Качалар күселәр
Эмигрант сүзе
«Күседәй качасыз батасы корабтан!..»
Күселәр, әйе, хак, качалар иң алдан. Көтәргәдер, бәлки, качканны капитан? Ә бәлки күселәр тиештер батарга?
Әллә соң корабны күселәр «корды»мы?
Күселәр бардымы иң өстә, юл карап?
Кемнәр ул бакырды: «Иң хак юл — безнең юл!» Ә кемнәр лаф орды:
«һич батмас бу кораб, без моңа инаныйк!»
Ышандык, утырдык. Булган ул «Титаник»1 Исерек капитан, лаякыл механик.
Әйткәндә аеклар, бармыйк, дип, ул якка, Кемнәр ул чаңлатып ордылар яңакка?
Ошамый кемгәдер: качалар күселәр!
Гаепле — күселәр! Гаепле— күршеләр!
Гаепле...
Качмаслар — сез тагын куегыз зынҗырлап. . Кемгәдер ошыйдыр бату да җыр җырлап? Тик... никтер... батарга теләми күселәр...
1 «Титаник» — 1911 елда айсбергка бәрелеп баткан гигант кораб Заманның иц камил кора бы саналганга, бату ихтималы бөтенләй юк дип уйланылган.
Рәфикъ ЮНЫС (1943) —шагыйрь, 'Вакыт чылбыры*. *Җирдә яшим*. 'Учтагы песнәк» һ. б китаплар авторы. Казанда яши.
Әллә ачык калган Үткән тәрәзәсе? Әллә бүгенгенең Бу бер күрәзәсе?— Яшь чирәмдә яшел Чаңгы бөгәлҗәсе.
Алла сакласын
Уйладыммы мин — «кызыл авыз»ым Бабайлар сүзен кабатласын:
— Ак күлмәк кигән кызым урамда. Алла сакласын. Алла сакласын!
Ноль бер, ноль ике — телефоннар куп. Телефоннар күп, ләкин.. язмасын:
— Гаиләм, дөньям язмыш күзендә. Алла сакласын, алла сакласын! .
Шартларга торган бомба бит
Җир-шар—
Кемдә генә юк аның чакмасы: Аллага түгел, җенгә табынырсың — Сакласын бары, бары сакласын..
Ялган
Мескен ялган каян шундый Тиңсез кодрәт ала соң? Ул —таракан, сыттың —ул юк. Килми тик пычранасы.
Фотосурәт ул: «яктырт» Ул үлә. кара көеп.
Юк, без әзер рәсемнәрне Карыйбыз күзлек киеп.
Ул кәгазь, кәгазь нибары. Ерт — ул җан бирә шунда. Ертмыйбыз шул. акча кебек Йөртәбез кулдан-кулга.
Таң. Кошлар сайрый Хәйран-хуш җаным һәрбер яфракның сулышын тоя.
Бу — якты дөнья!
Әле шатлыгы, әле кайгысы.
Йөрәк пәрдә күк җилфердәп торса. Каршы искән җил сөртсә яшебез, Бу —без дөньяда!
Бу —без яшибез!
тик —
Төшемдә мин — бүтән.
Гел җыенам, гел каядыр китәм Поезд көтәм. йә самолет көтәм.
Бер вазифа каулый-ашыктыра: Бераз хәтәр һәм бик мавыктыргыч..
Өндә—гади-салмак, өндә — тыныч. Язмышымнан әллә читләштемме? Яшәлмичә кала нинди тормыш?
Савыктың бит, савыктың! Тузмасын җан савытым. Янсын, янсын, янсын әле Җан дигән серле утым!
Сак бул
Әйбәт булу җитми, сак бул!— Дөнья дигән кухня тар.
Җан, Горурлык. Бәхет дигән Иң кыйммәтле касәләрне Төшереп ватуың бар.
Качу
Безнең яшәү —бары көтү, «Иртәгә»не «бүген» итү. Ә «бүген» безгә кызыксыз — Гүя бер тонык рәсем.
Киләчәккә качабыз без, Ачып бу көн <төрмә»сен. Яшәүдән качып яшә дә, һәм үлем дә килмәсен!
Бәхет төсе
— Ал микән ул, гөл микән ул, Бәхет дигәннәре?
— Бар микән ул? Нурлы йөзен Берәр күргәннәрме?..
Күкләр гамьсез, биек иде, Ә йолдызлар — сафлар. Ай ул чаклар, каш җыерып Бәхәсләшкән чаклар’
Еллар, кыйнап, таныттылар Мина бәхет төсен.
Бәхетсез түгел икәнсең — Димәк, бәхетле син!
Арыдым да уйландым
Уй тәме китте, сүз тәме. Ялыктырды «ил гаме». Башны җылы ташка куеп. Бераз йоклап алсан иде — Бразилиядәме?
Ел исәбен, айны-көннс. Кемлегеңне онытып, Суданда йә Суринамда Йөрсәң иде —су буенда Кабырчыклар ыргытып.