Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Су хәтере
Суның да хәтере бар...
Картлар сүзе
Ышкылгандай шәһәр диварына, Ни гомерләр ага Казан-су! — Магнитофон тасмасыдай. Безнең
Язмышларны «язып» алган су.
Вакыт чорный барган...
Болганса да.
Җуелмыйдыр сулар хәтере;
Кырылышып бетсә-бетә халык - Су бетмидер... Мәңге ул тере!
Дошман сөенмәсен — манкортларга Әйләнде дип, халык уллары. Киләчәккә ага Казан-елга
Онытмагыз әле ул барын...
Күрәчәгең булгач, күрми хәл юк — Елга ничек йөзен капласын?
Хәтерләүләре дә — авыр газап
Ул көннәрне...
Алла сакласын!
...Ничәнче көн камалышта шәһәр, Калыа өсләрендә ак төтен...
Сиңа шатлык каян килсен. Казан, Сатлыклардан булгач бәхетең?!
Исәнгерәп кинәт, чайкалды көз. Тыныч елга тетрәп аһ орды: Сатлыкларның шакшы кулы белән Шартлаттылар ничә гасырны! Адәм әүлиясе Колшәрифнең Су өстендә ап-ак шәүләсе Шагыйрьләрнең өлеше — халык өчен Шәһит китү микән әллә соң?!
Ходай кушмагандыр бу язмышны. Башкисәрләр безгә кушкандыр — Илдән иман, ахры, Колшәрифләр Җаны белән бергә очкандыр...
Урамнардан кызыл гөрләвекләр Кушылдылар төшеп суларга: Сулар хәтеренә Казан-елга Канлы тасма булып чорналган...
Харрас ӘЮП (1946) — шагыйрь. » Ышаныч» »Таң суы». » Тенге кояшлар» һем башка китап тар авторы Ка занда яши.
Белеп торам: «Язганыңда Су күп»,— диячәкләрен... Нишлисең инде — сулардан Булгач күрәчәкләрен?
Узган гомерләр — суларда. Алар шаһит барына: Качып китә Шаһгалиләр. Сулар салып дарыңа.
Шәһәрне ничек саклыйсың Чыланган дары белән?
Ул суларны кая куйыйм, Язмыйча бары белән?!
Белгәннәр суның куәтен. Су белән булашканнар — Казанны бер йотым сусыз Итәргә тырышканнар. Капма-каршы ике көчтер: Берсе — су, берсе — дары, — Чишмәне шартлаткан чакта Очрашкан алар тагы.
Бәхет дип сөйләнеп, бүген Кемнәр дуамалланган? — Халыкның гомер чишмәсе Шул чактук томаланган...
Язарга кызык булганнан Су кушып язмыйсың ла! — Нишлисең, сулар күп булгач Халкыңның язмышында?!
Шаһгалиләрнең гасырлар Узып та беткәне юк:
Бар бездә дары... Тик аның Әле дә кипкәне юк!..
Кеше түгел бит ул онытырга — Хәтере бар суның, хәтере бар. Безнең ише хәтерсезләр өчен Кире кайта-кайта әйтере бар.
Муеныннан бүрәнәгә бәйләп Агызылган ирләр сүземе әллә? Сабыйларның елашуы микән — И бу елга сабыр, түзем әл дә!
Бөтенесе инде кырылып беткәч, Әче күз яшьләрен эчкә йотып. Ахыр чиктә чыга хатын-кызлар Илбасарга каршы хәнҗәр тотып... Ела. Казан! Ятим урамнарың Ул чагында елый алмагандыр - Сабыйларга хәтле каны аккач, Яшен түгәр кеше калмагандыр.
Кырык җирдә кырылышып яткан Татарларга кемнәр ясин чыксыз? — Мөселманнар килеп дога кыла Менә бүген — ничә гасырдан соң!
Аккан сулар оныта ала диме
Ул суешны газиз каласында?
Ела, Казан! Таман бу кайгыңа — Ничә гасыр әле еласаң да!..
Ышкылгандай шәһәр диварына
Сулар аккан —
Сора сулардан:
Мәчет хәтле мәчетләрне тиран Урыныннан нигә кубарган?
Йөрәгенә чиркәү салып куйган. Сызламасын нигә йөрәгең?!
Болгарында чиркәү — бабайларның Кабер ташы белән түләдең...
Талап җыйган алтын-көмеш җитми, Кирәк аңа синең Иманың — Канлы кулын Иманыңа сузган, Хөкемдары булып дөньяның.
Иван белән ярашмыйдыр Иман, Хак Иманга барыбер кер кунмый... Каеннарга кушып карый исемен — Ә каеннар һаман чукынмый!..
...Үз юлыннан сулар ага торган.
Ә суларга бар да язылган:
Бу халкыңның рухын сындырырга Теләүчеләр әллә аз булган?!
Җимерелми калган Сөембикә Манарасы кыяфәтендә Ул бүген дә басып тора әле. Яңа эзләр уя хәтергә.
Манараның үткен очы ерта
Кемнәрнеңдер мин-минлекләрен -
Шәҗәрәле була явызлык та...
Инде күпме авыз иткәнен!
Түкми-чәчми барсын салып бара
Агышына: сулар — хәтерле.
Аккан судай нигә озын булды Безнен кимлек? Сулар әйтерме?
Уйланабыз суга карап.
Үткәнне сагынабыз.
Туры килдек лә суларның Айкалган чагына без. Белгән көенчә һаман да Саламга ябышабыз — Заманга ябышыр чакта... Ялгышсыз ялгышабыз!
Актарылган чакларына...
Бөтереп ала дулкын.
Чыгырдан чыккан суларның Белә идек тә холкын. Кая карасаң да — сулар. Биш диңгез порты — Казан. Агасы икән лә безгә Кайсы диңгезгә табан?!
Кемнәр генә җырламады
Бу бәхетсез нигездә: «Минем дә кайгыларымны Илтеп сал, дип, диңгезгә...»
Агызып алып киттеләр. Авырсынмады сулар — Халыкның кайгы-сагышын Көн вә төн ташыдылар.
Ташыдылар... Әллә нигә Бетмәде кайгы i ына Әнә тагын кемнәреңдер Иленнән аерыла.
Суларга төшә шәүләсе Кремль төрмәсенең... Хәлеңнән килсә, и елгам. Язмышка бирмәс идең.
Асыл егетләрен илнең — Туфанын. Кәримнәрен...
Кемнәр белсен нидән болай Ярларга бәрелгәнең!
Су буйларында — авыллар... Сулар ник ашыктылар? — Корбанлы еллар кайгыны Көн вә төн ташыттылар...
Идел... Кама... — сулар тоташ.
Беләсең, су. беләсең:
Туган авылын эзләп берәү — Кая борсын көймәсен?
Тирәндәме өй урыны — Ташлансынмы ташкынга?
Ата-баба сөякләре
Кайсы дулкын астында’’
Әллә чынлап та аларның Җаннары тере микән — Акчарлак булып, суларга Сугылып йөри микән?
Ник болай хөкем иттеләр Ү зеңнән башка гына? — Куялмыйсың башкаеңны Нигезең ташларына...
Ничек хәтерләмәсен дә Сулар, ничек белмәсен: Кеше дип йөртәләр иде — Әверелдең кемгә син?!
Чакырган җиргә барасың.
Куган җирдән китәсең...
Куган җирләр — Туган җирең Булса, ни хәл итәсең?
Сулар белән гел янәшә бит без. Чагылабыз гүя көзгедә.
Бер сорарлар әле. таптырырлар — Хәтерләп кал. дулкын, безне дә!
Ком кудыра иде земснаряд. Камышлары Казан-елганың Тирбәлделәр җилдә...— И газиз су!
Яулыгыңны кемгә болгадың?
Дәшми-тынмый гына сулар ага. Ага хәтер сулар эзеннән.
Кадер беткән чакта хәтерләр дә Кала икән чыпчык тезеннән... Кемлегебез — чишмәләргә язган... Суга салдык күпме байлыкны! Эремәде суда ул гөнаһлар — Үлгән
Балык булып өскә калыкты.
Саекса да хәтер, еллар тирән — Үзебезгә чоңгыл казылган.
Хәтерләп кал. дулкын: килер язмыш Сәнәк белән суга язылган.
Кеше күзе үтерүчесе йөзен
Алып кала, диләр, үзендә.
Китеп бара сулар — безнең шәүлә, Безнең сурәт сулар күзендә...
Гасырлар икән бит синдә... Аңладым, су, аңладым: Безнең болай булуларда Гаебе юк алланың!
Мулла да, кулак та түгел Кешеләрнең дошманы.
Хак дошманың — үткәнеңне Онытырга кушканы.
...Су буйларына төшәсең. И. Сулар бар әле дә! — Кемнәр кергән булыр иде Бу халыкның хәленә?
Иделеңнән аермасын! — Шуны телә иң элек. Болай да бит бар дөньяга Бетә яздык сибелеп...
Җирдәге бар сулар тоташ, Аксалар да кай таба. Аккан сулар кире кайтмый, Диләр дә бит... Кайтала!
Явызлыкта чама беткәч. Сулар да бер кайтачак: Су хәтере — безнең хәтер! — Туфан булып калкачак...
1989