Логотип Казан Утлары
Роман

ХЫЯНӘТ


Серле тамга
Шәһре Кашап — жиһан күрке.
Халкы оста ва. һөнәрле.
Кем корыччы, кем көмешче,— Шикләнмә, ышан, бел инде
Болгар доүлогс ммаиындигм билгасса шагыйрь
ргәпге тынлыктан уянып кына килүче шәһәрне сискәндереп Нутай юлы ягындагы капкалар өстендә олы дум думбакларның дәртле тавышлары яңгырап үтте Көйчеләр, әйтерсең лә. бер-берсеп уздырырга тырышкандай, агач кысага тарттырылган үгез тиресенә ярсып-ярсып бәрәләр, тонык, әмма куе авазлар биек- биек манаралар арасыннан тирәякка тарала да Казан суы. Болак һәм Кабан өстенә кайтаваз булып ишелеп гошә. һөнәрчеләр, сәүдәгәрләр яши торган урамнарда, гар тыкрыкларда. читлеккә эләккән коштай, бәргәләнә
— Даң-даң-даң!
— Доң доң-доң II
Ф <үс ЛАТЫЙФИ '19431 —прозаик, публицист. "Кырагай- һәм «Воҗданыңнан сора» исемле китаплар авторы Казанда яши
Баштарак тукран тукылдагандай ешлык белән кабатланган авазлар кинәт туктап калды һәм берничә мизгел тынлыктан соң салмак кына тагын кабатланды Эшерсен, дум-думбаклар бер-берсе белән нәрсә турындадыр сөйләшә, серләшә иде.
Төне буе йокысызлыктан газапланган Сәетнең колагына бу авазлардан да якын нәрсә юк иде Гүяки корылыктан әлсерәгән, яргаланып каткан җир өстенә шифалы яңгыр тамчылары Toinfe. Сәетнең йозе яктырып китте, күзләренә нур иңде Бармаклары кабалана-кабалана дисбе төймәләрен тар
тырга кереште
— Ниһаять1 Йокымсыраулы озын кышлардан соң җиргә яшәү-яшәрү килә тормышның яме кайта
Бүленгән намаз — күктә асылынып калган кош мисалында Ул җиргә дә тошә алмый күккә дә ашмый Иреннәреңнән ычкынгач, тәңре колагына барып ирешергә тиешле сүзләрне ашыкмый-кабаланмый. дөнья ваклыкларына игътибар итми, бүленми әйтү фарыз Моны да бик яхшы белә иде Сәет Әмма дум-думбакларнын дәртле сөйләшүе аның күңеленә вәсвәсә салды, башланган догасы әйтелеп бетмәгән көйгә иреннәренә ябышып калды, колаклары шәһәр капкасы өстендәге көйчеләрнең үзара сөйләшүен сеңдерә башлады, акылы исә башкалар өчен сер булган, яшерен булган шул табышмакны чишәргә кереште
Базар дөньясы серләреннән бихәбәр меңләгән казанлылар өчен гадәти бер көй булып яңгыраган бу авазларның яшерен мәгънәсен белә иде шул Сәет һәр уен коралы аңа хәбәр китерә һәр көйнең үз сүзе бар
Дум-думбакларнын еш-еш бәргәләнүе офыкта Хәрәзем. Самарканд сәүдәгәрләре күренде алар инде шәһәргә якынлашып килә дигәнне аңлатса аларның сирәк-сирәк дәшкәләве нинди мал төяп килүеннән хәбәр ирештерә Әле яңа гына шәһәр сакчылары шул турыда сөйләште
— Даң дан —Бусы— Самарканд сәүдәгәрләре ни-нәрсә төягән дип сорау иле Алдагы күзәтченең җавабы гадәти булды
— ЧинIII ефәге!
Ефәк асыл мал! Мондый тавар белән хан сараена да. Казаннан көнбатыштагы башка мәмләкәтләргә дә үтеп кереп була' Кирәкле мал' Сәетнең намазын бүлеп каударлануы да шуннан иде Хәер, озакламый башланачак Ташаяк ярминкәсендә үзенең коры кул белән калмаячагына да бик яхшы ышана иде ул Бөтен Казанда. Казанда гына түгел, бөтен ханлыкта бер-икс дистә генә кеше аңлый торган яшерен сергә ия булу ул инде сәүдә дөньясында ин биек үргә ирешү дигәнне дә белдерә иде
Мондый дәрәҗәгә быел кыш кына иреште Сәет Ул әле күп нәрсәне белми, төшенми базар алыш бирешләре дөньялар иминлегенә малның күпме килүенә генә бәйле, дип фикер йөртә, сәүдәгәрләрнең үзара астыртын сүз берләшеп эш итүен күз алдына да китерми иде Баксаң. Казан сәүдәгәрләренең үз кануннары, кагыйдәләре. бөтен дөнья малтабарларыннан аерым үз берлекләре бар икән
Мал табу, сәүдә эшендә, юл йөрүдә өзеклек булып торган кыш айлары тәмамланып килә нәүрүз бәйрәменә дә күп калмаган көннәр иде ул Сәер хәбәр иртән килә дигәндәй, шундый көннәрнең берендә таң атар-атмас Сәетнең ишеген шакыдылар
Килүче — балаларча кабарынкы ирене өстендә каралҗымланып мыек төртеп кенә килүче яшь егет —ипләп кенә өйгә узды һәм яшенә хас булма ган салмаклык белән утырып дога кылгач. Сәеткә йомышын әйтте
— Базарбаш бүген иртәнге чәйдә сине үз хозурында күрергә тели Соңламавың хәерле булыр Нургали ага ике сөйли торган кеше түгел
Чин дәүләте чикләреннән салкын диңгез буйларынача исеме билгеле, дан-шоһрәтле, каты куллы һәм гадел базарбашынын чакыруы Сәетне сөен дерде дә. шомландырды да Нургали ага юкка дәшмәс, бер-бер хәл булган дыр Тик нинди хәл хәбәр ул’ Куаныч китерә торганымы, әллә көенеч лесеме?
Йомышчы егетне озаткач, мәрткә киткәндәй, күзен йомып, озак уйланып утырды Сәет Үзенең кылган гамәлләрен-кат кат хәтереннән уздырды, кемгәдер зыян салмаганмы, гаделсез эше белән кемне дә булса рәнҗетмәгәнме? Күпме генә уйланмасын, үзеннән гөнаһ таба алмалы һәм җиңел сулап әзерләнергә кереште
Озатырга чыккан җәмәгате Гөлйөземне маңгаеннан үпкәндә җаны тынычланган күңеле үз урынына утырган иде инде
— Озакламам. Гөлем.—диде ул Хатынының йомшак, ак кулын алып үзенең маңгаена куеп горды яраткан, аңлашып сөешеп гомер кичергән, җанына тиң күргән затның бармакларыннан әйтерсең, аңа рухи тынычлык.
III Чин — Кытай
1 (имтачы— таможни чиновнигы.
- Ясаныл — атлы караны i. карар үьңче
күңел бөтенлеге саркыды—Озакламам.—дип янә кабатлады ул һәм чыгып китәр алдыннан борылып, шаярып күз кысты—Базарбаш чакыра, иреңнең дәрәҗәсе үсүен күр'
Гөлйөземнең биге алланып китте, таң белән килеп кергән хәбәрдән каушап калган хатын сүз дәшмичә генә күз сирпеде. керфекләре арасыннан Сәеткә нур коелгандай булды
«БорчылмаIV Ни булса да мин синең белән Язганын бергә күрербез» дигәнне аңлата иде аның бу карашы
Никадәр генә тыныч күренергә тырышмасын, барыбер Сәетнең йөрәген шик корты кимерә иде Уен эшмени1? Базарбаш хозурына махсус чакырулы кешегә ике генә юл барлыгын белми түгел ул. Берсе аның—дәүләткүләм эшләрдә катнаштыру кебек дәрәҗәле юл булса, икенчесе — хурлыклы куылу. сәүдә эшеннән малтабарлыктан читләштерелү Бусы — үлем җәзасына тиң' Андый хокем алган адәмгә хезмәтчелеккә төшүдән гайре чара калмый Тамгачылар1 килеп малын язып алыр, ясавыллар2 аны төяп хан казнасына озатыр Әнә шундый хөкемгә тарыганнар да булмады түгел, булды Андый хәлләрне дә белә Сәет Шик-шөбһәгә төшәрлек чакыру иде бу
Нургали аганың ак таштан салынган зур йорты морзалар яши торган аксөякләр мәхәлләсендә матурлыгы, байлыгы белән аерылып тора иде Тосле пыяла к/елган якты тәрәзәләре, зифа чыршылар белән ярышып дүрт почмагыннан күтәрелгән нечкә, тоз алтын уклы манаралары, калын имән ишекләре аны тагын да мәһабәтрәк, саллырак итеп күрсәтә Хан карачыларына3 тиң дәрәҗәле бу кешенең өенә юл ачылу югары катламга күтәрелү белән бер Моны Казандагы ярлы-ябагай да яхшы белә
Ишектән алып гүр башына кадәр келәмнәр җәелгән, ачык яшел тосгәгс бизәкле ефәк белән эчләшән кунак бүлмәсендә Казанның атаклы унлап малтабары. кәрваннары белән дөньяны аркылыга-буйга гизгән сәүдәгәрләр җыелган иде Аларны күрү1ә Сәетнең бөтен тәне буйлап эчке бер калтырану йөгереп узды Шанлы кешеләр арасына тиң итеп чакырылудан туган горур лану хисенә инде дистә елдан артык күңел чоңгылында яшәгән икенче бер тойгы — шикләнү һәм икеләнү килеп уралды Дөрес, атларына мал тояп юл йөргәндә Идел буйлап көймәләрдә, салларда акканда, аякларына чаңгы тагып тон ягында яшәүче кабиләләр янына чапканда ул хисләр югала, онытыла. Әмма Казанга кашып төшүгә шул тойгы баш калкыта, әкрен генә, сиздерми генә җанын кимерә. Голйозем янында, балалары арасында узган кадерле сәгатьләрнең тәмен агулый иде Юкса, ул хиснең күптән үләргә, бетәргә тиешлеген дә белә Сәбәпләре юк ителгән, андый борчулар өчен тамырлар калмаган да кебек һай юк бит. шик үзе белән каберенә дә керер, ахрысы һич югы. балаларына күчмәсен иде алар
Эче тулы шөбһә, сорауларына җавап эзләп бәргәләнү булса да йөзенә сабырлык чыгарып сәлам бирде Бу иорпа. бу кешеләр арасында сабырлыктан да югары бәяләнүче нәрсә юк
— Хуш киләсең. Сәет туган! Әйдә, түрдән уз!
Базарбашның ягымлы эндәшүеннән Сәетнең |эченә җылы йогерде. Юк' Шик шөбһәләрем урынсыз Барысы да яхшы булыр алла боерса!
Нургали ага өстәлдән кечкенә көмеш кыңгырау алды Аның кул тибрәтүеннән кышырау телгә килде, гомбәзләнеп оскә күтәрелгән биек түшәм аегында көмеш чыннар биеште Диварлар белән бер иш ефәк чаршаулар корылган ян-як ишекләр ачылып кипе, аларның берсеннән көмеш савытлар тогын яшь егетләр икенче яктан иң талымчан кешенең дә авыз суларын китерерлек хуш исләр таратучы тәгамнәр күтәреп, яшь. чибәр кыз лар килеп керде
«Өнемме бу. төшемме?» Сәет, үзенең базарбаш өендә икәнлегенә әле һаман ышанып җитмәгән кебек як -ягына каранып алды. Әмма бу төш түгел, чынбарлык идг Нургали аганың ишарәсенә буйсынып кунаклар тезләрен
IV Карпчы — министр
бөкләп бүлмә уртасындагы тәбәнәк өстәл янына утырыштылар Угланнар каяндыр чәмчәдс* бизәкләр салынган кызыл күн тышлы мендәрләр алып чыкты, һәр кешегә, таяныр урынына мендәр салынды
Өстәлдәге көмеш савытларда — телемләп туралган казылык, ысланган иг. яна гына миччән чыккан кабартма, татлы ризыклар, чынаякларда — юкә балы, нечкә билле озын савытларда куе кызгылт ширбәт күбекләнә Шактый ил гизәргә, донья күрергә өлгергән Сәет барлык сыйларның исемен дә белеп бетермәвен абайлап алды «Базарбаш яши белә икән!»—дип уйлап куйды ул «Дөрес, безнең дә өстәлдән кунак сыеның өзелгәне юк Әмма барыбер бу кадәре үк түгел инде Их. Гөлйөземне алып килеп күрсәтәсе иде' •
Кергәннән бирле ишек төбендә таптанудан узмаган Сәетне Нургали ага үзе өстәл янына чакырды
— Йә. һаман бусага төбен саклау килешмәс. Уз. табын янына утыр.—диде ул кулы белән өстәлнең бирге башында буш калган мендәргә күрсәтеп—Таянып ал'
Сәет кабаг әйттермәде Тыйнаклыкның да бер чиге була торгандыр бит Казанлыларнып кунак сыйларга назланып, ялындырып кына сыйлатырга ярагуы мәгъриптә дә. мәшрикъгә дә билгеле анысы Тик бүген андый көн түгелдер Базарбашы өендә хуҗаның һәр сүзе. ымы. күз карашы фәрман булып кабул ителә.
Сәетнең урыны Әҗем карт белән янәшә туры килгән иле Казанда гына түгел, Кырымда Әстерханда, нугай далаларында. Мәскәүдә һәм Новгородта. Хәрәзсмдә һәм Самарканда, әрмән тауларында кыскасы, сәүдә кәрваннары сукмагы кайда илтсә, шунда ихтирам казанган, тырышлыгы, үткенлеге, мал габа белүе белән шөһрәт алган дөньяга таш ярып чыккан бу кеше инде җиденче дистәне ваклаган булса да. һаман яшь күренә, үткен телле, зиһенле иде әле. Ул Сәеткә габа иелә төшен пышылдады
— Шым бул! Монда ишеткән колагыңнан керсен авызыннан чыкмасын Йөрәгең тибүдән г ук г агайда да иреннәрең кыймылдамасын
Ләкин Әҗем карт әйтеп бетерә алмады тынлыкны Нургали аганың тавышы бүлде
— Җәмәгать! Әһле базар Мәҗлеснең,. сәбәбе күпләрегезгә мәгълүмдер Шулай да кабат әйтүдән зыян юк «Сүзең көмеш булса, дәшмәвең алгып» гәгъбирс бүгенге табынга туры килми Шулай бит. Әҗем ага?
Базарбашның пышылдап кына әйтелгәнне дә ишетеп утыруын белен. Сәетнең күз аллары караңгыланып кит ге Күзе генә түгел, колагы да үткен икән Нургали аганың Әнә ич. Әҗем хәтле Әҗемгә ничек төрттерә
Әҗем каршың исә керфеге дә селкенмәде Ул базарбашка борылып, әйткәнеңне хуплыйм дигәндәи кулларын кушырып башын иде. әйтә башла 1<ШЫ исә телендә эленеп калды
Башка с үтләрне дә. мәҗлесне дә томанлы хәтерли Сәет Кем ни әйткән нәрсә белән сыйлаганнар, кем ничек котлаган — болары әһәмияткә ия бул магип вак нәрсәләр шикелле артка чигенгән, күңелдән юылган Ә иң мөһиме — аны< ы йөрәккә уелган ак кәгазьгә алтын хәрефләр белән беркетелгән ярлык шикелле баш миендә мәңгелеккә урын алган
Бу — беркайчан да Сәеттан чыгарга тиеш булмаган сер. яшереп вәгъдә Ул аны теле белән генә түгел, каны белән беркетте
Нургали аганың һәр сүзе әле хәзер дә колагында яңгырый, үзенә күрсәтелгән ышанычтан. олылаудан җаны татлы бер рәхәтлек кичерә шул ләззәттән исерә Бүгеннән башлап базар булган һәрбер илдә, һәр шәһәрлә Сәеткә юллар ачык аның ул һәм- базарбаш кына белә торган яшерен көче, бөек сере бар
— Без синен кем икәнеңне дә. Казан-йортка ничек килеп төпләнүеңне дә яхшы беләбез Бет сине бик озак күзәттек сынадык—дигән иде Нургали 1Па—Күңелеңдә хөсетлек калебгңдә комсызлык саранлык юкмы кулың кәкре гүгелме телең йотактамы, күзеңне нәфес пәрдәсе капламаганмы йөрәгеңне май басмаганмы »чке хасиятләрең тышкысына туры киләме5 Ни рәвешле сынавыбыз сер булган калсын Анысын өлкән кәсептәшләрең
ФЛҮС ЛА ТЫЙ ФИ о хЬгянәт
үзләре белә Әйткән сүзләрең, кылган гамәлләрең безгә килеп җитә торды син сынауны үттең Без сиңа ышандык..
Сәет базарбашның сүзләрен хәйран калып тыңлады Йөрәге еш-еш тибә, бите ут булып кызыша башлады Тыны кысылгандай булды Чит мәмләкәтләрдә йөргәндә дә. шушы Казанда да ул үзен кемдер күзәткәнне, кирәк чакта гына ярдәм кулы сузылганны тоеп яши иде. моны еш кына үзенең шикләнүчәнлегенә сылтый, ә эше яхшы баруны юл уңудан күрә иде.
Хәер, аңа истәлекләргә бирелеп торырга ара да калмады Базарбашның тавышы серле бер төсмер алды, ул кулы белән ишарәләп нидер күрсәтүгә, бүлмәдәге хезмәтче егетләр һәм кызлар юкка чыкты Нургали ага үзе торып ишекләрне тикшерде, бары тик шуннан соң гына сүзен дәвам итте
— Бүгеннән башлап сип Сәет Сәлим углы. Казан-йортның асыл сәүдәгәрләре арасына кабул кылынасың. безгә мәгълүм серләр һәм хәбәрләр синең өчен дә уртакка әйләнер Мәгъриптән мәшрикъкәчә. көн ягыннан төн ягынача безгә мәгълүм базарларның ишекләре ачылыр, сәүдәң уң. юлың җиңел булыр Инде безгә хыянәт кылсаң, серебезне ятларга чишсәң, аны үз мәнфәгатең өчен генә файдалансаң, башың чапкылыктаV бетәр Кирәккәндә без мәрхәмәтсез дә була беләбез. Чигенер юлың юк
Базарбашның тавышы кырысланды, күзләрендә ут чаткысы булып хы-янәтчеләргә. хаиннәргә нәфрәт кабынды Тик бу хәл озакка бармады, акрын гына, салмак тавыш белән ул Сәет алдына бүгеннән куелачак таләпләрне, хәзергә белергә мөмкин дип саналган серләрне бәян итәргә кереште Күп нәрсәләрне сөйләде, моңарчы белмәгән, хәтта сизенмәгән нәрсәләргә Сәетнең күзен ачты Нургали ага Серләр күп иде. катлаулы иде.
— Вәгъдәңне, сәүдәгәр сүзенә. Казан-йортка тугрылыгыңны кан белән беркетү фарыз Бирегә кил. Сәет Сәлим углы!
Нургали ага. башы белән ымлап. Сәетне үз артыннан иярергә чакырды Саллы чаршауны күтәреп, түр башында яшерелгән ишектән тәрәзәләренә тимер челтәр гогылган ярымкараңгы бүлмәгә үттеләр Базарбаш авыз эченнән генә ниндидер дога укыгач, куеныннан олы ачкыч чагырды. идәндәге бакыр сандыкның йозагын борып җибәрде. Капкач шыңгырдап ачылды Ниндидер асыл маллар, алтын көмеш, кыйммәтле ташлар көтеп торган Сәет сандык төбендә бары берничә төргәк язу гына күрде Шуларның иң зурысын. вакыт үтү белән саргайганын, баш-башы мөһерләнгәнен сакланып кына алды Нургали ага һәм төргәкне тәрәзәдән төшкән яктыга куеп. Сәеткә дәште
— Менә монда тамганны салырсың..
Әҗем карт билендәге кыныннан сүзсез генә үткен хәнҗәрен суырып чыгарды аны Сәеткә сузды һәм күзләре белән тәрәзә төбендәге каурый каләмгә ымлады
Кан белән вәгъдә беркетүнең ни икәнен Сәет белә иде Тантаналы тынлыкны бозарга җөрьәт игмичә. тавышсыз гына хәнҗәрне алды һәм җиңен сызганып, ялтырап юрган очлы тимерне беләгенә кадап алды Ярадан сирпелеп куе кызыл кан чыкты Аның һәр хәрәкәтен тын да алмый күзәтеп торган өлкән сәүдәгәрләр бер-берсенә караштылар Сәет үзенең тормышында ниндидер мөһим бер борылыш буласын күптән аңлаган иде инде Бу мизгелдә ул бернинди авырту да. икеләнү дә тоймады Барысы да. аның үз язмышы да. Гөлйөзем һәм балалары язмышы да шушы кешеләр кулында икәнен, ул гына түгел, бүгенге һәм киләчәк тормышының ничек үтәчәге дә шушы язуга, антка бәйле икәнен дә акылы, зиһене белән, бөтен җаны-тәне белән сизенгән иде Икеләнергә, куркырга, шик-шөбһәңне күрсәтергә ярамый Ул. каурыйны канына манчып. Нургали ага күрсәткән урынга үзенең имзасын салды Хәрефләр тезгән арада күзләре төргәк кәгазьнең сүтелеп, алдына таралып юшкән өлешендәге язмаларны барлап чыгарга өлгерде Арада гарәп һәм чип язуы да. уйгур тамгалары да. тагын ниндидер аңлаеш- сыз телдә салыш аннары да бар иде Казан сәүдәгәрләренең көчен, алар сүзенең үтемлелеген. серен тагын бер кат шунда аңлады Сәет Шушы боек
V Чапкылык — баш чабу урыны
сергә кушылуыннан сүзләре теләсә-кайсы йортка үтен керердәй кешеләр арасына алынуыннан, бу мизгелләрнең җаваплылыгыннан һәм яшерен тантанасыннан башы әйләнеп китте
Нургали ага кәгазьне янадан төреп сандыкка салды һәм изге бер йола башкарганлыгын тагын бер кат аңлатырга теләгәндәй анын күзләренә текәлеп, туп-туры итеп карап торды, тавыш чыгармаска тырышып тамак кырды Куллары салмак кына Сәетнең муенына таба сузыла башлады Әллә куркудан, әллә аның бу аңлаешсыз хәрәкәтеннән сискәнеп китте яшь сәүдәгәр, әмма башын алмады Караңгылыкка ияләшеп өлгергән үткен күзләре базарбашның кулында ефәк жепкә тагылган комеш тәңкәне күреп алган иде инде
— Бу тамганы күз караңдай гына түгел, җаныннан да кадерләбрәк сакларсың.—диде базарбашы аның муенына тәңкәне асып.—Ул сиңа дөньяда гы бөтен базарларның биген ачар хәтта хан сараена юл ачык булыр—Нур гали аганың тавышы көчәйгәннән-көчәя барды, аның һәр хәрәкәтен тылсымлангандай күзәтеп торган Сәеткә, үзе белән базарбаш түгел, ниндидер илаһи зат сөйләшәдер кебек тоела башлады —Тик онытма, күргән фай даңның, тапкан малыңның уннан бере Казан порт казнасына, тагын да бер өлешенең яртысы уртак маям күчә барыр Казан йортыбыз бай. таза нык булсын өчен алтын-комеш асылташлар кирәк Башка бар нәрсә чери таркала. юкка чыга, тузан булып оча Болар мәңгелек Болар кала капкасын ачар га да. хөкемдарлар күңеленә юл табарга да ярдәм итәр Шунысын онытма затлы мал дошман җанына вәсвәсә сала, үчләштерә. көнләштерә, нәфесен котырта. Казан-йорт казнасына керәсе бер генә тәңкәң дә дошманыңа мәгълүм булмасын Бусын борыныңа киртләп куй! Аягың җитез, зиһенең йогерек, кулың нык. сүзең акыллы йортың таза, авызын биктә булсын' Амин'
Шәһәр капкалары өстендәге күзәтчеләрнең дум-думбакларда давылбаз ларда* бәреп Казанның олы сәүдәгәрләренә яшерен телдә хәбәр биреп базарга кай тарафтан нинди кәрван килүен белгертеп торуын да шул чакта белде Сәет Хәзер бу 1ел аңа да таныш
Озакламый Казан өстендә кояш күтәрелер аның алтын нурлары йозләрчә манараларда чагылып күзне иркәләр Идел ягыннан искән йомшак җилләр меңнәрчә чакрым юл үткәй кәрванчыларны назлар, күңелләренә хушлык бирер Чишмәләрдән челтерәп аккан көмеш сулар аларның сусынын басар, буыннарына ял бирер.
Күп тә үтмәс, башка капкалар өстендә дә күзәтчеләрнең үткен күзе яңа кәрваннарны күрер. Идел өстеннән Казан суына борылучы көймәләрне абайлар Дум-думбаклар. давылбазлар телгә килер Кайлардан килә икән бүген арыган юлчылар’ Гарәп илләреннәнме. Шам Шәрифтәнме, Румнанмы Су өстеннән урыс көймәләре шумыймы? Барысы да аңа — Сәеткә билгеле булыр Үз бәхетен ул да йоклан калмас Әле базар әһелләре белән яр минкәгә китерелгән мал-туарга хак бәһа кую да — алар кулында Бер генә базаркән дә. алыпсатар да ул хакны бозарга җөрьәт итми Базарбашның күзләре үткен, колаклары сизгер
Сәетнең иреннәре дога урынына шушы сүзләрне пышылдады Артык диндар кеше түгел ул. әмма намазлык өстендә дисбе тартып утыруның үз рәхәте, җанга тынычлык бирә торган хасияте бар Донья мәшәкатьләреннән арынып тору рухны ныгыта, канны сафландыра зиһенне үткенләтә Тик менә бүген беренче кат иреннәре дога сүзен түгел, дөнья малын әйтеп селкенә Хәерлсгә булсын*
Саклык белән генә муеныннан тамганы алды һәм инде кемнәрнеңдер изүендә йөри йөри шомарып беткән, бүлмәдәге сүрән яктылыкта агарып күренгән комеш тәңкәне әйләндереп әйләндереп карый башлады
— И хикмәти хода* Бу тәңкәнең нинди яшерен кодрәте бар СОң?—Иреннәре үзеннән үзе шул сорауларны кабатлады Сәетнең йөрәге ашкына, һәр ике ягына ниндидер аңлаешсыз билгеләр башына таҗ кнде
I Даиылбаз — бармо музыка уен коралы
IS
ФЛҮС ЛАТЫЙФИ о ХЫЯНӘТ о
рслгәп канатлы елап сурәте төшерелгән тәңкәнең көчен сынап карыйсы, кәрваны белән ерак сәяхәтләргә. Каф тау илләренә, сартлар арасына. Рум базарларына сәфәр чыгасы килеп талпына Күрсәтелгән олуг ышанычны аклау. казнага кирәк малны табу өчен ул теләсә нинди авырлыкларга да түзәргә әзер иде Ai аунаган җирдә ток кала Үзенең дә буш калмаячагын, иле коне бөтәйгәннән-бөтәячәгсп дә сизенә Сәет Дөньялар гына имин булсын1 Әнә кызы — бер кашык су белән йотарлык Галиясе үсеп килә Бирнә туплыйсы бар Бүз бала Җәгьфәр дә сөлектәй егет булып җитешеп бара. Күз генә тимәсен!
Күрше бүлмәдәге кыштырдаган авазларны ишетеп, сискәнеп китте, уйларыннан бүленде, тәңкәне тиз генә куенына яшерде Гөлйөземнең һичшиксез бу бүлмә! ә кагыласын белгәнгә, җанына талгын бер рәхәтлек иңде, аның иртәнге наз белән тулы йөзен күз алдына китереп, елмаеп куйды
Хатыны озак көттермәде. «Комачауламасам ярар тагы».— дип. сакланып кына ишекне ачты, иренеп үзен көтеп утыруын күреп шелтәләп баш чайкады
— Шушы язгы базар алдыннан чабышка әзерләнгән ат шикелле кылана сын сиңа әйтәм Малай чагың узган, аз гына дәрәҗәлерәк кылансаң да ярар иде Төне буе керфек какмадың бит!..
— Их.—диде Сәет. «Нинди дәрәҗә әле», димәкче булды, ирексездән куенындагы көмеш тәңкәне сыйпап куйды, тик тотлыгып калды Боек серне хәтта сөекле хатынына да ачарга ярамый, тылсымлы кочкә ия тамганың мәгънәсен. асыл сыйфатларын белгертергә рөхсәт ителми иде Әйтеп бирәсе килгәне телендә йотылып калды, иреннәре арасыннан бөтенләй башка сүзләр ЧЫКТЫ'
— Их.— дип кабатлады ул—Белмисең, Гөлйөзем, олы базар шул чабыш бит инде ул Кем уза. кем уздыра..
— Ел саен була лабаса. Узсаң да. уздырсаң да. барыбер үзеңнән уза алмассың Безгә артыгы кирәкми Балалар аякка басып килә Тормышыбыз түгәрәк.
— Иргә гаңнан кире сүзләр белән шелтәләмә әле сип мине. Гөлем Мин бсләм. быел бөтенесе дә башкача булыр Шулай тиеш Фәрештәләр шулай белдерде
Иозе агарып, беләген каплы чүпрәк белән урап кайткан көннән бирле иреш н күзгә күренеп үзгәрүен. үз эченә бикләнүен, кайчакларда саташкандай авыз эченнән нәрсәдер мыгырдануын күргән саен Гөлйөземнең үзәге өзелә, җаны күбәләк!әй бәргәләнә башлый иде Сер яшерә торган кеше |үгел иде бит ул Уендагы — телендә, кссәсспдәгесе —кулында булыр иде Ни булган Сәеткә?! Начар кипа басма! айдыр лабаса1 Тагын шул халәте кабатланды. әмма шиген чыгарып селкергә ашыкмады, ипләп кенә сорады
— Авырмыйсыңмы соң син. Сәс-г? Әллә нишләдең кебек Мин аңламы йммы?
— Аңламыйсын шул. аңламыйсың,—дин тәкърарлады ире. Башка вакытта сүз эшергәлә бирми кочагына ала иде. бүген исә аркасыннан гына сөеп куйды Аның гайре табигый ялтыраган зәңгәр күзләрендә очыпу-капат- лапу да. ташкын ашкыну да күреп. Голйозем сиздерми генә берничә кат изүенә төкерен алды, үзалдына пышылдады «Изгелеккә генә булсын инде. Аллам сакласын Аллам сакласын »
Шәһәр капкасы өстендәге манарада дум-думбакларпың аваз бирүе булды. Сәетне алыштырып куйдылар диярсең, йөзендәге елмаю юкка чыкты, атларга күтәрелгән ая1ын да идәнгә төшермичә тынып калды
— Дөң-дөң-доң-дөң
— Даң-даң
һәр авазга җавап биргәндәй, башын селкеп. «Ыһы, ыһы. ыһы ..—дияргә кереш гг. саргылт мыегы аегыңнан ялтырап ак тешләре күренде, битенә канәгать елмаю чыкты
Гөлйөземнең и< ә һәр аваздан йөрәгенә җәрәхәт ясала, һәр аваз авырт- наргыч ук булып бәгыренә кадала иде
Кинәт Сәет шашкын бер коч белән Голйоземне кочаклап аллы һәм. күтәрен бүлмә буйлап әйләндергәч, озак кына җиргә тошерми кысып торды
— Борчылма, Голем.—диде ул аны күкрәгенә тагып да катырак кысып.— барысы да без дигәнчә бара Артыгын әйтә алмыйм Барысы да ях шыга Әйдә, табып әзерлә Басарга иргәрәк чыгасы булыр
Чакырылмаган кунаклар
Мул сулы, йогерск елга ярындагы болында копе гоне учаклар дорли Та - ганга асылган җиз казаннарда шулпа быгырдый, ахактай күмер остепдә иг « кыза, кайнар колдә балык мәмрн Елга аръягыннан йомшак җил шомырт ® һәм болын чәчәкләре исен кигерә алар киндер капчыклардагы йозем. орек күрәгә. исемнәрен белен бетергесез башка җимешләрнең хуш исе белән ара лашалар да баш әйләндергеч бер ымсыну, шушы муллыкка чуму теләге уягалар 'Горле горле гелләрдә. шинәләрд.» ишләшүче базарчыларның niav шуып күмеп дояләр кычкыра, г ыерлар могри. ишәкләр бакыра, атлар кеш ни Бу — боген җиһанга билгеле атаклы Ташаяк ярминкәсе ка таклыларның мактанычы, г орурлыг ы
Үгкен сәүдәгәр бу ба гарда еллык мая туплый малын алыштыра бәхәсләшә, тарткалаша сага ала. алдын алдана Кулдан кулга елга булып алгып коменг ага багар ияләренең яшерен сандыкларына, капчыкларына ян чыкларына күзгә күренмәс чишмә булып саркын керә
Киштәләрдә камка1, җофар тиресе, гәрәбә, саныг-саба, сәхтиян чи текләр, затлы бүрекләр тәпәннәрдә (ары бал. тау гау оелгән канчыкларда бодай тары, арпа котү котү аяклы мал Тимерче ое галарда, һонәрчеләрдә — щам кылыч, хәнҗәр, кобә ук-җәя. гонге очы гүгәләре комешләп бизәлгән мылтык, тимер баш киемнәре
Кәрваннарның берсе килә берее китә Тамгачыларга тын алырга да на кыг юк һәр яна килгән кәрванның малын барлап, шешле күләмдә салымны шәплән iiieiieii-тиенгә хан кашагына алырга кирәк Мәйдан уртагындагы зур lain аякка* салым акчасы агыла Аны күн капчыкларга тынлап iy парын гамгалап хан сараена озага юралар
Инде нртәгне якга ук нпен бетергән Сәеткә бо,тарны каран йорү рәхәтлек бирә. ОЗЫН озак кыш айларында кыбырсыган җаны ләззәт кичерә иде
Иртәдән бирле әтисенә иярен, ярдәмләшен йоргән Җәгъфәргә мондый хисләр гапыш гүгел әле Ул инде берничә мәртәбә .шин карады
— Әти, кайтыйк инде Эш бетте бит
— Ашыкма улым1 Кайтырбыз Эшең иешсә, бигең пешми
Сәетнең һәр с үтендә вәкарь, үг дәрәҗәсен белгән кешеләрнекечә г ал маклык. олылык сизелә Әтисен мондый игеп белмәгән Җәг ьфәр аптырый андагы үзгәрешне күрен гизеп тора, сәерсенә Әмма ага кеше моны үте белми улының җилкәсенә кулын салын тормыш сабагы оирәгә ойрәгә ,и ЛЫП
— Күр онрән. мыегыңа чорна Бу кәсеп сиңа кал.н ы Бер нәрсәне дә күзеңнән ЫЧКЫНДЫрма Кара, хәтереңә сеңдер кемнәр ни ала’ Кемгә нәргә кирәк’ Боларны белен гору—бешең зшгә уңышка ирешүнең ярты сере 0< га сәүдәгәр чын базарчы беркайчан да мондый момкинтг кне кулыннан ычкындырма)
| Камка - - 'tun сфәги
> Ля» vatuai. 0111ШЫК
Тагын бик күп нәрсәләрне сөйлисе килә Сәетнең, Төшемле булды аңа быелгы базар Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайдан нинди мал килүен белен торуы тамгачылар күзәтүенә бәйсезлеге аркасында ул туплаган нәрсәләрен бик тиз генә табышлы итеп урнаштырды Инде туктарга, тынычланырга да момкин иде Әмма базарда көтелмәгән хәлләр туып кына тора Берсен дә күз уңыннан ычкындырасы түгел Нургали агага биргән вәгъдәсе, остенә йөкләнгән йомышы да бар бит әле аның Сәетнең ышанычны аклыйсы. үзеннән көтелгәнгә караганда да саллырак өлеш белән базарбаш катына барасы килә Күрсен1 Ышансын1 Кем белә алла боерса, киләчәктә тамганы Җәгъфәргә тапшырырга да насыйп итәр Хәзергә аңа моны белдерергә ярамый Яшь әле Кавырсыны йомшаграк, күңелендә яшьлек вәсвәсәсе Егетне өйрәтергә кирәк Үзбаш тормыш корасы, дөнья йоген җигелеп тартасы көннәре алда
Сәетнең уйлары чуала Җәгъфәрнең бөтен килеш-килбәте белән Гөлйөземгә тартым йөзеннән бөркелгән сабырлыкны, улының басынкылыгын. тырышлыгын күреп, күңеленә тагын рәхәт булып китә Әйе. юка күлмәге аркылы беленеп торган беләкләрендә коч сизелә, күзләрендә акыл гөсмлана малайның Картлык көнендә таянычы караучысы^ булачак кеше үсә Бәхете, тәүфигы гына булсын’
Ага белән ул акрын гына сәүдә рәтләре арасыннан атлыйлар. Күзләре үткен колаклары сизгер Кайда нәрсә бар?
Әнә коралчылар янында икс кеше бәхәсләшә Җилкәсенә төшеп торган җитү чәчле көрәктәй сакаллы, остенә озын кара чирмеш чикмәне кигән сәүдәгәр, як-ягына каранып ала да. янәшәсендәге иптәшенә пидер пышылдый Аннан соң алар тимерче остага нидер аңлатырга, төшендерергә тырышкандай икесе берьюлы диярлек сөйләргә тотыналар Күрәсең, бәяне төшертергә телиләр Әмма кире оста алдына тезеп куйган затлы коралларына кулы белән ишарәли дә баш селки -Юк1 Мондый малны бүтән беркайда да таба алмассыз» —ди кебек
Сәет аларның сатулашуы белән кызыксынып китүен сизми дә калды Якынрак килеп читтән генә күзәтергә кереште, сүзләренә колак салды
— Бөгеп коралыңны тулаем алабыз Әйдә, кул сугышыйк та бетерик'
Җитү чәчленең сүзен иптәше куәтләде
— Без биргәнне сиңа бүтән беркем да бирмәячәк. Саф алтын белән гүлибез Бәһасе нәкъ шулай — ун алтын.
Коралчынын йөзенә ачу галәмәте чыкты
— Сез нәрсә Корган агачка бәрелүгә яньчелә торган тимер дип белдегезме әллә? Шам корычыннан ясалган кылыч бит алар Чәч бөртеген урталай яра...
Әйткәннәрен расларга теләп булса кирәк, ул җыерчыкларына күмер-ко- рым сеңгән бармаклары белән чигәсеннән бер бортек чәч йолкып алды, икенче кулындагы сөяк саплы, бизәкләп эшләнгән хәнҗәрне алдына куеп, чәчне өреп төшерде Кара төк урталай өзелеп ике якка төшеп китте
— Күрдегезме’ Мондый хәнҗәрне сез бүтән базарда мәңге габа алмый сыз.—диде ул канәгать елмаеп—Сере менә монда Башка җирдә юк—һәм ул үзенең маңгаена төртеп күрсәтте
Сатулашучылар бер-берсенә мәгънәле карашып алдылар.
— Яхшы тагын бер алтынга арттырабыз.—диде яшьрәге
Сәүдәгәрләр татарча сөйләшсәләр дә. калын авазларны нечкәртеп, сүзләрне тырышып әйтүләреннән аларның казанлы да. чирмеш тә түгеллеген аңларга була иде. Шулай ук алар Кырым. Әстерхан иленнән дә. Самарканд яисә Себердән дә түгел, ят бер кавемнән иде Румнан да булмаслар Алар башкачарак Әрмәннәр түгел дә түгел Алар кара була, олы күзле була Боларның исә чәчләре җитен сыман, чырайлары кояшта кызарган өлгерсә дә. яка турындагы муеннары агарып күренә иде
Сәетнең йорәге дерг итеп китте Әллә нинди, үзе дә аңлатып бирә алмас бер сизенү белән ул аларның кай яктан икәнен чамалап алган иде Алар белән аралашудан качарга тырыша куп еллар элек булган вакыйгаларны күңелендә бер дә яңартырга ашкынып тормый иде Өзелгәнне кире ялгыйсы
килми, авыр хатирәләрнең кабатлануын теләми Үткән, беткән Шушы Казанда Гөлйөзем белән балалары белән тыныч кына яшәргә иде бит' Очрашу, аралашу җанына шик-шөбһә иңдерәчәк, сүндерергә тырышкан вәсвәсәле уйларны азындырачак иде
Дулкынлануын янында гына басып торган Җәгъфәргә сиздермәскә тырышып. аны җиңеннән тартты
— Китик, улым! |
Көтмәгәндә Җәгъфәр каршы төште. 2
— Хәтерлисеңме, әти, балигъ булгач, сөяк саплы хәнҗәр бүләк итәрмен * дигән идең Мин мен.) шундыйны теләр идем.—диде ул коралчы кулындагы ° хәнҗәргә ишарәләп —Тагын ун көннән мина уналты тула §
Җаны карышса да. малаеның сүзен аяк астына салырга базмады = Әйткәне хак иде. вәгъдә биргән иде Сүзендә тора белүе белән дә улында 2 тугрылык, ихгирам тәрбияләргә теләгән ата буйсынмыйча булдыра алмалы *
Сатулашучылар янына килделәр Җәгъфәр коралчы оста алдындагы * хәнҗәрләрдән иң затлысын— саргылт шома сояк сабына уеп чәчәк- ► бизәкләр төшерелгәнен, күгелҗем-зәңгәр төс белән балкыган корычлысын е алды.
— Күпме сорыйсың5—диде Сәет v
Сатулашудан, әйберләрен мактаудан аерым бер тәм таба торган коралчы җавап бирергә ашыкмады
— Мин аларпы мал рәтен белгән кешегә генә сатам.—диде ул ачулы тавыш белән—Андый хәнҗәрне көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба ал массың Уенчык түгел ул
Күңелендә авыр хатирәләр уяткан сатулашучылар яныннан тизрәк китәргә теләгән Сәет җавап биреп тормады, кесәсеннән нке алтын чыгарып коралчы)а сузды
— Сатулашмыйк Шушыңа ризамы?
Останың шатлы! ы йөзенә бәреп чыкты Ул мондый бәһагә ышанырга да. ышанмаска да белмичә, сүзсез калды, «менә күрдегезме5» дигәндәй кар шыпдагы сәүдәгәрләргә тобәлде Шул мизгелдә Сәет тә аларга борылды һәм җитү чәчле, кара киемлесенең текәлеп үзенә каравын абайлап алды Куе. калын кашлар аегындагы яшькелт күзләр аны бораулый сыман иде Кем дияргә соң моны? Кайдадыр күргәне дә бар түгелме5 Исенә төшерә ал мады Җәгъфәргә ым кагып бу сәер сәүдәгәрләр яныннан китәр) ә ашыкты
Кемнәр иде соң болар15 Әгәр таныш булсалар, нигә үзләре эндәшмәде5 Чыннан да урыслармы соң алар5 Гадәттә урыс сәүдәгәрләре Казанда болга ри күп эзли, сәхтиян читек, көмеш савыт-саба. алка йөзек, беләзек ала аш лык төятә Ә болар коралчы янында «Бәлки ялгышамдыр»,—дип кунды Сәет онытылырга теләп, хәнҗәр белән уйнап баручы улына карады Ләкин тынычлана алмады Күңелендә борын төрткән сорауларга җавап табасы килә иде
Кинәт аның башына уй килде
—* Син. улым, кайта тор' Гарәп сәүдәгәрләрен күреп сөйләшәсем бар икән Онытып җибәргәнмен,—диде ул һәм малаен озатырга ашыкты
Кулына чын-чын хәнҗәр эләгү шатлыгыннан дөньясын оныткан Җәгъфәр дны-моны сорап тормады, шәһәр капкасына таба йөгерде Сәет исә кеше кара күзенә бик чалынырга теләмичә, акрын гына атлап, бөтенләй икенче якка —яңадан коралчылар рәтенә таба китеп барды
Корал —кыйммәтле мал Аны. гадәттә, сайлап, җентеклә!! тикшереп ала лар Корал янында яшь җилкенчәк, азамат ирләр кайнаша Сәет гавышсыз- тынсыз гына шул төркемгә кушылды
Коралчылар рәте каланың колач җигкесез юан имән бүрәнәләрдән бу pan күтәрелгән биек коймасы ягыннан Казан суына кадәр сузылган иде Ос галар башка сәүдәгәрләр шикелле кеше чакырып кычкырмыйлар, дәрәҗәләрен белен язгы кояшта җылынып утыра бирәләр Базардагы һәр хәрәкәтнең, айпалу чайпалуның мәгънәсен төшенеп алыр!а күнеккән Сәет ныклабрак караган күзәткән саен мондагы яшерен җанлылыкны тоя барды Башка вакыпа хөкем сөргән сабырлык вәкарь тәкъвалык беткән кебек иде
Табигый ки. моны базарга беренче тапкыр килгән кеше күрмәс-сизмәс иде Әмма бүз бала чагыннан бөтен гомерен сату-алуда үткәргән Сәетнең үткен күзләре башкалар, күрмәгәнне күрә, колагы күпне ишетә, акылы һәр чалымда мәгънә таба иде
Әнә йомышчы малайлар әрле-бирле йөренә. Йөзләреннән балаларча гамьсезлек качкан Әле бер. әле икенче төркем янына нидер китерәләр, алып китәләр Тагын бер нәрсәгә игътибар итте сәүдәгәр — сатып алучылар арасында кайдан кем икәнлекләрен танытмаслык итеп тоташ карадан киенгән елгыр әдәмнәр күп Алар артык сатулашмын, күп әйберне тулаем алалар булса кирәк нигездә сүзне кул сугышып бетерсәләр дә. гогкан нәрсәдәре күренми Моны да аңлый Сәет — кичен аларның олауларына килешенгән та варлар китереләчәк Төнлә яисә таң алдыннан ул олаулар тавыш-тынсыз гына каядыр юкка чыгачак
Бу начар фал Коралны күпләп алучылар изгелектә йөрмәс. Хәрәмчеләрнең кайсы кавемнән икәнен тәгаенләсә дә. нинди таифәдән. нинди максат белән йорүләрсн аныклый алмый Кемнәр алар? Идел өстеннән көймәдә, салда агучы сәүдәгәрләрне дер селкетеп тотучы елга юлбасарлары— ушкуйниклармы. әллә патшаларына баш бирмәскә талпынучы берәр урыс кенәзенең кешеләреме? Әллә Казанның үзенә үк куркыныч яныймы? Дөньялар имин түгел Казанлыларга хөсетле Шаһгали дөньяны бутап киткәннән бирле кырмыска оясыдай гөжләгән каланың тынычланып җитә алганы юк Хәер, шөкер, соңгы вакытта Әстерхан белән дә. Кырым белән дә дуслык ныгыды. Алар артында бөек һәм изге солтанның куәтле калканы бар Шаһгали дә борынын тыгарга батырчылык итмәс, иншалла Тагын сәүдәгәрләр турында уйлый башлады Боларның Казанда бистә булып яшәүче урыслар белән бер-бер бәйләнеше юкмы? Кемнәр генә булмасын, коралны күпләп алу өчен алтын-көмешне кызганмаулары хак иде
Иң беренче теләге күргән-белгәннәрен түкми-чәчми тизрәк базарбашка җиткерү булды Күңелендә укмашып килгән шик-шөбһәләрне аңа җиткерәсе ниндидер сәер хәзерлек турында кисәтәсе иде бит1 Әмма башына икенче бер уй да килде Казаннан алып Әстерханга Кырымга гына түгел. Чин дәүләте чикләренәчә таралган базарларда шылт иткәнне дә белеп торучы базарбаш бу хәлләрдән хәбәрдар түгелдер дисеңме3' Юк-бар.шигең беләй олуг кешеләрне бимазалан йөрү килешерме3 Иң яхшысы Әҗем карт белән сөйләшү булыр иде дә. аны иртәдән бирле базарда очратканы юк Әллә сырхан киткән, әллә эшне йомышчылары, ярдәмчеләре аша гына йөртә3 Кем белсен, һәр базарчының, малтабарның үз йоласы, үзенчә эш йөртү рәвеше бар Ярминкәнең иң кызган чагында берничә көнгә югалып тору Әҗем карт өчен ят нәрсә түгел Югалып торыр да. күз күрмәгән, колак ишетмәгән ят мал белән базар теленә керер
Аптырашта калды Сәет Белгән хәтлесен башкалар белән дә уртаклаша алмый Сарай әһелләре аңа ят биләр карачылар Сәет-сәүдәгәр белән аралашырга бик атлыгып тормый Эре халык!
Шулай да күзәтүләрен ахырынача җиткерергә карар бирде Коралчылар рәтенең бусннан-бусна ашыкмый гына узды да. гадәттә урыс сәүдәгәрләре урнаша торган якка—Болак буена төшеп китте Монда —ашлык сәүдәсе. Казан ханлыгының туфрагы уңдырышлы Бәрәкәтле, ашлы җирләр Базарда арышы бодае, тарысы, арпасы дисеңме, ногыт яисә борай дисеңме — бары сы да бар Аллаһы тәгалә мәрхәмәтле булды Соңгы ике-оч елда явым төшем, җигәрлек, яз-җәйләре вакытын белеп кенә көттермичә генә килде, игеннәр каерылып уңды
Ул ЯХШЫ белә иген уңмаган, алла рәхмәтеннән чит калган илләр дә бар Алар ашлык өчен алтынын да. көмешен дә. газиз хатынын да кызганмас Ничәнчедер сәнәдә Болгарга хатыннарын-кызларын китереп кол. кәнизәк итеп сатып йөргән урысларны казандылар әле һаман да гыйбрәт игеп сөйли Ачлык — мәрхәмә1сез. аннан да явыз нәрсә юктыр' Шөкер казандылар тилмерми Аларның мондый түбәнлеккә төшкәне юк
Болак буенда сату-алу кайнамакта Ярдан су эченә сузылган агач басмалар икешәр батманлы капчык күтәргән йөкчеләрнең йөгерә атлый узуыннан
сыгылып сыгылып кала Амбар-келәтләрдә тау-тау өелгән ашлык әкренләп көймәләргә күчә.
Көймәләр күп Аларныц икешәр-очәр җилкән күтәргән биниһая олыла ры да. rap күкрәкләре белән Идел суын ярып коштай алга җилкенерлек тиз йөрешле — ишкәклеләре дә бар Егерме-утыз колны чылбырлар белән ишкәк янына богаула! ан андый көймәләрне күрүгә Сәетнең йөрәге дерт итеп куя
— Аллам сакласын1—Коллыкка, әсирлеккә төшүдән дә кызганыч үке нечле хәлне ул белми
Үткен күзе тагун шуны абайлап өлгерде көймәләрнең күбесе урысны кы Ашлык җыя. корал туплый уры< Юньлегә түгелдер' Аянычлы көннәр артта калды тыныч кына, иминлектә яши башлаганнар иде- түгелме соң3' Казан өстендә тагын кара болытлар куерамы әллә?
Сәет үзенең генә башы җитмәслек авыр уйлардан уфтанып куйды һәм. ичмасам, күзем күрмәсен дип, кире калага таба борылды Аяк астындагы сукмакны да тирә-ягында шаулашучы базарчыларны да. күк йөзендә ише леп ишелеп кургашын төсендәге болытлар уйнаганны да ул күрми иде Миендә мең төрле сорау бәргәләнә Тагын кемнәрнеңдер каны коелачак кемнәрнеңдер яшьләре каргышлары, аһ-зарлары белән җир тулачак. Мин нишлим?!.Мип нишләргә шеш?
Бик сорашасы, белешәсе килсә дә. урыс сәүдәгәрләре янына бара алмый иде Caei Алар арасында күренмәскә, аралашмаска тырышуының үзе һәм бөтен калада берничә генә кеше белгән яшерен, кемгә дә әйтә алмаслык сере бар Күрәсең, ул үзе белән бергә каберенә дә керер
Сәет шулай дип уйлый, шуңа ышана, шул ышаныч белән яши Улы Җәгъфәрнең. кызы Галиянең бәгырьләренә тоз салырга, гөнаһсыз чиста җаннарына кагылыр!а. шик яисә үкенү уятырга теләми
Баһадир итүдәге бердән кечерәеп калгандай булды башы аска иелде Иртәнге шатлыгының, уңышлы сәүдә сөенеченең эзе дә калмады Шик корпя кешене эчтән кимерә, күзгә күрсәтми генә бәгырен ашын тәнен кип терә.
Каршында кинәт үсеп чыккан шәүләдән сискәнеп кипе Сәег Юлга җәелгән имән такталарның нәкъ ул барган сайга!ында кара киемле сәүдәгәр басын тора иде Коралчы белән сатулашкан яшькелт күзле кеше түгелме соң бу? Әнә ич күзләре iaii.ni аны бораулый кызыксынып, җанына үтәрдәй бу лып чекрәйгән
Шикләнүе йөзенә чыкты булса кирәк, кара киемле, аны тынычланды рырга теләгәндәй, кулын күтәреп сак кына ишарә ясады, танышы да шы пырт чыкты
— Син миннән курыкма, юлбасар түгелмен.—диде ул гирә-ягына кара нын
Базар белән шәһәр арасын готыштырган җәяүлеләр сукмагында кеше фәлән күренми иде Кара киемле якыная төште һәм сүзен дәвам игәргә теләп авызЫн а‘ПЫ Сәетнең бер тенә кеше белән дә сөйләшәсе, бигрәк тә үзе шиклән! әп әләмнәр белән аралашасы килми иде. бүлдерер! ә ашыкты
— Минем сезнең белән бүлешер малым да сөйләшер сүзем дә юк.—диде ул шушының белән очраклы кешедән аерылып китәргә теләнеп аңлатып
— Ашыкма Ашыкма—дип кабатлады яшькелт күз—Куенымда таш түгел Әйтеремне тыңла да үзен хөкем чыгарырсың Ни кылу—анысы синең кулда
Кызыксынуы шобһәгсн җиңде Сәег тыңларга әзерле!си белдереп ба шыц иде
— Әиггн кара' Тыңлыйм
Кнра киемле көтмәгәндә аның кол.нына пышылдады
— Савелий Кузьминны белә идеңме3
Сәетнең башына суктЫЛТ1рмЫИИ. гын алуы анырланпы битенә колакла рына кап иогерде, муенына хәтле тимтел -тимтел кызарып чыкты ни әйтергә белмичә ropaiaiinaii капы да калды «Менә унҗиде ел үткәннән ((>ц|._дИ11 уйлап куярга тына өлгерде УЛ .ЮК'» дияр иде үзен тотышы
битенә йөгергән кан аның белгәнлеген кычкырын тора «Әйе» дияр идең, ул сүз артыннан тагын нинди хәбәрләр ишетәчәге өркетә, җанына күтәргесез таш булып баса иде Ләкин күпме генә каушамасын, ул үзенең бу кеше яныннан тиз генә китә алмаячагын да аңлый. Савелий Кузьмич дигән бу исем аның бетеп ихтыярын богаулап куйган, аны үзенә чакыра, тарта, кара киемле артыннан теләсә кая барырга мәҗбүр итә иде Үзе дә сизмәстән. Сәет ике ут арасында калды Ләкин теле әйләнмәде, моннан күп еллар элек ясалган яшьлек хатасы аның телен бикли, сүз әйтергә комачаулый иде Кыяфәтенә битарафлык чыгарырга тырышып сүзсез генә кара киемленец йөзенә текәлде • ,
Шактый озак басып торгач, ниһаять, ул телгә килде
—• Кайдадыр ишеткәнем бар иде кебек
Теле тотлыкты, бәйсез һәм җиңел генә әйтеп салырга теләгәне килеп чыкмады
Кара киемле исә. шулай бултярга тиешлеген көткән, ни булачагын алдан белгән кешедәй артык каушау галәмәте күрсәтмәде шулай ук йөзендә. сөенү әсәре дә юк иле.
— Шулайдыр дип уйлаган идем аны.—диде ул һаман да тавышын күтәрмичә генә—Ни булса да минем сиңа әйтер сүзем бар Савелий Кузьминның гөнаһысына кермим, әйбәт әдәм иде Йә. тыңлыйсыңмы?
«Нигә «иде» дип сөйли3 Нигә һаман сер яшерә бу?» Сәет кара киемле- нең сүзләреннән бөтенләй тәкатьсез калган иде. бар белгәнен тыны белән суырып алырдай булып, күзләренә текәлде
— Кеше күзенә бергә чалынуыбыз хәерлегә булмас һәрхәлдә, сиңа Әнә яңгыр да яварга җыена.—диде кара киемле күк йөзенә ишарәләп—Аулаграк җирдә сөйләшсәк, сиңа да. мина да мәслихәтрәк булыр
— Соң алланың рәхмәте —дип икеләнебрәк башла! ан Сәеткә артык сүз озайтырга ирек бирмәстәп, ул ышандырырлык итеп, кырыс кына берничә сүз әйгте:
— Исмәгыйль бай кәрван сараенда1 Унҗиденче бүлмә Котом.—һәм күтәрелеп тә карамыйча, ашыгып китеп барды
«Барыргамы, бармаскамы3» Сәет икеләнеп калды. Күңел төбендә бөреләнгән шик тойгысы яңадан канат җәйде, яндыргыч авырту белән йөрәген кысып алды «Тукта1 Болар ниндидер мәкер белән' Сәетне тозакка кертергә маташмыймы?!»
Үче генә хәл итә алмаслык четерекле сорау сызландырып миен бораулый башлады. «Әллә соң тун туры Нургали ага янына китәргәме? Аңлар иде бер бер чара күрер иде бит Белгәннәрен үзендә яшереп калдырса, мәңге үкенеп яшәргә туры килмәсме3’- Кистереп кенә «юк!» дип чакыруны кире какмавына үртәлеп, үз-үзеп белештермичә иреннәрен чәйнәргә кереште
Хәер, шулай уйланса да котылгысыз тоелган хәлдән чьи у юлын эзләп бәргәләнсә дә. ул үзенең пи өчен буынсыз калганлыгын яхшы белә, баш гарта алмаячагын да ачык тоемлый иде «Уф1—дип куйды Сәет—Бәла агач башыннан йорми Күрәчәгең булса » Уйлаганының, чуалчык фикерләренең очына чыга алмады, кул селтәде дә мәҗбүри барган кеше төсле акрын гына атлап шәһәр капкасына таба, таныш түгел кеше артыннан кузгалды
Кәрван-сарай шәһәр капкасыннан ерак түгел Урта кулдапрак исәпләнгән бу кунак йортына хәллерәк сәүдәгәрләрнең сирәк тукталганын белә иде Сәет Бик үк чиста куллы булмаган кешеләрнең җыелу урыны дип тә ишеткәне бар Уй максатын уртага салып сөйләшергә күнеккән малтабарлар белән эш игәргә яратучы Сәетнең күңеле тартмый аягы атларга теләми «Шәһәр капкасы ерак түтәл Ул бу булса андагы сакчылар ярдәмсез калдырма! Бер чакыру җитәр»—дип үз-үзеп тынычландырырга тырышты, аягын сөйрәп, сугымга алып барылучы мал шикелле тартылып атлады да атлады «Савелий Кузьмич әйбәт әдәм иде»,—дигән сүзләр аны үз ире- геннәп баШка алга өстери иде
Бөтен җиһан кинәт караңгылыкка чумды, әйтерсең лә кара болыт убылып җир! ә төште Юка тузан элпәсе белән каплаш ап сайгаклар өстендә эре-
эре тамчылар биешә башлады Тыгыз һәм куе яңгыр пәрдәсе тирә-якны томалап алды, күз күреме ераклыкта бер генә нәрсәне дә абайлап булмаслык эңгер-меңгер урнашты
Таш капкадан ничек узганын да. кәрван-сарай ишегалдындагы шау-шу. атлар кешнәвең, хезмәтчеләрнең тыз-быз йөгерешүен, биек баскычтан күтәрелеп, гөмбәз түшәмле алгы якка ничек килеп керүен дә сизми калды Сәет Алгы яктан оч тарафка сузылган өч тар аралыкта ут юк, кеше-кара 5 күренми тыштагы гарасаттан соң бар нәрсә үле тынлыкка чумган кебек иде 5 Кая барырга белмичә аптырап калды Бераздан күзләре ияләшә төште, * бүлмә ишекләрендәге саннарны абайларлык хәлгә килгәч, күңелендәге шом ны җиңәргә тырышып алга атлады =
Унҗиденче бүлмә уртадагы бүлемтекнең иң азагында, җир аегына s уелып кергәндәй, тар бер аралыкка урнашкан иде Сакланып кына ишекне 2 этте. Калын имән такталар тавышсыз ачылды, төсле пыялалар аша саркыган < сүрән яктылыкта ул әлеге дә баягы кара киемле кешене күреп аллы
— Әйдә, уз. Александр Савельич.—диде бүлмә хуҗасы карлыккан то- > нык тавыш белән—Шикләнмә’—һәм туп-туры итеп күзенә карап торгач £ ашыкмый гына өстәде.— Килереңне белә идем
Сәетнең бугазына төер килеп тыгылды, тагын базардагы халәте кабат ланды— башына кан йогерде. үз-үзен белештермичә ишек катындагы урын дыкка килеп төште
— Син син ялгышасың' Мин Сәет Сәлим углы—дип пышылдады ул якасын ычкындырырга тырышып Тавышы гыжылдауга охшап чыкзы Тыңлаусыз бармаклары күлмәк сәдәфләрен таба алмый интекте
— Исемеңне алыштырсаң да. кыяфәтеңне алыштыра алмагансың. Санька1 Мин таныдым сине Ә син хәтерлисеңме’
Кара киемле кеше аргык тыныч иде Аның бу тынычлыгы акрынлап Сәеткә дә күчә башлады, бернинди куркыныч янамавын тоемлап, сәүдәгәр үз-үзен кулга алды һәм. ипләп кенә бөтенесен дә ачыкларга дип. күңеленә беркетеп куйды
— Йә. шулай да булсын ди Сузмыйк Сиңа миннән ни кирәк’—диде ул битараф күренергә тырышып
— Берни дә кирәкми. Санька—диде кара киемле—Ни әчеп үзеңне танытмаска тырышуыңның сәбәбең белмим нишләп исемеңне- җисемеңне алыштыргансыңдыр — анысы да мина мәгълүм түгел Гөнаһыңа кермим Теләмисең икән, сөйләмә
Урыс сәүдәгәре сөйләвеннән туктап калды һәм кулларын артка куеп, ишекле гүрле йөренергә тотынды Аның дагалы итекләре шыгырдый авыр гәүдәсеннән идән сайгаклары сыгылып-сыгылып кала иде
— Әйе. миңа синнән берни дә кирәкми —дин кабатлады ул Сәег янына ук килеп—Әмма әтиеңә биргән сүзем бар. васыятен үтәми калган гомер буе күңелемдә гөнаһ ташы йөртәсем юк
Сәег aiii.ni күкрәгенә ишелеп төшкән куе кара сакалына, ток баскан зур битенә, яшькелт күзләренә күтәрелеп карады һәм кинәт эчендә еллар буе хәтерен бәйләп тоткан ниндидер җеп шартлап өзелгәндәй булды
— Син син Иван дәдәй түгелме соң’—дип пышылдады ул үт үзен бе . дештермичә Бите чин кәгазедәй агарып калды, бармаклары дерелди башлады
Кара киемленең исә битеңдә бер тоге дә селкенмәде ул Сәетнең күзләренә текәлгән һәм морнан унҗиде ел элек Идел дулкыннары кочагын да югалган серне белергә теләгәндәй, бәгыренә үтәрдәй булып бораулый иде
Авыр тынлыкны күгәрә алмады Сәет, күзләрен читкә күчерде карашы бүлмә эчендәге җиһазлардан түшәм, тәрәзә буйларыннан йөгереп узды Мие котырынып эшли башлады Очраклы рәвештә генә аның кемлеген, пин ди юлда йөргәнлеген вөҗүде шапшаклыгын белгән, сизенгән иде Бу кеше теләсә нинди мәкерне дә калтыранмыйча эшли алачак иде .Әгәр ишеккә ташлансам.—дигән уй чагылып үтте Ләкин кара киемленең бер кулы би лендәге хәнҗәреңә таянган, ул тын да алмый Сәетнең пи әнгерен көтеп го
ра Сәет уеннан кире кайтырга мәҗбүр булды Коч ягыннан ана би- решмәслсген белсә дә. мәсьәләне ничек тә тыныч хәл итәргә кирәк, серле тамга иясенең базар башбаштаклыгында катнашырга хакы юк Чигенер юл юк иде Бөтен кәрван сарай кара киемле урыс кешеләре белән мыжлап тора Моннан чыгып китә алса да. караңгы борылышларның берсендә аркасына пычак килеп кадалмаячагын беркем дә әйтә алмый Үзенең хәле белән килешергә мәҗбүр Сәет, ашыкмыйча гына әңгәмәне дәвам иттерергә булды. ■ Инде буласы булган, кайчан да бер кылган җинаятең өчен җавап бирергә дә кирәктер Хәер, җинаятьме соң ул51 Котылгысыз бер яшьлек шаяруы гына түгел идеме3 Иван сәүдәгәрнең үз өстендә тагын да пычраграк җинаятьләр бар түгелме5* Уйларының очына чыга алмады «һәр әдәм баласы үзе өчен үзе җавап бирергә тиеш Иваннан да сорарлар әле ул әҗерне...»
— Мин китергән зыянымны уны белән каплый алам Бәхилләтермен Дөнья булгач, төрле хәлләр була тора. Тау белән тау гына очрашмый Әдәми зат юллары исә бер аллага гына мәгълүм.—диде ул ниһаять, сабырлыгын. батырлыгын җыеп
Кара киемле җиңел сулап куйды
— Таныдың1 Миһербаның бетмәгән икән әле,—диде ул читкәрәк китеп— Әйдә, түрдән уз Бабайлар әйтмешли, аяк өстендә хакыйкатьне ачыклап булмый— Канәгать кыяфәт белән кулларын угалагач, тагын өстәп куйды—Мин синнән акча юллап килмәдем Түләргә теләсәң, гаебеңне йолар өчен башка юллар да бар Сөйләшербез
Сәет өстәл янына күчеп утырды Кара киемле кемнедер котә идеме, әллә кемнән дә булса шикләнә идеме — ишек янында колак салып тыңланып торгач кына, аның каршында урын алды
— Әйе. мин синнән акча юллап килмәдем.—дип кабатлады ул тагын бер мәртәбә—Үткән эшкә салават. Шулай бит. Әтиең мәрхүмнең теләге шундый иде
— Ә ул кайчан ничек? —Сәетнең күзләренә яшь тыгылды, әмма үзенең халәтен Иван сәүдәгәргә сиздерәсе килми, бөтен түземен җыеп, бәгыреннән күтәрелеп килүче ачы дулкынны тыярга тырыша, тышына чыгармый иде
— Анысын да ишетерсең Иң элек атаң васыятен үтим Үлгәндә дә синең Иделгә oaiybina ышанмады ул һаман когте, кешеләргә белдерми генә, аһ-зарсыз, кан яшьсез генә елады Көтте Әйе. синең үлемеңә ышанмады, нидер сизенеп яшәде Васыяте дә шул кайда да булса, кайчан да булса юлларыгыз очрашса төнчегемә, улыма. Санькага ярдәм ит. туры юлга чыгар, мәрхәмәтеңнән ташлама, диде Алдангандыр ул. күзен ач. диде.— Иван сәүдәгәр авыр сулап куйды, бу хатирәләрдә казыну аның үзенә дә җиңел түгел идеме, кулы белән авызын каплап йөткереп куйгач, тагын дәвам итте— Синең монда ничек килеп эләгүең, ничек яшәвең миңа караңгы. Әмма күрәм яхшы ук дәрәҗәле маллы, хәлле кеше булгансың Кыяфәтең дә безнекечә түгел.—диде ул Сәетнең өстендәге Казанча киемнәргә, мөселманча калдырылган сакал-мыегына ишарәләп—Ата-баба юлыннан читкә тайпылгансың Әмма аларда минем эшем юк Аларын үзегез хәл итәрсез
■ Кем белән хәл итәрбез Кем ул тагын?»—дип сорамакчы булган Сәетне күз карашы белән генә туктатты һәм иелә төшеп, як ягына карангалап. пышылдарга кереште
— Сер сыйдырыр кешеме син? Бу сүзләрнең моннан беркая да чыкмаячагына ант итәсеңме3 Артыгын сорашмаячаксыңмы? Ант ит' Итәсеңме3
Иван сәүдәгәрнең серне акрынлап-акрынлап кына, җанын суыргандай Iазаплап, әйтеп бетермичә чыгаруыннан үртәлгән Сәет пи эшләргә белми иде Әтисе, туганнары, әнисе хакында ишетәсе килү, моннан унҗиде ел элек өзеп ташланган җепне ничек тә булса ялгап карау теләге аның ихтыярын сындыра иде
— Ант. ант ант.—дип кабатлады ул үзе өчен әле һаман сер булып калган кара киемленең сүзләреннән сихерләнгәндәй.
— Алайсаң, тыңла' Кыяфәтең үзгәрсә дә. тәнеңдә безнең кан —урыс каны агадыр Онытма! Кем булсаң да. киңәшемне тот Казанга олы афәт
яный Үзен генә китәсеңме, балаларыңны, хатыныңны аласыңмы — анысы синең эш. Әмма исән калыйм дисәң, якты дөньяда яшим дисәң, сузма, кит Мәскәү иленә кайтасыңмы башка берәр якка чыгып югаласыңмы — әйтә алмыйм Бер нәрсәне төгәл беләм. Казан остенә моңарчы булмаганча афәт килә, кан яшь килә Шәһәрегезнең ташын ташка агачын агачка актарып ташларлык коч килә Күк йөзен канлы болыт каплар Исәпне өзәр чак җитте Башкасын әйтә алмыйм сорама да. төпченмә дә Телем йозакта Хы- 3 янәткә кереп жапымны пычратасым килми
Кара киемле изүеннән көмеш тәре чыгарды, аны үбеп чукынып куйды * һәм үзалдына пышылдады
— Савелий Кузьмичка биргән вәгъдәм үтәлде Җаным тынычланды Йа § ходаем, үзең сакла дошманнарның күзен капла, күңелемдәге тәшвишне “ алып ташла Үлгәннәр алдындагы бурычымнан азат ит' О мәрхәмәтле Иису- ’ се Христосе <
Сәетнең күңелендәге шом. караңгы уйлар таралмады гына түгел, тагып о да куерып, каты таш булып бәгыренә ятты, авырттырып йөрәген кыса баш > лады Ант белән телен бәйләп куйган бу әдәмнән башкасын сорашып та. бе- е лешеп тә булмый иде инде Китәргә җыенып урыныннан күтәрелде
— Ө( гемнән авыр йок төште.—диде кара киемле җиңел сулап һәм Сәегнең кисәргә җыенуын аптыраулы карашын күреп янәдән утырырга ишарә ясады
— Ai гына сабыр ит* Хәзер күрерсең1 Мин комачауламыйм —һәм каударланып үзеннән һич кителмәгән җитезлек белән чыгып та китте
Шактый озак утырды Сәет Төсле пыяла аша бүлмәгә кичке эңгер керде, ерактан дөяләр бакыруы, базардан кайтучыларның чыр-чу килеп сөйләшүе бер-берсенә кычкырып эндәшүләре ишетелде «Әллә ташлап китәргәме?»— дип укталса да. серле җепләр белән бәйләнгән ант сүзе белән үзен шушы әдәмгә беркетеп куйганлыктан, бер карарга да килә алмады, бер ноктага текәлеп утыруын белде «Тагын ниләр булыр’ Язмыш аңа тагын ни нди сынаулар әзерли’ Иван сәүдәгәрнең сүзләре чынмы’ Чын булса, миңа нишләр! ә’ ■>
Шартлап ишек ачылды Сискәнеп башын күтәргән Сәет ишек катындагы кешене күреп, кычкырып җибәрүен сизми дә калды
— Васька* Сипме бу
— Санька! Брат ibi мой непутевый
Берничә мнIIелдән бер берсенә бер тамчы судай охшаш, баһадир гәүдәле бу кешеләр үз үзләрен белештермичә кочаклашалар, аркаларына шап-шоп бәрешәләр иде
— Чынлап та (.ипме соң бу. Санька Санек’
— Мин булмый кем булсын. Василий Ә бу синме соң’1
Васька бераз читкәрәк китеп карап тора да тагын Сәетне кочагына ала гукгаусьн (өйләнә
— Их Санька. Санька' Багып үлгән кеше идең бит Ә син'
Туганнар сөешеп туймастай булып, күзләре талганчы бер берсенә кара ШЫП тордылар Ниһаять. Васька күрешү хисләреннән беренче булып айныды булса кирәк, бармагын шартла 1ын куйды
— Нигә болан шаккатышып торабыз соң әле! Таң атканчы юн безне ке Әй. йомышчы'
Ул ишеккә тибеп җибәрде һәм караңгылыкка кычкырды
— Йомышчы! Кадалып киттеңме әллә* Кайда йөрисең’
Кесәсеннән чакма 4i.napi.in оч япьле бакыр шәмдәлгә ут элдерде һәм тиз арада хезмәтчеләрдән кемнең дә булса керүенә тәкате бетеп, бәрелә сугыла чыгын га китте Бераздан аның балкыган йөзе күренде
Өстәлгә ак керәчтән эшләнгән савытлар белән төрле тәм том кереп утырды олы җамаяк!агы пешкән иттән борыннарны кытыклап хуш ис таралды Василийның бер бармак шартлатуыннан ни әйтергә теләвен аңлаган йомышчы малай нечкә борынлы озынча балчык кувшиннар кертеп утыртты
Ширбәт, кымыз, ачы баллан гайре эчемлек татып карамаган ислам ка нунниры кушканча яшәргә гадәтләнгән Сәет ул савытларда шәраб ките
релгәнлеген бик яхшы белә иде Кәрван сарайда Румнан, Урыс иленнән. Әрмәнстаниан килүчеләр очен шәраб та тотылуы беркемнән дә сер түгел Һәркемнең үз йоласы Казанлылар чит-ятларның гореф-гадәтенә тыкшынмый Әмма эчәсе, үзен исерткеч белән ярсытасы килми иде Сәетнең. Шулай да каршы төшүне яхшысынмады. Уналты ел бер болыннарда аунап, бер чишмә суын эчеп, бер ятакта тәгәрәп үскән газиз туганының бер генә теләгенә дә каршы килә алмый иде ул
Өстәл янына утырыштылар Василий касәләргә нечкә кувшиннан эчемлек койды Туганнарның берсе почмакка борылып чукынып алды, икенчесе авыз эченнән генә «Бисмиллаһ ир-рахман-ир-рахим».—дип пышылдады Аның нидер укынганын күреп. Васяның күзләре сәер ялтырап алды, тик ул аны сиздермәде, энесен хуплагандай баш селкеп, эчемлекне авызына койды Сәетнең сынатасы килми иде ул да абыйсының хәрәкәтен кабатлады Бераздан тәне җылынып китте, башы әйләнеп киткәндәй сәер җиңеллек гәүдәсен торен алды Ничә еллар күрешмәгәненә. кош теле хәтле генә хәбәр җибәреп карт атасын анасын, туганнарын тынычландыра алмавына үкенү хисе каядыр очты, рәхәт булып, күңелле булып калды «Ә исеңдәме5 Хәтерлисеңме5 >—дип бер-берссн бүлдерә-бүлдерә истәлекләр дөньясына чумдылар.
Таш диварларда шәм яктысы уйный Кондезге-мәшәкатьтән, шау-шудан соң кәрван сарай төнге тынлыкка чумган Ә ике туганның күзенә йокы керми Сөйләшәсе сүзләр исәпсез, аңлашасы, озак еллар каңгырап яшәгәннән соң янадан туганлашасы бар
Балчык кувшиннардагы шәраб кимегән саен, Василийның күзләре ныграк елтырый сүзләре кими Менә ул ит кисәргә дип алган пычагына карап уйга чумды һәм каш астыннан Сәеткә текәлде Карашы авыр, томанлы иде Кинәт ул бөтен ачуын чьи арырга теләгәндәй кизәнеп, пычакны өстәлгә ка Дады
Чыңлап калган пычак йөзендә ут шәүләләре биеште
— Син синең аркада китте батя якты дөньядан Югалуыңны күтәрә алмады.—диде ул ыңгырашып —Соңгы сулышынача сине көтте Ышанмады ул синең үлгәнеңә Хыянәтеңә ышаймады...
Сәетнең тыны кысылды
— Хыянәт?* Нинди хыянәт? Кемгә? Авызыңны үлчәп ач. туганкаем* Кайда утырганыңны онытма*—Эчемлектән каны уйный башлаган Сәет көне буе күңелендә җыелып килгән шом ачу. үртәлү, әрнүне бер тында чыгарды да салды — Кемгә хыянәт5 Синамы5 Батягамы? Кемгә зарар салганым бар?*
Аның олы йодрыгы дыңк итеп өстәлгә килен гоште Мөлдерәмә тулы касәләр сикереште чайпалып түгелгән куе кызыл шәраб өстәл кырыеннан, кан тамчыларын хәтерләтеп, идәнгә тама башлады .
Бүлмәдә үле тынлык урнашты Хәтта тамчыларның иләшә төшеп бәрелүенә хәтле аермачык булып ишетелә башлады.
— Тып-тып-гып.
Тынлыкны өлкән туган бүлде Аның алара башлаган күзләренә яңадан элеккеге нур кайт гы энесенең каты сүзе, өстәл тактасын сындырырлык итеп китереп сугуы бердән айнытып җибәрде Тыныч, әмма бәгыренә үткәрергә теләгәндәй катылык белән, һәр сүзен теш арасыннан чыгарып әйтеп куйды
— Син -безнең белән китәсең. Юкса
— Нәрсә юкса5 Куркытасыңмы?—Сәет кычкыруга күчкәнен сизми дә калды—Кая китим5 Ник китәргә тиеш ди мин5 Оям монда, хатыным, бала ларым монда Мин —Казан кешесе Казан җире минем очен газиз туфрак, газиз ил -йорт
— Ә Углич? Ул синең очен читме5 Анаң сөтен имгән йорт хәзер ят булдымы? Оятыңа көч килер
— Мин алай димәдем Каршы кунма’
— Ә мин каршы куям Мин куймасам. аны тормыш үзе куя—дип ярсыды Василий—Акылыңа кил! Әле күптән түгел генә кочаклашып үбешкән араларыннан җил дә үтмәслек тоелган туганнарны алыштырып куйдылар диярсең берсен-берсе 26
26
бүлдерә-бүлдерә бәхәсләшергә тотындылар, битләре кызарып чыкты күзләрен кан басты
— һәрнәрсәнең киресе бар.—дип кычкырды абый кеше пычагына тотынып — Мыегыңа чорна Моңарчы кермәгән икән, хәзер миеңә сеңсен Ут ка — су. көнгә — төн. җиргә — күк. Урыс дигәч—татар бар. татар барда хәтәр бар. £
— Көн төнгә комачауламый, җир белән күк аерылгысыз 3
— Ә ут суга комачауламыймы5 Алар да аерылгысызмы5
— Таяк белән бармакны чагыштырма Утсыз йә сусыз яшәп кара1 Кан « сысы кирәгрәк5 Үзең дә әйтә алмыйсың ич.—дип каршы төште Сәет
Аның «Мин Казанда яшәгәннән ни була? Табышканбыз икән инде ? бергә-бергә аралашып яшик ярдәмләшик Казанда минем сүзем үтсә Углич- = та синеке Ачуланышмыйк Безгә ни җитми5»—диясе килә Әмма Василий ~ ның менә-менә күкерттәй кабынып китәргә әзерлеген күрү, ярсып пычагына < ябышуы зиһенен чуалта, теленә ачулы сүзләр килә дә керә и
— Татар белән бүлешмәгән нәрсәң бар? Нигә Казанга каныгасың? > Җипе сиңа! ё
— Юк инде Җитмәде Аңлатып бир миңа урыска туган булгач, нигә унҗиде ел буе качып яшәдең5 КемнӘн курыктың5 Газиз атаңа, күкрәк сотен имезеп үстергән анаңа хәбәр бирмәслек дәрәҗәдә нәрсәдән өректең? Әллә өркеттеләрме5
Василийның соңгы сүзләре Сәетне телсез калдырды Ул мондый җавап ка. мондый борылышка әзер түгел иде Асыл сәбәпләрен аңлату өчен көннәр генә түгел, бәлки айлар да җитмәс Каны уйнаган үгездәй өстенә ташланырга әзер туганына ни әйтергә? Дөньяда туганлык хисеннән дә көчлерәк башка бер хисләр барлыгын ничек төшендерергә? Әллә үзе дә ялгышканмы?! Бер йөрәккә ата ана мәхәббәте белән янәшә башка мәхәббәт тә. тугрылык та сыймас идемени5 Кызган башында кайнаган уйларының берсенә дә җавап таба алмады ХЛер ул элек тә бу турыда баш вата әмма очына чыга алмый кул селтәргә мәҗбүр була иде Ул үзен хыянәт иткән дип санамый, әмма бик үк туры юлда булмаганлыгын да белә Дөрес мал белән акча белән, кемнеңдер мөлкәте белән эш иткәндә гадел куллы туры сүзле булды, хәрамга бармады Кайда юлдан язды соң ул. кайда ялгышты? Әллә соң болар берсе дә ялгыш түгел, ә Василий үзе ялгышамы5 Тәмам чуалып беткән Сәет эчендәге утка чыдый алмый ыңгырашып куюын сизми дә кал ды. тешләрен кысып, килешергә теләгәнен белдерде
— Сөйләшмик бу турыда Вася Җитәр! Бүлешмик инде Әйдә касәләрне тутыр да Газиз әткәбезне искә алыйк
Василий күтәрелеп бәрелде.
— Әһә. хәзер исеңә төштеме5
Ул сикереп горып хөҗрә буйлап, урап килде дә Сәетнең күзләренә текәлде, аңлатырга төшендерергә теләп сөйли башлады
— Менә бүлешмәгән нәрсәң бар дисең Ә син уйла, наданлыгыңа бар ма Күзеңне ач' Үҗәтлек яхшылыкка илтми Мин ханнар кенәзләр тормы тына кагышмыйм, шулай да беләм Татар ханы Олуг Мохәммәг Мәскәүне таламадымы5 Тагын Устюг каласын Мурөмны Владимирны кем басты5 Ка занлылар Тагын саныйммы? Җиттеме51
— Санама1 Мин дә синнән ким белмим Тиеш ясакларын түләсәләр, басмаслар иде Без дә казандылар да саный алабыз Теләсәң мин ераграк тан да башлый алам Аннан алдарак кына бер сәбәпсез Болгарны Казанны Җүкәтауны. Кирмәнчекне кем харап итте? Илһам ханны аның анасы Суфи яны кем әсирлектә черетте5 Шул ук елны Казанга тагын кем җәфа алып килде, халкын канга батырды5 Урысның ун явына татар бер тапкыр җавап биреп килмәдеме5 Бер булды, берәгәйле булды Сүз юк Син үзең йә ни зы ян күрдең казанлылардан? Йә. әйт Әле хәзер дә Казан пайтәхетендә кунак булып утырасың түгелме5
__ Җитте!.—Василий ярсып, өстәл сугып кычкырып җибәрде—Үзеңне • Без —казандылар» дип сөйлисең икән Сатылуың җиткән Тагар белән ка берең якын булмасын' Мин сиңа туган түгел Урыс татарга туган булмый
— Ашыкма! Кенәзегез Иоанн Васильевичның әнкәсе Елена үзе дә татар нәселеннән дип сөйлиләр Глннскийларның Мамайлардан чыкканын гына беләсеңдер Шул сөйрәлчекнең көчеге
Василий әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Сәетнең бугазына ябышты.
— Патша хәзрәтләренә тел тигертмәм
Сәет торып басты, бөтен гәүдәсе белән киерелеп селтәнде Мондый елгырлык көтмәгән абзасы лапылдап хөҗрә почмагына барып төште.
— Үтерәм. кабәхәт! Сатлык..
Пәһлевандай кочле ике олы гәүдә идәндә бәргәләнә башлады. Алар тәгәрәп китәләр, бер-берсенең остенә чыгарга тырышып, таяныр урын эзлиләр Әмма шәраб аккан идән шома, аяк-куллары тасп-таеп китә иде Кочләре бер чамадарак булгангамы, берсе дә җиңә алмый озак тартыштылар Менә Василийның аягы диварга килеп терәлде Ул бер селтәнү белән гәүдәсен өскә ыргытып, чалкан төшкән Сәеткә менеп атланды, шәрабка маныл! ан кулы белән билендәге хәнҗәрне суырып чыгарды.
Сәетнең бугазына ялтыран торган очлы тимер килеп терәлде Аз гына каршылык күрсәтсә дә. хәнҗәрнең муенына килеп керәчәген аңлап, ул хәрәкәтсез калды Абзасы гыж-гыж мышнады, аның кан баскан күзләреннән шәфкать. кызгану көтәрлек түгел иде. Менә очлы тимер кысканнан-кыса, авырттырып тәнгә керә бара Бөтен дөнья кинәттән тарайды, күк йөзе, җир- сулар. елгалар-күлләр. Казан каласы. Углич, ерактагы Мәскәү — барысы да тузан бөртегедәй кечерәеп, шушы хәнҗәр очына сыеп бетте сыман.
— Иә. әйт кем сөйрәлчек? Кем көчек? Күпмегә сса тыл-ды-ы-ың?..
Борынына абзасының авызыннан шәраб, сарымсак исе килеп бәрелде, аны укшытып җибәрде Гәүдәсе таш булып катты, ул телен әйләндереп бер сүз әйтә алмаячагын, ялынмаячагын, ялвармаячагын да белә -'Мәхәббәтем хыянәт дип санала икән, яшәвемнең кемгә кирәге бар?» Баш сөяген тишеп чыккандай авырттырып шундый уй чагылып узды Икенче мизгелдә Гөлйөземне, улы Җәгъфәрне кызы Галияне күз алдына китерде тешләрен кысып • уф* ■ дип куюын сизми дә калды Алар хакына яшәргә, өстә албастыдай баскан Васяны селтәп атарлык көч табарга кирәк иде Кирәк иде!
Кинәт бүлмә ишеге ачылды, бер-берсенең күзенә керердәй булып береккән ике гәүдә янына озын кара шәүлә сикерде Очкан шәпкә ул Василийның кулына тибеп җибәрде, пычак атылып китте һәм ике бертуганны айнытып, түр башындагы тәрәзә пыяласың челпәрәмә китерде Шул ук мизгелдә кочле куллар Василийны идәннән суырып торгызды.
— Нәрсә бүлешә алмадыгыз? Шушылай аңлашырга идемени?—диде ул ачу белән.—Сагынуыгыз шундыймыни?!
Василийны бцр якка этеп, ул кулын Сәеткә сузды
— Тор1 Туган кулыннан үлүдән дә яман нәрсә юк Аллам сакласын!..
Кулларының, гәүдәсенең калтыравын басарга, җанында кайнаган ачуны сүндерер!ә тырышкан Сәет еш-сш сулый-сулый аның кулын читкә этте һәм идәннән күтәрелде Каршысында Иван сәүдәгәр басып тора иде.
Коткаручы аларга күтәрелеп тә карамыйча өстәл янына килде, кувшинның авызыннан берничә йотым ясагач, туганнарны табын янына чакырды.
- — Иә. җитте сезгә, көзге әтәчләр Бүлешәсе малыгыз юк Туганлашу хакына берне җибәрәсез дә Аннан күземә күренмәгез!
Василии белән Сәет бер берсенең күзләренә карамаска тырышып, кулларына көчләп томырылган касәләрне чәкештерми генә эчеп куйдылар Василийның куллары калтырый иде кызыл шәраб сакалы буйлап агып төште. Кинәт ул савытын кизәнеп идәнгә бәрде һәм илереп Сәетнең күкрәгенә ташланды, кочаклан үбәргә кереште.
— Кичер туганым1 Шайтан бутады Энем кадәр энемне үз кулым белән һәлак итә яздым Ки-че-е-ер!
Әле генә җан ачуы белән изәргә, сытарга, юк итәргә теләгән абзасының халәте Сәеткә дә күчте шикелле, күңеле йомшады Иреннәре исә:
— Без бит бер каннан Без бит туганнар.—дип кабатлый иде
Сәетне озатырга Иван үзе чыкты Кәрван сарай капкасы янында туктап, як-ягына карангач, иелеп колагына пышылдады:
— Монда күргәннәреңне оныт1 Бу юлы түләү башкача булыр Колагыңа киртлә, келәтендәге бар малны чыгарып салсаң салырсың, без әйткәнне эшләрсең Дары, корал барысы да синең кулга күчә барсын! Ал. яшер’ ^кчанны кыланма Урыс патшасы игелек күрсәткәннәргә мәрхәмәтле Ка занныН дары базлары кайда белеш, барысын да хәтереңә сеңдер о Гаскәрләре күпме’ Кайдан ярдәм килү ихтималы бар Озакламый болар и безгә кирәк булачак Ә инде ханның якыннарына ясавылларга серне £ тишсән синең белән менә бу сөйләшер.—Иванның кулында үткен хәнҗәр ’ күренде—Үзең булмасан. углыңнын йөрәгенә кадалыр Күрдек Кем икәнен * беләбез. Табарбыз1 *
Чыкканнан бирле иренен кысып килгән Сәетнең тез буыннары калтырап е китте Башында меп горле уй бәргәләнде «Менә куркыныч кайдан яный ® икән Шигем дөрес булган *•
Аның дәшмәвен Иван ризалык билгесе дип кабул итте булса кирәк, ар касыннан какты и
— Бар' Без әле очрашырбыз Ә абыеңа үпкәләмә Дуамал, каннар бул- £ са да. әйбәт, тугрылыклы кеше е
Төнге урамда анын аяк тавышлары гына яңгырап калды
Башта Казаннан китәргә кыстаган, дус булып әтисе васыятен үтәргә килгән киң күңелле изге булып күренгән, соңыннан иң кадерлесенә — улына үлем белән янап, хыянәткә этәрүче кеше Сәетне бөтенләй сәсрсендердс Авыр уйларына бирелеп акрын гына атлый бирде Кинәт зиһене ачылып кит ге Иван — сәүдәгәр түгел Әтисе белән йөргән чакларда да янчык тулы ал гыны-комеше булин бу кеше базар тирәсендә артык чуалмый иде Димәк элек тә ниндидер яшереп йомышы үзе генә белгән эше булган Кем улэ Бу соравына җавап таба алмаса да. Василий белән күрешкән-сойләшкәндә аның кайдандыр тыңлап ишетеп торуын аңлады Шулай Гзулмаса иң хәтәр мизгелдә килеп керер идеме” Сәет үлде ни дә. үлмәде ни — аңа барыбер түгел идемени? Ә Сәет аңа кирәк булган хәзер дә кирәк Ул ниндидер мәкерле теләкләрен тормышка ашыруда аңа омет баглый ярдәм итәр дип ышана
Баштан ук үченә мөрәҗәгать итмәвенең сәбәбе дә аңлашылды Сәеткә Вася җиткерер дип өметләнгән Абыйсы ул көткәнчә салкын кар белән, ту Iаңнарча сөйләшәсе урында дуамалланып пычакка ябышты, ботсн эшне ха pan игеп ташлый язды Менә шунда инде Иванның үзенә катнашудан башка чара калугаңдыр Ни кайнар Вася, ул килеп керүгә, чүпрәккә әйләнде дә калды Юкка түгел бу1 Иван сәүдәгәр артында ниндидер үтә дә көчле мәкерле, максатына ирешү юлында бернинди җирәнгеч үтерүдән дә курык мы>< юрган дәһшәтле көчләр юра
Сәетнең аркасы чымырдап кипе Кара киемленең фикер сөрешенә төшенү бер яктан сөендерсә саклану чаралары күрү мөмкинлеген ачса икенче яктан шомландыра куркыта, канын катыра иде .Мондый кеше бернәрсә алдында да тукталып калмас Бертуганнар арасында үч. мәкер ялкыны дөрләтә алын әдәм һичшиксез азау ярган җаһиллардан Бер гөнаһсыз сабын каны коелганда да аның кулы калтырамас, җаны тетрәмәс!»
Бар дошли ы бер кон эчендә аегы өскә кшнән Сәет кайтып җигүен сиз ми дә калды Тыңлаусыз!а әйләнгән бармаклары озак капшанды, ишекне ача алмын интекге Башка вакыгга ул кайтмыйча ябылмаган ишек бу юлы эчтән бикле иде Менә йомшак аяк тавышлары. Гөлйөземнең сакланып кына ждәшкәне ишетелде
— Сәет, синме?
— Мин мин Ач.—диде Сәет ТЛвышы үзенеке түгел иде
Келә шалтырады, шәм яктысында хатынының агарынган йөзе күренде күзләре зур булып ачылды
— Ни булды3 Кемнәр нишләтте сине?—дин пышылдады ул куркынып К\ тыннан шәме гошегг китте Алгы якны куе караңгылык басты
Үг кайгыларына чумган ип белән хатын урамның каршы ягында катып калган сыңар игәүчәне анын һәр сүзләрен йогып баруын күрмиләр, бу ту рыда башларына да кигермиләр иде. әлбәттә ,
— Борчылма Берни дә булмады —Сәет Гөлйөземне тынычландырырга ашыкты—Керик. Эшем күп булды тоткарландым
Гөлйөзем икенче шәм алып чыкты һәм иренен куе кызыл шәрабка буялган киемнәренә, тузгыган кыяфәтенә карап, тораташтай катып калды, иле pen кычкырып җибәрде
— Кан1 Муенында яра Бәгърем, ни булды3
Көне буе үзен тыеп, ачуын, шиген җыеп, тешен кысып түзгән Сәет җикереп куюын сизми дә калды
— Җитте диләр сиңа! Әйттем бит. соңыннан соңыннан!
Унҗиде ел бер тән. бер җан булып яшәгән бербөтен икегә бүленде, араларына беренче тапкыр кара күләгә ятты
Тон Бизәкле келәмнәр, укалы шәмаилләр белән бизәлгән, идәненә болгар паласлары җәелгән зиннәтле бүлмәдә шомлы тынлык Көмеш шәмдәлдәге ялгыз шәм ялкыны намазлык өстендәге ак шәүлә хәрәкәтеннән гирбәлеп-тнрбәлеп куя. диварларда күләгә булып бии
Кеше илаһи затлар белән сөйләшә, үзенә ярлыкау сорый, мәрхәмәтле күк ияләреннән ярдәм көтә
— Йә аллам, кылган гөнаһларымны кичер Кодрәтең илә юктан бар иткән, тәнебезгә җан өргән күзебезне ачкан, җаныбызга иман иңдергәнсең Инде дә рәхмәтеңнән ташлама! Б?нем гөнаһларымда хәләл җефетемнең, газиз углым илә кызымның кәррә катнашы, гаебе юктыр Алар хакына булса да гаебемне кичер Аларны сакла1 Күземне ач' Инде ни кылыйм3 Ике ут арасында калып көлгә әйләнимме? Телләре, диннәре төрле булса да. бер ал- лаһы тәгаләгә табынучы. Гайса пәйгамбәр илә Мохәммәд рәсулуллаһы юлыннан син бөеккә согынучы колларыңның зиһеннәрен ач. җан кыяр коралларын юк ит Җаннарына мәрхәмәт, шәфкать иңдер... Йә. аллам, бәндәләреңә туры юл күрсәт!
Сәҗдәгә китеп бөтен уен-зиһенен туплап, бәгырен телгәләгән ялваруларын күккә иңдерергә тырышты Сәет «Диннәр, табыпу-ышану төрле булса да. аллаһы тәгалә бердер шәриге вә тиңдәше юктыр. Кем белә, бәлки аңа башкача да мөрәҗәгать итеп караргадыр3 ■>
Ул бүлмә буйлап йөренеп килде, намазлыкны төреп, читкә алып куйгач, нишләргә белмәгәндәй, башын тотып бик озак уйланып утырды һәм тәвәккәлләде Яшереп эшләнгән эш башкарган кебек як-ягына каранып алды һәм түр почмакка барып тезләнде, иреннәре ашыгып-ашыгып дога сүзләрен кабатларга кереште
— О боже знаю о тебе, яко милостив еси и праведен; не на лице зриши человеком но и правды сердца их испытуеши Виждь ныне скорбь и беду, и помози нам. рабам твоим, будь нам истинный судья и суди в правду меж братьями, ослепленными враждою и кровью — казанцами и русскими, и обличи вину коегождо Все мы равны пред тобою О боже яко милостив оси праведен
Таи атканчы илаһи затлар белән сөйләште Сәег Күз алдыннан үкенечле дә. сөенечле дә. газаплы да гатлы да булган хатирәләр узды бер тон эчендә ул моңарчы яшәлгән бөтен гомер юлын яңадан узды
Пәри КЫЗЫ
Ул сурәт күземә күренү кәлли. Хәтеремне, һушымны жомла алдн.
КОЛ ГАЛИ -Кыйссан Йосыф-.
Агым уңаена җай гына аккан көймәләр Идел кушылдыгына җитәрәк тизлекләрен акрынайттылар Каршы агым, аларны үткәрергә геләмәгәндәй. үзәнне тутырып дулкынлана әрәмә каплаган ярларга сугылып бәргәләпа иде
— Ишкәкләрне гошерергә-ә-ә!
Көймәченең карлыккан тавышы иртәнге җылы кояшка битләрен куеп изрәгән мосафирларны айнытып җибәрде Капчыклар арасына сыенып йокымсыраган Санька сискәнеп сикереп торды, күзләрен угалады.
— Нәрсә? Әллә ушкуйниклармы5
Егетнең сугышырга әзерләнгән яшь әтәчтәй муенын сузып, кулларын йодрыклап як ягына карануыннан коимәдәгеләр шаркылдап көлештеләр _
— Йоклап калдың Үттек инде.—диде берсе, шаркылдавын тыя алмый 2 ча.
— Син генә булмадың Кирәкләрен бирә идең!—дип көлемсерәде икен * чесе
Юлга чыкканнан бирле Идел юлбасарларыннан, талаучылардан е шикләнеп, бетен саклану чараларын күреп, хәтта кычкырып сөйләшергә баз “ мыйча тын гына барган сәүдәгәрләргә җан керде бер-бсрсен бүлдереп Z сөйләшергә, көлешергә тотындылар Кинәт барысы да тынды ниндидер га * вышсыз боерыкка буйсынгандай, бер якка карап сүзсез калдылар Үз годе- и рендә беренче тапкыр ерак юлга чыккан Санька әле һаман бернәрсә дә > аңламый иде Ул да башкалар борылган якка карады һәм сихерләнгәндәй е күзләрен зур ачын, каршында пәйда булган әкият манзарага текәлде
— Нәрсә бу5—Иреннәре үзенә буйсынмыйча бер үк сүзләрне кабатлар га кереште —Өнемме бу. төшемме? Төш күрә.чме сон әллә?
Каяндыр килеп чыккан шаян җил су өстендә тирбәлгән иртәнге сыек томанны ерткалап тарага барган саен күз алдында!ы күренеш тә үзгәр.» төсләре ачыклана, тынсыз калырга мәҗбүр итә иде. Әнә. томан өстеннән бер-берсен уздырыр! а теләгәндәй, шәмдәй тоз. ярымайлы нечкә, биек мана ралар күккә үрелде, аларпын алтынланган очларында кояш нуры җемелдәде Алар сансыз исәпсез иде Әйтерсең лә алар акрын !ына үсәләр һәм. күктәге ап ак каурый болытларга тоташырга ашыккандай томан эчендә йөзәләр иде
Якынайган саен тылсымлы сурәт зурая, матурлана бара Әнә инде төрле төсләргә буялган йорт түбәләре, ялык йолык килүче ярымтүгәрәк гөмбәзләр пәйда булды Каезланган юан, таза бүрәнәләрдән тезелгән коймалар килеп чыкты, калын, нык капкалар күренде Болар бөтенесе дә Саньканы сихерли үзенә чакыра Гүяки калкулык остенә утырган шәһәр — иксез-чиксез диңгездә йөзүче тылсымлы көймә, ә ул үзе — мәхәббәтен үзенә тиң ярны эзләп баручы пәһлеван Бары тик шушы көймәне куып җигәргә һәм аңа утырырга гына кирәк. Бөтен бөтен хыялларың шунда тормышка ашар, эзләгәнеңне табарсың көчеңне, җегәреңне күрсәтерсең, дан шөһрәткә, мал мөлкәткә ия булырсың
— Тизрәк тизрәк! Алга1 Бәхетле, матур кешеләр яшидер монда
Томнн таралуга, тагын икенче күренеш ачылды Офыкга. күз күреме ераклыктагы урманнар өстендә салават күпере пәйда булды Ул бер очы белән урманнарга таянса, икенче очы белән арпа калган Идел остенә барын тоташты Әйтерсең лә биниһая олы капка аларпын килүен генә көтеп торган да. менә хәзер тылсымлы дөньяга юл ача. керер урын күрсәтә ид»
Башкасын ачык кына хәтерләми Санька Ул үзен сихерләгән күре кештән әле бик озак айный алмады Аның халәтен аңламаган .насы инде күптән дөнья мәшәкатьләренә чумган, үлынын агач сындай кагып калуын үзенчә аңлап, аңа нидер сөйли иде
— Казан каласы шушы булыр Алдарак Кабан күле аннан Болак суы агып чыгар без йөзгәнен Казан суы диярләр Балык исәпсез бу якларда Җаның нинднен тели. Насыйп итсә юлыбыз уңса барысын да күрсәтермен
Шәһәр төбенә килеп җиткәндә генә күк гөмбәзендә салават күпере бал куын Санька яхшыга юрады күктәге илаһи көчләр аңа мәрхәмәт күрсәтә бәхетенең шушы калада икәнлегенә ишарәли дип күңеленә беркетеп куйды Ни генә булса да. бу калада аңа яманлык кылынмас. юраганы юш килер теләгәне тормышка ашар, бәхетен табар
Әтисенең ачуланыбрак әйткәне айнытып җибәрде
— Җигәр1 Баганадай торма Бер генә килмәссең әле Гомерен булса Өйрәнгәнеңне онытмадыңмы? Сынау тотасы көнен
Санька, яна гына күргәндәй, әтисенә, аның шомланып калган җете зәңгәр күзләренә, сакалын аралаштырып кыймылдаган юан бармакларына I карап катты да калды Савелий Кузьмич, берни булмагандай, улы белән та тарча сөйләшеп ята иде
— Мыегына чорнап куй, казандылар белән тора салып эш турында ’ сөйләшмә! Иң элек саулык-сәламәтлекләрен, хәл-әхвәл сораш, дөнья хәлләренә күч, акрынлап кына, ипләп кенә кызыксынганыңа җеп сузарсың Алар кабаланганны сөйми
— Беләм бит инде, мең мәртәбә әйттең,—диде Санька ризасыз гына
Ага белән улның сөйләшүенә колак салып утырган ниндидер сәүдәгәр тәкәллефсез генә аларның сүзен бүлдерде.
— Казандылар белән сөйләшкәндә телеңдә бал. куеныңда таш булсын Монысын нигә әйтмисең. Савелий Кузьмич?!
Юлга чыкканнан бирле беркем белән дә ачылып сөйләшмәгән, үз дөньясына бикләнгән төксе чырайлы, яшькелт күзле бу сәүдәгәрне көймәдәгеләр бик өнәп бетерми иде Бернинди мал төятмәгән, базарга ни максат белән баруы мәгълүм булмаган озын буйлыдан бераз гына шикләнәләр дә булса кирәк һәрхәлдә, аның янында ачылып бетмәгән кебек күренәләр, тел яшерәләр иде.
Әтисе ризасызлыгын бик сиздермичә, башын чайкап, басынкы гына җавап бирде
— Юк инде. Иван Гомерем буе намуслы сәүдәгәр булдым Улымда да икейөзлелек күрәсем килми Казанда да дусларым бар. Мәскәүдә дә. далада да Улымның да шулай булуын телим.
Иван көлемсерәп куйды әмма сүзне дәвам иттермәде Әтисе гүя үзен кемдер бүлдергәнне онытып, ачулы тавыш белән яңадан Санькага карап сөйләргә кереште
— Мең дә бер тапкыр кабатлармын Дөньяда кешеләр белән дус яшим дисәң, аларның гореф-гадәтен ихтирам ит. өйрән, телен бел Йә. әйт әле. базар аксакаллары белән ничек күрешәсе?
Татлы уй-хыялларыннан бүленгәнгә үртәлүе чыгып бетмәгән Санька, яратмаган сабагың кабатлаган бала шикелле, әйтеп куйды.
— Әссәламегаләйкем, базар агалары! Исәнлек-саулыкмы, дөньялар иминме ил-көн тынычмы?
Савелий Кузьминның киң йөзенә канәгатьләнү билгеләре чыкты.
— Аң бул' Без — сәүдә кешеләре. Кайда нинди ызгыш булу безгә кагылмый Без — тыныч юлда Телебез сугыш теле түгел, сату-алу. аңлашу теле.
«Шушы тел дигәне белән үтерә инде», дип уйлап куйды Санька ачусыз гына Әле Угличта чагында ук теңкәсенә тия иде. «Имеш, өйрән, бел. Безгә, малтабарларга, ике оч тел белү фарыз Шуларның беренчесе — татарныкы Угличтан чыгып Иделгә ишкәк салуга, аннан башка бер адым да атлый алмыйсың Бар Казанга, бар Ханкирмәнгә, Әстерханга. Кырымга, чык нугайлар сартлар. кыргызлар ягына, Себергә юл тот — кояш чыгышы ягындагы барча илләрдә шул тел Аны белсәң, далада да. тауларда да урманнарда да җавапсыз калмассьпц Гарәпләр дә. һиндләр дә сүзеңне аңлар, әйткәнеңә ко лак салыр Төрек кавеме күп санлы көчле Сәүдәң уң булсын дисәң, тел өйрән'»
Борынгы купецлар нәселеннән килгән Савелий Кузьмич, дөньяны ишетеп түгел, үзе күреп, йөреп таныган кеше буларак, улларында сату-алу эшенә генә түгел, гыйлем эстәүгә, телләр белүгә дә ихтыяҗ тәрбияләргә тырыша иде
«Картаелды Буыннарда җегәр бетеп килә Инде бу малаемны да үз көнен үзе күрерлек итеп урнаштыра алсам, җаным тынычланыр йде Дөнья лар имин түгел Сату-алу белән, мал алмашып кына яшисе иде дә бит Ха ким затларга барысы да берьюлы кирәк Әйтерсең, җир җитми, һава җитми Тегендә баргач, барыбыз да бер буласы юкса»
Тире җитен һәм киндер сүсе тутырылган капчыкларны Болак буендагы лапасларга урнаштырганчы кояш күк гөмбәзенең уртасыннан үтеп, бату ягы- 32
на авышты Көймәчеләр үз йомышларын юллап һөнәрчеләр мәхәлләсенә китеп бардылар Йокысы злыктан. ерак юлдан шактый арыган Савелий Кузьмич кәрвансарайның җиләс хөҗрәсендә ял итәргә ятты Сихри кала белән тизрәк танышыр!а ашкынган Санька гына мендәргә таянырга ашыкмады Көймәдә ауный ауный пычранып беткән өс-башын салып ташлады чиста күлмәк-чалбар, аякларына әтисе узган ел Ташаяк базарыннан алып кайткан . сәхтиян читек киде, билен чуклы билбау белән буды, чукынырга теләп поч- 3 макга берни дә тапмагач ишеккә карап маңгай тирәсендә тәре сурәте ясап ’ бармакларын уйнатты да җиңел сулап урамга чыгып китте
Монда бөтенесе дә башкача иде Челтәр бизәк тотылган өй кыекларына. ° аклыгы белән күзне камаштырган ташпулатларга, чат саен диярлек күккә е ашкынган печкә манараларга сокланып бик озак йөрде Санька Шәһәр чиста = иде. пөхтә иде Ширбәтчеләр янында сусынын басты, хәлвәчеләрнең татлы н нигъмәтләреннән авыз итте, төрле илләрдән килгән базарчыларның ят ки- * емнәренә аңлаешсыз телләрдә сөйләшүенә аларның күплегенә, төрлелегенә и хәйран калды >
Кәрван сарайга кайтырга чыккач кына шактый нык арыганын сизеп ал е ДЫ Аяк табаннары ут яна. күлмәге аркасына ябышты
— Их. бер чумып чыгарга иде Әнә ич. Кабаны да. Болагы да ымсындырып. чакырып тора
Яшел камышлык арасында көмеш көзгедәй ялтыраучы Кабанга таба егетнең аяклары үзеннән үзе атлады
Шомырт, балан, миләш куакларын, талларны аралап су буена үтте дә ашыгып кабаланып киемнәрен салып ташлады төбендә чуерташлар аерма чык күренеп торган үтә күренмәле чиста суга сикерде
— А а ай ай ай'
Күл өстендә аның рәхәт сискәнүле авазы гына яңгырап калды
Үзе үзен белештермичә тирәнгә чумган Санька ничек атылып чыкканын да сизми калды Күл боз кебек салкын иде Хәтта аннан тибеп чыккан чишмә суларының уйнаклавына хәтле тойган кебек булды Әмма ни гаҗәп күз ачып йомган арада су аны сафландырып га өлгерле, арыган талганлыгын. әйтерсең, кул белән алып ташладылар Атна буе көймәдә хәрәкәтсез лектәи ялыккан яшь. көчле тәннең уйныйсы колач салып йөзәсе килә баш лады.
Коенып арыгач, яр буена чыкты да яшел чирәм өстенә сузылды Ару талчыгу барыбер үзенекен итте башын беләкләренә куюга, күзләре йомыл ды Шулай күпме вакыт уз<айдыр янәшәдә генә чырык-чырык көлешкән та вышлардан сискәнеп уянып китте Кул аякларын тирә якка ташлап чалкан яткан Санька сикереп торды Янәшәдәге куак артында гына бер торкем шәрә кызлар уйный тик Ялт итеп яңадан җиргә сеңде Шәһвәте кузгалды Үзенең дә анадан тума иканлегс«исенә төнне Оятыннан җир тишегенә.ке pen китәрдәй булса да. ул таллар арасында чәчелеп калган киемнәре янына бара алмый иде инде Җитмәсә. ул чишенгән куак төбендә генә эссе җәй булуга карамастан, башына очлы бүрек кигән, кулына озын таяк тоткан бер карчык утыра Әйтерсең каз бәбкәләрен тилгәннән саклый
Санька күрәчәгенә кул селтәде Кызларның беркемнән, бернәрсәдән шикләнмичә табигый кыланулары моңарчы татылмаган рәхәт соклану туды ра. татлы ләззәт йөрәген сулкылдата иле Тезләрен кочаклап утырды да дөньясын онытты Кызлар яшь. берсеннән берсе чибәр Аларның сыгылмалы ап ак сыннары, аркаларына япма булып сузылган куе озын чәчләре, талгын хәрәкәтләре сихерләде егетне Бу мизгелләрдә ул кайда нишләп утыруын да. хәтта үзенең кемлеген дә оныткан иде Иреннәре дога укыгандай тавыш сыз гына кыймылдады
— Йа тәңрем' Нинди илаһи затлар болар’ Күктән төшкән фәрештәләрме әллә’ Жир кызларының мондый гүзәлләре дә буламы икәнни?'
Кызларның буй сыннарында бер генә кимчелек тә камил булмаган бер генә сызык та юк иде -Юк юк' Болар илаһи зат Менә кара япмалары з. «к y-N»u
33
ачылыр, тәннәре шикелле үк ак канатлар үсеп чыгар, бер талпыну белән күккә ашарлар»
Каты итеп үзенең ботын чеметеп карады, шулкадәр каты чеметте ки хәтта суелып кан чыкты Авыртуны сизмәде. Юк* Бу ниндидер тылсым, аңлаешсыз сихри халәт иде
Баштарак аларны тоташ бер төркем итеп күргән егет күзләре ияләшкән саен, һәрберсенең йөз чалымнарын, гәүдә сыгылышларын, хәрәкәтләрен аера башлады Кызлар шаян, колешә-көлешә күлгә чумалар да. бер берсенә су чәчрәтеп уйныйлар Күл өстендә аларның чыр-чу килүе генә яңгырап тора Әйтерсең лә күл аларны боздай салкынлык түгел, яңа сауган сөт җылылыгы белән кочагына ала Мондагы суның кешегә коч. дәрт остәү хасиятен сизеп өлгерсә дә. кызларның түземлегенә, чыдамлыгына хәйран калды Санька.
Ниһаять, озаклап чупырдашкан кызлар берзаман күшегеп ярга сибелде Кук йөзендәге бүрек хәтле генә болыт кояшны каплауга, арадан берсе так макларга кереште
Асыл кояш, кил бире.
Кил бире, китмә кире'
Кошлар да кета сине..
Кызлар түгәрәкләп бастылар да. бер-берсенең кулларына чәбәкләп бәрә-бәрә көйләп такмакка кушылдылар
Уйнап йөри кызылтүш.
Юлга чыккан сыерчык.
- Бар да чакра: кояш, чык*
Гүя. шушы такмакны гына көтеп торган, бүректәй болыт колакчыннарың җыеп күз алдында кечерәйде дә. түгәрәк тәлинкәгә әйләнеп, бер якка тәгәрәде Алан алтын нурга күмелде. Табигать балалары кул чаптылар, рәхәтләнеп көлештеләр
— Ягез. кызлар, кнтнк инде, кич җитә.—дип аваз салды берсе.
Аңа икенчесе җыр белән җавап бирде:
Ак киндерләр шома була
Т упылдатып тукмасаң
Есетлар да яратмыйлар
Ирта ятып йокласаң
Җырлап бетерүгә, үзе үк шаянланып кычкырып та җибәрде:
— Кемдер егетләр кочагына керергә ашыга Сабырсызлар үпкәләмәсен Кайтабыз, кайтабыз!
Аның тавышы уенчак, яңгыравык иде. ягымлы иде Әйтерсең лә кемдер көмеш кыңгыраулыкка кагылып узды. Аның чыңнары Саш.каның колагында бик озак яңгырап торды әле
— И Гөлйозем. син һаман шулай ашыгасың инде.—диеште кызлар үпкәләгән сыман
— Кайтырбыз әле
Әмма Гөлйөзем дигәннәре, баш-башларына кызыллы-яшелле шакмак бизәкләр төшерелгән ак тастымал алып биленә кадәр төшеп торган чәчләрен корыта башлаган иде инде Ул җавап кайтарып тормады, комеш тәңкәләр тезелгән чулпыларын толымнарына кушып, өчәрләп үрергә кереште.
Талчыбыктай зифа, бөтен буй-сыныннан нур балкыган бу кыз башкалардан шаянлыгы белән дә. хәрәкәтләренең талгын йомшаклыгы белән дә аерылып тора иде Әнә тавышы да нинди матур икән! Санымның күзенә бүтән кызлар күренмәс булды Шушы Гөлйөзем дигәннәре сокландыргыч бер сурәт булып күңеленә керә, һәр хәрәкәте килешле, тансык иде аның Үз-үзен белештермичә ыңгырашкандай «аһ1» дип куюын сизми дә калды.
Хава хәлендә калган табигать балалары Адәм рәвешендәге бу егетнең монда качып утырганлыгын белсәләр, кызык өчен генә булса да аны хур игү җаен табарлар иде Чая кызлар нишләргә кирәген белерләр иде Бәхетенә. киемнәрен барлау белән мәшгуль кызлар аның аһ органын ишетмәделәр Санька телен тешләде, гәүдәсе тораташ булып катты Шушы хәлдә булса да аның кызларны җибәрәсе килми, мәңге-мәңге шулай карап, сокланып утырырга әзер иде
Куак артындагы ачыклык бушап, тынып калды Буыннары тәмам оеган, йөзләрчә энә кадалтандай авырттырып тартышкан аякларын уа-уа Санька торып басты һәм сакланып кына кызлар утырган якка күз салды Берәрсе калма!анмы’ Китеп өлгергәннәрме5' Чү’ Нәрсә бу? Алан кырыендагы ботакта эре-эре чәчәкле искиткеч матур яшел яулык эленеп калган иде Санька аның янына ничек барып җитүен, ничек кулына алуын, бите белән яулыкка каплануын сизми дә калды Юка. затлы ефәктән баш әйләндергеч хуш ис аңкый. Ул ис борынны кытыклый, сулыш юлларыннан җанының үзәгенә ба рып җитә, йөрәген еш-еш тибәргә мәҗбүр итә иде' Шушы ләззәткә исереп күпме торгандыр, белми, якынЛашып килүче аяк тавышыннан сискәнеп, тиз генә куак артына сикерде Аланга иптәшләре Гөлйөзем дип дәшкән кыз кереп килә иде
Ниндидер ярамаган эш өстендә тотылган малайдай. Саньканың битенә кызыллык йөгерде, сокланулы. гафу үтенүле күзләрен кызга төбәп катты да калды, аяклары, әйтерсең, җиргә беректе, теле аңкавына ябышып калды Ул кыз янына чыга да, ташлап та китә алмый Чарасызлыктан гаҗиз калган җаны читлеккә эләккән кошчыктай бәргәләнә башлады
Тынлыкны кыз бозды
— Син кем? Әдәми затмы, пәри затмы5—диде ул. нәрсәдәндер шикләнгәндәй як-ягына каранып
Бер генә саксыз хәрәкәт ясаса да. кызның бүредән качкан боландай куаклар арасында югалырга әзерлеген күреп-сизеп торган Санька, кыюсызлы гын җиңеп, аны тынычландырырга ашыкты
— Курыкма' Әдәми зат мин
Тагын нәрсәдер әйтмәкче иде. кирәкле сүзләр таба алмады, башлаган җөмләсе авыз эчендә әвәләнеп, буталып калды
— Әдәми зат булсаң, чык. яулыгымны бир'—диде кыз бераз кыюлана төшеп һәм шелтәле караш белән өстәп тә куйды — Кызлар су кергәнне сагалап тору килешми
•Мин карап тормадым.,—димәкче иде Санька, әмма теленнән бөтенләй башка сүзләр ычкынды •
— Әдәми зат булсам да. мин чыга алмыйм Яулыгыңны бик бирер идем дә
Әллә нәрсә булды, ул оялу дигән нәрсәне онытты, кызның үзе кебек үк кыю сөйләшә башлады
Беренче курку хисен җиңгән Гөлйөзем үзе дә сихерләнгән кебек гайре табигый халәт кичерә иде Яшел яфраклар арасыннан керфек тә какмый үзенә төбәлгән күзләрдән дулкын дулкын булып ниндидер тылсымлы коч агыла, ул кызның ихтыярын сындыра, аяк кулларын бо!аулый. китмәскә, шушында калырга өнди иде Егетнең коч тулы беләкләре, киң күкрәге, таза иңнәреннән үсеп чыккан туры муены җитенгә охшаш сары чәчләре күңелендә аңлаешсыз. әмма тансык бер сурәт булып оеша Мондый ак чы райлы егетне аның үз гомерендә әле беренче тапкыр күрүе иде Шул ук ва кытта Гөлйөземнең бу оялчан егетне сөйләштерәсе, тавышын ишетәсе килә
— Нигә чыга алмыйсын5—диде ул шаянланып
— Мин мин,—дип кабатлады Санька ни әйтергә белмичә
Аның хәлен аңлаганын сиздереп. Гөлйөзем кычкырып көлеп җибәрде Күл остенә көмеш тәңкәләр сиптеләрмени
— Син калдырып кит'—диде ул көлүеннән тыела алмыйча—Мин алып китәрмен
— Бер шартым бар.—диде кыюланганнан кыюлана барган Санька — Син аланнан чыгып тор. яулыгыңны үзем китереп бирермен
Сәер халәтен әле үзе дә аңлап бетермәгән Гөлйөземнең китәсе килми, шул ук вакытта ниндидер икеләнү, егетнең үзенә якынаюыннан куркуга охшаш бер хис баш калкыта иде.
— Ю-у-ук инде Син калдырып кит Аннары куып җитәрсең.—диде ул кинәт кенә бер карарга килеп.
Санька яулыкны үзе яшеренгән куак ботагына элеп куйды һәм ашыгып агачлар арасына кереп китге.
Ул киенеп чыкканда аланда беркем дә юк иде инде. Тик кызларның чыннан ла булганлыгын, су коенганлыгын белдереп, сары ком өстендә юеш аяк эзләре генә ярылып ята Аяныч хисе яшен ташы булып йорәген яндырып үтте, үз үзен белештермичә йодрыгы белән учына китереп бәрде. «Озак мыштырдадым'-. Югалган кызны куып җитү өмете белән алга ыргылды. Агач яфраклары битенә бәрде, куллары сыдырылды, әмма авыртуны, сыдырылуны Санька сизми, бер югалтса мәңге таба алмаячак тоелган кызны куып җитәргә, әйтелми калган иң кирәкле сүзләрне җиткерергә кирәк иде.
Сукмаклар күп иде Аларның кайсыннан китәргә белмәгән Санька анда ташланды, монда ташланды, туктап, тын да алмый тынлыкка колак салды, әмма әрәмәдә шылт иткән тавыш та юк иде. Әнә Казан да якында гына. Шәһәргә илтүче юлда исә атлы олаулар, каядыр ашыгучы җайдаклардан башка беркем дә күренми Гөлйөзем генә түгел, әле бая гына шау-гөр килеп су коенган кызлар төркеме дә. җир тишегенә кереп киткәндәй, юкка чыккан иде
Санька үзгәрде, уйчанланды Эш турында. Казанга ни өчен килүләре турында онытты Суырылып калды Өлкәннәрнең һәр сүзенә колак салырга күнеккән егет хәзер аларны бөтенләй ишетми кебек иде
Улындагы үзгәрешне Савелий Кузьмич үзенчә юрый, егет яшь, олы базарга беренче килүе, мәгъриптән һәм мәшрикътән. кон ягыннан һәм тон ягыннан килгән йөзләрчә сәүдәгәрләр, чит мәмләкәт кешеләре арасында каушап калуы гаҗәп түгел. Ияләшер әле...
Көне-төне сату-алу. тавар алмашу белән мәшгуль ата баштарак артык әһәмият бирмәгән иде. Әмма егетнең сәерлеге күзгә күренеп артты. Балаларына карата гадел, каты куллы Савелий Кузьмич улын акылга утыртырга да күп сорамас иде. тик җиткән егетне базар уртасында тотып яруның килешеп бетмәячәген аңлый, тагын кул селти «Кайткач күрсәтермен мин сиңа Казанны да. өлкәннәр сүзен санга сукмауны да!»
Саньканы сихерләделәр, ахрысы Шулай булмаса, бу кадәр үк интекмәс, төнлә кулларын сузып, ымсынып уянмас иде Тик ниндидер татлы газап, бәхетле сыкрану иде ул Шикләнеп тә куя «Юкка гына әдәми затмы, пәри затмы син.—дип сорамагандыр ул. ‘Бәлки, үзе пәри кызы булгандыр Әгәр кеше затыннан булса, бер күренер иде. очратыр иде! Юк бит! Юк...»
Кайтып китәр көннәр якынлашкан саен сызлануы.арта, йөрәге өзгәләнә, китү көннәрен җиткермәс өчен кулыннан килгәннең барын да эшләргә әзер иде ул. Әтисенең үртәлүен сизә, бергә көймәдә килгәннәрнең аңа акылы җиңеләйгән кешегә карагандай мөнәсәбәтләрен дә күрә, әмма үзен берни дә эшләтә алмый. Аның күңелен бер генә нәрсә били Гөлйөзем. Гөлйөзем, Гөлйөзем!..
Ул аны тагын бер генә тапкыр, ерактан гына булса да күрер өчен әтисенең ярты малын чыгарып бирергә дә риза иде. Тик күңелдәге сурәтне чынга ашырыр көч. күрәсең, бу дөньяда юктыр Мәхәббәтне акчага сатып алып булмый.
Санька бер генә мизгелне дә кәрван сарайның тынчу хөҗрәсендә бикләнеп үткәрергә теләми иде «Тизрәк, тизрәк калага, кешеләр арасына, Кабан буена1 Пәри кызы булмаса, иртәдән кичкә кадәр шаулаган шәһәргә чыкмый калмас1 Кабан күлен урамый түзә алмас!..»
Аркасына капчык салып көймәгә йөгергәндә дә, сыгылмалы басмадан ярга ашыкканда да күңелендә гел шул уй бәргәләнде Авыр капчыкны көймә төбенә китереп салды да тирле маңгаен кул аркасы белән сыпырып, тау башыннан ымсындырып, чакырып торучы калага текәлде
— И Казан1 Гөлйөзем атлы гүзәлеңне кай тарафларыңа яшереп саклыйсың? Нигә серләреңне ачмыйсың, тылсымлы кала?! *
Санька өчен Казан, чыннан да. серле иде. аңлаешсыз иде. Монда бөтенесе дә башкача Монда башка ил. башка төрле халык, башка дин. башка төрле йолалар, гадәтләр Дөньяда иң матур дип исәпләп йөргән. Идел буе- о на укмашып утырган Углич моның янында бер авыл шикелле булды да кал- н ды. |
Калын бүрәнә коймалар, урлар, су тутырылган тирән чокырлар белән з уратылган Казан үзе әле тагын икегә — эчке һәм тышкы шәһәргә бүленә * икән Эчке шәһәрдә хан сарае, биек манаралы мәһабәт мәчетләр, икешәр- s өчәр катлы таш пулатлар, манаралар белән узышып күккә үрелгән юан ә тирәк агачлары Тышкы шәһәрдә яшәүчеләр дә йортларын бизәкләп. ® мөмкин кадәр затлырак итеп салырга тырышканнар Тау битенә сыенган ь өйләр таштан, таудан үсеп чыккандай тоела Шәһәрнең тышында әле тагын * эреле-ваклы бистәләр бар иде. u
Санька шуларны күздән кичерде һәм түземсезләнеп капчыкларны санар- £ га кереште Тагын утыз капчык Бу йөкчеләр нигә шулкадәр акрын кыймыл е дый? Егерме биш Егерме. Капчыклар кимегән саен Саньканың күкрәге киңәя, сулыш алуы җиңеләя кебек Басма — көймә — яр буе. бас ма — койма — яр буе Аяклары үзеннән-үзе атлый. Менә соңгы капчык.
— Бар. ял ит! Иртәгә өйләдән соң кузгалабыз Көймәчеләргә әйтелгән,—диде йомшарып калган Савелий Кузьмич
Бу сүзләре белән Саньканың җанына тагын да авырттырыбрак яра яса ганын ул. әлбәггә. белми иде
Санька сыкрануын онытып, сикереп торганын сизми дә калды
— Ассаң ас. киссәң кис Мин иртәгә Казаннан китә алмыйм Эшем бетмәгән.—дип ярып салды ул.
Улының үҗәтлегеннән тәмам гаҗиз калган, бәгыреннән өзелеп төшкән соңгы тамчысын—төпчеген аерата яраткан, шуны берничек тә белдерә алмаган ата кеше йөрәгенә чыдый алмыйча уфтанып куйды һәм шартлатып өстәлгә китереп сукты
— Җитте! Шәһәргә аягыңны да атламыйсың! Мин сине бәйләп алып китәм
Менә ничәнче кон инде Гөлйөземнең күңелен үкенү хисе телгәли, менә ничәнче кон инде аны зур булып ачылган җете зәңгәр күзләр эзәрлекли Ятса да. торса да. һаман шул күзләр аны каядыр чакыра, ымсындырып тылсымлы нурлар җибәрә кебек, нәрсәдер әйтергә, аңлатырга тели, бергә-бергә каядыр еракка, алсу томаннар артындагы киңлекләргә өнди Су буенда үз гомерендә беренче тапкыр күргән егетнең сурәтен ул. никадәр теләсә дә. күңеленнән йолкып ата алмын иде Төшләрендә күрә Имеш, кулга-кул то тышканнар да аллы-гөлле чәчәкләр каплаган иксе-чиксез болыннар буйлап йөгерәләр Алда нәкъ аның күзләредәй җете зәңгәр булып җәелгән олуг диңгез шаулый Менә алар йөгереп киләләр дә дулкыннар кочагына ташланалар, салмак кына тирбәлгән су өстендә бергәләп чайкалалар, тәннәренә бәрелеп уйнаган талгын җылы агымда ләззәтләнеп изриләр
«Барысына да үзем гаепле,—дип уфтана Гөлйөзем—Яулыгымны алгач та кызлар артыннан җитәм дип җир асты юлына ташланмасам, аның белән бергә кайткан булыр идек Куып җитәр иде Сөйләшер идек • Киң күкрәкле, көчле бу егетнең- үзенә бер генә кәррә дә яманлык кылмаячагына ул җаны тәне белән ышана иде Андый чиста, моңсу һәм самими күзләр әшәкелек ияләрендә — хәрамзадәләрдә булмый, була да алмый
Каланың Болак капкасы янындагы манара эченә илтә торган яшерен юл су буендагы текә яр астыннан башлана Ана керү урыны гөлҗимеш куакла ры. калын калын өянкеләргә үрелгән колмак үсентеләре белән томаланган, сукмакны исә котырып үскән әрекмән яфраклары каплаган Табигать, аны
кеше күзеннән яшерергә теләгәндәй, бөтен хыялын эшкә җиккән, бер генә ачык җирне дә калдырмый яшел үсентеләр сипкән иде Дөрес, яшерен юлны калада бик сирәк кешеләр белә. Әмма абыйсы хан хезмәтендә чагдавыл-1 булып торучы Гөлйөзем өчен ул сер түгел иде.
Сеңлесен үлеп яраткан абый кеше аны кат-кат антлар иттерә-иттерә генә әйтте:
— Үлгәндә дә серне ятларга ачма! Яу килгәндә. Казан-йортка һәлакәт янаганда гына файдалана торган юл ул. Колагыңа киртләп куй.—дип кат-кат кисәтте—Бел. аның белән шаярырга ярамый.
Шаярырга ярамый! Гөлйөзем сүзендә тормады. Су буенда очраган егетне шаярту, күктән төшкән зат шикелле аның күз алдында гаип булу теләге җиңде — яулыгын алуга аяк очларына гына басып яр астына, куаклар арасына чумды Тәпи йөри башлауга табигать кочагында үскән кыз өчен бер ботакны да селкетми әрәмәдә йөрү артык катлаулы түгел иде.
Менә хәзер шуның җәзасын күрә. «Нигә качтым, нигә көтмәдем икән?»—дип өзгәләнә. Ләкин үткәнне кире кайтарып булмый Исемен дә белмәгән бу ят егетне кайда да булса очратачагына өмет юк Казанныкына да охшамаган үзе Кем белә, бәлки чит-ят илләрдән килгән шаһзадәдер!
Гөлйөзем чигү чигә Әти-әниләре аңа кул эшен дә ныклап өйрәтергә ниятлиләр, шуның өчен махсус чигүче оста яллаганнар иде. Ул көн дә килеп тегү, чигү. каю. чәмчәләү кебек хатын-кызга лазем эшләрдән сабак бирә Укалап чигү. энҗе, сәйлән тезү кебек шөгыль Казан кызларының яраткан эше генә түгел, аларның данын ерак-еракларга таратуга сәбәпче дә иде. Гөлйөземнәрнең өе иркен Дус кызларын да- чакырып утыру бер гадәткә әйләнгән иде.
Үзе чигү чигә, күз алдында исә Акканат сурәте. Зәңгәр күзле яшь пәһлеванга ул үзенчә шулай исем кушып өлгергән иде инде Кара бәрхетнең уртасына ике зур энҗе беркетте, алар тирәсенә зәңгәр сәйләннәрдән түгәрәк чигеп куйды Бу — Акканат күзләре Аннан тары бөртеге чаклы гына вак сәйләннәрне җепкә тезеп, кыйгачланып күтәрелүче канатлар ясарга кереште Ак сәйләннәр арасына сирәкләп кенә зәңгәрләрен салып чыкты Чиста күк йөзендә талпынучы кошка охшаш сурәт пәйда булды Чигеп бетергәч. калфагын чәчләренә беркетеп, өстенә ак ефәк яулык салды да кулына көзге алды.
— Аһ. Гөлйөзем, син нинди чибәр!—дип куйды дус кызларының берсе Кинәт кулыннан эшен ташлап. Гөлйөземне кочаклап алды.—Тукта, тукта! Син бит бөтенләй чит-ят бизәк төшергәнсең. Остазым-ханым безгә мондыйны өйрәтмәде бит Каян алдың?
Гөлйөзем серле генә елмайды:
— Таптым инде...
Дусты үпкәләп баш чайкады:
— Шуны миңа күрсәтмәгәнсең... Мин дә чиккән булыр идем
— Аның ничек килеп чыкканын үзем дә белмим Куллар үзеннән-үзе чикте бугай...
Калфак бизәге, чыннан да. матур иде. Кара бәрхет өстенә төшкән сәйлән-нәкышлар таныш түгел, әмма онытылып кына торган җанга якын бер сурәтне хәтерләтә иде Анда күк зәңгәрлеге дә. кышкы кар аклыгы да. чишмә суларының үтә күренмәле сафлыгы да бар иде сыман.
— Бәхет кошым шундый минем,—дип пышылдады Гөлйөзем һәм ашыкмый гына сөйләшеп торган җиреннән кинәт кенә чигү энәләрен бер якка ташлады, ашыгып-каударланып ишек тоткасына барып ябышты, ялваргандай эндәште:
— Остазым-ханым. ачуланма мине! Бик азга гына калага чыгыл керцрем бар Рөхсәт итче!
— Әллә нишләдең, сәерләндең син. Гөлйөзем. Әллә гашыйк булдың инде,—диде чигүче ханым аптыраулы караш ташлап —Әниләрең сизмәсен.
* Чагдавыл — сакчы
Ачуланырлар Бар. гиз йөре —Яраткан шәкертенә ул берничек тә каршы төшә алмый иде
Гөлйөземнең битенә куе кызыллык йөгерде керфекләре зур кара күзләрен каплан, сирпелеп алды
* «Коенырга бер килгән егет тагын килми калмас Кабан күленең сихәтен о сафландыргыч хасиятен татыган кеше анда кайтмый калмый» Кыз шулай уйлый Акканатның анда киләчәген күңеле сизенә Ул моны берничек тә х аңлата алмый, әмма егетнең күзләре һаман шунда, аланлыкка чакыра кебек 1 тоела
Йөрәге очар коштай талпынган Гөлйөзем шәһәр капкасы янына s килеп җитүен сизми дә калды Шыпырт кына манара астына чумарга, ө турыдан—яшерен голдан йөгерергә исәпләгән кыз кирмән коймасын ® нан алдына сикереп төшкән күләгәдән сискәнеп китте, куркынып авызын н каплады *
— Кая йөгерәсең, Гөлйөзем5 Болай чибәрләнеп Ешладың әле u
Каршында авызын ерып капка сакчылары башлыгы—тоткавыл Шәһит * басып тора иде Аның йозе балкый, чем-кара мыеклары астыннан ап-ак е тешләре елтырый Ул шаяртуын белде
— Әллә безне сагынып киләсең инде? Шулай бит Фәрит,—дип кыч кырды ул капка өстенә карап
Биек имән бураның тәрәзә сыман калдырылган уентыгында абыйсының йөзе күренде Ул баш чайкады
— Белмим, белмим Кемне сагына торгандыр
Егетләр мәгънәле карашып көлештеләр. Аларның кызны шаяртасы килүләре әллә каян сизелеп тора иде
Тизрәк ычкынырга зар булган Голйөзем ялварулы карашын абыйсына текәде
— Зинһар дим. җибәрегез инде Эш күп икәнен беләсең ич' Күл буена гына
Абыйсы ярар сана дигән шикелле кул селтәде Әмма Шәһитнең җибәрәсе килмәгәне йөзенә чыккан, ул һаман үзенекен туглады
— Бүген кич чыксаң, җибәрәм Вәгъдәме5
Гөлйөзем иңсәләрен җыерды да аның яныннан читләтеп узып, манара эченә кереп китте Моннан Кабан буе/тул сузымында гына Тизрәк' Тизрәк' Акканат аны көтәдер, күзләрен текәп юлга багадыр
Колмак ботакларын аралап текә яр астына килеп чыкты, саклык белән генә эзләрен яңадан каплап куйды да комлы аланга ашыкты Алан буш иде Ул яр буйлап берничә кат урап килде күл өстенә озаклап карап торды Тирә-якга шылт иткән аваз да юк Табигать мәрткә киткәндәй куе. тыгыз тынлыкка күмелгән иде
Очынулы адымнары сүлпәнәйде «Күңелем алланды микәнни? Юкса ча кыруын сиздем, тойдым бит«.—дип өзгәләнде Акрын гына яңадан шәһәргә атлады
Акканатсыз үткән һәр кон Гөлйөземгә әллә нинди сагышлы газап өсти моңланырга. үз эченә бикләнергә мәҗбүр итә иде Шуңадырмы ахирәт кыз лары хәзер сирәгрәк керә Аларның да күбесе һөнәрчеләр затыннан Күп ва кытларын кул эше белән үткәрәләр Хәер, кызларга ул серен чишмәле Күл буендагы тылсымлы очрашуны аның үзе генә беләсе, үзе генә хыялланасы килә иде
Алла ярминкә бизәге —җомга җыены бар бит әле Ташаякның гөрләп торган чагы Әнә Каган суы буендагы болыннарда чаң кубызлар чыңлый сорнай кәрнайларнын кубызларның дәртле тавышлары яңгырый курай моңлана, газлар өздерә думбаклар бәргәләнә бәргәләнә биергә чакыра
Казандылар тар күңелле түгел Ярминкәгә килгән сәүдәгәрләр малта барлар һөнәрчеләр ерак сәяхәтләрдән ямь табучыларның барысын ла соран салучылар бәйрәмгә чакыра Бүген җомга җыены, бүген олы бәйрәм' Күп тә үтмәс чаң кубызларга тагын дистәләрчә ят уен коралларының аваз лары кушылыр туң бәгырьләрне дә эретерлек, очынып биерлек дәртле көйләр яңгырар
Гөлйөзем шунда ашыга Юк' Бүген биисе дә, җырлыйсы да килми аның. Күңеленең иң төбендә яшерен өмете бар —Акканатны күрү, аның күзләренә багу Тәнендә җаны булган егет Ташаяк ярминкәсенә килеп тә кичке җыенга чыкмый калмас Ул шуңа ышана, шуны тели. Акканат булмаса — җыенның яме. уенның тәме качар.
Унбишен яңа гына тутырган, уеннарга да яңарак кына катнаша башлаган Гөлйөземнең пакь күңеле башка егетләргә күтәрелеп карарга да рөхсәт бирми. хыялый сурәтенә тугрылык саклый Шәһит килеп чыкмасын дип шикләнә, ул очраса. Акканатка юл куймас, күрешергә дә. сөйләшергә да ирек бирмәс Теләсә кайчан кылычка тотынырга әзер мәргән егет, шиксез. Акканатны да бәхәскә чакырмый калмас иде
Морзалар нәселенең горурлык егетлек көндәшлеге, кызлар намусы турында үз төшенчәләре бар Алар күп нәрсәне кылыч белән хәл итә.
— Акканатым минем, ак нурым,—дип кабатлый ул эчтән генә,—Кил инде Бер күрим дә хәлеңне белим Син чыннан да бар идеңме соң. әллә күл төбеннән күтәрелгән пәри егете идеңме?
Имеш 1 ер. күл төбендә су кызлары, җен-пәриләр яши. дип әкиятләр тыңлап үскән кызның кайчагында күңелендә вәсвәсә уяна. Куак өстеннән башы белән киң күкрәге генә күренеп торган ап-ак тәнле сәер егет пәри зат булса да. гаҗәп түгел Төпсез күл- бит ул! Күңеленә мондый шөбһә керүгә, белгәннәрен укый, шомлы уйларны куарга тотына:
— Юк' Юк! Пәри егетеннән андый да җылылык, кайнар тарту көче бөркелмәс иде!..
Алан өстендә җыр авазлары сирәгәя төште, чаң-кубызлар талды, курай-чыларның тыны бетте Яшьләр берәм-берәм дә. парлашып та. төркем-төркем булып та кала ягына китә башлады Мәйданда иң чая, иң дәртле егетләр, җырлап, уйнап туймаган кызлар гына калыр, алар тан. йолдызы калыкканчы йөрерләр И бәхетлеләр!
Өметенең акланмавын аңлаган, хыялындагы егетнең чынлыгына шикләнә башлаган Гөлйөзем дә шәһәргә таба атлады Күзләрен моң басты. Әллә яшь иде ул. әллә инде Кинәт томан пәрдәсе каплаган күзләре зур булып ачылды, йөрәге, тозакка эләккән болан баласыдай, бәргәләнергә тотынды. аякларының хәле бетте Кала ягыннан, талпынып очкан кошны хәтерләтеп. Акканат ашыга иде
Менә ул Гөлйөземгә якынлашты һәм кызның үзе шикелле үк. аннан берничә адымда тораташка әйләнде. Телләре түгел, бер-берсенә төбәлгән күзләре генә сүзсез аңлашты, серләште, моң-зарларын уртаклашты.
Егетнең күз төбендә шәмәхәләнеп торган урынны күрүгә, кызганудан Гөлйөземнең йөрәге кысылды, ярдәмчесез нәни баланы сөйгәндәй, аны йомшак сары чәчләреннән сыйпап иркәлисе, юатасы килә башлады Куркынып кычкырып җибүрүен сизми дә калды
— Ни булды сиңа. Акканатым? Нишләдең?
•Акканатым» сүзеннән Саньканың иңнәренә канатлар үсеп чыккандай булды Шушы кызны яклап, саклап теләсә нинди яуга каршы ташланырлык көч тоя иде ул үзендә
— Зарар юк1—дигән булды —Егет кеше ярасыз булмас. Ә чын исемем минем Александр
— Нинди сәер исем.—дип пышылдады кыз Алек-сан-дыр!
— Юк инде, мине Санька гына диләр Дөньяда иң матур исем — синеке. Гөлйөзем. Мин аны ишеткәч тә. мондый исем бары тик фәрештәләрдә генә була торгандыр, дип уйлаган идем Син бит минем фәрештәм. Казан фәрештәсе
Күк йөзендә берәм-берәм йолдызлар кабынды, Идел ягыннан салкыпча җил исеп куйды Алар исә бернәрсә дә белмичә, бернәрсә дә сизмичә бардылар да бардылар Күпме вакыт үтүе, күк йөзенең шәмәхәләнеп таң атар чак җиткәненнән хәбәр бирүе дә аларны борчымый Бөтен дөнья, бөтен җиһан. Идел һәм Казан суы Кабан һәм Болак, чирәм арасына яшеренгән бөҗәкләр һәм судагы балыклар — барчасы да алар өчен, гүЯ яшәүдән тукта-
ган. юкка чыккан Дөньяның үзәгендә ике генә зат — алар. Гөлйөзем белән Санька гына калган иде
— Мин сине өеңә кадәр озатып куям. яме.—диде Санька Анын әле (һаман да бу очрашуны озәсе килми, аерылырга теләми, ләкин шулай кирәк икәнлеген белә һәм Гөлйөземгә нинди дә булса зыян китерүдән куркыну йөрәген кысылып-кысылып куярга мәҗбүр итә —Сине өендә ачуланмаслар- £ мы?. s
— Рәхмәт.—диде Гөлйөзем һәм иңнәрен җыерып куйды —Минем бит « әле болай озак йөргәнем юк иде *
Шулчак шаулап чабып килүче ат тавышыннан сискәнеп, икесе ике якка ° тартылдылар Парлап җигелгән җиңел арба өермәдәй томырылып кыз белән | егет арасына килеп керде Атлар кешнәшеп арт аякларына чүктеләр. Җиргә = кара күләгә сикереп төште һәм эһ дигәнче кызны бөтәрләп, икенче ’ күләгәнең аяк астына ыргытты, арбага сикерде Шуны гына көтеп торган < шәүлә камчы белән орды, зәһәр авыртуга чыдый алмаган атлар караңгы * лыкка ыргылды >
Санька арбага сикерде һәм сыңар кулы белән арттагы аратага ябышып е өлгерде Тик ыргылган атларның тартылуы шулкадәр кинәт булды ки. иреннәрен канга батырганчы тешләгән егет, ычкынып, үлән остенә тәгәрәде
— Ак-кана-ты-ы-ым'
Тон пәрдәсен ертып. Гөлйөземнең ачыргаланып кычкырганы ишетелде
Күз ачып йомганчы булган бу мәкерле, җан тетрәткеч явызлыктан Сань каның бөтен тәне куырылып килде, әйтерсең, йөрәгенә үтмәс хәнҗәр када дылар Ул сикереп торды һәм үкенеченнән, чарасызлыгыннан буылып, арба югалган якка ыргылды
Ата белән ул
I Лгыйделнен аланы.
Пешә икән бхчаны Ата-ана үстер» икән Хәсрәт очен баланы
Хьиа auipxi
Сызылып таң атты Күккә омтылган дистәләрчә манаралардан шәһәр өстенә дулкын-дулкын булып иртәнге азан тавышлары таралды
Ниндидер илаһи мәкам белән яңгыраган бу авазларны ишеткән саен Са велий Кузьминның күңеле тула күзләрен томан пәрдәсе каплый Танып белсә дә. җаннарын аңлап бетермәгән казанлы ларны ң. мөселман линен то тучыларның мең мең еллар җыелып килгән аһ зары моң сагышы шулай чайпалып түгеләдер сыман тоела башлый Хаксызга рәнҗетелгәннәр, яу кырларында ятып калганнарның җаны елыйдыр, алар шул манаралардан исәннәрне кисәтәдер аң булыгыз, үзегез кебек бәндәләрне рәнҗетмәгез Хак тәгалә каршында барыбыз да тигез, барыбыз да хакның бәндәләре
Мәгънәсен акламаган бу доганы шулай үзенчә тәгаенли карт сәүдәгәр
— Әйе. дорес сүзләр'—дип пышылдады ул һәм почмакка карап, бармак ишарәләре белән тәре сурәте ясагач, сукрана сукрана ятагыннан кузгал ды — Түзем җитми шул әдәм баласына, сабырлык җитми
Улы исенә төште агын ЧУКЫНЫП алды Бутан каршы .ПН-.-..И юк итеп сабак укыту очен ул аны хоҗрәгә бикләп калдырган иде «Уйланырга вакы ты булгандыр Артыграк җибәрдем җибәрүен Ләкин алла гафу итәр Ата кулы суккан җир тәмугта янмый.
Савелий Кузьмич авыр уйларыннан арына алмый иде әле Акрын гына күрше хөҗрә ишеге янына килде һәм ачкычны тыгып борып җибәрде
— Йә. улым' Карт атаңны гафу ит' Үзең очен тырышам
Эчтән тавыш-тын ншетелл<әде. Күңеленә тула барган шомны җиңәргә тырышып, бүлмәгә күз салды. Хөҗрә буш иде Тик идәннән өч терсәк биеклегендә уелган тар тәрәзәнең пыялалары алынган, аннан саркып иртәнге томан керә иде.
Авыр гәүдәсе лыпылдап ишек катындагы урындыкка килеп төште, тыны кысылды, калтыранган бармаклары утыртма якасының сәдәфләрен ычкындыра алмый азапланды
Карт сәүдәгәр ачуыннан, чарасызлыгыннан, гарьлегеннән, улына рәнҗешеннән буылды, тешләрен шыгырдатты
— И бала, ба-ла-а-а!. Мин ялгыштыммы, синме?..
Йодрыклары таш диварны төйде.
Кояшның күтәрелеп тәрәзәдән каравын, ярымкараңгы хөҗрәнең алтынсу нурларга күмелүен дә. кәрван-сарай ишегалдында атлар кешнәвең дөяләр бакыруын, тәгәрмәчләр шыгырдавын, арбачыларның үзара кычкырышуын да Савелий Кузьмич сизми иде. Аңа бу дөньяның кызыгы, яме калмады, газаплы уйлары бөтен җиһанны кара болыт белән каплады, зиһенен чуалтты.
Иягенә таянып уйга чумган карт сискәнеп китте. Кинәт бүлмә яңадан караңгылыкка чумды, яктылыкны томалап, тәрәзәдә кемнеңдер тузгыган чәчле башы күренде Киң җилкәле гәүдә тәрәзә яңакларына ышкыла-сыды- рыла эчкә шуышты һәм тып итеп идәнгә сикереп төште. Тынсыз калган сәүдәгәр каршында җирдә яткырып аунаткандай тузанга баткан, киемнәре ертылган Санька басып тора иде Аның тез башлары умырылып чыккан, чалбар ертыгыннан канлы җәрәхәтләре күренә, үзе еш-еш сулый иде.
Ата белән бала бер-берсенә карашып шактый озак сүзсез тордылар. Әйтерсең лә күзләре белән бер-берсен капшыйлар, ни булганын аңларга телиләр иде
Ниһаять. Савелий Кузьмич зиһенен җыйды, карлыккан, басынкы тавыш белән илереп сорады
— Санька, синме бу?! Ни булды сиңа?.
Аның авыр сулавыннан, тавышына чыккан газабыннан Саньканың йөрәге куырылып килде, артык болай тора алмавын аңлап, әтисе каршына ташланды, җәрәхәтенең авыртуын да сизмичә тезләре белән шуышып килде Кипкән авыз куышлыгында теле бәргәләнде, сүзләре өтек-төтек чыкты:
— Батя Гафу ит мине Мин Казаннан китә алмыйм һич югы тагын тагын ике көн
Егетнең тавышы калтырый, күзләрендә яшь күренмәсә дә. бөтен җаны елаганы сизелә иде
Савелий Кузьмичның иртәдән бирле күңелендә кайнаган шикләре, утка май сипкәндәй, дәрт итеп кабынды, төгәл бер фикер булып ялкынлана башлады -Егет ялгыш юлга баскан Җаһил әдәмнәр кармагына капкан. Шуннан ычкына алмый Йа хода1 Үзең ярлыка! Газиземә ярдәм итү очен җаным фида булсын!-
Шик-шобһәсен тавышына чыгармаска, мөмкин кадәр ягымлы, дустанә булырга тырышып эндәште:
— И улым, улым1 Атаң ярдәм итмәс идемени?! Нигә баштан ук барысын да сөйләмәдең? Миннән дә якын тагын кемең бар? Ник җанымны кыйныйсың. ник әйтмисең?
Санька моң тулы, сагышлы һәм шул ук вакытта ниндидер аңлаешсыз үҗәтлек, тәвәккәллек чалымнары беленеп торган күзләрен атасына төбәп, акрын гына сөйли башлады
— Беләм. әти Шуңа үтенеп сорыйм Миңа Казанда калырга кирәк! Җанымда ни актарылганын белсәң, аңлар идең, төшенер идең Мин бит юкка...
— Җитте сиңа—дип бүлдерде тәкате беткән Савелий Кузьмич —Мин бит синнән ни булганын сорыйм Әйт. кемнәр кулына төштең? Нинди юлда йөрисең син’
Бүлмәдә тынлык урнашты. Йөрәкне изүче авыр тынлык.
— Әти. Мин бит гашыйк булдым
Әйтерсең бөтен тәнен-җанын кысып, яндырып торган утлы кыршауны алып ташладылар дәһшәте белән куркытып, рухын сытып бетергән шикләр өермәсе бөтерелеп очты. Савелий Кузьмич буылып-буылып көләргә тотынды, күзләреннән атылып яшь чыкты Әллә нинди шатлыклы да. шашкын да. сәер дә көлү иде ул. Атасынын гайре табигый шашкын лыгы Санькага да күчте Баштарак аның күз яше аша шаркылдавын сәер- £ сенеп күзәткән егет үзе дә сыны белән бөгелеп төште, тыела алмыйча » көләргә кереште.
— Кайгың шул гына идеме?—дип гөрелдәде Савелий Кузьмич көлүен * нән тыела алмыйча—Шуның өчен көннәр-төннәр сугышып йөрергә кирәк ° идеме? һай. бизәгәннәр соң үзеңне' «
Улының мәхәббәт газабыннан көлүне килештермәсә дә. каяндыр күкрәк = астыннан күтәрелгән дулкын аңа һич кенә тынычланырга ирек бирми иде ’ Ниһаять, ул үзен кулга алды, ипләп кенә сораштырырга тотынды <
— Йә. кем инде ул бәхет кошы’ Берәр сәүдәгәр кызымы’
Егет авыр сулап куйды һәм. бар кичерешләрен бер авазга салып бете- > рергә теләгәндәй, уфтанып җавап бирде е
— Мин аның кем кызы икәнен дә. кайда торганын да белмим Бер нәрсәне генә төгәл белом, ул фәрештәгә тиң кеше Аннан башка миңа якты тормыш юк Ансыз тормыш миңа кирәкми
— Кайда таныштыгыз? Ничек’ Күрештегезме Сөйләшмәдегезмени’ Исемен дә белмисеңме’
Атасының бер бер артлы ашыгып тезгән сорауларыннан югалып калган Санькага Гөлйөземне кайда, ничек күрүе, төнге очрашуы турында бәйнә- бәйнә сөйләп бирүдән башка чара калмады.
Аның һәр сүзеннән үзенчә мәгънә чыгарырга тырышып, барысын-бары- сын күңеленнән үткәреп тыңлаган ата кеше түземсезләнеп бүлдерде
— Аңлашып бетерә аямадыгызмыни соң?
— Юк'—диде Санька үкенүенә чыдый алмыйча—Кичә төнлә аны ми нем кулымнан йолкып, урлап алып киттеләр
— Кемнәр’ Ничек’
Күбрәк ишеткән, белгән саен Савелий Кузьмичнын йөзе караңгыланган нан караңгылана барды. Санька сөйләп бетергәч тә әле бик озак тавыш тын сыз утырды бармаклары нәрсәдер эзләп капшанды, сакал мыекларын сыйпаштырып куйды Күрәсең, ул ни әйтергә моны нәрсәгә юрарга белми иде Урыс кенәзлекләрен аркылыга буйга гизгән, мөселман дәүләтләренең яшәү рәвешен һәм кануннарын ярыйсы гына белгән, һәркайсында озаклап сату иткән карт сәүдәгәр хәтерендә моңа охшаш вакыйгалар эзли, кайчандыр ишеткән хәлләрне исенә төшерергә тырыша иде
— Урлаучылар ничек киенгән иде? Хәтерләп кала алмадыңмы’—диде ул. ниһаять —Сиңа, кызга бер бер сүз әйттеләрме’
— Ю-у-ук'—дип баш чайкады Санька—Киемнәрен аз гына төсмерләдем Гаскәриләр булса кирәк Тимер көбәдән икәнлекләрен абайлап калдым
Савелий Кузьмичнын йөзеннән сөенү шикелле яктылык узды, әмма бе раздан куркынып Санькага текәлде
— Бу юлы алла саклаган сине'—диде ул шомланып—Бу кыз гади кыз , түгел Һөнәрче сәүдә! әр балаларын болай сакламыйлар Аңлыйсыңмы’ Си не кыз каршында юк игәселәре генә килмәгән Аны аяганнар Юк са —Аның тавышы юрган саен куркынычрак, дәһшәтлерәк яңгырый баш лады — Алар сине танып, хәтерләп калган булырга тиеш Алар гафу итми Аң бул' Ялгызың чыгып китсәң, кайтып кермәвең дә бик ихтимал Инде хәзер үк соң булуы мөмкин!
Санька әтисенең сүзләрен тыңлый, ишетә, әмма йөрәге аларны кабул итми Ул сөйләгән дәһшәткә ышанасы килми Юк! Булмас' Гөлйозем ханнар нәселеннән дә. карачылардан да түгел Нәнкәләр кулында үскән нәзберек гөлләр андый кыю батыр булмас Колагында исә Гөлйөземнең ялварып иле pen. ярдәм сорап кычкыр! аны яңгырый
— Ак канатым ми-не-е-ем!
Ул бит аңа ярдәм итәргә, урлап качкан җаһилләр кулыннан коткарырга тиеш иде! Коткарырга тиеш!..
— Юк. әти! Мин аны тагын.бер кат күрмичә китмим Аның миннән башка ярдәмчесе юк1—дип. тискәреләнеп үзенекен кабатлады ул — Гөлйөзем карачылардан, би-морзалардан түгел Йөрәгем сизә Алардан булса да, мин аны күрергә тиеш
— Белмим, белмим,—дип куйды Савелий Кузьмич.—Сине монда ни көтәдер Ут белән шаярма,—һәм кинәт кырысланып, усал итеп өстәде —Сиңа христиан кешегә, мөселманнар белән яр булу килешми. Анысын онытма! Ут белән су кушылмый.
Санька ачу белән сораганын сизми дә калды
— Егет белән кыз арасында диннең ни катнашы бар’ Алла яратмаска кушамы? Пәйгамбәрләреме?
— Аллага тел тидермә!—Савелий Кузьмич малаена кизәнгән җиреннән кинәт тукталып калды һәм. әле кайчан гына аның өчен җаны тетрәгәне исенә төшепме, тавышына ягымлылык чыгарырга ашыкты:— Җирдә кешеләрне алла түгел, аның вәкилләре — патшалар хөкем итә Сафагәрәй хан — укымышлы, гадел хөкемдардыр дип беләм Әмма ул да хан карачысы кызының христианга чыгуын яратмас. Алар безне кяфер дип йөри
— Ә без аларны? Без аларны ничек атыйбыз?
Савелий Кузьмич диндар кеше түгел иде Әмма улының маңгайга бәреп әйткәненә җавап бирми булдыра алмады Аңа ничек тә ике яшь арасына салкынлык кертергә кирәк. Саньканың күңеленә иләслек саласы бар.— ә моның өчен дин кануннары иң кулай нәрсә иде
— Басурман дибез, неверныйлар дибез Хагында да шулай ич.—диде ул.
Санька бераз уйланып утырды, әмма аның килешергә теләмәгәнлеге йөзенә чыккан ул каршы төшәргә ниндидер яңа дәлилләр, сүзләр эзли иде булса кирәк Кинәт аның күзләре очкынланып китте
— Кешеләрне кем яраткан?—дип ярып салды ул тиктомалдан.
— Кем булсын, алла—дип җаваП кайтарды Савелий Кузьмич
— Барысын дамы?
— Барысын да
— Үзе яраткан бәндәләрне алла яклый да. саклый да. ярлыкый да. Шулаймы?
— Әлбәттә, шулай.—диде сәүдәгәр тынычлана төшеп—Аллаһы тәгаләнең рәхмәте бик киңдер Кылган гөнаһларыңны, гаепләреңне танысаң, ярлыкар да. гафу да итәр
— Димәк, мөселманнарны да алла яраткан. Ул аларны да яклый, саклый Алар да хакның бәндәсе Колларына бер берсенә дошман булып яшәргә алла кушмый торгандыр Димәк, без бертуганнар .
Улының сүзне сүзгә ялгап мондый нәтиҗә чыгаруын көтмәгән Савелий Кузьмич нәрсә әйтергә белми аптырады Бер карасаң, аның сүзләрендә дөреслек бар кебек Әмма мәхәббәт дип шашкан малайга юл куярга, сүздә җиңдереп, бала каршында абруеңны төшерергә ярамый Ул тешләрен кысып, ачу белән каршы төште:
— Онытма, татарлар безнең дошманыбыз Дошман туган була алмый
— Бер алла бәндәләре дошман түгел. Бу — гөнаһ'—Санька ачыргаланып үзенекен расларга, хис иткәнен, уйлап тапканын белдереп калырга ашыга иде — Дошман дисең, алайса нигә үзең дошман белән сәүдә итәсең’ Димәк, син алардан башка яши алмыйсың һаман-һаман татарларга килеп егылганыңны белмиммени!? Ничә ачлыктан алар коткарды? Угличка да, Новгородка да батман батман бодайны Казаннан ташыйсың бит Әнә бу юлы да күпме төяттең Ярдәмләшеп яшәгән мөселман белән христианның дошманлашуы гөнаһ! Моны алла кушмый Мин беләм
Карт сәүдәгәр күз алдында гөнаһка баткан улын туктатыр өчен каты итеп кычкырып җибәрүдән башка чара тапмады
— Җитте! Авызыңны үлчәп ач! Синең аркада җәһәннәм утында янасым килми
Санька җавап биреп тормады, әмма атасына күзләрен тутырып карап һәр сүзен кистереп әйтте
— Батя, мин барыбер Казанда калам'
Савелий Кузьмичнын башына күсәк белән ордылармыни, тагын тынсыз- онсез калды Улындагы кирелекне ул берничек тә аңлый алмый, әмма шуны сын яхшы белә моңа ничек тә чик куярга, мәхәббәт дип шашкан көчекне ° авызлыкларга кирәк иде Улы белән ризалашу төсмере чыгарып, ки- 5 лешкәндәй әйтеп куйды «
— Яхшы! Уйлашыйк Карарбыз.—диде һәм сыкранып, күкрәген уа уа * ишеккә юнәлде о
Бераздан бернинди явызлык көтмәгән Санька янына өрлектәй өч * көймәче килеп керде Алар сүзсез-нисез генә егеткә якынлаштылар һәм «эһ. « дигәнче аны бөтәрләп, кул-аякларын бәйләп идәнгә ташладылар
Күп тә үтмәде, кәрван сарайдан Болакка таба җигүле ат чаптырып ки- < теп барды Берничә көймәче һәм Савелий Кузьмич утырган арбада торыпша * белән капланган озынча капчыкны гына шәйләргә була иде
Гәрәбәдәй Казан бодае, чынаяк савыт-саба. көбә, шам корычыннанVII £ ясалган затлы корал, ефәк һәм батман-батман башка мал төягән зур коймә Болак суын ерып Казан-суга юл алды Ашыгычрак кузгалсалар да. сәүдәгәрләр канәгать иде Алып килгән хәтле бар әйберләрен яхшы бәягә урнаштыра алдылар. Углич базарында дүрт күз белән көтелә торган яхшы гавар төяттеләр Ярминкә уңды Һәркемнең кәефе әйбәт иде Бигрәк тә Иван сәүдәгәр шат Ул изүен җилбәгәй җибәргән, куе сары йон баскан күкрәген җилгә куеп, көймә борынында авыз эченнән генә нидер көйли көйли алга текәлгән Аның ашкынуын, ашыгуын кем дә аңламый Хәер яр минкәгә килүгә үк алтын белән генә эш иткән, булат кылыч, хәнҗәр, кобә МЫЛТЫК ише әйберләрне кул сугып кына тулаем алган бу малтабарны өнәп бетермиләр, аннан шикләнәләр, шул шикләнүләр, шөбһә сүзсез ихтирамга әйләнә кебек иде һәрхәлдә үз эшен бетергән кешенең тизрәк кайтырга ашыгуы һәркемгә табигый тоела
Савелий Кузьмич кына сүзсез Аның җыерылган маңгаен, куе сакал мы ек арасында кысылган иреннәрен күпләр игътибарга алмады Сәүдәгәрләр арасында башлык итеп танылган картның сүзгә артың һәвәс түгеллеген үз дөньясына бикләнергә яратуын күпләр белә иде Ыгы-зыгы, уңышлы сәүдә белән мәш килүче базарчылар шулай ук көймәдә бер кешенең җитмәвен дә сизми калдылар Кузгалыр алдыннан гына йөк остснә кертеп ташланган һәм торыпша белән капланган озынча капчыкка да беркем игътибар итмәде һәркемнең үз мәшәкате мәшәкать иде
Агым уңаена аккан коймә ишкәкчеләрнең бердәм талпынуыннан коч алып, кызулаганнан-кызулый. тизлеген арттыра бара Төн җиткәнче Иделгә чыгарга, аның киң ярлары арасына сыенырга кирәк Мал төягән көймәнең юлда, киңлектә булуы хәерле Дөнья хәлен белеп.булмый, мал тупланган җиргә юлбасар җыелмый калмас
Берәүләрнең юл капчыгыннан пешкән тавык, йомырка, кыздырган ба лык. казандылар гына ясый торган хуш исле казылык, яшел суган чыкты икенчеләр озын муенлы шешәләрнең бөкесен ачты Коймә тошсмле эш баш карган хуш күңелле кешеләрнең бәйрәмен, шау-шуын Идел кочагына алып кереп китте
Савелий Кузьмич бәйрәмгә кушылмалы Ул аяк кулы бәйләнгән авызы тастымал белән капланган Саньканы уйлый, аның очсн борчыла Тыны бетмәсме, капчыкта уңайсыз түгелме? һәр боерыгын сүзсез үтәячәк көймәчеләрнең улына артык зыян китермәскә тырышуларын белсә дә җаны урынында түгел Никадәр кире үҗәг булмасын барыбер уз каның җаныңның бер кисәге ләбаса' Иншалла. акылына килер Бу афәттән котыл гач, үзе дә рәхмәТ укыр әле дип юана Менә Казан биләмәләреннән чыгар быз, ара ерагайган саен күңеле суыныр дип өметләнә Анда инде егетне бәйдән ычкындырырга да мөмкин булыр Шашкын агымлы, мул сулы кин
VII Шам корыч —иң яхшы корыч Димвшык корычы
Идел уртасында беркая да бара алмас. Угличка кайтуга ук егеткә кыз ярәшергә, озак сузмыйча башлы-күзле итәргә кирәк Әнә күршедәге Тимо- фий сәүдәгәрнең кызы пешкән җиләк кебек өлгереп килә Аңа да ия тиз табылыр Бер кашык су белән йотарлык шундый гүзәлне күрүгә, егетеңнең дә күзе ачылыр Казан вакыйгасы яшьлекнең бер җүләрлеге. дуамал кабынуы булып кына исендә калыр Шулай гына була күрсен! Иа хода, ярдәмеңнән ташлама1 Тизрәк, тизрәк Угличка! Туган йортка! Анда һәр агач, һәр таш. һәр чишмә ярдәм итәр, егеткә айныткыч тәэсир ясар Кода-кодагый булып, үз ишләрең белән аралашып, ярдәмләшеп яшәүгә ни җитә!?
Теше-тырнагы белән каршы торса да. өч әзмәвернең көченә буйсынырга мәҗбүр булган Санька, көймәчеләрнең усаллыгыннан бигрәк, атасының мәкеренә рәнҗеде Ник аңламады ул мине?! Аңлата алмадыммы5 Ләкин аңа сөйләшеп торырга ирек бирмәделәр, кулларын артка каерып бәйләделәр, аякларын сугымга әзерләнгән малныкыдай тышауладылар, авызын каерып сөлге белән капладылар
Кайсысыдыр калын тавыш белән дәште
— Арбада дулап тавыш чыгармасын тагы Сыла берне!-
Калганын хәтерләми Санька Ниндидер каты нәрсә башына килеп төште, күз алдында кызыллы-яшелле боҗралар биешеп алды һәм дөнья тынды
Тәненең оюына чыдый алмый күзен ачканда бар дөнья караңгылыкка чумган иде Аяк-кулларын кыймылдатып карады, әмма гәүдәсе аңа буйсынмады Калын сүс аркан беләкләрне авырттырып кыра, аякларындагы тышау сыйрак итен кисеп кергән, бөтен тәне утлы энәләр кадалгандай яна иде Ияген аска-өскә, уңга-сулга йөртеп тастымалдан котылу җаен карый башла ды Көймәчеләр артык нык тырышкан, калын киндер тукыма каты тартты рып бәйләнгән иде Бит тиресе суелыр хәлгә җитсә дә. ул акрын гына башын боргалавын белде Менә тастымал бераз бушады, соңгы көчен җыеп кискен тартылуга, муенга шуып төште Беренче уе: «-Кабахәтләр, чишегез мине'» — дип кычкыру иде Ләкин янында гына көлешкән, лыбыр-лыбыр сөйләшкән тавышларны ишетеп, телен тешләде. Тукта! Кайда соң мин5 Кәрван сарайдамы5 Хәер, түгелдер Әзмәверләрнең берсе: «Арбада дуламасын’»—дигән иде түгелме соң5 Нинди арба5 Мине кая алып баралар5
Башыннан өермәләнеп узган сорауларга җавап табарга, кайдалыгын. нинди кешеләр арасында икәнлеген ачыкларга кирәк иде Бәлки, әтисе әйткән куркыныч шушыдыр?. Моның өчен шым гына тыңлап ятудан башка чара юк Бәлки әле әтисенең мәкеренә түгел, ә ул әйткән куркынычка юлыккандыр Кем белә
Саньканың зиһене, уе кыл кебек тартылды, тын да алмый тирә-яктагы тавышларны тыңларга кереште Чү! Әнә кайдадыр аста су чупылдады, озак миңгерәп ятудан саңгырауланган колакларына шыгырдау авазлары килеп керде
Бәй. ишкәк тавышлары түгелме соң болар1? Әнә. һәр ике яктан шыгырдап суга чумалар да. салмак талпынган канатлар кебек, өскә күтәреләләр Елга өстенә тамчылар коела.
Бишектә яткандай тирбәлүен абайлап алган Санька үзенең көймәдә икәнлеген. Идел уртасына җитеп дулкыннар өстендә чайкалуларын да аңлады Димәк, аны аяк-кулларын бәйләп алып китеп баралар Аны бер якка. Гөлйөземне икенче якка! Гөлйөзем исенә төшүгә, шытырдатып тешләрен кысты, йөрәге куырылып килде Ул кайда хәзер? Аны нишләткәннәр? Нинди кабахәтләр кулына төште икән соң ул? Фәрештәмнең канатларын кем каерды5 Ике күзеннән яшьләре агып төште Ләкин ул аларны сөртә алмый, киндер капчык эчендәге яшь. чибәр, көчле егетнең иңсәләре генә калтырап- калгырап куя иде
Күз яшьләре белән бергә чарасызлыктан интегү, рәнҗү, үпкә хисләре дә юылып төште бугай Үз-үзен кулга алып, ихтыярын туплап ни эшләргә кирәклеген уйларга кереште
Артык хәрәкәтләре белән игътибарны җәлеп итмәскә тырышып, аркасына каерылган кулларын кыймылдатырга тотынды Кайчан да булса барыбер чишелер бит инде алар Әмма төен шулкадәр тыгыз итеп, чияләп
бәйләнгән иде күпме генә тырышмасын — бау бушамады Аптыраудан, йөрәге әрнүдән бүтән чарасы калмаган Сандка иреннәрен канаганчы тешләп, яткан урынында аунарга кереште Чү' Кинәт аркасы ниндидер каты әйбергә килен терәлде Көчен җыеп шуңа омтылды һәм үзенең көймә кы рыенда ятуын аңлап алды Калын такталардан сумалалап, ныклап ясалган көймәнең кабыргалары эчке яктан берни белән дә капланмаган, алар тире ° эчендәге сөякләр сыман тырпаеп торалар иде. Саньканың куллары нәкъ әнә | шул кабыргаларның берсе янында булып чыкты. Озак кармалана торгач, ка « бырга өстендәге ниндидер агач чөйне тапты һәм төенне шуңа эләктереп. « салмак кына гәүдәсе белән алга тартылды Ләкин капчык киндере комачаулый. киерелүгә үк төенне ычкындырып җибәрә иде Ничә тапкыр бер үк | хәрәкәтләрне кабатлагандыр, хәтерләми, ләкин инде булмый дип кул = селтәргә җыенганда гына, бауның кинәт бушанып киткәнен сизеп алды z Озаклап бер җиргә ышкынудан капчык тишелгән һәм нечкә чөй кулдагы < бау арасына, төешә килеп кергән иде Түземлеген, соңгы көчен җыеп тагын * бер талпынуга, бау чишелде, егет арыган кулларын угалады җиңел сулап > куйды Аякны чишү өчен инде берничә мизгел дә җитә! Озакка сузарга е ярамый' Санька көймәдән ничек качып китәсен. Казанга ничек барып җитәргә икәнен дә белми, әмма Гөлйөземнең «Акканатым1» дип кычкырган авазы күңелендә кабатланган саен, үзенең нәрсәдер эшләргә, йөгерергә, көрәшергә, кирәк булса, теш тырнаклары белән сугышырга, теләсә кем белән бугазга-бугаз килергә әзерлеген тоя
Куллары бушау шул юлда беренче җиңү иде Өметенә таба тәүге адым ны ясаудан канатланган Санька аякларындагы бауга үрелде һәм. якында гы на кыштырдаган танышлар ишетеп, тынсыз калды Тирә-ягында кеМ бар икәнен белмәгән һәм тыпырчынуының кемнеңдер игътибарын җәлеп итү ихтималын аңлаудан бөтен юне тораташ булып катты Иреккә чыгам ЛИ1ӘНДӘ генә
Аяк тавышлары якынайганнан-якынайды авыр гәүдәле кемдер тук мышный мышный килде дә туктап калды Бераздан аның бодай капчыклары остенә сузылып ятканы ишетелде
— Әйдә, сузыл шушында.—диде ул артыннан ияргән икенче берәүгә Озакламый анысы да ятты булса кирәк, чакыру кабатланмады
Саньканың түземе соң чиккә җиткән, кыл кебек тартылган бер халәттә ята иде. Җитмәсә, гамак тобе кыра, борынына тыгылган тузаннан төчкерәсе килә башлады Ул ике куллап борынын кысты, корып, кытыршыланып кал ган тамак төбен төкереге белән йомшартып, йөткерүдән сакланырга тырыш ты Их. бер ярты гына чынаяк салкын су йотарга' Көймәгә бәрелеп чапылда ган дулкын тавышын ишетүгә, күзләре ачытып куйды Су янында сусыз яту дан да Iазаплы нәрсә бар микән'
Аның колаклары шылт иткән тавышны да эләктереп ала. шуннан үзенчә нәтиҗә ясый, кайда кем барлыгын томанларга тырыша Аның монда икәнлс ген беләме болар, әллә очраклы килгән кешеләрме’ Менә, ниһаять, күршегә килеп яткан адәмнәрнең берсе гырлый ук башлады Икенчесе ризасыз тавыш белән эндәште
— Йокы симертергә өлгерерсең. Мондый табышлы сәүдәдән соң рәхәтләнеп бер типтермәгәч, нинди алыпсатар син!’
Аның әңгәмәдәшен мыскыллабрак үзен зурга куеп сөйләшүеннән Санька аңлап аллы Иван сәүдәгәр бит бу' Аны нишләптер яратып бетерми сәбәбен үзе дә белми иде Ләкин шунысын ачык тоя Саньканың монда торыпша астындагы капчык эчендә ятканын белсә, ботен көймәгә шау-шу ку барачак, кешедән көлергә бер сәбәп табачак бу
— Ә-ә эй-е-с.—дин мыгырданды икенчесе йокы аралаш
Шешәдән агач бөкенең шыгырдап чыгуы калай чәркәләргә былкылдап сыекча акканы ишетелде Эчемлек кабып куйдылар тамак кырып ах ух ки лештеләр Саньканың авыз суларын китереп, казылык һәм яшел суган исе таралды;
— Син миңа готын, югалмассың Дөнья хәлен белеп, алдан күреп эш итүче бердәнбер купең мин.—дип мактанчык тавыш белән гөрелдәде Иван
сәүдәгәр—Савелий Кузьмич ул иске кеше, эш йөртүе дә үзе кебек. Менә сора син аннан бүгенге көндә патша хәзрәтләренә нинди малның кайтуы кирәгрәк дип Белми ул аны белә дә алмый, белмәячәк тә Шул Угличы белән, базар хәерчесе белән саташкан карт ул... Ә мин.. Мәскәү белән эш итәм Мәскәү ул инде МәскәүVIII Аннан акмаса да тама. Бүреләр сугышканда безнең кебек каргаларга ризык мулдан буласы Шулай бит!.
Янындагы яшьрәк тавышлы кеше аны хупларга ашыкты, ярарга тырышып хихылдавына ялагайлану тосмере чыкты.
— Дорес әйтәсең. Иван дәдәй! Картның Хөймәбашы булырына да күп калмаган инде Комы коела..
Санька ачудан йодрыкларын төйнәде, бу тавыш иясенең авызына ямаудан нинди рәхәт татыячагын уйлап, тешләрен шыгырдатты. Шул мизгелдә борынына ургылып тузан керде, эчләре актарылып чыгардай булып, киерелеп төчкереп җибәрүен дә сизми калды Бетте' Хәзер Иван сәүдәгәр бу якка сикерәчәк Ул гәүдәсен бөгәрләп, үзе янына килеп баскан кешегә тибеп җибәрергә әзерләнде Ни булса да булыр! Башка юл калмаган иде.
Эчемлектән җылынган Иван сәүдәгәр көтмәгәндә шаркылдап көлеп җибәрде
— Кичкә таба бераз җиләсләнде Дөрес сүзгә җавап юк. Ә син ашык- ма-а,—дип сузды ул—Көймәбашына нәкъ шундый кеше кирәк.. Казан белән дус кеше Сиздеңме, тамгачылар тамга акчасын Савелийдан ничек алдылар?
— Ю-у-ук!
— Шул-шул! Ә мин күрәм. беләм. Әшнәләр бит алар Таварын юньләп тикшереп тә тормадылар Берәүне дер селкетерләр иде Ә моңа Аның көймәсендә булгач, безгә дә караш шулайрак.
— Аңа түгелдер. Арыган чаклары иде.—дип каршы төшә башлаган сәүдәгәрне Иван тиз туктатты-
— Алдарсың Казан тамгачыларын! Җитте1 Йә тагын төчкерә башларсың Салыйк!
Тагын касәләр чәкелдәште Иванның шапырынуыннан туя башлаган Санька түземсезләнеп аларның китүен көтә иде Шул ук вакытта исерек сәүдәгәрнең тугарылып мактануы, акча, мал табу ысулларыннан уртаклашуы гыйбрәтле, егет барысын ла хәтеренә сеңдерергә тырышты.
Чираттагы йотым Иванның телен тагын да чишә төште:
— Менә мин бу ярминкәдән дә. искечә әйтсәк, йөз бәлиш1 мая туплап кайтып барам Эчне тишми бит Алтын бәлиш биш мыскал, көмеш бәлиш сигез дирһәм көмеш авырлыгы Шуның чиреге тамгачылардан йомып калын- ган. өч чиреге патша хәзрәтләре казнасыннан.
— Ни-и-чек?
— Патша казнасы хисабына йөргән сәүдәгәр алтын тапмаса. башын салсын! Ха-ха-ха
Җәелеп көлә башлаган Иван кинәт кенә туктап калды да күршесенә ысылдады.
— Әгәр бер бер сүз чыгарсаң1 Эчәгеңне актарып этләргә ташлармын. Аң бул! Идел төбендә синең ишеләр берәү генә түгел!..
— Аллам сакласын! Без синең белән бер җепкә бәйләнгән.. Җаным фида. Белмим дә. ишеткәнем дә юк.
Иван канәгать тавыш белән кеткелдәп алды һәм тагын җәелеп сөйләргә кереште
— Вог то-то! Дөньяның кая таба әйләнгәнен белсәң, патшага да ярарсың аллага да Үзеңне дә рәнҗетмәссең.—Ул тагын пышылдауга күчте—Казан тәхетенә янәдән Сафа Гәрәй утырды Беләсең, ул Кырым- йорттагы Сәхип Гәрәйнең бертуган энесе Гәрәйләр белән шаярырга ярамый. Алар ягында нинди коч торганын беләсең Мәскәүгә ярлык җибәргәннәр, имеш Патшаның Казан өстенә йөрмәвен таләп кылганнар. Басурман Сәхипнең сүзләрен җиткергәннәр Әгәр дә Казанга кул күтәрсәгез, без хәзер сез
VIII Бәлиш — акча берәмлеге
нең өстегезгә әүвәлге шикелле коры татар гаскәре белән генә бармабыз Минем үземнең Тупчыларымнан башка торек солтанының йөз мен атлы гаскәре бар Син уйлама ки. мин Мөхәммәт Гәрәй шикелле коры гаскәр белән генә барырмын дип. юк. хәзер минем кочем аныкыннан күбрәк бара чак. Казан җире минем йортым, Сафа Гәрәй хан — минем борәдәрем» Шулай булгач, патша хәзрәтләренә бүгенге көндә ни кирәк? Табигый ки. корал £ кирәк Мин төяткән йөкләрдә исә син атаң башы дип беләсеңме5 һа. юк' 2 Корал ул Иван ни эшләргә кирәген белә. Патшаның ни теләгәнен белә | Иван Әле тагын йоз алтын алмасаммы галиҗәнаб кулыннан Исемем Иван * бул-л-мас-сын* Мин—аның йом мыш -чы-сы!
Ул кикереп куйды, теле тотлыга башлады Шешә төбендә эчемлек кими | барган саен Иваншцң теле чишелә бара, мактанчыклыгы арта иде. =
Хәрәкәтсез яткан Саньканың буыннары оеды, ул түземсезләнеп р сәүдәгәрләрнең китүен, йә булмаса исереп йокыга талуларын көтә. Кайчан < да булса бу исерек лыгырдауга чик куелырга тиеш бит инде* Ниһаять' Иван * белән аның юлдашы тындылар, аларның бер-берсен уздырырга тырышкан > дай нечкәле калынлы тавыш белән гырлаганнары гына ишетелә башлады е Җитте1 Кузгалырга! Санька чалбар кесәсеннән пәкесен чыгарды һәм ялт иткәнче аяктагы тышауларын өзгәләп ташлады, саклык белән генә капчык ны кисәр! ә кереште
Күк йөзендә йолдызлар калыккан. Тирә-як тып-тын Караңгы Шыплап мал төягән зур көймә, җилкәннәрен төшереп. Идел уртасында йокыга талган иде. Су төбенә ташланган тимер ыргакның арканы киерелеп тартылган, көймә янында бәргәләнүче дулкыннарның чайпалуы гына ишетелеп тора Казаннан тизрәк китәргә һәм киң суга чыгарга ашыккан көймәчеләр дә. мал төятеп арыган сәүдәгәрләр дә тирән йокыда
Әле моңарчы ни кыласын белмәгән Саньканың башында бер фикер оешып та өлгерде Караңгылыкка ияләшкән күзләре яхшы күрә, кайда ни ятуын, кемнең кайда йоклавын да абайлап алды Сакланып кына капчыктан чыкты, әтисен күреп күзләренә яшь тыгылса да. аның янына барырга кыймады «Их. әти. әти. аңламадың, Бу эшкә мине үзең мәҗбүр итәсең.—дип уфтанып пышылдады—Гаеп итмә, ачуланма улыңны Башкача булдыра ал мыйм Шулай кирәк, әти. Әле Казанга соңгы килүең түгел Күрешербез, очрашырбыз Кайчан да булса бер аңлашырбыз-
Күзләренә тыгылган яшьне сөртеп тә тормыйча, пычагын тотып Иван сәүдәгәргә таба шуышты. Анысы исә капчыклар өстендә чалкан яткан кул ларын як-ягына сузып җибәргән, ярымачык изүендә исә бүлтәеп күн янчык беленеп тора иде Санька аз гына уйланып торды һәм янчык асылган бауны эзләп табып, үткен пычак белән аны сиздерми генә кисеп тә төшерде Янчык авыр иде Санька аны төйнәп муенына асты, тирә-юньгә тагын бер кат күз йөртеп чыкты һәм көймә кырыена шуышты Башта капчыкны, аннары торыпшаны cyia төшерде һәм әтисеннән пышылдап гафу үтенгәч, үзе дә Идел кочагына керен китГе тавыш чыгармаска тырышып еракта күгелҗем кара-булып күренүче ярга таба йөзеп китте
Идел буенда туган, балачагыннан дулкыннарга колач салып үскән егеткә елга үзе ярдәм итә иде кебек Ул тавыш тын чыгармаска тырышып, акрын гына ишүен белде Көймә шактый еракта калды Менә инде су өстендә аның шәүләсе дә абайланмый Баштарак бик якын тоелган каралҗым текә яр исә һаман үз урынында, әйтерсең. Санька йөзми, бер урында тора Казанның сул як ярда урнашканлыгын тогәл белгән егет, алга карап йөзде дә йөзде. Кай чан да булса барыбер шул ярга килеп чыгачак бит ул Муенга эленгән авыр янчык аска тарта, итекләренә су тулды, алар төпкә сөйри башлады Кулла рындагы бау кырган җәрәхәтләре ачыта, җитмәсә, каяндыр килеп чыккан дулкын башыннан ук күмеп үтте Егетнең авызына су туЛды тыны каплан ды Япа-ялгыз төнге Идел өстендә калу шомландыра, аңлаешсыз курку хисе йөрәкне кыса Арыган кулларны ял иттерим дип ишүдән туктауга ук гәүдә аска омтыла Егет тәмам арыды, гәүдәсе авырайганнан авырайды Башка чара юк иде. ул күкрәген тутырып сулу алды да дулкын астына чумды һәм юеш чолгаулардан тыгызланган итекләрен көч хәл белән салып аткач.
җиңеләеп тагын су өстенә калыкты Күкрәгенә дымлы, сафландыргыч һава тулды Соңгы кочен җыеп, яңадан йөзәргә кереште Әмма көче кимегәннән- кими акча янчыгы муенга бәйләнгән таш кебек аны аска сөйри иде Юкса, әнә чыгып җитәргә дә күп калмады Куе агачлыклар белән капланган яр якын гына Ләкин ул шулай тоела гынадыр Кемдер аны үрти, ярны якын күрсәтеп алдый, ымсындырадыр.
Кылт итеп башыннан узган уйдан кул-аяклары хәрәкәтсез калды «Хәрам мал мине төпкә сөйри. Шуның җәзасы бу! Кеше әйберенә кул суздым»
Кайдадыр бер якта су чапылдаганы ишетелде, тамчылар чәчрәгән кебек булды
— Су иясе Беттем! Аның белән очрашканчы хәрам акчадан котылырга кирәк!
Санька калтыранган хәлсез бармаклары белән муенындагы җепне өзәргә азаплана башлады, әмма суда тагын да тыгызланып калган калын җеп бирешми. ул агач кебек каткан иде Аны бары пычак белән генә кисеп булачак. Кесәсенә тыгылды Тар кесәдән пычак чыгарырга азапланган арада тагын төпкә китте Сөяк сап кулына эләккәндә инде ул шактый су йотып өлгергән иде Атылып өскә чыкты, кабаланып, мәңге туймастай булып еш-еш сулады һәм пычакны кыныннан алырга тырыша башлады Элекке вакытта чалкан ятуга бишектәге сабыйны тибрәткәндәй бәллүләтеп торган Идел аны күтәрергә теләми иде Бөтерелчек чоңгылга туры килдеме — таш кебек топкә китте Агымнан котылырга теләп бәргәләнгән арада шома сапның ку-лыннан ычкынганын сизми дә калды Чумган хәлдә бөтерелеп аккан су уңаена ыргылды һәм тагын өскә чыкты Хәле беткән, ул соңгы чиккә җитеп тартыша яшәү өчен теше-тырнагы белән көрәшергә омтыла иде Әмма хәрам мал аны ычкындырырга теләми Көчле агым белән берләшеп, алар Саньканың җанын даулыйлар, дәһшәтле тирәнлеккә суыралар иде Егет янчыкка ике куллап ябышты, чияләнгән төенне тешләре белән чәйнәргә кереште Шул мизгелдә су өермәсе аны бөтереп алып та китте. Күз аллары караңгыланды һәм әллә нинди сәер балкышта соңгы тапкыр Гөлйөземне күрде Кара чәчләрен иңсәләренә таратып салган кыз’ кочагын җәеп аңа каршы йөгерә, нәрсәдер әйтеп кычкыра, тик тавышы ишетелми иде Саньканың йөрәген үкенеч уты чолгап алды, авызын ачып «Көт мине, мин киләм».—дип кычкырмакчы булды Иреннәре аша саркылып су керде. Күз ачып йомган арада сурәт юкка чыкты, әллә кайдан гына әтисе, шелтәле карашы белән бәгырен телгәләп әнисе пәйда булды, сөекле абыйсы — бергә уйнап үскән иң кадерле дусты Васька йөгереп узды Алар барысы да Сань- каны каядыр чакыралар, кул изиләр иде Агым ирегенә бирелгән егетнең инде көрәшер ихтыяры, ташкынны җиңәр көче калмаган иде Алтынлы янчык-ны умырып тоткан килеш ул соңгы тапкыр талпынды да тынды Донья дөм караңгы пәрдә белән капланды, яшелле-зәңгәрле утлы боҗралар биеште дә барысы да бегге
Көймәдә
Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак. Кем гыйбадәт алтмыш ел озаграк.
МӨХӘММӘДЬЯР XVI наз шагыйре
Җәйге төн кыска Арыган-талган тәнгә сихәт китерүче йокы ләззәте керфек очына кунарга да өлгерми, сызылып таң ата башлый Әмма кичке ыгы-зыгы качып киткәндәгедәй ашыгычлык белән дәррәү кузгалырга, юлга җыенырга мәҗбүр булган сәүдәгәрләр, көймәчеләр җәйрәп йоклый Малтабарлык хиреслегеннән айный төшкән, алҗыган кешеләрне колак төбендә туптан атсаң да уятырлык түгел иде
Идел остсн куе караңгылык пәрдәсе баскач кына башын мендәргә куйган Савелий Кузьмич бастырылып уянып китте.
— А-а-ха-а-а1
Аның куркынган карлыккан тавыш белән илереп кычкыруыннан коймәдә!еләр боргаланып куйды, кемнеңдер йокы аралаш дога укып .мыгырданганы. кемнәрнеңдер усал итеп сүгенгәне ишетелде '
Карт сәүдәгәрнең күкрәге, әйтерсең, биш батманлы капчык астында 2 калгандай кысыла, сулыш ала алмый интегә иде. Гүяки, ниндидер албасты | аның муеныннан буын алган да. изә. сыта, аны көймә төбендәге такталарга к сылап куярга тели иде «Нәрсә соң бу? Нинди гөнаһ шомлыгы?. Бер-бер ° чир зәхмәте ябыштымы?» Ул күкрәген уа-уа торып утырды һәм кичен газиз | углы ягына күз дә салмавыннан имәнеп, бу авырту-сызлануның сәбәбенә = төшенде Бигрәкләр дә ачуын чыгарган иде шул Санька Улы турындагы * авыр уйлары, кичерешләре, бәйдән ычкынгандай кыланучы төпчегенең < хәленә керергә теләп тә. аны аңлый-төшенә алмавы, кара колдай аяк-кулын и бәйләп салырга туры килүеннән туган бәргәләнү, чарасызлыктан, гаҗиз- > лектән туган җан газабы иде бу е
•Әйдә, каты кулның, атага буйсынуның ни икәнен белсен1 Талны яшь чагында бөгәләр. Хәзер бөкмәсәң, соңрак сындырырга туры килмәгәе».—дип үч итеп, аның янына юри бармаган, җәзасының катылыгын җанына үткәреп белгертергә, ачуының тирәнлеген сиздерергә теләгән иде «О боже милостивый1 Спаси и сохрани1 Инде шәт төшенгәндер, сугымлык мал кебек бәйдә ятуның ачылыгын тойгандыр, суынгандыр Җүләр бул- маса аңлар1 Донья кендегенең бер Казан кызына гына бәйләнмәгәнлеге» дә төшенер, иншалла! Яшь чагында барыбыз да бер дуамалланып алабыз инде Капчыктан чыгарырга кирәк Озакламый кузгалырбыз, казанлылар мәмләкәте артта калыр» Авыр уйларыннан чайкала-чайкала. бер-берсенә • сыенып яткан көймәчеләргә басмаска тырышып, ул койрыкка, ашлык төялгән якка таба кузгалды
Аның кузгалуын гына көтеп торгандай, көймәчеләр, сәүдәгәрләр кый мылдый башлады Иртәнге салкынча һавадан бөрешеп калган малтабарлар җылыну өчен гиз-гиз хәрәкәтләнергә, үз-үзләренә суккаларга, авыз ачып киерелергә керештеләр
Савелий Кузьмич уртадагы җилкән күчәренә менеп басты да кулын маңгаена куеп койрыкка текәлде Көймә кырыена сузып салынган капчык юк. бодай көшеле өстендә ике кулын ике якка сузып җәйрәгән Иван сәүдәгәр белән аңа сыенган яшь алыпсатар гына ята иде Эче жу итеп кит те1 Әллә нинди куркыныч, шомлы сизенүдән теле аңкавына ябышып калды, күкрәгеннән ыңгырашуга охшаш сызлану авазы чыкты. Кибеп, корып калган авызында теле буйсынмый, әйтерен әйтә алмый изаланды Ниһаять, күкрәгендә барлыкка килгән төер йотылды, дәһшәтле тавыш белән кычкырып җибәрде
—-Сань-ка-а! Ул-ы-ы-ым!
Үз-үзен белештермичә җан коче белән әйтелгән чакыру авазы Идел өстеннән ерак-еракларга, куе урман каплаган биек ярларга барып җитте, кай <аваз булып көймә өстендә бәргәләнде
— Сань-ка-а ау-у-у-лы-ым!
Иван сәүдәгәр үзенә сыенган егетне читкә тибәреп торып утырды, со якләре шатырдаганчы киерелеп иснәде һәм каты махмырлан айнып җитмә гәп кешеләрчә алпан-тилпән атлап көймә читенә килеп басты Ярминкәнең төшемле үтүеннән кабат сөенеп, җанга-тәнгә рәхәт бирүче янчыгын сыйпар га куенына үрелде Калтыранган кулы йонлач күкрәге буйлап аска шуышты кесәләренә суккалады һәм каударланып ике кулы белән дә үз үзен капшар га тотынды Бер мизгел эчендә махмыр зәхмәте онытылды, күзләрен кан ба сты һәм ул. кыргыйларча үкереп, йоклап яткан иптәшенә сикерде
— Апаңны кабер такталарын актарып, җиде кат җир астыннан Ми нем белән шаярыргамы51
Күз ачып йомганчы ул яшь сәүдәгәрне изүеннән һәм сыңар ботыннан умырып баш остенә күьтрде
— Әйт. кабахәт, янчык канда? Алтын кайда? Бәрәм. суга тондырам.
Йокысыннан айнып җитмәгән егетнең күзләре шардай ачылды, куллары тотыныр әйбер эзләп чапаланды. теле тотлыкты.
— Нин-нин-ди ал-ал-тын? Нишлисең.. Иван дәд-дәдәй...—дип мыгырданды ул. _ .
— Эчәгеңне актарып балыкларга ташлыйм, эт җан! Әйт! Синнән башка беркем дә белми иде.—дип кабатлады Иван һәм корбанын болгый-болгый көймә читенә якынлашты
— Әйт, әҗәлең килеп җитте. Юкса
Яшь сәүдәгәр эшнең пидә икәнен аңлап алды булса кирәк, еламсырап - такмакларга тотынды
— Ипи чыраен күрмим Мин түгел. Иван дәдәй! Мин түгел Эзләп ка ра Мин түгел Алла шаһит -
Иванның ачуы басыла төштеме, ул егетне селтәнеп бодай көшеле өс- тенә бәрде, тешләре арасыннан ачулы зәһәр янау сүзләре сытылып чыкты»
— Кара аны һәр бөрмәңне тикшерәм Әгәр дә. эт җан. алдасаң. Чишен, кабахәт, кай җиреңә тыктың’
Савелий Кузьмич килеп җиткәндә ул бөгәрләнеп яткан егетне ярсый-яр- сый типкәләргә керешкән иде инде
— Чү! Тукта! Тел белән аңлатып булмыймыни?—Карт сәүдәгәр үзенең кайгысын оныткандай, момкин кадәр сабырлык күрсәтеп эндәшергә тырышты. ике куллап Иванны тотып алды да читкә тартты
— Тукта дим! Ни булды? Аңлатып сөйләш!.
— Анасын алтынны урлагдн Ул гына белә иде.—дип ярсуын баса алмыйча гырылдады Иван—Җибәр! Җанын чыгарам мин аның...
Савелий Кузьмич аны кулыннан ычкындырды һәм яшьләрчә җитезлек белән араларына сикерде
— Акылыңа кил. Иван! Алган булса да. көймәдән кача алмас. Бәлки, ул да түгелдер Сабыр Тикшерик Аны үтереп кенә алтыннарың кире кайтырмы’
Соңгы дәлиле тәэсир итте булса кирәк. Иван аларган күзләрен Савелий Кузьмичка текәп катып калды йодрыгын йомарлап, ярсуына чыдый алмый тешләрен шыгырдатты
— Йә. хәзер инде сабырлык белән генә уйлашыйк,—диде Кузьмич ак рын гына Салмаклыгы, басынкылыгы белән ул Иванның ачуын басарга, башкаларда ярсу уятмаска тырыша иде—Нахак бәла тагудан да аяныч, үке нечле нәрсә юк. Үз остеңә гөнаһ алма!
Шау-шуга, көймәне дер селкетеп сугышуга уянып өлгергән сәүдәгәрләр, көймәчеләр аларны уратып алган иде инде
— Нәрсә булган’
— Кем урлаган? Кемнекен?
— Һи. үзе төшереп калдыргандыр әле Иванныкын алырсың, бар —диде кемдер ризасыз тңвыш белән.—Бәйләнергә сәбәп кенә эзләмиме?! Беләбез без
Икенчесе аңа каршы төште.
— Ай-Һай. Иван төшереп калдырамы? Кемнеңдер шакшы кулы уйнаган, иманым камил.
Артык сузарга, сәүдәгәрләрнең көймәчеләрдән, аларның исә малтабарлардан шикләнеп тавыш, җәнҗал кубаруына, бср-берсенә кул күтәрүгә юл куярга яламый иде
— Йә. иң элек тикшерик Бөтен кеше дә көймәдәме?—диде Кузьмич тирә якта күтәрелә башлаган шау-шуны күмәрлек каты тавыш белән
— Саныйк! Әйдә, кереш, өлкән көймәче!
Утыз утыз биш яшьләр тирәсендәге, куе кара сакаллы, әзмәвер гәүдәле ир авыз эченнән мыгырдый-мыгырдый, һәркемгә бармак төртеп санарга кереште
— Берәү, икәү. өчәү, дүртәү..
Әйләнә-тирәдәгеләрне санап, бетергәч, ашыгып бодай кошеле остенә. көймә кырыена күз төшереп алды, теле тотлыкты
Йоклап калганнар юкмы? Икәү җитми бит. Савелий Кузьмич—диле ул Аның йөзе агарып китте, маңгаена тир бәреп чыкты
— Кемнәр юк?
Көймә башын уздырып, сәүдәгәрләрдән берәү мыскыллы тавыш белән сорап куйды
— Ә үзеңне санадыңмы?
Каушаудан үзен исәпкә кертергә оныткән көймәче ачу белән җиргә төкерде, күкрәгенә бармагын төртеп тагын кабатлады
— Барыбер бер кеше җитми бит. Кузьмич'
Инде күптән кем юклыгын чамалаган сәүдәгәрнең тагын йөрәге авырта башлады, йөзе кәгазьдәй агарды, сулышы кысылды
Егетне бәйләп алып кайтуда катнашкан һәм бу хакта кешегә ләм-мим сүз әйтмәскә кушылган көймәченең дә хәле шәптән түгел, ул үзен гаепле санап башын түбән игән һәм колларча буйсынучанлык белән карт сәүдәгәрнең әмерен, хөкемен көтә иде
Аларның нәрсәдер пышылдашуын күреп алган Иван кинәт мәчедәй җитезлек белән Савелий Кузьмичка ыргылды
— А а-а* Әнчегеңне яшердеңме? Әйт кайда ул' Кайда’ Ник дәшмисең’ Ул урлап качкан Ул Алтын карагының атасы'
Улын югалту газабына нахак яла ачысы кушылган карт сәүдәгәр түзә алмады. Иванның бугазыннан буып хырылдады
— Җиттеме сиңа, юкмы” Алтының белән буыл тамагыңа тыгылсын' Тик телеңне генә тый'
Карттан мондый да җитезлек, беләгендә, батманлы гердәй йодрыгында мондый да көч куәт яшеренгәнлеген көтмәгән Иванның башы бер якка са лынып төште, бармаклары белән аның кулын кубарырга көчәнеп караса да. булдыра алмагач, күгәрә башлаган иреннәре арасыннан ризалыгын чыгарды
— Булды . җибәр әйтмәм
Кулын бушата төшсә дә әле һаман аны ычкындырмаган Савелий Кугь мич һәр сүзен кистереп, утыртма читәнгә сыер тизәге чәпәгәндәй өздереп өздереп кабатлады
— Алтынын үзенә кайтыр Малайны тапсак та. тапмасак та' Тик дәшмә җанымны кыйнама' Санькада эшең булмасын Юкса1’
Гайрәте шактый ук шиңгән Иван акланырга теләгәндәй сөйләнде
— Миңа нәрсә Кем алган шул кайтарсын Гаделлек өчен әйтүем Сәүдәгәр бер берсен алдый, талый башласа, кемгә ярар Мин риза, риза Савелий Кузьмич
Картның тимер йозак булып каткан бармаклары акрын гына язылды Иван муенын сыйпаштырып башын боргалап алды һәм карт яныннан читкәрәк китеп, тагын үзенекен кычкырды
— Белеп тор. Савелий Кузьмич' Алтыннарымны кайтармыйча барыбер тынмам . Белеп тор!. ,
— Җитте! Күпме иде алтының? Бар халык каршында әйтәм барысы ла үзеңә кайтыр Тик борыныңа киртләп куй Санька алмаган булса, гөнаһысы үзеңә Җәһәннәм ялкынында куырылганда исеңә төшәр, еландай телләреңне чыгарып ялынырсың, соң булыр'
Иванның кашы астында яшел күзләр ялтырады
— Төп-төгәл ике йөз бәлнш иде.—диде ул кистереп һәм әле һаман да сынын җыя алмыйча бодай өстендә бөгәрләнеп яткан яшь сәүдәгәргә ымла ды —Әнә. шаһнгым бар Ул белә иде Әйт. шулай идеме’
Яшь сәүдәгәрнең канлы иреннәре көч-хәл белән кыймылдады
— Шулай' Нәкъ ике йөз бәлиш иде
— Әтә-тә-тә Никадәр байлык,—дип тел чартлатты кемдер—Ай һай шулкадәр мөлкәтне үзе белән йөртер микән’
Гаепне Санька өстенә аударып хата эшләвен. малтабарлар арасында дәрәҗәсен, абруен какшатуын белсә дә. Савелий Кузьмич телен тешләде Малаеның югалуы аның ихтыярын сындырган, рухын изгән иде Дөресен әйткәндә, улының кеше малына кул сузарына ул ышанмый аның туры сүзле, гадел саф күңелле икәнлеген белә Ташаяк ярминкәсендәге кирелеге
үҗәтлеге аңлашылмый, авырттырып җанын тырный иде Ә хәзер5! Ахыры болай бетәчәген белсә. Казанда бер көн генә түгел, бер атна, бер айга ка лырга да ризалашыр иде Их! Үткәнне кайтарып булмый шул!
Көймә читенә кертеп ташланган капчыкта Санька ятканлыгын, аның төнлә капчыгы-ние белән юкка чыкканлыгын әле генә аңлап алган сәүдәгәрләр бер берсен бүлдерә-бүлдерә гөман кылырга, бәхәсләшергә ке рештеләр
— Аягы-кулы бәйле кеше суга ничек төшсен!? Башыма сыймый. Аңлый алмыйм Аллам сакласын, монда ниндидер явыз көчләрнең, елга иясенең кулы уйнамагае—Картрак сәүдәгәрләрнең берсе чукынып, ашыга-ашыга дога сүзләрен мыгырдарга кереште—Тизрәк кузгалырга кирәк' Каһәрле урын бу!..
— Ай-Һай. капчыктагы егет ничек Иванның алтынына кул сузды икән?. Ышанмыйм.—диде икенчесе башын чайкап—Саньканың суга төшеп китүе хак булса да. алтынны алуы — нахак. Савелий Кузьмич үз өстенә күрәләтә ялган гаеп такты
— Мин болайрак фикер йөртәм. яшь җан бит. хурлыгына түзә алмыйча бәргәләнгәндер, чыгарга итеп дулагандыр. Шулай бит1. Дулаган гәүдә көймә читеннән суга ычкынмас дисеңме?
— Анысы Шулайдыр да Бәлки Әмма Иванның алтыны кая киткән51 Менә монысы хикмәт, габышмак
— ЫшанасыҢ йкән. аның ач күзлеген кем белми Саньканың юклыгын сизеп юри кылаШас дисеңме.—дип каршы пышылдады аңа яшьрәк сәүдәгәрләрдән берәү—Алтын дигәндә, акча дигәндә газиз анасын сатып җибәрергә дә күп сорамас
Телләре белән әйтмәсәләр дә. арада бер-береннән шикләнү, су ияләренең үченнән шомлану тойгысы уянып килә иде Бу хәлнең озак дәвам итә алмаячагын белгән Савелий Кузьмич кайгысын, газабын читкә куарга тырышты. көймәбашы буларак дилбегәне ычкындырырга ярамый иде «һич югы. үле гәүдәсен булса да табарга кирәк. Угличка ни йөз белән кайтып күренермен5'» Аның күз алдында улының зифа буе. балаларча кабарынкы лыгы да чыгып бетмәгән чиста чибәр йөзе килеп баса, очкынланып торган чаткылы зәңгәр күзләре пәйда була Эчендәге ялкынны йотып, аһ оруын кешеләргә сиздермәскә тырыша Аның яшьләрчә төз. таза бәдәне, әйтерсең, ун елга каргайды. Суырылып калды, маңгаендагы җыерчыклары тагын да тирәнәя төште
— Каекларны суга төшерегез' Гәүдәсен эзләп карыйк һич югы
Улының үлеме белән ризалашыр! а теләмәгән ата кешенең тавышы киселде. күзенә тыгылган яшьләрен кул аркасы белән сөртеп, башлаганын әйтеп бетерерлек көч тапты
— Тапмыйча кайтмыйбыз...
Көймәчеләр ашыгып каекларга ташланды Карт сәүдәгәрнең сүзсез ыңгырашуын, эчтән сызуын күреп тору. яшь. чибәр егетнең хикмәтле югалуы аларны да газаплый аны бәйләп ташлауда үзләрен дә гаепле тою исә бу әрнүне тагын да кочәйтә төшә иде Нәрсә дә булса эшләргә кирәклеген анлау алар! а җиңеллек китерде булса кирәк, берничә мизгелдән көймәнең борынына һәм койрыгына каплап салынган җиңел каеклар шапылдап суга төште, аларга ишкәк, колга, озын ыргак тоткан таза ирләр сикерде Елга агымы уңаена суны иңлап өч каек йөзеп китте
Әле һаман тынычлана алмаган, ярсуын ничек басарга белмәгән Иван коймә койрыгында аларны озатып калды Аның чыраена кара күләгә иңгән, иреннәре кысылган, яшькелт күзләре тирә-юньне ачу белән борау-лый иде
Кинәт миен кистереп узган көтелмәгән уйдан аның йөзе чалшаеп китте, кулларын болгап кычкырып җибәрде
— Әй. туктагыз' Мине дә алыгыз! Бәлки, ярдәмем тияр.
Каекларның берсе борылып көймәгә якынлашты. Иван ашыга-ашыга чукынып каек тобенә сикерде
— Аллага тапшырдык' Минем күзләрем үткен' Бәлки табарбыз да әле Нинди кайгы нинди олы кайгы.—дип сөйләнде ул. акланырга теләгәндәй
Башында исә бөтенләй башка төрле уйлар чәбәләнә иде «Әгәр тапсак. алтыннарым Санькада булмаса Яки анда булса? Ничек кенә бор сац да. ике чабата бер кием, икесе дә зыянга Тапкан сурәттә йөз бә- лиштән колак кагачаксың. Тапмау хәерлерәк Тапмауның хакы — ике йөз бәлиш »
Корылган хәйләсенең зирәклегеннән, фикеренең үткенлегеннән разый- ° канәгать булып ул кулларын угалады, иртәнге югалту ачысы онытылды = күңелендә өмет катыш сөенеч хисе бөреләнә башлады Йөзенә кырыслык | бирер! ә тырышып, кулын маңгаена куйды һәм игътибар белән тирә-якны х күзәтергә кереште «Мәетне беренче булып күрергә, аның яныннан каекчы- ° ларны ничек тә читкәрәк юнәлтергә кирәк*.—дип уй корып куйды ул Ан * нан соң күңелен тагын шөбһә басты. «Әгәр каекчылар күрсә5! Икесенә <s егермешәр бәлиштән телләренә йозак салып булырмы? Егерме бәлиш1 Бу £ аңгыра сарыкларның тошенә дә кергән мал түгел1 Шәт. ризалашырлар • <
Каеклар, бер берсеннән яртышар чакрым ара калдырып, агым бәргән * ярга габа юнәлде Беренчесендә Савелий Кузьмичнын кайгыдан сыгылган > гәүдәсе шәйләнә £
— Йа алла' Газиз улымны, сөекле Александрымны, төпчегемне табарга ярдәм ит1 Рәхмәтеңнән ташлама1 Аны артык нык яратканга бирдеңме әллә миңа бу газапларны5
Савелий Кузьминның иреннәре бертуктаусыз пышылдый да пышылдый рәнҗүен, газабын күк ияләренә, боек аллага, фәрештәләргә ирештерергә тели Аңа ярдәм итәрлек затлар юк микәнни соң? һич югы гәүдәсен кочаклап хушлашыр!а. сөекле улының газиз тәнен күз яшьләре белән юарга да насыйп итмәс микәнни5
Каекларда! ы ирләрнең йозләре кырыс, иреннәре кысыл! ан. күзләре су өстендә! е дулкыннарда. Агып килүче бер генә нәрсә дә аларның карашын нан читтә калмый Әмма чал Иделнең кеше газапларында гаме юк Ул ярларын тутырып, ерак ераклардагы Хазар диңгезе белән кавышырга ашыккан дан. гүбәнгә ургыла да ургыла Кочагына алганны чоңгыллар кире чыгармый Салмак тирбәлешеп, бер берсен куышкан салкын дулкыннар астында нинди генә серләр, нинди генә билгесез нәрсәләр юктыр1
Башкалардан арпарак яр буйлатып килгән каекта аягүрә баручы Иван сәүдәгәрнең йөрәге дерт итеп китте Аның үткен күзләре Идел суын ярын кергән комташлы борын хасил иткән култыкның түрендә, тирә ягын камыш баскан тымызык су өстендә соры бер нәрсә күреп алган иде Агым уңаена төшүче каектан култыкны таллык каплаганын когге дә ишкәкчеләргә эндәште
— Егетләр, чак кына сабыр итегез әле Теге култыкны карап килим Кем белә
Каек уртасында ишкәкләргә парлап утырган көймәчеләр борын артына уелып кергән култыкны күрми калганнар иде Алар риза булды Каек ишкәкләрен салмак шапылдатып, таллыкка якынлашты Яр буена җитәр җитмәс Иван суга сикерде һәм бил тиңентен төшеп тә цитге Аның карашы уе култык эчендәге соргылт нәрсәдә иде. ул күн итек кунычыннан тулган пычрак ләмне сизмәгән дә кебек, лачтыр-лочтыр атлап куаклыкка кереп тә кипе. Бигенә бәрелгән ботакларны, кычыткан яндыруын ул тоймый, алай болай ишкәкчеләр төшмәсен днп шикләнә һәм очып кына карап килә алма вы на үртәлә иде
Менә таллык аргга калды Илле адымнан да киң булмаган култык дигәне култык түгел, талгын гына агып ятучы җиңсә, борынга санаганы—кечкенә утраучык икән ләбаса Иван эре адымнар белән сикереп ат лыи атлый әле ерактан ук күзе төшкән соргылт нәрсәгә ыргылды Килеп җитте дә күн итек очы белән гипте. тирә якка су чәчрәде аягына эләгеп суүсемнәргә уралган киндер капчык килеп чыкты Таныды Иван Савелий Кузьмич ашлык гоягә юрган капчыкларның берсе иде бу Әнә җой кырында ак җеп белән салынган тамгасы да күренеп тора —«С К . Иван иелеп аны җәен карады һәм капчыкның нәкъ уртасыннан —бәйләгән җиреннән төбенәчә IH.I4.IK белән урталай ярылганлыгын күреп алды Ир^’Н читенә мыс
кыллы елмаю чыкты «Без уйлаганча ук мескен түгел бу Санька Килештерә белгән .»
Капчыкны тиз генә бөтәрләп яңадан су төбенә ташлады һәм ярдан олы таш китереп, бастырып та куйды «Табылуына караганда үле саналуы хәерлерәк- —дип уйлап куйды ул һәм тиздән кулына керәчәк алтыннарны исенә төшереп, канәгать елмайды ашыкмый гына каекка таба атлады.
— Йә. нәрсә?—дип дүрт күз белән көтеп торган ишкәкчеләргә уфтанып кул селтәде—Ялгышканмын!.. Эт үләксәсе...
Каек тагып агым буйлап төшеп китте
Кич якынлашты. Иртәдән бирле локма ризык капмаган базар әһле һәм көймәчеләр .сүзсез. Берни таба алмаган каекчылар арып-талып әйләнеп кайтты Артык эзләүнең мәгънәсез икәнлеген күпләр аңлаган, ләкин кинәт башына төшкән кайгыдан күз алдында картайган Савелий Кузьмичны аяп. нәрсә дә булса әйтергә кыймый торалар иде
Ә карт сәүдәгәр тирә-якта ни барын, малтабарлар һәм көймәчеләрнең ризасызлыгын, әйтерсең, күрми, сизми. Аның үз уйлары. Кайгысы йөрәген кыса, үзе белән улын да алырга карар кылган сәгатькә ләгънәт укый, үзен тирги, ни-нәрсә кылырга белмичә җаны бәргәләнә иде Ул авыр сулап соңгы әмерне көткән көймәчеләргә, юлга берләшеп чыккан сәүдәгәрләргә күтәрелеп карады да. икеләнүен җиңеп, хисләрең чыгарды:
— Казанга кире кайтсак пичек булыр икән?1 Күңелем сизенә, шунда булмагае Базмаган ул Юк1 Ышанмыйм Ышана алмыйм. Ул Казанда, йөрәгендә тәүге мәхәббәт уты кабызган калада Соңгы тапкыр талпынып карыйк. Улым, төпчегем бит! Ансыз ничек кайтыйм?!
Сәүдәгәрләрнең йөзенә ризасызлык билгеләре чыкты Сүзсез генә таптанып алдылар Кемдер авыр сулап куйды, кемдер учына йөткерде. Барысы да башлап сүз әйтүчене көтәләр иде Авыр тынлык урнашты.
Ниһаять, өлкәнрәк малтабарларның берсе тамак кырып куйды
— Үлгән артыннан үлеп булмый. Савелий Кузьмич Нишлисең?.. Урыны җәннәттә булсын! Кайту ягына кузгалмыйкмы диюем. Вакыт сузып кына үлгәнне терелтеп булмас.—диде ул картның йөрәгенә җәрәхәт ясамаслык сүзләр эзләп, сабыр күренергә тырышып
Шуны гына көтеп торгандай, башкалар шаулаша башлады
— Шулай инде. Савелий Кузьмич, ни хәл итәсең Безгә яшисе бит әле. һәр көн күпме чыгым китерә, анысын беләсең.
— Углич базарына өлсерәисе бар Базар таралгач, кайтуның ни мәгънәсе?!
— Мине Мәскәүдә көтәләр Вәгъдә — алтын Сәүдәгәр вәгъдәсе ул! Пайтәхет белән эш иткәндә соңармавың хәерле
Картның боларга каршы әйтерлек дәлиле юк. күңел Төбендә пыскыгай өмет утыннан гына ятлар йөрәгендә ялкын кабыза алмыйсың. Аларнып исә һәр коне — алтын, акча, мал! Мал дигәндә боларны җиңәрлек коч юктыр... Савелий Кузьминның соңгы ышанычы сүнде, башын тотып, уфтанып аска иелде
Кинәт аның күзләре очкынланды, элеккеге кискенлеге, тәвәккәллеге йөзенә чыкты, һәрберсенә туры карап әйтте
— Чыгымыгызны үзем күтәрәм Сүземнең ныклыгын беләсез Кайтыйк Казанга, зинһарлап сорыйм Кайтыйк сана!
Сәүдәгәрләр янә сүзсез калды. Аларнып һәркайсы эчтән генә үтәчәк көннәр исәбен саный, чыгымының тәгаен сумасын билгеләргә тырыша иде
Көтмәгәндә Иван сәүдәгәр телгә килде:
— Кысмырланмыйк. туганнар! Бәла агач башыннан йөрми Хан каласыннан әйләнеп килгәннән генә бөлмәбез. Тәвәккәллик' Чыгымын да күтәргәч...
Берәү дә аннан мондый борылыш көтмәгән иде. ахрысы, сәерсенеп аңа текәлделәр.
— Ярый соң Алай булгач, сузмыйк. Юл кешесенең юлда булуы хәерле,—дип беренче булып сүз башлаган сәүдәгәр бәхәскә йомгак ясады. Аңа каршы әйтүче табылмады
Шуны гына көткәндәй, өлкән көймәче кычкырып әмер бирде
— Җилкәннәрне күтәрергә-ә-ә! Юл —Казанга'
Кемдер көймә уртасындагы учакка ут элде, казан асты Озакламый. Идел киңлекләренә аш исләре таратып, дәү көймә тулы тизлегенә алга ом тылды
Бодай өстенә җәелеп яткан Иванның исә үз уйлары Бердән, тәвәккәллеге, кирәк чакта ярдәм кулы сузуы белән ул Савелий Кузьмнчның ышанычың казанса, икенчедән, аның яшерен максаты Казанга кайтуның аңа гына аңлаешлы хикмәте дә бар иде
Яшь егетнең мәхәббәт маҗараларыннан азмы-күпме хәбәрдар күзәтүчән һәм итәк астыннан ут йөртергә остарган сәүдәгәр монда да үз файдасын онытмаган иде «Мин әйтсәм дә, әйтмәсәм дә — барыбер Савелий Кузьмич күндергән булыр иде Маңка малае өчен акчасын жәлләми —Бусы— бер—Иван уйлана-уйлана бармакларын бөкли—Икенчесе—Санька исән Димәк, ул Казанда Аны Казанда иң беренче булып атасы түгел, мин очратырга тиеш Күрергә дә әйтергә «Сине эзлиләр күзләренә чалынуга, тышаулап яңадан Угличка озатачаклар. Бу юлы инде элеккечә саксызлык күрсәтмәсләр, җилкән колгасына богаулаячаклар Атаңның ачуы кабарган чак* Боларны ишетүгә, мәхәббәттән шашкан егетең шайтаннан җәяүләп качкандай юкка чыгачак, борынын да күрсәтмәячәк Өченчесе —әгәр акча ны чыннан да ул алган булса бугазлап кире кайтарачакмын муенына буш янчык асып, мәетен кәрван сарай ишегалдына кертеп атачакмын О-хо-хо' Алтын ни генә эшләтми кешене Иөз бәлиш янына тагын ике йөзне куш әле Иванкаем! Шәпме?1 Үзеңнеке дә кире кайта, яңасы да өстәлә Алтын алтын ны чакыра Мондый сума белән Угличта сасып ягу түгел. Мәскәүнең, бөек кенәз сараеның да ишеге киерелеп ачылыр Түземлек, сабырлык Иванкаем' Күзеңне киереп ач колагыңны торгыз! Башкалардан күбрәк күр күбрәк ишет' Бәхетең кул сузымында гына *
Ул киерелеп иснәде һәм бер атуда ике. юк. оч куян алачагы аларныц да ниндиләрс кулга төшәчәге күз алдына килүгә, йодрыгы белән бодай көше ленә сугып алды, тәгам тулы табын янына утырырга әзерләнгән корсак ко лы кебек канәгатьлек хисенә чыдаша алмый кулларын угалады -Алла кушып. барысы да мин дигәнчә булыр Барысы да уйланылган. кире чигенер урын юк Елгырлык, җитезлек бир. ходаем'»
Идел ярындагы тау башына укмашып утырган. Мәскәүгә буйсындырылып мөстәкыйльлеген югалткан элеккеге кенәзлск үзәгенә — инде елдан-ел сүнеп, бөлеп баручы Угличка Савелий Кузьмичка ияреп кара хәсрәт кайтты Күтәрә, җиңә, үткәрә алмаслык кайгы, югалту ачысы
Туган йортка якынлашкан саен хәсрәтле әрнү дә зурая, тирәнәя бара иде «Прасковьяга ни дип әйтермен?! Сөекле улыбызның инде дөньяда юклыгын пичекләр аңлатырмын?!» Савелий Кузьминның миен шул сорау бораулый Ни эшләргә белми бәргәләнә Бердән, башын тезләренә куеп елый сы, йомшак кулларына маңгаен тигереп тынычланасы җефете янына ашыга, икенче яктан, мондый да олуг кайгы белән, ямьсез хәбәр белән кайтасы кил ми, аяныч күрешүне сузасы, арткарак чигерәсе килә иде Әмма берни дә эшләр әмәл юк Барыбер кайтасы, барыбер әйтәсе
Савелий Кузьмич гөяп кайткан малына да кул селтәде Бушату урнаш гыру эшләрен көймәчеләргә йөкләп, көймәбашына амбар ачкычын тоттырды да салмак атлан текә ярдан күтәрелә башлады Хезмәтчеләрен җибәртеп ат чакыртырга да мөмкин иде әлбәттә Ләкин карт сәүдәгәрнең беркемне дә күрәсе килми, ялгыз калып барысын бәйнә бәйнә хәтереннән үткәрергә, сөекле Парашасын ничек тынычландырырга нинди сүзләр табарга кирәкле ген уйларга тели иде Тик җылы сүзләр дә. югалтуны җиңеләйтер әмәл дә таба алмады Ирексездән иреннәре кыймылдады, уфтанып
— Их. Параша. Параша! Бала ата-анасыннан иргә үлмәсен икән ул!—дип куйды
Унсигез еллап бер түшәкне уртак иткән Прасковья балаларына йомшак, ягымлы, кирәгенчә таләпчән һәм каты куллы, иренә игелекле һәм тугры хатын була белде Тик анык аңлашылмый торган, ничә еллар уйланып та серен таба алмаган бер сәер ягы бар ялгыз калды исә Прасковья күзен бер ноктага теки дә хәрәкәтсез тына. Тирә-ягында ни барын, ни кылынганын күрмәс, ишетмәс дәрәҗәгә җитә. Әйтерсең, ул нәрсәнедер исенә төшерергә, кайчандыр үтә дә кадерле булган ниндидер хатирәләрне яңартырга тели. Савелий яшеренеп кенә күзәткәләп тә карады, хыянәттән, тугрылыксызлыктан шикләнгән күңел әллә нинди сурәтләр, фаразлар тудыра иде Әмма Прасковья аларның берсенә дә сәбәп бирмәде Тезләрен кочаклап утырыр да. ерак-еракларга карап сүзсез калыр. Аңнан соң ул акрын гына чайкала башлый, иреннәре юка гына, кәгазь сыярлык кына булып ачыла да аннан ниндидер өн агыла башлый Елау-сыктау да. җыр да түгел ул. ыңгырашуга охшаш бетмәс-төкәнмәс бер кой. бер моң Тәүге тапкыр ишеткәндә Савелийның бала йоннары кабарды, бугазына төер тыгылды, тамагы кипте. Ул моның ни икәнен белми әмма шушы көй. моң йөрәген кыса, тәнен эсселе-суыклы итә, тетрәндерә иде.
Прасковьиның нинди гаиләдән икәнен төгәл белми Савелий Аның Углич якларында булмаганча чиста, гайре табигый ак тәне, биленә хәтле ишелеп төшкән алтынсу көлтәгә охшаш куе чәчләре, бу яклардагыча сусыл түгел, ә ниндидер җете куе зәңгәр күзләре әсир иткән иде яшь сәүдәгәрне Йөзенең бу аклыгын башта үзенчә юрады Савелий: балачагын, үсмерлек чорын. яшьлеген калын таш диварлар арасында. Углич монастыреның тар тәрәзәле ярымкараңгы хөҗрәләрендә бикләнеп үткәргәнлегеннән күрде Иреккә чыгуга, бу аклыкны көн яктысы юып алыр, битен җил. кояш ашар дип көтте Алай булмады Дөрес. Прасковья тагын да нәфисләнеп, матурла-нып кипе, йөзенә исә чәчләренә тартым алтынсу төсмер генә иңде. Ул каралмый. тупасланмый торган затлардан иде. күрәсең...
Аңа өйләнүе дә әллә ничек сәер, көтмәгәнчә килеп чыккан иде. Күрәсең, барысын да язмыш үзенчә билгели, үзенчә оештыра торгандыр.
Мәрхүм агасы ихтыярына буйсынып өйләнгән беренче хатыны белән дә начар тормадылар анысы Бер генә җитмәгән яклары, кешегә әйтмичә генә әрнетә торган уртак кайгылары булды хатын балага узмый иде Каударланып алыш-бирешкә. сәүдә эшенең четерекле дөньясына чумган Савелий башта моңа артык игътибар бирмәде Булыр әле! Яшьбез, кочлебез. диде Еллар узган саен шул үкенеч йөрәген ныграк кыса, кешедән кимлегеннән үртәлдерә башлады Кәсептәшләренең аңа сиздермәскә тырышып көлүләре, «Кайсысы кысыр икән, хатынымы, үземе?»—дип сөйләнүләре исә ачык җәрәхәткә тоз сипкән кебек әрнеткеч тәэсир ясый иде. Әйе. көттереп, за-рыктырып дөньяга килде Вася. Тик шатлыкка урап, сөенечкә тореп олы кайгы да алып килгән иде ул Газапланып, интегеп бала табуга ай уздымы, юкмы. хатыны өзлшүдән мактый алмады. Васяны күкрәгенә кыскан хәлдә якты дөнья белән бәхилләште
Әнә шул чакта Савелий Кузьмңч өенә Прасковья аяк басты Юк! Хатын булып түгел Бала караучы, үксез Васяга нәнкә сыйфатында килде ул. Хәзер инде анык кына хәтерләми-дә. бер айлык бала тотып ялгыз калган атаның ул чактагы мазасы бар нәрсәне каплап киткән иде. Кәсептәшләреннән кем тәкъдим иткәндер, анысы да истә калмаган. Сәүдәгәр буларак бер генә нәрсәне хәтерли «Арзан гына,—диделәр,—Менә дигән кол кызы. Нәсел- нәсәбе тәрбияле, асыл Таифәдәндер»...
Дин сабагыннан ваз кичкән яшь монашка ул чакта Савелий очеи колачлап булгысыз авыр мәшәкатьтән коткаручы яшь бер фәрештәдәй тоелган иде Чынлыгы да шулай Кап-кара, башын-күзеп каплап торган озын киемнәрен салып аткач, күз алдында чәчәк аткандай чибәрләнеп киткән басынкы холыклы ягымлы Прасковья тора-бара сәүдәгәрнең бөгеп дөньясын, җанын биләп алды Аңа башка беркем дә кирәк түгел иде инде Савелий Кузьмич хәзер дә аннан башка яшәүне күз алдына китерә алмый Прасковья— Васяга мәрхәмәтле ана, аңа тугрылыклы хатын. Санькага җан биргән кадерле бер зат иде Үз баласы тугач, өлкән угылга кадер кимер дип
шикләнгәне акланмады. Прасковья мәхәббәтен һәр ике балага тигез бүлә белде, теле һәм гамәле белән ни олысына, ни кечесенә аерымлау сиздермәде Кеше мөгамәләсендә иң нечкә кимәлне дә тоемлау сәләтенә ия Савелий бары тик аның күзләрендә генә ниндидер бер нур балкуын сизеп яшәде Ул нур исә Санькага бакканда, аңа караганда гына кабынып ала иде Гөнаһлы бәндә Савелий үзенә дә шундый нур кабынуын өмет итте Әмма ° юкка1 Соңыннан, газиз улыннан көнләшүен аңлап, тормышка ашмас хыялы- $ на кул селтәде Тик. юк юк та. шул нурны тансыклап, юксынып куя торган ’ иде Хәзер менә Прасковья янында аңлашырга аңлатырга кирәк булачак Йи « хода, ярдәмеңнән ташлама'
Җирдә ауный-ауный, Углич хатыннары шикелле чәчләрен йолкый-йол | кый такмаклап елар дип коткән Савелий Кузьмич бер мәлгә хәтта аптырап = калды Прасковьяның күз карасы кинәт зурая башлады, бөтен зәңгәрлеген ’ каплап, шомырт төсендәге зур төймәгә әйләнде, әмма авызыннан бер аваз < чыкмады Ул кулларын кушып, лып итеп урындыкка утырды бер ноктага * текәлеп тораташтай катты да калды >
«Ник еламый’ Кычкырсын, битәрләсен, сүксен, илереп бер аһ орсын « иде ичмасам1—дип үрсәләнде Савелий Кузьмич Һич ( югы идәнгә ятып аунасын иде •
Ниһаять, көттереп, озак көттереп Прасковья телгә килде хәлсез, әллә каян, баздан килгәндәй тонык тавыш белән эндәште
— Кайда’ Газиз углым кайда’
— И и н анасы әйттем бит инде Үзем дә белмим бит ничек булганнарын Идел дулкыннары серен чишми ласа —дип кабат уфтанды гаилә баш лыгы. сүзләрен теш арасыннан чыгарып—Үз җанымны да жәлләмәс идем ДӘ
Прасковья гагын телсез калды Аның башына әллә нәрсә булды, пичәмә еллар искә төшерергә, күз алдына китерергә тырышкан сурәтләр оеша баш лады Әле ул аларның ни аңлатканын да. кемнең кем икәнен дә белми иде Кинәт икс кулы белән дә башын тотып мендәргә ауды Чигәне ике яктан кыскан авыртуга чыдый алмый, тешләрен кысып түзәргә, шул сызлауны куарга тырыша башлады Күз алдына йөрәк парәсе — углы Санька килде Иделнең салкын кочагыннан ычкынырга талпынып, ул «Әни и нем».—дип ялварып, ярдәм сорап кычкыра иде Кинәт тагын күренешләр алмашынды. Прасковьяның миен кисеп, яндырып икенче әрнеткеч тавыш яңгырап үтте
— Әни и и см' Әне-кәч-чә ә ем!
Ләкин бу тавыш Саньканыкы түгел Тавышы да. сүзе дә аныкы түгел Бөтенләй башка телдә башка җирдә яңгыраган әрнүле ялвару иде бу Тукга' Тукта! Ул илерү Прасковьяның үз эчендә, үз миендә бәргәләнә түгелме?1 Нинди тел соң бу1’ Нинди гаҗәеп якыгг аһәң, таныш та. таныш түгел дә то елган сүзләр, бәгыреңне айкап чыккан газиз бер он'
Идел осте Тек.» ярларны тутырып дулкынланган Kjpi Идел кочагы Җилкәннәрен киергән зур көймә Көймә борынында кечкенә кызчыкны ку енына сыендырган яшь бер хатын Су өстеннән үсен чыккан кыялар Җил сез тарлавыкта шиңеп сүнгән җилкәннәр лыпырдавы Каяндыр пәйда бул ган икенче бер көймә Ниндидер усал йөзләр Сакал баскан озын чәчле явыз адәмнәр Пычак-хәнҗәрлар ялтыравы Кан' Кан' Менә калын тырнаклы йон баскан олы тупас кул аңа үрелә, әнисе кочагыннац йолкып ала Нәни кызчык үз үзен белештермичә ачыргаланып кычкыра
— Әни и н ем' Эне кәч чә ә ем'
— Кызым! Кызымны бирегез! Кызымны'
Тар кыялар арасыннан әзмәвер ирнең калын тавышй кайтаваз булып ишелеп төште
— Ха-ха-ха! Кызын түгел, үзең ки,.әк безгә' Үзе е-е сн! Үзе е е-ең'
Нәни кызчык кулларын сузып әнисенә омтыла, кычкыра елый ялвара Кинәт аның гәүдәсе очып өскә күтәрелә елга юлбасарының бер селтәнүеннән ул котырып агучы күбекле дулкыннар арасына кереп юга та чак Шул мизгелдә икенче бер юлбасарның канлы кулы иптәшенең җилкәсеннән умырды, сары тешләре арасыннан зәһәрле ысылдау ишетелде
— Кем баласы икәнен онытма! Көймәдәге бар мал бәһасенә торырлык әнчек1 Морза нәселе Ха-ха-ха Әҗерен кайтарасыбыз бар1
Тагын күренешләр алышынды Елап арыган, үксүдән шешенеп беткән нәни кызчык остенә кара киемле, тупас йөзле хатыннар иелешкән Аңлаеш- сыз телдә нидер сөйләшәләр, баш чайкыйлар. Авырту бер генә мизгелгә китеп горды һәм Прасковья инде ничә еллар үзен газаплаган сәер һәм газаплы соравына җавап тапты: ул — ул түгел икән ләбаса* Күкрәк астыннан бөрмәләнеп идәнгә хәтле сузылган киң. озын кызыл күлмәк эчендә Прасковья түгел, ә икенче бер кеше — кайчандыр Иделдә талап алынган нәни кызчык җаны, аның тәне. Теле дә аның башка икән ласа! Газиз углыныц Идел кочагында җан бирүе дөрес түгел Түге-е-ел* Тү-ге-е-ел! Аның җаны әнисенең туган ягына ашкынган, шунда очкан!
— И и газизем!—дип ыңгырашты Прасковья һәм илереп ятакка ауды. Коточкыч авырту тимер кыршау булып тагып ике чигәсен кысып алган иде
Кинәт аңа өстендәге җете кызыл күлмәк ялкын булып тоела башлады Идел өстендә ургылып ялкын уйный, аяусыз ут телләре җилкәннәрне ялмын, колгалар буйлап оскә. яшел әләмгә сикерә Тизрәк, тизрәк бу улан, ялкыннан котылырга кирәк! Ул сикереп торды, күлмәген йолкып ертырга, тарткаларга кереште Әмма ефәк тыңлаусыз бармакларга бирешми иде.
— Ут! Ут! Янам!
Прасковья сикереп торды да ишегалдына йөгереп чыкты, кое янындагы улактан чиләкләп остенә су коярга кереште Ләкин ялкын кимемәде, ул. киресенчә. тагын да көчәя генә.төште, тәненә сыланып, тагын да зәһәррәк яндыра. кыса, буа башлады
Савелий Кузьмич хатынының хәлен аңламады Аның чыгып йөгерүен үзенчә бәяләп голына аркылы төшмәде. «Еласын, илерсен! Тынычлансын!» Аның күз карашы Василийда иде: «Бу дуамал тагын ни кыланыр!?»
Василийның исә йөрәге таштай каткан иде Ул энесенең. җаныннан артык күргән, үзеннән ныграк яраткан Саньканың якты җир йөзендә юклыгына ышанмый «Бодай булуы мөмкин түгел Бер елмагоы белән генә дә кон яктылыгын арттыручы, шат күңелле егет тормыштан болай китмәс!» Аның йөзенә кара йөгерде, күзләре пыялаланды, куллары йодрыкка төйнәлде.
Кинәт ул сикереп торып ишек яңагын тоярга кереште, ачу белрн кысылган теш арасыннан мәгыгәсез зәһәр сүзләр чыкты
— Мин барыбер үч алачакмын. Аның үлеменә сәбәпчене җир астыннан эзләп табачакмын Менә күрерсез Үч алачакмын Үч* Үч! Үч! Казанга җитәрмен, табармын. Үч!
Аның гәүдәсе калтыргуга. гайрәт белән өзлексез имән борысны төйгән кулында кан күренде, бармаклары арасыннан тибеп чыкты, идәнгә гама башлады.
Кан! .
Савелий Кузьмичның күз аялары караңгыланды, башы әйләнеп китте.
■ Тагып канмы15 Тагып үлемме15»
— Җитте! Тукта'—дин җикерүен сизми дә калды —Бүгеннән сиңа Казан юлы ябык! Мин исән чакта ике аягыңның берсен дә агламаячакСыц. Аңладыңмы? Аңладыңмы, дим!
Василий ничек гиз ярсып кабынса, шундый ук тизлек беләр сүрелде дә. Күбрәк энесенә сыенып, аның фикере беләнрәк яшәргә күнеккрн. җитез һәм үзбаш уйлаучан Саньканың күләгәсенә әйләнә барган өлкән угыл атасына каршы сүз әйтергә базмады йодрыгын тагын бер кат селтәде дә канды кулы белән яшьләрен сөртә-сөртә ишеккә ташланды Аның үзалдына.киреләнеп әйткәне генә ишетелеп калды
— Мин барыбер үч алачакмын*
Шушы ук мизгелдә карт сәүдәгәр үзенең дә моннан соң Казанга бара алмаячагын аңлап алды Аяк тартса да. җан тартмас. Сәбәпсез ачуы, газизен аңлый алмавы урынсыз кул күгәрүе, мәсхәрәләгәндәй бәйләп ташлатуы белән рәнҗеткән, һәлакәткә этәргән җирләрдә кабаг-кабат газапланачагын, җанына гынгы таба алмаячагын, күңелендә мал кайгысы түгел, үкенеч һәм җан кайгысы булачаган да төшенгән иде ул
- Гөлйөзем
Аннан соң да гыйшкы һаман тәэсир кылды.
Гыйшкы аның коннән-конгә артып торды. ф Йокысыннан мәхрүм калды, йозс сулды,— g Ашау-эчү кайгысын да белмәс имли ;
, КОЛ ГАЛИ. •К»1кес*а Йосыф» X
. X
Арбага килеп төшүгә янына сикереп, авызын көчле, кытыршы учы ® белән томаларга азапланучы егетнең күкрәгенә ике кулын терәп. Гөлйөзем s җан ачуы белән кычкырып җибәрде:
— Җибәрегез, дим’ Җибәр'. Мин сезгә кол кызы түгел Мин Мин сез- ч не.. абыйга эйтәм!.. о
Сүзләрен әйтеп бетерүе булды, тавыш тынсыз мышнашкан егетләрдән ч берсе кычкырып көлен җибәрде, кулын бушата төште ®
— Күптән шулай диләр аны, Голйөзем Юкса, юлбасарлар тозагына эләккәндәй чапаланасыц
Таныш тавыштан остенә бозлы су сипкәндәй куырылып килде, тартылган кылдай киерелгән гәүдәсенең бердән хәле бетте, әрнү белән яшьләренә буылды
— Сез... син. лНи хакыгыз бар? Мин аяклы мал түгел Ни и ишлә-ә дс тез?.. Җибәрегез!
— Хурлыктан саклап калганга рәхмәт әйт.—дип ысылдады абыйсы Гөлйөземнең беләген кысып.— Күн кычкырсаң, төшеп ул егет'аламаңны камчы белән ярырга да күп сорамам! Әнә арттан титаклый
— Сез аны белмисез Ник алама булсын Нигә алай дисең?
Кыз рәнҗүеннән телсез калды, абыйсына каршы әйтер сүзләр габа алмыйча интекте
— Акканатым.—дин үчекләүгә күчге абыйсы —Кара канатың түгелме? Тон уртасында җиде ят белән кулга кул тотынып Оятсыз Әткәйгә ни йөз белән күренерсең?! Ул хакта уйладыңмы3
— Башкалар йөри бит әле
— Син башкалар түгел. Син минем сеңел! Тагын килеп кенә карасын Менә шушы кулларым белән изеп ташлаячакмын.
Голйөзем үзен үчекләүдән, җан ачысы белән ачыргаланып кычкырганын үртәүдән оялып яшьләренә тыгылды, учы белән битен каплап, утыргычка сеңде
— Йә. житте-җитте. Голкай! Син акыллы кыз Болай йөрергә ярамага нын, беләсең Бер ялгызыңа җыенда кем очрамас —Абыйсы аны үгетләп юатырга, тынычландырырга кереште—Ярәшелмәсә дә. күздә тотылган etc тең бар Болай килешми
— Нинди егет,—дип ыңгырашты Голйөзем—Ник минем өчен хәл итәсең?
Фәрит җиңелчә көлеп җавап бирде
— Кызлар сиздерми инде ул Аларныкы яшерен
Моңа кадәр тавыш-тынсыз утырган Шәһит' гаепле тавыш белән сүн ә кушыласы итте
— Йә инде. Голйөзем Баш ярылып күз чыкмаган тынычлан Юк икән, димәк, юк Бигрәк тә әйбәт1
Абыйсының кырыслыгын, елау түгел, алдында җиргә ятып аунасаң да сүзеннән кире кайтмаячагын белгән Голйөзем язмышына буйсынырга мәҗбүр иде Ләкин аның рухы сынмаган, күңеле буйсынмаган йөрәге • Ак канатым1 Акканатым!» — дин сулкылдый. Синьканың барыбер аны табачагына ышана иде
Кичке җыен. Александр азлы саф күңелле егет фаҗигале өз< нән очра шуны, абыйсының мәкерле хәйләсен Голйөзем кат кат исенә төшерә, чара
сызлыгыннан иреннәрен тешли, бер күрергә зар булып Акканатны сагына иде.
Үзе дә аңламый кыз Мондый сәер, татлы да, газаплы да. әрнүле һәм сагышлы да халәтне кичергәне, җанын кая куярга белмичә өзгәләнгәне юк иде әле аның. Ц
Барысы да гади, гадәти иде Ата-ана сүзеннән чыкмаган, өлкәннәргә күтәрелеп каршы сүз әйтә белмәгән кызның күңеле урман уртасында камыш баскан тымызык күлдәй тыныч иде. Бернинди җил-давыл аны айкамый. дулкынландырмый, тирә-яктагы йөзьяшәр имәннәр аның иминлеген, бөтенлеген саклый, чит-ят күзләрдән каплый иде кебек. Әллә каян килеп чыккай ак егет, әйтерсең, әнә шул күл өстендә өермә куптарды, җир асты чишмәләреннән дымга туенып яткан нәни генә көмеш күлнең астын-өскә китерде, мәңге тынычланмаслык итеп актарды да ташлады Дулкыннары сикереп чыгарга җитешеп ярга ташлана, камышларның, талларның тамырын актара
Башка ахирәтләре кебек үк үзен алда ни көткәнен дә анык белә иде Гөлйөзем. Кызлар гомере кыска — әти-әниләре. туган-тумачалары үз күргән берәр егеткә димләячәкләр, шартын китереп туен үткәрәчәкләр. Кыңгы- раулы атлар, бизәкле паласлар Кияү йортында телең балдай татлы булсый 1 дип бал каптырырлар, холкына майдай йомшаклык теләп майдан авыз иттерерләр. тыныч, бәхетле тормыш юрап мамык мендәргә бастырырлар.. Кияү куенына керү — яшерен хыял, өмет бәхет.
Сөйгән егетенә чыга алган кыздан да бәхетле кеше юктыр, ходаем. Элегрәк нишләптер бу турыда уйланмый иде Гөлйөзем. Гадәткә кергәнчә, йола кушканча, барысы да шәригатьчә булыр, ата-ана баласына яманлык теләмәс дип белә, шуңа ышанып яши иде Хәләл җефетемә тугрылыклы яр булырмын, иптәш булырмын, тупырдатып балалар үстерермен, дип хыяллана Әмма күз алдында тотканы, аһ. шуның яры булсамчы. дип өметләнгәне юк иде.
Ак егетне күргәннән соң, көчле кулының кайнарлыгын, чаткылы зәңгәр күзләренең бәгыреңә үтеп керердәй тылсымын тойганнан соң, колакны назлаучы йомшак тавышын ишеткәннән соң — аның күңелендәге уйлары, хыяллары челпәрәмә килде.
Гөлйөземнең күзләренә яшь тыгыла. Саньканың арба артында тәгәрәп калуын, аның ләгьнә орып, нишләргә белмичә өзгәләнүен күз алдына китереп тагын яшенә буыла.
Читлеккә эләккән коштай бәргәләнде Гөлйөзем Кулына ни тотса, шуг төшеп китте, бүлмәсендә әрле-бирле йөренде дә йөренде Башка бүлмәләрдән аерым итеп, йортның икенче катында кыек астына урнаштырылган. тар баскыч белән генә аш-су бүлмәсенә тоташтырылган хөҗрәсе кысан тоела башлады, аңа һава җитми кебек иде. Башка вакытта чигү чигеп, нинди дә булса кыйсса укып кызык таба, вакытның ничек үткәнен дә сизми кала торган кыз көнне үткәрә алмый изалана иде
Тәрәзә каршына килеп басты да күзләрен офыкта каралҗымланып күренүче урманнарга текәп хәрәкәтсез калды
Гөлйөземнәрнең ое тышкы шәһәрдә, кирмән коймаларыннан ерак түгел биек калкулыкта иде Аның бүлмәсеннән бер-берсенә сыенып утырган эре- ле-ваклы йортлар да. кала тышындагы бистәләр дә, урман-болыннар да уч төбендәгедәй күренә Күршеләрендәге тимерче, чүлмәкче, бакырчы, тукучы ише урта кул җитенкелектә яшәүче һөнәрчеләрнең ихаталарында ни кылын- ганын. кемнең нинди аш пешергәненә хәтле күреп, белеп торырга мөмкин иде Алар арасында исә Галиәкбәр оста йорты тазалыгы, бөтенлеге белән дә. муллыгы һәм биеклеге белән дә аерылып торыр иде. Шулай булмый, атасы— алтын-көмеш белән, асылташлар белән эш итүче. Ләкин боларның берсе дә яшь кызның күңеленә ямь. тормышына тәм бирми иде инде
Әнә ерак болында яшь тайлар уйнаклый зәңгәр күктән тургайлар җыры коела шәһәр урамнарыннан кемнәрнеңдер яңгыратып көлгәне ишетелә... ^ Барысы да җиһандагы бар җан ияләре дә бәхетле, һәммәсе дә тиңен, ярын тапкан Мин генә ут йотып утырырга мәҗбүр».—дип уйлап куйды ул
Һәм. баскыч шыгырда!аннан сискәнеп. 1из генә ятагына барып капланды Яшьле күзләрен, калтырап-калтырап куючы иреннәрен беркемгә дә күрсәтәсе килми иде
Авыр адымнар акрын гына ишеккә якынлашты Менә басмалар шыгыр- !даудан туктады Кемдер ишек янында тынып калды, авыр итеп сулады Шул сулыш алуыннан аңлады өлкән киңәшчесе, яраткан нәнәсе килгән. Ләкин £ барыбер урыныннан күтәрелмәде Никадәр генә киң күңелле, мәрхәмәтле S һәм сабыр булмасын, нәнә— нәнә инде, ул аның язмышын хәл итүгә берни- ? чек тә ярдәм итә алмый Тагын бер кат күкрәгенә канланып елаудан гына * ни файда15
Шыгырдап ишек ачылды,, кулыннан мәңге төшмәс дисбесен тотып, карт | нәнә килеп керде, шөбһәле, тәшвишле тавыш белән дәште =
— Әллә йоклыйсыңмы, кызым? ’
Гөлйөзем җавап бирмәде <
Нәнә гамак кырып куйды һәм алай да җавап ала алмагач. Гөлйөземнең * аркасыннан бәйләп, сөйләнә-сөйләнә үзенчә уятырга кереште • >
— Тор инде. тор. йөрәк парәм Кояш төшлектән авышып бара Ә син е һаман мендәрдән аерылмагансың Бәхетеңне йоклап үткәрмә тагы
— Нинди бәхет ул5 И нәнәм —дип сыкранды Гөлйөзем—Беләсең ич инде
Гөлйөземнең йөрәк серен уртаклашкан карт нәнә авыр сулап куйды
— Кем белә, колыным1 Баланың бәхете ата ана кулында Тыңлаучан булсаң, сүзләреннән чыкмасаң саф ефәктәй кызны рәнҗетмәсләр, юлына аркылы төшмәсләр дип белам Ата анага баладан да кадерле нәрсә юк Алла боерса, күрешерсез дә, табышырсыз да әле Егетеңне әйтәм ул да атаң каршына ачык йоз. чиста күңел белән килә белер Казан ярминкәсенә йөрердәй адәм төшеп кал! аннардан булмас
Карт нәнәнең акрын гына ипләп кенә әйткәннәреннән Гөлйөземгә әллә ничек җиңел булып китге. йөрәген кысып торган авырту акрынлап юкка чы га башлады кебек Торып утырды да нәнәсенә ялварды
, — И нәнәм... сөйлә, тагын сөйлә Синнән башка кемнән киңәш көтим5
Күземне ач бу четерекле дөньяга1
— Ярый, ярый Артыгын кыйналма, җәрәхәтеңә тоз сипмә Фәрит абыеңны да аңларга тырыш, синең өчен дип. синең намусың өчен дип үрсәләнгәндер. Сөенеп торырга кирәк, «яклаучым, саклаучым бар» диеп
Абыйсының исемен ишетүгә. Голйозем тагып куырылып килде, йөзенә төксе кыяфәт чыкты
Нәнә ялгышрак ычкындыруын аңлады булса кирәк, тиз генә сүзне икең чегә борды •
— Әйтер! ә онытып торам икән лә Әтиеңнең йомышчысы килде Ки чекмәстән. хәзер үк сине чакырган—Аның тавышында тәшвишле төсмерләр куерды йөзенә борчылу галәмәте чыкты. Галиәкбәр оста. Гадәттә, хатын-кыз эшенә тыкшынмый Аның үз дөньясы эреле ваклы бетмәс төкәнмәс үз мәшәкатьләре бар Балаларга, йортка, аш суга кагылышлы һәрнәрсәне Гөлйөземнең әнисе хәл итә Йортта шундый кагыйдә иде Ә инде Галиәкбәр останың йомышчы җибәртүе. Гөлйөземне остаханәгә атап чакыртуы гадәттән тыш хәл иде Никадәр генә тыныч күренергә тырышма сын. нәнә үзенең борчылуын барыбер яшерә алмады
Гөлйөземгә килсәк, ул әтисе янына остаханәгә йөрергә ярата иде Га лнәкбәр оста көннең күп вакытын ихата түреңдәге бер катлы зур таш йорт та үткәрә Монда тылсымлы, сихерле, үзенчәлекле икенче бер дөнья Монда ут һәм су. таш һәм алтын патшалыгы Әтисе исә әнә шул буйсынмас кичләрне җиңен игә китереп, асыл бизәкләр, асыл сурәтләр тудыручы гали бер зат булып тоела Гөлйөземгә
Кечкенә чагында иртән торуга ук остаханәгә йөгерер иде Кечкенә сан далда чүкеп күбәләк каиатыдай юка көмеш яфракчыклар ясаучы эреле вак . лы ниндидер таш кисәкләрен эретеп балдак йөзекләр коючы әтисе бер тыл сым иясе иде Остаханәдә! е абыйлар Гөлйөземгә бакырдан коеп нәни бал даклар, беләзек, күкрәкчә кебек нәрсәләр ясап бирделәр Шуларны тагып.
һәр бармагына берәр балдак киеп, кул чабып, көйли-көйли тыпырдаган нәни кызчыкны өлкән алтынчылар ла. өйрәнчек егетләр дә мыек астыгнан елмаеп күзәтә, һәрберсе нинди лә булса бүләк бирергә генә торыр иде Үсә төшкәч исә әтисе кырысланды. Көннәрнең берендә әйтте:
— Балам, син йнде хәзер җиткән кыз булып киләсең һаман-һаман ут. корым арасында, егет-җилән, ир-ат тирәсендә йөрү килешмәс Остаханәгә керүеңә асла рөхсәтем юк.—диде
Сабыр холыклы ата аны өйрәнчеклеккә килгән чая егетләр күзеннән ерактарак тотуны хәерлерәк санаган иде
Монысын, әлбәттә. Гөлйөзем белми һәм үз вакытында әле әтисенә үпкәләп, кинә саклап та йөргән иде. Һәм менә кинәт кенә атап чакыру, йомышчы җибәртеп дәшү Бу юкка гына булмас* Гөлйөземнең йөрәге дерт итеп китте: Александр атлы чибәр егет килмәгәнме икән!? Таш ярып чыккан. елгалар, урманнар кичеп ярминкәгә килеп җиткән батыр егет атасы янына юлны тапса, гаҗәпме'3
Гөлйөзем иңнәренә ефәк япмасын гына элде дә. ике басманы бер итеп аска төште, пешекчеләрне гаҗәпкә калдырып, ишегалдындагы ташлардан сикерә-сикерә остаханәгә элдертте «Менә-менә хәзер нәрсәдер булырга тиеш Мине күрмичә Александр барыбер Казаннан китмәс. Китәргә тиеш түгел Йөрәгем шулай сизенә Аның урынында булсам, мин дә китмәс идем1»
Галиәкбәр останың хыял өметләре зурдан иде Шәҗәрә очы Казан һәм Болгар мәмләкәтенең иң оста алтынчыларына барып тоташкан, аларнын һөнәр серләрен саклап килгән зәргәрнең эше ^үзгә күренеп алга бара, һәр көн аңа бәрәкәт, мал китерә, байлыгын ишәйтә иде Казан патшалыгының иң оста алтынчысы дигән исем күпне белергә, һәр гамәлеңнең алдын-артын уйлап эш итәргә, күпне бирергә мәҗбүр итә Шуның белән бергә, әҗере дә шактый сизелерлек иде.
Тышкы шәһәрдәге йорт-ихатасы мулдан, остаханәсе киң вә иркен булуга карамастан, ничек тә эчке шәһәрдән йорт алу исәбе бар иде Галиәкбәрнең Ул белә анда күчү Казанның иң күренекле затлары арасына керү, кайда да сүзең үтү дигәнне дә аңлата Хәер, аларына хәзер дә зарланырлык түгел Әмма тагын да яхшыракка, әйбәтрәккә омтылу кеше дигән затның табигатеннән килә торгандыр
Эш шуңа таба бара иде дә инде
Көннәрдән беркөнне остаханә ишеген сарай чапкыннары какты Гади йомышчылардан гына да түгел Олуг башын кече итеп Галиәкбәр катына Жангали ханның ышанычлысы. казнабашның ярдәмчесе үзе килгән иде. Мәмләкәттә акча сугуга күзәтчелек итүче, алтын-көмеш, асылташ ише хәзинә сакчысының үзенә сәлам бирүен яхшыга, бик яхшыга юрады алтынчы оста Иелеп сәламен алды, остаханә түрендәге йомшак күн мендәр түшәлгән урынга күрсәтте, горурлыгын югалтмыйча гына тәмле сүзләр тезде:
— Рәхим ит, и бөек хакимнәрнең бере! Без фәкыйрегезнең караңгы хөҗрәсенә нур алып кердең Алла рәхмәтеннән ташламасын! Мәрхәмәтеңне һәм әмереңне көтәм
Казнабашның ярдәмчесе ияреп кергән тән сакчыларына башы белән ишарә ясады тегеләре ашыгып алгы якка чыгып китте Бары тик шуннан соң гына ул өстәлләрдә таралып яткан алтын-көмеш беләзек, йөзек кеби нәрсәләрне аерым үтенеч белән ясалып ятучы асыл касәләрне күздән кичерде һәм канәгать калды булса кирәк, тамак кырып куйды, йөзенә елмаюга охшаш чалым кунды
Галиәкбәр әле һаман аның ни йомыш, нинди әмер белән килүен аңлый алмый интегә иде Салымнарын казнага вакытында озатып бара, сату-алуда кемгә дә булса хилафлык китергәне, нәфесенә юл куйганы юк Тынлыкны бозу өчен тагып үзе эндәште
— Галиҗәнаб казнабаш! Жаның ни тели? Хезмәтчеләргә әйтим, чәй ки-терсеннәрме. ширбәтме3
Вазифасын бер башка югары күтәреп атаганны казнабаш ярдәмчесе сизмәмешкә салышты һәм үзалдына елмаеп куйды «Әйе. бу алтынчы беркатлы түгел. Мәмләкәтнең иң оста зәргәре исемен күтәрүе генә җитмәгән телгә оста, кирәген әйтер өчен кесәгә керә торганнардан имәстер» Га лиәкбәр абзый үзе дә сизмәстән аның иң яшерен хыялын чын итеп әйтеп ташлаган иде. о
Казначы, кулы белән кагып. «Мәшәкатьләнмә1» дигәнне аңлатты да з ишекле-түрле йөренә йөренә акрын гына сөйли башлады
— Сарай әһле сәбәпсез йөрмәс Аңлагансыңдыр, беләсеңдер Йомы * шымның җитдилеген искәртеп куймакчымын Әмерне сарайга чакыртып та бирергә мөмкин иде Үтә җаваплы, олы эш тапшырмакчыбыз Аны әйткәнче * бер шартым бар синең ни эшләгәнеңне, сарайдан нинди йомыш алуыңны ни = диван әһелләреннән, ни хезмәтчеләреңнән һичберкем белергә тиеш түгел 2 Авызың йозакта буласы... Син шуңа разыймы? <
Галиәкбәр абзый ике кулын күкрәгенә кушырып баш иде
— Тыңлыйм һәм буйсынам, галиҗәнаб казнабаш' Сарай сүзе безгә ка- > нундыр Әйткәнегездән чыкмам!
Казна йомышчысы бер мәлгә тынып калды, аның үткен күзләре алтын чының эчендә, күңелендәгесен белергә теләгәндәй. Галиәкбәрне бораулый иде
Ниһаять, ул тагын телгә килде, тавышында тантаналы, кисәтүле аһәң чыңлый башлады
— Бу сарай йомышы гына түгел... Казан патшалыгының хөкемдары, олуг хан Җангали галиҗәнабларының шәхсән әмерен алып килдем мин сиңа. кем.. Галиәкбәр оста Тыңла да күңелеңә сеңдер' Телдән кергән телдән чыкмасын1 Килештекме?
— Килештек, галиҗәнаб'
— Алайсаң, тыңла!—Казнабаш ярдәмчесе өсте көмеш тәңкәләр белән бизәлгән, һәр төге уттай янып торган асыл кеш тиресеннән тегелгән кыйммәтле, затлы бүреген арткарак этеп куйды, хөлләсен ычкындырып җилләнеп алды Алтын эретергә әзерләнгән Галиәкбәрнең остаханәсендә мич ягулы. бөркү иде—Мөмкин кадәр тиз арада син. Галиәкбәр оста, җиһандагы теләсә-кайсы хөкемдарга Һәдия кылсаң да йөз кызартмаслык ал тын аяк. ягъни зур касә, маңгаена патшалык мөһере басылган затлар гына кулланырлык зәргәри савыт әзерләргә тиешсең Аның кемгә тәгаенләнүен чамалыйсың булыр Жангали хан Мәскәү хөкемдарларының ачуына түгел, рәхмәтенә мохтаҗ Аң бул! Кылган эшең белән син аңа кулыңнан килгән ярдәмне күрсәткән булып чыгасың Синең осталыгыңа таянып, олуг хан сиңа. Галиәкбәр оста, мәрхәмәтен күрсәтә Акласаң —рәхмәтенә, игелегенә тиенерсең, булдыра алмасаң, нәфрәте ачуы озак йөрмәс'
— Алтынны казнадан китерерләрме? Ул кадәр малны табуым бик шик ле. галиҗәнаб казнабаш Фараз итүемчә, шактый мал. асылташ кирәк була чак—Галиәкбәр останың тамагы карлыгып китте, тапшырылган эшнең яше ренлеге. дәрәҗәсе аны каушаткан, бер мәлгә ихтыярын йомшарткан иде — Алтын җамаякка алтын мыскаллап түгел, батманлап китәсе
Казначының йөзеннән ризасызлык галәмәте йөгереп узды күзләре кы сылды
— Казна белән дә. сарай белән дә бернинди бәйләнешең юк Булырга да тиеш түгел. Оныттыңмы, яшерен йомыш, яшерен эш' Сарай алтынчылары эшли алмас иде дип беләсеңме?—Аның тавышына мыскыллау төсмере чык ты:—Галиәкбәр останың бер савытлык алтыны юкмы3
Алтынчы сүзсез калды Тәхет иясе йөкләгән эш артык чыгымлы булыр га охшый Әмма ул үзен сүз белән, вәгъдә белән бәйләп өлгергән иде инде Ризалыгын биргәндәй, янә тамак кырып кына куя алды
— Борчылма, алгыны да. асылташлары да кире үзеңә кайтыр Ханлык хәзинәсеннән тияреңне алырсың Хезмәтеңә түләү дә мулдан булвсы Шар тын беләсең, ул—телсезлек' Ярты гына кәлимә сүз чыгарсаң да җәзасы ар тыннан куа килер Аңладыңмы3—Казнабаш ярдәмчесенең сүзләрендә тимер чыны яңгырый башлады—Бүгеннән эшкә тотын! Никадәр тизрәк тот-
can. шулкадәр хәерлерәк Әзер булгач, хәбәрен җиткерерсең. Тик белеп тор. сарайга барып йөрү юк!
Галиәкбәрнең иңсә җыеруын күреп, ул кесәсеннән бакыр тәңкә чыгарды Күнгән түгел генә акча сугу остаханәсеннән чыккан тәңкә шома, алтындай ялтырый иде Оста аның акча түгеллеген, гадәттә сан языласы ягында ниндидер тамга барлыгын гына шәйләп өлгерде.
— Әзер булгач, шушы тәңкәне тоттырып йомышчыңны җибәрерсең... Мин барын да аңлармын. Тәңкәне туп-туры миңа бирәсе, миңа кайтарасы. Мин барын да үзем аңлармын Ләкин сүз белән, тел белән берни дә әйтәсе түгел. Язу турында инде әйтеп тә тормыйм.
Көтмәгәндә килеп кергән казнабаш ярдәмчесе алтынчы-останы тәшвишле уйлар өермәсендә калдырып, ашыгычлык белән чыгып та китте.
Бөтен осталыгын, зиһенен эшкә җикте Галиәкбәр оста. Йокысы качты Затлы кыйммәтле савытның рәвешен күз алдына китерү өчен генә дә атна- ун кон вакыт узды Күңелен иң үртәгәне, үрсәләндергәне ашыгычлык булды Җитмәсә ул моңа кадәр мәгълүм бер генә зиннәтне дә кабатламаска, аларга охшамаска тиеш иде бит Ата-бабаларының моңарчы сер итеп саклаган алымнарын,, кайчандыр алар ясаган кыйммәтле әйберләрне хәтереннән үткәрде һәм ниһаять, тапты. Ике ягына дугаланып, сыртларын кабартып ябышкан аждаһа рәвешендәге тоткалы, өскә таба киңәеп килгән зур авызлы чүлмәк төслерәк бер савыт иде ул. Як-ягындагы бизәкләренә асылташлар беркегге. нигезенә вак асылташлар сибеп чыкты Чүлмәк гаҗәеп дәрәҗәдә матур, сокландыргыч иде Бүлмәсенә бикләнеп ул аны кат-кат каралы, ут яктысында әйләндергәләп бизәкләренең урнашуын кат-кат тикшерде Өйрәнчекләренә, кәсептәшләренә, хатынына күрсәтеп, аларның хуплау, соклану сүзләрен ишетәсе килсә дә. тыелып калырга мәҗбүр булды Галиәкбәр останың үз гомерендә ясаган иң гүзәл, иң затлы, иң кадерле һәм кыйммәтле нәрсәсе кеше-кара күзенә чалынмыйча гына кайсыдыр . хөкемдарның хәзинәсендә урын алырга тиеш иде.
Соңгы тапкыр тикшерде дә сандыгына бикләде Җангали ханның йомышын тиешенчә, сөйләшенгәнчә, килешенгәнчә үтәү генә аны шөбһәле уйларыннан. бөлүдән коткарып калачак. Монысын ул үтә дә яхшы аңлый иде.
Ләкин, алай булып чыкмады шул!
Галиәкбәр оста әле һаман аңына килеп җитә алмый Бер көн эчендә бөлде дә калды. Хезмәтчеләргә түләргә акчасы, эшен дәвам итәргә алтын- көмеше юк1 Барысы да бетге. барысы да пыран-заран килде. Өстендә фәрештәләр канат кагынган, муллыгы. җитенкел> е ташып торган ойдән бәрәкәт кипе, хәерчелекнең аяусыз кара күләгәсе кунды Барысына да шул алтын савыт сәбәпче « Аһ1 Никләр генә ризалык бирдем, никләр генә ярлык сорамадым?’—дип уфтанды Галиәкбәр оста. Әмма инде киткәнне, югалганны берничек тә кайтарып булмый иде Дәһшәте, кодрәте Кырымнан Мәскәүгәчә таралган олуг хан белән дәгъвалашып кара!
Барысы да көтмәгәнчә сәер һәм бик тиз килеп чыкты Барысы да куркынычлы. саташулы төштәге сыман
Казнабаш ярдәмчесенең ышанычлылары зур алтын касәне алып киткәндә әйттеләр
. — Иртәгә ястү намазыннан соң 'йомышчың казнабаш ярдәмчесенең ишеген шакысын Теләгәнен алыр,—диделәр
Үзенә нинди олы йомыш йөкләнгәнлеген белмәгән өйрәнчек егет исә икс кулын селтәп кайтып керде. Керде дә куркынган кешедәй як-ягына каранып, пышылдап сөйләргә кереште Аның күзләре зур булып ачылган, үзе еш-еш сулый, урынында басып тора алмыйча таптана иде.
— И алтынчы остазым1 Шәһәр имеш-мимеш белән тулы Чат саен гаскәриләр Җангали хан галиҗәнаблары шәһит киткән, имеш. Тәхеткә яңадан гайрәтле Сафагәрәй хан кайткан.—ди
— Болары соңыннан болары соңыннан.—дип бүлдерде Галиәкбәр— Әйт. казнабаш ярдәмчесен күрдеңме?
— Юк! Капкалары бикле иде Күпме шакысам да ачмадылар. Анда да гаскәриләр Озак йөрергә шикләндем...
Галиәкбәрнең тез астына кигереп суктылармыни, бердән хәле китте, йорәгсн тотып урындыкка чүкте Әллә нинди куркыныч сизенүдән күз алла ры караңгыланды
Йомышчы егет җыеп кайткан хәбәр исә дорескә чыкты Җангалинен кайдалыгын сөрәнчеләр кычкырып йөрмәде Аның белән бергә ышанычлы- сы. казпабаш ярдәмчесе дә гаип булган иде Үз хисабыңа Җангалигә асылташлар белән бизәп алтын касә ясаганыңны инде хәзер берничек тә раслап булмаячак Шаһитлар да. раслаучы язу-ярлык та юк Барысы да сер иде. яшерен иде Хәер булса да. аларны тотып казый янына каты куллы булса да гаделлеге белән даны чыккан Сафагәрәй хан катына килү олы мәгънәсезлек дип бәяләнер иде Алай гына булса әле.
Галиәкбәр оста башын ике кулы белән учлап тирән уйга чумды Оста ханәдәге бүлмәсендә бикләнеп кон утырды, тон утырды, әмма котылыр, байлыгын кайтарыр чара тапмады Бер генә юл бар — ул да булса, баш иеп рибачыларга1 ялыну Рибачыга бурычка баткан кеше тиз генә котыла алмас. Тик башка чара калмаган, бүтән юл юк иде
Көннәр уза торды. Галиәкбәр оста рибачыларга барасы көнен һаман- һаман чигереп килде Ләкин кайчан да булса барыбер аларга баш ияргә кирәклеген, мәҗбүр булачагын ул инде күптән аңлаган иде
Углы Фәритнең хәбәре исә Галиәкбәр останың күзләрен ачты, котылгы сыз караңгылыктан чыгу юлын күрсәтте. Аның тотылмаган ефәктәй хәзинәсе бар ич әле1 Мал мөлкәтле, шан-шәүкәтле нәсел белән туганлашу гына атты хәзер бу афәттән коткара алачак Гөлйөзем! Голйозем' Бар өмет синдә Сип генә нәселебезне бол! енлектән. хурлыктан тартып чьи ара ала сын И тәңрем, мәрхәмәтеңнән ташлама!
Алгы якта ишекнен, шартлап ябылганы, өйрәнчек егетләрнең бер-берсен бүлдерә бүлдерә сөйләшкәне ишетелде
— һи. Гөлйөземнең нурлы йөзен күрер коннәр дә бар икән Бик сирәкләдең әле Сагындырып кына йөри беләсең дә инде
Телләренә салынган шәкертләренең сөйләнүен тыңлый гынлый. ата кеше кызып каршыларга әзерләнде Исәбе — уйлаганын ( издерми генә кышын кылын гартын карау күңелендә тоткан бер бер егет бармы юкмы икәнлеген тикшерү иде Хәерле сәгатьтә1
— Иә. кызым1 Сөйләп җибәр, хәлләрең ничек? Эш га эш Күнгән уты рын сөйләшкәнебез дә юк икән.—дип бик ерактан башлады ул Кулына көмеш җептән пәрәнезләп үртән беләзекне алды кысага утыртылган таш цып ныклыгын тикшергән шикелле тоткалап карады да. кызгылт-шәмәхә нурдан күзе чагылгандай керфекләрен кысып, кызына төбәлде — Йә. кот әм
— Ни хәлләр дип —Әтисенең юкка гына, тиктомалдан гына чакырма гапып сиземләгән Голйозем кирәкле сүзләр таба алмый интекте—Ни турында сөйлим соң, әти? И беләсеңме, әле мин бер калфак чиктем, остазым ханым да баШка кызлар да аһ итте. Күчереп алдылар Нигә ул бизәкне бездән яшердең, диләр Аның ничек килей чыкканын мин үзем дә сизми калдым бит Шундый да магур булды Күрсәтермен әле яме. әтием
Кызының сызылып киткән кашларына. цГомырт кара күзләренә иңнәренә төшкәй калын толымнарына яратып, сокланып карап торды Галиәкбәр оста
Улы сөйләгәннәргә әллә пи исе китмәгән иде аның Ж.ыспда кыз кыр кын, егет-җиләннең очрашуы, уен көлке, җыр бию дигәндәй бер бездән генә калмаган Бөтен яме шунда ич Уйнар чаклары, дип фикер йөрткән иде Әмма кызның пешкән җиләктәй өлгергәнлеген чибәрлеген янама күргәч, бәяләгәч күңеленә хафа керде ■ Фәрит дөрес уйлый Аллам сакласын мои дай чибәргә күз салучылар нәфес сузучылар аз булмас Әлхәмдслнллаһи шөкер, нәселдә яман ат чыгаручылар булмады анысы Шулай да кисәтеп кую зыян итмәс ♦ Әмма аның уйлаганы көткәне бөтенләй башка нәрсә иде -Кем белән булган’ Безгә тиң нәселме’ Бөлгенлектән коткара алырлык
• 1'ибпчы -- iipni.ipi.in түлЬу зпаргы йелан «юш. мля бире" торумы
даирәдәнме?» Әгәр андыйлардан булмаса, кызга иреге белән, җыеннар, уеннар белән хушлашырга туры киләчәк. Ипләп кенә сорашуында булды.
— Ярар. ярар, кызым Җыен ничек үтте?
Гөлйөземнең битенә* куе кызыллык йөгерде. Әтисенең юктан гына сорашмавын күптән сизенгән кызның йөрәге дерт итеп куйды. Ничек итеп агаң хәтле атаңа сөйләмәк кирәк’ Әни сораса бер хәл иде
Әтисенең тавышында кырыслык, катылык чалымнары пәйда булды:
— Кемнәр белән чыктыгыз, кайда йөрдегез, дим. Нигә дәшмисең? Нәселебезгә тап төшермәячәгеңне беләм анысы, әмма да ләкин, кара аны... Сүзем бер булыр...
— Әти. мин бала түгел ич инде Үземнең нишләгәнемне беләм ләбаса.-
— Шуңа күрә сорыйм да. Бала булсаң, сорап та тормас идем. Йә, котәм..
— Мин мин...—Кызның теле тотлыга башлады, ни әйтергә белмичә, толымын бармагына урарга кереште Сораганын сөйләтмичә туктамаячагын, каты куллы булса да. гаделлеген, үзен яратканын һәм кичерәчәген белсә дә, йөрәк серен ата белән уртаклашу җаваплыгыннан шикләнә, икеләнә иде. Гөлйөзем кинәт үзендә коч тойды, каушавы, икеләнүе бетте Санька белән очрашуы, җыенда йөрүләре, абыйсының урлап качуы хакында сөйләде ДӘ ташлады.
Галиәкбәр абзый тәрәзәгә карап шактый озак уйланып утырды, беләзекне бер алды, бер куйды. Тик юрганда өстәлдәге коралларны җыештыра башлады Башындагы уйлары чуалды: < Дөрес, урыс белән туганлашкан кешеләр дә бар анысы Әнә. сәүдә бистәсендәгеләр татар кызлары әчеп җан атып тора. Араларында Мәскәү, Новгород, дала белән эш йөртүчеләре дә байтак Мал-мөлкәтле адамнар Бу кемэ Бер талпынуда баерга, алдау- йолдау белән мал җыярга килгән хөсетле бәндәләрдән түгелме?» Ул яхшы белә урыслар Казан кызларына никадәр генә кызыкмасын. горурлыгын җуймаган хор казандылар урыс кавеменә әйләнеп капланырга тормый Мал өчен генә, бер көнлек иминлек өчен генә ата-баба йоласыннан баш тартыргамы?! Әгәренки бер ыштансыз урыс баласы булып чыкса!?
Галиәкбәр останың Көмеш карасы йоккан бармаклары өстәл тактасында биеште, нәрсәнедер сорарга җөрьәт итмәгәндәй, икеләнеп әйтте:
— Ул егетне кайсы якган дисең инде?
— У|личган ул. әти Ярминкәгә бодай төятергә, килгәннәр Көймә белән..
— Аны... яратасыңмы димме?
. Гөлйөземнең бите алсуланды, җәядәй киерелгән озын керфекләре тибрәнеп күзен каплады
— Әйе. әти...
— Бер-бер хезмәтчеме, сәүдәгәр баласымы соң?
— Ул кадәресен мин белмим инде аның Әтисен сәүдәгәр дип әйтте шикелле. Без бит ул турыда юньләп сөйләшмәдек тә.
— Әтисенең исемен дә белмисеңме? Алар бит үз исемнәренә атасы исемен дә кушып сөйләшергә ярата.
— Юк инде, юк, әти.
Галиәкбәр абзый хәтереннән Углич сәүдә!әрләрен барларга, таныш-бе- лешләреп үткәрергә кереште. Алтын-көмеш белән эш итүчеләрне исенә төшерергә тырышты. Әмма зәргәр буларак үзе ярминкәләргә артык еш чыгып йөрмәгәнгәме, бодай төятүчеләрдән кемне дә белми икән Авыр сулап куйды Ата-баба һөнәренә, тугрылык саклаган Галиәкбәр абзый бары тик ал- тын-көмеш белән эш итүчеләрне генә чын сәүдәгәр, чын мал иясе дип белә иде. «Күрәсең, бу егеткә юлны бикләргә туры килер. Гөлйөзем мәсьәләсендә дә ялгышырга ярамый Соңгы өмет, соңгы ышаныч. Гөлйөзем бары тик саф алтынга ия малтабар нәселенә генә яр булачак. Үзенең киләчәге дә безнең бүгенгебез дә аның кулында Йа алла, мәрхәмәтеңнән ташлама!» Күңеленнән шундый карар чыгарса да. Галиәкбәр абзый әле һаман икеләнә иде. Бер яктан, кызын рәнҗетәсе килми; әгәр бай нәселдән булса, урыс кавеме белән туганлашырга да күп сорап тормас иде. Икенче
яктан, ата баба йоласы бар. билгесезлек бар Урыс бабасы дигән яманат күтәрүе дә рәхәт булмас Хәер анысына токерер дә иде Хөкемдарлар әнә илне, мәмләкәтне ныгыту өчен кем белән генә туганлашмыйлар да кемне генә кәләшлеккә алмыйлар Кичәге дошманнары түр башында утырыр Ба-
I рысына да үзенә төшенергә, белешергә кирәк иде Ә хәзергә хөкем бер булыр. .
Кызына туп-туры карап әйтте:
— Кяфер белән очрашуыңа риза-бәхил түгелмен. Моннан ары минем 2 рөхсәттән башка калага чыгу юк! Балачагың үтте. *
Кызының агарып калган йөзе, бармакларының ефәк япманы урап, бөте- ° pen тотуы, мөлдерәмә күзләре күп нәрсә сөйли иде Әмма ата кеше хөкемен I үзгәртмәде -Ярминкәгә килерләр дә китәрләр Бусы ла озак тормас Юга = лыр да онытылыр. Яшь кыз күңелендәге вәсвәсә дә озакка бармас Cv ! өстендә көймә эзе тиз җуела Иншалла. бу да шулай булыр - <
Мендәр юпь-юеш Гөлйөзем тыела алмый Яшьләре ирексездән агалар > да агалар «Кяфер —бик начар, имансыз, хөсетле бер бәндәдер Ак канатлы е эчкерсез, очкынланып торган зәңгәр күзле чиста егет ничек кяфер булсын' •
Онытылып, кайгысына буылып күпме яткандыр, кинәт башына килгән уйдан сикереп торды, күзләрен сөртте Ишегалдына чыгып җиз комгандагы чишмә суы белән битен чылатты Хәрәкәтләре җитезләнде, томан элпәсе каплаган күзләренә нур кайтты
Абыйсының бүлмәсенә керде, ишек өстендәге чөйгә карап, кинәт тук тап калды Абыйсының очлы башлы, затлы бүреге эленеп тора иде Әһә! Менә монысы Фәритнең бәйрәмнәрдә кия торган чалбары, ак күлмәге Яка сындагы, җиңендәге бизәкләрне Гөлйөзем үзе чигеп биргән иде Тагын нәрсә? Тышта салкынчарак Өскә кимичә дә ярамаг Гөлйөзем ашыга-каба лана күлмәген салып атты гадәтләнмәгән киемнәрне үлчәргә кереште Ба рысы да нәкъ аңа атап теккән диярсең Буйга абыйсы белән бер чамадарак кызга аның киемнәре үтә дә килешеп, гәүдәсенә ятып тора иде Җилкәсе киңрәк киңлеген Хәер, анысын гына кем карый аның
Ул биленә каеш салды, өстенә җиңе терсәк буена гына җитәрлек итеп калдырылган, абыйсының буен тагын да зифа, озын итеп күрсәтә торган билле җиләнен киде Озаклап юанырга вакыт аз Йөгереп килеп чөйдәге бүрекне алды һәм озын толымнарын баш түбәсенә чорнап, аны очлы бүрек белән бастырып та куйды Тәрәзәдә чалынган шәүләсенә сокланып карап алды Кара син аны Нәкъ яшүсмер егет! Танып карасыннар инде хәзер бар'
Аякта үкчәле читек, башта затлы бүрек Морза баласымыни' Ләкин әле барыбер нәрсәдер җитми иде кебек Аксөякләргә хас сыйфатларны хәте реннән үткәрергә керешкән кыз аңлап та алды хәнҗәре юк лабаса' Ул — затлылык, ирлек, егетлек, хөрлек билгесе Көмеш кынына канатлы аждаһа сурәте уелган сөяк саплы кечкенә хәнҗәрне дә тагып җибәргәч. Гөлйөзем үзен тиешле сурәткә керде исәпләп, канәгать елмаеп куйды Әйдә, хәзер танып карасыннар инде' Сәйранга чыккан угланда кемнең ни катнашы бар”
Өйдән чыгып киткәндә бик тиз генә хәл иткән кыз таныш түгел мохит • та бөтенләй аптырап калды Болактан Казан суга хәтле халык мыжлаган җирдә танышыңны т|гел. үзеңне югалтырлык иде Урыс сәүдәгәрләрен күрде, әмма «Сез Угличтан түгелме5»—дип сорарга батырчылыгы җитмәде ♦Кемне эзлисең?»—диярләр Кыз бала .Александр кирәк'.—дисенме” Ояты ни тора Гөлйөзем үзенең ирләр киемендә икәнен исенә төшереп чак К1.ПЫ көлеп җибәрмәде Егет егет кешене сораса, оятмы” Аягына көч к<| арыганлыгы онытылды Иңнәрендә канатлар үстемени, тагын дәртләнеп, менә-менә очратачагына өметләнеп базар әйләнүен дәвам итте
Күрәсең, иптәшенме, дустынмы югалтканнар аймыл булышканнар бер ул гына түгел Әнә озын гәүдәле, ярсу кыяфәтле бер адәм үтен киткән һәр егетнең күзенә керердәй булып карап кала Эзләгәне ул булмый, ахрысы ачуланып, теш арасыннан чертләтеп җиргә төкерә дә. тагын озын кулларын болгап китеп бара. Бер сәер ягын да абайлап өлгерде Гөлйөзем Куе кара са-
каллы, калын кашлы, күрер күзгә яшь тоелса да картларча бокрәя төшеп атлаган бу алла бәндәсе кемнәндер кача, шикләнә иде шикелле. Юка чикмән якасын бастырып куйган, башын бормаска тырышып, тирә-якны ялт-йолт күзәтә, кабалана иде кебек Аның яныннан тизрәк үтеп китәргә ашыккан Гөлйөзем урыс киемендәге бу кешенең салкын карашын үзендә тоеп, сискәнеп китте Калын каш астындагы яшел күзләр, әйтерсең, аны чишендереп капшый, үзәгенә үтәрдәй булып текәлгән иде Тәне юеш. салкын бакага кагылгандай чирканып куйды «И ходаем, дөрес юлда йөрми, ахрысы, бу алла бәндәсе».—дип укынып, тизрәк читкә китү ягын карады.
Әмма озакламый яшел күзле адәмне дә. базарга ник килүен дә оныта язды Ташаяктан кала капкасына сузылган юл ягыннан ишетелгән яшерен дәрт моң катыш өметләнү, талпыну сизелеп торган авазлар аны үзенә тартты, аяклары үзеннән-үзе шул якка атлады
Үз-үзен белештермичә кешеләрне терсәге белән аралап алга үткән кыз, каршында ачылган күренештән, телсез кала язды Боҗра ясап уратып алган халык арасында, яшел мәйданда нибарысы бер кеше — нәкышлап чиккән ак күлмәктән, куе зәңгәр төстәге чалбар балакларын саурый читек кунычына тыккан җыйнак кына гәүдәле япь-яшь егет, озын чәчле, ак йөзле ялгыз көйче утыра иде
«Ничек берьюлы шулкадәр күп аваз чыгара соң бу?»—дип уйлап куярга өлгермәде, серен аңлап, рәхәтләнеп елмаеп та җибәрде.
Хәйләкәр көйче барысын да шулкадәр оста җайлаган иде ки. ничәмә- ничә мәмләкәтләрне кичкән елгыр базарчылар гаҗәпләнеп тел шартлаталар, шаккатып бот чабалар иде
— Билләһи, валлаһи, мондаен оста көйчене күргәнем юк иде.
— Тавышы да тавышы Чичәннәрнең чичәне бу егет!
— АфәринIX Мең яшә. акыллым! Дәрт-дәрман өстәдең
— Казанның атаклы көйчеләре нәселеннән ул.—диде кемдер аны белгәне белән горурланып, танышлыгы белән мактанырга теләгәндәй тамак кырып
Хуплау сүзләре бер дә юкка түгел: койче. чыннан да. бер тылсым иясе булып тоела, кое. моңы. җыры, хәтта ки солектәй зифа сынын егетләрчә тотуы карашындагы яшерен горурлыгы белән лә, тыңлаучыларны әсир итә. кой хокемепә буйсындыра иде
Гөлйөзем аның тапкырлыгына, осталыгына, исемнәрен дә белеп бетермәгән уен коралларының саф авазларына сокланды Әнә бит ничек җаен тапкан берүзе дистә көйчене алыштыра Егет муенына тал чыбыгыйнан бөгеп боҗра кигән, аңа беркетелгән дүрт биш курай сыбызгысы иреннәренә терәлеп үк диярлек тора Беләгенә каеш белән төрле зурлыктагы шөлдерләр, көмеш кыщыраучыклар таккан, читек башында юка җиз түгәрәкләр беркетелгән ниндидер җайланма Аягын хәрәкәтләндерүгә, алар бер-берсенә бәреләләр дә нечкә чың тудыралар. Кулында ялтыравык бизәкле, күз явын алырлык итеп шомартылган думбыра Егет үзе исә шакмаклап ясалган зур давыЛбаз* өстенә кунаклаган Әйтерсең, тәхеттәге шаһзадә!
Менә ул кара мыек астыннан ап ак тешләрен күрсәтеп елмайды да күзләрен бер ноктага төбәп талпынып куйды Шөлдерләр, кыңгыраулыклар чыңлады, җиңелчә аяк сикертүгә буйсынып, җиз түгәрәкләр чылтырады, озын бармаклары иркәләгәндәй итеп кенә йомшак кылларга кагылды Иреннәре курайның әле берсенә, әле икенчесенә өрә. күчеш саен аларпың тавышы үзгәрә, йә калыная, йә нечкәрә, тойгыларга яңа төсмер биреп сызлана иде Егетнең хәрәкәтләре кызулаган саен уен кораллары да дәртлерәк тавышлар чыгара йөрәк тибешен дөпелдәп сулкылдаудан алып бәргәләнгән кошчык хәленә китерә, талпындыра, канатландыра иде Кинәт кенә ул читек үкчәләре белән икс яклап давылбазга китереп бәрде, киереп тарттырылган үгез тиресеннән калын куе авазлар чыкты Әйтерсең, туптан атгылар Гөрселдәүгә охшаш бу ярсулы аһәң көйне бозмый, киресенчә аны тагын да көчәйтә, дәртен ташыта иде
IX Давылбаз— барабанның бер rope
_ Гөлйөзем карады да катты Ул моннан китә алмый, сихерләнгән дәй көйчене күзәтә тылсымлы авазлар дулкынында тирбәлә, күңелендә үзе дә аңламаган шашкын хисләр баш күтәрә. Көй ләззәте бөтен тамыр лар буйлап тарала, аяк бармакларына хәтле чемердәп куярга мәҗбүр итә иде Күңелендә җыелган Александр атлы егеткә әйтәсе килгән әлеге әйтелмәгән барлык хисләре, тойгылары шушы көйдә чагыла, канатлана иде кебек
Кой бетте Әсәрләнгән тыңлаучылар шактый озак тын да алмыйча ба ’ сын тордылар Аннан соң, әйтерсең көтмәгәндә давыл купты, мәйдан * өстендә тойгыларын тыя алмаган йөзләгән кешеләрнең хисләнеп кычкыру ыннан өермә күтәрелдемени, егет каршындагы ачыклыкка алтын, көмеш § тәңкәләр ява башлады s
— һай. егет, рәхмәт яусын' Җаныма дәва бирдең'
— Мең яшә! Мең яшә*. «
Ә көйче боларны. әйтерсең, күрми дә. сизми дә Йөзендәге бер генә ча 3 лымы да үзгәрмәде Тыйнаклыгы, үзен тотышындагы басынкылыгы аны та > тын күкләр! ә күтәреп мактарга, рәхмәтләр яудырырга мәҗбүр игә иле е
Ул халыкны тынычландырырга теләп кулын күтәрде Әгәр .Җиргә егылыгыз»,—дип әйтсә сүзсез аның ихтыярына буйсыначак халык төркеме тынсыз калды Тагын курайлар телгә килде, кыллар тартылып дерелдәде Егетнең иреннәре арасыннан ниндидер таныш түгел яңа. озын көйнең моңнары агыла башлады
И кибер, ачыл, тиз ачыл, слйгаиемнс мин күрим. Мин керим iiiibiti янына, мин бу дөньяны сөймим. Гүр караңгы, гүр кысынкы, гүр юеш сиңа, белом Мин туйдым якты дөньядан, мин синен янга килом
Гөлйөземнең күзләренә яшь тыгылды, йөрәге актарылуга чыдый ал мыича иренен тешләде. йодрыкларын кысты «И бәгърем. синең дә шун дый кайгыларың бармыни соң? Нинди җаһиллар сиңа шундаен яра ясады3' Ничек итеп якты җир йөзләрендә тормак кирәк. Буе белән сыгылып төшкән кыз үзе дә снуэи бер-бер артлы шул сүзләрне кабатлый иде Тир.» ягында тагын кемнәрнеңдер сиздермәскә тырышып мышкылдаганы хисләрен тыя алмыйча тирән итеп «Аһ'» дип куюлары ишетелә башлады Күрәсең, дөнья тигез генә түгел. Җаннарын ачып карасаң, кемнең дә йөрәгендә ярасы, үзе генә белгән җәрәхәге. тешләрен кысып, иреннәрен чәйнәп онытырга теләгән, ләкин онытылмый, бетми, сүнми торган кайгысы хәсрәте бар
Җыр Сйнька Александрны базар!а ни очен килүен исенә төшерде Җырдан, моңнан исергән Гөлйөзем көнчене тагын, тагын тагын тыңлыйсы килсә дә. үзен мәйданны ташлап китәргә мәҗбүр итте Сөйгәнең очен. аның белән бер! ә булу очен елау-сыктау гына җитми, көрәшә, үз дигәнеңә ирешә белергә дә кирәк икән әле Сөй! эне янына хәтта кабер! ә керергә риза егет турындагы җыр юкка чыгарылмагандыр Ярыннан аерылган —якты дөньядан туйган Ә Гөлйөзем үз дигәненә ирешәчәк Белен тор газиз әткәем, аңла мине, кадерле әнкәем, аяк чалма миңа, туган абыем'
Җырчыдан ерагайган саен кыз күңелендә хәлиткеч адымны ясау теләге кискенләште. Сузар! а ярамын иде
Урыс сәүдәгәрләре, гадәттә. Болак буенда туктый торган иде Ялгышма са, Санька да шулай дигән иде кебек.
Яр өстендә бер-берсеннән берничә терсәк ара гына калдырып салынган лапаслар янында, чыннан да. лыбыр-лыбыр урыс телендә сөйләшәләр иде Боларның кайсылары Угличтан икән соң3 Гөлйөзем тәвәккәлләде борыны белән ярга терәлгән көймә читендә авыз эченнән нидер көйләп утырган ка лын сакаллы берәүгә эндәште
— Абзый кеше, әйтегез әле зинһар, сез Угличтан түгелме?
— Юк. энекәш Ялгышмасам. алар күптән кузгалды бугай инде Юкка эзлисең,—дип кул селтәде көймәче агай битараф кыяфәт белән
Шулчак Гөлйөзем каршында, җир астыннан үсеп чыккандай, яшел күзле, калын кашлы баягы адәм пәйда булды. Ул кызның үзәгенә үтәрдәй иттереп, сеңдереп карап алды да ярарга тырышкандй төче тавыш белән сүз кушты:
— Без идек Угличтан, ачуланмасаң... Кем кирәк иде димме, нәрсә кирәк иде дип әйтимме?.. Баш өсте. Әмереңне тыңлыйм, и-и яшь шаһзадә..
Ялагай кылануын яратмады, тавышының төчелеге ошамады. Гөлйөзем җавап бирергә ашыкмады. Башыннан йөз төрле уй чагылып үтте. Бүген инде икенче тапкыр юлына каршы төшкән бу кешенең ниндидер мәкере, хәйләсе бар сыман тоела иде Ләкин, күрәсең, башка чара юктыр. Очраган бер кешедән -Сез Угличтан түгелме?»—дип сорашып йөреп булмый ласа Бәлки юкка шикләнәдер Тәҗрибәсез, әле мыек та типмәгән яшь егетне шаяртырга маташуыдыр Базарда ни булмас! Әнә ич. үзе әйтеп тора: «Мин Угличтан».—ди Чит-ят кавем кешеләренең гадәт-йолаларын каян белеп бетерәсең!..
Гөлйөземнең башка чарасы юк иде, гозерен чыгармый булдыра алмады.
— Миңа. Александр, кирәк иде.—диде ул ихтыярын җыеп—Аны күрәсе бар иде...
Чикмән якасын утыртып куйган яшел күз ялт-йолт як-ягына каранып алды да. Гөлйөземгә якыная төшеп, пышылдауга күчте:
— Кайсы Александр икән соң?—дип сузды ул ниндидер уеның очына чыгарга тырышкан кеше шикелле —Бездә Александрлар күп..
— Сәүдәгәр баласы Яшь егет... Казанда бодай төятергә тиешләр иде.
— Ә-ә аны әйтәсең икән...—Яшел күзленең тавышына кайгы төсмере чыкты, гәүдәсе тагын да бөкрәя төште—Ай. энекәш, олы кайгыга дучар булдык бит әле.. Иделдә батып үлде бит ул Сизми дә калдык Юкса..
Ул тагын нидер сөйли. Гөлйөземнең күзенә керердәй булып хәбәрнең аңа ничек тәэсир иткәнен күзәтә иде.
Кызның күз аллары караңгыланып китте, авызын учы белән каплады. Күзләре зур булып ачылды.
— Ялгышмыйсыңмы, абый Ул озын, сары чәчле, зәңгәр күзле...
— Беләм. беләм.—дип бүлдерде кара чикмән иясе—Уналтысы яңа гына тулган җиләктәй егет иде Ничек ялгышыйм. Үле гәүдәсен судан үз кулларым белән тартып чыгардым
— Булмас, булырга тиеш түгел, ялгышасың,—дип пышылдады Гөлйөземнең иреннәре Ул үзенең ни сөйләгәнен, ни эшләгәнен белми, аяныч, әрнүле хәбәр бөтен миен ялкын белән чорнаган, күз алдында утлы боҗралар биешә иде
Хәбәрнең яшь егетне яшен суккандай миңгерәтүен күреп торган Иван сәүдәгәр кызларга охшаган бу чибәр егет белән Александр арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын инде күптән аңлаган, серне чиштерерлек әмәлләр, ысуллар эзли иде
Кинәт ул корбанына ташланган елан тизлеге белән Гөлйөземнең колагыннан эләктереп алды да күз ачып йомганчы ике лапас арасындагы бушлыкка тартып кертте Усал итеп, зәһәр ысылдап сорады:
— Ә хәзер инде дөресен әйт! Аны нигә эзлисең?
Хәлнең мондый борылыш аласын бөтенләй котмәгән Гөлйөзем югалып калды, тимер җәмки булып кыскан көчле бармаклардан котылырга теләп башын боргалады Әмма яшел күз көчле, кысканнан-кыса. ычкындыру уенда да юк иде.
— Әйт тизрәк! Тизрәк, тизрәк!—Тагын усал пышылдады ул,—Юкса...
Күзләренә яшь тула башлаган, ялварып еларга җыенган кыз бала кинәт үзенең ирләр киемендә икәнен, егет икәнен исенә төшерде. Әйтерсең. абыйсының киемнәре коч бирде, ихтыярына ирләрчә катылык өстәде Яшен тизлеге белән ул хәнҗәрен тартып чыгарды да дошманының корсагына терәде, тавышына бөтен ачуын, рәнҗүен салып, усаллык белән кычкырды
— Селкенмә1 Казан егетләре белән сөйләшәсен!
Озын, каты бармаклар колакны ычкындырды, гаҗәпләнүдән яшел күзнең керфекләре челт-челт йомылды, ияге аска салынып төште
— С-си-ин... с-и-и-н.—дип мыгырданып куйды ул гәүдәсен туры тотарга тырышып Күз кырые белән очлы хәнҗәрнең кояш нурында ялтыравын о күреп өлгергән Иван бер мизгелгә каушап калды
Ә кызга шул гына кирәк иде дә Кайчандыр сабан туенда чин ягыннан = килгән көрәшчеләрнең кул сугышын караганы, батырлардан берсенең сынын з җыя алмыйча сыгылып төшкәне күз алдына килде Аны-моны уйлаганчы * аягы хәрәкәткә килде, дошманының корсак астына китереп тә типте Кара s чикмән иясе әллә нинди ямьсез тавыш белән илереп урталай сынды, кычкы- ә рып уаланырга кереште ’ =
Гөлйөзем исә лапас арасыннан атылып чыкты да. артыннан бер өер эт н кугандай. шәһәргә таба томырылды *
Бетте1 Барысы да юкка чыкты' Александр атлы фәрештә егет татлы £ төш булып томанга уралып югалды Күңелдә бушлык, йөрәктә әллә нинди е җирәнгеч хәлсезлек. Дөньяның яме, яшәүнең тәме калмады
Гөлйөзем сүнде, күз алдында сула, сүрелә башлады Бер мәгъиәсезгә йорт буенча кая сугылырга белмичә йөри-йөри дә бүлмәсенә кереп бикләнә, яшьләренә буыла Хәзер аңа беркем да. дөньядагы бер кеше дә ярдәм итә алмый
«Аһ, көйче егет! Никләргә генә сине күрдем, монлы җырыңны ишеттем икән1 Әллә соң ул моң. ул яшьсез елау, сыкрау минем күрәчәгемне сиз дергәнме51 Каберенең кайда икәнен генә дә белмим бит ичмасам'-—дип өзгәләнә Гөлйөзем Иреннәре арасыннан яна ишеткән моңлы җан тетрәткеч хәсрәтле кой агыла
И кабер, ачыл, тиз ачыл, сойгонемнс мин күрим, Мин керим аның янына, мин бу доньяны сөймим. Гүр караңгы, гүр кысынкы, гүр юеш сипа, белом Мин туйдым якты доньядан, мин синең янга килом
«Әллә суларга ташланыргамы соң! Минем җаным да аныкы белән Идел дулкыннары арасында очрашыр, күбәләккә әйләнеп, бергә талпыныр иде!»
Кайгылы хәбәр белән бергә, зәргәр Галиәкбәр абзыйлар өенә тагын бер хәсрәт керде
Бер кон эчендә бар мөлкәтеннән колак кагуын, бөлүен якыннарыннан яшерә алган, эчтән генә янган, эчтән генә сызган Галиәкбәр оста язмышның бу сынавын күтәрә алмады Кызының күз алдында сулуында үзен дә гаепле санаган атаның чәчләренә чал кунды, күзенең нуры сүнде «Шулкадәр дә ярату буламы икәнни соң. и раббым!» Алтын кайгысы, мал кайгысы артка чигенде Әгәренки терелеп кайТа калса. Гөлйөземне ул үз кулы белән шул егет кулына тапшырыр хәлгә җитте Ләкин соң инде Үткәнне кайтарып булмый
Әни кеше үзенчә юатырга тырышты, иркәләп, назлап сөйләштерергә, кайгысын куарга җай эзләде
— Кызым, балам, күз нурым' Ул кадәр өзгәләнмәсәнә, бетермәсәнә үзеңне Дөнья бер бүген белән бетми Узсын вакыт Шуннан да олы дәва юк. Күңелеңә ошаган егетне тагын очратырсың Барысы да онытылыр Кем булса да каршы килмәбез Үз теләгәнеңә чыгарсың
— И-и-и әни! Миңа беркем дә кирәкми инде Теләсә нишләтегез'.
Рүр караңгы, гүр кысынкы, гүр юеш сиңа, белом, Мии туйдым якты дөньядан, мин синең янт килом
Кыз авызыннан ишеткән җырдан әнисенең тәне эсселе суыклы булып китте ,
— Йа хода' Үзең сакла, акылыңа гына зыян килә күрмәсен'
Качкынлыкта
Дус итен серен сөйләмә.
Таңда дошман булмасын.
Дошман дип хәтерен калдырма, Таңда дустың булмасын.
Татар халык маше
— Мин кайда5
Үзенең тавышын танымады Санька Йөрәге калтырый, бөтен буыннарында хәлсезлек Әйтерсең, ул үзендә тау-ташларны актарырлык егәр тойган яшь егет түгел, ниндидер бер сыек бөҗәк, әкәм-төкәм
— Ашыкма, улым ашыкма!—диде кемдер—Ятып тор Аллага шекер, гомерең бар икән әле Кулымда җан бирерсең, дип котым очкан иде
Санька күзләрен ачып җибәрде һәм өстенә иелгән ак сакаллы, бетен битен маңгаен тирән җыерчыклар буразналаган таныш түгел картны күреп, күзләрен йомды
— Кем син? Мин кайда?
Кинәт үзенең көймәдән качуы, озак-озак ярга таба йөзүе һәм су төбенә китү газаплары, үлем белән тартышуы исенә төште «Димәк, мин теге дөньяда' Алайса бу карт кем5 Ул да минем шикелле Идел төбендә әҗәлен тапкан алла бәндәсеме5 Әллә су иясе шул үземе?' Алай булса, ни өчен «Гомерен бар икән әле» дип сөенә?
Ул күзләрен ачарга курка, төрле хәшәрәтләрнең муенына, битенә, кул- аякларына сарыласын, канын суыра башлауларын көтеп чиркана иде Тирә- якта тынлык Һәр суүсем артыннан кан баскан пыяла күзләр аны күзәтәдер, бер кыймылдауга салкын тәнле хәшәрәтләр өерләре белән аңа ташланырлар. бер-берсен изә сыта чолгап алырлар сыман
Тагын кемнең дә булса тавыш бирүен көтеп бик озак ятты Санька Инде телсез, хәрәкәтсез яту газабы түзә алмаслык авыртуга әйләнеп башын, гәүдәсен кыса башлагач, шикләнеп кенә, сиздермәскә тырышып керфекләрен ярым ачып дөньяга күз салды Бака ефәге томалаган, төрле хәшәрәтләр мыжлаган караңгы чоңгылда түгел, ә Иделнең текә яры астында. ат башыдай зур. шома чуерташлар өстенә җәелгән печәндә ята икән ләбаса Су иясенең чәчләре урынында зәһәр еланнар мыжгымый, кыска гына калдырылган чал чәчле мөлаем карт икән ул.
— Мин кайда соң? Монда ничек килеп эләктем?—диде ул. ниһаять, зиһенен җыя тошен
— Борчылма' Син имин-аман җирдә.—диде карт әүвәлгечә тыныч тавыш белән—Шөкер, изге рухлар ярдәменнән ташламаган Күземне ачтылар, үзеңне коткарырлык көч бирделәр Бигрәкләр дә шомлы җиргә эләккәнсең Суның котырып аккан урыны Көймә-каекларны да әйләндереп кенә сала ул..
Санька ашыгып каударланып муенына тотынды. Аска сөйрәгән хәрам мал урынындамы5 Шул гына батырды, төпкә сөйрәде ич Каһәр төшкән алтын'
Аның хәрәкәтләрен, сискәнеп нидер эзләвен күзәтеп торган карт сүрән генә елмайды
— Курыкма улым' Юлбасар түгелмен. Кеше малына кызыкмыйм Тамагым тук. остем бөтен Шокер. Идел анысын да. монысын да мулдан бирә .
Оятыннан бугазына төер килеп тыгылган Санька каршы бер сүз дә әйтмәде, икенче якка борылып ятты һәм татын онытылды Хәлсезлек үзенекен итте, күзләре йомылды. Картның тыныч, ягымлы тавышыннан ботен җанына рәхәт бер иңрәү сыман талгынлык иңгән иде, тирән йокыга талганын сизми дә калды
Менә Идел өстендә сары табак булып кояш күтәрелде, ботен тирә-як кош корт сайравына күмелде. Чикерткә кычкыра, бал кортлары.
шөпшәләрнең чәчәктән-чәчәккә күчеп выжылдаганы ишетелә Күк йөзе чалт аяз Ник бер болыт әсәре булсын! Санька куе үләнлектә, чуар келәм булып жир җңләге ак чәчәк баскан аланлыкта ята. имеш Матурлыктан, киңлектән хәйран калган, телен әйләндереп бер сүз дә әйтә алмый Чү1 Әнә алан башыннан кочагын җәеп аңа каршы бер кыз йогерә түгелме соң?! Гөлйөзем ич ул! Тизрәк тизрәк аңа каршы чыгарга, көмеш тавышын ишетергә. серле моң тулы күзләренә багарга' Кулга-кул тотынып чәчәкле алан буйлап барырга да барырга иде. Аның бәхете күңеленә сыеша алмый оча- талпына. ботен гәүдәсе каядыр ашыгып канатлана иде
Санька сикереп торырга теләде, әмма җирдән кубарыла алмалы, гәүдәсе тораташтай каткан, бармакларын селкетерлек тә хәле юк Ә Гөлйөзем аны чакыра, кулларын сузып ялвара, нидер ымлый, күрсәтә иде Егет тешләрен кысып, бар көченә алга ыргылды һәм кинәт җирдән аерылуын сизеп алды Күз алдындагы алан кинәт юкка чыкты Ул сәерсенеп як ягына каранды һәм үзен яр буендагы ташлар өстендә күреп, ыңгырашып куйды
Әлеге саташу төш түгел1 Гөлйөзем аны көтә ич Аның коткаруын, кара төндә карчыга булып очып кунган залим адәмнәр кулыннан йолып алуын көтә Тизрәк, тизрәк яңадан Казанга1 Гөлйөземне коткарырга' Ашыгырга бик тә ашыгырга кирәк' Юкса сон булуы мөмкин
Ни кылырга белмәгән Санька үрсәләнеп картны эзләде Изге күңелле бу кеше ярдәм итми калмас юл күрсәтер, ни эшләргә кирәген өйрә тер Буш итмәс аны Санька Күп янчыгындагы байлык тулаемда кызганыч түгел' Кая гына киткән соң бу карт5' Артында яфрак кыштырдаганнан сискәнеп борылып карады Куаклар арасындагы тар сукмактан коткаручысы чыгып килә иде Кулында! ы ятмәдә беләк буе җәен, өч кызылканат чапалана
— Бәхетең бар икән.—дип елмайды ул.—Табышлы кон булды бу' Беренче ауга сине эләктергән идем, икенчесенә, күр. никадәр байлык.
Картның йөзе җыерчыклы кояшта янган, каралган булса да. күзләре яшь. очкынланып балкый иде Аңа җавап итеп елмаюын Санька сизми дә калды
— Рәхмәт инде сиңа, бабакай1 Гомерем буе изгелегеңне онытмам Тик монда озак кала алмыйм миңа мөмкин кадәр тизрәк Казанга кайтырга кирәк
— Кайтырсың Боерган булса Шулай да мин сиңа ашыкмаска киңәш итәр идем
Аның сүзләрендә сабырлык һәм әйтелеп бетмәгән мәгънә тоеп. Санька ашыгып муенына үрелде Икс куллап көч белән тартуга бау өзелеп тә чык
— Менә, бабакай, минем бүтән нәрсәм юк Изгелегең өчен шушылармы ал да юл күрсәт! Кая барыйм?
Карт остенә сикерергә әзерләнгән зәһәр еланны күргәндәй Саньканын ачык изүенә текәлде, күзләренә курку, нәфрәт чыкты Кинәт ике кулын да алга сузып, ямьсез, карлыккан тавыш белән кычкырып җибәрде
— Кит' Кит' Күземнән югал, кяфер'—һәм үз үзен белештермичә аргка тайчанды Аягы шома ташка эләгеп, буе белән чалкан барып төште
Әле яңа гына үзенә елмайган, ашыкмаска киңәш иткән картның нәрсәдән шул хәтле куркуын аңламаган Санька муенына үрелде һәм анда тагын хәерсез янчыкны табын, телен тешләде Кулында исә ефәк җепкә тагылган саллы көмеш тәре тирбәлә иде Егет аны ачу белән җиргә бәрде һәм карт янына тезләнде Балыкчының күзләре йомылган ул тавыш тынсыз калган иде Калтыранган куллары белән картның башын күтәрде аны йом шакка. үзе яткан җиргә илтеп салмакчы иде Баш астындагы ташта кызыл тап күреп, йөрәге жу итеп китте Карт җайсыз егылган да очлы ташка эләккән, күрәсең Җәрәхәтеннән кан саркый иде
Менә ул акрын гына күзләрен ачты бернәрсә аңламыйча Санькага карап торды һәм тагын керфекләре йомылды
— Бабакай' Ни булды сиңа? Нишлим5 Ничекләр генә ярдәм итим.—дин өзгәләнде Санька —Нидән курыктың син5
Ул аның нәрсәдән куркуын аңлый алмый интегә Христианга да. яһудигә дә. мәҗүсигә дә бердәй тигез караучы казанлы тәредән генә шул хәтле өрекмәс бит инде.
Карт телсез иде
Саньканын бөтен гәүдәсе куырылып килде, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып бәргәләнә башлады
Гөлйөзем янына талпынган җанының кыйналуына түзә алмыйча, ачу белән үзенең күкрәгенә сукты Ләкин никадәр генә ашкынса да. ул карт ба лыкчыны болан гына калдырып китә алмый иде Нәрсәдер эшләргә, пидер кылырга кирәк Ярдәм көтәр кеше юк. Ул яр буйлап йөгереп урап килде, картның шалашын йә булмаса торган куышын табарга иде бит. Ерак та түгел комташны киртләп баскычланып күтәрелгән сукмакны күреп алды һәм алга ыргылды
Яр өстендәге куе агачлык арасындагы аланда сыңар тәрәзәсе Идел ягына караган түбәсен камыш белән япкан кечкенә-генә өй тора иде Санька кабаланып шунда чапты җиңел сулап куйды. Менә ярдәмгә кешеләр чакырыр картны кертеп салырлар, урнаштырырлар. Аннан соң. Казанга!
Өй тирәсендә тынлык Ишегалдындагы учак күптән сүнгән. Таганга асылган җиз казан буш Тирә-якта кара күмергә әйләнгән кисәү ai ачлары гына аунап ята Шылт иткән аваз да юк. Санька тамак кырып куйды һәм ул бу ишетелмәгәч, кыюланып ишекне шакыды Җавап бирүче булмады Тагын шакыды һәм ишекне ачып җибәрде Түр башындагы мич. аңа терәп салынган сәке, чүлмәк савыт-саба, бернйчә тәбәнәк урындык һәм балык тоту, ау кирәк яракларыннан башка өйдә бернәрсә дә юк иде Аңлап алды, картның йорты булырга тиеш бу! һәрхәлдә, монда картны беләләрдер.
Йөгереп яр астына төште һәм картны күтәреп алып менде, сәкегә җайлап салып, өстенә каплады Тагын нишләргә икән дигәндәй як-ягына ка ранды Аста калган балыклар искә төште, тагын шунда йөгерде Аларны күтәреп менгәч кенә Идел өстенә күз салды
Елга уртасында ял!ыз көймә чайкала Савелий Кузьмич көймәсе Аның җилкәннәре төшерелгән Артка тагылган оч каекның өчесе дә юкка чыккан Көймә, ишкәкләрен салмак кына шапылдатып. Казанга таба төшеп бара Әнә көймә борынында берәү күренде, ул кулларын маңгаена куеп Идел өстен күзли, көймәдәге башка кешеләр дә сузылып-сузылып тирә-якны күзәтәләр Яр буена табарак бер-берсеннән чирек чакрымнар ара калдырып, оч каек килә Алдагысында Савелий Кузьминның тузгыган чәчле башын, бер тон эчендә сыгылып төшкән баһадир гәүдәсен дә абайлап була Менә ул каек төбендәге капчыктан түгәрәк ипи алды һәм нәрсәдер укынып, аны агым ур-тасына йөздереп җибәрде
Саньканын йөрәге жу итеп китте Аны эзлиләр түгелме соң?! Карт балыкчы менә нәрсәгә ишарәләгән икән Түгәрәк икмәк кеше баткан җирдә туктап әйләнә башларга тиеш. Әгәр бу ырым чын булса, икмәк Санькага таба йөзәчәк Бетмәгән ризыгың сине эзләп табасы
Егет тавыш тынсыз гына куаклар арасына чумды Күзләренә тыгылган яшьне йодрыгы белән сөртә-сөртә куелыкка атлады, иреннәре бертуктаусыз пышылдады да пышылдады
— Әтием, бәгьрем, кичер мине! Нинди утларга салуымны бсләм Тик нишлим’ Ни кылыйм? Гөлйөземне күрмәсәм. миңа якты дөньяның мәгънәсе юк1 Кичер Әмин кайтырмын Кайгырмый!
Ни эшләргә белмәгән Синька тагын яр буена чыкты, тагын куаклар арасына качты көймә Идел борылышында күздән югалганчы җанында икеләнү хисе бәргәләнде Җилкән колгалары борылыштагы калкулык артына күмелүгә эчендә ниндидер бер җеп өзелгәндәй булды, җаны тынычлап калды күңеле урынына утырды Икеләнү хисе, әйтерсең, шул колгаларга уралып еракка Идел киңлекләренә кереп юкка чыкты
Санька ашыкмый гына коры-сары җыйды, ишегалдындагы учакка ут элде һәм җәенне чистартып, кисәкләргә турап, казанга салды Кичтән бирле бер кабым ризык кермәгәнлеге үзен шактый сиздерә башлаган иде инде Сукмак читләреннән эзләп әрекмән яфрагы табып алды Карт балыкчының
ярасына ябарга кирәк булыр Бәрелгән җиргә әнисе шундый яфрак яба торган иде
Карт әле һаман күзен ачмаган Егет аның маңгаен тотып карады Ут яна Күрәсең. Саньканы коткарганда үзе дә суга чумган Бөтен тәне кызыша һушына килсә дә. аны мондый хәлдә ташлап калдыру турында уйларга да ярамый иде. и
Шулпа быгырдап кайнап чыкты Санька белә балык шулпасына юа. куз- i галак, балтыр! ак ише нәрсәләр килешә Аларны эзләп тапты, мич аралыгын 5 дагы тәпәннән тоз килеп чыкты Пешкән балык исе. шулпа исе. төрле х үләннәрнең, хуш исе борынын кытыклый башлады, авызга су җыелды Ул 2 ашыкмый тына ашны җамаякларга бүлде Их. бер генә кисәк икмәк булсачы' ё Хәер, шулпа болай да ашап туйгысыз Җәен ите ап-ак булып кисәкләргә та- = ралып тора Ачык һавада мәмрәп пешкән балык теләсә-нинди талымчан ке- £ шенең дә нәфесен кузгатырлык иде *
Ашны карт янына китереп куйды һәм'аны уятырга теләп, маңгаена 3 учын салды. Аның тиз генә тормаячагын белсә дә. инәлеп кабатлады
— Бабакай! Тор инде, уян1 Ач күзеңне... Әнә балык та пеште Бабакай ө дим
Балыкчы карт күзләрен ачты танымыйча Санькага карап торгач, куллары белән аны куган хәрәкәтләр ясарга кереште Учларын читкә каратып селтәнүе. «Күземнән югал. кит».—дигәнне аңлата иде булса кирәк Санька аңлый алмый интегә нигә куа ул? Санька аңа нинди зыян китергән? Шун дый ук куркыныч затмыни соң ул? Бәлки, теге каһәр суккан янчык шулай тәэсир итәдер Ул озак уйлап тормыйча, мич кырыендагы почмактан үткен пычак алды һәм шартлатып янчыкны кисеп төшерде аны кая куяр!а белмичә аптыранын торгач, ишек катындагы ау кораллары арасына ыргытты Ятсын шунда. Кемгә дә булса бәлки файдасы тияр әле'
Карт янә күзләрен ачты Шуны гына көтеп утырган егет кашыкка аш алып, аны картның иреннәре янына китерде
— Бабакай, аша инде'
Әллә ялваруы тәэсир итте, әллә карт чыннан да бик ачыккан идс. бу юлы каршы килмәде, егет кулыннан ризык алды Аның битләре алланып китте, күзләренә нур кайтты Сәер итеп, текәлеп Санькага. аның изүенә, күлмәк якасындагы бизәкләргә карап торды Әмма ана мөнәсәбәтен үзгәртмәде Аның йөзеннән ризалык та. канәгатьсезлек тә, курку да, шикләнү дә абайланмый Ул тулысы белән үз эченә бикләнгән аңа гына мәгълүм ниндидер бүтән бер дөньяда яши сыман иде
Санька картның урын җирен рәтләде, башындагы әрекмән яфрагын алыштырды да ятар! а ишарәләде Үзе сөйләшмәгән кеше белән ул да ирек сездән ым ишарә аша аралаша башлаган иде Карт сүзсез генә урынына ятты. Ул Һаман нидер уйлый, нәрсәгәдер борчыла кебек Егет ана комачаула мае өчен тышка чыкты да чирәмгә сузылды Мәңге бетмәстәй тоелган көнне ничек тә уздырырга кирәк иде Тизрәк бабай гына терелсен дә
Тонге урман уртасында учак дөрли Ялкын телләре бер берсе белән узы шып күккә үрли Коры агач шартлап шартлап куя Учак янында ике шәүлә тирбәлә Салмак кына сөйләшәләр
— Бабакай, сиңа мин гомерем буе рәхмәт укырмын! Үлгән идем ич инде. Син мине кабердән тартып алдың
— Анысы шулай,—дип көрсенә карт тавыш—Бу хакта бүтән сөйләмә Җыясы ризыгың калгандыр Әҗәтеңне кайтардың инде
— Юк. юк, бабай'—Яшь гавыш каударланып, бүлдерүләреннән курык кандай кабаланып сөйли—Мин үземдәге бөтен алтынны сиңа калдырам' Кешеләр арасына, калага кайтырсың Картлыгың балда майда үтәр
— Юкны сөйләмә! Миңа алтын кирәкми Бөтен явызлыкның, мәкернең башы шунда Аңа ягылып, җанымны пычратасым килми Булт ан хәтлесе дә бик җиткән' Алтыннарың кирәтер әле Яшь кешесең Күрәчәгең алда
— Бабакай' Мин бит чын күңелдән Ярдәм итәргә теләп Әтием хәлле кешеләрдән Аннан гына безгә зыян килми
— Ярый Әйтеп бетерим инде алайсаң. Баштарак мин сине угры-фәлән түгелме дип шикләнгән идем Ушкуйниклар азынды. Шуларның берәрсе түгелме дидем Хәзер белдем, сиңа алтын мәкере, явызлыгы йокмаган Күңелең чиста Тик кара төндә ничек Иделгә төшүеңне белмим. Анысы миңа караңгы һәрхәлдә үз ирегең белән түгелдер .
— Их бабай, белсәң иде эчемдә нинди утлар дөрләгәнен! Үзем монда, җаным Казанда минем. Кошлар булып очып китәр идем
Карт тавыш әкрен генә кеткелдәп куйды:
— Яшь чакта барыбыз да шундый Барыбыз да канатланып очар идек
Учак дөрли Учак янында балыкчы карт белән Санька Ялкын шәүләсе картның йөзендә бии Егет аңа карап үз уйларына чумган Балыкчының аны башта чоңгылдан коткаруы, аннан соң өрәк күргәндәй куркып үз яныннан тибәрүе, соңра тагын аңа мәрхәмәтенең сәбәбен аңлый алмый интегә Бөтенесе нибары ике көн эчендә давыллы өермәдәй уйнап үткән шомлы вакыйгаларда ниндидер аңлаешсыз эзлеклелек бар кебек Мәрхәмәт һәм нәфрәт, дуслык һәм дошманлык, үз итү һәм читкә тибәрү Алар шулай бер-берсенә бәйләнеп, үрелеп киләләрме соң әллә?
Мәхәббәте хакына ут-суларга керергә әзер егет ашкыну белән сабырлык арасында, ук булып очу теләге һәм Идел буенда яту мәҗбүрлеге арасында гаҗиз Учактагы утны ул үзенә тиңли Йөрәгендә шундый ук ялкын дөрли ләбаса
Ашыкмый гына гәп йомгагын сүтәләр Егетнең тышкы сабырлыгында дуамал ашкыну чалымнары, картның сабырлыгында күпне күргән кеше зирәклеге
Аның үз туксаны туксан
— Сабыр ит1 Сабыр иткән морадына җиткән Бу хәлеңдә син әлегә Казанга кайта алмыйсың Иманым камил, анда күренүгә үк бәйләп Угличка озатачаклар Әтиең сүзе үтә торган, каты куллы адәмнәрдән күренә Үҗәтлектә синнән кайтыш булмас Сөйләвеңнән чыгып фикер йортәм: үзе китсә дә. дусларына әйтеп калдырыр. Белеп тор, сине көтәләр... Синең батып үлүеңә ышангандыр дип беләсеңме? Тагын бер генә соравым бар: алтыннарыңны әтиең үзе биргән идеме?
Саньканың битенә гөлт итеп ут кабынгандай булды Йөзенең кызыллыгын сиздермәс өчен учактан читкәрәк китеп утырды Телендә исә тагын шул ук сүзләр кабатланды
— Нишлим соң’ Нишлим, бабакай’ Анда Гөлйөзем Хәлен беләсең ич.
— Белгәнгә күрә әйтәм дә.—дип. соравын җавапсыз калдырганны сизмәгәнгә салышып дәште карт балыкчы.—Гөлйөземеңне әйтәм, кол-чура- лардан булырга охшамаган Йрекле кеше кызына Казанда кем дә кул күтәрмәс Беләм1 Күңелем шулай сизә, кызыңа берни дә булмас. Очрашырсыз. алла насыйп итсә, кавышырсыз да бәлки Тик. әйтеп куям, ай-һай авыр, күтәреп булгысыз авыр эшкә алынгансың Ә хәзергә түз! Ата-анаңа да хәбәр җибәрерсең Вакыты җиткәч, сине Казанга озату җаен табармын..
Балыкчы карт сүзен әйтеп бетермәде, нәрсәдер исенә төшкән, ашыгыч эше бар кеше сыман ашыгып йортка кереп китте Озак та үтмәде, кулына ике терсәк озынлыгы кипкән курай тотып килеп чыкты, нидер вәгъдә иткән кебек өметләндереп әйтте
— Хәзер мин сиңа гыйбрәтле бер кыйсса сөйлим. Аңларсың... — Үткен пычак белән курайның бер очын кыеклап кисеп төшерде, ике бармак ара калдырып тишек уйды, тагын бераз ара калдырып яңа тишекләр ясады Уйчан карап тамак кыргалап алгач, курайны иреннәре арасына куеп өрә башлады Кипкән курайдан гап-гадн үлән сабагыннан моңарчы ишетмәгән, урман-даланың үзе кебек үк серле, тылсымлы, моңлы кой агыла башлады. Саньканың бөтен тәне эсселе-суыклы булып китте Әйтерсең,, аны алыштырып куйдылар җанын тырнап торган уйлары каядыр очты, күңелендә өмет, ышаныч ныгый башлады кебек Ул аның нинди өмет, нинди ышаныч икәнен дә белми, тик курайдан агылган көйдән тамырларына көч кергәнен, ашыгып бәргәләнгән җанына сабырлык иңгәнен, сынган рухы яңарганын гына тоя.
Карт күзләрен йомды Ярым ачык иреннәреннән шул койгә сузылган гыжлауга охшаш авазлар яңгырады Саньканын мондый әйтешне гомерендә беренче кат ишетүе. Чит ят булса да. рухи халәтенең бөтен нечкәлеген бары тик шушы кой, шушы өзгәләнү газаплы моң гына аңлатып бирә аладыр, моннан башка бар көйләр дә. җырулар да мәгънәсез кычкыру, шаяру гына булып каладыр сыман
S
Иосиф, килен, ана үз камчысын сонды.
Хатын камчыга ог 'С да кире бирде.
Камчыга ут кабынганын Йосыф күрде,—
Камчы янып, Йосыф кулын пешрер имди
S Золәйха әйтте: «Күрдеңме, анладынмы, 2
Камчыга ут кабуга син гаң калдыңмы? 7
Кулыңны пешергәнен түзалмадынмы'*— «;
Ул ут мине кырык ел койдерә имдиX» v
>
Тылсымлы моң дөньясында сихерләнеп озак утырдылар Тынлыкны ба « лыкчы карт бүлде
— Менә шулай.—диде ул озак көйләүдән арыган тавыш белән —Дөньяда адәм балалары бер берсе өчен яратыла Ялгыз кеше — ярты кеше Бербөтен булыр өчен әнә шул үзеңә билгеләнеп дөньяга килгән затны таба. аның өчен көрәшә белергә дә кирәк Мин сиңа сокланам, аны таба рыңа ышанам Бәхетеңне кигереп бирмәсләр, егеткәем Син шушы хакый катьне. үзеңә тиң затны белүең белән дә бәхетле кешесең
Санька моң дөньясыннан айный алмаган иде әле Картның үзенә атап әйтелгән сүзләренең мәгънәсе соң гына барып җитте Сораганын сизми дә калды
— Бабакай, ә синең андый затың ярың бар идеме?
Карт балыкчы сискәнеп китте Бик озак бер ноктага текәлеп утыргач кына, авыр сулап, уфтанып җавап бирде
— Бар иде. улым, бар иде
— Ә кайда соң ул?
— Моннан ун унбиш еллар булыр Без яу чаптык Гаскәри идем Без яуда чакта урыс дошманнар килеп авылны туздырган Минем Зәйнәбемне дә харап иткәннәр Язмышын белмим Балаларымны да кылычтан үткәргәннәр
Балыкчының күзенә яшь тыгылды, ул Санькага күтәрелеп Карамыйча йортка кереп китте
Авыр тынлыктан икесе дә котыла алмадылар Соң гына йокларга ятты лар Ике арадагы элекке җылылыкка бәс сарды кебек
Өченче кон дигәндә Иделдә Углич көймәсе күренде Уңайга искән җилдән җилкәннәрен киергән коймә кызулаганнан-кызулый. агымның бар икәнен дә сизмичә югарыга үрли иде
Санька аны яр башындагы калын имән артына качып күзәтеп калды Күңелендә тагын нәрсәдер өзелде, күңеле тулдт.т Тик ул хәзер берни дә яп ли алмый иде инде Язмышы аны башка якларга чакыра, үзенең ярын чит-ят кавемнән эзләргә әйди иде
— Менә хәзер Казанга кайтсаң да ярар —диде аның көймәне озатып калуын күргән ЯЛГЫЗ балыкчы —Моннан ярты көнлек юлла саклаубашы1 бар Аннан ике кәшә бер пайтәхеткә алмаш җайдаклар чаба Мин аларга ба лык илткәлим Бу юлы үзем бармам Йомышымны син юлларсың Үзеңә д.» уңай булыр Шикләнмә тоткавыл Шәһитне сора Ярдәм итми калмас Яшь булса да. акыллы, төпле егет Ордым бәрдем түгел
Саньканын биштәренә карт балыкның яңа тотылганын да кипкәнен дә тутырды, чүлмәк белән уылдык тыкты, берничә көлчә салды
— Юлда үзеңә дә җитәр, саклаубаштагыларга да
X Саклаубашы — гаскар сакта тора торган жнр Хаасрге пост магыысснл.'
Хушлашу, аерылышу авыр, икесенә дә моңсу иде Зәйнәбенең, балаларының һәлакәтен сөйләгәннән соң үз эченә бикләнеп калган картның ничек тә күңелен күтәрәсе, аңа юаткыч сүзләр әйтәсе килә иде Хәтерендә күпме казынмасын. Санька андый зур югалтудан юатырлык сүзләр таба алмады. Гаскәриләр нәселеннән булмаса да. ничектер үзен дә гаепле шикеллерәк хис итә. «урыс дошманнар кылычтан үткәргән», дигән сүзләр аның бәгыренә дә пычак булып кадалган иде.
Кинәт башына бер фикер килде.
— Бабакай. Казанга бергәләп кайтыйк! Бергә-бергә кон күрербез әле.—диде ул дәртләнеп, уеның гадилегенә һәм картка ярдәм итәргә мөмкинлек чыгуга куанып.
— Юк инде, улым! Мин кешеләрдән биздем. Алар арасында кызык түгел миңа..
Карт Саньканың нәүмиз караган күзләреннән карашын читкә алды һәм:
— Бер тиенең дә кирәкми,—дип өстәп куйды.
— Нигә, бабакай! Мин бит чын күңелемнән әйтәм.
— Үпкәләмә! Дошман кавеменнән ярдәм ала алмыйм.
Саньканың яңагына чаптылармыни, бите кызарып чыкты, еш-еш сулый башлады.
— Мин бит сиңа дошман түгел,—дип кычкырып җибәрде ул ачыргаланып.— Алайса, ник миңа ярдәм иттең?! Нигә кире суга төртеп төшермәдең?
— Әй-йе. син дошман түгел.— диде карт сабыр гына.—Ялгыз башың син дошман түгел Ялгыз бүре ат көтүенә һөҗүм итми Өере белән килсә. Өернең үз кануннары бар. Динегез шулай кушамы, патшагызмы? Белмим — Моңсу гына Санькага карап торды һәм елмаеп, яратып өстәп куйды — Сине үземнең малаема охшатам. Ул да шушындый чибәр егет булыр иде Йә. ярый Юл кешесенең юлда булуы яхшы
Карт кулларын кушырып дога укыды һәм кай тарафка ничек барасын аңлаткач, тагын бер киңәш бирде:
— Син сәүдәгәр баласы Казанда бик авырга килсә, соңгы чиктә Әҗемгә барып егыл Балыкчы бабайдан килдем диген. Үзе аңлар Кулыннан килгән ярдәмен кызганмас Малтабар булса да. әүлия кеше. Урыс бистәсенә борыныңны тыкма Атаңның сер сыйдырыр кешеләре байтактыр.. Угличка хәбәр итү җаен тапмый калмаслар.
Санька аягына чабаталар киде, аркасына биштәр асты. Казанда ни көтәсен анык белмәсә дә. күңеле күккә омтылган сабан тургаедай ашкынып җырлый, бер көйгә талпына Алда Казан, анда Гөлйөзем! Алда нурлы кала, алда мәхәббәт сурәте!
Картка карап кул болгады да җиңел адымнар белән чикләвек куаклары арасындагы тар сукмактан атлап китте «Эх. канатланып очарга иде дә ук җитмәс биеклектән лачын кебек ташланып, кызны күтәреп алырга иде! Очарга иде бергә-бергә.. Канатлар талганчы, йөрәкләр бер булып тибә башлаганчы... Күрсеннәр иде Казанда да. Угличта да... »
Санька Гөлйөземнән кала үзе өчен иң кадерле затны — ике яшькә өлкәнрәк агасын исенә төшерде. Угличта Вася барында аңа беркем дә бармак белән кагылырга да җөрьәт итми иде Энесен җаныннан газиз күргән абый кеше аның яклаучысы, саклаучысы, кырыс һәм гадел остазы да иде бит1 Әллә нинди бер ачыну белән Санька хәзер үзенә нәкъ менә агасы җитмәгәнлеген. таяныр кешесе булмаганлыгын аңлады.
Уйланып бара-бара шактый юл үтелгән Бөдрә каеннар белән аралашкан наратлыкны үтеп, киң аланга килеп чыгуга, кемнеңдер кычкыруын ишетеп туктап калды
— Саня-а-а! Санька дим. улым!..
Аланга ашыгып-кабаланып балыкчы карт килеп керде. Ул еш-еш сулый, аркасына тир бәреп чыккан, һәрвакыт пөхтә, җыйнак сакалы таралып, аңа ниндидер таныш түгел төсмер биргән иде
— Ни булды, бабакай? Нигә ашыгасың?
Саньканың соравын карт балыкчы җавапсыз калдырды Каударланып изүенә тыгылды һәм калтыранган бармаклары белән күн янчыкны тартып чыгарды, аны ачулы кыяфәт белән Санькага сузды
— Мә, ал’ Миңа синең алтыннарың кирәкми
— Соң. бабай Миңа да кирәкми бит ул’ Ал инде, бабакай Минем сиңа игелек эшлисем килгән иде
— Изгелекне хәрәмләшеп эшләмиләр—Картның йөзенә кырыслык чыкты, һәр сүзен кистереп әйтте;—Синең яшиселәрең алда әле Кирәге чы гар Чыкмый икән, хәерчеләргә өләшерсең
Саньканың күзләренә яшь тыгылды Ау кораллары арасына яшереп калдырган һәм тагын үзенә кире кайткан бу янчык аның кулларын яндыра сыман иде.
Сүрән генә хушлаштылар Үзенә карата мәрхәмәтле дә, кырыс та була белгән, яктырып аталарча сөйгән һәм кинәт читкә этәргән картны Санька анлый алмый иде Табышмак булып калган балыкчы аның күңелендә аңла ешсыз хисләр өермәсен кузгатты
Әнә. кояш инде төшлеккә күтәрелеп килә. Ашыгырга кирәк Бәлки әле алмаш җайдаклар Казанга бүген үк чабар Алар белән Санька да канатланып очар, бәхетенә якынлашыр
Ахыры киләсе санда.