Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Хәниф Хөснуллин
«Саратти агентлыгы»
Кеше, «гайбәт әртиле», дип Әйтсә дә. үртәлмәде. Эшкә җикте күршеләрен.
Җикте ирен, баласын... Берәүләрне чит итте ул. Кабул итте яңасын Хәбәрләрме?
Чыганак күп. Ул тулардан туена: Сарагтинен агентлыгы Эшли тәүлек буена.
Җыелышта кем турында Кемнәр нәрсә кузгаткан; Кемнең кызын кайсы егет Кая
кадәр озаткан;
Алдагы ел ничек килер; Илне ни язмыш көтә; Кемгә гомер озын кирәк. Кемгә
кыска да җитә... йолдыздан алып коңгызга
Кадәре сөйли бит ул. Усал сүзләр ямашлыгын
Теленә төйни бит ул. Шикләнмәгез,
гайбәтләрдән Без дә читтә калмадык чиксез.
Җиде буыныбыз белән Сүз сазында аунадык...
Кояш нуры да. мөгаен. Ул йортка куркып керә.
Сараггиләрнен эте дә Дөньяны сүгеп өрә.
«Банкрот»
Хәбәрдар сон безнең авыл:
Торле нәрсәне сора Мәскәү
көнләшерлек итеп. Барысын
белеп тора. Газеталар,
радиолар Җитешү кая аңа!
Авыл бу тор хезмәтендә
Сараттигә таяна. Бөтен илдә
төн йокламый Үзгәреш
барган чакта. Оялмыйча, үзе
генә Ул ничек калсын артта?
Башта ул бер күзен сөртте.
Имеш, якын-тирәне Барлык
тулылыгы белән Заманча ул
күрәме? Икенче күзен уды
ул. Имеш, гадәткә керсен
Кайсы җирдә нәрсә барын
Бер карау белән күрсен. Теле
үтә җитезләнде, Сизгерләнде
колагы. Кыскасы, ул һава
түгел Гайбәт белән сулады...
Сүзләр диңгез, сүзләр Кыя
булып басты ул: Сүз җыеп
тарата торган Кооператив
ачты ул. Шулай яши
башлады ул. Юк. рәсми
теркәлмәде:
Яшь чагында карадык без һәм
хәзер дә карыйбы г Бер сүздән Г.
Камалның «шәп» Сираҗиен
тапыйбыз...
Бигрәк тә Сабир ошатты. Әнә
бит күптән, диде. Мәскәүнең
кара байларын Сираҗи «өткән»,
диде ..Директор булды Сабир да
Зур бер совхоз башлыгы.
Уңышы күренмәс» дә.
Ташып чыкты шатлыгы.
Анысын гози башлады.
Монысын сүтеп атты.. Җитмеш
җирдә җитмеш торле Әҗәткә
керен батты Совхозымы? Тора-
бара Бөтенләй бөлгән, диләр.
Юкка гына Сираҗидан Өйрәнеп
йөргән, диләр.
Яшь чагында карадык без һәм
хәзер дә карыйбыз:
«Банкрот»нын геройларын
Арабыздан таныйбыз
Низами
Тәүбә
Урамнарда нәйда булды озын чират.
Арка-арка тезелешеп басты ир-ат
Эгеш-төртеш! Монда исән калуларың
Икеледер, булсаң әгәр салам сыйрак.
Ялваралар: «Алчы. туган, берне
генә!» Кундыралар хәтта ипи
шүрлегенә.
Пеләш башлар, күзлеклеләр.. бу аракы
Үз катына чакырмаган кемне генә!
Агай-эне мыек бора, тамак кыра.
Кибетчеләр акча ягын санап тора.
Койрык — тышта, үзе энә «яшел елан»
Киштәләрдән мөлдер-мөлдер карап
тора.
Узып бара аракылы заман, дидек.
Эчүсез дә бу тормышлар таман,
дидек. Ах. тиз генә китми бездән иске
гадәт: Эчемлеккә килеп тагын башлар
идек...
Кәшфелзадә
Һаман «күтәрелүче» бер дуска
Әйт. сине кайсы түбәгә чакырыр «зурлык» тагын?
Болан да биек ояда син — алтын орлык, җаным!
Күр әнә. аста калган бит. түбәндә күпме тиңең!
Син исә һаман менәсең, сиңа киртә юк. җаным!
йөз чыт та безгә аркаң бор. яшәгез, сарыклар, дип;
Мин. диген, хәтта бүгеннән һәйкәлгә лаек, җаным!
Шунсы сәер, бер тавыш юк ни хуплау, ни каршы өн.
Син чыннан да көчлесенме, дәлилеңме нык. җаным?!
Ә ник сөенү, сөюләр, табыну, ышану юк?!
Әллә чынлыкта бүтән син.— бер агач мылтык, җаным?!
Әй менәсең өскә һаман — кем бара икән этеп?!
Каһармандай бит кыяфәт, юк. түгел «куык» җаным!
Әмма арган ахры халкым, күп «бөек»тән алданып. «Шылт»
та итми... каян бездә бу битарафлык, җаным?!
Юк. син әйдә шикләнмә, үс. имансыз чорга таян;
Кем белә бүген ни ялган, ни анда чынлык, җаным?!