Логотип Казан Утлары
Хикәя

СЫЕРЧЫК БУРАНЫ

Иртән килеп, клуб ишеген ачып керергә өлгермәдем, сине партоешма секретаре чакыра, диделәр. Озакла маска кушкан. Ашыктырганда гына түгел, мондый чакта да көттергәнне яратмый Сәхип абый, төгәл кеше. Йөгердем.
Кабинетның ян стенасы буйлап тезелешкән урын дыкларның берсендә баш яулыгы чите белән йөзен яртылаш каплаган Зөлхәбирә апай утыра. Аны күрүгә юрап куйдым: ашыгыч чакыртып алулары, мөгаен, үз хезмәтем буенча түгелдер.
— Гамил энекәш, сиңа бер зур үтенеч чыгып тора бит әле. Җәһәт кенә больницага барып кайтырга кирәк. Калабашка. Нәбирәнең кайтасы көне икән бүген.
Кешесен дә тапканнар икән.
Сәхип абый, сүзен бик ипле генә башласа да. җәһәтләргә ашыкмадым әле. Гарьлегем кузгалды.
— Тудыру йортыннан балалы хатыннарны ташу вазифасы кайчаннан бирле клуб мөдиренә йөкләнде әле? — дидем, бераз кыза төшеп. Ярый әле, җилдән туган балалы хатыннарны, дип ычкындырмадым Югыйсә, анысы да тел очында гына эленеп тора иде.
— Тукта, керпе шикелле энәләреңне тырпайтырга ашыкма, юньләп әйт кәнне тыңлап бетер. Синең вазифаңда булса, менә болай сөйләшеп тә тормас идек, булмаганга күрә үтенеп, гозерләп сорыйбыз бит
Миңа күтәрелеп карамастан гына. Зөлхәбирә апай телгә килде;
— Әтиләре дә өйдә юк көн туры килде ичмаса. Калага киткәнне. Ул гы на барырие кана. Озаккарак китте, зарыккандыр инде, балакаем. Температура сы төшми интектерде. Нәбирәнең дим.
Зөлхәбирә — Нәбирә. Карале, исемнәренең аваздашлыгын әле менә хәзер генә колакларым тотып алды. Әллә, ходаем, исемнәре үк юмартлыкларына ишарә инде. Яшь чагында Зөлхәбирә апай кимен куймаган бугай үзе. Ра мазан абыйга көмәнле килеш килгән дип ишетеп белом. Инде менә кызлары килеп абынды. Шәһәр егетенә кияүгә чыкмакчы, янәсе. Тоттырды койрыгын. Ай күрде, кояш алды кияү дигәннәрен! Эзе дә юк бу тирәдә. Ирләрнең бө тенесе Рамазан абый шикелле булмыйдыр шул
Туктале, егет башым белән нишләп мин әллә кем баласы артыннан Калабашка хәтле чабарга тиеш? Авылда миннән башка кеше бетмәгән дер ич.
Әйтерсең, Сәхип абый минем уйларымны укып торган, нәкъ менә эчке сорауларыма җавап биргәндәй итте:
— Безне дөрес аңла. Чәчү вакыты, үзең күреп торасың, хәзер генә кемне тотып җибәрәсең, йә? Кем буш? Син дә трай тибеп йөрмисең анысы
Чәчү дигәннән, басудагылар өчен концерт әзерләп йөрүебез искә төште һәм кечкенә генә ялганга бардым:
- Тугызынчы яртыга агитбригада членнарын репетициягә җыймакчы идем.
Бу аклануымны да колагына эләргә телвмаде секретарь, каныкты тәмам
— Бераз гына көтеп торыр артистларың. Күп булса ике сәгать вакытың китәр. Карышып торма инде, яшьлегең, җитезлегең бар. көне матур. Әнә
Әхәт ФАЗЫЛҖАПОВ (1М7) • Тормыш җиңе* •Күкчечек баресс*. • Үрдеклер н/р
седен колелерГ* диеем китаплар һем вакытлы матбугатта басылсак күп саклы хикеялер авторы Балтачта яши.
Әйтәм ич.
минем « Москвич, ка гына утыр да элдерт. Бер яхшылыгың күп булмас Нәбирәгә. Моңарчы бер концертыңнан да калмады бит үзеңнең. Клуб советы члены да түгелме соң әле ул? Кул селтәп бетермә.
Болардан котылу әмәле юк. ахры.
Әйтсәм әйтим инде, мин бит үзем дә моннан элек Нәбирәгә кармак салып караган егет. Тик йөрәктә ничектер капылт кына кабынган мәхәббәт уты дөрләп үк китәргә өлгермәде, тиз сүнде.
Белмим, үзе белән байтак аралашып та, Нәбирәнең шушы кадәр чибәрлегенә, зифалыгына ничек күз төшмәгән, игътибар ителмәгәндер. Былтыр Беренче май бәйрәменә багышлап куелган концертта очынып-очынып биюенә, үтә күренмәле юка күлмәге ятышып торган җиңелчә сылу гәүдәсенә, таза һәм төз аякларына сокланып, мөкиббән китеп утырдым. Кинәт кенә зиһенем, фикерләрем чуалгандай булды. Ошбу минутта игътибарымны, карашымны җәлеп итәрдәй Нәбирәдән башка берни дә юк иде. Әйтерсең, бүген аны беренче тапкыр күрүем. Бөтен барлыгы белән сихерләде дә куйды күңелемне. Картлар әйтмешли, көне-сәгате җитүе шушы булды микәнни? Моңарчы андый сәер халәтне беркайчан да кичергән юк иде әле.
Әнә шул көннән соң эчтән генә янып-көеп йөрер чамам озакка бармады. авыл урамнары шомырт чәчәге исе белән тулы, һавасын сулап туй маслык язгы аяз кичләрнең берсендә, аллага тапшырып, өенә хәтле озата кайттым мин моны. Әле уй-хисләремне туры гына әйтеп салырга телем әйләнмәсә дә. ияреп кайтуымның тикмәгә генә түгеллеген чамалады Нәбирәм. Тиз аңлаштык.
— Син дә яратмаслык егет түгел анысы,— диде бу икеләнеп-боргаланып тормастан.— Гафу ит, Гамил, мин башка берәү белән вәгъдәләштем бит инде. Үпкәләмә. Ә синең белән элеккечә дуслар булып кына калыйк. Бар, кайт инде.
Шушы сүзләреннән соң шомырт чәчәкләре исен тоймас, күк йөзендә җе-мелдәшкән йолдызларны күрмәс булдым. Күңелдәге татлы хисләр ташкынын кинәт кенә әллә нинди рәнҗүле-үпкәле тойгылар басып китте.
Әлегә хәтле Нәбирәнең үз авызыннан ишеткәнем булмаса да, бераз гына сизенеп-абайлап йөри идем инде үзем дә—«башка берәү» дигәне Казан егете Мәсхүт булып чыкты. Медицина институтында укыган Сәми Равиленә ияреп авылга кайткалаган иде, шуның белән иснәнеп өлгергән, имеш.
Мине алмасарлап йөртмичә, шул чагында ук дөресен әйтеп ташлавы әйбәт булган әле. Әрсезләнеп, кадеремне югалтып бүтән озата кайтмадым. Кешене көчләп яраттырып буламыни. Шундый чибәрлеге белән тиздән кулына диплом аласы егетне ун класслы авыл клубы мөдиренә алмаштырмас шул. Буй җитмәслеккә үрелгәнмен бугай.
Тиздән авылда, Нәбирә Мәсхүттән алданган икән, дигән ямьсез хәбәр таралды. Анысы да минем файдага гына булды, мине артык гасабила- нып йөрүдән саклап калды. Нәбирәне күңелемнән алдын-артын уйлап бе терми торган бер җилбәзәк кызга чыгарып, үземне тынычландырдым. Ан- дыйлардан ерак торуың хәерле, дидем...
Зөлхәбирә апай, миңа рәхмәтләр укый укый, балага чүпрәк чапрак әзерли торырга булып, өенә йөгерде. Үземә дә өс-башны алмаштырып чыкмый булмас. Болай гына килешмәс. Теге зәңгәр күлмәкне киим.
Бервакыт Нәбирә ничектер:
— Бигрәк килешеп тора бу күлмһгең үзеңә, күзләрең белән пар,— дигән иде. Шул искә төште. Үзем дә бер мәми авыз инде, ачуым килмәгәе. Тел тибрәтеп бер юньле сүз әйтә белмәдем бит шуңа каршы. «Комплиментың өчен рәхмәт».— диясе генә инде, югыйсә. Татар акылы — тау менгәч шул. Мәсхүтне әйтәм әле, ул минем шикелле Нәбирә алдында авызына су капкандай тормагандыр, сайрый белгәндер.
Өйгә кайттым да әнине ашыктырам:
— Минем зәңгәр күлмәкне табып бирче. Районга китеш. Тиз кирәк.
Ни йомыш белән йөргәнне әйткән юк инде үзенә. Дөресен әйтсәм, олы тавыш куптарасын белеп торам. Коты алыныр.
— Кичтән сыгып куйган идем шул анысын. Күрмәдеңмени, ишегалдында эленеп тора. Ник бүтәне ярамасмыни?
— Ярамый. Ул гомердән бирле кипкәндер инде, көн җылы бит. Мин үтүкне кыздыра торам, зинһар, тизрәк кыймылда әле.
Күлмәккә дип чыгып киткән әнинең тышта кемгәдер бик каты җикерен-
гэне ишетелде. Тәрәзәдән барып карарга өлгермәдем, ул арада үзе кереп җитте. Еларга җитешкән.
Каһәр суккан нәрсә!.. Кичтән өйгә кертеп элим дип талпындым шуны, тәки кул-аяк җитмәде. Менә, киярлеге калмаган инде.
Өстәлгә сыңар җиңе төптән дип әйтерлек умырылган күлмәкне җәеп салды.
— Монысы нәрсә тагы? Бер җиңе кайда?
Бозау корсагында. Чүпрәк күрер хәле юк, бөтәрли дә тыга. Нинди хайван булды соң бу!
Бозау буе җитәрлек итеп күлмәк элгән әнине әйтер идем. Әмма озак уйлап аптырап торырга вакыт юк.
— Ярар, юк өчен йөрәгеңне бозма. Якасы бөтен булгач, шул җиткән. Сойдет! — дим.
— Шашма! Шул таланган күлмәк белән кеше янына бармассың ич инде. Кияреңә беткән мәллә?
— Пиджак эченнән шайтаным да күрми аны. Мәҗлескә бармыйм, өсне салып утырасы түгел.
Мин Нәбирәгә илтеп тапшырасы төенчекне кочаклап, Зөлхәбирә апай капка төпләренә үк чыгып баскан иде инде.
— Энем җаным, исән-сау гына алып кайта күр инде үзләрен. Юлда хәвеф-хәтәрдән саклана күр. Юл хәлен белеп булмый.
— Борчылма, Зөлхәбирә апай. Көн матур, юл такыр, машинасы сәгать кебек эшләп тора — җәһәт тотабыз аны.
Быел яз гадәттәгедән күп иртәләде Апрель башында ук кар китеп, җир тәмам кипшереп өлгерде. Үзәнлекләргә ташып чыккан Шушма суы да бер атна элек үз ярларына төште. Әнә. колхоз механизаторлары, чәчүне Май бәйрәменә хәтле төгәллибез, дип йөриләр.
Олы юл читеннән башланган арыш уҗымнарын кара: күзгә күренеп күтәрелде. Җылы кояш шушы бер атна эчендә колакларыннан тартып үстергәндәй итте. Табигать кышкы йокыдан уяна. Кыр ышыклау полоса сындагы яшь каеннар бәләкәй генә яфрак чыгарып маташалар. Полосага, ерактан чак кына шәйләрлек булып, яшел төс иңеп килә.
Мин авылдан чыгып киткәндә чалт иткән аяз. җылы көн иде. Сокланып бара торгач, күз тидердемме шунда. Әнә инде елга аръягындагы текә тау тезмәләре түбәсеннән чит читләренә көмешсыман кояш нурлары Йөгертелгән кара кучкылт болытлар сырт .күрсәтә башлады. Алары сабын күбегедәй күпереп, бу якка таба шуыштылар. Мин чама белән юлның ярты сына җиткәндә тоташ болытлар җәймәсе, күзгә күренеп, күк гөмбәзен тома лап алырга өлгерде. Дуамал җил купты. Тузгыта гына болытларны. Озакла настан кыйгачлап эре һәм юеш кар яварга тотынды.
Әйдә, хәере белән яусын. Мондый җылысы булып торганда язгы карның зыяны юк, авыл кешесе аны күктән төшкән ашлама дип кенә кабул итә.
Саранча өере шикелле мул булып төшкән кар алай гына эреп өлгерми, ун унбиш минут эчендә җир өсте ап ак булып калды. Машина артыннан юлда, ике кара тасма булып, тәгәрмәч эзләре төшеп кала. Куәтле тыгыз җил нең каршылыгын машинада утырган килеш гәүдәм белән тоеп барам Тоташ тоташ булып машина тәрәзәләренә сырышкан лычкытдык карны сыпырып төшерергә «дворниклар»ның да көче җитми хәтта. Үземә төшеп чистартка ларга туры килә. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, уңышсыз юлга чыктым, ахры Аякларым тартып бетермәгән иде шул башта ук. Зөлхәбирә апайга бик җәһәт кенә барып кайтырга ышандырдым ышандыруын Кайтыр юлга чыкканчы юлны изрәтеп бетермәсә ярый инде. Күтәртелмәгән юлда «Мос квнч»ка утырып калырга күп кирәкмени?
Минем бәхеттән, больницада тоткарлык мазар килеп чыкмады. Көне дә ачылып китәргә исәпләгән шикелле
Авызын борынын марля белән каплаган шактый өлкән яшьтәге ханым Зарыгып көтәбез инде сезне,-дип каршы алды - Хәзер чыгарлар. Китерегез киемнәрен.
Мине коридорда калдырып, үзе эчке бүлмәгә кереп китте, ә мин аның сүзләренең мәгънәсен эзли юрый калдым Сезне көтәбез, диюе болай гына булдымы, әллә менә нәкъ мин килесен белеп үк торганнармы? Авылдан шалтыратып куйдылар микәнни?
Әнә үзе дә чыгып кило. Артыннан бала төреп тоткан теге акушерка
хатын (акушеркадыр дип беләм) атлый. Больницаларда гына була торган әллә нинди дару исләрен басып, борынга кыйммәтле, хушбуй исе килеп керде. Анысы Нәбирәдән килә. Агарып, чистарып калган үзе. Хәтта элеккедән дә сөйкемлеләнеп киткән димме. Гәүдәсе нәфисләнеп калган. Бала табу килешкән, ахры. Йөзендәге кара-кучкыл тапларның эзе дә калмаган. Коңгырт шома чәчләрен тарап, артка өеп салган. Косынкасы кулында иде, монда чыккач бөркәнеп куйды. Карашларыбыз очрашкач, бит урталарына сизелер-сизелмәс кенә алсулык йөгерде. Саран гына көлемсерәгәндәй итте.
— Исәнме, Гамил!
— Исәнме, Нәбирә! Кызың белән котлыйм!
— Рәхмәт.
Күлмәк җиңе очына кыстырылган кулъяулыгын алып, дымланган күзләрен сөртте. Минем дә күңел бераз йомшагандай булды.
— Әтисеме? — диде акушерка.
Мин монысын үземә адресланган сорау дип кабул итмәдем, дөресрәге, ишетеп бетермәгәнгә салыштым. Нәбирә исә, җавап бирәсе урынга, соры күзләрен мөлдерәтеп, миңа төбәлде. Карашында уңайсызлану катыш ниндидер үтенеч, ялвару шәйләдем. Баланың атасы юклыгын әйтмәгән, димәк. Кем белгән, бәлкем, әлегә хәтле Мәсхүтнең килеп чыгасына да өмет белән яшәгәндер. Өметсез — шайтан, диләр. Ә, бәлкем, анысына ук исәп тотмыйча гына чын дөресен әйтергә базмагандыр. Ходай белсен, миңа караңгы.
— Әтисе,— дидем, ниһаять, Нәбирәнең хәленә кереп.
— Моңарчы килгәнегез булмады шикелле. Мин генә күрми калдыммы әллә9
— Командировкада идем.
Ирексезден тагын ялган әвәләдем инде. Гөнаһысын кая куеп бетерермен.
— Тотыгыз алайса кызыгызны.
Тоттым. Нәкъ урта бер җиреннән ефәк тасма белән буып бәйләнгән ап-ак юрган эчендә бала түгел, әйтерсең, тыгызлап тутырылган мамык кына иде. Шундый җиңел тоелды.
Чыгып китәбез генә дигәндә акушерка юлыма аркылы төште.
— Бала тотарга өйрәтәсе бар икән әле үзегезне. Менә болай, башын өскәрәк карагыгыз. Утын агачы түгел ич ул сезгә.
— Беренчесе генә бит әле, күнегелмәгән. Ничава, өйрәнербез,— дип, үземчә акланган булдым.
Ходаем, кеше баласы аркасында шундый шелтә ишетәсе генә калган иде менә. Юк, моның белән генә дә бетмәгән икән әле.
— Синең өстеңдә бик юка түгелме соң, бу килеш салкын алдырмагаең, җиле бар,— дип, бу юлы акушерка Нәбирәнең юлын бүлде.
— Көннәр бик җылы торгач, тышкы киемнәремне алмаган идем шул. Туңмам әле, хафаланмагыз.
— Машинада җылы, мунчадан ким түгел.— дидем мин дә, моннан тизрәк чыгып сызу ягын карап.
— Алай димәгез, җиле бик усал, анда чыгып утырганчы да электерүе бар.— Ул арада акушерка бер кулы белән минем иңемә кагылды.— Сез ир кеше, туңмассыз әле, пиджәгегезне хатыныгызга салып бирер идегез.
Бар икән күрәселәр! Адәм көлкесенә калырга дип кенә килгәнмен икән монда. Ник ризалык бирдем? Пиджәкне салып, җиңсез күлмәк белән ка лыйммыни?!
Барысы да шул имансыз Мәсхүт аркасында. Башы беткере! Гарьләнеп үләрсең. Хәзер менә үзен китереп бастырасы иде шушында. Пиджәген генә түгел, ыштанын салдырып алыр идем әле, кулга эләксә. Шарлатан, мир үгезе! Тагын әллә ниләр әйттерә бугай инде.
• Минем балам, минем хатыным түгел, бәйләнмәгез!♦— дип кычкырырга җитештем. Андый ук этлеккә бармадым инде. Нәбирә кызганыч.
— Ярар, баскыч төбенә чыккач киертермен,— дип тышкы ишеккә ашыктым.
Бераз шелтәсен ишетсәм дә, монысыннан котылдым бугай. Алда тагын ниләр күрергә, ниләр ишетергә язгандыр. Яхшы чакта тизрәк ычкынырга кирәк.
— Бала тоткан килеш минем янда тыгызрак булыр. Син, Нәбирә, артка утырырсың. Иркенләп, җәелеп кайт. Әле юлда таратып имезәсең дә булыр. Бик якын ара түгел.
Нәбирә үзе машинага кереп утырган арада, әнисенә тоттырганчы, сулымдагы баланы таратып карыйсым килеп китте.
— Баласы бармы соң моның, бик җиңел тоела,— дигән булдым.— Яратам шул нәниләрне. Кызыңны бер карап алырга ярыйдыр бит?
— Күз тидерә күрмә.
— Курыкма, зәңгәр күз каты булмый ул.
Бик саклык белән генә юрганның алга кайтарылып төшкән почмагын күтәрдем. Шактый түрдә уч тобе хәтле генә бәләкәй, алсу йөз күренде. Күз төпләрендә, борын тирәсендә тары бөртекләре хәтле генә ак бөрчекләр бар. Битемә җылы һава һәм яшь бала исе (балалы гаиләдә үскәч, миңа анысы да таныш) килеп бәрелде. Юрган кырыен ачкач төшкән яктылыктан йоклап ят кан бәбәйнең күз керфекләре калтыранып куйды. Ул арада, иреннәрен йом ган килеш кенә, авызы белән ими ашагандагы шикелле хәрәкәт ясады.
— Исеме бармы соң әле?
— Инде сайладык шикелле. Гөлфирә булыр, ахры. Минем үземә шуны сы ошый.
— Матур ич,— мин әйтәм.— Үзеңнекеңә килешеп кенә тора... Гөлфирә Мәсхүтовна, ызначыт?
Менә « Мәсхүтовна »сы ифрат урынсыз ычкынды инде.. Анысы шайтаны ма кирәк идеме? Сөйләшә белмәгән авыздан нәрсә яхшырак диләр әле? Нәбирәне тиктомалга чын чынлап үпкәләттем, әй. Миңа рәнҗүле, җимерек караш ташлады.
— Гамиловна димим бит.
Волай ук хәтерен калдырырга теләмәгән идем, ипидер.
Уптым-илаһи сөйләшеп күңелен төшердеңме, хәзер менә теләсәң ничек күтәр инде үзең. Телең тик тормаса...
Бераз сүзсез бардык.
Көн чын-чынлап рәтләнергә чамалый. Анысы икебезнең дә әле генә кителгән кәефне күтәреп җибәрде. Мин килгәндә купкан җил тынып калды, баш очында гына йөзгән кар болытларын ары куа китте бугай Инде өзелеп калган сүзне ялгап җибәрергә дә ярыйдыр.
— Беләсеңме, больницада нишләп пиджәгемне салып бирмәдем мин сиңа?
— Нишләп?
— Бер җиңсез күлмәк белән бит мин бүген, ышанасыңмы? Әйтергә дә оят. Берсен кибәргә элеп куйган җирдән бозау чәйнәгән
Нәбирәдән оялып торган юк әле. пиджәкне салып ук күрсәттем. Менә тотынды көларгә.
— Мескен! Бүтән күлмәгең юк идемени соң? - диде, буыла буыла көлеп.
— Вар иде анысы. Кидем инде шунда ашыгычлык белән.
— Харап иткән икән шундый матур күлмәкне.
Тагын нидер әйтергә талпынган идем талпынуын, дәшми калдым. Ул хакта бүтәнчә озайтмадым сүзне
Без тынышка, бәбәй аваз салды.
— Тынычландыра күр, зинһар. Балалар елаганны ишетсәм, әллә ничек. Йөрәгемә ярамый.
— Мин елак түгел. Гамил абый, диген, кылым. Ачуланма инде, ашарга сорап кына кычкырам, диген.. Үз вакытын белеп шаулый ул.
Нәбирә баласын имезгән арада әле яши башламас борын якты дөньядан китеп барган төпчек сеңелем турында сөйләп алдым Инде гүр иясе бул ганына унике ел үтсә дә. шул бичара кыз һаман күз алдыннан китми. Бигрәк үкенечле булды шул үлеме Ике яшен тутырып, матур гына теле ачылып килгәндә кинәт сырхаулап китте. Нәкъ бер атна күз алдыбызда уттай кызышып, хәл эчендә ятты. Аны кызганудан сырхауга сабыша яздык
Соңыннан әни авыл буйлап: .Бездән китәсен күңеле сизенде, һәркайсы быз белән, кулдан кулга күчеп, хушлашып, бәхилләшеп чыкты.. дип сөйләп йөрде Анысы әни юрап чыгарган нәрсә генәдер инде, югыйсә ике яшьлек сабый үлем дигәнне кайдан белсен икән? Әнә шуннан бирле бала елаганны тыныч кына тыңлый алмыйм.
— Кызганыч диде Нәбир», минем кайгылы хисләремне уртаклашырга теләгәндәй Юк. мин үзем андый кайгыны күтәрә алмас идем Үз балам үлеп китсә, дип әйтәм. Ходай күрсәтмәсен... Үлем турында сөйләшмик әле бүген. Гамил. Куркам мин.
Машинаның алгы пыяласы өстендәге бәләкәй көзгене Нәбирә күренерлек итеп җанлап куйдым да. әледән-әле күз ташлап алам үзенә. Ул гына мин күзәткәнне сизми. Миңа мөлаем йөзе, озынча ак муены, чишеп җи бәргән күлмәк изүеннән калку чиста күкрәгенең бер өлеше күренә. Ике як чигәсеннән, артка җыеп салган бәйләмнән ычкынып, берәр тотым чәче косынка астыннан тугайланып бүселеп чыккан. Косметика-фәлән тимәгән ай шикелле йөзе әйтеп бетергесез нәфис, нәзакәтле. Юк. аның чибәрлеген, ка миллеген бөтен нечкәлекләре белән телдән генә әйтеп-сурәтләп бирү минем көчтән килми. Кулымнан килсә, мин аның рәсемен нәкъ менә бүгенге халәтендә ясап куяр идем. Юк бит андый сәләтем, сокланып утырырга гына кала.
Мәсхүтне әйтәм әле. кеше таный аера белмәгән сукыр бер ахмактыр ул. Врачлыкка укып йөргән була икән тагы үзе. Врачлыгына төкерәсе.
— Бала тотып утыру галәмәт килешә икән сиңа, Нәбирә.
— Чынлап әйтәсеңме, шаяртасың гынамы?
— Нишләп шаяртыйм.
— Рәхмәт инде... Исән-сау алып кайтып җиткерүең өчен дә бик зур рәхмәт.
Авыл урамына килеп кергәнбез икән. Юл озынлыгы сизелми дә калды тагы үземә. Әле яңадан йөз чакрым барасы булса да авырыксынмам, зарык мае идем шикелле. Машинаны капка төпләренә китереп туктатышка, Нәбирә:
— Бәбәй аягын «юмыйча» ярамас инде синең белән,— диде, шаян елмаеп.— Өйгә рәхим ит. әйдә.
— Юк, ярамый, мин, рульдә бит,— дидем һәм, бүген ничәнче тапкы рыдыр, тагын ялганга бардым: — Аннан ни... эшем дә күп. Концерт бригада сын репетициягә җыясы бар. Синнән башка юньлерәк биючесе дә калмады...
Дөресен әйткәндә, аягым бик тартса да, әтисенең күтәрмәдә басып торган итекләрен күреп, тартынып калдым. Олы кешене уңайсыз хәлдә калдырасым килмәде.
Нәбирә баласын күтәреп өйгә кереп китүгә, үземә ничектер ямансу бу лып китте, күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килде. Якын туганымны озаткандагы шикелле.
Кайчандыр мине кире каккан Нәбирәгә саклап йөрткән бераз үпкәле хисләрем, аны җилбәзәклектә, тотнаксызлыкта гаепләүләрем, мине көчләп юмалап дигәндәй, тиктомалга больницага чыгарып җибәргән Сәхип абыйга иртән кузгалган ачуым, мине мәгънәсез бер бәндәгә чыгарып калган аку шерка каршында аклана алмавыма үкенү — бөтенесе-бөтенесе, баярак кына явып, ул арада эреп өлгергән язгы кар шикелле юкка чыкты.
Клубта никадәр эш белән мавыккан кебек булсам да, матур итеп бала сын имезеп утырган Нәбирә һәм фәрештәләр тамашасыннан көлемсерәп яткан почык борынлы кызы күз алдымнан китмәде...