ШИГЫРЬЛӘР
Кояшка күтәрик
Кояшка күтәрдем шигырьне, Күрегез, манчылды нурларга. Өйрәник без аны Тәңредәй Олылап, хөрмәтләп зурларга.
Коткарган, рух биргән ул безгә Илаһи, намуслы, шигъри сүз, Гел укып, ишетеп торудан Йөрәкләр ярсулы, яшьле — күз.
Коткарган ул элек Галине, Коткарган Тукайны, Җәлилне. Коткарган... тормышын кисеп, дип, Гаепләр ташлама, я инде?.
Өмет бар, ышаныч халыкка. Шигъри сүз күңелен кузгатса. Кыйбласын билгелим дигәндә Шигърият ягына күз атса.
Чәчәк белән кылыч
Бикә РӘХИМОВА — шагыйрә, •Сәрвиназ», »Ачыл. күңел'» һ. б. шигырь китаплары авторы.
Казанда яши.
Яшенләп давыл килде дә, Йокламадым ул төнне. Ялт та йолт яшен кисешә — Туктатып тора тынны.
Яшен «чигүләрен чигә» — Кылыч чигешләре куп.
Чәчәкләрдән, кылычлардан Туп-тулы тулды бу күк.
И ходаем, чәчәк белән Тагын янәшә кылыч. Икесе бергә чигелә— Ничек каласың тыныч?
Бәргәлисең мине, тормыш — Мин шул синең эчеңдә, Бәргәләнсәм дә, ис китми — Мин бит әле көчемдә.
Көйләп җырламак буламын: Генәедер, генәер...
Үзең чакыргач көрәшкә, Кылычым үткенәер.
Үзем кылычлы булсам да, Күбәләк кебек җаным. Кылычым минем — шигырем, Айыйм аның да җанын.
Яралар яңарган
Утыр да яз, уйлап торасымы?
Аллы-гөлле, яшен-давыллы Тормыш урап-чолгап алган мине... Карам җитми?.. Кушыйм канымны!
Каным — җаным булсын, сулышым да һәр сүземә кереп таралсын!
Дөньяның якын, ерак чигенә дә Минем күзем белән каралсын...
Фикеремдә йөрегән уйларым Сүзгә генә бетсен салынып. Ут-хис диңгезләрендә йөзгәндә Булсын минем көймә-салым нык...
Хисләрем кабат-кабат кабынып, Йөзеп аккан салым янганда Кычкырсам ачы, коткару сорап, Таушым яңрар, бәлки, япанда...
Башлаган җиремә бер әйләнеп Кайтыйм әле тагын яңадан: Минем яралар шул, иске булса, Дөньяныкы менә яңарган...
Бүген ишетәсе
Уйларым кыршау булган да Боргычлапмы боргычлый.. «Өйдән юлга кузгалганда Бисмилла,—диң,— чыгышлый...»
Әбием йөзен эзлимен, Уйлар ярдәм итешә. Ничә ел элек әйткәнне Колак бүген ишетә.
Мөмкинлекләр чиксез түгел. Мөмкинлекләр чикләнгән «Бетә ул, төзәлә».—дидем. Бетми яра, чиләнгән.
«Бетә ул, төзәлә»,—дидем, Юату да кирәк бит,
Үз-үзсңне юлтмасаң, Юатучы сирәк бит.
Әллә яра, әллә күңел
Тынган инде, чигенгән.
...Җан талпына, узарга дип. Мөмкинлекләр чигеннән.
Ишетә дә, йөрәк әрни, йөрәкнең хәле—яман. Саңгыраулыктан чыгам да, Тоташ бер утта янам.
Инде хет бүген әйткәнне. Бүген үк ишетәсе Юкса киләчәк буынның Каты булыр шелтәсе.
1 Май. Ирек мәйданы. Казан, 1991.
Өмет белән язны көтеп алдык,
Өмет безне алга карата, Гүя апрель-егет май кызына Бер йомарлам калган кар ата...
Бөртек кенә булса да ул өмет, Куып җитә хыял артыннан. Карлар китсә, сулар кипсәләр дә, Кемнәр әйтер: «Хыял,—дип,—тынган»?
Өмет белән — яшел байрак белән Килеп кердек ирек алырга. Мәйдан исме-җисме бердер, диеп, Күңелдәген әйтеп калырга.
Кечкенә лә йодрыгымны төйнәп, һайа тиштем, даулап азатлык. Ташкын булып минем халкым бара, Ә халкымның хакы—тик хаклык...
Трибуналар — курку катыш ачу. Йөзләре дә гүя газаплы...
Без бит кешенекен сорамыйбыз, Без алырга тиеш азатлык!
Безнең көннәр
Вандализм, кыргыйлык дип. Тарихтан өйрәттеләр, Ә үзләре кыргыйлыкның Учагын көйрәттеләр...
Борынгы тарихмы соң бу? Әллә безнең тарихмы? һәрбер көнгә билге куеп, Тамга салып барыйкмы?
Салган тамга канлы булыр — Адәм җаны кыела. Ник соң гел явызга — ирек, Ә яхшыга — тыела?..
Үз илендә тик үзеңчә Яшәүгә дигән, теләк Нигә очрата юлында Йодрык яки беләк?
Менә мин теләктәшче ич. Яшәсен теләгәнчә!
Минем тавышны күмәргә Кем генә теләсә дә: Яклыймын ирек сөюне, 0, ул изге, бөек хис! Тамырын кискән чәчәкләр Әнә нинди боек ич.
Боегырсың, тамырыңа Балта-пычак чапсалар, Аннары шул катыйль җаннар: «Караул!» — дип чапсалар.
Гөнаһ сылтау гаепсезгә— Якасыннан тоткандай, Көчләде дип, фәхеш хатын Үзе күлмәк ерткандай.
... Канлы гәүдә җирдә ята, Сызгырып пуля оча... Гаделлек өчен көрәшнең Хәерле бетсен очы...