Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ САБАКЛАРЫ


Илленче еллар башында әдәбиятка килгән
безнең буын өл- кән язучыларның бик күп
акыллы сүзләрен, киңәшләрен ишетеп үсте. Ул
елларда яшь язучыларның республика
күләмендә зурлап үткәрелгән конференцияләре була иде.
Жанрлар буенча үткәрелгән семинарларны ә йтәсе дә юк,
хәтта бер елны өметлерәк яшь каләмнәрне өлкән
язучыларга беркетү практикасын да кулланып
карадылар. Ләкин исемдә калганы (мөгаен, безнең өчен
иң фаидалысы да булгандыр әле) яшь язучылар
секциясенең эше иде Бу утырышларга, кагыйдә буларак,
кимендә өч-дүрт танылган язучы катнаша. Аларның
абруе иркебезне чикләми, җим көтеп утырган сары
томшыклы кош балалары хәлендә тоймыйбыз үзебезне,
киресенчә, алар дәрәҗәсенә күтәрелгәндәй булабыз. Шул
вакытта алган сабаклар утыз еллар үткәч тә онытылмый,
хәзер дә үз-үзеңә контроль ясау чарасы булып тора
Ибраһим ага Гази образлар эшләнешенә бик
таләпчән булды. Бер вакытны яшь прозаиклар белән
сөйләшеп утырганда:
— Сез кире образларны ярыйсы гына оештырасыз.
Чөнки сез аны тормыштагыча аласыз. Ә уңай героины
идеалыгыздагы кешегә ошатырга тырышып язасыз.—
дип әйтте дә. кызык кына бер мәзәк сөйләп алды — Бер
хатын кер уганда улының күлмәген. сөекле улымныкы,
яраткан баламныкы дип, сыйпап-сыйпап уа, йомшак
кына ите п сыга икән. Ә иренекен, теге каһәр
сукканныкы, теге явызныкы дип. бәрә, йолкый, сыкканда
да борып-борып сыга, ди. Керләрен кибәргә элгәч караса,
улының күлмәгеннән кер дә чыкмаган, ә ире неке ап-ак
булган Шуның кебек сез дә уңай геройларыгызны бик
яратасыз, аңар авырлык китерергә тырышмыйсыз. Ә ул
чын кешегә ошамый. Хәтерләсәк, без аның исемен генә
хәтерләп калабыз. Күп вакыт анысы да онытыла.
Бу сөйләшүгә кырык еллап вакыт үтте. Әмма
Ибраһим аганың сөйләгән сүзләре генә түгел, тоныграк
тавышы да колакка ишетелеп торган кебек әле. Ул
гынамы. Тукай клубының март кояшына күмелгән залы,
яшел сукно ябылган өстәл тирәли тезелеп утырган
каләмдәшләрем дә күз алдымда. Әле әдәбият дигән изге
мәйданга аяк басарга гына җыенган, барыбыз да бер
төслерәк язып киткә н, үз юлын, үз тавышын эзли ге нә
башлаган, дан һәм дәрәҗәләргә бүленеп бер-беребездән
аерылмаган яшь чагыбыз ул безнең.
Өлкән буын д игәнебез дә бит күбесе әле иллегә дә
аяк басмаган ир уртасы кешеләр Ләкин алар сугышка
хәтле үк инде татар прозасының остасы булып
танылырлык гүзәл әсәрләр биреп өлгергән, фронтлардан
йөреп кайткан, җәмәгатьчелек алдында абруйлы сүзе
булган язучылар. Шуңа күрәдер ахрысы, алар белән һәр
очрашу безнең өчен бер вакыйга була торган иде.
Элекке традицияләрнең дәвамы булдымы, сугыш
елларында каләмдәшләрнең үзара очрашулары
сагындырганмы, әллә тормыш шуны таләп иттеме, әдәби
проблемалар турында зурдан кубып, вакыты белән
икешәр-өчәр көнгә сузып, җыелып сөйләшүләр гадәте
бар иде. Балалар әдәбияты турында, драматургия,
тәрҗемә мәсьәләләренә кагылган җыелышларга
Мәскәүдән дә танылган язучыларның чакырылуы истә
калган. Иҗат секцияләре дә бик җанлы үтә иде ул
елларда. Танылган олы язучы булса да, бер генә китап
чыгарып өлгергән яшь кеше булса да яңа язылган әсәрен,
нәшриятка тәкъдим итүдән элек, иптәшләре хөкеменә
тапшыра торган иде. Бу утырышлардан автор мактау
сүзләре генә ишетеп, күңеле хуш булып кына китми,
үпкәләшүгә кадәр барып җиткән вакытлар да була. Ул
вакытта әле, кемнең кем булуына карамастан. туры әйтеп
сөйләшү гадәте бар иде.
Бер вакыт яшь язучының повестен тикшергәндә
Ибраһим Гази аның теленең ярлылыгына игътибар итте.
Шактый сөйләгәч, ышандырырлык итеп сөйләгәч,
әдәбияттан кызыклы бер мисал китерде.
— Горький бабаңда мондый бер җөмлә бар укатил
пятак по полу звеня и подпрыгивая. дигән. Укыган
булсаң хәтерлисеңдер Ягъни мәсәлән, биш тие н акчаның
тәгәрәп китүен генә түгел, аның идән буйлап зыңгылдап,
сикерә-сикерә баруын да күз алдына китергән. Ә синеңчә
язса, укатил пятак по полу, д ип ке нә әйткән булыр иде.
Аерма бармы?
Шулай күрсәтеп биргәч, аерманы күр- мәсә, сукыр
кеше генә күрмәс иде. Кызым сиңа әйтәм. киленем син
тыңла, дигәндәй, остазыбызның сабагыннан автор гына
түгел, барыбыз да гыйбрәт алып утырдык.
Ибраһим ага кырыс кешегә охшый иде. Туры әйтү
гадәте дә булганга кайберәүләр аны өнә п тә бетермәде
Шулай да, кемнәргәдер ошарга тырышып, инанган фике-
И
Ләбибә х с а и о в а
рениән ч игенми иде Аның яратып, шаяртып, Әбҗәлетдин
дип дәша торган гомерлек дусы Афзал ага Шамов булды.
Тиз җәрәхәтләнүчем йомшак күңелле кеше дә иде ул үзе.
Пропаганд ист эзләп исемлек актарып утырган бер чакны
алфавит буенча тешәтешә
— Ибрай Гази,— дип әйтел җибәрмәмме.
— Ибраһим дип әйт инде..
Язучылар үзара сөйләшкәндә «Совет әдәбияты"
журналының җаваплы секретаре Абдулла Гомәрне —
Агомәр, Ибраһим аганы Ибрай Гази д ип кыскартып
әйтергә өйрәнгәннәр иде. Телемнән шул ычкынуга,
Ибраһим аганың йомшак шелтәсен дә ишетеп, уңайсыз
булып китте
Тора-бара мин аның бала кебек оялчан һәм бала
җанлы кеше икәнен дә күрдем Бер елны Саба районында
әдәбият көннәре барган вакытта Ибраһим ага белән бер
фатирга төшәргә туры килде. Килүебезне көтеп торганнар
икән, ак яулыгын артка каерып бәйләгән ачык йөзле хуҗа
хатын безне капка төбенә үк чыгып каршы алды Янында
биш-алты яшьлек чая гына кызы да бар иде. Нилектәндер
бу кыз безне бик тиз үз итеп алды. Кая барсак та
яныбыздан калмый. Юынганда сабын тотып булса да яр
домен күрсәтергә тырышты. Хуҗа хатын өйнең алгы
ягына аш әзерләгән икән. Әлеге сөйкемле кыз бездән алда
өстәл артына кереп утырган иде инде Аңар ирек б ирсәң,
башыңа менеп утыра ул дип, әнисе кызының аи-ваена
карамыйча, кулыннан җитәкләп алып чыгып китте.
— Нигә алай итте инде ул, комачауламый иде бит.
бергә утырып ашаган булыр идек.— диде Ибраһим абый,
көчләп ишек алдына чыгарып җибәрелгән кызчыкның
елаган тавышын тыңлап торгач.— Фатирга төшүнең кыен
ягы бар шул. Кешене уңайсызлыйсың.
Башка авылларда йөргән чакта да аның хуҗалар белән
читенсенеп сөйләшүен, оялып кына ашарга утыруын
күреп тора идем Ибраһим ага очрашуларга сирәгрәк чыга
шул, юл хәленә шуның өчен күнегеп җитә алмыйдыр Алай
дисәң, ничә ел фронтта йөргән кеше бит. анда да шулай
булдымы икән д ип гаҗә пләнә идем. Уйларымны үзенә
әйткәч:
— Ятимлектән калган гадәттер инде, приутта иң
оялчан малай идем мин. д иде
Ашап-эчкәч, гәрәбәдән сары баскычка чыгып
утырдым да, ишек алдына очып төшкән чыпчыклар белән
талаша-талаша т а- дан җим чүпләгән чуар тавыкларны
күзе тергә тотындым Кай арада килеп җиткә н дер,
сөйкемле кызчык та яныма ук сыланып.
сыл, йомшак чәчләреннән сыйлап куйдым.
Ул җавап бирмәде. Йөземә үрелеп карап торды да:
— Апай, нигә синең колак алкаң юк? — дип сорады.
— Синең дә юк бит
— Барые ла Дәү ала алды.
— Ник алды соң?
— Бүген бичыр ла клубта,— диде ул. шуны да
белмисеңмени д игән тавыш белән.— Шунда барырга алды
Бирми инде ул аны.
Ибраһим абый да чыгып ишек яңагына сөялгән икән.
Сөйләшүебезне тыңлап тор-
— Кибетегездә алка бармы соң? — дип, безнең сүзгә
ул да кушылды.
— Бар, ник булмасын.
— Мин сиңа алка сатып алырмын
Кызчык сикереп торды да, сөенечле хәбәр әйтергә
дип, әнисе янына йөгерде, ә без кичәгә җыена башладык.
Хуҗа апай миңа дигән урынны чоланга җәйгән икән
Урын күрсәтергә чыккач, гаепле кешедәй уңайсызланып
әйтте:
— Гаеп итмә инде Бу бала синең белән йоклыйм д ип
интектерде
Кая ул гае п итү! Юрган астында бөгәрләнеп яткан
сөйкемле кызчыкны рәхәтләнеп кочагыма алдым.
Иртән торуга урынында юк идс ул Яшь баланың
изелеп йоклар чагы, югыйсә Чәй янында да күренмәде Кая
китте дип сорауга әнисе елмаеп
— Кибет тирәсендәдер әле. Сез торганчы ук барып
кайтты инде,— диде
Чыннан да, бик кү ңелсезләнеп, озакламый кыз бала
үзе дә кайтып керде
— Апай, кибет ачылмаган б ит әле.— диде ул,
кулымнан тартып бер читкә алып киткәч, борчылып
— Ачар әле, кайгырма, сеңлем
Иптәшләребез белән колхоз идарәсе янында
очрашырга булган идек Барышлый кибет яныннан урал
киттек Кибет ишегендә бала башы хәтле йозакны күргәч,
кыз елап ук җибәрде Бетен емете киселгән иде
— Җылама. җылама. матур кыз.— дип. Ибраһим
абый аның кулыннан җитәкләп алды— Нәчәлник
абыйларың янына барыйк әле, берәр нәрсә уйлап табарбыз
Бу сүзләрне ул кызны юатудан б игрәк үзе өчен әйтә
иде
Язучыларны озатырга килгән колхоз җитәкчеләре,
кибетчене чакырып вакытыннан алда кибетне ачтырдылар
Ибраһим ага кызны җитәкләп кибеткә алып керде
— Я әле. аласы, иң матур алкаларны күрсәт әле безге
— диде ул
Казанга кайтуыбызга озак та үтмәде, «Казан
утлары» журналымда Ибраһим аганың «Колак алкасы»
диген кечкенә хикәясе басылып чыкты