Логотип Казан Утлары
Шигърият

САБЫРЛЫК


«Ахырзаман»
Дөнья бу!
(Тукай/а ияреп!
Культ вә торгынлык авыруын кичергән дөнья бу.
Ниһаять, яңарыш җилләрен истергән дөнья бу!
Күп ашап яткач, талагач халыкның йөрәк маен.
Хәтта ки. Чурбановларны костыр! ан дөнья бу'
...Рухи ярлы яшьләрне һич тотар әмәл калмагач, Фиркалене дингә сыеныр хәлгә төшергән дөнья бу!
Шимил MAHtiAII шагыйрь. * Тамырлар» ‘Тугрылык алиһ.н. ■ .Киигу. һ Л и
rap. рус гелл»рен().» <!ннья курган <)ш «*.-.> якын кигап ангоры Прша к >рь>рс «>.» мш Камней
«Ахырзаман җиткәндә, бер өскә чыгар хаклык, иман».— Борынгылар әйткән бу суз, ахры, чыннан дөрес булган? — Күнелебез ишеген ачты Тукайлардан калган азан: бәйрәм алып килде безгә унбер гасырлык рамазан!
Манарасыз мәчетләрнең нигезе корый, дигәндә имансыз вә кыйбласызлар хакыйкатькә төкергәндә, «Ана — улны, ата — кызны белми башлаган» бер мәлдә, нәселен, динен, милләтен онытып барганда бәндә:
Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ, ашап җирне, безгә үлем түшәгәндә. Җир-суыбыз. һавабызны агулап, нәҗесләгәндә. газиз дәвамчыларыбыз ияргәндә Газазилгә...— :|ур сипте изге рамазан, сабырлыклар теләп илгә.
Сур мөгезен өрделәрме? — Ишетелә моңлы азан! Рух-жан керә адәмнәргә,— изге вә мәрхәмәтле җан!
Йөзебез бордык кыйблага,— чыксын өскә хаклык, иман. Иман булганда, нншалла. килмәс Җиргә ахырзаман...
...Аракыны «бетерсәк» тә. эчкечелек бетмәгәч.
Гагын бер чират арттырып, ким-хур иткән дөнья бу.
...Ары барып, бире килеп, юкны бушка аударган Бәндәне эшләп ашарга мәҗбүр иткән дөнья бу.
Үзенә көн бетәчәген күргән бюрократны да:
< Мин яңарышларны яклыйм!» дип әйттергән дөнья бу.
Нинди анадан туганын оныткан манкортларны
«Ана телен белү ул — фарыз!» дидерткән дөнья бу.
һай. боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнҗетмәс идем! — Күпләребез янарышны күктән көткән дөнья бу...
Чишмә
Манарасыз мәчет сөйли
Манарама элгән аем белән Күңелләргә якты биргәнгә. Мин халыкның юанычы идем. Ышанычы — нурлы көннәргә.
Белмим, нигә миңа каныктылар? — Манарамнан мәхрүм калдырып. Хакыйкатьтә алар үзләренең Кистеләр бит өмет тамырын.
Мин үпкәләп, эшсез утырмадым. Манарасыз-иисез булсам да.
Мәктәп, клуб. яки. амбар булып. Игелек иттем барыбер инсанга. Ул вакытта җан азыгы түгел. Өстен иде тамак туклыгы.
Соңра сизде бәндә
Үз күңлендә
Бик кирәк бер нурның юклыгын.
Сизде бәндә кызып киткәнлеген. Эзләгәндә хаклык кыйбласын. Ачлы-туклы яшәп булганд!* да Яшәп булмый изге нурларсыз.
Борчылмагыз.
Ай — үз мөнбәрендә!
(Манарам да кайтыр көн килер!) . зурларны соң өзеп буламыни —
Манараны кискән шикелле?!
Сызгырабыз...
Хәтеремдә, бала вакытта без
Сызгыргалап куйган чакларны: «Сызгырмагыз, давыл чыгарырсыз!» — Дия иде авыл картлары.
Хәзер ничек кенә сызгырмыйлар: Ракеталар оча сызгырып. Артларыннан Җирнең күк күлмәге Теткәләнеп кала, ертылып.
Әтием тапкан чишмә әйтте челтерәп: «Китмә!..» һәм мөлдерәп карап калды, мин чыгып киттем читкә.
Кайттым. Чишмә челтерәми.— (калгандыр сүзләре — күп...) Томаланган.— әтиемнең йомылган күзләре күк...
«Сынасыз, ут белән уйнагыз!» — дип, Жир астында атом сызгыра. Сызгырышып ага торбалардан Химикатлар елга суына.
Чернобыльнең атом давылыннан Сыкрап типкән чакта йөрәкләр. Кемнәр ясый яна куркынычны Без яшәгән матур төбәктә?
...Әнә шулай сызгырабыз бүген, Афәт-давыл чыгар, димибез. «Сызгырмагыз!» — диеп картлар түгел.
Әйтә кебек газиз Жиребез.
«Сызгырмагыз,— ди ул,— шаярмагыз. Галәмдә юк минем тиңдәшем.
И кешеләр, бер көн гаҗизлектән Сызгырырга туры килмәсен...»
Җитми...
Кемнәргәдер алтын-көмеш, сервиз житми;
ә кемгәдер җан җылытыр бер сүз җитми.
Кемнәргәдер онык-олан, ул-кыз җитми;
ә кемнәргәдер якты йөз... йә тоз житми.
Кемнәргәдер аракы иә сыра җитми:
кемнәргәдер сугышыр! а корал җитми.
Барлык тд бар... Әмма нидер һаман җитми.— бер-i җитми.
. Аяксыз яшь солдатларга протез житми...
Шәһәрдә яшәп картайган авыл кешесенең васыяте Күз күрмәгән якка адаланып. Чыгып киткән идем бер көнне.
Туган якка еш булмады кайтып Табылмады һаман иркен вакыт. Юлы ерак, күперләре ватык. - Ял йортларын кулай күрдем инде.
Нигә генә табалмадым вакыт?!
Хәзер вакыт җитә, җитми саулык. Иңнәремә басты авыр картлык. Үкенергә генә калды инде
Начар түгел, яшим болан apv. Сатирымда тартма тулы дару. Тик җирсүдән тими шифалары. Хет асфальтка ятып ела инде.
Ярый әле дача! а җир алдым. Яшьрәк чакта өен салып калдым. Шунда барып һаман казынамын. Жир исләре жанга шифа инде.
Оныкларым туган телен белми, Бабай дими мина, дедуля ди. Кем булырлар болар үскәч, днмен. Кабереңне белсә ярый инде..
Акылы булган туган җирдән китми, Яшь вакытта кеше!з акыл җитми. Васыятем шул: үлгәч, бу жисмсмне Авылыма җирләсәгез иде
Шуннан бирле — Ничек калса авылым. Яшидер күк һаман шул көе. Болынында — кыңгыраулы тайлар. Урамында — яшел чирәмнәр.
Бергә уйнап үскән шук малайлар Шулай калган — төшкә керәләр. «Кайтырсың да танымассын диеп. Үзгәрмәдек, диләр, син юкта.
Тик кайтмадың, ә без., үсми калдык...— Без ышанган идек син дуска...» Әллә ничек монсу тавышлары:
«Без ышанган идек син дуска...»
Кырда яшел килеш арышлары: «Өлгералмый калдык син юкка...»
Өйләр һаман элеккечә сабыр: «Без үзгәрдек... Тик син күрмәдең. Сине озатып калган иске авыл Кайтыр юлың озак күзләде...»
Бер юаныч булып, хыялымда Исән килеш яши карт анам. Моңсу тавышы тора колагымда: «Син кайтмыйча, балам, үлалмам!..»
Ә бу язлар безнең язлар түгел...
Иске яраларны яңартырга Очрашулар нигә эзләргә? Нинди мәгънә инде наз эзләүдән. Яз эзләүдән суык көзләрдә?
Очрашсак та. нәүмиз булырбыз тик: Мин дә бүтән, син дә бүтәндер. Җанга якын яшьлек язларыбыз Чит ярларга агып киткәндер.
Ә бу язлар безгә — назлар түгел. Алып килә бары сырхаулар.
Иске яраларны кузгатырга. Юк. эзләмик инде сылтаулар.
Узган белән күрешү мөмкин түгел.
Үргә акмас елга сулары. Үкенә-үкенә искә алып кына. Сагынып кына була узганны...
Узганнан тик кайта үкенечләр.
Белә моны тормыш кичкәннәр.
Үкенечләр кайта.
Үкенмәслек
Яшәсеннәр өчен бүтәннәр...