Логотип Казан Утлары
Публицистика

«БЕЗ БЕР КҮКНЕҢ ЙОЛДЫЗЛАРЫ»


ЮНЕСКО дигән халыкара оешма карары белән 1991 елда украин шагыйре Павло Тычинаның 100 еллыгы дөнья күләмендә киң билгеләп үтелде Бү исем, әлбәттә татар укучыларына да бик яхшы таныш Чөнки Павло Тычина үзе исән вакытта ук инде бөтен җир шарына билгеле шагыйрь иде, Аның турында бик күп илләрнең күренекле кешеләре, һәркайсы үзенчә фикер йөртеп һәм төрледән-төрле мисаллар ки терә-китерә. Павло Тычинаның иҗади колачын, мәдәният күгендә һнчкайчан онытылмаячак олы хезмәтен билгеләделәр
Бу зур шагыйрь һәм актив җәмәгать эшлеклесе белән миңа да бик еш очрашырга. төрле темаларга кызыклы-кызыклы әңгәмәләр корырга туры килде Әнә шундый сейләшүләребезнең берсендә ул икенче бер украин шагыйре Иван Франко тарафыннан әйтелгән түбәндәге фикергә бигрәк тә басым ясый торган иде әдәби тәрҗемәчеләр һәм бүтән милләт әдәбияты әсәрләрен популярлаштыручылар — алар икенче төрле итеп әйткәндә, халыклар арасында дуслык күпере салучылар Алар — рухи арадашчы ролен үтәүчеләр.
Әйткәнемчә. Павло Тычина менә шушы фикерне бик еш искә төшерә иде һәм бер дә юкка түгел Аның үзенең иҗазъз да әлеге принципиаль юнәлешне раслаган бик матур мисал булып тора.Халыклар арасында рухи күпер салу Павло Тычинаның иң мөһим эстетик кредоларыннан берсе иде
Тууына 100 ел тулу уңаеннан Киевта Павло Тычинаның 12 томлык әсәрләр җыелмасы басылып чыкты. Әнә шул унике томлыкның калын калын 3 китабы тулысы белән тәрҗемәләргә бирелгән Анда 37 халыктан 150 шагыйрь әсәре кергән Шул исәптән татар шигырьләре дә.
Бүгенге көндә юлга-юл тәрҗемә итү ысулы барлыгын уйлап күпләр бәлки моңа бик үк гаҗәпләнмәсләр дә Ләкин сез шунысына игътибар итегез Павло Тычина үзе 15 телне белгән Шул исәптән татар телен дә1 Һәм башка төрки телләрне дә! Полиглот кебек мондый тәрҗемәчене безнең украин әдәбиятында бары тик әлеге дә баягы Иван Франко белен генә янәшә куеп була
Унике томлык белән танышкан вакытта Тычинаның әдәбият галиме һәм тән кыйтьче буларак та гаять киң колачлы эш алып барганын күрәсең Аның каләме дөньяның кайсы гына әдәбиятына кагылмаган да. бөекләрдән кем генә иҗатын тик шермәгән! Шекспир һәм Толстой. Уитмен һәм Тагор. Руставели Һәм Туманян. Го Mo Жо һәм Хәям Алар янәшәсендә Габдулла Тукай. Мәҗит Гафури. Муса Җәлил
Украин шагыйре татар әдәбияты белән ничегрәк танышкан икән соң? Бу гүзәл илгә аны нинди юллар алып килгән?
Шагыйрьнең башка әдәбиятлар һәм телләр белән актив кызыксына башланы егерменче еллар уртасына туры килә. Ә төрки телләргә казылсак, эш болай тора Башта Павло Тычина төрек телен өйрәнә Ә төрек теленнән соң инде татар теленә бер дә ерак калмый! Бу телләр бик тә охшашлар
Хәзер инде безгә Тычинаның татар телен кайчан өйрәнә башлавы да мәгълүм 1925 елның август аенда шагыйрь үзенең кәләшенә —Лидия Петровна Папарукка бо лай дип яза «Әле күптән түгел кибеттән татар шагыйрьләренең китапларын сатып алдЫм Аңлавын әле бик нык аңламыйм, ләкин шулай булса да укыйм барысына да төшенергә тырышам»
Нинди китаплар турында сүз бара микән соң. дип мин байтак кына эзләнү үткәрдем Ләкин мәсьәләнең һич тә очына чыга алмадым Чөнки сузыш вакытында
гитлерчылар Киевны басып алгач. Тычина китапханәсеннән бик күп китаплар югала, китапханә талана Әмма шунысы төгәл билгеле: утызынчы елларда ук инде шагыйрь татар телен бик тә тырышып һәм эзлеклелек белән өйрәнә. Әле чыккан унике томлыкта ул болан дип яза: «Татарстан республикасының газета-журналлары миңа тәртипле рәвештә килеп тора».
Үзе күреп белгән татар шагыйрьләренең әсәрләрен ул җыеп та бара Бу хакта П. Тычин аның мондый сүзләре бар: «Җәлил шигырьләре басылган газета-журналларны һәм аннан килгән хатны бик озак саклаган идем Ләкин, кызганыч, фашист башкисәрләре Киевны алгач, болар барысы да юкка чыкты. Бары тик 1930 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Сигнал» дигән китап кына исән калган Дөресрәге, мин ул китапны бер дустыма биреп торганмын нкән. соңыннан ул аны кире кайтарды. Ул китап, әлбәттә, татар телендә. Анда байтак кына татар шагыйрьләренең әсәрләре һәм шул исәптән Муса Җәлилнең «Ленин» дигән шигыре дә бар иде»
Утызынчы елларда Тычина боек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты белән дә кызыксына. Украинаның әдәбият һәм сәнгатькә багышланган Дәүләт музеена экспонат итеп куелган бер хезмәт моны раслап тора Павло Тычинаның 1938 елда «Коммунист» газетасында басылып чыккан «Халкым, мин синең тугры хезмәтчең!» дигән мәкаләсенең кулъязмасы ул. Биредә урыс, украин, әрмән әдәбияты классиклары белен янәшәдә беренче мәртәбә Габдулла Тукай исеме дә телгә алына «Каһәр суккан царизм Әнә шул авыр тормыш газабыннан тилмергән шагыйрьләрне уйласам, минем исемә урыс Глеб Успенский, әрмән Налбандян, татар Габдулла Тукай, украин Тарас Шевченко килеп төшә . »—дип яза Тычина намуслы шагыйрьләрнең урыс хакимияте шартларындагы авыр хәлен раслап.
Иҗат кешесенең чиксез кыен шартларга куелган булуы 1938 елның 18 июнендә •Әдәби газета» да басылган икенче бер мәкаләдә дә ассызыклап үтелә. Биредә татар шагыйре Габдулла Тукай исеме тагын бер мәртәбә җылы сүзләр белән искә алына
Ә инде 1934 елда совет язучыларының Беренче съездына баргач. Павло Тычина Кави Нәҗминең татар совет әдәбияты турындагы докладын бик игътибар белән тыңлый Ихтимал, шагыйрь бу съезд вакытында Казаннан килгән байтак кына каләмдәшләре белән танышкандыр да
J941 ел Украинаны үлем, кан каплый Ил җимерелә, халык кырыла Бер төркем әдәбият-сәнгать эшлеклеләре белән бергә. Павло Тычина да ерактагы Уфа шәһәренә эвакуацияләнә. Биредә аларга җылы караш күрсәтәләр, хәлдән килгәнчә ярдәм итәләр. Бу чорда Уфада яшәүче татар шагыйрьләреннән бигрәк тә Сәйфи Кудаш белән дуслашып китә Тычина Аларның бергә төшкән байтак кына фоторәсемнәре дә бар.
Уфада шагыйрь көн-төн эшли, иҗат итә Биредә 1942 һәм 1943 еларда аның «Җиңәргә һәм яшәргә!». «Якты көн килер». «Халыкның иҗади көче» дигән җыентыклары басылып чыга. Тычина шулай ук мондагы иҗатчыларның әсәрләрен дә зур игътибар белән өйрәнә, алар турында әдәби тәнкыйть мәкаләләре бастыра. 1942 елда басылган «Мәҗит Гафури иҗатында патриотизм» дигән хезмәт әнә шуңа яхшы мисал була ала Аңа түләнгән гонорарны автор оборона фондына күчерә.
Чор таләп иткән патриотлык темасын гына алса да. автор Мәҗит Гафури иҗатын шактый киң колачлый, аның халык язмышы белән һәрчак янәшә атлавын искәртә Мәкаләдә Гафуриның мондый сүзләре дә өзек итеп бирелә
һәр заман кайгы күрәм татар өчен...
Гафури турындагы хезмәттә Габдулла Тукай исеме дә кат-кат искә алына. Алар- ның Беренче революция елларында ни рәвешле халык мәнфәгатен чагылдырулары бәйнә-бәйнә языла Күпләгән әсәрләрдән өзекләр китерелә Тукайның «Китмибез» е белән Гафуриның «1907 ел җавабы» аеруча игътибар үзәгендә тора.
Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Тычина үзенең хезмәтләрендә теге яки бу шагыйрь әсәрләрен популярлаштырып кына калмый, үзенең украин дусларын теге яисә бу әдипне тәрҗемә кылу эшенә дә тарта Оештыру мәшәкатьләрен дә үз өстенә ала Мисал өчен М. Гафури шигырьләрән украин шагыйрьләре М. Бажан. А. Малышко Н. Терещенко һ б. бик күпләр тәрҗемә итеп, Киевта украин телендә аерым китап чыгаралар. Ә Тычина үзе исә Гафуриның унсигез шигырен тәрҗемә итеп бирә.
Әгәр дә бүген Киевтагы 1 ычина музеена килеп керсәң, анда тупланган китапларның күплегенә исең китә. Шагыйрьнең шәхси китапханәсе әнә шулай бик зур, бик бай булган. Татар язучыларыннан да кемнәр генә юк анда! Г Әпсәләмов. М Әмир. Г Баширов Р Бикмөхәмәтов. Р Ишморат, Ә. Фәйзи. С. Хәким. Ф Хосни һ. б. Ә инде Г Тукай һәм М Гафури шикелле классикларны әйткән дә юк! Аларның күптомлыклары да. аерым китаплары да киштәләргә бик матур итеп тезеп куелган Әле алай гына да түгел. Тычина Тукай турында чыккан китапларны да җыярга тырышкан. Ә Фәйзинең «Тукай» романы әнә шуңа мисал
Тычина киштәләрендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең китаплары да бик күп. Шулай ук аның турында чыккан хезмәтләрне дә санап бетереп булмый Аларның 148
һәммәсе диярлек украин шагыйренең игътибарын җәлеп иткән, киштәсендә урын алган
. Әйе. татар шагыйрьләренең тормышы да иҗаты да Павло Тычинаны сокландырган. Тукайның трагик язмышы аны бигрәк тә тетрәндерә. Тугызынчы томга керг&н «Автобиография» сендә мондый юллар язган «Хәзерге вакытта татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатын өйрәнәм әле» Алга таба китеп автор үз хезмәтендә Тукан турында «көчле шәхес» дигән фикер үткәрә, соклану хисләрен белдерә Татар халкы тудырган-бу рухи батырлык хезмәттә башка милләт уллары белән чагыштырып карале
Хәзер безгә шундый бер факт та билгеле б.лды Павло Тычина соңга таба татар халкының боек улы Габдулла Тукайның иҗат портретын да тудырырга уйлый Ләкин ул ИОВЫ тулысы белән эшләп өлгерә алмый Бары тик беренче олеш — «Тукайның балачагы» дигән бүлек кенә тәмамланып кала Ләкин, аның каравы, бу беренче олеш — иена дигән лирик новелла! Укыганда бәгырьгә тия торган чын әдәби әсәр1
Ерак, ләкин йөрәккә якын Татарстан белән Павло Тычина гел кызыксынып тора Ә инде Казанда боек Тукайга һәйкәл салынгач, ул үзенең чиксез шатлыгын белдереп телеграмма җибәрә, күңеленнән ташып чыккан ихлас сүзләрен юллый
Биредә таган шагыйрьнең тәрҗемә эшчәнлеге хакында сүз кузгатмый калу мөмкин түгел. Чөнки Тукай безнең әдибебезнең иң яраткан шагыйрьләреннән берсе була Аның бу турыда язып калдырган сүзләре дә бар «Тукайны бик теләп, яратып тәрҗемә иттем», —дип яза ул хатында Ни өчен дигәндә, Тычинанын үзендәге сыман Тукай иҗатында да иң беренче урында халык, милләт кайгысы аның мәнфәгатьләре Халык тормышының драматик хәл-әхвәлләре күренешләре Әнә шулай халыкка якын торып һәм аның йөрәге ничек типкәнне тиреннән тоеп яшәгән шагыйрь өчен, чыннан да. боек Тукай язганча
Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый!
Әйе.Тычииа утызынчы елларда татар әдәбияты белән чын-чыннан мавыга Татар теле аша ул олы бер халыкның хис итү. фикерләү үзенчәлекләре белән якыннан та яыша Аның көченә, рухи җегәренә. үлемсезлегенә баш ия. соклана Сез әле таган шуңа да игътибар итегез: бу бит «халыклар атасы» Сталинның телләр кушылу турындагы ялган теориясе чәчәк аткан еллар!
Иҗат һәм яшәу чынбарлыгы әнә шулай ялган теорияләргә каршы килеп, украин теленең дә. Татар теленең дә урыс теленнән ким түгел икәнлеген раслый һәр ике әдәбиятта иҗат иткән әдипләр моны үз әсәрләре белән ышандырырлык итеп күрсәтәләр Тукайның атаклы «Туган тел»ен — татар халкы өчен гимн сыман яңгарый торган әсәрне — украин телендә яңгырату да нәкъ менә шундый зур фәлсәфи мәгънә ала. Бу шигырьнең украин телендә ничек яңгыравын белергә теләгән кешеләр булса, аларга Павдо Тычина унике ТОМЛЫГЫНЫҢ бишенче томына күз салырга киңәш итәм (дөресрәге бишенче томның икенче китабына. 261 биткә)
Тукайның татар иле табигатен соклангач дәрәҗәдә оста тасвирлаган әсәрләрен дә бүгенге украин укучылары яратып кабул итә Ә инде шагыйрьнең нечкә лирикасын әйткән дә юк! Сизгер күңелле украин укучысы Тукай сазын бөтен рухы, җаны тәне белән тоя. аңлый.
Ләкин Павло Тычина тәрҗемәсендә бирелгән «Шүрәле» белән «Су анасы»на мах сус тукталу кирәктер. Бу әсәрләрдә Тукайның һәм Гычинаның олы талашы тигез чәчәк ата дияргә мөмкин Оригиналдагы гаҗәеп гүзәллек, илаһилык, чиксез матур фантазия, хыял уены һәм психологик нечкәлек сәнгатн камиллек украин теленең тирән һәм сыгылмалы тукымасы аша гаять тә тулы бирелгән Тукайдагыча чын һәм табигый, гармоник гәүдәләнеш тапкан ул.
Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки Панло Тычина иң башта татар шагыйренең әлеге поэмаларын укып бөтен йорәге белән рухланган, алардагы рухи җәүһәрләргә сокланган Поэмалар хакында украин шагыйре язып калдырган менә мондый сүзләр дә билгеле «Әгәр дә таган бераз яши алган булса. Тукай татар халкының дастаны шикелле олы бер әсәр дә тудырган булыр иде «Шүрәле» не укыган вакытта күңелгә әнә шундый уйлар килә Бу әсәрдә Тукайның дастаннар язарга да сәләтле булуы күренә* Мондый югары бәһа сүзләрен без унынчы томның 412 битендә укыйбыз Горурлык һәм чынга ашмый калган боек әсәрләр өчен үкенеч тойгысы белән укыйбыз без бу юл ларны
Тычина һәм татар әдипләре Олы шагыйрь белән әңгәмәләр выкытында без бу темага бик тә еш кагыла идек Чөнки, югарыда әйтелгәнчә. Гычинаның Казанда танышлары күп Ул аларның иҗатын даими диярлек күзәтеп бара Уй-фнксрләрен ми нем белой дә уртаклаша
Элегрәк булган шундый очрашуларның берсен һич онытасым юк Без шагыйрьнең Киевтагы квартирасында. аның эш бүлмәсендәге түгәрәк өстәл янында сөйләшен утырдык Мин килеп кергән чаганда ук инде Павло бик тә дулкынланган иде Озак та тормый, ул дулкынлануының сәбәбен дә әйтеп бирде Мәскәүдән. Муса Җәлилнең хатыны Әминәдән хат алган икән Әминә Җәлил аңа Мусаның тоткынлы ганда га
соңгы чоры турында язган. Термэдэ Павло Тычина исемен дә сагынып искә алуын әйткән.
Һич онытасым юк Павло Тычина куллары белән яңагына таянган, кашлары җыерылган ә кайгы һәм кызгану, тирән сагыш тулы күзләре миңа карый. Шагыйрь язмышын никадәр якын һәм тирәннән кичерүен тагын бер мәртәбә әнә шунда күрдем мин. Ә бу халәтнең сүзләргә әверелеп, кәгазьгә үк төшүе аларның дуслыгына бернинди дә шик калдырмый. Украинаның әдәбият-сәнгать музеенда 464 фонд 3404 берәмлек дип саклана торган документта Тычина куллары белән менә болай дип язылган
«Минем күңелемнән һичкайчан чыкмаслык яңалык булды Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында җәзалап үтерелгәнен белдем. Соңгы көннәрендә ул дусларыннан Фадеев бөлән минә дә искә алган икән»
Әсәрләр җыентыгының 9 томында ул: «Без Җәлил белән ничек шулай якынаеп китә алдык соң? Моны нәрсә белән аңлатып була?» — дип үз-үзенә сорау да куя һәм Мусаның бу дуслык хисен тулаем украин халкына мәхәббәт билгесе итеп кабул итә. шулай аңлата Алар ничек танышып киткәннәр соң?
Бу хакта Тычина мондый юллар яза: «1939 елда Киевта СССР Язучылар союзы тарафыннан Шевченко пленумы үткәрелгән иде. Аңа Муса Җәлил дә килде. Без әнә шунда таныштык. Шевченко һәм Пушкин турында да. Туманян һәм Габдулла Тукай турында да сөйләштек.» Әлбәттә. Тычина инде моңа кадәр үк Казаннан һәм Мэскәүдән килгән татар газета-журналлары аркылы Муса Җәлил шигырьләре белән танышкан булган. Аның исеменә игътибар итә килгән.
Дуслык хисләрен үз йөрәгендә тулы килеш саклаган Павло Тычина батыр татар шагыйренең тууына 60 еллык уңаеннан «Муса Җәлил Киевта. 1939 ел» дигән шигырен иҗат итә. Бу әсәрдә үткәндәге кояшлы матур кон дә. гүзәл олы бәйрәм үткәрергә украин башкаласына җыйналган дус-ишләр дә — кыскасы, һәммәсе дә тулы чагыла. Тантанага илнең иң зур әдипләре килә. Аны Алексей Толстой белән Павло Тычина ачып җибәрә. Шулай итеп. Шевченко юбилее төрле милләт улларын туганлаштыра, бер-берсенә якынайта, аларны рухи яктан баета.
Украин халкына һәм әдибиятына карата Муса Җәлил дә иң җылы хисләр саклаган икән Бу хакта Тычинага соңыннан Әминә Җәлил әйтә. Унынчы томны ачып укыган кеше биредә Муса Җәлилнең ТараС Шевченко турындагы фикерләре белән очрашыр Анда әдипләр өчен бердәнбер иҗат нигезе халык, милләт аның үлемсез иҗаты булу әйтелә.
Муса Җәлил дә Татарстанда украин әдипләрен пропагандалау буенча байтак кына эшләр башкарган икән Аның тырышлыгы белән 1939 елда Казанда «Кобзарь» басылып чыга. Шулай ук ул башка әсәрләрне дә тәрҗемә итә. «Шевченкодан өйрәнергә кирәк» дигән мәкалә яза.
Боларның барысы да. әлбәттә, ерак Украина язучыларына яхшы мәгълүм була Дуслык җепләре ныгуны һәр ике як зур канәгатьлек, сөенеч белән күзэтә Шуңа күрә Мусаның һәм башка татар әдипләренең сугыштагы, тоткынлыктагы каһарманлыгы украин әдипләрендә бары тик хуплау гына таба. Соклану хисе тудыра. Бу хакта Павло Тычина кабат-кабат яза. Ә бер урында ул Муса Җәлилне атаклы Прометейның энесе дип тә атый. Чыннан да. татар улының батырлыгы да шуңа тиң иде бит! Мусага — илебез әдипләреннән бердәнбер кешегә —бер үк вакытта Советлар Союзы Герое исеме дә һәм Ленин премиясе дә бирелгәч. Павло Тычина бу гадел бүләкләргә иң куанган кешеләрнең берсе була. Үзеннең уй-хисләрен дә шагыйрь кәгазьгә төшергән, халкы белән уртаклашкан. Боларны укучы уникенче томнан таба ала (454 бит)
1966 ел. Инде Павло Тычинаның безнең белән хушлашырына да бер генә ел калган. Әмма ул һаман халык арасында кайный, җәмәгать тормышында актив катнаша. Өенә төрле-төрле үтенечләр белән килгән кешеләрне дә кабул итә. аларга үз кулыннан килгәнчә ярдәм кылырга тырыша Менә шушы елда Павло Тычина янында татар язучысы һәм тәрҗемәчесе Самат Шакир булып китә. Казаннан иң олы бүләк итеп Тычинаның дустына багышланган Муса Җәлил альбомын алып килә Павло Тычина моңа чиксез шатлана. Альбомның һәр сурәтен, һәрбер битен зур игътибар белән карый Һәммә сүзне йотлыгып укый.
Аннары инде Мусаның үзе турында сүз китә, бүтән татар әдипләренә күчәләр, татар һәм украин әдәбиятларының бүгенге яңалыклары белән уртаклашалар. Павло Тычинаның бик тә Казанга барасы килә, ул Җәлил һәйкәленә чәчәкләр бәйләме куярга шулай итеп үзенең дустына хөрмәт күрсәтергә тели.
Язучылар сөйләшеп утырганда Тычинаның җәмәгате Лидия Петровна аларны табынга дәшә. Андагы сөйләшүләр турында үзенең Киевта басылып чыккан китабында Самат Шакир болай дип искә ала: «Павло Григорьевич бокалын күтәрде дә мондый тост әйтте «Без барыбыз да бер күкнең йолдызлары Күктә йолдызлар бик күп Аларның һәммәсе үзенчә балкый. Әдипләр дә шулай. Халкы биргән иң яхшы сыйфатларны чагылдырып балкый алар Безнең баш очыбыздагы күкнең чын матурлыгы да әнә шунда—төрле һәм яктыдан-якты йолдызлар күп. бик күп булуда!»
Бу мәҗлестә Павло Тычина Самат Шакир белән татарча сөйләшә Ә аннары елмаеп сорап куя: «Сез менә украинча белмисездер әле. .» Самат Шакир аңа уңайсызланып кына украинча белмәвен әйткәч. Тычина аны тынычландырырга ашыга «Менә мин сезнең шигырьләрегезне украин теленә тәрҗемә итеп куярмын да. сез инде ул чагында үз әсәрләрегезне укыр өчен безнең телне дә өйрәнергә мәҗбүр бу-лырсыз!»
Әнә шундый киң күңелле һәм бик тә тырыш кеше иде безнең Павло Тычинабыз Казанга ул тәки бара алмады. Икенче елны рәхимсез үлем аны безнең арадан алып китте
Украин һәм татар укучыларының яраткан шагыйре Првло Тычина турындагы бу истәлек-уйлануларны тәмамлаганда яңадан да аның яраткан сүзләре хәтергә төшә: «Без бер күкнең йолдызлары...» Әйе, Павло Тычина үзе дә әнә шундый йолдызларның берсе һәм бик тә яктысы иде. Ул тирә-юньгә җылыны һәм яктылыкны һич тә кызганмыйча. мул итеп сипте. Күп милләтләр арасына, аларның әдәбиятлары арасына. дуслык күперләре салышты.
Шунысын сөенеп әйтергә була: Павло Тычиналар, Муса Җәлилләр салган дуслык күпере бүген дә нык. Үзара элемтәләр һич тә өзелми. Мисал өчен шагыйрь Зәки Нури тәрҗемәсендә басылып чыккан «Алтын хәзинә» һәм «Күңелле китап» исемле җыентыкларда (1973. 1979 еллар) украин әдипләренең әсәрләре күп урын алган Шулай ук 1982 елда шагыйрь Роберт Миңнуллин тарафыннан төзелгән «Без яши без совет илендә» дигән җыентыкта да украин шагыйрьләре М Рыльский. М. Ба- жак. В. Коротич, А. Малышко. В. Сосюраның әсәрләре татарча бик матур яңгыраш тапканнар
Боларның һәммәсе өчен украин халкы сезгә зур рәхмәт сүзләре әйтә.
Симферополь