Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Татар кешесе
Болгарыңда болганган, Уралында уралган, Сараеңда саргайган, Суварыңда сызланган — Синдер, татар кешесе.
Себергә себерелгән, Чиләбедә чиләнгән, Оренбурда орылган, Каргалыда каргалган — Синдер, татар кешесе.
Петербуры, пытырдап, Тукаеңны куркыткан, Кытайдагы кытлыклар Мөһаҗирең кырдырткан Синең, татар кешесе.
Өргәнечтә өркегән.
Уфасында уфырган, Касыймында кысылган, Рязаньда разбой салган — Син ул, татар кешесе.
Мәкәрҗәдә мекердәп, Истамбулда ысланып, Үзбәкләрдә үзгәреп, Кырымнарда кырылып Беттең, татар кешесе.
Французга яу чаптың. Германга да яу чаптың. Ул илләрдә ни таптың? Күп вакытта үз җиреңнән, Иделеңнән, үз өеңнән, Илеңнән колак кактың, Яугир татар кешесе.
Рудасын да син чаптын. Күмерен дә син чаптын. Балыгын да син тоттың. Нефтен дә син таптың. Үз-үзеңә суыгаяк.
Зимагур дип ат тактың. Шаян татар кешесе.
Мәскәүдә бар үз өең, Киевта бар үз көең. Балтыйгында балкыйсын. Чит җирдә дә туган телне. Туган көйне ятлыйсың. Моңлы татар кешесе.
Фин иле. япон иле. Болгар һәм румын иле — Барында да килмешәк, Күчемсәк һәм йөремсәк Булдың, татар кешесе.
Болай каңгырып йөрмә, Кайт син туган иленә, Борынгылар түренә. Бит куй Идел җиленә. Баш куй Болгар җиренә. Әйдә, татар кешесе!
Гәрәй РӘХИМ (10/1) шагыйрь, прозаик; тагар һам рус телмрендо донья күрган егермедән артык китап авторы. Ут ТЛССРның Г Тукай исемендогс Диүкн прсииясе чаурсаты. Татарстанның атказанган сзнгать низекзесг Казанда яши
Идиллия
(БАЛЛАДА ДИЯРЛЕК)
Ерактан ук карап киләм, Әйтерсең лә серле бер көй: Ай яктысы...
Морҗасыннан
Төтен бөркеп торган бер өй. Чорның нинди бәхетлесе Яшәп ята икән монда?!.
Ап-ак карлар урап алган Ал-ак ялан уртасында Шушы шаулы бер заманда. Күрче, ничек оста гына Идиллия качып яши Дөньяның тын почмагына! Бу бәхетле хуҗаны мин Белим, дидем, күрим, дидем — Әдәп белән ишек шакып, Бусаганы атлап кердем. Өй эчендә карт бер әби Ята иде түшәгендә.
Сәлам алмый, сәлам бирми — Карап ята түшәменә.
«И әби.— дим,— бу дөньяда Синдер иң-иң бәхетле зат — Өен тыныч, көнен тыныч. Үзең ялгыз, үзең азат...»
Шунда әби миңа табан
Бер өздереп карады да: «Балам.— диде.— инде ун ел Ялгыз мин бу каралтыда. Ун баламның унысын да Комсыз заман тотып йотты - Бар да, шәһәр... шәһәр, диеп Ташлап китте туган йортны. Авылдашлар күмәкләшеп Күченделәр Зур авылга.
Ирем гүрдә... Калдым гүя Каберлектә каравылда. Син сокланган бу яланда Минем өй дә, зират кына. Сез яшәгән бу заманнан Минем өем ерак тора. Бар, кит син дә... Матурлыкны
Фаҗигадән эзләп йөрмә. Аңла шуны: бер үк хәят — Кемгә җәннәт, кемгә төрмә...»
Ерак китеп карап тордым. Әйтерсең лә шомлы бер көй: Ай яктысы...
Морҗасыннан Сагыш бөркеп торган бер өй.
Чорлар рухание
1әкый Исәнбәтнең эш бүлмәсе... Монда мохит сабыр... салмак... тын... Гүя мең ел элеккеге бер көн Сулап ята тарих һавасын.
Эпохалар исе сеңгән дивар... Чуен һәйкәл сыман хуҗасы Еллар буе уйлап утыра да Язып куя чорның догасын.
Юк, ул инде җәһәт-җәһәт кенә Атлап йөрми ишекле-түрле. Гәүлек буе тып-тын уйлана ул Чорлар рухание шикелле.
Татарстан халык язучысы, галим Нәкый Исәнбәткә 90 яшь тулган каннарда да (1989 елның декабре) аның әдәби- фәнни эшенә бәйле суд процессы тамам- ланмаган иде.
Ә урамда әнә — сәясәттә Селкенүгә сыңар бер яфрак,— Үзгәрә дә ультра яңа заман Руханига эзли компромат.
Хәтта шыксыз ГУЛАГ әһелләре Ягалмаган «яман» эшләрне Аңа тагар өчен тырышалар Япь-яшь «дәүләт эшлекле»ләре.
Әмма чуен һәйкәл, тайпылмыйча. Басып тора туган җиренә,— Халкыбызның рухи мәйданында — Тарихларны алып иңенә.
Күр, һәйкәлнең маңгаена куна ( Гешләмәкчеме ул чуенны?!.) Мескен черки...
...Шигырькәем, тизрәк Ташлап кит тә мондый уенны... һәм кереп кач горур Исәнбәтнең Бүлмәсенә.
Анда сафлык...
Тын...
Диванында әнә карт могикан Сулап ята тарих һавасын.
Язга керәм
Гик мин инде шактый өлкән кеше. Күпме генә гүзәл дисеннәр — Язнын ин-иң матур көннәрендә Арта илдә үлем-җитемнәр.
Язга керәм...
Ут күзе
Балачакта яккан һәр учактан Сер дә сихер белән миңа табан Карап тора иде ут күзе... ...Учакларым калды ул чакларда. Сихерләре чишелделәр бар да. Хәзер серсез хәтта сер үзе...
Гик ни булды?!.
Әнә каршы якта.
Мин автобус көтеп торган чакта.
(Әй йөрәккәй, үзең бул түзем!) Бер төркем шук яшьләр арасында Сылу, чая бер кыз карашында Карап тора миңа ут күзе.
Тагын
Үз братын төп башына Утырта торган заман.
Забастовка заманы.
Эшне ташлау заманы.
Кемдер — шуннан файдаланып — Байый башлау заманы.
Ә ил бөлү заманы.
Шуны белү заманы.
Шуны белеп, шуны күреп.
Шуннан көлү заманы.
Әй заманы, заманы.
Азау ярды заманы...
Тагын безгә туры килде Заманының яманы!
Язга керәм...
биктер хәвефләргә, Борчуларга сала яз ае. Беләм, юкса, яз ул яшәрүләр. Саф мәхәббәт, сөю. наз ае.
Низаглы, шаулы заман, Дәгъвалы, даулы заман. Чуалчык, норсыз заман, Тыйнаксыз, котсыз заман.
Әхла< ы киткән заман.
Тәртибе беткән заман. Яңасын төземәсә дә Искесен сүткән заман.
Җете кызыл төсләрне дә Уңдыра торган заман. «Бөек»ләрнең яңагына Тондыра торган заман.
Үч алырга әвәсләрне Котырта торган заман.