Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ӘЛ-ИСЛАХ» ГАЗЕТАСЫНДА ӘДӘБИ МӘСЬӘЛӘЛӘР


Әдәбият гыйлемендә, милли матбугатыбыз тарихында дәрәҗәле урын тоткан абруйлы демократик
юнәлешле «Әл-Ислах» («Реформа») газетасы Казанда 1907 елның 3 октябреннән 1909 елның 22 июленә
кадәр (барлыгы 68 сан) чыккан Тиражы якынча 700—1000 данәлек бу газета журнал форматында, 16 битле
(S3 нче саныннан — 4 битле) булып, атнага бер тапкыр Кәримевләр басмаханәсендә басылган Дөрес чыгу
вакыты тотрыклы түгел, кайчакларда төрле сәбәпләр аркасында атналар буе чыкмыйча да торган Рәсми
мөхәррире һәм нашире итеп Вафа Бәхтиярев саналган .
«Әл-Ислах» газетасы татар шәкертләре органы буларак дөньяга чыга һәм сәяси юнәлешен болай дип
белдерә « гыйлем юлларыны һәрбер сыйныфка бертигез ачык итә торган, сәяси вә икътисади сәбәпләрне
үзләренә максуд иткән сәяси хизебләр (партияләр — Р. М.) безнең дусларымыздыр»
Рәсми яктан мөхәррир саналмаса да. газетаның җитәкчесе, рухы, юнәлеш бирүчесе, Фатих Әмирхан
булган Газетаның тоткан юлы. мәсләге Ф Әмирхан иҗаты һәм тормышының аерылгысыз өлешен тәшкил
итә. Ул «Әл-Ислах»та эшләү дәверендә үткен публицист булып җитлегә һәм чыныга, шул чорда аның
иҗтимагый-сәяси карашлары калыплаша. Публицист буларак Ф Әмирхан зур тырышлык күрсәтә бөтен
көчен газетага бирә, җаны-тәне белән яратып, янып эшли Дусты И Аитовка язган бер хатында ул, « минем
бөтен удовольствием дә хәзер шул көн саен редакциягә чыгудан гыйбарәт бит - ял итү дә шул, гомер итү дә
шул».— дип яза'
Мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукай да Казанга килеп төшү белән «Әл-Ислах»ка тартыла. Ул. «•
жалованье-фәлән алмыйча гына, «Әл-Ислах»ның даими сотруднигы кебек редакциягә көн саен диярлек
килеп йөри башлый. Шигырьләрен, мәкаләләрен биреп бастыра, үзен редколлегия әгъзасы санап,
газетаның бүтән зшләрендә дә катнаша. хәтта әдәбият бүлеген алып бара» ’ Аның да бер хатында ■<
монда «Әл-Ислах» ходка китсә, көлке журналы да чыкса, үземнең кальбән (чын күңелдән — Р М ) сөйгән
гәзитә вә идеямә хезмәт итәр идем»,— дигән сүзләре бар††††††† ‡‡‡‡‡‡‡
Ике яшь әдип, шулай «Әл-Ислах»ка зур өметләр багълап. аны тормышлары, идея- максатлары белән
бәйлиләр
Газета тирәсендә шулай ук Галиәсгар Камал. Галимҗан Ибраһимов. Сөгыить Рәмие» Кәбир Бәкер,
Миргазиз Укмасый. Ибраһим Бикколов, Солтан Рахманколый кебек алдынгы карашлы демократ әдипләр
туплана Аларны «Әл-Ислах» тирәсендә тормышка карашлары, максат, уй-фикерләренең уртаклыгы
туплый, берләштерә Төрле мәсьәләләрне күтәргән мәкаләләре белән Галиәсгар Гафуров -Чыгтаи да «Әл-
Ислах»та актив катнаша
«Әл-Ислах» газетасының эшчәнлеген шул еллардагы көндәлек мәктәп-мәдрәсә шәкертләр
проблемалары белән генә бәйләп карау берьяклырак фикер булыр иде Ислахчылар башлангычны,
җирлекне турыдан-туры мәгърифәтчелек идеяләреннән алалар Алар фикерендә XIX йөз татар
мәгърифәтчеләре Ш Мәрҗани X Фәезханов. К. Насыи- риларның идея-теоретик карашлары чагылыш таба
XX гасыр башындагы «шәкертләр хәрәкәте» исеме астында билгеле булган тарихи-иҗтимагый хәрәкәтнең
асылына үтеп керү өчен XIX ноз мәгърифәтчеләре эшчәнлеген искәртеп үтү зарур «Гадәти мәгънәдәге
укыту һәм фәнни эшчәнлектән үзгә буларак, мәгърифәтчелек кешеләрдә барлык иҗтимагый мәсьәләләргә,
шул исәптән уку-укыту мәсьәләләренә дә аек мөнәсәбәт тәрбияләүне. үткән тормышның бозыклыгын ачып
бирүне һәм кеше аңын иске карашлардан коткаруны максат итеп куя Мәгърифәтчеләрнең төп хезмәте
шунда, феодализмга хас патриархаль мөнәсәбәтләрне фаш итеп, алар халыкның аңын уяталар һәм
халыкны революцион идеяләрне кабул итәргә әзерлиләр»'
Мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган хәлдә, ул чордагы ислахчы татар яшьләре, уку-укыту
мәсьәләләреннән тыш. бөтен татар тормышын үзгәртү тарафдарлары булып җитлегә язганнар иде XIX йөз
мәгърифәтчеләреннән аермалы буларак алар шак
1 «Казан. 1 октябрь» «Әл-Ислах». 1407, I сан.
4 Әмирхан Ф Әсәрләр. 4 т Казан. 1ЧЯо, 2S8 2Ы 66.
• Тукай Г Әсәрләр 5 т Казан. I486. Я7 6
• НуруЛЛИИ И «Фатих Әмирхан» Казан. |9М *»| б
‡‡‡‡‡‡‡ Аблуллин Я Г .Матьрифэт нуры ачар • Казан. 1487. 44 S7 бб •Большевистик сугышчан
сүз».— Казан, 1987. 25 б Нуруллин И «Фатих Әмирхан». - Казан. 1988. 94 б.
тый үсеш кичергән, милләт эчендәге капма-каршы сыйныфларны үзара аера төшеп, укыту, әдәбият-сәнгать
мәсьәләләрен дә халыкның социаль хәленә бәйләп, төгәлрәк рәвештә карау мөмкинлегенә якынайганнар.
Ислахчылар XIX йөз мәгърифәтчеләреннән бер баскыч өскәрәк, революцион демократизм югарылыгына
күтәрелгәннәр иде Моны газетаның сәяси карашлары, Дәүләт Думасына, «Мөселман иттифакы»на
мөнәсәбәтендә ачык билгеләп була.
Ислахчы шәкертләрнең социал-демократларга якын торулары, аралашулары да билгеле
................ Большевиклар, укучы яшьләрнең теләкләре самодержавиене юк иткән очракта
гына тормышка ашачагын аңлатып, уртак дошманга каршы көрәшкә тартуга һәм большевиклар партиясе
тирәсенә туплауга зур көч куялар»6. РСДРПның Казан комитеты тарафыннан «Шәкертләргә» листовкасы
моның бер дәлиле булып тора. Социал-демократларның шәкертләргә йогынтысы эзсез югалмый, күпчелек
шәкертләр революцион юлга басалар Мәдрәсә шәкертләре арасыннан X. Ямашев, М Вахитов кебек
ялкынлы революционерлар. Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г Ибраһимов, Г Камал, Ш Камал кебек танылган демократ
каләм ияләре, шагыйрь һәм язучылар, укытучы-педагоглар. сәнгать һәм җәмәгать эшлеклеләре үсеп чыга.
Мәдрәсә еллары, шәкертләр хәрәкәте эчендә кайнау аларның иҗтимагый-сәяси карашлары
калыплашуында билгеле бер роль уйнаган. «Әмма моннан чыгып, «Әл-Ислах» социал-демократик
юнәлешле газета, ә аның фактик мөхәррире большевик булган икән, дигән нәтиҗә ясарга ярамый», әлбәттә
.
«Әл-Ислах«ның киң пландагы үзгәрешләргә йөз тотуы анда басылган мәкаләләрнең күптөрлелеге
белән аңлатыла. Уку-укыту өлкәсендә татар мәктәп-мәдрәсәләрен нигезеннән үзгәртеп, Европа һәм
алдынгы урыс уку йортлары дәрәҗәсенә күтәрү, аларда дөньяви фәннәр, туган тел . әдәбият укыту, үзидарә
урнаштыру, яхшы кадрлар белән тәэмин итү һәм башка шундый мәсьәләләр күтәрелә.
Газетада әдәбиятка киң урын бирелә- демократик урыс әдәбиятын һәм мәдәниятын пропагандалауга
да игътибар ителә Мәсәлән. «Әл-Ислах»та Л. Толстой, Н, Гоголь, И. Тургеневларның иҗат һәм тормыш
юллары турында мәкаләләр басыла. Газета хатын-кыз азатлыгы һәм мәгарифе мәсьәләләрен дә күтәрә,
кара реакция котырынган еллар булуга карамастан, ачыктан-ачык искелек, тар милләтчелек кебек тискәре
күренешләргә каршы көрәш мәйданына әверелә
Ислахчыларның дингә мөнәсәбәтләренә килгәндә исә, алар динне бөтенләй инкяр итмиләр, әлбәттә.
Тормышның һәр катламына үтеп кергән ислам дине, шәригать, бигрәк тә аның иске караш ру хы белән
өретелгән өйрәтмәләре әле бу вакытта бик көчле, уз мәсләгендә нык тора. Шул сәбәпле ислахчыларны бу
мохиттан аерым хәлдә күрергә тырышу ялгыш булыр иде Аларның либераль буржуазия белән дә араларын
өзеп бетермәүләре аңлашыла Матди җәһәттән татар мәктәп-мәдрәсәләренең язмышы тулысымча байлар
кулында, «Әл-Ислах. газетасы да андый ярдәмгә мохтаҗ иде. Ниһаять, бу дәвердә татар буржуазиясенең
бер өлеше мәктәп-мәгариф мәсьәләсендә прогрессив карашта торуын инкяр итү дә берьяклылык һәм
тарихи яктан дөрес булмас иде.
• Әл-Ислах»ның һәр санының яртысы диярлек тәнкыйть мәкаләләре һәм әдәби әсәрләрдән торуы
редколлегиянең әдәбият мәсьәләләренә җитди әһәмият бирүен дәлилли. Әлбәттә, монда беренче чиратта
Фатих Әмирханның әдәбиятка булган мөнәсәбәте чагыла Ф. Әмирхан «Әп-Ислах»та башлыча ..Дамелла..,
«Ташмөхәммәд» имзалары белән яза. имзасыз мәкаләләрнең дә күпчелеге аңа нисбәт ителә. «Әл -Ислах»
газетасында Әмирхан имзалары белән әдәбият гыйлеменә кагылышлы, тәнкыйть -рецензия мәкалә-
ләренең саны 40 тан арта. Аның мәкаләләрендә әдәбиятка карата зур таләпчәнлек, аның иҗтимагый ролен
аңлауга омтылу сизелә; әдип тарафыннан халыкчанлык, әдәби осталык мәсьәләләре дә күтәрелә
■ Әл-Ислах»тагь1 әдәби тәнкыйть мәкаләләренең авторы, нигездә, Фатих Әмирхан булса да, анда
шулай ук Кәбир Бәкер һәм башкалар да актив язышканнар Алар әдәби әсәрләрнең иҗтимагый идеаллары
ачык, дөньяви чынбарлыкны чагылдыру көче һәм тел-стиль ягыннан эшләнешләренең камил булулары
өчен көрәштеләр. «Әл-Ислах» газетасы алдынгы каләм ияләреннән Г Тукай, Г Коләхмәтев. Г Камалларның
әсәрләрен югары бәяли, яклап чыга һәм пропагандалый. Монда Ф. Әмирханның, Тукай иҗатын чын һәм
тулы мәгънәсендә яклаучы һәм саклаучысы буларак, бер мәкаләсен күрсәтеп үтү урынлы булыр
Мәкаләнең тарихы түбәндәгечә 1908 елда, Казанда урыс телендә чыккан «Волжско-Камская речь»
газетасында КТУШ (Казанская Татарская Учительская Школа) укытучысы, цензор А П Пинкевичның татар
шагыйрьләренә кагылышлы мәкаләсе басыла Ул Тукай иҗатында шагыйрьлек очкыннары күрә, Мәҗит
Гафуриның шул чордагы шигырьләрендә милләтчелек белән мавыгып алу фактларын әйтә Ә Касыйм
Уралец дигән берәү, «Волжский листок» газетасында Пинкевич фикерләренә кискен каршы чыгып. Гафури
иҗатын күкләргә чөеп мактый. Тукай шигырьләрен түбәнсетә, килешсез тәрҗемәләр дип атый. Ф. Әмирхан
шушы мәкаләләргә нисбәтле рәвештә «Татар ша
гыйрьләре-" исеме астында Г Тукай һам М Гафури иҗатларын тикшереп объектив бәя биргән, үз
фикерләрен нигезле дәлилләгән кечле мәкалә белән чыга Бу мәкалә тәэс»- рендә Хәсән Туфанның Ф
Әмирхан хакында
Тукайның бу, Фурмановлар кебек.
Комиссары булган, мөгаен* ...—
дип язган юллары искә тешә
Ф Әмирхан милләтчелек, реакцион динчелек кебек тискәре күренешләргә катгый каршы чыга, аларны
рәхимсез тәнкыйтьли, кайбер күренешләрдән ачы итеп көлә «Әдәбият базары» түбән дәрәҗәдәге әсәрләр
белән чүпләнүе дә Әмирхан игътибары-- нан читтә калмый. Мондый әсәрләрнең авторларын ул «матбугат
паразиты» дип атый һәм «яңа чыккан әсәрләрне алып укый торгач, фикеремә эшкә ярамаган күп мөхәррир-
ләремез булганчы, гадәтләре (саннары — Р М.) азрак булып, эшкә ярый торгаирак бул- саларчы. дигән
нәрсәләр килә башлады- — дип яза (Әл-Ислах-, 1908, 3 апрель, № 25)
Әдипнең «Әл-Ислах» газетасында «Гарәфә көн төшемдә-, "Бәйрәмнәр-. -Хәкарәт саналган
мәхәббәт». «Милләт тәрәккый иттерү-, «Картайдым» кебек хикәяләре, Авырулар галәмендә» шикелле
көчле очерклары, күләмле әсәрләреннән Фәтхулла хәзрәт» повестеның бер өлеше (газетада ул >42 елдан
соң уянгач- исеме белән бирелә) басылган Әмирханның әлеге хикәяләре әдәбиятыбыз тарихында яхшы
билгеле, төрле яклап өйрәнелгән. Ә «Фәтхулла хәзрәт» повесте профессор И Нуруллин тарафыннан Ф
Әмирхан иҗатында гына түгел, бәлки бөтен XX йөз башы татар прозасында иң яхшы сатирик әсәр
сыйфатында бәяләнә
Югарыда саналганнарга Әмирханның «Әл-Ислах»та басылган мәктәл-мәгариф, тел мәсьәләләренә
караган хезмәтләрен, театр тәнкыйте, әдәби-муэыкаль кичәләргә кагылышлы рәвештә чыккан күп санлы
мәкаләләрен, фельетоннарын да өстәсәк, боларның барысы да 21—22 яшьлек бер авыру егет каләменнән
чыгуына гаҗәпләнергә мөмкин Болар Ф Әмирханның сәяси, иҗтимагый мәсьәләләрдә иртә җитлеккән, ачык
фикерле Югары интеллектлы, искитәрлек энергияле зур әдип булуын раслыйлар Әмирханның соңрак
әйткән «бер кавемнең ру хын аңлау фәкать аның әдәбияты аркылы гына мом- киндер» дигән фикере, аның
әдәбиятка җитди карашта булуын ача һәм әдипнең үз рухын аңларга ярдәм итә Ф Әмирханның «Әл-Ислах»
газетасында әдәбиятка мөнәсәбәтле бик күп фикерләре белән килешмичә мөмкин түгел һәм алар әле бүген
дә үз мәгънәләрен җуймаганнар.
Г. Тукайның «Әл-Ислах»тагы эшчәнлеге газетаның 3 саныннан «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер- исемле
мәгълүм мәкаләсе белән башлана Шагыйрь, белгәнебезчә, бу мәкаләсендә әдәби тәнкыйтьнең максатын,
у/ -леген ачып бирә Газетаның һәр санында диярлек Г Тукай шигырьләре урын алг*н Тукайның «Әл -Ислах-
та катнашуы хакында Гыйльметдин Шәрәф «. -Ислах«ның һәр номерында үзенең бер шигърене
булдырырга тырыша, берәр сәбәп белән шигыре булмаса. шуңа үзе пошына -Ислах»ны уз газетасы итеп
карый иде»,— дип искә ала. ("Аң- 1914. 3 апрель. 7 сан.) Тукай газетада үз әсәрләрен -Шүрәлв", ■■Мәҗнүн»,
«Г. Т ■. Феакут- (анограмма. кире яктан килеп шагыйрьнең фамилиясе укыла) имзалары белән чыгарган
■Әл-Ислах-тагы 99 шигъри әсәрнең 50 дән артыгы Тукайныкы булуы гына да күп нәрсә турында сөили
Согыйть Рәмиевнең 12 шигыре, шулар арасында мәшһүр «Таң вакыты* Авыл» әлеге газета
битләрендә дөнья күргән. Шулай ук Миргазиз Укмасыи. Зариф Бәшири, Фәхрелислам Агиев. Хәбиб
Исхакыи, Ягкуб Мамишев Габдулла Мостакаев. Маһруй Мозаффария. Мәхмүдә Мозаффария һәм
башкаларның шигъри әсәрләре дә биредә урын алганнар. Шагыйрәләрдән аеруча Мозаффария
игътибарны җәлеп итә. Аның «Әл- Ислах»та «Уйганыик, ханымнар!», «Остаэбикә абыстайларга».
«Ханымнар!, исемле мәгълүм өч шигыре басылган «Осгазбикә абыстайларга» шигырендә ул
Ярый, ярый сез яшәгез искелектә, Болакның да
даны чыккан ислелектә Без. яшь кызлар, бер
вакытта куәт табып Җиһан тулыр безнең илә
эшлелектә ».—
дип яза. Заманы өчен ул, 14 яшьлек укучы кыз бала, шундый телле, шактый кыю фикерләр әйтә алган.
Газетада басылган шигъри әсәрләрнең тематикасы төрпечә Габдулла Тукайның төрле рухтагы
шигырьләре һәм Сәгыйть Рәмиевнең гыйсъянын әсәрләре белән беррәттән. аларда мәгърифәтчелек
идеяләре, ислах мәсьәләләре, шәкертләр хәрәкәте, социаль га делссзлек, хатын-кыз азатлыгы, мәхәббәт
һәм башка темалар да яктыртыла
Югарыда «шигъри әсәр» дигән гыйбарә кулланылды Чөнки Тукай, Рәмнев кебек шигърият
осталарының җәүһәрләре янында «Әл-Ислох»та басылган кайбер «пешеп- җитмәгән, бик сүлпән нәзым-
боет ише тезмә әсәрләрле шигырь дип атау бик үк дөрес булмас иде Газета редколлегиясенең шигърияткә
мөнәсәбәтен аңлау өчен «Идарәдән җаваплар» рубрикасындагы берничә җөмләне мисалга китерү урынлы
булыр
■Әстерханда X. Максудига— шигырегез моннан ун ел элек әүвәл язылырга тиеш;
3 Бәширигә — Сезнең шигырь дип язган нәрсәләрегез бик тупас нәзым гына» («Әл-Ислах-. 1907. 17
октябрь. № 3.)
Ә соңгырак саннарның берсендә, язганнарын бастыруны утенеп газетага мөрәҗәгать иткән Ә Б -тә
түбәндәгечә җавап бирелә
■ Саташтым мин, саташтым, юлдан яздым, Фикрем
тузды, хыялланып хактан аздым Дурт стена эчендә
бер бинада Утырам бугай ялгызым гуя бүкәй»,—
дип язасыз һә! Бүкәй шикелле утырасыз икән Харап икәнсез! Балаларны куркытмагыз тагы» («Әл -Ислах-
1909. 30 апрель, № 67.)
Шигъри, әдәби әсәрләргә булган үз таләпләре хакында Ф Әмирхан да бер мәкаләсендә ачык итеп
болай ди «хиссияттән мәхрүм, тасвыйраттән мәхрүм сүз тезмәләрен һичвакытта. һичбер милләт әдәбияты
үз шигырьләре арасында санаганы юк». («Әл- Ислах- 1909, 26 февраль. № 62.)
Г. Ибраһимов «Әл-Ислах»та «Гыйрфанзадә-, «Мөхбиреңез», «Әл-Ислах мөхбире» имзалары астында
мәкаләләре һәм хикәяләре белән катнаша Аның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» исемле күләмле
хикәясе газетаның 2 нче саныннан башлап, эзлекле рәвештә 17 санда басыла Ибраһимовның беренче
әсәре булган әлеге хикәя мәгърифәтчелек идеяләренә нигезләнгән
•Әл-Ислах» газетасының аеруча игътибарга лаек, кызыклы саннары да бар Ике зур бәйрәм Яңа (1908)
ел һәм мөселман бәйрәме — Корбан гаетенә туры килгән 13 нче сан үзенең тулаем диярлек бәйрәмгә
багышлануы белән үзенчәлекле. Бу санда 8 Бәхтиярев һәм Ф. Әмирханның бәйрәм уңае белән тәбрик
сүзләре, Тукайның «Бәйрәм вә сабыйлык вакыты Фөрьяд» шигырьләре. «Бәйрәм, без вә руслар» исемле
мәкаләсе. Әмирханның «Бәйрәм вә бәйрәм» һ. 6 мәкаләләре урнашкан
Газетаның 62 саны да башлыча берничә автор катнашлыгында йыккан Бу санда Ф Әмирханның Тукай
шигырьләренә тәнкыйть мәкаләсе, Кәбир Бәкернең -Үзгәреш» романының бер өлеше, Галимҗан
Ибраһимовның Уфада. «Галия» мәдрәсәсендә булган тентү турындагы күләмле язмасы һ. 6. бирелгән
Тулаем алганда, кыска вакытлы чыгуына карамастан. «Әл-Ислах» газетасы матбугатыбыз һәм
мәдәниятебез тарихында хаклы рәвештә абруйлы урын били Татар иҗтимагыи фикере тарихын, шәкертләр
хәрәкәтен, мәктәп-мәдрәсә реформасы барышын, татар хатын-кызлары хәрәкәтен өйрәнер өчен дә ул. фән
белгечләренә Заи материал бирә ала Шулай ук татар әдәбияты, әдәби тәнкыйте, мәдәният -сәнгать үсеше
өчен «Әл-Ислах»- ның зур өлеш кертүе әдәбият тарихын өйрәнү юлында материалларга бай чыганак булуы
бәхәссез
Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г Ибраһимов, С Рәмиев кебек авторларның анда актив катнашулары бу
газетаның әдәби үсештә нинди урын бипәвен төгәлрәк аңларга ярдәм итә. Бөек әдипләребезнең исемнәре
белән бәйле «Әл-Ислах» газетасы авыр реакция елларында да демократик әдәбиятка киң мәйдан биргән,
милли мәдәният, әдәбият, сәнгать буенча мөһим мәсьәләләрне күтәрел чыккан һәм шушы юнәлештә үз
йөзен ахыргача саклап кала алган.
Матди кыенлыклар цензура кысулары нәтиҗәсендә «Әл-Ислах» газетасы, 1909 елның 22 июлендә
соңгы саны чыгып, туктый «Әл-Ислах»та эшләү дәверендә ныклы чыныгу алган, каләмнәре шомарган
әдипләребез милли матбугатыбызның күпсанлы газета-җур- налларында публицистик һәм иҗади
эшчәнлекләрен җәелдерәләр. Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан. Галимҗан Ибраһимовларның халык
тарафыннан зур хөрмәт казанган -Аң» журналын оештыруда зур өлеш кертүләре анда актив катнашулары
моңа ачык мисал булып тора