Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРАВЫЛ ЙОРТЫ


ка теркәлгән.
Татар халкының тарихы язылмаган әле. Тарихның язылган өлешен ботарлап, таратып ташлаганнар. Без укыган тарихны яулап алучылар язган Алар аны үзләренең канлы эзләрен яшерер өчен язганнар.
Телен, динен, туган туфракка булган фидакярлеген саклый алмаган халык үлә, юкка чыга. Нәрсә алып килер безгә киләчәк, үлемме, терелүме9 Ә бит ярты гына гасыр элек без киләчәктән бары тик бәхет кенә кеттә идек .
Колхозлашу чорында Караяр авылының Әтәмби урамында яшәүчеләр өйләренә бикләнеп утырдылар. Берләшкәннән соң биш алты ел үттеме икән, аларны инде дүртенче бригаданың каравыл йортыннан чыгарып та булмый иде. Нәкъ шушы чорда мәчетләрне җимерделәр Мәчетләр исән чакта җомга намазыннан соң ирләр, бергә җыелып, эчләре бушаганчы гәпләшәләр иде. Әллә шул бергә җыелып серләшүдән мәхрүм калу куып кертте ирләрне ка равыл йортына, әллә инде утызынчы елларда чиксез көчәеп киткән кеше аулау гадәте аларны бер берсенә сырышырга мәҗбүр итте. Курыкканда сарык лар да бер төркемгә укмашалар.
Каравыл йортында утырганда эчкә кереп оялаган курку бераз басыла төшкәндәй була иде.
Тышкы яктан киез кадакланган авыр имән ишек. Ишектән керү белән, уң җилкәң зур мичкә килеп бәрелә Сул як стена буена гади фанердан әмәл лөнгән шкаф куйганнар. Шкаф белән аксап беткән такта өстәл арасында артлы урындык — бригадир иптәш Шәйдуллинның тәхете. Гади колхозчы лар ул тәхеткә утырырга куркалар. Власть дигән нәрсәне югарыда утыру чы җитәкчеләр бирә. Властька кул сузу һәр чорда, бигрәк тә бүгенге көндә, иң зур җинаять санала иде. Гади колхозчыларның урыннары такта сәкедә, мич буена куйган эскәмиядә, мич башында. Аксакаллар урыны - сәке тү
Миргазиян ЮНЫС /1927) »дип -Тозлы җил-. -Тслзп <М«М давыл- •Энҗе эзлзүчелзр-. -Европа ат сагына- һзм башка әсзрләр авторы. Мзскзүдә лши.
дәм баласының гомере аянычлы кыска. Ялгызлыктан бергәлеккә, бергәлек тоткыныннан кире ялгызлыкка күчеп йөргән арада шул кыска гомер комга сеңгән яңгыр суыдай саркып юкка чыга. Гомернең күп өлешен кысыр теләкләр, гамәлгә аша алмаслык омет ләр бушлыгы тутырган. Безгә тиешле бәхет шул бушлык эчендә калып югала тора. Бәхетне без киләчәктән көтәбез. Киләчәкнең бәхет алып килүенә без инанырга тиеш. Ансыз яшәп булмый.
Ялгызлыктан курку безне халык дип аталган ила һи берәмлеккә тоташырга мәҗбүр иткән. Халыкка әверелү бәхетенә ирешкән кешеләрнең уртак телләре, ур калдырган изге мираслары бар. Шул мираслар тарих
так диннәре, ата-баба
рендә. Читтәрэк — еракларда йөреп, дөнья күреп кайткан ирләр утыра. Ка равыл йортына яшь-җилбәзәк, малай-шалай да җыела. Алар мич башына кибәргә куйган камыт-ыңгырчаклар өстенә кунаклыйлар.
Мичтә дөрләп каен утыны яна. Ялкын телләре, җилфердәп, мич авызы на үреләләр дә, кинәт өскә таба борылып, юллыкка кереп югалалар. Каравыл йортында — төтен исе, әчкелтем ат исе, дегетләгән каеш, тузан һәм тәмәке исе. Тынчу һава тын юлына керә, үпкәгә тулып, канга тарала. Ирләрнең күкрәкләре эчендә ләззәтле әрнү. Канда аңлашылмас тынгысызлык. Атлар үз абзарында чакта теләкләрне аңлап була иде шикелле. Ирләрне атсыз кал дырдылар. Канатлар сынды. Төрле яктан ялган чорнап алган. Тормышны курку басты. Кысынкылык. Өнсезлек. Көне төне колхоз эше, куаныч һәм туклык бирми торган нәтиҗәсез, мәҗбүри эш. Дөньялар үзгәрмәсә, яшәп булырмы икән?
Эчкә җыелганны бушату, уртак тел, уртак юаныч эзләп. Әтәмби ирләре каравыл йортына җыелалар. Билгеле, сыкранган җанны коры сүз белән генә дәвалап булмый. Тынычланыр өчен Әтәмби ирләре челем көйрәтәләр. Кичкә таба бу йортта төтен куера Түшәмдә адашып йөргән тараканнар төтенгә исереп, ләчтит сатып утыручыларның өсләренә коела башлый. Ирләр үзләре дә исерә. Әллә инде бу сүз дигән нәрсәдә, аракыдагы шикелле, кешене исертә торган сихерле көч бар? Сүз дә бит. нәкъ хәмер шикелле, кайгы-хәсрәтләрне бетерә, акылны юып төшереп, эчтәге хисне генә калдыра. Сүз тылсымы аларны чынбарлыктан аерып, әкият дөньясына китереп ташлый. Алар үзләре дә әкияттәге Алып батыр шикелле булып китәләр. Инде караңгы төшеп килә, таралырга вакыт.
Снзеләр-сизелмәс кенә ишек ачылып ябыла.
— Исмә-әгый-нль, сиңайтәм. Кайт дим. Кыстыбый пешергәнием... Суынып бетә инде. Кайт, яме.
Кыстыбый. Ул да бар микәнни соң әле бу дөньяда? Әтәмби ирләре иреннәрен ялап алалар. Әйе, бар иде кыстыбыйлар, коймак, тәбикмәк, сумсалар ашап яшәгән чаклар. Умач уарга он табарга интегеп йөргән заманда Шырый Исмәгыйленең хатыны Гөлбостан кыстыбый пешергән. Ялганламый торгандыр. Бай Гайнетдин кызы бит. Гөлбостанның әтисен Себергә озаткач, аларның абзар курасына колхоз атларын ябып, өйләреннән каравыл йорты ясадылар. Мичкә ягарга утын юк. Сыерга салырга салам бетте. Бер уч онга интегеп йөргән чакта Шырый килене Гөлбостан кыстыбый пешергән. Ил белән бергә күргән михнәтләр — михнәтнең яртысы гына. Әйтмәскә ки рәк иде Гөлбостанга нәрсә пешергәнен...
Исмәгыйль хатыны чакыру белән урыныннан сикереп тормады. Киресенчә. хатынының тавышын ишеткәч, йөзенә гамьсезлек чыгарырга тырышты. Ул әле һаман утыра бирә. Чакыру белән чыгып китәргә ярамый. Әнә ничек күзәтеп утыралар. Хатыныңның танышын ишетү белән урыныңнан сикереп торсаң, «Бу Исмәгыйль катынының чабата олтырагына әйләнеп беткән икән»,— дип көлкегә күтәрүләре бар.
Бу кыстыбый дигән нәрсә ләчтит сатуның тәмен алды бит әле. Әңгәмә аксый, туктала, элеккеге тизлегенә кире кайта алмый. Ниһаять, кыстыбый онытылды. Әңгәмә куера башлады. Исмәгыйль мыштым гына урыныннан торды, ипләп кенә ишекне ачты да урамга чыкты. Урамнан бер тын баргач, борылып, каравыл йортына карады. Тәрәзәдән карап торучы юк шикелле. Менә ул, чалбарын күтәреп алды да, өенә таба элдертә башлады.
2
Колхоз ындырыннан салам кайтаручылар, атларын туарып, абзарга кертеп җибәрделәр дә камыт-ыңгырчакларны каравыл йортына алып керделәр. Үтереп карын ачкан иде. Салам кайтаручылар бер генә минутка мич каршына барып чүгәләделәр. Бер генә минут тыңлап торырга да, тизрәк өйгә кайтып китәргә. Әкренләп өйгә кайту да, карын ачу да онытылды. Сүз дәрьясында мичкә ягарга утын да, сыерга салырга салам да ки рәкми иде. Бу сүз дигән нәрсә ашыйсы килүне дә баса икән...
Авыл башы Фәридун кибеттән кайтышлый урамнан җырлап узды:
Аклы ситса күлмәгемне
Элеп куйдым чөйләргә;
Авылымдагы авыр тормыш
Куды ерак җирләргә
Аягымдагы итекиен Бер табаны тишелгән, Туган үскән илләремдә Ризыкларым киселгән.
Яшәү әллә ничә төрле. Караярдан өч чакрым Кандыз юлында Тәпеч исемле урыс авылы бар. Ул авылныц кешеләре Әби патша заманында Ка раяр җиренә килеп утырганнар. Шуларнын бер бик кызык әйтемнәре бар: • Рыба ищет где глубже, человек — где лучше». Юл йөргәндә төн кунарга туктыйсың бит. Таган асып чәй кайнатасың, арбага урын җәеп, менеп ята сың. Тәпеч кешеләренең тормышлары нәкъ шундый. Читкә китсәләр, сагына белмиләр, авылда яшәгәндә туган җир, туган туфрак дип каннарын бозып маташмыйлар
Дүрт гасыр буена Караярның җирен кисеп, килмешәкләргә өләшә тордылар. Җирсез калып ачка үләргә дучар ителгән Караяр халкы канларга гына таралмады. Себер ягы, Урта Азия, Казакъ далалары. Котып ярлары, Дон басс, Ерак Көнчыгыш, Төрек иле. Әле шушы коннәрдә генә Караяр авы лыннан чыккан кешеләрнең теге самурайлар иле, ерак Япониягә дә барып җитүләре турында сөйләп утырдылар
Утыз бишенче елгы ачлыкта Фәридун Донбасска китте. Бер ел эшли алдымы икән, сагынуына түзә алмыйча, туган авылына кайтты. Читтә йөргән дә Фәридун аракы эчәргә өйрәнеп өлгергән иде Кайткач та тыела алмады, эчүен дәвам итте. Элек бит Караяр авылында аракы эчкән кеше булмаган. Каян килеп керде икән бу өянәк, дип. каравыл йортында еш кына баш ватып утыралар иде. Кешеләрнең нәрсә эшләгәннәрен күзәтеп торучы авыл советы, колхоз идарәсе бар. Кемнең нәрсә эшләп йөргәнен партия ячейкасы, комсо мол, ревкомиссия тикшереп тора. Караярга беркетелгән махсус НКВД кеше се атна саен килеп тикшереп китә. Эчеп, исереп, тәртип бозып йөрүче кимеми, ел саен арта тора. Патша заманында шушы оешмалар алын барган эшне картлар башкарганнар. Авылда талашып, тәртип бозып йөрүче булма ган. Аракы турында сөйләп тә торасы юк. Аның нәрсә икәнен дә белмәгәннәр. Һай дөньялар.
Әйе, тагын бер көн узып китте. Көн туганда утын юк иде - әле дә юк. Кон туганда сыер ач иде — әле дә ач. Килерме икән Әтәмби урамына мул тормыш? Әллә, киресенчә, мохтаҗлыклар тагын да артырмы? Ирләр әкренләп өйләренә тарала башладылар. Өйдә аларны нужа белән көрәшеп каны бозылган зәһәр хатын, ач балалар көтә иде. Төн кунарга башка урын юк, кайтырга кирәк. Каравылчы Габделвәли каравыл йортын әңгәмә вакытында оеп ауган малай-шалайдан әрчергә тотынды. Ул аларны мич башыннан сөйрәп төшерә, башларына бүрекләрен чәпи дә. ишек янына ки тереп, тезе белән бусаганы атлап үтәргә ярдәм ит.»
Яңа көн туганчы Габделвәли ялгыз. Ул ашыкмыйча гына тәмәке төрә, чакма чагып, ут кабыза. Хәләл җефетең пешергән татлы ашлар... Хатын куенында изрәп ятулар. Бар иде җәннәт рәхәтендә яшәгән чаклар. Тәмәке уты авызын пешерә башлагач, Габделвәли төпчектә калган самосадны учына җыеп, янчыгына салды. Иншалла. көн узды. Мич башына менеп ятарга да була. Анда менеп ягар алдыннан салкынга чыгып, бригада мөлкәтен тикшереп, ат ларны карап керәсе бар. Күк йөзе томаланып торган иде. буран чыгар шике лле.
Каравылчы карт бишмәтенең сәдәфләрен эләктерде, мескен бүреген басыбрак киде. Ишекне ачу белән февраль суыгы картның битенә ябышты, юка биш мәт аша ябык тәненә ташланды. Иясез мал. диде ул ишек алдында яткан чана ны күргәч. Чананы лапас астына сөйрәп кертте, тәртәсен өскә күтәреп бәйләде. Абзар капкасына барганда себеркегә абынды. Аны да алып баганага сөяп куйды. * - « *
Мен» кайда ул донья рәхәте, дип уйлады I абделвалн ат абзарына кергәч Монда җылы һәм тыныч иде Атлар тыныч кына салам чәйниләр Төнге аблар дөньяның җанга рәхәтлек бирә торган иң изге урыны кебек тоела Монда ызгыш юк көнчелек юк. Атлар комсызлыкны, әләкне белми Аларга дан да. байлык та кирәкми Атлар арасында куштан активистлар да. сыйнфый дош ман дип аталган бәхетсезләр дә юк. Атлар янында торганда кешелек дөнь «СЫНЫҢ серләре ачыла башлый. Әллә нәрсә булды бу дөньяга, дип уйлады I аб дедами. Әйтерсең, аның астын өскә әйләндереп ташладылар. Ялкау, ялган
чы Тыңкыш Гәрәйне авылга баш итеп куйдылар. Бетен авылга үрнәк, гадел, тырыш Гайнетдинне Себергә озаттылар. Ячейка секретаре Тыңкыш Гәрәй тирәсенә аның үзенә охшашлы кешеләр туплана башлады. Корчаңгы Шәйдулла малаен Әтәмби урамына башлык итеп билгеләделәр. Әтәмбидә алардан да ялкау, алардан да мәйсез кем бар иде? Шул гомер буе кеше өлешенә кереп яшәгән Шәйдулла малае, байларны кырып бетереп, миравой коммунизм төзибез, дип мактанып йөри.
Әтәмби ирләре эштән бизә башладылар. Хәзер алар, каравыл йортына җыелып, көннәр буе тел саталар. Тормышның көннән көн авырая башлавын беркем аңлата алмый. Сүз күбәйде, сүзнең кадере бетте. Габделвәлинең яшьлегендә эш күп, сүз әз иде. Ул чакта эшнең кадере бар иде. Габделвәлине башка нәрсә дә куркыта — атлар әзәя башлады. Элек Әтәмби урамында йөздән артык ат бар иде. Колхоз төзегәнгә бишме ел үтте, шул йөздән артык атның бары егерме җидесе исән калды.
3
Колхозчыларны каравыл йортына җыярга дигән фәрман килде. Габделвәли карт, йорттан йортка кереп. Әтәмби кешеләрен чакырып йөрде. Бу юлы ка равыл йортында хатыннар да, колхоз эшенә йөри башлаган кызлар да бар. Ка равыл йорты шыгырым тулы. Клуб мөдире иптәш Сәетвәккасов лекция сөйли.
Ватаныбызны төрле яктан дошманнар чорнап алган. Капиталистлар, чем- берлиннар, социал-демократлар, самурайлар, буржуаз интеллигентлар, тред юниончылар. тагын әллә кемнәр. Шуларның барысын бергә җыеп, бер генә сүз белән әйткәндә, алар тышкы дошманнар дип атала. Шуларга өстәп, эчке дошманнар да бар икән әле. Тышкы дошманнар җибәреп торган шпионнар, ди версантлар. провокаторлар, иске тормыш тәрбияләгән кулаклар, милләтчеләр, дин тотучылар, муллалар, зиновьевчылар, троцкистлар, промпартия агентла ры. контрреволюционерлар, вәисовчылар, җидегәнчеләр һәм совет хөкүмәтенә тел тигерүчеләр. Социализмга, пролетар диктатурага, партиягә каршы көрәштә эчке дошманнар, тышкы дошманнар белән берләшеп, бергә эш итәләр икән. Алар халык арасында коткы таратып, завод-фабрикаларны шартлатып, активистларны үтереп, социализм төзүгә аяк чалып торалар икән. Халык дошманнарын башкалада фаш иткәннәр. Алар өлкәләргә таралганнар. Өлкә җирендә фаш итә башлагач, өязләргә, өяздән авылларга таралып беткәннәр. Бүгенге көн өчен иң кирәк, иң кыйммәт нәрсә — уяулык икән. Дошман сине туры юлдан яздырыр очен иң якын дустың, хатының, күз нурың кебек күргән газиз балаң аша да котыртып тора икән.
Лекция азагында Сәетвәккасов турыдан туры кисәтте:
- Иптәшләр, шушы йортка җыелып, сезнең дошман тегермәненә су коя торган сүзләр сөйләвегез турында сигнал бар. Мин сезне ячейка исеменнән кисәтеп куям. каравыл йортында ләчтит сату туктарга тиеш. Дүртенче бригад- та мин агитатор. Сезнең миннән башка кешене тыңларга хакыгыз юк. Аңлашылдымы? Кемнең нинди соравы бар?
Җитәкче Җәләли кул күтәрде:
— Син, иптәш Сәетвәккасов, агитатор кеше, ягъни мәсәлән, идеология фронтының алгы сафында көрәшеп йөрүче. Син аны, ягъни мәсәлән, теге Кы тайга янәшә Тибет дигән дәүләтне беләсең инде, әйеме? Шул дәүләт белән ни сәбәпле ике юлбашчы идарә итә? Аның берсе, син аны беләсең инде, Долой-ла- ма . икенчесе - Панчен лама Син, агитатор буларак, безгә аңлатырга тиеш, шуларның кайсы башырак, Долой ламамы, әллә Панчен ламамы?
— Аларның кайсы баш икәнлеге турында, райкомнан күрсәтмә килгәч, мин сезгә аңлатырмын,— диде агитатор.
Ирләр бер берсенә карашып алдылар. Әйе, Сәетвәккасов теге ике юлбашчының кайсысы баш икәнен белми. Димәк, ул халыкара хәлләрне дә белми. Белмәгән кешене тыңлауда ни файда. Каравыл йортына җыелып сөйләшеп утыруны туктатмакчы була. Боерык биргәнче син башта халыкара хәлләрне өйрән.
Агитаторның кисәтүе нәтиҗәсез калды.
' Далай лама.
Әңгәмәнең кызып җиткән чагы иде. Әтәмби ирләре сөйләшүдән туктап, тыңлап тора башладылар. Әллә нинди сәер тавыш ишетелә. Сөт аерту машинасы кызып әйләнгәндә шундыйрак тавыш чыгара. Герман һәм гражданнар сугышына катнашкан ирләр беләләр, туп снаряды һавада очып барганда шушы чама сызгыра.
— Яраплан бу,— диде Җитәкче Җәләли.— Кыямәт көне алдыннан һавада тимер кошлар очып йөрер диелгән бит Коръәндә.
Председатель булып утырганда Җитәкче Җәләли әллә ничә тапкыр Ка занга барды, зур урындагы кешеләр белән очрашты. Ул инде ялгышмаска тиеш иде. Чыннан да, бу самолет тавышы булып чыкты.
Караяр тарихында беренче тапкыр самолетны узган җәйдә күрделәр. Башта аның тавышы килеп җитте. Чирек сәгать чамасы шул сәер тавыш ишетелеп торганнан соң, күк йөзендә бар кара тап пәйда булды. Кара тап һаман үсә. зурая. Менә ул чәүкә чаклы булды, торна зурлыгына җитте, әстәгъфирулла. һаман зурая. Үзе очар кош шикелле канат та какмый, егы лып та төшми, оча. Бу бит, җәмәгать, теге Коръән шәрнфтә әйтелгән ахырза ман кошы. Бөгелмә ягыннан күренгән тимер кош Бәләбәй ягына китеп юкка чыкты. Үзе югалгач та аның гөжләве бик озак ишетелеп торды
Тимер кош очып узганнан соң карчыклар сандык төбендә муртаеп яткан кәфенлекләрен чыгардылар. Исрафилнең сур өргәнен көтә башладылар. Ахырзаман һаман килми. Шул вакыйгадан соң инде менә ярты ел узды. Ат на саен авыл өстеннән яраплан очып уза. Самолетның бу якларга килеп чы гуын башкача аңлатырга туры килде. Дөнья күргән ирләр бу хәлне сугыш чыгу куркынычына бәйләделәр. Герман сугышында плен төшеп, өч ел Ав стриядә яшәп кайткан Җирән Миргарифҗан болай ашлатты
— Дөрес, яраплан күренгәннән соң сугыш чыкмый калмый. Даһи юл башчыбыз, халыкларның атасы Иосыф Бисарионывич сугыш чыгасын сизеп алган. Ул үзенең мөлкәтен ярапланга төятеп тынычрак җиргә. Урал ягына ташыта башлаган.
Бу сүз ирләрнең җаннарын өшетеп җибәрде Ач торырга риза, ялангач йөрергә риза, бар нәрсәгә риза, түлке сугыш кына чыга күрмәсен. дип шаулаштылар алар. Һәм шундук ашык-пошык өйләренә тарала башладылар.
Миргарифҗан каравыл йортыннан чыккач, бригада абзарына, атлар янына юнәлде. Абзар эчен җанга шифалы рәхәт тынычлык чорнап алган. Ат бит ул изге хайван, пакь һәм тыныч яши белә, дип уйлады Мирга рифҗан. Озакламый колхозларга тимер атлар китерергә тиешләр дип сөйли ләр. Алар килсә, бахбайлар, сезнең барыгызны да җыеп ит салымына оза тырлармы икән? Сугыш чыкса, безне дә туп азыгына әйләндереп бетерер лар инде. Миргарифҗанның кола алашасы абзар почмагында җирдән салам чүпләп йөри иде. Хуҗасын күргәч, тизрәк янына килеп, аның җилкәсенә муенын ышкый башлады.
— Мин сиңа ипи алып килдем, диде Миргарифҗан - Үз өлешем Ки ләчәктә сине ипи белән сыйлап булырмы икән? Бу ипине хатын алабута катнаштырып, соңгы оннан пешерде. Мә. авыз итеп кара
Кола алаша ирене белән ипине электерел алды да ләззәтләнеп чәйнәргә
алашаның хуҗасы.
•? - диде бригадир Шәйдуллнн.
— Атым янына кергән идем.
— Нинди пт ул? Хосусый ат юк монда. Колхоз атлары янына мннсм рөхсәттән башка керергә ярамый
кереште.
_ И и-и бахбаем, — диде Миргарифҗан Син киткәч, абзар кура җан сыз калды. Без инде ятимнәр шикелле яшибез. Ничек инде игенче атсыз яши алсын? Безнең аерылышканга биш ел тулды. Санап кари әле. бу абзарда ничә ат бар? Узган язны гына да к-знең яртыгыз кырылып бет те. Ирләр дә бит нәкъ сезнең шикелле. Әтәмбидә тирның яртысы калды мы икән? Ирләрнең күбесе төрмәгә эләкте, калганнары, акылны ташлап, бәхет эзЛвргә киттеләр. Нинди каргыш төште икән безнең Караярга1' Халык монда элек тә мантымаган Мин дә китәр идем, син исән чакта ни җа ның белән китмәк кирәк?
Абзар капкасы шыгырдап ачылды
— Кем бар Монда?
— Мин 6v. Миргарифҗан. диде кола
— Монда керергә < .ңа ним рөхсәт итг<
Җирән Миргарифҗан бригадир ачкан капкадан чыгып сызу ягын карады.
5
Бүген каравыл йортында енсезлек. Әтәмби ирләре сәке читендәге буш урынга күз сирпеп алалар да. көрсенеп куялар. Узган дүшәмбедә Җирән Миргарифҗанны ике кораллы кеше районга алып киткәннәр. Шуннан соң аның хәбәре-хәтере юк ди. Кичә кич белән аның хатынын да кулга алганннр, балаларын үрәчәле чанага төяп Бөгелмәгә озатканнар. Халык дошманы ба лаларын башка балалар янында тотарга рөхсәт юк икән. Дошманлык тәэсире ата-анадан балаларга бик тиз йога икән.
Бу каһәрле җиргә җыелмаска кирәк иде. Каравыл йорты инде күпме кешенең башына җитте. Монда килмәскә кирәк иде. Нишлисең, сыерга са лырга бер шырпы салам, мичкә ягырга бер чеметем утын юк. Әтәмби ирләрен бу йортка мохтаҗлыклар куып китерә. Башка кай җиргә барып борын төртмәк кирәк? Монда килеп нәкъ синең шикелле коллыкта яшәгән кешегә зарларыңны ачып салгач, яшәү җиңеләеп киткәндәй була. Бәлки бардыр ул җиңел тормыш? Бәлки каравыл йортына җыелган ирләрнең берәрсе аның кайда икәнен белә торгандыр?
Идарәдә эшен бетереп, бригадир Шайдуллин кайтып төште. Председа тель яныннан кайтты бит, зур кеше яныннан, шуңа күрә ул гади колхозчылар белән исәнләшеп тормады. Авылда бригадирдан өстен ике кеше бар: колхоз председателе иптәш Хәсиятуллин һәм ячейка секретаре Гәрәй Әпсә- ләмов. Авыл советы председателе Гыйльфановның бригадирдан өстен буласы килә. Кара халык авыл председателен бригадирдан өстен дип йөри. Гыйльфановның кулында чебен куркытырлык та власть юк.
Шәйдуллин, идәндә утырган үсмер малайлар өстеннән атлап үтеп, тәхетенә барып утырды, җыелган халыкка күз сирпеп алды. Утыралар. Нәрсәдер көтәләр. Мескеннәр бит инде. Бернинди хокуклары, бер тамчы көчләре юк. Кая теләсәң шунда җибәреп, нәрсә теләсәң шуны эшләтеп була. Кызга ныч бәндәләр, ләкин аларны кызганырга ярамый. Әйтик, Шәйдуллинны бригадирлыктан төшереп ташладылар ди. Ул кызганган кеше аны шундук таптап китәчәк. Яшәүнең кануны шундый, йә син үзең таптыйсың, йә сине таптыйлар.
Ирләр, күзләрен мөлдерәтеп, бригадирга карап утыралар. Шәйдуллин идарәдән наряд алып кайтты. Ирләр шуны көтә. Әнә ничек куркалар. Әйтер сең. Газраил аларның җаннарын алырга килгән. Шәйдуллин дәшми, юри суза. Власть синең кулыңда икәнлеген күрсәтергә иң кулай чак. Белеп торсыннар иптәш Шәйдуллинның кем икәнлеген. Кай чакта алар онытып җибәрәләр. «Зәйгә урман кисәргә биш кеше»,— дисәң, аларның җаннары шундук үкчәләренә төшеп китәчәк. Аңлыйлар алар февраль аенда урман кисүнең нәрсә икәнлеген. «Балахнага торф чыгарырга өч кеше»,— дип белгертсәң, аларның йөрәкләре ярылачак. Әтәмби ирләре торф чыгарудан ревматизм авыруы ияртеп кайталар. Әшәке чир. Язын-көзен ирләрнең буыннарын кимерә, аннан соң аларның йөрәкләренә тотына. Балахнада торф чыга рып кайткан кешеләр өч-дүрт елдан соң кабергә керәләр.
♦ Кар тотарга үз көрәге белән унике кеше»,— сүзен ишетәселәре килә Әтәмби ирләренең. Бу эшне колхозлашу тудырды. Караяр авылында элек кар тотуның нәрсә икәнлеген белмиләр иде. Идарәдән «нәрәт» кил гәч. ирләр, хатын кызлар агач көрәк күтәреп, кырга чыгалар да, бала чага шикелле, кар өеп йөриләр. Алар өеп калдырган карларны буран ти гезләп китә. Колхоз эшенең күбесе — кар тотуга охшашлы боерык үтәүгә көйләнгән кирәксез эш.
Бригадир Шәйдуллин һаман көттерә. «Карчыгадан — кан, ябалактан — йон. Кошка-киеккә түмгәк булып күрен...» Бәлки шушы ырым сүзләрен укып утырырга кирәктер, нәрәт тырнагыннан котылыр өчен?
— Ызначыт,— дип башлап җибәрде Шәйдуллин боерыгын. Боерык урысча булырга тиеш. Татарча биргән боерыкны кем санга суга. Бригадир итеп утыртканчы Шәйдуллин урысча белми иде Өйрәнергә туры килде. Колхозлашкан елны ук ул абайлап алды, урысча белмәгән кешене җитәкчелеккә утыртмыйлар. Нинди милләттән булма, син урысча белгән кешегә буйсынырга тиеш. Дөрес, татар авылында яшәп урысчаны үзләштерү 98
шактый катлаулы иде. Әлеге боерык бирергә киңәшмәләрдә кыстырырга җитәрлек кенә белә ул. Ә инде председатель итеп куйсалар, марҗага өйләнеп булса да. җитәкчеләр телен өйрәнергә әзер ул.
— Ызначыт, теге Даулы болындагы печән эскертен начинать итәргә приказ чыкты. Вәт так... Слушай! Син, Исламгали Галәү атын җигәсең, ә син, Инсаф — Гайнан атын. Пнимаете? Вәт так. Ызначыт. сез бригадка ике йөк печән кайтарырга тиешсез. Ясными?
Мәкерле урын иде ул Даулы болын. Кайсы патша булгандыр ул чакта. Әби патшага кадәрге чор иде. Караяр җирен кисеп алып, урыс алпавытын китереп утыртканнар. Революциядән соң ул җир Тәпеч исемле урыс авылына китте. Ул җир ипигә ягып ашарлык әйбәт иде. Килмешәк алпавытка Ык үзәненнән болын да кисеп биргәннәр. Печән уңа торган иң гүзәл болынны. Нәфесле кеше булган күрәсең урыс алпавыты. Биргән болынга гына риза булмыйча, Караяр өлешеннән тагын алты-җиде дисәтинә өстәгән. Караяр ирләре, сәнәк күтәреп, болыннарын кайтарып алырга алпавыт утарына бар ганнар. Алпавыт Самарадан гаскәр чакырткан. Шул хәрәкәткә катнашкан ирләрнең маңгайларына мичтә кыздырган утлы кыршау сугып җәзалаганнар һәм, канга батырып камчы белән ярганнан соң, Себергә озатканнар. «Даулы болын» сүзе халыкка шул вакыйганы искә төшерә.
Даулы болынны төрле яктан балан һәм шомырт куаклары чорнап алган, шуңа күрә кышларын анда карны тирән сала. Өстәвенә бүген тышта зәмһәрир суыгы, Оренбург ягыннан салкын җил исә. һай авыр җылы өйдән фев раль суыгына чыгып китүе. Бигрәк тә карын ач, тән ябык чакта кешене суык өркетә. Тамак тук чакта алай ук түгел. Печән кибәне әле башланмаган иде. Билгеле, аңа барырга юл юк. Кибән басылган, өсте бозланып каткан. Һай авыр юлсыз җирдән печән кайтару!!
Каравыл йортында авыр, киеренке тынлык. Ирләр көтәләр. Нәрәт шушы гынамы икән, әллә печән кайтаруга өстәп, «Балахнага торф чыгарырга өч кеше» дә бармы? Озак елларга сузылган хокуксызлык, буйсыну, куркып яшәү ирләрнең фикер йөртү сәләтен бетереп үк ташламаса да, шактый зә гыйфьләндерде. Ирләр көтәләр. Наряд шушы гынамы икән, әллә тагын да бармы? Ирләрнең ми сырлары хәрәкәттә. Шул хәрәкәтнең баш сөяге эчендә кыштырдап торуы ишетелгән кебек тоела.
— Көрт муеннан инде анда, иптәш Шәйдуллин,— ди Исламгали. башын күтәрергә куркып. Ул бригадирга карамаска тырыша. — Ай һай, кереп булыр мы икән?
Юк, Исламгали карга батудан куркып борылып кайта торган ир түгел. Керәчәк ул. Типсә тимер өзә. бәрсә очкын чәчрәтә торган ир ул Ислам гали. Ләкин... Их, бу тамак туймау китергән зарарлар! Их, бу мәҗбүрилек! Боерык камчысы астында эшләүнең михнәтләре! Ирләр генә түгел, атлар да интегәләр ачлы-туклы яшәүдән. Алар да шундый кызганыч хәлдә. Яз җиткәч, атларның күбесен өрлеккә асып тоталар.
— Узган атнаны, Турай базарыннан кайтышлый, олы йомыш белән кереп шул печән кибәне төбенә чүгәләгән идем, дип башлады Инсафетдин сүзен.— Көрт - муеннан. Без, иптәш Шайдуллин, атларны да батырабыз, үзебез дә шунда күмелеп калабыз. Барсаң, анда кәфенеңне әзерләп барыр га кирәк.
— Ызначыт, кар тирән дисез инде? Шулаймы? Бригадир бармакла ры белән өстәл тактасына бәргәләп алды.— Ызначыт. атступать итәбез’’ Бөек юлбашчыбызның бәлшәвикләр ала алмаган крепость юк дигәнен оныт тыгызмыни? Әллә сез бәлшәвик түгелме?
— Бәлшәвек булсак та, ул карны ерып кибән янына барып җитү ай-һай, иптәш Шәйдуллин? _
— Кар тирән булмаса, мин сезгә Галәүкә белән Гайнанканы җиктерер идеммени? Слушай, печәнсез кайту дивирсия саналачак. Понятными’’
• Диверсия» сүзенең мәгънәсен ирләр дә, Шәйдуллин үзе дә аңлап ук бетерми. Соңгы елларда ул еш кулланыла башлады Кешене куркытырга кирәк булдымы, шушы сүзне кулланалар. •Диверсия» сүзен ишетү 6.- печән кайтарырга билгеләнгән ирләр берсүзсез әзерләнә башладылар Шәй дуллин исә. мәсьәләнең хәл ителгәнен белгертү өчен, эшкә чыкканны гер к, ара ...plan кызы I ТЫШ 1Ы (Эфтэрж аК I аРЬф1 .. к. решт.-
Исламгали стенага элеп куйган камытларның берсен сайлап алды, учы беь.н KHeien капшап карады, бау тарын.
Камыт өстенә ыңгырчак утыртты, сул беләгенә дилбегә, йөгән, аркан элде
Аркалык бавы һәм түшлек, гадәттә, тәртәдә саклана иде. Исламгали каравылчыдан запас аркалык сорап алды.
Инсаф каравыл йортына салам сорарга килгән иде. Җаваплы эшкә билгеләнүдән файдаланып, бригадирга әйтте:
— Иптәш Шәйдуллин. ул теге сыер дигән нәрсәнең курмысы беткән иде бит әле. Ышанмасаң, барып кара. Бер учлам печән, бер шырпы салам калмады. Җан иясе бит. Син, иптәш Шәйдуллин. игелегеңне онытмабыз, ат астындагы саламны булса да җыеп алырга рөхсәт ит инде.
Салам бирүнең чиктән тыш җаваплы мәсьәлә икәнлеген күрсәтү өчен бригадир бик озак түшәмгә карап, уйланып утырды.
— Ызначит, бу пронблиманы сез печән алып кайткач ришайт итәрбез. Пока син, Инсаф, кыймылда, приказ бирелгән.
Печәннән кайтканчы бригадирның каравыл өеннән таясы һәркемгә мәгълүм. Наряд бирү белән ул кайтып китә. Әйтмәде бу турыда Инсафетдин, тыелды. Начальник кеше күп сөйләгәнне яратмый. Бигрәк тә аның үзе турында сүз кузгатканны.
Күз бәйләнгәндә Исламгали белән Инсаф Даулы болыннан әйләнеп кайттылар. Печән урынына, Инсафның чанасына күк алашаны яткырып, аркан белән бәйләп салганнар. Арттан Исламгалинең буш чанасы сөйрәлеп кайта. Йомран оясына юлыгып, күк алашаның аягы сынган иде.
6
Сәкедә тагын бер буш урын барлыкка килде. Мескен Исламгали. Тәкъдиренә шулай язылган булгандыр инде. Әтәмби урамында аннан тыш эш бе лүче ирләр җитәрлек. Эш белүгә, тырышлыкка өстәп. Исламгали мәзәк сөй ли, моңлы итеп җырлый белә иде. Моңлы бала бәхетсез була, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән... Бәла агач башыннан йөрми шул, кеше башыннан йөри. Дөрес, кар астындагы йомран оясын Исламгали үзе казымаган. Дө рес, өч аршын кар астындагы йомран оясын күреп тә булмый. Бригадир Шәйдуллин Әтәмби ирләренә Тыңкыш Гәрәйнең сүзен җиткерде: «Чын бәл шәвик җир астында нәрсә барын да белеп йөрергә тиеш. Безне кругом ка питалистлар чорнап алган. Арабызда троцкист-зиновьевчылар, солтангали- евчеләр мыж килеп тора. Бүгенге көндә кампрамис — үлемгә тиң». Ирләр • кампрамис»ның нәрсә икәнлеген аңламадылар. Ячейка секретаре Тыңкыш Гәрәй, тырышып-тырышып, «Кызыл Татарстан* газетасын укый иде. Ул шунда язылган сүзләрне сөйли. Исламгалине төрмәгә утыртыр алдыннан, райкомга шалтыратып, райком секретаре белән киңәшми калмагандыр. Ди мәк, хөкүмәт -карары шундый. Колхозның малынамы, мөлкәтенәме зыян килгән икән — кампрамис, давай, сохарыеңны әзерлә дә хатының, балаларың белән бәхилләш.
Тыңкыш Гәрәй инде күптән Исламгалигә кыҗрап йөри иде. Бәлки хуҗалыгын төзек тоткан колхозчыларны берәмләп төрмәгә озатып бетерергә дигән карары бардыр? Мәскәүдән, Казаннан килгән карарларның күбесен җитәкчеләр генә белә. Исламгали тәрәзә капкачларын зәңгәргә буяп тотты. Челтәрле койма. Бәрәңге бакчасыннан бер чеметем чүп үлән тапмассың. Өстәвенә. теге алпавытлар шикелле, узган ел бакчасына алмагачлар утыртты. Шундый кешегә ничек инде ячейка секретаре каныкмасын. Аларны бит, крәстиян халкын ярлы яшәргә өйрәтергә кирәк, дип өлкәдән дә, Мәскәүдән дә туктаусыз кисәтеп торалар, ди.
Исламгалине кулга алган көнне аның хатыны Зөһрәне зәхмәт суккан.
Сул кулы, сул аягы йөрми ди, авызы сул якка кыйшаеп каткан. Үзенең тырышлыгы аркасында Исламгали җиде баласын ятим калдырды...
Каравыл йортында тагын матәм, тагын өнсезлек. Аларга монда җыел маска кирәк иде дә бит. Өйдә бикләнеп утыру куркыта. Әле бит каравыл йортыннан беркемне дә алганнары юк, киресенчә, теге кораллы кешеләр өй гә килеп алып китәләр.
Дөньялар үзгәрде. Юньлегә микән инде бу үзгәрешләр? Кич утырулар, бер береңә кунакка йөрүләр бетеп бара. Иң якын дустыңа, бер туган абыеңа сер сөйләргә куркып йөрисең... Ә бит газеталарда бөтенләй башка төрле сүзләр: озакламый бәхетле тормыш, муллык, коммунизм килергә тиеш, әзерләнегез, дигән сүзләр язалар.
Кон кичкә авышканда каравыл йорты эченә сасы ис бөркелде. Челем Хә-мидулланың тәмәкесе шулай сасы ис чыгара. Әллә төребкә тартканга, әллә самосад тәмәкесен сазлык җирдә үстергәнгә. Челем Хәмидулланың өстендә җәен дә. кышын да — тула чикмән, башында — ялтыравык күзерикле картуз. Бүген аның тәмәкесе беткән. Шул куып китергән аны каравыл йортына.
— Берне көйрәтеп алмасам. үләм. Тартасы килүдән колакларым шеште, күземә сыңар мөгезле, тәнен йон баскан җеннәр күренә башлады.— ди.
Ирләр, ашыгып, янчыкларын Хәмидуллага суздылар. Ул Исламгали турында ишетмәгән икән. Берничә тапкыр йотлыгып суырганнан соң. Челем Хәмидулланың авызы сүз тотмый башлады:
— Бу дөньяда тартасы килүдән дә авыр газап юк икән. Тәмәке беткән чакларда хатын бермә-бер ямьсезләнә. Дөнья тарая. Искә гел сиңа әшәкелек эшләгән кешеләр генә төшеп тора.
— Брачлар тәмәке төтене тын юлын бетәштерә дип сөйлиләр.— диде Инсафетдин.— Тәмәке исе минем Бибисарага ярамый. Аны аяктан егу өчен шушы каравыл йортында киемгә сеңгән ис тә җитә. Бервакыт шулай, ул сыер савып йөргән арада, өйдә тарткан идем. Керде дә, тагын өйне сасыт кансың, дип ачулана башлады. Хан кызы түгелсеңдер әле, дим. юкка чәүчәләкләнмә. Аның өянәге шундый икән. Күз алдымда иреннәре чабырып чык ты, күзләрен кан басты, тын алалмыйча гырылдый башлады. Үлә дип торам. Ярый әле күрше Мокатдисләргә Яхшай авылыннан бер ырымчы карчык кунак ка килгән иде. Шуны чакыртып керттек. Үлән суы эчертте. Аннан соң икенче көнне таш буына утыртты. Шул шифалы ташларны, ел саен килеп, безнең Бакыр таудан җыеп алып китә икән.
— Бакыр тау дигәннән, балдызымның кызы Каргалыдан утырмага кил гән иде,— дип башлады Челем Хәмидулла — Бер Мәскәү татары аларда кунак булып киткән. Шул Мәскәү татары бер бик кызык нәрсә сөйләгән. Ул безнең Бакыр тау бөтен дөньяга мәгълүм икән. Әмерек патшасы Иосыф Бисарионовичка хат җибәргән, ди. Шул хатка, әгәр дә мәгәр Караяр авылы каршындагы Бакыр тауны ярапланга төяп Әмереккә ташырга рөхсәт итсәң, ун ел буена халкыңның тамагын туйдырып торырга акт итеп вәгъдә бирәм, дип язган ди.
— Ун ел! — Әтәмби ирләре телләрен шартлатып алдылар. Ун ел ботны күтәреп, түшәмгә төкереп ятарга була дигән сүз бит инде бу!
— Бездәге кытлыкны Әмерек тә белә микәнни? — дип сорады Инсафетдин.
— Белмичә,— диде Хәмидулла — Егерме беренче елдагы ачлыкта кем ярмасыннан ботка пешереп ашадык? Минем Әмерек ситсасыннан теккән ыштаным әле дә исән. Төбе генә тишек. Яма да. тагын рәхәтләнеп ки.
— Ыштаның турында соңыннан сөйләрсең,— диде Исмәгыйль Хәмидуллага.— Иосыф Бисарионович нәрсә дип әйткән ди Әмерек патшасына?
— Туйганчы ашап яшәгән кеше бик тиз симерә, дип әйткән, дн. Симез кешенең йөрәгенә май сава. Андый кеше бик тиз үлә, ә минем совет кеше ләрен йөз ел яшәтәсем килә, дип әйтеп әйткән ди.
— Бер Бөгелмә кешесе миңа, ашлыкны чит илгә озатып бетерәбез дә, үзебез ач йөрибез, диде. Аның сүзе дөресме икән? — дип сорады Инсафетдин
— Бездәге урожай чит илгә озатырга да, үзебезгә дә җитәр иде. Ачлык троцкист бухаринчылар эше ул,— диде Исмәгыйль, сүзгә катнашып. Сөембикә заманында татарлар ашлык сатып шулкадәр баеган булганнар, татар хатыннарының комганнарына кадәр гел алтын көмештән булган.
— Пүчтәк сүз бу. җәмәгать.— диде Җитәкче Җәләли. — Беренчедән, Әме ректә патша юк. Алар үзләренең юлбашчыларын бризент дип йөртәләр. Икенчедән, Бакыр тау астындагы алтынны беркем белә алырга тиеш түгел. Советлар Союзының чикләре йозак белән бикләнеп куелган. Граница на замке, дип язалар гәҗитләргә.
__ Әмерек патшасының Йосыф Бисарионович Сталин белән сөйләшкәнен Мәскәү татары үзе тыңлап торган дидеңме әле. Хәмидулла абзый? — дип сора ды бригадир Шәйдуллин.
Ирләр сискәнеп киттеләр. Кирәк түгел иде болай ачылып китү бригадир тыңлап торганда. Җитәкче кеше бит. Җитәкчеләр янында чама белү мәслихәт Ходай безгә тел биргән, тыела белүне бирергә оныткан
— Мин бит аны тыңлап торган димәдем,— Хәмидулла, ярдәм сора гандай ирләргә карап алды.- Мин сезгә балдызымның кызыннан ишеткәнне генә сөйләдем.
Кинәт сөйләшүнең тәме беткәндәй булып китте. Дөньяда ниләр барын шул кадәр беләсе килә, белү беркайчан да сиңа шатлык китерми...
Хәмидулла балдызының кызын озатырга киткән җиреннән Караярга әйләнеп кайтмады. Аны Каргалыдан алганнар дип сөйләделәр. Ни сәбәптер, аның карчыгына һәм балаларына тимәделәр.
7
Җәй айларында караңгы төшкәч, фонарь яндырып, агач ботагына асыл куйсаң, ут яктасына төрле бөҗәкләр җыела башлый. Фонарь куыгына күбәләкләр, ярканатлар килеп бәрелә. Кайберләре килеп куналар, үрмәләп эчкә керәләр. Фонарь уты аларның канатларын көйдерә, яналар, пешәләр, мескеннәр. Иртән чыгып, фонарь элгән ботак астын карасаң, җирдә бер өем күбәләк, бал кортлары, шөпшәләр мәетен табасың. Фонарьны төнгә карата та гын чыгарып элсәң, икенче көнне иртән тагын яктылык корбаннарын кү рәсең. Соң бит, мескен күбәләкләр үзләреннән алдарак кунган бөҗәкләрнең ян ганын үз күзләре белән күреп торалар. Аларны үлемнән берничек тә тук татып булмый. Әтәмби ирләренең каравыл йортына җыелып сөйләшкәннән соң турыдан-туры төрмәгә эләгүләре утка пешеп үлгән күбәләкләр язмышын хәтерләтә иде.
Каравыл йортында сөйләшеп утырганнан соң кемнедер алып китәләр. Бу хәл инде күп мәртәбә кабатланды. Ирләр һаман җыела, буш вакытларын һаман шунда үткәрәләр, йортларында кырык эш кырылып ята. Тотынасы килми. Кәеф юк. Эшнең кадере бетте. Эшләп кем баеган? Көне-төне колхоз эшендә бил бөгеп, кем тамагын туйдыра алган?
Җитәкче Җәләли халыкара хәлләр белән кызыксына иде. Ул «Кызыл Татарстан» газетасын даими укып бара. Дөрес, газетаны баштанаяк укып чыгарга төгәл бер көн вакыт кирәк. Юк, ул аны баштанаяк укымый, аның үз темасы бар: халык дошманнары белән көрәш, Чемберлин турында һәм җир йөзендәге иң көчле, гадел һәм җиңелмәс гаскәр — Кызыл Армия турында.
Бүген Җитәкче Җәләли каравыл йортына йомыш белән килде. Колхоз төзи башлаган елны Җәләли җиде ай председатель булып утырды. Эш анда түгел. Җәләлетдин агай җитәкчелек итү эшен ишетеп кенә түгел, үз тәҗрибәсеннән чыгып белә иде. Шуңа күрә ул, йортының түбәсе тишелеп, өенә яңгыр үтә башласа да, килеп салам сорамады. Коймалары таралып төшкәч, ул аны сүтеп якты. Каралтылар да утынга китеп беттеләр. Утын китерергә колхоздан ат сораганы да булмады, чөнки беренче урында колхоз эше, бары тик шуннан соң гына синең йорт эшең. Абзар-курадан Җәләлинең кечкенә генә бер келәте, мал-туардан соры кәҗәсе калды. Балалар бәхет эзләп читкә китеп беттеләр. Хәзер алар картлы карчыклы шул соры кәҗә белән куанып яшиләр иде.
Бүген каравыл йортына килгәч, Җитәкче Җәләли бик озак кәҗәсен мактап утырды. Бригадир Шәйдуллин түзмәде:
— Җитәр инде, Җәләлетдин агай, шуны мактап торырга, кәҗә дә булдымы мал,— диде.
— Безнең кәҗәдә, иптәш Шәйдуллин, адәм акылы бар. Бөтен нәрсәне аңлый, бөтен нәрсәне белеп тора, түлке әйтә генә алмый. Шул кәҗәне Шә- мәй авылына алып барыр өчен ат сорарга килгән идем.
— Син аны, нәрсә, утырмага илтми торгансыңдыр бит? — диде иптәш Шәйдуллин җитәкчеләр дорфалыгы белән.
— Тәкә сорый. Үлә инде мескен, түзәр хәле калмады.
— Караярда тәкә беткәнмени? — диде бригадир.— Әнә, сарык ферма сында ат хәтлесе бар. Чын тәкә, исе биш чакрымнан борыныңа килеп бәрелә.
— Җиңгәчәң әллә ничә тапкыр илтеп карады. Санга сукмый. Өнәми кәҗәбез колхоз тәкәсен. Ул, мөртәт, шундый нәзберек, аңа тәкәнең солтаны булсын, башкага күз дә сирпеп карамый. Шәмәйдәге тәкә әрхәр нәселеннән, дип сөйлиләр. Җиңгәчәңнең шул тәкә янына алып барасы килә.
— Әрхәр дигәннәре поп түгелме соң аның? Патша заманында попларның зурырак урындагысын әрхәрәй дип йөртәләр иде шикелле,— диде Җәләлинең зарын тыңлап утырган Инсафетдин.
— Миңа ни, поп түгел чурт та ярый,— диде Җитәкче Җәләли.— Көне-төне акыра. Карчыгымның төн йокысы качты. Үземнең дә түзәр хәлем калмады. Жәлке бит. шул хәтле өзгәләнә, мескен.