Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС


Әйе. барлык халыклар телендә дә шундый әйтем яши Бергәләп, киңәшләшеп эшләнгән эш эзсез калмас, таркалмас Бу язма да — әнә шундый бер фикер алышу, киңәшләшү турында.
Берничә аи элек Алма-Ата шәһәрендә әдәби бәйләнешләр һәм тәрҗемә мәсьәлә-ләренә багышланган халыкара конференция булып узган иде Бу олы киңәшмәне Ка- загыстан Язучылар союзы каршында бер ел элек кенә барлыкка килгән «Тәрҗемә һәм әдәби бәйләнешләр Баш редакциясе» дип исемләнгән берләшмә оештырган иде Әлеге берләшмәгә исә шушындый катлаулы һәм шактый ук мәшәкатьле бу эшне башкарып чыгарга СССР Язучылар союзы карамагындагы Тәрҗемә Советы җитәкчелеге дә. җирле Язучылар союзы идарәсе дә зур булышлык иткәннәр иде.
Конференциянең теп темасы «Үзгәрүчән дөнья хәлләре шартларында әдәби тәрҗемә мәсьәләләре-- дип билгеләнсә, төп максаты исә илебез халыкларының үзара киеренке мөнәсәбәтләре яктылыгында бердәм фикер туплау һәм бердәмлеккә ирешү юлларын барлау булды дип әйтер идем мин
Киңәшмә эшендә әдәби тәрҗемә һәм арадашлык проблемалары белән даими шөгыльләнгән байтак кына язучы галимнәр һәм тәрҗемәчеләр катнашты. Шул җәһәттән чит мәмләкәтләрдән унике кеше, күпчелек союздаш республикалардан икешәр-өчәр вәкил һәм өч автономияле республикадан дүрт яэучы-тәрҗемәче килгәннәр иде. Тагын Таулы Алтай автономияле өлкәсеннән бер әдип — Торшын Торбоков та булды. Алда аерым тукталып тормас өчен, автоиомиядәш делегатларны атап үтим Татарстаннан анда мин. Баш- кортстаннан Хөрмәт Биккол. Якутиядән шагыйрь Семен Руфов белән прозаик Иван Федоров катнашты Руфовтан башкаларыбыз күңелләребездәге уй-фикерләрне әйтергә тырыштык Мин мәсәлән, конференциянең беренче көнендә чыгыш ясадым, автоиомиядәш башка иптәшләр киңәшмәнең соңгы көнендә. Язучылар союзында уздырылган утырышта сөйләделәр
Автономияле республикалардан тагын Каракалпакстан вәкиле дә чакырылган иде, ләкин, ни сәбәпледер аннан килүче булмады. Союздаш республикалардан Әрмәнстан делегациясе киңәшмәдә катнашучылар күңелендә беркадәр ризасызлык төсмере калдырды Алар, берничә язучы Әрмәнстан башкаласыннан Алма-Атага турыдан-туры очучы самолет юк. мәгълүм сәбәпләр аркасында Бакуда тукталыш ясап очасыбыз килми, дип, сәяси дәгъва белдергәнрәк телеграмма гына җибәрделәр. Конференция делегатларының күпчелеге мондый сылтауны хупламады билгеле Ник дисәң, шул ук төбәктән килүче Грузия язучыларына да бит турыдан-туры рейс булмаган, алар да бирегә, бик җайсыз шартларда Ташкент аэропортында тукталыш ясап, икенче рейс белән очып килгәннәр иде Шулай ук башка делегацияләрне дә өф-өф итеп, өйдән-өйгәчә озатып куюлар каралмаган иде
Алма-Атада булачак шушы олы сөйләшүгә дип махсус әзерләнеп Венгрия. Кытай һәм Чехословакиядән икешәр кеше, Болгария. Монголия, Израил. Сүрия, Төркия һәм Франция илләреннән берәр язучы килгәннәр иде Конференциянең рәсми телләре итеп казакъ һәм рус телләре билгеләнде, баштагы ике көндә — утырышлар Казагыстан Фәннәр академиясенең зур залында барганда — чыгышлар шушы ике телгә тотрыклы рәвештә тәрҗемә ителделәр Безгә. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган кешеләргә, бигрәк тә шунь!Сы гыйбрәтле һәм кызык тоелды: чит ил кунакларының бер өлеше рәсми чыгышларын саф төрки-казакъ телендә башкардылар. Үзара безнең белән гәпләшкәндә дә алар, -гой-бай» ушымчалар өстәт-, һич тә тотлыкмыйча һәм ят сүзләр кыстырмыйча, -ззакъча бик иркен сөйләштеләр.
Мәсәлән, тумышы белән маньчҗур кабиләләренең берсеннән булган кытай галиме ■' Хуонҗан. һәр җөмләсен дип әйтерлек бик күтәренке тавыш белән
• • V’1 . ■ - ' ... ,и башлый
Ә
— Мин монда Абай илен аңсыл килдем . Жолдастар! Мин герки әдәбиятларны өйрәнү өчен. эзләнү өчен килдем —дип. бик ялкынланып сөйләде
Шулай ук Венгриядән килгән тәрҗемәчеләр шагыйрь Ференц Буда белән әдәбият галиме Иштван Мандоки, Монголиянең Баянөлгәи аймагыннан (өлкәсеннән) кунак Жәмли- ха Шалулы Кытайдан әдәбият галиме һәм тәрҗемәче Баи Цыхун да залдагыларга уз фикерләрен бик аңлаешлы ител казакъ телендә ирештерә алдылар Төрек галиме Һәм язучысы Ирфан Насретдин улы, авыру сәбәпле, беренче көн утырышларында була алмады, ә инде соңгы көндәге үзара аралашу барышында шулай ук барлык төрки телле делегатлар аңларлык дәрәҗәдә әңгәмәләште
Бу хәлгә без. төрле автономияләрдән килгән язучылар сокланып та. көнләшеп тә утырдык, билгеле Әйе, Союздаш мәмләкәт халыкларының телен чит илләрдә дә өйрәнәләр икән, ул республикаларның мөмкинлекләре зур бик зур. ә арадашлык дуслык мөнәсәбәтләре бик тә колачлы икән1 Бу хәл. әлбәттә бер казакъ әдәбиятына тына карамый. Украина, Белоруссия. Үзбәкстан, Грузия яисә Балтик буе республикалары кебек дөнья үзәгендә кайнаганнары гына түгел, алардан гадирәкләренең дә чит мәмләкәтләрдә яшәүче каләмдәшләре белән аралашу мөмкинлекләре безгә караганда бермә-бер артык алар әледәи-әле бергә очрашып сөйләшә һәм киңәшәләр бер-берсенең (милләтләр күздә тотыла) әдәби мираслары, мәдәни казанышлары белән даими рәвештә уртаклашып торалар
Алма-Атадагы конференция барышында да без мондый үрнәкләрне күт> ишеттек Әнә бит Кытай әдәбиятчысы Ха Хуаҗан бүгенге казакъ язма әдәбиятының нигезен салган Абай Конанбаев иҗатын аның туган җиренә килеп өйрәнгән, кытай телендә аңа багышлап күләмле гыйльми хезмәт язган Абай шигырьләренең тулы җыентыгын кытай телендә бастырып чыгарган Хәзер исә ул Абайның шәкертләре — егерменче гасыр башында иҗат иткән күренекле Казакъ шагыйрьләренең иҗатлары белән дә кызыксына икән (Казакъ мәдәниятында якты эз калдырган ул акын-шагыйрьләрдән Мәгъҗа» Жомабаея. Шәкәрим Йосыфбәк Аймаутов иҗатлары соңгы елларда халыкка яңадан кайтарылды)
Монголиядә дә казакъ әдипләренең иҗатына булган ихтыяҗ артканнан арта бара икән. Жәмлиха Шалулы башлыча шул турыда һәм киләчәктә нн-иәрсәләр тәрҗемә итәргә кирәклеге турында сөйләде
Европадагы барлык илләрдә дә казакъ әдәбияты һәм казакъ халкының борынгы ааыэ иҗаты күпләп бастырып чыгарыла һәм шул халыклар теленде яратыл укыла икән. Ки- ңәшмә-конференциядо бу хакта Болгария Венгрия. Чехословакия язучылары тәфсилләп сөйләделәр Билгеле, башта конференцияне ачу тантанасы булды. Анда тәрҗемәче язучылар алдында торган мөһим бурычлар ханында кыскача докладны Тәрҗемә һем әдәби бәйләнешләр Баш редакциясе рәисе, күренекле этнограф һәм әдәбият галиме Морад Әүээое ясады Киңәшмәне ис» кыскача кереш сүз белән рәиснең урынбасары күренекле прозаик һәм тәрҗемәче Сатимҗан Санбаея ачып җибәрде Алардан соң башлап сүз алган Франция вәкиле Жан Малори да иң элек казакъ әдәбияты белен арадашлык мәсьәләләренә тукталды Якын киләчәктә Париждагы үз нәшрияты «Плоньда казакъ фольклорын Абай Конаибаевның тулы басмасын чыгарачакларын әйтте. Үзе дә Каэагыстанга багышлап бер китап яза башлаган, шул китап та тиз арада «Плоня басмасында донья күрәчәк инәи
Жан Малори нәшир һәм яэучы-тәрҗемэче генә түгел, ул халыкара ЮһвСКО оешмасының әдәби арадашлыкка багышланган бер комиссиясендә зшләуче әдәбиятчы галим до икән әле. дөньякүләм әдәби тәрҗемә хәлләрен дә яхшы ук күзаллый һәр халык язучысы үз ана телендә җат игәргә тиеш, аны башка телдә сөйләргә, язарга кечләү ярамый Ә тәрҗемәче исә. ике телдә дә иҗат иткән кайбер язучылар шикелле үк. ике халыкның да гореф-гадәтләрен белеп эш иткәндә генә уңышка ирешә ала «Шунлыктан безнең бурыч — бер-беребезнең гореф-гадәтләрен телләрен өйрәнүдән башланырга тиеш».— диде Жан Малори Шөбһәсез, бүгенге бу уртак киңәшмәбез шул юлда бер зур эш булыр, халыкара бәйләнешләрне, танып-белешүләребезне ныгытыр, димәк, халыкларыбыз дуслыгын ныгытыр, дип белдерде ул Аннары француз әдибе кабат Казагьктаи вәкилләренә мөрәҗәгать итте
— Бу ил белән танышуымны киләчәктә дә дәвам нттерәчәкм-н Ә казакъ әдәбиятын турыдаи-туры француз теленә тәрҗемә кылырдай белгечләр бездә ' i - диде
Чех ослов ак иядән шагыйрь Войцех Кондрат Казагыстанның олы »д.<(>< Морис Симаш- ко. СССР Язучылар союзы каршындагы Тәрҗемә Совет җитәкче Элизбар
Анониашәнли. Белоруссиядән әдәбият галиме һәм тәрҗемәче Вячехлат t -ша, Болгариядән тәрҗемәче Николаи Арет ое һәм башкалар да тәрҗемәче язучылар алдында торган зур бурычлар хакында сүз алып бардылар Тәрҗемә офыкларын киңәйтү арадашлыкны ныгыту юлларын бергәләп эзләргә тиешбез, дип белдерделәр Сүриядән шагыйрь Айман Абушаар, Итраилдә рус әдәбиятын еврейчага күчерүче язучы Давид Маркиш әлеге үз ипләрендә совет язучылары әсәрләрен бастырып чыгару аз икәнен белдерделәр киләчәктә бу тәҗрибәнең киңәителәсен вйттеләр Шунлыктан әле ул илләрдә башлыча рус классик һәм рус совет әдәбияты гына күлләп кулланышта икән Мәсәлән Д Маркиш Иэ-
раилдә бүген бигрәк тә бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләр яратып укыла, совет язучысы Александр Бекның «Волокалам шоссе»сы иврит телендә инде егерме тапкыр басылып таратылды, диде.
А Абушаар Сүриядә СССР палыклары әдәбиятына багышлап берничә антология чы тармакчы Икенче томга Кавказ әдәбият үрнәкләре керәчәк Беренче. Рус әдәбияты томы инде чыккан.
Әмма, минем карашка бу зур халыкара киңәшмәнең киң бер тармагы төрки әдәбиятларның бүгенге торышы һәм бәйләнешләре мәсьәләләрен тикшерүе белән әһәмият ле булды. Терки әдәбиятларның бүгенге хәленә һәм үзара мөнәсәбәтләренә кагылышлы төпле фикерләрен әйтүчеләр арасында казакъ язучы һәм галимнәре өстенлек итте дисәк тә ялгыш булмас. Жуматали Смагулов Акселеү Сәйдимбәков. Әскар Токманов, Жаппар Үмәрбәков. Фатих Фәткуглин (тумышы белән безнең якташ), Хәмзә Абдуллин һ. б казакъ азучыларының тәрҗемә өлкәсенә караган бурычлары хакында борчылып сөйләделәр Европа классик әдәбиятын тәгаен барлап бастырып чыгарган булсалар да, кардәш әдәбиятларның күренекле вәкилләрен тотрыклы рәвештә тәрҗемә итү, барлау булмады әле. дип пошынып сөйләделәр. Жалпар ага Үмәрбәков «.унбиш еллар элек «Жазушы» нәшрияты «Дуслык китапханәсе» һәм «Шәрек йолдызлары» серияләрен башлап җибәргән иде, әмма соңгы вакытта «Шәрек йолдызлары» сериясе тоткарланып чыга»,— диде. (Жөя эчендә шуны да искәреп китик, «Дуслык китапханәсе»ндә беренчеләрдән булып «Татар повестьлары» җыентыгы дөнья күрде, аны хуплаучыларның берсе, китапка юл ачучы да язучы һәм тәрҗемәче Жалпар ага иде) Азербайҗан шагыйре Акиф-Әхмәтов та киләчәктә төрки телле әдәбиятларны берләштерү кирәклеге, очраклы әсәрләрне түгел, гыйльми яктан уй- ланылган тәртиптә бер-беребезне тәрҗемә итешү юнәлешен алу кирәклеге хакында сөйләде
— Югыйсә аяныч хәлләр туа Казакъ әдәбиятын даими рәвештә азәрбайҗанчага тәрҗемә итеп чыгара килсәк тә, үкенечкә каршы, бездә әле Абайның юка гына җыентыгы да дөнья күрмәгән. — диде ул.
Аннары Акиф иптәш киләчәктә барлык төрки әдәбиятларның күренекле әсәрләрен туплаган унике томлык серия чыгарылачагын белдерде
Үзбәк язучысы Фазыл Насыйров төрки әдәбиятларның бүгенге торышын һәм проблемаларын яктыртучы уртак бер журнал кирәклеге турында, аңа «Төрекстан» дип исем бирү турында әйтте Үз чыгышымда мин дә аның бу тәкъдимен хупладым, ул уртак журналда тәрҗемә проблемаларын гына түгел, төрки телләрнең уртак һәм үзгәлекләрен чагылдырган мәкаләләр урнаштырып, гомумтөрии мәсьәләләрне дә тикшерергә мөмкин булыр иде, дип әйттем Мин шулай ук. фәкать төрки телле әдәби тәрҗемә мәсьәләләрен тикшерү өчен якын бер арада шушы телдә иҗат итүчеләр киңәшмәсен уздырасы иде, дип тә белдердем Минем бу фик*( не азәрбайҗанлы иптәшләр дә. үзбәк язучылары Фазыл Насыйров белән шагыйрь Мирбулат Мирзаев та хуплап чыктылар.
Казагыстанда исә бу т "өлештә дә кайбер эшләр башкарыла икән инде Бу хакта Тәрҗемә Һәм әдәби бәйләнеш әр баш редакциясенең альманах редакторы Акселеү Сәйдимбәков белән Морад Әүэзсжпар спйпәделәр Казагыстан тәрҗемәче-язучыларының бу берләшмәсе 1989 елның апрель аенда -Казакъчага тәрҗемә ихтыяҗ-проблемалары» темалары темасына багышлап бер зур кинәшмә уздырган Шул ук елда бу киңәшмә материаллары тупланган җыентык дөнья күргән 1989 елда шулай ук шушы Баш редакция тарафыннан оештырылган «Галәм. (казакъча язылышта «Алем«) альманахы |ң беренче саны басылып чыга. Киләчәктә бу альманах рус һәм казакъ телләрендә елына берничә сан булып чыгачак икән. Бу альманахны киләчәктә, әлбәттә, гомумтөрки әдәбиятлар багланышы матбугатына да әверелдерү мөмкиндер Ә әлегә, минемчә, һәр республикада чыгып килүче журнал, альманахлардан тулырак файдаланырга кирәк, ул журнал битләрендә тәржемә ихтыяҗларын да онытмау, аларны даими барлап, күзәтеп торуны оештыру кирәк
Алма-Атада узган халыкара конференциядән алган иң зур тойгым, төп фикерем — безгә, татар язучыларына һәм тәрҗемәчеләренә, ешрак чит дөньяларга чыгу, башка халык әдәбиятлары белән ешрак танышу һәм аралашуның бик-бик зарури икәнлеген тагын бер кат тану булды Бүгенге дөньяда без шулай аралаша-аралаша гына үз юлыбызны, үз урыныбызны таба алачакбыз Югыйсә бүгенге көндә Урта Идел регионында гына чикләнеп калу куркынычы, әдәбият дип йөртелгән Идел-суыбызның башка су-дәрьялар белән аралашмаган һәм кушылмаган очракта тәмам саегып калу куркынычы бар бит Моны без онытмаска тиешбез.