ШИГЫРЬЛӘР
Башкортстанның халык шагыйре
Бер саплам җеп
Тик бер саплам тегәр җептәй генә Мин яшисе гомер торып калды Гомернең дә түгел язгы чагы. Салкын көзнең тик бер эңгер алды. Бу сапламны тик даһилар гына Әверелдереп серле тылсымга, Сихри нәгышь ясап чигеп киткән. Әйләндереп үлмәс бер сынга. Бу җеп белән мин дә күлне күккә Аса торган аркан ишә алмам, Әкияттәге бер паласны тукып, Дәрьяларны җырлап кичә алмам. Җитсә буе әгәр тегәрҗепнең, Бәсәрмәсә егәрлекләре,— Сүз толпарын тотып җигәр өчен Энә күзләп ч игәрлекләре,— Аның белән, әгәр салалсам, тик Бер ертыкка ямау салырмын, Я өзелгән берәр төймәне Балкытып урнына тагырмын Башка нәрсә кыла алырмын?! Булмый икән, барыбер аның белән Бәйләп китмәм өмет капкамны, һич булмаса калдырырмын саплап Бер энәгә шушы сапламны: Ак тегәрҗеп ятыр хәтерләтеп Сызылып яткан язгы ал таңны!
Каләмемне манып язам хәзер
Сойфи КУДАШ (1894> -Уфада яшәүне милләттәшебез. шагыйрь, аксакал
әдип, татар, башкорт, урыс һ.6 телләрдә донья күреэн күпсанлы шигырь китабы. I Тукай. М Гафури һ.6. турында повестьлар. мемуарлар авторы
Сукыр күздән яшьләр чыкмый диеп Әйтмәгәндер миндәй сукырлар. Сукыр күз төбендә ята икән Күз яше кайнаган чокырлар...
Язганнарым туңмасыннар диеп Гасырларның салкыннарында, Каләмемне манып язам хәзер йөрәгемнең ялкыннарына!.
Хатлар ята...
Хатлар ята өелеп минем өстәлемдә.
Утлар яна шуны күргәч эчләремдә.
Бу хатларга миннән җавап көтәләрдер, Кайберләре мине йондай тетәләрдер...
Бер тилмереп карау белән үзләренә, Мөлдерәшеп яшьләр килә күзләремә.
Ә мин ятам канатларым каерылып, Өстәлемнән, эшләремнән аерылып.
Эшсезлектән боегып тора каләмнәрем.
Эшләмәгәч, һич үтәлми әмәлләрем...
Нишлимен мин, кайда минем сау көннәрем?
Эшләремне инде ничек тәмамлармын?!
Калдырырмын
Ул киткәндә чәчкә атып калды Икебезнең исле гөлебез. Гомер буе шуның хуш исеннән Бәхет тапкан идек үзебез...
Ялгыз калгач, шушы изге гөлне Үстерәм дә, иснәп исерәм.
Икәүләшеп үстергән чакларның Сагыну сагышларын кичерәм. Мәңге сүнми янган тылсымлы уттай Сулмый торган чәчкә аттырып, Калдырырмын бу мөкатдәс гөлне Гамьхур гашыйкларга тапшырып.
Исле гөлнең ап-ак чәчкәседәй, Илаһи саф сыннар баксыннар. Без үстергән гөлдәй, картлык белми, Мәңге аңкып чәчкә атсыннар!