Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР


«Яфракларны коеп йөри көзен»,— Кемнең җилгә таккан яласы?
Ул кагыла гына агачларга. Килә шулай назлап каласы.
«Май аенда җилләр инде көчсез, Яфракларны өзми, күрәсез .»— Юк сүз бу да...
Әгәр җене чыкса, Йортлар кала хәтта түбәсез.
Яшәешне сөя җил малае — Көзге яфрак сөенеп оча ла! Ләкин тиздән— күпме тибрәнсә дә — Туры килер җирне кочарга...
Диңгез хыялы
Ләбиб ЛЕРОН тәрҗемәсе
Диңгезне мин күзәткәнем бар, Күзләр арый чиксез киңлектән. Киңен киң дә, җир өстснә ул һөҗүм итә икән нилектән?
Балачактан бирле юмарт мин.
Юатырга телим кәйсезне: Кошларга җим сипкән шикелле, Вак таш белән сыйлыйм диңгезне.
Ә ул туя белми икән лә, Риза түгел минем сыема,— Элек хуҗа булган җирләрне Кайтарырга ахры җыена.
Бер мизгел дә тынгы белми ул. Нәни җиңү — һәрбер таш аңа . Шуңа күрә — ярсу чирү күк Дулкыннары ярга ташлана
Ркаи.1 ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемлчәре
. Туган
Авылымда мин кунакта бүген, Ишетелми шәһәр шавы монда. Авылымда шигырь язмыймын мин, Шигырь укымыйм мин авылымда.
Үз өемдә шигырь укысам гел — Авылымның табигатен мактап,—
авылда
Үз-үзсмне мин күрәлмас идем. Кулга каләм алмас идем хәтта!
Мин картларны беләм — изге картлар!
Сорар алар, күзгә карап әйтер —Соң син, улым, нигә киттең моннан. Дан җырларлык булгач табигате?..