Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЖУРНАЛ УКУЧЫЛАРГА АЧЫК ХАТ


Мөхтәрәм кардәшләр, журнал алдыручылар, укучылар!
Илебездәге гаять катлаулы икътисади һәм сәяси шартлардан һәм үзебезнең
реаль хәлләрдән чыгып, редакция исеменнән Сезгә турыдан- туры мөрәҗәгать
итәргә булдык. Белгәнебезчә, экономик кризис, аннан чыгу юлларын эзләү, базар
мөнәсәбәтләренә күчү чоры бәяләрнең тот- рыксызлыгына. акчаның
кыйммәтсезләнүенә китерде. Бу хәл безнең журнал язмышына да тискәре
йогынты ясамый калмады, әлбәттә.
1991 нче елдан кәгазь бәяләре, мәсәлән, уртача 80 процентка арта. Элемтә
оешмалары, шулай ук. журналны тараткан өчен түләүне берни чә мәртәбәгә
арттыруны таләп иттеләр. Шуның өстенә, типография чы гымнары да сизелерлек
күтәрелде. Болар барысы да безнең журналның финанс хәлен катлауландырды,
аның киләчәк язмышын куркыныч астына куйды. Эш шунда; әгәр без журнал
бәясен гамәлдәгечә кал дырсак, подпискадан кергән акча аны бастыру һәм тарату
чыгымнарын каплауга да җитмәячәк. Почта чыгымнарына гына да якынча ярты
мнл лион сум кирәклеге мәгълүм булды. Ә яңа шартларда үз үзен финанс ягыннан
тәэмин итә алмаган басмаларның яшәү мөмкинлеге шик астында.
Газиз кардәшләребез! 70 елга якын халкыбызга хезмәт итеп килгән, рухи
дөньябызны баету, милли үзаңны уяту юлында армый талмы* эшләгән, юл
башында Г Ибраһимов кебек бөек шәхесләр торган жур валыбызны исән калдыру
өчен, киләчәктә дә аның утлары күңел йол дызыбыз булып балкысын өчен Сезнең
ярдәмегез кирәк. Якынча исәп ләүләргә караганда, журналның бер нөсхәсе 1 сум
50 тиен булса һәм тиражы кимүгә йөз тотмаса — аның алдагы язмышы өметле,
ул үсү юнәлешендә үз эшен дәвам иттерәчәк.
Тарихи язмыш тәкъдирендә безнең халык гомер бакый диярлек яшәештә,
бигрәк тә мәгърифәт мәдәният өлкәсендә, фәкать үз хәләл көченә таянган, үз
иманына инанып, үз өмет йолдызына ышанып хәят кичергән. Хәзер, ниһаять.
Татарстан үзенең дәүләт мөстәкыйльлеген игълан иткәч, изге максатыбызга
ирешү юлында алга таба да нык һәм бердәм була алсак, хәлләребез күп тапкырга
яхшырыр дип ышанабыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз, дуслар, якыннарыбыз! Ә хәзергә әдәбия тыбызның
бердәнбер калын журналының сүнүенә юл куймау — милли рухы сынмаган,
күңелен мүк басмаган һәрбер татар кешесенең вамус эше дип саныйбыз. Бәяләр
үсүгә карамастан, аңа язылсагыз, журнал нык патриотлары булып, күп
миллионлы халкыбыз арасында киң про пагандаласагыз. Сез милләтебезнең тулы
канлы яшәвенә, әдәбият һәм сәнгать үсүшенә зур өлеш кертер идегез.
Дуслыгыбыз өзелмәсенә ышанып, төрле төбәкләргә сибелгән кардәш
ләребезнең бердәмлегенә өмет тотып, тормышыгызда, гаиләгездә, эше гездә һәм
укуыгызда бәхет һәм уңышлар, барчагызга сәламәтлек теләп —
Журналның баш мөхәррире,
Татарстан халык депутаты Равил ФӘИЗУЛЛИН.