Логотип Казан Утлары
Шигърият

Югалган яшен


Кеше булыйк
Пычак алган имансызлар, имансызлар учак яккан! Чалынган ил чалкан яткан, без сарыклар кебек калдык.
Илең сау көн, телең бар көн килмәс димә —уйга килер! Кеше булган уйлый белер, без сарыклар кебек калдык.
Саттылар бит. алдадылар, алдадылар әйдәп кенә, Алдадылар әйбәт кенә — без сар'ыклар кебек калдык. Татарларым — толпарларым, кайда тезген бирдегез сез? Кемгә тезген бирдегез дә без сарыклар кебек калдык.
Бүленгәнне — бүре ашый, аерылганны —аю ашый, бергә барсак — «дуслар» ашый: без сарыклар кебек калдык.
Ярый бераз хәл барында хәлебезне сизеп алдык. Инде булсак —кеше булыйк, без сарыклар булып калмыйк!
Ростом МИНГАЛИМ (1937) -танылган шагыйрь, драматург, татар һәм рус телләрендә дөнья кургон күпсанлы лирика һом балалар өчен китаплар авторы Ул - ТССРнын атказан ган сәнгать эшлеклеса Казанда яши
И беренче мәхәббәтнең якты да хәтәр чагы!
Онытылып бара идең, ник искә төштең тагы?
Бик еракта калып яктың, ара һаман үсте лә.
Инде картлык болытлары өелә гомерем өстенә.
Онытылып бара идең.
һәм шулай кирәк иде.
Син сызып узган — җанымның ярасы тирән иде...
Узыйм тагы бер, дидеңме.
җанының ярасыннан: күкләрнең күкрәген ертып
югалган яшен сыман?!
Томаннарга
Сары бодай кыры җилдә кайный, әйләнәсе — тимер сак иде... Үҗәтләнеп безнең үсеп йөргән, гел ашыйсы килгән чак иде... Бирмәделәр ипи туган якта, читтә бәхет вәгъдә иттеләр. Төяп-төяп безне поездларга, томаннарга таба илттеләр. Безне суга сипте пароходлар, машиналар җиргә таратты.
Кемдер сугып тешне койды безнең, каршылады кемдер яратып...
таба илттеләр
Әверелдек моңлы килмешәккә, чын йөрәктән җырлар чыгардык. Җырыбызга тыгылып үләр чакта, туган якны уйлап чыдадык Табалмадык анда бәхет димим, бөтенләй үк бушкул кайтмадык. Туган якка кайткач, күпләребез әнкәйләрне генә тапмадык.
Инде безнең күңел шул вакыттан мәңгелеккә хәтле өшегән... Киләчәкнең тимер түрәләре ни күрсәтер тагы кешегә?!
Чәчәк
Каян килә икән талау рухы, алдау рухы килә кайлардан?! Буып, талап, суеп байый берәү, икенчесе талый аңардан...
Яна сүздә, күздә—көрәш уты, тирә-юньгә янап, пешереп...
Җыелып, өелеп, сүгенеп сугышкан да, сибелеп җирне талый кешелек.
«Изге» максат булып талау калды, маяк булды — шулай танылу: Нинди алла уйлап чыгардык та, бу соң әле нинди табыну?
Мондый юлга ничек кердек икән, чыгу юлын һаман күрмибез-. «— Тиздән Җир дә бетә, кешеләр дә бергә бетә,—диеп йөрибез. ...Кешелекне кеше бетерсә дә, Җир җилләнеп калыр төслерәк: һәм
җиңүче булып, чәчәк чыгар
безнең уртак кабер өстенә.
Көйләреңне каян алдың
Җырладың да — тулды моңнар, тулды күңелләремә...
Күңелемә тулды гөлләр, нур иңде гөлләремә.
Гөл күзләре мөлдерәмә — ник чылана таң нуры? Әллә кояшлы кайгым бу, әллә шатлык яңгыры?
Көйләреңне каян алдың, нинди тылсым беләсең? Сандугачлар мәктәбендә укыдыңмы әллә син? Гөл күзләре мөлдерәмә — ник чылана таң нуры? Әллә кояшлы кайгым бу, әллә шатлык яңгыры?