ХАЛКЫБЫЗ ТУРЫНДА ТУЛЫ БЕЛЕМ
(ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ)
омуми мәгълүмат. Теге яки бу милләтнең һәрьяклап тулы энциклопе диясен този башлау, тезү
барышы, бигрәк тә аны киң катлам укучыларга җиткерү халыкның алга таба үсешендә зур бер
сикерешне тәшкил итә. Моны без беренче француз энциклопедиясе мисалында да бик ачык күрә
без. Мәгълүм булганча. 1751 — 1780 елларда Д. Дидро җитәкчелегендәге энциклопедиячеләр
коллективы 18 томлык (торле өстәмә һәм белешмә китаплары белән бергә 35 том лык) француз
энциклопедиясен эшләп чыгара, һәм ботен дөнья таныганча. «Эици клопедия яки фән, сәнгать һәм
һөнәрчелекнең аңлатмалы сүзлеге» дип аталган бу фундаменталь хезмәт французларның үзаңын үстерү
эшен башкара. Теге якн бу халыкның энциклопедиясен тозү —ул бер үк вакытта шул халыкның матди һәм
мәдәни тарихы на караган уйдырмаларга каршы көрәш тә. ул халыкның үзаңы ныгуын, киләчәк үрләрен
билгеләү омтылышы да булырга тиеш.
Дөньякүләм танылган «Британия энциклопедиясе» дә шундый ук тарихи рольне уйный. 1768 елда чыга
башлаган бу күптомлык тора бара җир шарындагы иң зур акыл ияләренең гомуми хезмәтенә әйләнә. Һәр
басмасы киңәйтелеп, ул чынлыкта Бри тання-Америка энциклопедиясе дип әйтерлек дәрәҗәгә үсеп җитә.
Энциклопедиягә тартым аңлатмалы сүзлекләр төзү Россиядә дә күптән башлана, ләкин аларның
энциклопедиягә инде шактый якынайганы танылган тарихчы В. Н Та тнщевның 1793 елда басылган
«Лексикон Российской исторической, географической, политической и гражданской» дигән хезмәте була. XIX
йөзнең 20 нче елларында күптомлык рус энциклопедик сүзлеген төзү эше реаль юлга салына. Уйланылган
40— 45 томның өч томы хәтта чыгып та өлгерә. Ләкин аны төзүчеләрнең Күбесе декабристлар булган лыктан.
алар белән бергә бу энциклопедик сүзлекнең инде дөнья күргән оч томы да юк ка чыгарыла. 1835 — 41 еллар
арасында А. А. Плюшар тарафыннан оештырылган «Эн циклопедический лексикон»ның томнары басыла.
Шуннан соң без дөньякүләм галим нәр тарафыннан эшләнгән атаклы Ф. А. Брокгауз һәм И. А Ефрон
энциклопедиясен һәм атаклы бертуганнар А. һәм И. Гранат энциклопедик сүзлеген соклану хисләре бе лән
искә төшерәбез.
Төрки халыкларның чын мәгънәсендә универсаль энциклопедиясе XI йөзнең 60 — 70 нче елларында
Мәхмүт Кашгарлы тарафыннан төзелә. 1070 — 1073 елларда ул куль язма энциклопедия хәленә китереп
языла һәм аңа «Диваны лөгат әт төрек» (төрки сүз лар җыелмасы) дигән исем бирелә. Гарәп мәдәнияте
тәэсирендә гарәп телендә язылган башка боек хезмәтләр кебек үк. бу энциклопедия дә. югалып, берничә
гасыр буе кулла кылыштан чыгып тора. Бары XX Йөз башында гына табылып, ул Төркиядә бик зур оч томда
басыла. 60 нчы елларда аның үзбәк теленә тәрҗемәсе дөнья күрә. Хәзер инде Мәхмүт Кашгарлының бу
гомумторкн энциклопедиясе үзбәк галимнәре тарафыннан русчага тәрҗемә ителде, тиздән ул басылып та
чыгар дип өметланерго кирәк.
Мәхмүт Кашгарлыдан соң төрки халыкларның тулы энциклопедиясе дип әйтерлек хезмәт язучылар
булмый. Соңыннан бу төр хезмәт төзүгә төрки телле халыклар араеын нан ин элек үзенең тулы суверен дәүләте булган терекләр генә керешә алалар. 1968 нче елдан башлап бик
интенсив рәвештә 80 шәр, 100 әр басма табактан тора торган күп- томлыкларын «Терек энциклопедиясе»
(Turk ansiklopedisi) дигән исем астында чыгара да башлыйлар. Бу хезмәт төрки телле халыклар
энциклопедияләре арасында иң зу рысы һәм уңышлысы дип әйтергә була. Шуңа күрә ул безгә дә бер үрнәк
х езмәтен үти.
Совет чорында төрле тармаклар буенча энциклопедик сүзлекләр төзүгә күбрәк игъ тибар ителә.
Шуның белән бергә, гомуми характердагы зур һәм кече совет энциклопедияләрен эшләү дә ышанычлы
юлга салына. Бу эшләрне башкару өчен махсус нәшрият төзелә. Ләкин шуны да өстәргә кирәк: «Зур
совет энциклопедиясе»нең өченче чыгарылышы күп кенә мәсьәләләр буенча объективлыктан шактый
читкә авыша, сталин чыл идеологиянең өстенлекләрен күрсәтергә тырышу үзен тискәре яктан бик нык
сиздерә.
Марксизм-ленинизмны милләтләрнең үзара кушылуына китерүче өйрәтмә дип аңлау аркасында,
аерым халыкларның милли энциклопедияләрен төзи башлау бик озак тоткарланып тора. Бары 60 нчы
елларда гына бу эшкә керешелә, ләкин аны башкару союздаш республика халыкларына гына рөхсәт
ителә. Автономияле республика ха лыкларына яки «тагын да түбәнрәк сортлы» халыкларга андый
мөмкинлек тудырыл мый. 60 — 70 нче елларда барлык союздаш республикаларда күп томлы энциклопе-
дияләр дөнья күрә.
Союздаш республикаларда бу эш КПСС ҮКнең махсус карарына нигезләнеп баш карыла. Андагы
Госкомиздатлар һәм фәннәр академияләре каршында 100—120 кешелек энциклопедия институтлары
яисә редакцияләре төзелә. Соңыннан алар союздаш республиканың КПСС ҮК каршына күчереләләр һәм
шунда энциклопедиянең даими эшли торган Баш редакциясенә әйләнәләр. Алар үз халыкларының
күптомлык энциклопедияләрен төзеп чыгаргач, хужалык һәм фәннең төрле өлкәләре буенча энциклопе-
дик сүзлекләр төзү өстендә эшли башлыйлар.
Бездә, союздаш республикалар тәҗрибәсеннән чыгып, татар энциклопедиясен төзү өчен махсус
институт яки ТӘҺТИ каршында бүлек оештыру омтылышы, партиянең Татарстан өлкә комитеты һәм
Министрлар Советы тарафыннан якланса да. реаль булып чыкмады. Моңа КПСС ҮКның автономияле
республикаларда энциклопедия төзү турында махсус карары чыгарылмау һәм шуның аркасында СССР
Фәннәр академиясеннән акча бүленмәү төп тоткарлык булды. Ләкин ТӘҺТИ дә татар энциклопед иясен
төзүне оештыруга омтылыш бервакытта да тукталып тормады. Эзләгәндә, җае табыла бит. Бу җайны
рус энциклопедиясе төзүне оештыру тәҗрибәсе тудырды.
Мәгълүм булганча, «Зур совет энциклопедиясендә башлыча рус тормышы яктыртылган булса да,
рус галимнәре бары махсус рус энциклопедиясен төзүне оештырырга булдылар. Моның өчен илдән һәм
чит илләрдәге руслардан акча җыюны игълан иттеләр һәм кирәкле оешмаларын төзеп эшкә керештеләр.
Бу 50 томга исәпләнгән фунда менталь хезмәтне бастыру Италиядә башкарылырга һәм 2000 елга
тәмамланырга да
Г. Ибраһим исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институтында русларның бу тәҗрибәсен
кабатларга кирәк дигән фикергә киленде, ләкин аңа акчаны аерым кешеләрдән түгел, ә
предприятиеләрдән җыеп алу юлы сайланды. Бу эш Татарстан Министрлар Советында яклау тапты һәм
1989 елның 6 сентябрендә «Татар энциклопедиясе»н (ТЭ) төзү турындагы махсус карарга кул куелды.
Карар нигезендә, банктагы счетка акча күчерергә ризалык биргән оешмалар һәм предприятиеләр
җитәкчеләре составында энциклопедиянең гыйльми оештыру советы, төрле тармакта эшли торган
галимнәр составында Баш редколлегия булдырылды. Бо- ларның икесендә дә рәис итеп М. X. Хәсәнов,
аның урынбарасы итеп М 3. Зәкиев билгеләнде. ТЭсен төзү урыны итеп ТӘҺТИ беркетелде һәм анда
«Татар энциклопедиясе» нең гыйльми үзәге төзелде, эшне конкрет башкару өчен Татар энциклопедиясе
бүлеге оештырылды. ТЭ гыйльми үзәге энциклопедия белән турыдан-туры шөгыльләнүче галимнәрдән
тора.
Энциклопедиянең махсус счетына Министрлар Советыннан ел саен 100 мең сум. төрле
предприятиеләрдән шулай ук күл кенә акча кереп бара, аны туплау даими дәвам итә (Баш редакция
коллегиясенең СССР МФО 265016 Жилсоцбанкның Татарстан рес публикасы идарәсендәге 142630
счеты). Шушы счет хисабына 1990 ел башында ТӘҺТИ дә оештырылган махсус төркем төрле
энциклопедияләрдән, хезмәтләрдән татарга һәм Татарстанга (Элекке Болгарстан һәм Казан ханлыгына)
караган материаллар туплый, төрле җирдәге татарлар, төрле оешмалар белән бәйләнеш оештырып,
алардан материаллар ала. ТЭ бүлеге галимнәр, белгечләр һәм киң җәмәгатьчелек ярдәмендә 1990 ел
эчендә ТЭ өчен сүзлекчәнең (словникның) беренче вариантын төзеде.
ТЭнә нәрсәләр турында язылыр соң? Бу. оилгеле, бик катлаулы мәсьәлә. Аны әле кат -кат
өйрәнергә, киң катлау укучылар белән дә, төзүчеләр белән дә уйлашырга ки
рәк булачак. Баштан ук теп принцип түбәндәгечә билгеләнде. Татар энциклопедиясенә Татарстанга һәм.
гомумән, татар халкына (чит илләрдә яшәгәннәрен дә кертеп) теге яки бу менәсәбәте булган әйберләр,
тәшенчәләр, вакыйгалар, оешмалар, объектлар һәм күренекле шәхесләр турында белешмә-мәкаләләр
кертеләчәк. Вакыт ягыннан ул ин борынгыдан алып бүгенге конгә кадәр булган чорны эченә алачак.
By концептуаль билгеләмәне конкретлаштыра башлаганчы, тагын бер катлаулы мәсьәләне әйтеп
китмичә ярамас. Ул — «татар» сүзенең мәгънәсе белән бәйләнгән нәрсә. Әзерләнә торган хезмәт Идел буе
татарлары энциклопедиясе булса да. анда «татар» этнонимыныц барлык мәгънәләрен дә исәпкә алырга
кирәк булачак. Ә ул мәгънә га җәеп киң. «Татар» сүзе төрле тарихи чорларда төрле халыкларны атау очен
кулланылган. Көнбатышта хәтта рус җирләрен дә «татар» (яки тартар)» сүзе белән атый торган булганнар.
«Татар» сүзенә бәйле булган һәрбер төшенчә энциклопедиядә шулай ук урын алачак. ТЭнең төп объекты —
Идел буе татарлары һәм аларны формалаштыруда кат иашкан төрки телле кабиләләр һәм халыклар. Ләкин
Идел буе татарларына карамаган татарлар турындагы мәгълүматларның безнең тарихка бәйләнеше
булганнары шулай ук ТЭнди урын алырга тиешләр.
Энциклопедиягә Идел буе татарларын формалаштыруда катнашкан барлык ком понентлар да,
мәсәлән, татарның өч диалекты — урта, көнбатыш, көнчыгыш (Себер) шивәләре вәкилләре. Әстерхан
татарлары барысы да бөтен тарихы белән керәчәк. СССР дагы һәм чит илләрдәге татар диаспорасы
(сибелеп яшәүче милләттәшләребез) шулай ук тулысынча урын алырга тиеш.
Моннан тыш, хәзерге көндә «татар» этнонимы белән аталган Кырым татарлары. Добруджа
татарлары, Литва — Польша — Белоруссия татарлары бар. Соңгылары Алтын Урдадан аерылып китеп,
телләрен югалтсалар да. этнонимнарын (халык исеме), диннәрен һәм күп кенә гореф гадәтләрен саклап
калганнар. Чыгышлары уртак һәм үзләренең ризалыклары булганлыктан, алар турындагы барлык тор
мәгълүматлар ла ТЭндә урын алачак.
Румыния кузгалышларына кадәр Добруджа татарларыннан да ризалык алынган иде. киләчәктә
бәйләнешләр тергезелеп, алар турында да мәгълүмат туплау башланыр дип уйларга кирәк.
Кырым татарлары белән бәйләнеш шуны күрсәтте: безнең кайбер эшмәкәрләр аларны Идел буе
татарлары арасында эретергә омтылыш күрсәтсәләр дә, кырым та тарлары бу омтылыштан бик нык
сакланалар, үзләре аерым милләт буларак, үз республикаларын булдырырга, торгызырга тырышалар. Шуңа
күрә, алар турындагы мәгъ лүматларның Идел буе татарларына мөнәсәбәте булганнары гына алыныр дип
уйлый быз. Шушы ук мөнәсәбәт башка халыклар турындагы мәгълүматларга карата да күрса Теләчәк.
Хәзер инде бераз җентеклик: энциклопедия мәкаләләрендә нәрсәләр турында язы лачак?
1. Татар тарихында булган дәүләт ханлыклар, аларга турыдай туры мөнәсәбәте булган башка
дәүләтләр. Хәзерге Татарстан дәүләте, аның төрле замандагы составы, министрлыклар, ведомстволар,
предприятиеләр, учреждениеләр. профсоюзлар, пар тияләр, үзешчән оешмалар, коллективлар һ. б
Татарстанда булмасалар да. бу тор оеш маларның Татарстанга һәм татарларга караганнары.
2. Татарстандагы, аннан читтәге татарлар күп төбәкләр (республика, район, өлкә, округ һ. 6.),
шәһәрләр, авыллар; аларның урнашуы, җире. суы. һавасы үзенчәлекләре, үсемлек һәм хайваннар дөньясы,
иҗтимагый икътисади, сәяси һәм мәдәни тарихла ры, хәзерге торышы.
3. Татарстанда булган һәм аннан тыш татарлар белән бәйләнгән күренекле вакыйгалар. халыклар
арасындагы мөнәсәбәтләр: баш күтәрүләр, эш ташлаулар, съезд лар. конгресслар, походлар, ярминкәләр,
сату алу эшләре һ б.
4. Татарстандагы халыкларның һәм барлык татарларның этнографик үзенчәлек Ләре: тел
шивәләре, ашау эчү. кием әзерләү, хуҗалык итү. гаилә кору, бала тәрбияләү, бәйрәм итү. күңел ачу, дөньяви
һәм дини йолаларны, спорт уеннарын әзерләү һәм үткәрү ысуллары һ. б.
5. Татарстанга һәм гомумән, барлык татарларга мөнәсәбәте булган «таклы шә хесләр,
эшлеклеләр, герой каһарманнар, ачыш ясаган билгеле галимнәр академик лар. член корреспондентлар,
докторлар, язучылар, композиторлар, артистлар, рәссам нәр һәм күренекле фәнни, әдәби китап авторлары,
атказанган фән. сәнгать хезмәткәр ләре. күп төрле лауреатлар; күренекле дәүләт, партия, профсоюз.
җәмәгать эшлеклеларе, эре министрлык, ведомство, предприятие җитәкчеләре, спортчылар, төрле өлкәдә
ре корд куйган кешеләр һ. б.
ТЭ тезүнең иң авыр олеше менә шушы шәхесләр турындагы мәкаләләр булачак Та тарстанлп туып
формалашкан, эшләгән яисә татар булган шәхесләр турындагы мәка
ләләрне ТЭнә кертү турында бәхәс юк. Ләкин, мәсәлән. Уильям Шекспир кебек шәхесләр энциклопедиядә
булырлармы? Ул бит татар да түгел. Татарстанда тумаган да, татарларга турыдан туры хезмәт тә итмәгән.
Ләкин шулай да мондый шәхесләр ТЭндә. һичшиксез урын алырга тиешләр. Чөнки У Шекспир әсәрләре
күптән инде татарчага тәрҗемә ителгәннәр, татар сәхнәләрендә куелганнар. Димәк, ул үзенең әсәрләре бе-
лән татар мәдәниятендә урын ала У. Шекспир турында ТЭ өчен мәкалә язучы аның татар мәдәниятенә
мөнәсәбәтен ассызыклап күрсәтергә тиеш була.
Әйтергә кирәк, әгәр дә без ТЭнә Татарстанда туган, торган, эшләгән яисә татар булган шәхесләрне
генә (әйберләрне, төшенчәләрне, вакыйгаларны да шулай ук) кертергә дип карар кылсак, ул энциклопедия
аркылы татар халкының дөньяга карашын бик нык тарайтып, бозып күрсәткән булыр идек.
6. Татар мифологиясендә, фольклорында, профессиональ сәнгатендә танылган персонажлар.
Башка халыкларның шундый персонажлары да, татар халкымда танылган булса, энциклопедиядә урын ала.
7. Татарстанның һәм татар халкының тарих һәм мәдәният һәйкәлләре. Бу һәйкәлләр. гадәттә, икегә
бүленеп җыелалар һәм өйрәнеләләр: бер урынга береккән һәй кәлләр һәм бер урынга берекмәгән
һәйкәлләр. Бер урынга береккән һәйкәлләрне туплап, өйрәнеп, аларның җыелмаларын чыгару эше илебездә
шактый күптән башланды. Бу эш бездә дә бара. Бу җыелма үзе дә Татарстан һәйкәлләре энциклопедиясе
булачак, димәк, ул киләчәктә татар энциклопедиясенә кереп кенә утырачак. Шуңа һәйкәлләр җыелмасына
киңрәк тукталу артык булмас дип уйлыйм.
Һәйкәлләр җыелмасын төзү турында 1937 елның ноябрендә РСФСР Министрлар Советының махсус
карары кабул ителә. Г. Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институтыннан бу эшне башкарырга
ризалык булгач, Татарстан Министрлар Советы да шундый ук карар кабул итә. Татарстан һәйкәлләре
җыелмасын чыгару өчен, үзәк редколлегия тарафыннан, безгә 100 басма табаклык бер том вәгъдә ителә.
Бу эшне башкару өчен, ТӘҺТИдә Татарстан Мәдәният министрлыгы акчасына махсус бүлек төзелә.
Турысын әйтергә кирәк, җыелма бер ТӘҺТИ галимнәре көче белән генә башкарырлык эш түгел. Шуңа күрә
һәйкәлләр җыелмасы бүлеге бу катлаулы һәм җаваплы эшкә республикадагы барлык белгечләрне килешү
нигезендә җәлеп итә. Болар арасында тарихчылар да. сәнгатькәрләр дә. архитекторлар да. археолог лар да
бар.
Татарстан тарих һәм мәдәният һәйкәлләре җыелмасын төзү эшен менә шулай килешү нигезендә
һәм барлык белгечләрне дә тартып оештыру татар энциклопедиясе эшен башлап җибәрү өчен үзенә күрә
бер үрнәк булды.
һәйкәлләр җыелмасына, аның Союзда кабул ителгән положениесе буенча, бер урында беркетелгән,
күчеп йөрми торган һәйкәлләр кертелә. Болар — тарихи әһәмиятле вакыйгалар, авыллар, кырлар, урманнар,
шәһәрләр, биналар, төбәкләр; атаклы шәхесләр белән бәйләнешле урыннар; шуларны мәңгеләштерү өчен
куелган һәйкәлләр, истәлекләр, халыкның югары архитектура осталыгын һәм зәвыгын күрсәткән төзелмә-
ләр; уку йортлары, мәчетләр, чиркәүләр, административ, культура һәм торак биналары; күренекле
археологик казылмалар; кеше тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйләнешле табигать истәлекләре (тау
куышлары, бакыр, күмер, нефть базлары кеше кулы белән утыртылган парклар, урманнар, кеше чыгарган
чишмәләр һ. б.). Хәзерге көнгә ка дәр сакланмаган һәйкәлләр район яки шәһәр буенча языла торган тарихи
очеркларда искә алыналар.
Күчеп йөри торган һәйкәлләр, мәсәлән, атаклы тарихи кулъязма, танылган дастан, халыклашкан
музыка әсәре, танылган рәсем, роман, поэма һ. б. үзләренең исеме белән җыелмада алфавит тәртибендә
бирелми. Ләкин аларны язып алган авыл, аларның иҗат ителгән урыны, бинасы җыелмада күрсәтелә, шунда
инде күчеп йөрерлек һәйкәлләр турында да сүз алып барыла.
Татарстан тарих һәм культура һәйкәлләре җыелмасын иң элек яңадан барлап чыгу, аларның
фоторәсемнәрен, сызымнарын алу өчен, Татарстан ССР Министрлар Советы күрсәтүе буенча һәр районда,
шәһәрдә махсус комиссияләр төзелде, алар белән җирле Советлар башкарма комитетларының культура
бүлекләре җитәкчелек итә, анда район архитекторлары да актив катнаша. Безнең институт һәр районга бер
тарихчы галимне беркетте. Алар һәйкәлләрне барлау, яңаларын ачу белән бергә берьюлы җыелмага шул
килеш кертерлек итеп, паспорт-мәкаләләр төзиләр. Кабатлап әйтим. Татар энциклопедиясенең бер өлеше
булачак һәйкәлләр энциклопедиясе шул рәвешле күмәк көч белән төзелеп ята. Димәк. ТЭнең дә бер өлеше
инде эшләнелә дигән суз. Матди һәм рухи культураның бер урынга беркетелмәгән һәйкәлләре безнең
энциклопедиядә беренче мәртәбә яктыртылачак, шуңа күрә бу эшне башкару энциклопедия төзүчеләр
өстенә төшәчәк.
Күчмә һәйкәлләргә, кыска гына әйткәндә, түбәндәгеләр керә: күренекле мифоло
гия һәм фольклор әсәрләре; галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, артистлар Һәм халык
осталарының профессиональ әсәрләре; журналлар, газеталар, атаклы гынль ми. әдәби җыентыклар,
а льбомнар һ. б.
S. Татарстан халкына Һәм татарл.рга хас булган, яисә алар куллана торган мал -товарлар.
ашамлыклар, эчемлекләр, мал ризыклары, акча берәмлекләре һ. б.
9. Тарихи атамалар, гомумән ономастикада сакланган матди һәм рухи мәдәният эзләре, ягъни
этнонимнар. топоним нар. ойконимнар, гидроннмнар, зоонимнар, бионим нар, космонимнар, теонимнар.
мифонимиар, полнтонимнар (эмблема, герб, гимн исем нәре) һ. б.
Татар энциклопедиясе сүзлекчәсен оештыру, үзен төзү барышында бу әйтелгән объект һәм
шәхесләр әле. һичшиксез, тагын да конкретлаштырылыр, бәлки тулылан дырылыр да.
Тагын берничә гомуми мәсьәлә. Татар энциклопедиясе төзүнең тагын бер бик әһәмиятле ягына
игътибарны юнәлтми булмый. «ТЭндә Татарстанга һәм. гомумән, татар халкына кагылган әйберләр,
төшенчәләр, вакыйгалар, шәхесләрнең борынгыдан алып хәзергә кадәр булганнары урын ала» дигән гомуми
билгеләмәне без киң мәгънәсендә аңларга тиешбез. Шәхесләр турында югарыда әйтелде инде (У. Шекспир
мисалында). Әйберләр, төшенчәләрнең дә бары Татарстанда яисә татарлар тарафыннан гына уйлап
чыгарылганнарын яки ясалганнарын алсак, энциклопедиядә татар халкының башка халыклар белән
бәйләнешен читтә калдырган булыр идек. Татарлар бит бөтен дөнья да танылган фәнни ачышлар,
төшенчәләрдән дә, әйберләрдән дә файдаланалар, алар халкыбызның тормышына органик рәвештә килеп
керә. Димәк, мондый әйберләр, тө шенчәләр, ачышлар да татар халкына билгеле мөнәсәбәттә торалар һәм
алар ТЭдә урын алырга тиеш булалар. Ләкин мондый әйберләр, ачышлар һәм төшенчәләрнең чиге шулай
ук татарга яки Татарстанга караган критерийлар белән билгеләнгән булырга тиеш. Мәсәлән, Америка Кушма
Штатлары Висконсин штатының башкаласы Мэдисон шәһәре энциклопедиядә якынча болайрак
яктыртылырга тиеш. Башта бу шәһәр турында бе лешмә бирелә, аннан соң аның татарга булган мөнәсәбәте
әйтелә биредә татар төрки тарихын, телен, иҗтимагый тормышны өйрәнә торган гыйльми җәмгыять бар.
аның конгрессларына татар галимнәре дә бара, бу шәһәрдә татарлар да тора һәм ниһаять бу татарлар
турында кыскача мәгълүмат бирелә.
Тагын бер мисал. «Плазма» сүзе татарга турыдан-туры карамый. Ләкин ул татар энциклопедиясендә
урын ала. Чөнки, бердән, татарлар өчен бу сүз ят түгел, икенчедән, аның үзенчәлекләрен өйрәнү буенча
татар галимнәре дә (акад. Р. 3. Сәгъдиен) өлеш керткәннәр. Энциклопедиядә иң элек «плазма»га гомуми
аңлатма бирелә, аннан соң аны өйрәнүдә һәм куллануда катнашкан татар яисә Татарстан кешеләре турында
языла
Энциклопедия төзүгә (барлык фәннәр буенча) галимнәрне, журналистларны, язу чыларны,
һәвәскәрләрне ни кадәр күбрәк тарта алсак, ул эшне башкару вакыты да шул кадәр кыскарачак, сыйфаты да
шул дәрәҗәдә күтәреләчәк.
Энциклопедия мәкаләләре рәсемнәр, сызымнар, карталар, фоторәсемнәр белән баетылган булыргя
тиеш. Шуңа күрә теге яки бу объект яисә шәхес турында язарга алына торган белгечләр мәсьәләнең бу ягына
аерым игътибар бирергә тырышачаклар Фоторәсемнәр төсле булырга тиеш.
Энциклопедия төзүдә катнашырга дәрте һәм мөмкинлеге булган һәрбер шәхесне эшкә чакырабыз.
Эш бушка түгел, килешү нигезендә түләүле булачак.
ТЭ төзүгә барлык төбәкләрдә (чит илләрдә дә) яшәгән татарларны тартуны тәр типкә салу өчен,
төрле илләрдә һәм шәһәрләрдә Татар энциклопедиясе гыйльми үзәге нең филиалларын оештыру да
башланды.
1991 елга кергәндә. Татар энциклопедиясе сүзлекчәсенең (словнигының) беренче варианты төзелеп
тикшерелде. Шуның нигезендә нң элек бер томлык «Татар энциклопедик сүзлеге» эшләп чыгарылачак. Аннан
соң тагын да тулыландырылган сүзлекчә буенча күп томлык энциклопедия төзү башланачак.
Эш тәртипкә салынгач. Татар энциклопедиясе бүлегенең. ТӘҺТИдәи бүленеп чы гып. махсус гыйльми
учреждение булып оешуы да күз алдында тотыла