Логотип Казан Утлары
Истәлекләр

АЧЫ ТӘҖРИБӘ АВАЗЫ ИСТӘЛЕКЛӘР


Сүз башы
Халык хәтле халыкка хезмәт итүнең торле юллары бар. әлмш «иьилыкны. ялганны, бозыклыкны күрсәтә белу дә шулай ук файдасыз нәрсә ту гел дип уйлыйм, чөнки бу эш игелеклелеккә һәм хакыйкатькә тулысында теләктәш булуны куздә t тота
М С Салтыков-Щедрин. әзер, мин яшем буенча, мемуар язарга үземне хаклы дип исәплим Хәзер дә язмасаң — кайчан9 Бу әсәрдә — чынлыкта булган шәхесләр, минем баштан узган хәлләр. Техницизм» тарафдарларын кисәтеп куйыйм: монда буровой да. торбалар да. насослар, агрегатлар да юк Әле шул буровойлар сытып, имгәтеп бетергән Та-тарстан табигатенең сыкрануын ишетеп яшибез бит. Әдәбият — ирек эше. вөҗдан эше. Технарь»- лар да язсын, без дә языйк Укучы үзе теләгәнне укыр, уку да ирекле Узган ел бер иптәш мине матбугатта тәнкыйтьләп чыккан иде Имеш, мин гел авыл турында язам Ул автор калын-калын әсәрләр яз- галаган иде бугай. Топонимия буенча акыллы гына мәкаләләре дә чыккалады булса кирәк Менә бит иптәшкә кайсы өлкәдә эшләргә! Хәер, ул да ирекле.
Шулай, истәлек-повесть тәкъдим итәм укучыларга. Тик бер искәрмә белән: кайбер типларның исем-фамил ияләрен үзгәрттем. Укысалар, үзләрен танымый калмый инде алар. Шулай итеп, сезне сәяхәткә чакырам Бу юлы инде — шәһәр тормышына.
1989, сентябрь
Мөхәммәт МӘҺДИЕВ (1930) — язучы. әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче. Татарстанның Г Тукай исемендәге дәуләт буләге иясе. «Фронтовиклар . Торналар төшкән җирдә -Кеше китә — җыры кала», «Бәхилләшү» һәм башка роман, повестьлар авторы Казанда яши.
Яңа Чуриле.
'Аваз.— дим.— иштеләсең. әйтче кайдан’ Фәрештә кычкырамы, яки шәйтан’ Җавабында аваз • Син рәнҗемә.— ди,— Минем исмем — ачы карт тәҗрибә- — ди
Г Тукай.
I Кара еллардан бер ләүхә...
1948 елның март ае. Дүрт ай элек кенә акча реформасы булды. кибетләргә чәй-шикәр. ипи. ситсы, галош кайта башлады Авыл халкына тагын ни кирәк7 Авыл халкына ни җитми? Авылда буфет ачтылар (сельполы* авыл), керсәң — йа дөнья, болай да яшәп була икән, ярты телем ипи өстенә ярты йомырка куелган, исеме — бутерброд, анысын ошатмасаң — шундый ук телем өстенә бер кисәк селедка куелган, анысының да исеме шундый. Бер стакан кызыл аракы Керәләр, шуны әйләндереп куялар да тормышның рәтләнә баруы турында гәп коралар, кан җылына
Мин мәшһүр Сеҗе мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшлим, тырышып эшлим Өс-баш бөтен: башта — киҗе-мамык тутырып сукно белән тышланган бүрек, өстә — сырма, реформага кадәр эшли башлаган көннәрне генә РОНОдан талон белән бирелгән киҗе-мамыктан тегелгән юллы чалбар Мин бу язмаларымда бик күп кешенең исем-фамилияләрен, авылларны үзгәртмичә язам Менә шулай Югары Курса авылы егете, фронтовик Хәбиб Зарипов дигән кеше РОНО мөдире иде. район үзәгендә очратып, минем хәлне күргәч, болай диде
— Син РОНОга кереп чык әле. мин риңа бер талон бирермен, чалбарыңның бер дә рәвеше юк,— диде
Раймагтан мин талон белән чалбар алдым
Аякта шома ягын эчтә калдырып тегелгән күн ботинкалар (аны -рабочие ботинки дип йөртәләр иде), уң аяктагысының бер кырые ярык, аннан су керә; әмма бераздан, икенче кырые да ярылгач, кергән су чыга торган булды, минем эш начар түгел иде
Мәктәп — әйткәнемчә, мәшһүр Директоры — географ Госман Бик- ташев. яшел френчтан, шахмат уйнарга ярата Сугыш узган кешедер дип уйлыйм, каешлар, итекләр шыгырдап тора иде Эшкә килгән көнне үк миңа бер кәгазь тоттырды. • Завхоз иптәш... (фамилиясен онытканмын. Газиз абый иде; Бикташев Саба районы кешесеме, әллә шунда эшләгәнме, завхозы, техничкалары — барысы да Саба районыннан китерелгән кешеләр. <■ үзенекеләр» дип йөртәләр иде); өлкән пионервожатый М Мәһдиевкә өч кило он. сигез кило бәрәңге, ике кило кишер бирегез. Директор Г Бикташев
Госман агай! Син дөньяда юк инде Синең төрле сыйфатларың уңай һәм тискәре якларың байтак иде Хаталарың да аз булмады шикелле Ләкин мин сиңа дога белмәгән көе дога кылам авыр туфрагың җиңел булсын' Нәрсә өченме* Завхоз Газиз абыйга биргән әнә шул кәгазең өчен
Мин эшләп киттем, гармунда уйный белмим, бии белмим, хәтта (әйтергә оят') быргыда кычкырта белмим Ләкин шахмат уйныйм Моңа мине Арча педучилищесында сабакташым Яхъя Халитов өйрәтте Бар бит әле шундый бер усал редактор нәшриятта Шахмат турнирында. Арчада, хәтта Яхъяны да җиңгәләп, мин училишеда икенче урынга чыктым Яхъя беренче инде'
Бикташев белән мөнәсәбәттә миңа шул ярдәм итте Госман аганың
шахматка мөнәсәбәтендә сабыйлык бар иде: отылса — кәефе кырыла. отса — балаларча шатлана, эш мәсьәләләрен оныта. Мин. бик күп җитешсезлекләре булган сугыш еллары баласы үземчә хәйләкәр, директорның шул сыйфатын белеп алдым һәм шуннан байтак файдаландым Эшкә соңга калам (туган авылым алты чакрым ераклыкта) — директорга мәгълүм була, аңлатма кәгазе сорыйлар Директор йөнтәс кашларын җыерып йөри, дәрестән соң укытучылар бүлмәсенә керә, шахмат уйнарга кеше эзли. Мин. тиз генә шахмат тартмасы күтәреп, каршысына утырам һәм шактый азаплангач . юри оттырам. Директор канәгать. Бернинди аңлатма кирәкми
Мәктәптә, традиция буенча, чын педагоглар эшли Сеҗе авылы Та-тарстанда иң беренче ТБУМ, иң беренче урта мәктәп ачкан авыл иде, иң беренче быргы, барабан, тынлы оркестр да шул мәктәпкә кайтты. Без яланаяк, ярымыштанлы малай вакытта Сеҗе мәктәбе укучыларын хәтерлим йөк машинасының кузовына утырган кыска чәчле, ак кофталы, пионер галстугы таккан кызлар, егетләр көмеш торбалар, зур барабан белән акрын гына урамнан уздылар.
— Ярабби, ахырзаман шушыдыр инде.— дип, карчык-коры укы- на-укына капкасын ябып, өенә кереп китте ул көнне. Сәйдәш маршын гына уйнаганнар, югыйсә мин моны берничә елдан соң хәтерләп таныдым
Сеҗе мәктәбе зур традицияле иде. Педагоглардан фронтовик Мәгъсүм Рафиков — тарихчы. Хәтәр елларда ук университетта укыган. авыр ситуациядән хатыны Әминә апа коткарган. Сталинның үзенә хат язган, дип сөйлиләр иде Математика укытучысы — Разия Башкирова. элеккеге нарком хатыны. Казаннан сөрелгән. Чын мәгънәсендә интеллигент Малае Казаннан кайтып йөри (Мөндеш разъезды алты гына чакрым), үзе белән тагын бер чибәр егетне алып кайта Болар- ның бүгенге көндә зур шәхесләр булачагын ул чакта кем белгән, кем уйлаган’ Разия апаның улы — университетның математика профессоры Шамил Башкиров, аның белән бергә кайтып йөргәне — Гази Каш- шафның улы. тарихчы, университет парткомы секретаре булып озак еллар эшләгән Ренат Кашафетдинов Ул чакта кем уйлаган? Әдәпле, зыялы, чибәр
Тагын кемнәр’ Бәдыйгов Газиз. Рус теле укытучысы, иске интеллигент. Белүемчә, шәһәрдән сөрелгән Искиткеч тәрбияле, русчасы гаҗәп.гарәпчәсе. төрекчәсе бар. балалары кайдадыр. Фатыйма апа белән теркелдәп кенә сөйләшеп яшиләр; Газиз абый, шәпләп, газета кәгазенә чорнап, тәмләп тәмәке тарта, сөйләшми, гел елмая гына. Аягында метрлы киез итек, мәзәк сүз тыңларга ярата, рәхәтләнеп көлә. Сөйләшми Егерме елдан соң гыйльми китапханәдә утырганда иске журналда рәсемен күрәм — иске, егерменче еллар интеллигенты икән. Казаннан аны сөрмичә кемне сөрәсең утыз җиденче- кырыгынчы елларда’ Шәп абзый иде. мине ярата иде. бер сүз әйтмәсә дә, миңа җылы мөнәсәбәтен тоя идем.
Газиз Сафич — интеллигент иде
Тагын менә Ләбибә апа Зарипова. Ыспай, әдәпле, тәрбияле, югары белемле кыз. Татар теле һәм әдәбияты укыта Кияүгә чыгарга вакыт Әмма яшьтәшләрен сугыш кырып бетергән Миңа ■ егет-малай» дип иң беренче шул кушамат такты. Коеп куйган педагог, бер генә артык сүз әйтмәс, һәр сүзе үлчәнгән булыр. Яше җитеп узып барй торган тагын өч-дүрт кыз бар. Классик укытучылар — болар гел кеше баласын тәрбияләү турында гына сөйләшәләр, болар үз бәхетләре турында уйламыйлар да Математика укытучысы — таза, мөлаем кыз, алты чакрым ераклыктагы Поник авылыннан килеп йөри. Салкын кыш көннәрендә мәктәпкә ул килеп кергәч, сыңар куллы завуч Мәгъсүм абый әйтә:
— Миңлегөл. син бәхетле, көн саен саф һава күрәсең бит. шуңа күрә бик чибәр син.— ди Тагын коел куйган педагоглар Гарифә Нигьмәтуллина — классыннан башка бер кайгысы да юк Буйлы, яше чыгып барган кыз. әдәп-әхлакның үрнәге инде Аннары Гөлниса Фәһ- миева Мәктәпнең китапханәсе аның кулында. Мине шунда кертеп өстән бикли дә. төн булганчы мин шунда утырам Гөлниса апа үзе * районга-фәләнгә киткәндә классын гел миңа биреп калдыра, мин укы- - тып карыйм Укыта белмим, хәзер, кырык ел элеккеге тормышка кай- - там да. уйлап, куркып калам мин кулланган антипедагогик ысуллар' Боларны мин яза да алмыйм Бер малайны, тәртипсез иде. аеруча каты ? җәзаладым Гомерләр узды. Татарстан өлкә партия комитетының ко- х мандировкасы белән лекция укырга Сеҗе авылына барып чыктым Төнлә, лекция бетеп, күрше йортта ашап-эчеп утырганда колхоз пред- = седателе сорап куйды
— Шушы йортта кунарга ризамы сез? — диде.
Йортта хуҗа хатын — педучилище буенча сабакташым Нәкыя « Абдуллина иде. нигә инде кунмаска, ире Вәкил ике дә уйламаслык * итеп рюмка күтәрде һәм түрдә җәелгән йомшак караватка ишарә яса- г ды. Ләкин биш-алты чакрым ераклыкта гына минем туган авылым я Гөберчәк һәм анда авыру карт әнием көтеп ята иде Өлкә коми ь тетыннан командировка алганда да мин үзебезнең Арча районын. ? ә анда кайткач райкомнан үзебезнең Кесмәс буе авылларын сайлап алган * идем, командировканы файдаланып, әни янында өч-дүрт кенә көн бул- .• са да торасым килгән иде
Мин, кыен булмаса дип. үземне озатып куюларын үтендем Председатель мондый үтенечкә әзер икән, ярты сәгать үттеме-юкмы. йортка толып, тире бияләй, олтанлы итекләр кигән таза бер егет килеп керде
— Ат әзер,— диде.
Ул еллардагы гадәт буенча аңа мөлдерәтеп кенә бер касә тоттырдылар Егет каушап калмады, минем каршыга ук килеп, башта кулын бирде, аннан
— Сезнең исәнлеккә, абый,— дип әйләндереп тә куйды Шул вакытта минем йөрәгем «жу* итеп алды таза егет — мин моннан егерме еллар элек, дүртенче класста, антипедагогик алымнар белән җәзалаган ташбаш Сәүбән иде
Хуш. Әмирхан Еники әйтмешли Шушы Сәүбән белән төнге юлга чыктык бит инде без. Нәкыя белән Вәкил мине дә җылы толыпка төрделәр, ботинкаларымны салдырып киез итек кигерттеләр, чана башына «Авыл күчтәнәче булыр. Казанга алып китәрсең - дип. каз түшкәсе дә тыктылар. Без юлда, чана шыгырдый, төн бераз буранлы Мин. куркуымны басар очен. чит-ят темаларга сөйләшергә телим, уңлыйм. Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатынны беләм мин Кесмәс буенда Аның берсе минем әни. икенчесе Нәкыя
Мин туларны уйлыйм да. сөйлим дә булса кирәк юлда Үзем һаман шикләнәм кайсы үзәннәрдә генә чанадан төртеп төшереп калдырыр икән бу егет теге. 47—48 еллар өчен’’ Ничә кабырганы сындырып, ничә тешне кар өстенә сибәчәк икән бу Сәүбән ‘
Инде хәтәр холыклы кешеләр яшәгән Мөрәлене дә чыктык, алда әле ике үзән бар, буран да кыюланды Минем нервлар актык чигенә кадәр киерелде һәм мин шул чакта мәшһүр Гюго сүзләрен исемә төшердем • Үлемгә каршы барып, еш кына үлемнән котылып калып була Ул вакытта табут капкачының сине коткаручы тактага әйләнүе мөмкин- Буран эчендәге үзәнлеккә килеп кергәч түзмәдем, сүз каттым
— Сәүбән, мин сине бик каты тоттым биг теге елларда, синең эчеңдә миңа карата ниләр бар" - дидем Кыйналып, изелеп, бил
гесез көтеп барудан котыласым килгән иде — әйттем дә оетердем.
Сәүбән толыпларын чиште дә тәмәкесен чыгарды һәм. атын ак-рынайтып. тәмле әңгәмә башлады
— һи-и абый Барысы да онытылган инде аның Тик бер генә нәрсә, күңелдә калган сез, Сталин туган көн дип. пионер сборы уздырдыгыз безнең отрядта Без лозунглар кычкырдык, барабан кактык. Ә мин быргы кычкыртырга ярата идем Шул сборда сез очып- кунып сөйләдегез: безнең илдән дә бәхетле ил юк. бу бәхетне безгә иптәш Сталин бирде, дидегез. Ә мин Мин ул көнне иртән ашамыйча килгән идем. Әни әйтте ул көнне Көненә өч ашатырга минем хәлемнән килми сезне, сез бишәү, әтиегез сугыштан кайткан булса, биш тә. алты да ашатыр идем .— дип елады Ә сез «каты тоттым- дисез
Миңа гадәттән тыш авыр иде. чана газаплы шыгырдады. Хәтерлим. бер педсоветта Бикташев мине эт итеп сүккән иде:
— Хватит сиңа авылыңа кайтып йөрергә, синең квартираң бар. ху-җаларыңа дүрт кубометр утын бирелгән,— дип кычкырынды.— Нигә гел авыл юлында син9
Шунда мин. урынымнан юаш кына торып:
— Монда ашарыма җитми, шуңа күрә әни янына кайтып йөрим.— дидем— Менә ике көн инде ипи бирмиләр
Педсовет ахырында Бикташев агай мине кабинетына чакырды Хәтердә шунысы гына калган, кабинетта агач кисмәктә зур фикус гөле утыра иде.
— Тәк.— диде Госман ага. болай да киң булган борын тишекләрен киңәйтеп.—Знаешь что7 Синең «ашарга юк» дигәнеңне менә хәзер ЭМГЭБЭгә хәбәр итсәм, нәрсә булачак7 Сине бит бүген үк атаң янына озатачаклар Син шул турыда уйладыңмы7
Мин шул вакытта Яңа Чуриле районының ЭМГЭБЭ начальнигы Шамилне күз алдыма китердем: биек маңгайлы фуражка киеп йөри торган, буйлы, чибәр мишәр егете иде. Мәктәп коллективында әсирлекне күргән ике егет бар иде, алар сөйли иде. начальник әсирлектә булган ирләрне чиратлап көн саен чакырта һәм - үз теләгем белән фашистларга хезмәткә күчтем» дигән протоколга кул куярга кыстый, юашракларны кыйный (бүлмә такталары чытыр-чытыр килә икән), сүгенә, пистолет белән яный. ди.
Күрше авыл Зөфәр исемле егеттән сорау алганнарын бүлмә тактасы аркыллы тыңлап торганнар Зөфәр дөнья бәясе, юньле, юаш егет иде. сугыш башланган җәйдә үк. унсигез яшендә әсирлеккә эләккән, аннан котылган, әле сугышта йөргән, менә тыныч хезмәткә кайткач, тугыз класс белемле булса да. бер җиргә дә эшкә алмаганнар. җитмәсә, мулла малае’ — аның кебек белемлеләр. биографияләре чиста булганда, ул елларда директор да министр иде инде, югыйсә Менә шул Зөфәрне измәкче була икән. Коридорда дер калтырап тыңлап торган чират көтеп утыручы егетләр
— Куясыңмы кулыңны юкмы, фашист ялчысы, мулла калдыгы, фәлән-фәлән итәм бит! — дигән тавышка урындык шуыша, өстәл кыймылдый. нәрсәдер нәрсәгәдер чыдырдап бәрелә, ди
— Куясыңмы, юкмы, атып үтерәм бит (пистолетын чыкылдатып взводка куя), котлет ясыйм бит, ЦРУ агенты! Син бит Интелледженс сервис ка язылып кайткансың! Беләм бит мин синең ни өчен шыпырт кына леспромхозга урнашып, трелевщик булып агач тарттырып йөргәнеңне..
Тагын чыдырдау. тагын тавыш.
Тыңлап торган егетләрдән берсе сөйли:
— Ну. малай, булса да була икән йөрәк кешедә. Туп-туры әйтә бит тегеңә Зөфәр.
— Менә якын кил. тырнак белән чиртеп кара,— ди.— Миңа, ди,
нечего терять, шушы урындыкны алам да башыңны янчим. но только кәгазеңә кул куймыйм.— ди.
Начальник әле яшь иде. күрәсең, кабинетын әзерләп бетермәгән: сорау ала торган бүлмәдә, гадәттә, урындык идәнгә беркетелгән була, өстәл өсте дә тап-такыр булырга тиеш. Пистолет та. нигездә, өстәл тартмасыидарак ятарга тиеш. *
— Ну. гад, мин сине нишләтәсен белермен алдагы дүшәмбедә. = йөрәгемне боздың.— дип. арган, тирләгән начальник такта ишеген S ачып Зөфәрне чыгарып җибәргән Коридордагы ике ирне чакырып керткән дә, арган кыяфәт белән әйткән:
— Йөрәгем начарланды, кул куясызмы теге кәгазьгә, юкмы, куй- j масагыз. иләп йөрмәгез, алдагы дүшәмбедә барыбер сытам мин £ сезне, идите к... матери,— дип чыгарып җибәргән
Ул явыз оешманың бинасы башта Чуриле чиркәвенә инеш аша < гына карап тора иде, агач йорт, такта бүлмәләр. Сорау алганда * ул такталарның шыгырдавы, шәт. чиркәүгә ишетелгәндер. Кыш- * кы томанлы, томан арасыннан яшькелт ай караган моңсу тын * кичләрдә без малайлар чиркәү чаңын тыңларга чыга идек Кыш- - кы юлда, еракта, ат чанасы шыгырдаган тавышлар ишетелә. * кышкы тын кичтә бу тавыш 6—7 чакрымнан килә, дип сөйли- н ләр. Чуриледән әтиләр кайтканны без чана тавышыннан сизә идек 2 Ләкин шул вакытта тонык кына бер моң колакка бәреп керә i Без әсәренәбез. Чиркәү чаңының ритмы менә болай иде кебек
Даң-доң-доң.
Доң-доң-дың. s
Тең-гель, тең-гель — Пил-лер. даң-даң. Тиль-тиль-тиль
Базар йөргән, урыс белән аралашкан ирләр. Чуриледән кайтышлый. ат чанасында килеш моңа кушылып, шаярып, болай дип җырлыйлар иде:
Нов-вый год — Годовой счет, Кил-дең, кит-тең Бер ти(е)н акча бирмә-деңң
Без малайлар моны рәхәтләнеп тыңлыйбыз, ә әниләр каш җыера
— Азан әйткәндә шау итеп чана шудыгыз бит. ник анысын тыңламадыгыз,— дип орышалар
Ялгышалар. Азанны да тыңладык Анысы эңгер-меңгер алдыннан булды Тау башында, чана-чаңгыларны куеп торып тыңладык Тып- тын калган, кичкә иңрәгән татар авылының өстенә манарадан кичке азан тавышы иңгәндә карчыклар иңнәренә бишмәтләрен салып чоланга, ишек алдына, капка төбенә чыгалар Салкында манара такталары чарт-чорт килә, мөәзин басар урынын җайлый, бу тавыш бөтен авылга ишетелеп тора Менә бервакыт күктән фәрештә-ләр авазы килгәндәй була Мөәзин яки аның вазифасын үтәүче мәдрәсә белемле ил карты борын авазлары белән генә авыл өстенә сихри моң сибә.
Собханазил вәл-кил вал-мэлакү-ү-ү-т
Собханазил вәл-кил-вәл-мәлакү-ү-ү-т1
Соббухән. котдусан
Вәл-кил вала икэти вәр-рух!
Соббухән, котдүсән
Карчыклар моңаеп елый Үләселәре искә төшә Теге дөньяга барасы. анда баргач бу дөньяда эшләгән явызлыкларың өчен җавап бирәсе бар бит Йә. хода, гөнаһларыбызны ярлыка
Тау башыннан без дә кайтабыз кичке аш инде казаннан табакка бүленгән, сәкегә киҗе ашъяулык җәелеп тәлинкәләр тезелгән, өрәңге кашыклар таратылган
Кич утырырга дип. куенына «Йосыф — Зөләйха» йә Таһир — Зөһрә . йә «Мәликә китабы н кыстырып. Гыйльменисатти килеп җитә. Чишенә, түргә уза. догасын кыла, йортка, илгә иминлек теләп битен сыпыра һәм гел әйтә торган сүзен әйтә:
— И ходаем, диннәр куәтләнергә булсын, бүген бик әйбәт төш күр-дем.— ди — Ак патшаның (Сталинны әйтә) күңеленә аллаһе тәгалә ми-һербанлык салсын, амин...
Кичке аш тәмамланганда Чуриле чиркәвенең чыңы ишетелә.
Менә еллар узган — Чуриле чиркәвенә каршы агач йортта бүлмә такталары шытырдый.
— Син кул куясыңмы, юкмы бу кәгазьгә . Майть! Изәм. бетерәм бит сине, гестапо агенты! Шпион бит син. майть! Б. буду, сине атып үтермәсәм!..
Чиркәү гөмбәзе тирәсендә төнгә кунаклаган чәүкәләр чырылдашып ала.
Укучы! Мин Сәүбәнне оныттым инде, ә? Гафу итегез. Әйе. Бикта- шев шулай куркыткач (Сәүбән, атын борып, хушлашып кайтып китте, минем күземне ачты да. юк булды инде), кинәт кенә минем тамак туеп китте Шул сүздән соң мин мәңгегә туйдым Минем белән аралашкан кешеләр беләләр, мин — дөньяда иң аз ашаучы кеше. Чөнки теге көнне Бикташев агай минем ашау юлын Колыма. Соловки. Норильск дигән ризыклар белән томалап куйды. Бичара. Сәүбән дә ач булган икән бит ул көннәрдә
Ә теге начальник?
Утыз еллар узган. Казан аэропортында кунак озатам Шунда агарган чәчле бер чибәр ир һай-һу» килеп безгә якынлаша, минем кунакны таныган икән, аның белән күрешә һәм миңа да исемемне әйтеп кул суза:
— Әллә танымыйсыңмы? Мин бит Яңа Чуриледә эшләгән Шамил абыең булам.— ди. Мин шактый аптырап.
— Ул вакытта бит мин унҗиде яшьлек бер малай идем, каян хәтерләп калдыгыз? Сезгә эшем төшмәгән иде кебек.— дим
Ул рәхәтләнеп көлде:
— Ә соң биография7 Аны кая куясың? Аннан соң бит син гел телевизордан чыгасың. Мин бит фамилия буенча танып утырам
Җылы булмаган гына сөйләшү, кыска гына истәлекләр Иртә- гәсен бу көтелмәгән очрашу турында эш урынымда сөйләп утырам. Арадан бер иптәш әйтә куйды
— Ну бетә инде бу Шамил абый, аракыны ящигы белән генә алдырта, өенә кайтырга куркып, кайчак бездә куна, без бит якташлар.— диде.
Берничә айдан әйтте:
— Син белгән Шамил абыйны җирләдек,— диде — Соңгы көнендә карават астыннан ярты ящик ак аракы тартып чыгардык Йөрәге начар булган.— диде.
Теге юаш. юньле Зөфәр дә йөрәк чиреннән моннан утыз биш еллар элек үлгән иде инде, бичара.
II. Пәке йөзенә яланаяк басып...
Максим Горькийны укыганда - шуларга нәфрәтем. Кнут Гамсунны укыганда — шуларга ләгънәтем
Г Тукай
Март ае, кырык сигезенче ел марты. Мул карлы кырлар өстендә кояш уйный, быел март бик кояшлы килде. Йортларның салам
нигезләрендә иртә туган кәҗә бәтиләре сикерә-сикерә уйнады, абзар артларында күксел-зәңгәр кар таулары өстенә казлар чыгып басты ата казлар озын муеннарын мартның зәп-зәңгәр күгенә таба сузып гоңгылдады Тышта озак йөрсәң, кояшлы кардан күз чагыла, күз кабаклары авырта башлый, йортка килеп кергәч, берни күреп булмый Карт-коры моны -күз тышта калган, дип әйтә *
Быел март шулай гел кояштан гына торды
Ял коне, зәңгәр күктән яз шавы ишетелгән ниндидер шатлыклы - да. сагышлы да. борчулы да якшәмбе иде
Бикташев агай кичтән һәр кешегә аерым әйтеп чыкты ял көне ? сәгать унда педсовет башлана, ике аягы исән булган кешегә килү i мәҗбүри, килмәгән өчен бернинди сәбәп гафу ителмәячәк диде ?
Ял көне мәктәп бинасы моңсу, коридорлар, класслар ятим була. - Бүген дә шулай: утызлаган укытучы килеп тулуга карамастан, мәктәп ятим иде Укытучылар бүлмәсенең зур-зур тәрәзәләреннән кояш * кереп тулган, бүлмәдә утырасы килми, шушы тәрәзә рамын ук алып - ташлап, туп-туры кар диңгезе өстенә чыгасы да. кояшка, көньякка * карап кырдан берүзең барасы килә
Педсовет башланганчы ук. шахмат тактасы күтәргән директор я белән бергәләп, ике каешлы күн портфель тоткан, гимнастеркалы. - ап-ак фетр итекләре кызыл күн белән читләнгән ир уртасы кеше > керде, елмаеп исәнләште, директор аның исем-фамилиясен әйткәч. ’ әлеге иптәш, әдәп саклап кына, киңәшмәләр вакытында директор у. утыра торган өстәл почмагына. Т^нең аркылы өстәле янына җайлап = килеп утырды
Укытучылар арасында моның И-гә башланган фамилиясен ишеткәч чышын-шашын китте Берсе, кыюрагы, шәһәр кызы, үрелеп аңа бер язу сузды Портфельле кеше моны укыды һәм елмаеп җавап бирде
— Юк, түгел
Аннан педсовет башланды Мәктәп коллективыннан Өлкә комитетына зур жалоба килгән Мәктәп директоры тәҗрибә участогыннан алынган бәрәңгене, кишерне, суганны ашый икән Директорның биографиясе дә чиста түгел икән Гомумән, мәктәп коллективында укытучы булып эшләргә хакы шикле булган кешеләр юк түгел икән
Китте чыгышлар, бәхәс Директор белән завуч эләгешеп алды Март кояшы инде горизонтка төшеп бара, инде хатын-кыз ачлыктан бөгелеп төште, ике тапкыр тәнәфес ясады, ирләр тәмәке төтененә батып алды
Педсовет тәмамланганда кояш нуры күренми иде инде — нәкъ сигез сәгать утырылган.
Өлкә комитеты вәкиленең фамилиясе бер язучы фамилиясе белән бер үк хәрефтән башлана икән, әдәбият укытучысы -Сез шуның туганы түгелме’’»— дип язу биргән икән
Вәкил оч көн. оч төн мәктәптә ятты Көндезләрен дәресләргә керә, беркетмәләр укый, планнар тикшерә, ә төнге уникеләрдә директор кабинетына аерым-аерым чакыртып, укытучылар белән әңгәмә уздыра иде.
Дүртенче көнне тикшерү нәтиҗәләре буенча тагын җыелыш уздырылды, монысы кыскарак булды, ләкин сизделәр, төп нәтиҗәләрне вәкил әйтеп бетермәде Берәр атнадан РОНО райком тирәсеннән авыр хәбәр кайтып төште нәтиҗә акты бик яман язылган икән Чөнки директор утыз бишенче елларда ук хатын аерган кеше завуч - керәшен побы малае булган, татар кызына өйләнеп исем фамилиясен алмаштырган, дөрес. Ватан сугышында катнашып, кулын еэдереп кайткан, математика укытучысы, рус теле укытучысы —
шәһәр пропискасыннан мәхрүм ителгән кешеләр, берсенең ире утыз җиденче елда атылган, башлангычта укытучы ике кызның берсе — элеккеге сәүдәгәрләр нәселеннән, икенчесенең әтисе мулла малае булган пионервожатыйның (иң әһәмиятле идеология фронты!) әтисе, халык дошманы буларак, утыз җиденче елда атылган, куст берләшмәсендә (ягъни шушы урта мәктәпкә буйсындырылган башлангыч мәктәпләрдә) әсирлектә булган ике егет эшли Һәм башкалар...
Мәктәп, корбаннар сорап, тынсыз калды.
Җәйгә бу коллектив таратылды, әсирлектә булганнар эшеннән чыгарылды, калганнарын районның төрле мәктәпләренә күчергәлә- деләр.
Портфельле агай әнә шулай «җәза экспедициясе» белән узды ул елның кояшлы мартында.
Күп еллар үтте. Мин — үземнән, пионервожатыйдан, төнге кабинетта әшәке, мәкерле сорау алган ги мнастеркал ы абзыйны егерме биш еллардан соң кафедрада очратып тынсыз калдым. Елмаю шул ук күзләр, чәчләр шул ук. тик бераз чигенгән, утыра төшкән. Бераз басынкы Каяндыр, кемдер аңа бер кыйммәтле әйбер биргән Имеш. Казан Кремле янында казынулар вакытында табылган. Ул әлеге әйбердәге нәкыш белән язылган текст буенча кандидатлык диссертациясе якларга йөри икән. Пенсиягә зуррак акча белән чыгу өчен
Ул кешедән утыз җиденче ел исе килә иде.
Хәер, утыз җиденче, кырык сигезенче еллар истәлеге миңа адым саен очрап тора. Күрәсең, бу йөз елларга җитәр Югары уку йортларында бигрәк тә еш очрый ул. Минем үземне 1947 елда институтка чак-чак алдылар. Фамилияне күрүгә үк сорау бирәләр иде:
— Сез элеккеге финанс наркомы Мәһдиевнең нәселеннән түгелме’
— Син, егет, сәнгать белгече Мәкәрим Мәһдиевнең туганы түгелме?
Керү имтиханнарын биргәндә, билге куйганчы, башта шундый сорау бирәләр иде.
Ә бер олы ир әйтте (географиядән имтихан алучы):
— Иллә дә начар фамилия инде, моны алыштырырга кирәк,— диде.
Бары тик илле алтынчы елдан соң гына аңладым, финанс наркомы да, сәнгать белгече дә утыз җиденче елның корбаннары — халык дошманнары» булган икән
Хәер, бу мәсьәләдә минем күз гел ачылып тора. Тарих шулай булырга тиеш, кешенең күзен ачканга күрә тарих дип атала да инде ул. Тарих ул — кешелек җәмгыятенең ачы тәҗрибәсе.
1946 елның көзендә безнең училищега тарих фәненнән яңа укытучы килде Без өченче курста, өйрәнә торган тарихыбыз — -Кыскача курс» Бар иде бит әле шундый китап — ВКП(б) тарихы, Сталин үзе әйтеп яздырган китап. Моны һәр көзнең башында бөтен актив — райком, райпо, мәктәп, райздрав, колхоз идарәсе, тимер юл парткомы һ 6 оешмалар, политик уку планына кертеп, конспектлап өйрәнә башлыйлар да. яз җиткәндә дүртенче бүлегенә кереп чумалар һәм... дәресләр шуның белән туктала иде Ярым-йорты укый-яза белгән активистлар, дүртенче бүлеккә килеп җиткәч. Гегель, диалектик материализм. монизм, идеализм, метафизика сүзләренә килеп кереп шаккатып калалар иде; ну баш та икән бу Сталинның үзендә! Кара син аны. бер дә белмәгән нәрсәсе юк бит! Сталин кешеләрне нәкъ үзенчә бер төрле генә итеп уйларга өйрәтә. Ләкин Гегельнең бер фикерен телгә алмый ул анда. Гегель абый исә болай дигән: «Бөтен кеше дә бер төрле уйлый икән, димәк, беркем дә уйламый».
Әйе, безгә дә яңа укытучы шуларны өйрәтә. Троцкийны, Зиновьевны. Рыковны, Каменевны сүгәбез. Партияне халык дошман*
нарыннан чистартуда ОГПУ НКВД органнарының батырлыгын мактыйбыз, бер дәрескә кырык-илле тапкыр Иосиф Виссарионович Сталин • сүзен телгә алабыз Бер үткен малай бер дәрестә санап барган кырык җиде тапкыр искә алынган әлеге өч катлы исем Ул бик ач иде. ач кеше ни әйтмәс, ни язмас Шуны исәпләп барган кәгазенең ахырына ул болай дип тә язган Чишеп җибәрәмович ыштаның * Элек авылда картлар, чыннан да. баулы ыштан кияләр иде
Тарих укытучысы - — зәңгәр күзле, тәбәнәк буйлы (үкчәсе өстәл- = гән ботинка кия), кызылга каккан яхшы, кыйммәтле тунлы - Шулай бит инде дигәндә -шулай биг инде^. ди -өч солдатлар килеп кер- 5 гәннәр», дип тә сөйли
Шулай кыш буе троцкийчыларны сүктек Шуларны сүгеп. Ста- £ линның шәхесен Антей белән чагыштырып (Кыскача курс-ның - соңгы битендә), тәмам алҗыгач, җәй башында имтихан бирдек
Кырык бер ел узгач, Ибраһим Салахов романында укыйм Ка- * зан ОГПУ — НКВДсында гаепсез корбаннарның канын эчүче аждаһа. - коточкыч рәхимсез палач Бикчәнтәев Гәрәйша эшләгән теге елларда ' Аның исемен ишеткәндә тоткыннар тораташ булып катып калган- - нар. Ә инде эзләрне югалтырга кирәк булгач, бу палачны каядыр я озатканнар.
..Теге тарихчы шул үзе булган икән.
Менә безне кемнәр укыткан! Бездән кем чыксын'
Без «Кыскача курс «тан имтихан биргәндә училище өстендә «ха- ' лыклар атасы аның кылычы нык уйнап алды Училищега очраклы * килеп эләккән тупас, тәрбиясез бер укытучы. НКВД органнарына донос җибәргән, дигән хәбәр таралды Җәй эчендә өч ирне юк иттеләр Бу бит инде 1947 ел җәе Тыныч тормыш җәе Кемнәрне алдылар соң? Педагогика укытучысы, чын зыялы остаз, керәшен Константин Афанасьевич Ибаевны Имеш, элек кадет булган Рус теле, әдәбияты укытучысы, карт журналист, тәнкыйтьче, дәреслекләр авторы Хәлим Фәттәхович Искәндәревне Имеш, мулла малае икән. Галимҗан Ибра- һимов белән дус булган. Физика укытучысы фронтта утны-суны кичкән Әхәт Кариевны. Монысы шагыйрь Әнәс Кариевның абыйсы. Әнәс Кариев исә безгә татар әдәбияты укыта иде Әхәт абый. имеш, әсирлектә булган.
Менә шундый егетләр кинәт юкка чыктылар Без училищены тәмамлап киткән идек инде, үзара очрашканда гел теге явыз донос- чыны сүктек Мин аның монда исемен әйтә алмыйм чөнки документым юк, бары тик иптәшләремнән ишеткәнемне генә язам Шулай да шартлы бер исем куймый хәлем юк Чөнки бер малайның дәфтәрен нән (немец теле өйрәнеп йөргән көннәрме икән’) аңа багышлап язылган бер җыр табылып, кулдан-кулга күчереп язып йөрткән идек Ул җыр болайрак иде шикелле
Аллер шюлер һабен дас
Гыйльмуш абзый башы та.»
Аллер гейен һннаус
Гыйльмуш абзый зур авыз
Бу җырның тексты теге явызның үзенә дә эләгеп, күрше класста (үзе җитәкче булган) бөтен китап-дәфтәрләрне җыеп алып тентү ясаганы хәтердә Андагы халык иҗаты' Әйтеп кара син халыкны гел куркып яшәгән дип! Ишетүебезгә караганда, ул дәфтәрләр арасыннан менә ниләр килеп чыккан:
Рахиитләр яусын Ленинга
Ии«- сыер саудырды
Лэгънэт TOIUO'H Сталинга
Кәж-к-сэ дә калдырды
Яки -Сталинская влачь—көненә бер умач» Тагын. Кәҗә асрамаган кеше — кулак; төрмәгә кермәгән кеше — дурак Тагын:
Безнең авыл мәчетенең
Таш аның манарасы. Алабута чумарасы — Ысталин заманасы
Теге явыз әлеге корбаннарына боларның барысын ябыштырган имеш. Күрәсең. 1947 елда алынганнарны инде атмаганнар. 1954 елдамы икән, болар исән-сау кайтканнар К А Ибаевка пенсиягә чыгу өчен белешмәләр кирәк икән Ул Арчага кайткан. Училищега кергәч, имеш, болай дигән:
— Станциядән Арчага менгәндә бик ерак сукмаклардан уратып йөрдем. Теге кабәхәт очрар да, шуны буып үтереп, яңадан төрмәгә керермен дип курыктым
Ишетүемчә, алар өчесе дә иреккә чыккач озак яшәмәгәннәр Яшь тә бар. аннан соң Сталин лагере Артек лагере түгел икәнен кем белми Мин. кызганыч ки. бу остазларымның берсе белән дә күрешә алмадым. Әмма теге явызны күрдем Алтмышынчы еллар уртасы иде Станциядән Арчага менә торган автобусны көтәбез. Ул заманда әле автобуслар кечкенә, алдан гына ачыла торган Автобус Арчадан кеше төяп төште, туктады, ишек ачылды, ишек янына балалы хатыннар. карчыклар бөялгән иде. алар төшешкә утырырга дип чиратка баскан халык та байтак Этеш-төртеш башланды. Шулвакыт мин үз күзләремә үзем ышанмадым Алтмышларны узган теге явыз үзенең олы корсагы белән кинәт кенә чиратны бәреп таратты да тар ишеккә ыргылды. Әле автобустан беркем дә чыкмаган иде. әмма капкорсак, ишек янында чыгарга торган бөтен хатын-кыз. бала-чаганы изеп-сытып, эчкә ыргылды Астан аның якасына ябыштылар, чалбарыннан өстерәделәр, яман, ятсыз сүзләр әйттеләр, ләкин теге үзенекен эшләде сабыйлар, хатыннарны сытып эчкә узды һәм тәрәзә янындагы урынга лык итеп утырды Автобус иңеп алды.
Мин Арчага җәяүле сукмактан гына мендем. Әйе. педагог Ибаев дөрес эшләгән Мондый шәхес белән очрашмавың яхшы. Арча, аның училищесы миңа кызганыч тоелды Нинди асыл затлар эшли иде анда элек...
Кәлабе җәһлә калдый
Гиздекең назендә сахралар 1
Югары уку йортларында шәхес культы корбаннарының балалары очрый: галимнәр. Безнең ун кешелек кафедрада алар өчәү, ә факультетта — унлап. Ләкин ара-тирә башкасы да очрый. Мәсәлән, болай:
Кыш Кичкә таба Университет коридоры тулы студентлар Кышкы сессия бара. Баскычлар тулы — ташланган дәфтәр, китап, брошюралар Коридорлар гөж килә Мин арган, йончыган Группада егерме дүрт студент Ведомостька әле нибары унбер билге куелган Студентның җавабын рухсыз гына тыңлыйсың. Йөзенә күтәрелеп карамыйсың (күтәрелеп карап аласың), фәлән фәннән биш ле алган, димәк, сәләтле Теге фәлән фән нең экзаменаторы — кырыс хатын- кыз Кырыс хатын-кыз — доцентмы ул. профессормы — чибәр кызларга бик нык таләпчән була Чибәр кызның иң гадел билгесе — бары тик хатын-кыз укытучы куйганы гына
Син күңел ачып йөргән матур Сахралар надан этләргә калды Терек шагыйре Камил-бак
Менә бер кыз килеп утырды, каушый-каушый сөйли башлады Белгәнгә охшый Зачетканың катыргысын ачам, фотосына карыйм. Унынчыны бетергәндә төшкән инде, күзләрендә әле сабыйлык бетмәгән Авыл кызы. Икенче курста инде төскә-биткә байтак үзгәргән Каян икән, әллә Башкортстаннанмы7 Аннан килгәннәр шулай тиз
• юк үзебездән икән Бәрәч үзебезнең Арча районыннан * Әйдә, якташ, әйдә, әйбәт сөйлә. Бишле лек итеп. Кайсы мәктәптән = икән’ Әһә. анысы да язылган Мин бу авылны яхшы беләм Ул мәк- - тәптә танышларым бар. Фамилиясе9 Да-а. шундый фамилияле бер ~ егет эшләгән иде безнең авылда Нәселеннән түгелме’’ Бәрәч әтисе- = нең исеме дә таныш сыман Стоп! Стоп' Уф-ф-ф Мин ыңгырашып j куйдым. Кызый исә. мине аңламыйча, сөйли дә сөйли: "1910 еллар - тирәсендә Тукайның иҗатында оптимистик авазлар көчәя башлый = Илдә барган вакыйгалар Минем башым шаулый, колакларым начар * ишетә Чөнки алдымда җавап бирүче —1937 елда минем әти өстен- * нән донос язып, әтине аттырган кешенең кызы Йә хода, мәдәт бир I Йә хода, шушы балага карата гадел булыйм Сөйлә, сеңлем, сөйлә. «биш-ле алырлык итеп сөйлә Башым чатный, тыным кысыла «Тукайның дусты Хөсәен Ямашев үлгәч Кара, нәкъ әниеңә охша- - гансың бит син. Әниең ул елда синең кебек үк чибәр, кыйгач кашлы. *- калын толымлы яшь хатын иде Көләч йөзле иде Әмма әтиең каба- , хәт кеше булып чыкты да инде Ул бит әле аннан соң да берничә - кешенең башын ашаган Сөйлә, сеңлем Миңа гадел булырга ярдәм ит. Югыйсә, мин гомер буе газапланырмын
Мин аңа бернинди өстәмә сорау бирмәдем биш-ле куйдым я Бер сорау да бирмәгәнгә гаҗәпләнеп, чыгып китте ул Миңа бик авыр иде
Чибәр туташ! Мин синең турыда ишеттем кияүгә чыгып бик таТу гаилә коргансыз икән, үзең кайсыдыр мәктәптә кем булыптыр эшлисең икән Мин монда синең исемеңне атамадым сәбәбе билгеле. Балалар әти-әниләрен сайлап ала алмыйлар. Үзеңне танысаң, миңа хат яз әле Мин сиңа һич тә рәнҗемим
Ә менә икенче бер сеңелнең фамилиясен тулысы белән атыйм Мине бервакыт почасовик итеп эшләргә пединститутка чакырганнар иде. Почасовикның акчасы ноль бөтен фәлән икәнен белсәм дә, шатланып риза булдым Элек үзең укыган институт аудитория сендә лекция уку нинди горурлык, нинди зур бәхет’ Мин беренче лекциямә бик горур кердем Университеттан киләм бит университетның абруен белмим түгел Университет лекторлары б**ра i гына борнай була, һавалы була, алар, студентлар алдына кереп, in (институттагы кебек исемлек тикшермиләр. "Гөлсинә ник килмәгән бү ген?»— дип вакланмыйлар, лекцияне гадәти авыл мәктәбе дәресенә әйләндермиләр. Алар, аудиториягә бик эшлекле кыяфәт белән кереп кафедра янына басалар да студентка бөтенләй игътибар итмичә академик стильдә сөйли дә башлыйлар
■Карл Маркс «Политик экономияне тәнкыйтьләүгә карата дигән гениаль хезмәтенә кереш сүзендә. һи-и. бөеклек әлләкемлек пафос. бравада.
Мин дә шулайрак башлармын дип барган идем шаккаттым Пединститут аудиториясендә, лекторны тыңламыйча чыш-пыш сөйләшеп утыралар икән Университетта чирек гасыр лекция укып мин мондый хәлне күргәнем булмады Нишләдең кач -арып чыктың син. туган йортым7 Безме7 Без лекция тыңлаганда*-i ipo«t ч«--р Рифгать Таһиров. ул вакыттагы доцентлар (хәзер исәнә к ............................................................................................................... ■< рс.
профессор инде) М Ременникон. Евгении Иванович > « . . - Ник.,
лай Петрович Муньков Юзеф Геннадиевич Трунскии 1 риг«>рин llav мович Вульфсон. Аркадий Семенович Шофман лекция i-р. ■) Буш-
макнн7 Карт, элеккеге интеллигент Бөтен рәвешендә. холкында
Париж. Санкт-Петербург, Сорбонна тәрбиясе сизелеп тора Анысы безгә урта гасырлар тарихын укытты Без. суга тилмергән караком сахрасы кебек, алар сөйләгән сүзне миебезгә генә түгел, тәнебезнең күзәнәкләренә шифалы яңгырдай сеңдерә идек
Күрәм, мине тыңлаучы юк. Сизәм. нәрсәдер эшләргә кирәк. Шунда минем башка бер фикер килде. Баишы, мине без тиешенчә файдаланмыйбыз: ныклы нагрузка - биргәндә ул һәрчак уңайга эшли. Мин әйтәм:
— Әйдәгез, танышып чыгыйк әле. Сез мине ишетеп беләсездер. Мин шундый-шундый кеше булам Сез исә хәзер, рәттән басып, миңа оч төрле информация бирегез. Район, мәктәп, исем-фамилия- гез Мин нинди контингент белән эшлим икән, беләсем килә Студентлар моңа бик тиз күнделәр.
— Саба районы Икшермә мәктәбе
— Саба районы Завод Нырты мәктәбе.
— Саба районы Олы Шыңар мәктәбе .
— Пермь өлкәсе Сараш мәктәбе .
— Арча районы Сеҗе урта мәктәбе..
Тукта, тукта! Стоп! Монысы мин эшләгән мәктәп Фамилия’ Хәсәнова Исемегез? (Инде онытканмын). Кайсы авылдан7 Сикер- тәннән Ай-й Минем әти туган авыл Галиәсгар Камал авылы. Мин укыган, ахырдан ярты ел буе рус теле һәм әдәбияты укыткан авылым Әтиеңнең исеме?
— Зөфәровна...
Һәм минем күз алдыма текә фуражкалы ЭМГЭБЭ начальнигы, аның такта стеналы кабинеты килеп басты Бу дөньяда бер генә сәгать тә рәхәт-шатлык күрә алмыйча, гаделсезлектән изелгән, акыллы. юаш егет, куллары сыткый сагыздан каралган, тормыш тарафыннан каһәрләнгән егет — Зөфәр абый, укымышлы мишәр мулласы Хәсән хәзрәтнең улы күз алдыма килеп басты. ЭМГЭБЭ корба-нының чибәр, буйлы-сынлы кызы минем алда басып тора иде Мин аңыма килдем һәм бөтен аудиториягә әйттем
— Мин бу студентканың әтисен белә идем, дөнья бәясе егет иде,— дидем. Аннан тамагыма төер утырды, күземә яшь килде
Сөйләшеп утыра торган бу аудиториядә бер атна эшләп» карадым да ташлап качтым. Әй. чуртым! Белемне аны белергә теләгән кешеләргә генә бирәсе. Әлеге сеңел Зөфәровна! Син кайда хәзер, өеңдә әтиеңнең зурайтылган рәсеме бармы, әгәр кияүгә чыгып балаларың булган икән, аларга дәү әтиләре турында сөйлисеңме7 Без бит синең белән братья Белмим, син бәлки Язгы җылылык ел-ларында үскәнсеңдер, фамилияңне алыштырырга сиңа тәкъдим ит- мәгәннәрдер.
Ә миңа тәкъдим иттеләр Укучыларны алдарга теләмим, мин — егеттә шундый омтылыш та булып алды Күңелдә. Ә нәрсә7 Фамилияне үзгәртсәң, бәлки, башка кешеләр шикелле тигез хокуклар белән яшәп булыр. Мәсәлән, Гайнетдинов. Яки Хисаметдинов Яки Минсабиров. Яки Колгалиев. Ә нәрсә’ Бәлки, шулай тынычрак булыр?
1953 елда Балтыйк буенда кече офицерлар курсын бетергәндә мине фамилия китереп кысты. Хәер, аңарчы ук Халыклар атасы үлүгә газеталарда яңа президент Ворошилов имзасы белән амнистия турында указ чыкты Ләкин анда 58 нче статья турында бернинди сүз дә юк иде әле. Мин Ворошиловка шул хакта сорап хат яздым Җавап көттем Әле ЭМГЭБЭ системасы үз көчендә, Лаврентии Павлович Берия дә үз урынында иде Җавап көтеп йөргән- 1 • мине кинәт кенә Аерым бүлеккә чакырдылар, стенага ак җәймә
элеп, яннан да, алдан да фотога төшерделәр Берни дә әйтмәделәр Берничә көннән үзебезнең хәрби часть бүлегенең комсомол җыелышын җыйдылар. Әмер белән Мин комсомол секретаре идем Карыйм — часть командирының төсе качкан Ниндидер хезмәттәге кимчелекләремне казып чыгарып, мине секретарьлыктан азат иттеләр Аннан редколлегиядән чыгардылар Часть командиры минем * «Шәхси эш белән таныш булмаган икән Замполитына әйткән “
— Менә кемне куенга елыштырганбыз.— дигән — Ә син.— ди- | тән,— эшләпә. Бу — синең өлкә Менә хәзер икебез дә очсак9 Иптәш ■ бит яШСрен документлар, серле аппаратура белән эш итә иде
Берничә көннән мине тагын Аерым бүлеккә чакырдылар Фәлән й сәгать фәлән минутта фәлән аллеяда каштан төбендә басып торыр- , сың. диделәр. Килдем, бастым Юл аркылы икеме-өчме катлы гүзәл ? бер ак бина калкып тора — урта гасырлар стилендә салынган Хәр- ф биләр бу бинаны кайсы «Ак йорт дип. кайсы ■ Смерш■ («Смерть = шпионам ). кайсы контрразведка дип кенә йөртәләр һәм бу сүз- 2 ләрне әйткәндә калтыранып, як-якка каранып алалар иде
Каштан төбендә торам Урамда эт тә юк Менә ак йортның җиз тоткалы мәһабәт ишеге шыпырт кына ачылды, аннан ак чырайлы, тәбәнәк гәүдәле бер мичман чыкты. Як-ягына каранды да сак кына j миңа ияк какты. Мин аңа таба атладым. Ул мине эчкә уздырды - Анда тагын бер мичман каршылады Алар мине, аллы-артлы ур- * тага алып, мәрмәр баскычлардан икенче катка алып менеп киттеләр Паркет шыгырдаганы, коридор диварларының шыр ялангачлыгы ' истә калган. Шундый ук шыр ялангач зур бүлмәгә алып керделәр Полировкалы, Т-- рәвешендәге өстәл Түрдә зур дәрәҗәле офицер утыра Миңа яннан урын күрсәттеләр, мичманнарның берсе чыгып китте, икенчесе каршыма утырды. Безнең авылда шундый гадәт бар: кунак-фәлән яки күрше кешесе кергәндә аңа тиз генә урындык куясың, аның өстеиә иң яхшы көрпә (бездә — киез) җәясең. Әнә шуңа утырганда теге кеше, һичшиксез, урындыкны бераз гына ишек катына таба шудыра, өч-дүрт кенә сөям булса да шудыра Бу ихтирамга ихтирам билгесе.
— Так точно.
— Әтиең 1938 елның башында атылган
— Сорау бирергә мөмкинме'
— Әйе. мөмкин
— Белергә рөхсәт итегез ни вчен агылган’
— Контрреволюцион эш алып барганы өчен.
Авыр тынлык Башны аска идем (ктәл тартмасы ябылды Мин. күтәрелеп, начальникның йөзенә карадым
— Мин кече офицерлар курсында укыйм Звание бирела икме?— дидем. _ „
Вряд ли сезгә флот офицеры званиесе бирелер
Миңа берәр юХш бирсәгез ид. Минем >л дар-жән. лл£ым килә. Аны алсам, мине запаска чыгаралар. Кайта ь
Контрразведка бүлмәсендә мин дә шулай урындык шудырып маташам икән Бик кырыс кына искәртү ясадылар Урындыкны тиешле хәлгә китереп тынсыз калдым Күрәм буп-буш өстәл Дүрт диварның өчесе шыр ялангач, миңа каршы ягында - Дзержинский портреты. Авыр тынлык урнашты Зур түрә өстәл тартмасын үзенә таба тартты, аска карады, ләкин бер кәгазь дә чыгармады Бераздан карлыккан тавыш белән сорады
- Синме әле Ворошиловка хат яздың9
- Так точно.
■ Әтиеңнең язмышын беләсең киләме9
тәмамлыйсым килә.
— Сез фамилиягезне алыштыра аласыз.
Мин шатланып киттем: менә иртәгә үк фамилиямне алмаштырам Аннан мине имтиханга кертәләр Бер айдан буласы диләр. Аннан. запастагы кече лейтенант званиесен бирәләр дә. институтыма кайтарып җибәрәләр Менә бәхет. Тик нинди фамилия алырга9 Хәй- руллин9 Галимуллин? Заһидуллин?
Ике мичман мине каштан аллеясенә күмелгән урамга кадәр озата төштеләр.
Хәтәр йорттан чыгып куе яфраклар астындагы тротуардан атлаганда кинәт кенә күз алдыма әти килеп басты Аның тавышын ишеттем сыман. Бераз бөкрәя төшкән нужалы гәүдәсен, камыт аякларын күрдем сыман. Шунда әтинең тонык тавышы ишетелде кебек:
— И улым. улым, син дә саттыңмыни инде мине?..
Мин айнып киттем Күңелем җиңеләйде. Кычкырасым килде:
— Юк. әти. юк! Синең исемеңне-фамилияңне сатсам, җирдә яшәү миңа хәрам булсын!
Берничә ел үткәч. КГБ чиновниклары миңа ялган белешмә бирделәр әтиегез 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән. Ә университетта эшли башлагач, үзем кебек кыерсытылганнар белән танышып сөйләшкәндә, бер нәрсәне белдем: бөтенебезнең дә әтиләре 1942 елда йөрәк параличыннан үлгән икән Нигә алай9 Моны без. кыерсытылганнар. исәпләп чыгардык. Статистика өчен. Үзебезне һәм чит илләрне алдар өчен 1942 ел — сугыш вакыты ул. Димәк. Колыма. Магадан. Якутия. Караганда лагерьларының корбаннарын да сугыш чутына керткәннәр
Үлемнәр, каберләр, кеше сөякләреннән ясалган статистика. Кабахәт, җирәнгеч статистика...
Ачы тәҗрибә мине шулай уйларга мәҗбүр итә. һәм минем моңа хакым бардыр кебек.
Ялта
" Россиядәге кебек мемуарлар файдалы булган бүтән ил хәзерге накытта юк Без. цензура аркасында, ачыктан-ачык сойләшүгә бик аз ияләнгәнбез Андый сөйләшү безне гаҗәпкә калдыра һәм мәсхәрә итә»
А И. Герцен. 1855 ел
Гомернең кадерен белеп кенә...
1963 елның сентябрендә беренче тапкыр Кара диңгезгә бардым Минем өчен бик күп нәрсә беренче: Кара диңгез дә. ял итү дә. язучыларның иҗат йорты да. чит шәһәр язучыларын күрү дә.
һәр көнне иртәнге аштан соң пляжга автобус алып китә. Шәһәрдә кымызның ярты литры илле тиен, виноградның килосы шулай ук илле тиен. Без. акча азлыктан, виноградның арзанрагын эзлибез һәм табабыз Кырым шәрабы стаканлап сатыла — ике йөз граммы унҗиде тиен. Анысын да эчәбез, байлар әрмән коньягы эчә (шешәсе дүрт сум унике тиен), боржоми алалар
Иҗат йортында Ялтаның завсегдатае»—Хәмит Ярми Юньле кеше, күңелле кеше.
Хәмит абый мине Ялтаның яр буе урамыннан акрын йөрергә өйрәтә Ә мин гел торып иөгерәм икән, үзем сизмим Бу өйрәнү бер атнага кадәр барды Аннан ул безне кич белән диңгез буенда йод сулап утырырга өйрәтте Анда яр буенда амфитеатр сыман урын бар. кичен шунда чыгып утырасы да. дәшми-сөйләшми генә йод сулыйсы Борынның әле бер тишегеннән, әле икенчесеннән * Монысына өйрәнә алмадым 2
_ . Хәмит агай шәп киенә, затлы ризыкларның, мәҗлеснең рәтен -
белә иде Банкет-фәләнгә калькуляция төзисе булганда илленче- - алтмышынчы елларның шау-шулы, мәҗлесле, тостлы заманында = рестораннарның диварлары тышка таба этелеп киеренке бер мәҗ- £ леей тормыш белән яшәп ятканда, тәҗрибәсез чабатадан кычыткан £ ашыннан, черек бәрәңге күмәченнән ясалган безнең буын кандидат = ә кайбер уртакулраклары хәтта доктор да булып яткан заманда * рестораннарда калькуляция төзү, тамада булу өчен әдәплерәк, тәр- * биялерәк кешеләр, егерменче еллар рухында тәрбияләнгән кешеләр - кирәк иде Бәр кандидат, һәр доктор андый мәҗлесләрне оештыру 2 мәсьәләсендә йә Ә. Еники йә X Ярми янына торды да йөгерде. ■ торды да йөгерде Беләләр «Ә. Еники — «череп таркалган дә,рән — » морзалар нәселеннән, сизәләр — X Ярми дә ниндидер әдәплелек - мәктәбен үткән гаиләдән
— Әмирхан абый, зинһар, калькуляция төзеш!
— Хәмит агай, зинһар тамада бул!
Сугыш елында үгез җигеп көлтә ташыган бәясе ноль-ноль тиен булган «хезмәт көне»нә эшләп шуңа инде ияләнгән, ләкин фән- гыйлем өлкәсендә конкрет ике йөз сиксән, өч йөз егерме, дүрт йөз илле сумнар түләнгән «үрләр» барын аңлаган агай-эне ул елларда банкетларны бәрде инде Ул банкетларның даими әгъзалары барлыкка килде, ул мәҗлесләрдә инде кем хатынының нинди күлмәк киеп киләсен кемнең нинди тост әйтәсен кемнең, кызып алгач ризык тулы өстәл өстеннән кинәт сикереп уртага төшеп шашып бии башласын алдан белеп торалар иде Банкетны тәмамлаганда агай- эне үзенең бушка ашау-эчү тәмен белгән хатынының җилкәсенә тунын киерткән вакытта да алга карап аерылыша иде
— Тагын бер атнадан фәлән иптәш кандидатлык яклый Шунда очрашканга кадәр
Тун кигертүчеләрнең икенчесе кызган, һөҗүм ясый
— Ти шту’ Читвирыг көнне фәләнев докторлык яклый бит' Ник. әле сез чакыру алмадыгызмыни?
Хатынына тун кигертүчеләрнең өченчесе, үз-үзеннән канәгать • банкетчы» редактор бар фән китаплары аның кулыннан уза, аннан башка беркем дә кандидат та. доктор да була алмый, моны инде ул үзе генә түгел; аның хатыны да. фәннән бик ерак торса да. аңлап бетергән һәм редактор иптәш әйтә куя
— Алдагы читвирыг нәрсә ул7 Ә менә сез егерме алтынчы апрельгә әзерләнегез Ул көнне иптәш Фәләнскии докторлык яклый һәм нәкъ шул көнне—Тукай туган көнне аңа Тукай премиясе бирәчәкләр Менә банкетларның банкеты кайда ул' Сез әле лауреат ка бүләк алмадыгызмыни7 Бәр-рәч
Шундый заманнар иде
Колхоз председательләрен Казанга җыеп шәп җыелышлар ул дырыла, көтелмәгән шәп -пассаж»лар ясап заллар шаккаттырыла иде. дәрәҗәле җыелышлар тәмамлангач җитәкче а1ан-эи« .и.ц> стан» кунакханәсендә уналты катлы тартманы талгын җилд., чай калдыра, мәҗлес ясый иде Сарманнан Минзаләдән килгән таза тәнле, ышанычлы чырайлы колхоз-совхоз җитәкчеләре урнашкан бүлмәләрдә ике тәрәзә уртасына тутырылган ит. паштет, балык
шашлык, пирог-шпиг күсәбәләреннән рамнар каерылган мокытрак яклардан килгән җитәкчеләр бүлмә саен кереп әҗәткә бер кабарлык ипи» яки бер ике килька сорап йөргән, гөж иткән көннәр иде
Банкетлы, шәп заман иде.
Күпмедер еллар узгач, илдә бер акыллы кеше табылды Яшь икән, бездән дә яшь икән. Ул кеше халыкның күзен ачты Теге тамадалы, кандидатлы, докторлы, лауреатлы шәп мәҗлесләрдә, беләсезме. без нишләгәнбез икән?
..Мин бала вакытта ук гарәп хәрефле бик күп китап укыдым Уку китаплары, төрле-төрле җыентыклар байтак иде безнең өйдә Әти гел әйтә килде: менә боларны укы. менә боларны. Тукай шигырен гел тукыды
Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше».
Шул китапларның берсендәге мәсәл-хикәят хәтердә калган. Бер мачы. диелә анда, майлы игәү тапкан да. шуны бик тәмләп ялый башлаган Ул шулкадәр тәмләп ялаган ки. бервакыт үз теленең канын ялаганны да тоймас булган Үз теленең канын ялый-ялый, ул шулай телсез калган.
Шәп! Шәп! Дан' Яшәсен'—дип егерме ел банкетларда йөзгәннең соңында аек кеше идарәгә килеп күзебезне ачтырса ачтырса теге мачы кебек икәнбез бит без'
Ул елларда без күч белән, пачка белән, көтүебез белән галимлеккә омтылдык Сиздек: крестьян хезмәте белән көн итеп шәп ашап, шәп киенеп тә булмаячак, иң матур кызлар белән дә танышып булмаячак, иң затлы, бай. акчалы ханымнар арасында (безнең буын иң акчалы халык — артисткалар, дип уйлый иде. шуннан инде безнең кем икәнне белегез) игътибар казанып та булмаячак, һәм җөмһүрият галимнәр чүкеде Кандидат, кандидат, кандидат, доктор Кандидат, кандидат, тагын бер доктор. Кемнәрнедер яклатмадылар, аларга аяк чалдылар, аларның бер төрлесе шәһәрен алмаштырды, икенче төрлесе инфаркт, инсульт алды, өченче төрлесе: И. төкердем мин сезнең галимлегегезгә».— дип. башка юлдан китте Әмма тырышлар бәреп алга чыкты Арада шундыйлары күренде ки. про- фессор-фәлән дигән зур исемнәрне алгач, шул дәрәҗәләренә күрә урыннар, вазифалар билгеләнгәч, боларны рус. яһүд. чуаш галимнәре алдында күрсәтергә оят була башлады Профессор Фәләневкә сүз бирелә».— дип әйтелүгә, ояты булган укымышлы агай-эне бөгелеп төшеп, үзенең татар булганына кыенсынып, оялып, ыңгырашып утыра торган булды
Моның әлеге темага ни катнашы бар’'—диярсез. Бар шул Хәмит Ярми дидекме9 Әнә шул банкет заманындагы иң әдәпле, оста телле тамада искә төшә.
Әмирхан Еники— хитри 'Төнке тамчылар-да ул шундый банкетларның берсен телгә ала. Беләм мин бу сюжетның каян алынганын...
1964 елның 12 марты иде. бернинди төнге тамчылар юк иде. мин бик шома итеп, шәп итеп сөйләп (бөтен җөмләләрем язылган иде. тексттан башка бер сүз дә әйтмәдем), кандидатлык якладым Банкет— »Казан ресторанының кече залында. Минем белән кафедрада эшләүче берничә галим бар. үзләрен эре тотканнардан бер- икесе килмәде: кем ул — Мәһдиев9 Шул булдымы диссертант?
Мәҗлес шәп башланды, шәп барды Ләкин беренче тәнәфестә үк тар залга таба узганда Г Бәширов зур залда утыручы ике тере классикны күреп алган Ә. Еники һәм Ф Хөсни, ди Болар белән мин таныш түгел, болар — ул вакытта әдәбият күгендәге ике йолдыз. болардагы кебек шәп мехлы пальтолар, шәп драп, шәп бүрек тагын кемдә икән. Г Бәширов борчыла гына бит
Карале, уйлап кара әле. боларны монда алып керәсе иде бит —ди.
Ярлы, авылдан килгән, авызын ачса үпкәсе күренергә торган аспирантның диссертация язу дәвамында эшләргә өйрәнгән башы тиз генә әллә ничаклы мәсьәләләр чишә Дәшмичә генә, күзләрен йомып. ♦
Тәк. «Бер кешегә уртача унике сум чыгар.— дигән иде шеф- = повар, кичтән без X Ярми белән калькуляция төзегәндә. Дөрес. ; өстәл янына тезелеп утырган туган апалар, абыйларның сумкалары - тыгыз, ул сумкалар аяк арасында гына рестораннан җан башына F йөз грамм заказ биреп, калганын сумка белән алып килеп, банкет ? ясаучы туганның хәлен җиңеләйтү ул елларда тугайчылыкның иң изге сыйфатларыннан берсе булып санала иде
Ә. әйе, теге аспирант башы эшли бит әле. Ә ул баш-компьютер боларны бирә: туган апаларның, абыйларның шешәләрен чыгара = башларга вакыт Ул вакытта, бәлки, борын башына УН сум белән дә * котылып булыр Алай булганда, кесәдәге акча җитәр дә
һәм бераздан аспирант башы йомгак ясый чакырырга кирәк ~ Тегеләр9 һи тегеләрме'* Шундук, теге залдагы официантка белән я исәп-хисапны өзделәр дә. түргә үк кереп утырдылар
Банкет шәп узды, ләкин аның шәплеге минем артык тырышлы- ’ гым, кесә тулы акча (!9) һәм туганнарымның аяк арасында кысып - утырган сумкаларында гына түгел иде Нәтиҗәсе озак көттермәде * Ә Еникинең «Төнге тамчылар"ы дөнья күрде Анда инде мин дә s бар (гел шома димәкче, мондый хәлләрне .алдан өйрәнеп, әзерләнеп куйган димәкче); анда инде, әлбәттә. Хәмит Ярми бар «Тамада итеп мондый мәҗлесләрнең берсеннән дә калмый торган бик борынгы кандидат Кәли иптәшне сайладылар Кәли иптәш аягүрә басты, тамагын кырды, көлдерергә теләп нидер әйтте, көлүче булмагач. пычак сырты белән шешә муенына сукты һәм коньякларны, столичныйларны рюмкаларга салырга кушты Монда инде яңа кандидат. яшь килендәй, баштан ук алдына карап, тыйнак кына утырды. чөнки хәзер аның исеменә мактау сүзләре китәчәк, һәм. чынлап та. рюмкалар күтәрелгән саен, мактау сүзләре егетнең бик дөрес уйлый белә торган өметле башына ява гына торды-
X Ярми белән минем адреска никадәр сатира'
Ай-йәй. хитри син. Әмирхан ага' Мин кесәдәге акча запасын исәпли-исәпли иза чигеп утырам. •» син хикәя язып утыргансың икән шул чакта Авыл халкы әйтмешли, акча эшләп Алай-й-й
Еники 12 мартның ябалак карлы йомшак төнен апрельнең там чылы төненә әйләндергән Бауман урамының урта бер җиреннән троллейбусларны туктатып, әле пальтосын, әле бүреген кар остенә ыргытып дулап-җырлап кайткан бер галимебезне Хәлил Ишмаевка әйләндергән Гайбәтме9 Ялгышаммы9 Юк. юк Егерме биш еллар узгач. Пицунда иҗат йортының пляжы буйлап сузылган бетон юлда һәр кичне Ә Еники белән бергә йөрибез, ике сезон шулай Йокы алдыннан шулай озак йөрибез
Еники — «дәүран калдыгы»— әдәп, ип белән мөсахәбә кылырга ярата, кызмый, ак аракы эчми, затлы эчемлек булганда гына тамак чылатып, «тонус күтәреп» кенә әңгәмә кора белүче, безнең тәрбиясез буын арасында «соңгы могикан
- Бар әле. бар. пнимаешь. бар әле. телевизорны кабызып берәр фильм карый тор але. ы-ы. ине дип ул бүлм» ачкычын Моршилн апага бир.. Кар әле пнимаешь. минем бераз гына киңәш-табыш ■пасе бар иде. безнең месахәба сиңа бик күңелсез булыр, пиима- ешь-ли... , г
Мөршид» апа белеп тора инде фильм юк. бүген ЦСКА белән
«Спартак» уйный, ләкин ни хәл итәсең — язучы хатыны булуның үз кыенлыклары бар Кемгә кияүгә чыкканыңны алдан белергә кирәк иде
Тыгыз, җылы диңгез һавасы, авызыңны ачсаң, үпкәңә бәреп керә Рәхәт, моңсу. Август аенда үзебездә дә шәптер, кырдан билчән чәчәге, арыш башагы исе киләдер, бакчаларда түтәлдә кыяр тәгәрәп ятадыр, бәрәңге алмалары купшы кызның алкасы кебек кичке һава дулкынында тибрәнәдер, авылда сөт исе, чыклы бәрәңге бакчаларының исе дулкын-дулкын булып йөридер, ә без — ике төбәк, ике буын кешесе — төнге Рица янындагы алсу ут булып янган тау башларына карап, безгә чит телдә сөйләшкән диңгез дулкыннарының чупылдавын тыңлап бетон юлда йөрибез. Юк шул, дөнья Әмирханын— үзенең кымызлы Дәүләкәненнән. мине — фәкыйрь, тыйнак Казан артыннан, бәрәңге бакчаларыннан, чикерткәләр моңыннан аерган Юк инде, бер өзелгәч, юк инде. Җырдагыча:
Бер айрылгач күңелләрең
Сүрелсен инде әйдә
Әйе, Еники сөйли
— Ул бит. хикәя, алай гына язылмый. Син инде үзең әдәбият укытасың, боларны гына белергә тиеш Хикәядәге тамада да Хәмит Ярми генә түгел, пнимаетели Алай бер кешедән генә язу — минем өчен мөхаль бер эш Ләкин бит мәсьәләнең шул ягы бар әсәр «Казан утларында басылып чыккан көннәрдә ничектер татар театрына барып чыккан идем, хәтерләмим инде, берәр юбилей-мазармы, әллә, пнимаетели, берәр яңа спектакль, һәрхәлдә, шунысын тәгаен генә хәтерлим, минем белән кул биреп күрешкән агай-эненең һәркайсы авызын ера иде. бер генә фикер әйтә
— Әмирхан ага. иллә дә төп башына утырткансыз теге абзыйны.— ди
Әмма арадан берсе әйтеп куйды
— Ник син алай галим кешене рисвай итәсең7 Без бит аны таныдык.— ди.— Ул бит. ди, как-никак, безнең бүгенге көндә бердәнбер галимебез.
Менә шулай, пнимаетели, мине чорнап алдылар Бөтенесенең авызында бер генә сүз: «Сезнең героегызны таныдык, бик шәп чыккан»,— диләр Мин нәрсә әйтим инде7
Ул төнне без озак йөрдек, «Төнге тамчылар»ны аркылыга- буйга сүттек, Хәмит Ярмине— .мәңгелек тамада»ны сагынып искә алдык Диңгез буеннан кайтып килгәндә таш-бетон сукмакта безне шатлыклы кыяфәттә Мөршидә апа каршы алды
— Әмирхан! Әле сез ишетмәдегезме7 Спартак» ЦСКАны өч тә ике белән отты бит! Ну. уйнадылар да инде
— һы, шулаймыни? Кара син аны. ә? Өч тә ике, диген. Бу — бик зур хәл инде. Кем уйлаган, ә7 Өч тә ике Ә без менә үткәннәрне сөйләшеп йөри торгач, соңга да калганбыз Карарга кирәк иде. әлбәттә. Өч тә ике диген.
Без хәерле төн теләшеп хушлаштык. Тагын Хәмит ага искә төште. Юморлы, ләкин сатирасыз кеше иде ул Әмирхан ага исә әлеге матч турында сөйләгәндә сатирик булып алды, анысы — факт
Хөрмәтле укучы! Мин сине ялыктырмадыммы7 Хәзер түгәрәклим Мин моны өйдә грипп белән авырып ятканда язам Аягымда йон оекбаш, тун бөркәнеп ятам Юкә чәчәге, кура яфрагы, мәтрүшкә кайнатып эчәм Кырынмаганыма бер атна. Идән тулы газета-жур- наллар Укылып бетмәгән кулъязмалар. Эзләсәң, кирәкле даруны да табып булмый Без шул бөтен җирдә мужик инде: ашаганда да.
эчкәндә дә (анысында бигрәк тә), эшләгәндә дә. йоклаганда да. авырганда да
Полировкалы бер кешелек агач карават Аның янында шундый ук төстә (куе чия) тумбочка Аның өстендә ике стакан Аларның эченә градусник, бал калагы бастырып куелган Шунда ук бер-ике шешә сыек дару Бер-ике тасма төймәле дарулар Рецептлар һәм зәңгәр кәгазь — бюллетень Аяк очындарак терәкле урындык Анда бүген килгән газеталар. Казан утлары- Азат хатын» бер-ике русча журнал. Тур Хейердал китабы, академик Конрадның монографиясе Һ б Тагын терек гелендв Кааая журналы
Авыру үзе бөтен буена сузылып яткан чәчләр чиста, ияк-яңак шома итеп кырылган, йомшак юка дөя юрган ияк астына кадәр килеп, гәүдәне каплаган да. ак җәймә белән каймаланып кул яссуы кадәр кирегә кайтарылып куелган
Авыру елмаеп миңа дәшә, утырырга урын күрсәтә
— Нихәл, балакай, нигә вакытыңны әрәм итеп йөрисең7— ди — Без картлар ятарбыз да. торырбыз да. ә сиңа тиздән докторлыкны якларга кирәк.— ди «Доктор» сүзен ул үзенчә каты «к» белән әйтә иде. аеруча зур басым ясап әйтә иде
Бу «матур авыру» — Хәмит ага Ярми
Мин бу авыруның башын да беләм Яшьлегемдә миңа Шәйхи Маннур. Хәсән Туфан. Гомәр Бәширов Хәмит Ярмидән торган • дүртлек- иттифакының бик күп мәҗлесләрендә катнашырга туры килде Бу картларның бер дә ялгыштырмыйча үтәп бара торган изге бер йолалары бар иде. ул — туган көн Моңа алар берәр атна алдан әзерлек башлыйлар, телефоннан сөйләшүләр ярым-иорты ымлыклар белән аңлатулар китә
— Абзыйның теге көне җитә бит, онытмагансың7
— Ие шул. үзем дә әйтермен дип тора идем Берәр ызнак ясый сы булыр инде
— Ансыз ярамас инде Нишлибез, аерым-аерыммы әллә бәргәләпме? Бер колхоз булыйкмы әллә7
Шулай, исем-фәләнне әйтмичә генә сөйләшүләр Менә Хәмит инде Авырып китмәсәм
— Алай икән Ним.- син алай бик каты эшләгәч онытып та җибәргәнсеңдер инде Иртәгә бит Шиһап с.идатнын 1111 ............................................... ... урны
дуслары ихтирам белән үзара шулай йортлар ил. |и л,к-.-нз. р
- Ай абзый, әле эш белен барысы да онытылган ил.- бит
— Юк. эш анда түгел шәптән түгел бит минем бирелмәде инде ул ТЛ..-
Авыру дигәннән Дөньяда иң матур итеп, авыруны сәнгать дәрәҗәсенә менгереп авыручы бер кеше белә идем мин Ул авырганда бер-ике тапкыр өенә хәл белергә бардым Кая ул безнең ЯТУ' Безнеке — аунау ул. белдегезме шуны7
Ә теге танышым
аганы чакыру вакытындагы диалог
— Ни хәлләр7 Кәефләр ничек7 Вакытлар бик тыгызмы7
— Ярыйсы әле. аб.зыи Муеннан эш Күптомлыкны әзерләп ятабыз. Баштан пар чыга
— Ник. барысына да үзең йөгермә инде Син бит анда бердәнбер доктор Шәкертләреңне эшләт
— һай. абзый, җиңел уйлыйсын да инде Шәкерт бит ул күз- колак булсаң гына шәкерт Эш күп. авырырга да вакыт юк Әле менә бер-ике срокка Ялтага барып эшләп кайтмакчы булам Билет кесәдә
Иртәгә дисеңме7 Юк. бара алмам .ыммм’»
— Нәрсә булды, берәр котелмагән мәшәкать чыктымыни -- р оулд . н н абзый, үзен беләсең моторчик
Шаяра бит Бу ликторлык бушка тына
Мин бара алмам Мәҗлес бик хәтәр нәрсә минем
— Соң инде, анда коры-фәлән генә була. Шиһап солдатны беләсең инде, дүрт борынга бер шешә «Рислинг ы була инде аның. Йә бер шешә Ркацители
— Ай-Һай. абзый, мине егып куймагай идегез Белмим, белмим.
Көне буе Ярми агай белән шундыйрак сөйләшү бара Бераздан X Туфан, аннан Г Бәшировларның туган көне җитә һәрберсендә шулай Ләкин Хәмит агай ул мәҗлесләргә килмичә калмый. Затлы костюмнан, өр-яңа күлмәк-галстуктан (татар зыялылары арасында иң шәп киенүче кешеләрнең берсе шул иде), ялтыр штиблетлардан
Мәҗлеснең үзәге — Ярми Мәзәк — аннан. Кызык хәлләр — аннан. Әлбәттә, тамада.
Тамада — грузин сүзе. Россиягә бу сүз егерменче гасыр башында кергән (мәҗлестәге өлкән ага мәгънәсендә), алтмышынчы елларда ■ капитально- эчә башлагач, безнең сөйләмгә дә килеп керде Ләкин без аның, тамаданың эшен әйдә, күтәреп, эчеп җибәр- дип команда бирүгә генә кайтарып калдырдык. Мәҗлеснең өлкән агасы исә (грузинча — тамадоба) — мәҗлесне оештыручы, алып баручы, кытыршы якларны шомартучы режиссер булган һәм кавказ халыкларында бу кеше мәҗлестәге һәр кешенең күңелен бөтен итеп, һәркем канәгать булырлык итеп эш оештырган Безгә, чабатадан чыккан малайларга. тегендә-монда Рәсүл Гамзатов. Кайсын Кулиев катнашкан мәҗлес читләрен күргәләгән татар язучыларына җитә калды: һәркем тамада булырга омтылды, ярыш башланды Ләкин бит традиция юк төрки бабайлар мәҗлестә эчмәгәннәр Тамадалык — шәраблы Кавказ халыкларына хас Дөрес, безнең бабаларның мәҗлесләрендә дә хуҗа булган аш бүлгән, каз тураган, бәлеш ачкан, касәләргә ширбәт салган. Өлкән кешедән башка мәҗлес булмаган Без исә тиз генә грузин булмакчы булдык Юк, бер милләтнең буявы икенче милләткә күчергәндә төссезләнә. Без тамада» сүзен дә үзе- безчә аңлатмакчы булдык Тамада, имеш, тәгам атасы дигән сүздән икән Кайбер иптәшләр мәҗлес саен баш миләребезгә шуны тукыды. Ә бездә наданлык, кадерен белеп тотсаң — гомерлек.
Грузинның нәрсә9 Аның максаты—мәҗлесне күңелле итеп алып бару, һәркемнең күңеле бөтен булсын
Безнең нәрсә9 Тамада дигән безнең буын кешесе мәҗлескә «чи-нопочитание". ялагайлык, мәкер алып килде Безнең буын тамадасына карагыз, тыңлагыз мәҗлестә иң беренче башлап үзенә файда тидерерлек кешегә сүз бирә ул Безнең тамадалар алып барган мәҗлес— шәхесне сыту, имгәтүдән, мыскыл итүдән тора. Безнең тамада җәмгыять иерархиясендә синең урыныңны билгели. Йә. ир кешенең хәлен аңлагыз инде: син — гадәти бер язучы, хатыныңны култыклап алып кеше төсле банкетка килдең, урын алдың, утырдың Мәҗлес башланды Тамада сүз бирә директорга, редакторга, пред-седательгә. бүлек мөдиренә, тагын чуртымнарга Ә сиңа—юк. бирми Син көтеп утырасың, хатының да көтеп утыра. Мәҗлес бетә, сиңа сүз бирмәделәр Шуның белән тамада сине үтерде: син — бу җәмгыятьтә ноль, диде
Алар эчүчеләр түгел иде. тик Хәсән Туфан белән Шәйхи Маннур төтенне «чигәләр иде инде.
Иртән картлар телефоннан хәл белешәләр
— Ни хәлләр, башлар бик авыртмыймы?
Баксаң, иртүк уянып. Гомәр Бәширов инде бер табак корректура укыган. Хәсән Туфан таң атканчы утырып ике строфа шигырь язган. Мөдәррис Әгъләмов дигән бер малайның зур бер поэмасын редакцияләгән. Шәйхи Маннур исә үзенең мең ике йөз битле романының кулъязмасында редактор искәрмәләрен карап чыккан да. иртәнге тугыз тулганны көтә. Матбугат йортына барып редакторның
жиде кат тиресен тунап кайтырга әзерләнә читлектәге арысландай йөренә, сигарет тарта
Ә Ярми9 Ә Хәмит Ярми9
— Ни хәлләр. Хәмит туган9 Кәефләр ничек9
Телефоннан авыр тавыш ишетелә
Аһ, ыһ Ие. мин И-и абзый Беләсез бит инде Әйттем бит * инде Ну да сакламыйсыз инде энекәшегезне Менә мине бәреп салды - инде бу Ялта путевкалары яна инде Белеп торасыз инде минем ; моторчикны
Әнә шундый сөйләшүләрдән соң аның янына берәм-берәм әле- ? ге «дүртлек иттифакы әгъзалары барып кайта, алда әйткәнемчә, f бер-ике тапкыр миңа да туры килде Тик Ялта — янмый Тора ул ~ тора Хәмит Ярми урыныннан, дус-ишләре бер кат рәвешен күреп - чыккач, тагын өч-дүрт кеше килеп киткәч. Ярми агай тора һәм эшкә чыга '
Үз гомеремдә шифаханәләргә пакет сумка тотып мин күп йөр- ; дем Дөресен әйтим — туганнар, дуслар янына Нәшрият директоры ч янына да кергәләдем. ләкин ул — акыллы кеше—аңлый иде. һәм - икебез дә ояла идек Минем китап чыгарасым бар бит шуңа күрә з генә кергәнмен бит аның янына Ул директорлыктан төшкәч алай йөрмәячәкмегкбит мин Ул моны белә, аңлый иде
Ә дуслар янына Микстура салынган шешәгә даруын түгеп ’ хәмер саласың. Шешәдә язылган ■ Перед употреблением взбал- х тывать Шаян бер иптәш аскарак төшереп язып куя <После упот- . реблсния не болтать» Ха-ха-ха! Гөлдерәп көләбез, яшь чакта аныру да. шифаханәгә кереп яту да бер мәзәк кенә
Ләкин Хәмит ага чынлап, җитди итеп авырый Аның янында бу вакытта юмор була алмый
Ярми агай тора һәм эшкә чыга.
Килә, кабинетына уза. өстен салып ялтыравыклы кара сатин халатын киеп куя. кәгазьләренә чума, телефоннан берәр сүз булса, өстәлдән тиз генә картотека кәгазен ачып нидер яза да. күкрәк кесәсенә тыгып куя. берәр сәгатьтән чәй китерттерә. аннан урамга чыгып йөреп керә, бераздан тагын эшкә чума Филиалның фольклор секторына ямь биреп утыра, йөри
. .Аның докторлык диссертациясе астына- чыгарылган монографиясенә, үзенең үтенүе буенча, мин рецензия язган идем -Казан утлары журналының җаваплы сәркатибе Ләбибә Ихсанова белән сөйләшеп. Яр.ми ага ул рецензияне журналда бастыруны кайгыртты Бик шат йөрде, бичара, балаларча беркатлы иде. туктале. бу малай нәрсә язды икән, дип барып укып та карамаган Журнал материалы бит. иң аз дигәндә дә. ярты ел гына ята редакциядә Ә мин белом яңа буын яшьләре* бар. аларга берәр рецензия язгач редакциягә ба рып. аны укып, хәтта үз адресларына мактау сүзләре өстәп йөрүче ләр бар Ә Хәмит ага ышанган рас мин балакай язгач шәп булачак. Ә минем анда ачы-ачы гына тәнкыйть сүзләрем бар иде Рецензия шулай була бит инде Дөресрәге, шулай булырга тиеш
Рецензия чыкты, зур гына, саллы гына мәкалә иде Нигездә
уңай, ләкин тешле иде
Хәмит ага миңа чын күңелдән рәнҗегән Каргаган Сүгенгән
- Дөмексен, башы бетсен, мин аны юньле малай дип йөреп бик зур хата эшләгәнмен, дигән
-Дүртлек» иттифакы әгъзаларының барысына да шулай сөй "’Г°Х.мит аганын каргышы мина ташта Изге жаи * У я гаңдыр ” Күпмедер еллар узгач минем -докторский астына шылган м. „ графиямне, ..лаклар язып, ойландереп-тугландырып туктатып кал
дылар Бу монография нибары өч экземпляр булып дөньяда яши Моны туктатуда филиал галимнәре. КПСС өлкә комитетының торгынлык елларында тарихыбызны, культурабызны изеп, пычратып яткан җаваплы түрәләре, главлитның надан, ялагай хатыннары, үзем эшләгән кафедраның радиодан яңа хәбәр булган саен иманнарын алыштыра торган иске галимнәре, филиалдагы яңа бюрократлар актив эшчәнлек алып бардылар.
Хәмит агайның каргышы төште миңа
Ләкин ВАК та аның докторлык диссертациясенең язмышын хәл иткәндә минем рецензиянең русчага тәрҗемәсен укыганнар (аны Ил Саттаров юлга-юл тәрҗемә иткән иде. дип хәтерлим) һәм. имеш, зур кешеләрнең берсе әйткән
— Менә бу рецензия әлеге диссертациянең язмышын хәл итә дә инде Гел мактаган гына булса, әлбәттә, ышанмыйдыр идек Чөнки, диссертациягә килгән отзывларның төрлесе бар Кемнәр «за»? Кемнәр ' против ’ Юк’ Димәк, бертавыштан
Доктор' Хәмит агай минем белән гел якын итеп сөйләште шуннан соң. Ләкин элеккеге җылылыклар юк иде инде — ул да олаеп китте, минем дә чәчләргә ак йөгерде, элеккеге -балакайлык»- тан чыктым
Фәннәр Академиясенең Казан филиалына мин әле дә кереп йөрим Анда мине өнәп бетермәгән галимнәр бар. үземнең элеккеге укучыларым да байтак Ул укучыларымның бик күбесе инде фән кандидатлары Гыйлем йортын бик яратам мин. шундагы тар коридорларда кыштыр-кыштыр килеп профсоюз эше эшләп йөргән мәҗнүн яшь кызларны, дөньяда миннән дә акыллы кеше юк дип ышанып. үз фәненнән башка бөтен нәрсәгә пүчтәк дип карап йөргән тел. әдәбият, тарих галимнәрен — үземнең кичәге укучыларымны яратам
Тик тик гаеп итмәгез инде филиалда кара сатин халат кигән, себерчә киң елмайган, әдәпле, балаларча самими күңелле, үпкәчән агай — зыялы Хәмит Ярми юк. Шул җитми Тар коридорлардан ул узганда, ничектер, коридорлар киңәеп кала иде
Пицунда
Не знаю. что стило со мною.
Душа моя грустью полна
11 һейне
Зәй артисты
Пицунда — грекча нарат дигән сүз, имеш Гомеремнең байтак җәйләре шул оҗмахта узды.
Бу эш моннан унбиш еллар чамасы элек булды: язучыларның Пицундадагы иҗат йортында Роберт Батуллин белән бергә ял иттек, дөресрәге — һәркем үзенә бирелгән аерым бүлмәдә иҗат эше белән шөгыльләнде, калганын үзең кара — җылы диңгез, кояш, комлы пляж, кичен кино-мазар Кыскасы — рәхәт Ә рәхәт чиккәндә кеше беркайчан да гадәти итеп яшәүгә риза булмый Мөгез чыгарасы килә Бу сыйфат минем үземдә дә. ихтимал, юк түгелдер, әмма Зәй ягында туып үскән Робертта ул байтак ук көчле иде. Ул үзе миңа берничә мәртәбә әйтте
— Без. Зәй яклары, гадәти түгел Без тормышта — гел артист. Без — маска киеп яшибез. Без кешеләрне, тормышны өйрәнәбез, кешеләрнең кайвакыт бөек, кайвакыт беркатлы — наив. кайвакыт бик түбән булганнарын күзәтәбез. Бөтен хикмәт шунда, кешеләр безнең чын йөзебезне аңлап бетермиләр Зәй яклары — без шулай. Алып кара син — танылган язучы Алып кара син — танылган сәхнә эш- * леклесе =
һәм ул берничә фамилия саный Ахырдан гел бер сүз:
— Без кыланырга, рольдә уйнарга яратабыз. Без — маска киеп = яшәүчеләр
Баштарак мин моны аңлап бетерми идем. әмма, берәр атна 5 бергәләп яшәгәннән соң, аңлый башладым кебек Ничекме? Роберт үзе моны эш-гамәле белән күрсәтеп аңларга ярдәм итте
Пляж. Якты, җете кояш. Мәскәүле ханымнар ярым чишенү- * нең. кояш астында кызынуның, дулкында йөзүнең иксез-чиксез рә- _ хәтлегенә генә риза булмыйча, каядыр, камышлар төбенә барып ана- - дан тума чишенеп кызыналар Кемдер акваланг белән чума, кайсы- 5 дыр берсе гарпун белән су астында балык чәнчеп үтереп йөри f Ә Роберт9 я
Ул һәр ходай бирмеш иртәне душ астына кереп чәчен бритва «- белән кыра. Үз башыңнан үз чәчеңне кыру гадәттән тыш авыр я бер хәл инде ул. әйтик башыңның артын ничек кырырга9 Ә бу — ? кыра Кон саен. Канатып бетерә Канаган урыннарына кәгазь ябыш- х тмра. Күз алдына китерегез: камыт бөяте шикелле яңаклар, иякне J. чорнап алган куе кара сакал һәм ялтырап, зәңгәрен чыгарып кырган ямаулы сөяк баш Иртәгәсен пляжда ботен кеше моның яныннан бер узып китмичә булдыра алмый Кем бу9 Нәрсә бу? Җитмәсә. Роберт баш очына транзисторын куя да һичшиксез Төркия радиостанциясен тота Аның янында гел төрек моңнары гына агылып тора. Ә нинди еллар’ Тыңлар өчен бит башка җырлар бар БАМ турында. «Кече җир турында Партия наш рулевой . "Товарищ генеральный секретарь дигән җыр тыңларга тиеш бит нормаль кеше Бу юк. бу — төрек музыкасын тыңлый Көннәрдән бер көнне Роберт яңа мөгез чыгарды Эре чуерташларны өч җиргә өеп. шулар өстенә сузылып ятып кызына Аяклар бер өемдә, баш икенчесендә, арка тагын бер өем белән терәтелгән Шулай сәгатьләр буе, бер-ике көннән, ахырысы, бу да туйдырды Ләкин уен тузы әле чыгарылып салынмаган иде Ялның соңгы көннәре иде Кояшлы рәхәт бер көн. комда аркаң пешәрлек Ханымнар иртәнге аштан соң тулы рәхәт күңел белән диңгез буена ашыктылар Тиз-тиз чишенделәр, зәңгәр фирәзә дулкыннар эчендә шоколад төсенә кергән тәннәрен ялтыратып дельфиннар булып йөзәселәре килә иде Кинәт бер ханым шы- рыйлап кычкырып җибәрде Аннан тагын берсе. Тагын берничәсе Халык шул тавыш килгән якка карады Карасалар Комда бер баш ята Адәм башы Зәңгәрләтеп кырылган, яннан, ияктән куе сакал белән уратылган Батуллин башы Кешеләрне курку алды, тик мин генә елмаеп бер читтә басып тордым Теге сүзләрен исемә төшердем
— Без. Зәй яклары маска киеп кыланып яшәргә яратабыз Әлбәттә инде ул пляжга алданрак төшеп гәүдәсен комга күмеп теге такыр башын гына калдырган Күзләр йомык иде
ШУЛ көнне лифтта миңа бер ир дәште
I ___ Слушай, теге ямьсез синең якташыңмы ул. сезнең сөйләткә
негезне ишетеп йөрим мин диде Бүген пляжда иң беренче булып куркып, кычкырган ханым аның хатыны икән Әйт әле шуңа кыланмасын иде зинаһар, дип күзләрен мөлдерәтеп карап куйды теге ир
Мин аңа Зәй ягы фәлсәфәсен ничек аңлатыйм инде алар Көнбатыш Украинадан Зәеңне түгел Казаныңны да ишеткәннәре юк
Бер-ике көннән без Казанга кайтып кердек
Роберт юлга чыгасы көнне дә чәчен шулай алды, дөресе — башын тунады
Бер-беребезгә ияләнеп, үзара ихтирамыбыз артып кайттык Казанда бер кич кунуыма иртән сатучы бер танышым чылтыратты.
— Син сораган гарнитур килде, сәгать унбергә акча белән кил,— диде
Мин ашыгып кына җыена башладым, саклык кассасындагы таныш хезмәткәргә чылтыраттым (безнең кассабыз бик тыныч, кечкенә, кай-вакытта аларда акча да булмый, зур сумма аласы булганда алдан әйтүне үтенәләр).
— Миңа ике мең ике йөз сум акча әзерләп куегыз, пожалуйста.— дидем.— Мин нәкъ сәгать унда сездә булам.
Әзерләп куярга вәгъдә иттеләр.
Мин киенеп өйдән чыгып китим дигәндә генә тагын телефон. Батуллин икән Сагынышканбыз да.
— Сине күрәсе бар иде бит, планнарың ничек’
Мин мәсьәләне тиз хәл иттем.
—Әйдә нәкъ сәгать унда сберкассада очрашабыз, мин акча алырга барам - дидем һәм адрес өйрәттем. Ул риза булды.
Трамвай, автобус көтеп, әлбәттә, инде соңа калдым. Нәкъ ярты сәгатькә соңарып. Роберттан гафу үтенергә җыенып кассага керсәм Керсәм Бүлмә тулы валериан исе. Ярым караңгы Бер клиент та юк Барьер артына күз салам — өч урындыкны бергә тезгәннәр Шунда контролер кызны сузып салганнар. Кассир ханым аның пульсын тоткан Каушап калган Мине күргәч тиз генә тәрәзәчек янына килде Беравык берни дә әйтә алмыйча торды Аннан, тыны бераз җибәргәч, тотлыга-буыла сөйләп бирде. Сөйләүдән шул аңлашылды, ун тулып нәкъ ун минутта кара бөят сакаллы, кырган ямаулы башлы берәү кассага килеп керә дә:
— Мәһдиев акчасын алдымы әле’ — дип сорый Контролер кыз шундук егыла Кассир ханым сигнал кнопкасына басарга җыена, әмма кулы калтырый, кнопкага туры китерә алмый Роберт берни аңламыйча чыгып китә, кассир ханым исә валерианкага ябыша.
Контролер кызны аңына китергәнче, эшне аңлатып биргәнче ярты сәгатьләр вакыт узды Роберт белән без урамда очраштык. Акча да алган булган идем, тик мин барып җиткәндә, срогы узу сәбәпле, теге гарнитур сатылган иде инде.
Без әнә шулай мебельсез калдык Хәзергесе инде кирәк тә түгел. хәзер мебельне йомычкадан, кләйдән ясыйлар.
Шиһап солдат
Шәйхи Маннур белән болай таныш-белеш идек. Өстән генә Ул бик ачы телле кеше, төртмә сүзле, үзенчә кире, үзенчә гадел, үзенчә кырыс һәм таләпчән язучы иде
Минем беренче хикәяләрем журналда чыккач, бер очраганда күреште дә. күзгә «ехидно- карап
— Һай, һай, һай.— дип телен шартлатты да китеп барды Тагын бер елдан шул ук Казан утлары нда беренче повестем басылды Анысында Шәйхи абзый, күрешкәч, юка иреннәрен ялаштырды да
— Инде поэма язасың гына калды.— дип ачы елмаеп китеп барды
Мин аңладым. Безнеңчәгә тәрҗемә иткәндә
Синең дә безнең арага керәсең килеп йөримени инде9 —дигән сүз иде бу
Ләкин. Пицундада бергә туры килеп, без аның белән уртак тел таптык, дуслаштык. Ул, өлкән яшьтә булуына карамастан, үзен егетләрчә тота, иртән бик озаклап йөзә иде. Пляжга бергә чыгабыз. * суга бергә керәбез. Ул. яр буеннан егерме метрлар чамасы эчкә кер- = гәч. су өстенә кулларын җәеп чалкан ята да, тын кала. Күккә карап = шулай озак-озак ята.
Яшь ханымнар өлкән яшьтәге бу кешенең шулай кыю булуына = гаҗәпләнәләр Аңа ничә яшь9-—дип сорыйлар Минем җавап бер 5 генә: й
— Ул элеккеге шахтер.— дим.
Яр буенда һава сулап йөргәндә Шәйхи абзый сөйли
— Менә син инде татар халык иҗатын укытасың. Бу турыда * мәкаләләрең дә чыккалап тора Менә син бер сорауга җавап бир ~ безнең татарда шахтерлар фольклоры дигән бер өлкә бар • Шахта * көе- дә бар Башка милләтләрдә андый фольклор юк Шуның сәбә- - бе нәрсәдә9 Ә? Белмисең?
Билләһи, үзем шул фәннән лекцияләр укыйм, үземнең бу турыда - уйлап та караганым булмаган Әйе. Шәйхи абый, белмим Билләһи. белмим Шунда ул. безнең чорның диссертацияләре, монографияләр. ? аспирантуралар турында берничә тозлы сүз әйтә дә. сөйләп китә *
— Татарның тимер юлда, станокта, элемтә системасында эшләрлек техник хәзерлеге юк. Бәхет эзләргә чыгып киткән татар егетенә бер генә юл бар — шахта. Чөнки анда техник әзерлек кирәк түгел ул заманда, тачка, кәйлә, көрәк белән эш итү өчен нибары физик көч кенә кирәк. Ә татар егетендә ул бар Шуңа күрә шахтерлык ул безнең милли сыйфат. Әнә шулай аның үз фольклоры да туган
Бу —әлбәттә, минем өчен ачыш иде Бераздан мин моны, үз белгәнем итеп, лекцияләрдә файдалана башладым
...Шәйхи Маннур (дуслары Г Бәширов һәм X Ярми аны. ни сәбәптәндер. Шиһап солдат» дип йөртәләр иде) минем өчен күптән «башланган шәхес. 19.37 елларда дәреслекләрдән Тинчурин. Ибра- һимов. Ш Усмановларны алып ташлаган чор Әдәбият кансыз, егәрсез калды Ләкин ул чор — лидерлар чоры иде Трактордамы ' Паша Ангелина. Тимер юлдамы ’ — Бусыгин Күмер чабудамы ’ Алексей Стаханов Мамык җыюдамы? — Мәмләкәт һәм башкалар. Бәс. шулай булгач, әдәбиятта нигә әле лидер булмасын Татар әдәбиятында бармы андый лидер булырлык кешеләр9 Булмаса. табарга кирәк Кави Нәҗми лидерлыкка ярамый, төрмәгә кереп чыкты (ничек чыгарганнардыр!) Боларны мин хәзер шулай, чигереп уйлыйм инде, ләкин теге, сабый вакытымда да лидерлыкка бераз шигем бар иде. ни әйтсәң дә Тукайны укып үстем Шулай кырыгынчы елларга таба татар әдәбиятында өч жанрда өч лидер барлыкка килде. Боларның исемен әйткәндә «орденлы дип әйтәсе иде — безгә гаҗәп — язучының ордены буламыни9 Аның бит әсәре генә була. Шулай, орденлы шагыйрь Ш Маннур, орденлы драматург Т Гыйззәт, һәм орденлы язучы Ш Камал барлыкка килде Шәйхи абыйның шакмаклы пиджак якасына орден тагып төшкән рәсеме дәреслекләргә урнашты Рәсемнән соң «Гайҗан бабай поэмасы килә иде Бу поэманы без яттан бикләдек Анда бит безне кызыктырган бик хикмәтле бер вакыйга бар Гайҗан бабайны колхозда алдынгы булганы өчен ике канатлы самолетка утыртып колхоз басулары өстеннән әйләндерәләр Әйдә, карчык син дә тырышып эшлә, бергә очарлык булсын ыштубы ди Гайҗан карт Ике канатлы самолетлар безнең басу өстеннән очалар иде ул заманда, һәм без. малайлар, күзләрдән яшь чыгарып җирдә мескен булып карап кала идек
Ә бер көнне безнең басуга да трети әвеслеге янына (ягъни, өченче бригада әвеслеге янына колхозлашу белән бергә авылда милли сүзләр кысрыклана башлаган иде инде — бригада, плуг, сеялка, триер, ударник, стахановчы, молотилка, звено. ефремовчы һ. б.) ике канатлы самолет килеп утырды. Авылда бер генә кеше калдымы икән9 Шунда агылдык. Нәкъ Гайҗан бабай поэмасындагыча булды: кара күн тужурка, зур пыялалы күзлекләр киеп, тез астына кадәр салындырып күп сумкалар аскан таза ике ир халык уртасында басып тора иде. Алдынгы колхозчылар арасыннан берәү дә Гайҗан бабай кебек күккә менәсе итмәде, курыктылар, ә минем яшьтәшләрдән ташбаш бер малай риза булды. Самолетның күтәрелгэ'нен. авыл өстеннән әйләнгәнен тын алмыйча карап тордык. Ул көнне авылда бер әтәч тә кычкырмады кош-корт, эт-мәче куркудан барысы да лапас астына, бәрәңге сабагы арасында, иске мунча артына посып беткәннәр иде. Ә без ул көнне дәреслекне эзләп табып тагын Гайҗан бабайны укыдык.
Без Шәйхи абый белән кичке аш сеңдереп аллеяда йөрибез, мин аңа болар турында сөйлим Ул кырыс кына тыңлый, аның нәрсә уйлаганын белеп булмый. Ул — драматик шәхес. Менә ничә еллар буе инде ялгыз яши. кибеттән ашау-эчү әйберләрен үзе ташый. Аның көндезге ашы — Татар ашлары йортында Ул йортның кайчан, ничек ачылуы турында бу урында сөйләп узарга кирәк дип уйлыйм. -Язгы җылылык - еллары иде ул Казанда 1937 елда кулга алынган кешеләрне реабилитацияләү комиссиясе эшли, анда-санда исән калган «сәяси- ләр»нең кайтуы турында сөйлиләр, элеккеге кайбер милли журналлар кабат чыга башлый, һәм. Менә сиңа мә1 — дигәндәй, Бауман урамында Татар ашлары йорты ачыла. Бу— 1957 ел булса кирәк. Ул бина бер ярым катлы, бер генә заллы, иске — тарихи бик гүзәл бер йорт иде Менә инде йорт ачылу Казан татарларының күзен ачып җибәрде: бәрәч, татар дигән сүзне эш-гамәлгә мөнәсәбәтле итеп тә кулланып була икән бит! Укымышлы халыкның телендә бер генә шәхес булды обком секретаре Әйе. Семен Денисович Игнатьев — әнә шул рус кешесе ул елларда өлкә комитетының башында тора иде. Имеш, шул әйткән ачыгыз шундый йорт, дигән, анда милли ашлар пешерегез, әмма хәмер кертмәгез, дигән. Карагыз ул алфавитыгызны. рәтләгез, дигән Укытучылар съезды булганы бармы9 Юк. Уздырыгыз Хәбәрчеләр съезды булганы бармы9 Уздырыгыз. (Мактанып әйтәм: һәр икесендә делегат булып катнаштым). Ул шәхес, безнең кайсы милләт кешеләре икәнлегебезне аңлата язып, бераздан Мәскәүгә эшкә китте Элек-электәннән килә инде ул, юньле җитәкче дә. юньсезе дә Казанда озак тора алмый.
Ашханә. Татар ашханәсе. Төш вакыты Зәңгәр атлас күлмәк кигән, ак алъяпкыч япкан, башларына энҗеле калфак кадаган чибәр яшь хатыннар, кызлар көмеш поднослар күтәреп өстәлләр арасында балык кебек йөзеп кенә йөриләр. Ризык менә болай: токмачлы аш. сыер итеннән, катык — шул йортта оетылган: өчпочмак — бик һәйбәт сарык итеннән: хәер, өчпочмак белән шашлык бары тик сарык итеннән генә була, хәзер генә ул. милләтләрне бутап бетергән кебек, ризыкны да бутап, милли төсен югалтып ләззәтен алдылар Чын фарфор чынаякларда хуш исле чәй. шикәре, өреге-мазары да аерым касә белән бирелә. Җиңелчә генә музыка: Рәшит Ваһапов. Зөләйха Хисмәтуллина. Җәваһирә Сәлахова. Шәфыйка Котдусовалар җырлый. Бервакыт боларга яшь Илһам белән яшь Әлфия моңы да өстәлә
һәр ходай бирмеш көннең нәкъ көндезге бер сәгать утыз минутында Татар ашлары йортына Шәйхи абый килеп керә Ашыкмыйча гына чишенә, үзе ияләнгән өстәл янына зал буйлап шерт-шерт атлап (өс- аяк киемнәре бик затлы була иде) килеп утыра, кулына меню ала Официанткалар болай да белеп тора инде нәрсә китерәсен бер чынаяк чокыры катык, токмачлы аш. өчпочмак, өрек җимеше белән чәй Лә-
кин официанткалар башкасын да белә бу абзый бик таләпчән. За- биргәндә бу бик күп сорау бирәчәк Мәсәлән, болай катыгыгыз монда оетканмы, әллә хөкүмәт кибетендәге шешәле катыкмы9 Катык урынына мә. тагын бирергә уйламыйсызмы9 Токмачыгыз кулдан кискәнме' Заводта станок белән кырдырып ясаган макарон түгелме9 Аштагы ит үгез ите түгелме9 Йомшакмы9 Өчпочмакның камырына сары май * кушылганмы9 Чәй нинди9 Сәйлүн-фәлән юкмы9 һәм башкалар .?
Шуңа күрә Шәйхи абый ашханәгә килеп кергәндә бөтен офи- = цианткалар корпусы дерт итеп куркып кала Шулай, еллар буе Картайгач та
— Әнә теге бабай тагын килде инде’
Бу — хәвефле сигнал, бу — кибеткә көтмәгәндә ревизия килеп тө- 2 шү. сөяркәсе белән өендә утырган ирнең хатыны һич тә көтмәгәндә = кайтып төшү кебегрәк халәттә калу иде
Бу турыда мин нигә бик озын язам9 Сәбәбе бар ашханәдәге бер * хәлне искә алуым аркасында Шәйхи абый миңа мәңгегә рәнҗеде. Шул - көе дөньядан китте һәм "мине гомер буе үкенергә дучар итеп китеп бар- = ды Мин наданга шул кирәк тә
...Таләпчәнлек. •Кеше китә — җыры кала дигән повестымны х Шәйхи Маннурга эчке рецензиягә биргәннәр иде Нәшрияттан Ул бик бәхәсле әсәр иде. аны Ә Еники. А Расих. Я Халитов укыды, журнал 2 редакторы тунады — ахырдан, хак сүз әйтер өчен Шәйхи абыйга бир- г деләр. Бер экземплярда алтылап кешенең искәрмәләре Ул кулъязма * миндә тарих өчен саклана. Шәйхи абый ахырга -Моны басарга кирәк £ дип имзасын куйган Әмма эчендәге искәрмәләре- инде1 Күпме горчица, борыч, үт сыекчасы була икән кешенең телендә
Мин язам атны төз лапас астында кертеп туардылар Безнең Арча ягында крестьян кыш керер алдыннан төз лапас ясый Аның түбәсе туры булып, андагы киштәләргә бәрәңге сабагы, салам өяләр Яннарын да шулай авыш киштәләргә салам, бәрәңге сабагы өеп каплыйлар. Бәбкә-киштәле. кыек түбәле абзар-кура белән арасында шулай ышык коридор ясала, мал карарга яки башка йомыш белән чыкканда буранга-карга эләкмисең. Төз лапасны язын сүтеп алалар, ишек аллары яктырып китә. Минем җөмлә янында рецензент искәрмәсе «һе, лапасның кәкресе дә була икән Ш М Мин язганмын ■ Сабантуй мәйданына ат сбруйларының куе исе таралган иде ■ Рецензент: «һә. шулай диген Дирбия, ат дирбиясе дигән сүзне белмибез, диген Беткәнче шулай Мин кулъязмамны укыганда Шәйхи абыйның усаллыктан кысылган юка иреннәрен күз алдыма китердем Бу кеше белән шаярырга ярамас Ярамас Бер редакторның сөйләгәнен хәтерлим Шәйхи абый үзенең Муса- романын китерде, ди Укып чыккан редактор. Искәрмәләрен кәгазь кырына яза барган Редактор сөйли нинди каты күңелле, таләпчән, имансыз редактор инде — ул да югалып калган Дөньяда аны да сындырдык авторлар бар Әйе. ул сөйли Шәйхи абый кулъязманы укып кире китергән Редакторның һәр искәрмәсенә кәгазь кырыенда Шәйхи Маннур үз реакциясен-мөнәсәбәтен белдереп барган Тик сүз белән түгел, ә ни бары ике хәреф белән, һәр хәрефтән соң нокталар куеп Боларны редактор әле аңламаган Аның бер генә искәрмәсен дә автор кабул итмәгән. һәр очракта геге ике хәрефне куеп барган Мең битлек (әллә мең ике йөзме?) кулъязмадагы бик еш кабатланган теге ике хәрефне аңламыйча, редактор авторны чакырткан
Мин моны аңламадым Шәйхи ага н.ңх ■ соң бу9 дигән Шиһап солдат шунда пиджагының уң кесәсеннән фольгага төрелгән мөштеген алган, шуңа бик пөхтәләп сигарет киерткән хәер сигарет киерткәнче ул әле икенче бер фольгага төрелгән тимерчыбык кисәге белән мөштегенең каналын чистартып ала иде анысын да эшләгән. иреннәрен юкартып, тәмләп бер төтен суырган һәм. зәһәр-
хәйләкәр елмаеп, болай җавап биргән.
— Аңламадыңмы7 Аңламассың шул Сезнең буын шулай бих күп нәрсәне аңламыйча үсте инде Әнә шуңа күрә татар әдәбиятына күпме чүп-чар тулды хәзер Председатель Ахунов бит җыелыш саен ■ бездә башлап язучыларның саны җиде йөздән артып китте» дип шәрран яра Җиде йөз язучы буламыни әдәбиятта, ахмаклар...
Редакторны исә теге ике хәреф кенә кызыксындырган.
— Улмы’ — дигән Шәйхи абзый — Улмы? Ул — менә нәрсә дигән сүз — һәм әйтеп күрсәткән Аны инде кәгазь битендә язып булмый л-<кин мәгънәсен аңлап була берәр кеше үзенә тиешле, лаек булмаган әйберне сораганда татар извозчигы да. рус ломовое, половое да әйтә торган ике сүзнең баш хәрефләре икән тегеләр Шахтер Шәйхи аның русча вариантын файдаланган.
Редактор, шулай итеп, әсәрне нәкъ автор теләгән рәвештә чыгарырга мәҗбүр булган
Шәйхи Маннур кайбер язучыларны (бигрәк тә. җитәкчелектә тор-ганнарын) яратмый һәм яратмаганын демонстратив рәвештә белдерергә тырыша иде Мәсәлән, бер вакыт ул Казан утлары* баш редакторы белән арасын өзде Баш редактор трибунага чыгып сөйли башлауга Тукай клубының алгы рәтләрендә утырган Шәйхи абый кинәт кена кузгалып күтәрелә дә, пиджагының уң як кесәсеннән фольгага төргән мөштеген чыгарып, башын үҗәт түбән иеп. ясалма-явыз адымнар белән шерт-шерт атлап, залны ярып, тәмәке тартырга чыгып китә. Шундый чыгып китүләренең берсендә ул урта бер җирдән кире борылып, иреннәрен эчкә җыеп трибунага кычкырды
- >Кеше китә — җыры кала повестен ник басмыйсың? Ничә ел ята бит инде! Азрак намус кирәк! — диде.
Мин. башымны иеп. артта утырдым
Шәйхи Маннур бу повестьның трагик язмышын һәм моңарчы ба-сылмавының төп сәбәбен белми иде Баш редакторның монда гаебе юк. булса да. үз журналында басылып яткан, инде корректурасы килгән әсәрне югарыдан звонок буенча төшереп калдырырга кушкач. шуны яклап кала алмавында иде. Кая инде безгә Твардовскийлар! Югыйсә, баш редактор — егет кеше, фашистлар белән, полицайлар белән күзгә-күз карап сугышкан.
Ә повесть болай төшеп калды: корректура килде, рәхәтләнеп укыдым дөрес, байтак туналган иде. аз гына тәнкыйть сүзе — җәмгыятебез. строебызга карата.— алла сакласын.— баш редактор тарафыннан каты басып, кәгазьнең канын чыгарырлык итеп сызылган иде. Шулай да мин шат Корректураны укып, әлләкем кыяфәтендә журналга киттем Секретарь Ләбибә Ихсанова иде Кердем, исәнләштем. Ул. гадәттәгечә елмаеп, корректураны актарды Бик вакытлы китергәнсез, журналны төшереп җибәрәсе бар. диде (ягъни, типографиягә тапшырасы) Мин бик бәхетле идем Шулвакыт өстәлдә телефон чылтырады. Ләбибә апа бүленде Беръяклы сөйләшү, бу яктан — ыһым- мыһым Ләбибә апа миңа карап-карап ала. үзенең чырае һаман караңгылана бара Утыз җиденче ел шиге-шөбһәсе белән тәрбияләнеп үскән егет буларак, мин барысында дөрес аңладым.
— Ләбибә апа'—дидем ул авыр сулап телефоннан арынгач.— Төшереп калдырырга кушалармы ’ Обкомнанмы?
— Әйе шул. туганкай — диде ул — Мин нишлим инде7
— Ә сезгә дөресен әйткәнегез өчен рәхмәт.
Мин саубуллашып чыгып киттем Баш редактор, элек мине яратып, яратканлыгыннан хәтта исемемне дә бутап Мөдәррис» дип аркадан сөеп йөргән фронтовик куркып калды күңеленнән мине кара исемлеккә кертте Моңарчы ул исемлектә әле С. Баттал. А Гыйләҗев. Н. Фәттах. Ә. Еники генә иде Хәер. Р Батулла да инде бу исемлеккә кандидат иде
Бу абруйлы исемлеккә мин дә кердем. Ә теге звонокның кемнән икәнен белә идем, ул шәхес белән урамда очрашканда. берни дә булмагандай, исәнләшеп йөрибез. Мин. дин тотмасам да. рәсүлебезнең бер фикерен гел хәтеремдә саклыйм таш белән атканга аш белән ат. Мин тарихны, диалектик материализмны ихтирам итәм. Тарих һәр әйберне, һәр шәхесне еллар узу белән үз уры- * нына куя. Тарих каберләрне күчерә. Вольтерны, бичараны, әллә ничә = тапкыр күмгәннәр Лермонтовны үтергән майор Мартыновны детдом = балалары совет чорында, кабереннән казып алып, чергән гробын агач * ботагына асып куйганнар. Бу сиңа. Лермонтов өчен, гад . дип язып | та куйганнар. Залим Сталинга да үлгәч тынычлык бирмәделәр. Тарих 2 шулай, елый-елый, кан түгә-түгә. хаталарын төзәтә. Төзәткәндә дә ха- Я талар китми калмый. з
«Кеше китә — җыры кала повесте турында сүз бара бит әле. < Шәйхи абыйның бер-ике җыелышта баш редакторга бик нык әйтүенә * карамастан, повесть ятты да ятты Менә бервакыт
Шәйхи абый белән Пицундада тагын бер очраштык. Ул “Агым- = суларга карап дигән исемдә моңсу гына, сагышлы гына бер әсәр язып ята икән
Диңгез буендагы таныш аллея. Сүзне Шәйхи абый алып бара Без — биш-алты кеше, татарлар. Кайсы — Өфедән. кайсы — Ташкент- 2 тан Уен-көлкегә кереп киттек, бер-ике мәзәк тә сөйләп алдык Шунда а мин. күрәчәгемә булгандыр. Шәйхи абыйга бер сорау бирдем. Дөресме. \ булдымы шул хәл?—дидем.
...Сүз менә нәрсә турында бара иде Шәйхи абый гадәттәгечә. s көндезге ашын ашарга Татар ашлары йортына кергән Официанткалар да гадәттәгечә йөгерешкәннәр, каушаганнар
— Үләм-бетәм, тагын килгән бит теге карт.— дигән, үзе карый торган өстәл янына килеп утырганын күреп, бер официантка, һәм пычак, чәнечке, кашык китереп куйган. Бераздан меню да китергән. Китерсә — күрә, абзый пычак белән кашыкны әйләндергәләп бик җентекләп карап утыра икән. Билгеле инде, ак металлда берничә вак тамчы май калган. Ваннага тутырып бөтенесен берьюлы өйкәләгәндә була торган хәл Булмаска тиеш инде ул. әлбәттә, ләкин була
Официантка баскан урынында тораташ булып каткан, ә -абзый явыз елмаеп, иреннәрен бөтенләй юкартып бетереп әйткән
— Сеңлем, менә шушыларны юучы абыстайны монда чакыр әле, - дигән Савыт-саба юучы булгач, пенсионерка-фәлән. майлы алъяпкычлы. тирләгән бер юантык хатын булыр дип уйлаган инде ул Ләкин күп тә үтми, ялт иткән чиста киемле, дөньяның гүзәле, егерме- егерме ике яшьләр чамасы бер кыз моның каршына килеп баскан
— Сеңлем, син.— дигән юка ирен.—эчке киемнәреңне дә шулай юасыңмы9 (Имеш, ул эчке киемнең конкрет берсен әйткән)
Кызый шундук, кычкырып елап, кухня ягына кереп киткән
Бу чыннан да шулай булгандырмы, юктырмы, ләкин шулай мәзәк итеп сөйлиләр иде Ә мин. юләр, шул хәлне Өфе, Ташкент татарлары барында сора да куй! Доресме. янәсе
Шәйхи абыйны ай күрде, кояш алды Ул шундук кырт борылды да. мыгырдап, минем адреска бер-ике яман сүз әйтте дә. кире китеп тә барды Без кыен хәлдә калдык, ә иртәгесен ул минем сәламемне алмады. Күрәсең, теге хәл бөтенләй уйдырма булган һәм кеше алдында сөйләп мин аны рәнҗеткәнмен. Ахырдан ничә тапкыр гафу үтенергә омтылып карадым Шиһап солдат моңа мөмкинлек бирмәде Бик горур кеше иде шул. мәрхүм
Калганын миңа Казан утлары журналы хезмәткәре сөйли Алдагы оч санның планын тикшерәбез, ди Редколлегия утырышы икән Шунда Шәйхи абый яратмый торган баш редактор минем әлеге бәхет
сез повестемның алдагы саннарның берсенә кертеләчәген әйткән Редколлегия әгъзасы Шәйхи Маннур шунда сорау биргән
— Редакция портфелендә тагын проза әсәрләре бармы7
Ник булмасын инде, бик күп була ул проза әсәрләре редакция порт-фелендә Баш редактор санап чыккан Шунда Шәйхи Маннур котчыккыч усал чыгыш ясаган, минекен чигереп торырга кушкан, минеке урынына икенче бер әсәрне тәкъдим иткән Бәхәс кызган Бәхәс инде минем әсәрдән узган һәм бер-берсен өнәмәгән редактор белән редколлегия әгъзасы мөнәсәбәтләренә кайтып калган. Баш редактор исә, мине яклаудан түгел, ә тегеңә юл бирмәс өчен генә минем әсәрне номерга тәкъдим итеп кул күтәрткән Бер каршы тавыш белән план расланган.
Гарәпләрдә бер мәкаль бар: Мөгайидине яратуымнан түгел. Галине дошман күрүемнән.
Унбиш ел буе редакцияләрдә, нәшриятта әвәләнеп йөргән, аптыраганнан ике-өч тапкыр исеме үзгәртелгән повесть журналда әнә шулай басылып чыкты Уйлавымча, аның шул номерга керүенә минем теге ашханә вакыйгасы ярдәм итте. Ахырдан ул повестьны гел мактадылар тагын.
Шулай берәр ел узды. Ул арада Шәйхи абыйның 70 еллыгы да килеп җитте Ул чорда алтмыш, җитмеш еллык юбилейлар бик | еш була иде
һәм. һич тә көтмәгәндә, миңа Шәйхи абыйдан чакыру кәгазе килде Парлап, дигән. Татар ашлары йортында, кичке сәгать алтыда дигән. Рәхим итегез, ихтирам белән һ. б.
Бу — миңа чын. туп-тулы реабилитация иде.
Әлеге мәҗлес бик нык хәтеремдә. Өстәлләр гадәттән тыш мул. кунаклар да бер йөздә генә бетмәгәндер Чират торып, сүз алып Шәйхи абыйны мактадык Ул. иреннәрен кысып, усал елмаеп, дәшми генә утырды, туган-тумачасын, кызы Миләүшәне берөзлексез йөгертте; кунакларның алды буш тора күрмәсен, эчемлек, ризык вакытында килеп торсын һәм башкалар Мәҗлес күркәм иде
Банкетның нәкъ кызган вакытында залда югы-загы булып алды. Кемнәрдер йөгереште. Мәгънәдән аңлашылды юбилярның мәҗлесенә югарыдан секретарь килгән Бу — бик сирәк була торган хәл Юбилярның дәрәҗәсе бит мәҗлескә нинди дәрәҗәдәге кеше килүенә карап билгеләнә. Берәүгә инспектор, икенчегә инструктор килә. Димәк синең дәрәҗәң шулай Дәрәҗәң бик тә. бик тә зур булса, мәҗлесеңә Үзе дә килүе мөмкин Ләкин бу да уен-муен түгел инде, секретарь иптәш теләсә кемгә йөрми Зур иптәш, килеп утыруга, үзен хуҗаларча хис итеп, сүз башлады. Ул рус телендә сөйли иде. ул елларда җитәкче иптәшләргә үз телләрендә сөйләргә ярамый һәм. мин уйлыйм ки. аларга татарча сөйләшергә рөхсәт тә булмагандыр Гаҗәпмени, әле моннан берничә ел элек дәрәҗәле бер сәнгать әһ< п иең юбилей кичәсенә Үзе килгән иде һәм җыелыш барышында берничә тапкыр саф татар - телендә шаян җөмләләр әйтеп куйгач, зал тынсыз калды Карале, шундый зур кеше дә татарча сүз әйтер икән!
Шулай. Шәйхи Маннур юбилеенда секретарь иптәш сүз алды.
— Менә без соң гына Бюро утырышын тәмамладык Беләсезме, бездә шундый гадәт бар бюро утырышыннан соң без үзара сөйләшеп утырабыз, республикадагы хәлләр турында фикер алышабыз. Менә мин шунда Үзенә әйттем бүген дидем Шайхи (ул шулай диде) Маннурның 70 еллыгы. Шунда синең биографияңне сөйләдем. Ул. дидем шахтер булган Шунда Үзе гаҗәпкә калды Һо-о, диде ул. Шайхи Маннур рабочий булганмыни7 Так. алайса син аның мәҗлесенә бар. рабочий класс безнең илдә ведущий класс, диде Вот так
Шахтер Шәйхи бу вакытта да иренен кысып елмаеп утырды. , Ничектер, аның шагыйрьлеге. Ана җыры . Бәлки әле син дә сөярсең кебек моңлы лирикасы, калын Муса романы һәм Агым-суларга
карап дигән искиткеч җылы әсәре онытылыбрак калган сыман иде
Ә мәҗлес кызды Биюләр булды. Вальс, танго биедек. Фокстрот булмады булса, Шәйхи абый, һичшиксез, авызын кысып язвить итмичә калмас иде
— Фәхещтрот!
«Муса романында аның шундый сүзе бар. *
Бераз гына чигеним бу секретарь иптәш бик егет кеше, вак ? түгел, бала ланмый Донья күргән, сугыш узган. Әмма аңа безнең S татар әдәбиятының язмышы тапшырылган, имеш Юктыр инде, әдә- * биятның язмышын берәүгә дә тапшырып булмый, әдәбият, хәтта. = синең хәлеңә бәйле түгел, ул алай мескен була алмый, әдәбият карар- g ларга, указларга буйсына алмый, ул хөкүмәтләр, президентлардан £ өстен. Юньле патшалар, президентлар әдәбият әһелләре белән гел дус = булганнар. Шуңа күрә бу әйбәт егетнең әдәбият барышына бернинди * тәэсир ясамаганын белә, аңлый идем Дөрес, андый егетләр әдәбият * өстендәге бюрократик аппаратны, язучыларга бирелә торган орденнар. I лауреатлыклар һәм башка төрле дәрәҗәләр мәсьәләсен хәл итәләр, бу 5 Зур иптәш тә. кайсы язучының әдәбиятта киләчәк өчен ниләр калды- л рачагын бөтенләй белмәгән көе (чөнки, минем белүемчә, безнең әдә- a биятны бөтенләй укымый, ә ул хаклы республиканың бөтен җирен- н суын бетереп яткан нефтьчеләр турындагы калын романнарны укып j күзен бетерергә аның башына тай типкәнмен и9), теге орденнар, лау- * реатлыклар. бюрократик әдәби постлар мәсьәләсен төп хәл итүче * иде •
Дөресен әйтим, бу егетне бик күп сыйфатлары өчен мин ихтирам 1 иттем, мәсәлән, вак булмавы һәм Йә. ярар мин чит шәхестә казына башладым бугай, ә бу сыйфат һич тә автор өчен мөрәүвәт сыйфат түгел
— Шайхи,— дип кычкырды секретарь.— иди-ка сюда Давай, с тобой чокнемся Я специально пришел на твой праздник Подойди ко мне' Ну. давай, подойди'
Шиһап солдат түрдәге урыныннан күчеп үзенең җан дусы булган бер карт язучы янына утырган, тәмләп сигарет суыра, сөйләшә иде.
Элеккеге шахтер, утызынчы еллар башында ук танылган әдип, күп әсәрләр авторы Ватан сугышы ветераны, туры-ачы сүзле үзенчәлекле характерлы һәм зур абруйлы кешегә секретарьның (юбилярдан 15 яшъЛӨр чамасы яшьрәк) аңа «син дип дәшүе күңелне бераз рәнҗетте Без аңа күнгән инде, нишлисең Ул елларда шулай иде Язучылар берлеге рәисе. СССР Югары Советы депутаты, күп китаплар авторы югары оешмада эшләүче бик тә «рядовой инструктор яки татар әдәбиятында солыдан кибәкне аера алмаган бүлек мөдиренә (шулай ук әдәбият мәсьәләләре белән шөгыльләнүче) Сез дип дәшә, ә тегесе, орыплар да бирмичә, аңа «син* ди. командалык итә Татар язучылары үл елларда әнә шундый хәлгә куелган иде Галимҗан Ибраһимов, Фәтхи Бурнашлар'белән, шәт. алай сөйләшмәгәннәрдер югарыдагы иптәшләр
— Шайхи' Иди сюда, сядь! Я хочу предложить тост Иди. говорю
Мин. башымны иеп. уйланып утырдым Берничә секундмы, минутмы узды Шахтер Шәйхи, фронтовик Шәйхи, горур Шәйхи нишләр9 Нишләр9 Малай хәлендә бит бу
Шәйхи абый, акрын гына урыныннан торды да. энекәше янына •Сез. фәлән фәләнич» дип сөйләшеп утырырга китеп барды
Ничектер, күңелгә авыр булып китте Фатих Карими. Дәрдемәнд. Фатих Әмирхан Мәхмүт Галәү кебек шәхеслар күз алдына килде Кандалый. Заһир Бигиев. Риза Фәхретдиновлар. Гаяз Исхакыйлар күз алдына килде
һай. безнең мөнәсәбәтләр
Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре көндезге аштан соң ял итеп ята икән Хадимәсе кереп «Сезне күрергә губернатор җәнабләре килгән, шәһәр буйлап сәйран кылып йөрүе икән».— дип хәзрәтне уяткан.
— Кабул итә алмыйм.— дигән Мәрҗани хәзрәт.— минем ял вакытым.
Губернатор үпкәләмәгән, чөнки Мәрҗанине ихтирам иткән. Мәрҗани аның кабинетында еш булган, бервакытта да приемный»да чират көтеп утырмаган. Гарәп мәкале бар. әллә инде Коръәннән: «Галимнәрнең юнълесе патшаларга ялагайланмас, патшаларның юньлесе галимнәр белән танышлык итәр»
1986 елның июнендә Татарстанда зур бәйрәм — Чуаш әдәбияты- сәнгате атналыгы булды Кунакларны өч-дүрт төркемгә бүлделәр. Алар белән татар язучылары да бергә йөрергә тиеш иде. Мин Мамадыш— Алабуга төркеме нә эләктем Беренче көнебездә Мамадыш мәдәният йортына барабыз, карасак — куаклар, чәчәкләр арасында бер һәйкәл Мин тынсыз калдым Шәйхи Маннурга һәйкәл Бюст Туктале, туктале. Татарстанда безнең чорда яшәгән кайсы язучының туган ягына һәйкәл куелганы бар9 һәйкәлгә чәчәкләр куябыз Әйбәт эшләнгән Шул ук киңчә бит. шул ук кечкенә күзләр, шул ук кысык иреннәр! Гипстыр инде ул. көмешсыман буяуга буялгандыр инде — ләкин һәйкәл1 Шул ук көнне аның туган авылы Тулбайга барабыз. Бөтен авыл аның истәлеге белән тулы. Клубта чыгыш ясыйбыз. Халык — шыгрым.
— Бездә Шәйхи Маннур туган! Ул — безнең авылдаш!
Халык шулай гөжли. Без шат.Үз төбәгеннән чыккан галимнең, язучының сәнгать кешесенең кадерен белгән авыл — өметле, игелекле авыл
Шәйхи абыйны, үзенең васыяте буенча, туган туфрагына күмделәр Табут юлга чыкканда яңгыр явып тора иде. Озатучы халык сөйләде Шәйхи Маннур гаҗәп тә тыйнак тормыш алып барган, кием-салымы да бер катлык кына.
Берничә көннән билгеле була: саклык кассасына җыелган йөзләрчә мең акчасын туган авылының мәдәният хаҗәтләренә васыять итеп калдырган
Моны Татарстанда бары тик Шәйхи Маннур гына эшли ала. Андый кешегә һәйкәлне Мамадышта гына түгел, Казанда да куярга кирәк Аның исемен шәһәрнең берәр урамына бирергә кирәк.
Мин бу истәлекне язучыларның Пицундадагы иҗат йортында язам Кичләрен диңгез буендагы камышлы аллеяга чыгып йөрим. Каршыма килүче тәмәке уты күренсә, сискәнеп китәм менә, җай гына атлап килүче Шәйхи абый очрар да
— Нихәл, абзый, ял итәргә чыктыңмы? — дип иреннәрен кысып елмаер кебек.
Ләкин бу аллеяда мине танучы, миңа сәлам бирүче юк.
Пицунда хәзер минем күңелдә гел сагыш кына уята. Нәрсә булды миңа9
Ахыры киләсе санда