Логотип Казан Утлары
Публицистика

НИЗАМИНЫҢ ҮЛЕМСЕЗ ИҖАТЫ


Әгәр дә әдип, шагыйрь, рәссам, нинди милләттән булуына карамастан, ижатында кешелекнең
мөкатдәс саналган теләкләрен, киләчәкне яхшы итеп күрергә омтылган хыялларын, гаделлек, тигезлек,
дуслык, мәхәббәттә тугрылыклы булу турындагы уйларын жанлы сурәтләрдә бирә алган икән, андый әсәр
һәр заман укучысының күңелен бнләгән. апа рухи азык биргән Чөнки анда кешенең үз язмышын үзе хәл
итә ала торган боек зат икәнлеге сәнгатьчә сурәтләнгән була
Әзербайжан халкының бөек шагыйре, фикер иясе Низами Ганжәвинең әсәрләре — әнә шундыйлардан
Алар инде сигез гасырдан артык вакыт кешеләргә зәвекз.. ләззәт биреп, алар- ны югары әхлак сафлыгына,
намуслы хезмәткә чакырып киләләр. Шуңа да Низами — онытылмый, ул — халыклар күңелендә. Тууына
850 еллыгын дөнья күләмендә билгеләп үтү— шагыйрьгә булган ихтирамның иң олысы
Низами—дөнья әдәбиятында үлемсезлек алган шагыйрьләрдән «Мәхзәнел— әсрар», •Хөсрәү вә
Ширин», «Ләйлә вә Мәжнүн», «һәфт пәйкәр» һәм «Искәндәрнамә» сок рак бише се бергә «Хәмсә» га—
«Бишлек» кә төпләнгән.
Поэмаларның сюжеты борынгы Иран һәм гарәп дөньясының үткәндәге тарихы, бай авыз ижаты һәм
әдәбияты белән бәйләнгән Моңа һинд мәдәнияте дә килеп кушылган Низами үз чорының күпкырлы
белеменә ирешкән Күрәсең, ул вакытларда Ганжә шәһәре мәдәни үзәкләрнең берсенә әверелеп, рухи ижат
эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыра алган
һәр поэманың үз йөкләмәсе бар Тарихи вакыйгаларга багышланган булуларына кара мастан, шагыйрь
аларда заманының мөһим мәсьәләләрен кузгаткан һәм аларны үз карашынча хәл иткән
•Мәхзәнел-әсрар» («Серләр хәзинәсе») нигезен нәсихәт тәшкил итә Әмма бу — коры үгет, дидактика
гына түгел, ә шагыйрьнең ижат алымнарыннан берсе Үзәктә —кеше Ил башлыгының төп сыйфаты —
гадел идарә итү. мул тормышның нигезе — намуслы хезмәт
Низами әсәрләре фарсы телендәге сүзләрнең күп мәгыылелеге, нечкәлеге, образлыгыннан
файдаланып, катлаулы, хәтта, аңлавы кыен һәм төрлечә фикерләргә мөмкин булган сурәтләр, шигъри
алымнар белән бизәлгән Төрки халыкларның укымышлы, талантлы вәкилләре Низаминың ижат
хәзинәсенә турыдан-туры мөрәжәгать итеп, аннан файдаланган нар, үрнәк алганнар Киң катлау укучыга
житкерү өчен Низами әсәрләрен тәржемә дә иткәннәр, урыны белән кыскартканнар, яңа фикерләр дә
өстәгәннәр Бу ижади тәржемә бул ran Яисә Низами үрнәгендә яңа әсәрләр язганнар XIV йөз ахырында
хәрәземле төрки ша гыйрь Хәйдәр Низаминың «Мәхзәнел-әсрар»ын әнә шул юнәлештә эшкәрткән Гали
Рәхим бу әсәргә игътибар итеп, «Татар әдәбияты тарихы»нда (1923) махсус мәкалә урнаштыра Әсәр
Казанда беренче мәртәбә 1858 елда нәшер ителә Үзбәк әдәбиятчылары Хәйдәр поэмасының Британия
музеенда саклана торган нөсхәсенең фотокүчермәсе белән эш итәләр Соңгы еллар да Татарстанда Хәйдәр
«Мәхзәнел-әсрар»ының яңа бер кулъязмасы табылды Болар өстенә. андагы аерым шигъри юллар
Мөхәммәдьяр әсәрләренә дә килеп керә Мондый күренешләрнең сәбәбен үткәндәге тарихи шартларда
әдәбиятның һәм әдәби телнең билгеле бер дәрәжо.тә у р так булкыннан эзләргә кирәк Ул вакытларда
Хәрәзсм Алтын Урда составында булып. Идел буе белән бергә бер дәүләтне тәшкил иткән Урынчылык
үзенчәлекләрен бер микъдарда сак лаган хәлдә бу киң дәүләттә яшәгон төрки халыклар өчен уртак әдәби
тел һәм әдәбият бар лыкка килгән Хәйдәрнең «Мәхзәнел әсрар»ы шушы әдәби мохитта барлыкка
килгәнлектән, үзбәк әдәбияты ядкаре саналу белән бергә, аның татар әдәбияты тарихында да билгеле
урыны бар Димәк, Низами төрки-татар укучысы күңеленә төрле юллар белән килгән
• Хөсрәү вә Ширин» поэмасы Фирдәүсидән башлап жырлаиган Иран шаһы Хөсрәү Пәрвиз белән
гүзәл Ширин арасындагы фаҗигале мәхәббәт мажараларын сурәтләүне эченә ала Низами вакыйгаларны үз
чоры җирлегенә якынайтып, аларга заман рухы орә Ил баш ЛЫ1ЫНЫҢ гадел эш йөртергә тиешлеге
биредә тапап да ачыграк сизелә Ә мәхәббәт исә Хөсрәү кебек һавалы, горур шаһның да күңелен йомшарга,
ул. Шириннең киңәшләрен тотып, гадел лск белән исәпләшергә тиеш була Сөю Ширинга коч. куәт бирә,
характерын чарлый. моствКЫйлълек тойгысын арттыра, кешелеклелек дәрәҗәсен күтәрә Гомумән, аты
мәхәббәт тирәсендә һәрвакыт диярлек көнчелек зәһәре, мәкерлек ятьмәсе сакта торган кебек. Хосрәү дә
үзенең улы, Ширин мәхәббәтенә дәгъвачылык иткән Шируя тарафыннан үтертелә Ширин ире кабере
өстендә, аның жылы туфрагын күз яшьләре белән сугарып, үзен корбан игә
• Хосрәү кә Ширин» поэмасы—сүз сәнгатенең н.гфислск алымнары белән бизәлгән үзе бер сихри
дөнья Ул Низаминың иң яхшы әсәрләреннән санала Русның танылган шәрекъшонасы — көнчыгышны
өйрәнү белгече Е Э Бертельс «Низаминың икенче поэмасы Әзербайжанның гына түгел, бәлки донья
әдәбиятының да иң боек гүзәл әсәрләреннән — ше леерларыннан»25 — дип бәяләде
Низами ижатының шушы гүзәл җимешен терки укучыга — аның үз телендә җиткерүне Алтын Урда
шагыйре Котб башкара Донья әдәбиятының бөек кязанышларыннан саналган • Хосрәү вә Ширин» не
башка гелго әйләндерү өчен тәрҗемәченең талантлы булуы белән
25 Бертельс Е. Э. Низами Творческий путь поэта Mu-во АН СССР М . 1Ч$6. 124 6
1 Котбнын «Хвсраү ы Ширин-е турында кара Таһиржанов Г.
Тарихтан — әдәбиятка Казан 1979, 95—153 б. рин» әсәре —
Татар әдәбияты тарихы. I т . 1984. 170—195 б. аныкы: Котбның «Хөсрәү вә Ши-
Мнкнегулов X Ю. Котб нжаты. Казан. 1976.
2 Бертельс Е Э. Литература народов Средней Азии от
вый мир». 1939. N? 9. 272 б
3 Тихонов Н. Низами һәм Нәваи.— «Совет әдәбияты-. .
древнейших времен до XV века н.
Казан. 1947. N’9. 117 б.
бергә, аннан югары шагыйрьлек куәсе дә сорала. һәм әдәби телнең билгеле дәрәжәдә эшләнгәнлеге,
әдәбиятның тотрыклы бай традицияләргә ия булуы да кирәк. XIV йознсң урталарында Алтын Урда
дәүләтендә торки-татар әдәбияты һәм аның әдәби теле әле саналган зарури сыйфатларны үзендә туплаган
була. Бу әдәбият Низами кебек тиңдәшсез осталарның әсәрләрен, алардагы бай обрахпылыкны, шигъри
нечкәлекләренә кадәр саклап, үз терки теле байлыгы нигезендә бирә алырлык талант ияләрен тәрбияли
алган. Шулардай берсе —шагыйрь Котб.
Котб — Низаминың «Хөсрәү вә Ширин» поэмасын төрки укучыга аның үз телендә жит- керүне
беренче башлап жибәрүчеләрдән Котбның кий калачлы бу тәржемә эшенә багышлап, Г. Таһиржанов һәм
X. Миңнегулов фәнни хезмәтләр яздылар. Бу ике тикшеренү — Котб и жаты н өйрәнүдә житди
казанышлардан1.
Мәрхүм профессор Габдрахман ага Таһиржанов зур эш калдырып китте Ул Низаминың •Хөсрәү вә
Ширин» поэмасының торки-татар теленә ижат тәржемәсенең Алтын Урдада Идел буе жирлегендә тарихи
вакыйгалар, сарайда яшәп килгән йолалар, этнография әйберләре, тел үрнәкләре, мәкальләр, әсәрдә
сурәтләнгән табигать күренешләре, археология табылдыклары, хәтта хайван, жәнлек. кошлар исемнәре
белән бәйләп аңлатты һәм торле яктан күп дәлилләр китерде. Әгәр дә Котб башка берәр олкәдә: Урта
Азиядәме, Әзе рбай жанда мы яисә Анатоли- ядәме яшәп ижат иткән булса, әле саналган Идел буе
жирлегенә хас күренешләрне нечкәлекләренә кадәр белә дә алмас һәм әсәренә кертмәгән дә булыр иде. Бу
фикерне икенче бер дәлил белән дә куәтләп була. Мәсәлән, Нәваи Низаминың шул ук «Хө срәү вә Ширин»е
нигезендә үзенең «Фәрһад вә Ширин» әсәрен ижат итә. Ул аны Урта Азия жирлегенә бәйләнештә, үзбәк
халкы тормышына мөнәсәбәттә эшли һәм шул якның үзенчәлекле күренешләре, арыклар тозү белән бәйли.
Димәк, һәрбер сәнгать, нәфис әдәбият әсәренең тогәл тарихи жирлеге була, ул тик шул нигездә генә туа
ала.
Котб ижат иткән «Хосрәү вә Ширин»нең тогәл ачык жирлеге хакында Е. Э. Бсртельс бо - лай яза:
«Поэмада вакыйга исламга кадәрге Иранда баруга карамастан, шагыйрь аңлы рәвештә еш кына очракта
тон нөсхәдән читкә тайпыла һәм Алтын Урда ханнарының гореф- гадәтләрен, көнкүреш детальләрен
тасвирлауны кертә...»2
Заманының алдынгы фикер иясе Котб халык язмышы, илдәге тормышның авырлыгы турында
борчыла һәм Низаминың шушы поэмасындагы гаделлек, тигезлек, хө рлек идеясен укучыга тагын да
үтемлерәк итеп житкерергә тырыша, хөкемдарның гадел идарә итеп, илдә халыкның тигез, рәхәтлектә
яшәвен тели.
Татар укучысы Низаминың «Хөсрәү вә Ширин»сн мәшһүр үзбәк шагыйре Галишср Нәваиның
«Фәрһад вә Ширин» дастаны буенча да белә, чөнки бу әсәр дә әзербайжан даһиеның «Хосрәү вә Ширин»с
сюжетына нигезләнеп язылган.
Нәваиның бу әсәре хакында югарыда әйтелгән берничә сүз белән чикләнеп, монда аның татарча
тәржемәсе турында искәртеп үтәсе килә. Ул Әхмәт Исхак тәржемәСендә Казанда 1948 елда басылды Үзе
талантлы шагыйрь булган Ә. Исхак бу классик әсәрнең бик матур тәржемәсен бүләк итеп калдырды Ул ана
илһам ялкынын бирде, Нәваидагы образлылыкны, бизәкләрне, шигъри аһәңне татар теленең әле без ачып
житкерә алмаган сихри көче белән үз укучысына житкерә алды. Бу тәржемәдә Низаминың Ганжә
бакчалары остеннән очкан якты хыялы да. Котбның сандугачлы Идел тугайларында туган тылсымлы моңы
да, Нәваиның хөрмә чәчәкләре хуш исен алган серле аһәңе дә бар кебек Шулай итеп, Низаминың һәр әсәре
татар укучысына торлсчә житә алган. ,
Низаминың «Ләйлә вә Мәжнүн» поэмасы да укучыны таң калдыра. Бу әсәрдә сурәтләнгән мәхәббәт
тагын да көчлерәк. Аның ялкыны сүнүне белми, кызганнан-кыза, илһам өрә, күңел дөньясын күкләргә
аштыра, шагыйрь итә. Кайсның Ләйләгә булган мәхәббәте әнә шулай Сөю хисе белән шашканы өчен аңа
Мәжнүн кушаматы бирәләр Ике кабиләдәге затлы. ләкин төрле холыклы ике атаның каршылыклы
мөнәсәбәтләре Мәжнүн белән Ләйләне кавышудан мәхрүм итә. Ләкин аларның мәхәббәте соңгы
сулышларына кадәр сүнми. Гашыйк белән мәгъшуканың көенечле мәхәббәтләре турындагы легенда
Низами каләме белән донья әдәбиятының иң күркәм әсәрләренә әверелә.
Низаминың «Ләйлә вә Мәжнүн»е алдында И Шекспирның хәтта Көнбатышта бик шаулаган «1’омео
һәм Жульстга»сы да тоныкланып кала. «Бу поэма,— дип язды Н. Тихонов,—Шекспир белән Гете әсәрен
ерактан ук алдан каршылап алучы булып, тасвирлау көче белән алардан күп югары тора. «Ромео һәм
Жульепа»ны алып карасак, бәдәвиләр риваятен, кайнар дәрттән башка, нәфис рәвештә яңадан со йләп чыгу
гына ул».3
Шунысы кызык һәм әһәмиятле Ләйлә һәм Мәжнүн турындагы риваятьләр һәм алар сюжетына
язылган әсәрләр, шулар эчендә Низаминың «Ләйлә вә Мәжнүн» поэмасы дөньяның бик куп өлкәләрендә
киң таралган булса да, төрки халыкларда үз жирлекләрендә шуңа охшаш. төрдәш мәхәббәт легендалары
барлыкка килгән. Татар, үзбәк, төрекмәннәрдә Таһир белән Зоһрә мәхәббәтләре турындагы халык авыз
иҗаты дастаннары әнә шундыйлардан Асылда Урта гасыр татар җирлеге белән бәйләнештәге бу риваять
хәтта һинд һәм Пакистан халыкларына да барып кергән Ку сюжетка язылган әсәрләр дә «Ромео һәм
Ж ульсгга»дан бер дә ким түгелләр
Низаминың «Ләйлә вә Мәжнүн»е һәм андагы мәхәббәт каһарманнары татар ша- гыйрьләрснә
гасырлар буена канат биреп килгән. Кандалый. Дәрдемәнд һәм Тукайнык Ләйлә һәм Мәжнүн турындагы
шит-ъри юллары сүз сәигатенен иң күркәм үрнәкләрен тәшкил итәләр Ф Халиди XIX йоз ахырында Ләйлә
белән Мәжнүн риваятен нәсердә хикәя итеп бастырды Поэма тулы килеш Казанда 1950 елда М Максуд
тәржемәсендә нәшер ителде Бу шулай ук бик яхшы тәрҗемәләрдән
Низаминың «Жиде гүзәл» («һәфт пәйкәр») поэмасының да асылында дәүләт җитәкчесе ил турында
кайгыртырга, халык мәнфәгате белән яшәргә тиеш дигән идея ята Мәхәббәт бәйләнешләре биредә дә булса,
алар персонажларның кайсы яктандыр характерларын ачу чарасы буларак кына китерелә Баш персонаж
Бәһрам Гүрне халык, атасы кебек явыз булыр дип, шаһ тәхетенә утыртырга каршы төшә Ул гадел идарә
игү, золым күрсәтмәү, рәхим- шәфкатьле булырга тиешлеге турында сүз биргәч кенә, шаһ була Бәһрам
шулай идарә итә башлый Ул халыкны рәнҗетүчеләргә, дәүләт байлыгын таратып, читләр гә баш иеп
яшәтергә тырышучыларга каршы корәш алып бара һәм илнең иминлеген саклап калуга ирешә Бу күренеш
Казан ханлыгының соңгы чирегендәге хәлгә бик охшый Шагыйрь Мөхәммәдьярның •Нуры содур»
поэмасында Сәхибгәрәй образына Бәһрам Гүр сыйфатлары бирүендә тирән мәгънә бар. Шагыйрь ил эчендә
аны һәлакәт юлына этәрүчеләр турында искәртә, уяу булырга чакыра
Низаминың «Искәндәрнамә» поэмасы шагыйрьнең иҗатына йомгак буларак күз алдына килә Ул
шигъриятнең биеклегенә озак үрмәләгән, ниһаять, анык башына менеп баскан Аннан донья ачыграк күренә
Алда, кайдадыр офык артында, күңелләрне үзенә тарткан, кешеләре рәхәтлектә гомер кичергән ниндидер
бер гажәеп ил күзаллана Әсәрдәге топ фикер Искәндәр образы аша шул юнәлештә бирелә
Искәндәр—күп илләрне яулап алучы да. акыл иясе дә. гадел идарәчелекнең камилләшкән юлларын
табарга тырышып, кешеләргә яхшылык теләүче пәйгамбәр дә. Ул үзенең соңгы сәфәрендә төньякта таныш
булмаган ят илгә барып чыга Анда золым да. залим дә. бай да. ярлы да юк Ялганның һәм гаделсезлекнең
нәрсә икәнен белмиләр Кешеләрне интектергән газаплы анырулар да юк Бер-беренә ярдәмчел халык тату,
дус яши
Искәндәр менә шундый сокландыргыч, үрнәк җәмгыятьне күрергә ирешә Бу — аның эзләгәне, ягъни
Низами дөньяга карашының югары ноктасы, җирдә кешене бәхәтлс игү теләгенең хыялда сурәтләнгән
үрнәк олгесс Кешелекнең киләчәк гадел җәмгыяте шәкелен бу рәвешзр тасвирлау Низамига кадәрге
көнбатыш әдәбиятларында күренми Әмма Көнчыгышта әл-Кинди, әл-Фараби әсәрләрендә идеаль
җәмгыятьнең үрнәкләре күрсәтелә
Мөхәммәдьяр үзенең поэмаларында Низаминың «Искәндәрнамә»сенә турыдан-туры иярә Ул да
Искәндәр төньякта күргәнгә охшаш идеаль җәмгыять картиналарын сурәтли һәм алар- ны үз илендә
күрергә тели, чөнки, аныңча, жир—игелек, яхшылык урыны, кешеләр анда рәхәтлектә яшәргә тиеш.
Кыскасы, Низами ижаты татар әдәбиятына гасырлар буена йогынты ясап килде, һәм бу йогынты
болгар чоры ядкарьләреннән үк башлана, ул бүгенге көнгә кадәр дәвам итә