Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Вакыт
Вакыт — алтын, диләр...
Вакыт — гомер.
үзең белән генә түләрлек
Мизгел белән Мәңгелекне үлчи бер үк бизмән, бер үк берәмлек...
Вакыт — көтү, түзү, сабыр итү...
Вакыт — өмет, алга ышачу.
Барга гына түгел, югына да ышанырга һәр көн куша ул...
Вакыт белән түлим һәр дәвага, вакыт белән түлим чынлыкка...
Вакыт кыры аша узган чакта бер без генәмени чыныккан...
Вакыт — яңартырга, төзәтергә.
вакыт — яратырга, түзәргә...
Вакыт — язгы чәчәк бөреләрен көзен алма итеп өзәргә...
Вакыт — сыналырга, сынмый калып.
вакыт — яшәү тәмен тоярга...
Вакыт — изге китап өйрәткәнчә.
«чәчкән ташларны да җыярга...»
Вакыт — өмет Вакыт — туу. үлү...
Вакыт — көн дә тулып-бушану...
Барга гына түгел, югына да ышанырга һәр көн куша ул...
1987
Мәхәббәт Һәм политика Һай, сусадым мәхәббәткә... Гуйдым политикадан. Мәхәббәт гыйлемен укып, Булып «политик надан». Политик укулар белән Башлар әйләнгән иде. Политик тукулар белән Гелләр бәйләнгән иде. Яшисем килә, ачыгыз Дарелфөнүнегездә Бер мәхәһбәт факультеты — Укып йөрербез без дә... Мәхәббәт шигырьләрен дә Куркып йөрдек укырга. Өйрәттеләр кешеләрне Мәхәббәттән куркырга.
Лена ШАГЫЙРҖАН (Шакирҗанова I шагыйре. -Ммйером» күңел». -Ышанам йори гема» исемле шигырь китаплары авторы. Коланда яши
Язмыш җыры
Кеше язмышлары туп түгел лә — Бер уйныйлар тибеп, бер — чөеп.„ Сорашсалар кайчак, нихәл, диеп.
Ярый, дигән булам, бер көе...
...Язмыш җырын соң бер көйгә генә Була микән җырлап бетереп...
Гекә ярдан язмыш ташкынына Ташландым мин — алды бөтереп...
Язмыш җыры — мең дә бер көй икән.
Сыймый икән әле аңа да...
Искерми дә үзе. туйдырмый да. Яңарганнан бара яңара...
Сәхнәләргә сыймый язмыш җыры.
Сыймый икән авыл-каръяга... Калаларга сыймый, белмим инде.
Сыяр микән диңгез-дәрьяга...
Язмыш җыры — җилләр ирегендә... Җилнең хәлен үзең бел инде...
Бер канатым ак,
Аерылып җирдән. Әверелеп кошка.
Без китәсе бер көн — Тәңре шулай кушкан. Соңгы очыш безнең Булыр йолдызара — Бер канатым ак.
Бер канатым кара...
Җырлый-җырлый беркөн ела үксеп, Җырлый-җырлый беркөн көл инде.
Язмыш җыры белән җыр язмышы Икесе ике нәрсә, күрәсең...
Язмыш сүзләренә көй табасың. Язмыш көенә сүзләр үрәсең...
Язмыш җыры — ата-бабаң җыры. Язмыш җыры — нәсел-тамырдан.
Калыйм дисәң җырда үзең булып. Үз көнеңә килә авырга...
Язмыш жирәбәсен салышканда. Ялгышыпмы, мин җыр «отканмын»... Ул җырны мин гүя яттан беләм. Кайдан ишетеп, кемнән отканмын?
Тәңре язган — без укыйбыз гына. Тәкъдир белән инде ярышмыйм... Ядкарь булып калсын җирдә моңым Язмышлардан узып барышлый...
1990
;р канатым кара...
Бәргәләнеп очам Чиксезлеккә таба. Өмет җемелдәгән Йолдызларга карап. Очам язмыш белән Хөкем арасында: Ак канатым — оҗмах. Тәмугь — карасында...
Бишектән үк өркеп үстек
Политик аталардан:
Берүк, ходай саклый күрсен
Сәяси хаталардан!..
Хәер, сәяси тояклар Шәп дагаланган безнең. Сәяси чирләр, озаклап. Шәп дәваланган безнең...
Политик көрәшләр үтеп. Без корычтай чыныккан. Безнен сәяси карашлар «Сөрелгән бер чыбыктан...»
Белмисездер, без иң сизгер Политик булып беттек.
һәр ишектән, һәр иҗектән Политик шымчы көттек.
Иик йөрергә гыйшык тотып. Мәхәббәттән олы без.
Тибә бездә сыйнфый йөрәк. Сәясәтнең колы без...
Чын мәхәббәт эзләп йөрсәң. Сабышырсың җүләргә.
Әйләнсәк — әйләник инде Сәяси мәҗнүннәргә...
Зур йортларда укып йөрдек Зур белем алган булып. Мәхәббәттә калдык... хәтта Политик надан булып...
Галәм диңгезендә Мин бер кече кораб. Бетмәсәң дә Җирдә Күпләренә ярап.
Озатып калыр дөнья Күкләренә карап:
— Бер канаты ак. Бер канаты кара...
Мин җәяүле идем. Ук-җәяле идем, Ут-ядрәләр алмас Сүзләр барын белдем. Соңгы җырым — дуска Соңгы сәлам булыр. Соңгы дошманыма Сөнгем — каләм булыр...
Кала болганышлар. Кала кылган эшләр Галәм утравында — Җирнең күкрәгендә. Без кайтырбыз кабат Җир күзенә карап. Яшен яшьнәвендә. Күкләр күкрәвендә...
Яшәешнең бөек Ике серле көчен.
Җан-көрәшкә шаһит Ике төрле төсен. Гыйбрәт итеп, мәңге Саклап барыр өчен — Бер канатым ак. Бер канатым кара...
Таңнар атып килә. Төннәр үтеп бара Тик йөрәктә яна Җәрәхәт тә яра... Соңгы очыш безнең Булыр йолдызара: Бер канатым ак. Бер канатым кара...
1990
Бәйрәмнәре безнең урамның
Чәчләремә гөлләр кададым. Иңнәремә шәлләр урадым. Күрми калмас әле кешеләр Бәйрәмнәрен безнең урамның. Булмасын дип өе караңгы. Тәрәзәмнән кояш карады. Төзәтергә ул да ярады Күңел төбендәге яраны... Гади генә чыпчык сайрады — Баласына булсын савабы. Ә без асыл кошлар сайладык... Шушы икән тормыш сабагы. Ак эскәтер җәйдем өстәлгә. Табын әзерләдем, шикләнеп: Килми калмас, бәлки, берәрсе. Утырмыйм ич качып, бикләнеп. Ялгызлыкка яшим мин күнеп. Салышуым түгел изгегә — Карасам да бераз үкенеп. Үпкәләмим инде көзгемә. Җиңнәремә түктем яшемне. Яшермичә барсын сөйләдем. Минме соң ул янып көймәдем дә Минме соң ул шашып сөймәдем? Узды язлар, җәйләр авышты. Туй күлмәгем калды кимичә. Үтте еллар, юмарт яшьлекнең Хәләл өлешләре тимичә.
Җәйләремдә кышка сусадым. Көзләремдә язлар эзләдем. Кирәк кадәрен дд язмыштан Сорамадым шунда тезләнеп. Ә шулай да кызык яшәдем. Үткән гомер әрәм түгел лә... Шау-гөр килеп торган мәҗлесләр. Туйлар гына бәйрәм түгел лә... Хисләр ташый, хисләр түгелә. Җырларымны дәшәм түремә. Менә-менә менеп җитәм күк Хыялымның зәңгәр үренә... Тәрәзәмне ачтым киереп. Ярсу җилләр, әйдә, керегез! Минем белән бергә биегез. Сиреньнәрне ләкин сөегез!.. Әнә. ишегемә кагылды. Кемдер килгән мине сагынып. Бик вакытлы әле йөрүе. Суынса да күптән табыным... Җырларыма дуслар кушылды. Кунагыма кунак өстәлде. Утырыштык гадәттәгечә. Кыл уртага куеп өстәлне. Сүз күп булды. Нокта шушында... Бер җыр җырлыйм, әгәр яраса... Бәйрәмнәре безнең урамның Шаулап тора икән ләбаса...
IWtO