БӘРӘҢГЕ
~ ә ходай, көлгә күмгән бәрәңгедән дә тәмле ризыгың бармы икән бу җиһанда?! Юктыр Булмас та! Нәкь менә шулай уйлый торган идем нәни чакларымда. Хәер, ул еллардан соң инде күп кышлар авышса да, күп сулар акса да, фикерем үзгәрмәде
Безнең малай чаклар сугыштан соңгы аеруча авыр, ач елларга туры килде. Күңелдә туган бар дәрт, бар якты хыяллар, ахыр чиктә, туйганчы бер ашауга әйләнеп кала иде. Алай да көзге чорларда бер кинәнеп кала торган идек. Мәктәптән кайтып, капчык киндереннән теккән биштәрләрне ишек катына, йә сәке астына атабыз да, бәрәңге басуына ашыгабыз Аның бит әле сәбәбе дә чыгып тора: йә шунда арык бозау, йә аңгыра сарык бәрәне кайтмаган була. Башка җирдән эзләп йөрисе юк. алар да әлеге бәрәңге җире өстендә юаналар. Әниләр-апайпарыбыз. бригадир күзәтүе астында, ни хәтле генә тырышып чүпләсәләр дә. җир өстендә безгә җитәрлек кенә бәрәңге барыбер кала. Калмыймы соң!? Хәйләкәр бит ул бәрәңге, качып ята. Көзге яңгырлар явып киткәч, уңышы инде алынган бәрәңге җире өстенә барып керсәң, күзең камаша!
Шунысы үкенечле, апарны өеңә алып кайтырга ярамый. Шунда капса калсын, чересә чересен, әмма өеңә алма! Чөнки ул — колхоз байлыгы. Аны өйгә алу урлашу була. Шул җир өстенә барып ут ягыл, көлгә күмеп кинәнсәң генә инде.
Көзен генә түгеп, әле язын барып җыярлык та була торган иде җир өстендә калган бәрәңге Әнкәй бичараларыбызның өшегән, черегән бәрәңгедән пешергән коймакларын. күмәчләрен, кәлҗемәләрен ашап кына исән калган малайлар бит инде без.
Җир өстенә барып җитүгә, күп итеп коры камыл өеп. ут ягабыз, кол төшерәбез. Итәкләребезгә җыйган басу бәрәңгесен һәр малай башына исәпләп, көлгә күмәбез. Бераз шаярышып алырга да өлгермисең, пешеп тә чыга торган иде шушы бәрәңге
Шушы бәрәңгене ашап һич туярдай булмыйсың инде Яртылаш янган, кара күмер булган кабыгы үзеннән дә тәмлерәк Юк, юк, егетләр, мин менә бүген дә шул фикердә, баягы сүземнән кайтмыйм Көлгә күмеп пешергән бәрәңгедән дә татпы һәм шифалы ризык юктыр төсле миңа бу мәгьрур җиһанда!
Үзенең тыйнак гомерендә дөньяны күп күргән, аркасына биштәр асыл күл җирләрне гизгән, бик мөхтәрәм геолог агай миңа менә бопарны да сөйләде Сугыш алды елларында булган бу Ул елларда әлеге агаем — Мәскәүдәге Тау эшләре академиясе студенты Икеме-өчме курс укыгач, көннәрдән бер көнне, академияне вакытлыча ябыл, боларның барысын да ерак Себергә. алтын ятмалары эзләргә озаталар Чөнки Европа өстендә икенче Бөтендөнья сугышының кара сөреме куера башлаган еллар була бу Сугыш чыга-нитә калганда, чит дәүләтләрдән самолетлар, танк-тулпар сатып алу өчен дәүләт казнасына алтын кирәк! Әлеге агаем — бүген фәннәр докторы, профессор, ул чакта исә очкын кебек егет Алдан елгасының кушылдыгы Индигирка ярларына барып эләгә
Шушы елга бассейнында иң гади ысуллар белән алтын юдырып шөгыльләнгән экс-педициягә иптәш егете белән барып төшәләр болар, алтын юдырырга керешәләр
Төрле җирдәге комнарны юдырып-юдырып карыйлар, юк. бик аз чыга алтын Башкалар шуннан да канәгать Ә студент халкында нәфес зурдан була бит Авантюристлык исә башларыннан ашкан. Алар бит бирегә акчаны көрәк белән көрәп алырга, өс-башларын карарга, алдагы елларда иркенләп укыр өчен бераз мая тупларга килделәр. Үзләренә бирелгән сыңар күзле алаша җилкәсенә патрон төяп, палатка салып, берәр айга җигәрлек ризык алып, иптәше белән икесенә бер винчестер асып, офык читенә, бик серле күренеп торган яссы тауларга таба чыгып китәләр болар Исәпләре — алтынны көрәк белән көрәл табу. Серле җемелдәп, үзенә чакырып торган тауның очына да менәләр, арт ягына да төшәләр. Капчыклары һаман буш. Инде кайтыр юлга чыккач кына бай ятмага очрап куялар Нишләргә? Боларга һич кичекми кайтыр юлга кузгалырга кирәк. Тол базага — кимендә ун көнлек юл. Ә буш капчык белән кайтасы кипми. Алтын бит әнә —аяк астында гына, юдыр да юдыр. Айлар эчендә миллионер буласың. Егетләр, калырга тәвәккәллиләр.
Экспедициядә тәртип шундый: билгеләнгән көнгә кайтмаучыларны көтеш юк Чөнки биредән кая да булса качып китү мөмкин түгеп, кышка капу — ачка үпү дигән суз Моңа бирәү дә бармаячак Бипгепәнгән көнгә кайтмау — һәлак булу дигән сүз
Әмма егетләр исән. Апар. дөньяларын онытып, алтын юдыралар
Салкыннар башлана. Әлбәттә, ике тап-таза егет тик тормый, күп итеп утын әзерлиләр. палаткаларын ылыслы бота map белән каплыйлар, җылыталар Әйләнә-тирәдә кертлек-куян күп. Мүк җиләге эскәтер булып ята Егетләр исән-имин кышлыйлар, хәтта алашаларын да исән асрап чыгалар
И
Иргә яз башыннан тагын алтын юарга керешеп, байтак кына мая туплап, бер заманны бопар Иркутскига кайтып тешә Беренче эшләре ител базардан бер капчык бәрәңге сатып апалар да шәһәрнең иң затлы ресторанына юнәләләр болар Официантны дәшеп, шушы бәрәңгене мичкә тәгәрәтеп пешерергә кушалар Берәр тәлинкә киндер мае табып куй, диләр. Йегеребрәк йерсен ечеи. картның кулына берәр кашык алтын комы сибәләр.
Бераздан әлеге егетләребез утырган естәлгә мичкә тәгәрәткән бер коштабак бәрәңге, бер чирек белән киндер мае чыгарып куялар Ә залга соң, залга! Синең бетен эчке халегеңне биләп, башыңны борчулы уйларыннан арындырып, мичкә тәгәрәткән бәрәңге исе тарала. Йә хода, каян бирдең син бәрәңгегә мондый тәмле, татлы исне’1
Беренче булып бопар яныиа кырыс карашлы, киң җилкәле, күп диңгезләрне кичкән кораб капитаны килә. Ул, зур түбәнчелек белән, күрше генә остәлдә утыручы кәләшенә бер генә бәрәңге бирүләрен үтенә Бәясеннән тормаячак, алла сакласын! Егетләр капитанның керәктәй учларына бәрәңгене санамый салалар Әмма аның аягы бик җиңел була. Бер генә бәрәңге сораучылар күбәя. Егетләр ахырда бар ресторан кунакларын үз естәпләренә чакыралар Официант карт исә бәрәңгене коштабак белән кухня яктан ташып кына тора.
Менә шулай: бәрәңге һәркайсыбызның бик яратыл ашый торган ризыгы. Германиядә чыккан бер белешмәдә, бәрәңгедән биш йез герле тәмле ризык әзерләп була, дип язылган. Биш йез бик зур сан инде ул. Шуңа күрә ул кадәресенә үк үрелмим Минем әни, мәрхүмәм, аны тозга ярып пешерергә бик оста иде
Баздан аның иң тәмлеләрен, алларын, бәләк кебек озынчаларын гына сайлап алып менәбез. Әни аларны казан мунчаласы белән ышкыл-ышкыл. кат-кат юа Аннары урталай гына ярып, ике-әч кат бисмилпасын әйтел казанга сала. Аскан казаның пыскып та утырмасын, үрле-кырлы сикереп тә кайнамасын Тозлырак булса, тәмлерәк була, дип әни шушы бәрәңгегә тозны ярыйсы муп тондыра торган иде. Аннарымы” И-и. аннары шушы бәрәңгене арыш ипие, салкын кагык белән, кенбагыш маена манчый-манчый сугыл куясың. Гомер эчендә ник бер махмырлатсын?! Тешкә ашаган булсаң, кичкә тагын сагынып торасың. Әни шушы татпы ризыгын «чикмәнле бавырсак» дип йертә иде
Шунысы сәер: моннан әле ике йез еплар гына эпек безнең халык бәрәңгенең деньяда барлыгын да белмәгән Бодай, тары, ясмык, солы иккәннәр Арыш ипие, бодай кабартмасы, тары боткасы ашаганнар, сопы кесәле эчкәннәр. «Борчак — дары ташы, ясмык— муллалар, тары — түрәләр ашы»,— дил сойләгоннәр «Ашасаң тары — китәрсең ары, ашасаң арпа — беләктә кеч арта»,— дип балаларын тәрбияләгәннәр Ә бәрәңге турында бер сүз юк. Ченки безнең Идел буе тирәсенә әле ул бик соң килә, халыкның мәхәббәтен соң гына яулый. Әмма — мәңгегә!
Рәсәйдә бәрәңгенең күренә башлавы Петр патша исеме белән бәйле Кораблар тезү серләрен ейрәнү максаты белән, уп Европа буйлап сәяхәткә китә. Әлбәттә, исо- мен-атын, кем булуын яшерә Голландиянең кораблар тәэү верфендә гади бапта остасы булып эшләүче, ачык күңелле, шаярырга-коләрге яраткан бу сәер рус кешесен берәү үзенә ашка дәшә.
Хуҗаның сые кунакка бик ошый Ошамаска соң, яхшы сортлы немец шәрабен табада кыздырган, кетер-кетер килеп торган, бәрәңге белән эчеп кара әле син' Икенче кенне Петр патша, базарга чыгыл, бор капчык бәрәңге сатып апа һәм аны «бик кыйммәтле йок» итеп Рәсәйгә озата
Ә 1765 елда Сенат бәрәңгене бетен җирләрдә киң мәйданнарда игә башларга дигән махсус карар кабул итә Моның ечеи орлыклык бәрәңгене Европа ипләреннән куп күләмнәрдә сатып апа башлыйлар Шулай итеп, бәрәңге бетен ипләрдә диярлек халыкның тел туклану ризыкларының берсенә әверелә 1980 елда бу культураны деньяда егерме ике миллион ярым гектарда утырталар Һәр гектардан доньякүләм уртача уңыш 133 центнер Чагыштырыл карагыз, үз бакчагыздан, колхоз басуларыннан сез күпме уңыш аласыз? Әйтик, үзебезнең Леииногорск районында бәрәңге уңышы елдан-ел «им алына — саннар шул хакта сейли
Ә 1990 елгы уңышны телгә аласы да юк. Тоташтан яңгыр койды, җир остене керерлек булмады. Уңышның күл елеше җирдә калды, череде, юкка чыкты Маңгаеңны кат- кат уып, иягеңә таянып, уйланыр нәрсәләр бар монда, уйлана белгән җитенчеләргә Бәрәңгедән доньякүләм уңыш — гектардан уртача 133 центнер Ә кара карга канатыдай кап-кара туфраклы Леииногорск, Әпмәт. Бегелмә районнарында 35—50 центнердан арт мый Бу ни хәл бу? Гаеп кемдә, сере нәрсәдә? Әппә бәрәңге безнең җирләрне яратмый, үсәргә теләмиме? һич юк, минемчә Эш биредә агрономнарның Рапо җитәкчеләренең ялкаулыгында, эшсезлегендә. яңача ысуллар кертмәүдә, индустриаль технология кулланмауда, системаның бернигә ярамавында Мәскәү олкәсенең Раменское районында «Заворово» тоҗрибә-күргәзме хуҗалыгы бар Бу хуҗалык бәрәңге игү фәнни-тикшеренү институтына карый. Журналның кушуы буенча анда да барып кайттым Хуҗалык 270 гектарга бәрәңге утырта Менә күрсәткечләре 1981 иче елда гектар саен—132 ц. 1982 дә— 170 ц 1983 то —272 ц; 1984 тә —273 ц. 1985 тә —253 центнер
Алдыбызга килеп баскан саннарыбыз бик шыксыз булганлыктан соңгы вакытта без аларга бетонлои игьтибар итми башладык. Бу юлы алай да күз салыгыз әле Әлеге хуҗалыкта йоз кило бәрәңгенең үзкыйммәте — нибары унике сум сиксән тиен Моның
бит килосы унике-унөч тиен генә була* Гомумән алганда исә аның бездәге үзкыйммәтен, исәпләп бетерерлек тә түгел, чәнки бәрәңге игү технологиясе шулкадәр артта, шулкадәр примитив, бу турыда сейпәргә дә оят
Тагын тарихка күз салыйк әле. бүгенге табынын шушы ризыксыз күз алдына китерә алмаган Идел буе халкы бәрәңгегә тиз генә күнекми. Хекүмәтнең бәрәңге игүгә юнәлдерелгән карарларына каршы крестьяннар, кулларына корал алып, баш күтәргәннәр.
Гаеп хөкүмәтнең үзендә дә була. Бәрәңге утырту өчен крестьяннарның иң яхшы, иң уңдырышлы җирләрен тартып апалар. Укымаган, караңгы халык, бу сәер нәрсәне ничек утыртырга, кайчан казырга, уңышын ничек җыярга икәнен дә белми. Сабагын ашап карыйлар Алмаларын ашап агуланалар, үлүчеләр дә була. Бәрәңге утырткан җирләрне киредән сөреп ташлыйлар, старосталарны алыштыралар, патша чиновникларын тотыл кыйныйлар. фетнәчеләрне бастырырга җибәрелгән вак отрядларны коралсызландыралар Моның өчен күп җирләрдә крестьяннарны судсыз-нисез аталар, меңнәрчә һәм меңнәрчә баш күтәрүчеләрне солдатка озаталар.
Бәрәңге — безгә әнә шундый катлаулы юл узып, каршылыкларны җиңеп килгән ризык Бүген беребез дә ансыз яши алмый. Җаена төшенгәч, аны үстерү мәшәкатьләре дә әллә ни түгел. Язын бакчаңа бер төртеп чыгасың. Җәй урталарында, чәчәккә бөреләнер алдыннан чүбен утап, төбенә оеп чыгасың. Ә көзгә инде басуга, җир естенә, капчыкларыңны кыстыра кил. Базың ныклап томапанган булса, ешетмәсәң, су тошмәсә, бәрәңге анда язга тикле шикәр кебек татлы, тәмпе. ярмалы бупып саклана Моннан берничә генә епләр элек шулай иде әле. җәмәгать . Ә бүген'
Галиҗәнаб бәрәңге хәзрәтләре турында, аның тарихы, аннан әзерләнә торган татлы һәм затлы ризыклар турында, шулай тәфсилләп язуымның сере менә нәрсәдә, соңгы елларда республикабызда бәрәңге үстерү мәйданнары катастрофик төстә кимеде. Хәтта шәхси хуҗалыкта да. Сәбәбе—колорада коңгызының котыруында. Аның белән һич көрәшер чара юк Бәрәңге, балакаем, җирдән борынын төртергә дә өлгерми, коңгызлар аны инде сарыл та ала. Өч-дүрт кон дигәндә, җир өстендә каңгыраел, коры сабак кына кала Кендеге белән җиргә береккән авып агае көрәшмәде түгел бу афәт белән. Бик нык көрәшеп карады, җиңен сызганып, тешен кысып, һәр йортның, һәр хуҗалыкның аягында басып торырдай бала-чагасы, карт-корткасы иртән, кояш чыкканнан алып, кич кояш батканчы, бакчада булды. Олысы-кечесе коңгыз җыялар. Шулай бер ел узды, дүрт-бише дә узып китте Әмма дәүләт тә, хөкүмәт тә, җирле Советлар да бәрәңге үстерүчегә ярдәмгә килмәде. Алай гынамы?! Әле вдминистратив-бюрократия аппараты кешеләре бу турыда авыз ачтырмаска тырыштылар. «Колорада коңгызы бездә юк. башкаларны белмибез, күп сөйләшеп йөрмә1» — дип янау белән кисәтеп тә куялар иде. Мин фәкыйрегез дә. моннан ун еллар элек, шушы ук мөхтәрәм журналга, нәкь менә шушы турыда, республикабызның бәрәңге плантацияләрен саранчаның яңа тере, коточкыч комсыз хәшәрәт баса, дигән шөбһәле хәбәр китергән идем. Басылып чыкмады. Гпавлит рөхсәт итми иде Сәбәбен, без монда беренче чиратта дәүләт иминлеген, аның халыкара мәйданда югары абруен күздә тотабыз, дип аңлаттылар. Янәсе, безнең республика кайсыдыр бер чит илгә яшел борчак сата икән Моннан дәүләт казнасына валюта керә икән Әгәр дә капиталистлар безнең басуларда колорада коңгызы барын белсәләр, алар бездән әлеге борчакны сатып алмаячаклар, дәүләт казнасына валюта керү тукталачак
Халык хак әйтә: әҗәтен яшергән бөлгән, чирен яшергән үлгән, ди. Әлеге «чир»не яшерү, вакытында чара күрмәү республикабызга һәм ботен Рәсәйгә миллион вә миллион сумнар югалту булып кайтты. Сумнары — бер хәл, халык өстәленә куелырга тиешле арзанлы һәм татлы ризыкның күләме кимеде
Терсәкне тешләргә тырышсак та, хәзер соң инде. Татарстанда хәзер шушы буй-буй кафтанлы корткыч җәберләмәгән бер генә сутый җир дә юк. Җәй көннәрендә алар борчак. көнбагыш, кукуруз басуларына да басып керә Дөрес, әпегә алар бәрәңге сабагын гына коры чыбыкка калганчы кимерәләр Алга табан тагын ни кыланырлар?.
Шушындый хәвефле хәлдә йомры башлы авыл агае нишләде, дисезме? Хөрмәтле хөкүмәт бәрәңге сиңа кирәкмиме? Сиңа кирәкмәсә, миңа да аның хаҗәте шул чаклы гына, дип белдерде ул зур үпкәсен. Ул гомер-гомергә бәрәңгене егерме биш-утыз су- тыйлап утырта иде. Үзенә дә җитә, абзары тулы эреле-ваклы терлегенә дә кала. Байтагын дәүләткә тапшыра. Райпотребсоюзпар, сельполар халыктан җыйган тәмпе бәрәңгене дәүләт амбарларына эшелоны-эшелоны белән озата торган иде.
Агайларның өлгеррәкләре, бакчасында бик кадерләп үстергән бәрәңгесенең, иң эресен, иң матурын, бер карау белән нәфесеңне уята торганын, машиналарга төяп. Әпмәт. Түбән Кама, Чаллы, Казан базарларына да алып чыга иде
Бакчапары. бәрәңге лпатнацияпәре естенә дошман явы булып ябырылган колорада юлбасары белән көрәшеп берни чыкмагач, ә дәүпәт берничек тә ярдәм итмәгәч, авып агаеның бу эштән тәмам гайрәте чикте. Куп селтәде Бәрәңге җитештерү илкүләм кискен кимеде Авыл агае хәзер бәрәңгене үзенә кыш чыгарга җитәрлек кенә утырта башлады Бакчасының калган төшенә күп итеп азык чөгендере, суган чәчә. Суганын сата, чөгендере бепән мал симертә Өч-дүрт сутый гына бәрәңгедәге коңгызны ничек тә җиңә инде уп. Ә бит утыз сутый җирнең кортын кул бепән генә җыеп бетерү һич 162
мамкин түгел Кан буе, атна буе. ай буе таптый торгач бәрәңге тебе да нык таптапа, бу- разиа ишелә Андый бакчадан нинди уңыш кәтәргә кирәк?
Халык тырышХкады түгел, җан тартышып керешеп карады Әлеге кортны агулыйм, дип узе дә чиргә сабышып бетте. Бу хәшәрәт белен керештә бетен әмет химиядә икәнен чамалап халык шул агуны эзләргә кереште Районнардагы «Сепьхоэхимия» амбарларына кайткан целлофан капчыклардан, кайсы бер чиләк, кайсы бер алъяпкыч, кайсы бер бүрек эләктерә агуны Ничек кулланырга икәнен ейрәтүче юк Авып җирендә бер чама инде ул: бер чиләккә — бер уч. Кортны күз алдыңда ук кәкерәйтә кәкерәитүен. әмма агуның куп элеше җиргә тешә, бәрәңгегә дә үтә Әйе, бу елкәдә мыскал да белеме; хәбәрдарлыгы булмаган халык, тәмам иза чикте әлеге агулар белән Агуланучылар күп булды
Инде килеп, җәмәгать, бу кадәресеи дә бәян итим, кулдан, базардан сатып алган бәрәңге бүген дә шикле Ченки хәзер базарда бәрәңге кыйбат Нәфесле җаннар эчен аның белән сәүдә итү хәзер бик отышлы кәсепкә әйләнде Аидыйпар бәрәңгене басуга ярты гектар чамасы утырта. Кулында машинасы Бәрәңге кырын һәр кичне бер агулап кайта. Бәрәңгенең дә чат агу булып үсүендә аның эше юк Үзе ашыйсы ризык түгел ич. ул аны базарда сатачак
Дәрес, бүгенге кендә колхоз-совхоз кырларында үскән җир алмаларын да химикатлар белән «иркәләп* үстерелер Әмма андагы плантацияләрне белгечләр, агрономнар эшкәртә Санитария хезмәткәрләре тикшереп кенә тора. Бу елкәдә апарга зур җаваплылык йәкләнгәи Уен эш түгел Узган җәйне «Казан утпары«иың махсус кушуы буенча, шушы мәсьәләне әйрәиеп. мин республикабызның күпчелек районнарын йереп чыктым. Берочтан Башкортстан. Куйбышев епкәләреиә дә сугылдым Шунысы сеенеч- ле. хәзер һәркайда колхоз-совхоэларда бәрәңгене бүгенге кәйдә иң алдынгы ысул — голландлылар ысулы белән игәргә тырышалар Бәрәңге утырту, бәрәңге алу машиналары елдаи-ел күбрәк кайта. Бу машиналар беренче чиратта хезмәт җитеш- терүчәнлеген нык күтәрә, аны җыеп алуны җиңеләйтә Күп җирләрдә «Гатчинская* дигән уңдырышлы, корылыкка бирешмәүчәи. кыш саклауга чыдамлы һәм тәмле бәрәңге
Шытып чыккан кененнән алып, казый башлаганчыга тикле, аны шушы комсыз корт ашал, кимереп торса да, системалы чәчү әйләнешенә корылган, ашламасы сибелгән, тиресе мул чыгарылган колхоз басуларында бу бәрәңгенең зур уңыш биргән еллары
Бәрәңге игәргә теләге булган кеше шуны онытмасын: аның бетен азыгы — кәп Бәрәңге бит үзе дә крахмалдан һәм калийдан гына тора Шуңа күрә нинди иске-москың, кипкән кура-камылың, такта башы, йомычка кисәкләрең бар. берсен дә әрәм итмә Яндыр да, келен җыеп куй. Язын бәрәңге утырткан чакта һәр тепкә берәр уч салып, җир белен бутасаң, шәп булачак Мондый телләрдә кәзгә куш йодрык, бәләк буе җир алмаларының үсәсен кет тә тор.
Хәзер колорада коңгызының тамырын корытырдай мемкинлекләр дә бар Узган җәйне Казанда Бәтенроссия табигатьне саклау җәмгыятенең Беҗәкләрне саклау секциясенең махсус киңәшмәсе булды. Беҗәкләр генә дигәч тә. аларның кондәлек тормышыбызда тоткан рольләре чиксез, моны һәркем белә булыр
Бу киңәшмәдә Рәсейнең бик күп епкәләрениән килгән зыялылар, профессорлар, фән докторлары, аспирантлар, студентлар һем киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты Билгеле ни, бәҗәкпәриең әһәмияте туфракны тукландыруда, чәчүлек мәйданнарны саклауда чиксез зур. Бу елкәдә күбрәк апарга таянырга кирәк тә икән Ә без күбрәк химиягә баш иябез Бер очтан үзебез эчен бик тә файдалы беҗәкләрне. ышанычлы дусларыбызны да кырабыз. Шушы елкәдә танылган галимнәрнең чыгышларын, залдагыпарга җиткергән хәбәрләрен, авызымны ачып тыңлап утырдым
Сүз биредә беҗәкнең бер тәре, корткычның бер гайрәт лесе — әлеге Колорада коңгызы турында да барды Аның тел чыгышы — Тәиьяк Америкадан Европада Франция бәрәңге басуларында 1982 елны ук күренә башлый Шуннан бетен Европага тарапа Бездә башта Белоруссиядә, Латвиядә. Литвада очрый Аннары зур тизлек белән бетен илгә тарала Чәнки бу корткычның шундый җитезлеге бар бер урында кысрыклый, җәберли башласалар, ул кырык чакрымнан алып, еч йез чакрымга кадәр күче апа Бер колхоз, бер район җирендә тамырын корыттым дисәң, ул үзенең «эшчәилегеи* икенче районда, күрше елкәдә җәелдереп җибәрә Шулай булгач, аның белән керәш ысуллары комплекслы, күрше-тирә районнар, әнкәләр белән килешеп эшләнергә тиеш
Әлеге зур киңәшмәдә катнашкан галимнәр бу турыда дәлилләп сейпәделәр Әйтик, шушы хәшәрәтнең туган җире Тәиьяк Америкада, үзенең «үги баласыннан* котылу әчең Америка Кушма Штатлары үз җирләрендә инде утыз җиде ел бәрәңгене, гомумән, икми. Бәрәңге денья базарында кыйммәтле продукт булып саналмый Алар аны Европадан. бигрәк тә Польшадан сатып апалар. Үзләренә җитәрлек күләмдә Бу елкәдә америкалылар илле елга исәпләнгән махсус программа нигезендә эш итәләр Шушы ысул белән җирләрен, чәчүлекләрен әлеге комсыздан тәмам арындырмак булалар икән
Бездә андый мемкинлекләр юк Ил алдында, халык алдында иртәгә нәрсә ашарбыз, дигән мәсьәлә тора Бу корткыч белән керешү чаралары да бәздә башкачарак оператив булырга тиеш Авыл һәм шәһәр җирләрендә бүгеннән үк җыеннар җыеп аңпа-
ту кирәк Халык үз бакчасына, дачаларга бер төп тә бәрәңге утыртмасын. Аларга бәрәңге утырту өчен җирләрне колхоз-совхоз басуларыннан бирергә кирәк. Совхоз аларга җирне сукалап, тырмалап, эшкәртеп тә бирсен. Бөтен кешенеке бер тирәдә, бер басуда булганлыктан, аны трактор белән эшкәртү, төбенә өеп чыгу да ярты көнпек кенә эш Район җирләрендәге «Сепьхозхимия» бүлекчәләре бу басуны тәртибен һәм вакытын, чамасын белеп, агу белән эшкәртә. Көзен бу бәрәңгене оешкан төстә җыеп та аласың. Дөрес, әлеге хезмәтләрне оештырган өчен колхоз-совхоз кассаларына беркадәр түләргә туры киләчәк.
Халыкны бүгеннән үк менә шуңа әзерли башларга кирәк. Соңару — үзебезне ачлыктан үлемгә дучар итү. Моны һәркем аңларга тиеш, үзебез кайгыртмасак, безне бер ип дә. бер дәүләт тә туйдыра алмаячак. Чөнки без сан ягыннан гаять күп — өч йөз миллион! Уйлап кына карагыз: эшләргә теләмәгән, ялкау күршегезне үзегез күлме кызгана, күпме туйдырып тора алыр идегез?!
Бөтен районнарда, бөтен республикада көрәшне «Сепьхозхимия» үз естенә алганда, бу корткычны авызлыкларга мөмкин булыр иде. Моның өчен бер генә кеше дә. бәрәңгене тиешсез җиргә утыртмасын! Хәтта аларны чүллеккә дә ташларга ярамый. Әйтик, иң кирәкле чагында «Сепьхозхимия» бердәм кубып, бу корткычка каршы көрәш ача. аларны кырып сапа Ә кемнеңдер бакчасындагы дүрт-биш түтәл бәрәңгедә, яисә чүплек башында калыккан бәрәңгеләрдә, бу хәшәрәтләр — мыжлап утыра Бу чакта әлеге көрәш бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк. Берәр атнадан, алар янәдән бөтен басуыңны басачаклар Җирле Советларыбызга бу өлкәдә моңарчы күрелмәгән өлгергәнлек, уяулык, оста оештыручанпык, халык белән ышандырып, күндереп сөйпәшә белү кирәк. Киңәшмәдә катнашкан мөхтәрәм галимнәрнең фикере шул Башка көрәш чарасы юк.
Кардәшләр! Никадәр вакытыгызны биреп укыган очеркымны өметле авазлар белән тәмамлыйсым килә Кешелек тарихында һәм үзебезнең ил тарихында катаклизмнар һәрчак булып торган. Акып көчен эшкә җигел, кешелек аларны һәрчак җиңә килгән. Ышаныгыз, матураячак тормышыбыз. Чөнки арабызда аны бизәрдәй матур кешеләр күл. Безнең шәһәрдә бәрәңге үстерү остасы Рөстәм Хәсәншин дигән һәвәскәр яши. Ир уртасы бу уңган җан үзенең бакчасында, алты-җиде сутый җирнең һәр сутыеннан тонна- тонна ярым уңыш ала. Зинһар, автор бераз арттыра, чамасыз күпертә, дип уйлый күрмәгез Рөстәм әфәнде — исән-имин кеше, «Лениногорскнефть» идарәсендә өлкән инженер Бәрәңге үстерүнең бик күп серләрен белә, шушы турыда шәһәр һәм республика газеталарында мәкаләләр дә бастыра Ирешкән уңышларын ул һич тә Соңгы чик дип санамый. Бәрәңгедән тагын да мулрак уңыш алырга мөмкин икән. Бездә әле икенче Хәсәншин да бар. Монысы һәвәскәр генә түгеп, ә чын профессионал, районның баш агрономы. Монысының исеме Рәис. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, докторы да булырга җыена. Республикабыз кырларында минераль ашламаларны ничек чамасын һәм кадерен белеп кенә кулланырга кирәклеге турындагы фәнни хезмәтен Рәис Хәсәншин Мәскәүгә барып яклый. Бу да — бәрәңге яратучы егет Шушы бик кирәкле һәм тәмле риэыкны безнең районда мул итеп игү, мул итеп уңышлар алу максатында, бу изге эшкә ул җиң сызганып тотынды Хәзер безнең районда бәрәңгене әлегә иң алдынгы булып саналган «голландиялеләр технологиясе» белән үстерү өчен бөтен чаралар күрелә.
Тагын бер хәл искә төште Миңа яхшы таныш авып хуҗалыгы училищесы егетләре моннан дүрт-биш ел элек Мәскәүгә Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә бардылар Кендеге тумыштан җиргә береккән малайларның күзе авыл хуҗалыгы павильонында күргәзмәгә куелган бәрәңгегә тешә. Төшмәслек тә түгеп. Станокта кырдырган шарлар төсле барысы бер зурлыкта икән алар Күзләре дй тирәнгә, эчкә батмаган Әрчи башласаң, ярты бәрәңгең кабыкка чыкмаячак. Бәрәңгене соң кем саклап торсын, павильон шүрлекләрендә алар тәгәрәшеп, хәтта кызыктырып яталар. Бик кызыккач, «сорап алырга кыймыйча гына», берәр бәрәңгене кесәләренә салалар малайлар Берсеннән-берсе яшереп, әлбәттә Күрсәләр, карак, диярләр Әмма номерларына кайткач карасалар, уналты малай берәр бәрәңге чәлдергән. Бәрәңгене җыеп замполит- ларына бирәләр Анысы да авыл егете Капчыгына салып куя, авылга апып кайта. Кыш буе кадерләп саклап чыга, язын бакчасына утырта. Кыскасы, замполит егет бу орлыклардан беренче елны ук егерме дүрт чиләк уңыш апа. Бу бәрәңге безнең кара җирләрне бик килештергән күрәсең. Тәгәрәп уңган. Ул аны алдагы елларда дус- ишпәренә, таныш-бепешпәренә дә тарата башлый, орлыклык өлеш чыгара.
Аңлашыла торгандыр' соңгы ике-оч ел эчендә үзем дә шул сорт җир алмасын утыртам әле Өлеш миңа да тиде. Бәләк тикле булып уңа. Ул чорларда башка мәшәкатьләрне онытып торырга туры килә. Басудан, күрше бакчалардан очып килеп төшкән әлеге буй-буй кафтанлы юлбасарны тавык урынына чүпләп торам. Аягың тыпып- дамаса, авызың шапылдамый. Бәхәссез хакыйкать. Аның каравы — уңып та карый! һәр төпне яратып, сөеп, иркәләп, сәнәк очы белән генә ачып җибәрәсең, як-якка куш йодрыктай эре бәрәңге тарала. Ә тәме инде! Кабыклы килеш кенә пешерел җибәрәсең. Пешеп чыгу белән коштабакка бушатып куясың. И-их!
Инде бу тикле итеп язгач, мактангач, дигәндәй, юлыгыз-сәфәрегез безнең якларга төшсә, авыз итәргә керегез! Ипиең ак, чәең кара булса да ярар, дигән шаярулы әйтем бар Чәем кара, ипием ак. Өстәлдә ярмаланып пешкән кабыклы бәрәңге, ягъни чикмәнле бавырсак бу бөркел утыра. Рәхим итегез!