Логотип Казан Утлары
Поэма

МАТӘМ


Окину взглядом Север и Восток песчаную и ледяную сушу, и не географический восторг, а мысль прожжет мятущуюся душу. — о том. что предки шли не торопясь, осваивая реки и наречья, не для того, чтоб износилась связь полустааьная. получеловечья. Землепроходцам исполать и честь, и полководцам — исполать и память за то. что нефть, и лес. и хлопок есть, и есть простор, где оборону ставить.
Станислав Кунаев
Сары торбалардан, җанны кыйнап. Ниндидер бер ят кой ага... ага..
Зират каеннарын тибрәтә дә Сузылып чыга ул авылга таба. Туган җиремдәге шушы кабер Мәңге төзәлмәс бер яра кебек Пуля тиеп егылгандай, авар Армиядән үлеп кайткан егет.
Ул бабасы белән үскән иде. Ятим иде — ялгыз куак гүя...
Бөтен афәтләрен - ин беренче Нигә язмыш ятимнәргә оя?
Әй син, кояз Мәскәү генералы! Парижларда теккән мундир киеп. Син сөйләмә безгә «бурыч*ларны. Сискәндермә «дошман яный'» — диеп. Без сизәбез сезнең кем икәнне.
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА шагыйрь. «К<шшлы к>'-***Р* А.»и исемле шигырь
китап тиры авторы Казанда яши Татарстан комсомолының М Җчит иссигндиге премия се лауреаты
Аптырыйбыз: ни Чын, ни соң Ялган? — Безнең патриотизм хисләренә Әфган якларында нәрсә калган?
Илбасардан илен саклый икән, Исем әзер аңа, димәк — дошман! Баскыннардан җирен яклаганнар — «Басмачылар», — Кемдер шулай кушкан.
Нигә һаман чит илләрне яулап «Саклыйбыз» соң туган илебезне? Җуя-җуя юлда атыбызны, Җуя-җуя туган телебезне...
...Япь-яшь кызый күз яшьләрен коя. Башын бәрә-бәрә бусагага.
Хатын-кызның бәгыре шулай ката. Күңелләре шулай усаллана.
Аның бүген шундый кара көне — Сулыгып-сулыгып елый шул яшендә... Шигыремнән мең мәртәбә авыр Бу кызыйның сыңар күз яше дә...
Зират уртасында кан табыдай Кала кабер, кала кәгазь гөлләр. Онытыла ниндидер бер ят көй. Комиссардан ишетелгән телмәр.
Контингентлар кайтыр туган илгә. Континентлар җиңел сулап куяр. Айшә исемле кыз ләкин мәңге Шигыремә күз яшьләрен кояр...
2
Өстәл үзенә тарта аксакалны, Ният тарта, ният — зурайды: Телдән телгә күчсен, илдән илгә, Набат булып суксын бу кайгы. Язылганны балта юна алмый, Төрмә көчсез аның янында.
Бәет яза шуңа төн ката карт, Оныгының манып канына: «Тарих мең дә тугыз йөз дә Сиксән бернең язында, Күз яшьләренә чыланып Бу хикәят языла». Әюп картның тәүге бәете бу. Соңгы бәет инде, төшенә.
Бик зур кайгы этәрде шул аны Беренче кат иҗат эшенә.
Ә күзләре — бизмән чокырлары. Мөлдерәмә тигез кайгысы.
Чайпала да тама ак кәгазьгә — Ярап тора әле анысы...
Шылт итсә дә бәет чыгарганнар. Чоры шундый булган. Ә монда Оныгын бер цинк табутка салып
Кайтарганнар туган ягына. Батырларча үлгән, диләр менә... Шулайдыр, ул — Әюп каныннан! Ләкин нигә, нигә? Башка сыймый: Ник әҗәл нәкъ ана кагылган?
Узган сугыш каһарманы бу карт. Булмый әле һаман онытып. Кырык елга якын тынычлыкта — Нигә табут? Нигә — оныгы? Кызлар кулын тотмаган да иде. Дошман әнә тоткан да утка, Туган ягына ул юлга чыккан. Юлга чыккан цинк табутта.
Яз, бәетең, әйдә. Әюп бабай. Кемдер аны укып елар да Искә алыр ерактагы улын һәм мәрхәмәт сорар еллардан.
3
• Нинди сугыш? Нинди Әфганистан? Тукта тизрәк дөнья болгатудан! — Сәвит Миннәт миңа текрек чәчә.
- Сезнең нәсел болгатырга туган*.
Көрмәкләнә бераз гына теле. Чырай — кызыл, гәүдә шактый авыш. ■Онытма, ди. бабаң Зәйдулланы, Шул көн көтә сине, пынимаеш! Кычкырдылар теге вакытта да. Ирек, диеп, хөрлек, фәлән-төгән... Ну. без инде, ниттек, канишныжы. Матрац тектек кызыл әләменнән. Чүпрәк җитә сәвит өстендә дә Җилфердәде исерек тукымалар. Контрларның оныклары хәзер. Хаклык эзләп, җанда тукыналар. Син дә артык сикеренмә. туган.
Дилбегәне бераз бушатудан Ни үзгәрә? Тәртәсе бит имән! Дуласаң да тәртәсенә тимә... Яшәп булмый җир йөзендә ансыз: Тәртә тәртип, алар бер тамырдан. Сталинның корыч кулы кирәк, Сталинны
сагынып мин каңгырам...»
Миннәт үлгән, беләм.
Ләкин бүген
Рух, сүз нрке. имеш.
Шуңа әнә йөзен әләм кебек җилфердәтеп Ул дөнья! а калкып чьна янә. Даһиларның күләгәсе кебек.
Елмаюын төреп мыегына.
Безнең арттан килә.
Форсат җиткәч
Иңсәбезгә сугар кыю гына.
Ә мине ул таный.
Карый шүрләп
Корбанының нәсел-нәсәбенә:
Бабаң кем? — дип анкеталар суза, Шикле караш ташлый мәсләгемә. Төкрек чәчә менә: «Пыр-паганда!
Ни сулисең анда, нинди афәт? һәлак булмаган бит мескен солдат, Үлгән бары, вафат булган, вафат!»
Цинк табут җиргә иңә бүген, Мөхәммәтне алып үзе белән... Алып батыр түгел,
Япь-яшь малай...
Чит...
җирләрдә...
гомере...
өзелгән...
4
Өч нокталар кәгазь өстенә Күз яшьләре кебек түгелде... Иртәгәге, кичәге түгел, Кайгы шул ул — мәңге бүгенге. Ярага тоз салма, дисезме? Сугыш инде хәзер узган эш?.. Анысы шулай.
Тик яшь гомергә Нокта кую менә кызганыч. Шуңа ахры өч нокталар күп Бүген минем кәгазь өстендә: Сөрлегәм дә тагын кузгалам — Яшьтәшләрем төшә исемә. Күтәрелә һөҗүмгә алар. Командирның кырыс авазы Алга куа. Йөрәк урынында Тибә бугай приказ кәгазе. Экран буйлап чаба шәүләләр... Нигә минем күзгә чалына соң Кыядагы бер чалмалы баш? Болытларга тигән чалмасы. Мең биш йөз дә илле икенче Елның шыксыз кара көзендә Саклаган күк Казан каласын, Гаҗизлек бар аның йөзендә. Кулын суза ярдәм сорап ул Мөхәммәттән, күктән, алладан. Туганнарын сугыш үтергән, Калаларын ялкын ялмаган.
Ә Мөхәммәт автомат алып Төби ана: сугыш — шобага... Аккорд булып яңгырый залп Төгәлләнми калган догага.
5
Хәрби советтан сон патша ана тоткарланырга боерды.
— Без сиңа зур ышаныч күрсәттек. Шегали, — диде Иван, мыскыллы елмаеп. — Син канәгатьме?
Шаһ гали, карашын идәнгә төбәп, түбәнчелек белән башын иде.
— Сезне Алла рәхим-шәфкатеннән ташламасын, галиҗәнаб...
Иван ашыкмыйча гына сүзен дәвам итте:
— Син Казанга иң башта һөҗүм итүче яуның башында булачаксың, чирүен ышанычлымы, шыр җибәрмәсме?
— һич юк. галиҗәнаб, яугирләремнен барысы да кыю. аларны берни туктаталмас! — Шаһгали янә башын иде. — Безгә күнегәсе түгел, без һәрвакыт алгы сафта сугышабыз. — Аның тавышында горурлык төсмерләре сизелеп алды. — Казанда нинди ганимәт кулга тешәсен барыбыз да яхшы белә бит... Алып булса...
Иван тәхетеннән сикереп торды, арлы-бирле тыз-быз йөренә башлады.
— Алырбыз! дип акырды. Күрәзәчеләр әйтте. Казанның көне санаулы.
Шаһгалинен ирен читләре тартышып куйды. Шайтанымамы күрәзә9 Шундый көч белән дә янә алып булмаса ул каһәр төшкән шәһәрне, хатын-кыз күлмәге генә киясе кала инде. Ә казанлыларнын булыр-булмас илле мең гаскәре бардыр. Com ы тапкыр хан булып торганда дарыларына да су салып китте ич ул. Каганның көчсезләнүе өчен турыдан-туры Шаһгалигә бурычлы Иван. Хәер, нәрсә белә соң сугыш эшендә бу маңка? — Казан халкына булган нәфрәте Шаһгалинен йөрәген кысып куйды. Өч тапкыр куып җибәрделәр бит.. Югыйсә, куркак Мамай каны катнашкан шушы малай каршында баш иеп торыр идемени ул... Ул — бөек Чыңгыз нәселеннән булган Шаһгали бине Аллаһияр!
Ә бәлки... дүртенче кат урнашып калып булыр?
Иван тынычлаш ан иде, кире тәхетенә барып утырды
Ханбикәнең хәле ничек? — дип сорады ул карлыккан тавыш белән.
— Аллага шөкер, галиҗәнаб, — диде Шаһ1али. Үзенең күз алдына Сөембикәнең кара янган йөзе килеп басты. Кирмәнгә алып кайта алса да. йөрәген яулый алмады ул аның.
— Казанның диварлары биек, дип тагын иске эзгә төште патша. Яугирләрең сынатмасмы. Шегали9 Ни әйтсәң дә. дин бер тел бер. кан бер дигәндәй Укларның юнәлеше үзгәрмәсме9
Шаһгали акрын гына көлеп куйды. «Безнең кавемне белми икән әле бу...» дип уйлады ул.
— Малның нәселе юк... — Аның күзләреннән идәнгә зәнгәр чаткы лар чәчрәде - Этләрең мал исен сизделәр инде, галиҗәнаб.
Шаһгалинен сүзләре Иванның күңеленә хуш килде.
Син минем иң яхшы этем, Шегали. — диде ул. кулын өскә күтәреп. Бу китәргә мөмкин дигән сүз иде.
— Алла сезне рәхим-шәфкатеннән ташламасын, галиҗәнаб. дип тагын кабатлады Шаһгали һәм башын иеп ишеккә таба юнәлде.
Иван күз карашын аның шәлперәйгән колакларыннан ат я\рыны ко-чаклар! a күнеккән кәкре аякларына күчерде. Авыр ишекләр акрын 1ына ябылгач, йөзен чытып идәнгә төкерде. Гүзәл Сөембикә пармы соң инде бу хайванга, дип уйлады ул...
Йолдызлар монда ничектер эрерәк өрәкләр озынрак һәм нәзек көн саен алар ничектер буйга үсә беләзекләрендә җирнең орбитасы аларга бу якта күңелсез түгел шуңамы шаркылдап көләләр кайчакта сискәнәләр дә сәясәт кемсәләре һәм таш төшеп китә тау башына җиткәч һәркем үз илен сагына үлем күргән күңел нечкә була гаҗәп дөнья яулый урыс малае Владимир МӨХӘММӘТ таҗик турсун
«Көннәр озын... Гомер озын кебек биредә.
Исә җилләр — истәлекләр җанда терелә». —
Бер хатында шундый сүзләр иде шикелле.
Бүген алар күңелемә тиде шикелле.
Исте җилләр, истәлекләр килде, чорнады.
Айкап чыкты шигырь уты еллар-чорларны.
Ләкин бер көн күз алдында тора да тора.
Керфекләр күләгәли дә
тагын яктыра.
Аның соңгы киче иде
туган өеңдә, иясез уйнады гармун авыл көенә.
Иптәшләре ашый-эчте, иркен табыны.
Сагыныр ул бу кичәне.
бик тә сагыныр.
Әюп картка моңсу иде, сизә, ахыры...
Ни язгандыр... Инде яхшы бетсен ахыры.
Намаз саен юкса һәркөн син теләк телә:
Хезмәт итәсе урыны булсын дип илдә.
Кайтты да менә оныгы
бераз елмайды:
— Миңа — Кабул. Синең теләк кабул булмады...
«Без китәбез, сез каласыз» — җырлар җырланды.
Әюп бабай да авызын йомып тормады.
Кыстап алды: «Сөйләшегез берсәк салып сез...
Яуда, агай-эне, булмый безнең халыксыз: Түгел беренче мәртәбә, үзем мин менә үлми-нитми генә барып җиттем Берлинга.
Минем бабайның бабасы Парижны алган, Бонапартның яңагында уч эзе калган». «Гололобый» малайларга бу сүз хуш килде. Ант иттеләр, без дә, диеп, сакларбыз илне!
Озата чыкты Мөхәммәт дусларын тышка... Хушлашты.
Күз яшен егет агызмас бушка. Кем ул әнә тып-тын гына почмакка поскан?
Бу — бергә китәсе дусты... Күңелен коскан.
Авыртыр башы. Төзәтмәс. Болай да төзек. Мазар-и-Шәрифтә аны алырлар өзеп.
Талпыныр җәеп кулларын, гүя очар кош омтыла туган җиренә! һәм иңри:
Хуш!
Хуш...
кырым татары әмәт курыкмыилар чалмалылар чалуыннан өрәкләрдән өрекмиләр диеп булмый тик кайвакыт моңсу булып китә каен яфрагын куясы килә йөрәк турына уяу алар уянырга кирәк түгел тегеләр бит төбәлгән ди бу төбәккә океан аша дәгъва итәләр икән бу ил безнең тормыш интересларының сферасы диеп дошман һөҗүмгә ташлана телләрендә алла
мөхәммәт өммәте
мөхәммәтнең автоматы кыза
өммәте юк өмете генә исән
россия ул һәрчак тынычлык тели һәм «саклана» алга бара-бара соңгы сугыш
шәһит киткәннәргә соңгы
соңгы сугыш башланмаска тиеш йолдызлар монда ничектер эрерәк өрәкләр озынрак һәм нәзек лепкәләре эләгә дә гөмбәзгә йолдызлар җиргә коела гули-гүли күтәрелә мәңгелек тузан
8
Мөхәммәтнең көндәлегендәге сөйгән кызына атап язылган юллар
Мөхәммәтнең автоматы тынды.
Тау кымшанып куйды:
«Дөмекте!»
Кояш шул ук. Җир дә...
Сезнең турда басып тордык... Ни турында сөйләштек без? Истә дә юк. Сезнең тур ул Мәхәббәттә безнең «ликбез»
Иң кирәк сүз иреннәрдә Кипшенгәндер, дым көткәндер... Безнең өчен җир йөзендә
Соңгы дошман дөмеккәндер...
Җилләр исте арабыздан.
Орынды кошлар канаты.
Дәррәү яфрак ярды каен, һәрбер яфрак сәлам хагы.
Көтәрсеңме мине, дидем. Карашым белән кагылдым.
9
Моңсуланып синең күзләр Керфекләреңне ябынды.
Кем китмәгән, кем кайтмаган?! — Безгә бит ул уен гына...
Син кулъяулык суздың шул чак Кыенсына-кыенсына.
Тиз генә алып яшердем.
Бөркелде күңелем эченә Хушбуй исе белән бергә Синең тәнеңнең исе дә...
Көтәрсеңме мине, дидем. Кабатладым ахмак сыман. Дәррәү яфраклар коелды — Пышылдадың: Вәгъдә иман...
Татар ята —
Өммәте юк... Сүнгән өмете.
Тор син, батыр, тор, яшьтәшем минем!
Әнә дошман, әнә, үрмәли.
Ә Мөхәммәт берни ишетмәде!
Ә Мөхәммәт берни күрмәде!
Дерелдиләр бераз керфекләре.
Исән икән, шөкер.
Тор инде!
Туган якның дымлы болытлары
Юешләсен канлы иренне.
Ерагая туплар гөрелтесе.
Тынлык били якын-тирәне.
Ә Мөхәммәт берни ишетмәде, Ә Мөхәммәт берни күрмәде.
Күкне терә керфекләрең белән!
Ава...
Авыр, гүя кургашын.
Күк астында, чит-ят күк астында Сытылдың син, дустым-чордашым! Тор, син, батыр, тор. яшьтәшем минем. Исән килеш җырга кер әле?
Ә Мөхәммәт берни ишетмәде...
Ә Мөхәммәт берни күрмәде...
10
Озын-озак гыйбадәттән соң, князь Всеволод кятибен чакырып алды. Кятиб ишектән ничектер яны белән керде, тиз генә килеп өстәлгә каурый каләмен куйды, суларга да куркып хуҗасының йөзенә текәлде. Князьнең кәефе юк икәнен ул ишеткән иде инде. Соңгы арада аның кәефе юк шул. Халык хәерче — эшләмәгәч ничек бай булсын? — дружинага түләргә акча юк...
Димәк, яу, яу. яу!
Ганимәт мал Владимир иленең эшләрен җайга салыр, шөһрәтен тагын да өскә күтәрер.
Князь майланган озын чәчләрен артка сыпырып куйды, шешенке күз кабакларын иренеп кенә күтәреп кятибенә карап алды, алдындагы сыра чүлмәген читкә этәрде Мәгәр сүз башларга ашыкмады
Болгарларны җиңү җиңел булмас.
Җиңәрбез.
Ач бүренең ачуы яман...
Болгарлар сугыш белән бик мавыкмый, алар сәүдә итә, монда да туар-ишләре күп... Князь үз сәүдәгәрләренең дә сугышка каршы булуын искә төшерде, җирән төкләр баскан дәү йодрыгын йомарлады. Урыс сәүдә итә беләмени?! Урыс — сугышчы! Яугир! Сугыш булмый торса, эчкегә бирелә ул. Менә болгарларның умырткасын сындырыйк әле. Кан кирәк, яңа кан кирәк урыска! Югыйсә тамырлардан аракы ага башлады. Добры- ня баһадир кебек борылып китмәбез, итекләрен салдырырбыз, җирләрен воеводаларга өләшербез, чабатага калыр болгар!
Тик кыпчаклар килмәде, каһәр. Алар да булышса, болгарларның көлен бөтенләй күккә очыра идек...
Князь кипшенгән иреннәрен сыра белән чылатып алды.
Ә бит төркиләр мәңге бер-берсе белән алышырга яратты. Аларның бит һәрберсе үзе генә өстен калырга тырыша. Бу юлы Хан нигәдер киреләнде: «Без бер халык, бер-беребезнең канын кою — язык», — дигән була
мөртәт. Басурманнар! Димәк, кыпчаклар да Магометка табына башлаган.
A-а, хәйләкәр Хан. бер халык, язык-фәлән дип маташа, князьнең казнасы бушаганын сизгән ул. Җиткергәннәр...
— Яз! — дип боерды князь. — Хөрмәтле туганым — Бөек князь Свя-тослав!
Тик нәрсә язарга? Болгарларга каршы барырга кыпчак ханы риза бул-мады, дипме? Үтенечемә төкерде, дип акланыргамы? Святослав миннән кычкырып көләчәк бит, бәзен Киев көләчәк...
— Кыпчакларны чакырырга теләмим. — дип хатын дәвам итте ул. — Аларның нәселләре дә. телләре дә бер үк.
Төркиләрнең бер-берсенә
кылыч күтәрергә баш тартуын
тарих шулай хәтерли.
Шуңа күрә бу гайре табигый вакыйганың
төгәл елы да билгеле —
милади белән 1183 сәнә.
Цинк табут иңә... Кем соң анда? Бу турыда сүзне башламам. Мәшриктән мәгьрибкәчә җирләр Безнең халык белән ашланган.
Ыргылганнар яуга җайдагатлар, Татар аты — затлы,
әшәке...
Таратканнар сөңге очларында
• Урыс коралы»ның дәһшәтен.
Үз атына мәхәббәтле халык
Ят дан хакына яуга атылган. Көенә белгән Сөембикә өчен, һәм Шаһгали кебек сатылган.
Эзләр белән чуарланган дөнья. Тузан сарган. Әмма ап-анык — Бу эзләрне бабаларым салган. Таныйм бабаларым табанын. Мәшриктән мәгьрибкәчә җирдә Шул ук эзләр, шул ук - охшаган. Ул эзләрне мин Польшада күрдем. Яңа хисләр кайтты Польшадан.
Ят төбәккә алып китте «Фиат». Ят ук түгел бугай бу юлы.
Чатта торган такта юл күрсәтте Алга...
Анда «Татар авылы*
Магистрның калын муенына Туган морза аткан аркандай Суырып алды чорлар.
Кан. кан тартты
Ниндидер бер магнит бар канда.
Җидесигез татар калган, имеш. Даны белән мина ят алар
1евтоннарның тимер когортасын Ботарлап юк иткән татарлар.
Яхшы беләм: су үзгәрсә әгәр. Тел үзгәрә, холык үзгәрә... Нидер кала икән: таныш төсмер Киң тупсалы йөздә, күзләрдә... Талпынды уй — Галиҗәнаб Тарих Туктамышта туктап калгандыр. Бу хыяллар чындыр әле. баксаң, Ә чынбарлык үзе ялгандыр?
Исәнмесез! — дидем бер бабайга. Карашында өркү, шик иде. Җиргә килеп төште минем сәлам Ук эләккән шоңкар шикелле. СССРны уйлап чыгып киттем Манарасы биек мәчеттән. Күзләремне дым элпәсе япты. Иренемдә калды әче тәм. «Мөхәммәде...» - диеп сузды мәзин. Бу исемнең көче әле бар... Каравылчы Али дога кылды. Монда да күп икән Алилар. Үзебезчә бер сүз әйт әле син! — Тәкрарлап бер җырлар язарлык. Онытылган.
үлгән.
корыган тел... Бер сүз калган мазар. Мазарлык...
Үз атына мәхәббәтле халык Ят дан хакына яуга ялланган. Идел кичкән үчен кылыч итеп. Тик чорларны кичә алмаган.
Мөхәммәтнең көндәлегендәге үзе өчен язылган юллар
«Олтанында туган җир җылысы!
Юнәлсәң дә кайсы якларга,
Син баскан төш, димәк, татар җире. Туры килер аны якларга».
Минем сүхтәр түгел, бабайныкы. Бабасыннан күчкән аңа да... Ахры алар мондый сәфәрләрне Егетлеккә, данга санаган.
Урта гасырлардан килгән сүзгә Мөнәсәбәт анык, билгеле...
Ләкин көрәш — һәр чорда да көрәш. Син мәйданда — бирмә билеңне!
Дөнья монда — мөлдерәмә касә.
Мөлдерәмә... Вакыт аңларга: Кем язмышы канга әверелер — Соңгы тамчы булып тамарга?
Сәер сугыш бара, соңгы сугыш...
Син солдат тик — гамәл аклана.
Ут яңгыры.
Аеру да кыен —
Кем яу чаба, ә кем саклана.
«Йөрәгеңдә туган җир җылысы!
Юнәлсәң дә кайсы якларга.
Син ауган төш, димәк, татар җире. Туры килер шунда йокларга».
Тик җир килешмәсә кеше белән?
Таш шикелле монда җир — каты. Безнең жир ул бары — без күчәсе Тыйнак, моңсу татар зираты...
Бу яклар ят безгә.
Кояшы да
Мунча миче булып торырлык.
Тауларында безнең күңелләргә Аңлашылмый торган горурлык.
Шуңа миндә нәфрәт.
һәм курку да...
Яшеренгән анда дошманым.
Кем әмерен, белмим, үтидер ул, Ә мин командирым кушканны.
Ә кушканны үти беләбез без!
Шуңа күрә БАСКАН җиремнән Мин чигенмәм!
һәрбер ташы аның
Безнең җаныбызга төренгән.
Кем килде исә җиһанга, шик юк ки. китәр— Сәйф Саран
Үзгәрмәс хакыйкать белән кеше килешергә мәҗбүр. Алтын Урда дәүләте заманында яшәгән борынгы шагыйребезнең бу юллары дөнья беткәнче мәңгелек турында уйларга этәрер...
Җиһанга һәркем бертөсле килә. Ләкин һәрберсе үзенчә яши, үзенчә китә. Ни рәвешле китә? — юкка гына шушы сорау меңнәрчә шагыйрьләрнең күңелен бимазаламагандыр.-
» Солдат чит дәүләттә батырлача һәлак булды. Тик ни өчен? Ни хакына?
Йөзләрчә татар егете әфган туфрагына башын салды.
Кем җибәрде аларны анда?
һәр халыкның язмышы үз кулында булырга тиеш.
Язмыш атының йөгәне кем кулында, атның язмышы да шуның кулында.
Бер иярдә ике җайдак була алмый. Иртәме-соңмы аның берсе егылып калырга тиеш. Чәрдәкләнгән башын акрын гына тарих тузаны күмәр...
Асылда, бу дөньяда бар нәрсә дә вакытлы. Яралар төзәлә, кайгылар басыла.
Әюп бабай, оныгының үлеменнән соң тагын да бөкрәя төшсә дә, сау- сәламәт кенә иөри әле. Дөрес, ул хәзер үзалдына нидер сөйләнеп йөри, кү з- ләре дә моңсурак, әллә еллар элпәсе каплаганга гына шулай моңсу тоеламы? Еш кына ул эшләпәсен алдын артка кия, кайчакта ыштанын төймәләргә оныта. Сәер гадәте дә бар: тик торганда «идрит-кудрит!» — дип кычкыра да, офыкка карап кемгәдер йодрык болгый
Ә офыклар һаман алсу...
Айшә исемле кыз шәһәргә эшкә киткәннән соң озак тормады урыс егетенә кияүгә чыкты. Инде малае йөгереп йори, диләр. Аңа Володя дип исем кушканнар, имеш. Владимир Ильич Ленин истәлегенә...
Сулар ага, ага... Күкләр авырлыгыннан каберләр иңә. Җир бирә, җир ала. Гомер — бер уемнан бер уема уй тизлегендә сикерү генә..
Мөхәммәтнең дә исемен сирәк телгә алалар хәзер. Хәер, Павлик Морозов исемендәге дружинаның яшь пионерлары үз отрядларына Мөхәммәт исемен алу өчен ярыш башлаганнар дип. район газетасында пионервожа- тыйның хәбәре басылып чыккан иде. ни белән беткәндер, авторга мәгълүм түгел.
Мин шуны беләм: кәҗәсенә печән сорап баргач, авыл советы рәисе Әюп бабайдан Мөхәммәтнең Әфганстанда һәлак булуы хакында белешмә китерүен таләп иткән: «Бәлки ул малай анда үпкәсенә салкын тиеп кәңкәи- гәндер?..»
«Бездә шундый закун!
Галстугын
Төзәткәләп куйды Миннәтен Безнең алда юньле кәгазь булсын. Справка китер юнәтеп...»
Бу соң әллә сәвит Миннәтенең Оныгымы? — бигрәк охшаган.
Күзне шүрләтерлек шәрә җанын Яхшы кәчтүн белән тышлаган.
Алар барсы бер нәселдән ласа! Мәңге-мәңге бетмәс бер токым Илне киләчәккә өнди һаман. Каплаттырып бераз ертыгын. Утыра менә иркен бүлмәсендә, Белә кулның кулны юганны... Тагын кая юллар авылдашын - Кайсы яуга? — «өлкән туганы»
Миннәтевме, әллә Шаһгалиев? йөзе бер үк аның асылда: Үгез үлсә — аңа калҗа бары. Утын була — арба ватылса.
Мөхәммәтең-ниең ана нәрсә?
Ул матдәгә бары ышанган.
Рух ят аңа...
Ул Рух безнең аңда Котылырга тели тышаудан.
Ни газизрәк — бу ватанмы? Аһ. туган каумем газиз!
Дәрдемәнд
Минем сүзем үләннән дә түбән.
Мин пышылдыйм, алар шыбырдаша. Тамырлары буйлап аска саркыйм — Аралашам гади шигырь аша Чорлар белән...
Чорнап ала мине
Әллә кайчан онытылган зарлар — Калкулыклар тауга әверелә, Бер-береннән ерагая ярлар. Пәрдә кебек күтәрелә офык — Сәхнәләргә безне дәшә мәллә? Белмиме ул — ат уйнатып булмый Үләннәрдән түбән яшәгәндә.
Буразнада күзе алашаның, Кемнәрнеңдер нигә талашканын Ишетми дә... Уе аның олы: Ул камчыдан өркә, көтә солы...
Тик җыенмыйм гаепләргә аны: Кымшандым да бераз буразнадан, Казна эше кире җиргә кысты, Калкынырга, ахры — юк, язмаган...
Хәтерләтә җирем язгы таңда Ашъяулыкны... Матур чигелеше. Буразналар сала безнең халык, Межа салмый дәүләт чиге өчен. Чиктә түгел һич тә илнең көче, Чиксезлектә — кодрәт.
Чикләнмибез.
Галәм ирене тигән туфрактан без — Шуңа күктән йолдыз чүпләмибез.
Минем сүзем тын сулардан да тын. Бу күз яше, гүя соңгы балык, Мәрхәмәтме көтеп читкә чәчри? — Сеңдерәлмәс аны чиккән яулык.
И син. сүзем, — тын сулардан да тын, — Ник җанымда табалмыйсың урын? — Оран булып түгел, бер гамь булып Колаклардан колакларга орын.
... Кидергән чак булды җырга зынҗыр, Чигәләрдән үткәрделәр чикне.
Тик Иманны җанда саклап, Барыбер Илтәчәкбез киләчәккә тикле.
Иләмәннең биләмәсе бүген — Туган тел ул!
Менә минем Ватан.
Соңгы көне булып сүреләм дә.
Өр-яңадан таңы булып атам.
Ә тегермән исән...
Таш әйләнә...
Кемгә тагын, кемгә, кемгә матәм?
Бичаралык.»
Мин дә менә хәзер
Дон Кихотны бәлки хәтерләтәм.
Кайда соң юл?
Кем юлбашчы бүген?
Йөрәкләргә сукмак кайдан уза?
Бармак яный һаман, уяна да, Колымада кол биләгән Хуҗа.
Үз язмышын башка халыкларга Тапшырган да татар — мескен кавем. — Тыңлап ята хәзер хуҗаларның Үз исеменә матәм уйнауларын.
Җилләр исә. Диләр: Үзгәрешкә! һәр җил арттыра тик канат көчен... Коммунизм язар бу тегермән.
Безнең канга манып канат очын.
Кайда соң юл?
Эзлим юлбашчыны...
Исән-имин ярга чыгарырлык.
Көчләп җиккән имән тәртәләрдән Мескен алашаны тугарырлык.
Без кем белән бүген ярашабыз? Без кем белән тагын талашабыз?
Кайчан сикерер җиргә толпар булып Йөрәктәге мәхлук алашабыз?
Кидерсә дә дошман җыр>а гынҗыр. Чигәләрдән үткәрсә дә чикне.
Безгә тигән өлеш — бу Иманны Илтешергә киләчәккә тикле.
Шигырь юлым — бал кортының юлы. Мин бал эзлим җаны хәстәләргә.
Әгәр чаксам — ул да дәва өчен. Соңгы юлга сезне хәстәрләргә.
Кыямәткә кадәр эзлим мин юл!
Сездә әллә канчан җуелганны... Җуелса да фани чырайларда. Язмыш тактасына уелганны.
Эзлим мин юл. йөрәкләрдән эзлим Табарбызмы кыямәткә хәтле Мөхәммәтне димәк, мәхәббәтне. Мөхәммәтне — димәк, мәрхәмәтне?!
IVtf? 1940