Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Шигъри газап
Шигырь язам, дип, үз өемдә тоткын булып утырамын. Күпме генә ялварсам да мин каләмем итми азат...
Дүрт фасыллы шигъри газап.
Һәр мизгелен
Шат күңелем, пакь йөзем. Кешеләргә багышладым гомеремнең һәр мизгелен. Аларга мин һәрвакыт кирәклегемне сиздем. Кушып түгел, игелеклслскне башкардым мин үзем.
Шат күңелем, пакь йөзем. Кешеләргә багышладым гомеремнең һәр мизгелен... Бирде хода түзем
Төсле
Син төсле төш күрдең, син төсле кош күрдең. Өзелсә дә төсле төшең, яши һаман төсле кошың.
Утлы көлен
Кыз баланың күз яше чыккан: гөлен яшен суккан, утлы көлен учына тоткан.
К..К ЛАТЫЙП <1И7> - Vow. “«« иши.
81
Таң йөзендә
Гарьләнү, әрнү, һәр мизгелдә. Йөрәгем ничек түзә, таң калам үзем дә.
Минем янулар, минем көюләр, таң йөзендә.
Баш куярлык
Кешенең бәхете таш яра башласа, көнчелек башлана.
■ Аталар таш аңа.
Түзмәгәч, дәрьяга ул ташлана. Җирдә баш куярлык юк таш аңа.
Бөеклектән гафу үтенәм
Уйламастан, ихласлыктан, кул бирдем түбән бер бәндәгә җенем сөймәс адәмгә.
Елмаймыймын, көлмимен, нишләргә дә белмимен?.. Урын таба алмыйча, арлы-бирле йөримен... Үкенәм!
Бөеклектән гафу үтенәм.
Начарлык
Дошманнар җыя башладым, начарлык тоя башладым. Дөрес, аш атудан битәр, таш аттылар миңа элек тә.
Киләчәктә мине нәрсә көтә, дошманнар начарлыгы ■ниләр белән бетәр?.. Ә хәзергә күңел аша бер мизгелдә ун ук үтә. Минем гомергә дә, оныкларга да җитә дошманнар кылган начарлык. Сөенсеннәр: урын юк качарлык!
Җан биргәнче
Ишеккә-ишек яшәп тә, шәһәрдә күршеләрнең исемнәрен дә, җисемнәрен дә белмисең. Алардан сәламнар да алмыйсың, үзең дә бирмисең.
Афәт килсә дә, андый кешеләрнең, андый күршеләрнең төнге йокыларын бүлмисең. Сиздерми генә үләсең... Җан биргәнче, күтәрәсе килә авыл зираты капкасының келәсен.
Кайтаваз
Гомер поезды үтә, чигенә барып җитә. Тукталышларым артта, әллә кайда, еракта. Каерылып карыймын тылсымлы балачакка Сак белән Сок җыры кайтаваз булып кайта