Логотип Казан Утлары
Роман

ХЫЯНӘТ


Билгесез көндәшләр
Казан каласы таш кала.
Күн калага баш кала
Хш(ш .кыры
алта осталары тошкә кадәр ял!а туктамый эшләде Ка зан ашыгырга кушкан Каты куллы Сафагәрәй ханның үз авызыннан чыккан фәрман коне сәгате белән Идел нең оске агымындагы ерак Саклаубашка да килеп җиткән иде
Саклаубашы дигәнебез Казан мәмләкәтенең тонь- як-конбатыш чикләрендә гаскәриләр саклый торган соңгы кизләү иде Моннан ары кеше аягы басмаган калын урманнар башлана Аларның иясе юк диярлек Анда санда сибелгән чирмеш авылларында халык аз Ж,ир җитәрлек Казан дәүләте казнасына хәлләреннән хәрәкәтен чамалау очен куелган иде
Кояш нәкъ баш очына күтәрелеп, күләгәләр аяк астына кереп югалгач кына Шәһит осталарга туктарга ишарәләде Соңгы бүрәнәләрне каезлап, киртләп һәм ырмау салып килгән балтачылар теләр теләмәс кенә эшләреннән аерылды Ул аларга киекне куып җиткән ау этенә туктарга куш кан боерык шикелле тоелды Шулай да яшь бинең ишарәсен санга сукмауны яхшысынмадылар Гаскәр башы итеп җибәрелгән егетнең холкын белмиләр
Ахыры. Башы II санда
килгәнчә ясак түләп, тыныч кына яшәп яткан мари кабиләләре гомер бакый татарга тартылды, дус булды. Казанга сыенды Алар үзләрен Казан иле кешеләре саный Киң күңелле, тиз ышанучан һәм садә холыклы бу ка биләләргә яннарында кораллы, кочле гаскәр тупланган олуг кала, ныклы кирмән кирәк Казан исә алар очен һәнүз шул вазифаны үтәп килде баскыннардан саклаучы калкан да булды, дошман явы узынса, сыеныр урын да биреп килде
Сафагәрәйне урман кешеләре шикләндерми, алар артында күтәрелеп килүче тәртипсез, сугышчан, дуамал башка кабиләләр — Мәскәүгә тез чүктерелеп сындырылган урыс кенәзлекләре борчый Саклаубашы аларның
әмма тоткан җиреннән сындыручан кырыс Мәмәт би утлы икәнлеген ишеткәннәр, аннан бераз гына шикләнәләр иде.
Ашчылар табак-савыт шалтыраткан арада акрын гына гәп куерды:
— Җилле чыкты бу Элеккесеннән егерме терсәкләп биегрәк булыр, ахры,—диде арадан берсе.
— Үлчәнгән, чамаланган инде һәр карышы кәгазьгә төшерелгән Аны фараз итеп утырасы юк.-1-дип белдеклелеген күрсәтте икенчесе.
— Дөрес чамалаганнар Өстәге мәйданчыктан бөтен дөнья уч тобендә- гедәй күренә...
— Монда озакка сузып, сырт кыздырып ятудан файда чыкмас. Тизрәк бетерик тә Әле калада күпме эш көтә Башланган да ташланган, дигәндәй.
— Борчылма. Башланган эш — беткән эш. дигән бабайлар. Алар белми сөйләмәс.
Бер читтәрәк утырган укчы-мәргәннәр осталар сүзенә катышмады. Күрәсең, һәркайсының үз уе бар иде
Ашчылар табак тутырып ит китерде, казаннан агач җамаякларга шулпа чумырды Учак янындагы бүрәнәләргә түгәрәк ясап утырдылар Барысы да тынып калды Гадәт буенча, дәрәҗә буенча аш янында беренче сүзне картлар әйтергә тиеш иде. Әмма өлкәннәрдән берәү дә тел кыймылдатмады, алар гаскәр башы, димәк, аларга да баш итеп тәгаенланган Мәмәт би оланның рөхсәтен, аның ишарәсен коттеләр Кырыс морза нәселе монда да үзенекен итми калмас, аксөяк баласы үзеннән узып эндәшкәнне яратмас, дип кыенсыналар иде. күрәсең.
Шәһит шунда гына үзеннән нәрсә коткәнлекләрен аңлап алды, ирек- сездән кызарынып куйды Уйларына бирелеп, йола гадәтен үтәми калган икән ләбаса.
— Алты кон ач булсаң да, ата гадәтен җуйма. Йәгез, аштан олы булып булмас, утырышыйк.—диде ул. ниһаять, һәм балтачылар арасында иң өлкән картка туп-туры карап әйтте:—И ага. арабызда хөрмәткә лаек аксакал синдер Табын башы булып, тәгам җыюньг ил-көнгә иминлек, бәхет теләүдән башласаң иде.
Шәһит тезләрен чәнчеп уртак табын янына чүгәләде. Аның ни кыласын, кемгә нинди мөнәсәбәт күрсәтәсең каш астыннан.гына күзәтеп утырган, табыннан аерылып үзенә аерым тәгам китертер дип-коткән осталар җиңел сулап куйды Мәмәт би олан үзен зурга куймый, һаһаланмый. гади балтачылар белән дә. укчы-мәргәннәр белән дә тиң күреп сөйләшә, аралаша белә иде. Яшь морзага эчтән генә бәхет-тәүфикъ теләделәр. Тышкы кабыгы гына түгел, егетнең әхлагы-тәртибе дә шактый ук чибәр икән.
Ниһаять, түбә такталарына соңгы кадак кагылды Җирдән кеше буе чамасы биеклектә чыгып торган борынгы таш нигезгә бурап күтәрелгән манара. биегәйгән саен нечкәреп, ярымайлы очы белән күккә барып тоташты ке- * бек. һәрхәлдә, астан караганда шулай күренә, тотып тормасаң, баш киемең төшеп китәрлек иде.
Осталар ашыкмый гына җиргә төште, балта, чүкеч, кадак ише нәрсәләр тутырган әрҗәне куеп, өсләренә ябышкан йомычка, пычкы чүбен каккаладылар, сүзсез генә Шәһиттән мактау сүзе коттеләр. Аларныц үз эшләреннән канәгатьлеге йөзләренә чыккан иде Күзәтү манарасы, чыннан да, ныклы, тотрыклы, шуның өстенә матур һәм күренекле дә иде. Шомартылган, шыңгырдап торган сап-сары нарат ниргәләр берсе өстенә берсе шулкадәр төгәл һәм ипле ятты, алар тоташкан урынга кыеклап ябылган түбә такталары шул хәтле килешле иде. Шәһит ирексездән телен шартлатып куйды һәм корылманы бәбәй итәкле күлмәк кигән зифа кызга охшатып, үзалдына елмайды Әллә нишләп күз алдына Голйозем килде Әйтерсең, тирә-якка сагЫз исе. чиста агач исе таратып утырган яңа манара Гөлйөземне сынландыра иде Елмаюын тыя алмыйча, алан читенә таба атлады һәм ерактан шактый озак сокланып карап торды, күңелен рәхәт бер тойгы биләп алды: Са-фагәрәй ханның боерыгы вакытында үтәлде.
Осталар аны көтәләр иде Шәһит биленә аскан күн букчадан бер янчык тәңкә тартып чыгарды һәм, авырлыгын чамалагандай учында биетеп алгач карт остага эндәште
— Ил агалары! Олуг йомышны авырсынмый тиз. кирәгенчә эшли белдегез. Сафагәрәй хан галиҗәнабләренең шәхсән рәхмәтенә лаексыз дип беләм.—дип янчыкны сузды —-Хәләл өлешегезгә карап, тияреңчә бүлешерсез.
Осталар бер-берсенә карап алды Юк' Бу Мәмәг би угланы олыны олы. кечене кече итә белә торган затлардан икән Аллаһы тәгалә гамәлләрен ун кылсын'—Аларның күзләреннән шундый фикерне укып булыр иде
Шәһит озак юанмады, бил каешын рәтләп куйды да манарага ашыкты Баштарак текә баскычтан йогерә-чаба атласа да. биеклек үзенекен итте, соңгы араталарны үткәндә аяк буыннары шактый йомшаган, иде инде
Иң остәге мәйданчыкка менде дә тирә-яктагы матурлыктан, тел белән әйтеп, каләм белән язып бетергесез гүзәллектән телсез калды Әнә ерак- еракта бормаланып аккан киң Идел, елга аръягындагы куе кара урманнар Әле тау тау булып калкып, әле тошен югалган яшел киңлекләр' Шушы мизгелдә Шәһит үзен лачынга охшатып куйды. Алар, әнә ич. болытлар белән ярыша-ярыша зәңгәр күктә тавышсыз гына йөзәләр Күккә караганда ул үзен дә шул болытларга каршы очкандай, талпынып йөзгәндәй хис ипг
Кулын маңгаена куеп кояш чыгыш ягыла борылды һәм яна матурлык тан тагын йөрәге ашкынды, бөтен барлыгын шатлык, сөенеч хисе биләп ал ды. Күз күреме ераклыкта нәкъ җеп сузып турылагандай бер сызыкта шундый ук биек манаралар тезелеп киткән иде Аларның ерактагыларын күз белән күреп, аерып та булмый Ләкин Шәһит бел.) алар калкулыктан калку лыкка сиксрә-сикерә шулай ил үзәгенә — пайтәхеткә кадәр җитәләр Болар ныц ни-нәрсә икәнен кара халык белми Белмәүләре әйбәт Дәүләтнең бөтен кешегә таратырга ярамаган үз серләре була Аларны никадәр азрак даирә белсә, шулкадәр яхшырак
Щрһит юл букчасыннан ерактан күрсәтүче көпшә алды да күзләренә куеп, манараларны санарга кереште Берәү, икәү. өчәү, дүртәү, бишәү, ал тау Хәтта коралланган күз белән дә инде җиденче манараны аеру мөмкин түгел иде Анысы еракта, бик еракта Казан юлы өстендә Озакламый ала рын да корып бетерерләр, биектәге мәйданчыкларга күзәтчеләр менеп уты рыр һәм дәүләтнең ерак чикләрендә ни эшләнеп ятуы көне сәгате белән хан сараендагы күзәтче бигә мәгълүм булыр Дөрес хәбәрләрнең ничек тап шырылуын якынча белсә дә. Шәһит күләтчеләрнең сәер хәрәкәтләренең мәгънәсен аңламый иде Аларны башкалардан аерып яшерен әзерлиләр Серне чишкән күзәтче — хаинI Аны дар агачы KOI ә Мондый куркыныч серне белгәннән белмәгәнең хәерле
Шәһит тагын үзалдына елмаеп куйды анык бүген кәефе күтәренке иде Эш тәмам! Иртәгә алмаш киләсе Аннан Казанга Анда барысы да аңлашы лыр, хәл ителер Гөлйөзем генә үз сүзен әйтсен' Шәһит аның уңай җавап бирәсенә өметләнә, ышана иде Моңарчы Шәһит Мәмәг углы Мәмәт бигә каршы төшүче, кире җавап бирүче юк иде Төнге маҗара исә бер аңлашыл маучылык кына
Шунда Шәһитнең язмышын багып карыйсы килеп китте Кесәсеннән тәңкәнең зуррагын аралап алды да икеләнеп туктап калды Бер ягына .Кот лы булсын яңа пул1» дип язылган, икенче ягына киереп тарттырылган җәягә куелган ук сурәте төшерелгән, әле күптән түгел генә сугылган зур көмеш тәңкә иде ул Аны әйләндергәләп торды, әгәр тәңкә кирәгенчә тошмәсә дигән уйдан арынырга теләгәндәй, башын чайкап һәм үзенең шикчел адәмгә әйләнә башлавына көлемсерәп, чөеп тә җибәрде Тамгалы ягы өскә чык са —Гөлйөзем риза, язулы ягы белән төшсә —шикләрем рас килер’. Манара түбәсе астында зырылдап әйләнгән акчага карап шуларны уйлап өлгерде Тәңкә зыңлап килен төште дә түр почмакка тәгәрәде һәм бөтенләй көтмәгәнчә, идән ярыгына кысылып басып калды
I Пул — якча
ФЛҮС ЛАТЫЙФИ 0 хыянат Q
Тәңкә чөюнең уен гына икәнен белсә дә. Шәһит үзе өчен начар фал күрде Йөзе җыерылды, ирен читләре белән елмаеп куйды Каһәр суккан бу акча ана буйсынмыйча, ни әйтергә тели икән соң? Язмышың башкалар ихтыярында алар хөкеменә буйсынырга мәҗбүрсең димәкчеме?! А-а . юкII Юк инде! Мәргән1 буларак Боек ханга, диванга баш орсам да. мәхәббәттә, көн күрешемдә мин ирекле! Ничек телим, шулай хәл итәрмен дә...
Тик. күңелендәге икеләнү, шик. барыбер, кимемәде. Ул тәңкәне ярыктан алып тагын чөеп җибәрде Язмышны, гадәттә, өч тапкыр сыныйлар. Көмеш тәңкә чыңлап идәнгә төште, бер урында зырлап әйләнде һәм ничек ятарга белмәгәндәй алпан-тилпән килеп торгач, лапылдап ауды Ашыгып идәнгә чүгәләгән Шәһит алдында аны үртәгәндәй «Котлы булсын яңа пул* дигән сүзләр ярылып ята иде.
Тәңкә аңа киләчәген әйтергә теләми һәрхәлдә, ул теләгәнне күрсәтми иде Шәһит акчаны кесәсенә яшерде. Өченче тапкыр сынап карау теләге сүрелгән иде инде.
Шулчак балта осталары, укчыларның астан карап торулары исенә төште Гаскәр башының бала-чага шикелле акча чөеп уйнавын алар нәрсәгә юрар?! Битенә куе кызыллык йөгерде һәм ул «Таптың вакытын, хөрмәтле Шәһит би».—дип. үз-үзен мыскыллый-мыскыллый аска төбәлде. Бәхетенә, андагылар һәркайсы үз эше белән мәшгуль иде.
Осталар манара янәшәсендә күтәреләчәк йортның беренче ниргәләрен салып ята. гаскәриләр исә учак янында. Кайсы кылычын чарлый, кайсысы ат дирбияләрен җайлаштыра Аланның аргы башында тышаулап җибәрелгән чаптарлар утлап йөри Гадәти күренештән Шәһитнең күңеле тынычланды. әле рңа гына сабый балаларча шөбһәләнүен онытып, яңадан хыялга бирелде Озакламый бөтен каралтылар төзелеп бетәр, осталарның кайсысы Казанга, кайсысы үз авылына, каласына юл тотар Монда исә күзәтчеләр һәм укчылар гына калыр Җәй буе аларны саклап, айга бер алышынып торырлар Кыш көне бөтен тирә-як ап-ак карга күмелер. Адашкан аучылар, тон ягыннан кайтучы сәүдәгәрләр, кирәксә, йортка кереп кунак булыр, хәл җыяр Табигать йокыга талган кебек, кыш коне дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр сүлпәнләнә, ызгыш-тарткалаш бетә. Казан- йортка тәмгысын сузучылар да кышын юлга чыкмый Зәһәр кышның үз кануннары...
Шәһит җиргә төшәргә әзерләнде һәм очар кошлар биеклегеннән тагын бер кат әйләнә-тирәгә күз салды Аның бу матурлыктан, хозурлыктан аерыласы килми иде Әнә. Идел ягыннан, бер-берсе белән узышкандай, каурый болытлар агыла Каралҗымланып торган калын урманнар өстендә җил уйный, агач башлары талпына
— Шәһри Казан җиһан гөшә!—дип куйды Шәһит кинәт кенә хискә бирелеп Аның шушы матурлык, шушы киңлек, хөрлек, соклану, ярату хакында җыр чыгарасы, күкрәк тутырып дөньяны яңгыратып җырлыйсы килә башлады Кайчан гына «Тапканнар кара урман уртасында саклаубаш куярга!? Кайсы зирәгенең башы җиткән».—дип эчтән сукранганы исенә төште Юк! Манара нәкъ кирәк җирдә икән Әнә ич, Иделе дә. сәүдә кәрваннары салган олы юл да аерымачык күренеп тора. Манараны исә куе ябалдашлар томалый. аны чит ятлар күзеннән яшереп тора. Әйе. барысы да уйланган, җиренә җиткереп әзерләнгән иде
Кинәт аның игътибарын бер көтү саескан җәлеп итте. Кошлар, әйтерсең, кемнедер озатып килә, каен башлары өстендә чыркылдашып, агачтан агачка куналар Әнә. астарак куак ботаклары да селкенде түгелме5 Озак та үтми Идел ягыннан бормаланып-бормаланып сузылган тар юлда аркасына биштәр аскан сыңар җәяүле күренде Көпшәсен күзләренә куеп карады үзе белән бер яшьләр чамасы егет. Юллардан, авыллардан читтәге урманда нишләп йөри бу? Нинди максат, нинди кайгы, ни йомыш куа бу мәхлукны?! Әллә бер-бер яшерен ниятле шымчы-фәләнме?
Шәһит баскычка ташланды
II Мәргән — бу дәвердә гомерен гаскәрилеккә багышлаган кеше.
— Тукта' Кем килә?
Ике яктагы ике куак артыннан каршына чыгып баскан кораллы ке шеләрне күреп, юлаучы егет бер генә мизгелгә каушап калды, әмма артка чигенмәде Сакчылар, сөңгеләрен аның күкрәгенә төбәп, сорауны кабатла ды:
— Син кем? Кайдан киләсең, кая юл тотасың?
Кораллыларның шаяртмавын төшенде булса кирәк, егетнең йөзеннән ел s маю качты, кулын күкрәгенә куеп баш иде
— Мин Казанга юл тотучы мөсафирмын . Сезгә балыкчы карттан сәлам 5 алып килдем.—диде
Таныш исемне ишеткән сакчылар сөңгеләрен төшерсәләр дә ышанып җитмәделәр булса кирәк, тагын сорау бирделәр
— Нишләп үзе килмәде? Аны каян беләсең’
Юлаучы җиңел сулап куйды һәм ашыгып тезәргә кереште
— А ай сөйләргә озак аны Ул мине үлемнән коткарды Идел төбеннән тартып чыгарды
Сакчылар бер-берсенә карашып алдылар һәм кул ишарәсе белән егетне туктатып алан уртасына. Шәһит би янына әйдәделәр
Киң аланга, тирә яктагы кешеләргә күз йөгертеп олгергәи Санька инде күптән мондагыларның башлыгын тәгаенлап алган иде Өс-башы затлы ко раллары белән дә. кыяфәтендәге бәйсезлек, буй-сынындагы төзлек белән дә иптәшләреннән аерылып торган яшь егет аңа беренче күрүдә үк кай шы беләндер ошады, аның үзенә зыян салмасына ышанды Мондый ачык карашлы. бәйсез кешеләр, гадәттә, үчле булмый, кирәксез золымга бармый
Аркасындагы биштәрне ычкындырды да егет каршына куйды, иелеп баш иде. кулын күкрәгенә куеп, тагын сакчыларга әйткәнне кабатлады
— И мөхтәрәм гаскәрбашы.. Сезләргә балыкчы карттан сәлам күндерәм, аның әманәтен тапшырам.—диде—Мин сезнең хөкемегездәмен Әмерегезне көтәм.—дип тә өстәде. ,
— Сәламеңне кабул кылдым, кем мосафир' Күчтәнәчең өчен рәхмәтен алла кабул кылсын. Үзең кемсең, кая барасың’ Олы юллардан читтә, адәм аягы басмаган якларга нинди җилләр ташлады’—дип сорады яшь морза аны баштанаяк күздән кичереп
Кием-салымына карап фикер йөрткәндә дөньяның бер фәкыйре тоелса да. Шәһит юлаучының йөзендә сүз сөрешендә аксөякләргә хас чалымнар тоеп алды Хәер, теткәләнеп беткән өс-башы да кайчандыр шактый затлы, кыйммәтле малдан тегелгәнлеген кычкырып тора иде Ул сөальләренә җавап көтеп егетнең күзләренә туп-туры карады аларда яшеренү-посу. икейөзле лек күренмиме? Әмма җете куе төстәге зәңгәр күзләрдә яшьләрчә турылык һәм гади кызыксынудан, дусларча елмаюдан башканы тапмады кебек «Хәерле булсын* Бу да алла бәндәсе Башына тошмәсә. ул да киндер капчык асып ялгызы юлга чыкмас иде».—дип уйлап куйды
Мөсафир ашыкмый гына сөйли башлады
— Сөйләсәң бик озакка китәр, хөрмәтле гаскәрбашы Үзем мин Казан ярминкәсенә килгән бер урыс сәүдәгәренең улы идем Иделдә багып үлгән идем Күрәсең, җыясы ризыкларым бетмәгәндер, караңгы чоңгылдан мине балыкчы карт тартып чыгарды, ул миңа яңадан җан өрде Инде теләгем кире Казанга кайту Бәлки, мәрхәмәт күрсәтеп, мине дә юл уңаеннан үзегез белән алмассызмы дип өмет итәм Миңа Казанга кайтырга кирәк' Бик кирәк'
Аның җавабыннан Шәһит тулаем разый калды, әмма сизенде бу егет беренче карашка садә күренсә дә. артык беркатлы түгел, нәрсәнедер әйтеп бетерми, йөрәгендә ниндидер сере беренче очраган кешегә үк. тотып сел кергә ярамаган ниндидер яшерен уе бар кебек иде Шулай да шикләнгәнен йөзенә чыгармаска тырышты, тагын сорау бирде
— Атыңны кем дип белик?
— Исемем Александр Сәүдәгәрләр токымыннан
— Анысын ишеттек,—дип бүлдерде Шәһит—Казанда ни йомышың бар? Нинди кайгы сине янә пайтәхеткә куа’ Югалткан малыңны ззлисеңмс аерылган юлдашларыңнымы?
ФЛҮС ЛАТЫЙФИ
Юлаучының керфекләре сизелер-сизелмәс дерелдәп куйды, битенә балаларча алсулык йөгерде
— Юк. хөрмәтле гаскәрбашы. мине мал кайгысы йөртми, җан газабы куа _диде ул. ниһаять, үзе өчен нәрсәнедер хәл иткәндәй кискенлек белән—Казанда минем мәгъшукам, сөйгән ярым калды. Аның янына ашыгам. аны күрергә тилмерәм...
Шәһит эчтән генә көлемсерәп куйды. Ләйләсен эзләгән Мәҗнүн шикелле каршылыкларны, киртәләрне үтеп сөйгәне янына ашкынуын хуплап баш селкеде, ирексездән үзен аның белән чагыштырып карады. Хөрмәткә, ихтирамга лаек егет икән бу. Теле исә башканы әйтте:
— Сөйләгәнеңне хуп күрдек! Осталар янында чатырда урын табылыр. Кыенсынмасаң. башыңнан кичкәннәрне әле бәян итәрсең, мәрхәмәтле тыңлаучың булырбыз.—диде. Аның мәхәббәт кыйссасы ишетәсе, егетнең ничек шушы хәлләргә төшүен беләсе килеп китте.
Әмма сүзне дәвам итә алмадылар. Казан ягындагы сукмакта ат тояклары дөпелдәде, сакчылар бердән ук-җәягә тотынды, оч-дүрт мәргән тышау- ланган атлар янына йөгерде Шәһит морза да тәхеттәгечә җайлап утырган бүкәненнән сикереп торды һәм ашыгып сукмак ягына китеп барды Аланда тынлык урнашты.
Күп тә үтмәде, агачлар арасыннан томырылып ялгыз җайдак килеп керде. тезгенен кинәт тартып атны арт аякларына чүктерде һәм Шәһит каршына атасының йомышчысы сикереп төште. Гелән-гелән асылзадәләр арасында буталып, бәкләр, морзалар итагатенең йола-гадәтләрен үзләштереп бетергән чая егет бөтен шартын китереп сәлам бирде:
— Олуг морзадан кечек морзага ашыгыч хат китердем, кабул кылып алсанчы. ШәһиТ би.—дип аланны яңгыратты.
Аның кыланышында атасының гадәтләрен таныды Шәһит һәм, ирексездән. көлеп җибәрде. Бары тик аның атасы гына, әнә шулай, теләсә кая бәреп кереп үзенекен ярып салырга мөмкин Баһадир гәүдәле әтисе — тыштан аюдай тупас күренсә дә. нечкә, саф күңелле кеше, ул сабый баладай куана. шатлана белә, читләр кайгысын үзенекедәй авыр кичерә, ярдәм кулын сузарга тырыша. Ә инде ачуы чыкса, аннан мәрхәмәт көтмә. Аяк атлаган саен җир тетрәп калгандай булыр, тынычланганчы үзенә урын таба алмый бәргәләнер. Шундый кеше ул!
Әтисен искә төшереп. Шәһит үзе дә шундый ук кор тавыш белән кычкырып җавап бирде:
— Булдыргансың, рәхмәт сиңа, углан! Хатыңны бир дә ял ит Әй. ашчылар! Мәмәт би йомышчысына тәгам китерегез!..
Үзе исә бераз читкәрәк китеп көпшәләп төрелгән кәгазьнең башындагы мөһерне ватты да. таныш кулдан язылган йөгерек юлларга текәлде. Шул-кадәр'ашыгырлык нәрсә бар икән! Борчакны артык тиз куырырга яратучы әтисе тагын нинди шөгыль, нинди йомыш уйлап тапкан?!
«Алмаш килүгә, күзеңне дүрт итеп Казанга чабасыңны беләм мин.— Беренче юллардай ук әтисен таныды Шәһит Менә шулай кереш сүзсез-нисез бары тик ул гына яза ала.—Карт атаңны санга сукмаска чамалыйсың. Ашыкма! Әле минем йодрыгым нык. көчем җитәрлек, сине генә богәр чамам бар Әмерем шундый: хатны алуга туры өйгә. Казандагысына түгел, төп утарга—Мәмәт би утарына чабасың. Җир ярылса да. күк ишелсә дә кайтасың. Сүзем шул Шунсыз миннән мәрхәмәт көтмә».
Хатның ахырында, күрәсең, миһербаны уянган, ваграк хәрефләр белән өстәп куйган иде: «Күптин күп. чуктин чук сәламнәр күндереп, әтиең Мәмәт Сәүбан углы Мәмәт би»ш
Тизрәк кайтырга кирәклеген аңласа да. Шәһит хаттан моның сәбәбен сиздерүче бүтән бернәрсә дә таба алмады. Бу исә аның корган уй-фи- керләрен тизрәк Казанга эләгү өметен челпәрәмә китерә иде Дуамал чагына юлыксаң, үзсүзле Мәмәт бидән тиз генә котылырмын димә Укчылар арасында теленә салынган йомышчыны дәште
— Дөресен әйт әле. утарда ни бар? Бер-бер хәл сизмәдеңме? Әти нигә шулай ут өерттереп чакыра икән?!
Йомышчының күзләре генә елтырады Кирәкмәс чакта теленә шайтан төкергәндәй кыланучы үткен егет иңсәләрен җыерды Карт морзаның аны ни очен шулкадәр якын итүен, үз күрүен хәзер генә аңлап алды Шәһит Моннан кирәкмәс сүзне келәшчә белән каерып та ала алмассың.
Шулай да. яшь морзаның гозерен аяк астына салмады, аз гына җеп очын чыгарды йомышчы: .
— Төгәл белмим.—диде.—Якыннары белән Дәүран би килеп төште. S Сиңа йомышлары бардырмы... з
Аның хәйләкәр кысылган күзләреннән аңлады Шәһит, белә, белә бу * таш ярып чыккан углан Әмма әйтми. Әйтмәячәк тә.. Атасының холкын ° үзләштергән йомышчы кирәк чакта тимер йозакка әйләнә белә иде шул ө
Кич буе баш ватты Шәһит, әмма борчылырлык сәбәп күрмәде Мөгаен. « атасы мәмләкәтнең көньяк вилаятеннән— Нугай дәругасыннан килгән дусты i Дәүран би хөрмәтенә мәҗлес җыя. Кайтып күренмичә ярамас Карт морза * мондый мәсьәләләрдә бик чәүчәләк, нәзбереклек саклый һәм йола бозуны о һич кенә дә күтәрә алмый.
Атларны тыймадылар Алмаш соңлабрак килгәнлектән төш алдыннан гына юлга чыккан гаскәр төркеме һич югы ястү алдыннан Мәмәт би утары на җитәргә чамалый иде Шәһит шулай хәл итте Үзе шикелле үк яшь мәргәннәрне аерып Казанга җибәрүне яхшысынмады, барысын да атасы утарына чакырды Иш янына куш сыя дигәндәй, табын янында ун-унбиш егеткә генә урын табылыр Аш-суны мулдан әзерлиләр Мәмәт би утарында. Икенче ягын да күздә тотты Шәһит чирү хәтле дус-ишләре белән кайтып төшсә. Казанга чыгып китү дә җиңелрәк булыр сыман иде һәрхәлдә, хан хезмәтендәге угылга ата кеше артык таләпчәнлек күрсәтмәс, йола кушканны үтәүгә үз иркендә калдырыр
Чаптырып барган ат өстендә киңәеп сөйләшү, гәпләшү мөмкин түгел иде. Барысы да үз уйларына бирелде Сәүдәгәр углы, мәгъшукасын юллап килүче Александрны берничә мәртәбә исенә төшерсә дә. Шәһит аның кыйссасын тыңларга вакыт таба алмады Үз хәле хәл иде
Санька исә маҗарасын төпченмәүләренә, йөрәгендә сулкылдаган ачык ярага кагылмауларына, сорау биреп бимазаламауларына шат Ышанып юлга алдылармы, алдылар; ашкынган, канатланып очардай Казаныңа якыная сыңмы —якынаясың! Тагын ни кирәк!? Дөрес, аның үзенең дә гаскәр башы, кай ягы беләндер мәхәббәтле Шәһит би белән сөйләшәсе, аның янәшәсендә барасы килеп куя Ләкин бу аның ихтыярында түгел Син —аның мәрхәмәтенә мохтаҗ юлдаш, ирексездән килеп эләккән бер сукбай Башка сына өмет итмә! Хәер аның кирәге дә юктыр Казанда Саньканы әле чишеп бетергесез яңа маҗаралар, ерып чыккысыз башка мәшәкатьләр көтәдер Кем белә? Барысы да алла кулында, бернәрсә дә анык кына бил геле түгел һәрхәлдә шуны ачык тоя; теләгәненә, алдына куйган олуг макса тына ирешми торып. Санька Казаннан китмәячәк Юл бер генә —йә җиңәсең, йә бетәсең Ә бетәсе, олы юлда тузан булып каласы килми Димәк, эзләргә, табарга, көрәшергә һәм җиңәргә кирәк!
Кинәт Шәһит бинең ак чаптары тирә-якны яңгыратып кешнәп җибәрде Туып-үскән ихата якынлыгын тойган айгырның «Уяныгыз, кайтып җитәбез».—дип сөрән салуы иде бу Бертуктаусыз чаптырудан арыган һәм адымнарны акрынайтуга изри башлаган укчыларның бердән йокысы качты Алда уйнаклаган атның җанлануы башка чаптарларга да тәэсир итте, ияләренең тезген кагуын да көтмәстән. җай гына юыртырга керештеләр
Урман авызыннан чыккан атлылар тау астындагы иңкүлектә җәйрәп яткан зур утарны, аннан арырак сибелгән эреле ваклы йортларны күреп бер мизгелгә туктап калдылар Кайберләренең Мәмәт би утарын әле беренче күрүе иде һәм алар соклануларын яшерә алмадылар, баш чайкап, тел шарт латып куйдылар
Мәмәт би утары, чыннан да. бик матур җирдә иде Ике яклап тау кочагына сыенган иңкүлек дигәнебез тигез дала булып офыкка кадәр сузыла, анда исә күгелҗемләнеп торучы куе урманнарга тоташа. Күз күреме иңләгән һәр якта иген басулары, куе, сусыл үләнле болыннар, Алып батыр сибеп калдырган көзге кыйпылчыкларыдай ялтырап ятучы күлләр Болар күңелдә иркенлек, киңлек тойгысы, шупця матурлыкны колачлау теләге уяталар иде.
Би утары иңкүлекнең кап уртасында, яшел диңгез эчендәге утрау шикелле калкып тора Калын бүрәнәләрдән биек койма аңа кирмән төсе бирә; ихата эчендәге олуг таш йорт, аның тирәсендә, шулай ук бизәкләп салынган башка өйләр, биек манаралы мәчет, ныклы каралты-кура Мәмәт бинең дөнья көтү тәмен белеп яшәүчеләрдән икәнлеген күрсәтә иде. Шуның остенә, бу кечкенә кирмәнчек һәрьяклап тирән, киң ур белән чолгап алынган. ур үзе күлгә тоташып, су белән тутырылган иде. Биек һәм калын капка алдында урны артык киң булмаган агач күпер сикереп үтә һәм ул, гадәттә, төннәрен икегә аерылып, капкага таба күтәртеп куела иде.
Шәһит тезгенен бушатты Шуны гына көтеп торган айгыр сөзәк юлдан аска ыргылды, башка җайдаклар һай-һулап аңа иярде.
Капкадан керүгә Шәһитнең күзенә ташланганы — ихатадагы атлар, затлы арбаларның күплеге булды Атасы, күрәсең, олыдан кубарылып нидер майтарып ята.
Тау башындагы атлыларны инде күптән шәйләп өлгергән хезмәтчеләр, кол-чуралар, кыз-кыркын ишегалдына сибелде. Кемдер атларның тезгененә ябышты, кемдер Шәһитнең кулыннан букчасын, кылыч-калканын алырга әзерләнде. Кыскасы, яшь морза кайткач була торган гадәти ыгы-зыгы башланды.
Шәһит аттан сикереп төште дә: «Төкле аягың белән Шәһит би! Аман гына йөреп кайттыңмы? Көтәбез. Мәмәт углан, күптән көтәбез#.—дип сөйләнүче хезмәтчеләргә игътибар итмәстән, юл тузанын да кагып тормыйча, өйгә атлады Бер-ике адым атларга өлгермәде, борылып әмер бирде.
— Дусларымны карагыз! Урнаштырыгыз! Алармы минем кебек үк кабул күрегез.—диде һәм арадан өлкәнрәген чакырып, колагына пышылдады — Арабызда урыс углан Александр бардыр Юньлерәк кием хәстәрләрсең Атам каршында оятка калырлык булмасын!..
Кунак бүлмәсендә кеше күп түгел. Күрәсең, төшке аштан соң хатын-кыз таифәсе таянып алырга иткән Тынгысыз атасы янында Дәүран бидән кала Шәһиткә таныш түгел, киемнәренә караганда аксөяк зат булырга тиешле тагын өчме-дүртме ир-ат утыра иде. Алар кызып-кызып нәрсә хакындадыр бәхәсләшәләр идеме, мәзәк сөйлиләр идеме,— һәрхәлдә, әтисенең гөбедән чыккандай калын тавышы барысыныкын да күмеп, каплап китә иде. Ишек тавышына ярты сүздә бүленделәр. Кунакларның уңайсыз тынлыкка чумуыннан Шәһит сиземләде: сүз аның турында барган' Шулай булмаса, тын итеп килеп кергән Шәһиткә игътибар итүче дә, борылып караучы да булмас иде
Мәмәт би табындашларына күз йөртеп алды да тавышын бөереннән чыгарып. улына ымлады.
— Бердәнбер варисым, дәвамчым Шәһит Мәмәт углы Мәмәт би булыр,—диде
Аның бу ымында горурлык та. аз гына масаю һәм мактанырга теләү дә бар иде шикелле. Янәсе, күрегез, нинди баһадир улым бар!
Шушыларны тоемлап өлгергән Шәһит үртәлде, атасының масаюыннан оялды, әмма моны кунаклар алдында сиздерергә ярамый иде, горурлыгын җиңеп, барысына берьюлы сәлам бирде:
„ — Исән-аман килеп җиттегезме, ил агалары! Юл авыр булмадымы? Иорт-җирегез. гаиләгез, бала-чагаларыгыз иминме? Ил-көн тынычмы?
— Шөкер, аллага шөкер, олан! Дөньяларыбыз имин, ил-көн тыныч.—ди-ештеләр кунаклар беравыздан Күзләре исә Щәһитне капшый иде әле.
Угланның үзЛәрен олылап, «ил агалары» дип эндәшүе, борынгы йолача тутырып исәнләшүе аларның күңеленә хуш килде, бер-берсенә карап елмаештылар, баш селкеделәр.
Бары тик шуннан соң гына Шәһит атасына эндәште:
— Хатынны алдым, и газиз атам Кичер юл киеменнән катына бәреп керергә ашыгыч чакыруын сәбәп булды Әмереңне көтәм.
Мәмәт би кул гына селтәде. Берни дә булмагандай гади генә әйтте
— Бар! Әзерлән' Ярты сәгатьтән бөркетләреңне күрсәтерсең!—Табын дашларыннан сорады—Шәһит угланның мәргәннәрен карыйбызмы’ Сы иыйбызмы?
Аңа. күрәсең. Шәһитнең иптәшләре белән кайтуын хәбәр итеп 5 өлгергәннәр иде инде
Ярты гомерен иярдә үткәргән Дәүран би һәм башка кунаклар канәгать ж елмаешты
— Мондый бөркетләрне дә карамасаң Карыйк, багыйк, сыныйк Ка = зан-йорт язмышын шулар кулына бирәсе Кылычлары үткенме, сыннары s төзме, бәдәннәре ныкмы, гайрәтләре җитәрлекме’1
Ишегалдында мәргәннәр тезелде. Аларның байтагы Мәмәт би утарында 4 Шәһит белән бергә аунап, тирә-яктагы урман-болыннарны бергә айкап > үскән егетләр иде Калганнары исә төркемгә Казанда гына кушылды һәм £ алар кыюлыгы, гайрәте белән бөтен дәүләткә танылган карт морза каршына басуларына горурлык хисләре кичерде «Ясавыл булырга хыялланмаган мәргән—мәргән түгел» Карт морзаның канатлы сүзләре һәммәсенә дә мәгълүм иде
Мәмәт би. аның артыннан Дәүран би. алардан бераз калышып башка кунаклар саф алдыннан үтте Атасы риза калды, күрәсең, тамак кыргалап куйды, әмма сүз әйтмәде Юлдан соң юынган, чистарынган, кием-салымнарын тәртипкә китереп баскан егетләр, чыннан да. матур иде. коч-гайрәтләре сизелеп тора иде Аларның сөңге очларында кояш чагылды калканнары бер берсенә бәрелеп зыңгылдады
Шулчак карт морза гаскәриләрдән бер алым читкәрәк баскан мосафир егетне күреп алды Кхы. кхы. дип ютәлләгән сыман итте, китә башлаган җиреннән кинәт әйләнеп килде, нәрсәнедер хәтерләргә теләгәндәй, ят егетне күзләре бораулады Кунаклар белән гәпләшкән арала да Мәмәт би мөсафирга карап карап ала иде әле
Шәһит чит-ят егеткә аерым игътибарны сизде, әмма аның кем икәнлеген аңлатырга җае чыкмый калды Өс-башын хезмәтче биргән киемнәргә алыштырып олгергән мосафирны мәргән дип уйлады, коралсызлыгына гаҗәпләнде, күрәсең, дип үзенчә нәтиҗә чыгарды Шәһит
— Мәргән егетләр! Төз атуда коч сынашасы килгәннәр бире килсен' Җикүчегә комеш саплы булат хәнҗәр.—дип кычкырды морзалардан берсе
Сафлардан таралган егетләр ук җәяләрен тотып ашыга-ашыга аның янына җыелдылар Мәмәт би Шәһитне үз янына чакырып алды
— Менә инде синең белән сонләшер чак та җитте.—диде ул улына сынап карагандай текәлеп —Әйдә, йортка, бүлмәгә узыйк —Олуг сүз бар сиңа улым.
Атасы сүзне ерактан башлады
Киң җиңле озын хөлләсенең изүен ычкындырып җибәрде дә аркалы урынлыкка утырып. Шәһиткә янындагы тәбәнәк урынга күрсәтте
— Утыр' Сүз күп булыр Аяк өстендә сөйләшә торган түгел
Шәһит шомлы хәбәр ишетергә әзерләнде, башыннан берьюлы әллә ничә гөман йөгереп узды «Дәүран бигә дала баскыннары яу чапканмы’ Апа ярдәм кирәкме? Әллә юкса, атасы бер бер яры чирү җнбәрмәкчеме’ Әллә соң ерак илләргә сәяхәткә юлламакчымы’ Мәргәнлектән алып, ерак гарәп илләренә хаҗга чыгарырга җыенамы’» Кәефе кырылган, җаны бәргәләнгән чакларда әтисе еш кына «Хаҗ кылырга иде' Зәм зәм сулары белән юынып изге җирләрдә дөньялык гөнаһларыннан ваз кичәр вакыт җнпс»,—дип сөйләнергә ярата Аннан монысын да көтәргә мөмкин Шәригать кануннары үзең өчен кем дә булса башканы җибәрү ихтималын кире какмый Әмма Шәһитнең Казаннан беркая да китәсе килми иде һәм ул атасына да катгыян шуны белдерергә җыенды
— Без җылкы ыруы, борынгы, бик борынгы нәсел,—дип тамак кырып, горурлангандай әйтеп куйды Мәмәт би.—Ерак бабаларын дошманга тез чүкмәде авызы тулы кан булса да. дошманы каршында төкермәде Якыннарына мәрхәмәтле, игелекле булды, ярлыларны, хәерче-саилчеләрне. гарип- горабаны рәнҗетмәде, авызыннан өзеп, мохтаҗларга өлеш чыгарып яшәде. Нәфесен сузган җаһил адәмнәрнең кулын кыскарта белде, кешенекен алмаган кебек, үзенекен чит-ятларга талатмады Менә шул, углым! Боларын беләсең булыр.
Шәһит сүзсез генә башын иде. Кереш сүзнең тизрәк бетүен, агасының сузмый-тартмый топ мәсьәләгә күчүен көтә иде ул. Тик бу хакта кычкырып әйтергә теле бармады, түземен, сабырын җыеп тыңларга әзерләнде. Ишетәчәген ишетеп бетермичә, атасының ихтыярын белмичә, газиз әнкәсен күрмичә һәм фатихасын алмыйча ул барыбер утардан чыгып китә алмаячак. Һәр сәгатен, мизгелен бөртекләп санаган вакыт дигәнең аңа буйсынмый иде шул Атасы исә сузачак, тартачак ул вакыт дигән нәрсәне!
Мәмәт би Шәһитнең кыбырсынганын әллә күрде, әллә күрмәмешкә салышты. башлагандагы вәкарен саклап, ашыкмыйча гына сөйли бирде:
— Болары белән сиП мактанырга хаклы—һәм кинәт, тавышын күтәрә төшеп, кычкырып сорады—Ә син үзең шул нәсел мактанычын ишәйтү, көчәйтү өчен нәрсә эшләдең? Бармы бер-бер кылган гамәлең? Беләм! Әле син яшь. күрәчәгең дә. кылачагың да алда Алла боерса, изге Казан-йортта Мәмәтләр исеменә тап төшермичә, пычратмыйча көн күрерсең дип ышанам.
Бик азга гына бүлмәдә тынлык урнашты. Шәһит хәтта тышта очынып- очынып сайраучы тургай тавышларын да ишеткән кебек булды, колагына ук атуда көч сынашучы яшьтәшләренең күңелле шау-шуы килеп керде.
— Шулай, углым,—диде Мәмәт би уч төбе белән урындык тоткасына суккалап —Без сине шул юлга кертергә карар кылдык. Шөкер! Инде балигъ егетсең Киләчәгең, нәсел-нәсәбең хакында уйланыр вакыт җитте. Кыскасы, углым, без сине иҗабы кабул кылырга... ягъни, ярәштерергә чакырдык.
, Шәһитнең йозе бер агарды, бер кызарды, күз алдын әллә нинди кара пәрдә томалап алды
— Мин мин әле өйләнергә., теләмим.—диде ул, ниһаять, теленә беренче килгән сүзләрне әүшәләп.—Мин үзем... Мин... ни...
— Әйе. син син үзең өйләнәчәксең.—дип бүлдерде карт морза.—Синең өчен мин өйләнә алмыйм лабаса!
Шушы мизгелдә язмышы хәл ителәчәгенең бөтен катгыйлыгын, билгесезлек дәһшәтен аңлап алган Шәһит кыюлыгын, батырлыгын җыеп әйтте дә салды:
— Минем сөйгәнем бар. үз дигәнем, үзем тапкан ярым бар,—диде.
Бу юлы инде Мәмәт бинең йозе караңгыланды.
— Бардыр, ышанам! Әмма безнең чигенер юлыбыз юк,—диде ул авыр • сулап. Әйтерсең, аның үзен көчләп өйләндерергә җыеналар иде.
Кызыксынуы җиңде булса кирәк, бераз тынлыктан соң. күзендә җылылык чаткысы кабынды, тоз гәүдәсен алга ия төшеп, пышылдап эндәште:
— Анысы кем инде, сер булмаса? Кемне таптың икән?! Нинди нәселдән? Нинди ырудан ул синең башыңны әйләндергән гүзәл җан иясе?
— Ул ул. алтынчылар зәргәрлӘр нәселеннән. Мин.. аның белән сүз куештым Вәгъдәләштек иНде Казандагы иң маһир зәргәр Галиәкбәр оста кызы.—диде Шәһит Шушы сүзләре белән атасының күңелен йомшартырмын, морза вәгъдәсенең кадерен белгән аксөяк үз улының ант бозуына юл куймас дип өметләнә иде.
— Ыһы. ыһы.—дип куйды атасы.—Беләм, беләм ул нәселне. Безнең кадәр үк булмаса да тирәннән, ерактай килүче ырудан. Казаяклар алар... Казаяк ыруыннан.
Шәһитнең эченә җылы йөгерде, һәр сүзен йотардай булып атасына текәлде. Карт морза башын чайкап куйды һәм кулындагы тамгалы йөзекне әйләндергәләп утыргач, кистереп әйтте:
Юк. улым1 Тамырларыңда аксөякләр каны ага. Син бары тик аксөякләргә генә өйләнә аласың!. •• «1
Шәһит үзен тыя алмады, үртәлеп кычкырып җибәрүен сизми дә калды
— Алайса мин гомеремдә дә өйләнмим Мина кирәкми' Берни дә кирәкми Өйләнмим.
Мәмәт би сүзеннән кире кайта торган кеше түгел иде Ул углынын тынычланганын үзенә хас булмаган сабырлык белән көтеп торды
— Сабыр! Сабыр, улым! Без — җылкы, ягъни ат Сөйгәнең исә — казаяк ыруыннан ягъни, кош нәселеннән. Аларның тамгасы — каз Әйе. ат казның матурлкына. җиңеллегенә, зифалыгына сокланыр Үзенең дә шулай җиңел талпынасы, зәңгәр күкләрдә болытлар белән ярыш.а-ярыша очасы килер Әмма ат казга өйләнә аламы? Уйла, улым! Мин йодрык тоеп тә тыя алган булыр идем. Иллә үзеңнең аңлавыңны, гади зәргәр — һөнәрче кызының аксөяк, асылзат. мәргән нәселенә тиң түгеллеген төшенүеңне телим Бел. аксояк югарырак булган саен бу мәсьәләдә тагын да югарырак очарга тиеш Чөнки син үзең түгел, нәселең өчен уйларга, аның киләчәге хакында фикер йөртергә тиеш! Һәр адымың шулай! һәр гамәлең күз алдында Бүген кара лар белән туганлашкан адәм иртәгә биләр арасында бер башка түбән төште дигән сүз. Хаким затлар сугыш башлый, меңнәрне яуга куа ала. кол-чуралар ның язмышы аның кулында Аның бер авырлыгы бар—хаким зат үзе теләгәнгә өйләнә, үзе күзләгәнгә кияүгә чыга алмый Әдәп, әхлак бар Без иең үз кануннарыбыз Тамырындч Алмыш хан якыннарының каны аккан затның ул канны сыекларга хакы юк' Аңладыңмы5
Аның маңгае җыерылды, йөзе кырысланды, мыек чылгыен шактый озак бөтереп утырды Ниһаять, авыр сулан куйды һәм улын ныграк ышандыру өчен, икеләнгәнен, күңелендә булса да. чыгарып түгәргә ашыкмаган фи керләрен әйтергә кирәк тапты
— Шәригать кушканча яррштерәбез. Дәүран би — җылкы ыруының иң затлы, бай адәмнәреннән Кызын бер кашык су белән йотарлык диләр Ике көчле тармак кушылганнан без дә. алар да отар —Ул тамак кырып алды да улына Каш астыннан карап әйтеп бетерде.—Каләме шәриф икене, очне. хәтта дүртне алуны да фарыз саный Аннан соң үзең карарсың Күз күрер Ләкин, кабатлап әйтәм. беренчесе Дәүран би кызы булыр Асылзат булыр1 Сүзем шул! Бүтән әйтмәм Кабат сорама да. уйлама да!
Нинди генә гаярь, үткен, чая булмасын, шәҗәрә намусын күз карасыдай саклап яшәгән гаиләдә тәрбия алган егет ул кануннарга буйсынырга кирәклеген, моның мәҗбүрилеген төшенә иде. Тик. барлы-юклы ике дистә елга да тулмаган гомерендә, аның теләгенә ирешми калганы булмады Асыл егетнең, бердән, бүтән көндәше, тиңдәше юк. икенчедән, атасы хакына күпләр аның сүзен аяк астына салмауны хәерлерәк күрә, өченчедән, кызлар- ныкыдай озын керфекле, янып торган кара күзле, мәйле егет ирләрчә чибәрлеге белән дә йомышы төшкәннәрне әсир итә. тәвәккәллеге белән буйсындыра иде.
Пайтәхеттә вә һәм дә мәмләкәтнең башка шәһәр-калаларында яшәүче, биләмәләреннән чыкмыйча көн күрүче биләр, морзалар тормышыннан да мәгълүматлы Шәһит моның шулай икәнлеген белә, күреп тора иде Әмма егетлеген югалтмаган, дөньяда үз тиңең, бәхетең, мәхәббәтең бүленмәс һәм бердәнбер дип күз алдына китергән егет әтисе белән килешә алмады, ачуы па буылды
— Мин Мин нәсел айгыры түгел
Мәмәт морза сынын тота алмыйча бөгелеп төште, кысынкы күз кабак лары арасыннан сытылып яшь бөртекләре чыкты Ак сөлге белән битен, күзләрен сөртә сортә тагын нидер әйтергә теләгән иде дә, көлүен тыя алмыйча кул сел годе Ниһаять, басыла төште, урындыкка кырын ятып, яңа гы на күргәндәй Шәһиткә тагын бер кат текәлеп карады да сер сорагандай пышылдап эндәште
— Бәгъзе угыллар корсак асларына йон үсмәс борын кыз кыркый ның итәк астына борын гөртә Ә син син башлы күзле итәм дигән дә Хафага салма—Кинәт ул җитдиләнеп китте—Яшерми әйт уг лым. әллә хатын кыз танфәсенең исен сизмисеңме? Борының ис сизмиме
ЛҮС ЛА ТЫЙФИ ф ХЫЯНОТ о
әллә диюем
Шәһитнең бите бер агарды, бер кызарды. Әтисеннән мондый сүзне, ачыктан-ачык ирләрчә сөйләшүне көтмәгән иде Гарьләнергә дә. үртәлергә дә белмәде, сүз таба алмый интекте. Ниһаять, әтисенең үртәлерлек нәрсә әйтмәвен аңлар дәрәҗәгә җитте, нигә хафалануын төшенде, тотлыга-тотлы- га җавап бирде:
— Аны анысы мин мин үзем беләм. әти. Булачак җефетемне мин үзем табарга, үзем сайларга Уелим Аңа гына хакым бардыр ич...
Әле генә көлүеннән буылган Мәмәт бинең йөзендәге хушлык кискен кырыслык белән алышынды.
— Мин әйттем! Нәселебез канунын боза алмыйсың! Әйе, әлегә синең хакың юк1 Кемне димлибез, шуны аласың. Алачаксың!—Ул йодрыгын өстәлгә куйды һәм кинәт йомшап, килешкән сыман таг|>1Н дәвам итте—Әнә. мин үлгәч карарсың... Анда барысы да синең кулда буласы.
Шәһит эндәшмәде. Гөлйөземнең арбада бәргәләнүе күз алдына килде, җылы сулышы колагына килеп бәрелгәндәй булды, бәдәненә тиеп киткән кайнар тәненңән әллә нинди аңлаешсыз бер рәхәтлек саркыганын янә тойгандай хис итте.
Мәмәт би исә сөйләде дә сөйләде:
— Шигемне алдың, анысына рәхмәт. Шәһит морза!
Әтисенең шулай рәсми итеп, читләтеп эндәшә торган гадәте бар. Андый чакта каршы төшү мәгънәсез. Үзенекен барыбер әйтәчәк, күңелендәгене чыгарып бетермичә туктамаячак. «Шәһит морза» дип эндәшү — аны җиткән егет, балигъ зат. олы кеше итеп тану билгесе. Әйтерсең, ике мәмләкәтнең илчесе сөйләшә Мондый чакта эчтәгене тышка чыгармау хәерле. Илчеләр хисләрен яшерә белергә тиеш Алар ил, дәүләт файдасы хакына шәхси мәнфәгатьләреннән баш тарта Бу — асылзатларга. аксөякләргә генә хас шәкел. Әтисе, әнә шулай, сиздерми генә улын ачыктан-ачык. хисләргә бирелмичә сөйләшергә, аңлашырга чакыра иде. Шәһит моны аңлады, телен тешләргә мәҗбүр булды Рәсми эндәшү аның күңеленә богау салды, ялыктыргыч булса да. кирәкле, кире каккысыз сүзләрне тыңларга әзерләде.
— Әйе! Син — нәсел айгыры.—диде Мәмәт би кистереп.—Син — минем бердәнбер углым. дәвамчым Туталарың. сеңелләрең исәпкә керми. Минем нәселне син генә дәвам иттерә аласың. Орлыгы синдә. Белеп тор. мин нәселемнең теләсә нинди канга кушылып сыеклануын теләмим. Пычрануын теләмим. Моңа кадәр Мәмәтләр нәселе илгә-конгә тап төшермәде Кол-чу- ралар да җиде бабасын белә Белергә тиеш! Син — Шәһит Мәмәт углы Мәмәт би' Унҗиде буың бабаңны белсәң дә сиңа аз! Берсе дә йөзеңә кызыллык китермәс Аларның җаннары сине күзәтә Дөньялыкта кылганыңа ахирәттә җавап бирәсең, алар каршына басасың бар!
Картның тавышы карлыкты, әллә кайчангы, еракта, бик еракта калган үткәннәрне уйлап булса кирәк, карашын тәрәзәдән күренеп торучы урманнарга төбәп уйга калды
Менә, ниһаять. Мәмәт би тәхетеннән торды да салмак адымнар белән түр башына — китап киштәләренә таба атлады. Идән сайгаклары шыгырдап куйды. Кайчандыр кызык өчен, көчен сынау өчен генә азау ярган гайрәтле аю җанварына яланкул каршы чыккан пәһлеван атасын танымады Шәһит. Аның туры, төз сыны, әйтерсең, сыгылган, аркасы бөкрәя төшкән, хәрәкәтләрендәге сыгылмалылык, җиңеллек юкка чыккан иде Атасының инде шактый картайганлыгын беренче тапкыр тойды Шәһит Кызгану хисе йөрәгенә сарылды, ихтыярын бәйләп куйды «Еллар үзенекен итә Көчкуәтенә тирә якта тиңнәр юк кешене дә җир әнә ничек үзенә тарта, бөгә икән'—дип уйлап куйды егет Әтисенә ниндидер җылы сүзләр, юату хисләрен белдерәсе килеп китте Ләкин бу мөмкин түгел эш Хөр табигатьле, горур һәм азмы-күпме тәкәбберлектән дә мәхрүм булмаган атасы аларны күтәрә алмас, рәнҗер һәм картаюына, көчен югалтуына ишарәләү дип аңлар иде Вакыт вакыт теләсә нинди дуамаллыкка әзер Мәмәт би үзенә карата нинди дә булса кызгану хисен яисә төрттерүне кабул итә белми иде.
Аның уйларын сизгәндәй. Мәмәт би кинәт тураеп басты, киштәдәге төргәкләрнең берсен алып, аны бер сугуда үгез ега торган көчле кулы белән
сыйпаштырып торды һәм кискен хәрәкәт ясап борынгы кәгазьне сүтеп җибәрде Күзләрендә яшьләрчә нур кабынды, гәүдәсенә элеккеге төзлек, җиңеллек кайтты кебек
— Менә. кара. Шәһит Мәмәт углы Мәмәт би! Синең тамырларың көчле, алар ерактан, бик ерактан килә.—диде ул тантаналы тавыш белән—Кил. тагын бер кара, тагын бер кат алар каршында ант эч1 Бүген без £ шушы гали затларның соңгы күзәнәкләре соңгы буыннары |
Кинәт аның тавышы утырды, әйтерсең, тамак төбен нидер кыра иде ? Карлыккан, үзгәргән тавыш Шәһит көткәнчә, элеккечә түгел иде. сүзләре дә * башкача яңгырады:
— Йә. кил, углым.—диде ул баягы күтәренкелеген онытып — Хәзер мин § сиңа нәселебезнең тарихын сөйлим. Сиңа катылыгымның сәбәбен дә үзең = төшенерсең... Төшенерсең, аңларсың дип беләм £
Шәһитнең күз алдында балачактан таныш сәер сурәт ачылды Нечкә * генә тамырдан чыккан күп тармаклы, куе ябалдашлы агачны хәтерләткән > рәсем гөрлесе-торле якка сузылган нечкә сызыклардан һәм нәни яфракчык » лардан тора иде һәр яфракчыкка яшел кара белән Шәһиткә таныш булмаган исемнәр язылган Мәмәт. Күчем. Мәмәт. Латыйф Сәүбан. тагын Мәмәт тагын Сәүбан Сызыклар бер-берсе белән кисешмичә, әмма асыл тамырда бергә тоташып оя-оя булып үреләләр, таралалар иде.
— Безнең нәсел агачы шушы булыр.—диде Мәмәт би шәҗәрә тамырына күрсәтеп.—Монысы олуг бабабыз Мәмәт Борынгы Болгардан Күренекле. көчле ырудан. Без барыбыз да аңа барып тоташабыз Жылкы ыруының мин белгән башы шуннан килә Шәҗәрәнең борынгырагы да булган, лиләр Анысы гарасатта юкка чыккан, янып көл булган
Мәмәт би корсенсп куйды
— Ни аяныч, күпме тырышсак та. без аны инде кире таба да. яңарта да алмыйбыз Хәтер кеше белән бергә үлә Үлмәсен дисәң, кәгазьгә теркәп калдырырга кирәк Инде ябалдашның очына кара Күрәсең, агач корый ба ра Ждялкы ыруының асыл затлары бетүгә юл тота Син шуны телисенме”
Чыннан да. куе ябалдаш оскә таба тарая-тарая килә дә. нәзек кенә чыбык очындагы яшел яфракчык белән тәмамлана иде Аның эченә язылганны да Шәһит укып өлгерде атасының кулы белән каты итеп «Шәһит би. дип язылган иде Үзен шушы агачның бер яфракчыгы итеп тойган Шәһиткә әллә нәрсә булды, күңеле тулды, башы әйләнеп китте сыман Әйтерсең, менә шу шы мизгелдә тамырларында аккан каны —ерак гасырлардан килүче бабала рының авазы тавыш бирде Алар чакыралар, өндиләр, үтенәләр, таләп итәләр «Нәселебезне сакла! Нәселебезне сакла’ Син бетсәң, без дә бетәбез' »—диләр сыман иде
Үзен борчый, газаплый башлаган сорауны бирергә иң уңайлы вакыт иде. Шәһит түзмәде, тынлыкны бозды Хәер, «углым. дип эндәшеп, ата кеше аңа сойләргә рохсәт биргән иде инде
— Әтием' Бер нәрсәне беләсем килә Шәҗәрәбез куе. күп тармаклы Нишләп соң минем безнең, туганнарыбыз аз?
Мәмәт би гомердә булмаганны кыланды улын иңнәреннән кочаклап үзенә таба тартты да тирән сулап куйды
— Әй, углым... Күптән, бик күптән котә идем мин бу сорауны —ди де—Белеп тор дошманнарыбыз күп булды, аяусыз булды—һәм ул шәҗәрә тармакларына төртеп күрсәтә күрсәтә сойләргә кереште—Менә бусы Батый хан Болгарга яу чапкан елларда бетте, кырылды Ил йортны сак лап башларын салдылар Монысын Василий Темный башкисәрләре харап ит те Сөйләп кенә бетерерлекме Ызгыш-талашларда күпмесенең гомере ки сслде Аяныч тормыш дигәнең без дигәнчә генә бармый Җир йөзендә бердәнбер безнең тармак торып калды Менә күрәсеңме5—Мәмәт би очла еп сузылган нечкә ботакка күрсәтте—Монысы бабаң Сәүбан. аннан сон ин де мин калдым, миннән соң бер ялгызың син каласы Ә мин синең ялгыз булуыңны теләми идем Теләмәдем Нишлим5 Аллаһы тәгаләнең каһәренә дучар булдыкмы, башка сәбәпме белмим Әүвәл дөньялыкта мине яна ял
гызлыкка хөкеМ итте Инде сиңа да иГ/ни теләмим. Сүзем бер — нәселең ишле булсын, өеңдә бала-чага тупырдап торсын!..
Мәмәт би унлап кыз-кыркын арасында бердәнбер булып дөньяга килгән улын өзелеп ярата, аны күз карасыдай сакларга тырыша иде. Ул — аның өмете, киләчәге, нәсел-нәсәпнең, олуг Мәмәт токымының соңгы ышанычы иде Киләчәк белән аны—Мәмәт Сәүбан углы Мәмәтне —бары шушы углан. борынгы бабаларының асыл сыйфатларын җыйган, терекөмештәй җитез, пәһлевандай көчле һәм кызларча чибәр Шәһит углан гына тоташтыра ала Бар мал-мөлкәт. Мәмәтләр нәселенең шанлы исеме аңа каласы Ләкин никадәр генә яратмасын, кадерләмәсен, карт морза аларны, ул хисләрне угланга сиздерүне кирәк тапмады Ир бала кырыслыкта, каты кулны тоеп, иркәләнми назланмый, чын баһадир булып, мөстәкыйль булып үссен Аның кагыйдәсе шундый иде Бәлки, артык кырыслыгы белән улын үзеннән читкәрәк тә этәргәндер. Ләкин Шәһиткә андый-мондый куркыныч янаса, дошманны ул теше-тырнагы белән ботарлап атарга әзер иде Үзе тоеп йөрде, күреп, белеп торды углы да аңа шундый ук кырыс мәхәббәт белән җавап бирә иде Кечкенәдән атасыннан яклау эзләмәде, аңа салынмады, утардагы малай-шалай белән бәрелешеп, авыз-борынын канга батырып кайтса кайтты, әмма атасына зарланмады Аның үзбаш яшәргә, һәр нәрсәне хәл итәргә үзе алынуын күрү ата күңеленә әйтеп бетергесез олы шифа бирә иде. Шуңа да ул балалык, үсмерлек һәм егет чакларында да Шәһиткә бар нәрсәдә ирек куйды, аның горурлыгына, көченә, үзен тота белүенә ышанды Бәхетенә, барысы да ул көткәнчә барды улы өметне аклады Тик менә бүген, хәзер тәртәгә тибәргә‘азаплануы бердән сөендерсә, икенче яктан, ата ихтыярына буйсынмыйча үзбаш кыланырга маташуы көендерә иде. Барысы өчен үзе җавап бирергә күнеккән мәгърур җан буйсынмаса?! Хәер Мәмәт би улын бөгә, әйткәненә күндерә алуына ышана иде Ул бүген олы. гаять тә олы һәм тирән төшенчәләр белән эш итә!
Менә хәзер дә. шушы мизгелдә дә Мәмәтнең улын тагын бер кат кочып сөясе, аркасыннан кагып булса да иркәлисе килә иде Әллә нинди тыелгысыз. тәкатьне бетерә торган сәер хис иде бу. Әмма карт морза кулларына ирек бирмәде, сөйләвен белде. Инде иң соңгы, үтемле сүзне әйтәсе калды
— Мин дә ялгыз түгел идем.—диде көрсенеп Мәмәт би.—Атамның йорты киң, билек бакчалары чәчәктә, яшәвебез рәхәт иде. Газиз әнкәмнең кочагы җылы, атамның кулы кырыс булса да. йомшак иде. Барысы да бер көндә бетте, пыран-заран килде Шушы утарда ялгызым утырдым да калдым
— Әбием, бабам Аларның гомере шулай аяныч киселдемени?—диде Шәһит атасының тын калуыннан файдаланып Ул дәһшәтле көннәр хакында аның ишеткәне бар, әмма яшьлек иләслеге белән элегрәк артык әһәмият бирми иде Хәзер исә. атасы кинәт ачылып киткәндә, бу сәер тарихны бөртекләбрәк, җентекләбрәк ишетәсе килү теләге уянды Кырыс морзаның улы белән инде шактый күптән шулай ачылып сөйләшкәне юк иде.
Әтисе үкенечле, аянычлы көннәрне искә төшереп булса кирәк, тирән сулап куйды, башын учына терәп бераз утырды да акрын гына сөйли башлады Маңгае җыерылды, күзләрендә яшерен ут кабынды
— Мин ышанам Әйе. кайдадыр бәлки Минем сеңлем яшидер...—диде ул капылт кына—Тик белмим, төгәл әйтә алмыйм Бәлки синең дә ир туганнарың, ягъни туганнан туган абый-энекәшләрең бардыр Юллап, эзләтеп карадым, очына чыга алмадым Идел дулкыннары серен саклый белә. Ләкин сизенәм. тоям, күңел төбендә үлмәгән ометем бар Исәндер шикелле ул. Аңлата гына алмыйм
Шәһитнең күзләре зур булып ачылды. Әле генә .Мин ялгыз, япа-ялгыз».—дип утырган атасы моңарчы ишетмәгән сәер сүзләр сөйләп ята иде.
— Ничек3 Кем ул? Кайда3—дип сорау бирүен сизми дә калды
— Анысын мин үзем дә белмим Бабаң, ягъни Сәүбан морза дәүләт йомышын үтәп ерактагы Бәлҗәмәнгә — Кырым-йорт белән Казан-йорт чикләрендәге ялгыз кирмәнгә киткән җиреннән әйләнеп кайтмады Анысын беләсең Кем кулыннан үтүе, кайсы дошманыннан һәлакәткә юлыгуы бил- « герез Урыны җәннәттә булсын! Ул кайтмагач, әбиең Суфия бикә кечкенә
сеңлемне алып, укчылар белән көймәдә Бәлҗәмәнгә юлга чыга Үгетлиләр, ушкуйниклар — урыс юлбасарлары азган чак, сабыр ит. диләр Тыңламый. Әҗәле тартканмы .. Бабаңны, минем әтиемне бик яраткан, диләр Үлүенә, һәлагенә ышанмаган Нишлисен? Күрәчәгең гүргә кертер, ди бит
Бер-ике атнадан укчыларның берсе кайтып егылды Яраланып суга егылган да. ярга йөзеп чыгып, күзәтеп яткан Ул сөйләде Әбиеңне тураклап суга атканнар Бик каты сугышкан ул Ә нәни кызчыкны, сеңлемне. сиңа туган апа буласы кешене алып кйткәннәр Хак булса, аның өчен Сәүбан морзаның ярты байлыгын каерасылар. имеш Шулай сөйләнгәннәр Әмма юлбасар сүзенә ышанып буламы?! Барысы да шулай югалды, бетте Ушкуйник лардан чапкын да. йомышчы да килмәде Мин аны гомер буе көтеп яшәдем Кот-тсм Калганын беләсең
— Ул канэчкечләр шулай җәзасыз калдымыни? Казан-йорт хәтле Казан йорт Сәүбан морзаның үчен алмадымы?—диде Шәһит ярсуына чыдый ал мыйча Канлы куллардагы нәни кызчыкны, кылыч тотып дошманына ташланган Суфия бикәне ул үз күзләре белән күргәндәй булды. Ирексездән бармаклары йодрыкка төйнәлде, күзләрендә үч чаткысы кабынды.
— Үчне алдылар анысы Бише белән кайтардылар.—диде Мәмәт би.—Казан-йортның иң асыл ирләре яуга китте. Ушкуйникларның ояларын туздырып, мәңге онытмаслык иттереп кайттылар. Явызлыкларын кан белән юдырдылар Тик ни файда” Сәүбан морзаны да. Суфия бикәне дә кире кайтарып булмый иде инде Сеңлем әле сабый гына, миңа нибары унөч яшь иде Менә шул. улым
Ә шулай да күңелем нидер сизенә Бүген менә тагын искә тоште Ул бала исән калгандыр Балалары бардыр, нәсел үрчетеп ятадыр Бәлки урыс-улак арасындадыр Бәлки Тик инде алар Мәмәт би нәселе булмас, борынгы җылкы ыруының шәҗәрәсендә аларга урын табылмас.—Мәмәт би тагын бер көрсенеп куйды, күзен йомып уйланып утырды-утырды да күкрәген тотып, акрын гына әйтеп бетерде —Нигәдер күңелем урынында түгел Йорәгем уйный Тиктомалдан әллә кайчангы вакыйгалар, югалган сеңлем искә төште Хәерлегә булсын!
Тузанлы юлдан бер төркем атлылар чаба Алда буй-сынга бер чамадарак икс яшь егет килә Ләкин бу тышкы охшашлык кына Якынрак килеп караган кеше аларның берсенең күзләрендә чаткылы очкыннар күрер иде. нкен- чесенекендә кайгы, моң. хәсрәт күләгәсен абайламый калмас иде
Ике егет дигәнебез — Шәһит белән Санька иде
Шактый озак сүзсез генә бардылар Ниһаять. Шәһит тынлыктан, телсез лектән. күңелен актарган хисләрдән котылырга теләде булса кирәк, атын тыя тоште һәм күршесенә эндәште
— Йә. Александр, Саклаубашта биргән вәгьдәңһе үтә: сөйлә, ичмасам, башыңнан кичкәннәрнеIII
Дәүран би кызы белән ярәштерелгән яшь морзаның күз яшьле, маҗаралы. газаплы һәм әрнеткеч мәхәббәт кыйссасы ишетәсе килә иде
Кол Шәриф
•Җәнабн үзенең тарихыңда ботай дип ая: «Ул (Сафагәрәй) ханнарның олыларыннан. усалракларыннан иде Аның заманында патшалык бакчалары рохат. ә мәмләкәте тиэск иде»
ТПиһлбс-тпик
Сафагәрәй тагын Казанга кайтты Казандылар чакырып кайтарды Пайтәхеткә каты куллы, гадел һәм зиһенле хан кирәк иде
Морзалар биләр, карачылар дәүләт хакимлегенә торган саен күбрәк йогынты ясый башлаган сәүдә әһелләре — малтабарларның ыгы-зыгысына.
III »К У • I* U.
17
сарайдагы талаш, кычкырышка чик куярга, хакимлекнең каты бер кулда тупланырга тиешлегенә басым ясаган ханның төшерелеп, хурлыклы рәвештә Кырымга кайтып китүенә өч ел вакыт узган. Өч мәртәбә язлар килгән, кышлар үткән. Нәүруз саен бөек аллаһы тәгалә кодрәтенә согынып, аннан Казан җиренә иминлек, бәхет һәм муллык, татулык сорап, ялварып чалынган корбаннарның нәтиҗәсе булмады, мәмләкәткә нә иминлек, нә муллык килмәде, карачыларның һәркайсы үз ягын каера башлады, биләр арасывда астыртын көндәшлек тамырланды. Үз мәнфәгатьләрен генә уйлаган кайберәүләр алдап-йолдап та. ачыктан-ачык та Мәскәү ягына каеруны гонаһка санамый, моның очен кырыкмаса-кырык сылтау таба, аклану юлларын эзли иде.
Соңгы елларда урыс кенәзлекләренең бер-бер артлы мөстәкыйльлеген югалтуы, кайсының күршесенә хөсетлектән, кайсысының зәгыйфьлектән, күпләренең канга батырылып, корал тотардай ирләренең кылычтан үткәрелеп Мәскәүгә баш ияргә мәҗбүр ителүен. Казан җирләре чигендә генә уртак бөек кенәзгә буйсынган көчле мәмләкәт оешып килүен, аның нәфесе көннән-көн артуын аксөякләр аңлап бетерми. Күзләрен байлык артыннан куу томаны каплаган, зиһеннәрен комсызлык, нәфес чире баскан, колакларын алтый чыңы томалаган. Дөрес, Мәскәү белән сәүдә итү — табышлы, төшемле эш. әмма дә ләкин малтабарлык кына изге ханлыкның ныклыгын, бердәмлеген какшатырга тиеш түгел ләбаса.
Хуп. Сафагәрәйне тәхеттән төшердек. Ләкин ул китү генә казанлыларга берәр отыш бирдеме соң?! Юк! Бирмәде генә түгел, дәүләтнең сәясәтенә зыян китерде, күп нәрсәдә мөмкинлекләрен чикләде. Борынгылар юкка гына. < Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар»,—дип әйтмәгәндер. Казан һәм Кырым тәхетендә нәсел җепләре бер шәҗәрәгә тоташкан асыл затлар утырганда һәр ике ханлык бертуган булып яшәде, бер бөеклекнең, галилекнең ике канатына әверелде. Сафагәрәйнең Казан тәхетеннән төшерелүе аркасында кырымлылар белән мөнәсәбәткә салкынлык иңде. Кара диңгезгә юнәлгән сәүдә юлларына чирәм үсә башлады. Шуны гына көтеп торган, бөтен сәясәтләрен, хәйләкәр осталыкларын Казан белән Кырымны дошман-лаштыруга юнәлткән мәскәүлеләр тагын отты, казанлыларга юл ябылган базарларда урыс малтабарларының кәрваннары шаулады.
Аллага шөкер, инде моны биләр, морзалар гына түгел, кара халык та аңлады Диван1 әһелләре ялгышларын төшенеп, кире Сафагәрәйгә бил бөгәргә, тәхеткә кайтуын гозерләргә мәҗбүр булдылар.
Кол Шәриф авыр сулап куйды: «Хәерлегә булсын! Сәясәттә барысы да ак-пакь булмый, күрәсең...»
«944 сәнәнең§ ** язында күзен Мәскәү ягына аларткан, мәмләкәт ихтыя- рын урысларга саткан Җангали хан бәкләр кулыннан шәһит кигге. Нәфесенә хуҗа була белмәгән, гали затлар тәхетенә утырса да галилектән, дәүләт мәнфәгатеннән бихәбәр Җангали кара гүргә керде Урыны җәннәттә булсын дия алмыйм. Барысы да боек тәңребез иркендә. Барыбыз да аның коллары Казан тәхетенә яңадан Сафагәрәй хан утырды
Аллаһы тәгалә куәт вә мәдәт бирсен!»
Кол Шәриф каурый каләмен комеш кара савытына батырды да күзләрен бер ноктага текәп уйга калды, авыз эченнән генә дога укып битен сыпыргач, янәдән иртәдән бирле тынгы бирмәгән уйларын, чуалган зиһен җебен сүтәргә кереште «Әйе ни генә дисәң дә. Сафагәрәйнең тәхеткә кайтуы—олы җиңү, елъязмалар бизәге булырлык бөек вакыйга, һичшиксез, ул Казан-йорт тарихына язылып калырга тиеш. Кырым-йорт белән бертуганлык мәмләкәтнең сулышын киңәйтеп җибәрер, көч-куәтебезне арттырыр. Казан, Кырым, Әстерхан хөкемдарларының туганлыгы даладан Каф тауларынача, Себергәчә мәгълүм, ул бәхәссез. Туганнарга каршы урыс та. башка бүтән бер кавем дә күтәрелергә кыймас».
1 Диван хан сараенда биләр, морзалар, карачыларның киңәшләшү мәҗлесе, идарәсе.
** Һиҗри белән 944 ел милади буенча 1535 ел. Алга таба, укучыларга аңлаешлырак булсын ечен. еллар исәбе хәзерге календарь — милади буенча бирелә.
Кол Шәрифне куандырганы шул—тәхетне ныгытуда аның өлеше аз булмады Алтын-көмеш чыныннан колаклары томаланган малтабарларның күңеленә барып җитәрлек зиһеннәрен уятырлык сүзләр табарга, күзләрен ачарлык дәлилләрне үтемле итеп күрсәтә дә белергә кирәк иде бит Иншал- ла. ахыры хәерле булсын. Казан халкы аның сүзенә битараф түгел, әйткәне бер колактан кереп икенчесеннән чыкмый, биләр морзаларның аңында да, гади халык күңелендә дә урын таба
Әле ир уртасы яшенә җитмәсә дә, инде галимнәрдән дә галимрәк дип танылган галиҗәнаб мелла Шәрифкол сигез манаралы Җәмигъ мәчетнең беренче имам-хатибы. гыйлемле вә белекле затлардан да беренчесе иде Аксөяк угланнарга вә дәхи гади халыктан чыгып, тырышлыгы, зирәклеге белән башкалардан аерылып торучы, гыйлемлек эстәүче яшь егетләргә сабак укыту белән бергә, ул мәмләкәтнең иң кадерле, иң асыл хәзинәсенә ия кеше Чөй язуы белән чуарланган таш такталарны да. ерак Рум галимнәренең серләрен теркәгән бозау тиресеннән тегелгән калын китапларны да. уйгыр, чин һәм гарәп хәрефләре белән сәйләндәй тезелгән йөзләрчә битле елъязмаларны, күтәрә алмаслык алып китапларны да табарга була аның хәзинәсендә Алар арасында да иң кадерлесе —борынгы бабаларыбызның шәҗәрәсе — ерак ерак гасырлар төпкеленнән килгән изге язмалар саклана
Кол Шәрифнең инде күп еллар элек үзенә кагыйдә иткән бер гадәте бар ил көндә чуалышлар, хөкемдарлар арасында сәбәпсез ызгышлар кузгал са. яисә күңелендә шом шөбһә уянса — китапханәнең аскы катындагы хөҗрәгә кереп бикләнә, калын китапларның дәверләр кичүдән тоныкланган көмеш каптырмаларын ычкындыра да борчыган сорауларына, күңелен бима залаган шикләргә җавап эзли
Имам-хатиб. авыр уйларын куарга теләгәндәй, башын чайкап аллы, имән бармаклары белән чигәләрен уыштыргач, тамак кырып тавыш бирле
— Кайсыгыз бар анда, керсәгезче*
Остазының үзен бүлдергәнне яратмаганлыгын белгән һәм шунлыктан бүлмә ишеге янында кизүдәй сакта торган китапханә хадиме тышкы яктан салмак кына тавыш бирде, шыгырдап калын ишек ачылды
— Нәрсә кирәк иде. имам-хатиб әфәнде? Әмереңне көтәм
Кол Шәриф шәкертенең ярату һәм ихтирам тулы күзләренә, боерык көтеп алга таба иелә төшкән яшь сынына карап, шактый озак сүзсез торды да. фикер җебенең очын яңа гына тапкандай, кистереп әйтте
— Мин астагы хөҗрәдә булырмын Кем килсә дә. кертмәгез Мин — юк'
Килеш-килбәтендә олылык, зирәк ирләр олпатлыгы чагылган остазының һәр сүзенә тавышсыз баш ияргә күнеккән хадим бу юлы тынлыкны бозды
— Сарайдан килсәләр дәме? Галиҗәнаб Сафагәрәй хан хәзрәтләре
Хадим әйтеп бетерә алмады, имам хатибның куе кара кашлары астында гы зәңгәр күзләрендә ризасызлык чагылып үтте, киң ак маңгаенда бер генә мизгелгә җыерчыклар хасил булды, кул ишарәсе белән егетнең сүзләрен бүлдерде
— Диваннан килсәләр дә,—диде ул сабыр гына—Пәйгамбәрләр белән сөйләшкәндә комачаулаганны сөймим
Кинәт аның карашындагы таркаулык эчке нур белән алышынды салмак хәрәкәтләренә кискенлек, нәрсәнедер хәл иткән һәм аны үтәргә ашыгуы ке шел әрдәгечә омтылучан җитезлек инде Ул яшьләрчә җиңеллек белән уры ныннан күтәрелде, бер төргәк ак кәгазь, кара савыты каурый каләмен остәлнең бер читенә шудырды, ашыгып ашыгып өстенә яшел чапанын киле, кара кәләпүше өстеннән ак чалмасын чорналы
— Аска ике көнлек шәм төшерерсең,—диде ул карлыгып киткән тавыш белән — Өйдәгеләргә хәбәр ит имам-хатиб хөҗрәгә бикләнде Борчылма сыннар*
Китаплар, кулъязмалар дистәләрчә таш такталарны кулыннан үткәрсә дә. яшь хадим әле аларның күбесен аңлап бетерми мең мең еллык белем, тәҗрибә тупланган, борынгыларның бүгепгеләргә җиткерәселәре язып кал дырылган ул акыл хәзинәсенең кыйммәтен тулы дәрәҗәсендә күз алдына китерә алмый иде
■ Язу-сызу. китап — ул хәтер. Теге яки бу халыкны юк итим дигән илбасар. залим хөкемдар иң элек аның китабын, язуын бетерер, яндырыр, көлгә әйләндерер. Хәтерсез кеше—хайван мисалында.—дип өйрәтә аларны остазы — Хайван ни эшләткәнгә дә риза Муенына бау тагып сатарга алып барганда да. бәйләп суярга салганда да. Чәйнәренә ризыгы, күшәренә чүбеге булса — аңа шул җиткән Сез — адәм затыннан Хайван хәленә төшәсегез килмәсә. укыгыз, белем җыегыз Белем алу—энә белән кое казудыр Аның башка юлы юк Адәми зат дигән исемгә тырышып, күз нурыңны коеп кына ирешеп була Анадан ике аяклы, ике куллы булып туу гына җитми Әнә. маймыллар да ике куллы, ике аяклы, әмма кеше түгел. Адәм баласы үзенең кеше икәнен белгәндә, шул исемне аклар е'ген яшәгәндә генә кеше».—ди остаз. Аны калада китап җене кагылган дип тә сөйлиләр Бәлки шулайдыр да. кем белә? Бар байлыгын, тапкан-казанганын китапка түгәргә шул җен мәҗбүр итмиме икән әле?! Әнә ич. ярты Казан белә: моңарчы таныш булмаган ниндидер борынгы язмага тап булса, үзенекен дә. хан казнасы байлыгын да кызганмас, шул китапны кулына төшермичә тынычланмас. Ташаяк ярминкәсенә йөрүче карт сәүдәгәрләр Казандагы акыл иясенең бу гадәтен беләләр һәм ел саен нинди дә булса иске китап, язма, йә булмйса чөй язулы таш такта алып килмичә калмыйлар иде. Әнә шулай бөртекләп, кадерләп, энә күзеннән үткәреп тупланган акыл хәзинәсе саклана монда
Яшь хадим үзенең кайчан да булса ул яшерен серләргә ия булачагын, борынгы акыл ияләре фикерләре, киңәш-тәгьбирләре белән танышачагын күз алдына китереп. канә!ать елмаеп куйды. < Йа хода, моның өчен никадәр сабырлык, түземлек дөнья ваклыкларыннан өстен була белү сәләте, тырышлык. үҗәтлек кирәк! Зиһенеңне чүпләмичә саф тота белү, аны олуг затлар туплаган тәҗрибә өчең ачу дигән сүздер»..
Уйларына бирелеп, ул Кол Шәрифнең ишарәсен дә сизми калган икән Колагына сүзләре килеп керде
— Йә. аллага тапшырып, тәвәккәллик, улым! Менә бу кулъязмаларны, әсбапларны алып төшәргә ярдәм итәрсең,—диде ул яраткан шәкертләреннән саналучы хадимгә борылып—Кабатлап әйтәм. яу-фәлән килә калса гына, хәбәр итәрсез... Башкасына ризалыгым юк
Шәкерт дивар куышлыгыннан махсус коелган озынча кадын шәмнәр аллы. ут элде һәм. остазы күрсәткән төргәкләрне култыгына кыстырып, ишеккә таба атлады Тар аралыктан үтеп аска төшүче баскычларга борылдылар Ишекне ачуга, борынга мәгарәләрдә була торган тынчу һава түгел, ә талгын җылылык бәрелде Моның сәбәбен дә белә иде шәкерт «Китап—нәзберек әйбер, ул саклаганны, кадерләгәнне ярата»,—дип өйрәтә Кол Шәриф Шунлыктан, хәтта җәй көннәрендә дә китап саклау йортының миче ягулы. чүлмәк Торбалар буйлап җылылык каттан катка йөри. Шома таштан тигезләп салынган диварларда дым әсәре сизелми, киштәләрдә калын калын төргәкләр, икешәр өчәр кирпеч зурлыгындагы китаплар, таш такталар, тагын әллә никадәр таныш түгел хәрефләр белән чуарланган, вакытлар үтүдән яшелләнә башлаган бакыр такталар
Уртадагы аралыкта киң имән өстәл, аның янында тәбәнәк урындык Өстәлдә оч башын өч якка сузган аждаһа сурәтендәге шәмдәл, очлап куелган каз каурыйлары
Шәкерт аждаһа башындагы шәмнәргә ут элде, төргәкләрен өстәлгә таратып салды һәм уң як диварда, кеше буе биеклегендә уелган тонлекне ачып җибәрде Хөҗрәгә елга исе. болын исе катыш салкынча һава ургылды.
Тышкы дөньядан калын таш диварлар белән аерылган җир асты хөҗрәсендә тынлык Урам шау-шуы. атлыларның һай-һулап чаптырып үтүе дә. дистәләрчә кырыктартмачыларның малларын мактап кычкырышуы да, яшь җилкенчәкнең ваемсыз уен көлкесе дә ишетелми Шылт иткән тавыш та юк Бары тик бакыр аждаһа башларындагы шәмнәр генә ара-тирә чертләп
Куе тынлыкта Кол Шәриф борынгы бабаларыбызның рухлары белән сөйләшә, аларның күңеленә ачкыч эзли, киләчәкне бага Авыр ай-һай. авыр мәшәкатьле, газаплы эш ул
Кол Шәриф ашыгып, каударланып урыныннан күтәрелде һәм авыр сандыкларның берсен ачып, борынгы дисбе — аркылысы ике илле чамасы зурлыктагы бакыр түгәрәкне кулына алды Яссы табага охшаш дисбенең урта- ° сына канатларын җәйгән сәмруг кош сурәте аның әйләнәсендәге кече | түгәрәккә җиде пәйгамбәр, аннан соңындагы зур түгәрәккә исә янә унике | илаһи затның рәсеме төшерелгән иде Бу — борынгы, бик* борынгы, затлы * кыйммәтле әйбер Аның Казан китап йортына кайчан, ничек килеп • эләккәнлеген, кыйммәтенең нәрсәдә икәнлеген сурәт вә язуларның ни * нәрсә аңлатканлыгын беркем дә белми Әмма кайчандыр китап саклаучылар- с дан калган гадәт буенча ain.i үтә кадерләргә кирәклеген беләләр, буыннан ’ буынга васыять әйтеп, мирас итеп тапшыралар иде <
Үзе дә аңламаган теләккә буйсынып. Кол Шәриф мәгарә түрендә * читләр күзеннән яшереп эшләнгән ишек янына килеп басты Аның барлы- > гын белмәгән кеше монда һичнинди ярык-фәлән күрмәс, ишек бөтен дивар £ шикелле үк калын ташлардан ясалган һәм мәгарәнең бер ягын тәшкил итә иде Ул динардан чыгыбрак торган кечкенә ташка таянды да көч белән этә башлады Эчтә нәрсәнеңдер гөрелдәгәне, шыгырдап шуышканы ишетелде һәм диварның бер өлеше артка чигенеп, кеше сыярлык ярык хасил булды шәмнән сирпелгән сүрән яктылыкта кое сыман караңгы бушлык, өскә күтәрелгән таш басмалар күренде. Кол Шәриф дисбене тотып ярыктан эчкә атлады, күптән кеше аягы басмаган ташлар буйлап манара эченнән күтәрелә башлады
Төн уртасы Күзгә' төртсәң .берни күренмәслек караңгы иде. Күк гөмбәзендә меңнәрчә йолдызлар җемелди Казан йоклый Ник бер эт өрсен дә адашкан җәяүленең тавышы ишетелсен Каланың иң югары ноктасына күтәрелгән Кол Шәриф үле тынлыктан, күңелдә шом уятучы дәһшәтле ма зурлыктан калтыранып куйды Әйтерсең, җир йөзендә барча җан иясе үлеп беткән, күк белән җир арасындагы бушлыкта бары тик бер тере җан — ул гына калган Күзләрен күккә төбәп ул Тимер казык йолдызын эзләргә кереште Күк гөмбәзенең нәкъ уртасында, баш очында гына салкын нурлар чәчеп җемелдәгән йолдызны тапкач, җиңел сулап куйды һәм дисбене итәге белән сөртеп, аны манара дивары остснә куйды, кулындагы шәмне якынрак китереп, хәрефләрнең серен белергә теләгәндәй тагын аларга текәлде Озак, бик озак карап торды Кол Шәриф һәм эчке бер сизенүгә буйсынып, дисбе не акрын гына кояш чыгышыннан кояш батышына таба әйләндерергә керешүен дә сизми калды Шунда әллә нәрсә булды. Тимер казык йолдызын нан төшкән нурлар чагылдымы әллә талгын исеп куйган җилдән шәм ялкыны тибрәлдеме —дисбе өслеге әкрен генә яктырып куйды Янәдән*дисбенс шул хәленә кайтарды — яктыру кабатланды гына түгел, ә томан эчендәге шикелле генә күренгән сурәтләр ачыклана гоште. алар җанлангандай күз ал дында төрле төсләргә керә башладылар
Кол Шәриф тирә юньдәге бер нәрсәне күрмәс хәлгә килде, бөтен бар лыгы. игътибары акылы шушы сәер яктырышка юнәлде, миен томалаган то ман таралып, күзе яңадан ачылгандай булды
.Җир йөзендә барысы да кабатлана —дип пышылдады ниндидер тавыш Кол Шәриф сискәнеп китте—Галәм чиксез бер түгәрәктер, әйләнгән саен яна заман туадыр Әмма аң бул. ул һәрчак яңа сыйфатта, яңа халәттә кабат лана»
— Кешелек тарихы гарасатлар, афәтләр, һәлакәтләрдән тора Алар да шул фасылларга бәйлеме, бәйле булса — безне алда ни көтә? Котылыр чара бармы5 Ни кылыйк? Гөнаһларыбыз өчен җәза шулмы?!
— Гөнаһны да. җәзаны да кеше үзе уйлап чыгарган Табигатенә хас булмаганны кылмаган гөнаһысы да юктыр Тик моны аңлау өчен гаять күн. сезнең төшенчәләр белән әйтәм. гаять тә күп еллар агышы кирәк Аны сы— киләчәгегез Ә нәрсә көткәнен мин әйтә алмыйм, киләчәгегезне сез үзегез корасыз Бүгенгегез. үткәнегез белән аңа нигез саласыз Котылу юлын
да үзегез табарга тиеш Мин ачкычын бирдем. Кисәтә генә алам: галәм фасылларының билгеле бер агышында адәм балаларына курку иңә, затсызлык, кансызлык арта, алар табигатенә, хасиятенә тәңгәл булмаган эшләргә бата Сез аны гөнаһ дисез Шуннан сакланыгыз
Кол Шәрифнең күз алдында берсеннән-берсе дәһшәтле, тәнендә кан агышын туктатырлык тетрәндергеч сурәтләр пәйда була башлады Әйтерсең, бөтен кешелек тарихы канлы сугышлардан, җан кыюлан, үтсрү- көчләүләрдән тора Офыктан-офыкка утлы өермәләр котырып узды, авыллар. калалар өстендә дәһшәтле ялкын күтәрелде Дисбенең һәр әйләнеше саен бу гарасатлар кимеми генә түгел, тагын да коточкычрак, канлырак була бара иде. Тарих һәм кан! Кан! Кан1 Кан! Җир йөзендә бу газапларны, адәм баласының бер-берсен суешын туктатырлык, күзен ачарлык көч юк микәнни соң?!
Дисбе салмак кына әйләнә дә әйләнә. Менә һуннарның утлы ташкыннары юлындагы бар нәрсәне яндырып, изеп, сытып, канга батырып узды Хәрабәләр өстендә бөек һун дәүләтенең әләмнәре җилфердәде. Телләрдә бер сүз — Аттила. Аттила!
Тагын бер әйләнеш. Галәм фасылы мизгелләрен санаучы өч йөз дә алтмыш ел. һуннар дәүләтенең таланган, күмергә, колгә әйләнгән гөлбакчала рында хазарлар каганлыгы хакимияте Җир өчен, мал мөлкәт очен, байлык өчен, үзен алланың җирдәге вәкиле дип игълан иткән комсыз затларның мин-минлеген котырту, аның колагын ялагай тәгъбирләр белән иркәләү хокукы өчен үзара ызгыш-талаш, якыннарыңның аркасына кадалган хыянәтчел хәнҗәр...
Дисбе әйләнеше инде Кол Шәриф таныш заманнарга якынлаша. Офыкта гайрәтле Чыңгыз хан яулары, күз ачып йомганчы дистә чакрымнарны уктай очып узучы тыелгысыз атлылар ташкыны Болгар. Биләр, Сувар — бөек бабаларыбыз корган кальгалар янында ут уйный, кеше язмышлары канлы өермәгә уралып тузан бөртегенә әйләнә, күккә каргыш, нәләт ургыла
Кол Шәриф тетрәнеп дисбе әйләнешен күзәтә, аны туктатасы, бу дәһшәттән, җирәндергеч канлы суешлардан, колагында яңгыраган елаш-кар- гышлардан арынасы, ял итәсе килә Әмма бу аның ихтыярында түгел, җаны- тәне тартышса да. тарихи дөреслекне, кешелек дөньясы үткән чынбарлыкны каплап та. бизәп тә. юкка чыгарып та, үзең теләгәнчә яңабаштан язып та булмый Тешеңне кысып түз, йөрәгеңне учыңа кыс! Түз! Түз! Түз! Болар ба рысы да синең, синең бабаларың, бабаларыңның бабаларының бабалары үткән юл. Кеше гомере бер мизгел. Бу гарасатларда исә галәм әйләнеше фасылларының мизгелләре
Сурәтләргә, ниһаять, серен ачкан тылсымлы язмаларга икеләнү, тетрәнү, аяныч үкенү һәм өмет, ышаныч белән текәлгән Кол Шәрифнең бүгенге көнгә, киләчәккә күз саласы килә Киләчәк пәрдәсенең бер читен генә күтәреп алга караш ташлыйсы иде Шул ук вакытта күңелен шом баса кирәкме? Нигә җаныңны кыйнарга! Әгәр вакыйгалар көткәнчә, күз алдына китергәнчә, өметләнгәнчә булмаса?' Аһ, ни аяныч1 Ул чакта яшәү мәгънәсе каламы соң?' Күрәсең, алдагы көнендә ни-нәрсә булачагыннан, үзеңне ни көтәчәгеннән хәбәрсезлек—яшәүнең асыл кануныдыр! Әгәренки белсәк, ул коточкыч афәтләрне көтеп тормас идек, ризалашмас идек. Күпме кеше муенына элмәк <;алыр, Иделнең караңгы чоңгылларында яшәү белән хушлашыр иде Котылгысызлыктан чыгу, киләчәгеңнән, күрәчәгеңнән качу юлы бар-мы’ Әгәр булса, ул котылгысыз дип аталыр идеме?!
Ил агасының миендә мең мең сорау бәргәләнә Ә дисбе туктамый Менә-менә галәм әйләнешенең яңа фасылы башланачак Ул безгә нинди канлы афәтләр белән яный? Әллә кан коюдан, үчлектән, хөсетлектән, хыянәттән туйган адәм балаларын тыныч, имин еллар көтәме?'
Кинәт Кол Шәрифнең йөзе агарып китте, сул кулы белән күкрәгеңә ябышты Томан эченнән шәйләнгән сурәтләрдә канлы байраклар айкала, сөңге очына котырган эт башларын чөйгән атлылар чабыша, таш урынына адәм башлары түшәлгән юлдан карчыгадай үткен карашлы, кыяфәтенә усал-
лык. шик. курку һәм бер үк вакытта нәфрәт белән кискен кыюлык сеңгән яңа хөкемдар күтәрелеп килә иде
Белде, күзләрен кан-яшь томаласа да. Кол Шәриф афәтнең кайсы яктан янавын күрде Сизенүе юкка түгел икән' Йөрәгендәге әрнүгә, авыртуга чыдый алмый ул аркасы белән манара диварына сөялде авызын ачып еш еш сулый башлады Аңа һава җитми, төн кочагына сураеп сузылган биек манарада гына түгел, бөтен галәмдә кысанлык, тарлык Күк гомбәзе кечерәеп. 5 тараеп кысылганнан кысыла, менә ул инде манара очына терәлде, берничә | мизгел узар да колач җитмәс таш кирпечләрне сытып изәр, дәһшәтле авыр- х лык астында сөякләр шыгырдар, таш уалып комга әйләнер, тимерләр сыты лып коймак булыр. F -
Акылы, күңеле тынычлана төшеп, яңадан күз салганда дисбе тагын да = ераграк киләчәккә төбәлгән әйләнешенә кереп килә иде инде Имам хатиб s ның чәчләре үрә торды киләчәк кешеләре бүгенгеләрдән мәрхәмәтсезрәк. < явызлык, хөсетлек, усаллык һәм ерткычлыкта күз алдына да китереп булмас- с лык яңа ысуллар уйлап чыгарганнар, ахрысы Томан эчендәге күренешләрдә > ут. ялкын, үлем сибүче үзйөрешле тимер манаралар, очып үткән саен янар- £ таулар актарылгандай җир өстен кара төтенгә күмеп тетрәтүче тимер кош лар .. Агулы ачы җилләр сызгыра, чәнечкеле тимер чыбык белән чорнап алынган җәйран ятучы карлы далалар, зәмһәрир суыгында ярым ялангач ирләр, хатын-кызлар, балалар Бер сынык икмәккә тилмереп аһ оручы, ләгьнәт-каргыш яудыручы шыр сөяккә калган адәм уллары Көтмәгәндә тигез җирдә атылган янартаулар Тоташ-тоташ шәһәрләрнең парга әйләнеп күккә ыргылуы Афәт! Гарасат!
Артыгын карарга коче. түземе җитмәде. Кол Шәриф дисбене тартып ал ды да күкрәге белән каплады Иреннәре бертуктаусыз «Юк, юк! Җитәр! Бо- ларны белгәннән белмәгәнең мең артык».—дип пышылдады
«Күзеңә генә күренгәндер Ышанма! Га п гади бакыр тәлинкә ни әйтсен Болар хыялыңда туган сурәтләр генә иде».—дип пышылдады эчке бер тавыш. Шунда ук аңа икенчесе каршы төште «Киләчәкне генә түгел, үткәнне дә болай ачык күзаллау өчен пәйгамбәр сизгерлеге, зиһен, кайчандыр җир йөзендә яшәгән йөзләрчә-йөзләрчә кавемнәрнең туплаган гыйлеме кирәк Ә син аларны моңарчы колачлый ала идеңме? Ышан1 Борынгылар гап-гади тәлинкәне күз карасыдай кадерләп сакларга васыять әйтмәс иде. бер бер хасиятен тапмасалар. буыннан буынга тапшырмаслар иде. Һичшиксез, дисбе нең акылга сыймас ниндидер тылсымы бар. Пәйгамбәрләрдән калган, моңарчы асылын аңларлык кеше табылмаганга гына сандык төбендә яткан хәзинә түгелме ул?!»
Йа алла! Сабырлык, түземлек бир! Белгәнеңне, сизенгәнеңне теш арасына кысып чыдарлык коч бир1 Кара төннәргә уралып галәм фасыллары үтәр дә китәр, якты көннәр туар Этләргә каласы Казан алардан арыныр, бетмәс, чорлар томаныннан яктырып, ялтырап яңадан күтәрелер, койрыклы йолдыз шикелле эзсез янып югалмас, галәм әйләнешенең яңа фасылында колдан үсеп чыгар. Чөнки калыа астына эт салынса, мәчет астына тегермән ташы салынган. Этләр үләр дә бетәр, таш калыр Амин'
Кол Шәриф догасын тәмамлап битен сыпырып куйды һәм лаякыл исерек кеше шикелле чайкала-чайкала ишеккә таба атлады Үткәннәргә һәм киләчәккә күз салырга теләү, миенең һәр күзәнәген эшкә җигеп тәүлекләр буе үзе дә аңламаган ниндидер сәер халәттә үткән гомер эзсез калмаган, хәлсезлектән аның аяклары сыгыла, гәүдәсенә, әйтерсең, гасырлар авырлы гы иңгән иде. «Мәдрәсәдән чыгуга беренче очраган кеше урыс кавеменнән булса, юраганым юш килер».—дип уйлап кунды ул һәм аруын, ачыгуын, җеп өзәр хәле дә калмаганлыгын онытып, урамга атлады
Бер-ике адым узарга да өлгермәде, каршысына ертылып беткән сәләмә киемле, озын чәчле яшь егет килеп чыкты Бер сүз әйтеп тормастан. тез астына китереп суккандай бөгелеп төште, ике кулын ана сузып ялварырга кереште
— О Кол Шәриф хәзрәтләре, изге имам хатиб' Читкә тибәрмә' Зинһар тыңла Миңа бары тик син генә ярдәм итә аласың
Мөселманмы сән?
Вилаятъпәрендә булган мөселманнарны топырып, аркаларыннан каеш чыгарып, минем динемә кер дип, сөкәнҗаләр итеп, каләме шәриф ва мәсҗед-мәдрәсәләрне ябып, мондай олуг гөнаһ иттегез.
Кырым »ны Сэламотторэйисн урыс патшасын» җибәргән ярлыгыннан. 15Я -1SS6 еллар.
Соң чиккәчә җитеп арыган, сеңерләре кылдай тартылган Кол Шәриф капкадан чыгуга ук кеше очратуына хәтта сөенеп тә куйды һәм кызыксынуын сиздермәскә тырышып сорау бирде.
— Син кем? Кем баласы? Мөселманмы сән?
— 0 изге имам-хатиб! Мин Углич сәүдәгәре Савелийның төпчек углы булырмын. Исемем Александр... Миңа синең ярдәмең кирәк. Зинһар үтенечемә колак сал. гозерләп сорыйм...
— Хуп. монысын ишеттек, углым. Ашыкма.., Тәфсилләп, аңлатып сөйлә. Мин ни белән хәлеңә керә алам?
— Миңа мөселманлыкка чыгарга кирәк.
— Ай-Һай.—дип. елмаеп баш чайкады Кол Шәриф.—Шулай тиз генәме? Мондаен да авыр йомыш белән килгәнсеңдер дип көтмәгән идем. Урамда аяк өсте генә сөйләшә торган сүз түгел Әйдә, хөҗрәгә үтик. Тыңлап карыйк...
Кол Шәрифкә ияреп. Санька мөселманнарның изге йорты— мәсҗед- мәдрәсә вә китапханәне бер итеп, бер түбә астына туплаган олуг ташпулатның ишеген атлап керде. Ак мәрмәрдән түшәлгән чисТа идәннәренә басканда гөмбәз түшәмнәр астында аяк тавышларының кайтаваз булып тонык яңгыравына, бүлмәләрнең зурлыгына, биеклегенә игътибар итте, бөтен буыннарыннан әллә нинди, үзе дә аңламаган, сискәнүгә охшаш бер хис тибрәлеп узды. Шушы мизгелдә үзенең кире кайтарып булгысыҗ гаять җаваплы һәм хәлиткеч адым ясаганын аңлаудан ул үзе дә бер йомарлам сеңергә әйләнгән иде.
— Йә. тыңлыйм, углым.—дип кабатлады Кол Шәриф арган тавыш белән.— Ни өчен сиңа мөселманлыкка күчәргә кирәк?
— Мин гашыйк булдым, имам-хатиб...
— Шул гынамы? Мөселманлыкның монда ни катнашы бар?
— Мәгъшукам мөселман затыннан... Казан кызы, имам-хатиб. Мөселманлыкка чыкмасам. мин аны. ике колагымны күрмәгәндәй, гомергә дә күрә алмаячакмын. Ата-аналары шулай диде.
Кол Шәриф егетнең үзенә ышанып, кискен һәм ашыгып сөйләвенә мыек астыннан гына елмаеп куйды: «Их яшьлек, яшьлек! Ул чакта барысы да ничек җиңел тоела!» һәм мәхәббәт кыйссасын тыңларга әзерләнде. Бөтен нечкәлеген вә асыл сәбәпләрен белмичә хәл итә торган мәсьәлә түгел иде бу.
Гомер дигән көймәгә утырып тормыш диңгезенә сәяхәткә чыккан мәгъшук каһарманыбыз — күңеле керләнмәгән, олуг диңгезнең су асты агымнарын вә җаһәләтен әлегә белмәгән бүз углан Александр Кол Шәриф хәзрәткә үзенең башыннан кичкәннәрне, барча серләрен нәкъ Казанча түкми-чәчми сөйләде дә бирде.
— Әйе. үтә дә четерекле хәлдә икәнсең,—-дип куйды Кол Шәриф Сань- каны тыңлап бетергәч.— Әмма соалем бар: Казан каласында укымышлы кешеләр, мәсҗедләр бихисап Нилектән нәкъ менә минем янга киләсе иттең?
— Мин булдым инде, күпләр янында булдым.. Тик берсе дә хәер-фа- тихасын бирмәде... Синең яныңа барырга киңәш иттеләр Мәмләкәттә мондый эшкә тик Кол Шәриф хәзрәтләре генә рөхсәт бирә ала. диделәр.
— Бәлки, хак әйткәннәрдер... Ләкин син мөселманлыкның нәрсә икәнен ачык беләсеңме, күз алдына китерәсеңме соң?
— Хрәстиян дине кебектер инде,—дип куйды беркатлы гына итеп Санька
— Ай-Һай. җиңел уйлыйсың, утлым... Жир йөзендәге бар кавемнәрне яраткан, юктан бар иткән Аллаһы тәгалә бер булса да. аңа табыну, инану, үзеңне рәхимле һәм мәрхәмәтле, шәфкать иясе Бөек Алланың җирдәге бәндәсе һәм илчесе итеп тою. шуңа ышанып яшәү бөтенләй башка нәрсә. Мөселманлык дөньялыкта тәнне җаннан аерып карамый. Тән белән җан берлеге — исламның беренче һәм иң төп кануннарыннан Иманы саф кешенең тәне дә чиста, пакь булырга тиеш, углым Көнгә биш намаз фарыз, һәр намаз алдыннан тәнеңне сафландыру фарыз Гакылың, холкың фигылең дә... тәнең дә, гаурәтең дә чиста булсын Син боларны кабул кыласыңмы, гакылың колачлый аламы’ Уйла. .
— Кабул кылам, имам-хатиб... Аңлармын... Тик хәер-фатихагызны гына бирегез.
— Ашыккан ашка пешкән, диләр бездә. Сабыр ит. иң әүвәл тынлап бетер. Өлкәннәр сүзен бүлдерми колак салырга өйрәнү дә ислам кануннарының берседер—Кол Шәриф үзе дә белми, нигәдер күңелендә бу егеткә ярдәм итәсе килү теләге уянды Шул ук вакытта аның ашыгуына, нишләргә белми үрсәләнүенә аз гына үртәлә дә кебек. Уй-хисләре капма каршы ике якка бөреләнде Егетнең каударланып, ашыгып, ашкынып сөйләнүе, мәхәббәте хакына бөтен нәрсәдән ваз кичәргә әзерлеге сокландыра һәм әллә нишләп бераз шикләндерә дә иде Ж,ете кызыл тиз уңа. диләр түгелме?—Мөселманлыкка күчү җиңел генә эшләнми.—дип дәвам итте ул —Син инде тормышыңның бер өлешен яшәгән, балигъ булган, үзең өчен үзең җавап бирер кеше Ә адәм баласы берьюлы оч халәттә яши үткәнендә, бүгенгесендә, киләчәгендә. Үткәнеңне хәтерләү-белү, бүгенгесен намусыңа, вөҗүдеңә, калебеңә хилафлык китермичә үтү фарыз. Киләчәгең шулардай укмашыр. Әмма шунысын да бел: телисеңме-теләмисеңме, үткәнең инде киләчәгеңә юл сабып куйган Беркем дә узган гомерен, кылган гамәлен сызып ташлый алмый Ә син. күрәм. бер селтәнү белән үткәнеңнән баш тартырга җыенасын Тормышыңны яңа сыйфатта башлый алуыңа ышанычың бармы? Ныкмы? Үкенмәссеңме?
— Юк. имам-хатиб. үкенмәм ... Мин бик озак уйландым, газаплы төннәр кичердем Шунысын анык беләм. Гөлйөземнән башка миңа тормыш юк Ул булмаса. яшәүнең мәгънәсе калмый Үземә кул салыйммыни соң инде?1 Башка чарам юк...
— Яхшы... Хуп.. Мин сиңа мөселманлыкка күчәргә фатиха бирдем ди Син шәкертләр янына утырып ислам догаларын өйрәнергә аның кануннарының, шәригатьнең серләренә төшенергә, сабак укырга ризамы’ Шунсыз мөселман була алмый
— Риза, мең риза, изге Кол Шәриф1
Хәзрәтнең тавышына тимер чыңы керле, егетнең күзенә туп-туры карап, кырыс итеп сорады
— Әй син урыс углы урыс, мөселманлыкка күчеп якыннарыңа, ата- анаңа. кавемеңә хыянәт кылганыңны беләсеңме’
Саньканың битеннән куе кызыллык, җете зәңгәр күзләреннән кара күләгә йөгереп узды Ләкин бик азга гына Кызыллык кәгазь аклыгы белән алышынды, күзләрендә тәвәккәллек очкыннары биеште
— Беләм,—дип пышылдады ул—Әмма, кабатлап әйтәм. Гөлйөзем хакына мин хәтта тормышымнан ваз кичәргә дә әзермен Соңрак, ата-анала- рым мине аңлар, кичерерләр дип беләм
— Анысы шулай. Ата ана бәлки гафу итәр дә.—дин үзалдына әйткәндәй пышылдап куйды Кол Шәриф —Тагын бер сөалемә җавап бир Синең бу адымыңны мәгъшукаң беләме? Аның ризалыгын алдыңмы? Ул ни ди? Соңыннан үкенмәссеңме?
— Юк. юк! Изге имам-хатиб. ул белә... Риза. Башка чарабыз юк Бердәнбер өметебез шушы—һәм Санька, киселгән агачтай Кол Шәриф каршына ауды; калтыранган кулларына таянып, аның итеген үбәргә шуыша башлады, бертуктаусыз сөйләнде дә сөйләнде, ачы яшьләре идәнгә тамды
— Зинһар! И изге имам-хатиб! Зинһарлап сорыйм. Бәхетебезне кисмә... Мәңгегә бурычлы булырмын... Акчам күп минем1
— Мөселманлыкны сатып алмыйлар.—диде кырыс тавыш.—Тор! Егет кешегә—җирдә аунау түбәнлек. Горур затлар гына тиң күреп сөйләшергә лаек Мотлак мондый гамәлеңне килештермим.
Санька үзенә чыгарыласы хөкемне көтеп таштай катып калды. Хәзер, менә шушы мизгелдә аның язмышы хәл ителә. Йә барысын да кисеп, өзеп, өметне тамыры белән йолкып аталар, йә җир фәрештәсенә тиң затка дәгъва кылырлык хокук бирәләр *Һәммәсе дә шушы олпат һәм изге кеше кулында.
Кол Шәриф кулындагы дисбе төймәләрен тарта-тарта тирән уйга чумды Аның тагын зиһене чуалды, галәм агышының серләренә күз салган изге бер көндә вак мәшәкатьләр белән чуаласы, олуг фикерләреннән аерыласы килми иде. Икенче яктан күңелен шик корты кимерә: беренче очраган кеше урыс кавеменнән булса, юраганым юш килер, дигән иде Ә хәзер үзе үк шул кешене мөселманга әйләндерергә фатиха бирергә җыена түгелме соң? Моның күрәзәлеккә бер-бер зыян-зәүраты булмасмы?
Санька үзен оныттылар дип уйлады, күрәсең, сак кына тамак кырып куйды Кол Шәриф исә тирән сулап егеткә янә тагын бер сорау бирде:
— Мөселманлыкка чыккач, сөннәткә утыртылырга тиешлегеңне беләсеңме?
Санька тагын бурлаттай кызарынды, ләкин үзен бик тиз кулга алды һәм ашыгып җавап кайтарды:
— Беләм. изГе имам-хатиб... Беләм һәм ризамын.
— Балигъ булганнарны, ягъни җиткән егетләрне сөннәткә утырту гаять авыр... Гомерлек хастага әйләнүең бар... Шуңа да ризамы?
— Риза. риза, имам-хатиб Мин беркемне дә гаепләмәячәкмен Тәңрем ни язган булса, шуңа күнәрмен...
Хрәстиян динендәгеләрне мөселманлыкка күндерүдән тыелып яшәгән, моны дин әһелләренең барчасына канун итеп дүндергән Кол Шәриф бу егеткә ташлама ясарга карар бирде Ике мәгьшук җанның Ләйлә илә Мәҗнүн мисалындагы газапларын ул йөрәгеннән үткәргән, аларга ничек тә изгелек кылырга тели иде. «Гозерләп килгән алла бәндәсенә күрсәткән бер изгелек, кайчан да булса уны белән үзеңә кайтыр,».—диләр акыл ияләре. Бәлкем бу егетнең кылган догалары да җирдә асылынып калмас, күккә барып ирешер... Барысы да бер Аллаһ кулында!» Һәм ул алдындагы намазлыкка ишарәләде.
Санька кечкенә келәмгә тезләнеп басты да муенындагы тәрене йолкып алды, аны бер читкә атмакчы иде. Кол Шәрифнең шелтәле карашын күреп, тиз генә кесәсенә тыкты һәм башын иеп хәрәкәтсез калды. Бу аның «Мин синең ихтыярыңда, имам-хатиб'*—дигәнен аңлата, тулысыңча аңа буйсынуын белгертә иде.
Кол Шәриф исә аның баш остенә яшел сәхтиян тышлы коръән — каләме шәрифне куеп тантаналы тавыш белән акрын гына көйләп изге дога сүзләрен укырга кереште:
— Бнсмил-ләһир-рахманир-рахим. Әл-хәмдү лил-ләһи раббил галәмин. Әр-рахманир-рахим. Малики йәүмид-дин. Ийәкә нәгъбүдү вә ийәкә нәстә- гыйн. Иһдинас-сиратал мүстәкыйм Сиратәл-ләзинә әнгамтә галәйһим. гай- рил мәгъдүби галәйһим-вәләддалина.
Мәрхәмәтле, рәхимле Аллаһ исеме берлән... Моннан соң синең атың Сәет булыр... Сәет Сәлим углы Аңладыңмы, хәтереңә сеңдердеңме, углым?!
— Әйе. имам-хатиб Мин Сәет Сәлим углы, мөселман өммәтендәге затмын... Бөек Аллаһының җирдәге бәндәсе...
— Яхшы1 Инде бергәләп гыйбадәт кылыйк. Минем арттан кабатлап барырсың... И мәрхәмәтле, рәхимле Аллаһ...
Сәет Кол Шәриф хәзрәт артыннан тылсымлы сүзләрне кабатларга кереште:
— Сиңа гына гыйбадәт кылабыз, сиңа гына ярдәм сорап сыенабыз. Безне туры юлга күндер Адашкан һәм ачуыңны казанганнар юлыннан түгел, изгелегеңә лаек кешеләрнең юлыннан атлат...
Гыйбадәтне тәмамлап, битләрен сыпырып куйдылар. Кол Шәриф егеткә торырга ишарәләде һәм. гаять авыр бер эш башкарган кешедәй җиңел сулап. үгет-нәсихәт, вәгазь сүзләрен тезәргә кереште:
— Мин кулымнан килгәнне эшләдем, Сәет Сәлим углы Инде калганнары барысы да үз ихтыярында... Хак мөселман буласыңмы, әллә хрәстиян да. мөселман да булмыйча, урталыктагы бер имансыз затка әйлә- нәсеңме — барысы да. барысы да үзеңә тапшырыла. Әмма мин сиңа ыша- 5 нам. углым Шуңа тәвәккәлләдем дә ... Аллаһы тәгалә мәгъшукаң белән ку- | шылырга, бер-берегезне сөеп, кадерегезне белеп яшәргә ярдәм итсен. * Мәхәббәтеңнең кайнарлыгын, йөрәгеңнең тугрылыгын, сафлыгын аңладым дип беләм. Җефетеңә гадел, тугры һәм хәләл ир бул. җәмәгатең исә сине * аңлап. зурлап тормыш кичерүче хатын булсын! Амин1—Кол Шәриф догасын s укып бетерде һәм алдындагы кәгазь кисәгенә нәрсәдер язарга тотынды £ Каурый каләмен читкә куеп, язганына өстәлдәге кечкенә көмеш савыттан < вак ком сипте, аны өреп Төшереп, ягъни караны киптереп Сәеткә суз- 4 ды—Монда мин гыйльме табиб әһелләренә бер-ике кәлимә сүз юлладым > Теләгеңә каршы килмәсләр... Уйлаганыңны озакка сузмый гамәлгә ашыру фарыз Йә. тәвәккәллә, углым1
Казан каласында мәхәллә саен аерым табиб булып, алар сырхауларны җәмәгать акчасына тотылучы хастаханәләрдә дә. өйләрендә дә карыйлар, кирәксә, хастаханәгә салып та дәвалыйлар икән. Аларның күбесе табиб кына түгел, фәннәрнең башка тармакларыннан да шактый мәгълүматлы, белемле адәмнәр икән Боларны Сәетнең инде Угличта чакта ук ишеткәне бар галим-голәмә арасында гына түгел, сәүдәгәрләр таифәсендә дә Казан акыл ияләренең абруе шактый югары куеп сөйләнелә иде
Үзенә кирәкле хастаханәне Сәет бик тиз тапты. Гөлйөземне эзләп, аны бер күрергә зар-интизар булып, зарыгып Казан урамнарын айкап йөрү әрәм үтмәгән, ул үрмәкүч пәрәвезе җепселләре шикелле тармакланып, чәбәләнеп беткән күпсанлы тыкрык вә урамнарның кайсы кая илтүен, кайда ни-нәрсә барлыгын шактый ук яхшы абайлый башлаган икән
Имче табиб бик кырыслардан иде булса кирәк. Ул Сәетнең гозерен ■ тыңлап бетерер-бетермәс йөзен чытып куйды һәм кире кайтарып сорамас лык итеп кыска гына җавап та кайтарды
— Юкка йөрисең, углым .. Берни белән дә ярдәм итә алмыйм Без балигъ адәмнәрне сөннәткә утыртмыйбыз. Нәкъ ун елга соңлагансың. .
Сәет үзенең олуг ялгыш җибәрүен шунда гына аңлап алды. Кол Шәриф хәзрәтләре дә нәкъ шулай дигән иде ич һәм тизрәк хатасын төзәтергә ашыкты:
— Мин Кол Шәриф хәзрәтләренең мәктүбен алып килдем Аның фатихасы белән...
Галим-голәмә арасында абруе чиксез олуг затның исемен ишетүгә, табибның йөзендәге кырыслыкны кул белән сыпырын аттылармыни, ул түбәнчелек белән баш иде. йозенә елмаю, канәгатьлек һәм басынкы итагать билгесе кунды
— Нигә башта ук әйтмәдең аны,—дип шелтәләп куйды ул—Мәктүпне күрсәтүдән башларга кирәк иде.
Сәет кадерле язу кисәген табибка сузды да аның хөкемен көтеп тын калды Хәзер менә тагын аның тормышында мөһим бер үзгәреш булачак, аны Углич белән, туганнары, ата-анасы һәм гомумән үз кавеме белән тоташ тырып торучы тагын бер кыл өзеләчәк Артка юл юк!
Аның бу уйларын сизгәндәй, табиб хатны укып бетерде дә Сәетнең күзләренә туп туры текәлеп карады һәм барысын да хәл иткән кешеләрчә кистереп сорады
— Соңыннан үкенмәссеңме?
— Юк. табиб әфәнде, үкенмәм.. Никадәр тизрәк хәл итсәк, минем өчен шулкадәр яхшырак Мин барысын да. барысын да уйладым инде
__ Хуп! Анысы үз иркендә Әмма хәлиткеч адым ясаганчы мин тагын бер кат уйлап карарга киңәш итәр идем Безнең казанлылар «Җиде кат үлчә, бер, кат кис»,—дип әйтергә ярата Бу сиңа ефәк билбауның очын ки
сеп ташлау гына түгел,—дип көлемсерәп куйды табиб.—Ж.ан җире белән эш итәсе. —Аның әле һаман Сәетне уеннан кире кайтарасы килгәне сизелә. шуңадыр ахры, төртмәлерәк итеп сөйләргә тели иде кебек.
— Юк. табиб әфәнде, уемнан кире кайтмыйм Җиде генә түгел, мең кат үлчәдем инде. Синең катка да үз ихтыярым, үз теләгем белән килдем Мин—мөселман затыннан, хак дингә үзем теләп күчүчеләрдән. Атым Сәет, атам —Сәлим булыр Мин бар нәрсәмнең хак мөселманнарча булуын телим Зинһар, сузмыйк ... Әҗереннән тормам.
— Ай-Һай. энем, борчакны тиз куырмакчысың .. Яхшы' Мин сине сынап бактым Инде сынауны үттем дип исәплә! Калганы — безнең карамакта. Мин әйткәндә ятарсың, мин әйткәндә торырсың... Ризамы?
— Берсүзсез ризамын! Ни әйтсәң, шул булыр, табиб әфәнде...
Табибның ни өчен алай әйткәнлеген, аның нәрсәне күздә тотканлыгын Сәет өч көннән соң гына төшенер Әлегә ул үзенең тәнен вә җанын тулаем шушы имче табиб кулына бөтенләе белән тапшырганлыгын аңлап бетерми.
Имче табиб исә ашыкмый гына урыныннан күтәрелде дә Сәетне үз артыннан иярергә чакырды, кулы белән күрше бүлмә ишегенә күрсәтте:
— Хәерле сәгатьтә...
Тар тәрәзәләрдән төшкән сүрән яктылыкка күзләре ияләшкәч. Сәет диварның буеннан-буена сузылган остәлләрдә. әллә ничәшәр катлы киштәләрдә эреле-ваклы төрле шешәләр, кувшиннар, йодрык хәтледән алып икешәр чиләк сыешлыга кадәр балчык чүлмәкләр күреп хәйран вә вәйран калды Имән өрлекләрдәге кадакларга бәйләм-бәйләм төрле үләннәр, яфраклар. чәчәкләр, себерке итеп бәйләнгән юкә. «мән вә каен ботаклары, тагын ул танып бетермәгән әллә нинди башка үсемлекләр, киптерелгән тамырлар асылган иде Төрле зурлыктагы җамаякларда нәмәгълүм җимешләр, он хәленә китереп тарттырылган, төелгән үлән вагы, чәчәк бореләре иде Иң куркытканы — почмактагы адәм сөякләре булды Ул. тәне-ите булмаса да. бөтен буена торып баскан һәм Сәеткә карап тешләрен ыржайта сыман тоелып китте «Сихерче өненә эләктем, ахры».—дип уйлап куярга өлгерде ул Кайчандыр ишеткән куркыныч әкиятләрдәге мәкерле, усал сихерчеләр, тылсымчылар исенә төште, тәне чымырдап куйды Ләкин чигенергә соң иде инде. Хәер, ул биредә үзенә начар гамәл кылынмасына чын күңелдән ышана. Кол Шәриф хәзрәтнең аңа карата игелегенә иманьв камил иде Андый затлар күрә торып кешене явыз сихерче кулына бирмәс. Бу акылга сыймас эш булыр иде Аннан соң. йөзе җыерчыкланып бетсә дһ. күзләреннән яшьләрчә нур бөркелгән бу имче карт аңа яманлык кылмас.
Имче табиб исә Сәеткә ишек катыннан урын күрсәтте дә. аны бөтенләй оныткандай, үз эшенә кереште Өстәлдән нәни генә ак керәч савыт алды, аңа пыяла шешәчекләрдән онга охшаш берничә төрле матдә салды, аларны бармагы белән аралаштырап карады, кечкенә генә тукмак белән бик тырышып тагын бер кат изде дә савытны Сәеткә сузды
— Менә шушыны аз-азлап кына тел астыңа сал Гәүдәңне тоймый башлагач. тәнеңдә очып китәрдәй җиңеллек тойгач туктарсың,—диде ул серле тавыш белән —Калганын үзебез башкарырбыз... Йә. тәвәккәллә1
Күрше бүлмәдән табиб ярдәмчесе чыкканын, үзен ипләп кенә икенче хөҗрәгә күчергәннәрен, ятакка китереп салганнарын ул инде сизми иде Барысы да аксыл томанга төренеп юкка чыкты. Сәет моңарчы бер дә татымаган тирән һәм татлы йокыга талды
Ул. имеш, ниндидер сихерле бер дөньяда йөзә, су дисәң, су түгел, күк дисәң күк түгел. Идел өстендәге вак томандай сыек та. үтә күренмәле дә бер җисем Тәнендәге җиңеллек аңа барча дөньядан өскә күтәрелергә, канат кагып очарга, әле күптән түгел генә булып үткән вакыйгаларны ерактан торып. чит кеше күзләре белән күзәтергә мөмкинлек бирә. имеш. Күз алдында соңгы көннәрдә күреп танышкан, ярдәм кулы сузган яисә кабахәтлек кылган затларның сурәтләре яңара башлады Алар сөйлиләр дә сөйлиләр, сүзләре колйкка кереп тә тормыйча баш миенең үзәгендә яңгырый, шунда язылып кала, имеш
Яхшы хөллә сәхтиян читек кигән мәһабәт бер зат пәйда булды Бакты шаккатты Бу—Казан сәүдәгәрләренең иң абруйлыларыннан Әҗем ага иде
Әҗем ага
Карт балыкчы җибәргән кешене кире борыр хәлем юк Мин дә синең шикелле үк аңа гомерем белән бурычлымын Мәгъшукаң илә кавышуда үзеңне ирләрчә тота алсаң, сәүдә юлында, тормыш коруда ярдәмемнән таш- а ламам. Бер игелек кешене мең бәладән йолыр ди
Шәһит
Әҗем картны кара мыеклы, зур елтыр күзле, гаскәриләр киемендәге $ чибәр егет сурәте алыштырды. Аның янында сары чәчле чабаталы, сәләмә = киемле икенче берсе пәйда булды
Мыеклы чибәр егет әйтте: «Син кем? Каян киләсең? Кая юл тотасын3 « «Мин карт балыкчы яныннан киләм. Казанга барышым Үзем урыс сәүдәгәрләре кавеменнән, исемем Александр-. Сәет күреп торды. Санька > гаскәри киемледән бераз шикләнә, андый мондый зыян салмагае дип е шөбһәләнә иде Гаскәри исә моны сизде, елмаеп җавап бирде «Курыкма. Казан мәмләкәте сәүдәгәрләрне хуплый Без сиңа зыян китермәбез, балыкчы карт юньсез адәмнәрне безгә юлламый. Инде минем дә кемлегемне бел тоткавыл Шәһит булырмын Кулдан килгән ярдәмне күрсәтербез»
Тагын икенче сурәт килеп чыкты Бер төркем атлылар тыныч кына гәпләшеп урман юлыннан юырттыра Алда Шәһит янында бурлы айгыр өстендә Санька бара, имеш Казан җирендә тапкан беренче дустына куанып бәхет кошы тоткандый сөенеп бара Мондый дус егетләр барында инде бер кем дә куркыныч түгел. Гөлйөземне кем урлаганын да аңа ни-нәрсә булга нын да тиз белеп булыр Шәһит шаяртып сөйләтүчеләрдән түгел тугры йөрәкле, үткен сүзле, пәһлеван егет Әйтте бит. ярдәмемнән ташламам диде Озакламый Гөлйөземгә кул күтәргән җаһилләр алларында аунап гафу үтенер Бары тик исән генә булсын! Табыйк кына.
Ж.ицелчә генә ат тыпырдый. Әңгәмә җебе сүтелә дә сүтелә Санька ба шыннан кичкәннәрне бәйнә-бәйнә сөйли Шәһит тыңлый Игьтибары вакыйга җебендә
«Шул кызны минем кулымнан кара төндә йолкып алып киттеләр Инде ни кылыйм Йөрәгем парә-парә телгәләнә. Казанга ут йотып кантын барам»,—диде Санька. Шәһитнең кара мыеклы, кара кашлы чибәр йөзеннән тагын да карарак күләгә йөгереп узды Борылып сорады «Ул кызның аты нинди? Кайда аерылдыгыз? Кемнәр шулай рәнҗетте?»—диде «Ул гүзәлнең исеме Гөлйөземдер Ярминкә җыенында атлылар алып китте Кем икәннәрен дә белмәдем».—диде Санька Кинәт Шәһит атына камчы белән китереп орды. алга ыргылды да борылышта күздән югалды
Бераздан Шәһит аларга килен кушылды Йөзе кырыс караңгы, олы кара күзләре сәер елтырый иде Санька янына килеп колагына әйтте «Әле генә дуслар идек, инде көндәшләр икәнебез ачыкланды. Бел Гөлйөземне урлап китүче ул мин» Саньканың нрсксездән читкә тайпылуын күргәч тагын әйтте «Курыкма, асла сиңа заян китермәм Гәрчә белеп торуың артык имәс, мин Казан мәмләкәтендәге дүрт куәтле ыруның да иң куәтле сеннән —җылкы ыруыннан, аксөяк морза баласымын Хәзер үк сәне богау лап әсирлеккә сата алсам да. кулым күтәрелми Голйозем хакына тыелып ка лам Күрик, белик. Голйозем безнең кайсыбызны сайлар Аның хөкеменә бирелик Ул кемне сайласа, ничек хәл итсә, шулай булыр»
Казанга җиткәнче егетләр бүтән сүз алышмады Атлылар төркеме Сань кага үтергеч карашлар ташлады, әмма зарар салмады Шәһит сүзе аларга ка нун иде
Голйозем
Тагын яңа күренеш
Казан каласының һөнәрчән осталары алтын куллы зәргәрләр яши тор тан мәхәлләсендәге биек ташпулат каршына бер төркем яшь атлылар килен
туктады Акрын гына капка шакыдылар Аны хезмәтче хадим ачты. Аңа; «Гөлйөземне чакыр. Зинһар, чыксын! Шикләнмәсен, аңа бе^-бер начарлык кылынмас!»—диделәр.
Капка уентыгында зәгъфыран сарылары иңгән чибәр йөз күренде Бу —Саньканы шашып елар дәрәҗәгә китереп җиткергән пәри кызы Гөлйөзем иде. Ул җайдакларның әле берсенә, әле икенчесенә бакты, сагышлы йөзенә үзгәреш чыкмады. Кинәт ул сәләмә киемле сары чәчле егеткә карады, авызын учы белән каплап бер аваз бирде: «Аһ!» һәм аның гәүдәсе акрын гына җиргә чүгә башлады. Шәһитнең йөзен кара болыт каплады. әмма китмәде. Егетләренә ым какты. Тыңлаучан җайдаклар атларыннан сикереп төштеләр, ачуташлар иснәтеп кызны һушына китерделәр. Санька илә Шәһит каршына бастырдылар. Шәһит әйтте: «И җанымның бердәнбере, тынла да хәл ит Каршында ике көндәш торабыз. Кайсыбызны үзеңә тиң күреп кабул кыласың? Барысы да синең кулда. Хөкемеңә буйсынырбыз. Сайла1»—диде
Гөлйөзем бер сүз дә әйтмәде, очынып Санька янына килде дә кулыннан алды Гафу сорагандай Шәһиткә карады. Шәһит барысын да аңлады Камчы белән кунычына сукты, атына сикереп атланды. Җайдаклар тавышсыз-тын- сыз чаптырып китеп бардылар Ерактан Шәһитнең тавышы ишетелде: «Дустым идең, көндәшем булдың Инде бүтән арабызда берни калмады. Бүтән юлыма очрама. Үкенерсең Аллам сабырлык бирсен, үземне тыя алмавым бар...»
Галиәкбәр абзый
Җирдәге гөнаһлы бәндәләрдән аерылып каядыр өскә, югарыга күтәрелгән Саньканың җаны аңлады. Гөлйөземнең әтисе аның каршына ватылмас чикләвектәй каты мәсьәлә куйды. Бер кулы белән рөхсәтне бирде, икенчесе белән кисте «Бердәндер кызымның, багалмамның, җанга якын җимешемнең теләгенә каршы килә алмыйм Инде җанының яртысы итеп сине сайлаган икән, каршы килмим. Шул ук вакытта колагыңа киртлә: минем кызым бары тик хак мөселманга гына тиң яр булачак. Башкасын белмим! Алга таба нишлисен үзең хәл ит!»
Сәет Сәлим углы гәүдәсендә җиңеллек, каты арып йоклаганнан соң була торган рәхәтлек тоеп ятагыннан күтәрелде Гаҗәпләнеп як-ягына каранды. Ул таныш түгел хөҗрәдә, ярым караңгы бинада берүзе ята икән Аның кыштырдаганын ишетеп булса кирәк, ишек ачылды, анда имче табибның йөзе пәйда булды
— Мин озак йокладыммы?—дип сорады Сәет тәрәзәдән балкыган кояш нурларын тоеп. Чөнки ул кергәндә кон кичкә авышкан иде инде
— Өч көн. өч төн йокладың, углым. Үзеңне аяп шундый дару биргән идек. Балигъ булганнарның гаурәте үтә сизгер нәрсә... Зыян китермик дидек...
Сәетнең йөзенә куе кызыллык йогерде. Йоклаган арада үзе белән ни кылганнарын аңлап алган иде ул. Әмма оялу хисе тиз үтте, бөтен күңелен горурлык, шатлык, шушы изге күңелле затлар белән бер төрле булудан туган куаныч хисе биләп алды
Ярминкә төгәлләнер көннәрдә базар әһелләре Казанның иң бай һәм абруйлы сәүдәгәре Әҗемне сары чәчле, җете зәңгәр күзле, әле юньләп мыек та чыгып өлгермәгән яшь бер сәүдәгәр белән күрделәр. Сер сыйдырыр кеше буларак, ул җаен тапты, Казан малтабарларына, һөнәрчән ил агаларына:
— Ерактагы туганымның углының углы, зәргәр Галиәкбәрның кияве... Сәүдә эшендә үзенә юл сапмакчы. — дип таныштырды.
— Миңа ышангандай ышана аласыз... Рибачы түгелмен, әмма Сәет угланны минем канат астында исәпләрсез.
Казан мәмләкәтенең базар әһелләре арасында яңа малтабар пәйда булды ...
Шомлы көннәр
Кирмэнгә кереп бикләнгән казанлылар.
Дотчан яудан бер тамчы да курыкмады
Барлык күрше дәүләтләрнең гаскәрләре ° Зур яу булып килсәләр дә бу каланы
Алу җаен таба алмый кайтыр иде* ;
Ә сугышка маһир, кыю казанлылар Кирмәннән дә ныграк иде. каты иде
XVI пшр билгесе, урыс азучысы •Кшя пзтшдлыгы турышм риважтз- “
3
1552 елның җәе коры килде Язгы ташулар үтеп, җир осте куе яшел < леккә күмелгәннән соң ник бер яңгыр тамчысы төшсен дә. ник күк йөзендә г бер болыт әсәре күренсен Күтәрелеп килгән игеннәр сабагында саргая баш £ лады, сусыл үләнле болынлыклар корыды, агачларның яфраклары бөреште * Әмма ул гына түгел, казанлылар күңеленә шом салырлык башка сәбәпләр е дә бар иде Көн белән тон тигезләшеп, җәй челләсенә якынлашып килгәндә шәһәрдә имеш-мимешләр куерды Алар вакытлар үтү белән кимеми генә түгел, киресенчә, тагын да ишәеп, куркынычрак һәм дәһшәтлерәк яңа хәбәрләр белән тулыланып, өйләргә генә сыешмыйча, тыкрыктан тыкрыкка урамнан урамга күчтеләр, кешеләр күңелендәге шомны тагын да куерта төштеләр
Баштарак аларның чынмы-ялганмы икәненә диван әһелләреннән нә рас лап. нә кире кагып бер бер фикер ишетү мөмкин булмады Чөнки хаким затлар үзләре дә төгәл белеп бетерми һәм кирәксез сүзләрнең зыян гына китерүеннән шикләнәләр иде. күрәсең
һәм. ниһаять, көннәрдән беркөнне чуан тишелде
Атын ак күбеккә батырып куалаган Чапкын морзаның Казан капкасын нан атылып керүенә чагдавыллар гына түгел, шаһит булган дистәләрчә казанлылар да сәерсенеп, тел шартлатып карап калган нде Мәскәү кенәзенә хезмәткә күчкән хыянәтче дип исәпләнелгән. әһле Казан тарафыннан ләгънәтләнгән морзаның каравыл башына ниндидер кәгазь күрсәтеп кола гына пышылдап җай гына үтүе тагын әллә нинди имеш-мимешләр чыгуга сәбәп булды
Чапкын морза тирләгән атын яндырудан да шикләнмичә, уңлы суллы камчылап кала урамнарыннан туп-туры хан сараена юнәлде Аны шыгавыл ларVI туктатмады Нәрсәләр сөйләгәндер. нәрсәдән хәбәр җит кергәндер — анысы шәһәр халкына нәмәгълүм, әмма ул кайтканнан соң яр ты кон дә узмады, шәһәр юж килде
— Мәскәүдә гаскәр туплыйлар!
— Казан остенә киләселәр ди.
— Хыянәтче Шаһгали яшь Иванның саргаскәре. имеш'
— Казанлылардан канлы үч алачакмын, дигән
— Иванга тугрылыкка ант эчкән зобанидан ни көтәсең?1
Корылыклы елның ачлык белән янавыннан шөбһәләнеп яшәгән шәһәр халкы, якын тирә авыллар өстендә икенче, тагын да куркынычрак имәнечрәк афәтнең аяусыз күләгәсе пәнда булды
Сәүдәнең, базарның рәте китте Малтабарлар ашлыкка бәяне күтәрде аның артыннан башка малларның да хакы күзгә күренеп үсте Казан дивар лары эчендә генә бикләнеп калмаган шомлы хәбәрләр саладан калага, кала дан салага күчә күчә мәмләкәтнең ерак чикләренә барып җитте, алэрны үтеп чыкты Артык сак һәм кирәксез тәвәккәллектән шикләнгән базарчылар Казанны әйләнебрәк узу җаен карый башлады
Идел боздан арчылып, беренче көймә кәрваннары килүгә үк бураларын дагы ашлыгын озатып өлгергән Сәет сәүдәгәр ярык тагарак янында утырды
VI Шыгавыл — ишек сякчысы
да калды. Иван белән агасы Василийның кисәтүен санга сукмавы сәбәп булдымы еллар иминлегенә ышанычы артык зур идеме — әмма сәясәттән читтәрәк торырга тырышкан алыпсатарбыз быел алдатты, бар малын ашыгып сатып җибәрүе белән шактый зыян күрде. Хәер, ул аңа артык борчылмый. калган кадәресе гаиләсенә әле берничә ел кытлык күрми яшәргә җитәрлек, алла теләсә, башка төр мал-туар белән дә оста гына кон күрер җае бар Аны башкасы борчый, башка уйлар җанын кимерә.
Сәет базарга чыкмас булды, үз эченә бикләнде. Шәһәр хәлләрен, дөнья хәбәрләрен хәзер улы — сәүдә тукталгач үз ирегендә калган Җәгъфәр алып кайта Хәбәрләр исә берсеннән-берсе шомлырак, хәвефлерәк. Күңелдә бөреләнгән өмет учак кузысы күк пыскый башларга да өлгерми, яңа хәбәр аны пыран-заран китереп ташлый.
Юк! Казан өстенә моңарчы күрелмәгән олы яу килгәндә Кырым-йорт ярдәмсез калдырмас, солтан күз йомып тормас, диделәр. Сәет тә моңа ышана. элек еллардагыча, урыс Казанга килеп җиткәнче үк таркалып качар, дип өметләнә иде.
Җәгъфәр хәбәрләрне ташуй да ташый. Егетнең йөзе суырылып калды, әллә ничек күз алдында олыгаеп китте. Күзләре генә ут яна Гөлйөземнекенә охшаган зур кара күзләрендә ашкынып торган кыю дәрт тә. чаялык та. теләсә нинди хәтәр алымга тәвәккәллек тә тоемлана Сәетне улындагы әнә шул дуамал тәвәккәллек борчый да инде Әмма кистереп кенә бернинди киңәш бирә алмый. Алай әйтсә дә. болай әйтсә дә. Казанны үлеп яраткан, аның һәр тыкрыгын, йортын, хөр күңелле кешеләрен, базарларын яшәешенең бер өлеше итеп кабул иткән. Кабанына. Болагына, мул сулы Иделенә гашыйк егетнең күңеленә яра ясар иде. Төзәлерлек кенә түгел, мәңгелек җой, җәрәхәт салыр иде. Балага үз акылыңны биреп булмый
»Без сугыш кешесе түгел, тыныч кына өйдә ят!»—дип аңа ничек әйтмәк кирәк!? Аңлармы ул аны. әллә әтисен куркаклыкта, хыянәттә гаепләрме? Нинди куркыныч янаганын белми, аңламый ич ул! Урыстан саклан дисә, анысын хәзер Җәгъфәр үзе дә белә булыр... Тагын ни әйтәсең?.. «■Үзең урыс син. урыс булгансың!» димәсме? Сәетне иң куркытканы, йөрәген кысылып-кысылып авыртырга мәҗбүр иткәне шушы шиктер, ахрысы... Җитмәсә. Василийның өйгә килеп керүе нинди тәэсир калдырган-дыр... Ни-нәрсә сөйләшкәнне улы белә Үз вакытында аңа әйтүне кирәк тапмаган иде Инде менә хәзер... Әйтсә, ышанырмы? Әйтсәң дә. әйтмәсәң дә. берсе дә Сәеткә аклану бирә алмый иде инде
Ә хәбәрләр килә торды. Төрек гаскәре, тупчылары белән берләшеп, мең мең атлы җайдакны әйдәп Мәскәүгә яу чапкан Кырым ханы Дәүләт Гәрәйнең Тула янында урыслардан җиңелүе турындагы шомлы хәбәр күңелдәге соңгы өметне дә сүндерде. Бетте! Барысы да челпәрәмә килде Көч туплаган, хәтәрлеген, усаллыгын көннән-коп арттыра барган Мәскәү кенәзенә казанлыларга япа-ялгыз каршы торырга туры киләчәк иде. Башка яктан көтәр өмет, ышаныч калмады.
Гаиләсенә татулык, тынычлык, ил-көнгә иминлек, балаларына һәм газизе Гөлйөземгә бөтенлек бәрабәренә бар мөлкәте, байлыгы, соңгы алтыныннан ваз кичәргә әзер Сәет берни дә эшли алмады Дәүләт Гәрәйнең җиңелүендә ул яман фал күрде, җанын газаплы котү ачысы биләп алды
— Дошман чирүе Иделне кичеп чыккан. Казанга киләләр!.
Бу хәбәрне җиткергән Җәгъфәрнең бите кызарып чыккан, еш-еш сулый. кая басарга, үзен кая куярга белмичә үрсәләнә иде Аның бөтен шәһәр буйлап йөгереп кайтканы, әтисеннән —үзе өчен иң зур абруй булган кешесеннән— ниндидер хәлиткеч сүз көткәне әллә каян күренеп тора иде.
Сәет коелды да тоште. авыз эченнән дога сүзләрен әвәләштермәкче булды, ләкин зиһене таркау — белгәне бер генә дә хәтеренә килми иде
— Ни язган, шул булыр,—диде ул аптырагач
Җәгъфәр әтисенә сәерсенеп карады да. һәр сүзен өзеп-өзеп, ашыгып- ашыгып сөйләргә тотынды
— Мин синең әйткәнеңә ышанмыйм . Ни язганны көтеп яту... ул... куркаклар эше...
Сәетнең йөрәгенә пычак кададылармыни' Бөтен бәгыре куырылып килсә дә. авыртуын тышка чыгармады Кыяфәтен аклар өчен, табигатенә хас булмаганча, уенчаклыкка күчте Үзе дә сәерсенде, теленнән углы ишетәсе килгән сүзләр чыкты
Ышанмый дөрес эшлисең. улым! Казан-йорт көчле, халкыбыз тәвәккәл Кальга ныклы. Торырлар-торырлар да китәрләр Кайда гына йөрмәдем, ниләр генә күрмәдем — мондый куәтле ныклы ныгытмаларны оч- | ратмадым.—диде. Ул туктый алмый, сүзләре агыла да агыла иде
Җәгъфәрнең күзләре елтырый башлады Очынып кабынып күргәннәрен * тезәргә кереште: о
, — Урыслардан илчеләр килгән «Ханыгызны, карачы, морзаларыгызны бәйләп безгә китерегез, сезгә берни дә булмас».—дип әйткәннәр ди Кальга = өстеннән безнекеләр бер сүз белән авызларын канлаганнар «Сез—дуңгыз J ашаучылар.—дигәннәр — Казанга баш булу кая. сез аны якыннан күрергә * дә лаек түгел Чөнки җаныгызда иман, денегездә нур юк—дигәннәр—Ә 3 инде патшабызга килгәндә, без аны үзебез сайлап куябыз Тәхетебездә ту > мыштан хөкемдар гали затлар утыра Сезнең нәселсез кенәзләрегев ишсне ө без якын да китермибез, китермәячәкбез дә.—дигәннәр —Казан—хөр мәмләкәт, хөр булып калачак та»
— Улым, тукта, ашыкма! Илчеләр җибәрерлек булгач, алай ук начар ният белән килмәгәннәрдер...
Җәгъфәр бер тында әйтте дә ташлады
— Урысның кайчан изге ният белән килгәне бар?! Ашаган табагына, төкереп. —Аның бите бер агарды, бер кызарды Атасына ярамаганны ычкындырганны сизенеп булса кирәк, бер мәлгә тын калды, ни әйтергә бел мичә, еш-еш сулап алды һәм басынкы тавыш белән әйтеп бетерде —Яхшы ниятле кеше, ханыгызны бәйләп китерегез, дип киләме’
Дөрес сүзгә җавап юк иде Сәет бер Гөлйөземгә, бер улына, бер кызы Галиягә карады да. җавап алмыйча кул селтәде Соңгы чарасы итеп Гөлйөземгә текәлде:
— Сиңа әйтәм. нишлибез? Мин — чарасыз... Алар килеп җиткәнче авылдагы йортка — сәйфиягә1 дә күченмәдек, ичмасам
Сорау сәер, хәтта мондый көнне мәгънәсез дә иде кебек Ләкин башка чарасы булмаган Сәет үзе дә белештермичә дилбегәне Гөлйөземгә тоттыр ды
Гөлйөземгә — кайчандыр чибәрлеге белән генә түгел чаялыгы үткенле ге белән дә Казан егетләренең күзен яндырган Гөлйөземгә әллә нәрсә булды. Иренең сыгылып төшүе, югалып калуына үртәлде, эче пошты, аның белән икс арага күтәреп булгысыз авыр нәрсә япы кебек. Ләкин, бер мнз гелдә күңелендә кайнап алган хисләрне авызлыклап, ул үзен кулга алды һәм сабыр итеп, ләкин кистереп фикерен белдерде
— Кеше ни эшләсә —шуны эшләрбез Яу килгәндә кулына корал алма ган ир — башына бүрек кияргә оялыр... Нәселебездә куркаклар булмады
Гаилә киңәше шулай тәмамланды
Үз-үзен кая куярга белмәгән Сәет ашыгып урамга чыгып китте Аңа фикерләрен тупларга, нинди дә булса бер карар кабул итәргә, ни кылырга кирәклеген ачыкларга кирәк иде Кая басканын, ничек атлаганын тоймыйча урамнар буйлап йөрде дә йөрде «Чыннан да хәрәмзадәләрнең сүзе дөрескә чыктымыни соң?1» Ул—мәмләкәттә сыеныр урын, әһле базар арасында гына түгел, гавамда абруй казанган Сәет сәүдәгәр ни эшли ала’ Теленә йозак, күңеленә богау салып тагын ялгыштымы’ Вакытында диван әһелләренә ин де алардан шикләнсә, үзенә хәерхак булган, иң өметсез чагында баласыдай күреп ярдәм кулы сузган Кол Шәриф хәзрәткә сиздерсә —үкенече дә бу кадәр авыр булмас иде
Ул үзенең кайсы урамда, нинди төбәктә йөргәнен дә абайламый чигәсен бораулап кергән соравыннан газапланып, дивана хәленә калган адәмдәй, бернинди максатсыз атлый да атлый иде
1 Сәйфия — дяча 3 -К.У- м 11
Кинәт колак төбендә туптан аткандай яңгыраган дум-думбаклар гөрселдәвеннән сискәнеп китте, авырттырып кысылган йөрәгенә чыдый алмый күкрәгенә тотынды. Кайда килеп чыгуын шунда гына абайлап алды Сәет Хан сарае алдындагы киң мәйданда, шаулашкан, гөжләшкән кешеләр арасында икән ләбаса Алар нәрсәдер кычкыралар, ачулы кыяфәт белән йодрыкларын төйнәп урысларга хурлау, каргыш, ләгънәт сүзләре яудыралар идс Думбак тавышлары аларның барысын да күмеп китте, бер мизгелгә мәйданда авыр тынлык урнашты Шул чакта һәммәсе дә хан сараен мәйданнан аерып торган таш дивар капкасына борылды Ялтырап торган тимер башлык, тимер көбә кигән, түгәрәк калкан, үткен айбалталар тоткан чагда- выллар үзләренә генә мәгълүм ниндидер әмергә буйсынып, тимер капканы каерып ачып җибәрделәр, мәйданга җайдаклар ыргылып чыкты. Аларның кулларындагы озын сорнай-көрнәйләрнең җизендә кояш нурлары чагылды, йөзләрендә кырыслык, кыяфәтләрендә кыюлык, шушы мизгелдә үк утка-су- га ташланырга әзерлек чалымнары иде. Чая егетләр атларын уйнатып алдылар да. берничә төркемгә бүленеп, кала урамнарына чаптырып кереп киттеләр. '
— Сөрәнчеләр’ Сөрәнчеләр килә!—дип кычкырды кемдер
— Тыңлагыз, оран салучылар чыкты... ,
— Олуг хан галиҗәнабларының ярлыгын, ил-көн остенә канлы гарасат янаганда олуг хан сүзен, диван фикерен ирештерәчәкләр...
Сәетнең тирә-ягындагы кешеләр шулай сөйләште.
Мәйдан уртасында ялгызы калган сөрәнче атын тыеп, өзәңгеләрендә күтәрелде дә сорнай-көрнәен ирененә тигереп, сузып-сузып оран салды:
— Газиз кардәшләр, куркусыз илдәшләр, кыю йөрәкле казандылар, батыр җирдәшләр! Тыңлагыз! Тыңлагыз олуг хан — галиҗәнаб Ядегәр хан ярлыгын! Диван әһелләре. Сәетләрнең сәете изге Кол Шәриф хәзрәт сүзләрен сезгә җиткерәбез...
Без Мәскәү кенәзеннән дә, аның саранча өере булып төшкән явыннан да шүрләмибез Кыяларга бәрелеп шаулаучы диңгез кеби аның аяусыз, канлы гаскәре Әмма безнең кальгабыз кыядай нык. диварлары биек, капкалары тимер. Нидән куркыйк?! Таш кыяга ташланып күбекләнүче дулкыннанмы?! Яугирләрсбез. кешеләребез җитез, кыю. пәһлевандай куркусыз. Базларыбызда ун елга җитәрлек азык-төлек Арабызда денсез кяферлар юк. Динебез, ил- көнебез. хөрлегебез, балаларыбыз, чал картларыбыз, аналарыбыз хакына җаныбызны аямабыз Кулыбызда корал тотарлык көч барында безне моннан беркем дә әсир-кол итеп алып чыга алмас! Урыска кол булудан да түбән, җирәнгеч нәрсә юк. •
И горур казанлылар!
Ыру тамырлары безнекеннән сай. диннәре вә деннәре безнекеннән түбән хрәстияннәргә кол булырбызмы?! Юк!!! Аллаһы тәгалә моңа юл куймас!
Мәйданда җыелган халыкның сөрәнчене хуплап бер тын белән кычкыруыннан Сәетнең тамырларында бозга әйләнә башлаган каны җылынды, җанына тынычлык, өмет һәм ышану иңде Якты дөньяны томалаган шик пәрдәсе таралып, күз аллары яктырып китте. Ничек башыннан чыгарган соң ул. сугышта әсир булуга караганда үлемне артыграк күрүче казанлылар тәҗрибәсез, мәнсез Иванга баш иярме? Юк. әлбәттә...
Мәйданны меңнәрчә бугазлардан берьюлы ургылып чыккан ярсулы авазлар күмеп китте:
— Юк! Кол булмабыз! Булмабыз!
— Урыс астында калганчы, яу кырында үлүең мең артык'..
Морза балалары, яугирләр, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, шәкерт вә таләбәләрдән алып кол-чураларга кадәр барчасы кулларын йодрыклап өскә күтәрде, сүзнең һәр иҗеге саен йодрыклары белән күккә, фараз кылынган дошманга кизәнгәндәй селтәнделәр. Мондый берлек-бердәмлекне. меңнәрчә бугаздан берьюлы ургылган дәһшәтле авазларны ишеткәне булмаган Сәет, казанлыларның тәвәккәл батырлыгына, кискен җавабына хәйран калды, сок
ланды. алар белән бергә тамагы карлыкканчы, күзеннән яшь чыкканчы илерә-илерә кычкырды
— Казанны бирмәбез! Бирмәбез!
— Баскыннарга ләгънәт! Мең ләгънәт! Ләгънәт!
Гомум шаукымга бирелгән, үз-үзен белештермичә ярсып-ярсып кычкырган җиреннән ул кинәт туктап калды Башына күсәк белән ордылармыни! £ Кылт итеп Иван сәүдәгәр, аңа биргән вәгъдәсе исенә төште, үзең булмасаң 2 улыңны беләбез, җиде кат җир астыннан эзләп табарбыз, дип зәһәр пышыл- 2 даганы миен көйдереп узды «Ул бала кайда йөри икән?» Бүз углан булып х үсеп килүче Җәгъфәрне аяп. ул аңа янаган куркынычны белдермәде, эченә йотты, азмы күпме сакланып йөрергә кирәклеген дә искәртмәде ич «Йа хо- да! Инде аңа карата бер-бер хаинлек, кабахәтлек кылынмаса ярар иде 5 Хәрамлык. хөсетлек утында янган, сугыш әләме күтәрен килгән Иваннан ба ’ рысын да көтәргә була Казанда шымчылары булмый калмас Тәгаен бар- < дыр. Аллам сакласын!»
Сәет пышылдап дога укыды һәм. аяклары тартмаса да. мәйданнан чы- > гып китәргә, кайтып тизрәк Җәгъфәрне күрергә, күңелен тынычландырырга е ашыкты. Кабаланып, чаба йогерә диярлек сәүдә рәтләре ягына тошеп китте Салмаклыгы, кеше белән аралашуда вәкарьлеге белән танылган Сәет сәүдәгәрнең болай пырдымсыз кылануын башка вакытта күпләр сәерсенеп карап калыр, бер-бер хәл булгандыр дип фараз итәр, ярдәмгә ашыгыр иде. Әмма бөтен Казан таяк тыгып болгаткан кырмыска оясыдай кайнаган бу мәлдә аңа игътибар итүче дә. әйләнеп караучы да табылмады
Чат саен сөрәнчеләрнең авазлары, әйтерсең, аны эзәрлекли, дошман алып килгән дәһшәтнең ачылыгын исенә төшерә, күңелендә кайнаган каршылыклы уйларны тагын да болгата, зәһәррәк төсләр бирә-бирә артыннан ияреп килә иде.
— Тәнендә җаны булган азамат ирләр, чая егетләр, кавырсыны ныгыган бүз балалар ил остенә афәт килгәндә күләгәдә калырмы?1
— Мөхтәрәм казандылар! Дары базларында дары җитәрлек
— Барыгыз да коралга! Күзе үткеннәргә —мылтык, ук-җәя. беләге нык ларга — кылыч, бәдәне тазаларга — сөңге, айбалта, гөрзи1
— Изге калабызны этләрдән талатмыйк, дуңгыз ашаучылардан нә- җесләтмик!
Ләкин ничек кенә бәргәләнмәсен, җанын кыйнамасын, үрсәләнеп иренен чәйни чәйни бәддога укымасын —Сәет инде берни дә эшли алмый, бер генә нәрсә дә аңа бәйле түгел иде Үзен сыендырган, байлык һәм муллык биргән, тәүге һәм бердәнбер мәхәббәте бөреләнеп чәчәк аткан, каныннан яралган газиз балалары тәпи баскан шәһәрне, боек Казан патшалыгын, җирдәге җәннәткә тиң изге мәмләкәтне саклап, яклап калу өчен ул хәзер инде берни дә эшли алмый иде Кайчандыр булган мөмкинлекне кулдан ыч кындырды. тар күңеллелек, курку колына әйләнде Гомерендә бер мәртәбә кулына мылгык алып атмаган, кылыч белән кеше канын коймаган, җан кын маган. базар әһеле булып тыныч кына яшәп яткан сәүдәгәр Сәет ике ут ара сында торды да калды
Җанын изгәне шул һәр ике як та аңа бердәй якын, һәр ике як та аңа газиз, кадерле Күкрәк сөте имезеп үстергән, телен ачкан анасына, уналты ел хәләл икмәген-тәгамен ашаткан атасына, бер ятакта аунаган карындаш ага сына кул күтәрсенме, яисә җанының яртысы—хәләле Гөлйөземгә, җир йөзендә кеше иткән, үчне-хөсетлекне белмәгән, туганыннан якын күреп үз араларына алган Әҗем картка, канчандыр сукбай егеткә фатихасын биргән Кол Шәрифка, бәгыреннән өзелеп төшкән балаларына хыянәт итсенме31
Пошаманга калырлык та бар Ничек кенә сәер тоелмасын. Сәетнең моңа кадәр бу хакта тирәннән уйланганы, тон йокыларын калдырып газапланып баш ватканы булмады Ә гомер дигәнең койрыклы йолдыз шикелле үткән дә киткән ләбаса! Яшьлектәге хаталар, комарланып дөнья куу искә өскә алма ran әллә ни кадәр вак-төяк ялгыш адымнар Сәетне чишә сүтә ерып чыга | алмаслык катлаулы, гаять тә четерекле мәсьәлә алдында яна ялгыз калдыр ды. Барып сыеныр кешесе дә юк бит ичмасам Хәер, алан ук түгел Алар
бар Күп тә хәтта Хәлбуки, дус-иш булсалар да. алар Сәетне аңламас, ул кичергәнне төшенмәс, газапларының серенә керә . алмас. Чапкын- күзәтчеләрнең әйтүләре хак булса. Казан капкасы төбендә йөз илле меңлек урыс явы корал шалтыратканда Сәетнең шик-шөбһәсе. икеләнүенең ни бәһа торачагын дивана кеше дә бер сүз белән әйтеп бирә алыр иде
Аңа хәзер бер генә юл —эчендәген тышына чыгармау, авызга су кабып шым булу! Башка чара юк! Берьюлы ике куян койрыгын тотып булмаган шикелле үк. ул күңеленнән ике якны да якын күрә, әмма бер якка да авыша алмый. Бизмәнгә артык зур. кеше гакылы колачлый алмастай олы төшенчәләр— яшәү һәм үлем, намус һәм кабахәтлек, мәхәббәт һәм нәфрәт салынган. Мәхәббәтне сайласа, үлчәү тәлинкәсенең икенче ягындагы нәфрәт калкып чыга, яшәүне алыйм дисә, бизмәндәге үлем якыннарына, газизләренә яный башлый. Намусын саклыйм дисә, икенче бер тарафтан кабахәтлек баш күтәрә Йа хода! Нинди гөнаһларым өчен җибәрдең миңа мондый җәзаларны?!
Җир йөзендәге дүрт кыйтганың сәүдә кыйбласы Казан-йорт бу афәттән исән-аман котылырмы? Хәзер барча мөэмин-мөселманның җанын шушы сорау кыйный. Сәет яхшы белә; Казан-кальга Кырым. Әстерхан мәмләкәтләренең. нугай урдасының, даладагы күчмә төркиләрнең калканы гына түгел, үсеп, көчәеп килүче Мәскәү кенәзлегенең ярсуын Ливония. Швеция, ләх короленнән читкә юнәлтеп торучы олы коч. бөек мәмләкәт тә ул. Әгәр, күзәтчеләр раслаганча, яшь Иван бар куәтен-көчен Казан-йортка ташлаган икән, димәк ки ливониялеләр, ләхләр. шведлар да тик ятмас, хуҗасыз калган йортка тәмгысын сузучылар табылыр. Шулай булгач, бәлки әле урыс гаскәренең Идел. Казан суы буйларында котырган эт өередәй айкалуы озакка бармас... Ләхләр яисә ливониялеләр кузгалуга, артын-алдын уйламаган Иван тупларын, азык-төлек төягән көймәләрен, арбаларын чәчә-чәчә Мәскәвенә чабар.
Ул гына да түгел... Кара диңгез ярларын дер селкетеп торучы солтан, кардәш Кырым-йорт, Әстерхан хакимнәре Казанның ялгызы канга батып урыс белән чапырылышуын тыныч кына карап ятарлармы? Юк. әлбәттә! Димәк, артык борчылырга, үзеңне ватарга ярамый. Афәтле кара көннәр үтәр дә китәр, янәдән Казан суы ярларына донья малтабарларының бихисап кәрваннары агылыр. Ничек тә күзгә-башка чалынмыйча сак кына, сабыр гына кара көннәрне үткәреп җибәрергә кйрәк Иншалла! Барысы да бетәр, үтәр... Урыс белән татарның беренче бәрелеше генә түгел. Азау ярган малтабарлар әйтмешли. Казанда «әлиф» дип әйтсәләр, мәскәүлеләр «би» дияргә мәҗбүр, ә инде «әлиф-би»дән соң ливониялеләргә бер генә юл — «ти» дияргә генә кала .. Элек шулай иде. шулай булыр, шулай дәвам итәр. Амин! Шулай гына була күрсен!..
Миендә чәбәләнгән, чуалган йомгак хәлендәге уйларының эзлекле агымга керүе Сәетнең күңелен күтәреп җибәрде. Буыннарына хәл керде, күтәрә алмастай хәсрәттән сыгылган гәүдәсе турайды, сынын төз тотып, егетләрчә җитезлек белән юлын дәвам игтермәкче иде... Олы урам чатыннан Аталык тыкрыгына борылуга, күкрәгенә горе иттереп нәрсәдер килеп бәрелде
— Күзең чыкканмы әллә? Ат астына керәсең... Гомереңне урыс белән сугышырга сакла!—дип гөрелдәде калын күкрәк тавышы.
Әле яңа гына ак-караны аерыр хәлгә килгән Сәет керфекләрен челт- челт йомды Каршында түшенә каешлар белән табак зурлыгында тимер ат калканы беркетелгән озын торыклы чаптар басып тора иде. Маңгае белән калканга килеп төртелгән Сәет аны-моны аңламыйча, артка сикерде.
Тагын җайдакның калын тавышы ишетелде:
— Ә-ә... Синмени әле бу мөхтәрәм Сәет Сәлим углы... Кая шулкадәр ашыгасың?..
Шушындый көндә, иң кирәксез чакта, йөрәге алгысуга түзә алмыйча үзен кая куярга белмәгән мизгелләрдә нәкъ менә аны очратырмын дип башына да китермәгән Сәет телсез калды Ат өстендә күптәнге танышы, кайчандыр көндәшләр булган би углы Шәһит утыра иде Аның тавышында
мыскыллау чалымнары, астыртын көлү сиземләгән кебек булды Сәет Бәлки алай да булмагандыр. Әмма күңеле тулы шик аңа шулай тоемларга куша иде Дөресен әйтергә кирәк, моңарчы да юллары кисешмәде түгел. Ләкин ни Сәет сәүдәгәр, ни Шәһит морза бер берсенә этлек эшләмәде, нәкъ кирәк микъдарда гына ташлама ясый белделәр, күзгә-башка бәрелмәслек иттереп кирәксез очрашулардан кача килделәр Әйе. шулай иде Гонаһысына керәсе юк. Казан йортта сүзе үтүчән абруйлы нәселдән булса да. Шәһит үчлек кыл- S малы, хосетле адәм түгел иде Ә менб бүген нигәдер аның гөбедән чык 5 кандай тавышыннан йөрәге дертләп китте анда, әйтерсең, төрттерү, яшерен * киная бар иде Сәет аны нәкъ шулай, үзенең үткәненә, дошманнар белән ° кардәшлегенә төрттерү дин кабул итте
Миеннән яшен тизлеге белән шундый уйлар узды Авызына су капкан = дай тору уңайсыз иде. аны бит башкача аңларга да момкнннәр җавап би J рергә ашыкты
— Әйе. мин фәкыйрегезмен. Шәһит морза... Мондый көндә... ничек “ ашыкмыйсың...
— Җавабыңны хуплыйм, тәкъсир! Кулыңда сөңге тотарлык җегәр той- ө саң, йөрәгендә яугир утын алтын чыңы томаламаса. рәхим- ит. минем алаем- даVII урын табылыр. Рәхим-шәфкатьсез дошманга яһгыз чыкмассың ич.
Шәһит сүзләрен әйтеп бетерде дә. җавап котеп тә тормастан. үкчәсендәге типкеләрен түземсезләнеп ал тояклары белән җирне тырнап торган ярсу атының кабыргаларына батырды. Дөл-дөл кыяфәтле, ялыннан бәкәленәчә ап-ак тостәге чапкыр кешнәп арг аякларына басты һәм җанда гын Аталык капкасы ягына очыртып алып та китте
Саргаскәрнең ялгыз юлаучы белән сүз алышканын сабыр гына көтеп торган пәһлеваннар тезгеннәрен бушатты һәм бүәлеп торган ташкын ургы лып Сәет яныннан агыла башлады Аларның тимер көбәләрендә, очлы тимер башлыкларында. ат дирбиясенең шомартып ялтыратылган җит өлешләрендә кояш нуры уйнады, киң урамны ташка бәрелт ән меңнәрчә тояк тавышлары күмеп китте. Сафлар өстендә ефәк әләмнәр сөңге сабына күтәрелгән тулар-’ җилфердәде Гаскәр ярсу иде. ачулы иде. көче-куәте ташып торган тоташ агым иде, сүзсез иде
Аларны үткәреп җибәрү өчен янәшәдәге йортның капкасына сыенган Сәетнең әллә нәрсәдәң тәне калтыранып куйды, йөрәге касылды Үз көнен үзе күргән һәм инде малтабарлыкта—сәүдәгәрлектә иң югары баскычка ирешеп тыныч кына яшәп яткан, гаскәрилектән бихәбәр кешенең Казан урамнарында мондый зур көчне, дәһшәтле ташкынны, таш манараларны сел кетер куәтне күргәне юк иде әле
Күңелендә урнашып өлгергән тынычлану хисен кул белән йолкып алды лармыни тагын шикләр өермәсе кузгалды, күңелендә курку бу тыелгысыз ташкын сытып изеп үтәчәк кан-кардәшләрен кызгану дулкыны күтәрелде Сугышның котылгысыз икәнен белгән хәлдә дә ул аны булдырмас өчен җанын тәнен кызганмаска әзер иде Әмма хисләрен авызлыклап тыя алмаган кебек, үзенең чарасыз икәнен, вакыйгалар колы икәнен дә яхшы аңлый Ян нарына сыендырып кеше иткән, ил-көн арасында дәрәҗә мал мөлкәт биргән, нан һәм дан уртаклашкан казандылар газиз һәм якын булган кебек, урыс кавеме дә аңа дошман түгел, якың һәм газиз иде Һәр ике якка миһербан. шәфкать һәм мәрхәмәт бер-берен аяуны теләп кемнәргә генә баш орырга!!!
Әгәренки шушы мизгелдә «Син—дөньялыкта Сәет Сәлим углы тумы шың, чыгышың илә Александр Савельич Булгаков, җаныңнан ваз кичсәң барысы да үз урынына кайтыр, урыс явы кубарылып кантын китәр, казандылар тынычланып элеккечә кон күрә башлар Ризамы шушынхР»—дисәләр ул ике дә уйлап тормый, каланың иң биек манарасына менеп йЬз. мең мәртәбә кычкырыр иде
VII Алий — полк.
j Ту —борынла терки халыкларда ат кылыннан малын, башына ай сыны урнаштырылган Сайран
— Риза, риза, мен кәррә риза! Тик хәләлем Гөлйөзем сау булсын, газизләрем Җәгъфәр илә Галия генә ачылып җитмәгән чәчәк көйгә харап булмасыннар ... Кешеләр! Сез — адәми зат. аллаһы тәгаләнең сөекле коллары. табынуыгыз төрлечә булса да. бер кодрәт иясенең балалары, туктагыз, акылыгызга килегез, җир йөзендә урын җитмиме әллә.—дип сөрән салыр иде.
Аһ. ни аяныч! Бу аның кулыннан килми. Күзләрен кан баскан, җан һәм кан даулап, гөнаһлы дөньялыкта үзләренә җәннәт кора алган казанлылардан җир-су яуларга килгән явыз урыс Иванны айнытыр көч юктыр, күрәсең. Мондаен дәһшәт каршында казанлыларга бер генә юл — канга кан, үлемгә үлем белән җавап бирү, изге каланы яклап соңгы сулышкача дошманны кыру. юк итү. җир өстендә эзе калмаслык итеп себереп түгү.
Гаскәр үткән арада Сәет шуларны уйлап өлгерде. Соңгы атлы чаттан борылуга. юлын дәвам иттермәкче булып кузгалган гына иде. олы урамның аргы башында тагын бер төркем атлылар күренде. Алар дәртле тавышлар белән һай-һулап бөтен киңлекне тутырып чаптыралар иде.
— НөгәрләрVIII алае. угланнар төркеме.—диде кемдер, шатланып хәбәр салды.—Һай, ничек матур киләләр!..
Сәет яңадан капка куышлыгына ешынырга мәҗбүр булды.
Ә угланнар төркеме, чыннан да. матур иде. Сөлектәй атларда зифа сынлы яшь егетләр... Гәүдәләре төз. кыяфәт көяз. Әле мыек та чыгып өлгермәгән иреннәре арасыннан ак тешләре күренә дә. йөзләрендә кырыс чаялык тоемлана.
Ерактан томырылып килгән яшьләр хан сарае мәйданына җитәрәк атларын тыя төштеләр, бер-берсен дәртләндереп ярсып кычкырышулары, шаярышып әйтешкәннәре тагын да ачыграк ишетелә башлады.
— Канга — кан, үлемгә—үлем!..
— Казанга яу белән килгән яудан әҗәлен табар!..
— Әй. мөхтәрәм җирдәшләр, илдәшләр! Чын ир затлары барында Казан саклаучысыз, яклаучысыз калырмы?!
— Меник ярсу атларга, хөр Казанны сакларга!
Алгы сафларда иптәшләрен дәртләндереп, кычкырып барган егеткә арадан берсе шаярып төрттерде:
— Кулында сорнай түгел, сөңге! Әллә оныттыңмы, җыручы-чичән?
Җыручы-чичән дигәнгә кәефе килдеме, атын уйнатып барган киң күкрәкле егет бәрхеттәй йомшак, әмма көчле, калын тавыш белән, тирән сулыш алып җырлап та җибәрде:
Без капкадан чыккан чакта
Гөрселди урам ташы.
Гөрселдәсен урам ташы.
Калтырар дошман башы...
һай!
Аны йөзләрчә угланнарның дәртле, яшь тавышлары күтәреп алды:
Гөрселдәсен урам ташы.
Кыелыр дошман башы..
Җыенга баргандай чиста, ак-пакь киенгән, кулларына кылыч, сөңге тоткан. аркаларына ук-җәя аскан, коралчы кулыннан яңа гына төшкәндәй көмеш аклыгы белән ялтыраучы калканнар аскан нөгәрләрнең дәрте, ярсуы урамдагы узгынчыларга да тәэсир итми калмады Берәүләр аларның чаялыгына. көязлегенә сокланып тел шартлатты, икенче берәүләр дога укып егетләргә җиңү. дан. кыюлык теләде, яшь кызлар ат тояклары астына тәңкә сиптеләр, чәчкәләр ыргыттылар.
Бер кон эчендә оешып, тупланып өлгергән гаскәрнең күплегендә, дош- маии көчләрнең биниһая зур куәт белән кала капкасы төбендә генә ярсып
VIII Нөгар. нүгәр —морза, би балаларының дус егетләре. Алар, гадәттә, бер алайда сугышкан.
азынуына да карамастан, кор күңеллелегенә Сәет хәйран вә вәйран иде Кинәт аның йөрәге жу итеп китте, күргәненә ышанмыйча, күзләрен уып алды Нөгәрләр сафында аның газизе, бердәнбер углы Җәгъфәрнең йөзе бал кый иде
Ата белән улның күзләре очрашты Җәгъфәр өзәңгесендә күтәрелде һәм сөңгесен болгап әтисен сәламләде. Аның бөтен кыяфәте гәүдә тотышы «Әти. күр1 Мин дә кала саклаучылар арасында Йөзеңә кызыллык китермәм'»—дип сөйли, шуны белгертергә тели иде кебек
Җәгъфәр җәйләүләргә чыгып, үзе тәрбияләп, карап үстергән алмачуар айгырны иярләгән, дирбияләрнең иң асылын, кыйммәтлесен сайлаган иле
Үзе өчен иң кадерле затның—багалмасының дәһшәт эчендә югалып калмавы, киңәшми нитми нөгәрләр алаена керүе Сәетне бер яктан сөендерсә. улының кыюлыгыннан горурландырса икенче яктан ут йотарга, аның язмышы өчен борчылып кыйналырга мәҗбүр итә иде
Атлылар үтеп китүгә бушанган урамда Сәет уйлары белән ялгызы гына басты да калды Бу мизгелләрдә ул. чыннан да ялгыз бөтен Казан мәмләкәтендә япа-ялгыз иде. күрәсең Әллә каян Җәгъфәрнең бала ча гы — туп кебек йомры, ак шалкандай чиста, садә чагы, сөеп туймастай чагы исенә төште
Уртак мәхәббәт җимеше, каннарын кушып яралган нәни йомарламнан да кадерле, аннан да тансык, газиз нәрсә юк иде ул чакларда Гөлйөзем белән Сәеткә Ай бу гомер дигәнең' Бала бишектә чакта сөйдерә, аннан төшсә көйдерә, дигәннәр Хактыр, шулайдыр'
Җәгъфәр тугач, ике арадагы якынлык, мәхәббәт хисе кимемәде генә түгел, тагын да ныгыды, азмы-күпме аларның татулыгыннан көнләшеп йөргәннәрне дә сокландырыр дәрәҗәгә җиткән иде Дөньялыкта шулай бит ул әллә каян гына килеп чыккан берәүне тиң күргәнче, үз араларына кабул иткәнче күпләр аны баштарак сөйми һәм. бу сөймәүне яшереп тә тормый, һаман һаман читкә кагарга тырыша Ә инде бернинди хөсетлеккә карамый үзенекен иткәнне, юлыннан тайпылмаганны күрсәләр, сокланып сөйли баш лыйлар. үрнәк итеп куярга да күп алмыйлар Чыннан да шулай Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым булган кебек, нәфрәттән мәхәббәткә дә бер генә адымдыр күрәсең!
Ничек кайтып кергәнен дә сизмәде Сәет Капканы ачып баш игән хезмәтчегә күтәрелеп тә карамыйча йортка үтте Тизрәк, тизрәк Гөлйөзем янында тынычланасы, рухын, җанын изгән газаплы уйлардан арынасы килгән иде Яшь чакларыйдагыча бар дөньяны оныгын, хатынының назлы кочагында эрисе, яратып әйтелгән сүзләрдән изри изри котылгысыз мәшәкатьләрдән ваз кичәргә иде бит!
Гөлйөзем дәшмәде Куе керфекләре арасыннан күз сирпел алды да читкә борылды Ни эшләргә белмәгән Сәет »Әй. сагынып та кайттым соң үзеңне».—диясе урынга, бер сулыштан яңа хәбәрне әйтте дә салды
— Җәгъфәр нөгәрләр алаена язылган Угланнар арасында күрдем.—диде
— Әйе. аңа мин рөхсәт бирдем,—диде Гөлйөзем басынкы тавыш белән Күзләрен.» тутырып карагач, тагып өстәп куйды —Ил өстенә гарасат килгәндә әнкәсе куенында ятмас'
Сәетнең йөрәгенә пычак кададылармыни'
Гомерендә күтәрелеп иренә үпкә йә кинә белдермәгән Гөлйөземнең сүзләрендә киная ачык, артык дәрәҗәдә аңлаешлы иде
Гаилә башы нә хуплау җәһәтеннән, нә каршы төшү җәһәтеннән өздереп бер сүз дә әйтә алмады
— Ә ә... Шулаймы?' Алай булса, ярар —диде дә Гөлйөземнең күзенә туры карамас өчен, ашыгып түр бүлмәгә кереп китте
•Утырып бер сөйләшергә, аңлашырга кирәк Болай ярамын ласа Гаскәри түгелмен Минем хәлне ул аңламаса. кем аңлар3* Эчемдә янган утны белми Телем йозакта, кулым богауда Нишлим3»
Сәетнең эчендәге ут кимемәде генә түгел, бөтен әгъзаларын яндырып котырып ялкынланырга кереште Гөлйөземнең аны куркак дип. яисә урыска
каршы барырга теләми дип бәяләячәген ул белми түгел, белә һәм хәзер моның нәкъ шулай икәнлеген дә төшенеп өлгергән иде инде. Хәер, бөтенесе дә, чыннан да. шулай да бит... Алламыйлар, белмиләр... Кем өчен өзгәләнгәнен белмиләр. Әле дә ярый Җәгъфәр белән Галия сиздерми. Әгәр алар да шуны әйтсә, шикләнгәннәрен белдерсә?!
Казанның һәр тарафын кара чирү булып урыс гаскәре чорнап алды. Кальга өстеннән караганда баштарак мыжгып торучы тоташ бер күч шикел- лерәк кенә күренгән яу хәзер тагын да якыная тоште, иярләренә үлек эт башы аскан кызыл киемле, очлы башлы бүрек кигән сугышчыларның кырыс чырайларын, алай-алай булып урнашкан төркемнәр өстендә җилфердәгән кызыллы-зәңгәрле әләмнәрне дә абайларга мөмкин.
Дошман ләшкәренең1 иге-чиге юк. Болак аръягындагы болынлыктан алып офыкта күгелҗемләнеп торган урманнарга хәтле ара кызыллы-каралы чуар атлылар, җәяүле укчылар белән тулы. Урыс озакка дип килгән. Утрау- утрау итеп калдырылган ачыклыкларда авыр, юан көпшәле туплар, мичкә- мичкә дары өемнәре. Алар янында атлы сакчылар таптана. Укчылар һаман агыла да агыла Әйтерсең, Мәскәү кенәзе үз кул астындагы кенәзлекләрдә бер генә ир затын да калдырмыйча чирүенә куып керткән.
— Билләһи, шулай бу!—Алмачуарын дус егетенә калдырып кальга өстенә менеп баскан Җәгъфәр күңелендәген кычкырып әйткәнен сизми дә калды —Их, Аталык манарасындагы авыр туптан дары мичкәләренә бер ядрә тондырырга иде!. Көлләре күккә очсын иде.
Янындагы тупчылардан берәү яшь угланның кычкырып хыяллануын әллә хуплап, әллә яратып бетермичә кырыс кына әйтеп куйды:
— Урыслар да дивана түгел. Кала тупларының ни арага ата алуын исәпләгәннәр дә, нәкъ ядрә җитмәс җирдә чокыналар! Юкса, күрсәтер идек!
Ике арадагы дәһшәтле тынлык, һәр ике якның ашыга-ашыга сугышка, тәүге бәрелешкә әзерләнүе картрак, дөнья күргәнрәк гаскәриләрнең күңеленә шом салса да, аларның ни уйлавыннан, ни кичерүеннән бихәбәр Җәгъфәр тагын киңәш биргәндәй үзенекен сукалады:
— Дарыны күбрәк салсаң да җитмиме?
Тупчыларның әле генә сукранганы кызыксынып егеткә карап алды да җилкәсен җыерды. Иптәше җавап бирде:
— Туп үзенекен сорый ул. Артыгын салсаң, ядрә белән бергә үзең дә җәһәннәмгә олагырсың. Белдеңме?!
Уңайсыз, көлке хәлгә таруын аңлаган егеткә тупчылардан читкә кыяклаудан башка чара калмаган иде инде. Ул ачуын эчкә йотты, кыдрачлыгына үртәлә-үртәлә койма өстендәге ачыклыкка менеп басты да урыс гаскәрен күзәтергә кереште. Күзләре талчыкканчы, ачытып яшьләнгәнче карап торды. Кыяфәтләреннән, йөзләреннән, йә булмаса, үзләрен тотышларыннан ниндидер куркыныч сыйфат, дошманлыкны белгертүче нинди дә булса бер әшәке хасият табарга тели иде Күпме тырышмасын, ул әлегә андый нәрсә абайлый алмады «Ерткыч та бит тыныч чакта тыштан караганда бик сөйкемле, матур күренә. Болар да шулайдыр... дошманлыклары эчләрендәдер»,—дип үзенчә нәтиҗә ясады Һәрхәлдә, үз иркендә булса, казанлыларга афәт яна- маса, сугыш хәле игълан ителмәсә. ул бу ят киемле кешеләр белән һич кенә дә сугышып тормас иде. Беткәнмени җир йөзендә башка кавемнәр?! «Әйдә, яши бирсеннәр!»—дияр иде
Хәлбуки, бу фикере үзенә табигый тоелса да. атасының урыс кына түгел, дистәләрчә башка кавемнәр белән сәүдә итүен, мал алышуын белгән егет дөньяда бар нәрсәнең дә үзе уйлаганча гади түгеллеген дә яхшы аңлый иде, әлбәттә. Кешелек тарихының даими сугышлардан, кан коешлардан
1Ләшкәр — гаскар.
юрганлыгыннан да мәгълүматы бар. яшенә күрә шактый ук тәрбия алган, белем җыйган углан ич ул!
Уйларына йотылган Җәгъфәр койма өстендәге укчыларның тавыш-тынсыз гына имән бүрәнәләр ышыгына сыенып посуын да. тупчыларның тыз- быз йөренә башлавын да сизми калган иде. Сәер тынлыктан айнып. Болак аръягына күз ташлауга, моның сәбәбен дә аңлап алды
Әле күптән түгел генә ялга туктаган җыенчылар шикелле төркем-төркем з утырган дошман гаскәре хәрәкәткә килгән, казанлылар күз алдында сафлар- 2 га тезелеп, нәрсәдер эшләргә җыенып яталар иде. Менә каяндыр җигүле ат- * лар килеп чыкты, арбалардан бүрәнәләрне араталап беркеткән кечкенә салларга охшаш җайланмалар төшерделәр Бил тиңентен чишенгән әзмәвердәй = ирләр аларны ярдан Болакка шудыртырга кереште. Урысларның көпә-көндез = елга аша күпер салып маташуын күсәк углы күсәк булмаган теләсә-кем р аңларга тиеш иде бит инде. <
• — Нишләп туплардан берне тондырмыйлар, нәрсә көтәләр.— дип үрсә- * ләнде Җәгъфәр.—Нигә һич югы мылтыклардан күмәк атышка боерык бир- > миләр? Кемне көтәләр?! §
Ул гасабиланып, үртәлеп йодрыкларын кысты, ярсып-ярсып имән бүрәнәгә суккаларга тотынды:
— Нигә атмыйлар соң инде?!
Кызыксынып, бу сәер тынлыкның сәбәбен аңларга, имән диварлар ар тына посып һәрберсе сәгатькә тиң авыр мизгелләрне санаучы тупчыларның битараф тынычлыгын төшенергә тырышып карады Әммә берни дә аңлый алмады. Тупчылар, әйтерсең, кунакка килгән таныш түгел мосафирларны кабул итәргә әзерләнә, йөзләрендә салкынлык, ичмасам ник бер төкләре селкенсен!
Акрынлап алардагы салкын канлылык Җәгъфәргә дә күчте. Ныгытмадан ерак түгел калдырган Алмачуары белән дус егетен барлап күз салды да. тагын дошманның ни кыланачагын күзәтергә, өлкән укчылар, сабыр тупчы лар шикелле түземлелек белән вакыйганың ни юнәлеш алачагын көтәргә
I булды Тәҗрибәле гаскәриләр белми эшләмидер'
Болакта салчылар чупырдашты. Каланы саклаучыларның бер аваз белән, мылтыктан яисә туптан атып бу эшкә мөнәсәбәтләрен белдермәве аларның әрсезлеген тагын да арттырды. Казан ныгытмаларыннан ярты чакрымлап кына ераклыкта кычкырыша-кычкырыша. бср-берсен дәртләндереп.кайнашуларын белделәр. Койма өстеннән аларның текә яр астында ни майтарулары күренми, әмма киң бүрәнә’күпернең су уртасына ук узганын абайларга була иде инде.
Әйтерсең лә Җәгъфәр өчен вакыт акмый, үтми, бетми торган ниндидер сәер халәткә әверелде Аның миз!елләре минутка, минутлары сәгатькә әйләнде. Дошманның мәкерен, ут белән, кылыч белән остеңә сикерергә әзерләнүен күреп, белеп, көтеп ятудан да газаплырак нәрсә юктыр җир
1 йөзендә Ни эшләргә, мөртәт дошманның юлына ничек киртә куярга белмәгән егет, үртәлеп, үрсәләнеп .Ичмасам, тизрәк бу ярга чыксыннар иде инде», дип уйлан куярга да өлгерде
Озак көтәргә туры килмәде Күпернең әзер кисәкләрен, күрәсең алдан ук бер-берсснә яраштырып, җайлаштырып килгәннәр. Җәгъфәргә кимендә алты-җиде сәгатьтәй тоелган ярты сәгать эчендә Болак суы ярларын шак тый ук тотрыклы кичү тоташтырды
Күпер коручы салчылар судан чыгып та өлгермәде җәя үле урыс гаскәре кичүгә ургылды Сөңге, гөрзи, озын туры кылыч, айбалта һәм ук- җәя. мылтык белән коралланган сугышчылар бер берсен дәртләндереп кыч кыра-кычкыра текә ярдан үрмәләделәр, чыгып җиткәннәре исә. алдаучы хәрәкәт ясаулары идеме, каланы саклаучылар көткәнчә ныгытмаларга түгел Арча кыры ягына агыла башлады.
Җәгъфәрнең артык карап торырга түземе җитмәде тешләрен кысып, йөрәкләнеп баскычтан иптәшләре — ногәрләр янына йөгерде Өч дүрт бас маны бер итеп төшеп җиткәндә, угланнар инде атларына менгән кылычла рын айкап һай-һулап һөҗүмгә әзерләнәләр иде Түземсезләнеп, ал аяклары
белән җирне казын бетергән Алмачуарның ияренә сикереп. Җәгъфәр да аларга кушылды.
Менә-менә хәзер Капкалар ачылыр да атлылар ташкыны мәкерле дошман чирүен Болак суында тончыктырыр!..
Әмма угланнарны яуга чакыручы юк иде әле Капка төбендә үзләре генә түгел, атларын да тимердән киендергән Шәһит морза алае. Сугышчы ларның һәр хәрәкәте саен тимер чыңы яңгырый, йөзләрендә кырыслык, күзләрендә нәфрәт уты. хәрәкәтләрендә сабырлык. Алайның алдына баскан Шәһит морза кинәт шам кылычын кынысыннан тартып чыгарды һәм калын күкрәк тавышы белән кискен итеп кемгәдер әмер сүзләрен кычкырды:
— Беренче булып минем алай чыга! Ег-гет-ләр! Әз-зер-лән! Капка ачылуга— алга' Дошман өстенә!
Атлы гаскәр шым булды. Янәшәсендәге икенче бер томәнбашка1 иела төшеп Шәһит морза киңәш иткәндәй акрын гына әйтеп куйды Алардан ерак түгел атын тыеп тезгенне күкрәгенә тарткан Җәгъфәр барысын да ишетте, шан-шәүкәтле сәргаскәрнең сүзләре аңа да килеп иреште.
— Угланнарны саклагыз! Бу бәрелештә карап торсалар да ярар
— Шәһит морза1 Баланы суга салмыйча йөзәргә өйрәтеп булмый Җиңелчәрәк бәрелештә чирканчык алсыннармы соң әллә?! һәрхәлдә зыяны булмас!.
Баштагы сүзләрдән эчендә кайный башлаган үпкәне, гарьлекне сүндерергә тырышып. Җәгъфәр сәргаскәрнең ни җавап бирәчәген ут йоткандай түземсезләнеп көтәргә кереште. Анысы ашыкмады. Камчы сабы белән итек кунычына беркетелгән тимер тасмага суккалап торды да бер сулыштан хәл итте:
— Ышандырдың1 Ләкин бездән соң... Урысны какшаткач, таркаткач... Иравыллардан соңIX X
— Хуп! Тыңлыйм, буйсынам.
Җәгъфәрнең эченә җылы йөгерде Үзе дә аңламыйча, ни өчендер ул нәкъ менә шушы сугышта, бәрелештә катнашырга тели иде. Күз алдына Алмачуары белән дошман сафын ерып алга омтылуы килде, кылычы белән әле уңга, әле сулга селтәнде Селтәнгән саен очлы бүрекле башлар аска тәгәрәде, аның янындагы дошман калтырап, артына да карамый Болак ярыннан ташланды Ә Җәгъфәр- «Менә сезгә, менә сезгә Казан, менә сезгә Кабан, менә сезгә безнең хан».—дип кабатлый-кабатлый алга омтылды.
Күрәсең, сугыш хәрәкәтләренә тагын да дәрәҗәлерәк, олырак саргаскәр җитәкчелек итә иде. Бәлки әле яшь хан — галиҗәпаб Ядегәр үзедер Манара очында тимер тун өстеннән яшел хөббә кигән, тимер башлыклы мәһабәт сын күренде, кулы белән чагдавылларга ниндидер ишарә ясады Шуны гына көтеп торгандай, калын тимер капкалар шыгырдап ачылды. Болак белән кальга арасындагы ачыклыкка казанлыларның тыелгысыз атлы гаскәре ябырылды, ул юлындагы бар нәрсәне изеп-сытып үтәр ташкындай алга ыргылды. ■
Урыслар Казанда бу кадәр коч барын көтмәгәннәр идеме, әллә көтеп тә күпердән чыгып өлгермәгәннәр идеме — кояш нурында ялык-йолык килүче тимергә чорналган дулкын алдында бер мәлгә каушап калдылар Хәер, үзләрен бик тиз кулга алдылар Дошман күпердән дә. йөзеп тә Болак аша сугыш кырына агылуын дәвам итте Аларның иге-чиге юк сыман, кара болыт булып бөтен мәйданны тутырдылар Кайсы мылтыктан, кайсы җәядән атарга кереште Ике арада канлы бәрелеш башланды, атлар кешнәве, кешеләрнең ярсып кычкыруы, тәненә сөңге кадалган яугирнең үлем ачысы белән илереп үкерүе, корычның корычка бәрелеп чыңлавы ., барысы да буталды. аралашып һич аңламаслык, кабатлап булмаслык дәһшәтле күренеш тудырды
Әле бер як. әле икенче як өстенлек алгандай тоелды, Менә-менә инде урыс сафлары артка тәгәри башлады дисәң, алар тын Идел өстеннән
IX Төмәнбаш — гаскәр башлыгы.
X Иравыл — алдагы отряд артыннан баручылар.
күтәрелгән калын дулкын шикелле тагын алга ташланалар, казанлыларны кысрыклыйлар Тимер киемле атлылар Шәһит морзаның һәр әмереннән корыч йодрык булып тупланалар да, дошманның иң куе җиренә ярып керәләр Аларны камарга теләгән дошман зәһәрләнеп чиный-чиный сафларын тыгызлый Казанлыларга исә шул гына кирәк тә. иравыллар яңа коч белән алар остенә ыргыла Башлар җиргә оча. канлы гәүдәләр лапылдап җиргә барып ° төшә
Озакламый өстенлек тулысынча казандылар ягына күчте Соң чигенә « тарттырылган җәя бавыдай киеренкелек белән әмер көткән Җәгъфәрнең * кылыч тоткан кулы, бармаклары тирләп чыкты, йорәге күкрәк читлеген ва- о тып чыгар дәрәҗәгә җитте Шушы мәллә чакырмасалар. ялгызым утка таш- “ лапам дип торганда гына кәгәрләр сафы өстендә сугышчан оран яңгырады =
— Угланнар! Алга!!! 2
Түземсезләнеп авызлык чәйнәп ярсыган яшь чапкырлар, тезгеннәре бу- < шауга, үзләре кебек үк яшь җайдакларны бер ыргымда дошман сафлары * арасына алып кереп тә киттеләр >
Җәгъфәр Алмачуарның муенына сыенды да атны ерактан ук шәйләп £ өлгергән дошман өеренә юнәлтте Кызыл киемле бер төркем өч-дүрт атлыны чолгап алган, һәр егылган урынына дулкын булып тагын яңа сугышчылар калка иде. Уртада калган казандылар арган, әмма бирешмичә, уңга-сулга кылычларын уйнатып, дошманны турыйлар Тагын аз гына шулай дәвам итсә дә, урыс өеренең аларны изеп узачагы кон кебек ачык иде
Чаптырып барган уңайга аның кылычы ялтырап очлы бүрекләр өстеннән узды, башы өзелгән муеннан ургылып кан чыкты Җәгъфәрнең бер мәлгә бөтен буыннары көзән җыергандай тартышып килде, күзен кан басты, үзен-үзе белештермәс хәлдә селтәнде дә селтәнде Кылыч тимере ниндидер йомшак нәрсәләрне кисеп, тишеп, кыеп узды, тимергә бәрелеп чыңлады... Ул инде бернәрсәне аермый күз алдында тоташ бер кызыллык— кан. кан. кан, кызыл киемле дошман' Әгәр ул бер генә мизгелгә тукталса да, үзен шулай ук чөеп атачаклар, йөрәген очлы сөңге белән тишеп чыгарачаклар, ак. чиста гәүдәсен чаба чаба тураклаячаклар пычрак аяклары белән ул кисәкләрне таптап узачаклар иде
Маңгаеннан туктаусыз тир ага, аны сөртеп алыр чама юк Күзләре ачы та башлады Селтәнгән җиреннән җиңе белән маңгаен сыйпап алганчы узган арада, аз гына, эһ дигәнче генә берни дә күрми торды Күзләрен ачса —кар шында үзеннән өч-дүрт яшькә генә өлкәнрәк урыс егете Аның тиргә ман чылган җитендәй озын чәчләре маңгаена сыланган, бүреге бер якка кыйшаеп төшкән, зур. куе зәңгәр күзләрендә әжәлен тойган болан баласыныкыдай томанлы элпә иде Җәгъфәр шуларны абайлап олгерде Карашлары очраш ты Шул ук мизгелдә урыс егетенең авызы ачулы кыйшайды, бугазыннан илереп зәһәр тавыш чыкты Җәядән ычкындырылган уктай алар бер бер сснә ташландылар Алмачуар өстендәге җайдагын күкрәге белән сакларга теләгәндәй алга сикерде, урыс егетенең җирән айгыры арт аякларына басты Озак та үтми алар тирә якта ни-нәрсә барлыгын белештермичә кылыч уйнаталар иде иңде
Җан көченә кизәнеп сугудан калканнары яньчелде ямьшәйде атлары ак күбеккә батты, әмма берсенең дә остен чыгарлыгы сизелми иде әле Шулчак Җәгъфәр күз ачып йомганчы хәйләкәр адым ясады атын тезгенләп артка чүктерде дә. уң як үкчәсендәге типкене Алмачуарның кабыргасына батыр ды Хуҗасыннан мондый усаллык көтмәгән айгыр соң көченә киерелеп, сул якка ыргылды, чүккән җайдакка ташланам дип ыргылган дошман сугышчы сы исә кылычы белән бушлыкны айкап үтте дә тыела алмыйча алга томы рылды
Җәгъфәргә шул гына кирәк тә иде инде Хуҗасының ни теләгәнен бер хәрәкәтеннән аңлый торган тыңлаучан Алмачуар яшен пилегендә җирән айгыр артыннан сикерде Урыс атын борып турылаганчы Җәгъфәр аны куып та җитте, сул ягына төшеп кысрыклап, кылычын селтәде
Үзе өчен иң уңайсыз хәлдә калган мизгелдә дошман кинәт мәкерле итеп көлеп җибәрде, тешләре ыржайды, ул ярсыган атын борырга азапланган ара
да шам кылычның үткен очы аның күкрәген кыеп узды. Җәгъфәр бер чапты кизәнеп торып тагын чапты, көлүне күтәрә алмаган җаны тыела алмын, ул һаман кизәнә иде әле Шулчак якында гына нәрсәдер лапылдап җиргә барып төште, тимер чыңлады.
— Айа. углан, булдырдың! Инде суына төш!
Таныш тавьГш. калын күкрәк тавышы ишетелмәсә. Җәгъфәр инде ияреннән сыгылып төшкән гәүдә өстендә тагын күпме кизәнгән булыр иде. Шунда гына айнып китте, борылып карады. Шәһит морза җәпләренә кадәр батып кергән сөңге очын яшел чирәм өстенә җәйрап төшкән корбаны гәүдәсеннән суырып алды да Җәгъфәргә елмайды, үз итеп дәште:
— Сугышта онытылма! Дошман берәү генә түгел! Юкса әнә кара!..
Үзенә нинди куркыныч янаган булганлыгын егет шунда гына аңлап алды Урыс егете юкка елмаймаган икән.
— Рәхмәт... асылзадә!..
Тезгенен бушатып китәргә укталуга. аны Шәһит морзаның салмак, сугыш барышында кирәгеннән артык тоелган сабыр кул ишарәсе туктатты.
— Ашыкмасаң да буладыр... Әнә. качалар...
Җәгъфәр сугыш яланының бушап калуын шунда гына күрде. Казан гаскәре дошманны бөтен кыр буена кысрыклап. Болакның текә ярларына китереп кыскан, кызыл киемле яугирләр бер-бер артлы гаип булалар иде.
Нәкъ менә шул мизгелдә кала манараларыннан бер-бер артлы авыр гөрселдәү авазлары ишелеп төште. Болак өстендә болганчык су баганалары күтәрелде, инде тына төшкән иңрәү, үкерү, ат кешнәү авазлары яңгырады. Бераздан ядрӘләр алга күчеп, инде ел1а аръягында, бер-берсен изеп-сытып качып баручы дошман өере өстендә шартлый башлады.
Аларга урыс туплары җавап бирде. Әмма алар казанлыларны зарарламый. ядрәләр калага җитә алмыйча ике арадагы бушлыкка төшә, зыян- зәүрат салмыйча куе чирәмлектә йотыла иде.
Җиңүчеләр яралыларны һәм кяфер кулыннан шәһит киткән изге батырларның гәүдәләрен җыеп, кире кальгага әйләнеп кайттылар.
Олуг мәмләкәт—дөнья сәүдәсенең үзәге, хөр Казан патшалыгыннан кан даулап, җир. мал. нан яуларга килгАп урыс гаскәре, аларга сатылган хыянәтчел Шаһгали хан кавеменей беренче һоҗүме әнә шулай тәмамланды.
Казан халкы батырларны чәчәк, сусыннарын басарга ширбәт, тамакларын туйдырырга тәгам белән каршы алды. Уен-көлке, җыр-көй башланды. Җиңү исерткеч дәрәҗәдә саллы тоела, куанып җырларлык дәрәҗәдә татлы иде. Йөз илле меңлек чирү белән килдем дип мактанган явыз Иванның сүзс аяк астына салып тапталды, хакы булмаган килеш чарXI дигән олуг исемне дәгъвалаган, тәмгысы. нәфесе чиксез яшь кенәзнең горурлыгы сындырылды.
Нечкә күңелле бүз углан Җәгъфәр генә бәйрәм сыенда катнаша алмады. Укшыды, күңеле болганды Ризык күрүгә, күз алдына җитен чәчле урыс килде, яраларыннан ургылган канның укшыткыч исен тойган кебек булды.
Урыс станында
Сет урынына кан койдың, Канымны түгеп ни кылдың? Казан. Кырым. Аждаркан. Купымны сорап купканда.
- Ни булганын анда күрерсең!
•ИДЕГӘЙ» Борынгы татар дастаны
Кальгадагы туплар тынып калды Хан гаскәренең соңгы атлылары капкадан кереп югалды.
Болакның текә ярыннан кысрыклап, төбе лайлы салкын суга чумдырыл- ган сугышчылар дөньяда булган, үзләре белгән иң ачы каһәрләү, сүгенү.
XI Чар — патша.
ләгънәтләү сүзләреннән буылып бер-берсен эзләргә, дусларын, белешләрен якыннарын барларга керештеләр
Бөек кенәз галиҗәнаблары карамагындагы сайланма полк бу бәрелештә катнашмады Иван сәүдәгәр тәкъдиме, анын кодалавы белән шушы полкка азык-төлек, атларга солыдыр, печәндер юнәтүче итеп тәгаенләнгән Василий боларны читтән, Болакның сул ярындагы ачыклыктан — арбалар өстенә өелгән печәнлектән күзәтеп торды Беренче тапкыр сугыш дәһшәтен үз 5 күзләре белән күрде, казанлыларның ярсу гайрәтен, атлыларның уктай аты « лып гаскәр эченә керүен, аны урталай ярып тураклый, тарката белү сәләтен « күрде. «Дөрес сөйлиләр, казанлылар кыю. батыр, сугышка маһир халык икән»,—дип уйлап куярга өлгерде ул.
Шул мизгелдә Санька исенә төште, сафлар арасына текәлеп, күзе авырг Ё канчы энесен эзләде Сөлектәй чаптар өстендәге һәр пәһлеван ана Санька j булып тоела, анын һәр селтәнүеннән йөрәге кысыла, ачуы, нәфрәте < күкрәгенә генә сыешмыйча, авызын ачса, күкләргә ургылыр сыман иде * Ләкин текәлебрәк караган саен күрде боларнын берсе дә Санька түгел! Бо > лар —чын гаскәриләр ат өстендә коеп куйгандай утыручы оста маһир су £ тышчылар1 Ул аларның кара мыеклары астында ялтыраган ак тешләрен дә ' ачудан зур булып ачылган күзләрен дә абайларга өлгерде кебек
Шунда тагын әллә нәрсә булды, аксыл чәчле татар сугышчысын күрүгә чак кына «Санька1» дип кычкырып җибәрмәде, кан чыкканчы авырттырып иреннәрен тешләде Кырыйдан якынлашып килүче сөңгеле урыс атлыгын күрмичә, ул каршындагы пәһлеван белән алыша, кылычларыннан очкыннар чәчри, калканнарының бәрелүеннән күкләр дөберди кебек иде
Үзенең гаскәри түгеллеген, монда бөтенләй башка максат белән ки лүен онытып. Василий исерткеч ярсуга сугыш һәлакәт шаукымына бирелүен сизми дә калды Аксыл сары чәчле татар аста кала башласа, йөрәге кысылды, бөтен буыннарын яндыргыч курку өттереп алды Аны Саньканың урыс кулыннан үтәчәге рәнҗетә, туганының казанлылар сафында булуы үрти, моны булырга тиеш түгел, гайре табигый эш саный иде Ул Саньканы жәлли, үлемен дә теләми иде. Урысның кылычы күтәрелгән саен ул тешләрен шыкырдатты, үз ирегеннән башка бугазыннан кыргый авазлар чыкты
— А-а-а-а*
Менә атлы урыс килгән шәпкә сөңгесен сары чәчленен күкрәгенә батырды. киерелгән гәүдә бер генә мизгелгә өскә омтылгандай Тартышып куйды да башы каерылып аска салынып төште Йөрәге бер учка сыярлык булып кысылган Василий Казан кешесенең кәгазьдәй ак йөзендә сызылган кара мыекны, куе кара кашларны күреп алды.
— Ю-у-ук' Бу Санька түгел. Александр түгел' Тү-ү гел!—дип илереп кычкыруын сизми дә калды тиле кешедәй чүмәлә өстендә сикергәләргә. үзен-үзе йодрыклары белән тукмакларга кереште
— Ю-у-ук! С.анька түгел' Буйга да кечерәк, җилкәләре дә ул кадәр киң түгел. Санька түгел бит' Минем җан кисәгем нигә үләргә тиеш ди әле?!
Кинәг ул тилереп сикергәләгән җиреннән таш кебек катты да калды Әле күптәнме генә үзе өчен дошман санаган, улына үлем белән янаган »лек газиз туганы булган хәзер исә шарларга сатылган хыянәтче бер ЖДИ очен инәлүен, йорәге шуңа бәргәләнүен аңлап абайлап. куырылып килде, авырг канчы киерелеп ачылган авызындагы шатлыклы авазлар ыңгырашуга охшаш өн белән алышынды
— Мин ниш ли им! Дошман өчен инәләмме соң әллә” Аһ нинди хур лык —икебез ике якта'
Башыннан ургылып, котырынып уйлар ташкыны узды
Энесенә ачуыннан чак кына буылмады Василий Бер карында яралган тамырларында бер үк кан агучы туганының казанлыларга тугрылыгын чы гырыннан чыгып пычаккапычак килгәндә дә сүзен бирмәвен < алкын кан лылык саклап, үз фәлсәфәсен Василийга, аңа үткәрергә тырышуын күтәрә алмады
Ул аны аңларга тырышып карамады түгел, уйланды, бихисап йокысыз төннәр үткәрде, ләкин барыбер энесен аклар сәбәпләр тапмады. Тапкан хәтлесе исә ышандырырлык, туганыңнан баш тартырга мәҗбүр итәрлек дәрәҗәдә саллы түгел иде.
Бер ятакта тәгәрәп үскән, ерак илләр гизәргә, мал төяп күз күрмәгән, колак ишетмәгән мәмләкәтләргә сәяхәт кылырга хыялланган яшьлек дусты, туганы башка, бөтенләй башка кеше иде инде Хикмәт аның сакал-мыегын татарча китәреп. Казанча киенүендә генә дә түгел. Кыяфәтендәге үзгәрештән бигрәк. Саньканын үзен тотышындагы сәер басынкылык, Василий инанган, табынган нәрсәләрнең аңа чит-ят булуында, иң сәере—аңларга теләмәвендә иде.
Идел буендагы текә ярда тәгәри-тәгәри елап, үксүен чыгармас өчен иреннәрен тешли-тешлн үч алырга, энесенең һәлакәте өчен казанлылардан канлы үч кайтарырга ант эчкән тугры җанлы Василий унҗиде ел аймыл булып яшәү дәверендә мондый очрашу булыр, булса-калса мондый да дәрәҗәдә салкын булыр дип күз алдына да китермәгән иде.
Инде менә... Күр, сөен, шатлан йә булмаса ачуыңа буыл, үзеңне кыйна!. Санька бар да кебек, әмма шул ук вакытта инде ул юк та. Әллә булганыннан булмаганы яхшырак идеме соң? Якты, кадерле истәлекләр белән яшәвең мең тапкыр артыграк түгел идеме? һаң, Идел чоңгылларында тончыккан булса, бу кадәр интегелмәс тә иде.
Болакны кичеп Арча кырына таба үтәсе полкларның хурлыклы чигенүе кызу канлы, сүзе аста калганны бер дә күтәрә алмаган Иоанн Васильевичны ярсытыр, күзенә ак-кара күренмәс хәлдә тагын-тагын яңа гаскәрләрне яуга ташлар дип көткәннәр иде Әмма яшь кенәз бу юлы үзенә хас булмаганча салкын канлылык күрсәтте Каладан ук һәм ядрә җитмәс ераклыкны чамалап. полклар кирәк-яракларын, җиһазларын урнаштырырга кереште, гаскәрнең бер өлеше атларга төялеп башка яклардан урау юллар эзләргә чыгып китте Җиңелү ничек кенә ачы булмасын. Казанга килү һәм чыгу юлларының күпчелеге инде урыслар кулына төште, һәр тарафтан камалышта калган казандылар хәзер тышкы дөнья белән аралаша алмый, алар бары тик җыйган маялары, туплаган азык-төлекләре һәм кирәк-яраклары белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр булачак. Камауның озакка сузыласы, яшь кенәзнең барысын да алдан уйлап, ныклы әзерлек белән килгәнлеге сугыш һөнәреннән хәбәре-мәгьлүматы булмаганнарга да ачык аңлашылырлык иде инде.
Сугышчылар киндер чатырлар корырга кереште. Мәскәү хөкемдарының үз чатыры исә гаскәрнекеннән бер ук очышы ераклыкта, кечкенә генә калкулыкта урнаштырылды. Аның тирәсенә сайланма полктан — кенәз. воевода балаларыннан оешкан төркемнән сак куелды. Алар үзләре танымаган беркемне дә чатыр янына якын җибәрергә тиеш түгел иде
Казанга каршы олы яу белән кузгалыр алдыннан митрополит Макарий- ның изге фатихасын алган һәм Мәскәү йиркәүләренда ике көн. ике төн дога кылудан башлаган яшь кенәз монда да алла сүзен алга куйды, гаскәр урнашкан болыннарда киндердән чиркәү чатырлары кррылды. түбәләренә изге сулар сибеп, тәреләр беркетелде
Арыган гаскәр, ашчылар, олаучылар, гаскәрне азык-толек белән тәэмин итәргә ялланган сәүдәгәрләр арып-талып. соң гына йокыга талдылар. Алар- ны иң сөендергәне шул булды: күз алдында иге-чиге күренмәгән чирүнең тыныч кына чатыр корып ятуына казанлыларның әллә ни исе китмәде кебек. Алар үз көчләренә, кальганың алып булмаслыгына артык нык ышаналар идеме, әллә бер-бер яктан ярдәм, өстәмә көчләр килүен көтәләр идеме—моны беркем дә фараз итеп тормады Арулары чиктән ашкан, иң беренче теләк — тйзрәк башны ятакка терәү иде.
Җеп өзәрлек тә хәле калмаган Василий бик озак йокыга китә алмады. Гаскәриләр корган чатырда урын табылса да. ул Казан суы өстен Идел тама- гынача тутырган көймәләрдә урнашуны артыграк күрде. Аның, бердән, сугышчылар белән бергә ятып төнен казандылар яу чапса, тормышын куркы-
!<ыч астына куясы килми, икенчедән, төятеп кчлгән малга да күз-колак булырга кирәк Сакка куелган гаскәргә ул тамчы да ышанмый, әгәр җае килсә, аларның бер тон эчендә ярты коймәне беренче очраган нәфесле шайтанга аткарачакларына иманы камил иде Шуның өстенә. көймә төбендәге имЪн мичкәләрдә чымырдаган ачы бал, күз яшедәй саф аракы бик күпләрнең . күңелен инде күптән кытыклый, ымсындыра. Монысын да истән чыгарырга ярамый Дөрес, исерткечне гаскәр башлыгы рөхсәте белән генә саттыралар = әмма елгыр, үткенрәк саргаскәрләр үзләре дә. гади сугышчылар да мичкә 5 тирәсенә сугылып узуны гаепкә санамый Бер чәркә кемгә зыян китергән х Эчеңне тишмәс әле Авызыннан аракы исе бөркелгән ул адәмнәргә башлыклар күз йома Мөселманнардан яулап алыначак кала, андагы иксез чиксез ё байлыкның озакламый кулга төшәчәгенә өметләнү — барысына да берни- = кадәр дәрәҗәдә масаю, кәләйлек өстәгән, күбесе ни кыланганын белми иде Z Чиркәү чатырларында урысларның өстенлеге, татарның басурманлыгы. * түбәнлеге хакында поплар, руханилар җибәргән агулы сөрем һәммәсенең „ акылын томалаган, барысы да Казанның ансат кына җиңелүен, камалышка > түзә алмыйча тезләнүен, ефәк мендәргә салып шәһәр капкасы ачкычын чы- е гарып бирерләр дип көтә иде
•Татарлар аракы эчми Диннәре кушмый.—дип уйлап алды Василий һәм көлемсерәп куйды.—Казанны алгач бу мичкәләрнең һәрберсе алтын бәрабәренә китәчәк әле Иван белеп әйтә Шанлы урыс гаскәре шатлыгын аракыга батырып юачак»...
Никадәр генә уңайлырак урын сайламасын, ятагының җаен таба алмады. Йә аркась/н нидер кырды иә аягы ниндидер очлы әйбергә барып бәрел де... Чикмәнен башыннан ук бөркәнсә, тынына буылды, ачса колак төбендә безләгән, канга сусаган черки өере битенә, тәненең ачык өлешләренә ябы рылды
Урыс гаскәренең казанлыларга шул черки өере шикеллерәк котылгысыз җәфа икәнен күзалдына китереп янә елмайды һәм теш арасыннан сүгенеп, бөгәрләнеп ятагына сеңде Саташулы. бимазалы төн йокысы барыбер үзенекен итте бераздан күзләре йомылды. Идел ягыннан искән салкынча җилдән бөрешеп көймә төбенә сеңгән гәүдә өстендә черки болыты котырды Очлы безләрен корбанның итләч муенына батырып, алар туй итәргә кереште. Әмма ике өч көн рәттән юньләп йокы күрмәгән Василий инде моиы сизми, ул. әйтерсең лә караңгы, төпсез упкынга чумды, якты дөнья белән бәйләп торучы бөтен нәрсә шартлап өзелдемени, гырлап йоклап та китте
. Менә Казанны алганнар, имеш... Биек таш манаралардагы туплар гөрселдәп бәйрәм угы ата. урамнар урыс гаскәре белән тулы Шәһәрдә бер генә татар заты калмаган — челтәр тәрәзәле, олы. якты ташпулатлар, бодай белән, арыш белән тулы амбарлар, мал тулы лапаслар, кызыл мал. асылташ, алтын-комеш чыңлаган бай кибетләр —барысы да урыс кулында Гаскәр бәйрәм итә Көймәләргә бәйләп кол тутыр1аннар кәнизәк кызлар, һөнәрчән куллы хатыннар, яшүсмерләр, балалар . алардан читтәрәк аяк куллары бога улы осталар, һөнәрчеләр. . Аһ. ни шатлык' Дөнья базары шау итәчәк. Мәскәү сәүдәгәрләре кесәсенә, урыс кенәзлеге хәзинәсенә әле тагын күпме алтын агылачак1
Василий да үзенекен ычкындырмаган, имеш Менә ул кальганың дошманнан тазартылып бетүен вәкарь белән генә көтеп алды, басмалардан яр өстенә аракы мичкәләрен тәгәрәтергә боерды Бер тустаган эчемлеккә суса ган сугышчылар, хезмәтчеләр аның авызына гына карап торалар, имеш/ Алар бер берсенә утызар чиләк сыешлы авыр мичкәләрне ыһ иткәнче чыга рып та куйдылар Китте сәүдә, китте алыш, китте биреш, китте бәйрәм Бер чәркәсе бер алтын! Казан малын имеп баеган, көчле дошман белән алы шып арыган гаскәр акчасын жәлләми Әйдә. эч. бәйрәм ит. бие жырла. уйна' Мәскәүгә кояшны каплап торгандай көнчыгыштагы сәүдә юлларына хуҗа булган Казан—безнеке! Үзебезнеке! Урысныкы!
Җиңү шаукымыннан исергән Василий үзе дә чүмечләп аракы чөмерә, әмма күпме эчмәсен. башына китми, имеш Авызын киң ачып кычкыра •Күтәр мичкәсе белән! Агыз чишмә иттереп' Йөзсен халык колач салып.
Шул чакта әллә нәрсә булды, үзле балчыкка түгелгән аракыдан аягы таеп китте дә басма буйлап аска, көймә төбенә тәгәрәде. Басмага беркетелгән тупсалар кабыргасын санап чыкты, лып итеп такта идәнгә килеп төште, сыны катты. Аягына басарга өлгермәде, остенә бөкесе дә ачылмаган юан мичкә тәгәрәде, аны тибеп җибәрсә, икенчесе төште. Әйтерсең лә җан ияләре, мичкәләр төрле яктан аны кысрыклый, һөҗүмгә күчкән татар атлы гаскәре җитезлеге белән әле бер, әле икенче ягына төшәләр, авырттырып бәрәләр иде.
Авыртуга, кысрыклауга чыдый алмый. Василий бар көченә кычкырып җибәрде, бугазыннан ургылган куркулы ачы авазларга мичкәләр дөбердәве кушылды Мөмкин булса, ул ике колагын кысып теләсә кая — урманга, болынга. тау араларына качып китәргә әзер иде инде Бары тик тавыш кына булмасын! Әмма кыймылдый алмас хәлгә җиткән, мичкәләр аны ике яктан кысып, менә-менә уклау астындагы камырга әйләндерәчәкләр иде
— Бу ни бу? Нәрсә булды?!
Аның кешедән бигрәк үзенә атап әйтелгән соравына, җан ачысы белән бәргәләнеп кычкыруына җавап бирүче булмады. Көймәдә мәхшәр... Бәйләреннән ычкынган мичкәләр тәгәри, җилкән колгалары җилдә уйнаклаган камыш сыман бөгелеп сызгыра, әллә ничә йөз 'батман сыйдырышлы көймә үзе ^пкынга эләккән йомычкадай уйный, янтайган саен кырыеннан ургылып болганчык су ташкыны керә иде Күрәсең, тимер чапага — ыргакка тарттырылган арканнар өзелгән, эреле-ваклы көймәләр бер-берсенә бәреләләр, корбанына ташланган бүредәй һич көтмәгән яктан өскә сикерәләр, юлда очраган бар нәрсәне җимереп, ватып, изеп, сытып баралар иде.
Казан ягыннан котырып җил исә. ул авыз ачарга да бирми, тынга каплана Күк йөзен кара тузан болыты каплаган. Иртәнге кояш аның аша тутыккан кызгылт бакыр таба шикелле таплы-таплы булып күренә, җир йөзе кичке эңгердәгедәй караңгылыкка чумган, офыктан-офыкка җен туе — канлы өермәләр йөгерә. Алар инде ярым баткан көймәләрне өерләп Иделгә, тау- тау актарылган дулкыннар кочагына куалар иде.
Василийның йокысын кул белән йолкып аттылармыни. Мие котырып эшли башлады: «Бу афәттән, гарасаттан, бу мәхшәрдән ничек котылырга!?» Ләкин бетенә ишелгән мичкәләрне аралый-аралый күпме баш ватмасын, котылыр чара юк иде. Алда да. артта да. унда да. сулда да — мәкерле Казан суы. шашкын дулкыннар, болганчык чоңгыллар. Үзе шикелле бәргәләнүче көймәчеләр, сәүдәгәрләр ярдәмгә килә алмый—аларның кайберләре инде сытылып мичкә астында калган, кайберәүләр кычкырып болганчык суга ташлана, әмма чыкканнары күренми. Хәер, аларны карарга ара юк. чак кына авызыңны ачтыңмы, шашынып чайкалучы көймәдәге мичкәләрнең берсе өстенә төшәчәк, сытып ташлаячак.
Шулчак дулкынпар өстендә чайкалып, иелгән саен су чумырып баручы коймә туктап калды бер якка янтаеп авышты. аның өстеннән калын су ташкыны шаулап узды. Аракы мичкәләре камыш бөкеләрдәй су өстенә күтәрелде. аларның берсен иярләп өлгергән Василий да дулкын иркенә буйсынып агып китте.
Җыясы ризыгы бетмәгән икән әле. кучкыл төскә кергән таудай дулкын аны иң өстенә күтәреп селтәде дә Казан-су тамагының комлы-ташлы ярына китереп бәрде Аяк астында каты җир тойган сәүдәгәр авызына Үулган ләмле балчыктан, судан тончыга-тончыга алга үрмәләде, тешләре. тырнаклары белән үлән тамырларына, талларга ябышты. Икенче, тагын да кочлерәк. тагын да дәһшәтлерәк дулкын куып җитте һәм аның акрын кыймылдавына үртәлгәндәй, җилкәсенә күтәреп яр кырыеһа ук чыгарып ташлады Артык хәле калмаган Василий берничә адым шуышты да ни-ндидер калкулыкка менүен абайлап, җиргә сузылды Күз алдында утлы боҗралар биеште, тәне, аяк-куллары үтереп сызлый иде. Котырып аккан су буенда бер йотым су эчәргә тилмереп, кипшергән телен авыз куышлыгында йөрткәләде Әмма кушучлап шул суны эчәргә, тагын яр буена үрмәләргә аның көче дә, теләге дә калмаган иде инде. Башында бер уй бәргәләнде:
куркыныч. судан читкәрәк!» Берничә мизгелдән ул үлектәй сузылып ятты. онытылды
һушын җуеп саташулы халәттә күпме яткандыр, белми, колак төбендә яңгыраган ачулы тавыштан айнып, уянып китте
— Артына тибеп кара бәлки исәндер
Күзен ачса, янында Иван сәүдәгәр белән бер төркем кораллы укчылар тора
— Аллага шөкер* Исән икәнсең әле.—диде Иван,— тора аласыңмы-*
Аңа җавап бирмичә генә Василий уфтанып ыңгыраша-ыңгыраша аягына басты, җанын, миен бораулап торган сорауны бирде
— Ни булды? Көймәләр... ничек?
— Бат-ты лар,— теш арасыннан бүлеп-бүлеп чыгарды Иван
— Татарның сихерчеләре явыз, кабахәт җаннар.. Сихерләп җил-давыл чакырдылар Күрдеңме, өермәләр алар ягыннан килде
— Барысы да баттымы?—дип илереп җибәрде Василий—Минекеләр дәме?
— Улама*—Иванның тавышына ачу. кыяфәтенә усаллык чыкты.— Бер син генә зыян күрмәгән Җитәр* Тор да әнә ярдәм ит* Калган, таралган мал ны җыярга кирәк
Василий шунда гына атлы олауларны, ярны буеннан-буена иңләп килүче кораллы кешеләрне абайлап алды Алар дулкын чыгарып ташлаган мичкәләрне, капчыкларны, көймә калдыкларын мәетләрне җыеп, арбаларга төйиләр иде. Әле кичә генә шау яфракта утырган урманлы-куаклы җир ачык яланлыкка әйләнгән, төбе тамыры белән кубарылган агачлар шәрәләнгән куаклар — барысы да коточкыч зилзилә үтүе турында сойли иде Бөтен кыр капланып ташланган йөкләр белән тулган Арбаларда тау-тау өелеп торган печән кибәннәренең эзе дә калмаган бөртегенә хәтле өермәгә уралып Идел аръягына очкан иде
«Күрәсең, камау барып чыкмас* Иписез печәнсез, ач ялангач калган гаскәр белән әллә ни кыра алмассың,—дип уйлап куйды Василий Йөрәген үкенеч, бар малыннан колак кагу ачысы кисеп утте—Аһ. ни аяныч* Казан патшалыгының әкияти хәзинәләре кул сузымында гына юкса* Бер йодрык белән бәрергә иде дә. диварларын изеп, манараларын аударып, төнге таш кындай ыргылып керергә иде Югалту ачысы да бу кадәр газаплы булмас иде* •
Аның уйларын сизгәндәй. Иван сәүдәгәр тавыш бирде
— Йә. таш сындай катып торма* Хәзер икенең бере — йә Казанны тончыктырып малны кайтарабыз, йә булганын җыеп эшкә җигәбез Кыймылда!
Тәнендәге авырту, сызлануны җиңеп. Василий аларга иярде Укчылар акрын гына үзара сүз алыштылар
— Казанны алла кодрәте яклый инде әллә’
— Яклый пычагым, ишеттең бит инде, сихерчеләре кабих җаннар җил давыл чакыра беләләр.
— Ни булса да. ризыксыз монда озак тора алмабыз Суган суы суырып кына сугыша алмассың
— Анысы шулай, күрәсең, иртәгәдән дә калмый киредән өйгә — Мәс кәү якларына кыякларбыз Хурлыгы ни тора*
— Җитте сезгә, юкка лыгырдамагыз* Әмер бирсәләр, ач кос дә сугы шырсыз,—дип кемдер ачулы кычкырып куйды—Иң яхшысы, таралган чәчелгән малны күбрәк җыегыз һич югы бүген тамагыгыз тук булыр Ба рысы да боек кенәз Иоанн Васильевич галиҗәнаблары иркендә
һәм чыннан да. барысы да Иоанн кулында иде күрәсең Азмы күпме әйбер-кара җыелып, югалтуларны барлау! а азык-төлек юнәтүчеләргә гаскәр башлыгының фәрманын җиткерделәр
— Кичекмәстән иң чыдам түзем җитез атлар белән Мәскәүгә Зөягә чабар! а ботен шәһәрләрдән икмәк, җылы кием салым төяп, яңадан Казан тарафына сәфәр чыгарга*
« ■к. у - г* и
Фәрман нигезендә һәр бояр кимендә бер полклык мал бирергә мәҗбүр ителә патша казнасыннан кирәгенчә алтын-көмеш алырга рөхсәт ителә иде
Василий моңа бик сөенгән иде Иртәнге гарасаттан ул. дөресен әйтергә кирәк, шактый шүрләде. Казанны, чыннан да. сихерчеләр яклый, аны гади корал белән генә алып булмыйдыр, дип уена беркетеп куйды. Әмма моны кемгә дә әйтергә базмады, эченә бикләнде. «Менә, ниһаять, котылу юлы күренде. Мәскәүдән урап килгәнче ни генә булмас та. тагын нинди генә җил-давыл чыкмас. Һәрхәлдә, сугыш кырыннан читтәрәк булуың хәерле. Шуның өстенә. дәүләт казнасыннан агыласы алтын-көмеш тә бармакка йокмый калмас. Иван белеп сөйли»...
Ләкин иртәрәк шатланган булып чыкты. Уйларының очына җиткәнче. Иван касыгына төртте, күз кысып, башкалардан читкәрәк. кырдан җыелган мал өемнәренә таба китәргә ымлады Тирә-ягына каранып, ашыгып пышылдарга кереште:
— Мин Мәскәүгә китүчеләргә башлык итеп тәгаенландым...
Василийның авызы колагына җитә язды Хуплап баш селкеде. Әмма Иван аны күрмәгән дә сыман үзенекен дәвам итте:
— Син . монда каласың. Аң бул. йоклап йөрмә! Менә бу исәбе алынмаган туздырылган байлык хәзер синең кулда,—диде ул мичкәләр, капчыклар. чыпталар өеменә күрсәтеп—Дөнья Хәлен белеп булмый, алай-болай без килгәнче Казан кулга төшсә, форсатны ычкындырмассың... Ә Мәскәү малыннан тамганы — минем кулда. Борыныңа киртлә: бары — бергә, югы — уртак.
Василий кара коелды.
— Нишләп мин? Беткәнме берәр...
Иван аңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде, йодрыгын ияк астына терәде.
— Шым бул! Оныттыңмы? Күпме бурычың бары исеңнән чыктымы? Энеңнең казанлыларга сатылган хәсис икәнен белсәләр. Иоанн Васильевич беренче очраган ботакка астыра бит сине Әйдә, сайла! Кайсысы күңелеңә якынрак? .
Василий телен тешләде Күпме генә бәргәләнмәсен, пәрәвезгә эләккән чебендәй чапаланмасын. ул үзенең Иван сәүдәгәр ихтыярыннан чыга алмаячагын тагын бер кат аңлады Күрәсең, чабатага тагылган киндерә шикелле мәңге аның артыннан сөйрәлергә туры килердер, ахрысы. Санька гаепле... Аның качып китүе, юк. качу түгел, пычрак хыянәте әтисен шушы адәмгә гомерлек бурычлы итте, ул гүргә кергәч, бурыч Васяга күчте Ләкин иң гаҗәбе шунда, еллар үткән саен ул кимеми генә түгел, артканнан арта бара иде Әҗәтле буласы килми. Ялыктыргыч, алҗыткыч бӘйлелектән котылу. Казан малына кинәнеп Иванның бугазына тыгу теләге китерде дә бит Васяны Казан сугышына! Юкса, болай йорер идеме?!.
Иван, кирәген аңлатып бетергәч, яңадан күз кысып елмайды:
— Борыныңны төшермә! Беләсең килсә, Казанда нибары утыз мең гаскәр бар. диләр. Безнең көчкә каршы торырлыкмы? Атна-ун көннән ялынып үзләре чыгачак... Төшендеңме?...
Сөйләшү шуның белән тәмамланды
Атна үтте, ун көн дә узып китте. Ә казанлылар бирелергә уйламый да Урыс явы һай-һулап, әләмнәрен болгап, туп атып һөҗүмгә чыгуга кальга капкалары ачыла, ярсу атлылар ташкыны юлында очраган бар нәрсәне изеп, сытып, турап уза да яңадан калага кереп бикләнә Аларның җитезлеге, елгырлыгы шәһәрдә беркемнең дә ачка интекмәвен күрсәтеп тора Шуның өстенә. туплары тынгы бирми, бер-бер полк якынлашса, ядрә яудырырга тотыналар. мылтык аталар, яңгыр булыц, уклар коела
Урыс гаскәрендә һәр кисәк икмәк санаулы Мәскәүдән көймәләр, олаулар килеп җиткәнче бар нәрсә үлчәүдә. Зөядәге икмәк ачка үтермәслек кенә Якын-тирә татар авылларында ашлык юк Аны йә күмгәннәр, йә яндырганнар, суга агызганнар, юк иткәннәр Явыз дошман кулына эләкмәс өчен барысы да качып беткән. Авыллар буш. авыллар үле Ирләре яуда, хатын кыз. бала-чага йә урманда, йә тагын да ераграк якларга күчеп киткән
Василийның Санькага ачуы кабарганнан кабара, кайчагында буылыр хәлгә җитеп аны сүгә башлый, каргый, ләгънәтли Зиннәтле йортында бал- да-майда йөзеп яшәүче энесе, казанлыларның үҗәтлеге җенен котырта
Мен чакрым юл үтеп кил дә ачка койрык чәнчеп ят менә! Ә ул. хыянәтче. сатлык, хаин, басурман татарлар белән әҗе-гөҗе килеп, сыгылып торган табын янында урысларны каргыйдыр әле Ничек каргамасын'5 Чын татар булып беткән бит'
Дөрес, ризыкка, июләккә хуҗа буларак. Василий тилмереп ятмый Тамак тук. өс бөтен дигәндәй Әмма казнаның ярлылыгы бар нәрсәне гаскәриләр тикшереп, үлчәп тору, барысына килеп тыкшынулары саруын кайната Үз малыңа үзең хуҗа булмагач! Кая монда Иван әйткән керем? Кая табыш? Кая Казан байлыгы, алтын-көмеш. хәзинә?’
Юкса, үз өендә, якыннары арасында, бай табын янында гына утырасы кеше дә бит
Табын сүзе исенә төшүгә энесе йортындагы мул сыйлы өстәл күз алды на килде Гөлйөземнең ниндидер таныш түгел ризыклар, тәгамнәр белән сыйлавын хәтерләп, төкереген йотып куйды һай бар иде ул андый чаклар кайсын кабарга микән дип сайланып утырган көннәр
... Сәер, бик сәер барып эләккән иде ул Саньканың гаиләсенә...
Кәрван-сарайдагы саташулы төшкә охшаган очрашудан соң аны гомеремдә күрмәм, рәнҗеттем, үпкәләттем, кайда яшәвен дә белми калдым, дип уфтанган иде
Иртән аны Иван сәүдәгәр уятты Махмыры чыга башлаган Василий икенче якка борылып ятмакчы иде дусты өстенә салкын су койды
— Нәрсә, шаштыңмы әллә? Нишлисең? —дип тешләрен шыкырдатты Василий Иван колде генә
— Тор. тор! Кая барырга кирәклеген әйтсәм, рәхмәт укырсың әле.—ди де ул. һаман аны йолыккалап
Василий күкрәгендәге йонны ышкый ышкый торып утырды, күзләрен угалап сорады
— Беркая да бармыйм Кая. тап булмаса берәр чәркә...
— Өмет тә итмә! Чәркә булмый Соңыннан
Иванның сүзеннән кайта торган кеше түгеллеген белгцнгә. буйсынып сорарга мәҗбүр булды
— Кая барыйм соң?
— Бар. юын. чистарын.—диде Иван аның сүзләрен ишетмәгәндәй — Санька янына барырсың Өен. балаларын күрерсең Сез туганнар бит
Василийның йокысын махмырын кул белән юып алгандай булды Шикләнеп кенә сорады
— Кая... ничек? Йортын белмибез, үзе чакырмады..
Иван хәйләкәр елмайды да. гадәтенчә, күз кысты
— Анысы синең эш түгел Әзерләнүеңне бел!
Санъканың йортына Иван озатып куйды Ике катлы ташпулат иде ул Төсле пыялалары белән балкыган тәрәзәләре, ак. яшел һәм зәңгәр төсләрне аралашгырЫп буялган түбә кыеклары аның астында ярымайга охшатып эшләш ән тәрәзәчек, ой алдындагы җимеш бакчасы— барысы да энесенең җитенкелекле мул тормышта яшәвен сөйли иде
Иван үзе кермәде, әмма Василийны өйрәтеп ни-нәрсә сөйләшергә кирәклеген аңлатып кертте
— Кичәгедәй дуамалланма — диде ул кинәт мыскыллы тавыш белән — Син тузынсаң, ул ла шулай җавап бирергә күп сорамас Безгә аның ышануы ярдәме кирәк Алдан сөйләшкәнне онытма Ничек тә ризалаштыр алтын көмеш вәгъдә ит. Мәскәүдә мул сәүдәгә юл ачылыр дип котырт Сәүдәгәр кеше кызыксынмый калмас
Кинәт аның тавышына янау усаллык галәмәте чыкты сүзләрен теш арасыннан чыгарып, колагына иелеп пышылдады
— Мин үсем генә түгел, без күбәү диген Әгәр риза булмасаң. нәселең урамга чыгарга куркып яшәр диген Өркет' Малаен күрдек беләбез Кайда да булса пычакка килеп кадалмас дин кем әйтә ала
Василийның аркасыннан салкын су койдылармыни, бөтен тәне чирканыч тартышып куйды, әмма каршы әйтергә. Иванны туктатырга аның көче юк. ул тулысыңча аның ихтыярында иде.
— Йә, бар! Миннән сәлам әйт.—диде Иван аның аркасыннан этәреп.—Туганнарча кочаклашып үбешергә дә онытмагыз.
Аның тавышына тагын мыскыл төсмере чыкты.
Үзен мәче тырнагына эләккән, аның канлы уенчыгына әйләнгән тычкан хәлендә сизгән Василийның әле махмыры чыгып җитмәгән, Иванның астыртын мәкере дә миенә барып ирешмәгән иде. Ул кыюланып, күптән көтелгән кунактай, дәрт белән ишек шакыды.
Аны Сәет ачты. Йөзенә башта кара күләгә йөгерде, ләкин бу хәле озакка бармады, ачылып елмайды.
— Син... Вася... Ничек табасы иттең?.. Кичә... аңлашып та бетермәгән идек.—дип сөйләнергә кереште.—Әйдә, үт. рәхим ит!..
Болары өтек-тәтек кенә истә калган Василийның күз алдында табын күренеше кат-кат яңара, ул андагы ризыкларның ят яңгырашлы исемнәрен исенә төшерергә азаплана иде
— Монысы пылау.—дип елмайган иде Гөлйөзем, ниндидер саргылт төстәге җимешле, итле, дөгеле, таралып торган хуш исле ризыкка күрсәтеп —Белмим, ошармы...
Ул чакта пылаудан бигрәк Гөлйөземгә таң калган иде Василий. Озын, куе керфекле серле кара күзләр, биленнән узган калын кара толым, ап-ак йөз... сыгылмалы зифа буй-сын... Ике бала табып үстерсә дә инде утызның бу ягына чыкса да. энесенең хатыны яшь кызлар шикелле чибәр иде әле. Бер карауга ук аннан ниндидер җылы нур бөркелгәндәй була, шул талгын дулкын күңелне иркәли, тынычландыра сыман иде. Әйе. килен тиешле кеше матур, сойкемле генә түгел, бик ягымлы, мәхәббәтле дә иде Василий аңа карап телсез калуын, онытылып соклануын сизми дә калды.
— Йә. ризыктан авыз итик,—дип. сәер халәтеннән Санька чыгарды— Ничә еллар күрешмәгән туганнарның очрашуы бәйрәм түгелмени!?.
Василий исә күзен Гөлйөземнән ала алмый, энесенең шушы чибәр аркасында Казанда калуын, әти-әнисе. туганнарыннан ваз кичүен уйлый, олуг хыянәтенең сәбәпләрен аңларга тырыша. «Санька урынында булсам, мин нишләр идем икән?!»
Нечкә борынлы, өсте нәни мендәрчек белән капланган керәч савыт тотып кергән Гөлйөземнең бер елмаюы барысын да хәл итте күңелендб көнләшүгә охшаш хис кыбырсый башлады «Әллә мин Санькадан кимме?1 Әллә мин бу чибәрне карата алмаган булыр идемме?.. Кирәксә. Казанда да кала алыр идем...» Уйларыннан үзенә үк кызык тоелып китте, ирен чите белән елмаеп куйды һәм кирәксез фикерләрне башыннан чыгарып ташларга теләгәндәй, сиздерми генә кул селтәп. Гөлйөземнең тылсымга охшаш салмак хәрәкәтләрен күзәтергә кереште.
Гөлйөзем исә чынаяк савытларны бер куйды, бер алды, күктән төшкәндәй назлы тавыш белән сөйләнде.
— Чәй эчкәндә күктәге илаһи затлар белән сойләшкәндәгедәй рухи тынычлык кирәк Бөтенебез бер булып, табигатькә кушылып искән җилнең иркәләвең, аккан суның талгын пышылдавын, яфракларның шыбырдавын аңлар дәрәҗәдә үз-үзеңә йотылу сорала. Яныңда утырган якыннарыңның җаный үзең белән бер итеп тбярлык рухи тынычлык, җан сабырлыгы булганда гына эчемлекнең тәмен, канга сафлык биручс ләззәтен тоярсың...
Василий боларны аңлый да. аңламый да кебек. Гади бер эчемлек эчкәндә шушындый бөек мәгънәле сүзләрнең табигый яңгыравы. Голйөзем йөзендәге тантаналы сабырлык аны сәерсендерә. әмма шул ук вакытта тылсымга бирелгәндәй аңа буйсынырга да мәҗбүр итә иде.
Голйөзем чынаякларны нечкә борынлы савыттан кайнар сыекча белән чайкап алды, аны өскә күтәрә төшеп яңадан тутырды,да иң элек Санька алдына. аннан Василий алдына китереп куйды.
— Ягез. инде авыз итик, кадерлеләрем Күңелегезгә хушлык иңсен, җаныгызга мәрхәмәт, каныгызга мәхәббәт керсен!
Санька үзенә сузылган савытны ике куллап алды да учларын җылыткан - дай бераз тотып торды, шуннан сон гына иреннәре янына китерде
Беренче йотымны ясаганнан сон Василийга борылып пышылдады
Чәйнең беренче йотымы — беренче мәхәббәт кебек саф. беренче үбү кебек үк нәфессез булыр... Чәйнең җитмеш чиргә дәвасы бардыр
Тантаналы, артык озакка сузылган йоланың мәгънәсен аңлап бетермәгән Василий аның үзе шикелле үк пышылдап сорады
— Нинди эчемлек соң бу? Шулкадәр затлы нәрсәмени?!
Санька үзалдына елмаеп куйды Ул ике арада урнашкан татулыктан рәхәт чигеп, изрәп мендәргә таянды, хатынына баш селкеп эндәште
— Голйозем. сиңа әйтәм, пешермәгәнен дә алып кер әле Күрсәтик. БәЛки. ошап та китәр Урыс халкы бал эчә. квас, хәмер эчә Чәйне белми
Василий аның бу сүзләренә кичәгечә үртәлеп куйды «Үзе урыс түгелме әллә?!» Әмма үзен бик тиз кулга алды, ризалашып баш иде
— һәр халыкның үз эчемлеге.... Әйе!
Голйозем ак керәч савытта ниндидер кара-көрән төстәге кипкән яфрак алып керде, аны нечкә ак бармаклары белән уып алды да өстәлгә таратып салды
— Бик затлы эчемлек Сихәтле әйбер,—дип сөйләп китте Санька—Чин якларыннан кайтартабыз. Бәһасы алтын белән үлчәнә Сирәк нәрсә Хәер, нигә әле кунакны һаман сүз белән сыйлыйбыз5 Әйдә. эчик, авыз итик Үзең бәяләрсең...
Аны Голйозем бүлдерде:
— Йә иыде, артык мактанып ташладың түгелме?!
Иренә яратып, балага карагандай наз белән күз төшерде. озын керфекләре дерелдәп куйды, йөзенә алсулык йөгерде.
Боларны да Василий күреп, тоеп утырды, алар арасындагы татулыктан көнләшеп, кызыгып калганын да сизде
Ә Гөлйөзем иренең агасына ярарга тырыша иде кебек, табында! ы иң тәмле ризыкны аңа таба этеп куя. зур кара күзләренең ачык карашы Васи лийның бәгыренә үтеп керә, үрсәләндерә. уттан алып суга, судан алын утка салгандай эчтәй куырылырга, үзе өчен тыюлы энесенең хәләл җефетенә әйләнгән шушы затның ягымлы карашын күрергә ягымлы тавышын ипи тергә теләп тагын-тагын аңа борылырга мәҗбүр итә иде Икенче бер нәрсә дә гаҗәпләндерә кичә ире белән нәрсә булганны беләме бу. белмиме5 Белсә, ничек шулай якты йөз күрсәтә ала? Фәрештә кыяфәтле татар хаты нының эчендә бер бер мәкер, хәйлә ятмыймы5 Әмма Василий берничек тә соравын кычкырып әйтә алмый иле. әлбәттә
— Мин Сәеткә күптәннән әйтеп килә идем инде,—дип куйды Гөлйөзем аның уйларын сизгәндәй—Дөньялар имин, ил-көн тыныч чагында У!личка кайтып килик, танышыйк, дип Кайчан да булса бер аңлашырга тиеш идек ич инде...
— Голйоз-е-е-ем.—дип сузды Санька —Онытылган нәрсәләрне искә төшереп, җанны кыйнамыйк Беләсең ич. мин капта алмын идем Мин алар өчен үлгән идем инде... Ә теге дөньядан кире кайтмыйлар Юлы юк
Сүзне дәвам иттерә алмадылар, бүлмәгә озын буйлы яшь егег килеп керде. Василий, авызына кабарга күтәргән ризыгын яргы юлда туктатып, егеткә карап катты да калды Аның каршында Санька—моннан унҗиде ел элек югалган Санька басып тора иде Шул ук буй сын бәдәненең төзлеген тагын да зифарак игеп күрсәтүче киң җилкәләр мәрмәрдән уелгандай нык муен, ак йоз. ап ак тешләр, куе кашлар Хәтта аяк атлауларына кадәр та ныш. Саньканыкыча иде Ләкин бер үк вакытта Санька да Санька түп i дә кебек Үсмердә ниндидер икенче бер затлылык ул чакта Санькага ха< булма ran башка бер матурлык га бар иде, ахрысы Ныклабрак карагач, тагын та гын күздән кичергәч кенә Василий айлап алды, гаҗәпләнүеннән гадәттәгечә. чак кына маңгаена сугып куймады Егеттә Санькага хас ирлек чалым нары Гөлйөземнең үтә нечкә, затлы, хатын кызларча нәфислеге белән үрел гән Ишек катында ир белән хатынның иң яхшы төсмерләрен берләштергән аларның яхшыртылган нөсхәсе басып тора иде Тагын шунысын да абайлап
алды күзләре җете зәңгәр түгел, ә Гөлйөземнеке шикелле сер яшергән зур, кара күзләр иде.
«Шушы баланың җанын кыяргамы’! Мин шушы балага кул күтәрергә тиешме?» Иван әйткәннәр исенә төшеп. Василий тетрәнеп куйды. Үзе өчен ике газиз җан — Санька белән Гөлйөземнең бәгырьләреннән өзелеп төшкән бу зат та аңа хәзер якын, бик якын, кадерле тоела башлаган иде.
«Чәйләре тәмле, иде Баштарак авызны бөрештергән кебек тоелса да, соңыннан тәнгә рәхәтлек бирә, җиңеллек китерә икән... Гаҗәеп эчемлек»,—дип уйлап куйды Василий. Аның фикере, уйлары бер эзгә төшә алмый. үткәннәр арасында бутала, күңелендә кайнаган ачуның зәһәре башка истәлек-хатирәләрне юып алып китә иде.
Чыннан да, гаҗәп бит. Чәй эчкәч, ишегалдына чыктылар Шул чакта Василий гәүдәсендә рәхәт җиңеллек тойды, башы ачылып китте, әйтерсең, сиздерми, күзгә күренми генә басып, изеп торган билгесез чир-сырхаудан котылды
Бакчада алмагачлар, кура җиләге, шомырт, карлыган куаклары Уртадагы ачыклыкта ак мәрмәрдән шактый гына олы хавызXII ясалган. Аның бер як кырыендагы таш улактан челтерәп су агып тора, хавызда исә төрле суүсемнәр чайкала, төбендәге төрле төстәге чуерташлар вак дулкыннар аркылы биеп торучы ниндидер җан ияләрен хәтерләтәләр. Шушы тын почмакка килеп утыргач. Василий әкрен генә Иван сәүдәгәр әйткәннәрне сүтәргә кереште, сакланып кына сорау бирде:
— Кичә сөйләшкәннәрне хәтерлисеңме?
Сәетнең битенә куе кызыллык йөгерде, зәңгәр күзләреннән кара шәүлә йөгереп узды.
— Мин ул хакта бүтән сөйләшергә теләмәс идем,—диде ул агасының күзләренә туп-туры карап—Мин инде Казан кешесе, күреп торасың—динем бүтән... *
— Анысы әһәмиятле түгел,—дип бүлдерде Василий.—Динең бүтән дә, җаның урыс ич Без бит туганнар... Аңлыйсыңмы, туганнар!.. Кан тамырларыңда безнең кан. урыс каны ага Динсез дәһри булсаң да, басурман булсаң да. тагын әллә нинди курчакларга табынсаң да. белергә тиешсең: урыс кайчан да урыс булып кала. Әгәренки син үз кавемеңә ярдәм итмисең икән, синең бу дөньяда яшәргә хакың юк Урыс башкача яшәргә тиеш түгел. Аңлыйсыңмы син шуны? Беләсеңме?.
— Яхшы, бик яхшы аңлыйм. Василий Әмма сез әйткәннәргә күнә алмыйм Унҗиде ел татар арасында яшәп, алардан бер кәррә яманлык күрмәдем. Хәзер шуңа этлек белән җавап биримме?! Булмый! Онытма: хатыным татар, улым, кызым татар... Мин аларның бердәнбер яклаучысы, саклаучысы ...
Сәет бераз уйланып торды һәм, үзе өчен авыр, гаять авыр нәрсәне хәл итеп бетергәндәй, маңгаен учлап авыр сулады да тагын дәвам итте:
— Мине теләсә ни эшләтә аласыз... Хатыныма, балаларыма гына тимәгез... Туган икәнсең, бер нәрсәдә килешик: иң яхшысы — бу сөйләшү булмады дип уйлыйк. Сез әйтмәдегез, мин ишетмәдем Җаныбызга гөнаһ алмыйк Мин сезгә зыян китермәм, ишеткәннәремне кемгә дә чыгармам. Шушының белән бетерик! Калганы барысы да алла кулында Теләсә ярлыкар, кирәксә җәзасын бирер
Василийның тагын ачуы кабарды, энесенең басынкы сабырлыгы, бөтен тәкъдимне читкә тибәреп, юкка чыгарып баруы аны үрти, үрсәләндерә иде. Йомышын үтәми кайтсаң. Иваннан игелек көтмә Анысы да күңелендә авыр таш булып ята «Үзенә яхшылыкка әйтәбез юкса. Казанга ни-нәрсә янаганын чынлап аңламыймы, аңламамышка салышамы?! Дивана түгел ләбаса!» Ачуын эчкә йотып, аның үзе шикелле салмаклык белән сөйләргә тырышты, иң каты, мәкерле соравын бирде:
— Ә Казан урыс кулына калса? Тагын урыслыкка чыгарсыңмы? Безнең дингә күчәрсеңме?
XII Хавыз — бассейн.
Моңдай сөальме көткән идеме, әллә инде күптән җавабын әзерләп куй гам идеме, Санька бер тында әйтте де салды
— Илгә ни булса, безгә шул булыр ... Башкасын көтмим'
Озак сөйләште гх әмма аңлаша алмадылар. Санька тискәре, үз сүзендә каткан үҗәт адәмг< >йләнгән иде. Василийның соңгы фикере шундый бул ды. Хушлашканда Рван өйрәткәнне үзәгенә үткәрерлек итеп әйтергә тырышты
— Кара аны, әгәр белгәнеңне хан сараена тишсәң, үзең түгел, улың 5 җавап бирер... Аны зеңнән артык яратканыңны сизәм... Аның җаны белән ' түләрсең. Калагызда бездән башка да кешеләр җитәрлек Ник туганыңа үкс нерсең! Йә, инде хәзер ни дисең? Бәлки, кире уйларсың?. Без ике сөйләми * без... =
Саньканың йөзе кәфендәй агарды, иреннәре калтырап куйды, кулы би- ? лендәге хәнҗәргә үрелде.
— Чыгып кит1 Хәзер үк чыгып кит!—дип пышылдады ул —Эзең булма сын! Без туганнар түгел, тү-ү-ге-е-л!
Василий исә аны үртәүдән, котыртудан тәм таба башлаган иде инде, е юри аңламамышка салышты
— Ә. әй-йе, китәм. Гөлйөзем белән, улың белән хушлашыйм да... Бәлки, аларга да әйтергә кирәктер... Киңәшләшик! Әле тагын кайчан күрешәбез...
— Беркайчаг да.—дип кычкырып җибәрде Санька һәм кинәт мәче җитезлеге белә Василийны җилкәсеннән эләктереп алды да җилтерәтеп таш капкадан чьнарып та ташлады.
Урамда Вас алий энесе ишетсен өчен башта кычкырып көлде, бераз киткәннән соң ачуына буылды, тешләрен шыгырдата шыгырдата кире килеп, капкага тибәргә, йодрыклары белән төяргә кереште Эчтән җавап булмады Инде нишләргә дип кенә торганда урам чатыннан бер торкем ат лылар — шәһәр сакчылары килеп чыкты Алар, нәрсәдер дөбердәгәнне ишеткән, күрәсең, ачулы кыяфәт белән Василийга таба якынлаша башлады лар. Василий баш киемен салып, буйсынучан кыяфәт белән аларга баш иде һәм. инде берни дә майтара алмаячагын чамалап, кәрван-сарайга атлады Китүе яхшыга булды. Урамның икенче башыннан да атларын юыртып бер төркем чагдавыллар менеп килә иде
«Аһ, шул чакта ялгыштым.—дип уйлап куйды Василий — Иванга ирек куйсам, кызлар кебек чибәр әнчеген тотып берәр җиргә япсак. Санька да хәзер тик ятмас иде Казанлыларның дары базларын күккә очырса, без дә болай җәфа чигеп ятмас идек Әле кайчан басурманнар җыйган байлыгын ашап бетерә? . Казанлыларны ачка тилмертеп кенә шәһәрләрен алып бул мый. Белам мин! К 1зан бай. артык бай шәһәр Бер Ташаяк ярминкәсе генә күпме мал бирә. кс[ м бирә...#
Казандылар. ч< инан да. камалыштан артык борчылу сиздермиләр иде Гадәттәгечә, морҗалардан төтен күтәрелә Боҗра булып урнашкан урыс гаскәре өстенә җил искән саен пешкән икмәк, кыздырган суган, ит. балык исе килә Тау башындагы каладан балык исе килүгә урыслар аптырый, бот чаба, коры җирдән балык табуларына шаккаталар Телдән телгә сүз йөри имеш татарларның сихерчеләре бар Шулар таба, шулар ярдәм игә
Бәлки шулайдыр да Юкса, йөз илле меңлек чирү камаган кала халкы шулай тыныч, сабыр кала алыр идеме?! Яу кырында күзгә-күз очрашканда бер татарга биш урыс туры кнләсен белгән казандылар түземлек, сабырлык күрсәтәләр, нидер котәлар. нәрсәгәдер өметләнәләр иде булса кирәк Хәер аларны аңлап була Урыс үзе ачка тилмереп кайтып китмәгәе' Казанды лар—акыллы, алдан уйлап эш йөртә торган халык Белмичә, алдан уйламый ча кыланмыйлардыр
Инде ике кон сугыш кырында тынлык. Урыс һөҗүм итми, татар атмын Сәер, шомлы, дәһшәтле тынлык.
Эч пошуга чыдый алмаган, түземе, тәкате беткән Василии азык-толск чатырында ята «Нигә дөньясы кадалып китми шунда! Иваны да кайта белмәде, ичмасам1 •
Он тутырган капчыкка башын куеп черем игә башлауга тышта сугышчыларның. олаучыларның куркынган тавышлары ишетелде:
— Тагын сихерче чыкты...
— Сихерче... Сихерче!
Керфекләренә, күз кабагына кадаклы гердәй баса башлаган йокы шаукымын кул белән алып ташладылармыни. Василий сикереп торып тышка чыкты
— Кайда? Кая? Кем ул?...
Олаучылардан берсе Казан өстендә сөңгедәй күккә үрелгән иң биек таш манарага төртеп күрсәтте.
— Әнә ич. әнә!
Күпме генә тырышмасын, Василий бернәрсә дә аера алмады. Очына алтын ярым ай куелган, җиде катлы манарага текәлде, аның катларын санарга кереште Астагы өчесе дүрт кырлы, өстәге дүртесе сигезкырлы итеп кызыл кирпечтән эшләнгән таш энә җансыз, тавышсыз иде. Аны казанлыларның аеруча хормәт иткәннәрен, кадерләгәннәрен дә белә Василий. Ире Сафагәрәй ханның кабере өстенә төрбә-мәчет итеп аны татарның яраткан хөкемдары — Сөембикә патшабикә салдырган, имеш.
• Манараның катларын, бизәкләрен, тәрәзәләрен санап маташкан җиреннән кинәт шым булды, эченә җирәнгеч бер курку керде, бала йоннары кабарды. Манараның иң очындагы тәрәзә уентыгында, чыннан да. кемдер бар. ап-ак киемле башын сузып, кулын кашларына куеп ул еракка —урыс гаскәре артында каралҗымланып торучы шомлы куе урманга текәлгән иде Менә аның кулында берсе яшел, берсе кызыл ике әләм пәйда булды, алар- ны болгап сихер кылырга, шайтани көчләрне, тәмуг җаһилләрен ярдәмгә чакырырга кереште. Әнә яшел әләм баш биеклегенә өскә күтәрелде, аннан көнчыгышка борылды, кызыл әләм исә кискен аска төшеп китте, тәрәзә астында болганды Шушы хәрәкәтләрне сихерче өч тапкыр кабатлады һәм, әләмнәрне аркылы-торкылы китереп болгагач, уентык караңгылыгына кереп югалды
— Бер-бер афәт килгәнне кот тә тор хәзер,—диде кемдер.
— Сихерләде, безне сихерләде.—диеште олаучылар.
Казан тылсымчысының кул хәрәкәтләрен өнсез күзәтеп торган төркем өстендә шом канат җәйде, күңелләрендә курку хисе борын төртте. Камый башлауның икенче көнендәге зилзилә, гарасатлы давыл исләренә төшкән саен һәркемнең йөрәге калтырап куя иде.
— Аллам сакласын! Спаси и сохрани!—Олаучылар, сугышчылар белгән догаларын укырга, тәре үбеп чукынырга керештеләр.
Сихерче тәрәзә уентыгына кереп югалуга ярты сәгать үттеме-юкмы. урман ягында күк күкрәгәндәй тавышлар ишетелде, меңнәрчә атларның такыр җиргә дөп-дөп басуыннан туган бу аваз каныңны бозга әйләндерерлек дәһшәтле, шомлы, куркыныч иде. Көбә, очлы тимер башлык кигән җайдаклар. аларның ялтырап торган калканнары һәм алга төбәлгән, җилдә сызгырып килүче сөңгеләре, тимер ташкын сыман алга ургылуы иң салкын канлы, гайрәтле сугышчыны да тетрәндерер иде Сафлар өстендә яшел әләмнәр, ярым айлы сөңге сабына беркетелгән туплар җилферди, атлы гаскәр тыелгысыз дулкын булып урыс явы өстенә якынлашып килә иде.
— Ура! Кама!..
Бер ук атар ара калуга, меңнәрчә бугазлардан берьюлы ургылып чыккан көчле тавыш урыслар сафын таркатты, кайсы йоклап, кайсы ял итеп яткан гаскәриләр коралларын ташлап кача башлады, атлылар тупланып, каршы торырга әзерләнде. Әмма әзерлексез гаскәр тиз арада җыела алмады, татар ташкынын туктатыр көч юк иде инде
Үлем белән, котылгысыз яу белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашкан Василий кинәт хәлсезләнде, тез буыннары йомшарды, куллары калтырый башлады
— Нишләргә, нишләргә? Кая качып котылырга?!—Үзе дә белмичә ул бертуктаусыз шул сүзләрне кабатлый, бәргәләнеп котылыр әмәл эзли иде Миен яшен тизлеге белән телгән уйдан шашынып сикерде дә чатырга чап-
ты. ашлыктан бушаган чыпта капчыкка кереп, авызын эчтән умырып тотты да тынды. «Татар капчыкны кисмәс, капчыкка кадамас Җансыз әйбердә, капчыкта аның үче юк!»
Көтелмәгән яу ничек тиз килгән булса, шундый ук тизлек белән эреп юкка да чыкты, тояк тавышлары яңадан урман ягына китеп югалды
Әле бик озак чыгарга базмый ятты Василий Ниһаять, тәвәкәлләп чыптадан башын тыкты һәм тирә-яктагы тынлыкны күреп, җиңел сулап куйды Эчендә шатлыклы хис котырды «Мин исән' Исән' Тагын исән калдым. Алла ярдәменнән ташламады!.» Аның канлы гәүдәләр арасында биисе сикерәсе, тамагы ертылганчы кычкырасы килде Тыелгысыз бу хистән ул ко тыла алмый, аяклары чыпта эчендә үзеннән үзе тыпырчына иде
Шул ук мизгелдә икенче якта ат тояклары дөпелдәде Соңга калган урыс гаскәрләре һай-һу кычкырып, бер-берсен дәртләндереп сызгыра-сызгыра урман ягына чаптырып китеп барды Әмма куе агачлар арасындагы һәр сукмакны, киек җанвар эзләренә кадәр биш бармагыдай белгән татар белән урманда алышып кара! Бу — урысларның җавапсыз калмас очен үзләрен дәртләндерергә маташулары гына иде. әлбәттә Моны сугыш һөнәреннән бихәбәр Василий да яхшы аңлады Тагын бер нәрсәне ачык төшенде Васи лий: шанлы Казанны канга тончыктырып үзләрен коллыкка төшерергә килгән урысларга карата татарлар аяусыз, мәрхәмәтсез булачак, канлы үч алырга тырышачак1
Сөңгедәй манара очында сихерче кон саен күренә, ул кереп китүгә урыс гаскәренең әле бер. әле икенче ягында бөтенләй көтелмәгән җирдә тотылмас атлылар пәйда була. Алар күз ачып йомганчы дошман баскан кырны өермәдәй иңләп үтәләр дә урман ешлыгына кереп югалалар
Шул көннәрдә тагын бер аяныч хис кичерде Василий, үзен битәрләде
— Их! Санька белән килешеп булмады Үҗәт җан! Сатлык1—дин энесен дөньяда үзе белгән барлык әшәке сүзләр белән сүкте, каһәрләде
Сәбәбе бик гади иде Гаскәриләр әйтте, манарадан күренүче кеше сихер че түгел, күзәтүче икән Урман артында посып калган татар гаскәренә кан дан һәм кайчан һоҗүм ясарга кирәклеген белгертә, урысның йомшак шып күрсәтә Утыз мең атлы белән Япанча морза урысның артында шуның өчен махсус калдырылган, имеш. Ул гына да түгел, күзәтүче дигәннәре әләмен болгап алар белән сөйләшә, кирәк хәбәрләрне дә тапшыра икән Тагын сүзләр йорде имеш, боек кенәз хәзрәтләре шул телнең —әләм теленең серен ачкан кешегә алтын, теләгәнчә мал. дәрәҗә вәгъдә иткән Дорестерме. юктырмы, әмма воеводалар гына түгел, гади сугышчылардан алып олаучы, аш-сучыларга кадәр барысы да манарада уйнаган әләмнәрнең серен аңнарга тырышып баш ваталар, һәр хәрәкәтне үзләренчә аңлатырга җай эзйиләр, бәхәсләшәләр иде
— Әгәренки Санька ризалашкан булса, бу телне дә белә алыр идем ич,—дип үрсәләнде Василий
Ә сер чишелмәде Япанча атлылары урыс гаскәренә бер генә көнгә дә тынгы бирми, бимазалый, үрти, даими киеренкелектә тота, яшь кенәзне гаса- биланып тешләрен шыгырдатырга мәҗбүр итә иде
Хыянәт һәм үч
һәм соңыннан млһәнднс^ф хәйлә тапты. Моңача урыс белмәгән лине корды
Кара тондә качып посып ашар сапты — Гаскәриләр кнрмән астын катып керде.
<Камм штичмгх! пр*>нла ромт*
Иван сәүдәгәр җитәкчелегендә Мәскәуга җибәрелгән олаучылар әйләнеп кайтты Алар ашлык, ысланган нт. балык, җылы кием салын дары һәм байтак сугыш кирәк-яраклары тонн килгәннәр иде Тагын берничә
көннән Иделдән йөк көймәләре килеп җитәсе. Мәскәүдә яңа полклар оешкан. алар юлга чыккан.
Болардан тыш та яңалыклар шактый иде. Йөкчеләрне, сәүдәгәрләрне озата барган гаскәриләр үзләре белән бер төркем «телсез» Мөһәндисләр* ияртеп килгәннәр. Алары исә кальга-кирмән алуның яңа, моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән ысулларын беләләр. Казанның менеп булгысыз биек диварларын алуда, су тутырылган тирән урл. рын кичүдә шулар ярдәменә таянасылар. имеш.
Чатыр корып инде ничәнче көн түшәмгә төкереп ятучы, эшсезлектән. ачлыктан һәм көчсезлектән. Япанча би атлыларының туктаусыз һөҗүменнән арыган, алҗыган һәм озакламый Мәскәү ягына кыяклау турында хыялланган гәскәрне алыштырып куйдылармыни — китте көлеш китте уен. китте мәҗлес Бөек кенәз бу тузынуга күз йомды, сәргаскәрләр сугышчыларның дәррәү кузгалып бушануын күрмәмешкә салышты Көчләрнең тигезләшүеннән күтәрелгән бу дәрт, яугирлык галәмәте аларга да йоккан иде булса кирәк.
Василий да гомум шаукымнан читтә калмады. Аның кулына күз иярми Юан кәүсәле йөзьяшәр имән ябалдашы астына тәгәрәткән саллы мичкәләрдән чүмечләп ачы бал чумыра, балчык кувшиннарга аракы бүлә.
— Әйдә, җырла, бие. урыс’ Синең көнең килде. Тиздән Казан безнең кулда буласы. Ә инде анда болай гына туй итмәбез... Утыз кон уен итеп, кырык көн туен итеп... Шулаймы? Әйдә, ябырыл!
Үзен чорнап алган кешеләргә дәртләнеп кычкыра-кычкыра аның тамагы карлыгып бетте, көмеш, бакыр акча саный-саный бармаклары талды. Билендәге янчык авырайганнан-авырайды. Дөнья яңадан мн урланды. яңадан киңәйде. Их! Яшәп күрсәтәбез әле бер!..
Шущы мизгелдә ул тагын Саньканы. чибәр Гөлйөземне, аларның зифа сынлы яшь пәһлеван улларын исенә төшерде, кызганып к йды «Бу кадәр чирүгә хәзер каршы тора алырсызмы? Без дә күрсәтербез әле!»—дип масайды. аларның бу муллыкны, бу иркенлекне, көч-гайрәтне күра алмауларына үртәлде. «Күрсеннәр иде. тезләнеп каршына килсеннәр, ялынсыннар иде. Юк' Вася аларны куып чыгармас иде. Сыйлар иде. Янчык-янчык акчаларын чыңлатып күрсәтер иде. «Йә. татарга әйләнеп ни оттың? Инде хәзер ялгышканыңны белдеңме».—дип котыртыр, үртәр иде. Казанны алгач тагын пиләр булачагын уйлап, аның хыялы котырды, күз алдына тау-тау байлык, алтын- көмеш. затлы күннәр, чибәр кызлар, кәнизәк-җарияләр килде. Шуның өстенә Василийның хәтта Иван сәүдәгәр дә белмәгән яшерен хыялы, омете бар Әле сабый чагында ук әтисеннән ишеткән сүз ул Цорестерме, юктырмы— анысын тәгаен гына әйтә алмый, әмма әтисенең сүзенә ышанмаска да мөмкин түгел Имеш. Казан сәүдәгәрләренең иң кәттәләрендә ниндидер яшерен тамга була Шул тамга аларга теләсә кайсы базарның, каланың ишеген ача. бернидән курыкмый. шикләнми сәүдә итәргә юл саба Ул тамга иясе теләсә кайчан базар агасыннан теләгән хәтле ча алып тора ала. ярдәменә таяна Шәрекъ базар агалары ул тылсымлы тамганы иң абруйлы, иң бай. иң гадел, акыллы сәүдәгәрләргә генә бирә. имеш. Аңа ия булсаң... дөньялыкта кайгың бетте дигән сүз. Әтисе аны сурәтләп тә биргән иде. Сәмруг кош сурәте төшерелгән көмеш тәңкә, имеш Чын сәүдәгәр аннан үлгәнче аерылмый, имеш. Үлсә үлә. әмма тамганы сагмый. алыштырмый, теләсә кемгә белгертми дә...
Василийның хыялы шул: Казанда әлеге тылсымлы тәңкәне — базар тамгасын кулга төшереп булмасмы?! Кем белә... Эчемлек парыннан үрләгән, бәргәләнгән хыялның чиге юк. ул бу мизгелләрдә бөтен җиһанны колачлый.
Гаскәр ял итте Шул ук вакытта һәр ике якның үзәгендә кайнар бәхәс бара иде.
Боек кенәз чатырына боярлар, воеводалар, полк башлыклары кереп тулды Яшь хөкемдарның алар фикерен, тәкъдимен ишетәсе килә Ләкин белә—берсеннән бер юньле сүз чыкмаячак Урыс белән татарның сугыш
1 Меһандис — инженер.
сәнгате бер төрле. Таш кальга эчендә соң чиккәчә көрәшергә ант эчкән көчле һәм усал гаскәр Шуның өстенә артта ни кыласын тәгаен белеп булмый торган җитез атлылар — Япанча морза алайлары
Сугыш һөнәрен татардан ким белмәсәләр дә, воеводалар азмы-күпме өстенлек бирерлек нинди дә булса гайре табигый фикер, яңа алым тәкъдим итә алмаячаклар Бар бедгәннәре камауны дәвам иттерү. Анысын Иоанн үзе дә белә. Әмма камауның да бер чиге булырга тиеш ләбаса һәр куагы һәр j агачы урыска янаган рәхимсез татар җирендә күпме торып була Алда пыс- « как көз, аннан зәмһәрир суыклары белән кыш килер Җылы ташпулатларга * керен оялаган, үз җирендә, үз илендә һәр таш, һәр агач, һәр инеш ярдәм иткән басурман дошман белән якалашып кара1
Иванны иң гаҗәпләндергәне шул—тау башындагы кальга инде ничәнче е көн камалышта Очар кошлардан гайре анда беркемнең дә кергәне дә. чык- ’ каны да юк. Әмма казандылар ачка интегү генә түгел, сусауларын да сиздер- < миләр. Юкса. Болак. Кабан. Казан-су— барысы да безнең кулда, якын-ти- * рәдәге чишмәләргә кеше түгел, чыпчык та үтеп керә алмаслык сак куелган > Кара акыл белән исәпләгәндә дә. күп дигәндә бер атнадан сусаган, бер « йотым суга тилмергән казандылар яшь ханны бәреп төшереп. Иван алдына тезләнергә тиешләр иде. Икмәксез торып була, ә менә сусынны басу — баш ка мәсьәлә
Иван йокысызлыктан кызарган ачулы күзләрен бер воеводадан икенчесенә күчерде, һәркайсының миендә ни кайнаганын белергә теләгәндәй, озак итеп, бәгыренә үтәрлек итеп карап торды Авыр карашны күтәрә алмасалар да, күзләрен читкә төбәмәделәр Иванның моны яратмаганын, күзгә туры карамаганны өнәмәгәнен алар яхшы беләләр иде инде
•Йә. инде ни әйтерсез?—дип эчтән генә уйлап куйды яшь кснәз. әмма тынлыкны бозарга ашыкмады—Инде азык-төлек җитәрлек, сугыш кирәк ярагы. җылы кием-салым бар. дары һәм гаскәр хәттин ашкан. . Алга таба ни эшлибез. Нигә авызыгызга су каптыгыз?! Барысын да мин генә хәл итимме’ Тәкъдим әйтергә, фикерегезне белгертергә өркәсезме!?»
Шулчак чатыр тышында кемнәрнеңдер шаулашканы, сакчыларның айбалталарын бер-берсенә бәреп ачулы әмер биргәне ишетелде
— Галиҗәнаб боек кенәз беркемне дә кертмәскә кушты Артка1 Артка чигенегез дим1
— Мин мөһим хәбәр белән Галнҗәнабка җиткерегез1 Ашыгыч сүзем бар... Кабул итми калмас1
•һа. кара син аны. үз-үзенә ничек ышана!» Иван үзалдына көлемсерәп куйды Сакчыларга кычкыручы яшь тавыш иясенең кемлеген ул инде күнгән танып алган һәм аның киңәшмәдә түгеллегенә күптән эче пошып утыра иде. Алексей Адашев — кенәзнең ышана, якын күрә торган бердәнбер киңәшчеләреннән иде Моны сакчылар да белә булыр Әмма боерыкны алар катгый үти Шулай кушылган Воеводалар сөйләшкәндә кем дә комачауларга тиеш түгел.
Иван, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып, ишек төбендәге сарай Хадимнәренең берсенә ишарә ясады
— Кертсеннәр1
Хөкемдардан күзләрен дә алмый, аның һәр ымын кул хәрәкәтен күзәтеп торган хадим «Аңладым!» дигәндәй бил бокте дә ишектән чыгып югалды.
Күп тә үтмәде, чатырга еш-еш сулап, ярсыган Адашев килеп керде Әдәп йөзеннән сарай йоласы кушканча, иң элек боек кенәзгә. дәрәҗәләре нә карап аның тирәсенә төрле ераклыкта утырган боярларга башын иеп сәлам бирде һәм ашыгып сөйләргә кереште:
— Бөек хөкемдар! Казаннан якыннары белән Каман морза безнең якка күчте. Төнлә шәһәрне ташлап чыгу җаен тапканнар Аның сез галнҗәнабка гына җиткерәсе сүзләре бар
— Нинди сүз ул’ Нигә сорашмадың’—Иванның йөз-кыяфәтенә шиклә нү. ярсу һәм усаллык галәмәте чыкты кашлары җыерылды, маңгаенда тирән сырлар барлыкка килде
Алексей Адашев, барысы да сезнең ихтыярда дигәнне аңлатырга теләгәндәй, иңбашларын җыерып куйды да басынкы тавыш белән аңлатырга кереште.
— Камай морза Казанда хан сараена якын көчле шәхесләрнең берсе... Аңа карата вакытыннан элек, сезнең әмердән башка, усаллык, катылык күрсәтергә базмадым...
Кенәзнең йөзендә елмаюга охшаш нәрсә күренде, маңгаендагы җыерчыклар югалды сөякчел бармаклары белән ияген угалап алды. Кинәт күзләре киң ачылды, теш арасыннан кысып, кискен өзеп сорау бирде:
— Тентедегезме?
— Әлегә юк. бөек хөкемдар! Боерыгыз!
Иванның канәгатьсезлеген сизгән Адашев ишеккә таба чигенде.
— Хәзер... Хәзер... барысын да эшлибез!..
Камай морзаның бите кәгазьдәй агарган, борын тишекләре киңәйгән, калтыранган бармаклары хөббәсенең көмеш төймәләрен эләктерә алмый азаплана иде Сарай итагатенең бөтен шартын китереп иелеп сәлам биргәннән соң. ул утлы карашын Иванга төбәде.
— И урыс җиренең бөек хөкемдары Иоанн Васильевич! Мин синең янга чын күңелдән, намусым кушканга, изге теләк — ике арада кан коюны туктатырга ярдәм итү теләге белән килгән кеше. Беләсез: мин Бөек Казан мәмләкәтенең морзасы, тамырларымда аксөякләр каны ага...—Аның тавышы бер күтәрелә, бер төшә, фикерен югалтмас өчен барысын да тизрәк әйтеп калырга ашыга иде кебек.—Мине... бөек асылзатлар белән мәҗлестәш морзаны . кара колдан, чурадан түбән куеп, чишендереп тентесеннәр әле... Оят! Иоанн Васильевич, оятын кая куярсыз? Мин. Мин... ул кешеләреңне җәзага тартуны таләп итәм.
Морзаны анадан тума күз алдына китереп. Иван мыек астыннан гына елмаеп куйды, әмма аны бүлдерергә дә, хупларга да ашыкмады Нинди максат белән килүе тәгаен ачыкланып җитмәгән казанлыга карата фикере урнашып өлгермәгән иде әле Кинәт күңелен сөенеч хисе биләп алды: «Әгәр олуг морзалары безнең якка күчә башлаган икән, димәк, хәлләре мөшкел Бусы — әйбәт фал'» Морзаны тынычландырырга теләп, сул кулын өскә күтәрде. Теленнән балдай татлы сүзләр агылды
— Сине яхшы беләм. олуг морза! Дан-шөһрәтең Мәскәүдә дә билгеле. Тынычлан! Сиңа карата андый хөсетлек кылган холоп бүгеннән җәзасын табар— башы үләксәлектә черер1.. Без сине тыңларга әзер... Иң элек беләсем килә безнең якка галиҗәнаб Казан ханы бөек Ядегәр ирке белән килдеңме? Хан ярлыгын китерүчеләрне без олуг кунак, иң зур хөрмәткә лаек затлардан саныйбыз...
Бераз тынычлана төшкән Камай морзаның битенә куе кызыллык йөгерде. бердән кечерәеп калгандай, гәүдә тотышындагы горурлык, турылык күзгә күренеп кимеде, акрын гына баш чайкады
— Юк. бөек галиҗәнаб! Мин үз ихтыярым белән килдем!..
Иван чыраен сытып куйды Мәҗлестә утыручы воеводалар сәерсенеп бер-берсенә карашып алдылар. Бернинди җиңелү, бирелү галәмәте сиз дермәгән. кыю һәм горур казанлыларның хәле, алар уйлаганча, шактый нык. ометле иде ич әле һәм көтмәгәндә... беренче качкын! Гади сугышчылардан булса бер хәл Ә монда хан сараена, диванга якын даирә кешесе — морза басып тора Аларның күз карашыннан шундый уйларны укып булыр иде.
Шуларны сизгәндәй. Камай морза ашыгып тезә башлады
— О бөек хөкемдар! Урысларның җиңелү белмәс олуг патшасы! Мин артык каршы торуны мәгънәсезлек дип саныйм. Сезнең гаскәрнең күплеген, урыс коралының көчен беләм. Әгәр, мәрхәмәт күрсәтеп кабул кылсагыз, соң сулышымача сез галиҗәнабларга хезмәт итәргә әзермен1 Аягың астында туфрак булыйм...
Камай артыннан кереп ишек катында басып калган Алексей Адашев җирәнгәндәй йөзен чытып куйды, морзага мәсхәрәле караш ташлады Аның бу хәрәкәтен күреп калган Иван дусты, фикердәшенең йөз кыяфәтен кабат-
лый язды Ләкин бик тиз үзен кулга алды «Сәясәттә уй тойгыларыңны тышка чыгармау фарыз Юк кына сүзнең, мәгънәсез бер хәрәкәтнең, өнәмичә төбәлгән карашның эшкә зыян китерүе бар Бәлки әле бу Камай морзаны файдаланып булыр... Кем белә Сатлык җаннар үз халкына зыян- зәүрат салмыйча гына дәрәҗәгә ирешә алмый Ә бу күрәм. дан-дәрәҗәгә. шан-шәүкәткә күнеккән адәм Шул юлдан чыгасы килмәстер, шәт...» Тавышына ягымлылык төсмере салырга тырышып, сүзне дәвам иттерергә £ булды »
— Без сугыш кануннарына таянып эш йөртәбез Корал көче кырда сы- х нала, батыр яуда беленә.. Без казандылар белән ачыктан-ачык сугышырга 2 әзер. Чыксыннар ачык мәйданга: алышыйк, сынашыйк
— Бу минем ихтыярымда түгел Диван әһелләре соңгы сугышчы шәһит = киткәнче каршы торырга җыена... z
— Ядегәр ханның кыюлыгын хуплыйм Әйе хуплыйм.—диде Иван ал * тын шарлы таягына таянып.—Татар гаскәре көчле, йөрәкле, кыю ... Моны * сын беләбез. Әмма урыска каршы торыр коч бармы хәзер5,'
Камай аның сүзләрен расла! аңдай сыгылып баш иде ө
— Әйе. бөек хөкемдар' Урыс олуг гаскәр белән килде Көчләр тигез түгел...
Иван ачулы тавыш белән кычкырып җибәрде
— Белгәч, нигә каршы торасыз? Нигә кальга капкаларын ачмыйсыз?!
Минем сабырлыгым, түземлегемне сыныйсызмы5
— Казанда берничә елга җитәрлек азык-төлек бар. боек хөкемдар...
— Ә су... су безнең кулда... Бер генә кешене дә суга якын җибәрмәячәкбез Белеп тор'
Камай морза үзе өчен нәрсәдер хәл итте, күрәсең Иванга туп-туры карап, ашыгып пышылдарга кереште
— О боек хөкемдар, ялгышасың... Казаилыларның суы бар Күз яшедәй чиста, саф сулы чишмәләре агып ята.
— Кайда ул. тау башыннан агып ятамы?—дип мыскыллы елмайды Иоанн Васильевич
Аның мәсхәрәле тавышын ишетмәгән дә кебек. Камай һаман үзенекен тезде:
— Юк. юк. падишаһым! Ул тау куышында. Казан суы буенда Халык җир асты юлыннан йөри. Сусауны белми дә... Нургали капкасы яныннан яшерен юл бар...
Ниһаять! Үзен борчыган сорауга җавап тапкан Иоанн Васильевич җиңел сулап куйды, ирен чите белән генә елмайды һәм алтын шарлы таягын тәхеткә сөяп, ике тапкыр кул чапты. Чатыр ишегендәге пәрдә чайкалып куй ды. ачыклыкта баштанаяк коралланган икс сакчы күренде Алар тавыш -тын- сыз Камай морзаның ике ягына килеп бастылар һәм ишеккә таба ымлады лар.
Камай кискән агачтай җиргә ауды, кулларын тәхет ягына сузып ыңгырашты:
— Боек хөкемдар' Ни өчен? Мин үз ихтыярым белән килдем
— Ә син батыр йорәклеләрдән түгел икән морза' КурыкмаXIII Без әле оч рашырбыз.—диде Иван һәм сакчыларга ымлады Алар исә ярым үле. ярым тере гәүдәне сөйрәп чатырдан чыгып та киттеләр
Иван тагың бер мәртәбә кул чапты Сарай Хадимнәреннән икәү берь юлы ишеккә ташланды Хөкемдарның һәр хәрәкәтен сүзсез аңларга өйрәтелгән бояр балалары берничә мизгелдән сәер киемле, җилкәләренә тошен торган озын бөдрә чәчле бер төркем кешене ияртеп керделәр Бо лар — мәгърип1 илләреннән чакырылган телсез Мөһәндисләр иде
Воеводалар лларның тәннәренә сыланган тар чалбарларына шунлыктан артык нечкә күренүче сыйракларына һәм кабартып тутырган мендәр сыман ос киемнәренә барысыныкы бер төсле ак көдрәләренә сәерсенеп карап ал дылар, гаепләгәндәй баш чайкап куйдылар Тукыманы жәлләмичә мулдан
XIII Мәгърип — кенбәтыш
тегелгән озын җиңле урыс киемнәре янында боларның өс-башы гайре таби гый, ямьсез һәм шөкәтсез тоела иде.
Әмма мөһәндисләр үз дәрәҗәләрен яхшы беләләр иде булса кирәк Алар уң аякларын барысы берьюлы алга чыгарып, кулларын як-якка җәеп, артык кабалану һәм ашыгу күрсәтмичә Иванга, боярларга баш иделәр, аңлашылмаган ят телдә берничә сүз әйтеп алдылар
— Сез галиҗәнабләргә җиңү, байлык, сәламәтлек, дан һәм шөһрәт телиләр,—дип тәрҗемә итте баштанаяк кара киемгә төренгән озын буйлы тылмач
— Теләкләрен кабул кылдык Әйт бер-беребезгә мактау һәм дан җырлап утырыр чак түгел. Кальганы күрделәр. Камауда ни майтарып күрсәтерләр икән?..
Тылмачны башларын кырын салып тыңлаган мөһәндисләр үзара тагын нәрсәдер сөйләшеп алдылар. Арадан берсе, башкалардан өлкәнрәге — анысы башлыклары иде булса кирәк, иптәшләрен аралап алга чыгып басты һәм тылмачка әйләнеп тә карамыйча, туп-туры Иванга текәлеп сөйли башлады. .
Тылмач ашыгып тәрҗемә итәргә кереште:
— Нәрсәдер башкару өчен без исәп-хисап ясарга, кирмәннең төзелешен белергә тиешбез, диләр Мөһәндислек—төгәл хезмәт Өйрәнмичә, белмичә нидер хәл итү безнең кагыйдәдә юк һәрхәлдә, мондый нык кальга- кирмәнне әлегәчә күргәннәре юклыкны әйтәләр.
Иван тәхетендә калкынып куйды, чит ил кешеләрен күрмәгән дә шикелле тылмачка ысылдады:
— Акыл өйрәтмәсен! Туктат! Монысын гына үзебез дә беләбез.— Аннан соң кенәз Серебряныйга борылып, бер мизгел эчендә үзгәргән ягымлы тавыш белән әйтте—Кальганың төзелеше белән таныштыр! Чишмә турында да әйтергә онытма. Башларын ватсыннар. Йөзләрчә алтын түләп юкка чакырмадык...—һәм артык бер суз дә әйтмичә тәхетеннән төшеп, чатырның калын зәңгәр постау белән бүленгән эчкәре ягына кереп тә китте.— Фикерләре өлгергәч чакырырсыз..
Василий Серебряный бөек кенәзнең Мөһәндисләргә артык ышанып җитмәвен, алар белән вакланасы килмәгәнлеген күптән аңлап алган иде инде Эчендәген сиздермәскә тырышып, ул почмактагы тимер сандык өстендә яткан кәгазь төргәген алды һәм Мөһәндисләргә кальганың эчке, тышкы төзелешен, ныгытмаларның үзенчәлеген, кайдан нинди юл барлыгын, казан- лыларның гайрәтен, хәйләсен, түземлеген аңлатырга тотынды. Аның тиз-тиз сөйләгәненә тылмач чак өлгереп бара иде. Ниһаять, чират тау куышы, чишмә, җир асты юлына җитте
Баштарак ялыктыргыч гадәти бер нәрсә тыңлагандай сызымнар өстенә битараф иелгән мөһәндисләр бер-берсенә карашып алдылар, күзләре ялтырый башлады, үзара нидер пышылдаштылар Өлкән моһәндис сөякчел бармагын сызымда күрсәтелгән манарага сузды. «Нурали, Нурали?»—дип куйды.
— Әйе, Нургали капкасы шул булыр,—дип җөпләде Серебряный. Анын ни әйтергә теләгәнен ул тәрҗемәсез дә аңлап өлгергән иде инде
Мөһәндисләр бер-берсен бүлдерә-бүлдерә тагын нәрсә хакындадыр бәхәсләшеп алдылар Эшсез калган боярлар, воеводалар авыз ачып кычкырып исни, урыннарында кырын яга төшеп, чит-ят кешелерне сәерсенеп күзәтәләр иде
Менә өлкән мөһәндис кулларын җәеп кәсептәшләрен туктатты һәм Се-ребряныйга карап, үзләренең әзер икәнлеген, бөек кенәзне күрергә теләгәнлеген белдерде
Шуны гына көтеп торгандай, зәңгәр постау артыннан Иоанн Васильевичның озын какча гәүдәсе күренде Аның йөзендә мәсхәрәле һәм бер ук вакытта канәгать елмаюны, сабыр, салмак хәрәкәтләрен күреп, воеводалар җиңел сулап куйды Арадан берсе күршесенә төртте.
— Йөз алтынга бәхәсләшә алам, ул теге якта барысын да тыңлап, тәрҗемә иттереп торды...
Күршесе исә пышылдап җавап бирде
— Күп сөйләшмә' Иванның колагы һәркайда ...
Ул арада өлкән мөһәндис галиҗәнаб кенәз каршына килеп баскан иде инде Ул тагын бер мәртәбә кергәндәге сәер хәрәкәтләрен кабатлады һәм һәр сүзен үлчәп алтын тәлинкәгә салгандай саллылык белән бәян итәргә тотынды:
— Без әмәлен таптык, боек кенәз! Хәйләкәр татарлар үзләре үк юл күрсәтә Алар казыган җир асты юлын без казый алмыйбызмы?!—Аның = йөзенә тәкәбберлек, үзеннән разый-канәгать кешеләрдәгечә салкын елмаю » чаткылары чыкты—Сугыш сәнгатендә бу безнең op-яңа сүзебез, олуг ачы * шыбыз булачак. О тарихи мизгел!
Иванның йозе караңгыланганнан-караңгылана иде Кинәт мөһәндис тот- = лыгып калды һәм хөкемдарның йөзенә карап тиз генә үзен төзәтергә ашык- ё ты: г
— Әйе. бөек кенәз! Бу урыс гаскәренең сугыш сәнгатендә әйткән яңа < сүзе булачак О боек урыс гаскәре!..—Һәм ул олпатлыгың онытып, ашыга * ашыга сөйли башлады >
Ярты сәгатьлек тәнәфестән соң чатырга Иоанн Васильевичның ыша £ нычлылары җыелды. Аларга бөек кенәзнең яшерен фәрманы игълан ителде Олуг хөкемдарга дан һәм мактау яудырылган чачаклы-чуклы сүзләрдән, аның ихтыярын шанлаудан соң фәрманның эчтәлеге кыска, мәгънәсе ачык иде: «Атлы һәм җәяүле гаскәр белән кон саен һөҗүм ясап, утка тотып татарны алҗыткан арада. Таһир мунчасы ягыннан җир асты юлы казып, чишмәне шартлатырга. Мөһәндисләргә үзләре сораганча җир казучы би рергә. Казуны үлем куркынычы астында һичкем белергә тиеш түгел Серне ачучыга — әҗәл! Баз янына якын килгән һәр чит кешегә — ук! Сакчыларны агулы уклар белән коралландырырга Җитәкчелек, сер саклауны тәэмин итү кенәз Василий Серебряный һәм Алексей Адашевка йөкләнә•
Киңәшмәдән соң. һөҗүм башланганнан бирле беренче тапкыр Иоанн Васильевич тыныч күңел белән чатырында бикләнде Озакламый казанлы - ларның соңгы таянычтан мәхрүм калачагы җанына ял бирде, аяк кулларын ятагына таратып тирән йокыга талды Чатырда ятак сакчыларыннан— яшь бояр угланнарыннан гайре беркем дә калмады
Ә воеводалар әмерне үтәргә ташланды Гаскәрдән таза беләкле, нык бәдәнле сугышчыларны сайлап Таһир мунчасы янына кудылар Тимер көрәкләр, тире капчыклар китерелде Кич җитүгә, телсез Мөһәндисләр әмс ренә буйсынып, алар, өненә кереп качкан сукыр тычканнардан, җир тишегенә кереп югалдылар Тирә якка ук-җәяле сакчылар басты
Боек кенәзнең ихтыяры нигезендә, казу бары тик төннәрен генә алып барылачак, чыккан туфрак капчыкларда еракка, Казан су ярына илтеп түгеләчәк иде.
— Тукта! Кем килә?
Каршында җир астыннан үсеп чыккандай пәйда булган пәһлеван гәүдәле сакчының тавышыннан Василий сискәнеп китте, кемлеген белдерергә ашыкты
— Мин бу! Аш ташучьз. сәүдәгәр Василий
— Анаңны кабер тактасына —Сакчы сүгенү сүзләрен ярсып, теш арасыннан кысып, пышылдап чыгарды—Белмисеңмени Сак янына килгәндә тамак кырып, кемлегеңне әйтеп киләсе Йөрәгеңә ук аласың
— Гафу. гафу.. Онытылып киткәнмен. Сезне болай якында ук дип белмәдем
— Кара аны1 Икенче килгәндә кемлегеңне сорап тормам
Василий изүенә төкеренеп алды да сыртына аскан капчыгын рәтли рәтли каравыл яныннан тизрәк китәргә ашыкты «Аллам сакласын' Патша полкы башкисәрләре күп сорап тормас'*
Чыклы үләндә тая тая җир тишеге янына килеп җитте Борынына юеш балчык сөрем атналар буе юынмаган ирләрнең авыр тир исе килеп бәрелде Кеше биеклегендә казылып барган куышлыкта сумалалы күсәкләр дөрли
еракта, чокыр түрендә кемнәрнеңдер сүгенгәне, тимер көрәкләрнең ташка бәрелеп чынлаганы ишетелә иде Василий капчыгын җайлаштырды, кулындагы мичкәне икенчесенә алыштырып тотты да белгәннәрен укып куышлыкка атлады.
Иван сәүдәгәргә җен ачулары кабарган иде аның. Инде тыныч кына Казанның бирелүен көтеп ятарга җай чыккач, тагын кабахәт җан аны мәхшәр уртасына китереп тыкты «Көидез йокы симертәсең, төнчә нибары бер мәртәбә саф һава сулап кайтасың, имеш Кайттың менә! Үзеңне китерәсе иде Сулар идең саф һава.—дип эчтән генә Иванны каһәрләде, аның белән бәхәсләште—Җаһиллеген кара1 Кайда нишләп йөрүеңне эт тә белергә тиеш түгел, имеш... Алексей Адашев белән шаярырга ярамый Бөек кенәзнең сөеклесе. тугры дусты, имеш Адашев булмагае шайтаным булсын. Нигә мин сәүдәгәр башым белән йомышчы малай сыйфатында йөрим ди...»
Эчтән сүгенсә дә, Адашев кына түгел. Иван сәүдәгәр белән дә шаярырга ярамаганлыгын бик яхшы белгән Василий карышып бер сүз дә әйтә алмаган иде «Йөр менә хәзер селкетеп*.—дип куйды ул һәм чертләтеп җиргә төкергәч, йомышын тизрәк йомышларга ашыгып адымнарын кызулатты. Чокыр түрендәге ут яктысында бил тиңентен чишенгән казучыларның тирле гәүдәләре, ялкын нурында җирдә уйнаучы шомлы шәүләләре күренә башлаган иде инде.
Бер мизгелдән аны битләре сөремгә, корымга буялган җир казучылар уратып алды. Аларның усал ялтыраган күзләрен, каклаган дуңгыз итенә батып керәчәк сары тешләрен күреп. Василий тетрәнеп куйды «Болар белән шаярырга ярамый!»
• — Озак йөрисең, сәүдәгәр! Йокың туймадымы әллә?
Алып гәүдәле казучының усал тавышы шөбһәсен тагын да көчәйтә төште Әле генә Иван сәүдәгәр белән бәхәсләшүен онытып, киң күңеллерәк җавап бирергә ашыкты
— Юл ерак, йөк авыр, туганнар' Килегез! Барысы да бар каклаган ит, кабарып пешкән арыш ипие... Мичкәмдә ачы бал чымырдый.
Җир казучылар аны хуплап шаркылдаштылар. Көчле куллар аркасыннан капчыкны, бармакларыннан мичкәне ычкындырды Карлыккан тавыш ишетелде: и
— Йәгез, бөек кенәз Иоанн Васильевич хөрмәтенә...
Ярты көнен диярлек таш манараның күзәтү мәйданчыгында үткәргән Кол Шәриф хан сараенда булмаса да. анда ни барын, ни эшләнүен күреп, белеп торды Иртәдән бирле сарай янында сәргаскәрләр таптанды u каланың төрле ягыннан чапкыннар килде, берсе керде, икенчесе чыкты. Урыс гаскәренә көчле ярдәм киләсеннән инде күптән хәбәрдар Кол Шәриф моның шулай булырга тиешлеген дә белә, диван әһелләренә ни киңәш бирергә. изге Казанны саклатг. яклап калу өчен ни кылырга кирәклеген уйлап баш вата иде.
Күрмәде түгел, күрде, урыс станында ни майтарып ятуларын да күзәтте. Алар да чарасыз иде, күрәсең Ничә көн дәвам иткән камау урыска бер карыш та алга барырга мөмкинлек бирмәде Ничек торган булсалар, һәнүз шул көенчә тора бирәләр Көчләр тигез. Көчләр нисбәте казанлыларның калын, ныклы диварлары, урысның сан ягыннан күпкә артык булуы белән тигезләшә. бер якка да өстен чыгарга ирек бирми «Ниндидер гайре табигый, сугыш һөнәрендә моңарчы күрелмәгән бер-бер яңа алым, хәйлә кулланма- сак. бу ялыктыргыч камау чиксез дәвам итәчәк. Диванда шуны әйтергә кирәк булыр*, дип уйлап куйды Кол Шәриф һәм зурайткыч пыялалардан ясалган ерактан күрсәтүче көпшәсен урыс станына төбәде
Кенәз чатыры янына көчле сак куелган Воеводалар бер керә, бер чыга Инде озак утыралар Ниндидер сәер киемле кешеләрне алып кереп киттеләр. Дөньялыкта күп нәрсәне танып белгән Кол Шәриф бу адәмнәрнең мәгърип
ягыннан килгәнлеген да. урысларга кинәшче сыйфатында чакырылуларын да тәгаенләми калмады, әлбәттә -Болар безгә бер-бер хөсетлек, таныш түгел бер-бер хәйлә әзерли Чит мәмләкәтләрдән үк укымышлы затларны юкка гына китермәсләр», дип уйлап куярга өлгерде «Монысын белеп тору зыян итмәс Дошманның мәкерен алдан сизенү хәйләләрен сүтәргә ярдәм итәрдер Сарайдан кайткач, румнар һәм мәгърип илләренең сугыш тарихла- ° рына янә күз йөртеп чыгарга кирәк булырдыр Нинди дә булса күзгә чалын | маган хәйлә-мәкерләре тасвирланмаганмы .
Хан сараенда иртәдән бирле дәвам иткән ыгы-зыгы сүрелде, төшкә * кадәр барлык гаскәрдән мәгълүмат тупланды, биек манарадагы хәбәрчеләр әләм болгап Япанча би күзгтчеләре белән сөйләшеп алдылар Хәл кис « кенләште Урыс яңа көч белән Казанга ташланачак Хәер, моны cap- « гаскәрләр һәм яшь хан Ядегәр генә түгел, кальгадагы бар кеше дә яхшы 3 аңлый иде инде <
Ядегәр хан алтын тәхетендә җайлап утырды һәм бизәкле күн мендәрләр * салынган урындыкларга ике яклап тезелешкән саргаскәрләргә. диван > әһелләренә сораулы караш ташлады Аның тау халыкларыныкыча текә ак • маңгае җыерылган, зур кара күзләре гаять тәшвишле хәбәр әйтергә җыен ган кешеләрдәгечә борчулы елтырый, куллары гасабйланып тәхет читендәге култыксаларны сыйпый иде.
Кол Шәриф шунысына да игътибар итте иң авыр, четерекле хәлләрдә дә тынычлыгын, сабырлыгын югалтмый, горур кыяфәтен саклый белгән яшь хан бүген үз-үзен тыя алмый, сүзен ничек башларга белми изалана иде ке бек. Ниһаять, ул җаный кыйнаган уйларының очына чыкты булса кирәк, сынына элеккеге мәгърур турылыгы, төзлеге кайтты, игътибар таләп итен, уч төбе белән тәхет култыксасына сугып алгач, калын, көр тавышы белән эндәште
— Мөхтәрәм диван әһелләре, карачылар, саргаскәрләр
Бөек һәм изге Казанның ышанычлылары1 Язмышыбыз, киләчәгебез хәл ителгән, һәр сәгате, һәр дәкыйкасе1 елга тиң шушы кара көннәрдә мәшәка тегездән аерып. Дарчагызны бергә киңәшкә чакыруымның аерым сере бар.—Кинәт аның тавышы калтырап китте, күзләреннән ачулы очкын чәчрәде — Исемнәрен әйтмим, алдан ук сезнең нәфрәткә дучар итәсем кил ми... Үзара киңәшепме, әллә үзбаш кына уйлапмы —анысы миңа караңгы— хыянәтчел тәкъдим белән керделәр...
Диван әһелләре бер-берсенә карашып алды, тавышсыз гына пышылдаш тылар
— Нинди хыянәт?
— Кемнәр... Нәрсә бу?
— Ашыкма, тыңлыйк' Ишетербез.. Аттан ала да туа. кола да туа.—дип куйды арадан берсе пышылдашуны бүлеп Чапкын морза исә сикереп торды
— Олуг хан галиҗәнабләре' Әйдәгез, табышмаксыз гына сөйләшик Хы янәткә җәза бирерлек көчебез, колак салырлык фикере булса, уртаклашыр лык ихтыярыбыз бар дип беләм Без изге Казанның бөек халкы алдында җавап тотабыз...
— Алайса тыңлагыз Уртага салып сөйләшик Ул тәкъдимдә күпме мәгънә, күпме акыл орлыгы бардыр, үзегез хәл итәрсез—Ядегәр хан уры ныннан торды һәм күн читек табаннарын шыгырдата шыгырдата калын келәм өстендә йөренә башлады.—Беләсез булыр, кальгадан Кабан күле яры на чыгучы яшерен юл бар Җир асты юлы Япанча бинең хәбәр итүенә ка раганда. ул юл чыккан җирдә. Кабан буенда дошман чирүе юк Алар кальга төбендә Тәкъдим мондый урыс яңа көч килүен бәйрәм итә Сизгерлеге ташка үлчим Төнен бөтен гаскәр белән Казанны ташлап чыксак, алар иртәгәсен буш шәһәргә һөҗүм итәчәк Ә без караңгылык пәрдәсенә торс неп еракка — Арча урманнарына кереп югалырга өлгерербез
Гөмбәзләнеп менгән биек түшәм астында чебен очса да ишетелерлек авыр тынлык урнашты
Шэкыйка—минут (гарепча)
S •K.y .NlU
Беренче булып тагын Чапкын морза телгә килде
— Гөнаһсыз сабыйларны, хәлсез карт-корыларны залим дошман туена калдырыпмы5' Аларның гомере бәрабәренә ирек алыйкмы?—Аның куе. калын тавышында тимер чыңы яңгырый башлады, биек гөмбәз астында кайтаваз булып кабатланды:—Сабыйлар бәрабәренәме?..
Әле генә шомлы тынлыкка чумган ындыр табагыдай олуг бүлмә умарта күчедәй гөжли башлады.
— Качып киткән ил булмас, куркак егет ир булмас...
— Ажгырган айгырны өердә сына, мин-мин дигән егетне өендә сына Өебездә сынатырбызмы?..
— Аягы яман түрне болгар, авызы яман илне болгар.
— Үчен ирләрдән ала Алмаган дошман Казанда бер җан иясен исән кал-дырырмы? Ипи тотып ант итәм, барысын кылычтан ■үткәрәчәк.
— Халыкны чыгара алмыйбыз. Ни генә кылсак та кулыбыздан килми...
— Тавыш! Туктагыз! Сабырлык!—дип кул чапты Ядегәр хан. — Бу тәкъдим белән керүчеләрнең гөнаһы үз намусларында калсын. Шулай да мин аны әйтеп бетерергә тиеш табам Янәсе, мондый юл бар: кальганы ташлап чыккан гаскәр Япанча би атлыларына кушылып, бер йодрык белән урыска китереп бәрә...
— Һы! Кальгага кергән, кирмән ныгытмаларына поскан урыска бәреп кара аннан,—дип көлде кемдер.—Йөз илле мең дошманга без ике селтәнүгә дә житмибез...
— Җәннәттән чыгып тәмугка кермиләр,—дип сәерсенеп җилкәсен җыерды икенчесе.—Кальгада чагында без — көч! Яланга чыксак, берәм- берәм тотып сыту чүпкә дә тормый. Монысы көн кебек ачык ич.
Сәргаскәрләрнең аптырау катыш ачулы сүзләрен, тәкъдимнең ничек тәэсир итүен күреп канәгатьләнгән Ядегәр хан Кол Шәрифкә борылды.
— Изге Кол Шәриф хәзрәт! Диван әһелләренең синең фикерне Дә ишетәсе килә булыр. Тыңлап багыйк! '
Әле генә бер-берсен бүлдерә-бүлдерә шаулашкан морзалар, мәмләкәтнең акыл иясе исеме чыгуга, бердән тыелып калдылар, яңадан урыннарына утырышып, Кол Шәрифкә текәлделәр. Башына ак чалма чорнаган, килеш-килбәтеннән олпатлык, киң җилкәле таза гәүдәсеннән көч-куәт, куе калын кашлары астындагы күзләреннән акыл нуры бөркелгән бу кеше, әйтерсең. бөтен шин-шөбһәләрне бер үзе хәл итә ала иде.
— Игътибарыгызга тәшәккер әйтәм,—дип башлады Кол Шәриф ашыкмый гына —Аңлавымча, диваң дөрес юлда Тәкъдим кертүчеләр уйлап әйткәнме, уйлап җиткермичәме — анысы миңа караңгы. Әмма бер нәрсәне ачык тоемлыйм, бу сүзләр астында яшерен хыянәт тоемлана, астыртын мәкер бар сыман Яуга каршы торудагы иң зур өстенлегебез—таш ныгытмага ия булу. Аны дошманга калдырып китү — шәһәрне урыска бушлай бирү дигән сүз. Беләм, кайберәүләр солых төзергә дә каршы түгелдер. Әмма алар бер нәрсәне оныта — Иван бу юлы солых төзүгә бармас Теләсә дә бармаячак. Яшь хөкемдарның артында митрополит Макарий, аның иярченнәре тора Алар ничә ел инде Иванны Казанга каршы котыртты, фәтва бирде дөньялыкта ук изге пәйгамбәргә тиң зат булырсың, дип күңеленә вәсвәсә салды Шуның өстенә кенәзнең хөсетлеге, явызлыгы, мәкере җитәрлек, ул көч туплап килгән. Дөнья мәмләкәтләренең Казанга согынуы, сәүдә юлларының Казанга илтүе аны көнләштерә, күзен кыздыра, көнчелеге җанын яндыра. Шушы байлык тарта аны. Ач бүредән сарык мәрхәмәт көтә аламы?! Белегез! Урыс чирүе солых түгел, кан даулап килгән...
Кол Шәриф диван әһелләрен берәм-берәм күздән кичерде. Төпле, белемле затлар Ни әйтергә теләвен ярты сүздән аңлаучылар Аларга түгел, күбрәк Ядегәр ханга сөйләве хәзрәтнең. Шәҗәрәсе аксөяк хөкемдарлар нәселенә барып тоташкан, гыйлемле, дәүләт идарәсендә, сугыш эшендә мәгълүматлы булса да. Казан тәхетендә әлегә тәҗрибә, салкын канлылык җитеп бетмәгән яшь, кызу егет утыра Дөрес, диван әһелләре, сәргаскәрләр ашыгып-кабаланып карар-фәрман чыгарырга ирек бирмәс Әмма да ләкин
олуг хан исеменнән халыкка әйтеләсе сүзгә хөкемдарның үзенең инануы, аны үз бәгырендә яралган татлы вә затлы кәлимә итеп кабул итүе кирәк. Шуңа тырыша Кол Шәриф.
Бөтен мәмләкәт хакимнәренең күзе бездә—Казанда.—дип дәвам итте ул. Сер бирмәскә, сәясәтләрендә сиздермәскә тырышып авызларына су капсалар да. ләх тә. Ливония вә Литва да. ерактагы швед та. мәгъриптәге башка дәүләтләр дә безнең җиңүне, урысның хурлыклы = качуын тели. Безне сөймиләр Диннәре башка. Әмма теләктәшлекләре 5 безнең якта. Ни өченме? Сәбәбе, сере бик гади. Әгәренки нәфесе шаш- х кан Иван Казанны буйсындыра калса, аның мин-минлеге котырачак Бу- ° сы шиксез. Нәфесе Казан мәмләкәте белән генә чикләнмичә, канлы ку е лы алар ягына сузылачак. Урысның золымын үзенә тартып торган Казан = ның җимерелүе алар өчен һәлакәт үк булмаса да, афәткә тиң. Моны £ яхшы беләләр Ярдәм итә алмыйлар, ә көтәләр. Алар әле бәлки Казан ма * лып имеп симергән Мәскәү кенәзенә каршы торыр коч табарлар. Ә Казанга сыенып көн күргән, мәҗүсилектән чыгып та бетмәгән, курчакка табыну- с чы ар. чирмеш, мукшы, башкорт, чуаш нишләр’1 Бәгъзеләре сахраларга ка ө чар. бәгъзеләре урыстан мәрхәмәт сорап бил бөгәр, ярлыкагыл диеп хрәсти- янгә баш орыр. Татарга үч итеп. Иван аларны сыендырыр ташлама ясар, ясагын ким куяр Әмма азга гына Бераз ияләштерүгә, аларны да боргычлап сыга башлар
Башка халыкны савып яшәргә күнеккән кавемнең рухы сына, табигате ялкаулана, мие сыеклана да үзен гали. бөек, асыл кавем дип исәңгери Тирә- яктагы чынбарлыкны аермас хәлгә килә, ялган бөеклегеннән исереп яши Андый халык сихере чыкмаган бер мәхлук кеби. аны айныту, дөньяга аек ка рарга өйрәтү кыен, аһ-һай. кыендыр
Инде янә шунысын да фараз итик. Казан кеби көчле, шанлы, тамыры нык мәмләкәтне тар-мар китергән көч ургылып Идел буйлап китәр. Хазар. Азак. Кара диңгез ярларына таралыр Ары таба — көн чыгышына таба тамы ры нык мәмләкәтләр юк. Җәйрәп ятучы сахралар. урман-күлләр, чәчәкле далалар бөеклектән исергән кавемнең бушлай табылган биләмәсенә әйләнер, типкелектән килгән мул ризыктан бу кавем котырып үрчер Хәзергә без сан ягыннан бер чама Тора-бара икеләтә, соңра өчләтә янә дүртләтә кимербез. Коллыгыбыздан котылмасак. тора-бара унлата Шулай дәвам итәр. Иң яхшы угыл-кызларыбыз коллыктан котылу өчен хрәстиян кавеменә күчәр Без шушыны телибезме?!
Кол Шәрифнең тавышы көчәйгәннән-көчәя, ул үзе инанган, танып- белгән. караңгы төннәрдә ялгызы калып газапланган уйларын, шик- шөбһәләрен барысын да бәйнә-бәйнә сөйләргә тели иде. Җан ачысы белән бәргәләнеп уйлану, кычкырып фикер йөртү иде бу
— Мин борынгы бабаларыбыз —болгар, сувар. кыпчакларның тарихын өйрәндем, галәм агышында дәһшәтле гарасатларның кабатланып торуын беләм. Без шундый чорга кердек Йолдызлар шулай күрсәтә Изге дисбе шуны раслый. Ялгышаммы, дөрес сизенәмме— белмим Әмма шунысы хак халкыбыз киләчәктә дә хор. азат калсын өчен безгә түземлек, түземлек һәм тагын бер кәррә түземлек кирәк Шунда гына җиңүгә ирешә алачакбыз Бүген без урыстан көчсезрәк. Кырым. Әстерхан. Нугай берләшә алмалы Хакыйкатькә күз йоммыйк Җиңсәк, бары тик түземлек, сабырлык. Казаныбызны бирмичә саклау бәрабәренә генә җиңүгә ирешә алачакбыз—Ул бераз тын торды, нәрсәнедәр әйтергәме-әйтмәскәме икеләнгәндәй талпынып алды да Ядегәр ханга карап тагын дәвам итте —Инде боларын да әйтеп бетерим Тар күңеллелек, куркаклык күрсәтеп дошманга бирелсәк, халыкка бүгенгесенә генә түгел, киләчәгенә хыянәт иткән булырбыз Йолдызлар белгертә әгәр җиңелсәк, сугыш барган һәр кон ун ел коллык булып кире кайтачак Бер көне—ун ел коллык! Аның ни китерәсең уйлыйк Хор күңелле иректә яшәргә өйрәнгән казанлыларның рухы чыдармы, киләчәктә сарык хәленә төшмәсме?.. .
Юлыбыз бер генә —соңгы сулышка, соңгы тамчы кангача кораш! Көрәш! Коллыкта яшәгәнче хор яугир булып үлүең мең артык'
— Мең артык1 Мең артык!—дип кабатлады диван әһелләре. Алар тылсымга бирелгәндәй Кол Шәрифнең һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар, ул әйткән һәр гыйбарәне күңелләренә беркетеп баралар иде.
— Тагын шунысы да мәгълүм булсын,—дип дәвам итте Кол Шәриф.— Казанда хыянәтчеләр калмады. Бүген соңгысы дошман чатырында кенәз Иван каршында тезләнде...
Хәзрәт сүзләрен әйтеп тә бетермәде, дистәләрчә бугаздан берьюлы нәфрәтле сорау ургылды:
— Кем? Кем ул?!
— Хыянәтченең исемен атап телемне пычратасым килми Арагызда кем юк? Карагыз!
Диван әһелләре сарай итагатен онытып, гаҗәпсенеп бер-берсенә караштылар
— Камай морза! Әйттем исә кайттым, ул түгелдер ич.—дип шикләнеп кенә сорап куйды кемдер.
Кол Шәриф хәзрәт аның дөрес юлда икәнлеген раслап, керфек кагып куйды
Сарайда бер көн эчендә инде ничәнче тапкыр авыр тынлык урнашты Тәхет янында басып торган Ядегәр ханның кинәт йөзе агарды, ирен кырые тартышып куйды, Чапкынга борылды.
— Камай?! Камай!—дип кабатлап торды да кискен итеп сорады. —Ждр асты юлын ул белә идеме?
Хыянәтнең бәһасын, кальгага янаган куркынычның дәһшәтен әле генә аңлап алган сәргаскәрләр җавап көтеп, Чапкын морзага текәлделәр.
Ул исә. дистәләрчә карашның авырлыгын күтәрә алмагандай, башын аска иде. маңгаен тотып уйга чумды, авыз эченнән нәрсәдер сөйләнеп алды һәм кинәт күзен киң ачып Кол Шәрифкә. Ядегәр ханга карады.
— Юк! Ул Камайга мәгълүм түгел иде
Барысы да җиңел сулап куйдылар.
— Әгәр сез әйтмәгән булсагыз, мин әйтмәдем,—дип өстәде Чапкын морза
Диван әһелләре тагын бер-берсенә карашты Чебен очарлык тынлыкта тагын Чапкынның сүзләре яңгырады
— Телем йозакта калды... Көтмәгәндә чыгып дошманны таркатыр идек, дип ялан ялан сөйләнүендә әллә нинди ясалмалык, гайре табигыйлек сизеп килдем Ялгышмаганмын Йа тәңрем, телемне тешләргә сабырлык биргәнсең, мең шокер сиңа! Әмма шунысын да әйтми булдыра алмыйм, ул нидер сизенә иде кебек Тәгаен белми, әмма сизенә иде...
Диван >мәҗлесе тәмамланып кешеләр таралыша башлагач. Ядегәр хан сиздермичә генә Кол Шәриф белән Чапкын морзага ым какты Бу аның: •Калып торыгыз*.—диюен аңлата иде
Тәрәзә янына килеп бастылар Кулларына Казан мәмләкәтенең язмышын хәл итү тапшырылган өч бөек шәхес бер-берссн сүзсез дә аңлыйлар, иңнәренә өелгән җаваплылыкның күтәреп булгысыз авырлыгын бик яхшы беләләр иде Ядегәр ханның тавышы карлыгып чыкты:
— Хәзинә урнаштырылып беттеме?
Чапкын би җавап бирде:
— Кичә соңгы мичкәне төшердек. Казна буш!
Кол Шәриф исә сүзсез генә баш иде һәм бармаклары белән чигәсен угалап, арыган тавыш белән әйтеп куйды:
— Мәмләкәткә азатлык килмичә, Кабан серләрен беркемгә дә, беркайчан да ачмаячак! Хәзинә — Казанныкы1 Аятелкөрси укып үзем юлга тәгаенләдем. фатиха бирдем Фәрештәләр шаһит, күңелебездә, намусыбызда бер кәррә хөсетлек, нәфес вә комсызлык юк Алла ярдәм итсен' Амин!
Өч хөкемдар изге сүзне кабатлап битләрен сыпырды.
Хушлашканда Ядегәр хан Чапкын морзага әмерен җиткерде:
— Хәзер инде ул юлның булмавы хәерлерәк Ышанычлыларың белән чарасый күр' Казаннан чыксак, йә җиңүче булып, йә мәет булып кына чыгасы Башка юл юк...
— Әмерең үтәлер, галиҗәнаб хан* Күңелең тыныч булсын*
Көзлеккә кереп баручы, язмышы кыл өстендәге шәһәр сугыш заманы кагыйдәләренә буйсынып яшәвең дәвам итте Тагын бер көн узды. Сүрәнләнә башлаган кояш Ослан тавы ягына тәгәрәп, кургашыңдай авыр болытларны кан төсенә манчуга шәһәр урамнарына мәйданнарга сөрәнчеләр чыкты Сорнай кычкырта-кычкырта. казандылар күңелендә омег ° уятып, шик-шөбһәләрне таратып оран салдылар
— Газиз кардәшләр, илдәшләр* Явыз дошманга каршы хәлиткеч яуга ? күтәрелик* һәр өй кальга-кирмәнгә һәр ишегалды ныгытмага әйләнсен* Ку- « лына корал тотардай ир заты мәмләкәткә куркыныч янаганда көтеп ятыр мы?! Барыгыз да коралга* Яуга* Изге газаватка*
Шәһәр төн пәрдәсен ябынды Әмма ул йокламый, ялны белми Мәйдан- « нарда, остаханәләрдә учаклар дөрли. Тимерчелек һөнәреннән азмы-күпме ’ хәбәре булган һәр ир заты сөңге очы чүки, ук ясый кылыч коя Хуҗалыкта « гы һәр тимер кисәге исәптә, һәр бакыр йә җиз гөрзи чукмарга әверелә
Кальга тышында һәр дүрт тарафта шомлы ялкын уйный Яңа көч алган. > камау башланганнан бирле беренче кат лыкынганчы ашаган тук дошман « гаскәре бәйрәм итә. кальганың биек диварларына ташланып үҗәт татарны изеп-сытар мизгелләрнең якынаюын котеп исерткеч ләззәттә йөзә
Сызылып таң атты Тәрәзә капкачындагы челтәр бизәкләр аша кояш нурлары Сәетнең күзенә төште, аны уятырга теләгәндәй, керфекләрендә уйнаклады
Башы чуенга әйләнгән, газаплы уйларыннан таң алдыннан гына черем итеп алган Сәетнең торасы килми, дәһшәтле чынбарлыкны куасы, яңадан тыныч көннәргә кайтасы иде бит Юрганыңны ябын да онытыл иде Дошман явы да. күңелне кыйнаган, үртәгән шик-шобһәләр дә бетсен, та ралсын иде. Их. ничекләр матур, мәгънәле яшиләр иде бит* Улы Җәгъфәрне бер чибәргә өйләндереп, Галиясен батыр угланга кияүгә биреп, ил агасы булып кына йорер чакларда
Галиясе искә төшүгә, ятагыннан сикереп торуын сизми дә калды «Ул балага ничек ярдәм итәргә соң” Нинди могҗизалар табар
Җилкәсенә тунын салып, аш бүлмәсенә чыкты Гөлйөзем анда иде инде Хатынының суырылып калган йөзенә, күз төпләрендәге шәмәхә күләгәләр гә Сәет беренче тапкыр күргәндәгедәй сәерсенеп карап куйды Сыек яшел төстәге яулык бөркәнгән Гөлйөзем бүген икенче төрле, башкача яңача кү ренә, гадәттәге Гөлйөзем түгел кебек иде Яулык аның муенын маңгаен кү ренмәслск итеп каплаган, ияк астыннан тыгыз итеп бәйләп куйган Моны күрсә дә Сәет аның сәбәбен сорамады, тел очына инде атна буе борчыган сөаль килде
— Ничек? Хәле җиңеләймиме’
Гөлйөзем авыр сулап баш селкеде
— Ничекләр җиңеләйсен’?. Су урынына агу эчергәч
Сәетнең җилкәләре бөрешеп, тараеп калды, гәүдәсе сыгылып төште сы-
— Бигрәкләр дә нәзберек зат шул* Ниләр генә кылыйк”
һөҗүм башланган көннән ир белән хатын арасына кара күләгә ятты Дөрес. Гөлйөзем теле белән бернәрсә дә әйтми элеккечә кайгыртучан. ягымлы ана. тугрылыклы хатын булып кала белде Әмма күзләр' Күлләр башка Алар хисләрне яшерә алмый Озын керфекләр артын.» качкан җан көзгесе барын да әйтә сөйли, җавап сорый. Сәеттән тәвәккәллек ирлек таләп итә иде Элек аның күзләренә багып, аларны сихри күлгә охшатып газизенең җан җылысында коенырга яраткан Сәет хәзер ана туры карый ал мый. Әрнүне, газапны, юк. юк. аларны гына түгел, әнә шул таләпне күрәсе
килми аның.
Чишмә шартлатылып. өйдә тамак чылатырлык та чиста су калмагач Гөлйөзем тагын үз эченә бикләнде Анын ни өчен алан игүен яхшы үтә ях шы аңлый иде Сәет Әмма үзе белән берни дә эшли алмын Идел төбеннән балыкчы карт тарпан чыгаргач биргән анты исенә төшә гомеремдә кулыма
корал алмам, кеше җанын кыймам дигән иде. Гомере буе антына тугрылыклы калды лабаса!
Хатынына күтәрелеп карамыйча Галия бүлмәсенә кереп китте. Кыз уттай яна. Иреннәре чабырып, яргаланып беткән. Юрган өстенә чыккан нәзек куллары тагын да нечкәреп калган, юка тиресе аша кан тамырлары зәңгәрләнеп күренә. Йөзенә, тәненә хаста сарылыгы иңгән. Сәет үзен белештермичә җан ачысы белән иңрәп эндәште:
— И кызым, кы-з-ы-ы-ым!...
Ата кеше бармаклары аша аңа көчен, сәламәтлеген бирергә теләгәндәй кулын кызның маңгаена куеп торды. Юк! Булмый! Кешегә андый көч, сәләт бирелмәгән
Менә Галиянең күзләре ачылды, атасын танып, елмаерга итте. Әмма ул елмаю түгел, ә газаплы, интегүле бер ымга охшаган иде.
— Су. су-у..—диде кыз кипшергән иреннәрен ялап.
— Хәзер, хәзер, кызым. Әниең керә.—Ишеккә борылып эндәште:— Сиңа әйтәм. Галия уянды Су сорый. Су керт!. — Әмма үзе өйдә бер йотым чиста су булмаганны бик яхшы белә иде Яңгыры да яумый бит ичмасам!
Коточкыч ул көн искә төшкән саен бик күпләр дертләп, саташып уяна Сәет тә шулай. Сугышның тынып, камау һөҗүменең туктабрак торган бер мәле иде ул. Кинәт аяз көнне күк күкрәде, Таһир мунчасы ягында берьюлы меңнәрчә яшен ташы атылды, күккә ут ургылды, диварның бер өлеше ялкынга уралып болытларга менеп китте. Таш, тузан оермәсе купты. Күз ачып йомганчы булган бу мәхшәрдән кешеләр телсез калды, шартлау дулкыны аларны аяктан бәреп екты. Тагын берничә мизгелдән күктән олы-олы ташлар, бүрәнәләр, балчык кантарлары ишелеп төште. Күпләр аның астында калып әҗәлен тапты.
Күп тә үтмәде, ишелгән койма ягында дошман гаскәренең канны бозга әйләндерерлек дәһшәтле авазы яңгырады, кырны тутырып ачудан йөзләре кыйшайган меңнәрчә сугышчылар агыла иде. Әгәр дивар өстендәге татар гаскәре, каладагы барлык ир-ат тиз арада һушына килмәсә, моның ничек бетәсен әйтү кыен иде. Ләкин казандылар тиз айныды. Убылып күккә очкан җимерек дивар аша беренче урыс сугышчылары күренүгә, мәхшәр онытылды, җирдә иң газиз нәрсәсен—хөрлеген, туган җирен яклаган пәһлеваннар ташкыны күкрәге белән ачыклыкны каплады. Урыс чигенде. Ашыгыч төстә диварны ямадылар, урыс уклары астында бүрәнәләрдән яңа ныгытма корылды, ике арага таш. балчык, ком тутырылды Барысы да яңадан үз урынына кайтты Бары тик камау газапларын авырлыксыз, сусауны белмичә күтәреп барырга ярдәм иткән бердәнбер чишмә генә күмелеп җир астында калды.
Галиянең хасталыгы шуннан Ничә кон, ничә төн казып шәһәр кешеләре сасы сулы бер генә чыганак таба алдылар. Кальгада сусызлык башланды, яман су эчүдән чир таралды. Су түгел, эрен иде, үлек су иде ул.
«Юк! Алга таба болай яшәп булмый. Берни кылмыйча, ни килгәнен көтеп яту. күз алдында газиз кызың, җаныңнан өзелеп төшкән, тәнендә синең каның аккан баланы үлемгә дучар итү үзе үк антыңа хыянәт түгелме соң? — Сәет авыру янында үз-үзен белештермичә сөйләнде дә сөйләнде.— Балыкчы карт, син. игелек күрсәтеп миңа яңадан тормыш биргән изге карт, син нишләр идең? Яуда йөреп балаларыңнан, хәләлеңнән мәхрүм калган кеше, син. ни киңәш итәр идең?!
Яуда катнашу гөнаһ, беләм. Илеңә дошман килгәндә катнашмау— тагын гөнаһ Әллә соң шул гөнаһлар очен җавапны адәм баласыннан дөньялыкта ук алалармы? Әҗере авыр, ай-һай. авыр икән!..»
Кылт итеп исенә Кол Шәриф хәзрәтләре төште. Ул ни әйтер иде икән?! «Мөселманлык шәфкатьле һәм мәрхәмәтле, бөек һәм бердәнбер Аллага табыну ысулы гына түгел, ялгышма, ул яшәү рәвеше, ул тормышның үзе»,—дигән иде түгелме соң изге Кол Шәриф? Казанлылар пәйгамбәргә тиң күргән зат! Әйтче миңа, бу сугышта катнашу — антымны бозу буламы? Карындашым урыс белән кан коешу миңа лаземме? Лазем булса, аны ничек аклармын?.. Хак дин — ислам дине, дидең. Әмма хак тәгалә ялгышкан угыл
лары урысларга да мәрхәмәт итә ич Монысын ничек аңларга” Бер яктан да катнашмый, ни язганын сабыр гына котеп тору дөресрәк түгелмени соң. и изге Кол Шәриф Җавабын син генә беләсең Бәлки, болар миңа кылган гөна!1ларым өчен җибәрелгән җәзадыр??*
Кинәт Сәетнең күз алдындагы томан таралды, әйтерсең, тәрәзә капкач ларын берьюлы ачып җибәрделәр, бүлмәне нурга манчып күз камаштыргыч аклык пәйда булды Түр башында Сәетләрнең сәете Кол Шәриф хәзрәтнең j яшел чапанга төренгән мәһабәт сыны басып тора иде
— Ялгышасын, улым! Ялгышасың1—диде салмак, сабыр тавыш
Сәетнең аяк бармакларына хәтле бөтен тәне чымырдап китте, кычкырып җибәрмәс өчен шытырдатып тешләрен кысты кулларын кушырып тораташ- 5 тай катты да калды Күз алдында Кол Шәриф сыны балыкчы картныкына = әйләнде, ул сөякчел бармакларын Сәеткә таба сузып, үпкәле, рәнҗүле та- 2 выш белән эндәште: <
— Куркак икәнеңне белгәнче, судан тартып чыгармаган булсамчы*. "
— Куркак түгел! Курыкмыйм. вөҗданым кушмый.—дип илерде Сәет — > Туганнарыма кул күтәрә алмыйм Аңла1
— Туганнарың бәйләп көймәгә салмадымы” Килеп янамадылармы?1 Улыңның җанын кыймас иделәрме?—Балыкчы картның тавышы калтырый башлады, ак киндер күлмәкле озын сын тагын томанга торенеп югалып килә иде •
— Тукта! Тукта! Китмә! Аңлат, нишлим.—дип пышылдады Сәет балыкчыга омтылып Ләкин гәүдәсе тыңламады аяклары буйсынмады — Әйт. зинһар, ни кылыйм? Әллә үземә кул салыйммы инде
Томан эченнән зәгыйфьләнгәннән зәгыйфьләнә баручы он килеп җитте
— Күңелеңә кем якынрак, шулар ягына бас' Башкасын белмим Ни- нәрсә хакына Казанга килгәнеңне онытма Оны-ы ыт-ма а!
Икенче карашта балыкчы карт урынында яңадан Кол Шәриф иде инде Ул иреннәрен кысып, сүзсез генә башын чайкады. Сәетнең уйларын хуплагандай елмайды да ашыкмый гына әйтте
— Гаделлек ягында булсаң, беркайчан да ялгышмассың Гаделлек кем ягында? Уйла! Миннән фатиха1 Фатиха-а. улым1
Сәет күзләрен уды. авырта башлаганчы почмакка карап торды, әмма ан да беркем дә. томан да. ак пәрдә дә юк иде инде Кинәт җиңел сулап куйды, бөтен гәүдәсендә, аяк-кулларында сәер бер җиңеллек барлыкка килде, үзен унҗиде яшьлек егетләрчә җитез, көчле, елгыр итеп тоя башлаган иде ул Иреннәре бертуктаусыз «Изге Кол Шәрифтән, балыкчы карттан фагиха1 Алар мине яуга өнди, гаделлек ягына басарга чакыра*.—дип пышылдый иде Атналар буе йөзеннән китмәгән караңгылык, кайгы ни эшләсен белгән ба тыр ирләрдә генә була торган кискенлек белән алышынды, күзенә элеккеге нуры кайтты.
Шул мизгелдә урамда атлылар чабышканы ишетелде Тояк тавышлары йөзләрчә думбакка бәргән ешлык белән тар урамнарда, тыкрыкларда бәргәләнде
— Яу килә! Яу! Батыр ирләр, куркусыз егетләр! Яу килә Барыгыз да коралга1 Изге калабызга афәт яный
Утыз дүрт яшендә хәлсез картка әйләнә башлаган һәм кинәт күз алдында яңадан унҗиде яшьлек халәтенә кайткан Сәет каударланып чоланга ташланды л
— Тизрәк, тизрәк! Моңарчы кул кушырып ятканның үчен бүген чыга рырга! Бүген ак конем, пакь көнем. Фәрештәләр дөрес юл күрсәтә
Биленә Дзнҗәр. кылыч тагып чыкканда чак кына Гөлйөзем белән маңгайга-маңгай бәрелешмәделәр. Хәер, бу Гөлйөзем түгел, ә аңа бер тамчы судай охшаган чибәр яугир егет иде «Чү1 Күземә күренәме соң әллә. • Сәет гаҗәпләнүеннән чак кына кычкырып җибәрмәде
— Син! Гөлйозем1 Нишлисен?
Гөлйөзем озын толымнарын кисеп ташлаган, өстенә Җәгъфәрнең ки емнәрен кигән, биленә кыска хәнҗәр таккан иде Ул еш еш сулап Сәеткә текәлде һәм кинәт балаларча ачылып, иренең кочагына ташланды
— Ак канатым*
Ул башка бер сүз дә әйтә алмады, Сәетнең күкрәгенә капланды да тынды Җилкәләренең калтырап-калтырап куюыннан аның тыела алмыйча, җан ачысын чыгарып тавышсыз гына елаганын Сәет күптән аңлап алган иде инде. Үзенең дә күзләренә яшь тыгылды, аркасыннан назлап сөясе, битеннән, маңгаеннан, кайнар иреннәреннән шашып үбәсе килде. Әмма тыелып калды, кысып кочаклады да хатынны читкә этәрде.
— Гөлйөзем* Син йөрмә’ Җәгьфәр белән без китик* Шулай яхшырак булыр...
Кинәт Гөлйөземнең йөзенә кискен кырыслык чыкты, кул аркасы белән яшьләрен сөртә-сөртә өздереп әйтте:
— Юк. Сәет* Мин өйдә ята алмыйм. Тупчыларга ярдәмчеләр җитми, ди. Икесенең берсе йә яралы, йә үле. Мин анда барам*
Сәетнең сулышы кысылды, ни әйтергә белми аптырады.
— Ә Галия?—дип куйды ул кара коелып.
— Мин күрше карчыгы белән сөйләштем. Ул кереп утырыр.. Борчылма...
Сәет Гөлйөземнең үҗәт үсмер егетләрнекенә охшап калган йөзенә карап аптырау катыш соклану белән елмайды да, сүзеннән кире кайтмаячагын аңлап, кул селтәде.
— Аллага тапшырдык!..
Урамга чыгуга, аларны кораллы халык агымы бөтереп алып китте. Аяк астында җирне тоймый йөгергән Сәет сугышчылар арасында ирләрчә киенгән кызларны, яшь хатыннарны абайлап өлгерде. Ул күзләре белән Гөлйөземне эзләде, аның белән хушлашырга, дәртләндереп кул изәргә тели иде Әмма таба алмады Күрәсең, алар кала туплары куелган манараларга таба чапканнар иде инде. Бераздан аны атлылар торкеме куып җитте Шактый сирәгәя төшкән нөгәрләр алаеның башында Алмачуарны иярләгән Җәгьфәр сызгырып узды. Сәетнең бугазына кайнар төер тыгылды, күзе яшьләнде Ләкин ул моны тоймый, ат өстендә коеп куйгандай утыручы улына сокланып елмая, үз-үзен белештермичә ярсып кычкыра иде:
— Алга, туганнар, алга*
Василий ябыкты, яңаклары эчкә батты. Суырылып калган йөзендә ачулы ут булып зәңгәр күзләре яна Иван сәүдәгәр сүзенә алданып, аның колына әверелеп ут эчендә калуына эче пошты, кат-кат үзен тиргәде, әшәке сүзләр белән сүкте.
Камау озакка сузылды Эссе җәйдә юлга чыккан гаскәргә кием җитми Көндезләрен әле түзәрлек, төннәрен исә кырау төшә, тиргә, суга манчылган киемнәре иртән торганда шыкранлап ката.
Учак өстендә күшеккән кулларын җылытып утырган җиреннән Василий тагын эчтән генә сүгенеп куйды:
— Алырсың бу Казанны* Тот капчыгыңны, әзерләп куйганнар ди Чишмәләрен шартлаттык, убылган дивардан шәһәргә күпме гаскәр ургылды. Шунда да ныгып кала алмадылар Татарлар барысын бергә кысрыклап, изеп чыгарды.
Уйга бирелеп, җиңенең көя башлавын да сизмәгән икән. Борынына янган постауның әчкелтем исе бәрелгәч кенә, кулларын ялкын өстеннән тартып алды җиргә суккалап, утны сүндерергә кереште Тагын бер кат әче итеп сүгенеп куйды Аның үтереп йоклыйсы килә, Санька өендәге мамык түшәкләр җәелгән ятакны күз алдына китерә Әгәр анда барып эләксә, бернигә карамыйча өч көн. өч төн рәттән йоклар иде. колак төбендә туптан атсалар да тормас иде..
Үзе дә сизми: энесенә булган ачу, нәфрәт акрынлап кызгану хисе белән алышына бара Чибәр Гөлйөзем, зифа сынлы бүз углан Җәгъфәрне күз алдына китерә дә тыела алмыйча сыкрый башлый. Аларның да гомере ки
селерме?! Чыннан да, Иоанн Васильевичның нәфрәте шул кадәр көчлеме, усаллыгы, җаһиллеге чиксезме?! Бөек кенәзнең өлкән воеводалардан соңгы олаучыга кадәр җиткерелгән фәрманының һәр сүзе миен көйдереп ала «Казанда бер генә татар җаны да калмаячак Бар йортлар кибетләр — бар байлык сезнеке, алтын-көмеш. мал-туар сезнеке Кемне кулга төшерсәгез — ул сезнеке Барысы да өч көнгә сезнең ихтыярга бирелер Яшь кызлар, ки леннәр җария, кәнизәк, угланнары кол булыр. Тездән югары һәр ир заты кылычтан үтәр... Татарның тамыры корысын! Әмерем шундый. Казан җире мәңгегә урыс җиренә әйләнер»
Онытылып утырган Василий урман ягыннан шаулап чаптырып килүче атлыларны күреп сискәнеп китте. Алар бер төркем татар сугышчысын куалап киләләр иде Мәҗрухларның кулларын алга кушырып бәйләгәннәр, озын арканнар кылдай тартылган Атка җитешә алмаган тоткыннар тузанлы юлга барып төшә дә капчык шикелле сөйрәлә Егылмаганнары аларга ярдәм итә алмый, тешләрен шыгырдата-шыгырдата. еш-еш сулап чаба бирәләр Тирә-яктагы гаскәриләр аларны үртәп кычкыра, камчы белән мал куалаган дай мәҗрухларның сыртларын каезлый
«Араларында Санька юкмы? Җәгъфәр эләкмәгәнме?!» Василийның миен шундый уй яндырып узды. Йокысызлыктан шешенгән, кызарган күзләре тоткыннар арасыннан таныш чалымнар эзләде
Кемдер кычкырып боерык бирде Атлылар учак яныннан шаулашып уздылар да Мәскәү гаскәре ныгытмаларының алдына чыгып туктап калдылар Каяндыр озын бүрәнәләр сөйрәтеп китерделәр Аларны очлы башлары белән көзге яңгырдан йомшаган сыек җиргә кага башладылар Менә бер- берсеннән өч-дүрт терсәк чамасы ара калдырып җитмешләп казык какты лар. Казыклар янына тоткыннарны алып килделәр дә йөзләре белән Казанга каратып, аларны бүрәнәләргә каерып бәйләргә тотындылар
«Аңлашылды!—дип уйлап куйды Василий —Урыс гаскәренә татарлар дан тере калкан ясыйлар Иоанн Васильевичның башы йомры. • Тагын шунысын да абайлап өлгерде, кирмән өстендәге татар сугышчылары да бу аңлаешсыз эштән хәйран калган иде булса кирәк Аларның сүзссз-өнсез ка рашы. тавышсыз нәфрәте кемнең дә күңеленә шом салырлык куркыныч, дәһшәтле иде Бер мизгел эчендә барысын да канлы измәгә әйләндерә алырлык дәһшәтле коч берни дә эшли алмый, газиз туганнарының хурлыклы түбәнлеккә дучар ителүен карап торырга мәҗбүр иде Әсирләр тавышсыз гына каршылык күрсәтте Әмма авызларыннан ник бер ләгънәт, бер үтенү ялыну-ялвару чыксын! Алар горур иде Карашларын яшермичә үч һәм нәфрәт кайнаган күзләрен дошманнарына туп туры төбәп тордылар Казык ка каерып бәйләнгән кулларның сөякләре шыгырдады. яраларыннан тамган каннан җир өсте ал төскә манчылды
Менә, ниһаять, соңгы мәҗрухны — егылып, арканда өстерәлгән яшь егетне сөйрәп алып килделәр Алгың хәле юк. аягында басып тора алмын иде Өч-дүрт гаскәри казык янына бастырмакчы булып иелүгә егет авырту ын җиңеп сикереп торды да эре адымнар белән казык янына килеп басты, кулларын артка сузды Ул иреннәрен тешләгән, иягенә нечкә җеп булып кы зыл кан ага иде Кан тамчылары аның түшенә, күлмәк изүенә төште, күз ал дында ак тукыма буй-буй бизәк белән капланды
Үзе дә белми, нишләптер. Василий аны Җәгъфәргә охшатты Шундый ук яшь чибәр тормышның чын тәмен дә татып өлгермәгән бүз углан иде ул «Ә бит аның урынында Җәгъфәр булырга да мөмкин иде! Бәлки инде ул дөньяда юктыр Дошман угыннан егылып җан биргәндер Санька белән Гөлйөзем ут йотып аны көтәләрдер Эзлиләрдер • Василийның тәне тарты шып кунды үле Сәетне, яраланып ауган Җәгъфәрне, яшьләренә буылган Гөлйөземне’ күз алдына китерде Аның күңелеңдә кайчандыр үзе ләгънәтләгән якыннарына бер кәррә дә дошманлык юк иде Аның урынын кызгану вөҗдан газабы биләп алды Аларны ни көткәнен. Казан алына кал са ниләр буласын яхшы белгән Василий күңел тынычлыгын югалтты Тешләрен шыгырдатып кенәз каршында җирдә аунаса да чәчләрен йолкып үрсәләнсә дә. ул аларга берничек тә ярдәм итә алмаячак Монысы шиксез'
Шулчак көтелмәгән хәл булды. Егет күзләрен зур ачып карап торды да авызындагы канлы лайланы лач итеп каршындагы сугышчының йозенэ төкерде. Анысы бер адым артка чикте, җиңе белән битен сөртә-сөртә яралы ерткычтай үкереп кылычына ябышты.
— Ах син. хәшәрәт, татар калдыгы.. Сытам!..
Ул кизәнеп сугарга өлгерми калды, янындагы воевода аны кискен җикереп туктатты: •
— Артка!—һәм, сугышчының ярсуын басарга теләп булса кирәк, акрын гына өстәп куйды—Әле вакыты җитмәгән... Ашыкма!...
Монда ниндидер сер. мәкер бар иде, ахрысы Юкка гына мәҗрухларны ныгытма каршына чыгарып тезмәгәннәрдер!.. Василий шуларны уйлап куярга өлгерде.
Озак көтәргә туры килмәда Бер төркем воевода атларын уйнатып мәҗрухлар сафы алдыннан үтте дә чаптырып кала диварлары ягына китеп барды Бераздан аларның кирмән өстендәге кешеләргә кычкырганы ишетелде:
— Казанлылар! Безнең сүзгә колак салыгыз! Иоанн Васильевич, әгәр аңа буйсынсагыз, шәһәр капкаларын ачсагыз, бу тоткыннарга тормыш вә ирек, ә сезгә шәфкать һәм мәрхәмәт вәгъдә итә Дошманлыгыгызны ташлагыз! Бөек хөкемдар олы җанлы, ул барыгызны да гафу итәр...
Воеводаның калын тавышы тынып калган мәйдан өстендә кайтаваз булып яңгырады
— Га-а-фу-у и-и-ит-тә-ә-әр...
Кинәт урыс ныгытмалары ягыннан ургылган көчле аваз воеводаның тавышын күмеп китте:
— А горур казанлылар! Алданмагыз! Нәҗес кяфер сезне тозакка төшермәкче Явыз хрәстиян кулыннан үлгәнче, үзебезнең саф мөселман кулыннан шәһит китүебез мең артык! Урыныбыз җәннәттә буласы. А горур казанлылар! Соңгы мәрхәмәтегездән ташламагыз — атыгыз безгә ук! Үлик саф мөселман кулыннан' Урыс астында кара кол булганчы, үлүең мең артык Алданмагыз! Алданмагыз! •
Сугыш кырында үле тынлык урнашты. Кальга өстендәге гаскәриләр югалып калды, аларның бер-берсенә иелеп нидер сөйләшүе күренде. Казан лылар нәрсәдер киңәштеләр, аларның икеләнеп калганы ачык сизелә иде
Баганаларга бәйләнгән тоткыннар тагын барысы беравыздан кабатлады
— Алданмагыз! Безне барыбер газаплап үтерәселәр. Укларыгызны да. безне дә кызганмагыз. Атыгыз! Пычрак кавем корбаннары буласыбыз килми
Воевода тагын үзенекен кабатламакчы булып авыз ачуга, әсирләр барысы берьюлы кычкырырга тотындылар:
— Алданмагыз! Алданмагыз! • .
һәм. ниһаять, казанлылар нәрсәдер хәл итте булса кирәк, кирмәннең буеннан-буена ук-җәяле ирләр чыгып басты, алар күзгә күренмәгән кемнеңдер әмеренә буйсынып, барысы берьюлы укларын күтәрделәр. Бер үк мизгелдә җәя баулары зеңләде Казыкларга бәйләнгән йөзләгән мәҗрух үз туганнары кулыннан үлем кабул итте. Канлы урыс кылычын, әсирлек түбәнлеген алар шулай кире какты
Яу кырында үлем газабын, михнәтен татыган гаскәриләр бер мәлгә тын калды бераздан меңнәрчә бугазлардан берьюлы ургылган оран күкләргә очты Татар әсирләренең үлемне өстен күрүе, горур батырлыгы аларны таң калдырды.
Ә Василий сынын тота алмады, сыгылып төште. Дошманының битенә кан төкергән яшь егет күз алдында иде әле. «Юк! Мондый халыкны жиңеп булмый. Җиңелсә дә ул баш бирмәячәк, тезләнмәячәк, кол булмаячак!» Миендә инде ничәнче кат шушы фикер бәргәләнде. Ашыгып чатырга атлады Аңа ялгыз калырга, уйлаганын, ниһаять, эшкә ашырырга кирәк иде
Ул калтыранган кулларына кәгазь алды, каурый каләмне үткен пычагы белән очлап карага манды, ашыгып язарга тотынды. Теләсә.-кайсы мизгелдә сәүдәгәрләрдән йә сакчылардан кем дә булса килеп керүе бар. Йөрәге шашынып типте Туган кавеменә хыянәт итүен дә аңлый иде ул, ләкин белә. 74
шушы адым һәр ике якка хөрлек китерәчәк. Василийның үзен дә. туганнарын да пычрак хурлыктан коткарачак.
Башы котырып эшли, уйлаганын хәзер үк башкармаса. икеләнәчәген, туктап каласын сизенә һәм аның ничек тәмамланачагын күз алдына китерә алмый иде Ашыгып чатырда эзләнергә кереште Түр почмакта кемдер онытып калдырган садакXIV белән җәя күргәч, күз аллары яктырып китте Язмыш үзе үк аңа ни эшләргә кирәген күрсәтә түгелме51 Почмакка сикерүен, кулы- 3 на җәя алуын сизми дә калды Ук сабына хатны урап, тарттырып бәйләде 5 дә тышка атылды Кеше-кара күргәнче кальгага якынрак килергә, хатны ат х карырга’ Аннан соң барысы да язмыш иркендә Һәрхәлдә, кулымнан килгәнне эшләдем, дип җаным тынычланыр
Ул тирә-ягына каранды Бәхетенә, якында гына беркем дә юк иде Укны = җәягә куеп киерелеп тартты да атып җибәрде Ялгыз ук һаваны ярып айлы 2 манаралары балкыган, җимерелсә дә тезләнмәгән якты калага очты <
Өстеннән авыр йок төшкәндәй җиңеллек килде «Хәзер менә Санька * каршында намусым чиста! Кулымнан килгәнне эшләдем Ак йөз белән кар > шына чыга алам».—дип уйлап куйды Василий һәм соңгы көннәрдә беренче е тапкыр үзендә җиңеллек, рәхәтлек тоеп кире чатырга таба атлады Әмма ерак китә алмады, каршына чабып килүче гаскәр агымы аны бөтереп алды Ниндидер воевода кылычын болгап усал итеп кычкырды
— Кая барасың?! Борыл’. Алга диләр сиңа1 Алга1 Анаңны ач этләр та- лагыры.
Василийга башка чара юк Каршы килсә, котырынган воевода кылыч белән чабып үтәргә дә күп сорамас Ул кулын селтәде дә гомуми ташкынга кушылып алга йөгерде Бар нәрсәне изеп, сытып килгән укчылар арасыннан аңа артка таба юл калмаган иде инде
Казанның киереп ачылган капкаларыннан татар гаскәре ургыла Тимер киемнәргә төренгән сугышчылар арасында горзи сөңге тоткан шәһәр кешеләре. әле мыек та чыгып җитмәгән яшүсмерләр иреккә чыгарылган кол лар бар иде Алар барысы беравыздан урыска аңлашылмый торган дәһшәтле сүзләр кычкыралар, ул исә сугыш авазы булып тоела иде:
— Аллаһы әкбәр. Аллаһы әкбәр. лә-илаһе иллалла’
Дәһшәтле авазлардан Василийның каны бозга әйләнде
•Беттем!—дип уйлады ул.—Шушы бәрелештән исән чыксам, ныгытма лар янына якын да килмәс идем» Тагын берничә мизгелдән ике агым бергә кушылыр, бугазга-бугаз килер, очлы кылыч, үткен сөңгеләр кемнәрнеңдер җылы тәннәрен тишеп үтәр, кара җир өстенә кайнар кызыл кан елгасы агар Үзенең хөрлеген, туган җирен, изге каласын, динен вә денен. балаларының киләчәген саклау, яклау өчен күтәрелгән татар гаскәрен туктатыр артка алып ташлар көч юк иде инде
Кол Шәриф ике кул яссуы чамасында калган тишеккә соңгы кирпечне урнаштырды, сыгылып чыккан измәне калагы белән кистереп алып ташлады да кулларын киндер алъяпкычына сөртәсөртә бер литтәге тәбәнәк урын дыкка барып утырды Инде тынычлап ял итәргә дә була Китап йортының иң асыл хәзинәсе тупланган мәгарәгә төшү юлы калын дивар артында кал ды. «Сакланганны саклармын дигән!» Ул үз эшенә тагын бер кат сокланып карап куйды. Кирпечләрнең әле яңа гына салынганы искеләреннән берни белән дә аерылмый, шундый ук төстә, шундый ук тәртиптә тезелгән иде Моның серен Кол Шәриф үзе генә белә Шәкерт галәбәләрдән иске ташлар кирпечләр та шытты. тиз ката торган үзле измәне исә агач ялгашларда ирен мичә үзе болгатты Казан мәмләкәтенең, укымышлы затларның гына түгел Казан халкының иң зур байлыгы, борын-борыннан килгән хәзинәсе рухи хәтере ышанычлы урынга ишерелде Алда! ы көннәрдә ни буласын тәгаен гына беркем дә белми Моны хәтта Кол Шәриф үзенә әйтергә дә шикләнә Әмма киләчәк көннәргә галәм агышына күз салырга акыл куәте җиткән из ге зат Казанга кара көннәр якынлашуын шактый ачык тоемлый иде
XIV Садак — ук савыты
Кирпечне өеп бетергәннән соң ул тузандай вак ком белән бөтен диварны тоташ эшкәртеп, бер кат каплатып чыкты. Иң тәҗрибәле оста ташчы да монда кайчандыр ишек булган дип әйтә алмас иде. Төргәк-төргәк калын кулъязмалар, чөй язулы таш такталар, җиз дисбеләр, көмеш каптырмалы, тышлары асыл ташлар илә бизәлгән китаплар — барысы да якты көннәр килгәнчегә кадәр ышанычлы урында сакланыр. Дистәләрчә буыннарның күз нурын түгеп, берәмләп, бөртекләп җыйналган асыл хәзинәгә бер генә кәррә дә куркыныч янарга тиеш түгел.
Утырып хәл алгач. Кол Шәриф хәзрәт китап йортының ишегалдына чыкты Анда беркем дә юк иде. Шәкертләр, хәлфә-мөгаллимнәр — барысы да гаскәр арасында Гыйлем җыясы, киләчәктә мәмләкәтнең рухи байлыгын үстерәсе, аны янәдән яшь буынйарга тапшырасы яшьләрне ничек кенә сакларга теләмәсен. Кол Шәриф аларны Казанны якларга җибәрмичә булдыра алмады Хәер, коточкыч һәлакәт янаган көннәрдә аларны халык арасына җибәрмәсә. ул аларның күзенә туры карый алмаячак иде. Монысын бик яхшы. үтә яхшы аңлый иде Сәетләрнең сәете.
Кала өстендә туплар гөрселди, һәр ике яктан сызгырып авыр ядрәләр оча Казан җимерелде, ай-һай, нык җимерелде Калын ташпулатлар әлегә түзә, ә агачтан җиңелчә итеп, бизәп, челтәрләп салынган нәфис йортлар бетте. пыран-?аран килде, янды Еракта казанлыларның тәкбир әйткәне ишетелде, урыс гаскәренең кыргый улауга охшаш ярсулы өне килеп җитте Ныгытма кырыенда каты бәрелеш, канлы дау бара Шәһәр урамнары буш. Олы- сы-кечесе яше-карты, кулына корал тотардай хәле булган һәммә кеше кирмән өстендә Казанның язмышы шунда хәл ителә. Берәүләр, көченнән килгәнчә, гаскәргә ярдәм итә, икенче берәүләр җимерелгән диварларны ямый. таш. ком. бүрәнә, балчык ташый, өченчеләр яралыларны куркынычсыз җдогә күчерешә.
«Иа үәңрем, гаделлек ягында булсаң, кулыбызга көч, җаныбызга дәрман бир Сиңа гына согынган бәндәләреңне ярдәмеңнән ташлама1»—дип уйлап куйды Кол Шәриф һәм акрын гына капкага таба атлады. Ләкин бер-ике адым да атларга өлгермәде, шапылдап капка ачылды, аннан каты йөгерүдән тыны кысылган яшь кенә егет килеп керде. Хәтәр ашыгудан булса кирәк, аңың йөзе кәгазьдәй агарган, күзләре зур булып ачылган иде Егет бер сүз дә әйтеп тормыйча кулындагы кәгазь кисәген Кол Шәрифкә сузды Ниһаять, тыны ачылды, телен көчкә әйләндергәндәй авырлык белән эндәште:
— Изге Кол Шәриф хәзрәт! Урыс ягыннан укка тагып мәктүп аттылар Хан сараена чаба алмадым, сиңа китердем. Укып багасыңмы?!
Егетнең беләгендә терсәктән түбән күлмәк җиңе ертылган, ак чүпрәк аша саркып кан тама иде.
— Яралангансың түгелме, улым! Әйдә, башта җәрәхәтеңне бәйлик,— диде Кол Шәриф егетнең кулыннан кәгазьне алып.
— Зарар юк Шушы ук сыдырып китте. Ярасы тирән түгел. Батыр ярасыз булмас.
Егетнең шаяртырга тырышып сөйләнүеннән үзалдына елмаеп. Кол Шәриф бөтерелгән кәгазь кисәген сүтеп җибәрде Бер-ике юл укуга ук аның кыяфәтенә җитдилек олуг җаваплылык тойган кешеләрдәгечә сабыр кызык- сынучанлык чыкты Кәгазьне тагын бер кат шомартып алды да, йотылды. Бераздан сөаль бирде: '
— Укырга өлгердеңме?
— Юк хәзрәт Беренче юлларын күрдем дә туры монда йөгердем.
— Рәхмәт сиңа, егет! Әйбәт хәбәр китергәнсең.Тыңла, ни язалар. «Галиҗәнаб Казан патшасы! Сиңа түземлегеңне җигәргә генә калды Озакламый Иоанн Васильевич Казан каласын хурлыклы ташлап китәр Ашлык азык-төлек төягән барлык көймәләрне Иделдә сезнең кешеләр батырып бетерде Гаскәр ач Тагын шуны да белеп тор: кирмән астында җир асты юлы казыла, кальганы шартлатырга. Саклана алсагыз — җиңү сезнең якта». —ди Яхшы1 Аллаһым үзе мәдәт бирсен! Инде тагын ниләр яза? "Хөкемдар вә урыс гаскәре шәһәрне ташлап киткәч, мин дә аларга иярер-
мен Тик озакка түгел Бераз юл үткәч, аерылып Казанга килермен һәм. боек хан. тугрылыклы хезмәтчең чураң булырмын. Бу хәбәрем өчен мине» тугры колыңны сакла, бөек падишаһ, сөй һәм юмарт бүләкләрсең дип тә өмет игәм
Син хөкемдар каршында баш орып Углич сәүдәгәре Василий Булгаков дип белерсең» Иә, нәрсә диярсең, утлым?! Бу хәбәрең өчен ин беренче ° нәүбәттә сине бүләкләргә кирәк түгелме икән әле?
Кәгазьдән аерылып башын күтәрүгә. Кол Шәриф шомланып кычкырып ’ җибәрде Яшь егет күз алдында сыгылып төште, гәүдәсе җансыз капчык * шикелле лапылдап җиргә ауды, аяк кулларын эченә җыеп бөгәрләнде дә тынды, иреннәре арасыннан канлы күбек бәреп чыкты
Инде берничә тапкыр мондый сәер үлем белән очрашкан Кол Шәриф = эшнең серен тиз төшенде, ирексездән пышылдады «Агуль/ ук' Ни аяныч ’ яхшы хәбәр һәм агулы ук!..» Кулындагы кәгазен бөтәрләп кесәсенә тыкты < һәм ашыгып егеткә иелде. Ләкин яшь. таза, чибәр сын җансыз иде инде * Хәзрәт укны алып әйләндергәләп карады, яшелләнә башлаган тимер очына > күз салды, иснәп карады Әйе. ялгышмаган' Аннан урыслар куллана торган $ көчле агуның баш әйләндергеч татлы да. бер үк вакытта сасы да тоелучы зәһәр исе килә иде.
Дога укырга дип кулларын бите янына китергән Кол Шәриф тәүге тап кыр егетнең йоз чалымнарына, киң маңгаена, газаплы авыртудан җыерылып калган иреннәренә игътибар итте Чү! Нәкъ менә шушындый йөзне нәкъ шушыңа охшаган егетне кайчандыр бер күргәне бар иде түгелме соң?' Ул егет тә ниндидер газаплы уйлары белән уртаклашырга Кол Шәрифтән ярдәм сорарга килмәгән идеме? Кылт итеп кайчандыр. Казан белән Мәскәү арасында мөнәсәбәтләр җылынган елларда урыс егетенә мөселманлыкка күчәргә хәер-фатиха биргәне, канун дәрәҗәсендәге кагыйдәсеннән чигенеп, аңа ташлама ясаганы исенә төште Йөрәген әрнү, кызгану хисе яндырып ал ды. «Димәк, ул чагында ялгышмаганмын.»—дип уйлап алды ул эчке бер уфтану белән. Ләкин бу уй тойгыларында шатлык та. соенү дә юк идс инде Нәкъ шул көнне борынгы дисбенең серенә төшенгәне, йолдызларның Казан га афәт белгерткәне исенә төште Әйе. барысы да раслана, юраган юш килә Хәтта шул көнне очраган урыс егете һәм аның нәселенә дә афәт яный күрәсең Ләкин котылу юлы бар әле! Бар' Ул — җаһилга. күз күрмәс киңлекләрдә җәйран яткан ил дәүләтләргә золым китерәчәк явыз затка соң чиккәчә каршы тору, тешең-тырнагын белән ябышып каланы саклау Хатта язылганнар дәрес булса, көтәргә күп калмаган. Түземлек, чыдамлык, тагын бер кат түземлек бир. ходаем!
Кол Шәриф мәетне торыпша белән ябып куйды һәм хан сараена диван әһелләре, олуг сәргаскәрләр янына ашыкты Урыс ягыннан килгән хәбәрнең дөреслеген тикшерергә, бер бер чара күрергә кирәк иде.
I
калды .
Ук-җәя белән генә коралланган үзе дә сизмәстән ин алдшы сафлар ла татар арат ................................ .... барын кергән Василий йодрык сугышында бор
чарасы, торды да калды Ни жәядои ата алмый кулында ыяыр тоны кылт ла юк. ичмасам Ул гажнмәнен тирәятына каранды Бер ген.,
мизгелгә уяулыгыңны югалту да үлем бәрабәренә тиң маитир иде бу Мен., алдында ниндидер сутытнчынын үле гәүдәсе күренде Аның күкрәген аркы ш Zen чыккак гонге тырпаен калган Иде Бер селтәнүдә аны тартын
Ә бу вакытта үлем, кан һәм газап китерүче ике дулкын Арча кы ры ягында бер берс енә килеп капланган иде инде Кылычлар үтмәс ләнде. сөңге саплары шартлап сынды, үзара чапырылышып беткән урыс вә татар сугышчыларының йөзләрчә тамактан чыккан аһы каргышы ләгънәте, әйтерсең, күкләргә менеп җитте Әмма күктән бер якка да ярдәм килмәде Табигать җан ияләренең бер берсенең бугазын чәйнәвенә битараф
чыгарды, җәясен атып бәрде дә сөңгене күкрәгенә терәп алга ыргылды Йә үзең үләсең, йә сине үтерәләр. Башка юл юк. Күзләрен кан баскан Василий берни дә аермый, башка сугышчылар белән бергә ярсып чаба да чаба Каршында җир астыннан үсеп чыккандай ниндидер татар углы пәйда булды Хәер, ул гаскәри түгел, яуга чыккан шәһәр кешесе иде булса кирәк Якалары аерылып төшкән, Василий шикелле үк сөңге тотып аңа каршы йөгерә Шулчак Василий аның ачык изүендә, муенында ялтыраган көмеш тамганы күреп алды Башыннан яшен тизлеге белән әллә ничә фараз йөге pen узды «Татарның иң олы сәүдәгәрләре йөртә торган серле тамга1. Базар капкаларын ачучы тылсымлы көч! Тамга!» Күзе шул тәңкәдән гайре бернәрсәне дә күрмәс булды Ничә еллар өметләнеп, саташыр дәрәҗәдә хыялланган серле тамга иясе үз аягы белән һәлакәтенә, аның сөңгесенә йөгерә түгелме соң!?
Ул кыргый авазлар чыгарып кычкырып җибәрде һәм сөңгене җан көче белән тамгалы адәмнең корсагына батырып айкады, шашынып кабатлады: «Тамга1 Тамга1 » Шул ук мизгелдә күкрәгенә яндыргыч авырту килеп кадал ды—тамгалы адәмнең пычактай нечкә очлы сөңгесе күкрәк сөякләрен шытырдатып йөрәге янына кереп тә китте. Гомеренең соңгы сулышында ул тагын бер мәртәбә «Там-га-а», дип гырылдады Канлы ярадан зәңгәрләнгән эчәгеләре тышка бүселгән дошманның: «Ва-а-а-ся-а-а! Васи-ли-ий!»—дип илереп ыңгырашуын ул инде ишетми иде
Тирә-якта исә канлы бәрелеш һаман дәвам итте.
. 1989—1990.