Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘҖЕМ МӘЧЕТЕ


Казан мәчетләре арасында чын сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрелгән гүзәл
корылмалар бар һәм безнең игътибарны үзенә беренче чиратта Казан мәчетлә ренең
солтаны — Әҗем мәчете җәлеп итәр (Фәтхуллмн урамы. 15).
Бераз гына бу архитектура һәйкәленең тарихына күз салыйк. Шиһабетдин
Мәрҗанинең «Мөстафадел әхбар* әсәреннән күренгәнчә, бүгенге мәчет урынын да һиҗри
елы белән 1225 (1810) елда хаҗи Габделмәҗид бин Әбүбәкер тарафын нан манарасыз гына
бер агач мәчет салына.
Шулай кырык еллап вакыт узып китә, мәчет тузып, яраксыз хәлгә килә. 1268 (1851)
елда Әҗимовлар токымыннан килгән хаҗи Мостафа бин Нәзир бин Әҗем аның урынына
агач, әмма инде манаралы мәчет салдыра.
К. Насыйри үзенең 1882 елда чыккан календаренда: «Әҗем мәхәлләсе яки завод
мәхәлләсе һәм диярләр, монда хәзерендә икенче агач мәсҗедтер. әүвәлге мәсҗедне Мәҗид
хаҗи дигән адәм салдырган иде, әүвәлге мәсҗед тузгач, моны Әҗемнәр салдырдылар,
кадим монда мәхәллә юк иде*, дип яза. Ашыгыбрак салынганмы, яңа мәчетнең михрабы
көнчыгышка таба көньяктан 7. кыйбладан 8 градуска авышрак килеп чыккан, 1280 (1873)
елда Мортаза бин Мостафа Әҗи мов мәчетне яңарта, ягъни сипли, түбәсен һәм түшәмен
тимердән эшләтә. Соңрак мәчетнең кайбер урын уңайсызлыкларын искә алып, Мортаза
Әҗимов бинаны Лаеш өязенең Чыты авылына күчерә. 1304 (1886) елда тнрә-яктагы күп кенә
йортларны сүттереп, киңәйтелгән яңа мәйданга зур итеп, төзек итеп таш мәчет салдыруга
ирешә Мәчетнең идәне һәм түшәме эшләнеп беткәч. Мортаза Әҗи мов вафат була. Мәчетне
инде бер-нке ел эчендә аның варислары тәмам итә.
Әҗем мәчете — шәһәрнең иң матур, иң нәфис мәчете дияргә мөмкин. Көн чыгыш
Мавритания стилендә салынган булса да, манарасының ян кырыйга ур нашканлыгы белән
ул татар гыйбадәтханәләренең традицион типтагы таш ва риантын гәүдәләндерә Мәчетнең
төньягыннан күтәрелгән шәмдәй төз манара төгәл пропорцияләре, бинасының купшы
формасы, зәвыклы архитектура эшлә неше әлеге һәйкәлгә аерым нәфислек, камиллек,
кабатланмас үзенчәлек бирә, аның шәрык чалымнарын калку итеп күрсәтә. Кызыл
кирпечтән салынган мә чет бинасы майолика һәм уелма таш белән матур итеп
нәкышланган.
Төзүчеләрнең осталыгы да хәйран калдыра: *кәүсә*нең диаметрын 3 метр дан
арттырмаган хәлдә, алар манараны 52 метрлы итеп күтәрүгә ирешәләр. Җитмәсә аның
эченә 106 басмадан торган бормалы баскыч та иркенләп сыйды рылган. Манараның кирпеч
стенасы эченнән чүкелгән металлдан гыйбарәт вер тикаль бәйләвеч ялганмалар үтә.
«Кәүсә*не ныгытулары белән бергә алар яшен уэдыргыч вазифасын да үтиләр.
Мәчет түбәсендә зәвык белән эшләнгән сигезкырлык урын алган. Аның «итенә
вер.икаль валиклар белән бизәлгән нечкә һәм биек цилиндр утыртылган. Цилиндр өстә
очлаеп торган аркалар белән төгәлләнгән, алары исә бизәлгән кирпечтән эшләнгән «пута*
белән уратылган. «Пута» өстендәге манара багана сын ак ташлы челтәрле таянычлар
(консольлар) били. Алар стеналарның кызыл өслегеннән матур булып аерылып тора.
Таянычлар челтәр бизәкле җиңел тимер рәшәткә белән әйләндерелгән мәзин мәйданчыгын
иңнәрендә тота. Манара ай белән бизәлгән шактый биек кырлы шпиль белән төгәлләнгән.
Барлык бу эле мент, детальләрнең искиткеч нәфис, геометрик төгәллеге, төрле төсләр
уены мәчетне сәер иткән кеше күңелендә гаҗәеп бер канәгатьлелек, тәмамланганлык, чиге
күрелмәгән камилият хисе уята.
Мәчетнең гомуми композициясен бина архитектурасы белән стиль ягыннан тыгыз
бәйләнгән нәфис киртә тулыландыра.
Намаз йор**ы буларак 30 нчы елларда халыктан читләштерелгән Әҗем мә чете озак
вакытлар төрле оешмалар карамагында булды. Җинаятьчел «файда лану* нәтиҗәсендә бу
гүзәл сәнгать әсәре зур зыян күрде, формаль төстә үткә релгән төзәтү эшләре бинаның
аяныч хәлен тагын да авырлаштырды. Һәм. ни һаять. армый талмый көрәшү нәтиҗәсе
буларак, 1989 елда мәчет дин тотучылар га кайтарып бирелде, үзенең законлы хуҗаларына
хезмәт итә башлады
Шул ук вакытта бу корылма шәһәр силуэтының бер күрке, «ташта гәүдәләнгән
музыка* сыйфатында казанлыларның тарихи горурлыгы булып тора.