Логотип Казан Утлары
Роман

АФӘТ


РОМАННЫҢ ИКЕНЧЕ КИСӘГЕ
Кара болыт эчендә
Беренче бүлек
аманың өчен үги булудан да авыр нәрсә юктыр, мөгаен.
Язмыштан узмыш юк, ди халык. Язмыш... Четерекле һәм сәер нәрсә ул, бер уйласаң. Аның берәүләрне башларыннан сыйпап, аркаларыннан сөеп өзлексез иркәләве, туларның янәшәсендәге үк икенче берәүләрне яңакларына чалтыратып даими кыерсытуы яшәештә' табигый хәл. Нигә берәүләрнең һәр көне нурларга төренеп, елмаеп туа, икенчеләрнең көннәре төннән чак аерыла? Моңа җавап табу кыен. Тормыш — буталчык табышмак. Бу һич тә арттыру түгел, ихлас шулай. Моңа мин үз тәҗрибәмдә инандым.
Кешенең киләчәге үз кулында, ул —үз язмышының хуҗасы, диләр. Алаймы икән? Ышанмыйм. Бәхәсле бу.
1949 елның ахыры иде. Минем туган көнем. Шул көнне безнең педагогия институтының төп бинасы фойесында мондый игълан пәйда булды: «Бүген унтугыз сәгатыә икенче каттагы түгәрәк залда ябык партия җыелышы була. Җыелышта тарих-филология факультетының IV курс студенты И. С. Кадыйровның персональ эше карала»,—диелгән иде анда.
Игъланны укыгач, курсташым Мөхәммәтдин Закиров:
— Җыелышның түгәрәк залда булуы яхшы, Ирек дус, анда сиңа бишенче почмакны эзләргә туры килмәячәк,—дип шаяртты.
Түгәрәк залда минем язмышым хәл ителәчәк иде. Тычканга үлем, мәчегә көлке, бәла үзенә кагылмаганда төкерә сиңа кеше! Өч көн элек мине партбюро утырышында тикшерделәр һәм: «Партиядән чыгарырга!»— дигән карар кабул иттеләр. Бүгенге җыелыш әнә шул катгый карарны раслаячак яки кире кагачак. Персональ эшемне туган көнемә юри туры китергәннәр диярсең!.. Юньле кешене дөньяга килгән шатлыклы көнендә якыннары, дус-ишләре, таныш-белешләре, иптәшләре тәбрикләп бәхет- шатлык, сәламәтлек, озын гомер, уңышлар, тагын әллә ниләр тели. Мине исә коммунист иптәшләрем, тетмәмне тетеп, ник туганыма үкенерлек итәчәкләр. Мөхәммәтдингә нәрсә, ул фиркале түгел, шуңа авыз ера. Партиядән чыгарылуның кеше өчен үтә яман җәза, чын фаҗига икәнен ул гаменә дә кертми.
Партбюро утырышында мине Бөек Октябрь революциясенә кадәрге һәм аннан соңгы татар әдәбиятына караган лекция барышында курсташларымны репрессияләнгән буржуаз милләтче Галимҗан Иб- раһимовның совет строена һәм социалистик чынбарлыкка яла ягучы әсәрләрен өйрәнергә чакыруда гаепләделәр. Моңа минем укытучыга биргән соравым сәбәпче булды. «Без XX гасырның беренче яртысындагы рус әдәбиятын өйрәнгәндә мөһаҗир рус язучысы, совет дәүләтенең килешмәс дошманы, Нобель бүләге лауреаты Иван Бунинны, 1938 елда мөһаҗир- лектән илебезгә әйләнеп кайткан Александр Купринны, Ватаныбыз һәм халкыбыз алдында теге яки бу күләмдә гаепләре булган кайбер башка каләм әһелләрен бүгенге көн таләпләреннән чыгып бәялибез,—дидем мин.—Ә менә туган әдәбиятыбызда кайчандыр күренекле урын тоткан кайбер татар язучылары турында нигәдер берни дә ишетмибез. Мисалга, Галимҗан Ибраһимовны алырга мөмкин. Өлкән буын вәкилләренең сөйләүләренә караганда, ул 1905 елдан соңгы кара елларда патша хакимиятенең асылын фаш иткән әсәрләр'язган. Аның әсәрләренең барысын да дегет белән лычкылдатылып, бүген бөтенләй телгә дә алынмаслыкмы- ни?», — дигән сорау бирдем. Бу соравым укытучыбыз Бану Гыйбатовнаны бер агартты, бер күгәртте. Шактый вакыт ни әйтергә белми торгач ул, иреннәрен бәлшәйтеп:
— Авызыңны пычратып, ничек телгә аласың шул кабәхәтне, Кадый- ров? Үзең коммунист җитмәсә. Синең өчен оят миңа,—диде.
— Үземне кызыксындырган нәрсәне мин төпченмәскә тиешмени, Бану Гыйбатовна?
— Халык дошманнарының пычрак әсәрләре белән дә, аларның чирканыч тормышлары* белән дә кызыксынмаска киңәш бирәм сиңа, Кадыйров. Бел, ул яхшыга илтмәс сине...
Бану Гыйбатовнаның күрәзәлеге дөрескә чыкты...
Җыелыш билгеләнгән вакытта башланды. Аны институт парткомы секретаре Шәймурзин ачты. Ул алтын кысалы күзлеген маңгаена күтәреп, караласы мәсьәләне бөтенләй оныткан төсле, сүзен ерактан башлады:
— Иптәшләр! ВКП(б) Үзәк Комитеты быелның 9 июлендә чыгарган «ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты эше турында»гы карары республикабыз партия оешмасы тормышында зур вакыйга булды. Анда Татарстанда партия-политик эшнең торышына һәрьяклап анализ ясалды. Сугыштан соңгы беренче елларда, бөтен илебездәге кебек үк, Татарстанда да идеология мәсьәләләренә карата игътибар шактый йомшарган иде. Бу мөһим эшнең якындагы бурычларын дөрес бәяләү өчен Үзәк Комитет 1946 елда «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында», «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында», «Зур тормыш» кинофильмы турында» 1948 елда — «В. Мураделиның «Бөек дуслык» операсы турында». «Партия сафларының үсүе, ВКП(б)га яңа кергәннәр белән партия-оештыру һәм партия-политик эшне көчәйтү чаралары турында» бик әһәмиятле карарлар кабул итте. Аларда совет халкын, бигрәк тә яшьләрне идея ягыннан тәрбияләүнең беренче чираттагы бурычлары куелды. Партия Үзәк Комитеты сәнгать иҗаты өчен ленинчыл партиялелек
принцибының мөһимлеген, социалистик чынбарлыкны дөрес чагылдыруда дөньяга марксистик-ленинчыл карашның ролен бетен тулылыгы белән ачып бирде...
и Боларның минем эшемә ни катнашы бар, нигә кирәк инде алар, дип уйладым мин, сүзне турыдан-туры башласа ни булыр иде? Мәсьәлә бюро утырышында инде хәл ителде, буш сүзләр белән нигә вакыт уздырырга? £ Судан май язуга охшый ич бу... g
— Оят ки,—дип дәвам итте секретарь,—безнең арабызда да дошман * тегермәненә су коючы, кесәсендә партбилет йөртүче бер гарип зат бар _ Ул — тарих-филология факультетының IV курс студенты Кадыйров. Парт- С бюро утырышында без Кадыйровны курсташларын ленинчыл милли поли- * тиканың дошманы, язган әсәрләрендә илебездә Бөек Октябрь революциясе « тарафыннан тар-мар ителгән буржуаз стройны тергезергә чакырган, рус £ кардәшләребезне төрлечә кимсеткән, бөек Коммунистлар партиясенә яла х яккан, шулар өчен репрессияләнгән татар язучысы Галимҗан Ибраһимов- £ ның бик хаклы рәвештә тыелып, тарих чүплегенә ташланган зарарлы яз- - маларын өйрәнергә чакырганы өчен партиядән чыгардык Партбюро утырышы кабул иткән карарга карата кемдә нинди фикерлер туды, сөйләгез, иптәшләр.
Трибуна артына беренче булып һәр җыелышта сөйләми калмый торган география факультеты доценты Хөршәтов чыгып басты.
— Репрессияләнгән милләтче Галимҗан Ибраһимовка иптәш Шәймур- зин бик дөрес бәя бирде. Мин аның сүзләренә өстәп тагын шуны әйтә алам: Ибраһимов үзенең «Адәмнәр» дигән хикәясендә туган халкын — татарларны кеше ашаучылар итеп күрсәтүдән дә тартынмаган. Аның әсәрләрендә реалистик образларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табарлык түгел. Партбюро Кадыйровны партиядән чыгарып бик дөрес эшләгән. Мин партбюро карарын хуплыйм.
Доцент Хөршәтов артыннан чыгыш ясаган бүтән иптәшләр дә репрессияләнгән халык дошманы Галимҗан Ибраһимовны сүктеләр. Гүя җыелыш минем персональ эшемне карауга түгел, әдипнең иҗатына бәя бирүгә багышланган иде. Бу җыелышта мин ул язучының буржуаз милләтче генә түгел, фашист икәнен дә белдем. Трибуна артына чыккан иптәшләрдән мине бары XIX йөз рус әдәбиятын укытучы доцент Семен Николаевич Ни-кольский гына яклап чыкты. Ул биргән соравымның сәяси гаепләүгә нигез була алмавын дәлилләргә тырышты
— Мин Галимҗан Ибраһимовның егерменче елларның ахырында һәм утызынчы елларның башында Казанда академүзәкне җитәкләгәнен, аның зур галим, актив җәмәгать эшлеклесе булганын беләм. 1932 елда аңа иҗат эш чәйлегенә егерме ел тулу уңае белән хөкүмәтебезнең Хезмәт герое дигән мактаулы исем бирүе дә хәтеремдә. Моның белән мин Ибраһимовның ялгышлары булмагандыр, ул урынсызга репрессияләнгән,чер димим. Эш анда түгел, биредә сүз ул турыда бармый Менә сез, иптәш Гаҗиева, — Семен Николаевич җыелыш президиумында утырган Бану Гый- батовнага борылды,—студент Кадыйровка Ибраһимов әсәрләрендәге бүгенге яшьләр өчен нинди зарарлы нәрсәләр барын ачыкламагансыз, без аны монда, бу җыелышта, студентларыбызга ачарга ярамаган сер дип исәплик, сез аны биредәге коммунистларга кыскача гына аңлатсагыз иде. Мин үземдә Ибраһимовның моннан унбиш-егерме еллар элек рус телендә чыккан кайбер әсәрләре белән генә таныш.
— Мин сезнең таләбегезне үти алмыйм, иптәш Никольский. Онытмагыз, биредә минем түгел, студент Кадыйровның персональ эше карала.
— Тем более...
— Мин ул буржуаз милләтченең әсәрләре турында сөйләүне үзем өчен түбәнлек саныйм, Семен Николаевич, гафу итегез..
— Без бит монда зур тормышка әле кереп кенә килүче иптәшебез яшь коммунистның язмышын хәл итәбез. Мәсьәләгә ачыклык кертергә кирәк, иптәш Гаҗиева.
— Мин инде әйтәсе сүземне әйттем, башка сүзем юк.
Шәймурзин, күзлеген маңгаеннан борынына төшереп, урыныннан торды. Ул:
— Мәсьәлә тулысынча ачыкланды, нигә сез күпчелек фикеренә каршы киләсез, иптәш Никольский? Сезнең Кадыйровны яклавыгыз мәгълүм хикмәттәге бөтен рота дөрес атлаганда бер ефрейторның ялгыш атлап рота- , ны үзенә ияртеп атлатырга маташуына охшый түгелме?—диде
— Мин, Ленин призывында партиягә кергән утыз алты еллык партия стажлы коммунист буларак, фронтта, Ватаныбызны фашист илбасарлардан азат иткәндә партиягә кергән һәм илебезгә, марксизм-ленинизм тәгълиматларына турылыклы булуын кулларына корал тотып ут эчендә исбатлаган яшь коммунистны яклыйм. Аның кыюлыгын, фидакарьлеген түшендәге югары хөкүмәт бүләкләре — ике хәрби орден гына да әйтеп тора. Мин Кадыйровны партиядән чыгармаска, аңа шелтә бирү белән чикләнергә тәкъдим итәм.
Семен Николаевичның тәкъдименә колак салучы табылмады. Җыелыш, күпчелек тавыш белән, мине партиядән чыгарырга дигән карарны раслады.
Җыелыштан соң берничә көн үз-үземне кая куярга белмәдем. Нигә язмыш мине җай чыккан саен тәпәләү, кимсетү ягын гына карый, аның ялгышып булса да иркәләвен миңа инде татырга беркайчан да насыйп булмас микәнни, дип өзгәләндем. Партиядән чыгарылуым миңа кыерсытылуымның иң югары ноктасы булып күренде. Курсташ иптәшләремнең кайберләре хәлемә керергә, тынычландырырга тырыштылар, минем исә беркем белән дә аралашасым, сөйләшәсем, берәүне дә күрәсем килмәде. Башымда, нигә дип яшим, кемгә кирәгем бар, үз-үземә кул салу бәлки хәерлерәктер, кебек өметсез уйлар тулганды. Кешеләрне үземә нәфрәтләнеп, җирәнеп карыйлар итеп тойдым. Шуңа күрә Яңа— 1950 елны да, беркая да бармыйча, тулай торакта ялгызым гына каршыларга булдым.
2
Фронтта чакта, һөҗүм вакытларында, һәркөнне нарком «өлеше» белән сыйласалар да, мин эчәргә, аракыдан тәм, ләззәт табарга өйрәнә алмадым. Шулай булса да. Яңа елга аяк басканда, минем исергәнче эчәсем, күпмедер вакытка борчылуларымнан арынып торасым килде. Бу уемны эшкә ашыру өчен бер ярты ак аракы алдым. Утыз беренче декабрь көнне сәгать кичке тугызлар тирәсендә тулай торакта чагыштырмача тынлык урнашты, студентлар Яңа елны каршыларга төрлесе төрле җирләргә таралыштылар. Мин, тумбочкамда өстәл лампасын яндырып, эчкәч кабарга ипи, суган, казылык әзерләгәч, шешәне ачып, чәй стаканыма тутырып аракы салдым. Башымда уйлар өермәсе купты, эчәргә ашыкмадым. Күпмедер утыргач, миңа аракыдан юаныч эзләү үз-үземнән көлү булып күренде. Хәтеремә ниндидер китаптамы, журналдамы укыган, кеше беркайчан да кем икәнен анык белми, ул үзенә тиешледән күпкә югары бәя бирергә тырыша, дигән сүзләр килде. Бәлки мине партиядән чыгарып дөрес эшләгәннәрдер, мин үземне урынсызга кыерсытылдым дип исәпли торганмын? Ярар, хәзер исереп беразга онытылып торырмын, айныгач, авыр уйлар яңадан борчый башлаячак бит. Аракыдан юаныч табарга азаплануымны әти, һич шикләнмим, мактамас иде. Ул, эчеп организмнарын агулаучы, аракыдан тәм, ләззәт эзләүче бәндәләрне аңламыйм да, аңларга да теләмим, дия иде бит. Әти һәм әни. сез кайда? Сез исәнме әле, әллә инде каберләрегез өстен күптән кычыткан, тигәнәк, шайтан таягы бастымы? Сезнең язмышыгыз нигә минем өчен шулай билгесезлек белән чикләнде? Нигә, бик күпләр гамьсез гомер кичергәндә, сезнең тормышыгыз шомлы таш диварлар артына кереп адашты? Нигә?.. Сезнең утыз җиденче елдан соңгы язышыгызны ачыкларга теләп күп кенә югары оешмаларга язып карадым, ләкин эзләнүләрем нәтиҗә бирмәде. Сез беркем күрмәгәндә һәм искәрмәгәндә, гүя, суга баттыгыз кебек. Бәлки мин сезне юксынган, сезне
эзләгән шикелле, сез дә мине эзли торгансыз? Юк. эзләмисездер. Моталлап абыйның хатыны Мәчтүрә җиңги Казанда икәнемне белә, эзләсәгез аңа мөрәҗәгать итми калмас һәм адреслар бюросы аша мине күптән табар идегез инде. Безнең аерылышуга унөч ел үтте. Сезне кулга алгач, хөкемгә тартып, унар ел бирсәләр дә. инде артыгы белән булды ул ун ел. Мин инде элек сез белгән ярдәмгә мохтаҗ малай түгел, утызга якынлашам, чәчләремә чал куна башлады. Балалар йортын үттем, сугыш авырлыкла- . | рын кичердем, менә педагогия институтын тәмамлау алдында торам. < Киләчәктә, әти, укытучы булып, синең ярты юлда калган эшеңне дәвам итәргә хыялым... ~
Бүлмәдә утны сүндереп, урамга чыктым. Төн салкын, җилсез, аяз. * Гадәтемчә, исәпсез-хисапсыз йолдызлар белән бизәлгән күктә Җидегәнне “ эзләп таптым. Күз алдыма үз тирәсеннән төн карасын читкәрәк куарга ты- “ рышып дөрләп янган кайнар учак, җәйге сихри урман. Әләкси әрчүе, пош- ® кыра-пошкыра тыныч кына үлән кыркучы атлар, сыңар күзле Камали ба- “• бай, Гайфи, Кәрим, Сөләй килде. Балачак дусларым кайда һәм нишлиләр - икән хәзер? Сугыш зилзиләсен алар барысы да исән кичтеләрме икән'.' Бәлки алар хәзер өчесе бергә Яңа елны каршыларга әзерләнәләрдер^ Бәлки араларыннан кайсы да булса бу минутта, минем күк Җидегәнгә төбәлеп, уйларында еллар чытырманлыкларында адашып артта калган балачагыбызга кайткандыр?..
Күктә йолдызлар, күпчелек тәрәзәләрдә чыршы утлары җемелди, кайдандыр тонык кына булып җыр, музыка ишетелә. Кайбер түземсез җаннар инде бәйрәм итә башлаганнар да бугай. Ә ярты төнгә. Яңа елга аяк басарга шактый бит әле.
Үзем дә сизмәстән, мин Черек күл буена — республика дәүләт иминлеге министрлыгы урнашкан бина янына барып чыктым. Әнине мин соңгы тапкыр шунда күргән идем, аның белән шунда аерылышкан идек бит. Әнә ул кереп киткән ишек, еллар үтсә дә. үзгәрмәгән, һаман элеккечә үк Миңа әни аннан менә-менә килеп чыгар кебек
Черек күлдәге балалар паркында аллы-гөлле гирляндаларда төрле зурлыктагы лампочкалар яна. һәр ботагы зәвыклы матур уенчыклар белән бизәлгән, түбәсенә зур кызыл йолдыз куелган иләмсез биек Яңа ел чыршысы тирәсендә бәйрәмчел халык тулгана, көчле репродукторлардан тирә- юньдәге төнге караңгылыкка дәртле музыка аһәңе тарала. Кешеләргә яңа бәхетләр, яңа шатлыклар, яңа уңышлар алып Яңа ел килә. Миңа ул нәрсә китерер, барыр сукмакларымны кай тарафларга илтеп чыгарыр, кемнәр белән очраштырыр, кемнәр белән аралаштырыр? Мин институтны тәмам лап диплом алу, зур тормышка ныклап аяк басып, атлап китү алдында торам бит. Әти белән әни хәзер бу хәлемдә күрсәләр шатланырлармы, әллә борчылырлар идеме икән? Беләм, әтинең, һичшиксез, кәефе кырылыр, кашлары җыерылыр, битендәге яра җөе тартыша башлар, әни тирән көрсенеп: «Әй бала, бала»,— дип хәсрәтләнеп башын селкер идс. Партиядән куылу уен эш түгел бит. Гаҗәп, күпме генә уйласам да гаебемне сизмим, нинди хата эшләвемне аңламыйм. Бердәнбер «ахмак» соравым нигә бөтен үткәнемә күләгә төшерергә җитә калды әле?
Үз алдыма куйган төрле сорауларыма җаваплар таба алмый башымны тинтерәтеп тулай торакка кайткач, бүлмәбез тәрәзәсендә ут күреп, туктап калдым. Аннан утны сүндереп чыккан идем ич. кем кайтты икән’ Бүлмәдәш алты иптәшемнең дүртесе өченче көн үк Яңа елны каршыларга әти-әниләре янына кайтып киттеләр. Авыллары Казанга якын студентларга бу берни түгел, поездга утыралар да теләсәләр канчан сәфәр чыгалар, йә шундук тасырдап кайтып җитәләр. Бүген алар кайтмаска тиеш иде. Бишенче бүлмәдәшем тарих факультетында укучы Әнәс Байбурин аягын сындырып больницада ята. аның да кайткан булуы икеле, әле кичә генә янына курсташлары барган иде. Әнәснең ай ярым, икс айсыз аякка баса- рына ышанырлык түгел, диделәр. Кореяле студент Ли Ин Сан ниндидер йомыш белән Мәскәүгә китте. Бүлмәбездә хәзер бербашым Кем керле, кем ут алды икән анда?..
Бүлмәбездә ут алучы тарих факультеты студенты Мөхит Капкаев булып чыкты. Ул тулай торакта яшәми, фатирда тора. Без анын белән дуслар, икебез дә кыен фронт юлларын таптаган, кысыр сугыш шулпасын чөмергән кешеләр. Мөхит миннән ике яшькә өлкән, әмма кайберәүләр кебек үзенең «картлыгы»на басым ясаганы, акыл өйрәткәне юк.
— Көттем, көттем, панимаеш, син юк. ачудан стаканындагы аракыңны кәгеп, шешәң белән гәп куертып утырам. Кайда йөрдең, байгыш сыңары? Хәзер Подлужная урамына таныш кызлар янына китәбез. Аларга синең буш общагада япа-ялгыз каңгырып утыруыңны әйткәч: «Тиз генә монда алып кил аны»,— диделәр. Бигрәк тә медта укучы Гайния өндәде. Сиңа аның узган ел ук күзе төшкән иде ич инде, берәү булса күптән дамкага чыгар, авыз ачып йөрмәс иде.— Мөхит стаканга тутырып аракы салды.— Мә, тот. Эч тә, китәбез, алар көтәләр.
— Эчмим, дус, кыстама.
Мөхит, кашларын җыерып, бер-беренә якын соры күзләрен миңа текәде.
— Эчмәслек булгач нигә алып кайттың да, нигә ачтың соң син бу хәерче малаен? Әйдә, мине дус санасаң, якын итсәң, тыңла сүземне, сал.
— Дуслык, якынлык аракы чөмереп дәлилләнми, эчмим.
— Ул нәрсә белән дәлилләнә соң?
— Менә синең мул бәйрәм табынын, кызлар компаниясен калдырып иренмичә мине эзләп тулай торакка килүең якын итүеңнең дәлиле. Мин эчмим, дус, үпкәләмә. Яңа елны мин аек баш белән каршыларга булдым.
— Кызлар янында да эчмәссеңмени?
— Мин бит әле анда барам димәдем сиңа.
— Бармыйсың, киреләнәсеңмени?
— Киреләнмим, Яңа елны мин ялгызым гына каршыламакчы булам.
— Анда дүрт күз белән көтәләр безне! Сине үз күргән, якын иткән кешеләрдән нигә читләшергә, бармавың белән аларның нигә кәефләрен кырырга? Кешеләр белән хисаплашырга, аларны уважать итәргә киңәш бирәм мин сиңа, брат. Йә һаман да чыгымчылыйсыңмы?
Инде ярым исерек дустымның нәсыйхәте саруымны кайната башлады. Тизрәк һавага алып чыгарга кирәк аны, бераз айный төшсен, юкса бүлмәдә егылуы бар, дип уйладым.
— Булды. Чыгымчыламыйм, күндердең. Әйдә киттек.
— Стаканга салган бу аракыны нишләтәбез?
— Калсын шул килеш, иртәгә баш төзәтербез.
3
Яңа ел иртәсендә йокыда идем әле, кемнеңдер кыюсыз гына ишек шакуына уяндым. Кайсына кирәгем чыкты икән?.. Бүлмәдә бүтән кеше юк. ялгызым бит.
— Керегез,— дидем, башымны мендәрдән күтәреп.
Ишекне сак кына ачып, өстенә кат-кат юылудан төсе шактый уңган коңгырт халат кигән, уртадан түбәнрәк буйлы, озынчарак йөзле, саргылт бөдрә чәчләре килешле генә тузгып иңнәренә төшеп торган бер кыз кереп, бусага төбендә туктап калды.
— Исәнмесез. Яңа ел белән тәбриклим сезне.
— Үзегезне дә. Исәнмесез.
— Гафу итегез, миңа Ирек Кадыйров кирәк иде.
Мин кызга төбәп карадым. Моңарчы күргән-белгән кешем түгел, аңа ни хаҗәтем чыкты икән?
— Сезгә кирәк кеше мин булам. Рәхим итеп узыгыз бире. Әнә урындык, утырыгыз.
— Узып тормыйм, йокыгызны бүлдем, гафу итегез. Чыгыйм, йоклагыз, соңыннанрак керермен.— Кыз ишеккә борылды.
— Коридорда көтегез, китмәгез, мин замәт арасында киенәм дә чыгам.
Мин коридорга чыккач, без таныштык. Кыз үзен Ольга дип атады. Ул шактый кыю күренә. Танышу белән үзенең безнең факультетта беренче курста укуын, тулай торакта әле күптән түгел генә тора башлавын әйтте. Минем яныма аны курсташы Ася Фоминаның запискасы керткән.
— Без кичә, сәгать төнге уникенче киткәч, Ася белән сезне эзләп килгән идек, өйдә булмадыгыз. Аның сезне бик күрәсе килә,— диде Оля, _ үзенең мине көтмәгәндә бимазалавына уңайсызланганын сиздереп.— Менә 2 запискасы. Ася, сез аның белән очрашырга каршы килмәсәгез, аның фати- * рына барырга, риза булмасагыз, кош теле кадәр генә җавап язарга кушты. _
— Мин аның кайда торганын белмим, записка гына язармын. =
— Барсагыз, үзем озатырмын. £
Без төштән соң очрашырга килештек. Бүлмәгә кергәч, мин бөти ясап * төргән записканы сүтеп, аңа күз йөртеп чыктым. в
«Иптәш Кадыйров! Сезне Яңа ел белән тәбрикләп шатлык-куанычлар s телим. Борчуым өчен түбәнчелек белән гафу үтенәм. Уйламагыз, бу зал ис- > каны мин үз мәнфәгатемне күздә тотып язмыйм, аллам сакласын, аны язу- - ны вөҗданым таләп итә. Безгә очрашырга, икәүдән-икәү генә утырып гәпләшергә кирәк. Мин сезне партиядән чыгарып дөрес эшләмәделәр дип саныйм. Коммунист буларак, җыелыш кабул иткән ул гаделсез карар белән мин килешә алмыйм Дөрес, ул карарны яклап үзем дә кул күтәрдем, хәзер менә шуңа борчылам, бәргәләмәм. Мөмкин санасагыз, без көндезге сәгать өчтә очрашыйк әле. Адресымны бу записканы сезгә тапшырачак кыз белә, ул сезне минем фатирыма озатып куяр. Үтенәм, запискам- ны үзегездә калдырмагыз. Оляга кире кайтарыгыз
Борчуым өчен янә бер кат гафу үтенеп: Ася Ф.»
Записка кәефемне җибәрде, ачуымны кабартты. Ул борчыла, бәргәләнә, имеш. Мине партиядән чыгарганда башкаларга ияреп кул күтәрүенә пошына, көяләнә. Аның белән очрашу күңелемдәге сулгып әрнегән авыр ярага кайта кагылып, аны өстәмә өтәләү булачак. Нигә дип ул үзен миннән тынычландыртырга тели әле? Бәлки бу аның үзенчә хәлемә керүе, син ялгыз түгел, сине яклап чыккан Семен Николаевич Никольский янында мин дә бар, диюедер? Алай булса, нигә ул аны җыелышта әйтмәгән, авызына су капкандай мыштым гына утырган соң? Вакыт узгач, инде нигә көяләнеп күңел ачыттырырга? Бу бит берәүне унлап кешенең җыйнаулашып тәпәләвен ваемсыз гына карап торган һәм соңыннан, сине ул кансызлар изгәндә мин синең яклы идем, әмма булышырга кодрәтем җитмәде, диюе белән бер. Халыкның, кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый, дигәне урынлы Минем дә менә узган елгы бәла-казаларым был- тырда тоткарланып, бөялеп калмаганнар, үзем белән бергә быелга атлап кергәннәр. Сакалның хуҗасыннан калмавы, аңа ияреп йөрүе бәлки яхшыгадыр ул? Тормыш бер үк эздән ага, аның туктап калырга да, юлын үзгәртергә дә чарасы юк. Яшәешнең даимилеге, үзгарешсезлеге, төплелеге сокланырлык Эхтеклелекне берни дә алыштыра алмый.
Мине адәм актыгы иткән партия җыелышы күз алдымнан кабатланып яңадан үтте. Гаделсезлеге, дорфалыгы, алдагы язмышыма сукырлыгы белән ул әнә Фоминаның да тынгылыгын алганга охшый. Аңа минем белән очрашу, гәпләшү нәрсәгә кирәктер, һич аңлашылмый. Тукта, ул бюро члены бит. Бәлки аңа йомыш тапшырганнардыр һәм ул шуны үтидер? Алай булса нигә аны ачыктан-ачык язмый, записканы иптәш кызына кире кайтаруымны сорый? Анда кысага сыймастай нәрсә язылмаган бит. Партбюро утыры-шында персональ эшемне тикшергәндә ул кыз миңа бер сорау да бирмәде, анда очраклы гына кергән кеше төсле битараф утырды Мине партиядән чыгарырга дигән тәкъдим тавышка куелгач, кулын беренче булып күтәрде һәм миннәнме, ашыгуына уңайсызланыпмы, комач күк кызарды
Мин ул кызны бөтенләй диярлек белмим Институтта укый башлаганчы китапханәдә эшли иде шикелле. Төсе-бите. килеш-килбәте белән ул институттагы кызлар арасында чебиләр төркеменә ялгыш килеп эләккән үрдәк бәбкәсе күк аерылып тора. Буе базык, гәүдәсе калын, чырае беренче күрүдә үк хәтердә калырлык: куе сипкел чуарлаган табак бит, почык бо
рын, бер-беренә тоташкан калын аксыл кашлар астында кырау суккан көзге чәчәкне хәтерләткән кечкенә соры күзләр, бөдрәләтелгән аксыл чәч. Аның белән минем моңарчы сөйләшкәнем түгел, хәтта исәнләшкәнем дә юк иде. Мин. гомумән, хатын-кызлардан ераграк йөрергә тырышам, алар- дан уңайсызланам. Ир-атлар белән дә дуслашырга, аралашырга, әшнәләшергә атлыгып тормыйм.
Төштән соң Оля безнең бүлмәгә яңадан керде.
— Йә, нинди карарга килдегез, барасызмы?
— Бармыйм, Оля күгәрченкәй. Ахирәт дустыгызга хәлемә керергә тырышканы һәм миңа юллаган Яңа ел теләкләре өчен рәхмәт тапшырыгыз. Аны үзен дә Яңа ел белән тәбрикләп, тиз арада барлык борчылулары белән хушлашуын теләгез. Үпкәләмәсен, аның белән очрашуны кирәк санамыйм. Ул запискасын кире кайтаруны сораган, мәгез, тапшырырсыз,— дип, записканы яңа танышыма суздым.
Оля бу керүендә кышкы киемнән иде. Өстендә иске курач пальто, башында ап-ак мамык шәл. Бу кыяфәтендә ул миңа ничектер бала гына төсле күренде. Башыма ирексездән аңа карата, йомышчы кыз, дигән кимсетуле уй килде.
— Асяны дөрес аңламагансыз, минемчә. Ул сезгә чын күңеленнән яхшылык тели, һичшиксез, очрашырга кирәк сезгә. Кешеләрдән йөз чөереп үз кузыгызга бикләнмәгез, зинһар. Ялгызлыкның, уй-фикерләреңне, бор- чу-изалануларыңны уртаклашучы булмауның нәрсә икәнен үзем дә кичердем, беләм. Ася белән очрашуга каршы килмәгез, ул сездән бигрәк, Ася өчен мөһим.
— Гафу итегез сеңлем, кемнеңдер китек күңелен бөтәйтергә һич теләгем юк. Үз кайгым үземә җиткән...
— Ярар алайса, бармасагыз хет монда бикләнеп утырмагыз, һавага чыгыгыз, көн әнә нинди матур.
— һава сулап керү зыян итмәс, анысы.
— Киенегез алайса, Асяның фатирына кадәр озатырсыз мине.
Ут кыз бу, мине әле күпме генә белә, без әллә кайчаннан якын танышлар диярсең, инде ничек командалык итә. моңа якты йөз күрсәтсәң, минут тынгы бирмәс, дидем үз-үземә. Мәгәр яңа танышымның үҗәтлеге, үзсүзлеге миндә аңа карата ихтирам, җылы хис тә уятты.
Без урамга чыктык. Көн җилсез, тыныч. Черек күл ягыннан кичәге кебек үк музыка яңгырый.
— Сез тышта телегезне туңдырудан куркып сөйләшмисезме әллә? — дип кызыксынды Оля, без тулай торактан байтак җир киткәч.
— Тел тибрәтүең бер алтын булса, аны тик тотуың мең алтын, дигән бит бер акыл иясе.
— Без, үз уйларыбызга бирелеп, бер-беребезгә битараф атласак, очраган кешеләр, болар нидер бүлешә алмаганнар, Яңа елны эчелешеп башлаганнар ахры, диюләре бар.
— Кызык кеше сез, әйдә, үзегез турында сөйләгез алайса. Сүздән сүз үрчер бәлки. Кайдан сез? Кемнәрегез бар? Нәрсәләр белән кызыксынасыз?
— Башта бәлки сез сөйләрсез, аннары — мин...
— Барыбер түгелмени?
— Ярар, сезнеңчә булсын. Горький өлкәсеннән мин. Әтием юк, миңа биш яшь вакытта дөнья куйды. Энем бар, бала чакта тиешле тәрбия алмады, юлдан язды, хәзер төрмәдә. Моңа әнием гаепле. Ул абруйлы кеше — җитен комбинаты директоры. Гаҗәпләнмәгез, аның белән минем *н- де дүртенче ел бернинди бәйләнешем дә, алыш-бирешем дә юк. Ул гади кешеләрне санга сукмый торган үтә һавалы хатын. Әнием белән арабыз өзелүнең ничек килеп чыгуын да сөйлим. Сугыш алдыннан ул үзеннән ундүрт яшь кече бер егетне йортка кертте. Әнинең булачак ире, шәһәрдә ниндидер уку йортын тәмамлагач, җитен комбинатына механик булып килде. Әни аны фатирга үзенә кертте. Озакламый алар өйләнештеләр Һәм шуннан соң әниебез энем белән минем дөньяда барлыгыбызны онытты. Әтием дә әнием аркасында дөнья куйды дисәм, ялган булмас. Ул йомшак
холыклы, эчкерсез, бала җанлы, карусыз кеше иде. Кайдадыр бик нык салкын тидергәч, әни аны исерткәнче эчереп, чирен тирләтеп чыгарырга диеп, эссе мунчага япты, әти шунда жан бирде. Әтидән без биш бала калган идек,, ул үлгәч, бер ел эчендә өчебез тәрбиясезлектән дөнья куйды. Энем белән мин ничек исән калганбыз, әйтә алмыйм. Кырык беренче елны сугыш башлангач, әнин^ яшь ирен армиягә алдылар. Аннан ул, сау-сәламәт _ калып, эчәргә өйрәнеп кайтты. Фашистларны кыйнагандырмы, юктырмы, | белмим, фронтны кайдадыр тылда гына үткәрде бугай, түшенә башка-iap < кебек орден-медальләр тагып кайтмады. Әни анын янына сугыш барышын- _ да берничә тапкыр азык-төлек, тәм-том төяп барып кайтты. Мәсьәлә анда | түгел. Әнинең ире, әни өйдә юк чакта, исергән саен үзенең каһәрләнгән * язмышыннан зарлана, мине үзе белән кая да булса качып китергә димли. « безгә тик мине яратканы өчен генә кайтканын, урынсызга кыерсытылган “ сабый кебек, җылый-җылый сөйли торган булды. Аны мин түкми-чәчми “ әнигә сөйләп бирдем. Шуннан соң әнием мине үзенең көндәше санап, £ күрәлмәс булды. Миңа аның «түгәрәк» тормышын бозмас өчен өйдән чы- >- гып китүдән бүтән чара калмады. Менә инде дүртенче елым үз көнемне үзем күрәм.— Оля, кашларын җыерып, тирән көрсенде.— Иә, ничек уйлыйсыз, кызыгырлыкмы тормышым?
— Сез беркаян да ярдәм алмыйсыз, стипендия исәбенә генә яшисез булып чыга?
— Юк, мин эшлим бит.
— Кайда, нинди эштә?
— Киез итек-фетр фабрикасында контролер мин
— Бер үк вакытта эшләү дә, уку да авырдыр ич?
— Нихәл итим, башка чарам юк.
Юк, кем нәрсә кушса, шуны үтәргә атлыгып торучы йомышчы кызчык түгел икән Оля. Чит-ят шәһәрдә ялгызы үз көнен үзе күреп, укырга һәм эшләргә никадәр ихтыяр көче, тырышлык, сабырлык кирәк Ә бит ул үз тормышындагы кыенлыкларны җәелеп сөйләмәде, сүз уңаенда гына телгә алды.
— Сер булмаса әйтегез әле, сезне Ася Фомина белән нәрсә бәйли, ул ниндирәк кеше?
Бу минем яктан, сез иптәшегезнең кемлеген бәяләгез, шуннан мин сезнең кем икәнегезне чамалармын, дигән кебегрәк сорау булды. Мәгәр Оля аңа игътибар итмәде.
•— Миңа Асяның кешелеклелеге, беркатлылыгы, эчкерсезлеге ошый. Ул мине ник якын итәдер белмим.
Чернышевский урамыңда «Пионер» кинотеатры урнашкан элекке Пассаж бинасына җиткәч, Оля туктап калды.
— Ася шушы бинаның өченче катында тора, керик булмаса...
— Хәлемә керергә теләгәне өчен Фоминага рәхмәт әйтегез.
— Сез хәзер тулай торакка кайтасызмы?
— Кайтмыйм, биредә әнә Леонид Леонов драмасы буенча эшләнгән «Ябырылу» фильмы бара икән, шуны карарга керәм.
— Авырсынмасагыз. миңа да билет алыгыз. Мәгез акча, мин хәзер чыгармын.
— Акчагыз кирәкми, билет алырмын.
Кинотеатрдан Оля да, мин дә тетрәнеп чыктык. Кинофильм тормышны көзгедәгечә чагылдырмый, әлбәттә. Аның мохитне, тарихи сәхифәләрне, теге яки бу вакыйгаларны гәүдәләндерүдә үз кануннары, үз таләпләре бар Әмма «Ябырылу» фильмы тарихи җирлектә тетрәткеч итеп эшләнгән дияр идем мин.
— Артист Жаков күңелгә уелырлык күркәм образ тудырган. Әмма фильмдагы Федор шикелле үзен аямый торган кешеләр тормышта берән- сәрән генә очрый,—диде Оля шактый вакыт сүзсез баргач, үз алдына сөйләнгәндәй —Федор — Жаковның тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы башта аңа карата нәфрәт, җирәнү уята. Аннары әлеге саф намуслы, олы
җанлы кеше өчен борчыла, аны якын итә башлыйсың. Сезгә фильм ошадымы?
Мин «Ябырылу» кебек җитди әйберне ялгызым гына карарга яратам. Нинди генә сәнгать әсәренә дә өзеп уңай, йә кире бәя бирергә ашыкмыйм. Андый бәя миңа күн төшсә отып, иләк төшсә оттырып акчалы уйнау кебек тоела
— Фильм әйбәт,— дидем мин, юлдашымның соравын җавапсыз калдырмас өчен.— Кинотеатрга мин үземә кирәк нәрсәне сайларга киемнәр кибетенә кергән кебек кермим. Минем күз алдымда әле һаман фильмдагы Федор үзе түгел, аның бөтен экранны тутырып сыек ләпәк ерып атлаучы зур, котсыз итекләре тора.
— Уйламый биргән соравым өчен ачуланмагыз. Мин аны, бер-берләре белән әрләшкән кешеләр төсле, сөйләшми кайтуыбыздан арыну өчен генә бирдем. Сез әйткән котсыз итекләр нәни деталь генә ич алар.
— Алай карасаң, тамчы да диңгез өчен әһәмиятсез деталь генә ич.
Оля башкача бәхәскә кермәде. Без тулай торакка кайтып җиткәнче сүз катмадык. Аерылганда Оля миңа:
— Сезнең нинди кеше икәнегезне аңлавы кыен, Ирек,— диде.
Мин:
— Булыр, кайчак үземне үзем дә аңлый алмыйм мин, Оля, үпкәләмәгез дорфалыгым өчен. Кино карашканыгыз өчен рәхмәт,— дидем.
Икенче бүлек
1
Бишбалта... Бакалтай... Бу сүзләр нинди мәгънә аңлата, аларны исем итеп кем кушкан? Нигә Дүртбалта, Сигезбалта, йә булмаса Унбалта түгел, ә Бишбалта? Бакалтай да шулай ук. Казанда андый серле, сәер исемнәрне чал тарих байтак калдырган. Тегәрҗеп, Аккомасты, Сабанчы урамнары...
Казандагы исемнәр мине күптәннән кызыксындыра. Алар барысы да серле. Шуңа күрә институтта укый башлаганнан бирле Казан тарихына бәйләнешле күпме материалны укып өйрәндем инде, мәгәр кызыксыну кытлыгымның йөздән бер өлешен генә дә канәгатьләндерә алганым юк әле. Укыган саен бутала гына барам, һәр тарихчы үзенә ничек уңайлы, шулай фикер йөртә, теге яки бу нәрсәне үзенә ничек җайлы, шулай аңлата. «Казанны буйсындыру турында кенәз Курбский хикәяте»н, П. Рычков, С. Порфильев, К. Фукс, М. Рябушкин, А. Артемьев, Н. Загоскин, С. Шпи- левский, П. Дульский, М. Худяков язмаларын укыйсың һәм аларның кайсына ышанырга белми аңгы-миңге киләсең. Бу язмаларда, 1552 елда Явыз Иван җитәкчелегендәге рус явы Казан ханлыгын буйсындырырга килгәч, аларның кай урыннарда шартлатулар оештырганнарын да, астына казанлы- ларны су белән тәэмин итүче чишмә урнашкан Мөрәле баштысын шартлатырга, аңардан җир асты юлы казыла башлаган Таһир мунчасының кай җирдә урнашкан булуын да төгәл белмисең. Алда телгә алынган авторларның язмаларын укыгач, каланың Төмән, Аталык, Арча капкалары, Таһир мунчасы кай урында булганнар дигән сорауга, ак болыт турында, дип җавап бирүдән бүтән чара калмый. Бер генә тарихчы да аларның кайда булуларын төгәл әйтеп язмый, хәзер ул урыннарны ничек табарга икәнен күрсәтми. Казандагы урамнарның да элекке исемнәре күптән юк. Эт, Түбәтәй тыкрыкларын. Ташаяк урамын, Әрмән бистәсен эзләп кара — таба алмый җаның чыгар.
Мин, Ленин исемендәге үзәк республика китапханәсенең уку залында М. Пинегинның 1890 елда Санкт-Петербургта чыккан һәм моңарчы кулыма төшмәгән «Казанның узганы һәм хәзергесе» исемле китабын иртәдән бирле конспектлаштырып утырдым да, арыгач кайтырга чыктым. Инде караңгы төшкән иде. көне буена авызыма бер бөртек ризык кермәгәнен искә
төшереп, кайту юлымда университетның студентлар ашханәсендә капкалап чыгарга булдым Анда кырык-илле кеше чиратка баскан, кимендә бер сәгатьсез өстәл артына утырырлык түгел иде. Басаргамы чиратка, басмаскамы, дип икеләнә калдым. Шулай бүрегем белән кинәшеп аптырап торганда:
— Ирек, бирегә килегез, сезгә нәрсәләр алыйм? — дип кемнеңдер үземә дәшүен ишеттем.
Оля икән. Кышкы имтиханнар тапшырып йөреп, аны Яңа елдан бирле күргәнем юк иде, янына барып исәнләштем. Аңа инде кассага җитәргә дүрт кеше калган иде.
— Үзегезгә нәрсәләр алсагыз, миңа да шуларны ук алыгыз.
— Ерак китмәгез, миңа булышырсыз. Кашыклар, чәнечкеләр әзерләп, урын ала торыгыз.
Ашагач тулай торакка кайтырга чыктык.
— Теге көнне мин үзем турында сөйләгән идем, бүген бәлки сез үзегез турында сөйләрсез? — диде Оля, мине култыклап.— Имтиханнар ничек бара, тапшырасызмы?
— Зарланырлык түгел, әйбәт. Үзегезнең ничек?
— Минем көчкә-көчкә шыгырдый.
— Нишләп алай?
, — Әзерләнергә вакыт тими, эш.
Кызның гадилеге, эчкерсезлеге, кешелеклелеге мине җиңде. Аңарчы үзем турында бик аз кешеләргә генә ачылганым бар иде. үткәннәремне вәзенләп сөйләсәм, әңгәмәдәшемдә үземә дошманлык туар дип шөлли идем.
— Үткәннәрем авыр әкият минем,— дип Такташ сүзләре белән башладым хикәяләвемне,— мин дә синең кебек үк әти-әнисез. Алар утыз җиденче елның ахырында бер-бер артлы икесе тиң кулга алындылар һәм суга төшкән кебек, югалдылар...
Без ул кичне Оля белән урамнар буйлап озак йөрдек. Мин аңа башта үзем турында сөйләдем, аннары үзебез йөргән урамнарга кагылышлы тари хи сәхифәләргә, Казанда яшәгән атаклы кешеләргә, аларга бәйләнешле кызыклы истәлекләргә күчтем.
Оля мине кызыксынып тыңлады. Ахырдан:
— Мин Лев Николаевич Толстойның «Балдан соң» исемле хикәясенең ничек язылуын да, Горькийның Казанда яшәгәндәге тормышын да, язучы Аксаковның Казан университетының беренче студенты булганын да, дөнья культурасының горурлыгы мәшһүр Шаляпинның Казанда туганын да белми идем,— диде.
Мин сөйләгәннәремне шулай игътибар белән тыңлаучы кешене очратуыма чиксез шатландым. Шул кичтән соң без тагын ике тапкыр очраштык Кышкы сессия тәмамлангач, 21 январьда, җомга көнне, Оля Валисьево ял йортына китте.
Ул киткәнгә әле тәүлек тә юк. инде аны ел буе күрмәдем кебек Бәлки, гашыйк булганмын аңа? Кешегә мәхәббәт шулай сиздерми килеп, сөю ялкыны шулай искәрмәстән кабынамы икән әллә? Бу. минем бала чакта гомерем буена хатын-кызлар белән аралашмам, бәйләнешмәм, дигән антыма хыянәт итүем түгелдер ләбаса? Каян килеп чыкты ул. тынычлыгымны алган кыз, нигә кирәк иде безнең очрашуыбыз, ансыз да азмы минем маза-мәшәкатьләрем? Тирәнгә киткәнче чик куярга! Башымны бүтән әйләндермәскә кирәк. Оля үзенә башка әңгәмәдәш тапсын
2
Алдагы җәйдә мин. кулыма диплом алып, Татарстанның иң ерак районнарының берсенә укытырга китәчәкмен дип күңелемә күптән беркетеп куйдым инде. Бәлки Каран районына кайтырмын? Юк. хәзергә ярамый әле ул районга аяк басып йөрәгемдәге иске яраларны әрнетү Башта әзрәк
кеше кәмәленә керергә, тернәкләнергә, күңел төпкеленә утырган хәвефле юшкыннардан арына төшәргә, борчулар талкыган җанны тынычландырырга, аны төрле күңелсезлекләрдән киртәләргә кирәк. Аннары гына Каран районына, төгәлрәге, Бәешкә кайтып, әтинең ярты юлда өзелеп калган укытучылык хезмәтен дәвам итәргә ярый. Тонык күләгәгә охшап анда кайтудан файда юк. Бәешкә мин уравыч юллардан ашыкмый кайтырга тиеш...
Курсташларым барысы да каникулны өйләрендә әти-әниләре, туганнары катында үткәрәчәкләр. Минем кайдадыр көтеп торучым юк, институт профкомы ял йортына барырга путевка бирде, каникулымның яртысын шул путевка белән Васильевода үткәрәчәкмен. Анда кичә үк китәргә тиеш идем инде, әмма тоткарлана калдым. Шимбә көнне кышкы сессиядәге актыккы имтиханнан соң факультетыбыз деканы Илья Александрович Рахлин миңа кичекмәстән институт директоры Йосып Әхмәтҗанович Туишев янына керергә кушты. Бу боерыктан пошаманга калдым. Өркетелгән карга куактан да курка, диләр бит, күңелемне борчу-шөбһә биләде, директор кадәр директорга нигә кирәгем чыкты икән, тәгаен институттан сөрергә булгандыр, чакыруы шуңадыр, дип борчылдым. Шунда ук, алай дисәң, институт директоры олы башын кече итеп үз катына дәшеп тормас, приказ чыгарыр да эше бетәр иде, ул бәлки приказны җылы килеш үз кулыма тапшырырга һәм, партиядән куылган студентка институтта урын булырга тиеш түгел, Кадыйров, үзеңә үпкәлә, хәзер дүрт ягың кыйбла синең, дияргә чакырадыр дип тә хафаландым.
Кердем. Йосып Әхмәтҗанович кем беләндер телефоннан сөйләшә иде, исәнләшүемә, телефон трубкасыннан аерылмый, баш кагып кына җавап кайтарды, һәрвакыт ачык йөзле бу кешенең җитдилеге шигемне үрчетте — юньлегә чакырмаган ул, дип эчел£ жу итте.
Сөйләшүен тәмамлагач директор, гадәтенчә әдәпле елмаеп, миңа утырырга урын күрсәтте.
— Кәефләр ничек, Кадыйров, имтиханнарны ничек тапшырдыгыз? — дип сүз башлады аннары.— Борчулы вакытыгыз иде, алган бил- геләрегездән канәгать калдыгызмы?
— Кәефемне шәп дия алмыйм, Йосып Әхмәтҗанович, имтиханнарны каударланусыз тапшырдым, билгеләрне дә электәгендән түбән куймадылар — бишлеләр алдым.
— Молодец. Фронтта чыныгу үткән егет сынатмаска, башкаларга үрнәк булырга тиеш. Ә кәефне күтәрергә кирәк, күтәрергә...
Нәрсә бу, институт директоры мине үз кабинетына кәефемне барларга, кышкы сессияне ничек төгәлләвемне белергә чакырган микәнни? Юк, бу кереш сораулар гына, мәсьәлә бөтенләй башка булырга тиеш монда.
— Институттан соң нинди эшкә керешергә уйлыйсыз? Перифериягә китәргәме, әллә шәһәрдә калырга исәп тотасызмы?
— Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләр, Йосып Әхмәтҗанович. Институтны бетерәсе бар бит әле.
— Бетерәсез институтны, Кадыйров, кызыл диплом белән бетерәсез сез аны. Аңа минем аз гына да шигем юк. Киләчәккә сезнең планнарыгыз нинди, мине шул кызыксындыра.
— Партиядән чыгарылгач, минем бөтен планнарым чәлпәрәмә килде, киләчәгемә бөтен ышанычым какшады. Гафу итегез, алдагы тормышымны әлегә мин күзаллый алмыйм.
Бу җавабым директорның йөзендәге ихлас елмаюның йогын да калдырмады, сүндерде. Ул миңа җитди текәлеп беравык сүзсез утырды.
— Ә элекке планнарыгыз, сер булмаса, ничек иде?
— Исәбем — Казаннан ерактагы бер районга китеп эшләү иде.
— Фәнни эшкә җигелү, аспирантурага керү турында хыялланмый идегезмени?
— Юк, Йосып Әхмәтҗанович, галим булырга белемем сай минем. Аспирантурага керер өчен киң эрудиция, аналитик фикерли белү кирәк Минем, галим булмасаң булмассың, әмма кандидат исеме йөртергә бурычлы- сың, дигән тәгъбиргә ярашасым килми.
Директор шаркылдап көлде.
— Некрасовның зирәк афоризмына ачы перифраз бу. Халык башлы, башлы. Бөек Тукай аны тикмәгә генә, халык әдип ул, шагыйрь ул. димәгән. Миңа калса, әйбәт галим чыгар иде сездән. Кешегә үз фикереңне көчләп тагып булмый, язмышын һәркем үзе хәл итә. Каникулны кайда үткәрергә уйлыйсыз? Казанда гынамы, әллә берәр яры китепме?
Бусы нәрсә тагын, аңа минем укудан буш вакытымны кайда, ничек g үткәрүем барыбер түгелмени? Ни өчен чакыруын нигә турыдан-туры әйтми ' ул, кар астындагы яткылыгына хәйләләп эз яздырган куян сыман, юк-бар _ сораулар белән чамасыз суза? s
— Миңа Васильево ял йортына барырга путевка бирделәр, иртәгә унике көнгә шунда китәм.
Директорның йөзе яңадан җитдиләнде. Ул, күзләрен миннән алып. “ өстәлендәге кәгазьләрне бер читкә этәреп куйды. Аннары тавышын кыса = төшеп:
— Казаннан берничә көн беркая да китми торыгыз. Кадыйров. Киләсе u атнада райком бюросында эшегез караласын хәбәр иттеләр миңа. Ул сезнең файдага хәл ителергә охшый.— диде
йөрәккә май кебек яткан бу сүзләрне ишеткәч, тыным кысылып, эчемдә шатлыгым тулып ашты, башын иеп өстәл тартмасыннан нәрсәдер эзли башлаган Йосып Әхмәтҗановичны барып кочаклыйсым килде. Шундый куанычлы хәбәрне ник ул керү белән әйтмәде, сузды икән? Сөенеченнән бу һушыннан язмасын диптер, башта имтиханнарны ничек тапшыруым белән кызыксынды, аннары Ярар, молодец кеше икән директор, рәхмәт, мең рәхмәт аңа...
— Путевкамны кемгәдер бирергә кирәк алайса. Йосып Әхмәтҗанович юкка чыкмасын...
— Дөрес әйтәсез, берәр иптәшегезгә бирегез аны. Мин сезгә, райкомда эшегез беткәч, Кырым яки Кавказ санаторийларының берсенә барырга путевка юллармын. Ә хәзер барыгыз, тынычлап ял итегез.— Директор, өстәле артыннан чыгып, миңа кул бирде.— Хушыгыз. Кадыйров. Райком бюросының кайчан буласын хәбәр итәрләр, көтегез. Уңыш телим сезгә.
— Яхшы теләгегез өчен зур рәхмәт. Йосып Әхмәтҗанович. Сау булыгыз.
Институт директоры кабинеты уртасында нигәдер башын иеп. бөрешеп, мескен кыяфәттә басып калды, мин ашыгып чыгып киттем. Үземә куанычлы хәбәр әйткән кешенең нигә шулай капылт кына үзгәрүе турында уйлыйсым килмәде, аның сүзләре иңнәремә, әйтерсең, канатлар үстерде, үз кайгым кайгы иде. Мин партиядә калачакмын! Бу — дөньяда әле хаклык бар, ул исән, яши дигән сүз...
Өстемнән тау төштемени! Институттан тулай торакка кайтканда очраган һәр кеше белән шатлыгымны уртаклашасым, җәелеп сөйләшәсем килде. Соңгы дүрт атна эчендә мин ут йотып, үз-үземне кая куярга, нишләргә белми яшәдем. Урынсызга тора салып мәсхәрәләнүне, түбәнсетелүне кем тыныч кына үткәреп җибәрә алыр икән?..
3
22 январьда, якшәмбе көнне, иртән бүлмәдәшем беренче курс студенты Мирза Хөснимәрдәнов белән ашарга әзерләп йөргәндә, ишегебезне шакып та тормастан. бүлмәбезгә Оля атылып килеп керде. Мин аптырап калдым. Оляның Йөзе суырылган, күзләре кызарып шешенгән, шәле астыннан таралмаган чәчләре бүселеп чыккан иде. Башымнан ял йортына киткән кеше бит ул, ничек монда, әллә берәр бәхетсехтеккә дучар булганмы югыйсә, дигән шомлы уй узды.
— Син исән, исән! Мин сау-сәламәт килеш күрермен дип өметләнмәгән идем инде сине,—дип. ул һич тартынусыз муеныма сарылып, бит алмаларымны, күзләремне, иреннәремне шашып үбә башлады
Нишләргә белми катып калдым. Мирза, боларга комачауламыйм диптер, бүлмәдән шым гына чыгып китте.
— Миңа ни булсын, шайтан таягына кырау тияме соң? — дидем мин. Оляны үземнән аерып.
Ул нигәдер каударланып дулкынланган иде, тиз генә тынычлана алмады
— Сиңа хәвеф-хәтәр булмаганга ышана алмыйм, сиңа көлке, ниндидер шайтан таягын искә аласың. Синең өчен борсаланып төне буе керфек какмый җылап чыктым.
— Нинди хәвеф-хәтәр булырга тиеш иде соң миңа?
— Мин коточкыч төш күрдем. Әле дә акылыма килә алмыйм.— Оля мөлдерәмә яшь тулган күзләрен читкә борды.— Ул төш миемне түнтәрде, җанымны тетрәтте. Төшемдә син төпсез салкын упкыннан, үтә кызганыч тавыш белән инәлеп, миннән ярдәм сорадың. Мин упкын өстендә ары чаптым, бире чаптым, ләкин берни эшли алмадым, син миңа ялварып кап-ка- раңгы упкын төбендә тилмереп калдың. Сиңа ниндидер бәхетсезлек килгәндер, дип, төне буе җаным талкынды.
— Бәхетсезлек килмәде, киресенчә, мин шатлык кичерәм, Оля күгәрченкәй. Хәлемә керүең өчен рәхмәт. Тик ялыңны бүлеп монда кайтуың начар, тыныч кына ял итәргә кирәк сиңа. Кичә институт директоры Йосып Әхмәтҗанович мине кабинетына чакырып якын көннәрдә эшемнең райком бюросында каралачагын һәм аның минем өчен куанычлы бетү өмете барлыгын, шуңа күрә миңа соңгы көннәрдә Казаннан беркая да китми торырга кирәклеген әйтте. Әйдә, чишен өстеңне, хәзер аш сосам, ашарбыз.
Оля карышып тормады, өстен чишенеп, ашарга утырды. Үзе һаман:
— Миңа шундый куркыныч төшнең керүе тикмәгә түгел, күңел күрәзә, дип юкка әйтмиләр,— дип сөйләнде.
Мин көлдем.
— Сөйләмә әбиләр сүзен, оныт төшеңне, ташла төрле юк-барга ышануыңны!..
Әмма юкка көлгәнмен. Оляга куркыныч төш кергәндә йөрәк түремә уеласы тирән ярадан кан саркый башларга күп калмаган, мине кулга алу турындагы ордерга республика прокуроры кул куеп, мөһерен салган булган инде.
Менә төшкә чынбарлыкка бернинди бәйләнеше дә булмаган саташу дип кара шуннан соң...
Өченче бүлек
1
1950 елның 23 январенда, дүшәмбе көнне, сәгать кичке унберләр тирәсендә тулай торактагы без торган бүлмәгә мине сорап өч кеше килеп керде. Мин йокы алдыннан юынып керергә туалетка чыгарга җыенган идем, кулларыма сабын, сөлге тоткан килеш, туктап калдым. Керүчедер танышларым да, күргән белгән кешеләрем дә түгел иде.
— Ни йомышыгыз бар? Сезгә кирәк Кадыйров мин ул,— дидем, кызыксынып.
— Без партиянең шәһәр комитетыннан,— диде көтелмәгән кунакларның бүлмә уртасына ук үткән калын гәүдәлесе.— Безгә сезнең берничә ай партия взносы түләмәгәнегезне хәбәр иттеләр. Без менә, эштән соң юл уңаенда шуны ачыкларга кердек. Рәхим итеп партбилетыгызны күрсәтегез- че, иптәш Кадыйров.
Икеләнә калдым. Чит-ят кешеләргә ничек партбилет тоттырыйм, взносларым түләнгән, аны миңа килеп түгел, парткомга барып тикшерергә була. Бәладән башаяк, күрсәтим партбилетны.
Таләбен канәгатьләндерергә ашыкмавымны күргән калын гәүдәле бәндә куен кесәсеннән уз партбилетын чыгарып миңа сузды.
— Үзегезгә таныш түгел кешеләргә изге билетыгызны күрсәтергә атлыкмавыгызны хуплыйм. Дөрес эшлисез. Минем фамилиям Михеев. Менә партбилетым, карагыз.
Мин үземә сузылган документны кулыма алып, аны тиз генә карадым да чалбар кесәмнән документларым салынган бумажнигымны чыгардым. Михеев аны кулымнан йолкып диярлек алып озын буйлы, какча гәүдәле иптәшенә бирде. Аннары түш кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды.
— Мәгез танышыгыз һәм танышуыгызны раслап имзагызны салыгыз. Каләмегез бармы
— Бар.
Мин үземә тоттырылган кәгазьдә «Кулга алу турында ордер*, дигән сүзләрне укыдым. Менә сиңа мә!..
— Әйтегез әле. 58 нче статья нәрсәне аңлата?
Бүлмәгә коридордан кемдер керергә, дип ишекне ачкан иде. кертмәделәр. Михеевның чытык чырайлы, турсайган иренле иптәше минем артымдагы тәрәзә янына барып басты. Төньяк Кореядән килеп укучы студент Ли Ин Санга башка бүлмәгә кереп торырга куштылар.
— Ул статья террорны, шпионажны. КРАны. ягъни контрреволюцион агитацияне аңлата Курыкмагыз. алар сезгә кагылмыйлар, ордерга ул статья чама белән генә куелган. Без сезне кайбер нәрсәләрне ачыклау өчен иң күбе өч көнгә кулга алабыз. Сезнең урыныгыз кайсы, әйберләрегез кайда, китап-кәгазьләрегезне кайда саклыйсыз?
— Әнә анда.— Мин әйберләремне күрсәтергә тумбочкам янына утарга теләдем, янәшәмдә торган Михеев иңемә кулын салды.
— Сез урыныгыздан кузгалмый менә шушында, өстәл янында, тыныч кына утырыгыз. Борчылмагыз, әйберләрегезне иптәшләр, тәртип белән, бутамый-нитми үзләре тикшерерләр.
Михеевның әйберләремне актарган иптәшләре тумбочкамнан, матра цым астыннан гарәп хәрефләре белән басылган иске китапларымны, утыз җидс-утыз сигезенче елларда репрессияләнган татар һәм рус азучыларының тыелган әсәрләрен берәм-берәм чыгарып өстәлгә тезә бардылар. Кулларына алган һәр китапның эченнән нәрсәдер эхтәп битләрен җентекләп актардылар, матрацымны. мендәремне, калын юрганымны вәзенләп кат- кат капшадылар, карават астыңдагы чемоданымны ачыл, астын-өскә китерделәр. орденнарым һәм медальләрем тагылган хәрби кителемны кулына алган тентүче:
— Бу кем кителе, синекеме? — диде, миңа текәлеп
— Моңарчы минеке иде. моннан ары кемнеке булыр, белмим, —дидем.
Әйберләремдә чит кешеләрнең әдәпсез казынуларына йөрәгем әрнеде, тик нишлим, түздем.
Тентү ярыйсы ук озак барды. Ахырда ашыкмый гына беркетмә яздылар. Бүлмәдәшләремнән педагогия факультеты студенты чуваш егете Васильев белән тарих факультеты студенты Корнсшин шаһитлар сыйфатында беркетмәгә имзаларын салдылар.
Михеев эшләре төгәлләнгәч миңа
— Киенегез, үзегез белән аласы нәрсәләрегезне алыгыз да, китәбез,— диде.
— Өч көннән мин монда кайтасы ич, берни дә алмыйм. — дидем
— Алмашка чиста күлмәк-штаннарыңны. әнә теге калын свитерыңны һәм булган кадәр азык-төлегеңне ал.
— Өч көнгә миңа берни дә кирәкми.— дип үҗәтләнеп каршы килдем
— Киреләнмә, бәлки кирәгер, ал
__ Чемоданга үзегез кирәк санаган нәрсәләрне төягез алайса
Киткәндә Михеев бүлмәдәшләремә:
— Егетләр, болай килешәбез, телегез авызыгызга сыйсын, биредә берни дә булмады һәм сез бернәрсә дә курмәдегез. Аңладыгызмы мине? — диде.
— Аңладык, аңладык,—дип ашыгып җавап кайтарды ана егетләр
Гаҗәп, нигә бүлмәбездә тентү булганны, минем кулга алынуымны берәү дә белергә тиеш түгел икән0.
Бүлмәдән чыкканда миңа чемоданымны һәм бер бәйләм китапларымны тоттырдылар. Калган китап-кәгазьләремнең ике төргәген Михеевның иптәшләре күтәрде.
Тулай торактан чыгып барганда титан янында кайнашкан швейцар апа кызыксынып:
— Ирек, төн ката кая барасың, ялга китешеңме әллә? — диде.
Михеев аңа:
— Авылга әти-әниләре янына кайта, без озатабыз аны,— дип минем өчен җавап кайтарды.
— Ни, синең әти-әниләрең җук бугай бит, Ирек? — диде апа, аптырап.
Аңа минем, кышкы каникулларда да, җәйге каникулларда да ник бер кая да бармыйсың, дип кызыксынгач, үзем турында кайбер нәрсәләрне сөйләгәнем бар иде.
— Бар. ник булмасын, дөньяда ата-анасыз кеше юк ул,— диде Михеев, ишектән чыкканда, артка борылып.
Мин исә, әйе. чынлап та әти белән әни янына барам бит, дип уйладым ачынып.
2
Тулай торак капка төбендә безне җиңел машина көтеп торган, чемоданымны, китап-кәгазь бәйләмнәрен аның багажнигына салгач, машинаның арткы урынында Михеевның юлдашлары, мине уртада калдырып, икесе ике ягыма утырдылар. Михеев үзе шофер янәшәсенә урнашты. Машина капылт кына алга талпынып, кузгалып китте. Шулчак башыма, ул мине кая илтер, дигән тәшвишле уй килде. Кая булсын. Черек күл буенадыр... Күз алдымнан әти белән әни уздылар. Ниһаять, мине дә алар сукмагына аяк бастыралар була... Әмма мин алар утырган төрмәгә озакка түгел, берничә көнгә генә, нәрсәләрнедер ачыклаганчы гына барам. Беләсе иде, нәрсәләрне ачыкларга булдылар икән? Галимҗан Ибраһимовка кагылган урынсыз кызыксынуым өчен җәза алдым, бер үк нәрсәне кат-кат -кузгатмаслар. Ордерда, 58 нче статьяга нигезләп кулга алына, диелгән. Михеев аны КРАны, ЯГЪНИ контрреволюцион агитацияне белдерә, дип аңлатты. Кайда, кемнәр белән һәм нинди контрреволюцион агитация алып бардым мин?..
Уйларым, җай гына тәгәрәгән машина шып туктагач, киселде. Әйе, без нәкъ Татарстан дәүләт иминлеге министрлыгы урнашкан бина алдына килгәнбез. Күңелемдә шушы бина алдында ялгызым калган көн яңарды һәм йөрәгем әрнеп тырналгандай булды. Бәлки мине монда әтием һәм әнием белән күрештерергә алып килгәннәрдер?..
Бина эченә кергәч, борылмалы баскычтан башта икеме, өчме кат өскә мендек тә шундук яңадан аска төштек һкм ниндидер тын коридорны үткәч, мине озынча бер бүлмәгә кертеп, кулга алучыларым каядыр киттеләр. Кабинетта яңагы яулык белән бәйләнгән бер капитан нәрсәдер язып утыра иде. Михеев, аның колагына гына пышылдап нәрсәдер әйтте дә, ашыгып чыгып китте. Ул чыккач, капитан урыныннан торып тәмәке кабызды һәм миңа акаеп карап, йөрәксенеп:
— Тәк, тәк... Хөкүмәтебезне яманлап тормышыбызга яла яккан, социалистик Ватаныбызга пычрак аткан өчен сиңа күпме түләделәр, хәсис? — диде.
Бу дорфа, мәсхәрәле сорау миңа ток суккандай тәэсир итте. Капитанның барып якасына ябышасым килде. Әмма тыелып калдым.
— Сез кем беләндер бутыйсыз мине...
— Бутамыйм, кемлегең чыраеңа язылган синең. Автобиографияңне сөйлә әле, бутыйммы, юкмы, күрербез.
— Мин кызыл командир улы. Коммунист. Фронтовик. Хэзер студент. Сугышта фашистларны тукмаштым.
— һәммә сүзен ялган! Фашистларны тукмаштың, имеш. Син үзең фашист бит!..
— Нәрсә?!.— Мин урынымнан сикереп торып урындыгыма ябыштым-— Замат арасында гафу үтен, юкса күрсәтәм мин сиңа фашистны, адәм актыгы!..
Капитан билендәге ялтыр кобурасыннан пистолетын тартып чыгарды. ' Аның сирәк кашлары бер-берләренә тоташып җыерылды, йөзе бозылып ямьсезләнде. Эш нәрсә белән беткән булыр иде, белмим, шул чак кабинетка Михеев килеп керде.
— Сәлимов, үзеңне кулга ал, пистолетыңны кобураңа тык, б а < тимә, сасысы чыгар, тынычлан.
— Чыкмас, дөмектерәм мин бу зинадан туган фашист нәҗесен!
— Җүләрләнмә. Афонин күк трибуналга эләгәсең килмәсә, пистоле- * тыңны сал да урынына, тынычлан. Аны тиешле җиргә тапшыргач, мин си- <- нең янга керермен, көт.
3
Михеев белән без, яңагы яулык белән бәйләнгән кыдрач капитанны ялгызын калдырып, яңадан коридор-лабиринтлардан, йомшак тар келәм җәелгән борылмалы баскычлардан үтеп аскы катка, бердәнбер тәрәзәсе калын тимер рәшәткә белән ныгытылган, түрендә өстенә «Чит кешеләргә керү тыела» сүзләре язылган һәм эт башы чамалы кара йозак белән бикләнгән ишектән бер читтә зур килбәтсез язу өстәле һәм дүртме, бишме урындык торган, стеналары күңел кайтаргыч куе яшел төскә буялган ярыйсы ук зур бүлмәгә төштек. Анда* ике сержант мавыгып карта уйныйлар иде, башта бүлмәләрендә үзләре генә түгеллекләрсн абайламадылар. Михеев тамак кырды, сержантлар аңа күтәрелеп карап, урыннарыннан сикереп тордылар һәм, карталарын тиз генә өстәл тартмасына себереп төшереп, үрә каттылар.
— Здравье желаем, товарищ капитан!
— Вольно, вольно. Бу бәндәне миннән кабул итеп алуыгызны раслап менә бу кәгазьгә имзагызны салыгыз да, сезгә һәрвакыттагыча артык комачауламам, егетләр, юлымда булырмын.
Сержантларның түшенә Җиңү медале таккан өлкәнрәге ниндидер кәгазьгә мышный-мышный кул куйгач, Михссв аларга хәерле төн теләп чыгып китте. Чыкканда ул минем якка хәтта күз дә салмады.
Калын иренле яшьрәк сержант миңа чишенергә кушты. Пальтомны, бүрегемне салып култык астыма кыстырдым.
— Нәрсә көтәсең, мунча кергәндәге шикелле шәрә калганчы чишен. Аяк өсте йоклама, җәһәтрәк кыймылда! — дип ашыктырды сержант.
— Тәнем чиста, өченче көн генә мунча кердем, юынып тормасам да була, — дидем мин.
— Монда син юынган мунча тугел, сине без үзебез юындырырбыз, чишен тизрәк, ачуны чыгарма.
Бу ике кәбестә күчәне мине шаяртмакчы. шәрә калдырып үхләренә ниндидер кызык ясамакчы булалар, ахры, дип шикләнеп, тсләр-тсләмәс кенә бишендем.
Түшенә Җиңү медале таккан сержант киемнәремне өстәлләренә салып, бүлмәнең сул як стенасындагы ниндидер тар гына ишекне барып ачты.
— Кил, кер бокска.
Сержантның бокс дигәне киңлеге күп булса алтмыш-алтмыш биш сантиметрлар, биеклеге метр ярым чамасындагы кысан тартма икән. Мин аңа ничек кирәк алай кереп урнашкач, сержант тартма ишеген тыш яктан ябып шалтыратып бикләп куйды. Курач һәм тар бокс эчендә утырып та.
теләгәнчә басып торырлык та түгел иде, мин анда, уңайсыз җыерылып, алда тагын нәрсә буласын көтә башладым Вакыт бөтенләй туктады шикелле, нервлар киеренкелегеннән колакларым томаланды, башым шаулый башлады, эчемә погонлы кәбестә күчәннәре шушында шәрә килеш төне буе утыртмакчылармы икән атлә, дип пошаман керде. Кысан тартмадан мин сержантларның үзара быдыр-быдыр нәрсәдер сөйләшкәннәрен, ниндидер материяне шытырдатып ертуларын, таш идәнгә нәрсәләрнеңдер ара-тирә чыкылдап төшүләрен нәрсәгә юрарга белми борчылып тыңладым.
Ниһаять, бокс ишеге ачылды, миңа чыгарга куштылар. Тезләремне уңайсыз бөгеп торудан аякларым оеп берни тоймас булганга, тар ишектән чыгуга лап итеп идәнгә аудым.
— Ипләбрәк кыйлан,— диде калын иренле сержант,—ашыкма, поездга соңга калмыйсың. Әнә киемнәрең, киен.
Кальсонымны киеп төймәләмәкче булдым, төймәләрен тапмадым, алардан җилләр искән иде. Чалбарым да төймәләреннән, каптырмаларыннан мәхрүм калган, пинҗәкнең дә, пальтоның да, башка нәрсәләрнең дә төймә-каптырмалары калмаган булып чыкты. Өстәвенә, пинҗәгем белән пальтомның иңбашларын кубарганнар, якаларын, кайтармаларын сүткәннәр. Кыскасы, барлык киемнәрем, таланып, кияргә яраксыз хәлгә китерелгән. Үртәлеп бәгырем телгәләнүдән күзләремә яшь тыгылды.
— Бу киемнәрдә ни ачуыгыз бар иде, ник аларны утиль чүпрәкләренә әверелдердегез? Мин монда иң күбе өч көнгә килгән кеше бит, оят түгелме сезгә? — дидем, еларга җитешеп.
— Әйттең сүз,— дип шаркылдады калын иренле сержант,— бу төрмәгә эләккән кеше ун елсыз иреккә чыкмый. Монда керү ишеге киңк чыгу ишеге кыл гына сыярлык. Аннан кеше түгел, чебен дә үтәлми. Әйдә, тоткарлама безне, киен дә камерага озатырбыз, инде таң атар вакыт җитә.
— Ничек киеним, киемнәремнең киярлеге юк, аларның юнен-башын калдырмагансыз бит.
— Тап җаен, без сиңа бер ничек тә булыша алмыйбыз.
— Мин бу эшегезне болай калдырмаячакмын, өстегездән жалу бирәчәкмен.
Сержантлар эчләре катып көлделәр.
— Безне кемгә әләкләмәкче буласың, зәңки? Кем сине тыңлап ярдәм кулы сузар дисең монда?..
Ярар, сүз куертуның файдасызлыгын аңлатырлык, күңелгә үтәрлек җавап кайтарды сержант, рәхмәг аңа. Авызымны тәмсезләп бүтән бер сүз дә әйтмим бу ике аяклы этләргә, тәкъдиремдә язганы булыр...
Ничек кирәк алай киендем. Миңа урын-җир әйберләре, алюмин табак, шундый ук кашык һәм бәләкәй кружка бирделәр. Аннары медальле сержант «Чит кешеләргә керергә ярамый» дигән язулы ишекнең йозагын ачты.
— Әйдә, кер, төкле аягың белән!..
Кызык, монда мин чит түгел, үз кеше саналам булып чыга. Кемнәр чит кеше исәпләнәләр, ишектәге язу кемнәрнең юлын кисәргә кадакланган, аңлашылмый...
Дүртенче бүлек
1
Калын иренле сержант мине тар төрмә коридорына алып керде. Коридорның сул ягында ишекләр тезелгән, һәр ишектә зур йозак асылынып тора. Уң якта тоташ стена. Аяк астында йомшак тар палас юл.
Кемнәр утыра икән бу дәү йозаклар белән бикләнгән серле, кырыс ишекләр артында?
Танышларымнан кемнеңдер, төрмәдә уголовниклар камераларына беренче кат атлап кергән кешенең аяк астына йонын әйләндереп тун таш
лыйлар, керүче аңа басып аякларын тун йонына ышкып сөртсә, ул кешене уркалар үз итәләр, тунны әйләнеп үтсә, аңа рәхим-шәфкать күрсәтмиләр, көне-төне җәберлиләр, имеш, дип кайчандыр сөйләгәне хәтеремдә яңарды
— Зинһар мине. уголовниклар, рецидивистлар янына кертә күрмәгез,— дидем сержантка.
— Нинди уголовниклар, нинди рецидивистлар белән саташасың, акы- _ лыңа кил. Алар юк бездә һәм булмыйлар да. Моның эчке төрмә — халык | дошманнары төрмәсе икәнен борыныңа киертлә.
Менә инде монда кемнәрнең чит, кемнәрнең үз кешеләр икәнлеге аңлашылды.
Бормалы озын коридорны үтеп, төрмәнең икенче катына күтәрелгәч. калын иренле сержант андагы утыз биш-кырык яшьләр тирәсендәге яньчек < борынлы надзиратель хатынга, бер ишек алдында туктап, аны ачарга куш- “ ты һәм камерага кергәч миңа:
— Үзеңне өендәге кебек хис ит, әмма кунакта икәнеңне онытма, менә £ сиңа карават, йокла,— дип стенага беркетелеп, йозак белән бикләп куелган, һәр тишегенә баш сыярлык челтәрле котсыз металл рамны ачып, идәнгә бастырды.
Старшина карават дип аталган тимер корамага мин өркеп карадым Аңа ничек ятасың, кабыргаларың имгәнүне көт тә тор.
— Мин идәнгә генә ятармын,— дидем кулымдагы урын-җир әйберләрен аерылмаслык итеп стенага беркетелгән кечкенә генә өстәлгә куеп.
— Бездә идәнгә ятарга ярамый.
— Ярамаса ярамас, әмма мин бу караватка ятмыйм, үзегез күрәсез, аңа ятарлык түгел.
— Ятмыйсыз?
— Ятмыйм.
Сержант чыгып китте, ишек тыштан бикләнде. Мин камера эченә күз йөртә башладым. Түр стенада буй җитмәс биеклектә тимер рәшәткәле тәрәзә. Тәрәзә турында аста нечкә тимерчыбыктан үрелгән, сирәк челтәр белән капланган җылыткыч батареяләр. Сулда, идәннән бер метр чамасы биеклектә, стенага кузгатылмаслык итеп беркетелгән уртакул тумбочка өсте кадәр өстәлчек, аның янәшәсендә шулай ук стенага кубарылмаслык итеп ныгытылган тар утыргыч. Утыргычта зур алюмин чәйнек тора. Өстәл турысында, стенада пыялалы рамда, эчке тәртип кагыйдәләре. Уң якта карават корамасы, ишек катында авыл хатыннарының күмер чүлмәкләренә охшаган өсте капкачлы калай савыт утыра. Ишек өстендәге тирән уемтыкта эре челтәр астында кимендә йөз илле шәмле электр лампасы келпи Аның яктысы йомык күзгә дә сизелерлек. Камера кысан, иңе ике ярым, буе дүрт метр чамасы гына.
Башымнан, монда өч көндәге бертөрлелектән, эч пошудан, җаның кыйналудан җык күреп акылыңа зыян килүе мөмкин икән дигән хафалы уй узды. Өстәл каршына барып эчке тәртип кагыйдәләре белән танышырга керештем. Күзләремә ышанмадым, монда бары тик суларга гына ярый бүтән бөтен нәрсәләр тыела икән. Җырлама, сызгырма, кычкырып сөйләшмә, тәрәзәгә менмә, стеналарга шакыма, ишеккә якын барма, почмакка посма, надзирательләргә сүз кушма, үзеңә кисәтү ясаганда әрепләшмә һәм башкалар, һәм башкалар.
Авыр ыңгырашып ишек ачылды. Сержант миңа ятарга топчан кертте Молодец, калын ирен! Хәзер инде карават корамасына топчанны салып, ятарга була.
Кичә Оля белән тулай торак кызыл почмагында төне буе сөйләшеп утырып күз дә йоммаган идем, йокларга кирәк, дип урын җәеп ятуым гына булды, ишек артыннан надзиратель хатынның ачулы тавышы ишетелде:
— Тор, ишеккә карап ят.
Тәрәзәгә карап яттым ни дә. ишеккә карап яттым ни, барыбер түгелме икәннн аңа?
Борылып, башымны электр яктысыннан юрган астына яшереп яттым.
Надзиратель хатын тагын ишек шакыды.
— Башыңны каплама, ач!
— Ничек ятсам да барыбер түгелмени сезгә?
— Түгел, глазоктан мин синең башыңны күрергә тиеш.
— Миңа ут комачаулый бит, бәлки сүндерерсез?..
— Утны сүндерергә ярамый, стенага борылып ят.
Борылып яттым. Ишек өстендәге ул Газраил күзеннән борылып ятып кына арынып булмый икән шул. Нинди гөнаһларым өчен чиләнәм, җәфаланам мин? Бу ләгънәт төшкән лапма, гүя, миемне кайната, рәтле-башлы уйларга бирми.
Йокыга әле киткән генә идем бугай, алагаем каты итеп ишек шакыдылар:
— Подъем! Тор, туалетка чыгарга әзерлән.
Тордым. Тәнемне таяклар белән каезлаганнармени, сулгып авырта, башыма, әйтерсең, кургашын койганнар, күзләрем йомыла, алдымда әлҗе- мөлҗе утлар уйный сыман. Ни булган миңа, нәрсә җанны талкый, баса, миңгерәүли? Эзләнеп, як-ягыма карандым. Лампа, ишек өстендәге көчле электр лампасы җанга тия, рәнҗетә, мәсхәрәли, түбәнсетә түгелме? Әйе, камерада ул артык, монда аның кирәге юк. Әнә ул дәҗҗал кояшы үз-үзеннән үтә канәгать төстә келпи. Әгәр ватсам аны? Ләкин ничек ватасың? Ул югарыда тимер челтәр артында, ә минем кул астымда аны дөмектерерлек берни юк. Шуны белептәр, ул, күзләрне камаштырып, тантана итә.
Ишек ачылды. Бусагадан яньчек борынлы надзиратель хатынның ачулы тавышы ишетелде:
— Ник киенмәдең, кемнеңдер кереп киендергәнен көттеңме әллә? Туалетка чыгарга әзерлән, диелде ич сиңа. Әйдә, шушы килеш бар алайса.
Мин, төймәләреннән мәхрүм калган кольцонымны кулларым белән тотып, ишектән коридорга чыктым.
— Борыл, парашаңны ал, калдырма. Аны әллә миннән илттермәкче буласыңмы?
— Нәрсә ул параша? Мин белмим бит.
— һәй, аңгыра сарык, әнә бит почмакта тора, ал да шуны, атла җәтрәк. Монда бер син генә түгел, бүтән косыкларны да чыгарасы бар. Әйдә, атла, торма катып.
Кулларым белән парашаның тоткаларына ябышуым булды, кольцоным сыерылып тубыкларыма төште. Инде нишләргә? Парашаны алсам, кольцоным төшә, кольцоныма тотынсам, парашаны күтәрә алмыйм.
— Беләсезме, мин туалетка бармыйм.
— Ничек бармыйсың? Син монда үз уставың белән килдеңмени? Сиңа карават ярамый, ут комачаулый, инде туалетка барудан баш тартасың. Ярар, калсын парашаң, аны кич түгәрсең. Хәзер болай гына бар. Сөлгең кая? Моңарчы ничек яшәгәнсең син, сантый, гаҗәп. Күренә, шушы яшеңә җиткәнче атаң-анаң җилкәсендә утыруың, пакыч. Әйдә, тизрәк кыймылда!..
Яньчек борын миңа ияреп туалетка да керде. Ни уйларга белмәдем, ир кеше белән бергә ирләр туалетына керергә ничек тартынмый ул?
«Җан сакчым» ишек борысына сөялеп күзәтеп торды, мин, аннан-мон- нан гына юынып, сөртенә башладым. Миңа кешечә юынырга кольцоным- ның тотрыксызлыгы һәм җан көеге надзиратель комачаулады.
Камерага кайткач күп тә үтмәде, ишектә кинотеатр кассаларының күрәкарау тәрәзәләре зурлыгындагы тишек пәйда булды. Аннан:
— Ипи ал, чәйнегеңне бир,— диде кемдер.
Мин, стенага беркетелгән утыргычтагы чәйнекне алып, тишеккә суздым. Аның эчендә сумы, бүтән нәрсәме бар иде, карамадым. Шундук миңа ипи, бераздан чәйнегемне кире бирделәр.
— Шикәр комына савыт бир.
Нинди савыт бирергә, дип як-ягыма карандым, күземә алюмин табак чалынды. Аны кулыма алып, тиз генә ишектәге тишеккә тыктым.
— Булды, ал табагыңны. Приятный аппетит!
Алдым, табак төбенә бер чәй кашыгы чамасы шикәр комы салынган иде.
Ишектәге тишек шап итеп ябылды.
Минем ашыйсым килми иде әле, кольцоным белән чалбарымны тубыкларыма сыерылып төшмәслек хәлгә ничек китеру турында баш ватарга керештем. Өске бермәләрен нәрсә белән тишәргә аларның? Тукта, надзира- _ тельдән пычак сорыйм әле. :
Ишекне шакыдым. *
— Ни булды? Ник шакыйсын? °
— Пычак бирегез әле. |
— Нәрсә?!. Аңламадым, нәрсә әйттең?
— Пычак бирегез дим.
— Пычак? Менә сиңа пычак!..— Янчек борынлы надзиратель хатын * ишектәге бүре күзеннән миңа «кәҗә тоягы» күрсәтте. — Син суеласы, миңа = җавап бирәсе, тот капчыгың!..
— Суелырга түгел, кольцон белән чалбар бөрмәләрен тишәргә кирәк •миңа пычак.
— Җитте, карцерга эләгәсең килмәсә, бүтән тының чыкмасын!
Кольцоным бөрмәсен дә, чалбарым бөрмәсен дә алюмин кашык сабы белән көчкә тишеп, аларны билемнән төшмәс хәлгә китердем. Сержантлар аларны төймәләрен кискәндә үк тишсәләр ни булган инде, тишмәделәр, үзең җаен тап, дип авыз җырдылар. Таш йөрәкле, гамьсез, кешелексез, туң җанлы бәндәләрне кайдан җыйганнар монда?.
2
Сәгать иртәнге уннар тирәсендә камера ишеге авыру кеше кебек ыңгырашып ачылды һәм бусага төбендә балыкныкы шикелле калку күзле, бөтен битен кызыл бетчәләр баскан утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге старшина пәйда булды. Ул, тиз генә камера эченә атлап, уң кулының күрсәткеч бармагын пистолет сыман миңа төбәде.
— Фамилияң?
— Кадыйров.
— Исемең?
Анысын да әйттем.
— Чык.
Камера ишеге ямьсез ыңгырашып ябыла калды, старшина терсәкләремне куллары белән шытырдатып кысып, мине коридор буйлап каядыр алып китте.
— Мине чыгаралармы әллә? — дидем старшинага бераз баргач
— Яп пилмән савытыңны, сүз катма! — дип җикерде ул, ярсып.— Колагыңа киртләп куй, монда эләккән кеше тиз генә чыкмый
— Гаебе булмаса дамы?
— Телең тый! Кисәтәм. тагын да лыгырдасаң, тешләреңне коям мин синең!..
— Орынып кара!..
Сүзләремне әйтергә генә өлгердем, балык күз. терсәкләремне ычкын дырып, кулларын кушйодрыклап ипи шүрлегемә кундырды Мин, тигезлегемне югалтып, башым белән коридор стенасына барып төртелдем
— Кабахәт, башлыкларыңа әйтеп бүген үк кудырам сине моннан
Старшина йодрыкларын яңадан төйнәп, миңа тагын сугарга итте. мин. аның сакланмавыннан файдаланып, күз ачып йомганчы ияк астына кундырдым. Балык күз. башын артка кайшалтып, авыр капчык сыман сыртына ауды. Шуннан соң мин билемнән түбәнгә шуышкан каптырма-төймәләре таланган чалбарымны күтәреп рәтләргә тотындым.
Старшина, башын аю бер. әле икенче якка боргалап, авырлык белән торды „ , ,
— Бу сугуыңны йөзе белән кайтарырмын мин сиңа, фашист!
— Син үзең фашист, кабәхәт. Мин — коммунист!.. Кулыңны мина тагын күтәреп кара, эһ тә итми дөмектерермен. Мин — боксер. Синең ише калай әтәчләрне замат юашландырам.
— Телең тый, яп авызың, сволочь!
— Мәсхәрәләмә, син үзең сволочь.
Бетчәле битне, мин боксер, диюем шөлләтте бугай, кулын бүтән эшкә җикмәде.
Ниһаять, ул мине борылмалы баскыч һәм коридорлар аша Республика дәүләт иминлеге министрлыгы бинасының икенче катына, тәрәзәләре Черек күл бакчасына караган, пөхтә җиһазланган зур һәм якты кабинетка алып керде.
— Китердем, иптәш полковник.
— Күрәм, рәхмәт.
Кабинетка кергәч, күзләремә беренче булып өсте кыйммәтле нәзек яшел постау белән тышланган иске стильдәге ике тумбалы зур өстәл һәм аның артында утырган калын бәдәнле, ямьшәйгән иренле, танавы уңган сирень чәчәге төсендәге полковник ташланды. Мин аңа артымнан ишек ябылу белән:
— Иптәш полковник, нигә мине монда фашист дип мәсхәрәлиләр, нигә миңа кул күтәрәләр, нинди гаебем бар? Мин гестапода түгел, совет учреждениесендәдер бит? — дидем.
— Кем мәсхәрәли сине, кем кул күтәрә? — Полковник бу сүзләрне «р»авазын «г»лаштырып әйтте һәм урыныннан торып өстәл артыннан чыкты.— Әйт әле, гестаподагы тәртипләрне син каян беләсең?
— Киноларда күреп, газета-журналлардан, китаплардан укып бе- ләм. Менә ул мине фашист дип мәсхәрәләде, яңагыма да менем төште.— Мин янымда гамьсез генә басыл торган балык күзле старшинага күрсәттем.
— Аның сине мәсхәрәләвен кем ишетте, сукканын кем күрде?
— Беркем дә ишетмәде, күрмәде.
Полковник төссез күзләрен старшинага төбәде.
— Син мәсхәрәләдеңме аны, суктыңмы аңа?
— Мәсхәрәләмәдем дә, сукмадым да, иптәш полковник. Ул миңа нахак бәла яга.
— Иптәш полковник, ышанмагыз аңа, дөресен әйтергә курка ул.
— Мин безнең күптәннән сыналган работникка яла ягучыга иптәш түгел. Синең иптәшләрең мари урманнарында төннәрен Айга карап улый, шулар сиңа иптәш!
Мин ни уйларга да белмәдем. Бу полковник кем, кая килеп эләктем мин?
— Зинһар әйтегез, минем нинди гаебем бар, нигә кулга алындым?
Полковник, уң кашын маңгаена сикертеп, миңа текәлде.
— Ә үзең ничек уйлыйсың?
— Мин үземне төрмәгә ябарлык ниндңдер гаебем барын белмим.
— Старшина, озат аны камерасына, башта нигә кулга алынганын уйласын.
Балык күз мине җилтерәтеп камерама алып төште.
Күп булса ун-унбиш минут үткәндер, камера ишеге тагын ыңгырашып ачылды һәм балык күзле шул ук старшина бусаганы атлап уң кулының күрсәткеч бармагын пистолет сыман итеп миңа төбәде.
— Фамилияң?..
Шәмәхә танаулы полковник янына ул мине яңадан алып менде. Бусында полковник өстәл артына утырмаган, Черек күлгә караган зур тәрәзә янында басып тора иде. Бераздан борылып миңа:
— Йә, әйт, ни өчен кулга алдык без сине? — диде.
— Мин үземнең кулга алып төрмәгә ябарлык гаебем барын белмим.
— Сине нахакка утырттыкмыни?
— Шулай килеп чыга.
— Бар, нинди гаепләрең барын камераңда әйбәтләп уйла..
Бу көнне мине полковник янына тугызмы, унмы тапкыр алып менделәр, чутын югалттым. Һәр менүемдә ул:
Без сине ни өчен кулга алдык? — дип бер үк сорауны кабатлады. Министрлыктагы бу вөҗдансыз түрәнең (соңыннан мин аның Татарстан дәүләт иминлеге министры урынбасары икәнен белдем) шундый тупас уеннан үзенә ләззәт эзләве чыгырымнан чыгарды.
— Без сине ни өчен кулга алдык?
— Мәче үзе тоткан тычкан белән аны ашар алдыннан уйнаган шикел- * ле уйнар өчен.
— Нәрсә? Нәрсә?..— Полковник кыска аякларын идәндәге калын па- , ласка вак-вак басып каршыма килде.— Нәрсә дидең тагын кабатла әле!.. ®
— Мин тычкан, сез мәче түгел, мине мыскылларга хакыгыз юк’ Полковникның күзләре акайды, яңак мускуллары биеп алды.
— Син үзеңнең кем белән сөйләшкәнеңне беләсеңме, хәсис!
— Инквизитор белән сөйләшәм.
Полковникның йодрыгы белән күкрәк авызыма төртүен мин абайла- «- мый калдым, кинәт тыным капланып бөгелеп төштем.
— Алып чыгыгыз моннан бу үләксәне!..
Коридордан ике солдат кереп, мине ике култыгымнан эләктерделәр.
Камерама төшкәч тә бик озак тынычлана алмадым. Чыннан да нигә кулга алдылар мине? Урлашмадым, кеше үтермәдем. Ватанга хыянәт итмәдем, берәүне дә кыерсытмадым Нигә иректән мәхрүм ителдем нәрсә өчен монда кимсетеләм, түбәнсетеләм. мәсхәраләнәм? Балык күзле старшина белән шәмәхә танаулы полковникның миңа кул күтәрергә ни хакла-ры бар?.. Катыйль Ежовның кемлеге фаш ителүгә ун ел бит инде, аның иярченнәре монда ничек сакланганнар, алар өчен совет законнары тик кәгазьдә генә микәнни?..
Бишенче бүлек
1
Старшина белән полковникның йодрыкларын татыгач, мин төрмәдәге тәртипләргә һәм анда эшләүче кешеләргә шикләнеп карый башладым Полковник беренче көнне тугызмы, унмы тапкыр чакыртып ни өчен кулга алынуымны әйттерә алмагач, инде мине атна буена борчучы юк, оныттылар. Михесвның тулай торакта, сине кайбер нәрсәләрне ачыклау өчен иң күбе өч көнгә кулга алабыз, дип тынычландыруы ялган булды, күрәсең.
Тоткынлыкта ниләр генә уйламыйсың, башка нәрсәләр генә килми! Хәтердә, узганда әллә кайчан булып онытылган, иректә яңадан гамьгә дә ксрмәстәй сәхифәләр яңара, китаплардан укылган яки кайчандыр ишеткән гыйбрәтле хәлләр кабат күз алдыннан үтә. Кичә мин һич уйламаганда Леонардо да Винчиның бер әкиятен исемә төшердем. Ул әкияттә купшы чыпчыкның читлеккә эләккән балаларын тоткынлык газабыннан коткару өчен авызларына агулы үлән салып үтерүе сүрәтләнә. Купшы чыпчык балаларын чиксез ярата, әмма аларның читлектә интегеп тереклек итүләремнән үлүләрен артыграк күрә. Купшылның бу мәрхәмәте езлеге. таш нөрәклеле- геме? Юк, бу — аның олы җанлыльн ы Мәшһүр акыл иясе Леонардо да Винчиның әлеге әкиятеннән җан иясе читлектә — тоткынлыкта газап чигәргә тиеш түгел, ирекле булырга, теләгән җирендә бәйсез яшәргә тиеш дигән фикер аңлашыла.
Менә тагын:
Кояш чыга ти бага.
Термом минем карацпи
— җыры.
Бер-бер артлы тезелеп килгән бу алты сүздә никадәр сагыш, өметсезлек, газаплы тирән кичереш! Тоткынлыкны үзс татымаган кеше бу җыр
ның чын асылына, тирән мәгънәсенә төшенә аламы икән? Юктыр Ачның хәлен тук белми, дип юкка әйтмәгәннәр. Ирекле кеше белән төрмәдәге тоткын иректәге бәйсез кош белән читлектәге кош шикелле. Әти белән әни кулга алынгач та тоткынлыкның берни белән дә чагыштыргысыз фаҗига икәне миңа үзем халык дошманнарының балалары өчен оештырылган колониягә эләккәч кенә барып җитте. Бала чагымда мәктәптә А. С. Пушкин-ның «Мәхбүс» шигырен ятлаганда да мин аның эчтәлегенә бөтенләй игътибар итмәгән булганмын. Ә ул шигырь искиткеч тирән мәгънәле бит!
Әйтерсең, ул юлларны бөек шагыйрь мәхбүс хәлен үзе кичергәндә язган. Хәер, аның лицейны тәмамлап чыкканнан соңгы тормышының яртысы диярлек сөргендә үткән бит, ул үзе теләгәнчә яши алмаган, жандармнар күзәтүе астында нәкъ читлектәге кош хәлендә булган, туктаусыз эзәрлекләнгән...
Берәү дә үзенең киләчәгеңдә күңелсезлекләр көтми, кемгә дә алдагы көннәре якты һәм матур булыр төсле тоела. Күпчелек очракта кеше алдана, аның көткәненең уннан бере дә акланмый.
Кичә, бөтенләй уйламаганда, мин үземне төшемдә чегән хатыныннан бәхет юратам итеп күрдем. Имеш, карт чегән хатыны уң кулымның бармакларыннан тоткан да, учыма карап ашыга-ашыга такылдый:
— һай, бәхетсез, бик бәхетсез икән син, Ирек, (каян исемемне белгән, гаҗәп). Менә аркылыга-буйга кисешкән уч сызыкларың әтиең белән әниеңнең күптән тоткынлыкта икәнен сөйлиләр. Озакламый син алар белән очрашырсың, алар сине танымаслар, син аларны танымассың. Сине озак тоткынлык көтә. Ләкин өметеңне өзмә, яшәвеңә сөен, кордашларың күбесе яу кырында мәңгегә ятып калды. Алар синең бүгенге хәлеңнән мең өлеш кыенрак хәлләргә дә шатланып риза булырлар иде. Син яшисең. Яшәү — тоткынлыкта да чиксез бәхет ул...
Ялгыз камерада вакыт ташбака адымнары белән үтә. Дүрт стена эчендә үз-үзеңә урын таба алмаудан берсеннән-берсе тәшвишле уйлар килә башка. Миңа инде кысан камерамның һәр карышы таныш. Кулга алынуымның икенче көнендә үк аның стеналарында үземә кадәр җәфаланган кешеләрнең нинди дә булса истәлекләре калмаганмы дип эзләдем. Миңа бу камерада әти яки әни утырганнардыр, анда аларның ниндидер ядкарьләре калгандыр кебек иде, әмма стеналарда сүзләр генә түгел, чак сизелерлек тамгалар да тапмадым. Баштагы көннәрдә, авыр уйлардан ары-нып тору нияте белән, камерада утызар, кырыгар мең адым ясый идем. Инде санамыйм, борчулы уйлар дәрьясында чайкалуны артыграк күрәм. Бүген әтигә күңелемнән генә хат язарга, үткәндәге тормышым һәм үземә кагылышлы башка нәрсәләр турында сөйләргә булдым. Хәзер минем өчен дөньяда иң якын кеше — әти. Аны да, минем кебек үк. нахакка утырттылар бит. Әтинең кулга алынганда әйткән: «Партия каршында да, халкыбыз каршында да, синең алдында да намусым пакь, улым»,— дигәне әле дә колак төбемдә. Ул мине аңлар, аңламый калмас...
2
Әти, син мине һаман да Бәештә калган үсмер малай итеп күз алдыңа китерә торгансыңдыр. Мин инде ир уртасы булып киләм, Бәештән күптән киттем. 1937 елның ноябрь ае азагында әни белән без сине эзләп Казанга килдек. Миңа анда әни белән дә, гамьсез бала чагым белән дә аерылышырга туры килде. Әнине дә кулга алдылар. Сиңа да, аңа да нинди гаеп якканнардыр, белмим. Мин чит-ят шәһәрдә, үземә бөтенләй таныш түгел кешеләр арасында бербашым калдым. Нишләргә, кая барырга, ярдәм сорап кемгә сүз кушарга? Берүзем калгач, беренче төнемне республика НКВДы- сы урнашкан бинаның пропусклар бүлеге ишеге төбендә үткәрдем. Җиңенә кызыл бәйләвеч таккан бер кыдрач милиционер мине аннан урамга куып чыгарырга теләде, аңа эчкә кереп киткән әнинең чыгуын көткәнемне, әнидән башка бинадан чыкмаячагымиы әйттем. Икенче көнне, төш алдын
нан мине бәләкәй генә бер бүлмәгә алып кереп ашаткач, караңгы машинага утыртып каядыр алып киттеләр. Озак бардык. Ахырда машина урман уртасында, кыш булса да суы катмаган зур күл буена урнашкан, тирәсе таш койма белән әйләндереп алынган, биек манаралары өстендә ялтыравыклы тәреләре кукраеп торган монастырь алдына барып туктады. Ул халык дошманнары балалары өчен махсус оештырылган колония булып чыкты. Ләкин анда караклыкта йөргән тәрбиячесез балалар да җитәрлек иде. 2 Алып килүчеләрем мине шадра йөзле, кырыс карашлы, туп шикелле йом- ' ры бүксәле урта яшьләрдәге хәрбигә тапшыргач, китеп бардылар. Кырыс ' хәрби мине шундук якындагы биналарның берсенә алып китте. Бина кори- Z дорында көпә-көндез ут янса да, караңгы иде. Безне анда зур мыеклы * хәрби каршылады. Мине китерүче аңа «Бу әрәмтамакны җиденче камера- - га урнаштыр»,— дип борылып чыгып китте. Соңыннан мин ул кешенең ко- “ лония башлыгы икәнен, колониядәге балалар аны Бүкән дип йөрткәннәрен s белдем.
Камерада мине төрле яшьләрдәге утызлап малай каршылады. Арадан - берсе:
— Мальчики, Павлик Морозов пришел, устроим темную!..— дип муенымдагы галстугыма килеп ябышты.
Калган малайлар шул ук вакытта башыма ниндидер чүпрәк каплап, акырыша-бакырыша дөмбәсләргә тотындылар. Коридордагы мыеклы хәрби кереп араламаса, бу тәпәләү ничек бетәр иде, белмим. Хәрби абый мине, камерадан алып чыгып, ниндидер караңгы бүлмәгә бикләде Борыным каный, иреннәрем күбеп чыккан иде, идәнгә чалкан яттым. Кемнәр янына китерделәр мине? Кызыл галстук ник ошамады ул ахмакларга? Нигә мин аларга Павлик Морозов булып күрендем, аның белән нинди уртаклыгым бар?..
Икенче көнне мине җиденче камерага кертмәделәр, бүтән камерага яптылар. Муенымдагы кызыл галстугымны анда кергәндә коридордагы кизү милиционер салдырып алып калды. -Яңа камерада да колач җәеп шатланып каршыламадылар. Кереп беркавым үтүге, бөтенләй диярлек ялангач калдым. Камерадагы малайларның берсенә пальтом, икенчесенә бүрегем, өченчесенә итекләрем, дүртенчесенә чалбарым, калганнарына өстемдәге бүтән киемнәрем ошады. Стеналары бер метрдан артык калынлыктагы ярыйсы ук салкын камерада шәрә калуым берәүне дә борчымады. Андагы малайлар һәммәсе дә үзләрен генә кайгырттылар. Коридордагы милиционер мине чишендерүне ишектәге «бүре күзе»ннән карап торган идс, күрәсең, беравыктан ишекне ачып:
— Мохтар, ишетсен колагың, яңа малайга бөтен киемнәрен кире кайтарт. Әгәр моны үтәмәсәң, ун көнгә карцерга ябам,— дип кисәтте
Базык гәүдәле, тар маңгайлы малай аягына басып:
— Миша абыйның нәрсә әйткәнен барыгыз да ишетте, бу маймылның,— Мохтар миңа төртеп күрсәтте,— киемнәрен замат кире кайтарыгыз. Мин ике лыгырдарга яратмыйм, беләсез,— дип боерды.
Әһә, бу малай монда башлык икән, дигән уй узды башымнан. Бөтен киемнәремне үземә яңадан кире кайтаргач, тиз-тиз киендем
Кинәт кормушка капкачы ачылды. Аннан милиционер Миша абый Мохтарга миңа сәндерәдән урын бирергә кушты. Әгәр яңадан да кыерсытылсам, бөтен камераның биш көнгә ач каласын белдерде.
Кормушка капкачы ябылгач, малайлар минем кем булуым, ни өчен утыртылуым, бу төрмәгә кайчан килүем белән кызыксындылар Авылдан икәнемне, Казанга әле берничә көн элек кенә килүемне, ни өчен кулга алынуымны белмәвемне әйттем. Алдашма, монда юкка япмыйлар, дөресен сөйлә. Миша абый сиңа кем, ник ул сине яклый, ачып сал. юкса темный ясап ник туганыңа үкендерербез, дип янадылар Мин. әти. синең дә. әнинең дә кулга алынуыгыз турында әйтергә курыктым. Кичә җиденче камерада муенымда кызыл галстук күрүгә якама ябыштылар, сезнең төрмәдә икәнегезне белсәләр, эһ тә итми буарлар, дип уйладым. Рәхмәт Мохтарга, ул ярдәмгә килде. Иптәшләренә:
и — Б...ка тисәң сасысы чыга, калдырыгыз бүгенгә, берничә көннән сөйләтербез әле, монда соңгы көнебез түгел бит,— диде.
Тормышымның Казан туфрагына аяк баскач капылт үзгәрүе, гүя, миемне түнтәрде, акылымны алды, исемне җибәрде. Үземне мин өндә түгел, аяк өсте төш күрәм итеп тойдым, әти. Син кулга алынганның иртәгесен мәктәпкә баргач, иптәшләрем, фашист дип мәсхәрәләп, дәррәү ябырылып дөмбәсләделәр. Һаҗәр апа, сәвит мәктәбендә халык дошманы баласына урын юк, дәрескә бүтән килмә, дип класстан куып чыгарды. Менә инде без өчебез дә — син дә, әни дә, мин дә — төрмәдә... Бәхетле балачак... Чынбарлыкны чагылдырмаучы бу купшы төшенчә аллы-гөлле ялган төсләр уйнаклаткан сабын куыгы белән бер икән
Февраль башында колониянең суык бинасында салкын тиеп, аяктан егылдым. Тәнемне чуан басты, чирләшкә сарык күк гырык-гырык ютәлләдем, температурам кырык градуска җитте. Кыскасы, яшәү белән үлем арасында калдым — әҗәлем якама ябышты. Мине изоляторга күчерделәр. Анда, кыш булса да, ягылмый иде, берничә юрганга төреп салсалар да, туңудан тешләрем тешкә тимәс булды. Колониядә врач юк. авызына гел челем кабып йөрүче яшь җилкуар фельдшер гына бар иде, ул иртән кереп исәнлегемне барлый да, бер чәй кашыгы әрем шикелле ниндидер ачы дару эчереп, чыгып китә һәм иртәгәгә кадәр изоляторга аяк басмый иде. Көннәрем бүлмәдәге суык һәм авыруым белән тарткалашып бер-бер артлы акрын гына узды. Тамагыма берни үтмәде. Колониядә чирле кешене тиешенчә тукландырып аякка бастырырдай ризыклар булдымы икән, белмим. Булсалар да кемгә кирәгем бар, кем өчен хаҗәт идем соң мин? Дөньям үзем яткан салкын, котсыз изолятор зурлыгына гына калып кысылды, күңелемне сүлпәнлек, төшенкелек, өметсезлек биләп алды, шат- лык-куанычлар, хөрлек-иркенлекләр, гүя, бөтенләй булмагандай юкка чыктылар.
Соңгы сәгатем сугарга инде күп калмады бугай, дип ачынып уйланып ятканда, бер көнне кичкә таба изоляторга өстенә ап-ак кайры тун кигән,* калын иреннәре арасыннан алтын тешләре ялтырап торган бер кеше керде. Ул, яныма килеп, маңгаемны тотып карагач, борылып чыгып китте. Башымнан, бу врач булды ахры, дигән ялкау уй узды. Күп тә үтмәде, икеме, өчме калын юрган һәм бер иске бәрән толып күтәреп, ул кеше изоляторга яңадан керде, ашыкмый гына мине юрганнарга төреп, өстемә толып япты.
— Ничек, туңарлык түгелме хәзер? — диде ул аннары, маңгаема яңадан кайнар учын куеп.— Мондагы мичләргә ягучы Никодим карт, салкын изоляторда бер малай үлем хәлендә ята, дигәч кердем монда. Моңарчы белмәдем, белсәм күптән кергән булыр идем. Кайдан син, әти-әниләрең бармы? Бу җәһәннәм базына ничек килеп каптың? — дип тезеп китте аннары.
Мин аның сорауларына, теләр-теләмәс кенә, берничә сүз белән җавап бирдем.
Алтын тешле абый, җәелеп сөйләшәргә атлыгып тормавымны күрептер, өстемдәге толыпның чабуларын астыма тыккач:
— Сине, энем, мондагы эт көтүеннән араламасам, исемем Кәбир булмасын,— диде, өзеп.
Икенче көнне ул, иртүк килеп, кура җиләге кагы кертте. Аннары, мәтрүшкә салып, чәй кайнатып эчерде.
— Мин сине, энем, үз өемә алып кайтып аякка бастырырга булдым. Хәлеңне сөйләгәч, җәмәгатем дә, мотлака үзебезгә алып кайт баланы булдыра алсаң, аны күрәләтә зинданда харап иттермә, дип кисәтте. Хәзер менә сине моннан алып китәргә рөхсәт алырга нәчәлник янына керәм, каршы килмәс, сүземне тыңлар, мине ул арка таянычы исәпли, нык уважайт итә. Потамушты аның бер эше дә минсез бармый. Мин монда нәчәлник, аның уң кулы — хуҗалык мөдире бит,— диде.
Туп күк йомры бүксәле начальник, бер әрәм тамак колониядә аяк сузды ни дә, бүтән җирдә дөмекте ни, дигәндер инде, Кәбир абыйга мине өенә алып китүгә каршы килмәде.
Яңа урында, җылы авыл өендә, мин тиз тернәкләндем. Температурам төште, ютәлләвем кимеде, атна-ун көннән, урыннан торып, йөри дә башладым. Игелекле һәм риясыз яңа тәрбиячеләрем Кәбир абый белән Мәрьям апа мине авылдашларына күрсәтмәскә тырыштылар. Көннәр шулай бер-бер артлы үтә торды, яз якынлашты. Үземне алда нәрсә көткәнен мин уйламаска тырыштым. Күз алдымда гел әни белән син тордың, әти. Бәлки инде - сез мин авырып ятканда иреккә чыккансыз, мине эзлисездер, дип төннәр | йокламадым. Кәбир абый бер көнне, эштән кайткач: «Колония начальни- < гына мин сине үлде дидем, яңадан да ул җәһәннәм базына убыласың килмәсә, кеше-карага күренми өйдә шым гына утыр. Бу дөньяда син “ юк — син ләхеттә, энем»,— диде. Минем шундук, ничек ул алай, бу инде * мин яшәүдән туктадым дигән сүз түгелме соң. дигән шомлы уй тетрәтте. < Кешеләргә күренми тере мәет булып ничек көн итермен?.. Кәбир абый, ни ь уйлавымны сизенгәндәй, фамилияңне, исемеңне алмашырбыз, синең ® үткәндә кем булуыңны берәү дә белмәс, җимертеп яшәрсең, кайгырма, ди- £ де, канәгать елмаеп. Фамилиямне дә, исемемне дә алыштырмыйм, бүтән u исем-фамилиягә күчсәм, әти белән әни ничек табарлар мине, дип каршы төштем. Кәбир абый, башын кашып, минем белән ризалашты һәм: «Дөрес, энем, син хаклы, сиңа җил-яңгыр тидермәс өчен башка чара табарга туры килер»,— диде. Бер атнадан ул мине үзенең Дөмбез районындагы апасына илтеп ташлады. Шунда яшәп урта мәктәпне бетердем. Кәбир абый ярдәм итеп торды, Мәрьям апа белән Кәбир абыйның үз балалары юк иде, мине уллары кебек үстерделәр...
Балачагым менә шундый язмышка дучар булды, әти...
3
Кинәт кенә мине бүтән камерага күчерделәр. Көтелмәгән бу үзгәрешкә шатландым. Яңа «фатирым» моңарчы утырган камерамнан бермә-бер * зур да, җылы да төсле күренде. Иң шәбе анда кеше бар иде—ялгызлыктан котылдым. Ул камерада миңа кадәр утырган, миңа алда иптәш буласы кешенең авызы колагына җитте. Артымнан ишек ябылу белән ул:
— Әйдүк, туганкай, шөкер, алла бар икән әле. ялгызлыгыма чик куйды,— дип куанып каршылады.
Таныштык. Казан кешесе икән. Бу каһәрләнгән эчке төрмәдән өч кенә квартал ары яшәдем. Яңа бистәдә кибет директоры идем, Сәхи Гафуров дип бәлки ишеткәнең дә булгандыр. Үземә күрә дәрәҗәм дә, кешеләр арасында хәйран гына абруем да бар иде, дошманнарым бәхетемне, уңышларымны күпсенделәр, муеннары асларына килсен көнче этләрнең, ди. Ул монда унбер ай утыра икән инде. Тагын күпме канымны эчеп, җелегемне корытырлар, белмим, түземем тәмам төкәнде, алтабан нишләрмен, бу тик бер ходайга гына мәгълүм, дип сукранды. Аннары камерага керү белән ятакка салып ташлаган бүрегемне алып, аның эчен шашынып иснәргә кереште. Үзе:
— Ирек коңгысын татымавыма биш балтыр, туганкай, сагындым ирек коңгыларын... Син аннан бу тозакка күптән капмаганга ошыйсың, бүрегең чәч алдыргач чәчтарашлар сипкән хушбуй исен гаип итәргә өлгермәгән, бөркелеп тора,—дип сөйләнде әсәрләнеп —Кайчан утырдың9 Нинди яңалыклар бар иректә? Халык тормыштан бик зарланмыймы?
Сәхи агайның соңгы ятышсыз соравы мине сагайтты. Халык тормыштан ник зарланырга тиеш? Агайның аның белән кызыксынуы тикмәгәме? Кулга алынганчы кайбер китапларда яңа тоткыннарны яшерен шымчылар янына утырту турында укыганым бар иде, шул келт итеп исемә төште. Бәладән башаяк дип, күңелемнән үземне сак булырга, сөйләгәндә телемне . тыярга кисәттем.
— Утыруыма әле атна да юк. Студент мин. халык белән аралашуым өчле-тугызлы гына иде,— дидем, ялкау гына.
Базарда, кибетләрдә, трамвайларда кешеләрнең үзара сөйләшүләренә бер дә колак салганың булмадымыни?
һәй, абый, студентның кайгысы бер генә, ул да булса — уку- Аңа арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит.
— Анысы шулай билгеле. Тик сине моңда юкка япмаганнардыр, бит?..
— Минем өчен ул кырыгынчы хәсрәт, абый.
— Алаймы икән?..
— Шулай, абый. Укып эттәй арыган идем, монда рәхәтләнеп ял итәм.
— Син монда ял иткәндә әти-әниләрең төн йокламыйлар, хәсрәт чигәләрдер бит?
— Минем өчен беркем дә хәсрәт чикми, ятим мин. Дөньяда берүзем, якыннарым да, туган-тумачаларым да юк.
Камерадашымның үзен ничектер риялы тотуы мине шикләндерде. Нигә төпченә ул? Үз-үземне янә дә аның белән җәелеп сөйләшмәскә, үтә сак булырга, дип кисәттем. Беркавымнан ул:
— Төрмәгә эләгүеңә исең китми күренә, нинди гаеп яктылар син бәхетсезгә? — дип яңадан кызыксынды.
— Гаебемне белмим, әле әйтмәделәр.
— Төрмә — көнче кешеләрнең үч алу урыны. Көнчелекле дусларың күп булгандыр синең. Бәлки сәләтеңне, күркәм кыяфәтеңне өнәмәгәннәрдер. Кешене монда тыгу өчен кош теле кадәр кәгазьгә өч-дүрт сүз язу җитә, энем.
— Аны сез каян беләсез? Әллә үзегезнең дә шундый ошаклар язганыгыз бар идеме? — дидем агайга турыдан-туры.
Ул күзләрен зур ачып, катып калды:
— Мин шундый кешегә ошаганмынмы әллә?
— Андый кешене күргәнәм юк-югын, ошак ясауны бик белеп сөйләвегезгә таянып әйттем.
— Бу таш капчыкта минем күк унбер ай утырсагыз, сез дә белерсез. Гаебем булса икән, печтик тә гаебем юк, менә моның гына кадәр дә.— Сәхи агай баш бармагы белән күрсәткеч бармагының очын бүлеп күрсәтте.— Казанда урыслар алып узды, татарга көн бетте, алар безне төрлечә каһәрлиләр, кысрыклыйлар, шул кяферләр аркасында гореф- гадәтләребез, туган телебезне елдан-ел оныта барабыз, дәррәү күтәрелеп аларны акылга утыртырга, койрыкларына басарга кирәк, без тамырларыбызда бөек Чыңгыз каны акканны оныттык, дип сөйләп йөргәнмен, имеш. Шул булдымы дөреслек? Бердәнбер кызым урыста кияүдә үземнең. Оны-гымда мөселман каны гына түгел, яртысы урыс каны. Безне эчәргә, тартырга. сүгенергә, бүтән бозыклыкларга өйрәтүчеләр кем? Урыслар. Бабаларыбыз, бүгенге хәлебезгә борчылып, каберләрендә әйләнгәләп яталардыр инде. Кем идек, кем булдык — адәм көлкесе! Оят бит. Син менә татар, үзеңне ник утыртканнарын кандаш кардәшеңнән — миннән яшерәсең. Әйт ник утырттылар сине?
Каян таптылар миңа бу шәмәхә танаулы полковник сыңарын? Ни өчен утыртылуымны үзем белсәм икән...
— Аны белү сезгә бик кирәкмени, агай?
— Ә кәк же. Камерадашымның кем булуын белергә тиеш мин.
— Иртәрәк туганмын мин, шуңа утырдым.
— Тфү! Аның белән кешечә сөйләшәләр, ул авыз җыра!..— Агай камераның ишектән кергәч сульяк стенасы буендагы асты-өскә капланган табутка охшаган ятагына юрганын дүрткә бөкләп җәеп, намаз укырга утырды. Күп тә үтмәде, куллары белән шәрә башын чәбәкләде дә, урыныннан сикереп торып тез күмәче шикелле ялтырап торган такыр түбәсенә чалбар кесәсеннән керле кара түбәтәен чыгарып каплады.
— Нервларымны кузгаттың тәки, синең аркаңда ходай хәзрәтләренә хисап бирергә башымны капламый утырдым. Адәмчә гәпләшә белмисең, мөселман түгел, керәшендер син, валлаһи!..
Аның кергәннән бирле саруымны кайнатуына түземем төкәнде, арабызда кабынган мәгънәсез әңгәмәгә чик куярга булдым.
Абый, зинһар, косасымны китермә, мин сиңа әйтәсемне әйттем, башыңа түбәтәең урынына парашаны киясең килмәсә, үтенәм, телеңне тик тот, эчемне пошырма.
Үсте яшьләр, олыны олы, кечене кече итү юк, миңа — әтисе булырлык кешегә яный, әй-йәй-йәй...
^инем синең кебек тозсыз атам юк. £
— Иә әйт әле, минем нәрсәм начар? 4
— Телең тәмсез, кыяфәтең юха җылан кыяфәте. Булды, төгәллик тел * чарлауны.
Сәхи агай миңа нәрсәдер әйтмәкче булып авызын ачты, ләкин мин ачу х белән почмактагы парашага карагач, сүз катарга базмады. «
Алтынчы бүлек
1
Сәхи агай янына күчерелгәннең икенче иртәсендә камера ишегебез шалтырап ачылды һәм бусага төбендә балык күзле таныш старшина пәйда булды.
— Фамилияң? — диде ул миңа уң кулының күрсәткеч бармагын пистолеттай төбәп.
— Кадыйров.
— Киттек.— Старшина мине куллары белән беләкләремнән кысып, коридор башындагы каравыл бүлмәсе аша борылмалы мәрмәр баскычтан иминлек бинасының өченче катына алып менде. Бу көнне ул мине шәмәхә танаулы полковник янына түгел, ябык чырайлы ниндидер майор янына алып керде. Старшина бүлмәдән чыгып киткәч, майор мине тиз генә күздән кичереп, утырырга урын күрсәтте
— Танышыйк, минем фамилиям Апышев,— диде ул, гади генә итеп.— Миңа сезнең белән эшегезгә кагылышлы мәсьәлә буенча гәп куертырга куштылар. Каршы килмисездер бит?
— Килмим, әлбәттә.
— Алай...— Майор, өстәлендә чәчелеп яткан ниндидер кәгазьләрне бергә җыйгач, яныма килеп утырды.— йә, студент, күнегеп буламы яңа шартларга?
— Мин фронтовик бит, иптәш майор, уңайсызлыкларга исем китми. Төрмә кунак йорты түгел бит, талымла-талымлама, үзгәреш булмаячак Ни өчен кулга алынуым борчый мине, шуны беләсем килә.
— Сезне советка каршы контрреволюцион агитация алып баруыгыз өчен кулга алдылар.
— Коммунист башым белән ничек советка каршы контрреволюцион агитация алып барыйм, сафсата бу, иптәш майор.
— Юк, Кадыйров, бер дә сафсата түгел. Телисезме, мин сезгә ташланган гаепнең нигезлелеген раслыйм? — Майор миңа сынаулы текәлде.
— Телим, иптәш майор, сузмагыз, тизрәк раслагыз, зинһар.
— Сез Сатаров Рианны беләсезме?
— Беләм. Тик Сатаров түгел, Саттаров аның фамилиясе, иптәш майор.
— Юк, нәкъ менә Сатаров ул, ягъни, П род а сто в.
— һич нәрсә аңламыйм, минем эшемә аның ни катнашы бар'.*
— Бар, Кадыйров. Сезнең бу йортка китерелүегезгә Сатаровның туры- дан-туры катнашы бар.— Апышев. урыныннан торып, өстәленнән ниндидер кәгазьләр алып килде.
— Мә, танышыгыз.
Мин, кәгазьләрне кулыма алып, алариың иң өстәгесенә күз йөртә башладым. «Мин — Казан дәүләт университеты студенты Саттаров Риан
Сәетович, Республика дәүләт иминлеге министрлыгына үз иркем белән түбәндәгеләрне белдерүне кирәк саныйм. 1946 елның язында мин советка каршы контрреволюцион яшерен оешмада катнашканым өчен университеттан куылдым. Ләкин аңа карап советка каршы эшчәнлегемнс ташламадым, дәвам иттем, үзем кебек үк уйлаучы, үзем кебек үк совет хөкүмәтен, илебездә урнашкан тәртипләрне яратмаучы иптәшләр эзләдем һәм аларны таптым. Шундый иптәшләремнең берсе Казан дәүләт педагогия институты студенты, әтисе дә, әнисе дә 1937 елда халык дошманнары буларак кулга алынган Кадыйров Ирек Сабирович...»
Фамилиямә, исемемә, әтием исеменә юлыккач мине кинәт ток суккандай булды, күз алларым караңгыланды, тыным кысылды, аркамнан, гүя, бер төркем салкын кырмыскалар чабышып узды. Күтәрелеп майорга карадым, ул үз эше белән мәшгуль, нәрсәдер яза иде. Дулкынланудан маңгаема тир бәреп чыкты, кулымдагы кабәхәт кәгазь бармакларымны кайнар күмер кебек пешерә кебек булды. Башымнан, Риан... Риан... әллә ул акылыннан шашканмы икән, нигә дип миңа нахак бәла яга, әти-әниемнең монда ни катнашлары бар, дигән хафалы уй узды. Беравык шулай аптырап утыргач, кулымдагы кәгазьләргә янә күз йөртә башладым. «. .Кадыйров— фронтовик, коммунист. Әмма ул минем совет властена каршы сөйләгән бер генә сүземә дә каршы килмәде, киресенчә, үзе дә миңа кушылып совет строен. Коммунистлар партиясе сәясәтен, колхозларны, илебездәге бөтен тормышны төрлечә хурлады, сугыштан соңгы кыенлыкларны бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинның беркемнең дә сүзенә колак салмыйча тик үзенчә генә эш итүеннән күрде...»
Минем төшемә дә кермәгән уйдырмаларны язарга ничек кулы барган Рианның. Фикерләү шөрепләре какшагандыр аның, юкса башны себер җибәрердәй ялганнарны каян алыр иде! Карыйм әле, кайчан язды икән бу уйдырмаларын. Мин тимерчыбык кыстыргыч белән бер-берләренә беркетелгән кәгазьләрнең иң астагысына күз салдым. Анда 1949 елның 7 июне дип язылган һәм «биредә хикәя ителгән нәрсәләрнең барын да раслыйм Р. Саттаров» дип имза куелганын күрдем. Шундук Р. S. (Постскриптум) билгеләре салынып, биредә фаш ителгән Кадыйров һәм үзем белән аралашучы башка фикердәшләрем турында мин сезгә даими хәбәр итеп торуны өстемә алам, диелгән иде. Менә ни өчен юк сәбәпләрне бар итеп минем белән аралашкан булган ул. Мин ахмак исә ул торган фатирга барып чыгуны үзем өчен җилләп кайтуга гына, саный идем. Бәлки ул фатирдаш иптәшләре Әүдәкиев белән Йөзәевне дә пычракка буяп үзенә кирәккәнчә беләү-янавычы белән игәүләгәндер. Юк икән, фатирдаш иптәшләренә кара якмаган, тик ахырда гына Әүдәкиев белән Йөзәев биредә язганнардан Ка- дыйровка кагылышлыларының кайберләрен раслый алалар дигән. Алар нәрсәләрне раслый алалар? Германиядәге, шулай ук сугыш вакытында миңа күрергә туры килгән башка Европа илләрендәге юлларның иркенле-ге, төзеклеге, авылларның бездәге шикелле тиреслек башына охшамаулары, майлы буяулар белән язылган нәфис картиналардагы шикелле соклангыч булулары, авыл хуҗалыгы машиналарының күплеге, андагы халыкның культурасы турында сөйләвемне Риан язмаларында совет чынбарлыгына яла ягу дип бәяләгән, аның сүзләрендәге агуга, гаделсезлекләргә искитмәле. Риан да, аның фатирдаш иптәшләре Әүдәкиев белән Йөзәев тә чит илләрдә күргәннәремне юри кат-кат сөйләткәннәр булып чыга. Әмма мин сөйләгәндә сугыш калдырган җимерекләрне яңадан торгызып, берничә елдан безнең илебезнең дә төзек һәм купшы чит илләрне куып җитеп узып китәчәгенә шикләнмәвемне басым ясап әйтергә онытмый идем.
Риан белән мине театр училищесы студенты Мәүлә Хәсәнов таныштырды.
— Әнә булачак классик килә,— диде ул Ленин бакчасында бер сөйләшеп утырганда Пушкин урамыннан безнең якка атлаучы, озын чәчләре иңнәренә төшеп торган, базык гәүдәле бер егеткә күрсәтеп.— Дустым ул, безнең кебек үк студент, таныштырыйммы?
Миңа булачак классикның башын бик һавалы тотып, атлаганда башта үкчәләренә, аннары гына тулы табанына басуы, бетен кыяфәте белән үзен бакчада тик ул гына бар кебек тотуы ошамады
— Бүген түгел, Мәүлә, башка вакытта,— дидем, читкә борылып.
Әмма дустым мине тыңламады.
— Баеган кеше, күрмәмешкә салышып узып бара. Кил. утыр әле безнең янга, ял ит, Риан. 1
— Ә, Мәүлә, сәлам. Утырып тормыйм, малай, ашыгам.
— Сөйләмә юкны. Ашыккан кеше адымнарын синең күк иренеп атла- х мый. Утыр әле, менә бу иптәш белән таныштырыйм сине. х
«Булачак классик» теләр-теләмәс кенә безнең янга килде, ләкин утыр- £ мады, аяк өсте калды. Башта ул Мәүлә белән кул биреп исәнләште, анна- < ры кулын миңа сузды. х
— Риан. х
Мин, үз исемемне атап, аның кулын кыстым. >
Яңа танышымны үзем түгел, түшемдәге поляк ордены — Грюнвальд и тәресе кызыксындырды. Аның җәенке кыска борынына атландырылган калын пыялалы күзлеге астындагы коры бака ефәге төсендәге күзләре шул орденнан бүтән берни дә күрмәделәр
— Кызык тәре. Тотып карарга ярыймы аны? — диде ул, ниһаять, карашын орденнан аера алмыйча.
— Карагыз. Поляк ордены ул. Икенче класслы Грюнвальд тәресе дип атала.
Риан тәрене төрлечә әйләндереп карады.
— Татар түшендә, гомумән, совет кешесе түшендә, чит ил орденын беренче күрәм. Кайдан алдыгыз аны?
— Сугышта бүләкләделәр.
— Сез сугышта булдыгызмыни?
— Ул сугышның ахыргы ел ярымында поляк армиясендә хезмәт иткән,— дип ярдәмгә килде миңа Мәүлә.
— Кызык. Сөйләгез әле үзегез турында. Кем сез? Кайдан? — дип Риан янәшәмә утырды
— Мин педагогия институты студенты. Зур Кызыл урамындагы тулай торакта яшим. Сезне кызыксындырган башка нәрсәләр турында хәзер түгел, башка бер очрашканда сөйләргә тырышырмын
— Минем сезнең үзегез турында сөйләвегезне бүген үк ишетәсем килә...
— Башка вакытта, Риан иптәш, бүген кәефем юк, гафу итегез...— Яңа танышымның тәкәллефсезлеге җенемне чыгарды
Дустын өнәмәвемне күреп, Мәүлә миңа ярдәмгә килде:
— Ашыгам, дигән идең бит син, хәтта туктарга да исәбең юк иде,— дип төрттерде аңа.
— Ситуация алмашынды, картлач, ситуация. Тере сюжет утыра янәшәмдә. Мин аны вәзенле белми торып тынычланмаячакмын Карагыз әле, бәлки әллә кайчанга калдырмый, үзегез турында бүген сөйләрсез, Ирек иптәш?
— Өч сүз белән ярыймы'.’
— Юк, өч сүз белән кызык түгел, миңа бөтен ваклыкларын белергә кирәк.
— Сагызланма, Риан, кеше сиңа, башка вакытта, ди, көт башка вакытны.
Мәүләнең бу сүзләреннән соң Риан эскәмиядән хәтере калган кыяфәттә торып, яңадан күрешкәнгә кадәр, дип кулларыбызны кыскач, бер яккарак кыйшайган башын безнең янга килгәндәгечә үк һавалы тотып, атлаганда аякларын башта үкчәләренә, аннары гына тулы табаннарына басып, кай ягы беләндер цирк шамакаен хәтерләтеп китеп барды
Рианның үз-үзен тотышы, ясалмалыгы, бәйләнчеклеге саруымны кайнатты. Ул нигә кылана, шуның белән үзе турында кешеләрдә кире тәэсир калдыруын аңламыймы, әллә кешеләрне юри үзенә игътибар иттерер өчен
оригиналлык маскасы кияме? Мәүлә аны булачак классик диде, бәлки Ри- ан үзе дә моңа инде тулысынча ышангандыр һәм аның Һавалануының чыганагы шулдыр?
— Син яңа гына минем белән таныштырган иптәшеңне булачак даһи дип бик югары бәяләдең. Матбугатта чыккан әсәрләре бармы соң аның, нәрсәләрен укырга мөмкин?
Беркатлы эчкерсез Мәүлә, миңа җавап бирү урынына, үзе сорау бирде:
— Синдә ул әйбәт тәэсир калдырмады бугай. Ялгышмыйммы?
— Ялгышмыйсың, дус, нәкъ өстенә бастың.
— Инде соравыңа җавап бирәм. Рианның хәзергә матбугатта чыккан әйберләре юк. Ул көн-төн «Безнең заман герое» исемле шигъри роман өстендә утыра. Кулымны кисәргә бирәм, шәп әйбер, татар әдәбиятында моңарчы күрелмәгән шедевр булачак ул. Теле соклангыч. Миңа ул әсәренең кайбер өзекләрен укыды, таң калдым. Андагы сурәтләү чаралары, метафоралар кемне дә дулкынландырырлык!
— Үзеңә мәгълүм, мин шигърият нечкәлекләрен авыр аңлыйм, Мәүлә. Әйбернең үзен кулга тотып укымыйча бәяли алмыйм.
— Анысы шулай инде. Риан синең белән кызыксынып иртәгә үк минем янга килә, күр дә тор.
— Минем белән кызыксынып нигә сиңа килә, ә үз яныма түгел?
— Хәйләкәр ул. Башта кызыксынган кешесе турында кирәк кадәр мәгълүмат җыя, аннары гына аның үзенә мөрәҗәгать итә.
— Үпкәләмә, ошамады миңа дустың.
— Шуңа күрә син аның кем икәнен дә сорамыйсың.
— Аны мин, гомумән, белергә теләмим. Уйнавы өч тиен тормаслык сәләтсез артист күк синең дустың. Турысын әйтүемә, зинһар, ачуланма.
— Син хаклы, нигә ачуланыйм. Әйдә аның турында сүзне туктатыйк, шаулатмыйк колагын...
Рианның кулымдагы кәгазьләрдәге дивана саташуларыннан җирәнеп, өстән-өстән генә карап чыккач, аптыраудан нәрсә уйларга белмәдем. Тилебәрән орлыгы ашагандыр бу, акылы камил кеше шундый нәрсәләр язамы? Монда телгә алынган гаепләрнең йөздән бер өлеше генә дөрес булса да, коточарлык бит! Ул мине ни өчен үзенең фикердәшенә әверелдергән, ни ачуы булган миндә, аңлашылмый. Теләсәң, һәр сүздән икенче мәгънә чыгарырга була булуын, әмма аның миңа ташлаган гаепләре домга корылган бит. Бу теге, «атарга, ярамый калдырырга» тәгъбирендәге өтернең урынын күчерүдән бөтенләй капма-каршы мәгънә туган кебек бит. «Атарга ярамый, калдырырга...» Хәзер миңа менә акның кара, караның ак түгеллеген исбатларга кирәк.
Мин кулымдагы кәгазьләрне майорның өстәленә илтеп салдым.
— Таныштыгыз дамы? — диде ул, башын күтәреп.— Тиз тоттыгыз, игътибар белән укымадыгыз ахыры?
— Ул пычрак пасквильнең нинди укырлыгы булсын, иптәш майор? Дивана саташуын укыдың ни дә, укымадың ни.
— Дустыгызны сезнең рухи чатаклыгыгыз, идеологиягезнең ялгыш эздән китүе борчый, сез аны диванага саныйсыз. Ярамый алай, ярамый, Кадый ров.
— Монда язылганнарның бер сүзе дә дөрес түгел бит, иптәш майор.
— Сатаровның үзе турында язганнары дамы?
— Мин үз өстемә ташланган гаепләр турында әйтәм, аның гаепләрен белмим.
— Сез аның белән күптәннән танышмы?
— Якыннан бер ел чамасы.
— Арагыз ничек иде, бәлки сез аны үпкәләткәнсез, хәтерен калдыргансыз?
— Хәтерләмим. Андый нәрсәнең булганы юк иде шикелле, иптәш майор.
— Сатаров безгә язып биргән нәрсәләрнең уйдырма икәнлеген нәрсә белән дәлилли аласыз?
, — Берничек тә дәлилли алмыйм, әмма намусым пакь. Кемлегемне
барлык курсташларымнан, тулай торакта бергә яшәгән иптәшләремнән сораша аласыз, алар әйтерләр.
Майор Рианның кәгазьләрен почмагына эре хәрефләр белән ХРАНИТЬ ВЕЧНО сүзләре язылган юка гына зәңгәр папка эченә салып куйды.
— Ярар, хакыйкатьне ачыкларга тырышырбыз Ничек кенә булмасын. н дустыгызның дөрес фамилиясе Сатаров сезнең Турысын әйтәм. хаклыгы- § гызны дәлилләү авыр булыр сезгә. Кадыйров. Что написано пером, не вы- * рубишь топором, ди халык. Гаепләү сөземтәсе белән таныштым, дип менә 2 бу кәгазьгә кулыгызны куегыз. Уңыш телим сезгә. s
Мин майор биргән кәгазьгә имзамны салдым. ~
Майор Апышев белән мин бүтән очрашмадым, эшемне башка тик- < шерүчегә бирделәр. "
2
Тикшерүчем капитан Горшеиинны мин беренче очрашуда ук ошатмадым. Ул Апышев кебек әдәпле-илтифатлы түгел, аның капма-каршысы булып чыкты. Горшенин мине кабинеты уртасында аяк очларыннан үкчәләренә, үкчәләреннән аяк очларына атынып, кулларын чалбар кесәләренә батырган килеш каршылады. Аннары исәнләшүемә башын ка-гып кына җавап кайтаргач, ишек катындагы сул почмакта паркетка кыйм- шатылмаслык итеп беркетелгән табуретка күрсәтте.
— Утыр. Танышыйк, мин синең тикшерүчең Семен Андреевич Горшенин.
— Аңлашылды.— дидем мин. Үзем. әһә. бу теге шәмәхә танаулы полковник шәкерте икән, дип уйлап алдым.
Эше урыныннан кешенең кемлеген һәм нәрсәгә сәләтле икәнен ялгышусыз әйтеп була, дия иде институтта безнең факультет деканы Илья Александрович Рахлин. Карыйм әле, бу кабинет үз хуҗасы турында нәрсә әйтер икән? Уң стенада — Советлар Союзы маршалы киемендә Лаврентий Павлович Берия портреты. Ул ялтыр пыялалы пенснесе аша төймә шикелле түгәрәк һәм калку бәбәкләрен туп-туры миңа төбәгән кебек. Портреттагы Берия кай ягы беләндер ачулы зәһәр еланны хәтерләтә. Аның алтынланган рамы астында ук капитанның йомшак урындыгы һәм урындык алдында өстенә кара дерматин тартылган ике баганалы зур эш өстәле. Өстәлдә кәгазьләр һәм берничә папка ята. эченә төсле һәм гади карандашлар. ручкалар утыртылган биек агач стакан, өске калфаклары ачык ике массив пыяла кара савытлы язу приборы, төпчек савыты һәм телефон. Өстәлнең тәрәзәгә караган башында зур сейф. Кабинетның ике тәрәзәсе дә пөхтә эшләнгән җыйнак тимер рәшәткәләр белән ныгытылган. Собаксвич бүлмәсе тибындагы бу кабинетка җыйнак бәдәнле, ябык чырайлы капитан ничектер очраклы рәвештә генә килеп кергән кеше кебек.
Тикшерүчем, мин аның кабинетын өйрәнгәндә, күтәрелеп карамады, төпчек савытында учак тергезеп, ниндидер ярамас кәгазьләрен яндыру белән шөгыльләнде. Мин аны җентекләп күзәткәч, акылга сайрак адәм булырга тиеш бу, дигән нәтиҗәгә килдем. Ялгышмаганмын икән. Тикшерү барышында ул үз фикерен генә дөрескә исәпләүче, үзен киң эрудицияле, тирән белемле гыйлем бәндәгә санаучы буш кеше икәнен күрсәтте
— Йә, Кадыйров. үзеңнең советка каршы эшчәнлегең турында яшерми сөйлә әле,—дип башлады ул сүзен, төпчек савытында кәгазьләр яндыруын дәвам итеп.— Әйе. боргаланмый дөресен сөйлә. Синең совет законнарына сыймый торган ул эшчәнлегеңнең һәр адымы безгә мәгълүм
— Кызык, сез кабыргасы белән куясыз мәсьәләне, капитан.
— Гражданин капитан.
— Ярый, сезнеңчә булсын.
— Бу минем назлануым түгел, шулай кирәк. Син — тикшерелүдәге кеше, мин — тикшерүче.
— Ә нигә иптәш капитан түгел?
— Синең иптәшләрең — урмандагы бүреләр, мин сиңа иптәш түгел.
— Сез дә, мин дә совет гражданлыгын югалтканыбыз юктыр ич әле, кая ашыгырга? Бәлки минем намусым сезнекеннән чистарактыр, аны белмисез бит сез.
— Беләбез. Әйдә, демагогияңне калдыр, кабатлап әйтәм, сөйлә үзеңнең совет властена каршы эшчәнлегең турында. Минем синең белән бушка сүз куертырга вакытым да теләгем дә юк
— Сез, безгә һәммә нәрсә мәгълүм, дидегез бит, нигә алайса аны тагын миннән сөйләтеп кадерле вакытыгызны әрәм итәсез соң?
— Аның өчен башың авыртмасын, монысы — минем эшем.
— Мин совет властена каршы бернинди эшчәнлек тә алып бармадым һәм андый мәгънәсез нәрсәнең уема да килгәне булмады.
— Ә менә бу делодагы чын йөзеңне фаш итүче материалларны кая куясың?
— Аларны сез теләсә кая куегыз, мин үзем өчен үзем җавап бирәм. Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк, җансыз кәгазьләрме, мин үземме?
— Делодагы документлар гади кәгазьләр түгел, алар синең чын йөзеңне фаш итәләр.
— Ул «документлар» кем кулы белән язылган соң? Фронтта, сугыш кырында да, танкны дошман снаряды сафтан чыгаргач, оперативниклар хәрби машина сугышырга яраксыз хәлгә килгәндә экипаж ничек исән калды, нигә сез танк белән бергә янмадыгыз, дип теңкә корыталар, аңа дошман снаряды тигәндә сез кайда утыра идегез, снаряд башта танкның кай җиренә, аннары кай җиренә тиде, дип безнең хәрби машина белән бергә янмавыбызга аптырыйлар, безне куркаклыкта гаепләргә маташалар иде. Сез дә шулай.
— Мин монда сине әкият сатарга чакырмадым, тагын кабатлыйм, син миңа, бернинди боргаланусыз, үзеңнең совет властена каршы контрреволюцион эшчәнлегең турында сөйлә.
— Мин совет властена каршы бернинди эшчәнлек тә алып бармадым. Эшләмәгән нәрсәне өстемә ала алмыйм, капитан.
— Гражданин капитан!..— дип төзәтте тикшерүчем.
— Господин капитан! — дидем мин үҗәтләнеп.
— Нәрсә?!.
— Ни ишетсәң, шул!
Тикшерүчем күзләрен акайтып, урыныннан сикереп торды. Аның чыраена аклы-күкле тимгелләр бәреп чыкты.
— Йәле кабатла!
— Җикермә миңа, кешечә сөйләш. Нигә сиңа биргән җаваплар ошамый? Элекке патша жандармериясе дә. гестапо да түгел, совет учреждениеседер ич бу? Гражданин капитан... гражданин капитан. Мин конституцион хокуклардан мәхрүм ителгән кешемени инде? Нигә син миңа үзеңә генә кулай нәрсәне тагарга тырышасың? Монда мин аяк басу белән сүзеңне кимсетүле «син»нән башладың, мин синең әшнәң дә, туганың да, кайне- шең дә, малай чакта бергә шар суккан иптәшең дә түгел. Утыр, имеш. Мин — түрә, син — кол дигән сүз бит бу. Кесәңдә партбилеттыр әле үзеңнең, ә намусың сукыр бер тиенлек тә юк...
Капитан мине бүлмичә тыңлады, ул үзен кабынып китүдән көчкә тыйды шикелле, яңак мускуллары туктаусыз тартыштылар.
— Беттеме? — дидел ул ахырда.
_— Бетмәде. Миңа ягылган гаепне синең объектив тикшерүеңә ышанмыйм. шуңа күрә монда мине бүтән чакырып азапланма. Бу безнең беренче һәм соңгы әңгәмәбез булсын.
Капитан мәкерле елмаеп өстәле артыннан чыкты.
— Син миннән баш тартырга, миңа ультиматум куярга карар бирдең, димәк?
' — Әйе. Мин үзара мөгамәләләрдәге элементарь нәрсәләрне дә
белмәгән надан һәм дорфа кеше белән эш итәргә теләмим.
Өстәлдә телефон шалтырады. Капитан үрелеп трубканы алды.
— Тыңлыйм. Әйе, Горшенин тыңлый. Хәзер үкме? Мин сорау алам бит, буш түгел. Тиз кирәк дисез? Аңлашылды. Аны эшләү авыр булмас, иптәш прокурор. Мин сез сораган нәрсәне бүген үк әзерләрмен. Хушыгыз.— Тикшерүчем, телефон трубкасын йомшак кына итеп үз урынына куйды.— Бүгенге әңгәмәне без шушында өзик, Кадыйров. миңа ашыгыч эш йөкләделәр, аны үтәргә кирәк. Син яхшылап уйла, мин ашыктырмыйм 2 Безнең бу йортка гаепсез кеше керми, бу — закон. Наданмы, дорфамы ' мин, ничек булсам шулай кабул итәрсең. Син, гаебем юк. дисең. .Ышан- * мыйм, яхшылап эзләсәң, теләсә кемдә гаеп табып була, тик аны эзли бе- = лергә генә кирәк. Моннан соң мин сезне син дип атамаска тырышырмын, £ сез дә мине бүтән господин димәгез. Килештекме? Субординацияне боз- < мыйк. “
— Килешмәдек, капитан. Мин эшемне сез түгел, бүтән кеше тик- = шерүен телим. £
— Без монда кулга алынучылар кубызына биемибез, аларны үз кубы- - зыбызга биетәбез, Кадыйров.
— Мин сезнең белән моннан соң, гомумән, сөйләтмәячәкмен.
— Карарбыз. Бог даст день, он же даст пищу, ди торган иде минем әби...
3
Сәхи ага белән без уртак тел тапмадык. Ул киемле аяклары белән минем күңелемә үтеп керергә, анда җаны теләгәнчә таптанырга чамалады шикелле, мин исә үземне ярыйсы ук тилемсә, бернигә дә исем китми торган зат итеп күрсәтергә тырыштым. Берничә көннән соң иртән төрмә начальнигы, гадәтенчә обход ясаганда кереп, миңа нинди үтенечләрегез, сорауларыгыз бар, дигәч, мин аңардан үземне яңадан баштагы камерама күчертүен үтендем.
— Сәбәп? — диде начальник.
— Камсрадашым белән бер-беребезне күрәлмибез. Ул саруымны кайната,— дидем.
— Ә сез нәрсә әйтәсез?
— Минем дә аны җенем сөйми,— дип җавап кайтарды төрмә начальнигына Сәхи ага.— Аерыгыз безне, зинһар, аерыгыз. Ул укыган кеше, борын күтәрә, минем белән сөйләшми. Яныма үзем күк прастуй мужикны кертегез. Ә аны алыгыз моннан.
Котылдым Сәхи агайдан, тәки тыңлады төрмә начальнигы сүземне. Әмма мине башта утырган ялгыз камерага түгел, яңадан ике кешелек камерага керттеләр
Яңа камераның бусагасын атлавыма алдыма зур борынлы, ияген, яңакларын куе кара сакал баскан кырык-кырык биш яшьләр тирәсендәге әрмән тибындагы кеше килеп басты.
— Мине сатарга сине махсус керттеләр бит монда, шулаймы? Сат, бөтен эчәк-бавырларым белән сат, мин каршы түгелмен Монда күп керделәр инде синең кебекләр, тик рәт чыгара алмадылар. Ялгыз утырудан туйдым, инде өч атна үзем генә идем, син кем булсаң да. безгә икәү күңеллерәк булыр,—диде ул миңа, зур моңсу күзләрен ялтыратып.— Мин — Геваргиз. Геваргиз — фамилиям. исемем — Икир. Бу төрмәдә тугызынчы аемны утырам. Тагын күпме тотарлар, белмим Сталинны үтерергә җыенуда гаеплиләр мине. Казанда торып Мәскәүдә бихисап кешеләр саклаган бәндәне ничек үтерим ди инде? Үзең уйлап кара, мин — Казанда, ул — Мәскәүдә, ассириялеләр —ахмаклар, дия торганнардыр. Без — совет подданныйлары түгел, шуңа совет хөкүмәтенә, Сталинга дошманмы? Булмый торсын! Ассирияле ни, урыс ни. татар ни. грузин ни — алла өчен барыбыз да тигез. Каннарыбыз гына төрле. Тикшерүчемә, Сталин, вакыты җиткәч, мин үтермәсәм дә үләр, берәу дә
дөньяга мәңгегә килми, диюем ярамады. Берәүләр азрак, икенчеләр күбрәк яшиләр, аерма шунда гына. Кешене күпме яшәтү — алла эше. Йөзгә тикле яшәсен мыеклы грузин, жәл түгел. Аңа үпкәм булса икән. Итеген чистарттырып ялтыраттыргач, акча бирми китмәде бит ул миңа. Андыйлар аз булдымы? Мин юаш, тыйнак адәм, хәтта аларның берсенә дә үлем теләмәдем...
Камера хуҗасы каршыма баскан килеш туктаусыз такылдады, мине ишек катыннан түргә үткәрү башына килмәде. Бу агайның шариклары йә тулмас, йә, киресенчә, берничәгө артыктыр, дип уйладым ирексездән. Ярый әле ишек артындагы надзиратель ярдәмгә килде. Ул:
— Бүре күзен капламагыз, китегез ишектән! — дип кычкырды.
— Пажалысты, пажалысты. начальник, китәбез синең кадерле волчо- гыңнан, күзең атылып чыкканчы күзәт безне,— дип мыгырданды Геваргиз үз алдына.
Ассирияле?. Андый милләт вәкилләре дә бармы икәнни әле дөньяда?..
Мин, кулымдагы әйберләремне асты өскә әйләндерелеп капланган табутка охшаган буш ятакка ташлап, шулар өстенә утырдым.
Борынгы ассириялеләр турында минем кайбер нәрсәләрне укыганым бар бит. Кече Азия, Мессопотамия үзәнлеге, Тигр һәм Евфрат елгалары, Ниневия шәһәре, шумерлар, сугышлар, зиннәтле сарайлар, чөй язмалар... Тукта, ничек соң әле ниндидер ассирияле безнең заманда Казанда бу төрмәгә килеп эләккән? . Ассирияле һәм мин... Бу мөмкинме? Юк, юк...
— Иркенләп сөйләргә дә бирми гуталин авыз, бүре күзен капламагыз, ди, бәхеттән мәхрүм ике тоткынның бер-берләре белән очрашуларын теләгәненчә күрми калудан курка. Камера — сәхнә, без — артистлар бит аңа Безнең мондагы мескен тормышыбыз, көндәлек газапларыбыз театр белән бер ул күзле бүкәннәргә. Сары йортта да шулай. Анда да диваналар тормышы түләүсез спектакль ул этләргә. Атаклы артистка тиң мин монда, сары йортта да тугыз айда инде өч тапкыр гастрольдә булып кайттым. Тәңре үземә юмартлык күрсәтеп, сәламәтлектән генә мәхрүм итмәсен... Дөньяда сәламәтлектән дә кыйммәтлЬ нәрсә юк...
Камерадашым мин кергәннән бирле өзлексез такылдый. Ул туктаусыз лыгырдавы белән мине аз арада да туйдырырга өлгерде. Ассирияле, сары йорт, театр Акылы зәгыйфьтер аның. Психик авырудыр ул. Сары йортка өч тапкыр гастрольгә барган, имеш Нигә иреккә чыгармыйлар икән ул мескенне?..
— Минем аяк киемнәре төзәтү һәм чистарту будкам Бауман урамында зур театр янында. Бәлки иректә чакта очратканбыздыр да әле, бәлки миннән ботинкаларыңны яки итекләреңне чистарттыргансың. Кемнәрнең генә аяк киемнәрен чистартмадым инде мин үз гомеремдә! Узган елның элеккесендә атаклы Рәшит Бейбутов Казанга гастрольләргә килгәч, үзенең искиткеч матур туфлиләрен бүтән кешедән түгел, миннән чистарттырды. «Яле, якташ, ялтырат туфлиләрне, нурлар уйнатып күзләрне чагылдырсыннар, буш итмәм»,— ди бу. Мине әрмәнме, әзербәйҗанмы дип уйлады, безне күпләр Кавказ кешеләренә саныйлар. Бөтен сәләтемне җигеп ялтыраттым атаклы җырчының туфлиләрен. Шуннан соң үземнең эш кирәк- яракларымны җыештыра-җыештыра, аршин мал алан, хожу по дворам, дип сузып җибәрдем. Бейбутов миңа кушылып җырны күтәреп алды. Аның урамда гуталинчы Геваргиз белән җырлавын ишетеп, яныбызга әллә ничаклы халык җыйналды. Җырлап туктагач, тавышың матур синең, җиңел җырлыйсың, молодец, дип мактады. Мин синең белән, якташ, сәхнәдә дә парлап җырлаудан тартынмас идем, диде. Аннары кесәсеннән шыгырдап торгйн өр-яңа кызыл утызлык чыгарып миңа тоттырды. Мә, хезмәтең өчен дә, җырың өчен дә, ди. Мин тешем-тырнагым белән каршы килдем акчаны алмаска, ә ул. үпкәлим алмасаң, якташ, валлаһи үпкәлим, дип утызлыгын минем түш кесәмә тыгып, елмаеп китеп барды. Бейбутов биргән утызлыкны миннән безнең җырлаганны тыңларга туктаучыларның берсе йөз сумга сатып алырга теләде, сатмадым, өйгә алып кайтып пыяла астына рамга куйдым. Ул хәзер дә стенабызда эленеп тора...
Геваргизның, ничек теле армыйдыр, туктаусыз сөйли. Тыңлыйммы аны, тыңламыйммы — аңа барыбер. Минем башымда аның үзен ассирияле дип атавы бутала. Татарстаннан ерактагы Тигр һәм Евфрат елгалары арасында урнашкан борынгы Ассирия дәүләте турында белгәннәремне исемә төшерергә тырышам. Әмма камерадашымның өзлексез тәтелдәве миңа хәтеремдә казынырга комачаулый.
— Сиңа кадәр бу камерада минем белән бер Кырым татары утырды, j Кырым татарларын, оккупация вакытында фашистларга булышуда га- ' епләп, 1944 елның маенда Кырымнан сөргән булганнар икән. Кеше башы- _ на уналты килограмм әйбер алырга рөхсәт иттеләр, шул уналты килога ки- 3 смнәр аласыңмы, ашамлыкмы, аңарда, безне туган җиребездән аеручылар- * ның гамьнәре булмады, ашыктырдылар, ди. Кырымда татарлардан берәүне < дә калдырмадылар, картлар, карчыклар, хатын-кызлар, бала-чага, “ яшьләр — барысы сөрелде. Безнең авыл кешеләре төялгән эшелонны ни х өчендер башта мари урманнарына китереп бушаттылар. Күпме кеше кы- £ рылды анда, әйтергә имәнгеч, мин үзем шунда, бөтен якыннарымны югал- *- тып, ялгызым калдым. Хәсрәтемнән үзем дә үләргә теләдем, булмады Аннары, күпмедер үткәч, исән калганнарыбызны Урта Азиягә озаттылар. Анда баргач, күп гасырлар буена ата-бабаларыбызга гүр тынычлыгы биргән туган җирләребездән сөрелүчеләр бер Кырым татарлары гына түгел икәнен күрдек. Кореялеләр, калмыклар, чеченнәр, ингушлар, балкарлар, Идел буе немецлары да туган җирләреннән куылган булып чыктылар, диде ул офтанып. Бу камерада берничә көн утырды ул татар. Фамилиясе Әлимов аның. Мари урманнарында җирләнгән якыннарының каберләрен рәтләргә, өсләренә кулыннан килгәнчә һәйкәл торгызырга дип Үзбәкстаннан килгән булган. Бәхетсезгә җил каршы диләр, тотканнар моны Казанда, ясыйсы һәйкәле өчен цемент юнәтеп йөргәндә документларын тикшергәннәр. Аларның паспортларында сөргендә дигән махсус билге бар икән. Нигә син сөрген урыныңнан рөхсәтсез киттең, дип бәйләнгәннәр моңа. Хәзер инде, син Казандагы хәрби заводлар турында мәгълүматлар җыярга махсус килгәнсең, ярдәмчеләрең кем, Казанда кемнәр белән очрашырга, алда нәрсәләр эшләргә тиеш идең, дип теңкәгә тияләр, ди. Тууым хәерле сәгатькә туры килмәгән, бәхетсез мин, бәхетем булса хатыным, өч балам, энем, әтием һәм әнием белән бергә үлгән булыр идем, бүген бу таш капчыкта ут йотып утырмас идем, дип өзгәләнә мескен... Әйт әле менә син, мин мондагылар уйлаганча дошман булыйм ди, шуңа таянып Казандагы бөтен ассириялеләрне картын-карчыгын, баласын-чагасын, ирләрен-хатыннарын, егетләрен-кызларын, сез Геваргиз белән бер милләттән, сез — дошманнар, сыпыртыгыз сөргенгә, дисәләр, дөрес булырмы? Бүтән бер генә илдә дә эшләнми бит андый башбаштаклык, ә дөньяда иң гуман ил саналган Советлар Союзында эшләнә. Кем уйлап чыгарган икән моны ә?.. Җавап бирмисең? Мыеклы Газраил — Сталин уйлап чыгарган аны. Ник йөзең чытасың, дөрес әйтмимме әллә? Ялгышсам төзәт, аңлат мин наданга. Әмма мин сүземнән кайтмаячакмын. Советлар Союзына кем хуҗа? Халыкмы? Булмый торсын! Сталин хуҗа. Ул әйткәнгә кем каршы килә ала? Берәү дә каршы килә алмый. Сталин ни теләсә, шуны эшли. Ник син авызыңа су капкан шикелле ләм-мим сүз әйтмисең? Телсез түгелдерсен бит? Сөйлә үзең турында. Сине дә монда чибәрлегең өчен утыртмаганнардыр, шәт? Их, егет, егет, котыңны алганнар синең, хәзер син хәтта үз шәүләңнән дә куркасың булыр. Алда яшисең бар бит әле. Колагыңа киртлә, хәтернең якты тәрәзәләре генә түгел, караңгы ярыклары да бар. Син кайчан да булса якты хәтер тәрәзәләреңнән үзеңнең үткәндәге батырлыкларыңа караганда аның караңгы ярыкларыннан өркәк тараканнар күк бүгенге куркуларың да баш төртерләр. Ул чакта син үз-үзеңнән җирәнерсең. Бу сүзләремне дә качагыңа киртләп куй. Еллар үткәч, хәтер хәзинәңне барлаганда бу сүзләремә юлыкйач, кара, ассирияле Геваргиз тәки хаклы булган бит, хәерсез, диярсең .
Дөрес утыртканнар монда бу бәндәне, дип уйладым мин камерадашым Сталинга тел тидергән вакытларда. Ул үзе бер яктан хаклы да кебек. Кы-
рым татарлары турында дөрес әйтә такылдык. Тулы бер халыкны яшен, картын җинаятьче итеп туган төбәгеннән каядыр җәһәннәм астына сөрү гаделлекме? һич юк. Берни белән дә аклап булмый торган кыргыйлык, кыргыйлык кына түгел вәхшилек ул. Кырым татарлары гынамы? Алардан тыш тагын дистәләп халык көтүдәге терлекләр кебек куылуда бит. Иректә чакта бу нәрсә берничә тапкыр колагыма кергән иде, аңа илтифат итмәскә тырыштым. Монда Геваргиз аларны Сталинга илтеп тоташтырды. Бу турыда сөйләү түгел, уйларга да куркыныч...
Камерадашым, беравык сөйләвеннән туктап торгач, миңа:
— Син үз телеңне яхшы беләсеңме? — диде.
Бу сорау мине гаҗәпләндерде. Аның ана телемне белү-белмәвемдә ни эше бар?
— Нигә мин аны начар белергә тиеш?
Геваргиз көлде.
— Сез — татарлар телегезне дә, милләтегезне дә, гореф-гадәтләрегезне дә яратмыйсыз, шуңа әйтәм.
Менә сиңа мә!.. Кызык кеше бу ассирияле.
— Сез хаклы түгел,— дидем, җавапсыз калуны яхшысынмыйча.
— Хаклы, бик хаклы,— дип эләктереп алды сүземне камерадашым,— күбегез бер-берегез белән дә үз телегездә сөйләшергә тартынасыз. Тугач кушылган исемегезне урыслаштырасыз. Милли киемнәрдән йөрүчеләрегез бармак белән генә санарлык. Казан елдан-ел үз йөзен югалта, әллә ул татар шәһәре, әллә урыс шәһәре — үзенчәлеге бетә бара.
— Ялгышасыз, иптәш, телебез дә, үзенчәлегебез дә, гореф-гадәтләребез дә саклана безнең.
— Электән сакланып калган нәрсәгез — бер сабан туегыз гына. Сугышка кадәрге Казанны күрсәтер идем мин сезгә. Бүгенге татарлар белән ул чактагы татарлар — җир беләр күк арасы.
— Юк, мин сезнең белән килешмим,—дип каршы төштем Геваргиз- га.— Безнең үз республикабыз, үз культурабыз, галимнәребез, азучыларыбыз, рәссамнарыбыз, артистларыбыз бар. Ә сезнең торырга үз илегез дә юк бит, безгә, үз-үзләрен хөрмәт итми торган татарларга килеп сыенгансыз.
Камерадашым минем сүзләремнән кабынып китте.
— Үз илебез юк, анысы дөрес. Ләкин без аңа карап туган телебезне дә, борынгы гореф-гадәтләребезне дә онытмыйбыз. Без борынгы бабаларыбызга турылыклы. Сез татарлар монда узган тарихыгызны гына түгел, хәтта бишенче бабагызны да белмисез. Сез менә ничәнче бабагызны беләсез? Алар кем булганнар һәм ничек көн күргәннәр, нәрсәләр эшләгәннәр?
Мин җавап бирмәдем. Камерадашымның шелтәсе урынлы. Әти ягыннан да, әни ягыннан да мин бишенче бабамны гына түгел, өченче бабамны да аннан-моннан гына беләм. Алар кем булганнар, нәрсә белән кызыксынганнар, нәрсә эшләгәннәр — ул турыда уйлау гамемә дә кермәде. Халкыбыз тарихын беләмме? Җүнләп белмим. Борынгы Ассирия турындагы мәгълүматларым үз төбәгәбез турындагы мәгълүматлардан күпкә тирән...
Камерадашымның җавабымны көтеп хәйләкәр елмаюы ачуымны чыгарды. Үзе, үзе беләме икән ул туган телен, бабаларын, үз халкының тарихын, дип уйладым, үртәлеп.
Геваргиз сорауларыма ашыкмый гына җавап бирде.
— Без телебезне онытмадык. Советлар Союзында хәзер егерме меңгә якын ассирияле бар, без һәммәбез дә үз телебездә чатлатып сөйләшәбез. Яшьләребез үз милләтебез кызларына өйләнәләр, бездә кан катнашы бөтенләй юк диярлек. Үземнең ата-бабаларымны белүемә килгәндә, мактанып әйтмим, мин аларны унҗиденче буынга кадәр санап чыга алам. Бабаларымның нәрсә эшләгәннәре дә, кайларда яшәгәннәре дә, кемнәр белән аралашканнары да миңа мәгълүм. Аны ике кызым белән улым Даниэль дә беләләр, мин аларга ерак һәм якын бабалары турында өзлексез тукып торам. Бабаларым йөзгә кызыллык китерерлек яшәмәгән, гадел һәм тырыш кешеләр булганнар. Борынгы Ассирия тарихы да миңа, азмы-күпме таныш.
Үз тарихын оныткан халыкның киләчәге караңгы, ул кармаланып бара, яшәми, тик тереклек кенә итә, дия иде миңа әти. һәр халыкның...
Ишектә ачкыч борылганы ишетелгәч, камерадашымның сүзе бүленде.
— Прогулкага чыгыгыз! — диде безгә надзиратель.
Мин прогулка мәйданына чыккач та. аннан яңадан камерага кергәч тә Геваргиз әйткән, үз тарихын оныткан халыкның киләчәге караңгы, ул аңа ° кармаланып бара, ул халык яшәми, тереклек кенә итә, дигән сүзләре ту- | рында уйландым. Беренче карашка тилемсә генә кеше күк бу Геваргиз, ә « сөйләгәннәре төпле, мәгънәле. Бәлки ул юри тилемсә булып кыланадыр?..
Җиденче бүлек
1
Өч көннән соң капитан Горшенин мине сорау алырга тагын чакыртты.
— Уйларга сезгә ярыйсы ук озак вакыт бирдем, акылыгызга килгәнсез инде, шәт? — дип каршылады ул мине урындыгына ярым яткан килеш папирос пыскытып.
— Сездән аерымлы буларак, үземне акылым зәгыйфльләнгән итеп исәпләмим мин, Семен Андреевич. Теге көнне сезгә бер соравыгызга да җавап бирмәячәгемне әйттем, юкка чакыргансыз, безнең арада бернинди дә бәйләнеш булырга мөмкин түгел. Мин тикшерүчемнең башка кеше булуын телим.
Капитанның чырае чытылды.
— Бу нигезсез теләгегез нәтиҗә бирмәячәк, Кадыйров. Сез яхшылыкны аңламыйсыз, карышасыз, димәк?
— Минем эшне башка кеше тикшерсен, сез гадел түгел, үз сүзегез генә сүз.
— Чит йортка кеше үз уставы белән килми, дигән әйтем сезгә таныштыр, монда без хуҗа, һәр гаепләнүче үз таләпләрен куя башласа, монда безнең ни хаҗәтебез кала?
— Сез миннән сорау алганда прокурор катнашсын, мин сезгә прокурордан башка җавап бирмәячәкмен. Сез тагарга тырышкан җинаятьләрне үз өстемә ала алмыйм мин.
Горшенин, өстәле артыннан чыгып, арлы-бирле йөреп алды.
— Сөттән ак, судан пакь булып кыланмагыз, сезнең кулга алынганга кадәрге һәр адымыгыз безгә яхшы таныш.
— Таныш булгач, нигә миңа әллә нинди гаепләр ягарга тырышасыз соң?
— Сез әле яшь кеше, бөтен тормышыгыз алда, без сезнең эшләгән җинаятьләрегезне танып, дөрес юлга басуыгызны телибез.
— Минем сез уйлаганча җинаятьләр эшләгәнем дә, ялгыш юлга басканым да юк.
— Сез милләтче дә түгелме?
— Түгел.
Капитан тирән итеп көрсенде.
— Күзгә карап ялганлыйсыз бит. Кадыйров. Менә бу фотоны карагыз әле, кайда һәм кемнәр алдында нотык сөйлисез монда? — Горшенин үз алдында яткан зәңгәр папкадан дәфтәр бите зурлыгындагы фоторәсем чыгарып, миңа сузды.— Менә килеп карагыз да. алдашмыйча гына әйтегез, качышлы уйнавыгыздан гарык мин.
— Мин үземне башка тикшерүчегә тапшыруыгызны, миннән баш тартуыгызны таләп итәм, таләбемә нигә колак салмыйсыз?
— Җитәр, чәйнәмәгез бер балык башын, сорауга җавап бирегез, йә..
Фотода мин үземне бәйрәмчә бизәлгән Яңа ел чыршысы фонында кулыма мөлдерәмә тутырып шәраб салынган рюмка тотып, нәрсәдер әйтергә авызымны ачып басып торуымны күрдем. Подлужная урамында Яңа елны
каршылау мәҗлесендә төшерелгән ич бу. Объективка туп-туры карап торам. Анда берәүнең дә фотоаппараты юк иде бугай бит, кайсы ничек төшереп алган мине?..
— Бу фото Подлужная урамында быелгы Яңа елны каршылау мәҗлесендә төшерелгән. Аны төшергәндә нәрсә сөйләвемне әйтә алмыйм, күренеп тора, мәҗлестәге иптәшләрне Яңа ел белән тәбрикләп, аларга бәхет- шатлыклар телим булыр.
Капитан Горшенин, иреннәрен ямьшәйтеп, башын чайкады.
— Ялганларга ничек тартынмыйсыз сез, просто гаҗәп. Ул мәҗлестә катнашкан Солтанов белән Аитов бөтенләй башка нәрсә әйтәләр бит. Бәлки сез ул егетләрне дә белми торгансыз?
— Нигә белмим, беләм. Алар икесе дә студентлар, Солтанов юридик институттан, Аитов төзелеш инженерлары институтыннан.
— Браво, браво, хет бер соравыма дөрес җавап бирдегез. Ярый, эмоцияне куеп торыйк, дәвам итегез, кайчан һәм ничек таныштыгыз алар белән? Бер-берегезгә мөнәсәбәтегез ничек иде?
— Мин аларны беренче һәм соңгы кат шул Яңа ел кичәсендә очраттым. Икесен дә якыннан белмим.
— Ул мәҗлескә сезне дә, аларны да кем чакырган иде?
— Мине анда үзебезнең институтның тарих факультеты студенты Мөхит Капкаев алып барды, аларның анда ничек килгәннәрен белмим.
— Сез кичәдә катнашкан кызлар белән электән үк таныш идегезме?
— Кайберләре бедән таныш идем.
— Ул мәҗлестә катнашкан кызлар башка институтта укыйлар бит, алар белән ничек таныштыгыз?
— Аларның да институтлары җир читендә түгел, Казанда ич. Егетләрнең кызлар белән ничек танышуын белмисезмени?
Капитан фоторәсемне миннән алып папкага яшергәч, тагын папирос кабызды.
— Сез ул Яңа елын каршылау мәҗлесендә русларга каршы агитация алып баргансыз, ничек булды ул, шуны сөйләгез.
Мин урынымнан сикереп тордым.
— Бу нинди уйдырма тагын? Сез миңа ташлаган гаепләр берсеннән- берсе мәгънәсезрәк бит, аңлыйсызмы шуны?
— Утырыгыз урыныгызга, аякларыгызны талдырмагыз. Милләтчелек асылыгызны сез берничек тә яшерә алмыйсыз инде, чибәр егет. Бу — факт. Алда телгә алынган Солтанов белән Аитов сезнең турыда, кичәдә Кадый- ров безнең барыбызны да рус җырларын җырлаудан тыйды, моны мәҗлестә катнашкан унҗиде кешенең унҗидесе дә раслый алалар, дип күрсәттеләр. Димәк, аны сез үзегез дә раслыйсыз дигән сүз бу. Йә, моны ничек кире кагарсыз?
— Солтанов белән Аитов телгә алырга да лаек түгел нәрсәне бозып күрсәтәләр, һич башыма сыймый, мәҗлестә мине фотога төшерү кемгә кирәк булган? Сез миңа ташлаган гаеп тә, мин нәрсәдер әйткәндә төшерелгән фото да кемнеңдер алдан уйланган планы буенча эшәнгән ич.
—- Акыл сатмагыз, сорауга җавап бирегез.
м — Яхшы..Яңа елны каршылау мәҗлесендә без, Солтанов белән Аитов әйткәнчә, бөтенебез унҗиде татар җыйналдык, арабызда бер генә рус та, башка милләт вәкилләре дә юк иде. Анда теләсә нинди көйне өздереп уйный торган, бер дигән баянчы да бар иде. Мәҗлес буенча берөзлексез рус җырлары җырлады. Яңа елны каршылап бокал күтәргәннән соң, биеп арыгач, мин. әйдәгез үзебезнең татар җырларын да җырлыйк әле, алар да аһәңлелекләре, рухи сафлык, эчтәлек, тирәнлекләре белән рус җырларыннан аз гына да калышмыйлар бит, дидем. Моңа берәү дә каршы килмәде. Туган халкымның җырларын җырларга чакыруда мин бернинди гаеп тә күрмим. Без Совет Татарстанында яшибез, үз милли телебез, культурабыз, әдәбиятыбыз, сәнгатебез, ерак гасырларга барып тоташкан бай тарихыбыз бар. Халкыбызның башка милләтләр арасында абруе да бәхәссез. Мин туган культурамны, җырларыбызны, көйләребезне яратмаска, алардан йөз
чөерергә, тик рус культурасына гына табынырга тиешмени? Габдулла Тукайны без күп еллар халык шагыйре дип түгел, милли чикләнгән вак буржуа шагыйре дип йөрттек. Ә Тукай татарлар өчен генә түгел, Башка милләтләр өчен дә рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин кебек үк бөек шәхес. Ул үзе үк:
Шигьре Лермонтов вә Пушкин — олугь саф диңгез ул. g
Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.
— ди.
Бәлки сез мина Габдулла Тукайдан да йөз борырга тәкъдим итәрсез? з
— Димәк, сез Яңа елны каршылау мәҗлесендә иптәшләрегезгә рус 7 җырларын җырлауны тыюыгызны инкяр итмисез?
— Кичәдә эшнең ничек булганын сөйләдем ич сезгә, нигә үз сүзегез " генә сүз сезнең Семен Андреевич? ®
— Сезнең дә үз бишегез генә биш бит, искәрәсездер?
— Төрмәдә сез түгел, мин утырам Сезгә тырнак астыннан кер эзләү _ нигә хаҗәттер, белмим. Күпме генә тырышсагыз да мине совет хөкүмәтенә, Коммунистлар партиясенә дошман итә алмаячаксыз Көнне күрә торып төн, төнне дә шулай ук көн дип булмый, юкка мәшәкатьләнмәгез, зинһар.
— Бәлки сез үзегезне төрмәдән бүген үк иреккә чыгарырга кушарсыз?
— Монда мин үз теләгем белән килмәдем, аны сез хәл итегез.
— Хәл итегез, имеш. Аңа атлыгып торсагыз, булышсагыз икән
— Минем һәр адымым сезгә билгеле, дидегез ич, шулай булгач нәрсә комачаулый?
— Без икебез ике телдә сөйләшәбез. Артык сүз куертмыйк, мин арыдым, мәгез беркетмәне укыгыз да кул куегыз.
Мин капитан Горшенин тутырган сорау алу • беркетмәсен җентекләп укып чыктым, анда, Солтанов белән Аитов ташлаган гаепләрне мин тулы- сынча таныйм, дип язылган иде. Беркетмәгә кул куюдан катгый рәвештә баш тарттым.
— Сволочь сез, хәтта үз сүзләрегездән үзегез үк танасыз,—дип акырды капитан, минем ул корган капкынга эләгергә теләмәвемә үртәлеп...— Сытарга, таптарга, изәргә кирәк сезнең ише нәҗҗесләрне'
— Ә намуслары тапсыз кешеләрдә дә тик җинаятьчеләрне генә күрүче сезне судсыз атарга кирәк, Семен Андреевич!
Тикшерүчем, яр туфрагына судан чыгарып ташланган балык күк авызын киереп ачып, миңа текәлде. Аннары тотлыга-тотлыга
— Мин сезне Солтанов һәм Аитов белән кара-каршы очраштырам, анда боргалана алмассыз,— диде.
— Бик яхшы, ул очрашуга прокурорны да чакырырга онытмагыз, юкса мин ачлык игълан итәчәкмен.
Капитан мыскыллы көлде:
— Әйдә, әйдә, кыланып карагыз..
2
Тикшерүче яныннан төшеп камера бусагасын атлауга, каршыма Гсвар- гиз килеп басты.
— Йә, саттыңмы? — диде ул, мыскыллы елмаеп
— Саруымны кайнатма әле, Геваргиз, болай да күңелем базганын тора! — дидем үз урыныма үтеп.
Камсрадашым, ишек янында бераз тулганды да. парашага утырды
— Сатсаң саттым, сатмасаң сатмадым диген, турысын әйт, аның гаебе юк. Без монда банкага салынган үрмәкүчләр белән бер. Кем кемне
— Син мине үз аршының белән үлчәмә, Геваргиз.
— Минем аршыныма нәрсә булган? йә әйт, нәрсә булган? _ Мин — мин. син — син. Монда һәр кеше үз шкурасын кайгырта
— Әгәр син сату, сатмау турында тагын да лыгырдасаң, ипи шүрлегеңнең җимереләсен көт тә тор.
— Ипи шүрлеге миндә генә түгел, синдә дә бар ич ул. Кем кемне...
Мин уң кулымның күрсәткеч бармагын чигәмә терәп боргаладым:
— Дивана син. Геваргиз.
Камерадашым гарьләвемә җавап кайтармады, эшен бетереп парашадан торгач, яныма килеп утырды.
— Мин сиңа менә бер нәрсә сөйлим, тыңла әле.
— Тыңламыйм, борчыма мине, хет ярты гына сәгатькә булса да телеңне тыя аласындыр бит син?
— Алам, кәнишне. Мин атна, ай буе ләм-мим сүз әйтми дә тора алам. Син минем хатын күк, ул өйдә, тиктормас телеңне төбеннән шарт итеп кисеп алып эткә атар идем, дип гомер буе теңкәмне корытты, монда — син...
Шулчак ыңгырашып ишек ачылды һәм балык күзле старшина бусага аша безнең янга үтеп лыгырдык камерадашыма күрсәткеч бармагын төбәде.
— Фамилияң?
— Геваргиз.
— Киттек.
Камерада үзем генә калгач, иркенләп сулу алдым. Гаҗәп, минем эшем, юеш көнне таудан тәгәрәгән кар йомарлагы күк, үсә бара. Инде капитан Горшенин миңа милләтчелек ямавы да ябыштырырга азаплана. Институтта курсташларымны янәсе милләтче язучы Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен өйрәнергә чакыруда гаепләп, партиядән чыгардылар. Болар чылбырдагы бер-берләренә тоташкан һәм бер-берләренә охшаш боҗраларны искә төшерә бит. Милләтче?.. Бәлки мин, чыннан да, җисемем белән милләтчемен? Институтта тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыдым, кулга алынганда тумбочкамнан һәм матрац астыннан репрсссияләнгән татар язучыларының бер кочак тыелган китапларын таптылар. Киләчәктә капитан Горшенин, нигә ул зарарлы китапларны сакладың, аларны кемнәргә укырга бирдең, дип бәйләнәчәк. Аны чүп өстенә чүмәлә дими ни дисең тагын? Телебезнең һәм культурабызның бетүгә баруын белә торып, нигә укыдым мин татар теле һәм әдәбияты бүлегендә? Башка факультетларга да кереп укый алган булыр идем бит югыйсә. Күрәчәгең тигәнәк күк чабуыңа ябышып йөри, дип юкка гына әйтмәгән булган Зада апа. Иптәш Сталин ВКП(б)ның XVI съездында милли телләрнең һәм милли культураларның бетәчәге, аларның бер гомум- телгә һәм бер гомумкультурага берләшәчәкләре турында бик ачык әйткән ич. Хәзер шуңа барабыз. Әмма ике йөздән артык төрле төсле ташлардан торган соклангыч мозаикадан бер котсыз монолит ясауга охшый түгелме соң бу? Юк, юк, иптәш Сталин хаклы. Хаклы... Ләкин йөзләгән балыкчы көймәләреннән корамаланган линкорга охшаячак ул культура. Балыкчы көймәләрен корамалап сугыш корабыңа әверелдереп булмаган шикелле, бер гомуммонолит тел дә, бер гомуммонолит культура да тормышка ашмас буш хыял түгелме? Бихисап яфраклары булган бер агачта, бер агачта гына түгел, урмандагы агачларда да бер-берләренә охшаган, бер-берләрен кабатлаган ике яфрак юк, ә монда күп гасырлар дәвамында формалашкан тере телләр, кабатланмас культуралар лабаса...
3
Геваргиз тикшерүчесе яныннан минем кебек сөмсере коелып түгел, ничектер канатланып, җанланып төште.
— Үлемгә хөкем ителгән бәндә шикелле күз көеге булып, хәсрәтләнеп утырма әле. Монда бер син генә түгел, мин дә бар, кыяфәтең ачуымны чыгара, нервларымны кузгата,— диде ул, каршыма утырып.— Мин өч папирос алып төштем, мә берсен, тарт, күңелең ачылып китәр.
— Рәхмәт, тартмыйм.
Камерадашым мине сул беләгемнән тотып үзенә каратты:
— Тарт, әйдә. Бу папиросларда синец дә өлешең бар. Сине сату бәрабәренә бирделәр аны миңа,— диде ул шомырт-кара күзләрен сәер ялтыратып.— Син мине сатарга өлгергәнче, мин сине алданрак сатыйм дидем.
Мин Геваргиз шаярта, үзенчә мине ирештерә дип уйладым.
— Сатсаң, бәям өч папирослык кына булдымыни9 —дидем.
— Өч папирос ул задаток кына, үзләренә булышканым өчен алар мине ' иреккә чыгарырлар, менә нинди бәягә саттым мин сине. Сиңа кадәр теге _ Кырым татарын да саткан идем инде. ,
— Минем турымда нәрсәләр сайрадың соң? Син бит мине бөтенләй белмисең дә.
— Беләм, милләтче син — урысларны яратмыйсың. Сиздем мин сине! “
Мин өстәлдән яртылаш сулы алюмин чәйнекне алып, көч белән каме- = радашымның башына оруымны сизми дә калдым.
Ул куллары белән башын тотып кыргый тавыш белән:
— Коткарыгыз, үтерә, үтерә мәлгунь! — дип бөтен төрмәгә сөрән салды.
Шундук ишектәге кормушка тәрәзәсе шартлап ачылды:
— Нәрсә булды, ник дөнья сасытасың?
— Менә ул... башымны ярды. Алыгыз аны бу камерадан, зинһар, үтертмәгез!..
Надзирательләр кереп ассирияле камерадашымның канлы ярасын бәйләгәч, мине карцерга тошереп яптылар.
Сигезенче бүлек
1
Карцерның үзе һәм аның чирканыч исемне безгә кайсы илдән һәм кайсы телдән кергәндер, әйтә алмыйм, аның белән кызыксынганым булмады, хәзер ул котсыз сүзне ишетсәм, елның кай вакытында да тәнемә салкын йөгерә. Хәтеремдә ирексездән таш идәнле, авыр тимер ишекле, гүр кебек караңгы һәм тынны буа торган тынчу һавалы тар баз-бүлмә яңара. Карцер — тоткыннарны рухи һәм әхлакый яктан җәзага тарту урыны Ми-немчә, аны урта гасырларның иң кансыз инквизиторлары уйлап чыгарган булгандыр. Егерменче гасыр уртасында теләсә нинди кабахәтлекләргә дә сәләтле вәхши немец фашизмын тар-мар иткән социалистик Ватаныбызда залим патша Явыз Иван опричникларының үз дошманнарыннан үч алу һәм мәсхәрәләү урыны саналган җәза бүлмәләренең сакланып калуларын һәм аларның элсктәге үк имәнгеч вазифаларын әле дә үтәүләрен мин башыма сыйдыра алмыйм.
Артымда тимер ишек шомлы шалтырап ябылгач, дегет күк куе караңгыда мин нишләргә белми аптырап, озак басып тордым. Аннары кулларым белән кармаланып утырыр урын эзли башладым. Таш капчыкта, аны башкача атарлык түгел иде, мин авыл апаларының капкачлы күмер савытларын искә төшергән сасы парашадан башка нәрсәгә юлыкмадым Монда бер йә ике кешелек камералардагы төсле стенага беркетелгән кечкенә өстәл дә, бәләкәй утыргыч та, көндезгә стенага күтәреп бикләнә торган примитив карават корамасы да, хәтта тимер челтәр артына ишерелгән, яктысы миеңне кайнатырлык өч йөз шәмле катыйль лампочка да юк иде
Мин, стенага бәрелмәс өчен кулларымны алга сузып, арлы-бирле йөренергә тотындым.
Ахмак, чын-чынлап ахмак бәндә бу ассирияле Геваргиз. Ул. камера- дашларын фаш итәргә булыша да, иреккә чыга, имеш. Ошаклык шөгылен ул инде монда күптән үти булыр, әнә, Кырым татарын да саттым, дип мактанды, тинтәк Үзе исә, мине камерасына китереп керткәч, каршыма
басып: «Мине сатарга бирегә сине махсус керттеләр бит, шулаймы? Сат, бөтен эчәк-бавырларым белән сат, мин каршы түтел, монда күп керделәр инде синең кебекләр, барыбер рәт чыгара алмадылар»,—дип тезеп киткән иде. Бу аның үзенчә саклану чарасы булган күрәсең. Ә нигә ул минем өстемнән тикшерүчегә ошак ясап төшүен үземә ачыктан-ачык әйтте, яшермәде. Милләтчелектә гаепләнүемне ул каян белде икән? Капитан Гор- шениннандыр, мөгаен. Мине Геврагиз янына утыртучы да ул, димәк. Ассирияленең тикшерүчесе дә капитан Горшенинмы икән әллә? Нигә Геваргиз- дан «милләтчелегем»не кемгә «тишүен» сорамадым, башына тизрәк чәйнек белән тондырдым, ашыктыручы юк иде бит мине.
Нигә миңа тормышымда гел шундый ошакчы бәндәләр генә очрый? Риан, Бану Гыйбатовна, Солтанов, Аитов, менә хәзер — Геваргиз. Болары белгәннәре, ә белмәгәннәре күпмедер?!. Аларның кайсына комачауладым, кайсының юлын аркылы чыктым, белмим. Дөресен сөйләсәләр, гарьләнмәс идең хет, бер генә хак сүзләре дә юк ич...
Тукта, Яңа елны каршылау мәҗлесендә минем, милли җырларыбызны җырлыйк, дигән тәкъдимем кемнең эчен пошырды икән?.. Ничек барып эләккән идем әле мин анда? Көчләп диярлек Мөхит Капкаев алып барган иде. Зарифа көтә, ул сиңа күптәннән гашыйк, зинһар, алып кил аны, дип инәлде, дип ялганлаган иде җитмәсә. Баргач, Зарифа мине бар дип тә белмәде, бөтен мәҗлес дәвамында күңел өчен генә бер тапкыр да минем ягыма борылып карамады. Аитов белән чөкердәште, Аитов белән биеде. Мине Яңа елны каршылау кичәсенә алып бару Капкаев өчен кирәк булган, күрәсең. Зарифага узган ел ул үзе гашыйк иде. Мине монда килеп чагучыларның берсе шул Мөхит Капкаев түгелме икән? Капитан Горшенин миңа Солтанов белән Аитов турында әйткәч үк, ничек ул башыма килмәде? Менә дус дип йөр. якын ит кешене!.. Сугыш зилзиләсен үзем кебек үк исән кичкән һәркемне туганым күк күргәнгә, мин ул бәндәнең кемлеген абайламаганмын күрәсең.
Мин, йөрүдән туктап, ишек төбендә чүмәштем.
Бу җәһәннәм базында күпме утырырмын икән? Нишләп акыл ирешмәслек сәер, шәфкатьсез җир бу эчке төрмә — камераларында көне- төне күзләрне чагылдырып өчәр йөз шәмле катыйль лампочкалар келпи, ә карцерында җәһәннәм чокырындагы караңгылык. Акылдан шашу да озак түгелдер монда... Берни күрмәүче тома сукырларның хәле чын-чынлап аяныч икән. Мин дә хәзер аларга тиң. Сукырлар яктылыкның нәрсә икәнен гомерләре буе белмиләр. Яктылыкның ниндилеген аларга тел белән аңлату мөмкин түгел, алар аның тәэсирен, көчен, гаммаларын, гүзәллеген берничек тә сиземли алмыйлар. Бу безнең — күзле кешеләрнең — иксез- чиксез галәм бушлыгын күз алдыбызга китереп иңли, тоя алмавыбызга бәрабәрдер, мөгаен. Сукырлар, галәм бушлыгы, сиземләүләр, күзаллаулар нәрсәгә кирәк әле миңа монда? Бәлки мин үзем дә инде сукырдыр? Күзле сукыр...
Кинәт сул кулыма, әйтерсең, утлы очкын төште. Мин аякларыма басып уң кулым белән сул кулымның әрнегән җирен кыстым. Юеш. Нәрсә бу, әллә елан чактымы мине? Булмаганны! Кыш көне монда елан кайдан килсен, без Африкада түгел ләбаса. Елан чакмады, күсе тешләде кулымны. Күселәр, минут саен оятсызлана барып, аякларыма тия-тия чабышалар. Монда тагын да калсам, талап үтерә болар мине. Юашландыру күлмәге кидерсә кидерсеннәр, юеш карцерга ябылырга да риза, анда мондагыдан да яман түгелдер, дөбердәтим ишекне, нәрсә югалтам?..
Ишеккә биш минут чамасы өзлексез типтем, килүче булмады. Ишекне дөбердәтеп арыгач, туктап тыңлана башладым. Ник бер шылт иткән тавыш ишетелсен. Күселәр, аякларым белән тимер ишекне дөмбәсләвемнән курыктылар бугай, чабышудан, чыелдашудан туктадылар. Тирәмдә кабер тынлыгы, шомлы караңгылык. Бүгенем чирканыч, иртәгәм нинди булыр? Кулым каный, иртәгә кадәр тере калуым икеле...
Мин ишекне дөмбәсләвемне дәвам иттем. Озак дөмбәсләдем Ниһаять, кемдер коридордан:
— Акылдан шаштыңмы әллә, чебен дулап тәрәзә ватамы? Кайда икәнеңне оныттыңмы әллә? — диде.
— Чыгарыгыз мине моннан, ябыгыз юеш карцерга, күселәр талый мине, кулым каный,— дидем ярсып.
— Ярар, син дигәнчә булыр, тик алдан ук килешик, үкенмә соңыннан. .
— Үкенмәм.
Кулларымны юдырып ярамны йод сөртеп бәйләгәч, надзирательләр | мине бер кешелек гадәти камерага яптылар. Шуңа гаҗәпләндем, минем * урын-җир әйберләрем анда күчерелгән булып чыкты. Күселе караңгы кар- _ цердан соң үземне өстемнән тау төште кебек тойдым.
Көннәр үтә торды, түземсезләнеп көттем, капитан Горшенин мине t- Солтанов һәм Аитов белән кара-каршы очраштырырга чакыртмады. Бәлки, ул таләбемә колак салып, эшемне бүтән тикшерүчегә биргәндер, шуңа чакырмыйдыр, дип уйладым. Ләкин ялгыштым.
Капитан Горшенин утырган кабинетка мине яңадан февраль урталарында гына алып менделәр. Кысан тынчу камерадан соң саф һавалы иркен бүлмәгә аяк басу миңа сөрсү баздан котылып, хөрлеккә ирешү шикелле булды. Әнә ачык форточкадан электр чыбыгына ябышып аска сузылган өч- дүрт карыш озынлыгындагы ялтыравыклы боз сөңгесе күренә, кечкенә генә көмеш кыңгырау чыңын хәтерләтеп, якында гына песнәк сайраганы ишетелә. Ашарына азык эзли, күрәсең. Тоткыннарны да җаннарын сакларлык кына тукландырган бу төрмә тирәсендә ул мескенкәй үзенә кирәк кадәр ашамлык табаламы икән? Табадыр, тапмаса, пинь-пинь-пинь дип шатлыклы сайрамас иде. Песнәк бәхетле, ул минем кебек читлектә түгел, иректә, эзләгән азыгын бер җирдә тапмаса, бүтән җиргә оча ала.
Мине кабинетка китерткәндә анда капитан Горшенин каратут йөзле, метрдан аз гына калку буйлы яшүсмергә охшаган ниндидер өлкән лейтенант белән чайкала-чайкала шаркылдыйлар иде. Исәнләшүемә игътибар итмәделәр. Тикшерүчемнең, утыр, дигәнен көтмәдем, ишек катындагы табуретка үттем. Капитан белән өлкән лейтенант, эчләрен тота-тота, шаркылдауларын дәвам иттеләр. Шаккаттым, монда эшләүче кешеләр дә көлә беләләр икән ләбаса! Капитан Горшенинны әллә алыштырганнармы? Күзләремә ышанмыйм, ул бүген бөтенләй бүтән, бернинди ясалмалыгы калмаган, рәхәтләнә көлеп.
— Мин ирле чибәрләргә йөрмим, ирсезләрнең генә пружиннарын тик- шерәм.
— Ирлеләрдән куркасың, димәк?
— Бер караватта өчәүләп яту кызык түгел бит.
— Ничек өчәүләп?
— Мин, ул, аның ире.
— Ә хатыныңны кая куясың? Хатының белән дүртәү буласыз ич!
— Андый очракта хатынымны мин үземә ияртмим, балалар белән калдырам.
— Хәйләкәр син, хәйләкәр. Сема!..
Тормыштагы бөтен кызыклары аларның тик шул гына микәнни, дип уйладым мин. Капитан Горшенин хатыныннан качып ирсез чибәрләр янына йөри була. Алар белән ничек гәпләшә, нәрсә турында сөйләшә икән?
Эштән соң очрашырга килешкәч, өлкән лейтенант чыгып китте. Капитан Горшенин, кабинетында ялгызы калгач, гадәти хәленә кайтты: кашлары җыерылды, йөзе кырысланды, күзләрендәге җанлылык юкка чыкты. Минем бүлмәдә икәнемне белгәнен аның үз-үзен тотышы гына сиздерде. Хамелеон, чын хамелеон бу адәм, дигән уй узды башымнан Тикшерүчем башта бик җентекләп уң кулының, аннан соң сул кулының бармакларындагы тырнакларын тикшерде. Аннары ашыкмый гына тәмәке кабызды Бу
кеше дә эшлим дип исәплидер үзен, дидем күңелемнән аны тын гына күзәтеп. Ниһаять, өстәлендәге кәгазьләрен рәтләгәч, ул миңа төбәлде:
— Син минем башымны күпме әйләндерергә уйлыйсың, чибәр егет? һәр нәрсәнең чиге барын беләсеңдер бит, ә?
— Без яңадан сингә күчтекмени, түрә әфәнде? Бел, мин синең белән бүтән сөйләшергә теләмим, озат мине камерама. Чибәр егет, имеш. Минем фамилиям бар. Синең белән минем кайдадыр дуңгызлар көткәнем дә, ирсез тәтәйләрнең карават пружиналарын тикшерергә барганым да юк. Әйе, һәр нәрсәнең чиге бар, дөрес әйтәсең.
— Гаебемне таныйм, Кадыйров, үтенәм, гафу итегез, тәкәллефсез тонны миннән бүтән ишетмәссез, сүз бирөм. Әйдәгез, бер-беребезнең башын әйләндерми, әйбәтләп кенә сөйләшик...
— Мин түгел, сез баш әйләндерәсез, капитан. Эшләмәгән җинаятьләрне мин өстемә ала алмыйм. Кулны аяк дип булмый, шулай ук аякны да нормаль кешеләр кул димиләр...
Тикшерүчем калтыранган куллары белән өстәлендәге папкаларны бер урыннан икенче урынга күчерде.
— Сез һаман бер үк җырны җырлыйсыз.
— Тагын нинди җыр кирәк сезгә?
— Дөрес җыр, без теләгән җыр.
— Сез теләген җыр өчен кемне хөкем итәрләр: минеме, сезнеме?
— Тел кашыдык, булды.— Капитан папиросын алдындагы төпчек савытына басып сүндерде.— Инде эшкә күчик. Колхоз строена яла ягуыгызны да аяк терәп танасызмы сез?
— Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, авыл хатыннарының сабанга җигелеп җир сөрүләрен, кешеләрнең ачтан шешенүләрен күрүем колхоз строена яла ягумы?
— Аңлагыз, шуны очраган бер кешегә сөйләп йөрүегез советка каршы агитация ул.
— Ачтан шешенгән кешеләр, сабанга ат урынына җигелеп җир сөрүче хатын-кызлар совет кешеләре түгелмени? Биредә аларны үз күзләрем белән күргән .мине түгел, ул кешеләрне шул хәлгә җиткерүчеләрне гаепләргә, менә идәнгә беркетелгән бу табуретка аларны утыртырга кирәк.
— Әлегә ул табуретта сез утырасыз, сез җавап бирегез.
— Мин бу урынны сатып алмадым, аны теләсә кемгә, хәтта сезнең үзегезгә дә саба итә алам.
— Телегезгә салынмагыз. Димәк, сезнең к үргеннәрегезне Саттаровка сөйләгәннәрегез колхозларга да, совет строена да яла ягу түгел?
— Түгел, әлбәттә. Сез бүген дә кайсы гына районга кайтсагыз да авыл кешеләренең шәһәр кешеләреннән ярлырак яшәүләрен күрәчәксез. Бу мин уйлап чыгарган нәрсә түгел, бу — хакыйкать.
— Аңа сугыш гаепле.
— Сугыш Татарстан аша үтмәде.
— Ул бөтен ил аша үтте.
— Биш ел элек үтте. Авылдагы тормышны шәһәрдәге тормыш белән һич чагыштырып булмый. •
— Нигә?
— Авыл шәһәрдән күпкә ярлырак яши, ул үзеннән элек шәһәрне тәэмин итә. Кешеләр хәзер колхоздан аңа борылып карарга куркып качалар. аларның бушка эшлиселәре килми.
— Нәрсә әйтергә теләвегез аңлашылды, хәзергә калдырып торыйк ул турыда.
— Сез теге көнне мине Солтанов һәм Аитов белән кара-каршы очраш- тырачагыгызны әйткән идегез. Алар очрашудан әллә баш тарттылармы?
— Алар Казанда булмадылар, каникуллар вакытында ял итәргә икесе дә авылларына кайтып киткәннәр иде.
— Аңлашылды. Минем дустым Мөхит Капкаевны да алар белән бергә монда чакыртырсыз, бәлки? ’
— Аның сезнең эшегезгә ни катнашы бар?
— Мин рус җырларын җырлауны «тыйган» мәҗлестә ул да бар иде бит.
— Монда кемне чакыру чакырмау — безнең эш. юк белән башыгызны авырттырмагыз.
— Кайгыртучанлык күрсәтүегез өчен рәхмәт, капитан
— Хәзер сез, арабыздагы бу әңгәмәне онытып. Адольф Гитлерны Иосиф Виссарионович Сталиннан ничек өстен итеп куюыгызны, сөекле юлбашчыбызга ничек пычрак атуыгызны, аңа яла ягуыгызны хәтерләгез.
— Аңламыйм, ничек мин иптәш Сталинга яла ягыйм, ничек каннибал Гитлерны бөек даһидан өстен куйыйм? Кем әйтә аны? Акылыгыздамы сез?
— Борчылмагыз, акылымда мин. Ул турыда дустыгыз Риан Саттаров әйтә. Имеш. Гитлер авызын ерып гармун уйный, иптәш Сталин: «Настал мой последний денечек»,— дип җырлый.
— Ә-ә, аңлашылды, сүз листовка турында бара. Саттаров сезгә ялган сөйләгән. Берлинны алганда безнең авиация немецларга кан коюны туктатырга, капитуляция ясарга тәкъдим итеп, алар өстенә бик күп листовкалар ташлады. Анда бер листовкада иптәш Сталин гармун уйный һәм «Азат ителде туган Ватаныбыз, Гитлер дөмегә үзенең өнендә»,—дип җырлый, ә Гитлер, почмакка посып: «Настал мой последний денечек». — дип шыңшый итеп сурәтләнгән иде. Аны мин уз күзләрем белән күрдем.
— Сез аны Риан Саттаровка нәкъ киресенчә сөйләгәнсез.
— Юк, киресенчә сөйләмәдем, яла яга ул. Батальоныбыз командиры майор Друков Берлин тирәсендә безнең авиация ташлаган ул листовканы күргәч, 1943 ел башында фашистлар Сталинград өчен барган сугышларда безгә ташлаган листовкаларында Гитлерны гармун уйнатып һәм җырлатып төшергәннәр иде. молодец, безнекеләр шуның үчен кайтардылар, фрицлар соклансыннар хәзер үзләренең фюрерларына, дип көлгән иде. Шуны әйтүемне бутый булыр Риан.
— Бутыймы икән?
— Алай дисәгез, кая сезнең логикагыз? Гитлер инде күптән юк, дөмекте, ә иптәш Сталин нинди авыр сугышта илне җиңүгә китерде, ярты Европаны фашизм коллыгыннан азат итте, яши! Сезнеңчә, Риан сөйләгәннәр дөрес, ә мин әйткәннәр ялган. Бу гаепләвегезнең ак җеп белән тегелүен үзегез үк күрмисезмени соң?
— Ярый, бу турыда да хәзер калдырып, тагын бер нәрсәне ачыклыйк. Чит илләрдәге тормышны, техниканы, шәһәр-авылларны, алардагы чисталыкны, культураны, юлларны да мактамадыгызмы.’
— Сез үзегез сугыш вакытында һәм сугыштан соң чит илләрдә булдыгызмы соң, Семен Андреевич ’
Тикшерүчем сагаеп, миңа төбәлде.
— Булмадым. Нәрсә әйтергә телисез моның белән?
— Берни дә әйтергә теләмим, болай гына сорадым, беләсем килде.
— Мин җавап бирдем, хәзер сез сорауга җавап бирегез.
— Сугыш вакытында һәм сугыштан соң үзем булган илләрдәге халыкларның көндәлек тормышлары, интереслары турында мин берни дә әйтә алмыйм, чөнки мин ул илләрнең халыклары белән аралашмадым, сөйләшмәдем. Моңа, беренче чиратта, рус һәм татар телләреннән кала башка телләрне белмәвем комачаулады. Аннары безнең өчен чит. ят тормыш мине кызыксындырмады да. Анда мин ул максат белән бармаган да идем. Чит илләрдәге техника мәсьәләсенә килсәк, күп кенә машиналарны анда мин гомеремдә беренче тапкыр күрдем. Алар яхшы булганнардырмы. начармы — әйтә алмыйм, техникадан хәбәрдарлыгым тракторны автомобильдән, автомобильне гади ат арбасыннан асра алудан узмый. Ник көләсез, алдашаммы әллә?
— Игътибар итмәгез, мин сезне дикъкать белән тыңлыйм, бүленмәгез.
— Шәһәр-авыллар, Польшаны исәпкә кертмим. Германиядә. Чехосло- вакиядә, Венгрия һәм Австриядә сокланырлык. Алар искиткеч төзек, чиста. Урманнар анда шәһәр парклары кебек. Аларда бер генә имгәнгән яки корыган агач та, җирдә аунап яткан кечкенә генә ботак кисәге дә курмисең
•К У • I* 10
49
Культура да бездәге белән чагыштырырлык түгел ул илләрдә. Шәһәрләр һәм авыллар урамнарында мин лаякыл исерек сүгенеп йөрүчеләрне дә, теләсә кайда егылып ятучыларны да очратканым булмады. Ә юллар безнең күрше илләрдә кем дә сокланырлык, аларны бездәге казылмалы, баткаклы юллар белән һич чагыштырырлык түгел. Шунысы бар, Германиядәге авто- баннарны немецлар үзләре сузмаганнар, аларны Гитлер басып алган илләрдән куып китерелгән кешеләр — XX гасыр коллары төзегән.
Тикшерүчем урыныннан калкып, папирос кабызды.
— Җитеп торсын бүгенгә. Калганын киләсе очрашуда дәвам итәрсез. Ихлас күңелдән сөйләмисез сез, боргаланасыз. Шуңа протокол да тутырмадым, сезгә кул куеп азапланасы юк. Сезнең ялганыгызны тыңлап эт булып арыдым мин. Ял итим, сез дә ял итегез.
Тикшерүчем өстәлендәге яшерен кнопкага басты бугай, кабинетка мине алырга кизү надзиратель керде.
Мин табуреттан тордым.
— Хушыгыз, капитан.
— Хушыгыз, Кадыйров. Сезгә мин акылга килергә, эшләгән җинаятьләрегезне яшерми ачыктан-ачык сөйләргә киңәш бирәм. Безнең белән качышлы уйнаудан файда булмас сезгә.
3
Әти, сиңа күңелемдә язган хатым теге көнне бүленгән иде, бүген аны дәвам итәм. Эшем бутала бара. Тикшерүчем капитан Горшенин, Баештәге Габбас абый кебегрәк кеше, мин нәрсә әйтсәм дә. аны икенчегә борырга, ничек тә үзенә кирәкле калыпка салырга тырыша. Акылга сайракмы ул, башлыкларына ярарга омтыламы, аңламыйм. Гомумән, монда кергәннән бирле кешеләрнең әдәплелекләренә. гаделлекләренә ышанычым көннән- көн төкәнә минем.
Өстемнән ошак язып мине монда кертүче — Риан Саттаров дигән бәндә. Син аны белмисең, әти. Ул Казан дәүләт университеты студенты. Мин аның белән соңрак район газетасында эшләгәндә аралашкан идем. Педагогия институтының беренче курсын тәмамлагач, җәйге каникуллар вакытында, колхозларда урып-җыю кампаниесе башланыр алдыннан, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясе мине Гөмберт районына хәбәрче итеп җибәрде. Аннан район колхозларында башта урып-җыюга әзерлек, аннары урып-җыюның барышы турында газетага көн аралаш репортажлар бирә бардым. Барган хуҗалыклардан язган мәкаләләремне район газетасында да кире какмый, бик теләп бастылар. Ахырда район газетасы редакторы тәҗрибәле журналист Нур ага Хәйруллин миңа, институтта читтән торып укуга күчеп, газеталарында эшкә калырга тәкъдим итте. Синең беркаян да ярдәм алыр урының юк, энем, берәр елга кал Гөмберттә, бераз өс-башыңны да бөтәйтерсең, язарга да өйрәнерсең, диде. Ачлы-туклы студент тормышы теңкәмә инде ярыйсы ук тигәнгә, ике дә уйламый Нур аганың сүзен тоттым.
Көз көне, редакция йомышы белән бер авылга баргач, һич уйламаганда Риан очрады. Аның белән мине Казанда чакта театр училищесында укучы бер дустым таныштырган иде.
Бу көтелмәгән очрашуга без икебез дә гаҗәпләндек.
— Син ничек монда килеп чыктың? — диде миңа Риан, балаларча бер-катлылык белән.
— Ә син нигә университетта түгел? — дидем мин аңа.
— Мин академик ял алдым, тормышны өйрәнәм. Син, син ничек килеп эләктең монда?
— Мин сезнең районда чыга торган «Ильич юлы» газетасының әдәби хезмәткәре бит, монда газетабызда терлекчелек биналарын кышка әзерләүнең барышын яктыртырга материал юлларга килдем.
Соңгы вакытларда «Ильич юлы»ның һәр санында диярлек укучыларны интригалы исемнәре һәм чын әдәби тел белән язылган мәкаләләр астында Кадыйров фамилиясен очраткач, безнең район газетасында да ярыйсы ук шома телле журналист эшли башлаган икән, анрң белән, һичшиксез, танышырга кирәк булыр, дип күңелемә беркеткән идем, ә ул журналист синдер диеп уема да кертмәдем. Укудан минем күк син дә туйдыңмыни?
Укудан туймадым, шәһәрдә яшәргә кесәм такыр, читтән торып < укыйм.
— Авырткан җиреңә кагылдым, картлач, гафу ит...
Риан шуннан соң редакциягә ике көннең берендә килә башлады. Алар- ның авыллары белән район үзәге Гөмберт арасы җиде генә чакрым Озак- < ламый ул, ВЛКСМ райкомына инструктор булып урнашып, Гөмберткә •" күчеп килде. Без эштән буш вакытларыбызны бергә үткәрә башладык. | Мин аңа беренче очрашуларыбызда ук әни белән синең утыз җиденче елда * кулга алынып юкка чыгуыгыз һәм үземнең сез утырганнан соң башланган * куанычсыз бөтен үткәнемне сөйләдем. Сөйләгәннәремнең күбесен ул язган ошагында миңа каршы файдаланган, мине социалистик стройга дошман, сезнең өчен үч алырга ант эчкән кеше итеп сурәтләгән. Моны ул ни өчен эшләде соң дигән сорау куярсың син миңа. Белмим, әти. Район газетасында бер ел эшләгәч, мин кабат Казанга килеп тулай торакка урнаштым да, институтка йөреп укый башладым. Сентябрь урталарында Риан да, ВЛКСМ райкомындагы эшеннән чыгып, Казанга килде. Аның шәһәрдә торыр урыны юк иде, бер атнага якын минем янда тулай торакта кунып йөрде. Ахырда бер көнне, без лекцияләр тыңларга киткәч, ул бүлмәдәшем Шәриф Сәйфуллинның шинелен урлап, юкка чыкты. Мин Рианның ул этлеге турында әти-әниләренә хат яздым. Ул миннән, бәлки, шуның үчен алгандыр? Киярснә шинеле янында пальтосы да булган хәлле студентның әйберенә кул сузса бер хәл иде, бүлмәбездәге иң фәкыйрь студентны ялангач калдырды Риан. Хатыма каршы аның әти-әнисеннән җавап алмадым. Бер елдан соң очрашкач, ул хат турында искә алып, аның, син миңа юкка бәла яктың, дип үпкә белдергәне булмады.
Теге чакта сиңа күңелемдә язган хатымны балалар колониясенең хуҗалык мөдире Кәбир абыйның мине Дөмбәз районындагы Дәвек авылында яшәүче туганы Исламия апа янына илтеп ташлавы белән өзгән идем.
Исламия апа миңа кадәр өендә ялгыз башы яшәгән, гариплеге аркасында кияүгә чыкмый калган, алтмышка якынлашып килүче карт кыз иде. Аның әзер утынны өйгә кертерлек тә, коедан ярты чиләк су күтәреп кайтырлык та чамасы юк иде. Дәвсккә килгәч, аның бөтен хуҗалык эшләрен мин башкардым. Кәбир абый безгә яшәү өчен бөтен кирәк-яракларны китереп торды. Мине ул гарип апасына ярдәмче булганым өченме, үзләренең баласызлыклары аркасындамы, улы кебек күрде.
Кырык икенче елны, сугыш вакытында, мин урта мәктәпне тәмамлагач, күп тә үтмәде, армиягә алындым. Кәбир абый мине, хезмәткә бик хәтәр накытта китәсең, исән йөреп сау кайт, Мәрьям апаң белән картлык көнебездә безнең бөтен ышанычыбыз синдә, дип бик моңаеп озатып калды. Ул үзе, кече яшьтәге җинаятьчеләрне төзәтү колониясендә эшләгәнгә, хәрби хезмәттә исәпләнә иде, дәһшәтле елларны сугышка бармады, тылда үткәрде. Фашистларны минем өчен дә тукма, дип озатты ул мине. Сугыштан мин исән кайттым, әмма Кәбир абый белән Мәрьям апага таяныч була алмадым, алар, мунча кергәндә ис тиеп, икесе тиң дөнья куйганнар Дәвектәге Исламия апа да алардан соң озак яшәмәгән, кырык бишенче елның кышында бәкегә төшеп үлгән иде. Авыр минутларымда игелеклелек күрсәтеп бәладән аралаган, үз балаларын караган кебек карап зур тор-мышның олы юлына чыгарга булышкан кешеләрне сугыштан кайткач очратмау миңа бик авыр булды. Аларны мин әни белән сине сагынган кебек үк сагынам, әти. Алар өчесе дә киң күңелле, олы җанлы, илгәзәк кешеләр иде.
Армиягә алыну белән мин фронтка җибәрелмәдем, алты ай буена Казанда танк училищесында укыдым. Тәүге сугыш чирканчыгын Курск дугасында алдым. Ул сугышта һавада хәрби самолетлар, җирдә танклар һәм үзйөрешле туплар моторларының дәһшәтле үкерүләре, әйләнә-тирәне дер селкетеп бомбалар, снарядлар, миналарның өзлексез шартлаулары, җанны тетрәтеп *катюша»лар чыелдавы, танк тракларының күңелгә тиеп чыкырдаганы һич онытылмый. Мин андый яман бәрелешне, андый ут давылын бүтән күрмәдем. Тамаровка янындагы коточкыч сугышта безнең танкыбыз янып, экипажымдагы дүрт кешедән ниндидер могҗиза белән берүзем исән калдым. Соңыннан газеталарда. Курск. Орел, Белгород районнарындагы бәрелешләр Бөек Ватан сугышы чорында гына түгел, тулаем, икенче бөтендөнья сугышындагы бәрелешләрнең иң хәтәре дип телгә алындылар. Газеталарда, анда немецларның сайланган һәм көчле төркемләшләре тар- мар ителеп кенә калмады, немец халкында һәм Гитлерның союздашларында фашистлар Германиясе җитәкчеләренә ышанычлары какшады, дип язып чыктылар.
Әти! Мин сиңа алга таба ничек сугышуым, фашистлар өне Берлинга ничек барып җитеп. Рейхстаг стенасына фамилиябезне уюымны сөйләп тормыйм. Үземнең сездән соң йөземә кызыллык китерерлек яшәмәвемне, кыенлыклар алдында тез чүкмәвемне, сугышта иң кыен чакларда да башкалар артына ышыкланмавымны әйтүем җитәр дип саныйм. Син белмисендер, Моталлап абый хәбәрсез югалган. Армиядән демобилизацияләнгәч, әни белән синең турында берәр төрле хәбәр алмаммы дип, Сарайлыга кайттым. Сарайлы миңа сугыштан соң анда үскән елларымдагы шикелле төзек тә, матур да төсле күренмәде. Бәлки бу Моталлап абыйның сугыштан кайтмавына. Мәчтүрә җиңгинең, ул югалган елны ук башка берәүгә тормышка чыгып, үткәненә борылып карарга да иренүенә ачынудан килгәндер. Минем бүтән Сарайлыга да. Бәешкә дә кайтканым булмады. Ул авылларга кайтырга, дөресен әйтәм, атлыгып та тормадым. Кайчангыдыр Шатлыкларымның, татлы хыялларымның каберләре кебек тоелалар миңа ул авыллар. Хатымда, әти, мин сиңа күңелле нәрсәләргә караганда күбрәк күңелсез нәрсәләр турында сөйләдем, ул бөтен үткән тормышым шикелле үк бик буталчык килеп чыкты, зинһар, гафу ит...
Тугызынчы бүлек
1
Капитан Горшенин мине сорауга ике көннең берендә чакыра. Ул хәзер баштагы кебек түгел, үзгәрде, киң күңелле, хәер-хаһ кеше булып күренергә тырыша. Биргән җавапларымны сорау алу беркетмәсенә, мин әйткәнчә язмаса, кул куюдан баш тартуыма кызып китүен онытты, «киреләнүемне» үзе өчен гадәти хәл исәпләгән кыяфәт белән исе китмичә:
— Ярар, протоколга кул куюдан баш тартты, дип терким дә, вәссәлам.— дия торган булды.
Солтанов, Аитов һәм Риан белән кара-каршы очраштыруны нигә сузуы белән кызыксынуыма, авызын ерып, даими рәвештә:
— Ашыкмыйк, ашыккан ашка пешкән, ди халык. Алар, сезнең файдага сөйләмәячәкләр, Кадыйров, көтмәгез, моңа минем иманым камил,— дип кабатлады.
Мин тикшерүчемнең баштагыдан диаметраль үзгәрүен нәрсәгә юрарга белмәдем. Мәгънәсез һәм сәер кеше капитан Горшенин. Кабинетына чакыртып менгергәч эшкә шунда ук керешми, өстәлендә казына, карандашлар очлый, телефоннан кемнәргәдер шалтырата, папкаларын актара. Аның бөтен кыланышлары ясалма, үзен тотышында, сөйләшүендә, көлүендә, язуында, урындыгында утыруында, хәтта тәмәке тартуында да кемгәдер охшарга тырышуы, кемнеңдер хәрәкәтләрен сантыйларча кабатлавы сизелә.
Капитан Горшенин күршесендә — өлкән лейтенант Хафизов кабинеты. Хафизов та Горшенин кебек үк тикшерүче. Ул сугыш вакытында немецларга әсир төшкән татар сугышчыларыннан фашистлар оештырган Идел-Урал легионында булган кешеләр белән эш итә. Үтә нервлы бәндәгә охшый Хафизов. Стена аша аның, тикшерүчем мине сорауга чакырган саен күкле-яшелле тавышлар чыгарып сүгенүен, сорауга чакырткан кешесен £ төрлечә мәсхәрәләвен, котырынып өстәл төюен ишетми калмыйм. Үзе j ул — кеше димәсәң, хәтере калырлык. Ни буе, ни кыяфәте. Чырае күксел, ' яшькелт күзләре өч көн ач торган мәченеке төсле. Анын еш кына тартыры- _ на булмый, Горшенин янына ул папирос теләнергә керә.
— Йә, Хафизыч, тикшерелүдәге камыр батырыңны нокаутка җибәрүең £ белән мактана аласыңмы бүген? — ди аңа тикшерүчем, ярым җитди, ярым « шаярып. “
— Мин синең кебек нечкә күңелле түгел, Семен Андреевич, алар х белән кодалашасым юк. Үзеңә мәгълүм, мин фашист этләре белән эш * итәм, ал арны тик йодрык белән генә игә китереп була. Эшемдә бүген дә - үзгәреш юк, һәрвакыттагыча.
— Молодец, өлкән лейтенант! Җинаятьчеләр белән мин кодалашаммы? Аллам сакласын!.. Җирәнәм, күрәлмим мин аларны...
— Шулай да синең үз «кошлар»ыңны канга батырганыңны күргәнем юк минем.
— Уметь надо, Хафизыч, уметь!.. Тупаслыкны җенем сөйми минем.
— Тупаслыктан башка аларны җиңеп булмый, Андреевич.
— Була, агайне, иренмә генә. Ач тоту—бер, карцер — ике, берничә төнгә сузылган конвейер — иптәшләр белән бергәләп атна буена төннәрен үзең дә йокламау, җинаятьчене дә йоклатмау — өч. Ул ысулларны сиңа сөйләп торасы юк, үЗең дә беләсең. Дөресен әйтәм. синең ныклыгыңнан, үз дигәнеңә ирешү өчен берни алдында да тукталып калмавыңнан көнләшәм мин.
— Мин синең хәйләкәр төлкелегеңнән көнләшәм
— Юк, Хафизыч, мин төлке түгел, көзән. Көзәннең төнлә тавык кетәгенә кергәч нишләвен беләсеңме син? Белмисең? Ул анда беренче эше итеп әйбәтләп аркасына ята һәм бик шәпләп эчендәге газын чыгара Куначадагы тавыкларның берничәсе, шул газдан миңгерәүләнеп, кетәк идәненә егылып төшәләр. Көзәнгә шул гына кирәк. Ул төлке шикелле комсызланып тавыкларга ташланмый, ашыкмый гына аларның башларын тишеп миләрен эчә дә үз юлына китә. Менә шул, йә төлке белән көзән арасында аерма бармы, ничек уйлыйсың?
— Бар, Андреевич. Кая, тагын бер папирос бир дә, чыгыйм үз ысулларымны кулланырга. Мин монда синең белән сөйләшкән арада тавыгым йоклап утырмасын анда.
— Мә, берне генә түгел, икене ал. Йокласа, моннан соң өч көн күзен дә йоммаслык итәсең син аны. Беләм мин сине.
Хафизов чыгып киткәч күп тә үтмәде, аның кабинетыннан кемнеңдер:
— Сез миңа кул күтәргәндә чал чәчле атагызны күз алдыгызга китерегез,— дигән сыкранулы сүзләре ишетелде.
— Телең тый, минем атам синең күк хыянәтче дә. сатлык җан да түгел,— диде аңа Хафизов.
— Үзегез минем урынымда нишләр идегез икән9 — Безнең бөтен армиябез чолганышта калып әсир төште, бер мин генә түгел
— Атаң турында уйла, минем урынымда булсаң нишләр идең икән, имеш. Син үзең өчен үзең җавап бир. гаебеңне кешегә аударма Мин сине дөресен сөйләргә мәҗбүр итәрмен, фашист көчеге!. Бу Германия түгел сиңа. Аннан илебездә нинди корткычлыклар эшләргә задание алып кайттың. сөйлә?..
Тикшерүчем урыныннан торып:
— Ярар, җитәр, без дә эшкә керешик,—диде.—Заем кампаниясенә яла ягып, нәрсә сөйләгән идегез Саттаровка. искә төшерегез әле шуны.
Менә тагын тырнак астыннан кер эзләү башлана. Заем, заем кампаниясе, Сүз монда, Гөмберт районындагы бер колхозга заем кампаниясен үткәрешергә районнан вәкил булып баргач, үзем тап булган трагикомик хәл турында барса кирәк. Гаепләремне бөртекләп җыйган Риан, иренмәгән. Тик ул хәлнең политикага ни катнашы бар? Аңламыйм. Капитаннан соравын ачыклатыйм әле, бәлки сүз бу очракта бөтенләй башка нәрсә турында барадыр...
— Соравыгыз аңлашылмады, яңадан кабатлагыз әле, Семен Андреевич.
— Боргаланмагыз, бик аңлашылды. Сез Гөмберт районында редакциядә эшләгәндә заем кампаниясе вакытында «Тырыш» колхозына вәкил итеп җибәрелгәнсез...
— Аңлашылды, дәвам итмәгез. Тик анда булган хәлне районга кайткач Рианга сөйләвемне ничек итеп партия политикасына яла ягу диярлек икән? Аның ничек булганын сөйлим хәзер. Мин заем кампаниясендә вәкил булып барган авыл зур түгел, нибары кырык җиде хуҗалык исәпләнә. Авыл ярлы, хәлле хуҗалыклар уннан артмый. Заемга өйләргә йөреп яздырганчы, колхоз идарәсендә башта исемлек төзеп, авылдагы һәр хуҗалыкка күпмешәр яздыра алуны билгеләп чыктылар. Колхоз председателе бер мең биш йөз сумга, хисапчы бер мең өч йөз сумга, партоешма секретаре бер мең ике йөз сумга язылдык, дип, үзләрен төп исемлеккә кертмичә аерым кәгазьгә теркәделәр. Шуннан соң без җиде кеше — биш хатын-кыз һәм колхоз председателе белән мин — өй борынча йөрергә чыктык. Турысын әйтәм, кешеләр заемга бик авыр язылдылар. Сугыш тәмамланганга әле өч кенә ел, халык яңа тернәкләнеп кенә килгән чак иде бу. Районнан мине «Тырыш» колхозына вәкил итеп җибәргәндә, анда заем унике мең сумлык таратылырга, шуның кимендә өчтән бер өлеше, ягъни дүрт мең сумы заемга язылу белән акчалата кертелгән булырга тиеш, диделәр. Бер агай, иптәшләр, бу эш ихтыяри-мәҗбүри бит, мин сез исемлегегездә билгеләгән сумманың ике йөзенә рәхәтләнеп язылам, бүтәнен сорамагыз, хәлемә керегез, тормышым авыр, үзегез күрәсез, дип карады, әмма колхоз председателе аңа төрлечә янап, йомышың төшеп миңа килгәндә мин дә сине тыңламам, ат кирәк булырмы сиңа, кирәк булыр, тиздән менә бакча утыртырсың. сабанга хатыныңны җигәрсеңме, дип агайны исемлектә билгеләнгән суммага тәки ризалаштырды Без берәүнең дә сүзенә колак салмадык, һәр өйдә исемлектә билгеләнгәннән артыграк яздыру ягын карадык. Авылда район билгеләгән сумма арттырып үтәлсә, бу колхоз җитәкчеләренә һәм авыл активистларына мактау китерәчәк иде. Моңа колхоз председателе бөтен тырышлыгын җикте. Заемга яздыру бер хәл, шуның өстенә 4000 гә якын акча да җыярга кирәк иде бит. Анысы заемга яздырудан да кыенрак барды. Шулай өй борынча йөргәндә, кулыңа таяк алып күпме генә селтәнсәң дә бер йорт дирбиясе эләкмәслек эче шыр ялангач бер өйгә кердек. Без кергәч, өч бала мич башыннан, бу кешеләр әллә безне алырга килделәрме икән, дигән кебек, куркып кына башларын суздылар. Берни җәелмәгән коры сәке өстендә ике борын тишегеннән сары маңкасы агып төшкән ике-өч яшьлек дүртенче бала Сталин сурәтле Җиңү медален сәке тактасына бәрә-бәрә чылтыратып утыра, өстенә кырык ямаулы иске күлмәк кигән хуҗа хатын казан тирәсендә кайнаша иде. Без кергәч ул күлмәгенең биле өлешендәге ертыгыннан елтыраган тәнен күрсәтмәскә тбләпмё, арты белән гөлбәчкә—мич арасына чигенде.
— Исәнме, Фирая, хәл-әхвәлең ничек, балаларың сау-тазалар- мы? — дип тезеп китте председатель, ишектән керү белән.
— Исән, исән, Госман абый. Хәл-әхвәлемнең мактанырлыгы юк, тормышым әнә күз алдыгызда.
— Әйдә, чык әле монда, гөлбәчкә качып сөйләшмә. Без сине заемга яздырырга кердек. Дәүләткә булышырга кирәк, понимаешь.
Фирая гөлбәчендә калды, чыкмады
— Мин сезне, җыйнаулашып үзегез миңа ярдәм итәргә кердегез, дип шатланган идем. Миннән дә булышлык сорарлык хәлгә калдымыни
дәүләтебез? Сугышта бөтен сәламәтлеген югалтып гарипләнеп кайткан ирем биш баламны ятим, үземне тат калдырып үлеп киткәч, дәүләтебез миңа ярдәм итәр дип уйлый идем мин исәр баш, ул оялмыйча мин хәерчедән булышлык сорый. Күпме кирәк ди?
— Сиңа күп яздырмыйбыз, илле сум гына куйдык.
— Мин тол хатынны кешеләрдән читтә калдырмаганыгыз өчен рәхмәт н инде, Госман абый. Ләкин илле сум күп миңа. Бәлки бер юлга яздырмый * калдырырсыз? Ялгызыма биш баланы, үземне асрау бик авыр, хәлемә ке- * регез. Минем бер килерем дә юк бит.
— Булмый, Фирая, илле сумны ел әйләнәсендә ничек тә түләрсең. х
— Илле сум миңа күп, Госман абый. Ярар, кеше рәтеннән калып бул- £ мае, шуның яртысына риза мин. Егерме биш сумны ничек тә табармын. < Тик хәзер үк акча дауламагыз, бир тиенем дә юк, соңыннан үз җаем белән “ түләрмен. s
— Юк, илле сумга кул куй, Фирая. £
— Егерме биш сумга риза, Госман абый, илле күп. Әтиләре өчен бала- *- ларыма чыккан 76 сум пенсиядән бүтән килерем юк минем.
— һәй, Фирая, килерем юк, имеш!.. Синең ата казын да акча эшли диләр ич...
Ата казының акча эшләвен ишетү хуҗа хатынны гөлбәченнән чыгарып колхоз председателе каршына бастырды. Ул аңа, ярсып:
— Әйе, ата казым акча эшли минем, күрше-тирәләремдәге хатыннар, балаларымны кызганып, казларын ата казымнан бастырырга керткәннәре өчен ун сум түлиләр. Ата казның акча эшләү коралы бармак очы кадәр генә, ә синең Госман абый, беләк буедыр, син шуның белән күпме эшлисең, кибетче Сәхия белән Купшы Бибинур сиңа күпмешәр түлиләр? — диде.
Өйгә кергәч моңарчы сүзсез басып торгай активисткалар бер-берләренә карап пырхылдап көлеп җибәрделәр, председатель уңайсызланудан кып- кызыл булды. Ул хуҗа хатыннан кырт борылып:
— Телеңә тилчә чыксын синең, Фирая, нәрсә сөйләгәнен белми,— дип ишеккә юнәлде.
— Карале, Госман абый, ата казым белән тәҗрибә уртаклашырга ашыксаң, хәзер өйдә юк ул. аның янына кич кил, кичкә кайтыр,*— диде аңа хуҗа хатын, мыскыллы көлеп
Без председатель артыннан урамга чыктык.
— Мин бу трагикомик вакыйгада заем кампаниясенә дә, партиябез политикасына да бернинди яла ягу да күрмим, Семен Андреевич.
— Сез мәсьәләнең асылына политик күзлектән карый белмисез. Маңкалы бала, аның кулында бөек юлбашчыбызның сурәте төшерелгән Җиңү медале... Ул медаль балалар уенчыгымы?..
— Аларның өйләрендә бүтән уйнарлык әйбер булмагач, бала әтисеннән калган шул медаль белән уйнамый нишләсен? Медальдә ул илебездәге барлык балаларны бәхетле иткән кешенең сурәте барын белми бит.
— Менә сез бу сүзләрегез белән үзегезнең төп асылыгызны ачып салдыгыз инде.
— Юк, капитан, сез дөрес фараз итмисез, җиргә тешегез, әйләнә- тирәгездәге кешеләрнең ничек яшәүләренә күз салыгыз...
— Бетте, корыны бушка аудармыйк, сез үз фикерегездә каласыз, мин үз фикеремдә калам. Протоколга да шулай теркәдем. Укып чыгыгыз.
Мин сорау алу протоколын укып чыктым да:
— Биредә сез язган уйдырмалар логикага туры килмиләр, капитан. Авылда заем кампаниясен үткәргәндәге бозулар Мәскәүдән килеп эшләнмиләр бит, урыннардагы җитәкчеләрнең башбаштаклыклары, һәр кампанияне ничек теләсәләр, шулай үткәрүләренә ачынуны сез нигә партия политикасына яла ягу дип саныйсыз?
— Димәк, сез бүген дә сорау алу протокачына кул куюдан баш тартасыз?
— Әйе, бүген дә кул куюдан баш тартам, чөнки анда бер генә сүз дә мин әйткәнчә язылмаган.
— Мәйлегез. Кирелегегез сезгә барыбер ярдәм итмәячәк.
— Моның белән сез Советлар Союзында хакыйкатьне инде табуы авыр димәкче буласызмы? Сез, бәхеткә каршы, соңгы инстанция түгел бит, Семен Андреевич. Дөнья сезнең министрлык һәм эчке төрмә белән генә чикләнми, зур ул. Алда тагын суд, югары органнар бар, һәр җирдә сезнең күк муртайган черек төпләр утырмыйлардыр дим.
Тикшерүчем ашыкмый гына тәмәке кабызды да төтенен минем якка өреп:
— Поживем увидим,— диде, зәһәрле көлеп.
2
Бер көнне мин уңъяк стенама күрше камерадан кемнеңдер сак кына шакуын ишеттем. Шаку озакка сузылмады, туктады. Аннары билгесез күршем яңадан шакый башлады. Стенама башта ике тапкыр, азрак пауза ясап биш тапкыр шакыды. Шуннан соң тагын пауза ясады да дүрт һәм өч тапкыр шакыды, кабат аз гына пауза ясагач, өч һәм дүрт тапкыр шакыды. Аннары 1 + 3 һәм 2 + 4 шакыды да туктады. Мин сагая калдым. Бераздан шаку шул ук тәртиптә яңадан кабатланды. Күрше камерадагы кеше миннән, сез кем? дип сорый иде. Җавап бирергәме аңа, юкмы? Бәлки, бу провокациядер? Сорау сак кына тагын кабатланды. Мин, тәвәккәлләп, шакучыга үзем сорау бирдем. Ә сез кем? Күршем, Мәҗит, дип шакыды. Фа-милияң? дидем. Рафи... дип шакыгач, мин, аңлавымны белдереп, стенага ике тапкыр чиерттем дә, татарча, ишәк арык, тау биек, дип шакыдым. Ул, өмет зур, кесә та... дип шакыгач, стенага яңадан ике тапкыр чиерттем һәм, мин — Ирек, дип шакыдым. Аңладым, дигәнне белдереп, Мәҗит стенага ике тапкыр чиертте. Кайчан кулга алындың? дидем. Беренче апрельдә, дип җавап кайтарды Мәҗит. Тикшерүчең кем? Капитан Горшенин. Гаебең нинди? Сталинны яратмау. Ә синең? Милләтчелек.
Коридорда аяк тавышлары ишетелгәч, мин стенага йодрыгым белән өч тапкыр сугып, ишекле-түрле йөрергә керештем.
Мәҗит, кешелекле, шаян, киң эрудицияле Мәҗит. Аның бу таш капчыкка килеп керүенә һич ышанырлык түгел. Гаебе Сталинны өнәмәү, имеш. Нигә дип өнәмәсен ул Сталинны? Шаяртадыр. Аның белән без гәпләшә-гәпләшә күпме кичләрне бергә үткәрдек, нәрсәләр турында гына тел кашымадык, әмма Мәҗитнең Сталинны бер генә тапкыр да телгә алганы, аңа нәфрәтләнгәне булмады. Безнең үзара әңгәмәләребез авылларның сугыштан соңгы хәерчелекләре, колхозчыларның эшләгән хезмәт көннәренә берни дә алмаулары, илебездә бөтен нәрсәнең әрәм-шәрәм ителүе, һәр тармакта хуҗасызлык хөкем сөрүе, Башкортстандагы иң уңдырышлы җирләрнең нефтьчеләр тарафыннан яраксыз хәлгә китерелүләре, нефтькә ияреп чыккан газның бушка янып әрәм булуы, ирләре фронтларда башларын салган тол хатыннарның, әтиләре сугыштан кайта алмаган ятимнәрнең авыр тормышлары, егетләре сугыш кырында башларын салгач, кияүгә чыгалмыйча картаючы бәхетсез кызлар, укуыбыз турында бара иде. Гаебе — Сталинны яратмау. Юк, шаярта булыр ул. Ләкин шаяртканда нигә Сталин кадәр Сталинны телгә ала? Кеше күңеле — карурман, кемнең кемлеген һич аңламассың...
Бәештә чакта Галимҗан Ибраһимовның «Безнең көннәр» романын укыгач, андагы төрмә алфавитын өйрәнүебез, Гайфи, Сөләй, Кәрим һәм мин нәрсә турында сөйләшүебезне башка малайлардан яшерер өчен шул алфавитны куллануыбызның кайчандыр кирәге чыгарын кем уйлаган.
Мәҗит — сугыш инвалиды. Умыртка баганасын снаряд кыйпылчыгы зарарлаган, көчкә йөри, сул кулының өч бармагы юк. Без икебез дә: ул — университетта, мин — пединститутта, соңгы курс студентлары идек. Без еш очраша, фронтта үткән көннәребезне искә ала, киләчәгебез турын
да хыяллана, аны үзебезчә күзалларга тырыша идек. Бервакыт ул мина шаярып: «Ишәк арык, тау биек, өмет зур, кесә такыр, кесәдә җилләр уйнагач, өметкә канатлар үсми»,— дигән иде. Мин аңа аның, чыннан да, Мәҗит икәненә ышаныр өчен шул шаяртуның башын шакый башладым, ул аны дәвам итте. Мәҗит — Башкортстаннан. Сугышка кадәр Оренбург медицина техникумын бетергән. Үзе теләп фронтка киткән. Сугышта сан- _ инструктор булган. Җор сүзле, сабыр холыклы, тормышның ачысын-төче- : сен шактый татырга өлгергән егет. Татар һәм рус телләрендә шигырьләр ' яза. Берничә шигыре матбугатта да чыкты. Киләчәктә ул зур шагыйрь бу- _ лырга хыяллана. Аның ничек Сталинны яратмавы мөмкин9 Әйткәне дөре- 3 стер, бәлки, монда кеше Риан ише «гадел зат»лар ошагы белән ялгыш * әйткән бер кәлимә сүз өчен дә килеп каба! Башта — пионерда, аннары < комсомолда тәрбияләнгән, сугышны тиешенчә үтеп, фронтта Ленин парти- " ясенә кабул ителгән мин — милләтчеме? Татар ни, рус ни, чуваш ни. иле- = бездәге башка милләтләр ни — барысы да бер миңа. Башкалардан аер- * мам — татар культурасына, телебезгә, туган әдәбиятыбызга бөтен барлы- - гым белән гашыйк булуымда гына. Мин туган телемне, гасырлар аша исән үтеп, бүгенгсбезгә үзләренең рухи сафлыкларын югалтмый килеп җиткән көйләребезне, җырларыбызны, тыйнак гореф-гадәтләребезне яратам. Әгәр халкыма, аның тарихи үткәненә хөрмәт белән карау, ул үткән алдында баш ию милләтчелек саналса, мин гаепле. Узган көз Мәҗит миңа бер хикмәтле хикәят сөйләгән иде.
Башкортстанда, Мәҗитнең туган авылы Күгәрчен янәшәсендәге мәгърур кыя өстендә, бик матур бер ялгыз карагай үскән. Ул кешеләрнең игътибарын ерактан ук үзенә җәлеп итә. сокландыра торган булган Мәҗитләр авылында беркем белән дә хисаплашмый, тик бүреге белән генә киңәшеп эш итә торган үзсүзле бер агай бар икән. Бу агай, Мәҗит аны Гайяр агай дигән иде шикелле, бер яз көне кыядагы карагайны тамырларына зыян китермичә казып алып үз өе янына кайтарып утырта. Мәһабәт ка-рагайдан мәхрүм ителгән кыя моңсуланып, шыксызланып кала. Карагай яңа урында мантып китә алмый, гүя кыясын, әйләнә-тирәсендәге элекке иркенлекне сагынып җирси. Беренче елда ул теләр-теләмәс яңарса да, икенче елны корый. Гайяр агай, үзенең ялгышын анлап. кыя башына яңа карагай утырта, әмма ул яңармый, корый.
Тормышның үз юлыннан агуына комачаулап, орып-бәреп эшләнгән ялгышны төзәтү күп очракта мөмкин булмый. Кызык, менә Мәҗит белән мине дә үскән туфрагыбыздан аердылар. Без дә яңа урында — чит т>фракта тамыр җибәреп мантып китә алырбызмы, әллә безне теге күчереп утыртылган карагай язмышы көтәме?
Мин Мәҗитнең шакуын көттем, аннары аңа берничә тапкыр шакып карадым, ләкин җавап булмады.
Иртәгесен Мәҗит стенага шакып, исәнлеген белдерде. Мин аның шакуларыма кичә нигә җавап бирмәве белән кызыксындым.
— Сорау алырга чакырдылар,— дип җавап кайтарды ул.
Мине юк белән тинтерәткән кебек, аны да шулай тинтерәтә микән капитан Горшенин? Сугышта кан түгеп ярты сәламәтлеген югалткан кеше бит Мәҗит. Быел аның да минем кебек үк диплом аласы елы иде. Институтны бетерергә мина Риан аяк чалды, ана кем комачаулады икән?
’ _ Сине ни өчен кулга алдылар? — дип шакыдым
— Тормышыбыздан канәгать булмаганга
— Газраилең кем?
— Белмим. Синең кем?
— Риан.
— Саттаровмы?
— Әйе.
— Ул үзе дә монда бит. белмисеңмени.’
— Ышанмыйм. Бу йортка хезмәт итеп тамак туйдырган ич ул
— Ул март башында кулга алынды.
Бу яңалык миндә уйлар өермәсе кузгатты. Димәк, аучы салган буанак- ка куян чабып барганда башын үзе илтеп тыккан кебек. Риан да монда үз ихтыяры, үз теләге белән килеп керде булып чыга. Риан үзе өчен үзе җавап бирер, ә нигә ул мине дә үзенә ияртте, аңламыйм.
Риан турында, аның бирегә язган кабахәт ошагын укыганнан соң, туктаусыз уйланам мин. Нормаль, үз акылындагы кеше андый этлекне эшли аламы? һич юк. Ул тик хаин җанлы бәндәнең генә кулыннан килә торгандыр. Тыныч кына атлап үз юлыннан барган кешенең артыннан сиздермичә килеп кинәт башына таш орган кебек бит ул өскә атылган уйдырма гаепләр, урынсыз нахак бәлаләр...
Сугыш вакытында хыянәтчеләр, әсирләр арасында һәм гитлерчылар басып алган районнарда коммунистларны, комиссарларны, яһүдләрне фашистларга сатучылар, вәхши полицайлар, старосталар каян килде? Алар тик үзләре, үз файдалары турында гына уйлаучылар, кешеләрне күралмаучылар иде. Риан да шулар токымыннан микәнни? Сугыш вакытында ан- дыйларга хәтта пуля да әрәм итмиләр, аларны бөтен халык алдында дарга асалар иде. Риан үзенең ошагында бер миңа гына түгел, күп кешеләргә яла яккан. Аларның кайберләре турында миннән сорадылар инде, ләкин мин аларның күбесенең дөньяда барлыкларын да белми идем, берни дә әйтә алмадым. Бәлки Риан «фаш иткән» ул кешеләр дә инде монда минем хәлдәдер, кем белә?..
Кичке аштан соң сорауга йөртә торган «шофер» мине Республика дәүләт иминлеге министрлыгының тикшерүләр бүлеге башлыгы майор Салихов кабинетына алып менде. Салмак хәрәкәтле, цирк көрәшчесенеке шикелле таза һәм ыспай гәүдәле, уйчан йөзле ул кеше миңа бу хәтәр учреждениедә сөмсез козгыннар өеренә ялгышып эләккән ак карга сыман тоела иде. Майор Салихов, капитан Горшенин мине сорауга чакыргач, кайбер көннәрне керә, кергәч минем белән исәнләшми калмый иде. Горшенин янына эшләре юктанмы, яки ниндидер йомыш беләнме керүче бүтән офицерлар миңа баш кагып кына булса да сәлам бирү түгел, мин утырган почмакка күз дә салмыйлар иде. Алар эчке төрмәдә потенциаль дошманнар гына утыра дип уйлыйлар иде, күрәсең. Майор Салихов исә кайчан керсә дә сәлам бирми калмый, тикшерүчемә дә, миңа да ләм-мим сүз катмый өстәл янындагы өч урындыкның берсенә кунаклап, йә тәмәке кабыза, йә кесәсеннән кечкенә игәү чыгарып, тырнакларын игәүли башлый, йә тәрәзәдән тышны күзәтә, аннары кергәндәге төсле үк шыпырт кына чыгып китә иде. Аның министрлыктагы башка офицерларныкы кебек аякларындагы итекләренең шыркылдап шыгырдаганнарын да. шома паркет идәнне үкчәләрендәге тимер дагалары белән шак-шок төеп атлавын да миңа ишетергә туры килмәде. Йөргәндә ул күнитекләрен салып, оекбашлардан гына йөри кебек иде. Ә авырлыгы майорның йөз егерме килограммнан да ким булмагандыр. Сөйләшкәндә дә ул тавышын күтәрми, ипләп кенә сөйләшә, ашыкмый, кыскасы, Салихов минем тикшерүчем капитан Горшениннын капма-каршысы иде.
Мине керткәндә электр чәйнеген розеткага тоташтырып торган майор, исәнләшүемә:
— Исәнмесез. Кадыйров. исәнмесез. Узыгыз түргә, утырыгыз әнә өстәл янындагы буш урындыкка,— диде. Чәйнеген электр челтәренә тоташтыргач, стена буенда торган ике урындыкның берсен алып килеп каршыма утырды.— Кәефләр ничек. Кадыйров?
«Бу майорга миннән нәрсә кирәк?» — дип уйладым шикләнеп.
— Дагасы төшкән ат тоягы кебек.
— Ничек аңларга бу сүзегезне, Кадыйров. Мин кавалерист түгел, аңлатыгыз.
— Кәефем даими бер төрлелектан ерак, юктан гына да үзгәрә, ягъни тотрыклы түгел, тая тора, диюем.
— Тинтәк сорау бирүем өчен гафу итегез, Кадыйров. Камерада, бигрәк тә ялгыз камерада утыручы кешенен кәефе ничек ал да гел булсын, төшенке, үзгәреп тора билгеле.
— Шулай да анда карцердагы кебек үк түгел, гражданин майор.
— Сез карцерда да булырга өлгердегезмени инде?
— Өлгердем, әлбәттә. Ана монда куп сорамыйлар бит, әлегә юешенә < эләгә алмадым, күселесендә генә булдым.
— Әйткәнегезне тагын төшенмәдем, карцер бездә бер генә төрле, ул = юешкә һәм күселегә аерылмый, минемчә
— Менә бу кулымны күсе түгел, мин үзем тешләдем микәнни анда ” эләккәч, майор?
— Күселе карцер минем өчен яңалык, Кадыйров. Сез үзегезнең кар- “ церга ни өчен эләгүегез, аның ниндилеген сөйләгез әле.
Мин майор Салиховка ассирияле Геворгиз белән булган хәлне, кар- _ церның ниндилеген, аның тимер ишеген дөмбәсли башлагач, коридордагы надзирательнең мине юашландыру күлмәге киертү һәм юеш карцерга күчерү белән янавын сөйләп бирдем Сөйләвемне тыңлаганда майор үзен учреждениеләрендәге серле урыннар турында беренче тапкыр ишетә кебек тотты.
— Сөйләгәнегезгә һич ышанасым килми,— диде ул ахырда урыныннан торып.
— Надзирательләрне чакыртып сорагыз,— дидем мин.— алар сезгә минем кебек ялганламаслар, дөресен сөйләрләр. Теләсәгез үзегез белән шунда төшә алабыз.
Мин, майор Салиховның үземне нигә чакыртканын белмәсәм дә, аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә булдым. Кабинет хужасы никтер миңа намуслы, гадел һәм эчкерсез кеше булып күренде. Биргән сорауларымны гаепкә ала икән, ала бирсен, ни югалтам, ул эчке төрмәдән дә ары җибәрмәс әле, дип уйладым
— Минем кайбер нәрсәләрне ачыклыйсым килә, гражданин майор, мөмкинмс?
— Нинди нәрсәләрне, мәсәлән?
— Безнең совет Конституциясендә сүз иреге, матбугат иреге дигән төшенчәләр бар. Кулга алынганчы, мин аларны теләсәң нәрсә турында сөйләргә, теләсәң нәрсә турында язарга мөмкин дип аңлый идем. Монда кергәч, миндә ул ирекләрнең чынлыгына шик туды. Сүз иреген сез ничек аңлыйсыз, бәлки әйтерсез?
Майор уйчан елмайды.
— Сүз иреге уйлаганыңны ярып салу, минемчә.
— Ә нигә соң мине колхозчыларның хезмәтләре өчен тиешенчә түләү алу гына түгел, хәтта рәхмәт сүзе дә ишетмәүләренә борчылуымны монда колхоз строена яла ягу саныйлар. Мин күргәнемә күз йомарга тиеш идем мени? Чирен яшергән — үлгән, малын яшергән — бөлгән, ди бит халык. Мин нигә Гали белән Вәлиләр кебек кенә уйларга, үз фикерләремне, үз карашларымны, теге яки бу күренешләр тудырган тәэсирләнүләремне яшерергә, тормышыбыздагы җитешсезлекләрне күрмәскә, аларга күз йомарга тиеш? Сугыш азагында Европа илләрендә мин соклангыч юллар, бер- сеннән-берсе төзек һәм матур авыллар, шәһәрләр күрдем Ирексездән ул юлларны, алардан чабышкан елгыр машиналарны бездәге чокыр-чакырлы, баткак-түмгәклс юллар, аларда ватылып яткан машиналар. иортларынын түбәләре салам белән ябылган, тиреслек башына охшаган ярлы авыллар белән чагыштырдым. Мин күрше илләрдә күргөннәрсмне дегеткә 6\яп сөйләргә, үзебездәге күңелне сыкрата торган күренешләрне күккә чөеп мактарга тиеш идеммени'.’
Мине бүлмичә тыңлаган майор елмаеп
— Чит илләрдә күргәннәрегез турында теләсә кемгә сөйләп йөрч нигә кирәкте сезгә? — диде.
— Минем үз тормышыбызны да, юлларыбызны да, башка нәрсәләребезне дә матур итеп күрәсем килә, бездәге җимереклекләргә, хуҗасызлык- ка, ваемсызлыкка, ахмаклыкка җаным әрни. Газеталар, радио алар турымда ләм-мим. Җитешсезлекләребезне нигә яшерәбез без? Нигә һәр адымда, фәләнгә ирештек, фәләнне эшләдек, фәләнне булдырдык, дип лаф орырга? Асылда, илебездә сугыштан соң күтәрелеш, ирешкән уңышларыбыз әлегә юк дәрәҗәдә бит. Без сугыш вакытында, фашистлар уйлый белмиләр, алар җанлы автоматлар, тере курчаклар, фрицлар өчен фюрер уйлый, дип немецлардан көлә идек. Без үзебез дә шул фрицлар төсле түгелмени? Кеше бүтән тереклек ияләреннән уйлый, фикер йөртә белүе белән аерыла. Минем өчен кемдер бөтенесен хәл иткәндә миңа дөньяда яшәүнең ни кызыгы бар?
Майор Салихов урыныннан торып тәмәке кабызды да, салмак адымнар белән ишекле-түрле үткәч, тәрәзә буена барып сөялде.
Бераздан ул:
— Миңа ачыктан-ачык әйткән бу фикерләрегезнең үзегезгә зыян китерү мөмкинлекләрен уйламыйсызмы? — диде акрын гына.
— Сез дә миңа хәтта үз күләгәмнән дә куркырга киңәш итәсезмени? Мин үземне сарык, сезне бүре дип уйламыйм. _
— Күләгәгездән куркырга киңәш итмим, ялгыш аңламагыз. Әйтегез әле, сез капитан Горшенин белән дә менә монда хәзер минем белән сөйләшкән кебек сөйләшәсезме?
— Аның белән ничек сөйләшкәнемне сез үзегез беләсез, безне бер генә тыңламадыгыз. Ясалма, үз-үзенә соклана торган бәндә белән ачылып сөйләшеп булмый.
— Ә нигә дип сез миңа ачылырга карар бирдегез?
— Сез икейөзле, мәкерле кешегә охшамаган, никтер ышанам мин сезгә.
Майор, тәрәзә яныннан китеп, күптән кайнап чыккан чәйнеген розеткадан аерды.
— Әйдә, чәй эчеп, бераз тамак ялгыйк. Сез миңа үзегезнең кем икәнегезне, әти-әниләрегезнең кайда яшәүләре, кем булып эшләүләре хакында сөйләрсез. Гәп куертабыз, юкса мин сезнең турыда берни дә белмим бит.
Хәйләли майор, ничек инде үзе җитәкләгән бүлектә биш ай буе тикшерелгән тоткын турында берни дә белмәсен ул, дип уйладым мин һәм:
— Кулга алынганчы мин студент идем, хәзер менә сездә тикшерелү үтәм, милләтчелектә, советка каршы агитация алып баруда гаепләнәм. Әтием белән әниемнең кайда икәннәрен белмим, алар 1937 елның азагында кулга алындылар. Әнием фельдшер, әтием укытучы һәм запастагы командир иде. Аларның эзләре шушы йортта өзелде, кайда алар, тереләрме, үлеләрме — белмим.
Майор мине, өстәле артына утырып, йөзен куллары белән каплаган хәлдә, тыныч кына тыңлады. Азактан:
— Әтиегез белән әниегезнең дә фамилияләре Кадыйров идеме? —диде.
— Әйе. Әти — Сабир, әни Мәликә исемле иде.
— Мин аларның язмышларын ачыкларга тырышырмын. Әйдәгез, чәй эчик. Тартынмагыз, өстәлдә нәрсә бар, ашагыз. Аннары радио тыңларбыз. Мин сезне бүген юри радио тыңларга чакырдым.— Майор сәгатенә карап алды.— Тагын җиде минуттан опера һәм балет театрында Нәҗип Җиһановның «Намус» операсын тапшыра башлаячаклар. Тукта, тыңлатыйм әле яңа операны Горшенинның милләтче студентына да, дидем. Яңа опера культурабыз тарихына яңа сәхифә өсти бит, аның белән сез таныш булырга тиеш дип санадым.
Мин гаҗәпләндем, ничек аңларга бу кешене?
— Сез сорауга чакырттыгыз дип уйлаган идем мин, рәхмәт.
— Эх, Кадыйров, мин сездән сорау алу урынына чалбарыгызны салдырып, йомшак җирегезне озын телегез өчен яшь кычыткан белән бик шәпләп пешекләр идем дә, моннан җилтерәтеп куып чыгарыр идем. Сез
минем җәзамны гомерегез буена онытмас һәм аннан ары һәр сүзегезне моны әйтергә ярыймы, юкмы дип күңелегез иләге аша үткәреп кенә әйтер идегез. — Майор өстәле артыннан чыгып идән буйлап, кулларын артка куеп, бер тапкыр әйләнгәч: — Сорау алу протоколларына кул куюдан баш тартып дөрес эшлисез сез,— диде, үз алдына сөйләнгәндәй — Миңа берәр төрле үтенечегез юкмы?
— Китаплар, газеталар бирдертсәгез иде.
— Китаплар бирерләр, әйтермен, ә газеталарны вәгъдә итмим, аларны * моннан чыккач укырсыз. Китаплар да сез теләгәннәр булмас, классик әсәрләрне һәм бүгенге чүп-чарны гына бирерләр.
— Рәхмәт, ни бирсәләр дә бирсеннәр генә, талымламам
Майор радионы тоташтырды. Бүлмәгә тантаналы салмак музыка агыла < башлады...
Унынчы бүлек
1
Кыш һәм яз артта калды җәй килде. Әмма минем әле яшеллек күргәнем юк, җәй килүен көннәрнең җылынуыннан, камерамның бөркүләнүеннән генә сизәм. Камерамда иректә чакта күнегелгән үсемлекләрнең исләре дә юк, иңе унбиш, буе егерме метрлы прогулка мәйданчыгында да үләннәр үсми, аңа соры асфальт түшәлгән. Әйләнә-тирәгә дә җәй чибәрлеге яшеллекне эзләп күз ташларлык түгел, мәйданчыкның ике ягында кызыл кирпечтән өелгән биек стена, калган ике ягында без утыра торган дүрт катлы эчке төрмә корпусы. Прогулка мәйданчыгында үзеңне иркен кое төбендә итеп тоясың, анда кояш нурлары үтеп керә алмый аларга бар яктан да юл киртәләнгән. Кулларыңны артка куеп, башыңны иеп, зоопарктагы җанвар сыман, мәйданчык буйлап сәгать телләре юнәле-шендә әйләнчек сарык күк күзләреңне тондырып егерме минут йөрисең дә тынчу камерага керәсең. Прогулка мәйданчыгында һава авыр, аяк астындагы асфальт сасысы тынны кыса, анда биек кирпеч стеналар һәм дүрт катлы котсыз төрмә корпусы аша җил беркайчан да үтеп керә алмый Шуңа мин прогулкага чыгарга атлыгып тормыйм. Әмма берничә көн элек прокулкага чыккач, мин биек кирпеч стенаны ничектер күзләрем белән гамьсез генә капшап үттем һәм гаҗәпләнеп туктап калдым. Стенаның бер урынында, кирпечләрне бер-берләренә тоташтырган измә җегендә, аяк очларына басып үрелсәң кул җитәрлек биеклектә, зурлыклары бармак бите кадәр генә өч яшел яфрак күрдем. Аларны ялгыш күрмимме, дип күзләремне бер йомдым, бер ачтым. Яфраклар юкка чыкмады, трыннарын- да калды. Гаҗәп, стенадагы измә җегенә ниндидер үсемлекнең орлыгы могҗиза белән эләгеп, тишелеп чыккан!.. Бер урында туктап озак тордым ахры, прокулкага чыгарган надзиратель ишек төбеннән:
— Торма бер урында, атла, йөр! — дип кычкырды.
Мин, әмергә буйсынып, кузгалып киттем, ләкин башка вакытлардагы кебек башымны аска иеп бөртек яргыч күперен әйләндерергә җигелгән, инде бүтән эшкә ярамый торган карт атка охшап атламадым, күзләрем стенадагы өч яшел яфракта булды.
Икенче көнне прогулкага чыкмадым, тикшерүчем мине Солтанов һәм Аитов белән кара-каршы очраштырды. Егетләр Яңа елда күргәндәгедән тазарганнар һәм инде кояшта янарга өлгергәннәр иде. Болай да каратут йөзле Солтановны мин хәтта чүл гарәбенә охшаттым. Аитов. оялчан авыл малае төсле, мине күргәч ничектер югалып калды, уңайсызланды
Алар белән мине аерым-аерым очраштырдылар. Башта Солтановны күрдем. Ул, булачак юрист бит, тикшерүче һәм прокурор алдында үзен өендәгедәй иркен тотты
— Сез бу кешене беләсезме? — диде аңа капитан Горшенин, мине күрсәтеп.
— Беләм,— диде Солтанов, миңа сөзеп карап.
— Күптән танышлармы? Үзара мөнәсәбәтләрегез нинди иде?
— Кадыйровны мин тәүге һәм соңгы тапкыр быелгы Яңа елны каршылау мәҗлесендә күрдем. Үзара мөнәсәбәтебез нормаль дия алам. Ачуланышмадык, талашмадык.* Аралашуыбыз мәҗлестә танышканда бер-беребезнең кулларыбызны кысып, фамилияләребезне атаудан узмады.
Капитан Горшенин, Солтановның җавапларын беркетмәгә теркәгеч, миңа мөрәҗәгать итте:
— Сез, Кадыйров, Солтанов әйткәннәргә нәрсә өсти аласыз?
— Берни дә өстәмим, ул бөтенесен ничек бар, шулай әйтте.
— Солтановка берәр төрле дәгъвагыз юкмы сезнең?
— Очраклы танышлар арасында нинди дәгъва булырга мөмкин? Юк.
— Иптәш Солтанов. сез Кадыйровның милли чикләнгәнлеге турында нәрсә әйтә аласыз? Ул Яңа елны каршылау мәҗлесендә үзен ничек тотты, шуны сөйләгез әле?
— Аның милли чикләнгәнлеген тоймадым мин, ул турыда берни дә әйтә алмыйм. Кадыйров кәефсез иде шикелле ул көнне. Аз сөйләште, дорфаланмады, үзен тыныч тотты.
— Мәҗлестә эчтеме ул?
— Эчмәде, миңа ярамый, диде.
— Ә рус җырларын җырлауны ничек тыйды?
— Мин бу урында тыйды сүзен кулланмас идем, иптәш капитан.
— Тыйды урынына нинди сүз кулланыр идегез?
— Тәкъдим итте дияр идем.
— Йә, нәрсә тәкъдим итте?
— Рус җырларын җырлап туйгач, үзебезнең татар җырларын җырларга тәкъдим итте.
— Рус җырларын ул хурладымы?
— Юк, без ул җырларны көн саен радиодан да ишетәбез, җай чыккан саен җырлыйбыз да, ә милли җырларыбызны рус җырлары исәбенә еш кына үги итәбез, безнең үз җырларыбыз да рус җырларыннан алама түгел, әйдәгез, хәзер аларны җырлыйк, диде.
— Мәҗлестә аның бу тәкъдименә берәрегез каршы килдеме?
— Юк, һәммәбез дә рәхәтләнеп риза булдык.
— Кадыйров, сезнең иптәш Солтановка нинди дә булса соравыгыз бармы?
— Юк, ул бернине дә арттырмады да, киметмәде дә, эш ничек булса, шулай сөйләп бирде.
Кара-каршы очрашу беркетмәсенә башта Солтановка. аннары миңа кул куйдыргач, мине камерама озаттылар. Ләкин 10—15 минуттан тагын тикшерүчем кабинетына алып менделәр. Бу менүемдә анда икенче очраклы танышым Аитовны күрдем.
Капитан Горшенин аңа мине күрсәтеп:
— Сез бу кешене беләсезме? — дип сорагач, ул миңа теләр-теләмәс кенә карап алды да, акрын гына:
— Беләм дә, белмим дә кебек,— диде.
— Ничек инде ул, беләсез дә, белмисез дә? Фамилиясе ничек анын. әйтә аласызмы?
— Кадыйров бугай. Мин беренче күргәндә ул мондый түгел, чәче бар. таза иде,,инде коры сөяккә калган. Хәзер элекке кыяфәтен тик чалымлар- лык кына.
— Кадыйров белән сезнең үзара мөнәсәбәтегез ничек иде? Аңа ачу тотмыйсызмы?
— Бөтенләй белмим диярлек мин аны, бернинди ачуым да юк.
— Сез Яңа елны каршылау мәҗлесендә таныштыгыз бит. Сөйләгез әле, ул мәҗлесне ничек үткәрдегез?
— Мәҗлес гадәттәгечә үтте. Эчтек, күңел ачтык, җырладык, биедек.
— Кадыйров нишләде?
— Мин аңа игътибар итмәдем, ул күбрәк тик утырды бугай.
— Кадыйров җырладымы?
Аяда без барыбыз да җырладык, Кадыйров та читтә калмады.
— Рус җырларын җырладымы ул?
— Җырлады.
— Рус җырларын калдырып, татар җырларын җырларга кем тәкъдим итте?
— Кадыйров.
— Ничек тәкъдим итте?
— Җитәр рус җырларын җырлау, үзебезнең татар җырларын җырлыйк, диде.
— Сез январь аенда бу турыда үзегездән сорау алганда, җитәр рус * җырларын җырлау, туйган алардан, диде дигән идегез, шул сүзләрне хәзер < цә кабатлый аласызмы?
Аитов, бу сораудан агарынып бөреште, башын түбән иде.
— Кабатлыйм...
— Кадыйров, сез иптәш Аитовның әйткәне белән килешәсезме?
— Юк, мин алай әйтмәдем, рус җырларын җырлаганда үз җырларыбызны үги итмик, әйдәгез аларны да җырлыйк, дидем.
— Иптәш Аитов, моңа сез нәрсә әйтәсез?
— Мин әйткәнемнән танмыйм, беренче сорау алганда ялганласам, хөкемгә тартылырга кисәтелүемне раслап кул куйдым.
— Их, син,— дидем мин әрнеп,— ялганламыйсың, имеш. Әйт дөресен, күпмегә сатылдың син? Мине коры сөяккә калдыручыларның берсе үзең түгелме? Хәзер аның элекке кыяфәтен чамаларлык кына, имеш. Кеше түгел син, адәм актыгы!..
— Кадыйров, телеңне тый, шаһитне мәсхәрәләмә, тынычлан.— диде миңа тикшерүчем.
Прокурор Солтанов белән очрашканда да, Аитов белән очрашканда да ләм-мим сүз әйтмәде.
2
Бер көнне камерада Л. Н. Толстойның «Сугыш һәм дөнья» романын мавыгып укып утырганда (майор Салихов үтенечемне канәгатьләндерде, аның янында булганның икенче иртәсендә үк миңа шул китапны китерделәр) күрше камераларның берсендә кемнеңдер әтәч булып кычкыруын ишетеп башымны күтәрдем. Тавыш тагын кабатланды. Аптырап як-ягыма карандым. Башымнан, кемдер акылдан шашкан күрәсең, дигән уй узды. Ул да булмады, әтәч булып кычкыручы әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып кычкырырга, төрлечә сүгенергә, мәче кебек мырауларга, эт шикелле өрергә, кешнәргә тотынды. Озак та үтмәде, ул бөтен көченә төрле командалар бирә башлады, бераздан командалар бала кебек ими сорап елауга күчте. Бу сәер спектакль ничек кинәт башланса, шулай кинәт тынды да. Бер үк вакытта үзен әтәч тә, эт тә, мәче дә, командир да, имчәк баласы да итеп санаучы мескен бәндәне надзирательләр кереп бүлделәрме, ул үзе арып туктадымы,— белә алмадым. Аны мин, менә биредәге шартлар кешене нишләтә, дип чын күңелдән кызгандым. Кем икән ул, нәрсә өчен кулга алынды икән, дигән кызыксыну миемне тинтерәтте. Уңъяк стенама да, сулъяк стенама да шакып карадым, җавап бирүче булмады. Мәҗит белән без теге вакытта стена аша шакышып тик ике генә көн сөйләшеп калдык, әллә аны башка камерага күчерделәр, әллә бөтенләй чыгарып җибәрделәр, белә алмадым. Сәер спектакль исә икенче көнне дә, өченче, дүртенче көннәрдә дә кабатланды. Репертуары аның бай түгел, ярлы иде <• Артистының чыгышына тагын кәҗә мекердәве, сыермы-үгезме мөгрәве, дуңгыз мыркылдавы, ишәк бакыруы гына өстәлде «Артист»ка ишәк тавышы аеруча ошый иде шикелле, ул аны бер кабатлый башласа, тамагы карлыкмый кабатлаудан туктамый иде. Шулай берәр атна чамасы үткәч.
төрмә элекке тынычлыгына кайтты. Соңыннан тоткыннарга һәм надзирательләргә бу сәер спектакльләрне оештыручы «артист»ның Татарстанның элекке прокуроры Надеев булганын, аның ришвәтчелеге өчен утыртылуын сөйләделәр. Кулга алынганнан соң бу хәсрәт «закон сакчысы», катгый хөкемнән җиңел генә котылырга ниятләп, акылыннан шашуны симуляция- ли башлаган. Аны Кабандагы бөтен Союзга билгеле психиатрия шифаханәсенә салып җентекләп тикшергәннәр, ләкин республика юстиция генералының акылы зәгыйфьләнүне расламаганнар, ул сәламәт, акылының нормадан тайпылышы юк, «авыру» акылдан шашкан булып кылана гына, дигән нәтиҗә чыгарганнар. Сугыштан соң Казанда законсыз юл белән дәүләт чималыннан сабын кайнаткан һәм әлеге сабынны сатудан килгән акчаны тулысы белән үз кесәләренә салып барган бер төркем махинатор-лар, эшләгән җинаятьләре фаш ителгәч, судан мөмкин кадәр корырак чыгу өчен, республика прокуроры Надеевка 200 мең сум ришвәт биргән булганнар. Республика прокуроры аша алар җиңел юл белән көч куймый табылган акчаларына Казандагы хөкем органнарында эшләүче бик күп эшмәкәрләрне сатып алуга ирешкәннер. Махинаторлар кәгазьдә «Динамо» спорт җәмгыяте хезмәткәрләре саналганнар. Эчке төрмәдә мин утырганда аларны футбол командасы дип йөртәләр, алар 12 кеше иде шикелле. Берничә миллион сум дәүләт акчасын үзләштергән бу «футболчылар»га Казандагы Фимида әһелләре кайсына бер ел, кайсына ел ярым, кайсына ике ел срок биреп, семьяларыннан еракка озатмыйча, җирле хезмәт белән төзәтү колониясенә утыртканнар. «Футбол командасы» членнары колониядә курорттагы шикелле яшәгәннәр. Ник яшәмәскә, аларның ришвәт бирүдән калган урлаган акчалары җитәрлек булган, яңңарына көн аралаш диярлек якыннары, «буялмый» иректә калган иптәшләре килеп торган. «Футболчылар», эшләгән җинаятьләре өчен бирелгән аз срокларга да канәгать булмыйча, эшләрен яңадан карауны таләп итеп, СССР Верховный судына, Сталинга, ВКП(б) ҮКына һәм башка инстанцияләргә шикаять артыннан шикаять язганнар. Сабынчы махинаторларның җирле хезмәт белән төзәтү колониясендә аркылыны буйга да алып салмыйча яшәүләре, үзләрен иректәге кебек иркен тотулары андагы барлык тоткыннарның саруларын кайнаткан. Күп тә үтми, складында биш кисәк сабын җитмәгән өчен хөкемгә тартылып утыртылган бер элекке склад мөдире СССР прокуратурасына үз җинаяте белән «футбол командасы» членнары җинаяте арасында нинди аерма барын, нигә «футболчыларга», дәүләткә миллионлаган сум зыян китерсәләр дә, бер елдан алып өч елга кадәр генә сроклар бирелүен, үзенә исә складында биш кисәк сабын җитмәгән өчен дә ун ел чәпелүен аңлатуны сорап хат язган. Шуннан соң, күпмедер үткәч, сабынчы махинаторларның эшләрен яңабаштан тикшергәннәр. Нәтиҗәдә, аларны беренче тапкыр хөкем иткән судьялар да, бу җинаятьне ак җеп белән аннан-моннан гына теккән тикшерүчеләр дә, ата ришвәтче республика прокуроры Надеев та, махинаторлар үзләре дә хөкемгә тартылып, тиешле җәзаларын алганнар. Надеев, хөкем вакытында, психик авыру икәнен исбатларга тырышып, судьяларга үз тизәген ашап күрсәткән, әмма аңа бу иң соңгы чарасы да ярдәм итмәгән, ул тиешлесен алган. Кешене нәфесе, комсызлыгы нинди генә түбәнлекләргә төшерми дә, нинди чирканыч эшләр эшләтми!..
Сәгать уннар тирәсендә шартлап ишектәге кормушка капкачы ачылды һәм аннан бетчә битле старшинаның чытык йөзе күренде.
— Фамилияң? — диде ул, теш арасыннан гына.
— Кадыйров.
— Передача ал.
— Нинди передача? Кемнән?
Ачылган кормушка капкачында эреле-ваклы кәгазь төргәкләр пәйда булды. Мин аларны алырга да, алмаска да белми аптырап калдым. Кемнән бу передача, кем мине искә төшергән? Бәлки, майор Салихов оештыргандыр аны?..
Старшина ашыктырды.
Нигә катып калдың, ал тизрәк, монда бер син генә түгел, башкаларга да бирәсем бар.
— Алмыйм. Миңа передача кирәкми.
Старшинаның күзләре шакмак булды
— Ничек алмыйсың?
— Шулай алмыйм.
— Вәт сантый!.. Әйдә, менә бу кәгазьгә кул куй да, китәм мин, синең белән сатулашырга вакытым юк..
Старшина миңа уч төбе кадәр генә кәгазь тоттырды. Анда фамилиям, инициалларым куелган һәм төргәкләрдә нәрсәләр барлыгы язылган булып чыкты. Язучының кулын танымадым
— Передачаны китергән кешесенә кире кайтарыгыз, мин аны алудан баш тартам,—дип кәгазьне старшинага кире бирдем
— Мөгаен, акылың зәгыйфьләнгәндер синең,— диде ул, минем киреләнүемә үртәлеп.— Передача китергәч, берәүләрнең авызлары колакларына җитә, кош тоткандай булалар, кем әйткәндәй, башлары күккә тия, ә син тинтәк аңардан баш тартасың. Ал, ач бит син
Адәм көлкесе, монда утыртылуымның икенче көнендә үк яңагыма кундырган бәндә, бүре сарыкны кызганган күк. мине кызгана.
— Кем китергәнен белми торып, алмыйм мин аны.
— Мәйлең.— Старшина кәгазь төргәкләрне кочагына җыеп, кормушка капкачын япты...
«Кем дөньяда барлыгымны искә төшергән, кемгә кирәгем чыккан?»— дидем, гаҗәпләнеп үз-үземә. Передачаны алмый дөрес эшләдемме? Тукта, нәрсәләр бар иде әле анда'.' Прәннек, шоколад, конфетлар, печенье, казылык, май, күмәч. Папирос һәм шырпы юк. Димәк, аны китергән кеше минем тартмавымны белә. Кем ул? Мине якын итеп аз гына булса да ярдәм кулы сузарга карар биргән кешенең әйберләрен алмый дөрес эшләдемме?.. Дөрес эшләдем, минем иректә калган кешеләр белән бернинди багланышым да юк. Тукта, бәлки аны Мәҗит Рафиков китергәндер?.. Алай дисәң, монда утырып чыккан кеше персдачасыида тәм- томнарга басым ясар идеме? Юк, әлбәттә. Без монда прәннек, конфетлар, швколад, печеньеләр турында уйламыйбыз, бер туйганчы кара ипи ашарга хыялланабыз бит...
Бераздан кормушка капкачы тагын ачылды. Аннан бетчәле бит старшина башын сузып:
— Әйдә, ашамлыкларыңны ал, аларны сиңа Ольга исемле чибәр кыз китергән. Тизрәк ал, җылый ул анда, үпкәләтмә аны. кеше бул,— диде.
Ольга исемен ишеткәч, мин югалып калдым. Ул минем турыда уйлый, борчыла, онытмаган, ә мин аны инде күптән исемнән чыгарган идем бит, үз кайгым кайгы иде..
Мин кәгазьгә «Оля, син мина бүтән берни дә китермә, зинһар, оныт мине», дип язып, передачаны алдым, старшинаны
— Яңадан ул кыздан беркайчан да передача кабул итмәгез,—дип кисәттем.
Оля!.. Оля!.. Бу китергән әйберләрең белән нигә син миңа үзеңне искә төшердең? Мин инде сине күңелемнән бөтенләй сызып ташлаган идем Шәхси бәхетенә юлы киселгән кешенең сиңа нигә кирәге бар? Безнең арабызда син Васнльевода төшеңдә күргән тирән упкын бит. Хәзер без — икебез ике дөнья кешеләре. Синең болаи да тормышың авыр, нигә аны минем турыда кайгыртып тагын да авырайтырга ’
Минем бу газаплы уйларым Оляга барып җитмәделәр, әлбәттә, үземдә калдылар. Кайдан белгән ул монда эчке төрмәдә утыруымны, кем әйтте икән, әйе, кем әйтте икән?..
Минем күз алдымда 1937 елда, әтине эзләп әни белән Казанга килгәч, әтигә передача бирергә иртәдән кичкә кадәр салкын урамда озын чиратта торуыбыз яңарды. Анда бер генә ир-ат та юк. тик хатын-кыз һәм бала-чагалар гына иде. Ул чиратта торучы кешеләрнең хәсрәтле борчулы чырайлары каберемәчә хәтеремә уелдылар. МГБ бинасы алдында андый чират
әле дә шулай озынмы икән?.. Оля аңа бәлки таңнан ук килеп баскан булгандыр. Эштән соң яки эшкә барганда килгәндер ул каһәрләнүчеләр арасына. Нәрсәләр уйлады икән Оля?.. Мин аңа яңадан передача китермәскә кушып дөрес эшләдем. Килмәсен ул монда яңадан, болай да иңрәп әрнегән йөрәк ярамны миһербан-шәфкате белән тоз сипкәндәгедәй әрнетмәсен...
Унберенче бүлек
Кулга алынуыма инде алтынчы ай китте, әмма тоткын тормышына һич күнегә алмыйм, иректәге тормыш йоклаганда да исемнән чыкмый—төшемә керә. Кыяфәтем инде тере мәетне хәтерләтә булыр, чамасыз ябыктым, шыр сөяккә калдым. Хөкүмәт, безне асрауга юмартлык күрсәтеп, тәүлеккә дүрт йөз грамм искергән ипи (ул кайчакта бөтенләй күгәреп беткән, авызга да алмаслык була), бер чәй кашыгы шикәр комы, иртән һәм кичен суррогат кофеле яки чәй димәсәң хәтере калырлык җылымса су, көндез ярты тәлинкә ачы кәбестә шулпасы белән шырпы кабы зурлык тозлы балык кисәге, бер кашык кысыр сыек тары боткасы, кичен тагын шул ук күләмдә бирелгән солы кесәле җан сакларлык кына. Башта, төрмәгә кергәч тә, камера идәненең буе биш, иңе өч адым гына булса да, мин ишекле-түрле йөрергә тырыша, кайбер көннәрне өзлексез егермешәр, утызар мең адым ясый идем. Алай вакыт та тизрәк үтә сыман тоела, адымнарны санауга мавыгып, авыр уйлардан күпмедер арынып та торыла иде. Хәзер алай йөри алмыйм, утыз-кырык адым атлауга башым әйләнә, күз алдымда аллы- гөлле, күкле-яшелле, сарылы-кызыллы очкыннар бии башлый. Ашау җитмәү галәмәте бу. Надзиратель хатынга минем стенага беркетелгән урындыкта кагаеп утыруым ошамый. Ул ишектәге бүре күзенә баш бармагы сыярлык борын тишекләрен терәп һаман;
— Утырма, тор, йөре, йөре!..— дип боера тора.
Минем йөрер рәтем көннән-көн төкәнә барганын белми Песнәк! Мин аның исемен белмим, башына кара берет, муенына кара шарф бәйләп, өстенә сары кофта кигәнгә аңа Песнәк кушаматы тактым. Үтә чәүчәләк надзиратель Песнәк, камера эченә ике-өч минутта бер күз салмаса, сакчылык вазифам төгәл үтәлмәс дип курка, күрәсең. Ул бүре күзеннән караганда син стенага да сөялеп торма, тик тә утырма, ишеккә дә якын килмә. Өендә дә шулай булса, гаилә әгъзалары ничек түзәләрдер аңа, белмим. Хәер, гаиләсе бармы икән ул хәсрәтнең? Юктыр, дорфалыгына артка борылып карамый качарлык бит аның. Ир надзирательләрнең күбесенең коридорда барлыкларын да сизмисең. Алар кизү торганда өстәлгә таянып азрак черем итеп алырга да була. Ә юбкалы дәҗҗаллар кизү чакта андый иркенлектән тоткын мәхрүм.
Инде бер атна була, камерамда мин ялгыз түгел, иптәшем бар. Иптәш дигәч тә ике аяклы, ике куллы, кирәк чакта гәпләшерлек иптәш түгел,— чебен ул.
Ялгыз камерада кеше хәтта чебенгә дә шат. Үз янында җан иясе барын тою зур бәхет.
Камерама чебен ачык форточкадан очып кердеме, коридорданмы, искәрми калдым. Ул беренче тапкыр мин өстәлгә таянып уйланып утырганда беләгемә килеп кунды. Шатланып:
— Исәнме,— дидем аңа, акрын гына.— Кемнән сәлам алып килдең миңа?
Чебен алгы аяклары белән ашыкмый гына битен юды, аннары арткы аяклары белән сыпырып канатларын төзәтте. Мин аны суларга да куркып күзәттем. Мин менә ул хәзер беләгемнән күтәрелер дә, форточкадан очып чыгып китәр төсле тоелды. Әмма чебен, арыган иде ахры, беләгемнән аерылырга ашыкмады.
— Утырма, тор, йөре, йөре! — диде надзиратель хатын коридордан.
— Утырсам ни дә, торсам ни сиңа, дәҗҗал, дидем аңа үртәлеп эчемнән. Тәртип бозсам, черем итеп утырсам икән. Күрә бит йокламый уйланып утыруымны, юк, үзенекен тукымаса, Песнәк булмый ул.
Теләр-теләмәс кенә урынымнан тордым. Чебен беләгемнән аерылып өстәлгә кунды. Мин җиңел сулап куйдым. Бәхетем бар икән, мине камерада ягызымны калдырып чыгып китмәде ул. Чебенне куркытудан шәлләп £ сак кына ишекле-түрле үттем. Кунагым исә өстәлдән кузгалмады, тын гы- 2 на утыра бирде. Куркак түгел икәнсең ләбаса үзең, дип уйладым шатла- * нып. Үземә ияләштерү өчен нәрсә белән сыйларга икән сине? Бернием дә юк шул. Кунакка килереңне белсәм, ичмасам шикәремне калдырган булыр Z идем, белмәдем...
Кунагым камерадан чыгып китәр дип куркуым юкка булды. Чебен ул < көнне дә, икенче, өченче, дүртенче көннәрне дә, аннан соң да беркая да китмәде, янымда калды. Миңа аның белән күңеллерәк булган кебек, аңа х да минем белән күңелле иде, күрәсең. Мин йокыдан тору белән ул, £ сәламләгән кебек, тирәмдә оча башлый, иртән ипи, чәй. шикәр комы - биргәч, өстәлгә кунып, үзенә өлеш чыгарганымны көтә. Мин аны шикәрле суда җебетелгән ипи кисәгеннән болай да өзмим өзүен, әмма чебенгә иске «ризыгы»ннан яңасы ошыйрак төшә шикелле. Мин прогулкага чыкканда ялгызы калгач, ул нишли торгандыр, белмим. Ә прогулкадан кергәч, шатлангандай тирәмдә бөтерелүе хак. Аңа мин инде шундый күнектем, күренми торса, борчылып эзли башыйм. Ул исә йә стенага, йә идәнгә, йә ишеккә кунган була. Торып йөри башласам, яныма килә. Кешеләр дә шул риясыз чебен кебек дуслыклы, хыянәтсез булсалар икән. Аны камерага беркем дә көчләп кертмәде, үзе килеп керде, форточка ачык, ул теләгән вакытында чыгып китә ала. Юк, чыкмый, ялгызлыкның газап, тилмерткеч җәфа икәнен аңлагандай минем белән камерада яши бирә. Рәхмәт, чебен дус, игелеклелегең өчен рәхмәт сиңа..
Ниһаять, тикшерүчем мине Риан белән кара-каршы очраштырды. Надзиратель мине Горшенин кабинетына менгергәндә Риан анда иде инде. Аны идәнгә беркетелгән табуретка кунаклатмаганнар, гадәти урындыкка утыртканнар, табурет миңа калган. Исәнләшүемә, тикшерүчем белән прокурор җиңелчә генә баш кактылар, Риан исә без әле берничә көн генә күрешмәгән кешеләрчә киң елмаеп:
— Сәлам, картлач,— диде.
Аның арабызда берни булмагандай, хаиннәрчә елмаеп сәлам бирүе, тикшерүче кабинетында үзен өемдәгечә иркен тотуы җенемне чыгарды Миңа ул хөр күренергә тырышса да, кыяфәтеннән аның да әллә ни әтәчләнер җире калмаганын аңладым. Эчке төрмә аны да үз калыбына утырткан: башы минеке кебек үк такыр, «классиклыгын раслап» иңнәренә үк төшеп торган ялын кырыкканнар, чиертсәң каны чәчрәп чыгарлык тулы бит алмалары шиңеп суырылган, кояш ашаган имчәкле бәрәңгене хәтерләткән шешенке симез борыны юкарып яңа гына бәбкә чыгарган ана казның ни аксыл, ни күксел томшыгы төсенә кергән, колаклары әрсез агач гөмбәсе күк тырпайган, иреннәре ямьшәйгән. Бу кыяфәтендә ул калын пыялалы күзлеген салып урамда очраса, аны мин хәзер танымас идем Ирек- сездән башымнан, бәлки тышкы кыяфәте белән бергә акылы да үзгәргәндер бу хамелеонның, дигән уй узды. Косарлык бит. ничек егетләрчә тотарга тырыша үзен... Бөкрене кабер генә төзәтә, дип юкка әйтмәгән бабайлар. Ул нигә шулай кәпрәя, анлый алмыйм. Юк. аңардан мәрхәмәт көтәрлек түгел, оятын да, намусын да югалткан ул. Бәлки кешелек сыйфатлары аңарда туганда ук булмагандыр? Камерада мин аның акылына килүе мөмкинлегенә, миңа яккан уйдырмаларыннан баш тартуына өметләнгән идем Ахмакның акылы үзгәргәнне көтсәң, мәгълүм әкияттәге ач төлкенең болында утлап йөргән үгезнең йомыркалары өзелеп төшкәнне көтеп, үзенә башка азык эзләми ачтан аяк сузуына иш була- сыңны көт тә тор...
Капитан Горшенин, прокурор белән нәрсә турындадыр шыпырт кына сүз алышкач, Риан белән миңа текәлде.
— Ярый, эшкә керешик,— диде ул, кулындагы ручкасын карага манып.— Сезнен икегезгә дә бер үк сорауны куям: сез танышлармы?
— Танышлар,— диде Риан, миңа елмаеп карап.
Мин, әйе, дигәнне аңлатып баш кактым.
— Бер-берегез белән арагыз ничек?
— Нормаль шикелле,— диде Риан.
— Нормаль иде,— дидем мин дә.
— Димәк, бер-берегезгә бернинди дәгъвагыз да юк?
— Юк,—дияргә ашыкты Риан.
— Элек юк иде бугай,— дидем мин.
— Ә хәзер?
Риан сагаеп миңа карады.
— Хәзер бар,— дидем мин.
— Хәзергесе исәпкә алынмый,— диде тикшерүче.
Мин гаҗәпләндем.
— Ничек исәпкә алынмый? Минем Саттаровка берничә соравым бар, шул сорауларыма аның җавапларын ишетми торып, безнең бу кара-каршы очрашуыбыз тиешенчә үтәр дип санамыйм. Гражданин прокурор, Саттаровка мөрәҗәгать итәргә мөмкинме?
— Итегез, ләкин аңа биргән сорауларыгыз эшегездән читкә чыкмасын.
— Рәхмәт. Риан, яшерми әйт әле, безнең прогрессив егерменче гасыр уртасында син ничек итеп хаин Иуда Искариот юлына баса алдың? Бу — бер. Инде икенче сорау: башкаларга яла якканың өчен сиңа күпме түләделәр?
Аңарчы зур эш кырган кеше кебек кәпрәеп утырган Риан бөрешеп, башын түбән иде, гүя, тишелгән шар кебек, эчендәге бар һавасы чыгып бетте, мескенләнеп калды. Әмма бу озакка сузылмады, ул үзен тиз кулга алды.
— Мин берәүне дә сатмадым, Ирек, ялгышасың. Сезгә мин, беләсең килсә, һәлакәт упкыныннан чыгарга кул суздым.
Рианга тикшерүче капитан Горшенин ярдәмгә килде.
— Ярый, әрепләшүне бетерик, төп мәсьәләгә күчәбез. Беренче сорау — сезгә, Саттаров. Безгә биргән Кадыйровка кагылышлы мәгълүматларыгызны аның үз алдында раслыйсызмы?
— Нинди мәгълүматларны, мәсәлән?
— Аның совет строена, партия политикасына, колхозларга, илебездәге тормышка, бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга яла ягуларын һәм башкаларны.
— Раслыйм, әлбәттә.
— Ә сез, Кадыйров, моңа нәрсә әйтәсез?
— Мин үземнең элекке җавапларыма берни дә өсти алмыйм. Миңа Саттаров яккан бөтен нахак гаепләр — уйдырма.
Риан җанланды, ул зәңгәрсу төстәге калын күзлеген ялтыратып миңа:
— Илебездәге сайлау кампанияләре турындагы әңгәмәбезне хәтерлә син, бездә демократик сайлаулар юк, югарыда утыручы түрәләр алар җырын җырлаучы, алар хуп күргән, аларга якын кешеләрне депутатлыкка кандидат итеп билгелиләр дә — шуның белән вәссәлам. Сайлаучыларның сайлау урналарына бюллетень төшерүләре тик гомуми спектакльдә катнашу, сайлауларга берни белән дә бәйләнмәгән формаль акт кына, дигән идең. Бу да мин уйлап чыгарган оятсыз уйдырмамы? — диде.
— Юк, бусы уйдырма түгел, бусы синең иудалыгыңның кире каккысыз дәлиле — агулы тешләреңне минем намусыма тагын да тирәнрәк батырырга тырышуың, хаин әфәнде. Ә бит сайлаулар турындагы әңгәмәне мин түгел, син башлаган идең. Үзеңне шундый тугры, саф намуслы итеп санагач, нигә син мине шундук төзәтмәдең, ялгышымны йөземә бәреп әйтмәдең? Безнең сайлауларда бер урынга бер генә кандидат билгеләнүе, альтернатив кандидатлар теркәлмәве, билгеләнгән бер кандидатның да халык тарафыннан түгел, югары органнар тарафыннан күрсәтелүе дөрес түгелмени?..
Прокурор янә Саттаровка мөрәҗәгать итте:
— Кадыйровны сез милләтче дисез. Аның милләтчелеген ничек һәм нәрсә белән дәлилли аласыз?
— Күп нәрсәләр белән. Ул безне — татарларны руслар басып алдылар, татар теле, татар культурасы бетүгә хөкем ителде, республикабыздагы югары уку йортларына татар егетләренә һәм татар кызларына кереп укый алу авыр, гарәп графигындагы алфавиттан башта латин алфавитына, латин алфавитыннан рус графигына күчереп безне халкыбызның бөтен язма мирасыннан колак кактырдылар, дигән фикердә тора.
— Бу да сезгә яла ягумы, Кадыйров’’
— Әйе, Саттаров миңа үз фикерләрен тагарга азаплана. Мин андый уйда түгел, руслар белән безнең дуслыгыбыз ерак гасырлардан килә. Сезгә мин моны дәлилләү өчен бөек Тукаебызның: «Рус белән тормыш кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып* — дигән юлларын янә хәтерегезгә төшерәм.
Мин үземнең гаепсезлегемне ничек кенә дәлилләргә тырышсам да, тикшерүчемнең Риан белән кара-каршы очраштыруы минем файдага булмады. Риан үз дигәнендә, мин үз дигәнемдә калдым. Ул җитлекми туган күзлекле ахмак нигә шундый түбәнлеккә тәгәрәгәндер, үтерсеннәр, аңламыйм. Мине һәм тагын кемнәрнедер иректән мәхрүм иттерүдән аңа дөнья иркенәйдеме? Әллә ул таш капчыкта ялгызым гына булмыйм, мин газапланганда дусларым рәхәт чикмәсеннәр, алар да минем белән бергә интексеннәр дидеме? Көнчелек корты бәндәне ниләр генә кыландырмый, нинди генә этлекләргә этәрми. Андый тар күңелле, йөрәкләре урынында мүкле таш яткан адәм актыклары күктән төшмиләр, арабызда яшиләр, безнең белән бер үк һаваны сулыйлар, кемнәрнедер яраталар, нәсел калдыралар бит. Сугыш вакытында без фашистларның кеше икәнлекләренә шикләнә аларны ике аяклы җанварлар итеп күз алдыбызга китерә идек Рианнын Риан ише үтләвекләрнең, капитан Горшенинның. өлкән лейтенант Хафи зовның, полковник Литманның, эчке төрмәдәге байтак надзирательләрнең гаепсез кешеләрне газ камераларына, крематорий мичләренә һәркөнне i меңәрләп озаткан вәхши фашистлардан аермасы нәрсәдә сон7
Тикшерүчем мине Риан үзенең шаһитләрс итеп күрсәткән фатирдаш лары Вил йөзәев һәм Алексей Әүдәкиев белән дә кара-каршы очраштырды. Ноль белән Әпчи дә (Риан шаяртып Вилне — Ноль. Алексейны — Әпчи дип атый иде) минем чит илләрдәге тормышны күкләргә күтәреп мактавымны, безнең көнкүрешебезне эттән алып эткә салып хурлавымны. патриот түгеллегемне сөйләделәр. Аларга мин тротуарлар астындагы тсплотрассаларда, тузанлы салкын чардакларда, карангы юеш подвалларда, кысан утын сарайларында ачлы-туклы яшәгән, торыр урыннары булмаган ватандашларымның тормышларына сокланырга, чит илләрдә үз күзләрем белән күргән һәркайсы шәхси бүлмәләрендә яшәүче, .бар нәрсәләре мул, җитеш «мескеннәр*не яманларга, сүгәргә тиеш булганмын, күрәсең. Берәр вакыт үз-үзебезне алдамый яши торган заман килерме икән безгә, беләсе иде..
Лхыры киләсе санда