Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәдәният тормышы көндәлеге


В. Н. ЕЛЬЦИН БЕЛӘН ОЧРАШУ
9 августта РСФСР Югары Советы Рәисе Б Н.
Ельцин үзенең Татарстанга ясаган ви зиты
вакытында республикабызның иҗат
интеллигенциясе белән дә очрашты. Очрашу
Татарстан Язучылар берлегенең Әдәбият
йортында булды.
Сүз, нигездә, үз җире, үз тарихы булган
халыкның үзенчә яшәргә хокуклы булуы
турында барды. Татарстанга, һичшиксез,
мостәкыйльлек кирәклеген яклап сойләү
челәргә Б. Н. Ельцинның җавабы ачык бул ды:
үз язмышыгыз — үз кулыгызда, Татарстан нинди
мостәкыйльлек алса. Россия шуны хуплар, диде
ул. РСФСР Югары Со веты Рәисе уннарча
сорауларга җавап бирде-
Әлеге очрашуда Татарстан Югары Сове ты
Рәисе М Ш. Шаймиев, Республика Ми ннстрлар
Советы Рәисе М. Г. Сабиров кат нашты.
Очрашуны Татарстан Язучылар берлеге рәисе,
РСФСР халык депутаты Р Мөхәммәдиен алып
барды.
ТАТАРСТАНГА — МОСТӘКЫЙЛЬЛЕК!
26 июльдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры алдындагы мәй данда
«Татарстанга — союздашлык стату сы» дигән
мәсьәләгә багышланган зур ми тинг булып узды.
Татар иҗтимагый үзәге уздырган әлеге
политик җыенда халык депутатлары, хал
кыбызныц зыялылары, язучылар, ша гыйрьлор
чыгыш ясап, халыкка республи каның бүгенге
хәлен, үткәнен һәм киләчә ген дәрес итеп
аңлатырга тырыштылар. Мәйданга җыелган
халык шагыйрьләр М. Хосәен, Рәшит
Әхмәтҗанов. Ә. Рәшнтов. Р Гатауллин, Р.
Миңнуллин, Ә. Мәхмүтов чыгышларын кочле
алкышларга күмделәр.
Митинг бертавыштан «Татарстанга —
союздашлык статусы» дигән резолюция ка бул
итте. Дүрт сәгатькә якын барган ми тинг концерт
Тукайның «Туган тел» җырын җырлап
тәмамланды.
7 августта шул ук мәйданда Татар мил ли
азатлык партиясе «Иттифак» Татарстан га
союздашлык статусы таләп иткән зур митинг
үткәрде. Митингта сойләүчеләр, та тарларның
бәйсезлек очен көрәш тарихына таянып,
республикабызның мостәкыйльлек кә тулы
хокукы барын кире кагылгысыз мисаллар белән
исбатлап сөйләделәр. Ми тингта танылган галим
Ә. Кәримуллин. язучы Ф. Байрамова. шагыйрь Р
Зәйдулла Һ. б. чыгыш ясады.
БӨЕК РӘССАМ БЕЛӘН ХУШЛАШУ
6 августта. РСФСРның һәм Татарстан ның
халык рәссамы, халкыбызның газиз улы,
күпмилләтле совет сәнгатен үстерүгә бөтен
гомерен, иксез-чиксез рухи көчен ба гышлаган
талант иясе Бакый Урманче ва фат булды.
Халкыбызның йөз аклыгы, ха лыкка хезмәт
итүнең ничек булырга тиешлелеген тормышта
Тукайча раслаган олы иҗатчы безнең арабыздан
китте.
9 августта Г. Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры бинасында мәрхүм
белән хушлашу мәрасиме булды.
Матәм митннгысын Татарстан Министр лар
Советы Рәисенең беренче урынбасары.
Язучылар берлеге әгъзасы, күмүне оешты ру
комиссиясе рәисе М. Хәсәнов ачты.
Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Ә
Мәҗитов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Р.
Мөхәммәдиев, танылган әдипләр дән Ә. Еники, Г.
Ахунов, Т Миңнуллин. Татарстан театр әһелләре
берлеге рәисе. РСФСРның халык артисты Р.
Таҗетдинов һ. б. хушлашу сүзе әйттеләр.
Гомер буе халык гаме белән яшәгән ха лык
улы — үз халкы белән бергә мәңгелек кә атлар.
ЯЗУЧЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАП
Танылган татар язучысы Хәсән Сарьян
ның 60 еллык юбилей тантанасы Башкорт •
станның Илеш районы, Кызыл Яр авылында
уздырылды. Кичәгә язучының якташла ры —
район хезмәт ияләре җыелган иде. Биредә шулай
ук Башкортстан язучылары Мансаф Гыйләҗев,
Суфиян Поварисов, Та мара Ганиева. Ринат
Хәйри, татар галиме Сәгыйть Хафизов. Казаннан
Роберт Мин нуллнн катнашты. КПССның Илеш
район комитеты беренче секретаре И Т Шәяхмә
тов Кызыл Яр мәктәбенә. Кызь?л Яр авы лының
яңа бер урамына Хәсән Сарьян исе ме
биреләчәген игълан итте.
Шушындый ук кичә Казанның Актер лар
йортында да булды. Язучының тормы шы һәм
иҗаты турында Гариф Ахунов сөй ләде. Аннары
X. Сарьянның дуслары һәм каләмдәшләреннән
М. Шабаев, К. Тимбико ва. В. Нуруллин. Р.
Гатауллин, Ә. Гадел һ. б. үзләренең истәлекләре
белән уртак лаштылар.
ЯШЬ ТАЛАНТЛАР СЕМИНАРЫ
• Яшь ленинчы» газетасы иҗат белән
шөгыльләнүче укучылар семинары уздыр ды
Анда торле районнардан килгән унбиш баланың
әсәрләре тикшерелде Семинарда катнашкан 111
Галиев. Л. Исханоаа.
А. Гыйләҗев, И. Юзеев, Р. Мингалим. Р
Миңнуллин. Г. Сада, Хәйдәр, Җ Дэрза- ман яшь
талантларга әдәбиятның нечкәлекләре,
шигъриятнең серләре турында сөйләделәр,
иҗатларына анализ ясадылар.
МӘДӘНИЯТ ҮЗӘКЛӘРЕНДӘ
МӘСКӘҮ
Быел халкыбызның олуг бәйрәме — са
бантуй Мәскәүдә зурлап уздырылды. Баш
каланың Измайлово паркында аны татар
яшьләре элегрәк тә үткәрә иде. Әмма шәһәр
влстьларының ризалыгыннан тыш, ярым-
яшерен рәвештә.
Мәскәү татар иҗтимагый үзәге дүртенче ел
инде сабантуйны рәсми төстә үткәрә. Мәскәүнең
1 Май район башкарма комитеты быел сабантуй
үткәрү өчен хәтта мең сум акча да бүлеп бирде.
Бәйрәмгә Татарстаннан, Башкортстан нан,
Пенза. Горький, Әстерхан. Тамбов өлкәләреннән
кан-кардәшләр дә килде.
Татарстан АССРның Министрлар Советы
рәисе М. Г. Сабиров сабантуйны ачып,
милләттәшләрен берләшергә, алда торган
мәсьәләләрне күмәкләшеп хәл итәргә ча кырды.
Мәскәү мәчетенең имам хатибы Р Гай нуллин
динебезне, мәдәниятебезне, телебезне саклап
калырга өндәде, ә Бохараның • Мир-араб»
мәдрәсәсе шәкерте С. Голәмов Коръән укып
ишеттерде. Аннан соң төрле ярышлар
башланды. Бәйрәмнең башыннан ахырынача
татарча җыр-моң яңгырады.
Соңгы елларда Мәскәүдә егермедән артык
милли клуб төзелде. Алар арасында иң
актйвларның берсе — «Туган тел» татар
мәдәнияте җәмгыяте. Аңа Ленин һәм Азер-
байҗан ССР Дәүләт премияләре лауреаты,
күренекле физик академик К. Ә. Вәлиев
җитәкчелек итә. Даими бинасы, акча фон ды
булмауга карамастан, җәмгыять халкы бызның
телен һәм мәдәниятен аякка бастыру буенча
актив эш башкара. Аларның тырышлыгы белән
Мәскәүнең 12 мәктәбендә һәм алты балалар
бакчасында татар теле өйрәтелә.
Яңарак тагын бер олы вакыйга булды — биш
мең данә белән «Туган тел» дигән газетаның
беренче саны дөнья күрде. Ул та тар халкының
тарихын, мәдәниятен, бүгенге проблемаларын
яктырта. Беренче сан әлегә русча басылган,
киләчәктә аны татар телендә чыгару күздә
тотыла.
Мәскәү вузларында егерме меңнән артык
татар студенты укый. Алар башлангы чы белән
татар яшьләре клубы ачылды. Аның төп
максаты — яшьләрнең милли үзаңын, мәдәни
яңарышны үстерү. Клубның рәисе итеп
бертавыштан «Нәрсә? Кай да? Кайчан?» дигән
популяр телевизион тапшыруда актив
катнашучы Нурали Латыйпов сайланды.
Чираттагы җыелышта клубның уставы кабул
ителде. Анда шулай ук клубны ре гистрацняләү
һәм башкала яшьләре ассоциациясенә кертүне
сорап. Мәскәү шәһәр Советы башкарма
комитетына мөрәҗәгать итәргә, дигән карар
кабул ителде.
ЛЕНИНГРАД
Карл Маркс исемендәге мәдәният йортында
татарларны берләштерә торган үзәк бар.
Шунысы сөенечле: күптән түгел биредә татарлар
өчен «Нур» дип исемләнгән газета да чыга
башлады.
Ленинград татарлары атнага бер тап кыр.
җомга көнне, мәчеткә җыела. Биредә, гыйбадәт
кылу белән бергә, милләттәшләр җыелып фикер
алыша, бер-берсе белән таныша. Биредә чит
мәмләкәтләрдән Ватаныбызга килгән
мөселманнарны да күрергә мөмкин.
К. Маркс исемендәге мәдәният йортында
филология фәннәре докторы Ә. Г. Кәримул- лин
белән очрашу булды. Галим үзенең фәнни
эшләре турында сөйләде, татар фәнни
хезмәткәрләре алдында торган проблемалар
хакында үз фикерен әйтте. Ул шу лай ук
очрашуда катнашучыларны кызыксындырган
бик күп кенә сорауларга җавап бирде.
Тәнәфестә татар китаплары сату оешты-
рылды. Сатуда Ә. Г. Кәримуллинның татар
этносы һәм этнонимы турындагы мәгълүм
хезмәте дә бар иде.
КИЕВ
• Вечерний Киев* газетасының язуына
караганда, бу шәһәрдә өч мең ярым татар кешесе
яши. Узган ел Украина культура фонды
каршында төрки телдә сөйләшүче халыкларның
Республика мәдәният үзәге оештырылган иде.
Бу Үзәк каршында татар балаларына татар телен
өйрәтү һәм өлкәннәр өчен гарәп әлифбасын
өйрәнү түгәрәкләре оештырылды. Биредә
шулай ук татарларның фольклор ансамбле
эшләп килә.
СВЕРДЛОВСК ӨЛКӘСЕ
Өлкәнең Ревда шәһәрендә былтырдан бирле
«Дуслык» татар ансамбле һәм «Тургай» дигән
балалар ансамбле эшләп килә. Шәһәрнең татар
җәмәгатьчелеге аларның концертларына
бәйрәмгә килгән шикелле килә. Бу
ансамбльләрне Казан дәүләт консерваториясен
тәмамлап бирегә яшәргә һәм эшләргә килгән
Нуретдин Камалиев оештырды.
КУЯВЫШЕВ
Куйбышев шәһәренең яңа төзелгән Ленин
мемориалы залында музыка мәктәпләрендә
укучылар башкаруында беренче тапкыр татарча
зур концерт булып үтте. Аны • Туган тел» татар
милли мәдәният үзәге һәм Куйбышев шәһәр
башкарма комитетының мәдәният бүлеге
вәкилләре оештырды.
ВОРКУТА
Воркута шәһәрендә узган ел бер төркем
татар яшьләре үзешчән җыр һәм бию ан самбле
оештырган иде. Коллектив җитәкчесе Фаиз
Мәйдуллин бу ансамбльне оеш тыруда күп төрле
каршылыкларга очрады, тамашачыларны
сөендерү өчен байтак көч куйды. «Яшьлек
ялкыны» ансамбле быел үзенең бер еллык
юбилеен үткәрде. Юбилей тамашасы Шахтерлар
мәдәният сараенда үтте. By көн бөтен шәһәр
күләмендә «Татар мэдәнияты көне» дип игълан
ителде.
ТӨМӘН ӨЛКӘСЕ
Төмәннең «Төзүче» мәдәният сараенда
«Идегәй» үзешчән җәмәгать оешмасының
оештыру җыелышы булды
Идегәй — Себер татарлары фольклоры на
үзенең тапкырлыгы, осталыгы, батыр лыгы
белән кереп калган милли герой. Шу ңа күрә дә
әлеге оешма башлыча татарлар , дан тора-
Оешма татар мәктәпләре челтә 1 рен киңәйтүне,
милли кадрлар әзерләү бе лән җитдирәк
шөгыльләнүне планлашты ра, Төмән шәһәре һәм
өлкә халкын татар мәдәнияте белән якыннанряк
таныштыру ны күздә тота.
Оешманың җитәкчесе итеп фәнни методик
үзәк редакторы Г Ниязова сайланды
ПЕНЗА
Пензаның ял паркында төрле милләт
халыклары катнашында дуслык бәйрәме
уздырылды. Анда Пенза, Архангельск өл
кәләреннән, Татарстан. Бурятия. Мордва
АССРлардан фольклор коллективлары кат
нашты. Чүпрәле районыннан килгән «Таң»
ансамбле чыгышы аеруча уңышлы булды. By
һәвәскәрләр язучы Заһир Вигиевның туган
төбәгендә дә (Каменка районы. Кнкин авылы)
чыгыш ясады
ӘСТЕРХАН
9 июньдә Әстерханда «Ислам яңарышы»
партиясенең оештыру съезды булып узды.
Илебезнең төрле төбәкләрендәге мөселман
җәмгыятьләреннән 183 вәкил яңа партия нсң
уставы һәм программасын кабул итте. Шулай ук
координацион совет сайланды Аның әгъзалары
үз аралһрыннан партия әмирен билгеләделәр.
By исемне Әхмәтка ди Октаев алды Съездга
Татарстаннан да делегат килгән иде.
УНИВЕРСИТЕТ
ГАЛИМНӘРЕ — ПЕКИНДА
Пекин университетында кытай-совет
әдәбиятлары арасында элемтәләргә багыш-
ланган гыйльми конференция булды. Бу — ике
ил арасы җылынгач үткәрелгән беренче
конференция иде. Анда, Мәскәү һәм Кы тай
гыйльми үзәкләре галимнәре белән бер гә. Казан
дәүләт университетының рус һәм чит илләр
әдәбияты кафедрасы мөдире В. Н. Коновалов,
профессор Н. А. Асанова һәм журналистика
факультеты деканы Ф И. Әгъзамов катнаштылар
Ф. И. Әгъза мовның «Кытай әдәбиятын татар
телендә пропагандалау» дигән доклады
тыңлаучы ларда зур кызыксыну уятты.
ЯПОНИЯ ГАЛИМНӘРЕ — КАЗАНДА
Июль азагында Токио университеты про-
фессоры Масауки Ямау чи белән Хоккайдо
универсңтеты профессоры Такео Кюрюцава
Казанда булып киттеләр. Без аларны хал-
кыбызның боек улы М. Солтангалиев һәм
Вәисовлар, воисовчылар хәрәкәте турында
язылган фәнни мәкаләләре, «Казанны алу»,
«Казан — рус дәүләтендә» дигән ки таплары аша
беләбез.
Япония галимнәре халкыбызның бүген ге
хәле, мәдәният яңалыклары, яңа чыккан фәнни
китаплар белән таныштылар. Татар стан
галимнәре белән әңгәмә кордылар.
ХАҖГА СӘЯХӘТ
Быел безнең илдән байтак мөселманнар
Хаҗга барды. Илебездән — 1500. шулардан
СССРның Европа өлеше һәм Себер мөсел-
маннарының Диния нәзарәтеннән 440 кеше.
Татарстаннан 200 ләп. Казанның үзеннән 80 ләп
кеше Хаҗда булып кайтты.
КОРЪӘН КӘРИМНЕҢ
ҮЗБӘКЧӘ ТӘРҖЕМӘСЕ
Үзбәкстан Язучылар берлегенең 1989 ел
дагы карары буенча, 1990 елның март аен нан
башлап. Коръән кәримнең үзбәк теле но
кылынган тәрҗемәсе Үзбәкстан Язучы лар
берлеге органы — «Шәрек йолдызы»
журналында басылып чыга башлады.
Коръән кәримне- үзбәк теленә Әләведдин
Мансур тәрҗемә иткән. Тәрҗемә теленең
җиңеллеге, мәгънә ягыннан коръәндәге
аятьләрне тулырак чагылдыра алуы белән
аерылып тора. Аңлаешсыз урыннарга мах сус
аңлатмалар биреп барыла, ягъни ул тәфсир
ровешендәрәк тәрҗемә ителгән