БАР БЕР АВЫЛ УРАЛ ИТӘГЕНДӘ
уган як һәркемнең күңелен үзенә өзлексез тартып тора Мине дә шулай Туган җирем — Башкортстанның Салават районындагы Нәсибаш авылы Ул аның җәнлекләргә, төрледән-төрле күбәләкләргә, чәчәкле аланнарга бай урманнары* Аның болыннарындагы хуш исле җиләкләр! Көз җитә башласа, гөмбәләр калкырга тотына! Гөмбәләр шулкадәр күп була ки, халык аларның ак гөреҗдә дигәнен генә җыя. беразын. кышлыкка дип, тозлап та куя Нигездә, гөмбә — ул урыс ашы. әйдә алар җыйсын, безгә башкасы да җитә, дип карый. Каен җиләге җир җиләге. кура җиләге, кара җиләк, мүк җиләге, балан, аю җиләге, карлыган (кызылы да. карасы да), бөрлегән, тау чиясе, тигезлектә өлгерә торган ничәмә төрле бик тәмле урман җиләкләрен ашаган бала-чага бик кыен елларда да рахит кебек авырулардан интекмәде. Балык исә бервакытта да нәсибашлыларның яраткан азыгы булмады Юкса, өч зур тегермән буасы, 6-7 чакрымда гына ага торган балыкка бай Әй һәм Иөрүзән елгалары да яшь-җилкенчәкнең күңел кылларын чиртергә тиеш иде кебек, һәр халыкның үзе аеруча хөрмәт итә торган һөнәре була, күрәсең. Нәсибаш халкын кеше иткән нәрсә — иген игү. дип нәтиҗә ясау хакыйкатьтән артык еракка китү булмас.
Инде авыл хакында берничә сүз. Татар язучысы Нәкый Исәнбәтнең хезмәтләренә мөрәҗәгать итсәк (җәя эчендә генә булса да, фикеремне әитим әле Татарстан союздаш республика саналса, Нәкый ага кебек бөек акыл иясен күптән академик итеп сайлап куярлар иде инде, безнең үз Академиябез юк шул...), шуны күрәбез: ул халык авыз иҗатыннан мисаллар китерә дә өтер аша -Нәсибаш". дип куя.
Бу — безнең авыл исеме Тарихи язмаларга караганда, 1759 елның 19 мартында 11 гаилә Олы Мерәсем авылыннан Яңа Каратаулы башкортлары җиренә күчеп утыра Бу хакта Башкортстан дәүләт архивында махсус документ саклана Аңа Уфа губернасының вице-губернаторы һәм баш землемере кул куйган Язма-килешү закон төсен алсын өчен, аңа мөһер дә сугылган Бу килешү кәгазендә сүз түбәндәгечә бара: Олы Каратаулы волостеның барлык башкортлары да — иң өлкәннәреннән алып, иң кечкенәләренә кадәр — җирләренең бер өлешен (картасы китерелгән, җир чикләренең исемнәре аталган) үз теләкләре белән күчеп килүче унбер татар гаиләсенә сатып биргәннәр Документның тел төбеннән шул аңлашыла әлеге 11 гаилә, ниндидер күләмдә дәүләт кешеләре ител саналган. 11 гаиләгә ике старшина һәм бер мулла булу шуңа ишарә ясый кебек Дәүләт аларга ел саен акча биреп торган. Акчаның барысы да диярлек башкортларга, җир өчен, түләүгә китеп барган Нәсибаш җиренең шактый зур мәйданы «Мәскәү тавы» дип атала Бу исем болай килеп чыккан Документлардан шул аңлашылды татарлар әлеге җирнең хакын тулысы белән түләсәләр дә. башкортлар: «Ер ул ете катлы, өстәгеһе кат беззеке, астагыһы алты катламы татарга булһын1»— дип. ыгы-зыгы чыгарганнар Бу мәсьәлә. Мәскәү судында каралып, татарлар файдасына хәл ителгән Хәлбуки, мондый хәлләр еш кабатланган булса кирәк Чөнки Бөек Октябрь революциясенә кадәр Урал татарлары иген игә. печән чаба торган урыннарны гел башкортлардан сатып алып көн иткәннәр Мәсәлән. Нәсибаш халкы Лагыр Шәрәк, Чыбаркул, Кадер. Мөхәммәт, Каратаулы, Урманчы авылы башкорт ларыннан җир сатып алып көн иткән Өи. каралты-кура, тегермән салу, утын әзерләү дә «килмешәк татар- лар»га шактый кыен булган Октябрь революциясе җиңеп чыкканнан соң гына татар авыллары иркен сулыш алган. Шулай да көчләр һич тигез булмаган. Сәнәк сугышы вакытында. «Кызыл Нәсибашпны (бу вакытка ул шактый үсә. волость үзәге була, волостька 46 авыл һәм хуторлар кергән) шул тирәдәге 14 башкорт, рус авылының хәлле кешеләре «Авылның эзен дә калдырмаска киләбез!»—дигән аваз салып, берничә йөз атлы кеше камап ала. әллә ничә урынга ут төртәләр. Бәхеткә, авыл Советы ревкомы рәисе бу хәлләрне алдан күрә, вакытында Усть-Катаев эшчеләр поселогыннан кызыл командир иптәш Туманов җитәкчелегендәге бер батальон (В.Блюхер оештырган Урал эшчеләре Кызыл гвардия армиясенең бер өлеше) сәнәкчеләрнең арт сабакларын укыта Ләкин сугыш корбансыз булмый Нәсибаш Совет ревкомының комиссарлары сыйнфый дошман тарафыннан вәхшиләрчә җәзалап үтерелә 30 нчы еллар уртасында Мәдәният сарае янында аларга һәйкәл куелган иде Хәзер шуның күршесендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә монумент калкып чыккан
Т
Авылымда мии шактый еш булам Уйларым беренче нәснбашлыларга барып тоташа Кимендә 100 чакрымга бер адәм заты куренми торган кара урманга нәрсә дип. иииди максатлар белән килеп утырдылар икән алар? Алармы бит берәү дә кочак җәеп котеп тормаган. «Купчи кәгазе»ндә дә бик ачык әйтелгән без, башкортлар бу татарларга 25 тән артык өй-каралты салырга рөхсәт итмибез. Колмак җыярга ярый Ләкин умартачылык, бөркет аулау белән шөгыльләнергә рөхсәт ителми. Бер урында тегермән корырга (суз кечкенә Нисе елт асы хакында бара) рөхсәт
Дөресен әйтергә кирәк: авыл утырган урын бик бай һәм матур Урманында карагач, карагай, нарат, чыршы, каен, имән, тал, шомырт, зирек, юкә. өянке һәм тагын әллә ниләр үсә Җанварлардан көрән аю бүре, төлке, куян. поши, кыр кәҗәсе, кыргый дуңгыз һәм сасы көзән, әрлән кебек бихисап вак җәнлекләр — урман тулы.
Халыкның көрәшчәм рухлы булуын да ассызыклап китәсе килә. Моның үз сәбәпләре бар Шуларның берсе — күп кенә яшьләрнең эшкә якындагы завод-фабрикаларга урнашуы Кайберләре, кышын завод икмәге ашап, җәй көне крестьян хезмәте белен швгыльләигән Эшчеләр белән бәйләнешкә керү авыл яшьләренә идеологик йогынты ясамый калмаган 1905-07 елларда күп кенә нәсибашлыларның казна урманын кисүдә актив катнашуы, налог түләүдән баш тартуы нәкь шул хакта сеили Октябрь революциясе көннәрендә ук инде бу авылда РСДРПның башлангыч оешмасы була Бик кыска вакыт эчендә авылда ныклап совет власте урнаша Ревком, авыл советы ныгый башлый Әмма болар җиңүгә беренче адым гына әле. Бик куп нәсибаш татарлары сәнәк сугышы. Колчак армиясен куган вакытта һәлак була.
Революция җиңү белән үк. Ленин идеясенә нигезләнеп. Нәсибашта беренче авыл хуҗалыгы кооперативы оештырыла Аны «Артель» дип йөртәләр «Артель» иген игә. терлек үрчетә, моңарчы күрелмәгән уңышларга ирешә Ләкин, кызганычка каршы, артельнең гомере озын булмый Аның урынына, авылны икегә бүлеп, М И Калинин исемендәге һәм «Восток» колхозлары оештырыла Ул чакларны инде мин дә яхшы хәтерлим Калинин исемендәге колхозның рәисе итеп минем әтине. Рәхимҗан Әхмәтҗанов- ны. «Восток» колхозына авылның иң уңган кешесен — Фәсәх Зәйнетдиновны сайладылар Кечкенә булсам да, әлеге ике колхозга мәңгелеккә җир бирү бәйрәмнәрен зур тантана белән үткәрү мәҗелесләрен хәтерлим Халык бик шатланды «Җир мәңгелеккә булгач, барыбыз да бик нык тырышып эшләрбез, күмәк хуҗалыклар чәчәк атачак».— дил, бик күпләрнең куанып сөйләүләре колакка кереп калган Ләкин чынбарлык көтелгәннәрнең берсен дә раслап өлгермәде. Хәллерәк крестьяннарны, бик булдыклы гаиләләрне. кулак тамгасы тагып, ерак җирләргә сөрделәр Күмәк хуҗалыкка тупланган ярлыларның хәле дә җиңел булмады Чәчәргә орлык юк дәрәҗәсендә Ашарга да онны колхоз председателе, үзе кашыклап дигәндәй, бүлеп утырды Бу — яңа оеша башлаган хуҗалыкның иң беренче кыен адымнары иде. Моннан соң хәлләр рәтләнә теште кебек Халык колхозга ышанды, аны уз итте. Бик тырышып эшләделәр Хәтергә кереп калган, бер елны икмәк шул кадәр уңды ки, колхоз амбарында урын җитешми, дип, олау-олау ашлыкны хезмәт көненә тиешле санап, кешеләрнең ишегалдына, абзарларына ташыдылар
Әмма бераздан күмәк хуҗалыклар тормышында кискен борылыш булды Моны шул замандагы бала күзәтүе белән генә аңлап та, аңлатып та булмас иде Бүген исә куп иәрсәләргә күз ачылды Сталин авыл хуҗалыгында кешелексез, хәтта явыз политика алып барган һәм үзенең бөтен әшәкелеген партия оешмалары, съездлары яки Полит бюро исеме белән тормышка ашырган Мин әллә нинди мисаллар да. саннар да китереп тормыйм Әтием җитәкчелек иткән Калинин исемендәге колхоз үрнәгенә генә бераз тукталам
«Кулаклар» дил, иң тырышып эшли торган гаиләләрне, төбе-тамыры белән каерып. еракка озатканнан соң да халык әле югалып калмады, колхозга ышанды, көнне тенгә бәйләп эшләде Үзәк урам уртасына Хөррият капкасы төзеделәр, аны бик матурлап бизәкләделәр Колхоз шактый ныгып китте Үзенең ихтыяҗларын тәэмин итәрлек электр станциясе салды Райпотребсоюз ике эур кибет ачты һәм., бетен алга китеш шуның белән тәмамланды дияргә була
Чөнки ленинчыл кооператив хәрәкәте бөтенләй туктатылды, дияргә мөмкин Кооперация мөнәсәбәтләре бары тик ааыл кибетләренә карата гына сакланып калды Анысы да дәүләт товарларына бәя өстәп сатудан узмады Кешегә хәтта агачтай мичкә ясап, юкәдән аркан ишеп сатарга да рөхсәт ителми башлады Янәсе, бу хәл халыкны спекуляция юлына тартачак. Хәтта ои тирәсендәге 25 сотый җирдә дә бәрәңге, кишер чөгендердән башка нәрсә утыртырга рөхсәт ителми иде Янәсе, андый кеше колхоз хуҗалыгында начар эшләр дә, бакчасыннан алган яшелчәләрне сатып баер Кешеләрне ’уктаусыэ ааыл советына, раифинагентка чакырулар, җәзалаулар гадәткә керде Терлек асраучы һәр хуҗалык дәүләткә 44 кг ит. 300 литр сет, 100 йомырка. 2 сарык тиресе, «етта сарык сөте тапшырырга, акчалата да шактый күләмдә ясак түләргә тиеш булды Шунлыктан кайберәүләр шәһәргә күчү турында хыяллана иде. тик моның өчен иң
әүвәл паспорт кирәк. Крестьяннарга исә паспорт бирелми. Шулай итеп, безнең оҗмах- тан шәп урында тамыр җибәргән авыл, күзгә күренеп хәерчеләнә, ач-ялангач хәлгә кала бара иде Ике кибеттә тоз. серкә, тәмәкедән башка берни күренмәде.
Әмма хәтта шул чакта бер кеше дә «Колхоз бетсен иде!»—димәде Бу. бер караганда. бик аңлашыла. Халыкны, бергәләп эшләү һәрвакытта да уңышка китерә, дигән уй канатландыра Киң кырларда күкрәп ашлык өлгерә— күмәк тырышлык нәтиҗәсе. Тик халык барыбер ач. ник дисәң, җыелган ашлык тулаем дәүләт амбарларына китә. Орлык кына калдырыла. «Бу корткычлыкмы әллә?»—дип уйлаучыларны очратсаң, әлеге кешене соңгы күрүең була: андыйларны каядыр озаталар
Сталин политикасының иң зур зыяны, минемчә, авыл хуҗалыгында булды. Шул нәрсә хәтердә калган: яңа икмәк өлгергәнне авыл зур түземсезлек белән көтеп тора. Иң элек аны дәүләткә озаталар. Ач халыкның күңелен күтәрү өчен бераз гына ашлыкны да тегермәндә тарттырып алырга ярамый, авылның шымчылары бу хәбәрне шундук прокуратурага җиткерә, һәм шул ук сәгатьтә минем әткәйне милициягә алып китәләр. Бер генә төрле аңлату да коткара алмый аны. Менә шулай, икмәк мөлдерәп өлгергән чакта да халыкны ач тоттылар. Хәзер мин бу мәгьнәсезлеккә, аңлы рәвештә илнең үсешенә аяк чалу булгандыр, дип тә карыйм. Әмма вакытында ул хакта әйтү түгел, уйларга да мөмкин түгел иде. Кеше өстеннән яла ягучылар артты. Кулына бер генә мәртәбә дә сабан, урак, чалгы тотмаучы бушбугазлар яхшы игенчеләрне, терлек-челәрне Себер җибәрде. Андый бәндәләр кемгә теләсә, шуңа: «Патша сезнеке иде, революция безнең өчен ясалды, әйдә, мышнамый гына тырышып эшләгез! Без сезнең чичек эшләвегезне тикшереп торыйк!»—дип масаялар иде.
Никадәр генә сабыр, чыдам булмасын, бушка эшләү крестьянны нык үзгәртте. Ул: «Үгез үлсә — ит, арба ватылса — утын!» — дип уйлый, колхоз эшеннән суына башлады.
Кешене мыскыл иткәндәй, матбугатта бөтенләй башкача языла килде. Миллиард пот икмәк тапшыру хакында газета-журналларның беренче битләрендә кызыл рапортлар бирелә. Кыскасы, ялганлашу герләп чәчәк ата иде...
Мин Бөек Ватан сугышын 12 яшьлек яшүсмер хәлемдә каршы алдым. 1941 елны икмәк бик нык уңган иде Ләкин эшчән ирләрнең сугышка китеп бетүе, кышның исә бик иртә килүе сәбәпле, тамырдагы ашлыкны кар каплады. Шулай да халык аптырап калмады Укучылар зур агач көрәкләр белән икмәкне кардан арчыды. Хатыннар чалгы белән чапты. Ындыр табагында ашлык сугуны көйләделәр. Киптерү өчен халыкка тараттылар. Ничек кенә булмасын, икмәк дәүләт амбарына китте. 1901 елгы әтием Рәхимҗан 1941 елның 23 октябрендә. Калинин шәһәре өчен барган сугышта каты яраланып, госпитальгә эләкте Бер-ике атнадан соң яңадан фронтның алгы сызыгында. Ржев. Торжок шәһәрләре өчен сугышларда бер кулын өздереп, туган җиренә — Көньяк Урал татарлары янына кайтты һәм тагын да озак кына еллар колхоз рәисе булып эшләде Бик кыен булгандыр инде аңа колхоз амбарлары буш. сыерларның сөте юк, чөнки кыш буе юк-бар белән генә җан асрыйлар Мин ике ел бригадир булып эшләдем, шул дәвердә бер генә кеше дә ашарга юк, эшкә чыга алмыйм, димәде. Бүген шул хакта уйлыйм да. төпле генә җавап таба алмыйм. Халык, мөгаен, Ватанның язмышын үз хәленнән өстен санагандыр Без кинофильмнардан сугыш чорында станокка буе җитмәгәч, урындыкка басып детальләр кыручы яшүсмерләрне күргәлибез. Мондый хәлләр авыл җирендә дә тулып ятты Мәсәлән, минем кебек 16 яшьлек үсмерләрне «Сталинец-6» комбайнын йөртергә өйрәттеләр 20 көнлек курс үттек. Миңа ярдәмче итеп кайчандыр тракторчы булган башкорт хатынын билгеләделәр. Икенче елны фронттан каты яраланып кайткан Ишхуҗа агай белән эшләдек Сугышның беренче аенда ук Нәсибашка кара кайгылы хәбәрләр килә башлады. Йөрәкләрне тетрәндерә торганы — Гайния карчык хәле. Ул биш баланы берүзе үстергән иде Беренче бөтендөнья сугышында аның ире Гариф агай һәлак булган. Бөек Ватан сугышы исә аның өч улын һәм ике киявен «йотты». Бу сугышта ике йөзләп нәсибашлы һәлак булды. Арада үзәкне өзәрдәй истәлеккә бәйле авылдашларым да бар. Шуларның берсе — Шурка Хәсәнов...
Кояшлы матур иртә иде. без — ун-унике яшьлек малайлар—яшел чирәм өстендә мәтәлчек ясыйбыз. Карасак, яныбызга бөтенләй таныш булмаган малай килеп баскан. Буйга әллә ни зур түгел. Түбәтәе генә бик матур да, чәчләре генә безнекенә охшамаган — нәкъ җитен. Исемен үзе әйтте Саша, Шурка, Александр, диде Аны Гөлсем апа белән Сабир абый Хәсәновлар Бохара шәһәрендәге балалар йортыннан тәрбиягә алганнар икән Шурка татарча сөйләшергә бик тиз өйрәнде Безнең колакка исә урыс сүзләре әллә ни ят булып тоелмый башлады.
Шурка тиз арада бөтен авыл халкының яраткан баласына әйләнде. Ул колхоз эшенә дә тиз ияләнде Әмма, әлеге дә баягы, ул да безнең кебек үк ачлы-туклы иде инде Шулай да ул авылдан беркая да китәргә уйламады. Бөек Ватан сугышы башлангач кына Шурканы беренчеләрдән булып армиягә алдылар Аңардан бер елга якын хат килеп торды Ләкин беркөнне «Өлкән сержант Александр Сабирович Хәсәнов Ватан өчен барган каты сугышларда батырларча һәлак булды».— дигән кайгылы хәбәр килде. Бөтен авыл: өлкәннәр дә яшьләр дә «аһ» итте...
Кабатлап үтим, Нэсибаш революциягә кадәр үк «волостной» авыл булган Бу волостька якын тирәдәге рус, башкорт, татар кешеләре яшәгән 46 авыл кергән Моның картасы да саклана. Шуңа күрәдер, татар мәктәпләреннән тыш авылда ир һәм кыз балалар өчен аерым-аерым русча мәктәпләр дә ачканнар Мәгърифәткә әһәмият бирү ааыл кешеләре язмышында ачык күренә. Бу төбәктән өч татар генералы — Р Вәлиев, б Әминев, X. Ганиев, профессор Г. Сәгъди, тел белгече, «Идегәй» дастанын беренче табучы Нигъмәт Хәким һәм бөек әдибебез Нәкый Исәнбәт чыккан Русча язучы шагыйрь Михаил Давыдович Львовның туган авылы да—Нэсибаш. Ул да гомеренең азагына кадер. авыл кешеләре белән бәйләнешне өзмәде, туган телне онытмады М Львовның атисе Дәүләтша ага Габитов Нэсибаш авылындагы революцион көрәштә актив катнаша. Тик Блюхер армиясе батырлары гына аны һәлакәттән коткара. Рәфкат абый Дэүләт- шииның (М. Львовның чын исеме шулай) әнисе — укытучы, Златоустта гимназия бетергән. Мөгаллимәнең кабере — Нэсибаш зиратында Күренекле тел белгече, профессор ф А. Ганиев — шулай ук Нәсибашта урта мәктәп бетергән, шуның директоры булып га эшләгән кеше. РСФСРның атказанган артисткасы Зилә Сөнгатуллинаның әтисе Нәсибашта күмелгән Әнисе укытучы-пенсионерка. Нәсибашлылардан Уфада һәм Казанда эшләүче доцентлар да байтак Озак еллар буена җаваплы эшләр башкарган пенсионер Р. Исмәгыйлев, отставкадагы полковник 3. Насибуллин авыл белән әле дә даими бәйләнештә торалар
Авылның бүгенге хәле дә яхшы, дияр идем Йортлары юан-юан нарат бүрәнәләрдән салынган. Урта мәктәбе бар. Иң күңеллесе — уку татар телендә алып барыла Дерес, заманында башкортча укырга кушучылар булган, әмма халык үзенекен иткән
Урал итәгендә Нэсибаш исемле татар авылы нигезләнгәнгә 230 ел тулып узды инде. Хәзер мондагы уңганнарга әүвәлгечә килмешәк итеп карамыйлар. Аның үз теле, мәдәнияте, матур гадәтләре бар Экономик яктан да авыл шактый нык. Нэсибаш һәм Калмаклар авыллары Уфадагы бер производство берләшмәсенең ярдәмчел совхозы итеп оештырылган. Беренче нәтиҗәләр бу яңалыкның уңай якларын күрсәтә Предприятие авылда үз цехларын ачкан Авылны кирәк-ярак белән тәэмин итү буенча эшлекле чаралар күрелә. Авылга су һәм газ үткәрү күздә тотыла.
Шәһәр кешеләренең мондый ярдәменә җавап итеп, нәсибашлылар еларга үз мәйданнарында ял йорты салырга мөмкинлек тудырырга уйлыйлар Уңган халык теләгенә ирешми калмас, дип ышаныйк'