ГӘРЧӘ АНДА ТУМАСАМ ДА...
азан университеты белән Г. Ибраһимов исемендәге Татар тел. әдәбият һәм тарих институты бергәләп уздырачак конференциягә чакыру килеп тишкәч, мин чын мәгънәсендә шатландым. Бу мина ата баба йор ты. татар мәдәниятының мәркәзе белән танышу мөмкинлеген бирәчәк иде. Тамырларым тоташкан Идел буен моңарчы кайбер фотолардан, китаплардан, анда булып кайтучыларның сөйләгәннәреннән генә белә идем.
Мине үстергән әтием Әхтәм Ильяс тумышы белән Актаныштан иде. Ул үзенең нинди матур авылда тууын, үскәч, казакъ далаларына барып, балалар укы туын, беренче бөтендөнья сугышында катнашуын, ул гарасаттан аллага ышануы гына коткаруын кат кат сөйли иде. Аның сөйләгәннәре миңа әкият кебек тоелса да. ике-өч вакыйгасы бала рухымда аеруча зур тәэсир калдырды. Беренчесе кызыллардан качып Байкал күлен кичкә, дә, бозларның шартлап-шартлап ярылуы, йөзләгән меңләгән коралдашының шунда батып юкка чыгуы әтиемнең могҗиза белән генә котылуы иде. Шул ук фаҗигадан исән калган яшь шагыйрь Шаһвәли Келәүленең «Байкал буенда мылтык кулымда, кылыч билемдә* дигән шигыре дә исемдә. Үстергән әтием мәрхүмнең авыр хатирәләреннән миңа янә нык тәэсир иткән икенче сәхифә — аның берничә иптәше белән кыаыллар кулына эләгүе турындагысы иде. Тоткыннарны шыр ялангач чишендерәләр һәм Себер салкы нында сафка тезәләр дә йөгерергә кушалар, саф урыныннан кузгалгач, ата баш лыйлар. Шулердан бары әтием генә исән кала.
Бервакыт әтиемнән: «Кардәшләреңә нигә хат язмадың, нигә алар белән бәй ләнеш урнаштырмадың соң?» дип соравым хәтердә. Аның күзләреннән шундук мәлдер мәлдер яшь тибеп чыкты. «Бер мәртәбә хат салган идем — абзый, син без гә бүтән язма! — җавабы гына килде», дигән иде. Боларны искә алуым тикмәгә тү гел. Әгәр шушы изге кешенең тәрбиясенә элакмасәм, бәлки тарих һәм Идел буй лары белән кызыксынуым, аларга мәхәббәтем дә тумаган булыр иде. Мин аның Коръән укымыйча уздырган бер генә көнен дә хәтерләмим Балачагымда, шул бер китапны укудан ничек бизми икән, дип уйлаган көннәрем дә исемдә. Ләкин соң рак шушы ислам диненә ышану гына безне саклап калуын аңладым Әниемнең, аш пешергәндә дә. өйдәге бүтән эшләр белән шөгыльләнгәндә дә, гел татарча җыр лавы, гарәфә көннәрдә иртән өйне җыештырып, аш сулар әзерләве дә >легә чаклы үз алдымда. Әти белән без бәйрәм намазыннан кайтканда, табын пәрәмәчләр, сумсалар, төрле төрле бәлеш, чәк чәкләр белән бизәлгән була иде. Бу ягы белән безнең гореф гадәтләрнең төрекнекеннән аерымлыгын да сиздем. Төрек өйләрендә, гомумән, бәйрәм табыннары әзерләнми, килгән куиокка кофе яки чәй, конфет тәкъ дим ителә.
Балалыктан яшүсмерлеккә адым атлаган көннәрдә безгә ерак Кы.зылъяр (Ка загстан) шәһәреннән бер хат килеп төште, ул мине тудырган әнием Рокыя Дәү - лоткилдедән булып чыкты. Шуннан соң гына, миңа ике яшь тулганда, без яшә гән Мукден (Кытай) шәһәренә Совет гаскәре килеп керүе һәм мондагы «Идел Урал төрек татарлары» оешмасының алдынгы әгъзаларын, җөмләдән. «Милли байрак» татар гезитенең җаваплы хезмәткәрләре булган газиз әти әниемне кулга алып, ун елга төрмәгә һәм биш елга сөргенгә хөкем итеп, Себергә алып китүларе мәгълүм булды, йөкле әниемнең төрмәдә бер кыз бала, ягъни, сеңлем Фәридане табуы, аның да әти әнием белән Кызылъярда яшәве беленде Болар яшүсмер күңеле җиңел генә кабул итә алмаслык хәбәрләр иде. Язмышның шулай борылуы өчен кем гаепле, кемгә рәнҗергә һәм нәфрәтләнергә? Нишләргә белмичә озак тинтерәп йөрүем әле дә хәтеремдә. Шул хаттан минем өчен сәер тоелган кайбер нарсәләр дә ачыкланды. Беренчедән, мине Кытайда чакта Ильяс фамилиясендә йөреп. Тор киягә килгәч. »Доүләт»кә әйләнүебез сәерсендеро иде. Моның серен соңрак Гай ннҗамал әнием аңлатты... Әтием «Минем бер кызым бар. тик ул кияүгә китачәк, а Наднр - ир балп, үз фамилиясен яшәтсен», дигән. Гәрчә фамилиямнең «килде»се
Надир ДӘҮЛӘТ tl»44i гаригчы /алия Тпркиянгч 4>ря/р> учввгргитгты профтссоры.
Пгрни'и китап авторы Журналга Лгргпчч «агноша
К
төшеп калса да. «Дәүләт»не саклап кала алуым өчен яңа әтием Әхтәмнең изгелеген, фи дакарьлеген үз нәселе исеменнән ваз кичеп, минем исемемне йөртергә риза булуын гомер буе онытасым юк.
Икенчедән исә. урта белемне алман (немец) мәктәбендә үзләштерүем гаҗәпләндерә иде. Гомумән, байлар укый торган шушы хосусый мәктәпкә мине ничек йөр тәләр соң? Без — ярлы бер гаилә ич. Апам Рәшидә булышмаса. бәлки фатирга да түли алмас идек. Шунда Төркиядәге татарларның миһербанлылыгы. аларның үзара акча җыеп, мине укытуларын ачыкладым. Ләкин әлегә кадәр берсенең дә: «Без сине укытыр өчен фәлән хәтле акча бирдек», дип ялгыш та битәрләгәне юк. Бу хәл милләттәшләремнең сокланырлык матур сыйфатларга ия булуын раславы белән миндә гаять тирән тәэсирләр калдырды. Кыскасы, шушы кичерешләрдән соң мин берзаман үзем дә татар җәмгыяте эшенә катнашып киттем. Тукай исемендәге яшьләр түгәрәгендә «Тукай бюллетене», соңрак «Казан төрекләре җәмгыяте» эшчән- легенә кушылып, милләттәшләрем белән «КАЗАН» журналын чыгаруга көчемне салдым. Әкренләп өлкән буын татар галимнәре Әкъдәс Нигъмәт Курат. Габдулла Баттал Таймас. Зәки Вәлиди Туган. Хәмит Зөбәер Кушай. Габделкадыйр Инан һәм Рәшит Рәхмәти Аратлар белән танышу хөрмәтенә дә ирештем. Шулардан Рәшнт Рәхмәтинең әтием Ибраһим Дәүләткилде белән заманында сабакташ булганлыгы да аныкланды — алар Кызылъяр гимназиясендә бергә укыган. Кытайга да бергә килеп урнашканнар икән. Шуңадырмы. Р. Рәхмәти мине Истанбул университеты каршындагы «Ислам энциклопедиясе» нә эшкә урнаштырды. Шушы галнм- нәребезнең татарга багышланган хезмәтләрен укып, мин дә Истанбул университетының тарих бүлеген тәмамладым, шунда ук Русиядәге төрки халыкларның 1905 — 1917 еллардагы мәдәни һәм сәяси хәрәкәтләренә багышланган докторлык диссертациямне якладым. Гомумән алганда, төрки халыклар, хосусан, татар- башкортлар белә., кызыксынуым бүгенгәчә дәвам итә. Ләкин туплаган белемем укыганнарым һәм ишеткәннәремнән генә хасил иде. Халыкара фәнни конференцияләрдә чыгыш ясаганнан соң. кайбер чит ил галимнәре миңа: «Сез СССРда ничә мәртәбә булдыгыз?» дип сорау биргәләде. Алар үзләре — американ, алман. француз, инглиз һ. б. галимнәр СССРны, кимендә, берничә мәртәбә үз күзләре белән күреп кайтучылар. Мин исә. тамырларым шунда тоташса да. тарихи ватаныма аяк басмаган идем Чит ил белгечләре өчен төрки халыклар бары тик тикшеренү объекты гына, күпчелеге аларның телен дә белми, мәгълүматларны урысча чы ганаклардан җыялар, төркиләргә әллә ни мәхәббәтләре дә юк. Идел-Урал буйларына аларны кан да. хис-тойгылар да тартмый. Ә мин җаным-тәнем белән төрки халык лар язмышы белән кызыксынам, аларның катлаулы язмышлары күңелемдә төрле уйлар, хисләр хасыйл итә. Төрек шагыйре Әхмәт Кутсый Тәҗәр әйтмешли, «кит- мәсәм дә. бармасам да. күрмәсәм дә», ул ил — газиз ата аналарымның ватаны. Менә шулай тилмереп дигәндәй ятканда. Казаннан рәсми чакыруның килеп төшүе миндә әллә нинди тойгылар давылын кузгатты. Баруын барырсың, ә кайта алырсыңмы9 Хатыныңны, балаларыңны, дус-ишләреңне кабат күрә алырсыңмы, язмышың әти әниеңнекенә охшамасмы? Әмма ахырда, тәвәккәлләп, тәкъдиремне аллага тапшырып. Совет илчелегенә виза сорап мөрәҗәгать иттем, очкыч билетына акчаны исә виза алганчы ук түләп куйдым. Виза бирмәсәләр. ул акчаны (зур гына сумма!) югалтырга туры киләчәк иде. Казанга АКШтагы профессор Рифат Тәби белән бар макчы булган идек. Көн саен диярлек телефон аша булачак сәяхәтебез турында Казан белән багланыш урнаштыруның кыенлыгы, андагы дуслар белән хатлар. телеграммалар алмашуыбыз, яңа калыккан бүтән мәсьәләләр хакында сөйләшә идек Инде бару өметебез өзелеп беткәндә генә, визаларыбыз килеп төште.
Нью-Йорк белән Мәскәү арасы очкыч белән тугыз сәгатьтә узыла. Унтугызын чы майның иртәсендә без. ниһаять. Мәскәүгә килеп төштек. Казанга кичен очар га тиешбез. Мәскәүдә таныш-белешләребез юк. көнне ничек уздырырга? Киңәш- табыш иттек тә мәчеткә шалтыраттык. Равил хәзрәт: «Әле вакытыгыз җитәрлек, туп- туры мәчеткә килегез!» диде.
Такси ялларга иулдык. Такси шоферы Шереметьево аэропортыннан шәһәргә илтү өчен бездән йөз доллар, ягъни, рәсми курс буенча 564 сум (базар бәясен дә — 1700 тәнгә!) сорап шаккатырды. Туристларны шулай тунауларын ишеткән идек, ләкин нәфеснең дә чиге булырга тиеш ләбаса!..
Мәскәү мәчете бик матур урынга урнашкан икән. Түбәсендәге айлары ерак тан ук аның мөселман йорты булуын күрсәтә. Равил хәзрәт һәм башкалар безне мәчеттә бик яхшы каршы алды. Зур Мәскәүдә татар утраучыгына килеп эләк кән төсле булдык. Тирә-юнебездә гел татар теле генә яңгырагач, үзебезне чын мәгънәдә илгә килгән сыман хис иттек. Икенде намазыннан соң безне бер хәзрәт өенә алып китте. Шул арада кызыклы бер очрашу да булып алды. Австралиядә яшәүче
иптәшем Ростам Садри да Мәскәүгэ килеп, бер казакъ кардәшебездә кунаклап ята икән. Көтмәгәндә шуның белән күрешеп, күкел ачтык. Тугыз сәгать очып килү арыткан, монда төнебез көнгә әйләнгәнлектән, аңгы-миңге булсак та. һәммә нәрсәне күрергә, һәркем белән очрашырга тырыштык. Ул арада Казанга очар вакыт та килеп җитте.
Ниһаять. Казанга кузгалдык! Арыганлыктан күзебез йомыла, әмма Татарстан башкаласына якынлашуыбыз турында урысча игълан бик тиз йокыбызны качырды- Белдерүне татарча әйтүләрен көтүебез акланмады. Европа мәмләкәтләрен нәи Төркиягә очканда, очкыч ширкәтләре төрекнеке булмаса да, гадәттә, төрекчә белдерү, аңлатмалар бирә. Инде монда Казанга очу <ыларның күпчелеге татарлар булырга тиештер, аларга үз телләрендә эндәшү кирәктер, дип уйлаган идек...
Очкыч Казан аэропортына килеп кунгач, тагын бер гаҗәп хәлгә очрадык. Салоннан башта өч пилот, аннары стюардессалар чыгып китте. А ча түләп килгән кунакларны иң соңгы нәүбәткә калдырдылар! Ил генә түгел, гореф-гадәтләр дә бүтән икән ләбаса СССРда!
Казанда безне профессор Зәкиев, Абдуллин. Кәримуллнн һәм башкалар каршылады. Алар арасында чәчәк бәйләме тоткан, әлегә кадәр фотосы буенча гына таныш сеңлем Фәридә дә бар иде. Бер үк ата ананың балалары әнә шулай кырык дүрт елдан соң гына очраштык. Асылда ике ят кеше кебек күренсәк тә. арабыз да ниндидер хис тойгылар җеое бар иде. тел уртаклыгы булмаса да, хис уртак лыгының җимешләре күзләремнән яшь булып бәреп чыкты. Фәридәнең туган тел не үзара аңлаша алырлык дәрәҗәдә белмәве өчен әти-әниебезнең төрмәләрдә һәм сөргендә тотылуы, сеңлемнең исә балалар йортында ятлар карамагында тәрбияләнүе сәбәп идеме — әйтүе кыен. Аның — татарча, минем урысча бик чамалы белүем арадашчысыз гына аңлашырга мөмкинлек бирмәде. Серләшәсе нәрсәләребез күп булса да. һәммәсе эчебездә йомылып калды. Кату кебек, таш кебек! «Ат кеш иешеп. адәм сөйләшеп аңлаша», диләр. Егерме мең чакрымны узып килдем, әмма сеңлем белән сөйләшер өчен тел киртәсен җиңә алмадым. Татар телемең вазифасы чикләнгәнлектән, сеңлем мәдәни мәркәзебездә укыса һәм ничә еллар шунда яшәсә дә, татарча өйрәнә алмаган. Бу инде Казаным урамнарында туган телемне ише термен. кибетләрдә кеше ярдәменнән тыш кына татарча алыш биреш ясармын, урамда юл сорармын, дигән өметләремне өреп очырды.
Казанда беренче төнне бик әз йокладым. Вакыт аермасыннан тыш башка сәбәпләре дә бар иде моның. Казанга килеп төшү безнең өчен хаҗга бару, изге туфракларга аяк басу, аның изге һавасын сулау белән бер дәрәҗәдә. Шул хат ле дулкынланган идек ки, теләсәк тә, күзебез йомылмады
Иртән без Г. Ибраһимов исемендәге институтка киттек. Анда «Идел буе та тарлары» исемле хезмәтнең (бу — татарлар турында кнглиз телендә дөнья күр гән беренче тарихи тикшеренү) авторы Азадэ-Гайшә ханым Рорлих белән дә очрашырга тиешбез икән. Аның белән күптәнге дуслар булсак та, берничә ел күреш көнебез юк нде. Очрашуыбыз ифрат күңелле булды. Шуннан, бергәләп, Сөембикә манарасын тамаша кылырга алып киттеләр.
Мәшһүр манараның ана башлаганлыгы, хәзер аны төзәтү дәвам иткәнлеге мәгълүм булды. Такта корылмалар белән чорнап алынган, ком таш, чүп чар өеме арасында калган Сөембикә күршесендәге алтын гөмбәзле төзек чиркәү янында, халкының язмышына ишарәләгәндәй, башын аска игән, ялгызлыктан һәм мескен лектән моңаеп торгандай тоелды.
Сөембикә манарасы янындагы бинада (анда Татарстан җөмһүрияте рәисе уты ра икән) ике истәлек тактасы дикъкатемне җәлеп итте. Аларның беренчесе - урысча. икенчесе - татарча урысча иде. Соңгысы түбәндәгечә язылган нде >1017 елның 26 октябрендә (« ноябрьдә) монда предприятиеләрдәге һәм гаскәри частьлар дагы Кызыл Гвардия отрядлары вәкилләренең большевиклар җитәкчелегендәге бер ләштерелгән утырышы Казанда Совет власте игълан итте. • Минемчә, мондагы сүзләрнең өчтән берсен рәхәтләнеп татарчага тәрҗемә итеп булыр иде!
Шуннан соң татар халкының аеруча әһәмиятле истәлекле урыны - зиратка юнәлдек. Аның капкасына: • Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!» дип язылган. Безне үткән белән бәйләгән кадерле кабер ташлары арасында йө pen. Ill Мәрҗани. К Насыйрн. г Тукай, мөфтиебез Г Баруди, Милләт Мәҗлесе бга рәисе С. Максудыйның абыйсы Ә. Максудый һәм тарихыбызның байтак кына бүтән шанлы шәхес тәре белей исәнләшеп, а тарның рухына бер дога укый алмага ным өчен бәхиллек үтенгән сыман булдым. Исәннәрнең кадерен беләбезме моны әйтүе кыен, ләкин татар зиратында үлгәнне ребезгә хөрмәт күрсәтелгәнлеген кү pen шатландым
Инде шуннан Мәрҗани хәзрәт мәчетенә таба юнәлдек, үткәнебезгә сәяхәтне
дәвам иттек. Юл уңаенда архитектурасы ягыннан иң матур Әҗем мәчетен карарга тукталдык. Намаз вакыты булу сәбәпле, имам белән күрешергә насыйп булмады. Тик мәчетнең озак еллар тулай торак рәвешендә файдаланылуы, хәзер инде аны төзекләндерү эшләре алып барылуы аңлашылды. Манараларны торгызу, борынгы мәчетләребезне яңадан ачу буенча кайбер тырышлыкларны күрү безне байтак шат ландырды. Ләкин шушы мәчетләрне озак вакыт бүтән максатларга хезмәт кыл дыру, хәзер исә төзәтү чыгымнарын мәхәллә җилкәсенә генә йөкләү бик сәер.
Мәрҗани мәчетендә безне җанлы тарих каршы алды. 1уксан ике яшьлек хәзрәтнең күңелдә әллә нинди дулкынландыргыч моңлы хи. ләр уяткан тирән мәгъ нәле сүзләре әле дә колакларымда яңгырый: «Без—җир йөзендә кардәшләр. Ал- лаһы тәгалә, мөэминнәр, ходайга ышанучылар, сез бөтенегез дә үзара кардәш, кардәшләрегезнең арасын төзек, пакь кылыгыз, дип боерган. Без — дөньяда бер туганнар шикелле яшәргә тиешбез. Аллаһы тәгалә моны һәммәбезгә насыйп итсен иде* . Шушы яхшы өндәүгә, теләккә кушылмый мөмкин түгел. Шартлар ха- сыйл иткәндә, кешеләрнең кардәшләрчә яшәве өчен бертөрле дә киртә була алмый. Чөнки бер халык та тынычсызлык, яман ыгы-зыгы теләми. Изгелеккә омтылганда күмәкләшеп тирә юньне сәламәт саклау, белемне арттыру мәсьәләләрен тизрәк һәм уңышлырак чишәргә мөмкин.
Казандагы беренче көнебез театр тамашасы карау белән тәмамланды. Дин әһелләребез тормышын бозып күрсәтә торган «Зәңгәр шәл» спектакле иде ул. «Темасы ягыннан искереп беткән, сәнгатьчәлек ягыннан да әллә ни казаныш сана ла алмаган бу пьесаны нигә бүген дә сәхнәләштерәсез?» дигән сорауга «халык ярата» дигән дәлил китерделәр. Милли башкалабызда уздырган беренче көнемнең эч пошырган сәхифәсе ярый әле шул гына булды.
Иртәгәсен безне шактый ук тыгыз төзелгән программа көткән икән. Башта Казан университеты китапханәсендә татарча кулъязмаларның язмышы белән таныштык. Тарихыбыз, мәдәниятыбызның язма һәйкәлләрен монда тик бер кешенең генә тырышып өйрәнүе һәм саклавы гаҗәп. Бөтен гомерен шушы эшкә багышлаган А. Фәтхигә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Ул кайгыртмаса, бәлкем анда бүгенге көндә сакланган кадәре кулъязмалар да булмас иде.
Моннан соң без Г. Ибраһимов исемендәге институт хезмәткәрләре белән очраштык. Коллегаларыбыз белән танышу киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен дә кирәк иде, Институт директоры М. Зәкиен безне зур залга җыйналган галимнәргә тәкъдим иткәч, хуҗалардан бигрәк безгә күп сөйләргә туры килде.
Хуҗалар чит илләрдәге татарларны, без исә илдәгеләрне күрергә, белергә сусаган идек. Ике якның да бер-берсе белән кызыксынуы табигый. Чөнки һәр ике як та бер-берләре әйткәннәрне, язганнарны я ишетмәгәннәр, я укымаганнар. Укыганнар исә бер-берсенең язганнарына ышанмаган, ышанырга теләмәгәннәр иде. Шулай итеп бер-берләреннән ераклашканнар, үзара ят булганнар иде. Инде соңгы берничә елда һәр ике як та бер берсен танырга тырыша башлады. Ләкин шулай да җитмеш ел буе җимерелгән күперләрне яңадан салу, уртак телдә сөйли башлау өчен мәгълүм вакыт һәм ике якның да түземлек күрсәтүе кирәк булачак. Чит-ят планеталарда яшәүчеләр очрашканда бер-берләренә ни хәтле шикләнеп караса, төрле сәбәпләр аркасында үзара аерылган бер үк халыкның балалары да шундыйрак халәт кичерүе табигый. Әле яңа гына беренче адымнар атланды, яхшы ният белән хәрәкәт иткәндә һәм тиешле сабырлык күрсәткәндә, алар безне, һичшиксез, уртак максатка илтер. Институттагы очрашу шушы юлда бер адым атлануын раслады.
Институттагы очрашудан соң без тагын бер кызыклы мәҗлескә эләктек. Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) идарәсе атна саен уздыра торган утырышларның берсе иде ул.
Көнбатышта менә инде ничә ел СССРдагы демократик үзгәрәшләр, рәсми сәя сәттән тыш та фикерләр әйтелә торган хәрәкәтләр пәйда булуын хәбәр итә башла дылар. ТИҮ идарәсе утырышы шул хәбәрләрне раслармы, әллә моның күз буяу уены гына икәнлеген фаш итәрме — шуны үз күзебез белән күрү, үз колагыбыз белән ишетү форсаты чыкты.
ТИҮ 1988 елның 28 июнендә борынлый, 1989 елның февралендә исә оештыру корылтаен уздыра. Анда унөч карар кабул ителә, шуларның түбәндәге бишесе аеруча әһәмиятле санала: 1. Татарстан союздаш җөмһүрият статусы алырга тиеш. 2. Республикада татар теле дәүләт теле статусына ия булырга тиеш. 3. Республика табигате сәламәт сакланырга, Татарстан атом электр станциясен төзү туктатылырга тиеш. 4. Республиканың җир өсте һәм җир асты байлыклары шушында яшәүче халыкларныкы булуы фарыз.
5. Республикасыннан читкә таралган татарларны тарихи ватанына кире кайта ру, кайтмаганнарының мәдәни
ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә булышу кайгыр тыл сын.
ТИҮ утырышында хәрәкәтнен төрле-төрле кыенлыклар күрүе мәгълүм булды. Административ әмер аппараты
һәм рухи ассимиляцияләшкән (урыслашкан) татарлар аеруча аяк чала икән. Ләкин алга китеш тә күренә: әүвәл союз
ашлык статусы та ләп итү не гаепләгән түрәләр хәзер инде сабыррак фикер алышырга керешкән'
Петарда хәл кылынмаган мәсьәләләрнең күплеге аңлашыла. 430 меңләп м илләт тәшебез яшәгән Казанда,
интернат мәктәпне хисапламаганда, бер генә чын милли уку йорты юк. СССРда бер миллион йөз меңнән артык татар
үз туган телен җуй ган. ТИҮ югарыда саналган милли мәсьәләләрне чишүне үтенеп, ике йөз мең имза куе п, президент
М. Горбачевка мөрәҗәгать иткән. Ләкин Мәскәү әле ә моңа колак салмаган. ТИҮне ң үз матбугаты булмау аңа халыкны
агарту, оештыру эшендә комачаулый икә н.
Казанда ишеткән бер мәзәк әле дә исемдә. Әзербайҗан. казакъ, кыргыз, татар очрашканнар да һәркайсы үч
иле н мактый башлаган икә н. Кыргыз: «Дөньяда нң зур күл бездә. Энем ат белән Ыссык күл тирәли юлга чыккан иде.
бер айдан көчкә әйләнеп кайтты», дигән. Казакъ «Шул да күл булдымы? Минем абыем ат белән Аралны әйлә неп
чыгарга алты айда гына өлгерде».— дигән. Әзербайҗан да бире шергә теләмәгән: «Мин Кас пий диңгезен автомашина
белән дә бер елда гына әйлә неп чыга алдым», дип лаф орган. Боларны тыңлап торган татар егете: «Безнең Ки занда
Черек күл бар. абыемны шунда 1937 елда а ып киткәннәр иде, әле дә әйлә неп кайтканы юк», - д игән...
ТИҮ зур максатлар куе п көрәшкә күтәрелгән Ләкин күпләрне ң кул кушырып, аңа читтән генә карап торуы
аңлашылмый Татарның язмышы ансатлардан түгел, кичекми ТИҮ сафларын ныгыту яхшырак булыр иде. безнеңчә.
Килүебезгә дүрт көн тулганда, вакыт, кон-тө н алмашынуларына да ияләшә башладым. Бүген конференция
ачыла. Асылда безнең төп максатларыбыэның бер се — шунда катнашу иде.
1917 елның 20 ноябрендә Уфада Садри Максуди җитәкчелегендә Идел Урал ның төрле төбәкләре сайлаган 120
вәкил катнашында ачылган Милләт Мәҗлесе турында мин бер тикшеренү әзерләгән идем. Ләкин ко нференция
үткәреләчәк бик купшы б инага (мемориаль музей), каршы алучы ханым, берничә тапкыр «Исәнме сез!» дисәм дә,
урысча гына җавап б иргәч, мин бу мәҗлестә үземнең үги икәнемне аңладым. Гаҗәбе, сөйләргә тәкъдим итүче дә
булмады Конференциянең Татарстан Җөмһүрияте башкаласында тик урысча гына алып барылуы сәер иде. Бу минд.*
Көнбатыш галимнәренең ә.:лә кайдагы Африка яки Австралия кыйтгасында яңа гы на табылган, дөньяга мәгълүм
булмаган бер кыргый каб илә яки инде күптән юкка чыккан бер халык турында үткәргән конференцияләрен искә
төшерде. Шулай да зал га Рифат әфәнде белән кереп утырдык. Азадә-Гайшә ханым исә мөһимрәк эш Вубый мәдрәсәсен
өйрәнү артыннан киткән иде. Билгеле шәхесләр ге..ә кертелгән гаме, зал яртылаш буш иде. Мнлли мәсьәләләр
тикшереләчәк мәл.лескә кызыксы нуның әзлеген бәлкем шушы рәвештә генә аңлатырга буладыр. Татарстанның иң
күренекле рәсми шәхесе М. Шаймиев конференцияне ачкан нотыгында безнең исем нәрне дә телгә алып, «хуш
килдегез!» диде Моннан соң берничә чыгышны ярты йорты гына белгән урысчам белән тырышып тыңласам да.
файдасын күрмәгәч, чыгып киттем. Мннем өчен конференция маҗарасы шуның белән тәмамланды.
Берничә ел элек Истан-улда бер конференциядә очрашып танышкан галим дустым Фәрит Хәкимҗановтан
мине «Идел» журналы редакциясенә алып баруын үтендем. Алдан хәбәр бирмичә генә килеп керсәк тә. баш мөхәррир
Римзнл Во лиев безне кунакчыл каршылады. Ул. «Идел»не чыгарырга Мәскәү рөхсәт бирсә до, матди якны хәл итмәү
сәбәпле, байтак авырлыкларга дучар булуларын аң латты. Шулай да бер ел эчендә 120 мең тираж җыю иң алдынгы
илләр өчен дә зур уңыш исәпләнә. Римзил әфәнде моңа журналда яңа фикерләрне кыю әйтеп ирешүләрен белдерде.
Шулай да шәһәр яшьләре «Идел» белән кимрәк кызыксыну Көенечле бер хәл икән.
• Идел»дән соң без инде «Социалистик Татарстан» журналистлары белән оч рашырга бардык. Антоном
җөмһүриятләрне ң гәзитләре чит илләргә чыгарылмаган лыктан. бүгенге хәтле берничә санын гына күрә алган шушы
гозитнең мөхәррир лоре белән очрашу мине ихлас кызыксындыра иде. Шушы гәзиттә минем белән үткәрелгән бер
әңгәмә дә басылырга тиеш иде. Гомумән алганда, совет гәзитләре. нинд и генә телдә чыкмасыннар, бер берләренә бик
охшаш. Көнбатыштагы ишлә реннән нык аерылалар. Кайбер саннарның тик сәяси эшлеклеләрнең чыгышлары белән
ту>ырылуы миңа бик гаҗәп тоела Җирле гәзитләрне укып кына ил. халык
тормышы турында дөрес күренешне күзаллау мөмкин түгел шикелле. Дөнья хәлләре турында инде әйтеп торасы да
юк. СССРда матбугат, хәбәр таратудан бигрәк, халыкны эшкә өйрәтү, өндәү белән шөгыльләнә бугай. Шулай да
•Социалистик Татарстан» соңгы вакытларда «Әллүки» д игән бер кушымта чыгарып, анда халыкны кызыксындырган
нәрсәләргә дә кагыла икән.
I әзит редакциясендә безне инде байтак кеше көтә иде. оер үк телдә сөйләшсәк тә, күңелдә бер үк тойгылар
кайный иде. дип әйтергә тартынам. Нигә дисәгез, ярты гасырдан артык чит илләрдәге татарлар турында ил
матбугатында бик м язылу, язылганда да, аларны битәрләү, хәтта «хаин» д ип cyi . аркасында бер берең»
шөбһәләнеп карау тамыр җибәргән иде. Шуңадырмы, безгә рауларны бик саклык белән генә б ирделәр. Кунакларга
яхшы мөгамәлә күрсәтү, а ның кү ңелен калдыр мау ниятеннән эшләндеме бу — әйтүе кыен. Ләкин без кыю; ак.
үткенрәк сораулар көткән идек.
23 май иртәсендә без Алабугага табан сәфәр чыктык. Юлда Татарстан табигатенең искиткеч матур булуына
сокланып бардык. Дөньяның байтак җирләрендә хозур урманнар, кырлар, болыннар күргәнем бар. ләкин Татарс
урманнары ничектер башкача матур тоелды миңа.
Алабуга пединституты студентлары һәм укытучыда) белән күрешкәннән соң. Чаллыга юнәлдек. Безне
монда да йөздән артык кеше көтеп тора иде Язу чылар, инженерлар, укытучылар... Аларның байтак сорау-лрына
җавап б ирдек, аннары һәвәскәрләр концертын тамаша иттек.
Халыкны теле һәм сәнгате яшәтә. Әгәр дә бер халыктан шушы ике хосусня те н тартып алсагыз, ул милләт
булудан ераклаша. Музыка кемгә дә якын һәм аңлаешлы диючеләр бар. Дөрес, мин үзем дә төрле халык моңк >рын
яратып тыңлыйм, ләкин татар музыкасының кү ңелемдәге урыны бөтенләй башка, ул биргән ләззәтне башка һичбер
бүтән милли музыкадан таба алмыйм, биг- тә. безнең борынгы җырларыбыз шикелле күңелемне нечкәрткән нәрсә
юк.
• гүбән Камада сезне бик күп кеше көтә!» диделәр. Димәк, гади халыкны да турыдан-туры күрә алачакбыз.
Дөрес, без әлегә кадәр дә күп кеше белән очраштык, сөйләштек инде. Ләкин алар төрле фәннәрне ң вәкилләре,
укымышлыларыбыз, зыялы ларыбыз иде. Алда исә без халкыбызның төп өлешен тәшкил иткән гади катлам белән
дә очрашырга тиеш идек.
Түбән Камада безне әүвәл мәдәният сарае директоры Николай белән таныш тырдылар. Карыйбыз, бик матур
ите п татарча сөйли. Бераз гаҗәплә небрәк төбе- лүебезне абайлагач, »ул — керәшен татары», д иделәр. Баксаң, без
бер милләтнең төрле диндәге балалары икәнбез...
Озакламый безне залга алып керделәр. Ул шыгрым тулы иде — меңнән артык тамашачы җыйналгандыр.
Буш урындыклар калмау сәбәг күпләр кырыйкым тыкта аягүрә басып тора Кызыксынуның шундый көчлелеген
күреп дулкынландык. Шул кадәр халыкка нәрсә әйтергә инде? Аларны нәрсә кызыксындыра? Туган телебез нең
чичәннәре янәшәсендә безнең кытыршы татарчабыз аларн ң күңелен кырмасмы?
Безне халыкка тәкъдим итүчеләр, чыннан да. гаҗәеп тел талары булып чыкты. Тыңлаган саен тыңлыйсы гына
килә. Әмма залдагы тамашачылар чит ил мөсафирларын тыңларга, күрергә килгән иде. Мин үзем чыгышларымны
кәгазьдән укырга ияләшкән бер бәндә булу сәбәпле, сүземне кыюсыз гына: «Ә «ламе галәйкем!» дип башладым.
Җавап ишетмәгәч, ихтимал, әдәпсезрәк тә тоелган, р. болай дип өстәдем:
— Безнең якларда исәнләшүчегә «Вәгаләйкем әссәлам!» г ләр.
Күпләр елмайды, байтагы җавап та кайтарды. Димәк, кайбер гореф гадәтләребез югала башлаган, ләкин хәл
бөтенләй үк өметсез түгел!
Рифат әфәнде һәм үзем турында кыскача мәгълүмат бирдем дә тамашачылардан сораулар көтүебезне әйттем.
Кичә бик яхшы оештырылган иде, чыгышлар арасы матур җыр-биюлор белән бизәкләнде. Чыгыш ясаучылар
арасында дикъкатемне Робер Батулла дигә н берәү җәлеп итте. Аның һәм сатирик, һәм җитди эчтәлекле чыгышын
халык зур ләззәт белән тыңлады.
Татарстанда безгә сәер тоелган Роберт. Марсель, Рена Лена, Люция кебек исемнәр шактый еш очрады. Шул
исемнәрне йөртүчеләрне төрки халык вәкиле ите п кабул итү ничектер бик кыен. Моннан тыш, исемнәребезгә «ов».
«ев», «ян» кебек урысча кушымчалар ялгап фамилия ясау да колакка ятышмый Исем белән фами лия кешенең
милли чыгышын да бик ачык күрсәтә. Татард бу җәһәттән шактый ук саташу абайлана.
• Җидегән чишмә» һәвәскәрләре оештырган очрашу ифрат күңелле узды, халык б ик озак кул чабып, безне
озатып калды. Болай алкышлау t . әти тәрбиялелек күрсәтүдән ашып, безгә бирелгән иң матур бүләккә әверелде.
Кичәнең иң матур өлешен бергәләп аягүрә җырланган «Туган тел» җыры тәшкил итте. Бернинд и кыскартусыз
барлык дүрт куплетының да җырлануы Түбән Камада милли рухның шактый күтәренке булуына ишарә иде.
Элек Казаннан соң Әстерхан, Оре нб. рг, Уфа милли мәркәз ролен үтәсә, хәзер шул вазифа Чаллы белән Түбән
Камага күчкән сыман. Әлбәттә, аларда да атлыйсы адымнар кү п әле. Ләкин Идел буена ясаган сәяхәтем вакытында
Түбән Каманың •Җидегән чишмә» кичәсендә катнашуым күңелемдә мәңгелек тәэсирләр калдырды. Казан
матбугатында бу кичә турында бер генә хәбәр дә басылмавы гына кызганыч Халыкны кызыксындырган нәрсәләргә
кул селтәп карау әле дә дәвам итә, күрәсең. Казанның урысча матбугаты безнең хакта бер сүз дә язмавы аеруча сәер.
Без әллә кем булудан түгел, чит илдән ике татар галиме килү урыслар өчен кызык булмаса. урысча гына укучы
татарларны онытырга ярамыйдыр лабаса?! Хәер, урыслар язмады, дип кайгыга төшмәдек без. Алар матбугатының
гасырлар буе татарны күрмәмешкә, белмәмешкә салынуы, язса, каралтып, битәрлә п кенә телгә алуын да белгәнлектән,
•бәлки, дәшмәүләре хәерлерәктер дә!» диеп уйладык. Дистә еллар буе • халыклар дуслыгы» дип лаф оруларның күбрәк
күз буяу өчен генә кирәксенелүен без болай да яхшы белә идек.
Түбән Камада татар урта мәктәбендә, балалар бакчасында. Чаллы пединститутында һәм тагын берничә урында
булдык. Байтак кына укытучылар, галимнәр, эшчеләр, балалар белән сөйләштек. Татарча укыту эшләрене ң бик үк
һәйбәт көй ләнмәве. хәл итәсе хәтсез мәсьәләләр барлыгы да сизелде.
25 майда Татарстан язучылар берлегендәге очрашуга дистәләп күренекле әдип һәм шагыйрь килгә н иде.
Күпсанлы сорауларга җавап бирергә. Төркиядәге татар лар хакында белгәнемне уртаклашырга тырыштым. Монда да
республиканың союз дашлык статусы алуы, татар теленә Дәүләт теле статусы бирү, милләт тарихын объектив яктырту,
төрки халыкларның латин нигезендә уртак әлифбасын булдыру мәсьәләләре кузгатылды. Җөмләдән, болгар татар
мәсьәләсе дә телгә керде. Рево люциядән соң Идел Урал төркиләренең татар, башкортка бүлгәләнүе безне болай да
төрле югалтуларга дучар итте инде. Бәлки кемнәргәдер, халыкны эәгыйфьләндерер өчен •типтәр», «мишәр»,
«керәшен» һ. б. милләтләрне уйлап чыгару да файдалы дыр? Югыйсә, татарны төрки болгарларга гына бәйләүне фәнни
яктан да аклап бул мый. Бүтән мөһимрәк мәсьәләләребез көн тәртибендә торганда, татар исеменә каны Гуны, «шул
исем аркасында кысым, җәбер күрәбез», дип халыкка бүтән «еойкем лерок» исем тагарга маташуны милләтнең
кирәксезгә башын ә йләндерү, беркатлылык яки җавапсызлык күрсәтү дип кенә бәяләргә мөмкин, минемчә. Язучылар
белән күрешүдә менә шундый кешеләрнең, игътибарны юри бүтәнгә борып, милләтнең иң хәлиткеч ихтыяҗларын
кайгыртуга аяк чалулары сүз ителде.
Казак университетындагы очрашуны атаклы тарихчы, проректор М Госманов ачты. Монда Торкия белән бүтән
чит илләрдәге татарлар, милләтебезнең килә чяге өчен хафалану иг-ьтибар үзәгендә торды. Физика техника
институтында Рифат Тоби әфәнде нотык тотты. Биредә Ш. Мәрҗанн исемендәге мәдәният җәмгыятенең әшлеклеләре
белән танышу мөмкинлегенә ирештек һәм татар халкының техника өлкәсендәге укымышлыларының да милли
язмышына битараф карамавын белеп, чын күңелдән шатландык.
Бүген инде беренче мәртәбә Идел өстеннән йөзеп китә алачакбыз сөфәребе! тарихи һәйкәлләр үзәге. Көнчыгыш
Европада исламның рәсми рәвештә аяк баскан җире Болгарга. Кораб көткәндә юлчыларга радио аша бер мәртәбә урыс
акце нты белән татарча мөрәҗәгать ителде. Бу яңа хәл икән. Үзгәртеп кору җимеше
Ләкин татар исеменә ия бер генә корабка да очрамадык Гасырлар буе төрки халыклар елгасы булган Идел хәзер
Волга дип атала һәм аның өстендә татар көй мәләре йөзми, хуҗалар тәмам алышынган
«Метеор» ике сәгатьтән артыграк вакыт эчендә Болгарга киле п җитте Тарихы бызның иң данлыклы заманы
һәйкәлләренә таба атлыйбыз Ерактан ук Вопчр хә рабәләре күренде Меңләгән чакрымны узып. Болгар туфрагына аяк
басу турында моннан берничә ел элек хыяллана да алмый идем Нурлы Болгарга якынлашкан саен дулкынлануым арта
бара Ләкин хәрабәләрнең уртасында әле күптән түгел гена реставрацияләнгән бер чиркәү тора. Аның ике гөмбәзендә
исә татарны басын алуның символы ярты ай остенө кадалган тәреләр Алар, тарихыгызга да без ня. дигә ндәй ялтырап
торалар Шушы чиркәү 1732 елда салынган бул. Җимерел п»ч. 1860 елда аны яңадан торгызалар, бу юлы нигезенә
бабаларыбыэның изге ка
б.р ташларын түшәргә дә онытмыйлар Бу татар халкын мә херә итәр өчен маю ус •шлөнмөгөн. диючеләр до бар
Ихтимал, хөрмәтләү өчен куелгандыр Әлеге чиркәү музей итеп файдаланыла, әмма иртәгә гыйбадәтчеләргә бирелсә,
н и булыр’
Музейда берничә генә хезмәткәр эшләп, араларында Җәмил әфәнде генә татар
икән. Тарихыбызның шушы изге һәйкәлләрен саклауга ул бик күп кеч сала. Ләкщ ялгыз хезмәткәргә генә зур
тарихи байлыкны саклау ансат түгел. Милләтебезне! шундый фидакарь шәхесләре беттеме икәнни соң. дип
пошынуыбыз табигый. JIRKHI СССРдагы уртача хезмәт хакыннан ике мәртәбә түбәнрәк айлыкка (130 сум) тагын
кем эшләсен?! Мәдәниятыбызне ң болай да әз калган үрнәкләрен саклау өчен тагын берез акча табу шул хәтле
кыен микә нни? Җәмил әфәнде хәрабәләр, болгарлар тарнхь турында безгә бик бай мәгълүматлар бирде.
Татарстан башкаласында очрашчларның бигрәк тә истә калганы «Казан утлары, редакциясендә узды
сыман. Милли әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең, бөтен мәдәният бызның иң алдынгы көче булган шушы журнал
хезмәткәрләре белән очраша алу минех өчен гаять истәлекле вакыйга иде. Чөнки бу мәҗмуга ярты гасырдан
артык татар әдәбиятының, фә ненең, иҗтимагый фикеренең көзгесе булып килде. Мин үзем д; озак еллар буе
тик шушы журнал аркылы гына ил белән мөнәсәбәт тота алдым, әдәби телебезне үзләштерүдә дә миңа менә
шушы журнал юлъкүрсәт^еч булды. Хәтта Истанбулда чыгарган «Казан* мәҗмугасының тышлыгын да.
эчтәлеген дә аңарга охшатырга тырыша идек. Тормышымда: тикшеренүләремдә һәм илгә мөнәсәбәтемдә,
халкыма мәхәббәтем уянуда үтә мактаулы урын тоткан «Казан утлары«ның Хад имнәре белән очрашу, күптәнге
рухи дустым, остазым белән күрешү шикелле, бетен барлыгымны билә п алып дулкынландырды.
Мәҗмуганың яңа баш мөхәррире, атаклы шагыйрь Равил Фәйзуллин редакция дәге хезмәттәшләренә мине
таныштырганда: «Былбыл кунган җирдә яфрак тибря нер». д иде. СССРның үзгәртеп кору җилләре әллә нинди
ерак җирләрдән минем кебек кошларны да татар урманнарына хәтле алып килде. Шундагы агачларның кай
берләренә кунарга да өлгердем. Мин анда нинд и тәэсир калдырганмындыр, әйтә алмыйм, әмма үзем «Казан
утлары»ннан тәэсирләне п кайттым. Шушы юлларны язганда, очсыз-кырыйсыз кебек күренгән Мәрмәрә
диңгезенә карыйм да: «Их. шушы су юлы белән дә барып Казанны янә бер күрергә!» дип хыялланам.
• Казан утлары»нда очрашу якынча ике сәгатькә сузылды. Сүз бигрәк тә татар' төрек әдәби бәйләнешләре,
шушы тугандаш ике халыкны бер-берсенә яхшырак таны ту. журналны Төркиядә тарату, татар язучылары
әсәрләрен чит илләрдә бастыру, чыгышы белән татар -.улган Төркия галимнәре Иосыф Акчура, Садри Максуди,
Габ дулла Баттал, Рәшит Рәхмәти, Әкъдәс Нигъмәт, Хәмит Зөбәерләр язмышы, алар эшчәнлеген журналда
яктырту хаҗәтлеге, СССР белән Төркия арасындагы мөнәса бәтләрне тулаем ныгыту хакында барды.
Кешелек дөньясын тәрәккый иттерү өчен хәзер халыклар үзара тәҗрибә уртаклашу юлларын ныграк эзли
башлады. Бу эштә исә мәдәни бәйләнешләрнең, б игрәк та, әдип шагыйрьләребезнең роле зур. Чөнки алар
халыкларның бер-берсен аңлавына ку ренекле өлеш кертә алачак. «Казан утлары» мәҗлесендә без шушы хакта
җентекләп сөйләштек һәм киләчәк уртак эшләребезнең планнарын билгеләдек. Ниятләре безнең гамәлгә ашуы
өчен көчемне кызганмаска вәгъдә бирүем әле дә хәтеремда.
...Ата-баба йорты белән саубуллашу мизгеле дә килеп җитте. Уналты көн куа ачып йомганчы диярлек
узып киткә н иде. Бу сәяхәт миңа кырык дүрт елдан сон беренче мәртәбә сеңлемне күрү, былтыр вафат булган
әниемнең каберендә дога кылу, кайбер дуслар белән очрашу, татар халкының алдынгы вәкилләре белән танышу
һәм дә бөек, эшчән, матур татар халкына сыену шатлыгын биргәнлектән, үземне Алланың иң бәхетле
колларыннан берсе дип исәплим. Миңа карата юмарт кунакчыллык күрсәтелде. Тирә-юнемдәге һәммә кеше иң
нәни ихтыяҗымны канәгатьләндерү очен дә теше-тырнагы белән тырышты. Шундый зур илтифатны һичбер
илдә дә тяты маган идем.
Бу юлларны чит илдә туып-үскән, ләкин шулай да тарихи ватаны белән кен дегеи өзмәгән берәүнең ата-
баоа җире нә килгәч нинд и тәэсирләр алганын белдерү ечеи яздым. Шундый кыска вакыт эчендә һәрнәрсәне
күрдем, аңладым, дип дәгъвалый Ы- мыйм. Алдарак кайбер тә нкыйть сүзләре дә әйтелде, әмма боларның
һичбереида яман ният юк. Шулай да. кайбер милләттәшләремнең күңелен калдырган булса», гафу итсеннәр.
Минем изге теләгем — газиз, сөекле милләтемне бәхетле, тулы хокуклы милләтләр сафында күрү. «Гәрчә анда
тумасам да», Татарстан. Идел буйлары һәрвакыт күңелем түрендә.
Килер бер көн, Казан, Алабуга. Чаллы, Әлмәтләргә күршедәге өйгә кергэндэв. тагын барып кайтырмын,
дигән хыял белән очкычка менеп утырдым. Казан кеч кенә бер ноктага әверелгәнче, күзләремне тәрәзәдән
алмадым. Шул чак Тукайнын • И Казан! дәртле Казан' моңлы Казан! нурлы Казан!» дигән сүзләре исемә төшт»
Сау булыгыз ду лар, сау-сәламәт яшәгез, рәхмәт сезләргә! I
ИстанбЦ*
Август 1990