ӘЙБӘТ КЕШЕ, ОЛЫ ДРАМАТУРГ
Таҗи аганың үзен яхшы белү — аның иҗатын дорес аңларга да ярдәм итә дип уйлыйм.
1938 елның җәендә Түбән Осланда Әхмәт Фәйзи, әле генә яаып бетергән «Ту кай» драмасын укыды (ул елларда язу чыларның кайберләре шунда — Түбән Осланда ял итәргә гадәтләнгән иде). Уку крестьян йортының бакчасында булды. Без шунда җиргә утырып тыңладык. Анда Шәриф ага Камал. Таҗн ага Гыйззәт, Риза Ишморат, Фатих Хосни һәм ул вакытта республикабызның сәнгать идарәсе началь пигы булган Хәиров дигән иптәш бар иде. Әсәрнең яртысын укып, бераз ял итәргә туктагач. Таҗи ага миңа «Әйдә, Ширияз
Композитор Салих Сәйдәшев белән Таҗи Гыйззәтнең •Наемщик» музыкаль спектаклен иҗат иткән еллары
дан, татарча көрәшеп алыйк, син Казакъ стан кешесе, татарча көрәшнең серләрен белмисеңдер әле», диде. Без шунда ук алы ша башладык. Анда булган кешеләр моны
кызык күреп, көлешеп, кемдер коч биреп, озак кына карап тордылар. Алышу бер якның да җиңелмәве белән бетте. Ләкин Таҗи абый корәшеп туктагач, миңа карап торды да: «Син дорес көрәшмисең бит» дип, яңадан минем билдән алып, татарча керешнең алымнарын күрсәтә башлады. Ул моны шундый мавыгу белән эшләде, баш
калар да сүзсез генә калмадылар, һәркем үзе белгәнчә, репликалар биреп, миңа ярдәм итәргә тырышты кебек. Ул аларны күрсәткәндә, аның очен донья да иң матур.
иң кызыклы көрәш алымнары татарча корәштә тупланган дип уйларга мөмкин иде. Мин шунда Таҗи абыйның авыз тутырып, рәхәтләнеп халыкча сөйләвең ишеттем. Кайбер сүзләрне әйткәндә ясаган иркен хәрәкәтләре, тавышының яңгыравы, интона чиясе хәзер дә хәтердә. Аның «алагаем» дигән сүзе (бәлки минем беренче ишетүем булгангадыр) бигрәк тә истә калган. Ул аны киерелә биреп, рәхәтләнеп, шул сүздән тәм табып әйтте шикелле.
Таҗи абый авылны, аның кешеләрен, аларның гореф гадәтләрен яхшы белә иде, күп кенә якларына ихтирам белән сокланып карады. Ул гомере буена авыл кешесенең хез мәтенә, тырышлыгына, чисталыгы сафлыгына мәхәббәт саклаган кеше Мин 1927 ел ның көзендә Татарстанга килеп, елга якын Олы Мәңгордә торып, көзен, кышын, язын шул тирә авылларында булмаган, аның каравь - йләрен, каз өмәләрен, аулак өйләрен, әвен сугуларын, яз үткәрелә торган сабан туйларын, бәйрәм төсле базарларын күрмә гон булсам — Таҗи абый Гыйззәтнең иҗатын якын итеп күрә дә алмаган булыр идем, бәлки.
Җәй көннәрендә Таҗи ага, аз гына мөмкинлек булган саен, авылга, үзенең туган як ларына кайтып килергә тырышты. Аның табигатьне яратуы да шуннан: авыл тынлык ларыннан, аның чишмә, инеш-елгаларыннан, урман кырларының, болыннарының күз алдында торуларыннан, күңелендә саклануындадыр дип уйлыйм.
Миңа Таҗн абый белән күп тапкырлар балыкка барырга. Идел буйларында кун га ларга туры килгәне бар. Ул анда чалбар балакларын күтәреп, изүләрен чишеп җибз pen, шул табигатьнең эченә «чума» иде шикелле. Гм р җәйне без гаиләләребез белән
Обсерваториядәй Иделгә таба китеп, шул юлдагы таллыклар белән уратылып алынган зур. тыныч күлләрнең берсе янына урнашып балык тоттык. Кичке чәйне эчә-эчә озак кына сөйләшеп утыргач. Таҗи абый белән кечерәк кенә ике сал ясап, күлнең уртасына ук кереп утырдык Җәйнең җылы көннәре. кыска төннәре вакыты иде. Салларыбызның арасы 15—20 метрдан артык булмагандыр. Ләкин Таҗи абыйның бер генә авазын да ишетмәдем. Балыкларны куркытырга теләмәве булдымы, шул тынлыкны бозасы килмәве булдымы, гаҗәеп бер «онытылу» белән утыра бирде. Тәне, чыннан да. тыныч, җилсез. җылы иде. Таң якынлашты Аның салкыны артыннан акырынлап күл өстеннән куе пар күтәрелеп, бөтен дөньяны томанга күмде. Калкавычны күрер өчен аны салга якын ук тартып китереп куярга туры килде Таҗи абыйның моңа исе китеп тормады, тып-тын утыра бирде. Томанның, парның тәнгә юеш салкынлык бирүенә әһәмият бир мәде шикелле. Балык эләккәч кенә аны судан чыһарган вакыттагы чапылдаудан башка
Таҗи абый тормышта иҗат эше белән бәйләнгән вакытларда эмоциягә дә бирелеп киткәли торган кеше, биредә шуның киресен күрсәтте.
Көн ачылып, кояш кыздыра баш лагач без ярга чыктык. Таҗи абыйның беренче сүзе — «Әйбәт булды төне, көне дә шәп булыр төсле» диюе булды. Күл өстендә төн үткәрүеннән бик канәгать икәне күренеп торды. Таҗи абыйны якыннан торып яхшы белгән саен, аның табигатьне бик гади итеп кабул итүен күрә бардым. Иҗатта шәхеснең кайбер яклары чагылмыйча мөмкин түгел. Таҗи абый кешедә үзенә ошаган яхшы сыйфатларны күрсә, ул аңа хөрмәт белән карап, аны һәрвакыт якларга әзер торды. Кемдәдер әшәкелек күрсә. кешелек ягы начар икәнен белсә, андый кеше турыид • кн< кен рәвештә үзенең нәфрәтен белдерүдән тарсынып тормады. Ул тормышта да. иҗатында да ачык карашлы, тулы тавышлы булды. Урталык та. үтә нәзакәтлелек тә > да хас сыйфат булмады, минемчә. Ул тормышта була торган, сәнгать өчен «нагу! > тьныйрак» дип каралганны сәхнәгә күчерә белде. Менә «Мак таулы заман». Баштарак әсәр театрда күп кенә кешегә ошамады, бозауларның эче китүе турында уйнау театр эстетикасы ягыннан, бик үк күңелле түгел булып күренде. Мин үзем дә шундый фикердәге кешеләр арасында идем. Ләкин әсәр театрда уңыш белән барды. Тамашачы (бигрәк тә авыл тамашачысы) яхшы кабул итте.
Әлбәттә, әсәрдә күтәрелгән төп мәсьәлә бозаулардагы авыру түгел, монда авторның ул вакыттагы колхоз тормышында килеп чыга торган проблемаларны якыннан белүен дә. алар турында үткен итеп әсәрендә әйтә алуында. Таҗи ага әсәрләрендә конфликтны. вакыйгаларны ачык итеп, кискен итеп бирергә яратты, артист уенында да шуны күрергә теләде. Ул үзе дә. артист буларак, сәхнәдә яшәвендә шул ук алым белән эш итте Миңа аның «Чаткылар» спектаклендә Орлов. «Бишбүләктә» урта хәлле крестьян Әхтәм. «Ялкын«да слесарь Кондрат рольләрендә күрергә туры килде. Орловны башкарганда. аның үрәдник белән очрашкан сәхнәләрендә. Таҗи абый Орловны кискен чаралар кулланып алып барды. Орловның үрәдниккә булган кпрашын яшермичә, араларында дошманлык бар икәненә басым ясап уйнады. «Бишбүләк«тә Әхтәмне бигрәк тә. аның Кызыл армия ягыннан торып сугышырга карар кылган өлешендә яшь егетләрчә дәртләндереп уйнады. Әхтәм образын, аның шәхси сыйфатларын ачуга караганда. Таҗи абый үзенең Әхтәмгә булган мәхәббәтен күбрәк ачты Крестьян Әхтәмнең күтәрелеп,
Сугыш алды елларында Таҗи Гыйллят беллн Шлйхи Маннурга ясалган дусларча шарж.
берни дә ишетелмәде.
кабынып, хәтта дулап к .п, зур эшләр кылырга сәләтле икәнен әйтәсе килде.
Таҗи Гыйззәт, драматург буларак, театрда туды, театрда үсте, камилләште, театрның серләрен практикада үзләштерде. Ул. театрның үз кешесе, аның шатлыкларын да. кайгы хәсрәтләрен дә бергә кичерде. Артистлар, режиссерлар белән аралашып яшәде. Татар академия театры артистлары арасыннан аның иң яратканы Зәйни ага Солтанов булды. Зәйни ага сәхнәгә килеп керсә, сәхнә тулып киткән шикелле буладыр иде. Ул тудырган образларның барысы да диярлек яшәүләре белән киң. иркен хәрәкәтлеләр. Зәйни ага тормышта да ваксынмый торган, киң күңелле, юморга бай кеше. Сәхнәдә образның яшәвендә аның бу сыйфатлары тагын да калкурак булып үсеп киткәндәй бу ла Артистның уйнаган саен сәхнәдә рухлана барып, күтәренкелек белән яшәве Таҗи
абыйның күңеленә бигрәк тә хуш килгәндер дип уйлыйм.
Зәйни ага Таҗи Гыйззәт әсәрләренең байтагында катнашканы бар. Драматургның уа әсәрендә
уйнаган артист турында кайбер фикерләр, шул җөмләдән тәнкыйть фикере әйтүе табигый. Зәйни ага
уены турында Тажи абыйның сокланып кына сөйләвен ише гергә туры килә иде.
Таҗи абый үзен Кәрим ага Тинчуринның шәкерте дип горурланып әйтә иде. «Наем щик». «Вишбүләк»
әсәрләренең музыкалы булуы вчен генә түгел, аларның рухы белән дә. театраль алымнар ягыннан да
Кәрим Тинчурин тәэсире белән язылгандыр дип әй race килә. By, Тинчуринга сукыр иярү түгел, бу аның
Тинчуринның иҗади алымна рын, аның үзенчәлеген, яратып, яшермичә, кабул итүе иде. Әлеге ике
кешегә карата Та җи аганың хөрмәте, мәхәббәте аерата көчле булды Бәлки бу Самарадан ук башланган
дыр. Таҗи ага Самара театр студиясенә алар тарафыннан кабул ителеп, театр иҗаты иың башлангыч
белемнәрен алар җитәкчелек иткән мәктәптән ала бит. Сәбәбе ул гына түгел, театрның төп
терәкләреннән булган, барыбыз тарафыннан хөрмәт ителгән, яраткан бу кешеләрнең сафлыгы,
эчкерсезлеге, эчтән яктырып торган мөлаемлыгы, алар- иың иҗаттагы югарылыгы үзенә тартып,
сокландыргандыр дип уйлыйм.
Кәрим Тинчурин шикелле шәхеснең йогынтысы көчле булуга карамастан. Таҗи Гыйззәт үзенә генә
хас булган иҗат юнәлешендә нык тора. Ул. әсәрләрен кайта кайта эшләгәндә дә шул хәлне күреп тора.
«Талир тәңкә»не «Чаткылар»га әйләндергәндәге, «Ташкыннар» ны трилогия итеп эшләгәндәге
хезмәтләре шуны күрсәтә.
«Ташкыннарының театрда уйналуы минем хәтеремдә нык сакланган. Ул әсәр тьнглаучыларның
барысына да бик ошады. Аны Октябрь революциясенең 20 еллыгы на куярга кирәк дигән бердәм фикер
булды Ул Гомәр Исмәгыйлов тарафыннан яхшы итеп куелды. Артистлар коллективы спектакльне зур
энтузиазм белән әзерләде. Тама шачы бик әйбәт кабул итте. Шуңа да карамастан, берничә ел үткәч, Таҗи
ага «Таш кыннар»дан трилогия эшләде. Автор революциягә килүче крестьянның юлын тагын да
төгәлрәк нигезләргә тырыша иде.
• Чаткылар’ спектакленнән flep күренеш. Уңда - - Орлов ролендә Таҗи Гыйззәт үзе. ә үрәтник
роленд — Касыйм Шамил.
Таҗи абыйның уй-фикерләре. кайтып кайтып үзенә тартып торган темасы • татар крестьяннарының
зур восстаниесен күрсәткән әсәр язу иде «Ул «Ташкыннар». «Ял кын. аша шуңа юл тотты.
Крестьяннарның зур күтәрелешен, аларның. хәтта берничә губерна кузгалышларын бер үк вакыт
чагылдырырга уйлады Моның тормышка аш мый калуы - кызганыч. Ул крестьянның революцион
күтәрелешләргә килүенә үзен» күрә бер романтик төс биреп, крестьян катлавыннан чыккан кеше
буларак, моның бе лон горурлана да иде шикелле
Минем хәтеремдә Таҗи абын образы халыктан чыккан, җиргә нык басып торган талант булып
калган. Аның кешелеге турында бер генә фактны искә төшереп китәсем ки лә: 1939 елгы көзнең
соңгы айлары иде. Минем өстемдә юка гына, җылы тотарлык хәле калмаган кичерәк бер плащ иде.
Ничек кенә туңарга тырышмасвм да. туңганлыгым башка кешеләрнең дә күзенә ташланган күрәсең.
Студентлык хәленнән әле чыгып өлгермәгән кешедә җылырак яңа кием алып киярлек хәл
булмагандыр — моны Таҗи абый да күрми калмаган. Бер көнне репетициядән кайтышлый (без алар
белән Остров ский урамында янәшә йортта тора идек) Таҗи абый миңа карап: «Миндә бер көзге
пальто бар. әле киелмәгән, сиңа ярарга тиеш», диде. Минем тиз генә җавап бирмәвемне күреп,
«акчасын соңыннан бирерсең, ул турыда уйлама» диде. Шундук мине үзләренә алып керде дә. әлеге
пальтоны кигерде. Әйтерсең, миңа үлчәп тегелгән, пальто миңа бик таман иде. Шундук җылы булып
китте. Мин аны ике ел буена көзен дә. кышын да кидем. Аның йомшаклыгын, җылылыгын хәзер дә
өстемдә тоям шикелле.