Аһ, СЫЗЛЫЙ, СЫЗЛЫЙ ҖАНЫМ...
ызыл Мәйданның туристлар, чит ил хәбәрчеләре, һәртөрле фотографлар. тагын әллә кемнәр белән кайнап торган бер мәле иде Ачыграк төштә сакаллы бер ирнең кулындагы дипломаты кинәт басмакка әверелде һәм ул аңа -Әфганстандагы сугышны туктатыгыз!» дигән плакат элеп куйды Аннары тиз-тиз генә ике як кесәсеннән шешәләр чыгарып башына койды һәм кычкырып та җибәрде
— Балаларыбызның гомерен саклап калу хакына мин үземне яндырам' Уян. халкым, уян!
Аңа шундук гөлт итеп ут кабынды. Сакаллы кеше утка чорналгач кына, мин исемә килдем бу бит минем күршем Гата яна! Җырчы Гата яна' Нишләп карап торасыз, сүндерегез! Сүндерегез! - дип кычкырмакчы булам, ләкин тавышым чыкмый, бугазыма нидер тыгылган, урынымнан да кузгала алмыйм Мине ниндидер кара көч баса, изә Бөтен җаным-тәнем шабыр тиргә бата Ут Гатадан миңа да килеп кабына, аннары инде Кызыл Мәйдандагы башка кешеләргә дә ялкын үрли.
Сулышым кысыла һәм мин уяным китәм
Улымның хәрби хезмәт еллары да әфган сугышы чорына туры килгәнлек- тәнме. бу төш мине бик озак эзәрлекләде
Әфганстанда инде сугыш та туктады Ләкин йөрәктәге теге әрнү-үкенүләр һаман да төзәлми Шул кичерешләрне әйтеп бирәсем килә
Яз башының сүрән, ямьсез бер көне иде Әфган корбаны Рәис Гайнул- линның әти-әниләре яшәп яткан Новый поселогына юл тоттым Чаллыдан 15 чакрымдагы бу поселок минем язучылык юлында элек тә очраган исем иде инде Нәкъ шул төбәктә урнашкан Әҗмәкәй. Калмашлар турында язган очеркымны мин Менә күрерсез, биредә төзелеп яткан яңа поселокка Такташ исеме кушарлар'° —дип чиксез ышаныч һәм пафос белән тәмамлаган идем Ләкин минем алсу өметләрем чынга ашмады Табеев заманнары иде Саф татар авыллары уртасына китереп корган таш саланы тоттылар да. оялмыйча. «Новый' дип ататтылар
Барып төшкәч тә бик исем китте Беренче күрүем. Йә аллам, монда килгән безнең өч күренекле язучыбыз ни максаттан шушындый поселокны мактап китап язып киттеләр икән’ Булса да булыр икән шыксыз дөнья1 Ни архитектурасы, ни бизәге, ни милли йөзе юк Татарлар яшәгән таш салада урамнарга, биналарга ник бер татарча язу эленсен! Калын каш астыннан Брежнев сыман, үтә канәгать булып, маемлап карап торган гел бер төрле таш йортлар Бер үк төрле рәшәткәләр, тәрәзәләр, бер үк төрле язулар...
Автобуста ук миңа Рәис Гайнуллинның классташы очрап, өйләрен өйрәтеп җибәрде Бераз яшь чакларын сораштырмакчы идем, аның бер дә җәелеп китәсе килмәде Ашыга, үз дөньясы, үз кайгысы көчле иде Ни сөйлисен, үлгән-беткән инде, дигәндер
Мин авыр уйга батып, югары очка атладым Нигә барам инде? Ата- ананың күңел яраларын гына әрнетәчәкмен бит Үземнең дә менә хәзер җан өзгәләнә. Мин бит аларга берничек тә ярдәм итә алмаячакмын
Хәтергә 1979 елның декабрь ахырындагы кичерешләрем килеп төште Кич иде. кар ява иде. Яңа ел алды, Әфганстанга гаскәр кертүнең беренче
К
пжшфбша
көне иде Шунда ук бу хәбәрне ишеткәч -Пычракка, хурлыкка баттык их. харап булдык' — дидем Йөрәктән әллә нәрсә сызланып өзелеп төште Бу гүя булачак корбаннарны алдан тою иде Ул шомлы торгынлык елларында мин бу уйларымны кемгә дә булса сөйләп йөрәгемне бушата алмадым куркыныч иде Түз кәгазем, дип. хәсрәтемне аерым бер дәфтәргә язып, кеше кулы җитми торган урында сакладым Тапсалар, эш харап иде Мондагы һәр юл Йөрәгемнән өзелеп төшкән бәгырь кисәгем, халкымның кычкырып әйтә алмый торган аһ-зары иде Ливония, француз, төрек, герман, япон сугышларында патша Рәсәе өчен инде халкымның күпме* уллары харап булганнар Менә тагын Әфганстан Таныш пропагандистлар белән очрашсам, каты бәхәс куба Синең чигеңне бәреп керүчеләргә каршы сугыш кына гадел була ала. анда үләргә дә ярый Әмма бу Әфган хата, хата' — дим мин бик каты кызып китеп
Син җүләрме әллә’’ — диләр алар, мәңге дә ялгышмас кешеләр сыман — Әгәр без кермәсәк. Америка керә иде Ул безнең көньяк чикләребезне саклар өчен кирәк'
Канлы адымны әнә шулай аклыйлар иде
Әле Әфганга кергәнче дә халкымның кара хәсрәтләре җитәрлек ид- Колакка чалынганнардан берничәсен генә санап үтәм
1976 ел. Әгерҗедән Куян авылы егетен кургаш табутка салып кайтарганнар Актаныш районы Аиман авылыннан ике егет шул ук язмышка дучар булган Кытай чигеннән кайткан Пучы егете сөйләнеп торды -Белмим мин анда ничек исән калганмындыр Көн саен үлем иде анда*
Кавказ хәрби өйрәнүләрендә Азнакайдан ике татар егете һәлак булды Әлмәт якларына алты татар солдаты кургаш табутта кайтты
1977 ел. Саба районы Алан авылына бер подполковник хәрби хезмәтен тө-гәлләп кайткан Бичара подполковник өйләнә алмый икән Вакыйгасы болайрак булган Урта Азиядә хезмәт иткәндә бервакыт моның солдатлары йоклап китәләр дә уяна алмыйлар Шуларның бер-икесен генә, шул исәптән подполковникның үзен, аңнарына китереп, госпитальгә салалар Бу икесе дә көч-хәл белән генә терелеп аякка баса Ләкин акылларына зур зыян килә Ә солдатларның күбесе йоклап һәлак була Сәбәбе биредә солдатларның үз ләренә әйтмичә кешене йоклатып үтерә торган яңа төр корал сыныйлар
Инде авылга кайткан подполковникны яңадан Мәскәүгә чакыртып алалар да: -Әйдә, син яңадан хезмәткә кайт, без сиңа өстенлекләр бирәбез - ди ләр. Ә бичара офицер -Ә ни өчен яңа корал сынауны миңа әйтмәдегез Сез безне алдадыгыз, сез җинаять эшләдегез Мин сезгә хезмәт итәргә теләмим' Менә коммунист билетым дип билетын ташлап чыгып китә И-и әгәр дөньяда тәртип булса, бүген подполковник телевизор төзәтеп ялгыз яшәр иде мени7'
Тапшырдылар.
Үзбәкнең .Хәмзә» киносында татар театрының үзбәкләргә беренч1лзрд..н булып лктьшык алып баруы вптен Союага «үрсателде Алар фург>янарда ■Сарман.ны «ырлап узган чагында Ингадер. кулда., сыгыдыпчгыгылып аша- ”“Р Янасж ИК.-..Ч диета ел талап ятканнан сон идеолог Сусло, татар халкы
1978 ел Туктаусыз корбаннар биреп торган туган халкымны милли яктан азат итеп мәдәниятын үскән итеп күрәсе килә Әнә бүген ~ ноябрь бәйрәмендә. «Зәңгәр ут- тапшыруында Ренат Ибраһимов үзебезнең телдә
• Хәерле кич. кадерле иптәшләр'» — диде Бөтен Союзга бит бу'
1979 ел Соңгы сугышларның гарип яшь ветераннары күбәеп китте 195. елда венгр вакыйгаларында катнашкан Мизхәт дустым җанына тынычлык таба алмыйча ачкечелеккэ бирелеп һәлак булды Чехословаки» барелешла- ренл» катнашкан райондашым Имамне» кевекларнен ла шактыйлары яшму лиен югалтты Имамме» 1Н мартов» парашют белам тикера һ..м солдаттай
• жипелаеп кайт» Берг.. хезмат иткан дусты «Иламгач .ыак та Г"Р"“И
паралич еугып. үлеп КИТ..*.. .. ..... жирлагамд.. кабер.,, салгач Имамне» анын
йоюх кайсы якка караттылар иик.... дип ....... .. карым Ь.пк.. Аустышап х..г.,. »ы маржа була Шул кабердан ул та.ын да аогыйфмланебр..» кут»р.л» П™ хиатрларда давалана башлый Тормышы тәмам ватылды .аркалды
Ир-егетлар корбан була тора ■■ шул халыкмын мадапиятын» һаман ...к. pen карыйлар Болга хоерче сыныклары гына тия . ык телеаилен... ,г..н А . Гакай"балаларының -Лайса..- жыр-бию ажамбле чыгышын вернича тапкыр
өчен Идел- яшьләр журналын чыгарырга рөхсәт биреп кул куйган, диләр. Башка төрле вак-төяк хәбәрләр белән дә имезлек капкан бала сыман юанабыз Пермьдә мәчет эшли Кайдадыр бер ансамбль оешкан
1980 ел Татар халкының мәдәниятын күтәрү өчен монда кыл да кыймыл-датмаган Табеев Кече Азияне яуларга Әфганстанга китте Кайда кыен, кайда яна. шунда, барыбер, татар кирәк
Польшада да коточкыч хәлләр эшчеләр эш ташлыйлар
Әфганстаннан Түбән Камага җиде табут кайтты
Бер солдат хатыннан: «Бу хатны таныш шофер аша гына биреп җибә- рәм Моннан. Әфганнан, бернинди дә хәбәр чыкмый, диләр Өч ай инде адәм рәтле ятак күргән юк Кайта алырбызмы-юкмы. белмибез. Башлар исән-имин кайтсак, дип нәзерләр әйтәбез
Бакча күршем Рюмочкинның шәһәрдәге күршесенең улын, әнисе үлгәч, биш айдан соң кайтарганнар Сөйли икән Базарларда ашамлыклар агулы, һәр почмактан пычак белән кадап үтерүләре мөмкин Безнекеләр, десант белән төшеп, аларны авыллары белән кырып чыгалар».
Балтач районы ягында өч солдатны табут белән кайтарганнар
Әфган чигендәге Гөлстаннан авылдашым Тәүдиха яза Теге яктан эшелон-эшелон мәет кайта, ә бу яктан тереләр китеп тора»
Саратовта хәрби завод шартлаган Хирург Гомәрнең малае шуннан газдан зарарланып кайтты Нервы авыруыннан саташып вафат булды
Телевизордан Саратов ягында Фәхретдинов дигән кешене, милли кысуга каршы чыкканы өчен, ун елга төрмәгә хөкем итүләре турында сөйләделәр.
Рәис Гайнуллин яшәп киткән йортка барып кергәч, мине юан гәүдәле, чал чәчле алтмыш яшьләрдәге бер агай каршы алды. Аның пошынкы һәм сүзсез кыяфәте минем болай да басынкы күңелемне томалап ук куйды Чөнки бай итеп җиһазланган, иркен фатирның һәр почмагы сагыш-хәсрәт тулып, Әфганстанда үлеп калган улын сагына һәм шул дулкын әллә ничек миңа да тәэсир итә иде сыман Бу агай Рәиснең әтисе булып, өйдә ялгызы моңланып ятуы икән Илле өч яшендә генә булса да. пенсиядә инде Уралда Киҗеледә шахтада эшләп чыккан Тумышы белән Мамадышның Шүләнгер авылыннан.
Әфган корбаны Рәис ике капма-каршы идеология җимеше буларак дөньяга килә Коммунист Заһидулла райком секретаре булып эшләп, биш малай, ике кыз калдырып вафат була Райком секретаре мин сөйләшеп утырган кешегә. Рәиснең әтисенә, модный» революцион исем дә бүләк итеп китә Фрунзе Гайнуллин Әлбәттә, алдымда командарм Фрунзе түгел инде, ә гап-гади татар ире — Фәйзулла яисә Фәхретдин кебек җанга якын исемнәр бик тә муафыйкъ булырлык кеше Аңа Фрунзе, дип дәшүе ботенләй дә ят һәм читен Нишлисең бит, ул кара Сталин заманнарында Заһидулла агай да бу исемне тормыш җиңеллегеннән куймагандыр Моңсу
Икенче яктан
Без шулай моңсу гына сөйләшеп утырганда шау-гөр килеп хатын-кызлар кайтып керде Таныштык Фрунзе агайның хатыны Салисә ханым, кызы Роза, оныгы һәм ханымның апасы Халисә иде болар. Рәиснең туган көне уңаеннан мәктәптә чаңгы ярышлары үткәргәннәр, шуны карап кайтып килешләре Әйе. икенче яктан, Рәиснең әнисе Салисә ханым көчле рухлы.муллалар ягыннан Балтач районының тау-таш токымнарына тартым җирән чәчле, сипкеллерәк йөзле бу ханым әңгәмә түгәрәгенең бер ягына килеп кунаклагач, бөтен тирә-якны сагыш күмеп киткәндәй булды Кайдан ул. нинди үзәк өзгеч моңлы сагыш бу9 Моны аның апасы Халисә ханым аңлатып бирә алды сыман Рәиснең әнисе ягыннан бабасы Мөхәммәтгариф Хәмбәл — Балтачның Саена авылындагы борынгы муллалар токымыннан. Ул әле анда мулла булып торырга да өлгереп кала Ә инде культ чорында аның гомере хәс- рәт-газап белән тула. Аны гаиләсе белән туган ягын ташлап Нижний Новгород якларына күченеп китәргә мәҗбүр итәләр Әмма Мөхәммәтгариф ага иманына хилафлык китерми Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул дин юлыннан чигенми Аракы эчми, тәмәке тартмый, килгән хәерләрен Уфага диния нәзарәтенә җибәреп тора Мәскәүгә барып хаҗга юл тотучыларны озатып, кайтучыларны каршы алып йөри Аның тагын бер гүзәл сыйфаты була Ул халык медицинасы ысулы белән авырулар карый, корым белән корчаңгыны юкка чыгара, сулышы белән теш авыртуын туктата, зәгъфрән белән дә авыруларны сихәт- ләндерә.
Бугазга-бугаз килеп көрәшкән менә шушы ике дөнья уртасында туган
™*оакк2 „ а6“ар“иык »» Оман «кгаииарь, турында кызыксынырлык
H-.J L Л A““JТИР’-”В Г'”Р“ ™* итэрг, тырышГ Бу гын. знХ ’ “ Р УЛ V3C гашыик 6>’лган »™* ла бары т„к русна гына эндәшә, шигырьләрен дә русча гына яза
Я каждое утро в школу спешу. Пока в коридорах стоит тишина К доске подхожу я и мелом пишу • Наташка, я ж тебя люблю
Яраткан герое да рус китабыннан Тюленин гына Татар поселогында яшәвенә карамастан, гүя аңардан татарлык бөтенләй куптарылган бәреп чыгарылган диярлек Әллә шуңа да инде бүген әнә әнисе минем каршымда хәсрәтен күтәрә алмагандай бөкрәеп утыра Аңа карап алганда, аның тетрәндергеч сагышы тәнем буйлап ток булып йөгереп үтә Алдымда яткан альбомдагы шигырьне дә сөекле улы. әлбәттә аны сагынудан язып җибәргәндер әмма һаман шул бер тойгы мине һич тә ычкындырмый Мөселман жирен бастырырга киткән татар егете, мулла оныгы Рәис газиз анасына язган шул сагыну ши1ырендә русча гына ижат итә Бу хәл әллә нигә бөтен жан-тәнне тагын да ватып, мәсхәрәләп ташлый сыман
Поздравляю, мама с днем рождения И желаю долгих лет
Написал тебе стихотворение
Хорошо, а может быть и нет Пожелать тебе хочу я много Только все не выразить в словах Вот когда вернусь родная мама Все расскажу не в письмах а в словах
Чит телдә бу шигырьдә әйтелгән сагыну, әйтерсең лә, броня капчыкта ята Ул броняны ватасы һәм Рәиснең сагынуын туган теленә кайтарып иреккә чыгарасы, ананың йөрәк түренә илтеп җиткерәсе килә Әмма бу ят броня инде мәктәптә чакта ук коела башланган Бервакыт рус теле укытучысы Роза Николаевна русча укучы татар классына мондый сорау куя
— Балалар, ни өчен сез укытучыларны тыңламыйсыз'* Сез бит мондый түгел идегез Ни булды сезгә9
Шунда барысы өчен дә Рәис җавап бирә
— Ә без. Роза Николаевна, бер буыннан икенче буынга күченәбез
Юк, минемчә, алай гына түгелдер Бөтен кешелек бер буыннан икенче буынга күченә тора. Бу табигый Рәис тирәнрәк тойгыны фаҗигалерәк хәлме — яшерен мәҗбүриятле рәвештә бер милләттән икенче милләткә күченү тойгысын, үз теленнән җирәнә башлаган, димәк тәртипләргә дә төкереп карый торган авыр язмышлы яңа буын килүен әйтергә тырышкандыр Шигъри җанлы, баянда да оста уйнаучы моңлы егет милли рухның броняга каплану фаҗигасен, яшьли үләсе кешеләргә хас булганча әүлияларча алданрак ныграк сизенгәндер Кем белә, Рәис, бәлки, шагыйрь дә булып китәр иде
Әмма Вот когда вернусь, родная мама дип язган талантлы егет инде башка беркайчан да кулына каләм тота һәм беркайчан да терелеп анасы каршына кайтып баса алмас
Мин монда тагын яшерен көндәлекләремә кайтырга мәҗбүриен
• 1982 ел Төрле хәбәрләр, томанлаулар, имеш мимешләр белән дөнья тулды Якын танышлар Әфган турында сөйләгәндә, борчылып кисәтүле сорау лар биреп узалар Сизәсеңме тегендә дә, монда да мөселманнар кырыла Яңа. мамыклы союздаш республика була инде, тик мамыгы гына канлы булачак»
Классташым Фәрвәй сөйли -Малаем армиядән ялга кайтты Берни сөйләми Шулкадәр кызганыч, тагын китә инде Исән-имин кайта алырмы алла гына белә Бер дигән егет, их харап кына итмәсәләр ярын инде* Хатынымның апасының улы Саба районы Күкчәгә аягы яраланып кайт ты Кеше белән сөйләшми йомыкыиланган Авыр тәэсир калдыра
Улым Азат укыган татар мәктәбеннән киткән өч егетне кургаш табут белән кайтардылар Улым әйтә -И әти син генә йөрисең ул татар татар Дип Ул бит беркемгә дә кирәкми Әнә аны үтерәләр дә кайтаралар үтерә
ләр дә кайтаралар Татар мәктәбе дә бетәчәк ул болай барса. •
— Син, улым, алай төшенкелеккә бирелмә әле Мәктәбе бетсә дә, татар бетә дигән сүз түгел бит әле ул Иртәме-соңмы, татар, барыбер, үз дөньясына кайта башлаячак.— дип ышандырырга тырышам
1983 ел -Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә яшь язучы Гыймаев сөйли Әфганнан безнең Баулы районы Акчишмә авылына ике солдат кайтты Берсе яралы, рәтләп йөри алмый. Ә икенчесе икенчесе җәен, чаңгы киеп, печән чабарга чыгып китә Берни дә эшләми Әфганда анда солдатларга ашарга юк икән Өс-аяк киемнәрен ит-ипигә сатып туенып яшиләр, өсләре тулы бет икән Наркомания, эчүчелек таралган Янәсе башта солдатлардан -Сез һөҗүмгә барырга ризамы’»—дип сорыйлар икән Яртысы риза, яртысы кала икән Кара чәчлеләрне бик үк атмыйлар, ә инде сары чәчле кеше күренсә, хәтта Кабул урамында да шундук юк итәләр икән»
Мин аптырыйм ничек шулай булуы мөмкин икән соң7 Безнең илдә алай булырга тиеш түгел иде Илебез әйбәт дип мактана идек бит
1984 ел Өч мең афганлы безнең алты йөз солдатны кырып китә. Шулар арасыннан ике табут Түбән Камага да кайтты Ачарга рөхсәт итмәделәр.
Анда татарның да асыл уллары һаман харап булып тора Ә монда милләт үз телен югалтып зар елый -Азатлык» радиостанциясеннән безнең татар хәлләрен биреп яталар «Татарча нәфис фильмнар чыгару хыял гына булып кала бирә Татарстанда һәм Башкортстанда милли мәктәпләр елдан-ел кими бара Патша Россиясе эшли алмаганны бу система алтмыш елда эшләп ташлады Төрекмәннәр Мәхтүмколыйның ике йөз еллыгын Мәскәүдә билгеләп үттеләр. Анда СССР җитәкчеләре дә катнаштылар Ә татар халкының бөек шагыйре Кол Галинең сигез йөз еллыгын шулай зурлап үткәрүне кирәк тапмадылар-
Түбән Камадан Сәлимә Җамалиеваның малае Әфганнан авырып кайткан Ярты елдан ярты елга врачта тикшереп торалар Элек бик күп китап укый торган була, хәзер укымый Музыка куймыйча, йоклап та китә алмый Рәтләп кеше белән сөйләшми икән
Әфганнан кайтканнарга льготалы рәвештә квартира бирә башларга, дигән карар кабул иткәннәр. Ләкин урыннарда моны бик үк үтәмиләр икән Шуның аркасында, безне алдадылар, дип. фатир бирмәгәч, үзләрен харап итүчеләр хәтта яндыручылар да бар икән И аллам, нинди хәл соң инде бу7 Ил таркала бит. ил бетә, дәшми ничек түзәсең?
1985 ел Язучы Разил Вәлиев Әфганда булып кайтты.
— Кайчан җиңәбез соң инде анда, Разил7 Бик озакка суздык түгелме соң инде7
— Анда бу эш тагын да озакка барачак Җитмеш биш процент территория ■дошман- кулында Алар таш астына яшеренгәннәр. Домкрат белән ташны күтәртәләр дә һөҗүм итеп алалар Аннан тагын, ташны төшереп, яшеренәләр «Дошман» ягында — илле меңлек армия...
Менә шушы мәхшәр дөньяга ташланган Рәистә татарның уңай сыйфатлары ныграк чагыла Ул инде армиягә киткәнче үк басу-кырларда эшләп, Мактау грамоталары алган була. Бәлки, шушы ике дөнья көрәше уртасында туган яңа бер дуамал токым вәкиле буларактыр да. ул үзенең армия хезмәтенә ашкын бирелгәнлеге белән бөтен тирә-якны, бар командирларны шаккаттыра Без әңгәмәләшеп утырган арада боларның туганы Резидә исемле кызда саклана торган гаҗәеп бер хат алып кайттылар Заманның бу тетрәндергеч документын хисләргә-уйларга бирелеп, туктап-туктап укырга туры килде
Ул монда, безнең коллективта, бик тиз үз кеше булып китте.— дип яза иптәш солдаты — Мин аның белән шундук дуслашып киттем Рәис миңа энергияле, белемле булуы, теләсә нинди коллективта үзенең бәясен саклап тота белүе белән ошый иде Безнең дуслыкның бик кыска гомерле булуы гына кызганыч.
Ул безнең частька сиксән өченче елның ахырында килгән иде Бик тиздән аны танк командиры итеп куюларына беркем дә гаҗәпләнмәде. Югыйсә. бездә андый урынга тәҗрибәле солдатларны гына куялар иде Аның танкы ротада иң яхшыдан саналды, һәрвакыт пөхтә, шат күңелле, аралашу- чан — ул безнең хәтердә мәңгегә шулай булып калды
Моны гап-гади солдат дусты яза. Әфган мәхшәреннән торып яза Шунысы белән дә ул күңелне әллә нишләтеп җибәрә сыман
Ул көн гүзәл иде күге зәңгәр, җиле рәхәт, яшисе дә яшисе иде әле. Әмма табигатьнең гүзәл көнен мәхшәргә әверелдереп сугыш бара Сугыш кырында дошман снаряды тиеп, бер транспортер сафтан чыга Бернигә кара- 160
«ыйча. «илагм яшерен документларны һам яка приборларны алып чыгарга кирок оула Ране танкы шуны коткарыр «чей туктаусыз бомба явып торган трмугка кереп китә Транспортер янына килеп җиткәч тишеп анык әчгнә уТ»ргә тырышалар Ләкин люк ачылмый Рәис механикны лом алып килергә җибәрә. • л арада кышлактагы дошманнар ут яудыруны тагын да көчәйтәләр Бөтен яктан туктаусыз автоматтан аткан тавышлар яңгырап тора Шулчак бер снаряд алар танкысының башнясын алып ата. Рәиснең ярты гәүдәсе бер тонналы башня бронясы астына кысылып кала
Шуннан соң безнекеләр кышлакка артиллериядән туктаусыз ут койдылар, өстән вертолетлардан да көчле бомбалар яуды Шуңа карамастан басмачылар утка каршы ут белән җавап бирүләрен дәвам иттерде Мондый шартта Рәисне өстән люкны ачып чыгаруы бик куркыныч иде Аны безгә кул белән дә автомат кабы белән дә бик озак интегеп астан казып чыгарырга туры килде Егетләр иртәнге сәгать унбердә һәлак булды ә без Рәисне үлем кырыннан бары тик караңгы төшкәч кенә алып чыктык Караңгыда башта аның йөзен ачык күреп булмады Аннары фонарь яктысында карадык йөзендә, башында бер тырналу әсәре дә юк иде Чәчләре дә янмаган тик йөзе генә агарган иде Күкрәге бераз эчкә батып кергән, ике кулы да исән иде Ә менә аяклары уң аягы тулысынча изелеп сытылган, ә сулы берничә урыннан сынган иде Димәк, әле ул башня астында кысылып ятканда да исән булгандыр. бахыр. Ярдәмгә чакыргандыр
«Рәисне Союзга алып кайтып китүчеләр аны озатырга лаеклы кешеләр түгел иде Аларның мондый командировкага хаклары юк иде Алар - кабахәтләр. Мин аларны башкача атый да алмыйм Алар Союзга эләгеп аракы белән тыгыныр өчен генә кайтып киттеләр Озатучы прапорщик ү » гомерендә бер мәртәбә дә автомат тоткан кеше түгел иде Ә кайткач Рәисне әти-әниләрсиә тапшырудан хурлыклы төстә качып киткән Кабәхәт. тыл күсесе' Мин ул явы.» мөртәтне үз кулларым белән атып үтерер идем Рәис өчен һәм бу каһәр суккан Әфган сугышында һәлак булган барлык иптәшләребез өчен Ре.зид.» (■<.» һичшиксез үч алачакбыз. Рәисләргә аткан кышлакның инде көлен күккә очырдык Башта төне буена аңа «градлардан ■ (реактивный артиллерия vcr.ui. викалары камилләштерелгән «Катюшалар-) аттылар, пыр туздырдылар ә иртәгесен без бетен рота белән шунда ташландык һәм артиллерия утыннан соң и» ән калган һәр җан иясен кырып үтереп чыктык
Мин бу язда армиядән кайтам Әмма хәзергә әле монда хәрби хәрәкәтләрдә катнашам, һәлак булган дуслар өчен үч алам Бу минем генә карарым түгел, ә бөтен рота шулай ди Без ул хәшәрәтләрне инде бик күп кырдык һәм без сугышлардан чыкканчы бөтен афганын кырып үтереп барачакбыз-
И газиз адәм балалары' Ватанпәрвәрлек хисе б.-л-.н иг. pr.ni урысы татары, украины һәм башкасы «Бөек Союз' Союз' лия-дия »•«••» күпме кан койдыгыз, гомерләрегезне дә жәлләмәдегез Ә торгын Брежневлар, ялагай Сусловларның хәйләкәр, астыртын өере сезнең гомерләр өстеннән rauti УЛ- ларыбызның язмышлары өстеннән идиотларча каһкаһә белән көлде
Менә еллар үтте Сезнең үтереп йөрүегез дә үзегезнең һәлак булулар да илгә һич тә кирәк булмаган бит Аңыбызны томалаучы коточкыч икей<>< н- Пропаганда тәэсирендә сез үзегез чит илгә бәреп кереп ү» җирен » ..K-I.HI И Ч . сугыш алып баручыларны бандитлар дип атарга кабахәтләр дип сүг *р» ■ мәҗбүр булдыгыз Шуңа да әнә исән калып туган җиргә кайткач тә алдан гаялыгыгызны аңлагач, шактыйларыгыз. хәтта, үз-үзенә кул салуга кадәр «...
йөрәге ярылып үлә.
1487 ел Коточкыч хәлләр китте бит әле Әллә ниләр мт.» ни -| ......................
Н.|М д ... ,яда >нә Мәскәү w кырым i .тарлары туган и i |
сорап ялваралар Тик кайтармыйлар .................
Нигә шулай икән ’ Көн саен меңләгән кешеләр пулядан кырылып т- ;-»
Бер д.» исебез китми Әмма мен.» Әфганда бер соДДЛТ у
бик авыр бик читен һәм ямансу Берәр накыт бу 'J-’P
Күнгән гүгел Карадуган авылына китүенә оч айдан с« н
табутка салын кайтарганнар И бу дөньясын
рып җитте
Көндәлеккә соңгы тапкыр сүз бирик
1986 ел Казан Автовокзал Мари республикасының Бәрәш. |>.»и.......... ><д.<
бер егет ике Кызыл Йолдыз ордены тагып кант.» Бер кышы көчли X- м итәләр Психикасы какшаган дип табылу нәтиҗәсендә генә төрм... . м. дн м.... MD Бч егетнең ДУСТЫ әфган ».< у теп кат.» .>■»» -шио н .
квартира бирәләр Күченәләр Ләкин икенче көнне әтисе авыр кайгысыннан
Түбән Камада Әфганнан кайткан бер егет әтисен, әнисен балта белән чабып үтерә Энесе генә качып котылып кала Соңыннан, ни өчен алай эшләдең дип сорагач. Тегеннән кушып кайтардылар ди икән Коточкыч хәл' Әфганнан ике егетне печеп кайтаралар Дошман ягына әсир булып теткән булганнар Берсе Мамадышныкы, икенчесе Түбән Каманыкы Түбән Камада- гысы асылынып үлә Сәбәбен иптәшемнән сорагыз, дип язу калдыра. Мамадыштагы иптәшенә барсалар, ул да асылынып үлгән була.
Түбән Камага берничә табут кайта. Берсен ачып карасалар, эченнән мамык кына чыга Әтисе моны күреп акылыннан шаша*
Солдат хатын дәвам итик Син. Резидә, Әфгандагы хезмәт турында тулырак язуымны сорыйсың. Ни яза алам соң инде мин моннан? Биредә һаман сугыш бара әле Әлбәттә, туктаусыз яу. кырылыш кына түгел. Гаскәрләрнең шактый өлеше сугышта катнашмый Союздагы сыман эшлиләр, нарядларга йөриләр Ә без — разведчиклар Безнең хезмәт башка
Миндә Рәиснең бер фоторәсеме дә юк Ул соңгы операциягә китәр алдыннан без аның белән палатка янында рәсемгә төшеп калган идек Якташым белән төшкән фотоны альбомыма куярмын дигән идем Кызганычка каршы, пленка фотоаппарат белән бергә танк эчендә янып юкка чыккан Резидә. мин синнән Рәиснең фотосын җибәрүеңне бик үтеиәм Гомумән, миңа гел язып тор Рәиснең әти-әниләренә әйт әгәр аларның Рәис турында ни дә булса беләселәре килсә, язсыннар Без бит монда бер дус гаилә булып яшибез, башкача булдыра да алмас идек Чөнки теләсә кайчан безнең һәрберебез белән шул хәл булырга мөмкин Без сезнең хатларны һәрвакыт шатланып кабул итәрбез Әлбәттә, без берничек тә сезнең кайгыгызны җиңеләйтүдә ярдәм итә алмыйбыз. Рәисне терелтеп булмый Әмма сезнең гаилә өчен без булдыра алганның бөтенесен дә чын күңелдән һәм бик зур теләк белән эшләр идек Солдат хезмәтем беткәч, мин һичшиксез Рәиснең каберенә барып чәчәкләр куячакмын әле...»
И-и. бәхетсез адәм балалары' Сезнең ротадан бары тик бер генә солдат. Калмаш егете Рамил Двояшкин гына исән калган шул. И хат авторы! Син дә башкача хат яза алмагансың инде, кайтып, Рәиснең каберенә чәчәкләр да сала алмагансың Никадәрле үкенеч1 Синең истәлегең булып менә хәзер инде саргаеп беткән шушы игелекле хат кына торып калган Ичмаса, хат ахырында исемеңне дә язмагансың. Рәхмәт инде, бик киң күңелле кеше булгансың син Сагынган саен Рәиснең ата-аналары Резидәдәге шушы хатны алып кайтып укыйлар Укыйлар да елыйлар Менә хәзер ике ягымда минем бу хатны күчереп алуымны карап утырган моңсу ата-анага күз салам да тагын үз эшемне башкарам
Рәис бик кыска, әмма пакь, гадел гомер кичерде.— дип дәвам итәсең син — Ул намуслы яшәде, намуслы хезмәт итте Ул шәп командир, тәртипле, кушканны үтәүчән солдат иде Ротада барысы да Рәисне хөрмәт итәләр һәм яраталар иде Ул Ватан алдында үзенең гражданлык һәм интернациональ бурычларын ахырынача үтәп, батырларча һәлак булды. Аның истәлеге мәңге яшәсен1 Менә. Резидә. синең барлык сорауларыңа да җавап бирдем, ахры. Барысын да пөхтә итеп яза алмаганым өчен гафу ит Почтаны безгә кич белән алып киләләр Ә синең хатың, фамилия дөрес язылмаганга, безгә отбойдан соң гына килеп җитте Әмма мин түзә алмадым, электр утлары юк. дип тормадым, кечкенә генә керосин лампасы яктысында язарга тотындым Иртәне көтеп тору мөмкин түгел иде, йөрәгем тирәннән кайный иде Синнән хатлар көтеп калабыз. Резидә
Беренче рота разведчиклары 4.03.1984 ел
Хатны Рәис Гайнуллинның дусларына-, дип яз.
Хушыгыз»
Керосин лампасы яктысында бер утыруда тетрәнү-ярсу тулы сигез битле хат язар өчен нинди көчле рух кирәк булгандыр бу солдатка1 Менә кайда ул гуманизм' Менә кайда ул чын дуслык!
Улларының гәүдәсе салынган кургаш табут кайтып төшү Фрунзе агай белән Салисә апаны дөньяда моңарчы күрелмәгән авыр хәсрәт белән тетрәндерде Зиһеннәре томаланды, күзләре берни күрмәс булды, колаклары да әллә ишетте, әллә юк, һушлары-исләре югалды Икесен дә бер яктан күрше-күлән икенче яктан мәетне озата килгән хәрби комиссар гына җитәкләп йөртте Улларының һәлак булуына һич тә ышанасы килмәде Табутны ачып карыйсы, раслыйсы, күңелне ни беләндер юатасы, тынычландырасы килде Әмма туган-тумачалар да. озата килгәннәр дә:
Дөрес, мәктәптә аның партасы, аның исемендәге дружина, поселокта аның исемендәге урам бар Аңа багышлап спорт» ярышлары уздыралар Бәлки тора- бара бүген мәгънәсез яңгыраган Новый поселогы да бүтәнчә. бәлки Гайнуллин дип аталыр. Ләкин Рәиснең үзе юк бит. аны берни дә алыштыра алмый Бу исемнәр, чаралар алар бар да алдау-юану гына Рәиснең үзе юк’ Аның яшәешен мәңгелеккә дәвам итәргә тиешле мәхәббәте, гаиләсе, балалары юк Аның тамыры мәңгегә өзелде. Аның белән бергә Фрунзе агайның ир нәсел җебе дә юкка чыкты Акыл бик соң килә икән Фрунзе агай шахталарда, зимагурлыкта йөреп, нәсел җепкәйләрен рәтләп ныгыта алмый калды шул Рәисе аның бердәнбер якты өмете иде Төтенле Урал шахталарында туды да. утлы Әфган далаларында шартлап өзелде Аның бердәнбере хәзер туфракка суларга. болытларга, җилләргә әверелеп ята
Ә бит ул да сөйгән кызына багышлап шигырьләр яза иде Ул да. күзкәйләрен киң ачып, Шәм. Ут. Кояш, Сөю. Мәңгелек дип бөтен дөнья каршында басып тора иде Бүген инде. әнә. зираттан, аның моң-зарлы агачларыннан. бу газиз туфраккайдан Рәиснең ятим, мәңге дә кавыша алмас Сак- Сок та
"Я пишу тебе записки.
А ты рвешь их. не читая И домой тебя не я.
А Сережка провожает ■
Әйтерсең лә иртә үләсе, яшьли бетәсе кешеләр үзләренең югаласыларын алдан ук белеп, әнә шулай җан әрнеткеч, тетрәндергеч юллар калдыралар
«Все смеются надо мною.
Неужели ты не видишь. Как мне больно.
О. как мне больно1 •
Бу сүзләрдә гүя бөтен дөнья сызлануы Нинди бәхетсезлек* Туган телендә бер тапкыр да - Яратам ■•. дип әйтә алмаган татар егете, гөнаһсыз татар баласы, мәгънәсез фәрманнарга буйсынып, мөселман җиренә сугышка китә дә. туган җиренә кайтарылып, мәңгелеккә юкка чыгуга, мәңгелек авыртуга әверелдере- леп. билгесезлеккә иңдерелә күпме корбаннар китерергә туры килде
Россия башка халыкларның жирен үжч.ә куша барып ..лбатч.. нн беренче чиратта рус халкына жиңеллек китерергә тырышкандыр Вакытында ..на ул жин.лл.к килгәндер Ги-н.к Татарстанда тына д. ин уңдырышлы Жирлар ик сутлы уңай су буйлары ик уңдырышлы Н.Ч..Н-6..ЛЫИЛЫКЛКР руслар кулында иде Әмма .кешене хезмәт тудырган Диган б... к сүзне иск» итак „л ге£» башкалар жире башкалар х«м..те хисабын, кшаүнеи да вер чиге бар икан Бу процесс кеш. .......................................................................... упкынга миталлерер... м«ики>.
Башка беркем да гаепле түгел ана шул башкалар хезмаге хисабы», .шаулар ~ “Хы .басып ал. — -
£ныч битГеулӘ Хек%ус хКкынын шундый халәттә калуы җанымны әрнеп.
— Күңелегезне жарахатламнгез. ачмагыз Элек күз ул алдыгызда ничек "““'."J"'"’’’ 6УЛС"' ШуЛ,й 6уЛЫП калси" 3»"Һ»Р-- Дип ялындылар, герле яктан үгетлнделар ачтырмадылар Ичмаса Әфганнан ук озата килган ана теге прапорщиклар монда булса, ничек-ничек булганын сейлашерлар иле Юк шул кайдадыр эчеп егылганнар, кабахәтләр Югынса беләсе сораштырасы ачык- лыисы, әнкәйләрендәге утларны басасы иде
Ачыкланмаган яшалмаган. шатлык-бахетлар татый алмый калган ул- лары җир куенына китте
вышы яңгырый Русча яңгырый
..Ниһаять, гаделсез сугыш тәмам Безнең гаскәрләр - Әфганстамшш, газиз улларыбыз афәттән котылып, туган җирләренә кайтты Язгы кояшлы урамнардан үтәм йөрәктә барыбер сызлану Күпме яшь кенә бәгырькәйләр инде бу кояшлы көннәрне мәңге дә күрә алмаячаклар Элек җыелышларда зур залларда төкерекләрен чәчә-чәчә- Без дөрес юлда, без хаклы' Без интернациональ бурычыбызны үтибез* - дип күкрәк каккан лаф орган миләре катып беткән пропагандистлар очраштыргалый Аларның да күзләре ачылыр икән* «Кара әле. синең, дөрес кермәдек, дигән сүзең хак булган икән бит .. дип шаккаткан булалар Әмма бу каты маңгайларның карашын үзгәртер өчем
Хәзер аның гасырлар буена басып алган җирләрне тотарга, йотарга, үзләштерергә рухи көче калмады Әфганстан соңгы калҗа булды Ул аны йота алмады Әгәр аны йотарга рус халкының хәле калган булса, әгәр ул аңа кирәк булса, анда күпме корбаннар салуыбызга да карамастан, без анда җиңәргә тырыша идек һәм җиңә идек. Тик элек яуланган. йотылган, эшкәртелгән дип исәпләнгән җирләр дә ахырынача йотылмаган, эшкәртелмәгән булып чыкты Инде башын игән, халыклары үз язмышлары белән тәмам килешкән дип исәпләнгән советлашкан дип уйланылган җирләрдә әле анда, әле монда топ халыклар терелеп, үзләренең дөньяда барлыкларын белдерергә, үз асылларына кайтырга тотындылар Союздаш, автономияле дип аталган, искергән бәйләнеш баулары бер-бер артлы шартлап өзелә башлады Уяна барган халыклар борынгы эзләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен, ата-баба акылын, элекке дәүләтчелекләрен эзләргә тотындылар
Үз өең янганда читтәге янгынга кысылырлыкмыни?!
Әнә шулай биш-алты гасыр буена гел чит җирләрне, чит халыкларны үзенә буйсындыра барган гаҗәеп зур ил. бөтендөнья революциясе ясап, бөтен җир шарына киңәергә хыялланган уникаль, катлаулы Советлар Союзы, көтмәгәндә диярлек, әҗәл сызыгына килеп басты Үз илеңдә Алма-Ата. Грузия, Якутия Балтыйк буе вакыйгалары кайнап торганда, тагын да башка халыкларны яулап алуны дәвам итәргәме, әллә соң акыллы юл сайлап, өзелә-таркала башлаган союз җеп-бауларын яңабаштан карарга керешергәме7 Әлбәттә һавадагы торнага үрелгәнче, кулыңдагы чыпчыкны саклап калу хәерлерәк иде
Шушы дилемма торгынлыкны үзгәртеп коруга алыштыртты.
Әнә шундый шартларда моңарчы җиңелү белмәгән империя. Әфганстан- ;ың кабылмый калган беренче һәм соңгы калҗа икәнлеген танып, тугыз еллык сугышта җиңелеп артка чигенде Әнә шулай итеп Әфганстан, бөек илгә бөек тетрәнү китереп, аның күзен ачты Халыкларны бәхетсез иткән империянең беркемгә дә кирәге калмавын аңлап, ил иреккә таба моңарчы күрелмәгән демократик хәрәкәт башлады.
Бу күз ачылуда Әфган корбаннарының да. шул исәптән Рәиснең дә кайнар каны саркып тора
5.05 90