АЧЫ ТӘҖРИБӘ АВАЗЫ
Гагра
•Гагра — Кавказ яр буеның знҗе ташы»
Э Шеварднадзе
1
тора иде Шулай төшенке күңел белән кайтып киттем Салкын, яңгырлы көн
Иртәгесен калын драп пальто, калын эшләпә киеп аэропортка килдем Рафаэль Мостафин да гаиләсе белән шунда бара икән Мәкаләләрем Казан утлары'нда чыккалап килсә дә. аның белән танышлыгым юк иде Бер-беребез белән «сез» дип сөйләшеп самолет салонына уздык Артык сөйләшмәдек. Рафаэльнең ул чорда татар халкы алдында дәрәҗәсе бик тә зур иде — журналның эчтәлеген, исемен яңартты. Твардовскийның Новый мир»да ясаган революциясен татар әдәби журналында ул ясады Ул чорда журналда бик кыю-кыю мәкаләләр басылып алды - Рафаэль милли геройга әйләнеп китте Язучылар җыелышларында кыю-кыю чыгышлары белән күренгән саен аның абруе арта барды Мин аңа сокланып читтән карап, матур көнләшү белән көнләшеп яши идем
Адлерның җылы һавасы биткә самолет трабында ук бәрде Кинәт кенә драп пальто да. калын эшләпә дә артык булып тоелды аэропорт тирәсендә кыска җиңле күлмәк кигән, ялан аякка табан-тапки гына эләктергән кара янган ирләр, ханымнар мәж киләләр иде
Хуш Бер үземә бер бүлмә, зур гына язу өстәле, тынлык. Ашханә — аста гына, ул елларда иҗат йортларында ашау-эчү бик затлы- дан һәм мулдан була иде хәзер кайсы гына иҗат йортына барсаң да бер үк хәл теге елларның өстәл өсләрен сагынасың Нәрсәдер язып карыйсы килә, ләкин бит мин моңарчы гел мәкаләләр генә язып килдем Аларны язу өчен кул астында төрле фәнни материал, чыганаклар,
Ахыры Башы журналның 1 санындазучыларның Гаградагы иҗат йортына беренче тапкыр 1966 елның октябрендә килдем Үз гомеремдә беренче тапкыр ялгыз бүлмәдә калып иҗат эше белән шөгыльләнергә тиеш идем Нәрсә язарга9 Мин әле моны белми идем Юлга чыгарга бер көн кала. Матбугат йортына барып, әдәби журналда шушы көннәрдә генә чыккан зур мәкаләм өчен («Солтан Рахманколыйның иҗат портреты») зур гына гонорар алдым Сиксән сумнар тирәсе дип хәтердә калган Ул вакыт өчен зур акча иде Әмма шунда ук кәефне җибәрерлек күренешкә очрадым вестибюльдә Гали Хуҗиның мәете салынган табут
белешмәлекләр кирәк Ә минем өстәлдә ап-ак кәгазь битләре генә Шулай, ул кәгазьләр шактый хәрәкәтсез ятты. Пляжда кызынабыз. көймәдә йөзәбез, бадминтон уйныйбыз — Рафаэль белән күптән инде синьга күчтек. Ул — шәһәр тәрбиясе алган егет, авылны белми Мин исә авыл мужигы тормышын, абзар-курасын, читәнен, гореф- гадәтләрен. авыз иҗатын беләм. Кыскасы, ул шәһәр тормышыннан, мин авыл тормышыннан бер-беребезгә төрле хәлләр сөйлибез Рафаэль тыңлый белә һәм вакытында рәхәтләнеп көлә белә Минем өчен менә дигән аудитория булды бу Көннәрдән бер көнне Рафаэль миңа әйтеп үк куйды бит
— Карале, ник син бу эпизодларны аерым хикәяләр итеп язмыйсың?
— ә’
— Хикәя итеп. дим.
Шул җөмлә мине кешелектән чыгарды.
Шул төнне мин йокламадым Өстәлгә бер кап «Трезор» куйдым да. яза башладым. Уйлавымча, чын язучы әсәр иҗат иткәндә вакыт-вакыт тәмәке тартып алырга тиеш, янәсе, ул башны яхшы эшләтер өчен кирәк. Таң атканда беренче хикәям әзер иде Галиябану Кулъязмамны мин төш алдыннан пляжга алып чыктым да. Рафаэльгә укыдым. Ул тавышын тәгәрәтә-тәгәрәтә көлде, рәхәт чикте Бер-ике җиренә төзәтмә дә кертте.
Шуннан минем өчен газаплы да. шатлыклы да көннәр, төннәр башланды Путевка көне беткәнче мин Рафаэльгә Ахири», "Алла бармы’», Тормыш дулкыннары дигән, төн утырып язган кыска хикәяләремне укыдым
— Кайтуга машинкада суктырып ал да (Рафаэль инде татарча шактый ук катлаулы сүзләр кулланып сөйләшергә өйрәнеп килә иде), журналга китер, бастырам.— диде
һәм сүзендә торды 1967 елның маенда журналның бишенче санында. агай-эне һич тә көтмәгәндә, бу хикәяләр басылып чыкты Минем запас шуның белән бетте, бүтән язар әйберем юк иде. Ләкин Тегермән ташын бер тапкыр ялаган күсе аңа кабат килми калмый, диләр тәҗрибәле тегермәнчеләр.
Гаграда алган шул куәт белән мин. күп тә үтмичә, «Без — кырык беренче ел балалары дигән повесть язып ташладым». Әйе. ташладым. чөнки мин аны бер атна эчендә яздым. Рафаэль аны рецензиягә Ибраһим Газига биргән. Үтерде, суйды инде мине дип йөрсәм, И. Гази урамда мине очратып, кулъязмамны кайтарып бирде дә, бер искәрмәсе барлыгын әйтте.
— Менә бу урында синең төп героең — рус теле укытучың — телен шартлатып куйсын.— диде.
Рафаэль бу повестьны да тиз тотты, анысы да май санында басылып. 1968 елның матур җәй башында укучылар кулына килеп керде
Минем проза өлкәсенә керүемә Рафаэльдән башка берәү дә шатланмады. Бигрәк тә өлкәннәр гвардиясе каршы торды Ни гаҗәп. Габ- драхман Минский белән Атилла Расих кына миңа җылы сүз әйттеләр.
Габдрахман ага мине очратып
— Сездә О Генри чалымнары бар.— диде. Мин көлдем, әлбәттә, мактауны кабул итмәдем: ОТенри иҗатын яхшы белгәнемә күрә генә түгел, утызынчы еллар матбугатында Гадел Кутуйның бер мәкаләсенең эчтәлеген дә яхшы белгәнгә Г Минскийның беренче әсәрләре дөньяга чыккач Г Кутуй болай дип язган
— Безнең татар әдәбиятында да Толстойлар туа башлады. . Атилла Расих та шулай каты тондырды
— Сездә Кави абый стиле сизелә, экспрессив стиль, _____ диде.
Мин монысын да йөрәк трансформаторым аша — өч йөз сиксән
вольтны йөз егерме биш вольтка төшереп кабул иттем, шулай да алар- га би К рәхмәтле мен Мин әле ул вакытта каян белим Габдрахман ага- нын. Язучылар союзында партоешма секретаре булып эшли башлагач. -Фронтовиклар-ым Казан утлары-нда басыла башлагач, журналны күтәреп обкомга барасын9
Менә бит нинди көнгә калдык.— дигән ул.— яшь язучының бер герое тальян күтәреп Ленин укыган университетка килеп керә һәм - шаулатып татарча җырлый =
Ул елларда әлеге зур йортта әдәби әсәрнең һәр җөмләсен тикше- .* pen. ничек язарга өйрәтеп утыручы бер иптәш, чыннан да. бар иде = Бу хәбәр инде аңа шәп азык булгандыр. Фронтовиклар журналда £ ■гере килеш туналып басылды ’ 2
Ләкин ни генә әйтмәсеннәр, соң иде инде Рафаэль Мостафин мине ? мәшәкатьле авыр юлга кертеп җибәргән иде
Гагра шәһәре шулай минем тормышымда зур борылыш ясады. _ Әйе. ул елны мин анда бик киеренке эшләдем Төнлә утырып язам, төш- - тән соң Рафаэльгә укыйм Кичке якта ял итәм Рафаэль кичке якта - ЭШЛИ -
Кичке ялым да үземчә килеп ике көн үтүгә, пляжда утырганда i яныбызга өлкән яшьтәге бер абзый килеп татарча эндәште
— Сез Казаннан бит. әйеме? Сезне Мостафин булыр дип уйлыйм, я Рафаэль Мостафин Ә менә бу егетне бөтенләй белмим
Баксаң, шушы йортта ук ял итүче, гомере буе типография тирә- х сендә эшләгән Зариф абзый икән Пенсиягә чыгуына, аңа Гаграга пу- • тевка биргәннәр
һәр кичне Зариф абзый нидер сөйли Ул НЭП елларында ук яшь көенчә Казанга килеп урнашкан, дөньяның ачысын-төчесен күргән, утызынчы елларда ук аның хуҗасы* эшендә күтәрергә вәгъдә итеп, аңа үзенең кызын -сылаган Яратышмыйча гына гомер кичергәннәр, шулай да ике кыз үстереп, икесен дә юньле генә урнаштырганнар, инде оныклары бар
— Мин яшьтән үк мут булдым, кулымнан гармун төшмәде, мәҗлес түрендә мин булдым -дип сөйли ул- - Без яшь чактагы Кабан күле өсләрен күрсәң син Андагы көймәләр, тальян белән шау итеп көймәдә йөргән егетләр-кызлар. Ул суның чисталыгы Җәен анда коенулар. Шул Кабан исән булганда миңа еракка барып йөрү нәрсәгә9 Һи ул күңеллелекләр, хөрлекләр инде Ул хөрлекнең соңгысы егерме сигезенче ел булды Аннан дөньяны кара болыт баса башлады Кешенең башы аска иелде Мин типографиядә эшли идем, метранпаж булып Бераздан укып та йөрдем
Әйбәт тыңлаучы икәнемне белгәч ул үзенең бик эчкәреге серләрен дә сөйли башлады Пилзень- сырасы көн саен булып тора бәрхет сезоны Гагра бай. көләч, мул. тыныч Гел генә дә рәхәт күрәсе килеп тора
— Менә мин олайгач бер яшь хатынга гашыйк булдым энекәш,— дип сөйләп китте ул. кичләрнең берсендә Ике җиткән кызым, икесе дә кияүдә Әмин гашыйк Яшь тол хатын, ире алкоголик булып киткән, аерылышканнар, кечкенә малае белән яши Гастрономда бүлек мөдире Миңа илледән артык - оялам да. ну яратам гына бит Аның эш кабинетында телефон бар. минем өйдә. Ул эшләгән кибет безнең икенче каттан күренеп кенә тора Мин бит Тукай урамында иске агач йортта, элеккеге бай йортында торам Баштарак тегенең өендә очраш- каладык, ул гел һинд чәе тота, шуны эчәбез, рәхәтләндем дә инде Н> бәйрәм алларыннан тегенди-мондыен да тоткалыйбыз Заһид.* апаң берни белми, иртүк торуга оныклары янына чыгып чаба Мин дә йә беренче. йә икенче сменада эшлим Берничә ел рәхәт күрдем шулай ләкин бит тегенең малай үсеп кил.» Калынаеп, тазарып Мин тегендә йөрергә шикләнә башладым хәзер Куркам Ә карт мәхәббәт дөрли генә
Карт гыйшыкка сиксән чиләк Су сипсәң дә сүрелмәс.—
дигән җырны беләсеңме’’ Очраша алмау газабына чыдый алмыйча, гастрономга көненә икешәр тапкыр керәм, шул бүлеккә килеп басам Ул да шул тирәдә. Алан-йолан басып торабыз. Мин йә горчица, йә бер дә кирәкмәсә дә. лавр яфрагы алган булып, кайтып китәм. Холкым үзгәрде Элек тә яратмаган хатыным бөтенләй пәри булып күренә башлады. Картайды инде. факт, битләре тартылды, песи җамыягы хәтле генә калды Миңа шикләнебрәк карый бу Сизәм — минем белән ширлекла- неп үк сөйләшә башлады бу. Күрәм — кызлары, кияүләре белән да әкеш-мәкеш килеп йөрешүне туктатты бу. Нишләргә?
Шулай ярты ел газап чиктек. Менә көннәрдән бер көнне — минем отгул — Заһидә апаң мунчага барырга җыена. Инде мин уйлыйм, ике- өч сәгатьлек тәгаен генә аулагөй бу. тегеңә хәбәр итим. Хатын кухняда вакытта тегеңә телефоннан каушый-каушый хәбәр итәм, бер ярты сәгатьтән. йәме, дим. квартирыбыз икенче катта, подъездда үзем каршы алырмын. Чирек кенә сәгать булса да сөйләшеп утырырбыз, ыхы- мыхы...
Ул арада Заһидә апаң, рәхмәт төшкере. сумкасына мунчаласын, сабынын, миллеген төяп Пләтән мунчасына чыгып та китә. Минем йөрәк дөп-дөп тибә, тәрәзәдән күзне алмыйм Диван артында җыеп куйган бер Рислинг’ ым бар иде. тиз генә шуны өстәлгә куйдым, ике фужер алдым Ул арада күрәм — ап-ак халаты өстенә затлы тунын болай гына салган да. безгә таба җаныкашым йөгерә. Йә ходай, трамвай гына таптамаса иде үзен, дим Керде, урамнан кышның салкын исләрен, конфет исләрен алып керде, җаныкаем. Тунын чөйгә алып элүем булды, муеныма сарылып елый ук башлады:
— Зариф абый, нишлик, мин болай яши алмыйм,— ди. Мин бернәрсә дә әйтә алмадым, оныкларың бар көе «хатынны аерам» дип вәгъдә биреп булмый бит инде Диванга утырдык, кочагыма алдым, ә ул һаман үкси Мин тыныч утырам инде, ишек эчке йозагына бикле. безнең бит. әйткәнемчә, байлар өе. ишекләр биек, ике якка ачылмалы. астан бусагага келәләр белән эләктереп куйган. Ап-ак буяу- лы. җиз тоткалы, затлы ишекләр.
Шулай чирек сәгатьләр утырганбыздыр. Ул да тынычлана төште. Инде теге «Рислинг»ны эчәргә вакыт дип урынымнан кузгалырга уйлап бетермәдем, бикле ишегем ике якка дырк» итеп ачылды да.
Зариф агай шунда сырадан авыз итте, миннән сигарет сорап алды, ут бирдем, ул тирән итеп йотты.
— Шуннан соң. энем җаным ни күзем белән күрим? Кулына балта тоткан Заһидә апаң. Ие. Безнең — утын миче, балта кухняда гына.
— Ах. б... тәреләр, икегезне дә чабып үтерәм бит! — дип. бу безнең өскә ташланды да.
— һай! — дип җан ачысы белән кычкырды минем асылкошым. мин балтаны эләктереп алганда.— һай!
Һәм. сикереп торып, тунын эләктереп чыгып та йөгерде Балтаны каерып алу шактый авыр эш булып чыкты, идәндә мунчала, сабын. сөлге таралып ята иде, Заһидә апаңның ике кулыннан кысып креслога утырттым да тынычлану өчен берничә секунд бирдем. Үзем баш ватам: теге ак ишек ничек ачылды’’ Эчке йозакка бик һәйбәтләп ике тапкыр борып бикләгән идем бит һәм кинәт аңладым. Заһидә апаң кухнядан торып минем телефоннан сөйләшкәнне тыңлаган. Мунчага киткән булып, мин күрмәгәндә генә, ишекләрнең тупсадагы келәләрен ычкындырып куйган. Ике яклы ишек менә шулай, ике башлы таяк ул. энем Шуннан нишлибез9 Хатын елады, елады да.
телефоннан ике кызын, ике киявен чакырды. Кияүләрнең берсе министр ярдәмчесе. икенчесе АТХда. чибәр, таза егетләр Алардан оялам Кичкә җыелдылар бит болар. Алар җыелгач, апаң тагын кызып китте, тагын теге балтаны алып керде, килә бит мине чабарга дип Кызлар арага керә
Әни, җаным, башларың төрмәдә черер, түз. сабыр бул.— диләр Кызлар акыллы минем. Ә кияүләр теге Рислинг-ны малга да сана- = мыйча. үзләре кыстырып килгән Столичная ны хәл итеп утыралар 2 Катышмыйлар Кияүләр акыллы минем Хуш. алар киттеләр Сөймә- * гән хатын белән икәү генә калдык. Кич җитте, өйдә ут ялындыручы = юк. мичкә ягучы юк. Салкынайды. Чишенмәгән көе бераз яттым да. ? торып, киенеп, урамга чыгарга җыендым
— Мин бераз йөреп керәм,— дидем. Хатын бозлы тавыш белән =
— Әйдә. бар. җәһәннәмеңә кит теге б. ң янына барасыңдыр ин- * де,— дип калды
Ләкин миндә икенче, русча әйткәндә -более зрелый план бар - иде инде. Бездән ерак түгел. Сафьян урамында элеккеге карт интел- ~ лигент Шәриф абзый яши Ялгызы Сиксәннәрдә булыр Ул безнең ; гаиләнең дусты. Утыз еллар буе аралашабыз Заһидә апаң өчпочмак 7 пешерсә — аны чакырмый калу юк. Тавык тутырса — аны Шәриф ь абзыйсыз ашау юк Хатынымны ул бик ихтирам итә. аңа килен 7. дип кенә дәшә сиге.зенче-тугызынчы мартта дигәндәй, чәчәген керт- ’ мичә калмый Киттем мин шуңа, сөйләдем барысын да Ул тыңлап х бетерде, бүлдермәде
— Иртәгә шимбәме? — дип кенә сорап куйды
— Әйе, шимбә. Шәриф абзый.— дидем мин ниндидер җиңеллек өмет итеп
— Иртәгә иртәнге уннарда икегез дә өйдә булыгыз әле,— диде ул бик уйчан кыяфәттә — Килен дә оныклары янына китмәскә тиеш
...Иртән апаң белән аерым утырып ашадык Сөйләшү юк Калган аш. каткан ипи. салкын чәй Мичкә үзем яктым Апаң әле белми, мин исә Шәриф абзыйны котәм Менә нәкъ ун Ишектә кыңгырау Юри бармыйм Заһидә апаң барып ача Бүреген сала-сала. карын селкеп ишектән Шәриф абзый керә, сөйләшә-сөйләшә керә
— Нихәлләрегез бар, балалар, бу арада бер дә хәбәр-хәтерен i юк, авырыйсыз мәллә'*
Дәшү юк. мин карт песи булып, йомшак кына атлап. Шәриф абзый тирәсендә йөрим Ә ул апаңа текәлеп караган
— Нәрсә, килен, авырып киттеңме әллә’ Күзләрең шешенгән сыман. Берәр борчу-фәлән юктыр бит-’
Ярты минут түзде апаң, бер минут түзде, ләкин һәр түзүнең чип- була бит. Кинәт кычкырып куйды
— Әнә бу карт приституттан сора безнең хәлне, дип миңа күрсәтте дә, Шәриф абзыйның ябык күкрәгенә башын салып шашынып елый башлады Факт аңа бушанырга кирәк ид» Шуннан IIIVH- нан Шәриф абзый өстәл янына утырды да кырыс итеп тамагын кырып болай диде _
— Балалар, ник миннән яшерәсез’ Ни булды ’ Сиксән яшьлек бабагыздан ни яшерәсез-’ Ә-’
һәм Заһидә апаң түкми-чәчми бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирде Мине соңгы елда ничек күзәткәнен, кичә телефоннан сөйләш канне ничек тыңлаганын, ак ишекләрнең аскы келәләрен ничек ычкындырганын. ничек итеп кулына балга алганын Мин караклыкта тотыл tan малай кебек, гүбән карап дәшмичә утыр пам Иллә дә Заһи Да апаң бушанды Да инде Шуннан күрәм Шәриф абзый урыныннан торды, пальтосы янына китте кашнесын алып муенына салды 6^ реген киде Аннан миңа борылып җирәнеп кенә караш ташлады да
болай сөйләп китте:
— Менә нәрсә. Зариф Энем дип әйтергә телем бармый. Шундый кабахәт кеше булып чыктың син. синең белән гомер буе аралашып синең шундый дуңгыз икәнеңне белмәгән мин юләр. Ю-у-ук, булмый болай Заһидә сеңлем, куып чыгар син бу этне урамга. Бу — синең кискән тырнагыңа да тормый. Моннан соң минем өемә аяк басасы булма, сабаке Шундый хатынның да кадерен белмәгәч Алма кебек кызлар үстереп бирде бит ул сиңа, оятсыз!
Шәриф абзыйның сугышка кадәр Минзәлә колхоз-совхоз театрында бер-ике ел уйнап йөргәнен белә идем, тәмам рольгә керде бит бу!
— Ташла, ку син бу этне урамга.— диде ул апаңа карап,— тип- кәләп чыгарып ат син бу кабахәтне, һи-и-и Шушындый хатынның кадерен белмәгәч Ялганчы' Ничә тапкыр бергә Морквашида ял иттек. Крутушкада Шунда гел Заһидәмне сагындым, хатыннан башка ялның бер кызыгы юк.— дип үзәкләремә үтә идең бит син. Ялганчы! Киттем мин. бу йортка аяк басучы түгел...
Күрәм. җиңгәңдә шунда зур үзгәреш булды Күз яшьләрен сөртеп:
— Шәриф абый, чәем әзер, берәр генә чынаяк эчәрсең бәлки? — диде.
— Юк. юк.— диде тәмам рольгә кереп беткән карт.— юк. Бу җирбит янында ничек утырыйм мин.— Үзе инде кашнесын, бүреген кире элеп маташа иде — Кухняда булса гына...
Һәм алар икәүләп кухняга уздылар. Аннан чынаяк, чәйнек тавышлары ишетелде Мыдыр-мыдыр сөйләшәләр иде. Мин колак салдым Җиңгәң әле һаман мышык-мышык килә, ләкин инде йомшак. Шәриф абзый сөйли:
— Инде, килен, син дә исәпләп кара: олайгач, ир кеше бер тапкыр азынып ала. Табигать законы ул. Кара син аны, ә? Юньсез! Миңа бит гомер буе тукып торды шушы Заһидәм булмаса. мин дөньяда яшәүнең бер ямен тапмас идем, дип сөйли бит. Ул инде ял йортындагы киосклар янына килсә: Шәриф абый, хатынга берәр бүләк аласы иде бит! Заһидәмне сагындым бит! — гомер буе шулай.
Ишетәм-сизәм, җиңгәң мышкылдаудан туктады. Тагын бер үзгәреш булды, күрәсең Сөйләшәләр.
— Шәриф абзый, ясыйм тагын берне?
— Йә. ясарсың, булыр. Ни бит килен, менә болай бит Дүрт аяклы ат та абына. Әллә минәйтәм, балалар хакына килешәсезме? Кызларын бик ярата бит теге эт җан Чык әле монда, эттән туган нәрсә1 дип кычкырды карт шунда бүлмәгә таба.— Чык әле, кая юкмы, берәр нәрсәң, тәмам нервымны эштән чыгардың бит. билләһи...
Мин. шатланып, теге бәхетсез Рислинг» ны эләктереп, кухняга ашыктым Чыксам — күрәм. җиңгәң бөтенләй икенче кеше булган Шәриф абзыйның « Рислинг ■ кына түгел, аннан көчлерәген дә бер-ике рюмка тотканын беләбез. Шунда җиңгәң әйтә куйды
— Шәриф абзый, кияүләр килсә дип алып куйган бер коньягым бар. алып килимме?—ди
Карт тиз генә сынмый.
Бу адәм актыгы белән коньяк әрәм итәсе түгел иде дә бит. нишлисең, әйдә китер, килен һай-һай-һай. Сине бик каты яратканын белмәсәм. хәзер үк аерылышыгыз дип әйтер идем дә. гөнаһтан куркам.
Шәриф абзый төш узгач кына, мичләр томаланып пилмәннәр ашагач кына китеп барды.
— Карагыз аны. балалар Моннан соң мине борчыйсы булмагыз, ә син килен, бу шалманны ныграк тот, ләкин дә кулыңнан ычкынды
расы булма, мондый егетне теләсә нинди тол хатын биш куллап үзенә кабул итәчәк — дип сөйләнә-сойләнә чыгып китте
Шәриф абзый, атна уртасында тагын кил.— дип чылдыраган тавыш белән җиңгәң аны рзатып калды Мин дә шыпырт кына балтаны утын сараена чыгарып куйдым
Өйдә мамыклы җылы, мәче дә җылынган, ашатылган. рәхәтлек- ° тән паласка тәгәрәгән, борынгы зур сәгатьнең тек-тек итеп гомер са- ? наганы гына ишетелә Шул көннән соң икенче тормыш башланды | Мин аңладым язмышыңа күнәргә кирәк Бер кул белән ими дә. бөти дә тотып булмый шул Ну инде, энем менә ризык белән ант итәм. = чын яратуның нәрсә икәнен белеп калдым мин Минем алтмыш ел- X лык гомерем ул кайнар ярату көннәренең бер аена да тормый белдеңме? Мин бәхетне татып карадым Мин язмышымнан канәгать =
Төнлә мин йоклый алмадым, бу абзыйның язмышы турында уй- * лап яттым Шуның өстенә таңга таба коточкыч давыл башланды х Гагра урамындагы эвкалиптларның ыңгырашуы ишетелеп торды “ Иртәнге якта гына йоклап киткәнмен *
Иртәгесен төшкә кадәр пляжда Рафаэльгә мин Зариф абзый хи- j кәясен сөйләп утырдым. я
— Бик һәйбәт хикәя чыга бит, язып карыйммы’ — дидем J
— Юк. маташма.— диде Рафаэль Ул әдәбият теориясен яхшы i белә, минем шикелле гомерен Кыскача курска» әрәм итмәгән—Ни ’ өчен шулай’—дим х
— Беренчедән.— ди ул.— Син инде моны миңа сөйләдең. Кешегә • сөйләгән әйбердән хикәя чыкмый Икенчедән, моны сиңа сөйләгәннәр. ә үз эмоцияләрең, үз кичерешләрең юк Өченчедән бу — бик интим тема Хәзер заман башка, зуррак, социаль мәсьәләләр күтәрергә кирәк. Тема бик очлы булырга тиеш Шунсыз син язучы булып китә алмыйсың
Рәхмәт аңа! Тик мин төшке ашка кадәр очлы тема' турында уйлап йөрдем, нәрсә ул. җавабын тапмадым Ләкин ашханәгә кереп аның өстәле янында аз гына утырып алган идем, төшендем Рафаэль кашыгын куеп, аш тәлинкәсен бер читкә этте дә. елмаеп әйтте
— Борщ бик очлы, ашап булмый, диде -Острый» дигәнне тәрҗемә итеп безнеңчә сөйләшүе икән Хәер, нигә гаҗәпләнергә’ Юлга чыгарга бер-ике кон кала мин Казан телевидениесеннән бер әңгәмә тыңлаган идем. Югары белемле ветврач сөйли, бер совхоздан тапшыру бара Ул әйтә
— Бу кварталда без барлык ата сыерларны иткә озатып бетерергә тиешбез ди Ә нәрсә’ Ялган сүз сөйләми бит. бәйләнеп кара1
Кичен, ияләнгән сәгатьтә, диңгез буендагы кафеда ике шешә сыра алып мине Зариф абзый котә иде Мин эшне тиз тоттым
— Теге ханым белән тагын күрештегезме’ — дидем
Зариф абзый хикәясенең дәвамын сөйләргә әзерләнеп килгән
— Ул. бичара, икенче көнне үк эшеннән киткән Мин кибетләргә йөри-йөри аны эзләдем. Гафу үтенәсем килде аны кыен хәлгә куйган кеше мин бит Өйдә тыныч-тынычын, ләкин мин бит ялгызым хәсрәттә Шулай ярты еллар бөтен гастрономнарны әйләнеп чыктым Инде өметсез йөргәндә бер кон бәхет кояшы балкыды Горький урамындагы гастрономда очраттым мин моны Гади сатучы булып эшли икән, җанашым Чыкты залга, бераз сөйләшеп тордык Эш сәгате беткәндә килеп тордым да. караңгыдан файдаланып байтак юл озата бардым И. серләштек тә инде, теге вакыйгадан соң тагын бер тетрәп алган алкоголик ире кайтып тора башлаган Алар ике ир туган икән, икесенең дә рәте юк. ди Монысы эчә. ә кечерәге өиләнми. карт әнисе укытучы-пенсионерка янында эшләмич > әрәмтамак булып яши икән Бар шөгыле - киосктан бөтен булган газета-журналны
алып кереп, диванга ятып шуны уку һәм конфет-варенье. печенье ашау, ди. Алкоголик кияү белән берәр ай яшәгәч, бичара хатын моны җитәкләп әнисенә илтеп тапшырган. Энекәше печеньены вареньега манып ашап утыра, идән тулы газета-журнал икән. Шуннан минеке (!) әйткән:
— И. әнкәй.— дигән,— боларны имезгәндә бер күкрәгеңнән аракы. икенчесеннән бал актымы әллә?
Әнисенең алкоголик улын бик тә кире биреп җибәрәсе килгән:
— Килен.— дим.— тыңла сүземне, ирнең үгие юк аның,— дип үгетләп караган. Ләкин минеке (!) бирешмәгән, бүтән килмәскә кушып чыгып киткән. Дөрес инде: шундый чибәр, булган хатынга дуга белән печән чабып йөрүче җилкуар ни пычагыма! Хәзер бит ирләр азынды. Хатыннары туйдыра, ә аларның эш рәхәт, дандарага җон тетеп йөриләр шунда. Менә шулай, гафу үтендем, җиңел булып китте Тагын эш телефонын алдым. Ул телефонны күңелдән биклә-дем дә, кайткач алфавит кенәгәсенә теркәдем. Билгеле инде, ирләр фамилиясенә әйләндереп. Шулай кирәк ул — аны бит үзең аңлыйсың. Сафин Хәлим дип язгансың икән, димәк—Сафина Хәлимә: Вафин Сәлим дип язгансың икән, димәк — Вафина Сәлимә. Андый эштә сак булырга кирәк.
Менә бер вакыт миңа бәхет кояшы тагын бер елмаеп алды. Кайда гына күрешик икән, дип янып-көеп йөри башлаганда урамда Шәриф абзыйны очратам.
— Больницага тикшерелергә керәм. гөлләремә су сибеп, мәчемне ашаткалап чыкмассыңмы? — ди. Аннан ди. бер ял көнне килеп китапханәмне рәткә сала алмассыңмы? Рәте бетте.— ди һәм, мин риза булгач, шундук бер пар ачкычын боҗрадан салдырып ук бирде. Шул ук көнне кич больницадан өйгә чылтыратты да. Бер унбиш көн ятарга туры килер, дигәннәр врачлар.
Мин күкләргә аштым Нинди ул сипмәгән, нинди ул ашатмаган9 Ялга каршы үземә тиз генә бер командировка уйлап таптым. Заһидә апаң да шатланып риза булды, оныклары янына дачага барырга дип канатланып йөри иде. Кечкенә чемоданга сабын, сөлге, теш порошогы кебей нәрсәләр салды, элегрәк шулай йөри идем. Чистаймы, Арчамы, Норлатмы. Типография эше белән Мин урам телефоныннан йәлт кенә хәбәр ит яшь апаңа.
— Фәлән сәгатькә, фәлән урам, фәлән йорт.— дим,
Бардым, кердем, таныш гөлләргә су сиптем, таныш карт мәчегә сөт җылытып бирдем Бераздан яшь апаң да килеп җитте, үзе шат. үзе дер-дер килә һәм без шундый рәхәт әңгәмәгә чумдык, безне күзәтеп торган карт мәчегә хәтле барысын да аңлап, караңгы төшәрәк үз эше белән биләмгә чыгып китте. Шәп утырдык без. Серләштек, хәтта елашып алдык. Чәй куеп җибәрдем — бәхет. Тик Шәриф абзыйның шкафын, өстәл тартмаларын күпме генә актарсак та. бөртек тә чәй тапмадык. Булка да юк икән Мин шунда егетлек күрсәттем. Ишек янындагы хуҗалык сумкасын алдым да. кибеткә чыгып киттем. Өстеннән бикләп, Йәлт кенә Тукай урамына чыктым, чәй юнәлттем. кызу-кызу атлап Булочная • дигән кибеткә бара идем, галстук, пиджәк тегендә, мин изүләрне чишкән, яланбаш, кулда теге сумка — килә идем килә идем, энем җаным.. Шунда ни күрим9 Тротуардан каршыма сумка тотып килә Заһидә апаң Беттем, катып калдым Туп-туры каршыга килә бу. танк булып килә Күз алларым караңгыланды Хәзер борылып китсә дә тотылам, каршына барсам да. Тотылам. нишләргә? Чибәр апаң бит читлектә — ачкыч миндә Тир бәрде, йөрәк туктады Аны сөйләве генә озын. Ара бит ике-өч метр гына калды Шуннан... Тукай урамындагы фотоматериаллар кибетен белә
сеңме9 Кинәт кенә шуның стенасына сыланып бастым да. әтүтән шикелле кулларымны «по швам* төшереп, күзләремне йомып каттым да калдым Йөрәк әле дә эшләми, тын ала алмыйм Шул секунд эчендә ерактагы балачагым искә төште Авыл урамында урыс капкага сөялеп тезелеп баса идек тә. берәү чираттан күкрәккә төртеп саный иде — һәр күкрәккә бер сүз
Абзый, сиңа х
Падишадаи *
Хәбәр килгән •Ә" димәскә.
•Мә* димәскә.
Уйнамаска.
Еламаска. 2
Колмәскә $
Соңгы сүз кемгә эләксә, шул кеше күзен йомып торырга тиеш. _ кем генә китереп төртсә дә. тавыш чыгарасы түгел Менә шул ва- - кытта нәрсәләр искә төшеп тора диген Шулай берничә секунд уз- « ды. Бераздан акрын гына күзләремне ачам, карыйм — Заһидә апаң ~ мине күрмичә узып киткән, җай гына атлап Пләтәнгә таба бара я иде Йә. хода! Менә шуннан соң алла юк дип кара инде син Урланган бәхет менә шулай хәтәр була ул, энем
Гаграда кич бик кинәт килә, караңгы бик кинәт төшә. Тагын ни- ’ ләр сөйләгән булыр иде Зариф абзый, белмим әмма, сәгатенә карап - алды да. кузгалды
— Әйдә. энем, якты күздә кузгалыйк.- диде — Ярый, сиңа әңгәмәдәш булганың өчен рәхмәт, бүген төнлә Сухуми — Мәскәү поезды белән мин китеп барам, путевкамның срогы тулды,—диде
Аерылышыр алдыннан нык итеп кулны кысты, читкә карап авыр сулады
— һи-и. энем Дөньяда иң әшәке әйбер — картлык Карт булма- сам. шундый чибәр яшь хатын яныннан. аулактан. үз теләгем белән чәй. булка эзләп чыгып киткән булыр идеммени9 Ититтиомайть Нәрсәгә ул булка9 Нәрсәгә ул чәй9 һи-и-и Яшь булсаң, дим
Икенче көнне мин теге, без сөйләшеп утырган кафега бармадым Анда барудан ни кызык бар соң хәзер9 Ни ямь бар анда9
Казан. Университет
Зәгъфран иленә сәяхәт
.Момда, бу бинага атлап кергэмд». дшклгр бер фихсрг «Ъ буллаган буш сузллр ишсгмлсллр-
(Н И Лобичгвскийиын ИИМ елда К«ин унм- яерситетындл спйлогам нотыгыннан!
Bv бүлектә сүз мәшһүр университетның алтмышынчы еллары ТҮРЫНЛ..барачак Табигый ки мин еикс ..............че елларга алсгз туктал
Яй^л. елларга бәя бирергә әле иртәрәк Исән булсам алар ха
’ ' ЛЛҺЮТННТ еүзениан алынган булса ««₽•« Казан арты енНлаа.
кында да язачакмын Хәер, язылачак ул китапның өлгеләре минем өстәлемдә инде, тик гомер кирәк, гомер, шайтан алгыры. Әнә шул иң кирәкле әйбер бик исәпле бит бу фани дуэньяда.
Университет . Монда кереп уку минем мәңгелек хыялым иде. Ләкин керә алмаячагымны да белә идем. 1947 елның июлендә, аттестатымны гәзиткә төреп тотып, шул бинаның колонналары янында басып тордым Күзгә яшь бөялде. Чалгыдан, сәнәктән. «уфалла> арбасыннан кичә генә аерылган яшүсмер ничек итеп шундый мәшһүр уку йортына укырга керә алсын инде? һәм мин авыл халкы өчен бераз якынрак булган Болак буе педагогия институтына киттем. Анда керә алдым тагы...
Ә теге хыял мине эзәрлекләде. Шул хыял миңа тыңгылык бирмәде. Университет значогы таккан яшьләрдән гомер буе көнләштем.
һәм 1960 елның сентябрендә, имтихан биреп, татар әдәбияты ка-федрасына аспирантурага кердем. Керүем бик кызык булды: немец теленнән имтихан биргәндә, әзерлегем бик түбән икәнлеге беленгәч, имтихан алучы Евдокия Алексеевна Кирпичникова чәченә ябышты:
— Сез нәрсә уйлыйсыз, ничек кандидатский минимумны бирерсез? — диде. Мин. батырлыгымны җыеп:
— Әгәр миңа уңай билге куеп чыгарсагыз, ант итәм: минимумны мин яхшы билгесенә тапшырачакмын. Ант итәм. Антыма ышанмаса- гыз, хәзер үк икеле куегыз, ләкин мине газапламагыз,— дидем. Ул ыңгырашып миңа ‘удовлетворительно» куйды. Алдан ук шуны әйтеп китим: мине икенче бер юньле хатын — Марианна Николаевна Пахомова укытты һәм мин зур дәүләт комиссиясе алдында чак-чак кына «биш»ле алмадым. Комиссия әгъзалары, киңәшеп. «дүрт»ле куйганда Марианна Николаевна болай диде:
— Ах. бөтен аспирантларым да шундый үҗәт, шундый максатчан булсалар иде, бу иптәш бит нольдән башлады. Мондагы тырышлык!
Анысы бардыр, анысы сугыш вакытында ач көе тезләнеп «уфал- ла» арбасы тартканда ясалгандыр.
Татар әдәбиятын тапшырганда комиссиядә X. Госман, Я. Агишев, 3 Мәҗитов иде. Тегеләрен танысам да, 3. Мәҗитовны белми идем: бу нинди малай-шалай миңа сорау биреп бәйләнеп утыра соң, дип ачудан тешләремне кысып җавап бирдем. Зәет шундый яшь иде әле!
Ахырдан сөйләде мине чыгарып җибәргәч, билге турында киңәшкәндә Якуп ага әйткән:
— Хәтыйп. бу егеттә өмет бар бит. бишле куйыйк,— дигән. Шулай бишле куйганнар КПСС тарихыннан биргәндә ниндидер төгәл булмаган фраза ычкындырып харап була яздым: имтихан алучы Р И Нафиков нәгърәләр орды инде, сүкте, дулады. Югары белемем буенча тарихчы икәнемне белгәч, үз итеп, «коллега» итеп, ихтирам белән сүкте. Аннан, елмаеп, кулны кысты. Бераздан приказ чыкты.
Аспирантлар өчен булган тулай торакка ордер алып барып урнаштым да, кәҗүнни» караватка сузылып яттым. Тормышымда яңа этап башлана иде Фәнни җитәкче X. Госман, икенче көнне үк кафедрага чакыртып, әдәбият исемлеге бирде. Минем чаманы тартып карагач. туп-туры китапханәгә юл күрсәтте Аның әйтүе буенча Казан император университеты каршындагы Тарих. Этнография, Археология җәмгыятенең гыйльми язмаларын өйрәнергә керештем. Алар барлыгы калын-калын утыз дүрт том иде. Бу хәзинә минем күземне байтак ачты. Китапханәгә, ачылышына килеп, кичен соңгы булып чыгып китә идем. Гыйлемгә ачлык!
Аспирантлар кызык халык: шкафта — сабын, мунчала, юылмаган кер; коньки, эспандер, гер. гантель — идәндә аунап ята Һәрберсе кабатланмас бер шәхес. Физик Гаял — таза, йонлы күкрәкле, фран
цуз телен өйрәнеп көннәр буе бүлмәдә ята. Иртәрәк кайтсаң, ишек бикле, шакыйсың — эчтән башын гына тыга да
Ыцлуцай. бер ун-унбиш минут йөреп кермицеңме. двоерод- ная центра килгән, цәй генә эцик инде,— ди Шулай, көненә әлләничә -туганы килеп китә моның Бу өлкәдә шактый тәҗрибәле, әмма кеше буларак юньле, тәртипле егет Бер ярты Волжская- дигән портвейн _ алса, бер айга җитә
Кызлар алдында авыздан аз гына хуш иц килеп торца — ар- 5 тыгы нигә аның? — ди
Гаял — армиядә булган егет, тәҗрибәле, үзенчәлекле Шунда ? вакытта Мәскәү радиокомитетына хат язган нишләп гел рус кае- ; ны- дип җырлыйсыз? Каен бит ул Татарстанда да үсә. агачның мил- " ләте булмый бит. дигән
Бераздан аны контрразведка бүлегенә чакыртканнар да. болай ' дигәннәр
— Бәхетең инде. Хрущев заманы, югыйсә, каберең өстендә шул ; рус каены үсеп утырыр иде
Икенчесе математик, керәшен малае Коля, гел бишкә укыган да - кафедрада калдырганнар Сак. пөхтә, тәртипле Аракы эчми Берва- ' кыт. шкаф өстендәге чемоданын алып, шуның төбеннән затлы вен- . герский коньяк чыгарып күрсәтте:
— Узган ел Мәскәүдә алган идем — диде Шаккаттым Коляның ; бер кимчелеге бар — үз гомерендә кызлар кулы тотып караганы юк -■ Шуны белгән тәҗрибәле Гаял кичен йокыга яткач тәмләп әңгәмә - башлый
— Ыцлуцай. Коля. Цин бик күп нәрцә югалтацың Ыцту цин* Кызлардан башка дөнья дөньямыни ул9 Ул. малай, танцыга алып керәцең, йомшак кына итеп биленнән тотацың. иягеңне тегенең йом шак җилкәценә куяцың да. тегенең хуш ицле чәчләренә битеңне кытыклатып биеп китәцең Кыз бала гел йомшак кына була бит ул
Кызып китеп Гаял әлләниләр сөйләп ташлый, йокыга киткәндә Коля ыңгыраша, саташа, әйләнгәләп матрацын изә Дүртенчебез геолог Сеня. икенче курс аспиранты, аның кандидатлык минимумнары биреп бетерелгән, ул диссертация яза Кайвакыт атналар буе бүлмәдән чыкмый — Гаялга бик комачау итә — бер сумка «бомба- алып кайта да. шуларны карават астына тезеп куя һәм көннәр буе шуны чөмерә Аның мәхәббәт өлкәсендә ниндидер бер драмасы булган искиткеч юньле малай, аны бөтен кеше ярата Ул. караватына утырып, кичен мин кайтканны көтә Мин кайткач шатланып китә һәм. бераз -өстәп куйгач, һәр көнне бер генә сүз әйтә
— Эх. Мухаммет. Дилетанты мы. дилетанты
Берәр атнадан соң ул эшенә чума, сөйләшмәс була Аны бик башлы егет, әйбәт яшь галим диләр
Аспирант халкы атнага бер-ике тапкыр кафедрага килеп чыга анда төрле мәшәкать — йә кафедра утырышы и.> партҗыелыш и., диплом яклау Менә диплом яклау комиссиясенең утырышы Тукта, тукта, кем бу шул кадәр җайлы итеп сөйли ’
— Хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле комиссия әгъзалары Сезнең алдыгызга куелган диплом эше безнең әдәбиятыбызның моңарчы аз өйрәнелгән аерым бер мәсьәләсенә багышланган Диплом шторы моны эшләү өчен бик күп коч куйган, бу диплом бик ..графлы итеп башкарылган Әлбәттә, әлбәт-тә. бу эш буенча шактый о -х « кч и., тырга мөмкин, моның кайбер дәлилләре белән бәхәскә д • керергә мөмкин, ләкин бу утырышта андый бәхәс кузгатуны мин кирәк гел һәм максатка ярашлы түгел дип исәплим шуңа күр.» теге яки бу якларына кермичә генә, мин моны югары бәягә лаек дип исәплим
Бу - студентларның рухи әтисе - Якуп ага Агишев
Аның мондый йомшак, җайлы чыгышларын берничә утырышта шулай тыңлагач, мин моның кухня-сын ачтым Кафедрада бишенче курс студентларына гадәттән тыш җиңел тема бирәләр икән Мәсәлән. К Нәҗми иҗатында кояш образы- «һ. Такташның ‘Сыркыды авылы- әсәрендә нэпманнарны фаш итү- Г Ильясиның Бичара кыз драмасында Җанбай белән Җантимер образлары- һ. б. И алла1 Университет кадәр университет тәмамлаганда шулар булдымы тема’ Мин. элеккеге тарихчы буларак. К Марксның университет тәмамлагандагы фәнни эшен күз алдына китердем. Н Г Чернышевскийның студентлык елларында язган гыйльми хезмәтен күз алдына китердем. яки Газиз Гобәйдуллин дигән Казан егетенең 1916 елда император университетын тәмамлагандагы темасы: -Марко Поло турында тәҗрибә Г Газиз — совет чорында мәшһүр тарихчы, профессор.
Якуп ага диплом эшләрен, оппонент буларак, ахырысы. бөтенләй укып тормый Чөнки, темасына карап, кемнең нәрсә әйтә алачагын алдан белә бит инде ул! Шуңа күрә һәр эшкә ул әнә шулай «әтрафлы . бәхәсле- кебек сүзләр белән уңай бәя биреп утыра. Якуп ага. кабатлап әйтәм. студентларның, аспирантларның иң яраткан кешесе иде Аның аспирантлары да җитәкчеләренә карата шулкадәр игътибарлы булдылар, мин боларга кызыгып карый идем Юк. миннән алай булмады А Яхин, мәсәлән. Якуп аганың аспиранты, җитәкчесенең соңгы сулышына кадәр аңа игътибар, ярдәм күрсәтте Алар арасындагы эчкерсез дуслыкка мин көнләшеп карый идем
Якуп аганы элегрәк елларда зур бер начальникка кандидатлык язып биргән дип сөйлиләр иде. Булгандыр, чөнки алтмышынчы еллар башында кандидатлык бик нык модага кереп китте, бик күп райком секретарьлары, райисполком председательләре, горком, обком кешеләре кандидат булып беттеләр. Ул елларда шундый хәбәр дә йөри иде фәлән профессорга фәлән райком секретаре соискатель булып беркетелгән, тиздән яклаячак икән Шулайдыр, чөнки карыйсың, профессор көннәрдән бер көнне өр яңа шәп квартирага күчеп маташа.
— Ә-ә.— диләр моны белгәч.— димәк, теге яклаган.
Ул елларда кандидатлык темалары бигрәк тә экономика, авыл хуҗалыгы, медицина, тарих, философия өлкәсендә күп иде. Кеше ге- .нә җиткер Мисаллар 1928—30 елларда кулакларны ликвидация
ләүдә комсомолның уңай роле . Малайларны сөннәткә утыртуның сәламәтлек өчен зарары Мурманск өлкәсендә кукуруза үстерү мәсьәләләренә карата Ислам диненең әдәбият-сәнгатькә зарары- Хосусый һәм шәхси милеккә каршы көрәш — экономикабызның төп юнәлеше» һ б.
Булгандыр. Якуп ага да язып биргәндер. Минем моңа сыек кына бер дәлилем дә бар 1961 елның май аенда опера театрында ниндидер бер әдәби кичә булды Берәр юбилей иде бугай Якуп агайны теге буфетка да алып барып килделәр, монысына да Буфетларда ул вакытта коньяк, коры шәраблар өзелми һәм исерекләр дә булмый иде Әмма Якуп агай кыза калган Кичәнең ахырында плащларны алырга дип гардеробка чиратка бастык. Тирләгән калаемны тотып. Якуп ага белән X Ярми уртасында мин дә тора идем Шунда, бичәсен култыклап. Якуп агайның теге начальнигы килеп чыкты
һо-о. Якуп Хәлилович. сәлам.— диде ул киң елмаеп — Ни хәлләр?
Шунда Якуп агай тегеңә борылып бераз күзен алартып торды да кисәк бәрде
— (исемен әйтте). Дурак! Надан! Дөнья наданы бит син! Бар. күземнән югал'
— һе-һе,— диде уңайсыз калган начальник күрәм. артыграк
төшереп алгансыз...— һәм юк та булды
Якуп ага кафедрада эшлисе иде әле. ләкин аны алтмышы тулган көндә пенсиягә китәргә мәҗбүр иттеләр Ул, эшне аңлагач, карусыз гына гариза язды, китеп барды һәм коллективтан аерылгач, озак үтми җир куенына кереп тә ятты
Ә монда, монда, туксан өченче аудиториядә нинди җыелыш тагын9 Нык мускуллы, сабыр характерлы профессор, дөнья бәясе кеше Николай Александрович Гуляев гыйльми советны алып бара, авылдан чыккан бер егет олы юлга басарга — кандидат булырга җыена икән Ян өстәл кырында — ак нейлон күлмәгенең җиңнәренә янтарь запонкалар эләктергән шома битле яшь оппонент, икенче бер оппонент инде сөйли үк башлаган. Бүген пәнҗешәмбе кон икән бит ә ул елларда һәр ике пәнҗешәмбенең берсендә конвейердан икешәр кандидат чыкты да торды Бер пәнҗешәмбедә мин дә чыктым ул кон-вейердан. Теге оппонент нәрсә сөйли9
— Туарчество таких поетов как Маякауский. Исакауский. Туар- дауский очень сильно влияли на развитие многонасиональной лити- ратури. в том числе и на татарской
Ә. таныдым, бу — филология фәннәре докторы Мөхәммәт Гайнуллин. галимнәрнең үзенчәлеклесе Мөхәммәт ага. башка гуманитар галимнәрдән аермалы буларак, үз гомерендә беркемгә дә аяк чалмады, киресенчә, татар яшьләре арасыннан гыйльми хезмәткәрләрнең бөтен бер плеядасы үсеп чыгарга ярдәм итж- Күз алдына китерегез әле: әгәр татарлар арасында шул елларда М Гайнуллин урынына икенче бер кеше доктор булган булса9 Әйтик Әйтик һәм Нәрсә булган булыр иде9 Бүгенге көндә татар филологиясе мәрхүм Мөхәммәт Гайнуллин башы кебек тап-такыр булыр иде Ул үтенеч белән килгән бер генә яшь галимгә дә оппонент булудан баш тартмады, вакланмады, кешене җәберләмәде Әнә шуңа күрә болай дип сүзен тәмамлый ул:
— Яуа работа нисомнинны заслуживает присуаения яму искомой эстипени кандидата филалагических науык
Молодец, рәхмәт. Мөхәммәт ага Синең русчаңнан яратып кына көләләр. Рәсүл Гамзатовларны андый акцент бизи генә әле
Шундый яхшы күңелле булганы өчен Мөхәммәт аганың бер сыйфатын гафу да итәләр иде профессор, ике дә уйлап тормыйча үз тирәсендәге яшь галимнәрнең табышларын үзләштергәли дип сөйлиләр иде
Арткы рәтләрнең берсендә ялт та йолт килеп зур галим Әнвәр Ахунҗанов утыра монысы факультетта киенү моделе Аның «к- тендә иң затлы костюм — йә Польшаныкы, йә Югославиянеке Ул безнең шикелле Казанның 4 нче фабрикасыныкын беркайчан да кимәс Аның костюмына карата галстугы, галстугына карата күкрәк кесәсеннән күренеп торган бер кисәк материя булыр Штиблетларын буямас өчен ул трамвайга кермәс, гел такси белән генә йөрер Бас- кычтан-баскычка Очраганда — көненә ничә тапкыр очрашсаң да - ор яңадан кул биреп күрешер һәм әйтер
— Мәһди, бу галстугың килешми Иртәгә мин сиңа икенче галстук алып киләм.
Ләкин икенче көнне син аны күрә алмыйсың Әнвәр абый ул кон- не. һичшиксез. КОМИССИОНКада була югославский ЮИ1 HIMI.III шунда тапшырып, япон материалыннан яңа костюм тектерергә ательега йөгергән була Факультетта мода ягыннан ул бер генә ирне дә үзеннән уздырмады, без мокытларга һәрвакыт үрнәк булып торды
Гыйльми совет тәнәфес игълан итә. галим-голямә коридорга агыла. аяк басарлык урын калмый Ләкин ШУЛ тып.п халыкны як якка сибеп урталай ярып берәү килә мәһабәт гцдлт карчыга кү и.- кара бөдрә чәчле - бер кулында бүреге, икенче кулында папка һәм
зур тартма белән конфет, шалевый- якалы пальтосын җилгә җибәргән ә күзләре яна' Кызу-кызу килә, туксан бишенче аудиториягә ашыга, үзе бераз гына көйли Ә күапәре.. яна! Бу — Мостафа Ногман. фарсы теле укытучысы. Күп җырлар авторы, студенткалар арасында король Ул әле диссертация якламаган, ассистент акчасы фәлән сум гына, шуның өстенә алимент. Мәһабәт гәүдәле чибәр ир университет кассасының амбразурасына иелми генә ведомостька кул куя. кассир хатыннан ояла, чөнки бер алганда кулына утыз өч сум. икенче алганда — аннан да азрак. Шулай да аның кәеф шәп. универ-ситет ДОСААФында мотоинструктор булып акча эшләүче мишәр егете, бишенче курс студенты Фалистан әҗәткә акча юнәткән дә. шул акчага бер тартма конфет алып, дәресенә керә. Бер ярты сәгать «зө- бан-е фарси ”. фәрһәң миһман фәлән-төгән дип күнегүләр эшләтер дә ул. аннан үз җырын хор белән җырлатыр.
Карлыгандай кара күзләреңә Карыйм әле күзем талганчы...
Шулай җырлатыр, конфетын өләшер һәм, звонок булгач, шул хисләр дулкынында коридорга чыгар, урта бер җирдән бронемашина булып узар. Күзләр әле һаман шулай. Андый-мондый юлына очрасаң, саллы гәүдәсе белән сине чигендерә-чигендерә стенаның бер почмагына китереп терәр дә. чыгар хутың беткәнлегенә ышангач, мышный-мыш- ный болай дияр:
— Карале, ыслушай Кичә без Рөстәм Яхин белән бер романс иҗат иттек. Ну малай, класс инде! Билләһи. Менә тыңла;
Бөдрә таллар, зифа таллар Ефәктән киенгәннәр
Менә гыйльми совет утырышы тәмам. Бәхетле диссертантларны урап алганнар, кул кысу, чәчәк бирү. Күбесе, хым-хым килеп, мәгънәле ымнар белән рәхәтләнеп, банкетка җыена, ә менә затлы мехлы пальто, затлы мехлы, өсте плюш түгәрәк бүрек кигән. Шаляпин сыман эре бер ир акрын гына аска төшеп бара. Кем бу. чыннан да Шаляпин үзе терелеп кайтканмы әллә9 Юк. бу — галимнәрнең галиме, бөек шәхес Латыйф Җәләй Шаляпин түгел ул. чөнки Федор Ивановичның муены туры булган, ә Латыйф агайның муены кәкрәеп, башын бер якка борган да куйган. Ул синең белән күкрәген каршыңа куеп сөйләшер, йөзе читкә борылган булыр Бичара, авыру аны бик нык каһәрләгән иде. мин авторефератымны күтәреп өенә барганда аның бер аягына ампутация ясаганнар иде инде
Мин каушап кына кердем аларның коридорына, хуҗа апа чишенергә кушты, каушавымнан озаграк чишендем ахырысы. түр бүлмәдән көр ирләр тавышы дөбердәп ишетелде:
— Раушана! Кем ул анда, керсен тизрәк!
Кердем, исәнләштем. Ап-ак җәймә җәйгән, ап-ак мендәрләр. Шуларга сөялеп ап-ак күлмәк, ап-ак кальсон, башына чуар түбәтәй кигән мәһабәт ир утыра. Кулында гарәп графикалы калын бер иске китап Өстәл өсте тулы кәгазьләр. Галим кеше шушылай була икән инде".— дип уйлап куйдым. Ул минем авторефератны актарып чыкты. башта уңайга, аннан кирегә Аннан кайсыдыр битенә тукталды. Мин аңа мөлдерәтеп карап хөкем көттем Ниһаять, ул миңа күтәрелеп карады.
— Менә болай. энем Бу эшкә уңай бәя бирермен мин. Бюллетеньне конвертка салып кеше йөгертерсез. Профессор Гуляев андый- ның рәтен белә. Аннан инде ни Мин бит банкетларга йөри алмыйм. Яшь галимнәр белән сөйләшеп утырасым килә Яклаган көннең иртә- Iшыпырт кына килеп китәрсең әле Тик. ишек яныннан узган-
кән галимнән рекомендация кирәк, ди
— Исәнмесез. Гази абый, сездә йомышым бар иде
Тирләгән, бүреген салган Кайнар кулын биреп күрешә
— Тыңлыйм, пожалуйста
— Гази абый, ни бит Менә бер мәкалә язган идем журналга, берәр өлкән галимнән рецензия кирәк, диделәр
— Ярый, бик яхшы, мин уңай рецензия язып бирермен
Син телсез каласың: темасын, кайсы журнал икәнен сорамады - уңайны язам. ди.
— Ну бит. Гази абый, сез әле
— Ә. син язгач, яхшы мәкалә булачагына шигем юк минем Сал минем портфельгә, кайчанга кирәк
...Аспирант тормышының иң кызык чоры — май, июнь айлары Компания булып урманнарга барумы. Идел яры буенда учак ягып, фәнни җитәкчеләрең белән бергә таң аттырумы - барысы да була Ул заманда әле курыкмыйча шәһәр читендә төн кунып, таң атканчы фән турында сөйләшеп урамнарда паркларда йөреп була иде. ул чакларда милиция хезмәткәрләре сугыш, үтереш статистикасын җыеп кабинетларда кандидатлык диссертациясе язып утырмыйлар ә ту- рыдан-туры урамда тәртип саклыйлар иде Ул чакларда әле -запросто- гына кичен ял паркына кереп йөреп була иде
Әнә, кичә төнлә — июнь төне — физик Гаял математик Коляга кызлар турында озак сейләп ятты да. керәшен малае тоне буе ' фылдап чыкты йоклый алмады Иртәгесен кайнар су белән колбасный хлеб, ашап утырганда Гаял мина әйтте -Бу малайга шефлык итмицә бул мацтыр Бүген киц паркка алып барам да мин аны. шунда берәрцен муицаклап тоттырам да, үзем кайтам да китәм
Коля беркатлы егет свидание-гә ярты көн әзерләнде Үтүкләүме кирак ялтыратумы Кичке җидедә алар, зур бер операциягә баргандай дәү кубып ЧЫГЫП киттеләр Мин иркенләп картотекам ................................ актарырга
булдым Сенянык тагын теге атнасы җиткән иде ул бштарнын киткәненә артык игътибар бирмичә артларыннан әйтеп калды
— Дилетанты они оба Мухаммет И мы с тобой - дилетанты
Шулай диде дә, карават астына үрелде
Нәкъ ун минуттан Гаял кайтып керде
да. Раушана апаң янында озак тукталып торма. Аның мине саклыйсы килә Ә мин — бу дөньяда бер ялгызым Әсирлектә мин
Профессор бик тә. бик тә кызганыч иде.
Яклаудан соң икенче көнне, әлбәттә, мин анда бардым «Таможенный досмотр ны уңышлы гына уздым. Хәтерлим, контрабанда белән үткән товарым бик затлы иде Ром румынский» Эчкәч, авызыңнан гел әфлисун исе килеп тора инде Раушана апа бәрәңге кыздырып йори иде. безнең бу гөнаһны сизми калды Ләкин бераздан сизде. Чөнки ак урын-җир өстендә ак күлмәк-кальсонлы. бер аякка калган мәһабәт ир елый иде
— Шәкертләрем күп минем Кайберләре килеп хәлемне белә Ә менә Мирфатих онытты. Кафедра мөдире булганнан бирле онытты.
...Мин аның яныннан киткәндә ишектә тагын бер шәкерт очрады.
— Командировкага барам, Латыйф аганың фатихасын алырга килдем,— диде ул. Раушана апаның сынаулы тикшерүе астында Шәкертнең кулында папка гына иде. -таможня»ны ансат узды
Бичаралар Нинди юньле кешеләр булып хәтеремә кереп калдылар. Мәрхүмнәр инде алар, күптән мәрхүмнәр. Бар иде ул елларда шундый эчкерсез галимнәр Бар иде Әйтик, яңа ачылып килгән журналистика кафедрасында Гази ага Кашшаф бар иде. Таягына таянып, шыгыр-шыгыр азапланып, химкорпусның дүртенче катына менеп килә. Көтеп аласың, чөнки ул сиңа бик кирәк. Сиңа матбугатта басылу кирәк, ә мәкаләңне журнал редакциясе борып кайтара берәр өл
— Вце.— диде ул,— паркка кереп тә тормадык. Шундук бер мәткәне тотып алып таныштым да. Николайны шуңа беркетеп китеп тә бардым.
Нәкъ ике минуттан, борынын салындырып. Коля кайтып керде Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Гаял да герләрен куйды. Коля, чишенеп. сөлгесен алып юынырга чыгып киткәч. Гаял әйтеп куйды:
— Һи-и. малай. Берәр җайцыз цүз әйткәндер теге мәткәгә. Бик чибәр иде. Мут иде.
Һәм ул. геометрик күзлегеннән чыгып, теге чибәрнең силуэтын — керенке, чыгынкы урыннарын бушлыкта ике кулы белән сызымлап күрсәтте Шундый оста итеп — тегенең үзен күргәндәй булдык— Юк инде, малай, точно: цөйләцә белмәгән. Керәшеннең акылы инде аның билгеле: керәле дә чыгале.
— А мы все дилетанты.— диде Сеня простынясе астына чумып,— Да. буквально все.
Аспирантураның икенче курсында мин математиклар бүлмәсенә туры килдем Өчесе дә мәшһүр профессор Борис Михайлович Гагаев шәкертләре иде. Гагаев — зур галим, математика буенча зур хезмәтләре дөньяга билгеле кеше. Ул Себер һәм Урал югары уку йортлары өчен кадрлар әзерли. Әйтүләренә караганда, ул сиксәннән артык кандидат һәм егермегә якын доктор әзерләгән. Чын галим шундый булырга тиештер, шәт Чөнки моның фани дөнья белән алыш биреше юк. Дөнья кууның нәрсә икәнен ул белми Нәкъ Коръән хәдисендәгечә: әт- дөнья — җифәтен. вә талибыһа кәльбен, ягъни, бу дөнья — үләксәдер, аны куучылар — эттер.
Математиклар белән бер бүлмәдә яшәвемә мин бик шат булдым Шулар дөньясына, шулар коллективына кереп киттем. Болар — бөтенләй башка дөнья, боларда бөтенләй башкача мөнәсәбәтләр. Әйтик, боларда фәнни җитәкче — алла Фәнни җитәкче өчен аспирант — ясле баласы. Гагаев үз аспирантларының туган көнен, баласының, хатынының туган көнен белә, ул көнне аспирантка берәр бүләк китермичә калмый Хәер, боларның исәбе . диспетчерлык хезмәте — аның хатынында Бәләкәй генә бу карчыкны кайчандыр бик чибәр балерина булган дип сөйлиләр. Аларның балалары юк. өйләрендәге тормыш та бик гаҗәп диләр: тәрәзә пәрдәләре урынына кнопка белән беркетелгән газеталар, урам ягыннан караганда болар сап-сары материал булып күренә, ә эчке ягын караган икән бер аспирант — Красная Татария-, ди. 1936 елгы саны, ди Бәләкәй әби профессорны култыклап университетка алып килә, кафедрасына алып кереп чишендерә һәм тиешле аудиториягә кертеп җибәрә дә. үзе коридорда нәкъ сиксән минут басып тора Шул вакыт аның янына аспирантлар килеп китә, әби алар- га консультация урынын, көнен, сәгатен билгели, шул арада Хатыныңнан хат киләме? Әниең терелдеме әле?»— дип сорап куя. Звонок булуга, аудитория ишеген ачып профессорга күренә, чөнки белә, үзе күренмәсә. карт шунсыз чыкмаячак. Әбине күргәч, тегесе исә ишеккә таба юнәлә, әмма танырлык та түгел: (аның чәчләре һәм берәр атналык сакалы ап-ак инде), ә монда бөтен пиджагы, чалбары да ап-ак Чөнки профессор бер кулы белән тактага формула язса, икенче җиңе белән шуңа ышкылып, лекция беткәндә тегермәнчегә әйләнә дә бетә Гагаев лекциягә конспектсыз керә, студент тыңлыймы аны. юкмы, килгәнме группа, әллә килмәгәнме — профессорның анда эше юк, рас аны әби аудиториягә кертеп җибәргәч, ул белем бирергә тиеш, калганында аның эше юк.
Бабайның киенү рәвеше дә бик кызык: хәлле аспирантлар, яшь доцентлар, урта яшьтәге профессорлар поляк, фин костюмнары, курт- ка-пальтолары белән шифыртланып йөргәндә. Борис Михайловичның өстендә төймә ялаулары (петля) ашалып, киңәеп, тузып беткән
бик нык «тотылган» драп пальто, башында сукно тышлы мутон бүрек Егерме-утыз еллык Ләкин ул бүрекне дә профессор үзенчә кия Колакчыннарын өскә күтәргән, әмма бәйләмәгән Шуңа күрә йөргәндә ул колакчыннар шактый нык тирбәлеп баралар Ярый, монысы булды да ди инде. Ибраһим Газида шулай кия бүрекне Әмма Борис Михайлович бүреген, кашкасын янга куеп кия һәм колакчынның берсе маңгайда. икенчесе баш артында тирбәлә Кайвакытта әби белән икәүләп алар китапханәнең „гыйльми хезмәткәрләр өчен» дигән уку залына килеп керәләр дә бабай китапханәче белән шау килеп сөйләшә башлый залда утырган бөтен кеше гаҗәпләнеп күтәрелеп карый, монда бит кычкырып түгел, шыпырт сөйләшергә дә ярамый Ә профессор үзенең югалган аспирантын эзли Чөнки бер атна инде күренгәне юк Табылса, ну әбидән эләгә инде аңа Табалар: баксаң, аспирантның ерак өендә (Чиләбе. Новосибирск) хатыны авырып киткән, әлеге аспирантка күчтәнәчләр алып анда кайтып килергә кирәк, ә йөз сумлык стипендия белән әллә кая бара алмыйсың, бичара аспирант төннәрен вагон, баржа бушатырга йөри икән. Моны белгәч бетте инде кичке якта тулай торак бүлмәсенә әби белән бабай килеп керә, аспирантны «эт итеп» сүгәләр һәм йөз. ике йөз сум акча калдырып чыгып китәләр Әби
— Смотри, Ванюша, бу әҗәт түгел, кайтарып бирү турында уйлама да.— ди
Бичаралар. . Алар нәкъ тә инде Гогольнең Борынгы алпавытлар әсәрендәге Пульхерия Ивановна белән Афанасий Иванович иде
Борис Михайловичны университет ректоры Михаил Тихонович Нужин бик ихтирам итә иде Соңрак миңа өч ел буе ректорат әгъзасы һәм Зур гыйльми совет әгъзасы булып Югары эшелон- эшләрендә катнашырга туры килде. Шунда күрә идем бик тә җитди булган ректорат утырышы барганда берни белән дә исәпләшмичә бәреп кереп үз йомышын хәл итеп чыгып китүче бөтен университетына бер Гагаев кына иде Андый вакытта Михаил Тихонович
— Ни эшләмәк кирәк? Бик зур галим бит,— дип кенә куя иде Борис Михайлович үлгәч, әби ялгыз калды. Ләкин университетка йөрүен туктатмады Карты лекция укыган аудиторияләр янында сәгатьләр буе басып тора, звонок булуга аудитория ишеген ачып, карты чыкмасмы дип көтә иде Шулай бер-ике ел йөрде Математик хатын-кызлар, лаборанткалар аның ишек янында басып торганын күреп күзләрен сөртеп алалар иде
И бу дөнья! Соңгы тапкыр әбине мин Ленин урамында күрдем җәйнең эссе көне Әби бик иске җәйге пальто кигән, башында хан заманыннан калган чепчик Аякларында иске ботинка, калын оеклар Ләкин бер оегы тубыгына кадәр сыдырылып төшкән Ул ирен, бердәнберен эзләп университетка таба бара иде Шунда Гоголь сүзләре искә төште
— Скучно на этом свете, господа'
II
Ходай шунда җан бирелм. .ник шунда гулам.
Шунда лүлял Кчръан алтен укыган.
Шунда белдем рэсүле.исэ Могзммлднс.
Ничек мшгнлт. җяфа күрглн. ничек торган
Ул елларда университетта үз эшенә фанатикларча бирелгән «иске тип» профессорлар байтак иде 1966-1969 елларда универси- 1ИП р ч н П.НМҺКОМЫ председателе булып эшләгәндә тетның берләштерелгән профкомы
мин болар белән шактый аралашу бәхетенә ирештем. Болар — математиклар Б. Л. Лаптев, А П. Норден, биолог В. М. Марков. Н. А Ливанов. юрист А. Т. Бажанов һ. б. Әлбәттә инде аралашу фән өлкәсендә түгел, минем белән алар арасында мондый мөнәсәбәт мөмкин дә түгел. Ләкин мин боларның сәламәтлеген кайгыртырга тиеш, санаторий путевкалары, һәрхәлдә, минем имзасыз берәүгә дә бирелми. М. Т Ну- жин миңа әдәп белән генә гел искә төшереп тора; анда фәлән-фәләнич кермәдеме әле сезгә, аңа • Васильево кирәк икән. ди. Белеп торам инде, теге карт гвардия, бөтенләй таныш булмаган бер татар егете янына кергәнче, башта ректор янында булып чыга. Трускавец. Кисловодск- фәлән кирәк булганда турыдан-туры облсовпрофка элемтәгә чыгабыз, конкрет фәлән кеше өчен дип сорыйбыз. Болар гаҗәп әдәпле, культура-лы кешеләр. Борис Лукич Лаптевка телефоннан хәбәр итәсәң: шундый- шундый путевка бар. дип. Ул әйтә: хатыным белән киңәшим, врачым белән сөйләшим, бер тәүлек вакыт бирегез, ди. Икенче көнне телефоннан әйтсә дә була инде, юк бит, профкомга килә.
— Сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Мин бара алмыйм,— ди. Николай Александрович Ливанов кышкы суыкта гел кепкадан йөри. Профессорның кышкы пальто кигәнен күргән кеше юк. Яше байтак — сиксәннең аръягы. Аңа бик кырын карыйлар: ул дөньяга мәшһүр ботаник, университет галимнәре арасында Октябрь революциясенә кадәр үк профессор исемен алган бердәнбер кеше. Кырын карауның сәбәбе: 1919 елда, большевиклар фәнне харап итәләр, дип Америка галимнәренә күмәк язылган хатка ул имза куйган, имеш, андыйны онытмыйлар.
Профессор Александр Петрович Норден — үзе бер дөнья Зур гыйльми совет бара (төп бинада, амфитеатрлы мәһабәт залда, биофак залы). Түрдә химия, биология аудиторияләрендә генә була торган бик озын, киң өстәл. Совет барганда ул өстәлнең артында ректор, ике проректор гына утыра. Менә фикер алышулар вакытында профессор Норден сүз ала. Тора, папиросын каба, кабыза, ике кулын артка, биленә куеп бераз бөкрәя төшә дә шул өстәл алдында аркылыга йөри-йөри сөйли башлый. Ни президиумга карау юк, ни аудиториягә. Шулай йөри-йөри теге өстәлнең артына да кереп китә, арттан да бер- ике буй буйлый, йөри торгач ачык ишектән чыгып ук китә, үзе әле һаман сөйли — төпчеген ташларга чыгып киткән икән — керешли дә сөйли.
Михаил Тихонович мондый галимнәргә искиткеч зур ихтирам саклый һәм һәрвакыт ал арның кадерен белергә чакыра иде Дөрес, университетта яшәп килгән мондый академик атмосферага югарыдагы бюрократия аяк чала Бюрократиягә слетлар, комсомол конференцияләре. профсоюз активы җыелышлары, ә күбрәге — отчет-кәгазьләре кирәк М Т Нужин торгынлык бюрократиясеннән аеруча җафа чикте, өлкә комитетыннан кайткач, гел дару эчә. авырып егыла иде. Бер-ике көн авыргач, иртән ректорат җыя, рәсми өлеш алдыннан дөнья хәлләрен сөйләшеп алалар. Мин яшь. тыңлап кына утырам. Ректоратта М Т Нужиннан кала иң зур дәрәҗәле кеше — татарлардан астрономия буенча беренче профессор Шәүкәт Хәбибуллин. фән эшләре буенча проректор Ул буйлы, чибәр, һәр кичне диярләк физика факультеты студентлары белән спортзалда баскетбол, волейбол уйный, ә М. Т. Нужин авырудан иза чигә.
...1964 елның җәендә, ял вакытында мине, ничектер инде, телефоннан эзләп таптылар
— Никита Сергеевичны каршы алучылар исемлегенә кертелдегез, факультеттан нибары унике кеше, инструктажга килегез,—диделәр.
Барсам — гаҗәпкә калдым Инде бер атна элек үзәктән кешеләр килеп университет ишек алдындагы чардакларны, бөтен подвалларны.
күрше йортларның чормаларын тикшергәннәр, бөтен әйләнә-тирәне күзәтү астына алганнар икән Университетның арткы ишеге бикләнгән алгы ягына өстәмә сак куелган, аларның кулында исемлек, анда бу бинага керергә хокукы булган кешеләрне әллә ничә инстанциядә тикшереп раслаганнар (һәр чиновникка нинди дә булса эш кирәк бит’ Ипи ашаганны акларга кирәк бит!) икән
Мин үземнең (әле несчастный» ассистент) бу зур дәрәҗәгә ничек ирешкәнемне тиз аңладым ял вакыты, кешене каян табасың, ә мин тулай торакта яшим, вахтер аша табып була Шулай, мин норма тутырыштым
Иртәгесен университетка җыелдык Шәһәр урамнары себерелгән, халык тротуарга тезелгән, предприятиеләр эшләми Казан шәһәренә ничә миллионга төшкәндер ул көн. белмим халык сөйләде иске аэропорт белән шәһәр һәм Матюшино арасында ГАИ һәр төнне репетиция уздыра икән Иртән пропусклар белән, исемлеккә билге куйдырып, университет эченә тулдык Котчыккыч киеренкелек курку катыш каушау хөкем сөрә иде Көн эссе булуга карамастан, бөтен ирләр костюм галстуктан Миңа үзебезнең факультетның партоешма секретаре кисәтү ясады мин. җиңен сызганып Кытай күлмәге ’Дружба гына кигән идем Колонналар янындагы ишек ике якка да киң итеп ачылган һәм андагы өстәл өстендә аэропорт белән туры элемтә аппараты куелган иде Вестибюльдә агитаторлар кат-кат әйтеп иярделәр Актлар залында очрашу вакытында сораулар бирмәскә. Никита Сергеевичка якын килмәскә, букет бирмәскә һәм инде алла сакласын ... букет ыргытмаска (эчендә нәрсә булмас9) Язу бирмәскә Сөйләгәнен тыңларга һәм кул чабарга' Төш вакыты җитте Комсомол комитеты секретаре Владимир Николаевич Одринский телефоннан алынган хәбәрне ректорга әйтергә йөгереп кереп китте хөкүмәт самолеты инде — һавада, һәм берничә минуттан Казан аэропортына төшәчәк Ниһаять, тагын Одринский йөгерә, машина аэропорттан чыккан да. безгә таба юнәлгән. Бөтен җитәкчелек колонналар янына чыгып басты Без дә ачык ишекләр аркылы урамга карап торабыз Менә, менә Тыннар кысылды, йөрәк типкәннән колонналар селкенә сыман Менә котчыккыч гөрелдәү тавышы, колонналар яныннан метеор булып бер машина уза. ике, өч. һәм ачык зур машинада күреп калабыз ак костюм кигән, зур таза битле, төп шикелле нык Хрущев кул белән университетны сәламләп выжылдап узып та китте Халык аһ - итте, бик зур гәпләр — фаразлардан соң гына таралдык Иртәгесен һәм атналар буе истәлекләр, имеш-мимешләр сөйләү китте Менә кайберләре М Г Ну- жин әлеге хәлдән үзенчә нәтиҗә чыгарган Өлкә комитетында идеология бүлегендә аны яратмыйлар Әнә шул яратмауны конкрет белдерү өчен. Ленин укыган бердәнбер университетка үзен -ленинчы тип җитәкче» дип игълан иткән Хрущевны алып кермиләр Бу очраклы хәл түгел Ректор иртәгесен больницага кереп яткан имеш
Н. С Хрущев университет колонналары яныннан выжылдап узып киткәндә аны каршы алуны университетта атна буе оештырып арган, аяксыз калган егет җан ачысы белән бер сүз әйткән
— И-и-х, ... ь! — дигән
Аны шундук җиңеннән тотып билгесез ике егет бер читкә алып киткәннәр һәм инде ул элеккеге эшендә эшләми имеш
Хәтерлим. Казан шәһәре икенче көнне дә юньләп эшләмәде Олы кунакны озатасы бар иде Аэропортка узганын очраклы рәвештә Обж-. лило» тукталышында күреп калдым Мина ул каефс. . күренде Ка ..... ның матди хале бик авыр иң гадәт».......................................... берләр булка .... к.... к р»
аыклар кысылган сотк.. чиратны чрт.. ташын аласы ‘..г..тытәр буе чират торасы иде Шаһарда торле жабарл..р и..рд. имеш у. ................................. (хи
тет каршындагы Володя Ульянов һайкале тоб. нд.. бер ...» танк ............... ..р
^адя приснись. Никитой займись. Булырга мамкин конки газ. ...
ларда, бигрәк тә ■■ Известия дә беренче биттә инде Хрущевның үзен генә түгел, оныкларын да төшерә башлаганнар иде. Газеталарда ул вакытта өч кенә төрле рәсем була иде: Никита Сергеевич; кукуруза; дуңгыз баласын кочаклап, йә сыпырып, йә үбеп төшкән хатын-кыз.
Сентябрь ахырлары иде. мине факультет буенча Октябрь бәйрәме комиссиясе рәисе итеп билгеләделәр. Бәйрәм демонстрациясе уздыру ул заманнарда җәмәгатьчелекнең төп энергиясен суыра торган эш иде Әйтик, райком, горкомның идеология бүлеге бер-ике ай буе бары тик шуңа хәзерлек эше белән генә шөгыльләнә. Бу юлы да шулай булды. Университет комиссиясе председателе, хәрби кафедра полковнигы факультетка килде дә портретлар, транспарантлар әзерлеген тикшерде. Шулар саклана торган склад-бүлмәгә кердек. Полковник блокнотын чыгарып тикшерә, билге куя башлады:
— Никита Сергеевич Хрущев ' Есть. Галочка. Алексей Николаевич Косыгин? Есть Анастас Иванович Микоян? Есть. Леонид Ильич Брежнев. Есть...
Шулай портретларны барлап чыкты да. тагын бер килермен дип, кайбер күрсәтмәләр биреп, пуф-пуф килеп чыгып китте.
Шәһәр бәйрәмгә әзерләнә, әмма гастрономнар күсе аягын сынды-рырлык дәрәҗәдә буш иде. Халык ачуын эчкә йотты, бөтен кеше газетаның яңа санын кулына алган саен Хрущевны, кукурузаны сүкте Кибеттән булка ала алмыйча бала янына кайткач (без инде студентлар тулай торагының бер бүлмәсен алып яши идек) ачу белән хатынга әйттем:
— Шушы Хрущевны алып ташласалар, нәзер итеп әйтәм, сиңа йон кофта алып бирәм.— дидем. Никита Сергеевичның төрмәләрне ачканын. канибал Берияне юк иткәнен, нахакка һәлак ителгән әтиемнең намуслы исемен кайтарганын оныттым Димәк, миндә әле тормышның ачы тәҗрибәсе юк. Иртән хатын уята:
— Тор әле. тиз бул. соңгы хәбәрләр тапшырдылар. Хрущевны алып ташлаганнар,— диде
Йокыдан шактый авырлык белән торучы мин — шундук сикереп аякка бастым
— Чынмы’
— Әнә инде, әнә ЦКның пленумы булган...
Хатын шул атнада ук теге «нәзер мәсьәләсендә мине китереп кысты. Нихәл итәсең, авызыңнан кара кан китсә дә сынатмаска өйрәнелгән. илле тәңкәне чыгарып бирергә туры килде.
Нәкъ бер көннән соң факультетка бәйрәм комиссиясе председателе, әлеге дә баягы полковник килде Теге бүлмәгә уздык, полковник блокнотын чыгарып тагын портретларны тикшерә башлады.
— А этого дурака убрали? — диде ул, исемен әйтмичә генә, блок-нотындагы Н С Хрущев дигән сүзгә ручкасы белән төртеп.
Алдык, алып куйдык инде, иптәш полковник. Нигә алмаска? Радио бит инде икенче тәүлек күпме пычрак коя ул бичараның такыр башына Хрущевның портреты башы аска каратып арт ягы белән тузанлы почмакка сөялгән иде.
Аннан демонстрация булды Колонналарның башында зур полотнода куе кара кашлы, юмарт игелекле битле, изге чырайлы. Леонид Ильич Брежнев иде — инде дә шәһәр рәссамнары бу айда акчаны кө- рәпләр алды! Колонналар шуны күтәреп алга, коммунизмга таба. Ирек мәйданы аша атладылар Ләкин бер «ЧП булмады түгел: кайсыдыр институтта. КАИ дип хәтердә калган, бәйрәм комиссиясе председателе зирәклек күрсәтмәгәнме, әллә студент халкы шуклык эшләгәнме. Ирек мәйданына җиткәндә генә колонна өстенә Хрущевның портретын күтәрделәр Бичара. Казан шәһәрендә соңгы күренүе иде аның Шундук теге колоннага милиция капитаннары, майорлары ташланды, портретны суырып алдылар да рәхимсез өстерәп. Карл Маркс ура
мындагы бер йортның ишек алдына алып кереп киттеләр. Ахырдан бу институтның җитәкчеләренә шактый эләккәндер дип уйлыйм мин
Демонстрация бетте, халык өенә таралды, университетның профком председателе оркестрларны үз бүлмәсенә чакырды Барладылар труба, тромбон, саксофон һ б. исән-сау тапшырылды
Рәхмәт сезгә, орлы, подводить итмәдегез, мәгез. вәгъдә ителгәнне алыгыз
һәм. сейфтан ярты литр чиста спиртны алып, студент егетләргә = тоттырды Спиртны өч көн элек, химия факультеты профбюро председателен кысып, кан-яшь елатып алган иде ул
Тормыш икенче җайга, икенче төрле сөйләшү-аңлашуга икенче төрле мөнәсәбәтләргә кереп бара иде Әле беркем дә егерме бер ел 2 үткәч артка әйләнеп карап. Хрущевның кешелеклелеген сагынып - искә аласын күз алдына китерми, уйлап та карамый иде Моны " аңлау өчен исә тормышның ачы тәҗрибәсе булу кирәк иде Без. .. үзебез белмәгән көе. «торгынлык ка кереп бара идек
III
- Татарның жәгыйшәтем асылыннан cyren г- толәтергә кирәк' Везгә аның урынына лңа ли*.*ыи "• ш.»т кирәк. әувәлдәге наданнар урынына гали.* ’ ял зыялылар. луя.мдлгг жетәгассыйблар урыныма . ачык фикерле вл яңа хәрәкәтләрне алып бару- х чмлар. әукәлдәге ул кулларында булган нәрсәләр- S не Эл ычкындыручылар урынына һонлр «л сәни я гатьле. .мәгыйшәт сугышында ллгълуб булмаслык тагарлар кирәк'.
Ф ӘМИРХАН
Яңа чор башланды
Борынгы кабилә аталары сүзләрен йомгаклаганда
— Мин әйттем,— дип бетерә торган булганнар Алар өчен бу инде һичшиксез үз сүземә үзем җавап бирәм дигән мәгънәне аңлаткан Ләкин без кергән яңа чорда моның без табынырга тиешле • мин әйт к м • дигәне генә калды. Без әлегә белмәгән, аңламаган «торгынлык- дип аталачак чор башланды Яңа диссертацияләр агымы башланды Хрущевны телгә алган диссертацияләр яклау алдыннан гына яндылар Г>\ - лачак кандидатлар, докторлар больницаларга ятты инфарктлар, ин сультлар көндәлек хәбәргә әйләнде Тарихчылар, политэкономистлар. әдәбиятчылар, философлар пачкасы-пачкасы белән «яндылар- Минем таныш математиклар— Гагаев аспирантлары хәтәр елмаеп йөри башлады
— Ә. шулаймы’ Фән. гыйлем беркайчан да хөкүмәт алмашынуга карап үсәргә тиеш түгел. Фәннең үз законнары бар һәм әгәр ул сәяси партиягә буйсынса — үлә. бетә Борис Михаилович безне шулай тәрбияләде
Чыннан да, сәясәткә, тарихка, бигрәк тә. Ватан сугышы тарихына. критерийлар үзгәрде, тарихчылар әдәбиятчылар язучы-журна- листлар буталып беттеләр, ә Ньютон биномы. Ом законы. Ландау теориясе. Эйнштейн ачышы шул көенчә калды
Тарих, филология өлкәсендә, идеологиядә корбаннар китте Моны өлкә комитетының идеология бүлеге башында торучылар үзләренә о< р геройлык санап алга таба өстерәделәр, яңа корбаннар сорадылар
КПСС тарихы буенча эшләүче галим Әдгас Борһанов тарихта яңа критерии белән чыкмакчы булган иде, өлкә комитетыннан башына
' Мптпгассыйб - иске фикерле катып калган фикерле Самагап. промышлемн.м-ть мигълүб жиңелгон
суктылар Докторлык диссертациясе янды. Университетның чираттагы партия конференциясендә ул үзен яндыруда катнашкан М Вәлиев белән трибунада бәреште
— Сез минем идеологии дошманым.— диде Әдгас аңа мөрәҗәгать итеп. Сез — минем докторская диссертациямне харап итүчеләрдән берсе.
Каты әйтте, теге иптәшнең өлкә комитеты алдында дәрәҗәсе төшәрлек итеп әйтте. Йә. кайткач, тегендә, бюрода, нәрсә дип информация ясарсың9 Ә-ә. әле син университетка барып, рядовой бер коммунист белән сөйләшеп тә. партия принципларын яклый алмадыңмы’ Алайса, без сине бу эштән азат итик...
Иптәш күз алдына китерә: иртәгә ул махсус складтан, шәхси транспорттан, махсус ашханәдән, поликлиникадан, гомумән, оҗмахта яшәүдән мәхрүм ителә. Юк. болай ярамый. Һәм Борһановка әйтә:
— Сезнең мине дошманым дип санавыгыз белән, өлкә комитеты секретаре буларак, мин горурланачакмын
Ә тарих болай диссертациясендә ул Октябрь революциясендә эсерлар да актив катнаштылар дип язган Өлкә комитетындагы бер иптәш (үзе дә кандидатлык яклаган) М Т Нужин. Ш. Т Хәбибуллин, Р И Нәфиков һәм партком секретарен чакырып • мунча- оештырган.
— Сез анда эсерларны яклап ятасызмы? — дигән.
Нужин әйткән
— Бу сезнең фикерме, әллә Үзәк Комитетныкымы?
Аппаратчик әйткән:
— Бу — минем фикер.
Нужин аңа болай дигән:
— Ах син. юньсез! Син кем белән сөйләшәсең...
Шундый заманнар килде. (Мин боларны язганда Борһанов инде күптән профессор. Мәскәүдә яши. АПНда. Москвоские новости - газетасында Борһанов—үз кеше Талантлы кеше, әгәр аны физик яктан үтермәсәләр. берничек тә әрәм булмый, югалмый).
Без әле аңлап бетермибез, идеология өлкәсендә яңадан Сталин чорына кайта башлаганбыз. Һаман әле Идегәй эпосыннан. Гаяз Исха- кый исеменнән дер калтырап куркып, университетның татар бүлегендә дебил - лар хәзерлибез Идеология өлкәсендә рухи юлбашчыбыз — Салих Батыев Ул — татар филологиясе буенча, тарих буенча — доктор, академик Ул — корифей
— Иптәш Батыев болай дип әйтте...
— Менә мин кичә генә Салих Гыйлемханович янында булдым...
Аның янында булып кайткан кеше ул көнне берәр җыелыш җыймый калмый инде Ә ул әйткән: безнең дошман — Гаяз Исхакый, дигән. Йосыф Акчура, төрек полковнигы погоннары тагып. 1942 елда безнең чикләрне үтәргә маташты, дигән Безнең дошманыбыз — Али Акыш, ул безгә каршы китаплар яза. дигән. Безгә, дигән, интернациональ гаиләләр төзергә кирәк, әнә. дигән, татарның фәлән композиторы, рус хатынына өйләнгән, балалары тугач аңа ■ Иван ■ дип исем кушканнар. Бу бит — безнең илдә генә булырга мөмкин! Моңа ничек шатланмаска!
Тарих, әдәбият фәнендә халык тарихын сату, спекуляция башланды Әдәбият — тел кафедраларының эшчәнлегенә КГБ килеп керде һәм актив рәвештә катнашты. Кафедра җитәкчеләре моңа тез чүгеп риза булдылар. Дессертацияләр яклау, доктор булу өчен гыйлемнән ерак булган ярыш, көрәш башланды
Тулай торакка яшь шагыйрьләр белән очрашырга Роберт Батул- лин килгән икән. Очрашу тәмамлангач, бер студент аны бүлмәсенә чакырган Шешәсез булмагандыр, анысына гарантия бирүе кыен, ләкин бит бүлмәне эчтән бикләп сөйләшеп утырганнар Нәрсә турында9 Лео-
нид Ильич турында тәнкыйть сүзе әйтмәгәннәрме9 Социализмның эко-номикасы үсеше турында сүз булмаганмы9 Китте тикшерү, китте «идеологик диверсия» эзләү Кафедрада шул. партгруппа жыелы- шында шул. Зуррак җыелышларга да китте бу мәсьәлә
Торгынлык чорында Сталин исе килә башлады
Ул арада торгынлык чоры КГБсыннан миңа карата ике-өч «дәшү* булды.
Беренчесе болай Хәер, нигә әле миңа9 Нигә бүтән кешегә түгел9 = Бетен хикмәт шунда ки мин 1968 елгы әдәбият-сәнгать-тарих мәсьәлә- - ләре конференциясендә бераз яңачарак чыгыш ясап «сталинист»ларга = тәнкыйть фикере әйткән идем Мин әле белми идем сталинизм яңадан й баш калкытып ята икән бит! Шул конференциядәге чыгышымнан соң. мин инде аңладым, югары оешмалар алдында кара исемлек»кә кер- = дем Ике диверсия ясадылар көннәрнең берендә химкорпусның 97-нче ' -бүлмәсендә (ул безнең кафедра иде) миңа адресланган хат табыла _ Почта белән килгән, кем язганын күрсәтмәгәннәр Адрес гадәттән тыш - төгәл. Түгел «химкорпус» дип кую гына, ничәнче кат. кайсы бүлмә * икәнен, исем-фамилияне дә гадәттән тыш төгәллек белән күрсәт- ■; кәннәр. Конвертны кулга алам — карт кеше язуы Төгәллек, хәрефләр- х дә бераз гына искелек, аз гына калтыравык кул Ачам Гарәп графика- * сында язылган озын хат. Татар милләтенең аянычлы язмышы һәм i моннан чыгу юллары турында Ул елларда милләт - сүзе — котчык- ’ кыч бомба! Ул — Хиросима. Чернобыль! Хат авторының конкрет тәкъ- >• диме бар: «Алдагы пәнҗешәмбедә сәгать 15-16 арасында, сез эшли торган үзәк урамдагы «Ял* кафесына кергәч, сулдан икенче өстәл янында йөзем шәрабы эчеп утыручылар сезне милләт мәсьәләсен хәл итү өчен сөйләшүгә чакыралар». Бу — провокация иде һәм мин. әлеге хатны тотып. КГБ офицерына килдем Ул әлеге хатны укырга да теләмәде. Кара-каршы утырганда ул хатны никадәр генә аңа таба борсам да. ул әлеге хатка күз дә ташламады Әлеге офицерның гарәп графикасында укый-яза алганын белә идем Шунда мин әйттем
— Иптәш подполковник, моның срогы бит иртәгә, барыйм әле. күрим әле шул кешеләрне Теләсәгез, сез мине күзәтү астында тота аласыз бит рәтендә йөри башлыйм
Кафедрада миңа «марксизм-ленинизм буенча әзерлеге юк* дигән кара тамга тагыла Үземнең философиядән кандидатлык минимум биргәнне яхшы хәтерлим Комиссия председателеЛ. Л Тузов. әгъзаларның берсе — трагик язмышлы Д М Пронин иде Миңа Материализм һәм эмпериокритицизм әсәре эләкте Бөтен тирәнлеге белән үк аңлап бетермәсәм дә. бу әсәрнең язылу тарихын Богданов. Берн Штейннарны, Ленинның концепциясен мин әйбәт белә идем Кылып китеп сөйләгәдә Пронин акыллы күзләрен Л Л Тузовка юнәлтеп
— Леонид Леонидович, бик әйбәт сөйли бит нигә вакыт әрәм итәбез? — диде Миңа философиядән бишле куйдылар Ә бераздан бәхетсез Пронин авырып китте Сталин, лагерьлары күрәсең эзсез калмаган Дмитрии Михаилович һәм аның хатыны икесе дә репрессиягә эләгәләр Бердәнбер малайларын «ЧСР* дип билгеләп (член семьи
Ләкин подполковник әйтте:
— Слушай, без сезне татар әдәбияты өчен бик кирәкле кеше дип беләбез. Дөресен әйтим, сезнең бөтен поведениегез безгә мәгълүм (мин дерелдәп алдым). Сез — эш кешесе. Неужели сез. вакытыгызны әрәм итеп, шушы бездельник, маразматиклар янына барып йөрисез’
Мин аңладым, мин «кара исемлектә* һәм күзәтү астында идем Бераздан минем Гали Рәхим турындагы мәкаләм кергән университет җыентыгын сүтеп ташлыйлар; аннары. Иж-Буби мәдрәсәсенә багышланган мәкаләм басылып чыккач, гомумән. • ышанычсыз»лар
репрессированного) балалар йортына озаталар. XX съезддан соң Прониннар Казанга кайта. Сталинга, партия җитәкчелегенә бик нык рәнҗегән марксист Пронин партиягә яңадан керү, торгызылу турында кайгыртмый Аны университетка эшкә алмыйлар; ул, Зеленодольск ягына китеп, китапханәче булып эшли, бераздан университет китапханәсенә хезмәткә керә. Балалар йортыннан малайны эзләп алып кайталар. Егетнең бөтен тәне татуировкадан гына тора. Прониннар шәһәрнең Некрасов тыкрыгында котчыккыч авыр шартларда яшиләр; түшәмнән су ага. кышларын өйдә җылылык сигез градус Малайның ике аягы бозылып, аңа. ампутация ясыйлар, бераздан ул үлә.
Гомеренең соңгы елларында гына Дмитрий Михайловичка квартира бирәләр, кафедрага эшкә алалар, ләкин — соң инде...
Ни гаҗәп; 1979 елда чыгарылган -Казанский университет» дигән альбомда Дмитрий Михайлович Пронинның фамилиясе юк.
Милләт сатканнар — бар.
Минем үз гомеремдә алган бик күп • билге»ләрем арасында иң кадерлесе — философиядән Пронин куйган «бишле».
Андый галимнәр, минем аңлавымча, университетта бетеп баралар иде инде һәрхәлдә, теге иске, академик мәктәп кими, саега бара
Инде мин. күпмедер еллар узгач Марксизм-ленинизм теориясендә надан дигән сүзне күтәреп яшәргә мәҗбүр булдым Мин ялгыз калдым Сабакташ дусларым юк (мин монда читтән килгән) югары оешмаларда ни баҗай, ни авылдаш юк. Ялгыз — вәссәлам! Борынгы шәрыкъ шагыйре Бәделнең сүзләре миңа бик тә туры килә иде Аллага дәшеп ул болай дигән:
Бер тактага гына утыртып дүрт диңгезнең арасына агызып җибәргәнсең дә, «итәгеңне юешләтә күрмә, һушъяр бул- дип әйтәсең».
Менә сиңа мә. «һушъярлык»!
Торгынлык еллары башланды. Бу еллар һәркемгә үзе булдыра алганча ачылырга мөмкинлек бирде Торгынлык еллары, лакмус кәгазе кебек, кешеләрне ачты Бу еллар катализатор булды. Кешеләр бик нык үзгәрде Тарих, филология, философия өлкәсендә татар галимнәре берсен-берсе батыра, сата, әләк яза. яклау процессларына комачау итә башладылар Надан «галимнәр- барлыкка килде Милләт, халык мәнфәгатьләрен сатып карьера эшләү гадәткә керде Язгы җылылык» елларында байтак игелекле эш эшләгән язучылар, журналистлар, галимнәр элеккеге идеалларыннан баш тарттылар
Безнең кафедрада исә алдагы егерме биш елга перспектив план төзелде. Ул план буенча безнең фәнни кадрлар, аспирантлар бездә түгел. ә Лейпцигта, Берлинда. Таһранда әзерлек алырга, һейне, Шиллер иҗатын турыдан-туры укып татар поэзиясенә мөнәсәбәтле тикшерергә. Иран университеты кафедраларында аспирантура узып Гомәр Хәйям. Сәгъди. Рудаки иҗатларын фарсыча укып, татар әдәбиятына килеп чыгарга тиешләр иде. Кыскасы, үзебезнең китапханәдәге төп- ләм-төпләм элеккеге газета-журналларны. архив материалларын өйрәнмичә зәгъфран үсә торган илгә гыйльми сәяхәтләр ясау күздә тотыла иде Зәгъфран иле! Изге җирләр! Мин сезне шулкадәр яратам!
Беренче тапкыр зәгъфран иле белән мин 1953 елда таныштым. Үзенә барып түгел, ә бөек шагыйрь Сергей Есенин иҗаты аша. Хәтерлим Сталин үлүгә, бер ай уздымы икән, хәрби корабльләрдә аврал вакытында Лидия Русланова җырлары яңгырый башлады Корабльдә шулай — аврал вакытында җанга тәэсирле җыр тапшырылырга тиеш. аврал дигән авыр. юеш. шактый пычрак бер эштә музыка тавышы сиңа ярдәм итәргә тиеш. Лидия Русланова белән берлектә корабль малайлары арасына Сергей Есенин дигән бер шагыйрь килеп керде. Сталин чорында мәктәптә шулай иде Маяковскийны мактыйсың-мак- тыйсың да. Есенинны, укымаган көе генә, сүгәсең. Дәреслекләрдә гел 116
шулай иде нормаль генә хәрефләр белән бара да текст, кинәт вакка күчә -Есенин мәктәбен* сүгәсе Ул еллардагы дәреслек авторлары, әгәр алар бүген дә исән булсалар, һәм акылларында булсалар, оятларыннан үз-үзләрен үтерергә тиеш дип исәплим мин
Әйе. Есенин 1953 елда машинкада басылган кәгазь белән кинәт килеп керде ул безнең арага Бәреп Снаряд булып. Без ул шигырьләрне күңелдән ятладык. Хәтердә иң нык уелып калганнары —«Иран көйләре» («Персидские мотивы ) иде. Анда зәгъфран иленең зәңгәр кичләре сихри лалә чәчәкләре, җылы җилләр, исерткеч шәрыкъ мәхәббәте турында сүз бара иде
Менә хәзер кафедрада шул илгә бару турында план корып ятабыз Зәгъфран иле! Мөмкин булса, иң беренче булып мин китәм сиңа
Свет вечерний шафранного края.
Тихо розы бегут по полям Спой мне песню, моя дорогая. Ту. которую пел Хаям Тихо розы бегут по полям
Мин «үз университетым» белән саубуллашам Рәхмәт сиңа гали уку йорты! Син миңа тормыш мәктәбен, яшәү тәҗрибәсен бирдең Син дә минем фәнни телем ачылды Чын галим белән синтетик заманча ясалма докторлар, кандидатлар арасындагы аерманы күрергә синдә өйрәндем Мин синдә яңадан тудым
Оглянись, как хорошо кругом
Губы к розам так и тянет тянет Помирись лишь в сердце со врагом И тебя блаженством ошафранит
Хөрмәтле укучы! Менә мин хәзер шушы урында туктап торам Бу истәлек повестьның беренче өлеше шушының белән тәмам Карале җир йөзендә күпме юньле кешеләр яшәгән бит' һәм һәрберсе үзенчә үз яхшылыгы, үз кимчелекләре белән яшәп дөньядан киткән Дөрес, монда язылган шәхесләрнең бер төркеме әле дә җирдә яши. әле дә Казан асфальтына басып йөри Ләкин дөнья үзгәртте аларны. бик нык үзгәртте. Бу повестьның икенче яртысында әнә шундый шәхесләр турында сүз булмый калмас әле Укучы1 Алда язылганнар - минем шәхси уйларым, шәхси күзәтүләрем Шәхес исә бик сирәк очракта гына объектив була ала Ләкин әдәбият шәхси уйлардан торырга тиеш Югыйсә, автор буларак, мин — нигә?
Шулай, үзем яраткан югары уку йортыннан сиксәненче елларда тәмам күңелем кайтып китеп барам мин
«Карету мне. карету!»
IM7 - 19в». Абхазия