Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ ҖЫЛЫ КАРАШЫ


СИБГАТ ХӘКИМНЕҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
Сибгат Хәким™ Бу әдипнең татар халкы һәм әдәбияты өчен нинди олы, кабатланмас шәхес булуы һәммәбезгә дә мәгълүм. Ул хакта безнең матбугатта шактый языла килә һәм әле киләчәктә дә күп язылыр. Ә без. шагыйрьнең тууына 80 ел тулу уңае белән, журналда аның хатларын бирергә булдык. Хатлар Әлмәттә яшәүче күренекле шагыйрь Гамил Афзалга язылганнар. Аларның барлык күләме 100 бит. Биредә укучыга арадан берничәсе генә тәкъдим ителә. Төрле елларда язылган булсалар да. алар Сибгат Хәкимнең олы җанлы һәм тынгысыз шәхесен бик тә дөрес чагылдыра, аның ягымлы кнлеш- кыяфәтен. киң күңелен күз алдында җай ландыра. Гүяки без әле һаман аның җылы карашын тоябыз...
Гамил дус!
Мин инде син бер дә хатларга җавап язмагач, әллә берәр нәрсә ечен үпкәләде микән, дип тора идем. Белмәссең кеше дигәнең, катлаулы, четерекле нәрсә бит ул
Мин Ленинградта булып кайттым Иң элек Тукайның русча томын «Библиотека поэта»га тапшырдым, кулъязма, кереш сүз. аңлатмалары хәтта Тукайның рәсемнәре белән. Кабул итеп алдылар. Ә 1961 елның башына чыгарырга вәгъдә иттеләр. <3 1961 елның апрелендә Тукайга—75 яшь. Өстән тау тишкәндәй булды Икенче инде (Тукай I дан башка) беркемне дә тоземәскә сүз бирдем, эше күп әҗере юк бары да алла хакы эчен. Бу әле Тукайның мондый зур нәшриятта беренче чыгуы. Аннан 1912 елда май аенда Тукай Ленинградта 13 кон яшәгән. Плеханов урамында 5 нче Йортта тор ган Ленинград шәһәр Советы каршында эш кузгаттым шул урамда татарның биек шагыйренә мемориаль такта куйсыннар Ул дуслык дип сонлишүләрнең нәтиҗәсе бу лыр
Инде үзем Ленинградны карадым, минем (сиңа гына әйтәм) оятыма каршы, анда әлегә тикле булганым юк иде Ленинград — боек шагыйрьләр шәһәре Жуковскии Пушкин. Некрасов. Блок һ б. Ленинград — Боек Октябрьнең үзәге Анда адым саен музей, истәлек, һәйкәл Буш вакыт булган саен музейларга чыктым да иогердсм Эрмитаж. Смольный. Пушкин йортында булдым Пушкин йорты күңелдә искиткеч зур тәэсир калдыра Бу — Мой кадагы йорт, ягъни үлеренә 4 аи кала урнашкан соңгы йорты. Дүрт кон буе шагыйрьләр дискуссиясендә алган тәэсир, шунда килгәч, бары да минуты белән юкка чыкты Барысы остеннон үз заманындагы шикелле хәзер дә юга ры күтәрелде, ул гына яшәп калды. Җитмәсә әле дискуссиядәге һәрторле ваклыклар га ачуым килә башлады Ун дискуссия урынына ходай шундыйрак бер шагыйрь бирсә ни булган?
Мондый хис миндә 1957 елда Мәскәүлә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы ва кытында бер туган иде инде. Декада вакытында мин Толстойның Ясная Полинасына бардым Хәзер менә Декада узып киткәч, миндә Декададан нәрсә калды соң, дип уйландым. Нигәдер күңелдә ачык берни дә күренми Ә Ясная Поляна һаман иероктә' Аннан мин зураеп, татарым кайттым, бетен ваклыкларга нәфрәтләнеп кайттым Күңелдә бары олы хис кенә яшәп калды Менә нинди була икән ул зур сәнгать! Шу- ларны уйлыйм ла үзебезнең хәлгә карап сыкранам
Дискуссиядә күбрәк күп кычкырып язып түгел, бугаз белән алдырырга Теләүчеләр җыелган (Прокофьев. Тихонов, Бсргольц. Решитов, Кансын Кулиев кебек Шагыйрьләрне алмаганда) Твардовский Асеев Исаковский. Щипаченлар ботенләи Килмәгән Үзләрен менә бу әле саналган шагыйрьләргә каршы куялар Аларның зур тираж белән таралуына, үзләренең тарала алмауларына гаҗәпләнәләр Мәсәлән Мих. Дудинның (арада ул иң кочлесе) Ленинградта яңа чыккан калын китабының ти ражы—3000 Лев Ошанин да күп дәгъва итә ләкин сатылмый Китаплары таралмавын рииготоргтан гына күрә Ә менә Есенин, Блок. Щипачев (вардовскни кебек шагыйрьләрне халык үзе эзлн! Юк. дискуссиянең тоны миңа ошамады Мин үг чиратым
да чыгыш ясадым. «Сов. Татария»ның 17 январь санында басылды. Шагыйрь булып халыкның үзе белән бергә тумасаң. дискуссияләр генә әллә ни ярдәм итмәс, дигән карашта торам мин. Дискуссия: иң әйбәте — язарга кирәк, дигән акыллы сүз белән бетте.
Синең китабың чыккан диләр Минем күргәнем юк әле Тагын яңа әйбәт китабың белән котлыйм (мин бит эчтәлеген алдан беләм) Яңа шигырьләреңне укырмын.
Үзем языштырып ятам. Малайлар укый. Мөршидә эшли. Башка яңалыклар юк. Ботен гаиләгезгә күп сәлам. Сибгат Хәки.м
24/1-60.
Гамил!
Барыгызга да бездән күп сәлам. Хатыңны алдым, рәхмәт.
Бу хатта бераз зәвыклар (вкуслар) хакында сүз алып барасы килә Моннан алдагы хатларыңның берендә син минем «Ленин фәрманы белән» дигән әсәрнең onia ошавы турында язган идең Күп шагыйрьләр (әгәр алар ялганламаган булсалар) әйбәт фикердә иделәр Мәсәлән. Салих Батгал. Әхмәт Юныс. Нәби Дәүли. прозаиклардан Г Әпсәләмов. Ф Хөсни. М. Әмир һ б. Минем үземә дә ул формасы белән, интонациясе белән эзләнеп язылган бер әсәрем кебек. Ә менә Ибраһимнар аны журналда басуга бөтенләй каршы иде. Кашшаф Гази да борын эченнән генә үзенең яратмавын лыгырдап йөри. Син менә яратмаган Давыдов поэмасын И. Гази күккә күтәреп мактый Мин дә ул поэманы бик урта кул әсәрдән саныйм.
Инде 11 нче санда басылган минем шигырьләргә килсәк, бу шигырьләрне күпчелек иптәшләр бертавыштан диярлек яхшы каршыладылар. Езлык йомгакта да шулай телгә алынды. Ә алар сиңа ошамаганнар. Менә бит ул ничек зәвык дигәнең. Мин үзем кайсыларын яратам? «Әгнә урамында» (хәрби әсирләр турында), «Давыл чәчәкләре». «Мин шагыйрьне алып кайтам». «Башка берни дә кирәкми». «Күңелдә, күңелдә» Болардан элегрәк «Күңелем Ленин белән сөйләшә» исемле шигырем чыккан иде Әгәр укучының 100% да яхшы дип торса, ул билгеле начар булмас иде. Мин синең тәнкыйтьне кире кагар өчен әйтмим, үз колагым белән ишеткәннәрне генә сиңа җиткерәм. Мин алай үзем белән мавыгып яшәргә уйламыйм. Мин үз-үземнән бүтәннәр уйлаганнан да риэасызрак! Тәнкыйть үз вакытында фикерен әйтми. Минем 1958—59 елда шактый әйберләрем басылды Мин бу елларны иң күп эшләгән елларымнан исәплим «Ибраһим Йосфи». «Сары капкалы йорт». «Ленин фәрманы белән». •Сов. әд»ның № 8. 9. 11 саннарында басылган шигырьләр, җырлар һ. б матбугатта алар турында бер авыз сүз булмады, бары да авызына су капкан. Менә шуннан вкусны аңла! Мин тәнкыйть булмаганга карап үземнең кыйбламны югалта торган шагыйрь түгел, ләкин Шушы чаклы ваемсызлыкка ачу килә. Шуңа күрә мин хәзер кем вкусына ышанырга да белмим Күбрәк үз вкусыма таянам.
Нәкый Исәнбәт юбилеена Мостам Кәрим килгән иде. Минем бер җыентыкны Башкортстан чыгарырга уйлый ,икән Әзерләп бирдем. 3—4 табак чамасы Исеме: «Давыл чәчәкләре». Төрле еллардан сайлап төзедем. Мостай үзе редакцияләргә сүз бирде. Хәерле булсын, чыгарсалар —рәхмәт, чыкмаса да үпкәм юк.
Казандагы бер 2—3 табаклы китабымның производствога төшүенә инде 7 ай. әле сигналы килгәне юк Үлеп терелергә мөмкин Мәскәүдәгесе төште. Ленин көннәренә чыгарырга уйлыйлар Анысы сиңа ошар. Сүз башы да үземнеке Бизәлеше матур диләр. Сиңа салырмын.
Ярый. хуш. дус кеше. Яза бир Бөтен зур җыелышлар: язарга кирәк, дигән сүзләр белән бетә!
Сәлам белән Сибгат Хәким.
7 февраль 1960.
Гамил дус!
Хатың белән шигырең кулга-кул тотынышып килеп керделәр. Синең хәлне аңлыйм мин. Язучыларның йорты салына башлагач та. мин бит сиңа киңәшләремне әйткән идем Афзал абый куркак булмаса, ул аны гына эшли ала иде БатЫйга барып ул турыда сөйләп тору нигә аңа кирәк булган. Ә Батыйның карашы сиңа карата әллә кайчаннан билгеле. Кыскасы, минем башыма суктылар, берсе дә мине куәтләп авыз ачмады Конкрет эшкә килгәндә безнең агайне шулай ул. Менә ул йортны бүлделәр, аның тирәсендә Курск дугасындагы шикелле каты бәрелешләр барды. Хәер, әле тынганы юк Ишморат Зәки Нури. Дәүли. Мин Шабай. Илдар Юзиев һ б күчтеләр Барлыгы 9 квартира бирделәр Хәзер язучыларның хәле яхшырды, мохтаҗ кешеләр бөтенләй аз Моннан соң урнаштыру җиңелрәк булачак Син. дус кеше, өметеңне өзмә, сине барыбер яңа йорттан бер квартирага кертәбез Бу турыда язга таба- рак тагын бер кузгатырбыз. Син инде авылда шактый яттың, тәҗрибәң, аллага шөкер, җитәрлек Бераз сиңа киңрәк дөнья кирәк, таптана башладың. Фикер алышу өчен кешеләр булу —зур нәрсә ул. Хәзер сиңа шул җитми.
Узган язда синең әйберләрне бергә укый алмауга мин үзем дә үкенәм Вакыты бик уңайсыз туры килде Минем яңа операциядән чыккан чак. кон аралаш врачка күренергә йордем. ванна алдым Синең шигырьләрне укыйсы көнне каты яңгыр булып. Лебяжьега кайта алмадым Иртән инде син киткәнсең Ярый, үткән эшкә салават. Әле алда эшләр күп. төзәтербез.
I Тукай турында шигыреңне «Сов. әдәбияты»на бирәм Анысын әллә ни үзгәртә . алмассың, чөнки ул риторик планда алынган, шул рухта язылган. Бик әйбет строфалары бар. Бераз озын, кирәк урында туктый белергә кирәк
«...Бер укысаң.» дип башланган юлдан ахырына хәтле кирәкми Бик гомуми һәй фикерләрең дә буталчык.
Без, татарлар, юл буенда юлсыз идек.
Башын игән, куңеле көйгән, моңсыз идек
Бу юлларны укыгач М Садриның татар халкы язмышы турында язылган бер шигыре искә төшә. Анда шундый юллар бар:
Мин бәхетсез татар идем.
Балыкларга азык булып ятар идем
Менә шушылай мескенләндерүне яратмыйм мин Мескен түгел ул Бу аны артык | кимсетә, түбәнсетә. Үзенең кулыннан берни килми дигән шикелле Тарихы зур. зур юл үткән, хезмәтчел, батыр һәм зур культуралы халыкны андый хәлгә куймыйк
Тукайларда милли горурлык хисе көчле1 «Моңсыз идек ■ Иик моңсыз? Татар халкының моңы кая киткән? Кайда монда логика? Тукай ул үзе моңны татар халкыннан ала «Халык әдәбияты» исемле лекциясен укы. Ярлы идек, хаксыз идек, телсез идек Теле кая киткән? Син бәлки, дәшәргә хакы юк. дигән мәгънәдә әйтергә телисеңдер Алай да дөрес түгел Бик телле-тешле булган!
Ял иткәндә ятып укыйм кичтән сине.
Тору белән тотып укыйм иртән симе Ак кәгазьдәй намусыма судья итеп. Гомер буе йорәгемдә.йертәм сине
Менә бу инде шигырь, синең күңелең тапкан шигырь фикере дә зур: намуска судья! Ул сиңа гына судья түгел, безнең барыбызга да. Бу дү|>т юлыңнан яңа шигырь ' башланса, менә дигән нәрсә туар иде Тегеләре инде язылган, кыскартып, үзе бер Шигырь булып калыр. Әле вакыт бар Февраль урталарына җибәрсәң ярын
Үзем ике ай баш күтәрми. Тукай турында — шагыйрь һәм кеше турында мәкалә яздым. Русчасын «Октябрь»га җибәрдем, алар заказ биргән иде Татарчасын «Сов ад «на бирәм Сиңа укыйсы килә, син ерак. Мондагы иптәшләр бик яратты Күптән язасы кнлә иде
Менә, хәзергә шул. Сәлам барыгызга да
Сибгат Хәким. 26/1-61.
Гамил дус!
Гадәт буенча быел мин тагын авырдым. Бу юлы—тамак. Бугаздан борчак кадәр шеш (кнета) таптылар, бер ай буе аның белән азапланып йөрдем, аннан аны ярдылар
I Кыскасы, тамакка тыгылды, начар шигырьләрем килеп тыгылды булса кирәк Хәзер кәеф бераз рәтләнде инде Сиңа хатны озак язмадым, бер сәбәбе шушы
25—26 апрельдә Казанда Туканның 75 еллыгы үткәрелде Кунаклар чакырмадылар. 75 еллык закон буенча юбилей даталарына керми. (80 ел керә). шуңа хөкүмәт акча да бирми икән Хәерле булсын 80 еллы пана да күп калмады. 5 кенә ел Моны сы. әйдә репетициягә исәпләнсен.Әйбәт узды, опера театрында Мин бер чыгыш та ясадым Син Казанга май аенда килә идең, быел ният ничек?
Минем сиңа бер үтенеч бар. Мин берәр елдан үземнең мәкаләләр җыентыгымны бирергә уйлыйм, нәшрият үзе сорый Иптәшләр дә әйткәлиләр Моннан бер ел элек синең иҗатың турында мин мәкалә язган идем Аның тулы оригиналы үземдә саклана Мин инде азмы-күпме белом, фикерләрем бар Ул мәкаләне яңадан бер ка pan чыгарга исәп Син миңа тулырак бер тәрҗемә ителгән хәлеңне язып җибәр әле Мәкаләдә кайбер детал1>лорс кирәк була аның Ясамыйча яз
Инде «Кояш иле» балладасы турында Сиңа ишәдер мондый характердагы әйберләр бик үк бирелмиләр Сәбәбе: син конкрет деталь аша. үзең кичергән, уи хисләрдә лирикада ачыласың Синең анда шигырең уйный яктыра тыгыз ул бер бөтен Аерым интонацион моментларга бай Шулар барысы шигырьне шигырь ясый Ә бу легендада алар югалган таркау абстракт, описаниега корылган (описание гомумән. шигырьнең дошманы) Описаниега керсә, хәттә Тукай кадәр Тукай да батып калган Мәсәлән. «Кечкенә генә көйле бер хнкәя«дә Тукай кинәт авырая
сүлпәнләнә Ул басылмаслык әйбер түгел, бездә аннан күп номдпак әйберләр дә басыла Синең шагыйрьлек көчең монда түгел. Үзең еллар буена тырышын, эзләп тапканны җуймаска кирәк. «Совет әдәбияты»на килгән соңгы шигырьләрдә дә описа- ниега бирелү бик нык сизелә. Описание ул шигырьнең ялкыны хисабына эшләнә. Мин аңа каршы Андый чакта туктап тор. укы. эзлән, чыгып кит. йөр Ләкин ансат юлга, шигырь юлларын ансат кына арттыру юлына басмаска кирәк
Синең хәзер берничә китабың татарча чыкты. Берсе — русча Халыкта исемең бар Синең хәзер чыккалап йөрергә материаль мөмкинлегең дә бар. Сәламәтлегең дә элеккедән күп яхшы Быел җәйне ничек файдалану (иҗат өчен) турында уйлан. Киңәш сиңа шул.
Тукайга багышланган шигырең «Сов Татария «дә чыкты Кузнецов тәрҗемә иткән.
Барыгызны да Беренче май белән котлыйбыз, сәламәтлек теләп калабыз. Сәлам белән Сибгат Хәким."
29 май. 1961
Гамил!
Открытка да килде синнән, шигырь дә Котлауларыгыз өчен рәхмәт Вакытында җавап бирә алмадым, йөреп уза вакыт. Әле менә Мәскәүдә рус совет поэзиясе буенча сөйләшү булып узды Рус поэзиясе секциясе киңәйтелгән утырышын оештырган, мин дә чыгыш ясадым, татар шагыйрьләре русның Твардовский кебек олы җанлы, зур хакыйкатьне халыкчан ачып сала торган талантлары белән горурлануы турында, гомумән Пушкин. Лермонтов. Некрасов. Блок. Маяковский. Есенин. Твардовский, Исаковский кебек кешеләре турында үз фикерләрем белән чыгыш ясадым Хәзер по-эзияне чүп-чар басып китте Мәскәүдә дә бик борчылалар Тәрҗемә әдәбият буенча да кызык фикерләр әйттеләр Мәсәлән. Рәсул үз телендә 20 тапкыр, рус телендә 70 тән артык китап чыгарган Юван Шесталов үз телендә —4. рус телендә —20 һ б. Ә Леонид Мартынов үз телендә 20. Заболоцкий кебек талант—4 Хәсән Туфан үз телендә—4, русча—2, Зәки Нури бер елда рус телендә—4 ...
Кыскасы Мәскәү китап кибетләрендә, урта кул оригинал шигырьләр җыентыклары белән бергә, милли телләрден тәржемә ителгән җые1гтыклар да тулып ята. сатылмый. Пушкиннар. Блоклар поэзиясенең дәрәҗәсе бик нык төште. Эте-бете тәрҗемә иттерергә тырыша Тәрҗемә итеп чыгару өчен әле шагыйрьнең еллар буе җыйган запасы, сыналган шигырьләре, тулардан курыкмый сайлап алырлык һәм зур дөньяга курыкмый чыгарырлык шигырьләре булырга тиеш Күп сүз булды Хатта сөйләп бетерерлек түгел Синең «Икенче ватан» исемле шигыреңә Галиябану кул куйган бит. тагын нәрсә кирәк! Миңа аның 3 бүлеге ошады, шул ил-ватан турындагы шигырь үзе күп нәрсә турында сөйли, үзе аерым шигырь. Лирик шигырь. Тукайның ■Туган җиремә» рухындагы шигырь. «Чаян» шигыре түгел 3 бүлекнең беренче юлындагы «ялтыра» гына икенче мәгънә бирә, башка сүз сорый ул юл Нигә ул бүлек дисәң, үзең яшәгән җир турында хисләр дә табигый чыга, нәрсәседер шуның ышандыра. Гомумән, билгеле бөтен килеш тә басып була, бернинди зарары юк, бар да дөрес. Тик кайсы шигырь дисәләр, мин 3 бүлеккә тортеп күрсәтер идем Ярый, бу минем субъектив фикерем генә
Әллә ни кырган юк. Минем яшьтә нң әйбәте — кешегә акыл өйрәтеп, хат язып яту.
Барыгызга да күп сәлам белән Сибгат Хәким
9/1-74.
Гамил!
Хатың килде. Әхәт Гаффарга әйт, Сибгат абый язган язманы күрсәт, диген Мин аларның минем исемнән сөйләп йөргәннәрен беләм. шуңа күрә хәзер фикеремне язып бирәм. Тукай турында алай җиңел генә яхшы әсәр язып булМый Әсәрнең кимчелеге шунда Тукайны Такташ, Җәлил, Туфаннар белән сөйләштерә Тагын шундый якынайтып булмый торган аралар бар. ясый, ышану читен Шулар- ны һәм башка кимчелекләрне әйттем язмада. Китабына кереш булыр дип уйлаган ул. Бу кимчелекләрне күрсәткәч, туктап калды Менә шул Тукай җитди булуны таләп итә
Инде син аңлап бетермәгән Тукайның дүрт юлы турында.
Аз шул бездә байлар, кайсысы кем Фәрештәдән канат каермас, Алсын гына шайтан иманыңны. Җәһәннәмлек бу дип кайгырмас!
Хикмәт бары әйтелеш формасында гына Тукай халыктан ише1елгәнчә изарга1 ярата Бөтенесен чәйнәп салмый. Мәсәлән
Җиктереп пар аттан. Йорт салып нараттан
Без булсак әле ул мужикны башта урманга җибәрер идек, наратны кистерер идек, урманнан алып кайтыр идек, аннан гына йорт салырга керешер идек Ә ул бо-' ларның барысын да төшереп калдыра да. йорт сала Барыбер аңлашыла Шигырь—кызык форма. Хәзерге рус шагыйрьләре Лермонтов шигырьләренең грамматик яктан бик үк дөрес түгеллегенә игътибар итәләр. Ә укыганда шулар сизелми эчке ташкын оныттыра Тукай да бу урында прозалаштырмыи Без хәзер фәрештәнең канатын каеручы байлар азмыни, дияр идек. Лларның иманын шайтан алсын алар җәһәннәмлек дип кайгырмас. Менә шигырь бетте Тукай дүрт юлын эчке бер сизенү белән аңлый идем, хәзер үзем дә буталдым бугай, шигырь очен «сизенү» сүзе әйбәт Кайвакыт шул бер сүз җитә — «сизенү» Анализлый барырга гына момкин
Оныкларың белән котлыйм. Үзең бер кара малай үстерә алмадың Алмашка бер шагыйрь. Кызларыңа рәхмәт әйт.
Барыгызга да сәлам белән Сибгат Хәким
2 май. 1986.
ИГЪТИБАР!
Танылган татар язучысы МИРГАЗИЯН ЮНЫС:
«Күрше ике милләт. Хәтта күрше генә дә түгел. Татарларның дүрттән оч олеше—урыс арасында...»
’ «Милли гауганы җиңү чарасы: хакыйкать һәм ш ә ф к а т ь. ■ «Милли азатлык көрәшенә чыккан туганнарыма мөрәҗәгать итен, менә нәрсә үтенәм мин. Иң беренче, урыс халкына тел тидермәскә Милли азатлыкның төп дошманнары — бюрократия, шовинистлар, карагруһлар, Алар арасында татарлар да җитәрлек...-
Миргазнян Юнысның әнә шундый бәхәсле-каршылыклы ^фикерләр белән сугарылган «Шәфкать кыйбласы» исемле кызыклы мәкаләсен ссз «Казан утларымның— 1992 елгы беренче саныннан укый аласыз.
Ашыгыгыз! Ашыгыгыз! Ашыгыгыз!