Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЕМ СИН, НӘДЕР ҮРӘЗМӘТОВ?


угай илебездә, бигрәк тә үзебезнең Идеп-Урал төбәгендә, җир мае эзләү яисә нефть промышленносте үсеше хакындагы кайсы гына китапны кулыңа алсаң да бер исемгә тап булмый калмыйсың — Нәдер Үрәзмәтоа. XVIII гасырның алтмышынчы елларында Оренбург губернасының Уфа өязендә җир өстенә үзе саркып чыккан нефтьне җыеп, аны эшкәртергә һәм товарлыклы продукциягә әверелдерергә маташкан әлеге кеше башкорт старшинасы дип телгә алына- Фәнни китапларда мәгълүматларның шуннан артыгын табуы кыен Бу аңлашыла да. Ул китапларны язган авторларның маскатлары башка. Әлеге факт аларга «Идел белән Урал арасында нефть белән күптән кызыксынганнар» дигәнне раслау өчен генә кирәк Ә шул предприятиегә җитәкчелек иткән Нәдер Үрәзмәтовның кем булуында, каян килеп чыгуында, гамәлендә аларның эше юк. Гади укучыны исә — бигрәк тә аның туган як. милли мәдәниятебез тарихын ярата торганын — нәкъ менә Үрәзмәтовның шәхесе кызыксындыра да инде
Дөресен әитим. бу исем минем дә йокымны алды Фәнни китапларда аның исеменә юлыккан саен, әлеге кеше белән кызыксынуым артканнан-арта барып җае чыккан саен аның турында мәгълүматлар туплый башладым Нигә дисәң, Нәдер Үрәзмәтов эшчәнлеге нәкъ менә без яши торган яклар — Зәй һәм Шушма елгаларының үрге агымнары белән бәйле булырга тиеш сыман тоелды. Дөрес, әлегә ул эшчәнлеген җәелдергән урынны төгәл генә белмим. Шулай да фәнни китаплардагы «Казан юлында» дигән сүз тынгы бирми. Безнең Бөгелмә төбәге нәкъ менә элеккеге Уфа провинциясенең Казан юлына караган да бит инде.
Эзләнә торгач, тарихи чыганакларда һәм махсус әдәбиятта Нәдер Үрәзмәтов хакында байтак кына материал барлыгы беленде Әүвәл башлап аны Россия Фәннәр академиясенең беренче член-корреспонденты П. И Рычков үзенең «Оренбург типографиясе» (СПБ 1762) дигән мәшһүр китабында телгә ала.
Эзләнгән кешегә Үрәзмәтов турында архивлардан да кайбер мәгълүматлар табарга мөмкин икән Мәсәлән. Борынгы актлар үзәк дәүләт архивы (271 ф. Берг-коллегия, 1142, 1757 эшләр. 52-68 68-80 6 ). Свердловен өлкә дәүләт архивы, Оренбург тау эшләре начальствосы (1 ф 89 тасвир, 1757 эш. 1-6, 23-25, 44, 55 бб). Борынгы актлар үзәк дәүләт архивында саклана торган (350 ф . 2 тасвир., 3797 эш) Өченче ревизия материаллары бигрәк тә кызыклы- Алар Нәдер Үрәзмәтовның шәхесен һәм тормышын ачыклауга шактый ачыклык кертәләр
Шул рәвешле, булган кадәр тарихи чыганаклар һәм архив материаллары белән танышу. Нәдер Үрәзмәтов хакында системалы сөйләп бирү мөмкинлеге тудырды Бу әле аның тулы образы түгел, билгеле Әлеге кызыклы кешене тулысынча күз алдына китереп бастыру өчен тагы да эзләнәсе, архивларда актарынасы бар Хәер, мәкаләне язу максаты да Үрәзмәтов хакында күбрәк белүчеләр юкмы, сүзгә алар да кушылып китмәсме, дигән өметне күздә тота.
Мәгълүм булганча. 1719 елда. Петр I указы белән, тау эшләрен идарә итү өчен махсус орган — Берг-коллегия оештырыла Озак та үтми, шул ук елның 10 декабрендә, эшлекле патшаның тагын бер указы халыкка җиткерелә <Берг-привилегия» дип аталган бу закон нигезендә, кемнең-кем булуына, чинына һәм дәрәҗәсенә карамастан, бөтен җирдә (үз җирләрендә һәм аннан тыш) алтын, көмеш, бакыр, аккургаш. каракургаШ, тимер кебек металлар, селитра, күкерт, купорос, кварц сыман минераллар, төрле буяулар һәм ташлар эзләү, эретү һәм чистарту эшләрен башкару рөхсәт ителә Казылма байлыкларны эзләү һәм чыгару эшенә алынучыларга ул үзе теләгән урында 250X250 сажин зурлыгында җир бүлеп бирелә һәм әлеге кеше ике ел дәвамында төрле салымнардан азат ителә. Яңа ятмаларны эшкәртү буенча заводлар салырга теләүчеләрнең Санкт-Петербургтагы Берг-кол- легия-ә яисә Мәскәүдәге, Себердәге һәм Казандагы берг-офицерларга мөрәҗәгать итүләре сорала.
Петр патшаның бу җәһәттән эшчәнлеге тарихи әдәбиятта киң яктыртылган. Яңа эшкә — тау эшенә алынучылар күп була, әлбәттә. Тагарлар арасыннан да бу законнан файдаланып калырга теләүчеләр табыла. Казан өязенең ясаклы крестьяны Нәдер Үрәзмәтов — шундыйларның берсе Тарихчы-галим С. Алишев күрсәткәнчә («Татары Среднего Поволжья в Пугачевском восстании». 30 б ) унсигез яшьлек Үрәзмәтов. 1729 елда Берг-кол- легиядән башкорт җирендә завод төзүгә рөхсәт ала Озак та үтми. Зәй, Шушма һәм Сок елгаларының үрге агымындагы калку җирләргә күчеп килә, далада кечкенә бер авыл ни- 150
Т
гезлм. Ул чактагы гадәт буенча. Сок елгасы буенда барлыкка килгән бу авылны нигезләүчесе исеме белән Нәдер авылы (русларда — Надыровка) дип йертә башлыйлар
Нәдер Үрәэмәтовның Казан ягыннан килеп чыгуы хакында башка кайбер авторлардай укырга була. Мәсәлән, «Кинҗә» романының авторы Гали Ибраһимов эпизодик герой Недер Үрәзмәтовны башкорт итеп күрсәтергә бик тырышса да, аның Казан ягыннан күчеп килүен икърар итми Хәер. Үрәзмәтовның Казан татары икәнлеге документлар белән дә раслана диярлек 1762 елның 9 июлендә, ул чакта бөтен Бөгелмә төбәгендәге татар авыллары кергән Нәдер волостенда, Өченче ревизия булып уза. Башлап, әлбәттә, волость старшинасының үз гаиләсе теркәлә. Дөрес, бу вакытта инде Нәдер Үрәзмәтов үзе үлгән (1758 ел) була, волость белән аның баш баласы Йосыф җитәкчелек итә. Безнең бәхеттән дип әитик. Өченче ревизиядә беренче мәртәбә хатын-кызларның да саны алына һәм исемнәре документларга теркәлә Менә Нәдернең беренче хатыны Тутыя Мекыятуллин кызы, 43 яшендә. Казан өязенең Жөри юлы Үрмәдәй авылының ясаклы татарыннан алынган Шул ук документлардан күренгәнчә. Нәдернең икенче хатыны Зифа — Уфа өязенең Казан юлы Елан волостендагы Балык дигән башкорт авылыннан Өченче хатыны Зая исә Уфа өязенең Нугай юлындагы Тамьян волостендагы башкорт авылыннан
Күренә ки. беренче хатынына ул. Сок буена күчеп килгәнче үк, туган якларында өйләнгән Әгәр дә Нәдер башкорт җирендә туып-үссә. әллә кайдагы Үрмәдәй авылында Тутыя исемле кыз төшенә дә кермәс иде Димәк, ул үзе Казан төбәгенеке, кем белә, бәлки шул ук Үрмәдәй авылыннандыр
Шунысы кызыклы, күченеп килгәнче үк Үрәзмәтов бу якларның табигатен, мондагы шартларны яхшы белә Хәер, моңа гаҗәпләнәсе юк. XVIII гасырның утызынчы-кырыгынчы еллары — Казан. Зөя. Чистаи өязләрендә яшәүче татар крестьяннарының артык изүгә, царизмның руслаштыру һәм көчләп чукындыру сәясәтенә чыдый алмыйча, күпләп-күпләп Оренбург далаларына, кояш чыгышында буш яткан җирләргә күченеп китү чоры Акылы ■Киткәннәр кинәт кубып, теләсә кая, күз күрмәгән җирләргә күчеп китмәгәннәр, билгеле. Алар, башта араларыннан берничә кеше җибәреп, күзәтү ясатканнар мөгаен Нәдер Үрәзмәтов шундый күзәтчеләриең берсе булса кирәк, һәрхәлдә, ул Бөгелмә төбәгендәге урман-елгалврны, буш яткан җирләрне, хәтта нефте җир өстенә үзе саркып торган дегетле урыннарны да белгән Шулай ук аңа тирә-юньдә күчмә халыклар күченеп йөрүе, бу якларга килә калганда алар белән элемтәгә керергә туры киләсе дә мәгълүм булган Нәкъ менә шуңа да ул Мәскәүдә үк күпләп товар сатып ала һәм аларны пошлина түләми генә алып бару өчен рөхсәткә дә ирешә. Ул хакта документларда болан диелгән «Мәгълүм булганча һәм Үрәзмәтов үзенең үтенечендә белдерүенчә, башкорт халкының төрле бүләкләрне бик яратучан икәнен һәм шуннан башка аңа. Үрәзмәтоокә. завод салганда герле кыенлыклар тудырулары мөмкинлекне күздә тотып, реестрда күрсәтелгән товарларны пошлина түләми генә алып бару өчен аңа паспорт бирергә» (С А Алишее. югарыда күрсәтелгән хезмәт) Димәк. Үрәзмәтов яңа җирләрдә үзен ни көтүен алдан ук белгән Һәм аңа Мәскәүдә үк әзерләнгән
Тарихи чыганаклардан һәм документлардан күренгәнчә, Үрәзмәтов кибәккә алдана торганнардан түгел. Ниятләгән зур эшенә ул очраклы күргән бер «дегет базывна гына ышанып тотынмаган Сок һәм Шушма буендагы дегетле чишмәләрнең байтагы билгеле булган аңа һәм эшне зурдан кубып башларга исәпләгән Үзе белән килгән юлдашлары Сок елгасы буендагы Нәдер авылына төпләнүгә (хәзер бу авыл Куйбышев өлкәсендәге Сергиевск шәһәре эчендә калган Крепость тавы битләвендәге урынны әле дә Надыровка дип йөртәләр), ягъни бу тирәдәге нефть коеларына ия булуга. Үрәзмәтов кешеләренең бер өлешен Сагышлы елгасының Урман Шушмасына коя торган җиренә, ягъни якындагы нефтьле чишмә янына күчерел утырта Шулай итеп, хәзер Лениногорск районына керә торган Сугышлы (XX гасырның егерменче елларына кадәр — Иске Нәдер) авылына нигез салына Бу шулай ук документлар белән раслана Югарыда телгә алынган Өченче ревизия материалларында (БАҮДА. 350 ф.. 2 иче тасвир. 3793 эш) Шушма елгасы буендагы Нәдер авылында яшәүчеләрнең исемлеге теркәлгән. Беренче итеп зимагур Сямгуное (Шамгунов) язылган һәм аңа менә мондый аңлатма бирелгән (шул чор колоритын саклау өчен текст русча һәм бар бупганынча тыныш билгеләресез китерелә) «Оной перешел той же волости из деревни Старой Надыропой что на речке Соку в деревню Надырово что на речке Шошмо Шугушле тож эема'ур из Надырово» Күренә ки. Үрәзмәтов кешеләрен зимагур дип йөрткәннәр икән Димәк Нәдер Үрәзмәтов. Россиядә беренчеләрдән булып нефть промышленносте эшенә алынуы белән бергә. Бөгелмә төбәген башлап үзләштерүчеләрнең берсе дә икән әле Соңрак аның тагын бер авыл — Зәй буендагы, дөресрәге Урсалы- тамак елгасы буендагы Яңа Нәдерне (хәзер Әлмәт районы) нигезләеен дә искә алсак, бу сүзнең хаклыгы ачыклана төшәр Кыскасы, шушы төбәктәге өч авылны нигезләгән кеше ул Нәдер Үрәзмәтов
Шул рәвешчә, бу якларда даны чыккан җир мае коеларын биләп алса да. ниятләгән эур эшен башларга ашыкмый Нәдер Моның сәбәпләре була, әлбәттә Беренчедән, завод
хәтле завод салу өчен (гәрчә ул бүгенге күзлектән караганда кечкенә генә булса да) акча кирәк Ясаклы крестьянда ул ишелеп яткандыр дип уйларга ярамый. Аннан килеп, зур зш- не башлаганчы җиде кат үлчәп кисү хәерле. Бөтен шартларны өйрәнү, проект сыман нәрсә булдыру һәм җиһазлар табу өчен вакыт кирәк. Алай да төп тоткарлык болар гына булмаган шикелле Бу чор, ягъни XVIII гасырның утызынчы-кырыгынчы еллары, Оренбург җирләрендә яшәүче татар-башкортларның дулкын-дулкын булып әледән-әле күтәрелеп торган еллары Заманалар болганчык, бөтен җирдә моң-зар, кан-яшь, кырылыш. Халык гавәменнән дә, патша ягыннан да күпләргә башларын салырга туры килә бәрелеш кырында. Сугыш-яулар күл кенә гаиләләргә ятимлек, коллык, ачлык, хәерчелек алып килә. Бу якларга баерга дип килгән Нәдер Үрәзмәтов исә шушы болганчык заманны да үзенә эшләтмәкче була — ул хөкүмәт яклыларга хезмәт итә башлый. Югарыда телгә алынган «Кинҗә» романында Нәдернең үз сотнясы белән Оренбург экспедициясе начальнигы Кириллов отрядына кушылуы һәм. йөзбашы буларак, Оренбург походында катнашуы языла. һәрхәлдә, аның сотник булып патша хәзрәтләренә хезмәт итүе мәгълүм факт.
Үрәзмәтовның ихластан патшага хезмәт итүе, шулай ук бу якларда билгеле булган дегет базларын үз кулында тотуы эзсез калмый, ул баеп китә, исеме югары катлаулар теленә керә. Җитмәсә. Нәдернең бәхетеннән дияргә кирәк, XVIII гасырның илленче елларында башкорт җирләрендә яңа волостьлар тезелә Аңа кадәр башкорт волостьлары ыруг-туганлык нигезендә яшәп килсә, хәзер инде волостьлар территориаль нигездә төзелә һәм алар элеккегедән күпкә арта. Чөнки инде бу якларда халык күзгә күренеп ишәя, алар белән идарә итү кеннәи-көн кыенлаша Казан губернаторы Волынский 1730 елда үзәккә болай дип хәбәр итә. «Әле моннан егерме еллар элек кенә турыдан-туры башкортлар 35 мең, күп дигәндә 40 мең санала иде Хәзер исә, качып килүчеләр белән бергә, 100 меңнән артып китте — Казан, Сембер һәм башка өлкәләрдәге ясаклы татарларның яртысыннан күбесе башкортка күчте». Әнә шул шартларда Зәй һәм Шушма елгаларының үрге агымнарында бик күп татар авыллары барлыкка килә, булачак Бөгелмә өязендә яңа волость — Нәдер волосте оеша һәм аның старшинасы итеп Нәдер Үрәзмәтов куела. Эшләр болай зурдан купкач, Үрәзмәтов югалып калмый, Зәй буенда яңа авыл нигезли һәм бөтен гаиләсе белән шунда төпләнә. Шуннан инде Яңа Нәдер зур бер территориядәге татар авылларының мәркәзенә әверелә
Әмма Нәдер зур башлык булып алгач та яшьлек хыялыннан кайтмый, киресенчә, аңа ныклап ябыша Чөнки инде нефте җир өстенә үзе саркып чыккан урыннар ныклап өйрәнелгән, байлык та, власть та бар. Ул Әсләм һәм Хуҗа Мозяковлар белән ширкәт сыман нәрсә оештырып җибәрә, саллырак булсын диптер инде, аңа үзенең өлкән улы Йосыфны (тегесенең бу эшкә һич дәрте булмаса да) да язып куя. 1753 елда шушы кешеләр исеменнән Берг-коллегиягә кабат үтенеч языла. Үтенечләрендә алар Сок, Сагышлы, Усаклы елгалары буенда өсләренә нефть җыелып торган күлләр һәм җир мае чыккан чишмәләр барын, шулар янында нефть заводы кору өчен уңайлы урыннар булуын хәбәр итәләр, үзләренеке булган шул җирләрдә завод салырга рөхсәт сорыйлар Үтенеч янына — «ун кадактан да күбрәк булыр»— шушы якларда җир өстенә үзе агып чыккан нефть тә куела. Берг-коллегиягә җибәрелгән бу үрнәк 1754 елның 28 январенда берг-пробирер Христиан Леманга «тикшереп карау», ягъни анализ ясау өчен тапшырыла Шул ук елның 21 февралендә Христиан Леман, Берг-коллегиягә махсус рапорт язып, анализ нәтиҗәләрен хәбәр итә.
Нәдер Үрәзмәтов һәм аның иптәшләренең үтенечен караганда (1754 ел. 16 июнь) Берг-коллегия Христиан Лемаи биргән нәтиҗәгә таяна, ширкәтчеләргә завод салырга рөхсәт итә, ике елга салымнардан коткара, аларны кем генә, нинди генә чиндагы кеше җәберләсә дә, яклаячагын белдерә, шулай ук табылган нефтьне ирекле бәя белән Россия империясенең бөтен почмагында сату хокукы бирә.
Бу кадәр уңыштан дәртләнгән Үрәзмәтов шундук эшкә тогына, Камышлы елгасы буена завод өчен каралтылар салдыра 1756 елда Берг-коллегия бирегә, әлеге нефть чишмәләре белән танышу өчен, «геодезия укучысы» Павел Зарубинскийны җибәрә Зарубин- ский әлеге чыганакларны тасвирлап кына да калмый, аларны картага төшерә. Борынгы актлар үзәк дәүләт архивында бүгенгә кадәр сакланган ул карталар Идел белән Урал арасындагы нефть кырының беренче картографик материалы булып санала.
Шунысы аяныч, Үрәзмәтовка башлаган эшенең ахырына чыгарга туры килми, ул 1756 елда бик каты чирләп китә һәм шуннан аягына баса алмый Улы Иосыф исә «ул заводны төзергә теләми». 1757 елда Оренбургтагы тау промышленносте башлыклары Үрәзмәтов заводындагы хәлләрне Берг-коллегиягә хәбәр итәләр Шулай ук Нәдер Үрәзмәтовның, терелгәч, заводны эшләтеп җибәрергә ниятләнүен җиткерәләр Ләкин Берг-коллегия Үрәзмәтов терелгәнне көтеп тормый, аны заводчиклар исемлегеннән чыгару турында да карар кабул итә Озакламый, 1758 елда. Нәдер үлеп китә Үзеннән соң күп кенә (ун малай, ундүрт кыз) бала калса да, әтиләренең эшен дәвам итәргә теләүчесе табылмый Нәдернең башка фикердәшләре дә бу эштән суыналар Шулай итеп, Россия тарихында беренче талкыр нефтьне җыю һәм аңардан керосин алу эше уңышсыз тәмамлана
Инде Надер Үрәэмәтовның үлемем телгә алганбыз икән, тагын бер нәрсәне әйтеп үтми булмый Мәгълүм булганча. Россиядәге беренче милли-азатлык хәрәкәтенең идеологы һәм җитәкчесе Батырша. 1755 елгы восстание бастырылганнан соң, юкка чыга. Соңрак ачыкланганча, ул бер шәкерте белән Иске Нәдер («әзер Сугышлы) авылы мәчетенең базында качып ята. Бу «әл беленгәч, Нәдер Үрәэмәтовкә бик күп авыр сүзләр, янаулар ишетергә туры килә. Чөнки качкын аның иске авылында яшеренеп яткан бит Бу хәлдән коты алынган Үрәзмәтов авырып китә, шуннан инде мантымый
Ничек кенә уңышсыз тәмамланмасын, Үрәзмәтов башлаган нефть эшенең гаять зур әһәмияте була. Чөики бу, әйткәнебезчә. Россиядә нефтьне җыеп, аңардан продукция алырга тырышуның башлангычы Үрәзмәтов предприятиесенә терпе чордагы галимнәр һем промышленниклар зур әһәмият бирәләр, аның белән кызыксыналар Югарыда әйтелгәнчә, иң башлап бу хакта Петербург фәннәр академиясе член-корреспонденты П. И. Рычков язып чыга. Академик П С Паллас та үзенең «Россия империясенең төрле урыннарына сәяхәт» (1773 ел) дигән китабында аңа шактый зур урын бирә. Совет тарихчылары С. М. Лисичкин һәм А. Е Пробест «Нәдер Үрәэмәтовның нефть заводлары товарлыклы нефть чыгару буенча чыи-чынлап махсус предприятиеләр булдылар»,— дип саныйлар Профессор К В Кострин исә аның турында түбәндәгене яза «Нәдер Үрәэмәтовның уңышсызлыкка юлыгуына карамастан, аның нефть заводы тезү эшен дәвам итәргә ныклы теләге барына гаҗәпләнергә генә кала Фактта бу Идел нефтен беренче тапкыр практикада файдаланырга тырышып карау иде» (К. В Кострин. «Тирән тамырлар» Уфа, 1971, 130 6)
Үрәзмәтов нефть эше галимнәреннән Б. М. Йосыпов, В И. Троепольский һәм башкаларның хезмәтләрендә дә телгә алына. Гаҗәп тә түгел. Бу бит нефть җыю һәм аны файдалануның моңа кадәр яшәп килгән кустарь ысулларыннан баш тартыл, беренче мәртәбә аны оешкан төстә промышленность ысулы белән җыю һәм эшкәртү, ягъни беренче промысел булдырырга тырышу дигән сүз.
Нәдер Үрәзмәтов эшчәнлегенең тагын бер әһәмиятен аеруча басым ясап әйтми мөмкин түгел. Бездә әле һаман да: «Татарлар элек игенчелек һәм терлекчелек белән генә шөгыльләнгәннәр»,— дигән караш яшәп килә Үрәзмәтов эшчәнлеге мондый карашта торучыларны уйланырга мәҗбүр итәр, дип ышанырга кирәк Архив материалларында һәм тарихи чыганакларда күзгә чалынып-чалынып киткән Боляк Русаев, Җанкилде Сөбханку- лов, Буран Йөгерекев кебек мәгъдән эзләүчсләребез, руда танучыларыбыз да булганлыгын искә төшерсәк, мәсьәләне алай беркатлы гына хәл итеп куюның ашыгычлык икәне тагын да ачыкланса кирәк
Кыскасы, безнең халыкның әллә кемнәре, бөек шәхесләре булган һәм бар Белеп кенә бетермибез без аларны Белгәннәре хакында да аз һәм сай язабыз