Логотип Казан Утлары
Шигърият

«МИЛЛӘТ МӘХӘББӘТЕ» КИТАБЫНДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРДӘН


Лисане хәлебез
Эчем кайгы, идәр аһ-ваһ лисаным —
Бу хәсрәтне каләмдер тәржеманым; «Кеше хәлен кеше белми» дигәннәр.
Ничөн хәсрәт чигә минем бу җаным?..
Гафил ятмый урыннан кузгалырга
Мине мәҗбүр итәр инде заманым;
Бу көннәрдә кулымда калмагандыр
Нә Әстерхан, нә Болгар, нә Казаным.
Җиһанда миннән әхкарь һич кеше юк.
Мине кызган!.. Мине кызган, туганым!..
Зәваль юк. дип фикер иттем мин ахмак.
Кая китте гүзәл хан илә ханым?..
Озын чәчкә мөсәххәр булды бунлар —
Моны күреп тәгайер итте каным.
Гаҗиз булдым аякка баса алмый.
Ята-ята агырган ике саным.
Динем, дөнья пәракәндә улыптыр.
Кулымда калды ялгыз бу иманым;
У мөлкәт берлә китмеш бергә гайрәт, Кулымда калмаган гайрәт нишаным.
Бу көннәрдә миңа махсус ватан юк.
Мәкам улмыш шу дошмайга мәканым: Качан бетәр татарның аһ-зары?!..
Кулымда файда юк, күптер зыяным.
Тисане хәлебез — ап-ачык күренеп торык хәлебез.
Тәржеманым - аңлатучым, күчерүчем.
Гафил — ваемсыз, гамьсез.
Әхкарь — түбән; хур ителгән.
Заваль — бетү, юкка чыгу, үлем.
Мосәххар булды — буйсындырылды
Пәракәндә улыптыр — таркалыптыр.
Нишаным — эзем, галәмәтем.
Мәкам — тору урыны.
Тәгайер итте - алмашынды, үзгәрде.
&
Ү зенең гаклына татбикз» итеп диннәрне һәр милләт. Буңа чаклы бу дөньяда ничә диннәр бозылгандыр.
Жндаль һәм ихтилаль берлән бетерделәр китапларны. Явыз куллар кереннән сакланып калганы — Коръәндер. Һабил кател итеп Кабил кабул итмәде тәүбәне, Шу көннән бу көнгә чаклы бу дөнья кып-кызыл кандыр. Бәни адәмдә һәр заман гөнаһ кыйлмак — гадәт бер эш. «Кулын сузма!» дигән йиргә адәм кулы сузылгандыр, һаваи нәфсинә алданды инсан һәм хатыннарга, Хатыннарның сүзи берлән аталары хур булгандыр. Безем тәгъбирчә бу көндә тәмәдденле дигән йирләр Бөтен инсаннари мөһлик зарарлар берлә тулгандыр.
Татбикъ итеп — яраклаштырып. Җидаль — гауга, низагь. Ихтилаль фетнә. Кател п - үтереп һаваи — буш. Тәмәдденле — культуралашкан, мәдәниятле. Мөһлик һәлак
Сән күрендең күзләрә дошманлыгың бетмәс кеби.
Безләри агыр эшә куш канлыгың бетмәс кеби.
Алдадың бик күп заман.
Гафил иде милләтләрем;
Бездә гафләт бетсә дә куштанлыгың бетмәс кеби.
Башкалар күзен ачарсә.
Ни өчен эчең пошар?
Юкса кылмадыңмы фарыз - Солтанлыгың бетмәс кеби?
Хак зоһур итте бу көндә -
Аттылар сән шайтани;
Атса да хак йолдызы.
Шайтанлыгын бетмәс кеби.
йә татар! Тиз сән дә уян -
Мөнкариз булмас борын;
Зан идеи булдың һәлак сән Ханлыгын бетмәс кеби.
Күзләрә — күзләргә. Эшә -эшкә. Гафил ваемсыз, гамьсез. Гафләт ваемсызлык, гамьсезлек. Ачарсә — ачар исә. ачса. Хак юһур итте - алла күрсәтте Минкариз булмас юкка чыкмас Чан идсп булдың һәлак сән Ханлыгың бетмәс кеби ханлыгың бетмәс кебек уй йартсп һәлак булдың син.
Алар бездән оялганнан
Тәрек кыйлмадылар горфен;
Алардан бән оялганнан
Тәрек итмәм татарлыкны.
Әгәр белсә иде милләт
Хәвефледер киләчәк көн;
Ганимәт дип белер иде Татарлык бездә барлыкны.
Аларга улма. дус. хәйран һәр эшләре гаҗәеп дип;
Алар алмадылар күктән Бу без күргән кнбарлыкны.
Әгәр син иҗтиһад итсәң.
Алардан артта булмазсән;
Шигем юк. бер вакытларда
Алырсәи игътибарлыкны.
Кешенең фазлына кызма!
Фәзаилне ү зең эстә!
Алырга ижтиһад нткел
Алар безгә кы «арлыкны.