Логотип Казан Утлары
Публицистика

АК РОЯЛЬ ХУҖАСЫ


(БЕР УЙЛАНУ)
Җиһанның Нәҗип ага Җиһансыз яшәвенә да инде ике ел ярым вакыт узды. Исән булса, олуг шэхеслэребезнең берсе
буларак, аның ЯО яшьлеге >уррак һәм тантаналырак рәвештә узар иде. Дөрес. бу дата җәмәгатьчелек тарафыннан болан да
киң билгеләнеп үтелә. Цһлай тиеш. Әле узган декабрь аенда гына Салих Сә йдә шевнең !Ю еллыгы горлә п узды. Бер кыш
эчендә ике мәшһүр.— хәтта беек дип әйтүдән дә курыкмаскадыр,— композиторыбызның юбилей дата зары Төптәнрәк
уйлап карасаң, гыйбрәтле һәм сөенечле хәл бит бу! Иә. кайсы халыкның, бигрәк та төркиләрне ң. шулай янәшәләтеп
дигәндәй, зурлап яд>. итәрлек, бәйрәм итәрлек олуг композиторлары бар икән? Ихтимал, шул чордан болар рәтенә
әзерләрнең (азәрбайҗаннарның) Гозәер Хаҗибәковны («Аршин мал алан» операсы авторы) гына куеп буладыр...
һәрбер юбилей иясе нинди өлкәдә хезмәт итсә, беренче чиратта, табигый, аның иҗат бәйрәме ш..л өлкәнең, шул
даирәне ң бәйрәме булып уза. Әгәр хезмәте, иҗаты үзеннән соң килгә н буыннарны да дулкынландыра, рухландыра икәи —
ул юбиле й инде гомумхалык бәйрәменә әверелә. Бу очракта да шулай булды, Сәйдәшен һәм Җиһанов юбилейлары уңае
белән без яңадан 50-60 елда узылган музыка дөньябызга экскурс ясадык. Байтак мәкалә истәлекләр укыдык, көйләре,
җырлары белән бергә замандашларының хатирәләрем тыңладык, яңа мәгълүматларга ия булдык. Горурландык, каймакта
офтандык та... Үткәннәрне үэебеэчә анализлап, киләчәккә барыр юлларны дөресрәк билгеләргә тырыштык. Мәрхүмнәргә
дан да. мал да кирәкми. (Нәҗип Җиһановның үлү хәбәрен мин 1088 елның 4 июнендә Башкортстанның Мәләвез каласында
ишеттем. Безгә — әдәбият сәнгать көннәрендә катнашучыларга бу каЙ1 ылы хәбәрне Татарстан партия өлкә комитеты
секретаре Наил Кадермәтов җиткергән иде Ул да инде (әле яшь иде) ике ел элек гүр иясе булды. Кабере — Нәҗип
аганыкыннан 5-6 адым ераклыкта гына) Аларның дөньялыкта калдырган гамалләре исәннәр хөкемендә
Юбилейларга әзерлек чоры кампаниясендә - матбугатта, радио телевидение тапшыруларында, аерым җыелышларда
— татар музыкасы өчен горурлык уяткан тойгылар белән бергә, беркадәр ризасызлык хисләре кузгатырлык сәбәпләр дә
булмады түгел. Шуларның берсе иң рә нҗеткәне кай «рәүләрнең бу ике боек композиторны бер берсенә каршы куярга
теләве, берсен күтәребрәк, икенчесен тошеребрәк күрсәтергә тырышуы. ( Татар әдәбияты тарихында булып узды инде
андый хәлләр' Тукайны Дәрдемәндкв. Ибраһнмовны Исхакыйга. Такташны Кутуйга. каршы куе п сөйләшүләр. Вакытлар
узгач һәммәсенең үз урыны табыла, асыл бәясе бирелә барды) Бу - акыллы караш түгел, милләт алга барсын га эшли торган
юл түгел Зирәк халык һәр аур Талантның, hop зур иҗатчының (алар сирәк туа!) уңай ягын әләм итеп күтәрә, аны коч санап.
үзенең рухын көчәйтә, үзаңын арттыра ...Әлбәттә, бер адәм дә, шул исәптә н зур иҗатчы да. фәрештә була алмын Берәү дә
хатадан халм түгел Вер шагыйрь әйтмешли
Беләгең.
Ник ru/с.» сал •»•«■*'•** ззне <«
Без а.1 бит бу Җирнгң баласы.
r t.iap сасыныр бгзие <#*■'
Мин шәхсән үзем Нәҗип ага белән шактый .ан ук таныш булып, соңгы 10—15 ел эчендә дустанә аралашып яшәдем
дип әйтә алам. Үз вакытында аның тормышы һәм нжаты турында бер әдәби хезмәт тә язарга исәбем бар иде. Ул үзе дә бу
ниятемне белә иде. Шуңа күрә өендәме, эшендәме яки берәр бүтән җирдәме аның белән еш кына очрашырга туры килде.
Ул үзе дә бу очрашып-күрешүләргә бик тә разн.й иде шикелле. Атна-ун кө н күрешми торсак. «Нигә югалдың әле?» д ип
өйгә дә шылтыраткалый иде. Күрәсең, мина ышаныч күрсәтеп, эше, иҗаты, тормыш рәвеше турында күбрәк белүемне
теләгәндер мәрхүм. Шәхси архивының байтак өлешен бергәләп актарып чыгарга да вакыт тапкан идек. Ул мине иҗатын
аңларга сәләтле дип уйлаганмы (ә болай музыканы аңлавым бик чамалы), фикердәше дип таныганмы. тәгаен белмим, әмма
аталарча якын итүен үзем сизә идем. Күңел булсын д иптер инде, шигырьләремне дә мактап куйгалын иде. Ихлас әйтүе дә
бар: бу хакта шулай сөйләгәннәрен кешеләр аша да ишеткәләдем. Шулай «ахири» булсак та. без уртак бер генә көй дә, бер
генә җыр да язмадык. Мин тәкъдим итмәдем, ул сорамады...
Нык ихтыярлы максатчан шәхес. Күңелеңдә нинд и зат булып калды дисәләр, тагын шул ук сүзләрне кабатлар идем:
нык ихтыярлы максатчан шәхес. Әгәр шул сыйфатлары булмаса, ул тау кадәр хезмәт калдыра да алмас иде. Андыйлар
турында кала интеллигенты «титан!», ә авыл агае— »эш аты!» дип әйтер иде. Хезмәт җнтештерүчәнлеге дигән
производство терминын куллан сак, бу яктай татар музыкасында бүтән андый кеше юк (әдәбиятта — Н. Исәнбәт, рәссамнар
дөньясында — Б. Урманче белән тиңләп булса гына). Хезмәтләренең тау сырты кебек күренеп торганнарын гына санап
узыйк: с игез опера, унҗиде симфония. өч балет (һәрберсенең партитураларын гына язып чыгар өчен айлар, еллар кирәк!),
берничә симфоник поэма һәм кантата, д истәләгән вокаль-инструменталь әсәрләр. җырлар... Эстетик байлык күләм белән
бәяләнмәсә дә, чагыштыру өчен әйтеп узыйк: мәшһүр Д. Шостаковичның опера һәм симфонияләр саны күпкә кимрәк.
Дөресен әйтим, кайчак язгы ташулар аккан кояшлы көннәрдә яки ямьле җәй сәгатьләрендә аны һаман саен ак рояле
артында утыруын күреп, кызганып, жәллә п тә куя идем. Бу кадәр эшләп бер дә дөнья рәхәтен күрми ахры бу абзый! Бәлки
ялгышамдыр. Ул. әлбәттә, эшеннән, нәтиҗәсеннән, җиңүеннән, даныннан һәм хезмәте китергән тагын әллә нәрсәләрдән
тәм һәм ләззәт алгандыр. Ә шулай да...
Шундый бер тәгъбир бар: жирдә теге яки бу миссияне башкару өчен ходай миң- тамга салган кешеләр була. имеш.
Нәҗип агага күктән, белмим, ниләр иңдерелгән булгандыр, әмма татар музыкасының соңгы ярты гасырлык язмышында
аның миссиясе гаять зур. Музыка дөньябызда этап булырлык төп тарихи вакыйгалар аның исеме, аның иҗаты белән берегеп
калган. 1939 елда, яңа оештырылган опера һәм балет театры Н. Җиһановның «Качкын» операсы белән ачыла, соңрак —
Татарстан дәүләт филармониясе үзенең беренче эшен Җиһанов әсәре белән башлап җибәрә. 40 нчы елларда Татарстан
Композиторлар берлеге (союзы) оештыруда ул башлап йөрүче була. Берлек барлыкка килгәч, 30 елга якын аны җитәкли.
Казанда консерватория ачылу көненнән башлап гомеренең соңына кадәр ул аның редакторы иде... Ялгышмасам. татар
композиторлары даирәсеннән профессор исемен йөрткән беренче кеше дә Җиһанов булдь. шикелле. СССР халык артисгы.
Оч тапкыр СССР Дәүлә премиясе лауреаты. Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Татар әдәбияты
һәм сәнгате дөньясында Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән беренче карлыгач... Беренче, башлап йөрүче, тәүге...
Гел иң беренче... «Ах, беренче зөфаф кичәсе! • дигәндәй, һаман-һаман беренче булу, мөгаен, күңелне гел котырта,
нәфселәндерә, ярсытадыр... Хәер, иҗат бәйгесендә кемнең койрыкта сөйрәләсе килсен икән. Әмма беренчелек у —
горизонталь яссылыктан б игрәк вертикаль б иеклек төшенчәсен дә үз эченә ала. Болытларга тие п торган б иек тауларның
очына якынайган саен җилләр көчлерәк һәм суыграк. Югары дәрәҗәгә ирешкән саен җаваплылык хисе арифметик кына
түгел, геометрик прогрессиядә арта гына. Андый кешенең ялгышы да. кояшлы көндә тау өстендәге кешенең күләгәсе ерак-
еракларга төшкән шикелле, күпләргә кагылып үтә...
Әйе, Нәҗип Җиһанов — кабатланмас зур шәхес. Иш ише белән дигәндәй, Бакый ага Урманче да аны якын итеп,
«безнең Нәҗип! безнең Җиһан!» дип әйтергә ярата иде (сүз уңаеннан әйтеп узыйм: миңа калса аның иң уңышлы портретын
да Бакый ага иҗат итте), йолдыз белән йолдыз, таулар белән таулар сөйләшә, диләр. Тауларның калкулыклар, түмгәкләр
белән үз мөнәсәбәте булуы таб игый, һәр биек лекиең үз хакыйкате. Мондый таб игый хәлне табигый рәвештә, шулай
булырга тиеш дип кабул итәргә кирәктер.
Нәҗип аганы да музыка дөньясына әзме-күпме катнашы булган һәр кеше олуг,
Сулдан уңга: шагыйрь Равил Файзуллин. композитор Нзҗип Җиһанов. режиесер Ширияздан Сарымсаков. 1080 ел.
май бөек дип кабул иттеме соң? һич юк! Яшәве дәверендә аны яратмаган, аңа каршы кешеләр дә байтак булды һәм алар
хәзер дә җитәрлек Аларның да уз дәреслек ләрен расларлык үз дәлилләре бар. Чыбык озын булган саен очы нечкәрәк була.
Зур шәхес өчен кичерерлек объектив каршылыклар белән бергә, ихтимал аның традицио н кануннарга (ташламаларга) сыеп
бетмәгән үзенең «авторски» хаталары да булгандыр. Шәхси һәм иҗтимагый тормышында аның да байтак драматик тетрәнү
ләре булган һәм булды. Җәмәгатьчелеккә билгеле булган ул фактлар үз эзен калдыр^ ган, әлбәттә. Миңа калса. Нәҗип ага
үзенең иҗатында үзе тудырган киң масса • кара халык»ның ихтыяҗларына һәм зәвыкларына тиешле игътибар итеп җиткер
мичә, аларның реаль квчен тулы ук бәһали алмады бугай. Үзәк - Мәскәүнең югары музыкаль даирәләре белән бер дәрәҗәдә
торып, җирле хакимият вәкилләре белән артык конфронтациягә кермичә фанатикларча эшләү — аның төп кредосы иде шн
Хелле. Бар каршылыклары белән ул үз заманын, үз чорын чагылдырган бер зур Көзге, бер зур шәхес.
Нәҗип Җиһановны о нәп бетермәүчелорнен аргументлары тагын мондыйрак Ул. янәсе. Салих Сәйдәшенме көндәш
ите п, аны күләгәдә калдырган, иңж талантлармы үстерүдә җитәрлек тырышмаган... Мөгаен, бу гаепләүнең икенчесендә
өлешчә хаклык та бардыр Татар республикасы үзәгендәге Консерваториядә моң. кадәр татар музы касы кафедрасы да
булмау (андый кафедра үткән ел ачылды) үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Консерваторияне ң педагоглар составында да
татар халкы вәки i ләренең аз булуын да аклап булмый Күрәсең, беренчедән, укыту программалары РСФСРдвн моңарчы
автономия булып килгән Татарстанга рус өлкә шәһәрләрендәге Хвнсерваторияләрендәгечә. диктат рәвешендә өстән
тагылган, икенчедән, ректорның да милли музыканы үстерү проблемаларына игътибары җитәрлек булмаган. Ә менә Сы»
Сайдай.™... кыерсыт» масы™.'- иккеича. >»лыр«« Сайлаш >апа «. .ак тамыш кашулар 6.-ЛИ йулыр: Салих агачык кж.ли па.ы
30 а.мараа «уа. |1|..«ж ЬШТЫНЫН «аклы куллары К Тинчурн.. хаЛ-к ««атташлармк. факт., ла.ил ара., йуып »к аткач, сайлаш
иж.и ы да .. I" .ут г«Г» Лир.. V >•....... 10 ишака как. ЖкЬ.ко. й.т ала ул чакта аренада к>к ..л. Татар «уаыкаеы таркхыкла.ы
«тактка акларны №р РК..Һ ...... 1Ы1... ... лару Л "Р« »>
................................. ...... .......ртш>«“ «>™«Р «”’. ««
так о,.,.,«г ............... ........... ....... .... л..ганда *>«“'■* ......... ....... ....... Л-~
в»Г Вал. .................. .. ............. ....... фик<ч «««вара», «угаринк! .. Шла», рака.... а
аатакл. ми., «у,, аарт-а НааиР •.••» нарк»-"™ -•"•«. ««».....» «рилы. »« һаралкыт Сайлаш турында натирай™ суллар айтга
киллт. Анык аШа.ый иаж™
ләрендә олы сүзләр сөйләде. Хәтердә, шагыйрьләр секциясенең «Сәйдәш» поэмасын укып тикшерү җыелышына да киле п
утырган иде. Архив документларында Нәҗип аганың Салих Сәйдәшевне кыерсытканын дәлилләгән документлар таба
алмассыз. Кыскасы, чәкештермәскә кирәк иде ике боек затны! Бу бит суверенитет алган халык файдасына түгел.
Нәҗип ага ак рояль артына утырып иҗат тә иде. Менә инде ул рояльнең хуҗасы юкка еченче ел китте.
Кемнәрдер уйлаганча. «Татар музыкасын басып торган «Җиһангир — Җиһан» юк инде. Тынычланыйк, йә. музыкаль
тормыш җанланыбрак киттеме? Татар музыкасы дөнья аренасына киңрәк чыгамы? Яшь композиторлар гөрләп үсә
башладымы? Хәер, әле мондый сораулар куярга иртәрәктер, үзгәрешләр, әлбәттә, булыр. Ә хәзергә үзгәрешләр шул:
элек опера һәм балет театры үз сезонын -традиция буенча татар композиторы Н. Җиһанов операсы яки балеты белән
башлап җибәрә иде, ә бу сезонны «Иоланта» белән. Симфоник оркестр да дистә еллар буена сезон ачылу
концертында Н. Җиһановның яңа симфониясен яңгырата иде, бу юлы — яңа милли симфония әзерләнмәгәч, бүтән
— интернациональ программа...
Тукай шагыйрь булып җитешкән Җаекта (Уральск) туып, ятимнәр йортында үсеп, таланты һәм тырышлыгы
белән Казан, Мәскәү калаларын таң калдырып, татар музыкасы вәкиле буларак, үз иҗатын Европага, Азия
киңлекләренә яңгырата алган Нәҗип Гаяз улы Җиһанов ак рояльдә уйнап иҗат итә иде. Дөньяда ак рояльләр күптер
ул. Әмма аларда бөтен дөнья тыңларлык әсәрләр иҗат итүчеләр генә сирәк.
Соңгы сүз итеп, бөек затка багышланган шигырем:
Ак җилкән
Сынмады Рхх Замананың төрле җил давылы сынаган чакта.
Мин капланын Җиргә хезмәт иттем һәм җиһанны күрдем ак атта!
Ак тауларга мендем, биек җилләр иркәләрме, егып китәрме?
Ак дулкынга кереп, каршы бардым, сулышларым озакка җитәрме?
һәм ышандым: иманың нык булса, төз калырга дәрман җитә ул! Ил йөзендә ак эшемне күргәч.
халкым мине үзе күтәрде
...Гомер күкләрендә ак яшендәй үтә еллар, үтә яшьнәр чак... Күпме генә җанга кер кунса да. бу дөнья, барыбер ап
ак ак!
Ак чәчләрем җилдә җнл<|м,рдиләр.
Ак җилкәндә инде хәзер мин Киләчәкнең ан ак Хәтеренә күчәр
өчен җаным әзерлим.
Биләүләрнең аклыгына кунгач, ятимлекнең
кара канаты саклап калды мине Әниемнең
күңеленнә н иңгән нур якты.
Чаган өсләреннән ак томанны ак болытлар
төшеп алырмы?
Kail як (хрыклары тартыр икән ак хыяллы
сабын җанымны9
All ак күлмәгемнең изүендә күз яшьләрем
түгел, сәдәп лә...
Күпме булды ул чак өметемнең ак канагын
кисәр сәбәпләр!
Бу дөньяның ак көйләрен җые п, тибрәттем
күңелем кылында.
Тыелгысыз дәрт көч алып чыкты ак чәчкәле
илһам юлына'
Хак эш өчен җан аямас нрнец шәүләсе дә.
имеш, ак кына! Тормышымда көйне корал
иттем җирдә аклык. сас|>лык хакына.