүлмәккә сеңгән
корым. Бәлҗәмән шәһәре Идел буендагы башка шәһәрләр кебек үк 1395 елны Аксак
Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырыла, җиме релә. халкы кырып бетерелә.
Экспедициягә беренче тапкыр барган елны миңа бер йорт янында үтереп ташланган
кызчыкның сөякләрен чистартырга туры килгән иде. Аның бармагында бакыр йөзек,
билендә көмеш каптырма иде. Табылган һәр нәрсә Бәлҗәмәндә югары матди
культура, сәнгать һәм һөнәрчелекнең чәчәк атуы турында сөйли.
Берничә ел элек без монда борынгы татар самавыры табып алган идек. Кызыл
бакырдан эшләнгән, киң авызлы чүлмәкне хәтерләтүче бу җайлан маның төбенә
борынгы төрки тамгасы — «б» хәрефе сугылган Чүлмәктән аер малы буларак, аның
эчендә күмер салу торбасы, төтен юлы, гомумән, хәзерге самавырларга хас система
бар.
Бәлҗәмәндә савыт-саба, гадәттә, үзле кызыл балчыктан яндырып эшләнгән.
Шундый ук типтагы савытлар Казанда, Сөембикә манарасы янындагы казулар
вакытында да табылды. Димәк, борынгы традицияләр гасырлар буена дәвам итеп.
Казан ханлыгында тагын да үстерелгәннәр. Тышлыктагы рәсемдә шулай ук йорт бизәү
өчен кулланылган, яндырып эшләнгән таш бизәк үрнәкләрен дә күрергә мөмкин.
Әзһәр МОХӘММӘДИЕВ.