ӨЛФӘТНЕҢ ЯҢА КИТАБЫ
Бер танышым белән бәхәскә кереп алдым.
— Хәзер шигырь китаплары
укып вакыт әрәм итәсе юк, — диде ул. —
Кешеләрдә шигырьгә карата аллергия
башланды инде...
— Нинди шигъриятне әйтәсездер бит?!. Мәсәлән,
Зөлфәт шигърияте хакында алай дип әйтергә тел
әйләнми! Рәхим итеп, яңа гына басылып чыккан
Адашкан болыт* исемле китабын укып бак. Ышанып
әйтәм, Зөлфәт шигъриятенә орынсаң, «шигъри аллер-
гия» хакындагы сүз уйнатуларыңны калдырып торырга
туры киләчәк.
— Белмим, белмим Башкалардан кай ягы белән
аерыла соң ул?
Танышыма сөйләгәннәрне хәзер хәтеремдә
яңартырга тырышып карыйм...
Зөлфәт шигъриятене ң төп хас ияте нәрсәдә соң?
Әгәр яшәешебезнең соңгы дистә елларын гигант
айсберг белән чагыштырсак, без шул боз тавының судан
чыгып торган өске өлешендә уйнаган кояш нурларына
мөкиббән китеп. б иһуш гомер кичергәндә. Зөлфәт
шигырьләре игътибарыбызны айсбергның су астындагы
төп өлешенә, безнең зиһеннәр тоя, күзләребез күрә
алмаган империячел сәясәт фаҗигасенә дучар булган
халык язмышына юнәлтергә тырыша.
Китап битләрен актарам. Рух уяна. Җаның — Ил
һәм Халык язмышына кушылып тетрә нә. Әйтерсең,
шагыйрь мәңгелек хакыйкать атавының иң биек
ноктасына күтәрелгән дә укучы белән сөйләшә. Мине дә
үз биеклегенә күтәрә... Җитмеш ел буе тырыша-тырыша
Ялганга төрелгән гамәлләребезгә бәя бирә. Аның һәр
сүзе мигә
.Төрле тормыш корып карадык без, Кеше
сыман яшәмәкче булып ..
Гөнаһ шомлыгыдай.
Өстебезгә
Килде һаман шул адашкан болыт.
Әйе шагыйрь без яшәгән Җирдә яши, без йөргән
урамнарда йөри, без сулаган һаваны сулый. Ләкин аның
кыйбласы башка! Без — читлек куяннары, идеологии
кысалар эчендә тәрбияләнгән күндәм, «инсафлы» буын.
Тынмас алкышлар астында үскән ләббәйкәчелек
буыны... Шагыйрь үзендә шул кысаларны ватып,
җимереп чыгарлык көч тапкан һәм көрәшкә ташланган.
Башкаларны да азат итү өчен көрәшкә...
...һәм шул килеш,
шундый хәлдә килеш
Азат ител маташабыз тагын Үзебезнең тугел —
Олы җирне ң Бездән
иреклерәк халыкларын!
Яисә менә 1987 елда язылган «Кырау» исемле әсәр:
...Куырылган җимешләр без
Ватанның түтәлендә — Илкәй
һаман
сезнең буын Чишендергән
хәлендә
Шагыйрь үзе генә беләдер: башкалар «тынычлык,
дуслык илене ң саф һавалы җылы җилләрендә кабат-
кабат яшәреп», уңай гына иҗат итеп ятканда,
иманыңның тайпылмаган хәлдә Шигърият бакчасында
үзенчәлекле гөл булып таныла алу җиңел булмагандыр.
Күрәсең, монысы өчен Шагыйрь үзенең зур талантына
бурычлыдыр. Талантка баш ими мөмкин түгел. Аны
күрмәмешкә салышырга гына мөмкин... Бу —
Шагыйрьне рухи үтерүнең бердәнбер юлы. Әмма Зөлфәт
үз иҗатының башлангыч чорында ук Шагыйрьне җиңел
тормыш көтмәгәнлеген яхшы аңлый. Шагыйрь сүзе кара
көчләргә каршы иң көчле корал.
Дога белән шигырь арасында Зур аерма
күрмим әллә ни...
Башкалар «Бөек киләчәккә» кысыр өметләр баглап,
элегияләр язып азапланганда Зөлфәт Намус, Вөҗдан
өчен зур әхлакый көрәшкә чыга.
Мин Буран туганыдыр — Күкрәгемдә
Буран болытлары...
Шагыйрьнең җирдәшләргә һәм, гомумән, яшәешкә
фән-техника революциясе китергән һәм әле кигерәчәк
коточкыч афәтләрен тасвирлаган шигырьләрен дә тыныч
кына укып булмый. «Бөеклек» зәхмәте кагылган илдә
барлыкка килгән буынны нинд и язмыш көтә? Шагыйрьнең
хөкеме кырыс
Без — реакторлар.
Без номерлы
Җирдә,
һәммәбезнең номер —
дүртенче-.
«Изгеләр чишмәсе», «Җирдән кайтышлый», «Сөрем»,
«Көрсенү» шигырьләрен дә зур кисәтү итеп кабул итәм
Зөлфәт туган як, татар халкы, тел язмышы хакында да
үзенең уй-фикерләрен үзәккә үткәрерлек итеп яза Әсәрләр
эчкерсез, кылану юк Ниятен томанлы ишарә рәвешенә
төреп азапланмый. Ясалма, төче ва- танпарвәрлекне ң дә
эзе юк Шул ясалмалылык, төчеләнү «китапча
шигърилекпкә китерде дә бит инде! Шул нәрсә татар хал-
кының шигырьгә булган трад ицио н мәхәббәтен киметә дә
инде!
Туган авыл, яшьлек истәлекләренә тәңгәл рәвештә
Зөлфәт шигъриятенә ат образы киле п керә. «Ат йокысы»,
«Ике ат турында баллада», «Атлар чаба», «Ат карагы».
«Ул карашлар истә» кебек шигырьләрдә мең еллар буена
кешенең тугрылыклы дусты булган, авыр йөген үз
иңсәсендә тартып, кешелекне безнең чорга — фән һәм
техника революциясе чоры дип аталган Ахырзаманга алып
чыккан Ат образы төрле фикри агышларда сурәтләнә
Сагыну; иреге чикләнгән язмыш; тамырын югалткан буын
һәм табигать белән кешенең бер бөтенлеге
Зөлфәт шигъриятендә саллы катлам — ул да булса
татар халкының фаҗигале, гыйбрәтле язмышы.
Мәрҗанине, Тукайны, Җәлилне тудырган халык хәзер
денсеэ-имансыз буын үстереп ята, Кем гаепле моңа? Ша-
гыйрь шәхси үрнәк күрсәтә — ул бармак төртеп гаеплене
күрсәтми, гаеп безнең үзебездә. һәр кайсыбызда икәнен
ассызыклый:
Узебезнең оят —
безнең сыртка!
Җир күтәрә алмас һәммәсен
Кыйблалар югалган, гореф-гадәткә төкереп кенә
карыйлар, әхпак-веҗдан дисәң, мыскыллы көлү
ишетерсең Яшәешне кой ләп торучы иң изге төшенчәләр
урынына — бушлык, әмма ул тиз арада әдәпсезлек әх-
лаксызлык. деисезлея. намуссызлык микроблары үрчи
торган инкубаторга әйлә нә
...Имансызлар калдың, и халкым. Ни саклар
күңелеңне?
Уйнаштан туган буынга Калдыра күрмә Илне!
Зөлфәт шигырьләрендә халкым башыннан үткән авыр
язмыш төрле яссылыкларда ачыла. Халык, туган тел, яңа
буын язмышына булган Салкын Битарафлык д иварын
шигырьләре белән әрнеп, ярсып утка тота шагыйрь
Зөлфәтнең кү п шигырьләренә болыт образы килеп
керә Болыт — Өмет Болыт — билгесез киләчәккә шөбһә
Болыт — Ышаныч. Болыт — Көтү Болыт — Намус. .
Вето салдым барлык мескенлеккә'
Шагыйрь замандашлары җанына тирә н үтеп керә.
Безнең чор кешесенең чын йөзен ачып бирә.
Без — күкертсез шырпы,
Без — яшәми торган адәм балалары
Без — сурәтсез сурәт
Рәссам туган!
Безнең натюрмортка
нәрсә кирәк тагын’
. .Туган телне ыштыр итүчеләр Җир җимертеп
бәйрәм иткәндә Газиз сүзкәй.
урый кала сиңа Тирәннәрдә
бары, үткәндә
Хәзер инде «үзгәреш» сүзе модада. Шагыйрь
тарихның бу борылышын да үзенчә кабул итә.
Җитте Оят ап-ак болыттан!
тә булуын кисәтә. Көрәшсез бер нәрсә дә бирелми. Озак
еллар буена рухын таптаган Иблисләрне ң тамыры
тирәндә, аларның кулында көчле корал — Сукыр
Ышаныч бар.
..Рәнҗетелгән җаннар очып йөри — һәммәсендә
яна минем тамга.
Фәрештәләр чакырдым мин җиргә. Тик иблисләр
килде, Алар кала...
Зөлфәт иҗатының тагын бер үзенчәлеге — аның
Туфанилыгы. Ул — татар халкының намус сагы —
Туфанның рухи туганы дисәм дә ялгышмам.
Җитмешенче елларда Туфан яшь буынга:
— Кемнәр сез?
Безнең дәваммы?
һәм безнең нәселме сез?
Тукайлар изге йоласын
Үтәргә әзерме сез!? —
дип эндәшкән иде.
Зөлфәт — шушы шигъри наказны үтәргә алынган
фидакарьләрнең берсе «Чык төшкән Парнас тавына»,
«Күңел сагы», «...Хан да түгел, мин — бары тик Зөлфәт»
кебек әсәрләрендәге сурәт-образлар. романтик фәлсәфә.
шигырьләрдәге лиризм, моң Туфан чалымнарын еш искә
төшерә.
Зөлфәтнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле. Аның
шигырьләрендә кысыр сагыш, сөйгәне ташлап киткән
Мәҗнүн йөрәкнең «аһ-ух» килеп өзгәләнүләре юк.
Зөлфәт мәхәббәт лирикасында да фәлсәфи тирәнлеккә
омтыла, хисләре бай, катлаулы. Тормыштагы кебек үк...
«Оныт», «Икебез», «Теләк». «Берүзем», «Ул яшеннәр
кайда». «Ак шомыртым» һ. 6. шигырьләрдә
замандашыбызның саф хисләрен ышандырырлык итеп
сурәтли Үзең дә сизмәстән шагыйрьнең сердәшенә
әверелеп куясың. Кемгә килеп, кемне генә яндырмаган
сөю!
Юатулар безгә кирәк түгел,
Ихлас язга кирәк юату.
Чын мәхәббәт —
җирдә юкны табу, Чын
мәхәббәт —
Барны югалту...
Зөлфәтнең күп шигырьләрендә табигать
күренешләре эчке кичерешләр аша үткәреп тасвирлана.
Ләкин бу абстракциягә корылган коры фәлсәфә түгел.
Яшәешнең бакыйлыгы, гомернең чикләнгән булуы һәм,
иң әһәми- ятлесе — шәхеснең кешелек алдында җа-
ваплылыгы калку чагыла. «Сулыш», «Сират кү пере»,
«Офыкларда төн канаты яна» һ. б. шигырьләр шул хакта
сөйли.
Шагыйрьнең китабын укыйм... Күңелдә давыл,
уйлар өермәсе... Менә тагын Тукай премиясенә тәкъдим
итүләр башланыр. Табигый д ип уйлыйм, бу исемлектә
Зөлфәтнең «Адашкан болыт» китабы да булыр, һәм инде
премиягә тәкъдим ителгән кандидатларны караган
чагында берәрсе:
— Кем соң ул Зөлфәт?! — д ип «сорый» икән,
андыйларга шагыйрьнең үз сүзләре белән алдан ук җавап
бирәсе килә:
. .Еллар узды Инде уйлыйм мин —
Чын дөресен әйтәм, алдамыйм:
Алла чакта — кеше түгел мин,
Кеше чакта — бераз алла мин.