Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮГӘРЧЕН СӨТЕ


Кыйсса башы
ыз бала туса — шатлык, ир бала туса — горурлык...
Язның шактый борынлап килгән бер көнендә Бал- тамак авылындагы ике йортка әнә шундый горурлык иңде.
Малайларның берсенә Хәбир дип, икенчесенә Таһир дип исем куштылар. Ләкин әле аңынчы, исем куш канчыга кадәр, Әхмәтгали Сабирҗанов сигез чакрым ераклыктагы район үзәгеннән ат менеп, язгы пычракка бата-чума кайтып керде. Аның йөзе агарынган, өс-башы пычранып, буялып беткән, чәчләре тузган, сулышы кабынган иде. Әхмәтгалине тәрәзә аша күреп калган хатын-кыз, күрше-күлән урамга йөгереп чыкты. Алар — сөенче
алырга ашыгучылар — Әхмәтгалинең әйткән сүзен дә, биргән вәгъдәсен дә яхшы беләләр иде. «Сугыштан исән-сау кайтсам, өй тулы бала үстерер идем»,— дип нәзер әйтүен Әхмәтгали үзе сөйләп йөрде. «Монысы да малай булса, бөтен авылны җыеп кунак итәм»,— диде. Кендек әбисенә дә, сөенче алган күршеләргә дә аерым-аерым бүләк вәгъдә итте.
Әхмәтгали кара тиргә баткан атыннан сикереп төште.
— Сөенче синнән, күрше! Гөлчирәң исән-сау котылды! Малай тапты, малай!..— дип шаулашкан хатыннарны әллә күрде, әллә күрмәде — шул ук шашынган кыяфәт белән алга атлады. Бер-ике адым баргач, кинәт борылып. туктады. Йөзендә елмаю да, шатлык әсәре дә юк иде. Үзен уратып алган күрше-күләнгә озак итеп, гаҗәпләнеп карап торды. Аннан соң каяндыр эчтән, тамак төбеннән чыккан тавыш белән ярым пышылдап әйтте:
— Кайгы, җәмәгать... Сталин үлгән...
Бу — 1953 елның март башы иде. Иртә килгән язның былчырагы күзгә күренеп артты. Авыл советының кыйшайган кыегына, идарәгә, манарасы киселгән элекке мәчет бинасына — клубка, мәктәпкә, салам түбәле йортларга кара белән каймаланган кызыл әләмнәр эленде.
Авыл матәмгә батты...
Иртәгесен Әхмәтгали янына икенче бер малайның әтисе Шәкүр Корбанов килде. Өйгә керде, утырды, сүзен башлап китәлми азапланды. Ниһаять. ирләр өйдә икесе генә калгач, өзеп әйтте:
— Нишлибез, Әхмәт? Бәби туе уздырабызмы? Әллә?..
Әхмәтгали аны ярты сүздән аңлады, шундук кистереп салды:
Нияз АКМАЛ (1954) — шагыйрь һзм прозаик. •Учак*. ‘Үз урамым* ‘Килер бер кон* исемле китаплар авторы. Казанда яши.
— Син нәрсә, Шәкүр! Ил — кара кайгыда. Мондый чакта туй уздырып бәйрәм итеп ятудан да яманрак эш булырмы9
— Анысы шулай шулаен да... Ну бит, малай туды, Әхмәт, малай!
■ Аңлыйсыңмы?! Син үзең дә бит, авылны бер гөрләтербез әле, дигән иең!..— Шәкүр әллә ничек, буылып, озак итеп ютәлләде.— Минем бит, үзең белә
' сең, беренче малай, бердәнбер малай... *
Шәкүр Корбанов сугыш чыгар алдыннан гына өйләнгән иде. Яраланып, “ дүрт ай буе госпитальдә аунаганнан соң, буш нигезенә кайтып егылды. § Аның хатыны, районнан килеп йөргән бер вәкил белән чуалып, халык _ алдында тәмам даны чыгып, соңыннан каядыр китеп югалган иде. Шәкүр г моңа бик нык рәнҗеде, яше барса да, өйләнми йөрде, хатын-кызга ышаныч р күрсәтмәде. >
Ниһаять, читтән килгән укытучы кыз Хәлимә аның күңелендәге кара ф уйлары — хатын-кызга булган нәфрәтне куып таратты, үзенә каратты. Зур- ч лап, туй ясап өйләнештеләр. Әйе, яңа туган малай Шәкүрнең беренче ба < ласы һәм бердәнбере иде. Әхмәтгали аны аңлады, тик барыбер үз сүзен- * дә калды:
— Юк, яшьти... Сиңа да киңәш итмим, үзем дә андый яман эшкә бар- я мыйм. Ил-көн алдында да, намус алдында да оят булыр. Шундый олы * кайгы килгән чакта, бөтен халык зар елаганда без генә бәйрәм ясап ятал х мабыз.
— Юлбашчы үлде дип, бала тумый тормый ла инде, Әхмәт. Исем бул са да куштырыйк. Бала бит ул! Аңа юлбашчы үлде ни .
Әхмәтгали Шәкүргә шундый итеп карап куйды, тегесе ярты сүздә тук талып калды, аннан соң аклангандай итеп әйтте:
— Шәп исем тапкан идек Хәлимә белән. Таһир дип кушарга исәп...
Шәкүр тагын нидер әйтмәкче булды, әмма ютәле тотып алды. Ютәл дән арынгач, Шәкүр урыныннан авыр гына кузгалды, борылып эндәшмәк че булды, әмма дәшмәде, ишеккә таба атлады.
— Бу кайгылы көннәр узсын, Шәкүр,— диде Әхмәтгали. Аның тавышы йомшарган, йөзендәге ачу галәмәте юкка чыккан иде.— Узсын.. Малай лар гына исән-сау булсын, бәби туен да үткәрербез, исем куштыру йола сын да үтәрбез.
Беренче сыйныфка кергән улы Әхсән, сабактан кайткач, әйтте
— Әти! Мәктәптә җыен булды, бөтен кеше елады, укытучылар да.
— Син еладыңмы соң, улым?
— Бик елыйсым килде, күздән яшь чыкмады шул,— диде малай, үке неп.— Тырыштым, тырыштым — чыкмады.
Кичке якта Әхмәтгалигә укытучы Әхмәтнәҗип сугылды.
— Малаең туганын ишеттем, килеп чыгып булмады, мәшәкать күп иде, Әхмәт абый,— диде. Өч кенә яшь аерма булса да. Әхмәтнәҗип аңа «абый* дип дәшә иде. Кесәсеннән үзе белән алып килгән «чәкүшкә*сен чыгарды.— Малайның тәпиен «юып алыйк», абый...
Кече якта икесе генә калып, озак кына сөйләшеп утырдылар. Яңа туган малайдан башланган сүз шуңа — ил өстенә килгән кайгыга барып тоташты.
— Син — безгә якын туган тиешле. Нәҗип,— диде Әхмәтгали.— Монда сөйләшкән монда калсын, син анысын гына аңлыйсың. Әйт миңа, нәрсә булыр хәзер илдә? Ничек яшәрбез? Аннан башка
Укытучы протез аягын исән аягы өстенә җайлап куйды, кесәсеннән «Север* папиросы алып, ашыкмыйча гына кабызды, табынга таралган куе зәңгәр төтенне кулы белән куды:
— Ничек яшәрбез, димә син, абый... Без инде яшәдек. Яхшымы, начар мы — яшәдек! Менә, малаең туды, Айсылуың. Әхсәнең бар. Балалар... Алар ничек яшәр, диген син.
— Син инде бигрәк, Нәҗип... Безнең гомер дә башлана гына әле. Яшь лекне сугыш алды алуын, әмма гомер бар әле, яңадан башланып килә, шуңа әйтәм мин.
— Юк, Әхмәт абый. Гомер яңадан башлана алмый. Гомер бер генә туган көнеңнән алып соңгы сулышыңа кадәр... Бары тик шулай гына. Ур та бер җирдән башлана алмый ул, берничек тә башлана алмый! — Әхмәт нәҗип авыр йодрыгын өстәлгә китереп куйды - Әткәйне алып киткән көнне минем балачагым тукталып калган. Комсомолга кергәндә мин аннан баш тарттым. Мин бит әткәйдән баш тарткан кеше. Әхмәт абый! Сугыш
та ул минем төшкә кереп интектерде... Каядыр чакыра, баш чайкый. Менә шул... Ә безнең балалар бездән бәхетлерәк булырга тиеш. Алар инде без дән баш тарта алмас! Без алар тусын дип утка барып кердек. Без алар өчен, мең мәхшәр үтеп, исән кайттык. Безнең балалар — яңа буын, Әх мәт абый! Алар үсәр, алар турында: «Бу — Әхмәтгали малае! Бу — Шә күр малае, бу— Әхмәтнәҗип кызы!»—дип кычкырып әйтергә тиешләр. Аларның кадере үзләреннән алда йөрергә тиеш.
— Анысын син дөрес әйтәсең, Нәҗип энем. Дөрес... Ничек яшәрбез дигән сүзем шул балаларны да уйлап инде. Сугыш-мазар яңадан чыкмасын дип борчылуым. Сталинны кем алыштырыр? Ул исән булганда дөньясы да тыныч булыр иде. Сталинсыз нишләрбез? Ил хуҗасыз тормас анысы..
Алар ярты төнгә тикле сөйләшеп утырдылар. Әхмәтгалинең Гөлчирәдән юллап алган тагын бер шешәсе яртылаш бушады. Сүзләре гел бер тирәдә әйләнде, бер тирәдә йөрде; сөйләшкәннәре яңадан балаларга, үзләре саклап калган яңа буынга, авылда бер үк көнне туып аваз салган малайларга әйләнеп кайтты. Әхмәтгали дә. Әхмәтнәҗип тә бераз иркенәйгән, күңелләре ачылган, аларның хәрәкәтенә олпатлык, кодрәтлек иңгән иде. Алар әле бу вакытта үз балалары турында, киләчәк турында зурдан кубып сөйләшәләр, фикерләренең чисталыгына, олылыгына куаналар, бер-берсен тыйнак кына мактап алалар, рәнҗетми һәм рәнҗеми генә бә-хәсләшәләр иде. Алар үз балалары турында сөйләшәләр, яңа буын турында сүз йөртәләр һәм шушы буынның коммунизм төзергә, коммунизмда яшәргә хыялланачагы, үзләре өчен изге булган Сталин исеменә тап төшәчәге, шәхес культы дигән яңа сүз калкып чыгачагы, үзләре өмет баглаган буынның эзсез һәм төссез кешеләрдән торачагы турында уйламыйлар да. белмиләр дә һәм белә дә алмыйлар иде.
Берничә көннән соң авыл ишетте: Шәкүр Корбанов, күрше-күләнне, туган тумачаны җыеп, бәби туе уздырган. Хафиз картны чакырып, улына исем куштырган.
Хафиз карт балта остасы иде. Аның әтисе дә кулыннан балтаны төшермәде, һөнәрен улына биреп калдырды. Указлы мулла булмаса да, яшен һәм дини китапларны укый белүен чамалап, картлар аны мулла санап йөртә иде. Хафиз карт авылдашларына бура бурый, мунча сала, йорт җиткезеп бирә, кирәк икән, йола хезмәтләрен дә үти. Корбановларга ул ялындырмый килде. Шәкүр белән Хәлимәнең сабый баласына, йоланың бөтен шартын туры китереп, Таһирҗан дигән исем кушты. Әмма аның алдан сөйләгән нотыгы бу юлы башкачарак иде:
— Олы атабыз, юлбашчыбыз Сталин вафат булган бу кайгылы көннәрдә, җәмәгать, авылыбызда ир балалар туды. Алар даһи Сталинның боек эшен дәвам итүчеләр булсын. Амин, шулай булсын!..
Тиешле догаларын укып, йоланы башкаргач, Хафиз карт бөтенләй үзгәрде. Әйтерсең, ул хәзер авыл мулласы түгел, ә бәлки балта остасы булып йөргән гап-гади бер карт иде. Хәлимәнең кулыннан сабыйны алып, күкрәгенә кысты:
— Әй, бала!.. Бу фани дөньяга килү — үзе бер олы бәхет. Кешенең кадере булмаса. бәхетнең китеге генә кала. Ата-ананың кадерен белеп, үзеңә дә кадер-хөрмәт күреп яшәргә язсын... Амин, шулай булсын!..
Малайлар үсте, тәпи басты...
Зур булмаган авылларда кайсы йортта нинди бала үсүен белеп торалар. Шәкүрнең хатыны Хәлимәгә дә:
— Таһирыңны әйтәм, ахирәт. Тфү-тфү, күз тимәсен, бигрәк тә сөйкемле инде, бигрәкләр дә акыллы, валлаһи, галим булыр бу! — дигән сүзләрне күп ишетергә туры килде.
Шулай да. авылда Таһирны иң якын иткән кешеләрнең берсе балта остасы Хафиз карт иде. Кайчак шулай балта остасының бура бурап яткан җиренә килеп чыга малай. Озак кына, дәшми-тынмый гына, аның эшләгәнен карап тора. Хафиз карт малайның янәшәдә икәнен сизә, күрмәмешкә салыша. Малай түзми, монда булуын белдереп, борын тартып куя. Балта остасы, эшеннән бүленмичә генә, сәламен юллый:
— Ә-ә, килдеңмени, таз баш?! Ата казыгыз күкәй саламы соң?
— Салмый шул...
— Алайса, начар икән.
— Начар шул... малайның тавышында үкенү сизелә. Әйтерсең, ата казларының күкәй салмавына ул үзе гаепле. Балта остасы аның беркат
лылыгыннан рәхәтләнеп көлә, балтасын бүрәнәгә чабып, кесәсеннән махра янчыгы чыгара. Бу инде аның бераз хәл алырга тукталуы. Малайга шул гына кирәк:
— Ә син нәрсә саласың? — ди.
— Торырга йорт салам, таз баш. Шәп йорт булачак!
— Ә нигә агачтан саласың? *
— һы, менә кәмит! Бүрәнәдән салмый, тагын нәрсәдән саласың йортны? -
— Ә шәһәрдә таштан салалар. Укытучы Нәҗип абый әйтте.
— Шәһәрдәме? — балта остасының кашлары җыерылып куя, бүрәнәгә = чапкан балтасын кире тартып ала.— Шәһәрдә анда — башка чут. йортның - аның нигезе булырга тиеш. Һәр нәселнең, һәр гаиләнең үз нигезе. Ә шәһәрдә ; анда... Бер нигездә яшиләр, үзләре бер-берен дә белеп бетермиләр. Анда j бит бер йортка бер авыл сыеп бетә! Ничек итеп ашатып бетермәк кирәк ф ул тиклем халыкны?..
— Ә сыерларын кая куялар?
— Нинди сыерларын тагы? Кемнәр?
— Теге... Бер авыл сыеп беткән йортта торучылар?
Хафиз картның әле генә ачудан җимерелгән кашлары дерелдәп китә, башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлә:
— Сыерларын кая куялар, дисең инде?! Сыерларын! Ну, таз баш. әй = теп тә куясың инде үзең, ә?! Баш та бар икән үзеңдә! Әйтте диярсең, зур кеше булырсың, галим булырсың син! Мә, тотып кара балтаны. Аягыңа чапма түлке! Бу балтаны әле беркемгә дә тоттырган юк минем.
Кулына балта эләккән көнне малай өенә кош тоткандай очынып кайта.
...Хафиз картның сүзләре акланды. Таһир Корбанов белән Хәбир Са бирҗанов, авылдан беренче булып, бөтен күрше-тирәне шаккатырып, югары уку йортына барып керделәр. Таһирны — университетка, Хәбирне төзүче инженерлар әзерләү институтына авыл горурланып озатты.
Ләкин бу шатлыкны Шәкүр Корбанов үзе күрә алмады. Аның турын да: «Сугыштан калган ядрәсе кузгалган икән»,— дип сөйләделәр. «Теге ва кытта районда сорау алганда бик нык тунаганнар икән, шуннан манты мады»,— дип тә әйткәләделәр. Шәкүрнең баш очында Хафиз мулла ясин чыкты. Әтисенең кабере өстендә үксегән Таһирны да ул үзе култыклап алып кайтты:
— Елама, улым...— диде.— Корбановлар нәселе елак булмады..
Таһир университетка әтисен җирләгән җәйдә барып керде
„Кыш килә дип кенә торганда кинәт яңадан җылытып җибәрде. Мәскәү урамнары тайганакка әверелде. Көннәр әллә ничек шыксыз, килбәтсез һәм эч пошыргыч иде.
— һава бозылды... Көн бозылды. Табигать бозылды...— дип сөйләнде Мәскәү халкы. Троллейбустан төшкән ир әлеге сүзләрне гамьсез генә тыңлап барды.
Аның янәшәсеннән дүрт-биш яшьлек кызчык атлый. Шулай дәшмичә генә шактый ара баргач, ир әйтте:
— Менә, кызым, тагын бер генә җиргә кереп чыгабыз да, аннан соң инде безнең мәсьәлә хәл ителә,— диде.
Алар «СССР Тышкы эшләр министрлыгы» дигән язулы йорт каршына килеп туктадылар.
Керергә рөхсәт кәгазе тутырып алганнан соң. кызын җитәкләп, әлеге ир икенче катка илтүче баскычка таба китте. Ләкин аны сакта торучы тук татты:
— Пропуск!
Ир кулындагы кәгазьне күрсәтте. Сакчы әле язуга, әле иргә карап торганнан соң кызга күз төшерде
— Баланы монда калдырыгыз. Аңа пропуск бирелмәгән.
— Ул ялгызы ияләшмәгән, елар, борчылыр,— диде ир. — Рөхсәт итегез, зинһар?..
— Аңа пропуск бирелмәгән,—дип кистереп кабатлады сакчы — Бу— балалар ияртеп йөри торган урын түгел, өйдә калдырырга иде!
— Минем калдырыр урыным да. таныш кешем дә юк әле. Без чит илдән генә кайтып тоштек.
— Баланы монда калдырып торыгыз.— дип кабатлады сакчы.
Ир кызына таба иелде:
— Котеп тор. кызым, яме? Мин тиз чыгармын. Инде барысы да әйбәт, кызым. Без инде туган илгә кайтып җиттек...
Ярты сәгатьтән әлеге ир кире әйләнеп чыкты. Почмактагы урындыкка сыенып утырган кызы янына атылып килде.
— Булды, кызым... Безгә ял итәргә кирәк икән әле. Хәзер инде авылга, әби-бабай янына кайтырбыз, кызым...
Алар урам буйлап җәяүләп киттеләр. Ир, урам чатында «Почта — телеграф» дигән язу күреп, шунда таба борылды:
— Телеграмма сугыйк, кызым. Кайтуыбызны белеп торсыннар, шулай бит!
Ир телеграмма кәгазенә тиешле адресны язды. Бераз уйланып торды. Аннан соң кыска гына итеп язып куйды: «Тиздән кайтып җитәбез. Юлга чыктык. Хәбир».
Әйе, бу — Хәбир Сабирҗанов иде. Әйе, бу вакытта инде Хәбирнең — кызы, Таһирның малае бар иде.
Кыз бала туса — шатлык, ир бала туса...
Хәбир Сабирҗанов, телеграмма сукты да, өстеннән ниндидер бер авыр йөк төшкәнен сизеп, җиңеләеп калды. Хәзер инде «Татарстан» поездына билет аласы гына калган иде.
Янгын көпә-көндез, барча халык аяк өстендә чакта калыкты. Аның очынып-очынып үрләгән ялкынын, каралып-корымланып күтәрелгән куе тө тенен ындыр табагында, фермада, басу-кырда эшләүчеләр дә күрде. Кем ничек булдыра алса, шулай ашыкты: ат менеп тә, машина-тракторга төялеп тә, җәяүләп тә ут чыккан якка — авыл үзәгенә таба чапты.
Әле генә тып-тын калып, сентябрьнең соңгы челләсендә изрәп яткан авыл шау шу га күмелде, кычкырышкан авазлар белән тулды:
— Кемнәр яна? Кем йортына капкан?!
— Әхсәннәр яна бугай! Валлаһи, шулар!..
— Бүтән йортларга каба күрмәсен, ходаем!
— Ялкынын күр син, ялкынын! Бөтен авылны урый бу болай булса!
— Әхсәннең үзен районга китте, дигәннәр иде бит...
Янгын сүндерергә ашыккан халык бер-ике генә чиләк су сибеп өл герде: Әхсән Сабирҗановларның йорты, каралты-курасы күз алдында шартлап шатырдап янып та бетте. Янган өй урынында пыскып корымланып торган кисәүләр генә ятып калды.
Бәхеткә, ут башка йортларга үрләмәде. Чиләк-көрәк күтәреп чабышкан. бу көтелмәгән хәлдән каударланган халык, ниһаять, бераз исенә килде, төркем-төркем булып җыелышты, бу афәткә бәя бирде.
Урамның каршы ягындагы капка төбендә утырган Әхмәтгали картны шунда гына шәйләп алдылар. Карт, ниндидер төенчекне кулына кысып, утыргычта тыныч кына йокымсырый кебек иде. Иорт хуҗаларының хәленә керергә тырышкан халык, бигрәк тә хатын-кыз, Әхмәтгали картны сырып алды.
— Әйберләрегезне дә алып чыгалмый калдыгыз бит, мулла абзый! йортыгыз нык иде. таза иде, яңасын ничекләр җиткерерсез?!
— Әле ярый көндез булды, диген!
— Әй. ходаем, олы бәла килде гаиләгезгә, Әхмәтгали абзый!..
Әхмәтгали карт, кулындагы төенчеген кысып, урыныннан күтәрелде:
— Күрәсе каза булгандыр, җәмәгать. Баш исән булсын...
Ул арада каяндыр Гөлчирәтти пәйда булды. Килене Саҗидә аның кар- шысына атылды:
— Әй, әнкәй, кайларда йөрисең син?! Тәмам югалттык сине, борчылып беттек!..
— Югалмадым, килен,— Гөлчирәтти картыннан да тынычрак күренде.— Нишләп югалыйм ди мин? Тавыкларны караштырып йөрдем. Уттан куркып, кайсы кая таралышып беткәннәр, мескенкәйләрем!
Хатыннар дәррәү сүзгә кушылды:
Әй, Гөлчирәтти! Тавык кайгысымыни хәзер?! йортыгыз янды, аб-
зар-курагыз кара күмергә калды. Ә син тавык кайгыртып йөрисең’
— Нишләп тавык кына кайгыртыйм ди мин?’ Күршеләрнең дә ындыр артын карап чыктым: ут-мазар төшмәгәнме, минәйтәм... Күрәсе каза булгандыр инде бу, җәмәгать, күрәсене күрми, гүргә кереп булмый, ди китап.
Мотоциклын яман каты чаптырып. Әхсән Сабирҗанов үзе дә кайтып җитте. Ул инде хәвефле хәбәрне юлда ук ишетеп өлгергән иде Җыел ♦ ган халыкны ерып, туп-туры әтисе каршына килде:
— Барыгыз да исән-саумы, әткәй?! -
Карты өчен Гөлчирәтти җавап кайтарды:
— Аллага шөкер, улым, исән-саулар. Балалар — мәктәптә, килен эштә, ? фермада иде. Без дә, атаң белән, бакчада булып калдык, умарта карый л идек. Ут сүндерергә килгән авылдашларга да, аллага шөкер, андый мон > дый зыян булмады. Эштән генә аерылдылар менә... .
Әхсән Сабирҗанов көеп-каралып яткан нигезгә карап торды. Аннары ч кулын селтәгәндәй итте:
— Ярар, мунчасы бик искергән иде инде..
Моны ишеткән халык «аһ» итте: бәла килгәндә күтәрелеп бәрелмәгән. < башны ташка ормаган холыкка гаҗәпләнү дә, аптырау да, соклану да бар п иде бу авазда. =
Урамның аргы башында әче итеп сызгырткан, улаган тавышлар ише- х телде. Район үзәгеннән җибәрелгән янгын сүндерү машиналары, гүләп, авылга кереп килә иде.
Ул кичне халык капка төбеннән кермәде. Көтү кайтты, савылмаган сыерлар хатыннарның, киленнәрнең йомшак кулын көтеп зарыкты, сабыр сызланып, тынгысызланып мөгрәде. Капка төпләрендә төркем-төркем булып җыелышкан халык телендә һаман шул бер вакыйга — Әхсән Сабирҗанов лар гаиләсенә килгән афәт булды.
— Сарыкларын кемгә керттеләр икән соң? Сыерларын күрше Әсмаларга япканнар бугай.
— И, сыер-сарык кайгысымыни аларда хәзер?! Үзләренә түбә кирәк.
- Кайда тукталдылар икән соң?
— Кайда булсын, киленнең әнисендәдер. Ул берүзе, өе дә, күңеле дә киң, дигәндәй. Кодагыйларына бармый, кая барсыннар?
Мондый сүзләр дә булды:
— Мулла абзыйның кулында төенчек иде. Шуның эче тулы кәгазь акча булган, ди. Шуңа күрә бер дә исе китмәгән йортлары янганга. «Берсе янса, икенчесен, тагын да шәбрәген салабыз аның, боерган булса»,— дип әйтеп әйтә, ди.
— Булыр шул, мулла кешедә акча бетәмени?!
— Юкны сөйләмәгез лә инде! Нинди мулла булсын ул Әхмәтгали аб зый? Картлар кушканга гына йөри. Ә акчасы бардыр: үзләре пенсия ала, умарта асрый. Әхсән дә, киленнәре дә эшләп тора. Тагын ни кирәк?
Сабирҗановлар, чыннан да, Саҗидәнең әтисе йортында тукталдылар. Ләкин әле аңынчы, бөтен гаилә бергә җыелганчы, шактый вакытлар үтте, бихисап мәшәкатьләр баш калкытты. Көтүдән кайткан малларны җыеп ябу, абзарларга урнаштыру үзе бер бәла булды. Янган-көйгән исне сизеп көйсезләнгән сыер, үз ихатасын таба алмыйча интегеп, чит капкага якын барырга теләмәде. Сарык бәрәннәренең яртысы урамда калды, качып, таралы шып бетте. Әниләреннән адашып калган яшь бәрәннәрнең ялварулы тавышы ярты төнгә кадәр ишетелеп торды.
Ниһаять, барысы да җыелышты. Бәла килде дип эш ташламаган, фермага кичке савымга барып кайтырга өлгергән Саҗидә монда да алны ялны белмәде: килен кайда да килен булып кала дигән сүзне холык фигыле белән җөпләп, табын әзерләде, урын-җирне карады. Әллә инде нәкъ менә үз өендә — кыз чагындагы йортта булганга, үзен аеруча бер җавап лылык белән тотты, кабаланды, ашыкты, әрле-бирле йөрде ирен, бала ларын, каенанасы белән каенатасын җайлырак, уңайлырак урнаштырырга, тәмлерәк ашатырга, татлырак сүзләр белән юатырга тырышты. Үзе һаман берөзлексез сөйләнде:
— Урын барчабызга да җитә. Әнкәй, әткәй, сезгә түр якка җәйдем Түшәкләр йомшак, рәхәтләнеп йокларсыз. Без. балалар белән, идәндә урна шырбыз. Урын җитә, борчылмагыз. Кышны рәхәтләнеп чыгалабыз. Иртә яздан башласак, киләсе көзгә тикле өйне ничек тә җиткерербез, шулай бит, Әхсән?
Саҗидә, балаларын кул-канат астына алып, иренә төбәлде. Әллә инде аны шул куркынып, тынып калган балаларның тән җылысын тою йомшартты, әллә бу мәхшәрле көннең бар авырлыгы менә хәзер, тынып-тукталып калгач кына бәреп чыкты — Саҗидә, тыела алмыйча, әкрен генә сулкылдый башлады.
— Килен! — Моңарчы дәшми-тынмый утырган Әхмәтгали картның та вышы шактый кырыс чыкты.— Сабыр ит, килен. Киңәшләшеп алыйк.
Саҗидә күз яшен тыйды, сулкылдавыннан туктады. Гаиләдә беләләр иде: киңәшү’ сүзен карт бик сирәк әйтә, бик четерекле мәсьәләләрне хәл итәсе булганда гына телгә ала. Мондый чакта ул сүзне үзе башлый, үзе алып бара, әмма аның һәр җөмләсе, һәр хәрәкәте бу гаиләдә төп кеше Әхсән икәнлекне белдереп тора.
Өйдә тынлык урнашты. Кан тамырлары чуарлаган кулларын өстәл остенә куйган Әхмәтгали карт, фикерләрен тупларга теләп, бер ноктага төбәлеп торды.
— Шулай итеп, балалар, йортыбыз янды. Җиһазларны, кием-салымны. кирәк яракны чыгарып өлгермәдек. Әйе... Абзар-кура, мунча янды, алты баш умарта янды. Башка умарталарның, белмим, оялары исән-сау микән... Үзебез, шөкер, исән. Бәла килде дип, балавыз сыгып утырып булмый. Яшәү турында уйларга кирәк...— Карт, «дөрес сөйлимме?» дигәндәй, тыңлаучыларга карап алды.— Иң беренче эш итеп, малларны ныклап урнаштырырга кирәк. Аннан соң. балаларның сабагын өзмәү шарт. Кодагыйның күңеле дә, өе дә иркен, барыбызны да сыйдырыр. Әмма дә ләкин тор-мыш әле ул яту-тору. ашау-эчүдән генә тормый. Балаларның мәктәпкә йөрисе, сабак аласы, дәрес карыйсы бар...
— Бабай! Син минем китапларны алып чыкмадыңмы соң?
— Китаплар? — Әхмәтгали карт, бу көтелмәгән сорауга гаҗәпләнеп, оныгына карады. Үзе, ирексездән, каршысында — өстәлдә яткан төенчегенә кагылып куйды.— Нинди китаплар?
— Соң. китаплар инде! Дәрес әзерләргә кирәк бит!
Әхмәтгали карт башын чайкады:
— Юк, кызым, сезнең китапларны алып өлгермәдем. Мөгаен, өлгермәс тә идем . — Һәм ул, ни өчен өлгерә алмавын аңлатырдай сүзләр эзләп. як ягына каранды, янә әлеге төенчегенә кагылды. Әмма ут-төтен эченә ничек кереп китүен, өйнең түр почмагындагы олы сандыкны көч хәл белән ачып, шушы төенчекне табып алуын, сулышы тыны бетеп, урамга атылып чыгуын аңлатырдай сүзләр таба алмады. Аптырагач, төенчеген чиште.— Менә, шушыларны гына алып өлгердем, кызым...
— Бу нинди китаплар соң, бабай?
Саҗидә, башкаларга сиздерми генә, кызының җилкәсенә төртте:
— Тик кенә тор! Бабаң китаплары алар...
Әхмәтгали карт килененең сүзләренә игътибар итмәде, оныгын үз янынарак тартты:
— Менә, бер вакыты чыгып, икегезгә дә күрсәтермен, сөйләрмен әле,— диде.
Бу төенчектә искечә язулы китаплар саклануын Әхсән белә иде. Шулай, кызыксынып китеп, малай чакта үзләренең шәҗәрә язуын өйрәнгән, ә әтисе барысын күрсәтеп, сөйләп-аңлатып барган иде.
Нәкъ менә шуны искә төшерү аның үзен дә, күрәсең, баласытып җибәрде. әйтеп ычкындыруын сизми калды:
— Их, техникум китапханәсеннән алган китаплар да янды инде!.. Имтихан вакытында биреп торганнар иде...
Монысы инде артыккарак китте. Әмхәтгали карт кырысланды, төенчеген ябып куйды:
— Ачуланма, улым, башка нәрсәләрне алып өлгермәдем,— диде. Бераз сүзсез торгач, йомшаграк эндәште:
— Шулай итеп, балаларның сабагын өзмәскә кирәк. Аларны укытучы Әхмәтнәҗипкә чыгарып торырбыз. Ул безгә чыбык очы туган тиешле, ка- рендәш. Каршы килмәс. Үзе дә, җәмәгате дә пенсиядә, балалары читтә, вакытлары да, урын җирләре дә иркен, мәктәпкә якын торалар...
Инде килеп, улым, килен эштә иде — эш киемнәре белән генә торып калды, йорт янды дип. кеше алдында ким-хур булып йөрмәс, кешелеккә киярдәй кием алып, аның өс-башын карарга кирәк.
Әй, әткәй, нәрсәгә әле миңа кием? Кая барасым бар ул кадәр?! —
картның беренче булып үзе турында кайгыртуына күңеле тулган Саҗидә күз яшен яулык очы белән басты.— Эш киемем бар, бик җиткән...
— Син. улым, районда идең,— дип дәвам итте Әхмәтгали карт.— Кие- неп-ясанып киттең. Сиңа инде фермага кияргә генә эш киеме юнәтү әллә ни авыр булмас.
— Миңа, әткәй, ферма киеменең кирәк булмавы да бар әле... ♦
Карт улының бу сүзләренә игътибар итмәде:
— Инде йорт мәсьәләсенә килгәндә, улым, анысын озакка сузмаска - кирәк. Син эшләп торасың, киленнең дә хезмәт хакы мул. Анаң белән мин - дә дә касса акчасы юк түгел. Бүген-иртәгә дөнья куярга дип тормыйбыз, җый ганын чыгарырбыз. Кирәк булса, сыерны да сатарбыз. Әмма дә ләкин кышка ' йортсыз керү ярамас. Барыбыз да ныклап керешсәк, боерган булса, кыш j ны үз нигезебездә каршыларбыз. Сиңа, улым, эшеңнән ял сорап торырга ф туры килер. Бөтен ышаныч синдә, улым.
— Ялны, мөгаен, бирмәсләр аны, әткәй.
— Нишләп икән? Фермада сине алыштырып торыр кеше табылмас ’ микәнни?
— Эш анда түгел, әткәй. Үзең беләсең, мине бүген районга чакырдылар, райкомга. Сүз булды анда. Колхозның партия оешмасы секретаре итеп “ тәкъдим итмәкчеләр мине. Ашыктыралар. Партия кушуы буенча, диләр. = Каршы килеп булмады, ризалык биреп кайттым...
Әхмәтгали карт улына сынаулы караш ташлады, Әхсәннең бая әйткән сүзләренә шунда гына ныклап игътибар итте. «Кара син аны.— дип уйлап куйды.— Фермага йөри торган киемнең кирәге булмас, имеш. һы. ә үзең нең абзарыңдагы малны кем карар? Авыл җирендә эш киеменең кайчан әле кирәксез булганы бар?..» Әмма бу уйларын сиздермәде Әхмәтгали карт Бераз тын калып, уйланып торгач, әйтте:
— Алайса, улым, чынлап та, ял бирмәсләр шул. Бирмәсләр... Әмма йортны кышка кадәр ничек тә җиткерергә кирәк. Бөтен ышаныч синдә, улым...
II
Вокзалда «Ашыгыч ярдәм» машинасы көтеп торырга тиеш иде. Хәбир, бөтенләй сабырсызланып, тәрәзәгә капланды. Поезд Казан елгасы күперенә кереп бара иде.
— Вагон номерын беләләрдер инде?
Хәбир белән бер купеда кайтучы Ахо аның үзалдына гына әйткән бу сүзен эләктереп алды:
— Белерләр, белми кая барсыннар! Алар, туганкаем, утырган урыныңа кадәр белеп тора.
Моңарчы күңелле генә кайткан Ахо нигәдер сабырсызлана, борчыла сыман иде. Ахо Хәбирнең кызы Розалия белән бик тиз дуслашып алды. Тәрәзәдән күренеп калган авылларны, станцияләрне күрсәтә-күрсәтә. аны юл буе таныштырып кайтты. Әллә тәрәзәдән җил бәрде, әллә вокзалда чакта салкын тиде — таң алдыннан сабый шабыр тиргә батып, ут кебек янып уянды.
— Шул кара мөртәтләрнең генә күзе тиде балага,— диде Ахо, Хәбир нең уйларын сизгәндәй.— Яратмыйм, күзләре яман шул эттән туган нарның!..
— Алар монда озак тормады ич,— диде Хәбир. Ахоның чегәннәр турында әйтүен аңлап. Поезд Мәскәүнең Казан вокзалында торган чакта купега бер төркем чегән хатыннары кереп тулды. «Казангамы? Әй. алла ның рәхмәте! Үзебезнең якташлар икән!» — дип, аркаларындагы йөкләрен, юл капчыкларын бушата башладылар. Бу көтелмәгән кунакларны чыга рып җибәрү мөмкин булмас кебек иде. Әмма Ахо тырышты, тавыш куп тарды, проводницаны чакырды, тегеләрне әткәләп тә, төрткәләп тә куып чыгарды. Чегәннәр каргый каргый чыгып киттеләр.
— Барыбер, — диде Ахо ачу белән. — Яратмыйм шуларны. Кинода гына күрсәтәләр ул: имеш, атлар, учак, мәхәббәт, чегән романтикасы! Бетте инде ул чын чегәннәр. Болары - дөньяга яраклашып барган спекулянт калдык лары, адәм хурлыгы!
Хәбир көлемсерәп куйды. Кайчандыр чегәннәр үзен дә төп башына
утырткан булсалар да, ул күңелендә бу халыкка үч-үпкә сакламый иде. Әлеге алдану аның язмышында ниндидер бер серле мәгънәгә ия сыман бу лып калды.
Ул чакта Хәбир, Минзиләне каршы алырга дип, аэропортка барган иде. Самолет килде, Минзилә килмәде. Хәбир икенче рейсны көтеп калды. Көнен, самолет рейсын, очу вакытын әйтеп хат язган иде Минзилә. Бәлки билет булмагандыр? Бәлки?.. Менә шушы «бәлки»ләр белән тәмам пошаманда йөргәндә, аны чегән хатыннары урап алды.
— Сабый бала хакына ун тиен бирче, егеткәй? — Бер кулына баласын кысып, икенче кулын алга сузган яшь кенә хатынның күзләре мөлдерәмә тулган иде. Хәбир кесәсендәге көмеш акчаларның барысын да хатынның учына салды. Ләкин кузгалып китәргә өлгермәде, янәшәдәге хатыннарның иң өлкәне аның йөрәгенә уклы сүз кадады:
— Юкка көтәсең, егетем... Килмәс синең кызың, килмәс! Һәм син аны бүтән беркайчан да күрмәссең. Арагызга ятлар керер!..
Хәбир, гаҗәпләнеп, хатынның күзләренә карады. Аның Минзиләне ке теп йөргәнен бу чегән хатыны каян белгән? Ничек инде ул, килмәскә тиеш? Ничек инде, арага ятлар керер?
— Ышанмыйм...— дип пышылдады Хәбир.
— Сал, егетем, учыңа кәгазь берлек. Мин сиңа бөтен язмышыңны әйтеп бирәм. Син юлга бәхет эзләп чыккансың. Шуңа күрә дә казна йортын ташлап киткәнсең... Сал, егетем, учыңа тагын бер кәгазь акча!..
«Каян белгән бу хатын минем институттан киткәнне?»—дип уйлады Хәбир, кесәсеннән тагын акча чыгарып. Ә хатын дәвам итте:
— Сиңа, егетем, зур хыянәтне күтәрергә туры килер. Бер көн килеп, бәхетле булдым, диярсең. Әмма ул синең кайгы-хәсрәтең булып чыгар. Сине гомер буе җан әрнүе эзәрлекләр. Бәхет сиңа, күгәрчен сөте сыман, аз-азлап кына тамар...
Ул көнне чегән хатыннары Хәбирнең кесәсендәге соңгы акчаны алып калдылар. Алардан арынып бераз баргач, зиһене ачылып, шундый уй килде Хәбиргә: «Тукта! Алдаганнар ич алар сине! Кызың килмәс, имеш... Нәрсәсе бар соң әле моның?! Синең аэропортта әрле-бирле йөргәнеңне күреп-кү зәтеп торганнар. Ә аэропортта шулай йөргән кеше кемнедер көтә. Синең кебек яшь егет, әлбәттә, кызын көтәргә мөмкин! Их, ташбаш! Моны гына белү өчен чегән булып торасы да юк ич!..» Хәбир ашыгып кире борыл ды. әлеге хатынның каршысына килеп басты:
- Кайтарыгыз минем акчаны! Сез барысын да алдап кына әйткәнсез! — диде.
Чегән хатынының күзләре көлемсерәп куйды:
— Нәрсәгә сиңа ул акча, егеткәем?! Хәзер сиңа акча кирәкми. Солдатта сине хөкүмәт ашатыр...
Хәбир яңадан авызын ачып калды. Чегән хатыны аның институттан китүен дә, армиягә чакырылуын да белгән! Димәк, Минзилә хакында да дөресен әйтә... Ул, яшен суккандай миңгерәүләнеп, артка чигенде. Китәр алдыннан кинәт борылды:
— Ә нигә сез мине гомер буена бәхетсез булыр дисез? Ни өчен?
Чегән хатыны якынрак килде:
— Мә, бер тәңкә акчаңны кире ал, әбәт ашарсың.
Хәбир үзенә таба акча сузган кулны кире этте дә аэропорттан чыгып чапты.
Тулай торакка кайткач, уйланып ята торгач, әлеге хатынның сүзенә ышанмаслык тагын бер шик тапты табуын: аның кесәсеннән, акча белән бергә, хәрби хезмәткә чакыру кәгазе дә юкка чыккан иде. Кем белә, бәлки ул кәгазьне дә. сиздермичә генә, кесәдән алганнардыр? Монысы инде Хәбир өчен сер булып калды. Әмма шунысы дөрескә чыкты: берничә көнгә дип авылга кайтып киткән Минзилә Хәбирне солдатка озатырга килеп җитә алмады. Һәм алар шуннан соң беркайчан да очрашмадылар...
Поезд тизлеген киметә башлады.
Вакыттыр, мөгаен. Ахо, сез минем әйберләрне алып чыгарсыз, булышырсыз инде, ә?
— Иа хода! Бу хакта сүз булырга мөмкинме соң?! Син, туган, сабыйны гына кара, башкасы өчен бер дә борчылма.
Ахо, купе ишеген ачып, үзенең көр тавышы белән бөтен тамбурны яңгыратты:
— Әй, гражданнар! Юл бирегез! Авыру баланы «Скорый» машинасы кета!
Әллә Ахоның тавышыннан өркеп, әллә чыннан да хәвеф барлыгын аңлап, чыгу юлына өелешкән пассажирлар як-якка тайпылды.
— Розалия... Кайтып җиттек, кызым. Казанга кайтып җиттек!
Сабый керфекләрен хәлсез генә күтәрде, иреннәрен кыймылдатты: ♦
— Әтием... х
«Ашыгыч ярдәм», чыннан да, аларны вагон төбендә үк каршы алды, g — Авыру сабый шушымы? Сабирҗанов сез буласызмы? Машинага!— - врач арттан авыр-авыр чемоданнар сөйрәп килгән Ахога сораулы караш таш- Г лады.— Сез бергәме?
— Әйе, бергә. £
— Машинага! ф
Җыелып өлгергән халыкны як-якка аерып, машина шәһәр үзәгенә таба ~ ыргылды. <
X
III
Көз айлары мәшәкатьләр белән үтте. Соңлап тәмамланган урак, өзмәс-куй- х мае сибәләп торган яңгыр астында барган басу-кыр эше, колхоз һәм авыл тормышы Әхсәнне яңа вазифасы белән бергә бөтереп алды. «Бөтен ышаныч синдә, улым»,— дип өметләнгән Әхмәтгали карт йорт салуның барлык мәшәкатьләренә үзе җигелергә мәҗбүр булды. Юк, улына үпкәләмәде, рәнҗемәде ул: шы гырдап торган нарат бура табып кайтаруына мең рәхмәтләр укып, калганына инде үзе кереште. Осталар яллау, аларны ашатып, көйләп эшләтү, кирәк ярак ның эресен-вагын дигәндәй табып тору кебек эшләрнең һәммәсе дә карт белән карчык һәм килен җилкәсенә төште. Кайда гына, кем булып кына эшләсә дә үзен аямаска күнеккән Әхсән Сабирҗанов бу көннәрдә, әйтерсең, үзенең гаиләсен, салынып- күтәрелеп яткан бурасын, хатынын һәм балаларын онытты. Әлбәттә, йорт салучылар янында сирәк булуын, төп авырлыкны картлар һәм хатыны җилкәсенә калдыруын ул үзе дә аңлап-белеп тора, шуңа үртәлә иде. Әмма аның өчен иң кыены башка нәрсә иде; яңа эштә көч куәт белән генә алдырып булмаганын, тәҗрибәнең дә, белемнең дә, тагын әле бик күп нәрсәләрнең дә җитеп бетмәгәнен сизеп-тоеп йөрде ул.
Әнә шулай үзенең кем икәнен, нәрсә эшләргә тиешлеген анык кына белми, белә алмый йөргән көннәрнең берсендә, балаларны күрергә дип, Әхмәтнәҗип абыйсына барып чыкты. Капка төбенә килеп җиткәч, кинәт кылт итеп исенә төште: Әхсән Сабирҗанов партиянең башлангыч оешма секретаре итеп сай ланган җыелышта өлкән коммунист Әхмәтнәҗип Сәлимов катнашмаган иде. • Анысының да сәбәбен сорармын»,— дип уйлап куйды Әхсән. Ләкин сорарга базмады: кайчандыр үзен укыткан бу кешенең алдына килеп баскач, ниндидер зур гаебе бар кешегә әйләнде дә куйды. Әйе, еллар буе нәрсәдер эшләнгән, эш артыннан куылган, шушы йортка хәл белергә дә керелмәгән, читтән генә исәнләшеп узылган. Хәер, кергәне булган аның бу йортка, булган... Техни кумнан имтихан алдыннан бирелгән курс эшләрен үзе генә башкарып чыга алмаган чакларында килә иде монда Әхсән, һәм менә ул тагын шушы йортка аяк басты. Укытучының протез аякларын авыр шыгырдатып урыныннан кузгалуын, ябык, сөякчел кулларын сузып күрешүен, йомылып, кечерәеп калган гәүдәсен, нурлары сүрәнләнә төшкән күзләрен, битараф гамьсез булып тоелган йөзен күрде. Ул көнне алар аз сөйләштеләр. Әмма Әхсән тойды: Әхмәтнәҗип абыйсының уй-сөреше, бик катлаулы булып тоелган нәрсәләрне гади генә итеп аңлата белүе, тәҗрибәсе, белеме аңа бүген сулар һава кебек үк кирәк икән бит. Шуны сизде Әхсән, уйлап уйлап йөри торгач, янә шушы йортка килеп керде. Килеп керде дә, туп-туры әйтте:
— Абый, син — мине мәктәптә укыткан кеше. Менә, ачуланмасаң, тагын синнән өйрәнергә килдем,— диде.
— Ничәмә-ничә еллардан соң шулай дип килгәнсең икән — йә мин сине бик начар укытканмын, йә бик яхшы,— диде укытучы. — Ничек икәнен нәрсә өйрәнергә килүең күрсәтер анысы... Техникум тәмамлап йөрисең дип ишеткән идем?
— Килүемнең хикмәте башкачарак иде, абый...
Әхсән, дәрескә кергән бала сыман каушап, гозерен аңлатты. Үзе. бу ни әй тер дип, укытучыга төбәлде.
— Син, Әхсән энем, бик үк дөрес килмәгәнсең бугай. Мин бит сине матема-тикадан укыттым. Партия эшләрендә нәрсәгә өйрәтә алырмын икән мин?
Әхсән нәкъ шуннан — укытучының кире кагуыннан курыккан иде. Аптырап калды. Аннан соң кинәт исенә төшкәндәй, сорап куйды:
— Мине сайлаган җыелышта син булмадың, Әхмәтнәҗип абый...
— Мин, энем, җыелышларга күптәннән йөрмим инде.
— Ничек?
— Картлар алар үзләренчә, дигәндәй. Карт кеше беркемгә дә кирәк түгел инде ул...
Әхсән нидер әйтмәкче иде, тукталып калды, күз алдыннан мәктәп еллары, дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр үтеп киткәндәй булды. Укытучы, аның уйларың сизгән кебек, әйтеп куйды:
— Дәресләрне хәтерлисеңме син?
— Хәтерләмәскә инде, Әхмәтнәҗип абый!— Әхсән балаларча кычкырып җибәргәнен сизми калды.— Ну интектерә идең син безне!
— Интектерә идемме?
— Соң инде! Дәрескә керәсең дә: «Иә, ташбашлар, ике икең ничә була?» — дисең. Без билгеле: «Дүрт!»— дип кычкырабыз. «Әйе. кичә дүрт иде, ә бүген ничә?»— дисең, күз дә йоммыйсың бит! Шуннан соң инде алдынгы укучылар да аптырашта кала. Уйларга кирәк бит: үзгәрмәгәнме кичәге сан?
Икесе дә елмаешып куйдылар. Ялганмас кебек тоелган сүз дә үз җаена кереп китте. Мәктәп, дәрес сүзләрен ишетү, күрәсең, укытучының күңелен кузгатты: йөзенә ниндидер бер матурлык кунды, ихласлык йөгерде. Әхсәннең классташларын, сабакташларын санап чыкты, кемнең кайсы партада утыруын хәтерләргә тырышты.
— Ә бервакыт, абый, син безгә ике икең биш икәнен исбатлап күрсәттең, хәтерлисеңме? Аннан соң, сигез сигезең алтмыш биш икәнен. Монысы — геометрия дәресендә. Хәтерлисеңме?!
Укытучы елмаеп тыңлады. Күзләрен хәйләкәр кысып, Әхсәнгә төбәлде.
— Без аптыраган идек ул чакта. Син безгә шул исбатлауда нинди ялгыш барын белеп килергә куштың. Өйгә эш итеп бирдең. Ә аны беребез дә чишә алмаган идек. Алдынгылар да. баш иеп, кызарып утырды ул дәрестә. Аннан соң, ялгышның нидә булуын үзең аңлатып күрсәттең. Юк кына нәрсәдән булган, югыйсә...— Әхсән, үзе сөйләгәннәрдән дулкынланып, сулышын җыеп торды. Син, Әхмәтнәҗип абый, математиканың төгәл фән булуы белән бик горурлана идең. Ә тормыш, менә, «ике икең — дүрт»тән генә тормый шул. Әллә нинди сораулар китереп куя, мең төрле чишелеш тага. Исбатлап кара шуннан соң үзең тапканны!
Укытучы, әйтерсең, аның бу соңгы сүзләрен ишетмәде:
— Сине, Әхсән энем, кешеләр белән эшләргә өйрәтәсе юк,— дип, үзалдына сөйләнгәндәй башлап китте — Атаңны, Әхмәтгали абзыйны, яхшы беләм. Сугышка бергә алындык. Киткәндә телендә бер сүз булды: «Балам кала, кызым кала»,— дип уфтанды. «Ичмасам, нәсел өчен бер малай да булмады бит»,— ди торган иде. Шөкер, ватылып кайтсак та, сугыштан исән кайттык. Әхмәтгали абзый һаман малай көтте. Син тугач, атаң бик шатланды. Төпчеге Хәбир тугач, әле тагын канатланып йөрде. Гаиләдә малайлар, ир балалар булу әйбәт ул. Син үзең дә менә кызлар белән генә куандырасың әле. Хәбирнең дә кызы бар дип ишеттем. Малай алып кайтырга кирәк сезгә дә.
— Әле малай кайгысы түгел, Әхмәтнәҗип абый. Үзең күреп торасың бит...
— йорты аның, бер башлагач, салыныр, очланып чыгар. Ир балаларсыз ярамый бу дөньяда. Нәсел шәҗәрәсен шулар дәвам итә. Малайлардан ирләр үсә. Монысын сүз уңаеннан, атаң турындагы сүздән әйтәм. Ул сезнең барыгызга да әйбәт тәрбия бирде. Олыны олы итеп, кечене кече итеп яратырга өйрәтте. Апаң бик акыллы булды, кеше бәхетенә үсте, үзе дә шуңа күрә бәхетле. Кайтып төшсәләр, бөтен авыл соклана. Син үзең дә безнең күз алдында үстең. Ике ат җигеп, кырдан киндер ташыганыңны хәтерлим әле. Ничәнче сыйныфта булдың икән син ул чакта? Җидедәме, әллә сигездәме?
— Сигезгә күчкән идем, абый. Шул сигезенчене тәмамлый алмый калдым бит инде мин.
— Ә, әйе шул, атаң авырып киткән чак иде. Укырга хирес идең үзең. Колхозда эшләп, кичкене тәмамладың. Ферма мөдире булгач та сынатмадың. Синең атаң ир бала турында юкка гына уйламаган: ил-көн алдында абруе булган, нәселне дәвам итәчәк уллар турында уйлаган ул. Син аның ышанычын авылдашлар алдында, ил-көн алдында акларга тырыш.
— Авылдашлар белән уртак тел табармын мин табуын, Әхмәтнәҗип абый. Тик минә алар белән парторг булып сөйләшүе кыен, аңлыйсыңмы? Алар бит миннән төгәл эш, төгәл сүз көтә... Кыен миңа, абый..
— Кыен...— укытучы сузып торды. Аннан соң. Әхсәнгә туры карады.— Математиканың төгәл фән булуы белән горурлана идең, дип әйттеңме әле? Әйе, горурлана идем. Төгәллек бик кирәк иде безгә. Кирәк иде! ♦
Укытучы, алга талпынып, протез аягын җайлабрак куйды. Әхсән аның бу i гадәтен белә: бәхәсләшергә уйласа, гел шулай итә Әхмәтнәҗип абыйсы. Чын- ; нан да, укытучының тавышында, сөйләүдән бигрәк, бәхәсләшү төсмере пәйда = булды:
— Ә бит, беләсең килсә, тормыш та төгәллек һәм төгәлсезлекләрдән тора, j Төгәллек — дөреслек, төгәлсезлек — ялгыш яки ялган. Нәкъ математикадагы- > ча. Килешәсеңме? “
Әхсән, әле сүзнең кая таба агасын аңлап бетермәсә дә, баш какты:
— Төгәлсезлек — ялгыш яки ялган.
— Соң!— укытучы куәтләп алды,— Мине бит башта пехотага алдылар. * Мине, математика укытучысын, беренче бәрелешкә агач мылтык тоттырып - керттеләр. Бер мин генә түгел, башкалар да шулай: өч кешегә бер чын мылтык. - • Коралны иптәшең үлгәч алырсың*.— диделәр. Мин, солдат, дошманга атар “ өчен, башта иптәшемнең үлгәнен көтеп йөрергә, йә булмаса, бер тапкыр да = атмаган килеш үләргә тиеш. Төгәллек идеме бу?
Укытучы Әхсәнгә сынаулы, сораулы караш белән төбәлде. Әмма җавап көтеп тормады:
— Ярый, соңрак кемнең кем булуын ачыклый башладылар. Минем дә бе лемем кирәк булып чыкты. Окоптан, кыр өстеннән чакырып алдылар. Укып, кече лейтенант булып, миномет батареясына кайттым. Ә син беләсеңме миномет ның нәрсә икәнен?— укытучының күзләре очкынланып китте. — Ориентир — номер один! Ближе — сто, левее — пятнадцать! Огонь!.. Төгәл ата идек без. Не мец якынлашкан саен, көпшәне өскәрәк күтәрә барасың, утны күчерәсең. Мина биегрәк дуга ясаган саен, якынгарак төшә. Берчак көпшәне шундый күтәреп җибәргәнбез — баш очындагы наратка тондырдык минаны. Одинцов дигән егет утыра иде шунда. Күзәтче булып. Бәреп төшердек егетебезне, күз алдында чәрдәкләдек. Үз кулыбыз белән. Дошман бик якын иде. Шулай... Төгәл ата идек...
Әхсән инде бу йортка ник килгәнен дә онытты кебек. Боларны малай чакта, мәктәптә укыганда ук сөйләтмәүләренә гаҗәпләнеп, укытучысының маҗара ларын тыңлады.
— Төгәллек кирәк,— диде укытучы, тагын бер кат кабатлап. һәркай да — тормышта да, эштә дә, политикада да төгәллек кирәк. Ә төгәлсезлекне күп күрдек. Халык туйды андый төгәлсезлектән. Әйе, син дөрес әйтәсең: тормыш математика гына түгел, анда төрле чишелешләрне исәпләп, тактага бер язып, язганны сызып ташлап, яңадан язып, яңадан сызып яшәве кыйбатка төшә. Класстагы кара тактада ярый ул: яздың, ялгышын таптың — сөртеп ташладың юеш чүпрәк белән. Тагын исәп-хисапка керештең... Ә тормыш та? Ил язмышында? Халык төгәллекне ярата, төгәллекне сорый, дисеңме? Шу-лай. Ә бит һәр төгәлсезлек үз корбанын сорый. Мин — коммунист, математик. Төгәллекне мин дә сорыйм. Ә син мине җыелышларга йөрми башлауда гаепли сең. Мин — математик! Икене икегә тапкырлагач чыккан нәтиҗәнең бер көн не — унбиш, икенче көнне биш булуын тыңлап утырасым килми минем!
Әхсән уйга калды. Аннан соң, укытучыга карады
— Әйе, Әхмәтнәҗип абый... «Нәрсә өйрәтермен соң сиңа?»— дип башла ган идең, шактый дәрес биреп ташладың әле үзең. Инде шуны әйт: менә мин — Әхсән Сабирҗанов - үз эшемдә төгәл булу өчен нишләргә тиеш? Нәрсәләр турында әйткәнеңне аңлап, тоеп утырдым. Математик буларак түгел, кеше була рак сөйлисең син. Менә мине дә кешеләр сайлап куйды. «Әхсән үзебезнеке, ышанабыз аңа», диделәр. Димәк, мин һәрнәрсәдә төгәл җавап табарга тиеш. Әгәр дә ул җавап, хаклыкны һәм халыкны канәгатьләндереп тә, югарыдагы- ларны канәгатьләндермәсә? Яки бүтәнчә: мин тапкан чишелеш дөрес җавап булмаса? Минем төгәллек хаклыкка, дөрес чишелешкә җавап бирмәсә, туры килмәс»? Ул чакта ничек?
Укытучы, «аңлыйм» дигәнне белдереп, баш какты:
— Син инде, Әхсән энем, хаклыкны табасың килсә, әдәм баласының күзе нә карый торган бул. Дөрес чишелеш табасың килсә, дин әйтүем.
Саубуллашканда, ниндидер сер әйтәсе кешедәй. Әхсән укытучының кола гына таба иелә төште:
— Ә теге вакытта... Дәрестә безне ни өчен интектергәнеңне әйтимме, абый? Теге, «ике икең — биш»тәге ялгышны ни өчен эзләткәнеңне?— Әхсән көлемсерәп, көттереп карап торды.— Уйларга өйрәткәнсең икән безне. Кат-кат исбат- ланган нәрсәне дә тикшереп карарга, булган ялгышны тотып алып, дөрес чишелеш эзләргә өйрәткәнсең, шулаймы? Өйрәтергә тырышкансың...
Укытучы елмайды:
— Син инде мондый сорау биргәнсең икең, димәк, мин сезне ул кадәр үк начар укытмаганмын.
Шул көннен башлап Әхсән бу йортка ешлады.
Ә көннәр үтә торды. Әхсән Сабирҗановның яңа йорты, аның үзен юньләп күрмичә дә, күтәрелә, калка бирде. Ниһаять, ноябрь башларында, Әхсән үз йор тына — нарат сагызының хуш исләрен аңкытып торган яңа йортына кайтып керде. Бу яңа бина элеккесеннән дә иркенрәк, элеккесеннән дә матуррак, элеккесеннән дә күркәмрәк иде. Һәм бу йорт аларның иске нигезенә — ата-бабадан калган нигезенә урнашкан, алар гаиләсендәге һәркемнең уртак көче, уртак хезмәте, уртак ихтыяры белән салынган иде.
Балта осталары тырышты: ихатада, каралты-кура тирәсендә, яңа мунча да калкып чыкты.
Элекке корымлы хәрабәнең, кисәүле урыннарның эзе дә калмады. Әйтерсең бу урында коточкыч янгын булмаган да, бу ихата кара күмергә калып янмаган. Тора-бара бу янгын турында бөтенләй дә оныттылар кебек. Әмма Сабирҗановлар гаиләсен чолгап алачак ялкын әле алда булган икән...
IV
Көнне һәм төнне үткәрергә кирәк иде.
Кешенең шундый хәлдә калган чагы була: ул бер максаттан икенче мак сатка бару вакытында яшәми, ә бәлки тереклек кенә итә. Максатына ирешкәч, яшәп ала, аннан соң яңадан тереклек итә башлый — яңа максатына таба китә. Хәбир үзен андый халәттә дип уйламый иде. Әмма ул бүгенге көнне һәм төнне тизрәк үткәреп җибәрү өчен күп нәрсәләр бирергә риза иде.
Кызын больницада алып калдылар. Һәм менә Хәбир таныш та, ят та булып тоелган урамнар буйлап атлый. Аларның ят булуы аны каушатмый, таныш булуы шатландырмый иде. Ул, әйтерсең, бүген бернәрсә дә тоймый, бары тик вакытның үтүен генә көтә.
Ниһаять, бер фикергә килеп, кунакханәгә таба юл тотты.
— Урын юк,— аны шушы сүз белән каршыладылар. Чемоданнарын күтәреп, шактый йөрде. Кунакханә ишекләре аңа ачылмады: «Урыннар юк» дигән язу аның күзенә күренә сыман иде инде. Шулай, урын эзләп йөри торгач, «Казан» кунакханәсенә килде. Үзенең юлдан гына булуын, авыррак хәлдә калуын аңлата торгач, кичке унбергә кадәр көтәргә куштылар. Хәбир, шул өметләнде рүгә ышанып, залда көтеп утыра иде. Кинәт таныш тавыш ишетте:
— Иә, туган! Менә очраштык та! Нихәл? Кызың ничек? Алып калдылармы? — Ахо, чын күңелдән куанып, аның кулын кысты. Хәбир үзенең хәлен сөй ләп аңлатуга, туп-туры администратор тәрәзәсенә таба атлады. Озак та үтми, әйләнеп тә килде.
— Әйде, туган. Кемнең кем икәнен аңламый башлаган болар. Аңлатырга туры килде,— диде. Хәбирнең алдына кәгазьләр куйды.— Тутыр документла рыңны.
Ахо алып биргән бүлмә ярымлюкс булып чыкты.
— Урын юк дигән булалар тагын. Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга икән...
— Кемгә-чыга, кемгә-юк,— дип елмайды Ахо,күрәсең, ул Хәбиргә ярдәм итә алуына бик шат иде.— Син әле әбәт тә ашамагансыңдыр. Бу мәшәкатьләр белән йөри торгач дип әйтүем. Әйдә, кичке ашка үзем чакырам.
— Юк, рәхмәт, Ахо,— диде Хәбир. Аның берьялгызы каласы, ничектер урнашасы, фикер туплыйсы килә иде.— Мин, мөгаен, ашап тормам инде бүген.
— Ихтыярың.— дип елмайды Ахо.— Мин анда, ресторан залында булам. Мине эзләсәң, «Лимон» дип сорарсың. Аңладыңмы: «Лимон»! Ярый, күрешкәнгә кадәр!
Ялгызы калгач, чишенеп юынды да, урынга ауды Хәбир. Шунда гына үзенең тәмам арганлыгын сизде. «Ашыгыч ярдәм» машинасында да шактый озак йөрергә туры килде. Больницаларның берсендә кабул итмәделәр, урын юк,
диделәр. Икенчесендә кизү врач булмады. Ниһаять, авыруны бүтән бер шифаханә кабул итте. Анда да үзара әйткәләш булып алды.
— Күрмисезмени, сабый бала авыр хәлдә?! Олы кеше булса, бер хәл иде әле!— дип тузынды аларны поезддан ук алып килгән врач. Үзенең кунакханәгә урнаша алмый йөрүендә әнә шул вакыйга белән бер охшашлык тапты Хәбир. Исеме генә — кунакханә, ә инде кунак каршылау, кунак итә белүнең әсәре дә ♦ юк, кунак кадере юк. Әле ярый, Ахо килеп чыкты. «Лимон...» — дип уйлады “ Хәбир, аның соңгы сүзләрен искә төшереп. Кызык кеше булып чыкты бу Р «Лимон». х
— ДҮРТ класс белемем бар минем, беләсең килсә!— поездда кайткан- х да Ахо шулай дип сөйләнде.— Дүрт класс бетердем, алга таба укый алма- ® дым, шайтан алгыры. Минем анам, артын корт чаккыры, әти белән безне таш- > лап китеп барган. Мин бәләкәй чакта ук. Әти укуымны таләп итмәде, мин укы- ф мадым. Ә шулай да, туганкаем, мин үземне бик күпләрдән акыллырак саныйм. ч Ни өчен дисеңме? Чөнки мин бу тормышны аларга караганда күбрәк беләм. <
Ахо һәрбер сүзенә басым ясап, үзе дә ышанып, кешене дә ышандырылык * итеп сөйли белә: <
— Кайбер шундый бәндәләр бар. Егермешәр ел укып белем алалар, башла- - ры пеләшләнеп бетә — үзләреннән бер тиен файда юк. Әчмуха хезмәт хакы ~ алып, шуңа риза-бәхил булып яшиләр. Ит тә юк, сөт тә юк андый мәхлуклар- х дан. Соң ул акчаны, туганкаем, мин аны укымыйча да алам бит! Валлаһи шулай!
Хәбир аның сөйләвен рәхәтләнеп, елмаеп тыңлап кайтты. Ахоның ачуы да, шатлыгы да эчтә калмый — эчендәге тышында, йөзендә — сабыйларча беркатлылык.
— Ә минем үземә дүрт класс белем бик җиткән. Нәрсә? Тормыш катлаулы, дисеңме? Төкер! Мәсәлән, мин әйтәм ул тормышка: «Бутама! Гадирәк бул!» — дим. Һәм ул гап-гади була да кала. Ә менә сиңа инде, туганкаем, мин зур хөрмәт белән карыйм.
— Нигә миңа гына шундый аерым хөрмәт?— дип елмайды Хәбир.— Мин дә бит шул егерме ел буена укып, ыштан туздырып белем алган бер фә- кыйрьмен.
— Ә, юк инде!..— Ахо, мине алдый алмассың дигәндәй, бармак янады.— Син бу сүзеңне миңа түгел, әнә, әрекмән колакларга сөйлә. Синең юк бар кеше генә түгел икәнең маңгаеңа язылган. Сез татарларда «маңгайга язган» дигән сүз юкка гына чыкмаган ул, туганкаем. Мин татарларны беләм. хатын татар иде минем, шайтан алгыры!
— Минем маңгайга нәрсә язылган соң?
— Намуслы кеше булуың язылган. Эшкә осталыгың. Дус-ишне сатмавың. Хыянәтне кичермәвең. Кыскасы, көчле шәхес булуың.
— Рәхмәт, нык зурладың син мине. Көтмәгән идем.
— Чит илгә, туганкаем, чүпрәк башлар чыкмый. Ә син менә чит илдән кай тып киләсең. Шуңа хөрмәт итәм мин сине. Әйтәм бит, дүрт кенә класс белемем булса да, кешеләрне биш бармагым кебек беләм мин.
Хәбир Ахога чит илдән алган бер талисман кебегрәк әйбер бүләк иткән иде. Ахо моңа шулкадәр шатланды, мөгаен, сабый Розалия иң матур курчакка да болай шатлана алмас иде.
Ахо «Ашыгыч ярдәм» машинасыннан шәһәр үзәгендә төшеп калды. «Кү решербез әле!» — дип әйткән иде. күрешү бик тә тиз булды. Рәхмәт Ахога, ярдәме тиде...
Шуларны уйлап ята торгач, Хәбир больницага шалтыратып алырга булды. Кызын андагы шәфкать туташларына тапшыргач, ул шактый озак көтеп утырды. Нишләргә, кемнән сорашырга белмичә, әрле-бирле йөрде. Аннан соң. Роза лияне алып калган туташларның берсен күреп алып, сораша башлады:
— Миңа нишләргә икән соң инде, сеңлем?
Туташ бу сорауга бик гаҗәпләнде, йөзенә «Моннан да ахмаграк сорау булырга мөмкинме?» — дигән сүзләр язылган сыман иде:
— Ничек инде «нишләргә»? Кызыгызны кабул итеп алдык. Аны доктор карый.
— Соңыннан докторны күреп булмас микән? Бер генә минутка?..
— Сезгә әйтелде бит инде! Докторның вакыты юк!
Хәбир, ник эндәшкәненә үкенеп, кире борылды.
Шулай да икенче бер туташны очратып, больницаның телефон номерын. Розалияне караучы докторның исем-фамнлиясен язып алды. Телефоннан ул
нәкъ менә шул докторны — Фәридә Рәшитовнаны сорады.
— Кетегез, чакырырбыз.— диде телефондагы тавыш. Хәбир ераклашкан аяк тавышларын тыңлап торды. Шактый озак көтте. Ниһаять, тавышлар кабат якынайды, ашыгып атлаудан ешайган сулыш ишетелде.
Хәбир бер-ике сүз генә әйтеп өлгерде, доктор аны орышып ташлады:
— Ә-ә. әле сез Сабирҗанов буласызмыни? Сабыйны карамагансыз, әти кеше! Юк-юк, минемчә ул поезда гына авырып китмәгән. Сез аның хәленә игътибар итмәдегезмени? Авыру бала белән юлга чыгарга ярыймы? Әгәр авыру көчәеп, кызыгыз гомерлек чир алып калган булса? Каян килә ата-аналарга бу кадәр игътибарсызлык?!
Бераздан докторның тавышы йомшара төште. Хәбир, шуннан файдаланып, кызының хәлен сорады.
— Температурасы төшә. Һәрхәлдә, хәле җиңелрәк. Тик, беләсезме, эш монда катлаулырак булса кирәк. Сез иртәгә киләсезме? Мине күрергә тырышыгыз.
Доктор белән сөйләшүдән соң, Хәбир яңадан ике ут арасында калды. Әйе, кызының температурасы төшә, хәле җиңеләя — монысы сөенечле хәл. Әмма доктор ни өчен: <Эш монда катлаулырак булса кирәк»,— диде? Нәрсә әйтергә теләде ул бу сүзе белән? Бәлки?.. Бәлки ул нәкъ менә шул турыда — Хәбир уйлап интеккән нәрсәләр турында әйтергә теләгәндер? Юк-юк!.. Хәбир кинәт башын чайкады, ямьсез уйларын куарга тырышты.
Син үзеңнең ни өчен шулай борчылганыңны беләсеңме?
Хәбир сискәнеп китте. Ул сизде: бу сорауны аңа үз тавышы, күңелдәге та выш бирә иде.
— Беләм,— дип кистереп әйтте Хәбир.— Без авылга кайтып җитәргә тиеш идек. Телеграмма суктык, анда да борчылып көтәләрдер. Юл бүленде, кызым авырып китте. Ул — минем бердәнберем.
— Синдәге борчулар бары тик шуннан гынамы?
Күрәсең, әлеге тавыш бәхәсләшергә маташа иде. Тик Хәбир бу сорауга җавап бирмәде. Бүтән бернәрсә дә ишетмәс өчен, башын мендәр белән каплады да, ашыгып-ашыгып санарга кереште.
Юк, күзгә йокы кермәячәк иде. Хәбир моны сизде. «Мондый чакта кеше ма-туррак уйлар уйларга тиеш,— дип ышандырырга тырышты ул үзен.— Мәсьә- лән, бүгенге көндә хәл шактый әйбәт, иртәгә тагын да яхшырак булачак. Кызым да терелер, авылга да исән-сау кайтып җитәрбез, әбисе белән бабасын шатландырырбыз...»
Хәбир авылдагы йортны, әтисен һәм әнисен күзалдына китерде. Әхсән абыйсы инде район үзәгенә кат-кат килеп киткәндер, Казаннан самолет көткәндер. Ашыгыбрак җибәрде шул телеграмманы, болай килеп чыгасын белмәде...
Хәбирнең кинәт исенә төште: бала чакта, кышның салкын бер көнендә, әтисе аны район больницасына алып барган иде. Салкын тигергән вакыты булды микән? Хәбирне, толыпка төреп, чанага салганнар иде. Ат әкрен генә теркелди, чана чыжылдый. Хәбир күзләрен йома. Һәм, ни гаҗәп, чана артка таба шуган сыман. Хәбир моңа аптырый, күзләрен ачып, толыпның бер читен күтәрә: юк, чана алга таба бара. Күзләрен йома, толыпны яба — чана тагын артка шуа. Хәзер дә Хәбир үзен нәкъ менә шундый хәлдә хис итте. Күзләрен ачса — күзалдында бүгенге көн, күзләрен йомса — уйлары каядыр артка — узганнарга шуыша.
...Чегән хатынының сүзләре дәрескә чыкты. Хәбирнең беренче хисләре авыр хыянәткә тап булды. Аңа берьюлы ике якын кешесе — сөйгән яры һәм балачактан бергә уйнап үскән якын дусты хыянәт итте.
Алар Таһир белән укырга кергәннән соң, Балтамак авылының тагын бер кызы — Минзилә студент булды. Ничектер шулай килеп чыкты: Минзиләнең әтисе Хәмәт Мортазин кызын Казанга озата килә алмады, Хәбиргә ияртеп җибәрде. Хәбир кызны педогогия институтының тулай торагына китереп урнаштырды. Казан белән ныклап таныштырырга вәгъдә итеп, китеп барды. Ә кайчан башланды?.. Әйе. аларның аңлашуы әнә шул кар-буранлы бер кичтән башланып китте. Ул көнне алар Әлфия Афзалова концертына барганнар иде.
— Нигә мин дә артистка булмадым икән?!— дип хыялланып кайтты Минзилә.— Күзалдыңа китерәсеңме, Хәбир абый: бөтен зал сиңа төбәлгән. Меңләгән кешеләрнең йөрәге синең моңнаң, синең сагыштан өзгәләнә. Шәп бит, ә?!.
— Әйе. син дә матур җырлыйсың,— диде Хәбир.— Авылда чакта тыңлаганым бар, сәхнәдә җырладың...
— Юк, мин — башка... Мин үзем өчен генә җырлыйм. Ә чын җырчыларны меңләгән кешеләр тыңлый!
— Авылда сине да яратып тыңлыйлар иде. Беләсеңме, кулны иң нык чап кан кеше кем иде?
— Белам!
- Кем?
— Әлбәттә, син!..— Минзилә кычкырып көлеп җибәрде, башын Хәбирнең иңбашына сала-сала, рәхәтләнеп көлде. Минзнләнең кайнар иреннәренә ка ф гылганын сизми дә калды Хәбир. Шул иреннәрнең калтыранып китүен тойды. _ йөрәгенең дөп-дөп килеп тибүен ишетте.
Кар ява, кар ишелә иде. Дөньяның шушы кары аларның икесен дә 1 берьюлы күмеп китәр, тоташ итәр еыман иде. Бу кар аларны чит-ят күзләрдән = яшерергә, аларның серен башкаларга белгертмәскә тели кебек иде.
Чегән хатынының сүзләре дөрескә чыкты
Хәбирне озатырга килеп җитә алмавына үкенеп, хат язды Минзилә. ~ Әнисенең авырып киткәнен, үзенең ике ут эчендә янганлыгын, газапланып * интеккәнлеген аңлатты. «Мин сине көтәрмен, Хәбир! Син миңа көн саен хат < язып тор, көн саен, яме?!»— дип ялварып язды. Укуын ташлап китеп барган ~ Хәбиргә үпкә-рәнҗү сүзләрен әйтеп, «Син киткәч, урамнар моңаеп калды. < Нигә дип киттең син, нигә мине ялгыз иттең? Ник ташладың институтны?» — дип язды. Институттан ничек һәм ни өчен китүен Хәбир беркемгә дә. хәтта - Минзиләгә дә белдермәгән иде.
Хәбирнең язмышын ул чакта Раздуваев дигән бер укытучы хәл итте. Хәбир аның лекцияләрен, ни өчендер, башта ук яратмады. Бәлки, нәкъ менә кечкенә авылларның киләчәксез булуы, бетәргә тиешлеге турында сүз барганлыктан яратмагандыр аны Хәбир. Раздуваевның лекцияләрен тыңлаганда, кечкенә авылларның кичекмәстән бетерелергә тиешлеген ишеткәндә ул үзенең туган авылы Балтамакны күз алдына китерә, күңеленнән ген-t үртәлеп, сыкрап утыра иде. Хәбирнең лекцияләрдә игътибарсыз утыруын, өнәмәвен, еш кына кире сүзләр әйтеп куюын Раздуваев сизми калмады, билгеле
— Сез минем лекцияләрдән юкка читләшәсез. Сабирҗанон,— диде ул бер вакыт.— Минем лекцияләрем — зур кибет. Аннан теләсә нәрсә алырга мөмкин.
Әнә шул чакта Хәбир түзмәде, бәхәскә керде:
— «Кибете зур да, товары начар».— диде. Хәбир үз авылын — Балтамак ны яклады. Кайнарланып, үзенең туган җирен, туган ягын — чишмәләрен, тал тирәкләрен, авылның кешеләрен яклады. Һәрхәлдә, Хәбир үзе шулай уйлады. Ләкин үзенең шул кайнарлыгы белән ул, әлбәттә. Раздуваевның еллар буе на эшләгән хезмәтенә каршы килүен, аның хезмәтенә кул күтәрүен аңламый иде. Раздуваев кызды. Ул лекция тыңлаучыларның күбесе авыл җиреннән шул ук кечкенә авыллардан булуын һәм эчтән генә шушы Сабирҗанонны як лап утыруын белә иде. Юк, төзүчеләрнең мондый булуын теләми иде Раздува ев. Аңа киң колач белән эш итүче, киләчәккә йөз тоткан төзелешләр турында уйлаучы сәләтле төзүчеләр кирәк. Әлбәттә, ул бүген студентларны сүз белән генә ышандыра алмаячагын сизде. Шуңа күрә, Хәбирнең русча шактый хата белән сөйләшүенә ишарә ясап, хәлиткеч җавап кайтарды:
— Кечкенә авыллар материаль яктан гына түгел, культура ягыннан да үзләрен акламый. Сабирҗанов. Менә сез үлегез дә шундый авылдан. Шуңа да русча ике сүзне бергә кушып әйтә алмыйсыз...
By инде Хәбир өчен кичереп булмаслык көлү иде Һәм ул. шушы көннән башлап, Раздуваевны күрәлмас булды
Үз чиратында Раздуваев та нәкъ шуның белән җавпп кайтарды. Ул Хәбир гә «Авыл җирендәге перспектив төзелешне социаль яктан бәяләү юллары» ди гән курс эше тапшырды. Бу курс эшен Хәбир яклый алмады. Раздуваев аны шактый озак йөртте, курс эше тапшырылмый торып, чираттагы имтиханнарга керү мөмкин түгел иде. Иптәшләре имтихан тапшырганда Хәбир әле һаман курс эше буенча чапты. Раздуваев курс эшен кабул итсен өчен ул, һичшиксез, үз фикереннән баш тартырга, кечкенә авылларның юк ителүен якларга, үле әйткәннәрне инкарь итеп. Раздуваев фикерләренә таянырга тиеш иде Хәбир курс эшен үзгәртмәде, башкача язмады. Ә бер көнне, институттан китәргә тел-» вен бөлдереп, гариза язды. Деканатта моңа бик гаҗәпләнделәр. Китәргә теләвенең сәбәпләрен кат-кат сорадылар
— Укырга теләмим. диде Хәбир. Декан, тәмам аптырашта калып, тир ләгән маңгаен сөртте. Аннан соң гаризага имзасын салды:
— Юкка, юкка китәсез, яшь дустым, бездән. Бел.н егез килсә, безнең иисти тут иң перспективалы уку йорты.
Институттан киткәнен башта анылга да. әти әнисенә дә хәбәр итмәде Хә-
бир. Заводка эшкә урнашты, кая булса да кичке укуга керергә уйлап йөри, һаман да әле элекке тулай торакта иптәшләре янында яшәп ята иде. Хәрби комиссариатка чакыру кәгазе дә шул элекке адресы буенча килде.
Армиягә китүчеләр автобуска төялгәндә ул берьялгызы иде. Башкаларны кемдер озата, кочаклаша-үбешә. күтәреп өскә чөя. Хәбир боларны күзәтеп торды, ялгызлыгын сизеп, эчтән сызды. Монда яңгыраган җырлар, гитара һәм гармун тавышлары аны бер генә нәрсәгә дәшә — кайдадыр бер аулак табып, туйганчы бер үксеп еларга чакыра иде.
Инде машинага кереп утыргач, күңеле тәмам иләсләнде. Әле һаман да ♦ Минзилә килеп чыкмасмы?» дип өметләнгән күзләренә яшь тыгылды. Үзенең кычкырып җырлап җибәргәнен сизми калды:
Их. алмагачлары!
Сайрый, сайрый, сайрый, сайрый, Сайрый сандугачлары!..
Аның бу җырына беркем дә игътибар итмәде: эчкәндер булачак яшь солдат...
Вакыты булган саен, Минзиләгә хат язды Хәбир. Ул сагышка бирелмәсен дип. хатларын шаян сүз, уен-көлке белән тутырды. Үзе чыгарган такмакларын язды:
Командирлар әниләр кебек:
Торалар гел елмаеп-келеп.
Сөйләшәләр гел назлап кына, Йөгертәләр аз-азлап кына...
Юк, командирлар елмаеп кына тормыйлар иде. Әмма солдат хезмәтенең гел күңелле якларын гына белеп барды Минзилә аның хатларыннан. Боларны укып. Минзиләнең ничек шатланасын, елмаясын күз алдына китергән Хәбир үзе дә балаларча куана иде.
Яман хәбәрне аңа иң элек әнисенең хаты алып килде. Үз хәбәренең улы йөрәгенә таш булып ятачагын сизгән Гөлчирәтти, бик җайлап кына, юатып- көйләп кенә язган иде: «Синең дустың Таһир да башлы-күзле булды, улым. Җәмәгате үзебезнең авыл кызы, югары оч Мортаза Хәмәтенең Минзиләсе. Чәчләрен чәчкә бәйләргә уйлаганнар икән, инде бәхет-шатлыкларын насыйп итсен. Хезмәтеңне исән-сау тутырып кайтсаң, син дә үз тиңеңне табарсың, улым. Исәнлек кирәк...»
Зур хыянәт иде бу Хәбир өчен. Атна-ун көн буе иләс-миләс йөрде. Иптәшләре аның хәленә керделәр: ул-бу булмасын дип, артыннан саклап йөрделәр.
Таһир белән дә, Минзилә белән дә бүтән һичкайчан күрешмәскә, сөйләшмәскә ант эчте Хәбир. Зур иде. мәңге бетмәс кебек иде аларга булган рәнҗүе... Армиядән ул әнә шул рәнҗүен кочаклаган хәлдә кайтты. Авылда бер-ике кон торды да, берни әйтмичә. Мәскәүгә китеп барды. Мәскәү архитектура институтына укырга кергәнлеген өйгә соңыннан гына хәбәр итте. Таһир белән Минзилә турында берни дә ишетергә теләмәде, кызыксынмады. Бу — мәхәббәтте кимсетелгән җанның горурлыгы гына түгел, ә бәлки югалтуның зурлыгын, югалтканны инде берничек тә кайтарып булмаячагын аңлаудан иде.
Укуны тәмамлап, рәссам-реставратор дипломын алырга әзерләнеп йөргәндә. аңа көтелмәгән бер нәрсә — Әфганстанга эшкә барырга тәкъдим иттеләр. Әйтүләренчә, алар анда зур эш башкарырга — үзләренең интернациональ бурычларын үтәргә тиеш. Мәсьәлә бик җитди. Рәссам-реставраторлар анда дошманнар тарафыннан шартлатылган мәчетләрне торгызу эшен башкарачак. Унбиш миллион халкы булган бу илдә ике йөз илле мең мулла бар. Халык дини. Дошманнарның максаты ачык: мәчетләрне шартлатып, халыкны үзгәрешләргә каршы котыртмакчы да, куркытмакчы да булалар. Күптән түгел бик зур мәчет — уналтынчы гасырда ук салынган тарихи мәчет шартлатылган. Әлеге мәчетнең мулласы илдәге үзгәрешләрне яклап чыккан булган икән. СССРдан барган рәссам-реставраторларның әнә шундый мәчетләрне торгызуда катнашуы — кешелеклелек һәм дуслык-туганлык бурычы икән.
Хәбир Әфганстанга барырга берсүзсез риза булды. Әмма әле аңынчы, чит илгә китәргә ризалык биргәнчегә кадәр, ул Лиза исемле бер латыш кызы белән язылышып өлгергән иде. Лиза — чит телләр факультетын тәмамлаган, гарәп- фарсы телләрен белгән кыз — комиссия тарафыннан шатланып кабул ителде: Әфганстанда тәрҗемәчеләр дә бик кирәк икән.
Лиза балалар йортында тәрбияләнгән, кече яшьтән үк ятим калган. Язылышып кайткан көннәрендә Хәбиргә әйтте:
— Син, Хәбир, минем ирем дә, әтием дә, абыем да булдың,— диде.
Лизаның балаларча беркатлылыгы, онытылып, җаны тәне белән ярата белүе Хәбиргә яңа хис — яңа мәхәббәт алып килде. Хатынының һәрнәрсәгә гаҗәпләнеп караган зәңгәр күзләре, сабыйлыктан арынып бетмәгән эчкерсез ♦ карашы, гөнаһсыз үпкәләүләре һәм шаярулары Хәбирнең үзен бөтенләе белән « яулап алды. Минзиләгә бәйле хатирәләрне акрынлап кысырыклап чыгарды. ? Күңелдә еллар буена сакланган рәнҗ> дә, җепшек кар кебек, эреп юкка чыкты. х Ә инде Минзилә белән Таһирга үч һәм үпкә саклап йөрү бөтенләй башка “ сыймас хәл, көлке бер нәрсә, яшьлек җүләрлеге булып тоела башлады. S
Чит илгә китәр алдыннан Хәбир белән Лиза авылга, ата-ана йортына кай- > тып килделәр. Ул көнне Балтамак урамнарында шундый сүз йөрде:
— Әхмәтгали абзыйның төпчек малае марҗа алып кайткан!.. ч
— Әй, күрә инде Гөлчирәтги килен рәхәтен!.
Ләкин, Әхмәтгали карт белән Гөлчирәттинең шомланып-каушап калуын * йомып, озын телләрнең сүзен юкка чыгарып, Хәбир алып кайткан «марҗа» < күрше-күлән белән «исәнмесез»ен әйтеп күреште. Булдыра алганча татар- п ча сөйләште. Авыл малайларын койма башларына үрмәләтеп, җилкенчәк * кызларның күзен ут яндырып, көянтә-чиләк белән чишмә юлында йөрде. = Киленне бер күрүдә бәяләргә өйрәнгән авыл халкы «марҗа кызын» кинәт кенә яратып куйды. Хәбирләр кайтып төшкән көнне коеп коеп яңгыр яуды: җәйнең корылыгыннан интеккән халык монысын да киленнең җиңел аягына юрады. Ә Лизаның татарчасы авылда бер мәзәк булып калды.
Коеп яуган яңгырдан соң чишмәгә барган Лиза хатыннардан яман хәбәр ишетеп кайткан. Ишеткәнен түкми чәчми Гөлчирәттигә сөйләп бирде:
— Әни! Син, знаешь, вчерашний яңгырда бер «Жигули» аккан, бер ат аккан!..
— Әй, ходаем! Кемнәр акты икән? Каян ишеттең, балам? Кешеләре исән микән? Машиналары белән төпкә киттеләр микән? Машинасы бер хәл, кешеләре генә исәк булсын, раббым! — дип хафаланды Гөлчирәттн. Әлеге хәбәр, күрше күләнгә ияреп, бөтен авылга таралган, фермага ук барып җиткән. Бераздан ул, Саҗидә белән бергә, мәзәк булып кайтып керде: чишмә янындагы хатыннарның: «Кичәге яңгырда бер җигүле ат агып китә язган»,— дигән сүзен Лиза «Жигули» белән атка әйләндергән икән!
Гөлчирәттн киленен яратты. Лиза үзе ишетмәгәндә күршеләргә:
— Әй, ходаем, билләре бигрәк нәзек шул, балакаемның. Бәбиләрен ничек кенә табар инде?! — дип сөйләнде. Табын янына утырсалар:
— Авылда чакта ашап кал, балам,— дип, каймагын маен һаман килене алдына куйды. Саубуллашканда да:
— Никләргә дип китәсез шул чит ят җирләргә, үз илебездә генә дә эш бетмәгәндер лә инде? — дип өзгәләнде. — Оныкларымның бишектә чагын күрми калырмын дип куркам, тизрәк исән имин әйләнеп кайтыгыз!..
Саҗидә дә килендәшен үз итте. Инде китәр алдыннан Лизаны җәйләүгә — үзенең эш урынына алып барган иде. Басу юлларын, әрәмәлекләрне. инеш буйларын күрсәтеп йөрде. Җәйләүдә Лиза белән тагын бер мәзәк хәл килеп чыкты.
— Менә шушы сыерымны бик яратам, чиләкләп чиләкләп бирә сөтне, җаныкаем. Мөгезләрен генә күр син аның, җиленнәрен генә күр! — дип сөйләнгән Саҗидәне туктатып, Лиза бер читкә күрсәтте:
— Ә әнә теге сыер сөтне өз бирәдер, әйеме? Мөгезе шундый зур үзенең, җилене бер дә юк.. диде.
Саҗидә ул күрсәткән якка карады: анда ферманың нәселле үгезе утлап йөри иде. Саҗидә шуны аңлаткач, икесе дә тәгәри тәгәри көлделәр, тыела алмый җәфаландылар. Бу мәзәк читкә таралмады, гаилә эчендә генә калды.
Улы килен алып кайткан көнне каушап югалып калган Әхмәтгали карт Лизадан канәгать иде. Саубуллашкан чакта әйтте:
— Безнең рөхсәтсез, фатихасыз гына өйләнеп куюың белән дә. киленнең чит халыктан булуы белән дә куркыткан идең, улым. Инде күрдек: килен үзебезнең кеше икән, бездән фатиха,— диде
Чит илгә алар, өнә шулай, ята ана фатихасын алып киттеләр.
Кабулда аларны иркен, якты йортка урнаштырдылар. Лиза Хәбирдән озак аерылып торудан бик курка, ул командировкага җыена башласа, аеры ла алмый интегә иде
Беркөнне Хәбирне төн уртасында уятты. Хәбир, йокылы күзләрен уып. урыныннан күтәрелде. Лиза түшәмгә карап ята иде.
— Нәрсә булды, Лиза?
Хатыны дәшмәде. Кулы белән Хәбирнең кулын эзләп тапты, үзенең кендек .урысына куйды:
— Сизәсеңме?!.
Хәбир тойды: уч төбендәге тибеш таныш та. ят та кебек иде.
— Лиза?!. Син нәрсә? Әллә елыйсың инде?..
— Шатлыктан бу...— диде Лиза. Бераз тынып торгач, әйтте: — Мин куркам, Хәбир, куркам!.. Син безне сакла, яме?!
— Юләрем, юләркәем минем!.. Барысы да яхшы булачак, менә күрерсең. - хатынын иркәли-иркәли юатты Хәбир.— Беләсеңме, әгәр син миңа бер малай алып кайтсаң...
— Кыз,— дип бүлдерде Лиза.
— Юк инде, малай! — Хәбир юри үчекләште.— Син миңа бер малай алып кайтсаңмы!..
— Шуннан?
— Шуннан соң без өчәү булабыз!
— Кызык.
— Нәрсәсе кызык?
— Өчәү булуы. Мин бит берьялгызым идем, Хәбир. Берьялгызым... Сине таптым. Хәзер менә өчәү булабыз. Без бит барыбыз да бербөтен була быз, шулаймы, Хәбир?
— Шулай, Лиза. Бербөтен, бер гаилә.
— Ә син чынлап та малай булуын телисеңме?
— Әйе,— диде Хәбир һәм тавышына ясалма кырыслык чыгарды.— Үз-үзен хөрмәт иткән ир һәрчак малай булуын теләргә тиеш!
Лиза бу сүздән көлде:
— Ә балага узган хатын-кыз тәм-томга бик таләпчән була икән...
— Булса соң! Беләсең килсә, мин синең өчен барысын да табам. Ни телисең — шуны!
Лиза урыныннан ук күтәрелде:
— Барысын да, барысын дамы?
— Әйе. ТеЛисең икән — хәтта күгәрчен сөтен дә!
Лиза елмайды:
— Күгәрчен сөте булмый ла ул...
— Булырга тиеш. Миңа бер чегән хатыны әйтте: «Бәхет сиңа, күгәрчен сөте кебек, аз-азлап кына тамар»,— диде. Алдады, дөресрәге, ялгышты чегән хатыны! Килде ул бәхет миңа, Лиза! Минем бәхетем — син ул, туачак балабыз ул, ишетәсеңме?!
— Әгәр кеше гел бәхетле генә булып торса, бәхетнең ни икәнен аңламас иде, шулай бит? Бәхетнең ни икәнен белү өчен, башта бәхетсез булып карау кирәктер.
Хәбир нидер әйтмәкче булган иде, Лиза урыныннан күтәрелде:
— Хәбир!.. Ә бит ул чегән хатыны дөрес әйткән! Бар бит ул күгәрчен сөте, бар! Күгәрчен сөтен табу, мөгаен, үзеңнең кемгәдер кирәк булуың ны. кадерең булуны тоеп яшәүдер ул. Син мине ташлама, яме? Син мине гомерең буена ярат, кадерлә! Синең минем өчен табасы күгәрчен сөтең шул булыр, миңа шул җитә, бик җитә!..
Хәбир Лизаны кочагына алды, иреннәреннән, күзләреннән үпте, төбәлеп карап торды: мондый гөнаһсыз затны яратмый мөмкин түгел иде...
«Син безне сакла, Хәбир!..» — хатынының шул сүзләре аның колагында яңгырап калды. Лизаның соңгы минутларын күрә алмады, янында була алмады Хәбир. Хәтта менә шул янында була алмау да мәңгелек үкенеч булып калды.
Розалиягә инде өч яшь тулып килә, ул инде бакчага йөри, күп нәрсәне аңлый, шаяра-көлә иде. Кызының туган көнен билгеләп үтәргә әзерләнеп йөргән бер вакытта Хәбирне ашыгыч рәвештә чакырып алдылар: тиз арада белгечләр төркеме туплап, юлга җыенырга куштылар. Хәбир өчен бу гадәти командировкаларның берсе иде. Эш урынына барып, ныклап урнашырга да өлгермәделәр, Хәбирне яңадан Кабулга чакырттылар. Ул моңа бик гаҗәпләнде. хәтта каушап калды: күңеле нидер сизенә иде. Розалия авырып киткәнме? Лиза белән бер-бер хәлме? Нәрсә булуы мөмкин? Ник чакыралар? Әле бит эш башланып кына китте!
Кайтты. Өнсез калды: аны Лизаның җансыз, телгәләнгән гәүдәсе каршы алды.
— Урамдагы шартлаудан...— дип аңлаттылар Хәбиргә.— Шактый кеше кырылды...
Очраклы һәм мәгънәсез бу үлемне Хәбир берничек тә аңлый алмады, кабул итә алмады. Аны сыгылып төшүдән бер нәрсә коткарды: янында ♦ ятим калган Розалия бар. кызы бар иде. Хәбир аны сакларга, ятимлеген ± белдермәскә, аңа таяныч булырга тиеш иде
— Теләсәгез, илгә кайта аласыз,— диделәр Хәбиргә.— Хатыныгызның = гәүдәсен дә озатырбыз. =
Илгә кайтырга? Кая? Хәзер барысы да бер түгелмени?! Шулай уйлады - Хәбир. Кайтып китүдән баш тартты. Лизаны да шунда, күп кайгылар күргән Әфган җирендә җирләделәр
Хәбир хатыны каберенә үзе генә йөрде. Әнисен сагынып ялварган кы зын алдады: «Әниең еракка, кунакка китте»,— диде. Башта бик юксынган ■кыз әкренләп оныта барды. Әмма, кичләрен уянып, кинәт кенә әнисен дәште, чакырды, ялварды. Андый төннәрдә Хәбирнең йөрәге парә-парә килде. Кы 7 зын кочаклап, аның үзенә сиздермичә генә, сулкылдый-сулкылдый елады. - Әнә шундый төннәрдә — кызы ачыргаланып әнисен чакырган, әнисен эзлә- ~ гән төннәрдә — Хәбир бу илнең үзен дә, бу илдәге дошманнарны да, үзләрен = бу хәвефле илгә җибәрүчеләрне дә берьюлы ләгънәтләде, каргады, җаны тәне белән рәнҗеп сыкранды.
Розалия балалар бакчасында үсте. Ул анда онытыла, уйный, әкренләп үсә бара иде. Әнисен сирәк сорый, әмма таләпчәнрәк сорый башлады
Инде илгә кайтыр вакыт җитте. Әнә шул чакта Хәбир зур икеләнү, зур бү ленеш алдында калды. Розалияне һаман һаман алдап йөртергә тиеш идеме ул, әллә дөресен әйтергәме? Шушы уй аның миен бораулады, күңелен актарды. Башта үсә төшсен, аңлый башласын. Ул чакта инде аңа авырга туры килмәс, дип уйлады. Ләкин икенче бер фикер, көтмәгәндә калкып, өстенлек ала башла ды: Розалиянең әнисе белән, аның кабере белән саубуллашырга, әнисенең йө зен хәтерләргә, аның күмелгән урынын күңелендә калдырырга хакы бар түгел ме?! Кеше хакы дигән олы хак шуннан башланмыймы? Ә бәлки Бәлки, әни сенең каберен күрсәтү аның нәни йөрәген җәрәхәтләү генәдер? Шулай нкелә иеп, борчылып, газапланып, шактый көннәр үтте.
Ниһаять, көткән көн килеп җитте. Кабул аэропортыннан күтәреләчәк самолет аларны туган илгә алып кайтырга тиеш иде. Әйберләрен җыеп, тынып калгач, уйларын-фикерләрен соңгы тапкыр барларга дип. урынга утырды. Утырды да, үзенә төбәлгән карашны тоеп, кинәт кызына күтәрелеп карады. Чак кына кычкырып җибәрмәде. Розалия, күзләрен зур ачып, туп туры аңа карап тора һәм аның карашында бер генә сорау — таләпчән сорау чагыла иде: «Ә әни? Ул кайтамы? • Хәбир аның бу соравын йөрәге белән тойды. Кызын кочаклап, күтәреп алды. Әйе, әнисе кабере белән саубулла шырга, аның каберен хәтерендә калдырырга Розалиянең хакы барлыгын, олы хакы барлыгын тоеп алды ул бу минутта.
Үзләрен аэропортка илтергә килгән машинаны Лизаның каберенә таба борды. Алар икәү — ата белән кыз — кабер янында озак басып тордылар. .
Юк, Розалия еламады. Әнә шул чактан, шул көннән башлап ул еламый да, көлми дә торган булып калды.
Юк, йоклап китеп булмаячак иде. Хәбир, ниһаять, моны аңлады. Уры ныннан торып, караңгы бүлмә буйлап әрле бирле йөрде. Аннан соң тәрәзә каршына килеп басты. Җемелдәп янган утлары, төн дип тә тормыйча кая дыр ашыккан кешеләре, әрле бирле чабышкан машиналары белән шәһәр шау гөр килеп тора, шәһәр яши иде. һәм менә шушы шәһәрнең кайсыдыр бер ноктасында Хәбир басып тора. Шушы шәһәрнең кайсыдыр почмагында аның кызы Розалия авырып ята. Кайдадыр, шушы шәһәрдәге йортларның берсендә, аның беренче мәхәббәте Мннзилә һәм балачак дусты Таһир яши
Шәһәр шаулап, гөрләп тора Тонык утлары белән җемелдәп, күңелне кузгата. Кешеләр һаман ашыга, машиналар чабыша, һәм шушы ыгы зыгы белән тулган шәһәрнең бу минугта Хәбирдә дә, аның язмышында да, Лнза ның кайдадыр чит җирдә калган каберендә дә. Розалиянең әнисез үсүендә дә бернинди катышы, бернинди эше. бернинди кайгысы юк кебек иде.
Карлар явып, көн салкыны бераз тернәкләнә төшкәч, авылда сугымнар башланды. Әлбәттә, халык әле олы малга тотынырга ашыкмады: үрдәген- казын, сарыгын-бәрәнен чалып, табынына ризык өстәде. Кешеләр кунакка йөреште. Шәһәр ягыннан туган-тумачалар кайтты.
Сабирҗановлар гаиләсе дә кунак-төшемсез калмады. Башта Әхмәтгалинең олы кызы Айсылу ире Мәҗит белән кайтып төште. Нәкъ шул көнне төпчек малайлары Хәбирдән «Кайтабыз...» дигән хәбәр-телеграмма килде.
Айсылуның ата йортында юньләп күренмәвенә инде өч-дүрт ел тула иде. Туганлык һәм сагыну хисләрен хат һәм бәйрәм котлаулары, почта аша җибәрелгән күчтәнәчләр белән генә белдереп яшәгән Айсылуның кайтып төшүе көтелмәгән зур шатлык булды.
Айсылу башта яңа йортка бик шатланды, нарат исе аңкып торган бүрәнәләрне кат-кат иснәп карады — иснәп туймады. Аннан соң, эшнең* нәрсәдә икәнен белгәч, шактый тузынды, өйдәгеләрнең һәммәсен — әтисен дә, әнисен дә, Әхсәнне дә орышып ташлады:
— Ниткән эш инде бу. ә?! Шундый бәла килеп тә, безгә хәбәр итү юк. Туганнарга белдерү юк! Кешеләр, әнә. тавыгы аксап йөрсә дә — туганнарына барып егылалар, каз алып кайталар. Ә болар, имеш, йорт хәтле йортны үзләре генә җиткерә! Әхсәннең уенда булмаса, әткәй-әнкәй, ичмасам, сез уйлар идегез! Дөрес бит. Мәҗит?
Авыр гәүдәле, басынкы табигатьле Мәҗит хатынын куәтләде:
— Соң, шулай кәнишне! Айсылу дөрес әйтә, алай ярамый бит инде, бабай... Без ярдәм итә алмас идекме әллә?
Боларның шулай тузынуы, күрәсең. Әхмәтгалигә рәхәтлек кенә бирә иде. Күңеле күтәрелеп, кызын үчекләп, шаяртып җавап кайтарды:
— Ярар, балалар, бу йорт искергәч, иң беренче эш итеп, сезгә тилиграм , сугам. Анысының инде бер почмагы сезнең өлештән булыр...
— Әстагьфирулла? — Гөлчирәтти битен яулык очы белән каплап көлде.— Әле син, оялмыйча, шушы йорт искергәнчегә тиклем яшәмәкче буласыңмыни?! Картая торгач, тәмам сабыйлар акылы кергән моңа!..
Айсылу күчтәнәчләрен чыгарды. Өйдәгеләрнең берсе дә өлешсез калма ды. Әтисенә дигән күчтәнәчен-бүләген соңгарак калдырган икән:
— Менә, әткәй, картлар арасында йөрим дип язган идең, бөтенесен көн ләштереп киеп йөр әле! — дип, чигүле түбәтәй чыгарды.
Табын артына утыргач. Айсылу кинәт кенә тынып калды, күзләренә сәер бер моңсулык чыкты. Юкка гына булмаган икән, кинәт кенә әйтеп куйды:
— Шулай гел көтмәгәндә, хәбәрсез-нисез кайтып төшүебезгә аптыра гансыздыр инде, әйеме? — үзе, җавап та көтеп тормастан, тезеп китте: — Сагындым мин, әнкәй, үлеп-үлеп сагындым. Каз өмәләрен... Кешегә сөй ләсәң — кеше ышанмас, билләһи. Төшләремә керә башлады. И, матур да була иде бит ул бездә каз өмәләре! Әллә үзем дә картаеп барам инде: исәр кеше сыман, үзалдыма сөйләнеп, җырлап йөрим. Нигә шулай сагынамдыр?!.
Айсылуның сүзләре барысына да тәэсир итте, уйчанланып, тынып калдылар. Гөлчирәтти күз яшьләрен сөртеп алды, торып килеп, кызының аркасыннан какты:
— Әй, балам, җан да тарта, кан да тарта инде ул туган якка. Туган җирең, туып-үскән нигезең каз өмәсе булып төшләреңә кергән синең...
— Уйлаштык-уйлаштык та, быел юлга җыендык шулай. Ялыбыз барыбер әрәмгә кала иде. Мәҗиткә рәхмәт, ул да каршы килмәде: «Бабайның бер сыерын ашап бетереп киләм әле, болай булгач!» — дип көлә. Ә сез монда, малларны сата-сата, үзегез генә йорт җиткергәнсез...— Айсылу, әллә күңеле тулып, әллә инде үзенең артыграк сөйләп ташлавын сизеп, тукталып калды. .
— И кызым, авыл җирендә ит бетә димени?! Берүк юкны сөйләмә! Бик әйбәт булган, кайтуыгызга рәхмәт,— Гөлчирәтти чак кына туып алган бушлыкны шул сүзе белән тутырды. Әхсән дәшмәде. Әхмәтгали карт тамак кырды. Ирләрнең дә күңеле йомшарган, алар үзара сүзсез генә аңлашалар иде.
Нәкъ шул чакта Әхсәнне идарәгә дәшеп киттеләр. Яңа гына кайтып төшкән кунакларны ташлап чыгып китү кыен иде. Шуңа күрә:
— Нәрсәгә икән? — дип кабатлап сорады. Хәбәр китергән малай, ничек керсә, шулай чыгып чапты. Ярым ачык калган ишектән:
— Белмим, персидәтел кушты! — дигән тавыш кына ишетелеп калды. Әхсән киенде. «Озакламаска тырышырмын»,— дип, чыгып китте.
Урам буйлап атлаганда апасы Айсылуның сүзләре турында уйлады ул. «Каз өмәләрен сагындым, кешегә сөйләсәң — кеше ышанмас», диме? Ышан ф ган кеше ышаныр, апа, ышаныр... Читтәгеләр генә түгел, авыл кешесе үзе _ дә ышаныр моңа. Кайчан булганы бар хәзер авылда элекке төсле өмәләр- : нең? Үзгәрде авыл, апа, нык үзгәрде. Элек, бәрәңге утыртасы булса, ярты _ авыл бер-беренә өмәгә җыела торган иде. Ә хәзер? Күмәк хуҗалык дип атал- = ган җирдә күмәклек бетте, кирегә китте... i
— Әй, абый, ал ишәгеңне — ат килә!
Әхсән, сискәнеп, артына борылып карады. Иңенә көянтә-чиләк аскан кыз, елмаеп, җиңел генә атлап, аны куып җитеп килә иде. Әхсән, сукмак- * тан чыгып, көрт эченә кереп басты, кызга юл бирде. Кыз аңа таныш түгел < иде, мөгаен, берәрсенә кунакка кайткандыр.
Әхсән аның килешле, матур буй-сынына, көянтә-чиләкләренә игътибар “ итте.
— Нәрсә, әллә колонкаларда су юкмы? — дип кычкырды ул, кызның « чишмә юлыннан күтәрелгәнен аңлап. Кыз чак кына борылды
— Бар. Тик безгә чишмә суы кирәк! Бәйрәм бүген бездә, абый.
— Нинди бәйрәм?
■— Каз өмәсе бүген бездә! Кунакка килегез, абый, белен ашарга! — кыз челтерәп көлде.
— Каз өмәсе?! — монысын инде Әхсән, үзе дә сизмәстән, гаҗәпләнеп әйтте.— Син кемнәргә килдең соң, кемнәрдә каз өмәсе?
Кыз тукталды. Борылып, Әхсәнгә туры карады:
— Әй, Әхсән абый, күзегез күрми икән сезнең. Бу авылда ике ай торам бит инде мин, мәктәптә укытам...— кыз. янә бер челтерәп көлде дә, үз юлы белән китеп барды. Ә Әхсән баскан урынында торып калды. Каз өмәсе турындагы сүзне бүген инде менә икенче тапкыр ишетүе әллә нинди могҗи заны хәтерләтә кебек иде. «Әсматтиләргә фатирга урнашкан укытучы кыз инде бу, алайса»,— дип уйлады ул һәм үзенең мәктәпкә бик күптәннән аяк басмаганын сизде. Мәктәп... Үзең укыган мәктәп. Анда синең малай чагыңны кабатлаган, нәкъ синең кебек үк хыялланып йөргән малайлар- кызлар укый. Анда — синең үз балаларың. Сорашканың бармы, күргәнең бармы мәктәп хәлләрен, парторг? Шул сорауны үз-үзенә бирүгә үк. акла нырдай җавап тапты Әхсән: анда аңа тикле партия оешмасы секретаре булып эшләгән Мортазин Хәмәт директор булып килгән иде. Үзен парторг лыктан төшерүләренә әллә ни исе китмәгән кебек күренсә дә, үз урынына Әхсәнне сайлауларын белгәч, сүз әйтми калмаган икән Мортазин. Әхсән, әлбәттә, моны кеше аркылы гына ишетте. Ишетте дә онытты: ферма мөдире булып эшләгәндәге чәкәләшүләр — эш өчен барган бәхәс, ә инде кеше телендә йөргән сүз — бүген бар, иртәгә юк, дип кенә кабул итте. «Кая ул Сабирҗановка партия эшендә эшләргә, башта дөрес язарга өйрәнсен әле. Минзәлә техникумы белеме белән аңа шул дуңгыз карап кына йөрергә • — Мортазинның имеш-мимешләр буенча ишетелгән бу сүзен дә дөрес дип тапты: белеме, тәҗрибәсе юклыгын үзе дә бик сизеп, белеп тора иде.
Сизү генә түгел, бу хакта райкомда, әле үзен парторглыкка димләгән чакларында ук әйтте. «Безгә бүген саф белеме булган кешеләр түгел, халык алдында абруй казанган, эш өчен янып көеп йөрүче коммунистлар кирәк. Без сезне, иптәш Сабирҗанов, нәкъ менә шундый кеше итеп белә без,— диделәр аңа.— Ә уку мәсьәләсенә килгәндә — укырсьи. өйрәтербез...» Әхсән инде Мортазинның сүзләре турында оныткан, күптән оныткан иде. Шуңа күрә, мәктәпкә кермәвен, кызыксынмавын шул бер сылтауга гына кал дырып, акланып баруын үзе дә аңлап алды. Оят булып китте, үзеннән мәктәп турындагы уйларны куарга тырышты.
• Каз өмәсе...—дип уйлады ул. яңадан теге кызның сүзләрен искә төшереп.— Чишмә суы кирәк...» Әнә шулай, аяк астындагы карны шыгыр датып атлаганда, Әхсән үзе өчен бер ачыш ясады: юк, каз өмәләрен генә сагынмаган аның Айсылу апасы. Ул үзенең яшьлеген, авылның яшь чагын сагынган. Элегрәк кайткан елларны да кичке уеннарны, басудагы күмәк эшләрне, печән чабу вакытларын искә ала иде. Юк шул. үтте авылның андый көннәре. Яшьләрне якындагы һәм ерактагы шәһәрләр, төзелешләр тар
тып алды. Кичен берәрсе гармун күтәреп чыкса, аны — йә исерек, йә исәр, диләр. Клубта лекция мазар булса — халыкны җыеп булмый. Концерт куелса — залның яртысы буш. Нилектән?
Нилектән шулай? Бервакыт Әхмәтнәҗип абыйсы белән бу хакта бәхәс-ләшкәннәр иде. Укытучы аңа өздереп җавап бирде:
— Кадер юктан,— диде. Әхсән моны аңламый калды, кабатлап сорады:
— Ничек инде кадер юктан? Кемгә кадер юктан?
— Кешеләргә кадер булмаудан,— диде укытучы.
— Син инде, абый, юкны сөйләмә,— дип кызды Әхсән ул чакта.— Эш кешесенә кадер юкмы бездә? Көчеңне кызганмыйча, ялкаулыкка бирелмичә генә эшлә — барысы да була. Акчасын кызганмый түлиләр кешегә, бүләген мактавын яудырып торалар. Иорт-җире җитешле. Тагын нәрсә кирәк?
— Кадер кирәк, энем,— диде укытучы.— Кадер кирәк...
— Килешмим бу сүзең белән, абый! Дөресрәге, килешеп бетмим. Үзең үк күреп торасың: хәзер эшләгән кешегә акчасын да бирәләр, орденын да тагалар.
Укытучы көлемсерәде:
— Сөтле сыер белән нәселле сарыкның да үзенә күрә кадере була, энем. Кем әйтмешли — хезмәтенә күрә хөрмәте. Ә кешегә кадернең башкасы кирәк. Безнең бөтен ялгышлар, бөтен югалтулар әнә шул кадер булмаудан. Без халыктан аның үз бәйрәмнәрен, үз йолаларын тартып алдык, көчләп оныттырдык. Без халыкка ясалма йолалар тактык, ясалма тарих, ясалма киләчәк белән алдадык. Туйганчы кадерсезләдек, халык фикерен санга сукмадык, аны сукбайлыкка чыгардык. Әйе-әйе, кешегә кадер кимегән җирдә сукбайлык арта. Ә сукбайлары күбәйгән ил үзе дә сукбайлыкта кала. Кызганыч, әмма менә шулай, энем... Ә син әйтәсең: халык клубка йөрми, кы зыксынмый, китап укымый, битараф, дисең. Ә кем гаепле?..
• Кем гаепле? Кем?..* — бу сүзләр Әхсәннең колагында яңгырап йөрде.
Әхсән, үзенең артык ашыгып атлавын сизеп, кинәт адымын акыры- найтты. Болай дуамалланып баруын кеше-кара күрмәде микән дип, артына ук борылып карады, һәм гаҗәпләнде: колхоз идарәсен дә. авыл советы би насын да шактый узып киткән иде...
— Чакырган идеңме, Әмирхан абый? — дип, ишектән үк исәнләште.— Бер-бер, ашыгыч эш бармы әллә?
Әмирхан Шакиров ике куллап күреште:
— Бар иде шул, ашыгыч эш бар иде. Син, Әхсән энекәш, бөтен авыл ны оятка калдырырга уйлыйсыңмы?
— Аңламадым мин сине, Әмирхан абый?!
— Аңладың, бик яхшы аңладың. Аңламаганга гына сабышасың.
— Чынлап әйтәм, Әмирхан абый!
— Ярар, аңламасаң, аңлатырбыз. Айсылу апаларың кайттымы кунакка?
— Әйе... Әле генә. Ире белән кайтып төштеләр.
— Соң?. — Әмирхан сораулы карашы белән төбәлде.— Ничегрәк кунак итмәкче буласың инде син аларны? Өстәлгә каймакны, майны, сөт-катыкны ничегрәк куясың, йә? Күршеләрдән алыпмы?
Әхсәннең ни әйтергә белми аптырап торуын күргән Әмирхан кулын гына селтәде:
— Акланып маташма, беләм мин сине. Авызыңа китереп каптыр- масалар. үзең сорап ала белмисең. Элегрәк минем дә, ничектер, башка килмәгән. Соң, синең бит балаларың бар! Әллә аларга сөт кирәк түгелме? .Менә кәмит, ә! Сыерларын саттылар да, рәхәтләнеп типтереп яшиләр хәзер. Мал карыйсы юк, абзар чистартасы юк. Әле ярый Саҗидәң фермада эшли. Югыйсә, сыер җилененең нинди булганын да онытыр иде. Сезгә рәхәт, ә менә сезнең аркада бөтен авыл оятлы булырга тиеш!
— Шаяртасыңмы син. Әмирхан абый? Нинди оят? Нишләп авылны оят ка калдырыйм ди мин?!
— Шаяртам?! — Әмирхан урыныннан ук сикереп торды.— Нишләп шаяртыйм, ди мин? Мин дөресен сөйлим! Безнең авылга кайткан һәр кунак авылның матурлыгын, тазалыгын, көчен, байлыгын, сый-хөрмәткә муллыгын күреп китәргә тиеш. Читкә киткәннәр ишетеп көнләшерлек булсын! Көнләшүдән эчләре сызласын! Кунак булып киткәннәрнең телендә авыл булсын, мондагы катык-каймакның тәме иреннәрендә торсын! Оныталмыйча сөйләп йөрсеннәр. Авыл җире өчен көрәш әнә шулай да барырга тиеш, ми
немчә. Юк-юк, син көлмә! Зур политика бу. Без хәзер үзебезнең авылны әнә шу лай итеп тә сакларга тиеш. Шунсыз булмый. Ә син нишлисең? Апаларың кайткан, аларны сыерсыз абзар, майсыз-катыксыз табын белән, ярык тага рак белән каршылыйсың. Озын сүзнең кыскасы шул иртәгә үк колхоздан сыер аласың. Бәясен әкренләп түләрсең. Ит тә яздырып ал. Кара аны, минем йөзгә, авылдашлар йөзенә кызыллык китерәсе булма! Менә шул, әй тәсе сүз дә, йомыш та шул иде сиңа.
Әхсәннең күңеле тулды. Башта аның уена бер шик төшкән иде. Әмирханның яшьлегендә Айсылу апасын яратып йөргәнлеген, үзе армиядә чакта Айсылуның читкә китеп, башка берәүгә кияүгә чыгып калуын бик авыр кичергәнлеген белә иде Әхсән. Монысы малай чактан ук хәтерендә калган. «Әллә соң шуның берәр шаукымы микән бу, үзенчә бер үч алуы яки мин- минлеген күрсәтүеме?»,—дип уйлап куйды ул һәм бу уеннан үзе үк оялды. Юк-юк, Әмирхан абыйсы андый кеше түгел. Авыл турында уйлый, киләчәк турында уйлый — шуңа күрә кузгата бу сүзне. Әхсәннең күңеле тулды, үзе дә сизмәстән, әйтеп ташлады:
— Карале, Әмирхан абый!. Авылда берәр бәйрәм ясыйсы иде бит. Күптән узганы юк... Кыр эшләрендә тырышты халык. Алны ялны белми эшләде. Чөгендерне кар астыннан диярлек алдык. Аннан соң да ял булмады. Берәр бәйрәм, халыкның үзенә якынрак бәйрәм уздырасы иде, каз өмәсе ке- бегрәген, ә?
• — Каз өмәсе?! — Әмирхан аңа гаҗәпләнеп карап торды.— Син. эне
кәш, моны үзең уйлап чыгардыңмы, әллә берәрсе өйрәттеме? Ничегрәк үткәрергә уйлыйсың син аны?
— Ничегрәк икәнен үзем дә белмим. Бәлки, белдерү язып эләргә кирәк тер... Картларны, өлкәннәрне дә чакырып. Яшьләрне дәшеп Авыл турында сөйләшергә, авылның үз йолалары турында, үткәне турында сөйләшергә. Чәй куеп, беленнәр пешереп, концерт куеп... Югыйсә, көтүчегә әйләндек бугай инде.
Әмирхан гаҗәпләнеп карады:
— Ничек инде? Нинди көтүче?
— Әхмәтнәҗип абыйның сүзен әйтем. Үз халкын көтү итеп куып йорт кән кеше бер.заман үзе дә көтүчегә әверелә икән. ди. Тәкъдире шундый, ди. Чөнки янәшәсендә бер генә киңәшер кешесе дә калмый. Шул — кулындагы чыбыркысы да, башындагы тишек эшләпәсе генә кала. Шуннан соң инде үзе дә гел көтүче булып кала икән. Эшләпәсе белән генә киңәшеп яши торган көтүче, ди.
— Менә-менә! Әйбәт әйткән Әхмәтнәҗип карт! Әйе, кулда — озын таяк, башта — ертык эшләпә! Ә үзебез халыктан активлык сорыйбыз... Юк, Әхсән, ертык эшләпә андый киңәш бирә алмый, көтүче демократия тудыра алмый. Аны менә без, авылдашлар, үзебез тудырырга тиеш.
«Озакламам»,— дип чыгып киткән Әхсән йоклар вакыт җиткәч кенә кайтып керде. Аны ойдә яңалык көтә иде. Әхмәтгали карт Әхсәннең кар шысына килде, үзенә хас булмаган бер дулкынлану белән, кулындагы кә газен сузды. Бу — Хәбирдән килгән телеграмма иде. Әхсән шунда гына өйдәге сәер халәтнең, шатлыклы хәрәкәтнең сәбәбен аңлап алды
— Кайталар бит, исән имин кайталар бит, ходаем! Гөлчирәтти. үзен кая куярга белмичә, әрле бирле йөренде. Әхмәтгали карт бер урынына өстәл башына барып утырды, бер кире торды Саҗидә, килендәшен кат кат телгә алып, истәлекләрен сөйләргә кереште Хәбирнең хатынын Айсылуның да, Мәҗитнең дә әлегәчә күргәннәре юк иде. Ләкин алар бүтәнчә дулкын лана: аларның олы уллары шунда, Хәбирләр булган җирдә — Әфганстанда хезмәт итә иде.
— Кайниш маладис,— дип кулларын уды Мәҗит. — Вакытын белеп кайта. Күптән күрешкән юк үзе белән. Кайткач сорыйм әле. безнең малай ны күрмәде микән?
Шатлык хәбәре килү уңаеннан күздән ычкынган һәм ә те һаман да йок ларга ятмаган балаларның үз шатлыгы бар иде
— Хәбир абый кайта! Күчтәнәч алып кайта'
Бу көнне Сабирҗановлар йортындагы тәрәзәләрдә ярты төнгә кадәр ут сүнмәде.
VI
Бәйрәм кичәсе көтелгәннән дә күңеллерәк килеп чыкты. Аның була сын игълан язып та, җирле радиодан да хәбәр иткәннәр иде. Клубта инде күптәннән аяк басмаган картлар-карчыклар, алдан ук килеп, түрдән урын алып калдылар. Механизаторлар, савымчылар ул көнне эшне иртәрәк төгәлләргә ашыкты. Шәһәрдән ялга кайткан яшь-җилкенчәк, башка чаклардагы кебек, клуб болдыры төбендә таптанмады, халыкның бу кадәр җыелуы на гаҗәпләнеп. «Тагын ни булыр?» дигән кызыксынуны яшермичә, алгарак узарга тырышты.
Әхсән, кичәне башлап җибәрү өчен, үзе берничә генә сүз әйтеп кнт- мәкче булды. Озакка сузмады, күңелендәгесен әйтте. Авылның элекке чакларын, күмәк вакытын, матур йолаларын искә алды. Шушы авылдан чыккан кешеләрнең исемен атады. Ничектер, тел очына килеп, беренче класска укыр га кергән балаларның саны дүрт-биштән узмаганын әйтеп алды. Бүгенге кичәнең авыл турында зур сөйләшү, чын күңелдән гәпләшү, уртага салып фикер алышу икәнен әйтте. Шуннан соң китте: әйтерсең, кемдер буылып торган суны ерып җибәрде. Могтәбәр картлар кузгалып, сүз башлады. Карчык лар чәчрәп-чәчрәп чыгып сөйләде. Зиратның ватылган коймасы, ферма көтүе кергән әрәмәлек, кибеп-корып барган чишмәләр, авыл көтүен йөртергә болын калмау, яшьләрне — картлар, картларны яшьләр белмәү, олыламау — бары сы да сүз артыннан ялганып-ялганып китте. Инде кичәнең концерт өлешен башларга, биючеләрне, җырчыларны чыгарырга вакыт иде. Әмма халык туктамады. күңелендәгесен бушатып бетерергә тырышты. Колхоз рәисе Әмир ханга нык эләкте: тегермәннең эшләгәне юк, ипине район үзәгеннән та шыйсы — юньле җитәкче шундый эшне сузып торамы? Әхсән үзен әле бер читтәрәк калыр дип уйлаган иде. Әмма алай язмаган икән:
— Менә сез, җитәкче кешеләр, халык та халык, авыл да авыл, дисез. Имеш, авылны сакларга кирәк, якларга кирәк, яшьләрне монда калдырырга кирәк. Ә нигә алдыйсыз? Нигә сүздә тормыйсыз? Әхсән абыйның миңа әҗәте бар, әле һаман биргәне юк! — клубтагы халык артка, иң арттагы рәттә басып торган Ильяска борылып карады.
— Нинди әҗәт тагын?
— Күпме аласың бар? Әйтеп сөйләш!..
— Әллә ни күп түгел түгелен, әмма бар.— Ильяс бүреген кырын салып, хәйләкәр елмайды.— Бар бит, Әхсән абый, әйеме?
Әхсән аптырап калды. Нинди әҗәт? Каян килгән әҗәт? Хәтерләми иде Әхсән андый нәрсәне. Шуңа күрә:
— Син, Ильяс, аңлатып сөйләш,— диде.
— Һы! Оныттың да мыни, Әхсән абый?! Теге чакта, басуда... Үзең әйттең бит. урак беткәч, дидең. Оныту килешми, Әхсән абый, ярамый... Оныт саң, исеңә төшерәм, сөйләп бирәм!
Келт итеп хәтеренә төште Әхсәннең: әйе шул, әйткән сүзе, әҗәте бар иде аның бу егеткә.
Урак тәмамланып килгән көннәр, кылны кырыкка ярырлык вакытлар иде. Район үзәгеннән мотоциклда кайтып килгән Әхсән басу уртасында тукталып калган комбайнга, машиналарга игътибар итте. Ватылып тукталган нармы? Бер-бер хәл килеп чыкканмы? Шулай уйлап, юлдан борылды. Ба рып җиткәнче үк ишетте: комбайн да. машиналар да эшләп тора иде. Ди мәк. ватылып туктамаганнар. Эш нәрсәдә? Комбайн янында сузылып яткан кешеләр аның мотоцикл тавышын ишетмәде. Әхсән күрде: уртага табын җәйгәннәр, суган, кыяр, помидор ише нәрсә тураганнар. Башланган бер • ярты» янәшәсендә бушаганы тора. Әхсән якынрак килде, исәнләште. Егетләр, аны күрүгә, сикерешеп тордылар:
— Тамак ялгап алмакчы идек әле, Әхсән абый,— дигән булдылар.
Их. егетләр!.. диде Әхсән,— Сөйләштек бит, урып-җыю беткәнче — коры закон, дидек. Нишләп инде алай итәсез?
— Ә кайчан бетә ул урып җыю? Аның беткәнен көтсәң, эчең кортлый башлар! — нәкъ менә шул суз. читтән ярдәмгә «Уборочная» машинасы белән килгән шоферның урынсыз шаяртуы чыгырыннан чыгарды Әхсәнне. Баш ланган аракыны җиргә түкте:
— Болай эчеп йөрсәк, бетмәс тә ул урак!
Егетләр кызмача иде. Түгелгән аракыны күргәч, бөтенләй үзгәреп киттеләр, Әхсәнгә бәйләнделәр:
Ә ник түгәсең әле син аны? Әллә үз акчаңа алынганмы?!
Минекенәме, сезнекенәме — барыбер! — диде Әхсән.— Эш вакытында кем эчә?!
Ярар, эш вакытында эчкәнбез икән — безнең гаеп. Штраф сал, премияне кис! Ә кеше акчасына алынганны, кеше әйберен ник түгәсең?! Кем сиңа андый права бирде?! Бәлки мин монысын хатынның аркасын сылар- * га калдырырга уйлаганмындыр? Ник түгәсең?! “
— Сезнең шул булыр ул, нәчәлствоның! Кеше әйберенә хуҗа буласыз! 8 Әхсәннең ачуы килде, кесәсеннән акча чыгарды:
— Алай икән — түлим. Кайсыгызга акча?
— Юк инде, Әхсән абый! — диде шулчак Ильяс. — Син безгә натурала- 2 та түлә! 5
— Әйе! Ни пычагыма безгә синең акчаң?! Син безгә үзебезнекен бир! ♦ — Авыз итәргә дә өлгермәдек бит, ичмасам, шайтан! «=т
Әхсән егетләргә карап торды. Аннан соң машиналарга борылды: мотор- * лары эшләп тора.
— Ярар, егетләр... Сүзне озынга сузмыйк. Эш көтә. Ә түләвен түләрмен. < Урак беткән көннең икенчесендә үзем бер литр бирермен.
Урак бетте. Ул чактагы күп кенә йокысыз төннәр, мәшәкатьләр һәм бә- = хәсле минутлар артта калды.Ильяска бирелгән вәгъдә дә, әлеге әҗәт тә оны = тылды. Ә менә Ильяс онытмаган икән. Күңелендә йөрткән, җаен көткән. Кара син аны, нинди вакытта чыгара бит, бөтен халык алдында... Уңайсыз, бик уңайсыз хәлдә калды Әхсән. Ни дип җавап бирергә Ильяска? Гомумән, Әхсән аны эш вакытында эчүдән йолып калган икән, әле тагын әҗәт түләргә тиешме ул? һәм мондый нәрсә әҗәт булып санала аламы? Ә вәгъдә? Ә әйтел гән сүз?
— Ярар, Ильяс энем, — диде Әхсән, ниһаять. — Мин онытмадым. Мин синнән бер ярты аракы алып торган идем. Мин аны сиңа түләрмен.
— Юк, Әхсән абый! Син аны миннән алып тормадың. Син аны, без уракта чакта эчкән өчен, җиргә түктең, һәм дөрес эшләдең. Синең урыныңда булсам, мин дә шулай итәр идем. Анысына рәхмәт кенә әйтәм мин. Безнең ул эш турында кешегә сөйләп йөрмәдең, тавыш кузгатмадың, штраф салма дың, премияләрне кисмәдең — анысына да рәхмәт. Тик син хәзер миңа әҗә теңне бүтәнчә түләргә тиеш. Чөнки вакыт күп үтте, әҗәт өстәп түләүне сорый. Ә өстәп түләүнең шарты шул, — Ильяс, сүземне ничегрәк кабул итәр ләр икән дигән сыман, сузып торды... — Мин Әхсән абый өйләнергә йөрим. Ә туй үткәрергә кибеттә аракы юк. Үзем көне төне эштә, шәһәргә барып йөрергә вакыт калмый. Син, Әхсән абый, әҗәтеңне шулай түлә: йә— кибеткә аракы кайтарт, йә шәһәрдән үзең алып кайтып бир. Акчасы — миннән!
Халык гөж килде, берәүләр Ильясны тиргәде, икенчеләре хуплады. Ыгы зыгы купты:
— Әйләнәм дип сөйләнә генә ул!..
— Тапкан өйләнер вакыт! Аракы гына кнрәк аңа!
— Ә нигә?! — дип тавышын күтәрде Ильяс, үзенә игътибар итүләрен нән дәртләнеп. — Үзебез авыл турында сөйләшәбез, үзебез һаман мескен бу лып яшибез. Шәһәрдә саталармы хәмерне — саталар! Ә авылда нишләп юк? Нәрсә, әллә шәһәр кешесенең ашказаны алтыннан ясалганмы?! Ашау-эчү мәсьәләсендә һәр кеше тигез булырга тиеш. Шунсыз тигезлек турында сөйлә шеп торасы да юк!..
Әхсән шаулашкан халыкны туктатты:
— Ильяс энем, син әле өйләнүең турында беренче тапкыр әйтәсең. Туй үткәрү турында иркенләп сөйләшербез, әйдә, бүген кичәне дәвам итик, кон церт карыйк, — дип, сүзне бүтәнгә борды. Җыелган халык та бер гүләп алды, шундый матур кичәне бүтән якка борган өчен Ильясны шелтәләде. Ләкин, ни генә булмасын, бу вакыйга Әхсәннең күңелендә берегеп калды
Концерттан соң да халык таралмады. Картлар кат-кат килеп рәхмәт укыды. Авыл урамында гармун тавышы ярты төнгә кадәр тынмады.
Шул кичәдән соң авылда каз өмәләре ешаеп китте. Кешеләр, үзара сөй ләшеп куйгандай, бер-берсеи кунакка алдырдылар. Авылда Айсылуның ахирәтләре күп иде. Алар аш-судан кайтып та кермәде диярлек. Алар белән бергә, Әхмәтгали картны да. Гөлчирәттине дә еш дәштеләр Сабирҗа новлар үзләре дә аш үткәрмәкче булып йөриләр. Хәбирләрнең генә кайтуын көтәләр иде.
Инде Айсылуның күңеле басылды. Инде Мәҗит тә «Кунак гомере — еч көн» дигән сүзләрне кабатлый башлады. Әмма аларны җибәрергә ашыкма дылар, кат-кат кыстап, китү турындагы уйларыннан кире кайтардылар. Айсылу белән Мәҗитне тотып торган тагын бер сәбәп бар иде: Хәбирдән хәбәр килеп тә, аның һаман кайтып төшмәве аларның да күңелен борчып тора иде. Хәбирне күрмичә, андагы хәлләрне сорашмыйча, уллары турында белешмичә китү мәгънәсезлек тә. гөнаһ та булыр сыман иде.
Нәкъ менә шундый көннәрнең берсендә колхоз рәисе Әмирхан Әхсәннең күңеленә шик шөбһә салган бер хәбәр әйтте:
— Безнең өстән кемдер югарыга шикаять язган, Әхсән. Партия оешмасы эшен тикшерергә мөмкиннәр, итәк-җиңеңне җыебрак, кәгазь мазарларыңны караштырыбрак йөр, — диде. Нинди шикаять? Нәрсә хакында? Кем язган? Монысын Әмирхан әйтмәде. Үзе шаяртты:
— «Беләм, ләкин әйтәлмыйм!» — дип, урамда кычкырып йөргән бер кеше турында укыганың бармы? Бер дусты моны кызганган: «Ябыгып беттең, сереңне миңа гына әйт, мин беркемгә дә чыгармам», — дигән.
Тегесе ант алган, серен ачкан. Шуннан соң, бу дусты үзе үк: «Беләм, әм ма әйтәлмыйм!» —дип кычкырып йөри башлаган. Юләрләр йортына ябып куйганнар, ди, шуннан соң үзен...
Хәер, шикаятьнең төп эчтәлеген Әмирхан үзе дә ахырынача белми иде. Анда сүз Әхсән Сабирҗановның парторг булып эшләргә хакы юклыгы, ниндидер ялгышлары, гаепләре турында булса кирәк — райком секретаре Бикташевның сүзеннән шуны гына аңлады Әмирхан. Әлбәттә, шикаятьнең кем тарафыннан язылган булуы белән дә кызыксынды. Бикташев авыр сулады:
— Имзасын куймаган,— диде.
— Соң, алайса бу гап-гади анонимка бит инде! — дип кызды Әмирхан. Бикташев көрсенде:
— Иптәш Шакиров! Партия, әгәр үзенә кирәк дип тапса, анонимканы түгел, шайтаныңны да тикшерә!
— Ничек инде ул алай? Кем ул партия?! Без үзебез партия түгелмени?! Без. мәсәлән, Сабирҗанов Әхсәннең кем булуын, ничек эшләвен, ничек яшенен белмибезмени! Без, шул имзасыз хатка ышанып, партия оешмасы секретареның исемен шик астына куябызмыни?!
— Бу очракта мин, партия дип. югары оешмаларны әйттем, иптәш Шакиров. Хатта әйтелгән: язманың бер нөсхәсе партиянең өлкә комитетына җибәрелде, диелгән.
— Соң шуннан? Җибәрелсә ни?! Анда, партиянең өлкә комитетында, Әхсән Сабирҗановны безгә караганда яхшырак беләләрмени?
— Эш анда түгел...
— Ә нәрсәдә соң? Эш нәрсәдә?
— Мәсьәлә сез уйлаганга караганда шактый катлаулырак, иптәш Шакиров. Һәрхәлдә, бюро җыеп, Сабирҗанойның эшен карарга, бу хатны тик шерергә тиеш без. Югыйсә, обком алдында януыбыз бар. Шалтыратып Сабирҗанов белән кызыксындылар инде. Күңелем сизә, комиссия килми калмас...
Монысы инде Әмирханны тагын да ныграк гаҗәпләндерде. Аның күз алдында эшләп, тырышып йөргән Әхсәннең шулай обком кызыксынырлык нинди гөнаһы бар?
Шулай уйлап. Әхсәнне кисәтеп куярга теләде ул. Әмма, вакытыннан алда борчымас өчен, турысын әйтергә ашыкмады: безнең башлангыч оешма эшен тикшерәләр, диде.
VII
Алар урам чатында капма-каршы килеп бәрелештеләр.
Хәбир, иртән иртүк кузгалып, базарга ашыга иде. Кызына алмалар, яшелчә-җимеш алып барырга иде аның исәбе. Бауман урамыннан колхоз базарына илтә торган чатка борылуга, каты бәрелүдән күз аллары караңгыланып китте. Үзе, баскан урынында чайкалып, ашыгып кабатлады:
— Гафу итегез... Ялгышлык белән... Гафу итегез...
— Карап йөрергә кирәк! — кар өстенә чәчелгән кәгазьләрен «дипломат» ына тутырып маташкан ирнең тавышы кырыс чыкты. Хәбир инде китеп бармакчы иде, кинәт бу тавыш аңа артык таныш булып тоелды. Әлеге ир аның 140
карашын сизде, күтәрелеп карады, гаҗәпләнеп аптырап калды:
— Хәбир?.. Синме бу, Хәбир?!
— Таһир!..
Бу очрашу икесе өчен дә көтелмәгән хәл, гадәттән тыш бер хәл иде. Кинәт кочаклаштылар. «Нигәдер бик йончыган, таушалган»,— дип уйлап алды Хәбир һәм шунда ук уйның ишетелми торган нәрсә булуына шатланып куйды. Кочаклаштылар, әмма сүз ялганып китә алмый торды. «Нихәл, дускай?!*, «Исәнме саумы?!» кебек сүзләрдән узмады. Әйтерсең, аларның һәр икесен ниндидер тимер кыршау чолгап алган, шул кыршаудан аз гына чык салар да, нидер булыр, нидер җимерелер кебек. Ниһаять, әлеге кыршауны беренче булып Таһир атлап чыкты:
— Менә бит, кире беткән кәҗә тәкәләре кебек, урам чатында килеп сөзештек! Кара, син ничек үзгәргәнсең!.. Урамда тукмап китсә дә танымас идем, дигән сүз шушыдыр инде ул?!
Бу шаяру урынлы булды. Югыйсә, икесе дә бик кыен хәлдә иде.
— Шул буладыр, — дип җавап бирде Хәбир.— Син дә үзгәргәнсең. Ир булгансың.
— Дөнья үзгәртә. Ә нишләп монда басып торабыз соң әле без? Әйдә соң, кереп утырыйк берәр җиргә! — Таһир сәгатенә карап куйды.— Түлке, әле бер җир дә ачык түгел икән. Бездә шулай инде, иртәнге якта базардан баш ка бүтән җир эшләми.
— Менә мин дә базарга ашыга идем әле. Аласы әйберләр бар.
— Син соң, ни... Узып барышың дип әйтимме?
— Авылга кайтып барыш иде. Телеграмма да җибәреп өлгергән идем. Тукталырга туры килде.
— Нәрсә, самолетка билетлар юкмы?
— Билет турында бөтенләй уйламаган да әле. Кызым авырып китте минем. Больницада ята. Алма алып барыйм дигән идем...
— Ә-ә... Ә ул анда әнисе беләнме?
— Юк, үзе генә.
— Ә ул?..— Таһир сүзнең кем турында барганлыгын ым белән генә аңлатты.— Ул кайда?
— Ул анда калды, чит илдә.
— Ә-ә... — Таһир, аңлыйм дигәнне белдереп, баш какты. Әмма ул бу ми нутта бары тик бер генә нәрсәне — үзенең Хәбир турында, аның язмышы турында берни дә, бернәрсә дә белмәвен, бөтенләй хәбәрдар булмавын гына аң лап алган иде.
Моны Хәбир, ничектер, күңеле белән сизде һәм. киеренке кыенлыкның артасын уйлап, китәргә ашыкты:
— Мин бик ашыга идем, Таһир, гафу ит...
Таһир кесәсеннән каләм белән кәгазь чыгарды.
— Тукта-тукта, Хәбир, болай булмый бит инде. Очрашмаганга, күреш мәгәнгә күпме...— ашыга ашыга үзенең ой адресын язды.— Син бер килеп чык әле, яме?! Вакыт тапсаң, бүген үк кил Чөнки мин тиздән командировка га китәм. Иркенләп бер сөйләшеп утырырбыз. Күптән бит күрешмәгәнгә Иә. киләсеңме?
Хәбир адресны алды:
— Алдату булмасын өчен, вәгъдә итмим, Таһир. Әгәр мөмкинлек булса, килеп чыгармын, — аннан соң, әйтергәме-юкмы дип. икеләнеп торды.— Бәлки, килеп тә чыгармын. Минзиләне дә күптән күргән юк бит
Саубуллашып, икесе ике якка китеп бардылар. Бераз баргач, Таһир ар тына борылып карады. Хәбир тиз тиз атлап ераклаша иде. Кинәт Таһир үзендә ниндидер шомлану хисе тойды. Әнә шул ераклаша барган гәүдәдән курку идеме ул, әллә аның ераклашуыннан курку идеме — монысын ул үзе аңламады. Бары тик «Ник чакырдым?!» дигән көйдергеч уй гына күңелен нән сызылып үтте. Әлеге уйны шунда ук янә бер үҗәт, үзсүзле фикер алыштырды: «Ә нигә? Килсен, күрсен — беткән эш беткән!» Үзен шулай дип ты нычландырса да, күңелендәге шом югалмады, киресенчә, артканнан арта гына барды. Әйтерсең. Хәбир аңа бүген урам чатында бәрелеп кенә калмаган, ә бәлки бөтен дөньясын әйләндереп ташлаган, инде ияләшенгән, күнегелгән, шулай булырга тиеш дип кабул ителгән нәрсәләрне кузгатып ташлаган иде.
Әйе, Минзнлә белән ике арада барган нәрсәләргә Таһир инде тәмам ия ләшеп, тормышының шулай агышына буйсынып, күнегеп бара иде Әкрен ләп кенә, кнн саен, минут саен ераклаша бару кешене үзенә һәрчак күнекте
рә, ияләштерә ала. Таһир да моны үзенчә аңлаган, шулай булырга тиеш дип кабул иткән, үз-үзен шуңа ышандырган иде. Үзенең горурлыгы уянган, үз гаиләсенең язмышы турында уйланган, баш күтәрәсе, кычкырасы, ярсыйсы йә булмаса кемнәндер ярдәм сорап ялварасы килгән чакларын ул инде акы лы белән басарга күнекте.
Күптән түгел Минзилә аңа үзенең бөтенләй китеп барачагын әйтте. Таһир бу көннең кайчан да бер киләчәген, туачагын сизеп, белеп йөри, әмма күңеле белән моңа ышанып бетә алмый иде.
Минзилә белән мөнәсәбәтләр кискенләшкән бер чагында Хәбирнең Ка занга кайтып төшүе, бүгенге көтелмәгән очрашу, аны кунакка чакыру башка сыймаслык бер акылсызлык та, шул ук вакытта ниндидер бер өмет тә иде Таһир өчен, һәм ул тагын шуны сизде: ни өчендер үз тормышын, үз язмышын бу минутта Хәбиргә бәйләп күзалдына китерә түгелме ул? Әйтерсең, моңарчы ул үз тормышын каяндыр читтән, ерактан гына күзәтеп килгән дә, бүген инде шул тормышның уртасына Хәбир белән янәшә кереп баскан.
Таһир университетны тәмамлар алдыннан өйләнде. Аңа ул чакта төп-тө- гәл егерме ике яшь иде. Таһирга аспирантурада калырга тәкъдим иттеләр. Һәм моңа аның сабакташлары да, ул үзе дә гаҗәпләнмәде. Таһирның фән юлына басачагы, фән юлыннан китәчәге ничектер үзеннән-үзе аңлашылып торган бер нәрсә кебек иде. Хәер, кем өчендер аның бу юлга кереп китүе бик җиңел яуланган үр булып тоелгандыр. Әмма бу үрне Таһир үз көче, үз тырышлыгы белән алды. Башка студентлар күңел ачканда, кичәләрдә, концертларда йөргәндә, кинотеатрларга чапканда Таһир китапханәләрдә басылып утырды. Курс эшләрен дә ул башкалар кебек атна ун көн эчендә генә язмады. Ныклап әзерләнеп, архивларда актарынып, чын күңеленнән эшләп яклады. Соңгы курсларда укыганда аның инде тарих, философия һәм социаль психология буенча кызыклы гына күзәтүләре, материаллары бар иде. Аларның кайберләре гыйльми советның кулъязма һәм басма җыентыкларында урын алды, һәр яңа ачышка Таһир үзенең йокысыз төннәре, өзмәс-куймас эзләнүләре аша барды. Үзенең сабакташлары, яшьтәшләре белән аз аралашты. Бердәнбер якын дусты Хәбир дә армиягә алынгач, бөтенләй ялгыз калды. Үзе өчен яңалык булган ачышларны хәзер инде ул Минзиләгә сөйли, аның фикерен ишетергә тели иде. Ул сөйләгәннәр Минзиләне һич тә кызыксындырмый, әмма кызый тыңлап утыра белә һәм кайчакта:
— Молодец, булдыргансың! — дип әйткәли иде.
Әмма көннәрдән бер көнне Таһир үзе өчен көтелмәгән, бөтенләй яңа тарафтан калыккан ачыш ясады: бу - Минзиләнең, аңа карата үзгәргәнлеген сизү иде.
Ул чакта Таһир Идел буе югары уку йортлары студентларының фәнни- практик конференциясендә катнашты. Аңда, очраклы рәвештә генә, Минзи лә дә ияреп барган иде.
Университетның актлар залы шыгрым тулы. Таһир иң соңгы кешеләрнең берсе булып чыгыш ясады. Зал инде арган, конференциянең тәмамлануын көтеп йокымсырый. Таһир трибунага чыкты. Беренче җөмләсе белән үк залны уятты, кузгатты.
— Борынгы елъязмачылар безгә караганда күп тапкырлар акыллырак һәм гаделрәк булган, — дип сүзен башлады Таһир.- Алар — үз чорлары ның алдынгы һәм намуслы кешеләре — тарих алдында да, кешелек дөньясы алдында да зур җаваплылык хисе тоеп яшәгәннәр. Алар кешелекнең тормыш тәҗрибәсе бары тик дөрес һәм объектив язылган вакыйгалар, хакыйкатьне чагылдырган тарих аша гына туачагын аңлый белгәннәр...
«Иҗтимагый фәннәр үсешен тарихчанлык күзлегеннән чыгып бәяләү принциплары, дигән шушы чыгышы белән Таһир бу конференциягә ниндидер яңа бер сулыш өреп җибәрде. Аның бу чыгышы тулысынча төгәл документларга. архив материалларына нигезләнгән, әлеге материаллар айлар буе уйланулар, күңел талпынуы, күңел эзләнүе, чагыштырулар аша туган иде. Архивларда казынган чакта, әле гел бүтән бер тема өстендә эшләгәндә дә, Таһир кызыклы тоелган мәгълүматларны җыя, туплый барды. Кайчакта ул үзе өчен гадәттән тыш ачышлар ясап ташлады. Еш кына шулай була иде: ул тапкан мәгълүматлар бүгенге тарих фәненең кайсыдыр бер өлеше белән тәңгәл килми, хәтта аны кире кага, аңа карата шик уята иде. Башта ул моңа әллә ни әһәмият бирмәде, очраклы бер төгәлсезлек, ялгыш — күренмичә калган бер нәрсә итеп карады. Әмма архивларда озаграк утырган саен, тора-ба ра аның бу мәгълүматлары ниндидер бер юнәлеш, система ала башлады, һәм 142
Таһир инанды: тарихны дөрес өйрәнмичә торып, иҗтимагый фәннәрне дөрес юнәлештә үстерү мөмкин түгел. Табигатьнең, дөньяның кануннары шундый. Сии тарихны чагылдыруда кайчан да булса бер ялгыш җибәрәсең, махсус рәвештәме яки ялгышлык беләнме хата кыласың икән — әлеге ялгышлар барыбер сиңа китереп сугачак. Бүгенме, иртәгәме, әллә гасырлар үткәчме — барыбер сугачак. Тарихны ялгыш күзаллап өйрәнү — киләчәк буыннар ал- ♦ дында жинаять, аларны дөрес булмаган юнәлешкә этәрү, карурман арасын- “ да адаштырып калдыру. Бер ялганчы яки намуссыз тарихчының эше ижти- - магый фәннәр үсешен дистәләрчә елларга тоткарларга йә булмаса аларны = да ялган һәм уйдырма фән итәргә мөмкин. Әнә шуңа инанды Таһир.
— Тарих фәне үзе дә, аңа бәйле булган башка иҗтимагый фәннәр дә ба * ры тик тарихчанлык таләпләренә — чынбарлыкка буйсынып үсәргә тиеш, — £ диде ул. — Шушы таләпкә җавап бирмәгән фәннәр — философияме ул, со- « циаль психологияме яки башка бер фәнме — кайчан да булса банкротлыкка г чыга, яңа буыннарның ышанычын яулый алмый...
Зал аның чыгышын йотылып, кызыксынып сагаеп тыңлады. Югары уку * йортларында, нәкъ менә үзе укыган вузда да иҗтимагый фәннәрнең ни дәрә- - җәдә объектив булуын шик астына алган фәнни доклады белән ул дүртенче £ курс студенты өчен артык зур батырлык, артык зур тәвәккәллек ясады. Бу, 2 һәрхәлдә, конференциядә катнашучы студентлар өчен дә. гыйльми җитәкчеләр = өчен дә шулай иде. Ә Таһир исә бөтенләе белән үзе кузгаткан, үзе күтәргән проблемалар арасында күмелеп калды. Әйтерсең, зал аның өчен ниндидер тораташ бер җирлек; әйтерсең, ул залның гомуми карашын, гомуми сулышын гына тоя. Әгәр дә Таһир, үзе сөйләгән нәрсәләрдән аз гына арынып, арттагы рәтләрнең берсенә, анда утырган Минзиләгә күз төшергән булса, аның гаҗәп ләнүдән һәм сокланудан зур булып ачылган күзләрен, куанып, сөенеп, теләк тәшлек белдереп балкыган карашын күргән булыр иде.
Докладлар бетеп, инде кайтырга җыенгач, аны профессор Кукушкин туктатты:
— Котлыйм сезне, яшь дустым! Котлыйм... Кыю күтәрдегез мәсьәләне. Әгәр шулай дәвам итсәгез, алда сезне зур эшләр, зур уңышлар көтә. Килер көн менә шундый кыю яшьләр кулында булырга тиеш. Без картларда хәзер тәвәккәллек тә. бунтарьлык та юк инде. Ышаныч сезнең кебек егетләрдә, зур эшкә алынгансыз, котлыйм, яшь дустым!..
Профессорның мондый бәясеннән югалып калган Таһир ни әйтергә дә белми торды, каяндыр эчтән, күңел түреннән генә мыгырданып, рәхмәт сүзләрен кабатлады, янәшәдә басып торган Минэилә артына сыенды. Нәкъ менә шул чакта Кукушкин Минзиләне дә шәйләп алды:
— О, гафу үтенәм... — диде ул. елмаеп. — Яныбызда гүзәл туташ бар лыгын күрми дә торам икән. Әйе, сезне дә котлыйм, кадерлем. Мондый кыю егетләргә дәрт һәм дәрман бирүче гүзәл затлар яшәсен! Фән дигән авыр, сикәлтәле юлдан атлаганда яныңда сине аңлый белүче, күңел җылысы биреп торучы булу — үзе бер бәхет ул. Уңышлар телим...
Әнә шул көннән соң барысы да үзгәрде. Таһир үзе дә тоеп йөри башла ган бу үзгәреш аны каушата, куркыта, икеләндерә, газаплый иде.
Ә беркөнне Минзилә Таһир яшәгән тулай торакка, аның бүлмәсенә килеп керде. Килеп керде дә, туп туры әйтеп салды:
— Син минем алда үзеңнең зур гаебең барлыгын аңлыйсыңмы?
— Гаебем? Нинди гаебем? — дип югалып калды Таһир. Минзилә бер мәл тынып торды, турыдан ярып әйткән батырлыгы җуела төште, кыяфәтенә назлылык чыкты:
— Кайчан гына килсәм дә, һаман шул китапларың белән утырасың. Кайчан гына килсәм дә... Ичмасам, егет булсаң, бер кинога алып барыр идең мине!..
Минзилә, иреннәрен сабыйларча бүлтәйтеп, үпкәләгәндәй итте. Таһир нәрсәдер әйтеп акланмакчы булган иде, кинәт тукталып калды Мннзиләнең әнә шул шаярып үпкәләвендә, бер үк вакытта үрсәләнеп тә. елмаеп та то руында. күз карашларында әйтеп аңлата алмаслык, әмма күңел белән генә тоярлык сәер бер мөнәсәбәт күреп алды ул. Күреп алды да. гаҗәпләнеп, ап тырап карап торды. Аннан соң, кинәт кузгалып, өстәлдә аунап яткан китап ларын, дәфтәр кәгазьләрен җыйды. Минзиләгә таба борылып:
— Киттек! — диде.
Шулай башланды. Таһир укуын, эшләрен онытты. Китапларына кагы ла алмас булды. Моңарчы ул шөгыльләнгән, ул эзләнгән, ул кызыксынган
нәрсәләр барысы да Минзилә белән чагыштырганда артык вак, артык әһәмиятсез, артык кечкенә бер нәрсә булып тоелды. Һәм бу хак иде: Таһирга зур ярату, моңарчы һич тә таныш булмаган, кайчан киләсе дә билгесез, кв- телмәгән. әмма аның барлыгын йөрәк белән тоеп зарыгылган мәхәббәт иңде.
Яз иде. Ул кичне яңгыр явып үтте. Казан урамнарындагы юкәләрдән та ралган хуш ис башны әйләндерә, күңелне җилкендерә иде. Минзиләне култыклап атлаган Таһир бәхеттән исерде. Ә Минзилә әкрен генә җыр башлады:
Яшьлек дигән яшел аланда
Ләйсән яңгырлары яуганда. — Әллә ничек кенә очраштык, Кетмәгәндә-уйламаганда...
Минзилә җырлады. Ә Таһир аның беләгенә ныграк ябышты. Шулай итмәсә, егылып китәр, башы әйләнүдән чалкан барып төшәр сыман иде.
Безнең бу яз ашыкмаган да.
Безнең бу яз соңармаган да. Үз аакыты белән килгән ул, — Көтмәгәндә уйламаганда...
Таһир бу минутта ихтыярсыз иде. Яз яңгыры, урам юкәләре, Минзилә нең чәчләреннән аңкып торган хушбуй исе, җыр авазы аны исәрләтә, исер тә, күккә чөеп, бушлыкка ыргыта иде. Аның, шушы кичке караңгылыкны ярып, ялгыз калып, үкереп-үксеп елыйсы йә булмаса шаркылдап көләсе, яки Минзиләнең алдына тезләнеп «Яратам! Яратам! Яратам бит мин сине!..» — дип, башын юеш асфальтка бәрә-бәрә кычкырасы килә иде.
Үз вакыты белән килгән ул, —
Көтмәгәндә уйламаганда.
Безнең очрашагын белгән ул, —
Көтмәгәндә-у Яламаганда...
Җыр өзелде. Ул җырны Минзиләнең иреннәреннән Таһир тартып алды; тартып алды да, мәхәббәт хисе белән төреп, күңеленең иң түренә урнаштырып куйды.
Үзе яшәгән тулай торакка кадәр ул җәяү кайтты. Казан аңа дөньяда иң матур шәһәр. Минзилә яшәгән йорт иң матур йорт булып тоелды. Яңгыр да, жил дә, еракта җемелдәп күренгән утлар да — барысы да аныкы, аның үзенеке генә кебек иде. Күлдәвекләрне ерып, тездән суга батып, онытылып, талпынып атлады. Шулай шактый баргач, аны төннең ялгыз трамвае куып җитте. Трамвай йөртүче кыз тизлекне әкренәйтте, «Әйдә, утыр!» — дигән сыман кул изәп. ишекләрне ачты. Таһир елмайды, башын чайкап:
- Юк! — дип кычкырды Трамвайны кул болгап озатып калды. Озатып калды да, кинәт сискәнеп, атлап барган җиреннән тукталды: кызулап, ераклашып барган трамвайның тәгәрмәчләре: «Ә Хәбир9. Ә Хәбир?! Ә Хә бир?!!» —дип кабатлый сыман иде.
Шул төннән соң ул Минзиләдән качып йөри башлады. Газаплы, әрнүле, икеләнүле ялгыз төннәр үткәрде. Әмма тора бара аңлады: күңелендә бөре ләнгән хисләр аны күптән инде ихтыярсыз иткән, үз кочагына алган иде.
Әнә шул хисләр, Таһирны кол итеп, яңадан Минзилә янына җитәкләп алып килде.
Ул көнне Минзилә аны җибәрмәде.
— Мин бүген бүлмәдә ялгызым. Иптәш кызлар авылга кайтып китте, — диде.
Шул җәйдә аларның туйлары булды.
Ә менә бүген, салкын бер иртәдә, Таһир урам чатында маңгайга-маңгай бәрелешеп очрашты Хәбир белән. Нәрсә бу? Язмыш көлүеме? Әллә очраклы лык кынамы? Ә ни өчен соң Таһир үзенең дустын җимерек гаилә белән кар шы ала? Ни өчен? Очраклылыкмы?. «Язмышның үч алуы бу... — дип уйлады Таһир эчтән генә. Аннан соң үз-үзен ничек тә юатырга тырышты. — Хәбир инде үз тормышын тапкан, гаилә корган. Димәк, миңа рәнҗү сакларга тиеш түгел...» Тик шулай да. ник чакырды, ник чакырды соң ул Хәбирне өй гә? Җимерек тормышын, бозылган гаиләсен күрсәтер өченме?
Юк. гаиләсен сакларга тырышмады түгел, тырышты Таһир. Ләкин, текә
Tty башыннан тәгәрәп киткән кечкенә бер таш та зур афәтләр алып килергә м*мкин булган кебек, гаиләдә башланган җимерелү торган саен арта гына барды. Тауларда шулай: түбәдә яткан кечкенә бер таш, юк-бар сәбәптән генә, урыныннан кузгала. Таш аска таба тәгәри, аның әле тавышы-тыны да чык мый, җимерелүләр, гарасатлар да көтелми. Әмма әлеге таш, аска төшкән саен, тизлеген арттыра бара, көч җыя, үзеннән зуррак ташларга бәрелеп. * аларны кузгата. Ә инде алары исә, үз чиратында, башка ташларны аска тәгә - рэтә, җимерелү, гарасат туа.
Таһирның гаилә тормышында җимерелү тудырган әнә шул беренче, җи ~ ңел сил ташы аның кандидатлык диссертациясен яклый алмавы иде. Еллар ? буе эзләнеп, әзерләнеп, йокысыз төннәр үткәреп эшләнгән диссертацияне 2 гыйльми совет кабул итмәде, яклауга лаек дип тапмады. Аның студент чак тан ук өйрәнеп, туплап килгән эзләнүләрен тарихка, җәмгыять белемнәренә, ф барлык иҗтимагый фәннәргә яла ягу, дип бәяләделәр. Тарих фәне, партияле фән буларак, бернинди шикләнүләргә, икеләнүләргә урын калдырмаска тиеш, дип чыктылар. Бу Таһир өчен зур югалту булды. Ул үз диссертация сен яклаячагына ышана, шушы яклаудан соң тормышы да үзгәрер, нинди дер бер җиңеллек килер, гаиләдә дә, өйдә дә, эштә дә үзгәрешләр булыр дип - өметләнә иде. Әлеге үзгәрешкә бигрәк тә Минзиләнең мохтаҗ булуын аңлый иде Таһир. Әмма...
Гыйльми совет утырышыннан соң ул барлык әрнүен, җан ачысын профессор Кукушкинга ачып салды:
— Ник? — диде ул, тышка бәреп чыккан күз яшьләрен чак чак йотып.— Әйтегез, профессор, ни өчен аңларга теләмиләр?! Минем бу эшемдә бер ге нә ялган да юк. Монда барысы да төгәл мәгълүматларга, архивтан алынган материалларга таянып язылган. Мин аларны еллар буе тупладым. Әле бит элек, студент чакта, сез үзегез үк бу теманы хуплаган идегез!
Профессор авыр сулап көрсенде:
— Их, яшь дустым... Студент чакта ни әйтсәң дә, нәрсә язсаң да ярый ул. Әмма бу... икенчерәк дөнья шул, — диде.
Бу хәлне Таһир эчтән янып, эчтән көеп кичерде. Үзенә ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген, барысын да яңадан, яңабаштан башларга кирәк булачагын Минэиләгә белгертмәскә тырышты, аның сораулы карашларыннан качарга, нинди дә булса сылтау-сәбәпләр табарга күнекте. Ә гаиләне ашатырга, туен дырырга, киендерергә кирәк иде. Минзиләнең өйдә бала белән утыруы алар ның хәлен соң чиккә җиткерде. Квартира булмагач, шәһәрдә теркәлү язуы юк, ә аннан башка Рөстәмне яслегә, бакчага урнаштыру мөмкин түгел иде Кайчакларда, инде тәмам өметсез калган вакытларында, барысын да таш лап, Минзилә белән улын алып, авылга, район үзәгенә кайтып китү турын да уйланды Таһир. Әмма андый чакларда аны ниндидер бер көч, кайдадыр тирәндә яткан инану, үзенең, эшенең кирәклегенә ышану саклап кала, өмет ләндерә иде. Яңа диссертация темасын ул башкачарак. җиңелчәрәк итеп үзгәртте. Профессор Кукушкин да аңа артык каршылыкларга кермәскә, тарих фәнендә булган төгәлеезлекләргә игътибар итмәскә, табылган материаллар ны бүгенге көнгә яраклаштырып, буйсындырып чыгарга киңәш итте...
Әнә шундый авыр бер вакытларда аңа республика газетасыннан үтенеч белдерделәр: ул газета өчен ырымнарга, дини йолаларга каршы, үткен генә бер материал әзерләргә тиеш иде. Таһир дини йолалар, аларның килеп чыгу тарихы, кеше психологиясендә тоткан урыны белән яхшы хәбәрдар иде. Мә каләне зур итеп, үзенең төпле уйланулары аша, ныклап әзерләнеп язды. Һәрхәлдә, икелән үле уйлар эчендә яшәгән, яңа диссертацияне ничегрәк итеп күз алларга белми йөргән бер вакытта мондый тәгаен эшкә алыну аңа бер юа ныч иде. Редакциядән шалтыраттылар: «Мәкаләгез безгә бик ошады, тик кайбер урыннарын газета таләпләренә туры китереп үзгәртергә туры килә чок»,— диделәр. Газета чыккач. Таһир үз мәкаләсен танымый торды: аның бу зур эшеннән, эзләнеп, әзерләнеп язган мәкаләсеннән бары тик берничә ге нә мисал калган һәм әлеге мисаллар барысы да бер генә фикергә: ырымнар, дини йолалар — агу. алар халыкның аяусыз дошманнары, дигән фикергә буйсындырылган иде. Таһир редакциягә ризасызлык белдереп шалтыратты. Ә аңа яңа мәкалә яларга тәкъдим иттеләр.
Бераздан Таһир әлеге мәкаләсе өчен гонорар алды. Гаиләдә очны очка ялгый алмый яшәгән бер көндә килеп төшкән бу акча Таһир өчен зур шат лык булды. Ул инде редакциягә яңа мәкалә илткән иде
Газетада язмалары күренүгә, аңа бүтән редакцияләрдән дә мөрәҗәгать
ы .к » ■ V- f45
итә башладылар. «Беләсезме, иптәш Корбанов, бездә атеистик темага яза алучылар юк. ярдәмне сездән көтәбез».— диделәр. Редакциядә бу өлкәдә махсус белгечләр булмавын Таһир аңлый иде. Әмма ул бер генә нәрсәне аңлый алмый интекте: атеистик темага яза белмәгән әнә шул кешеләрдән кемдер аның мәкаләләрен бик оста итеп төзәтә, җиренә җиткерә һәм шуның белән Таһирның ачуын кабарта иде Соңыннан күнекте, ияләште. Мәкаләләр өчен гонорар вакытында килеп бара иде. Аның бу язганнарын күреп алучылар булган. Бервакыт Таһирга партия өлкә комитетыннан шалтыраттылар: Алма Атада Ислам дине белән шөгыльләнүче атеистларның Бөтенсоюз семинары булачак икән. Таһир Татарстаннан баручы делегациягә кертелгән...
Ни генә булмасын. Таһир бик тиз арада әнә шул юнәлештә танылып ел герде. газета журналларның даими хәбәрчесенә әйләнде. Ул инде үз мәкаләләрен сызылмый кыскартылмый торган итеп, ягъни газета таләпләренә җа вап бирерлек итеп язарга күнекте. Редакцияләр аның һәр мәкаләсен хуплап каршы ала һәм бу хәл Таһирга үзенчә бер рәхәтлек бирә иде. Әмма ул еш кына күңелне рәнҗеткән сүзләр дә ишеткәләде.
— Сезгә рәхмәт инде, иптәш атеист, — диде аңа бер карт язучы. — Мин үзе.м корбан бәйрәмнәрен, ураза аен сезнең язмалар аша гына белеп барам. Укыйм да, ә изге ай җиткән икән бит, берәр әби-бабайга хәер-сәдака бирергә кирәк, дим. Рәхмәт инде сезгә, югыйсә, каян белер идем...
Таһир бу сүзләрнең зәһәр төрттерү икәнен аңлый, әмма берни эшли алмый иде. Әлбәттә, мәкаләләр язудан берара тукталып та торган чаклары булды. Әмма, әз генә тукталып тордымы, редакцияләр аңа яңадан шалтырата, яңадан аны яхшы бәя белән кызыктыралар иде.
Таһир, яшерен бер өмет белән, үзенең яңа диссертациясен әзерләде. Профессор Кукушкин аңа ныклап, эчкерсез рәвештә ярдәм итә, кайсы өлкәләргә кагылмасаң, нинди темаларга сугылмасаң гына эшнең каршылыксыз үтә алуына төшендерә иде.
Минзиләнең әрнүле күз яшьләрен дә, фатирдан фатирга күченеп, сөрелеп йөрүләрне дә, улы Рөстәмне бакчага урнаштыра алмый интегүләрне дә Таһир үз йөрәге аша үткәреп күтәрде, түзде, тырышты, максатына таба ат лады.
Ниһаять, ул үзенең диссертациясен яклады, философия фәннәре кандидаты дигән гыйльми исем алды. Тормышлары кинәт кенә яңармаса да, киләчәк өметле иде. Ләкин... Әлеге дә баягы текә тау түбәсеннән кузгалган таш зур тизлек алып өлгергән иде инде!
Минзилә белән соңгы тапкыр ачыктан-ачык сөйләшкән көнне, дөресрәге төнне, Таһир саташып, кычкырып уянды. Ә аңынчы, йокысызлыктан интегеп. шактый азапланып яткан иде. Кинәт капкадан Хафиз карт килеп кергәнен күргәч, аптырап калды.
— Менә сиңа кирәк булса! Син, Хафиз абый, үлгән идең түгелме соң инде?! — дип сорады ул, чиктән тыш гаҗәпләнеп, һәм шунда ук моның са- ташулы бер төш кенә икәнен аңлап алды. «Әй, төш күрәм икән, ләбаса...» — дип уйлады ул йокылы-уяулы хәлдә, ә үзе шул ук төшне күрүен дәвам итте.
— Син үлгән идең бит инде, Хафиз абый?..
Хафиз карт капка баганасына сөялде. Таһирның колагына таба иелә төшеп пышылдады:
— Мин сиңа бүтән тоттырмыйм балтаны, бел! — диде.
— Ник?
— Өметне акламадың син.
— Ничек инде!? Мин тырыштым, Хафиз абый! Син әйткән идең, галим булырсың, дигән идең. Мин галим булдым. Хафиз абый!..
— Өметне акламадың... — дип дәвам итте карт. — Атаңның каберенә чардуган куярга да оныттың, имансыз...
- Чардуган? Хәзер, хәзер ясап куям мин аны! Балтаңны бир. Хафиз абый!
— Бирмим. Аягыңа чабарсың. Балта тота белмисең син, тәҗрибәң юк.
— Кит инде, авыл малае бит мин! Хәзер, әнидән сорыйм мин ул балтаны! Әни кайда соң әле? Әни! Әни!!!
— Йөрмә. Барыбер табалмыйсың син аны.
— Кайда соң ул?
— Атаңны эзләп китте.
Таһир елмайды:
— Зиратка киттемени?! Хәзер куып җитәм мин аны! Әни!..
Менә шул чакта Минзилә җилтерәтеп уятты Таһирны:
— Тор әле, уян, саташасың бугай, — диде. Таһир, аптырап, гаҗәпләнеп, хатынына карап торды.
— Саташасың, белая горячка башландымы әллә? Менә шулай ул, эчеп йөрсәң...— Минзилә бүтән сүз эндәшмәде, борылып, үз урынына барып ятты.
Таһир дәшмәде. Бераздан соң, тыныч кына сорап куйды: ♦
— Син чынлап китәргә уйладыңмы? “
— Без бу турыда сөйләштек бит инде, Таһир.
Икесе дә сүзсез калдылар. Бераздан Таһир яңадан сүз катты:
— Кем соң ул, синең күңелне шулай яулый белгән кеше? Ичмасам, кем “ икәнен белеп калыйм...
— Кем булсын... Гап-гади бер кеше. Юк! Гади түгел. Көчле кеше. Ул үз > дигәненә ирешә, үзе теләгәнне эшли белә торган кеше! ф
Айлар буена сузылган киеренке халәттән соң, беренче тапкыр тыныч кына, гаугасыз гына сөйләшүләре, аңлашулары иде бу.
— Үз дигәненә ирешә алуы хактыр, — дип төрттерде Таһир. — Кеше * хатынының башын әйләндерерлек булгач... Чибәрдер, матурдыр.
— Иә аллам! Андамыни эш! — Минзилә, урыныннан сикереп торып, - Таһирның каршысына ук килеп басты. — Син менә миңа кара әле, кара! ' Нинди мин?! =
Таһир хатынының төнге ут яктысында мәрмәрләнеп күренгән иңбашларына, күпереп торган чәчләренә, тыгыз күкрәкләренә, буй-сынына юри. махсус төбәлеп күз йөртеп чыкты:
— Карыйм. Син бик матур, Минзилә.
— Ә, шулаймыни?! Матурмы? Юк, дускаем, элек матур идем мин! Ма турларның матуры идем! — Минзиләнең сулышы кысылды, күзләре очкынланып китте. — Мин сиңа яшьлегемне, иң матур чакларымны бирдем. Ә син миңа шуның өчен нәрсә бирдең? Иә, әйт, нәрсә бирдең?!
— Мин дә сиңа үз яшьлегемне бирдем, Минзилә. Һәм моның өчен бер кайчан да үкенмәдем.
Минзилә әче итеп, үртәлеп, әрнеп елмайды:
— Синме?.. Миңа үз яшьлегеңне бирдеңме? Юк, җаныкаем, миңа бирмәдең син ул яшьлегеңне. Беләсең килсә...— Минзилә, йөгереп барып, өс тәлдә яткан кәгазьләрне тузгытып ташлады.— Беләсең килсә, менә шушы ларга бирдең син яшьлегеңне! Бер кирәксезгә, бер мәгьнәсеэгә әрәм иттең, мине дә бәхетсез иттең!..— Минзилә ярсыган, кызган, тынычланудан узган иде. Йөзе җыерылып, күзләренә яшь бәреп чыкты, гәүдәсе аска сыгылды, түбәнгә иңде. — Аһ, күпме түздем мин, күпме түздем!.. Барысы да узар, барысы да үзгәрер дип көттем. Күпме гомер әрәмгә узды. Әгәр хәзерге акы лым булсамы?! Дөньядан аерылган шушы ир белән берәр көн яшәр идем мени мин!? Юк, бер генә сәгать тә, бер генә минут та тормас идем! Юк, бирмәдең син миңа яшьлегеңне. Әгәр син үзеңне гаиләгә багышлаган булсаң, без болай яшәмәгән булыр идек! — Минзилә инде кычкырудан туктады, сулкылдап кына сөйли башлады. — Иә хода! Яшьлек җүләрлеге... Күпме түздем бит мин, күпме түздем... Иң элек кеше өстендә тордык. Әдәм мәс хәрәсе. Балагыз елый, йокы бирми дип, ничәмә-ничә тапкыр җанымны әрнеттеләр минем анда. Ничәмә-ничә фатир алыштырдык?! Берәр үзем теләгән күлмәк кия алдыммы мин үз гомеремдә? Юләр мин, юләр... Элек миннән «Ирең кем?» — дип сорасалар, «Укый, аспирант», — дип, горурла нып җавап бирә идем. Кеше көлгәндер инде миннән ул чакта! Хәзер менә оялып йөрим. Әгәр хәзер сорасалар, мин синең фәннәр кандидаты икәнеңне әйтергә дә оялам! Нәрсәбез бар соң безнең кеше алдында күрсәтерлек? Ә, беләсең килсә, теге вакытта, кеше фатирында торган чакта, мин бер тапкыр ашханәдән тоз савыты урлап алып кайттым. Тоз савыты сатып алырлык та акчабыз юк иде бит безнең! Тоз савытын да... Күпме түздем бит мин, түздем, барысы да узар дидем...
— Аңламассың сине, — дип бүлдерде, ниһаять. Таһир. — Күпме түз дем, имеш. узар, дидем... Ә узмадымы? Шөкер, инде кеше өстендә яшә мибез. Рөстәм үз квартирабызда үсә. Барысы да җитешле хәзергә... Ки ләчәктә дә булыр
— Ах. һаман үзенекен сөйли бу!.. Бернәрсә дә аңламыйсыңмыни соң син. җаныкаем?! Минем яшьлегем әнә шул киләчәктәге бәхетне көтеп үтте. Әрәм үтте. Ә хәзер мин нәрсәгә өметләнеп, нәрсәгә алданып яшәргә тиеш? Шушы тычкан куышы хәтле фатирыңамы? Кешеләрнең ниндирәк кварти
раларда торганын беләсеңме соң син, күргәнең бармы әзрәк?! Без с частичными удобствами яшәгәндә, башкалар бит с полными удовольствиями яши! Бер без генә шундый хәлдә бит!
— Бер без генә түгел, ярты Казан шулай... Көтә дә белергә кирәк.
— Ярты Казан, имеш! Син Казанның бүтәнчәрәк яшәгән ягына кара! Әнә, Рөстәм үсеп килә. Безнең бит. беләсең килсә, аңа калдырырлык та җыйган нәрсәбез юк. Без бит. башкалар белән чагыштырганда, шыр ялангач! Хәерчеләр бит без! Аңлыйсыңмы шуны?!
— Аңлыйм,— дип кырт кисте Таһир.— Алайса, синең ул танышыңның кесәсе бик калындыр инде...
— Калын шул! Ул, беләсең килсә, үзенең түш кесәсендә генә дә синең еллык зарплатаң хәтле акча йөртә! Кирәк-яракка тотар өчен!
Таһир, борылып, башын юрганы белән каплап ятты. Минзиләнең бу соңгы сүзләренә каршы аның бердәнбер җавабы шул гына була ала иде.
— Эш өчен яшим, кешеләр өчен яшим, дигән буласың...— Минзилә кызып өлгергән иде инде.— Үзе өчен дә яши белмәгән кеше башкалар өчен нинди юньле эш кыралсын?! Ә үзеңнең башкаларга кирәгең бармы соң синең? Әгәр кирәген булса, шушы хәлләрдә яшәгән булыр идекме без? Юк. җаныкаем, эшеңнең дә үзеңнең дә. кирәгең юк синең кешеләргә...
— Җитте!..— Таһир, юрганын ачып бер кычкырды да, кире бөркәнеп ятты. Минзиләнең бу сүзләре аны тәмам чыгырдан чыгарды. Әлеге сүзләрне ул кайдадыр, кайчандыр бер ишеткән кебек иде инде. Әллә үзе генә уйлады микән?..
Кинәт исенә килеп төште. Узган кыш үзенең сабакташ дусты Назарны очраткан иде. Күптән күрешелмәгән, тукталып, хәл сорашып, сөйләшеп тордылар. Назар аның диссертация яклаганын ишеткән икән, котлап шатлыгын уртаклашты да авыр гына көрсенеп куйды:
— Шулай, Таһир дускай, дөнья мине әллә кай тарафка бөтереп җибәрмәгән булса, мин дә сезнең брат арасында, халыкка хезмәт итеп, фән юлыннан барыр идем, яраткан эшем белән шөгыльләнер идем бит,— диде.
Назар университетта чакта ук әдәбият тарихы белән ныклап кызыксынып киткән, университетны кызыл диплом белән төгәлләп, Мәскәүдә аспирантура тәмамлаган иде. Таһир аның белеменә, логик фикерләвенә, искиткеч хәтерле булуына һәрчак сокланып карый иде. Мәскәүдән кайткач, Назар фәннәр академиясенең филиалында эшләп йөрде дә каядыр китеп юкка чыкты. Шул чаклардан соң беренче очрашулары, беренче күрешүләре иде. Назарның күңелендә йөргән, күрәсең, сораганны көтеп тормыйча әйтте:
— Киттем мин фәннән, туган, киттем. Күптән инде...— диде.— Кайбер әйберләрне кичләрен караштырып утырам. Шактый кызыклы нәрсәләр җыелган... Тарих бай. Кызыклы шәхесләргә бай. Шуларны уйлыйм да. әрнеп куям. Аннан соң уза. онытыла.. Киттем мин фәннән, булмады...
- Их. Назар, син бит безнең арада иң сәләтле егет идең,— диде Таһир, аның ачылып сөйләшүеннән тәэсирләнеп.— Фән өчен туган кеше идең. Ышанасы килми хәтта...
— Сәләтле егет.. — дип көрсенде Назар.— Эш сәләттә түгел... Эш синең ни дәрәҗәдә кирәкле булуыңда.
— Ничек инде?
— Шулай, Таһир. Кирәксез кеше булып яшисем килмәде минем. Дөрес әйтәсең син: фәнне ярата идем, аспирантурада дәртләнә-дәртләнә укыдым. Йөрәктә — дәрт, иңнәрдә — канат. Шулай кайттым мин Мәскәүдән. Эш күрсәтергә, дөньяларны актарырга исәп. Юк, чын фән кешеләре түгел, булмаган фәннилекне бар итеп күрсәтүче курчаклар кирәк икән бу дөнья га. Аннан соң... гаилә бар бит әле. Торыр урын юк, күченеп-күченеп йөрибез. Шунда миңа әйтсәләр: «Назар, син бит безгә кирәкле кеше, булачак галим, Мәскәүдә аспирантура бетердең, менә сиңа тар гына, кысан гына бер куыш, шунда яшәп тор. киләчәктә берәр нәрсә уйлашырбыз», — дисәләр, китәр идеммени мин фәннән? Юк, кусалар да китмәс идем. Фа тирсыз, акчасыз яшәүгә дә түзәр идем мин. Әмма кадер юклыкка түзәл- мадым.
Назар көлемсерәп куйды:
— Акыл керде миңа. Анысына кызым ярдәм итте. Олы кызым, беренчесе, ул чакта әле бер генә бала иде безнең. Хәзер өчәү инде... Шулай бервакыт эштән кайтып керәм. кеше өстендә фатирда торган чак безнең. хатын елап утыра. Хуҗалар, ниндидер сәбәп табып, тавыш кубар-
гая. Чыгып китегез, диләр икән. Фатирны ремонтлап кына бетергән идем әле. Фатир хуҗалары шулай бит алар: бүлмәне ремонтлаганыңны гына көтеп торалар да, чыгарып җибәрәләр. Ремонтланган фатирга яңа кеше кертәләр: кыйбатрак хакка инде, ремонтланган бүлмә булгач. Күп фатир ремонтладым мин шулай... Хатын елап утыра, кызым әле бернәрсә дә аңламый, теле дә ачылмаган. Аңламый, үзе миңа мөлдерәп карап тора. «Әти. нишләп безнең үз өебез юк?! Нигә әни елый? Нигә безне моннан куалар? Без шулай беркемгә дә кирәксез кешеләрмени?!* — дип әйтә кебек сабый Менә шуннан соң акылга килдем мин. Фән турында түгел, бала хакы, ба даларның киләчәге турында уйлый башладым.
— Юк, син бит фәнгә, халыкка кирәк кеше. Назар..
— Аңлыйм. Таһир... Синең нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңлыйм мин. Синең кебекләргә көнләшеп карыйм. Әмма үзем алай булдыра алмыйм Балалар бар бит... Дүрт бүлмәле фатир алдым. Кооперативныкын. Түләп. Хәзер яшелчә базасында мин. Директор. Суганга кытлык быел. Килеп чык бер. Мин ул суганны сиңа җибәрдем ни, кибеткә ни... Син килеп чык, машинада ук озатып куярмын, тик син башта үзең кил, күреп кит ми нем эш урынын...
— Килермен,— диде Таһир. Минзиләнең: «Суган бетте, суган юк...» — дип тинтерәткәне исенә төшкән иде Вәгъдәләшеп, көнен-сәгатен билгеләшеп, очрашырга сүз куешып аерылыштылар. Нәкъ аның янына барасы көнне Таһирга бер гыйльми утырышта катнашырга кирәк булып чыкты, һәрхәлдә, ул аннан китә ала иде. Кайсысын сайларга, барыргамы, утырышта калыргамы дигән икеләнү бер генә мәлгә булды: Таһир Назар янына бар мый калды, шуннан соң элемтә ялганмады, күрешкәннәре булмады.
Минзилә үзенең танышын кайдадыр сәүдә өлкәсендә эшли дип ыч кындырган иде. Таһир ирексездән Назарны база директоры буларак күз аллап куйды. Юк, Минзиләнең ул танышы Назарга һич тә охшый алмас кебек иде.
— Рөстәмне үзең белән аласыңмы, миңа калдырасыңмы? — диде ул хатынына. Минзилә яткан иде инде, яңадан баш калкытты
— Әйе, сиңа калдырып, аны да бәхетсез итәргәме? Юк инде, җаны каем! Син тагын, судлашып нитеп йөреп, безне дә. үзеңне дә оятка каз дырма! Рөстәмне суд барыбер сиңа бирмәячәк. Анадан баланы беркем дә аермый!
— Судлашсаң ярар иде анысы, — диде Таһир, үзалдына гына уйлан гандай.— Тик мин безнең судларның гаилә мәсьәләсендә ни дәрәҗәдә ком петентлы булуын яхшы белом шул. Ишеткән, укыган бар
Шушы ачыктан-ачык сөйләшүдән соң ике ай вакыт узды. Минзилә дә. Таһир да, өйдә сирәк очрашып, аерылышу көнен көтәләр, тереклек итәләр иде. Минзилә, сәбәбен әйтмичә, күчеп китүне һаман һаман сузып килә, шуның белән Таһирны өметләндереп тә, газаплап җәзалап та яши бирә иде. Ләкин, инде күнегелгәнчә, алар аерым яши, аерым көн итә. уллары Рөстәмнең янәшәдә булуы да бу күнегелгән читләшүне киметә алмый иде
Һәм менә Таһир бүген шушы өйгә Хәбирне кунакка чакырды, адресын бирде. Оят. тагын бер кат оят иде аңа бу мәлдә. Ул көне буена бары тик шушы хакта гына уйлап йөрде. Эшендә дә җанына тынгылык таба алмый йөдәде.
Төшке аштан соң аңа гыйльми секретарь шалтыратты. Аны партия өлкә комитетының кадрлар белән эшләү бүлегеннән сорауларын, шалты ратырга кушуларын әйтте.
Таһир шалтыратты. Белеште. Башы буталган иде Мәсьәләне тиз генә аңлый алмый торды. Кайсыдыр бер районнан шикаять килгән. Ниндидер бер парторг үзенең мулла әтисе белән бер йортта тори, парторг бел.н м\ з ла, икесе берләшеп, халыкны дингә өнди, обком комиссиясе шуны гики.< рергә барачак икән. Атеистик тема белән шөгыльләнүче буларак, коми» ■ ия составына Таһир Корбанов та кертелгән. Аның өчен дә, комиссиянең башка әгъзалары өчен дә билетлар алдан алып куелачак Юлга чыгу көне ■ 1 билгесез. Алга таба хәбәр ителер. Бу хәбәр Таһирны шатландырды гын::
• Их, әгәр бүген үк чыгып китәсе булса...» дип уйлады ул, балаларча түземсезләнеп Бүген өйгә кайтасы барлыгы. Хәбирнең өйгә килү мөмкинлеге аңа һаман да тынгылык бирми, әрнетеп, үкендереп, тора иде
VIII
Хәбир кызы янына, больницага ашыкты. «Үзен сәер тотты, — дип уйлады ул Таһир турында. — Читенсенә, ятсына булса кирәк... Хәер, алай дисәң, ачылып китәргә дә әзер кебек иде».
Хәбир. Таһирның каушап калган йөзен күзалдына китереп, нрексез- дән көрсенеп куйды. Юк, Таһир дус, үтте инде ул, үтте сезгә рәнҗегән чаклар’ Үпкә дә, ачу да. рәнҗү дә юк инде сиңа! Бушлык кына бар... күңелдә. Хәбир үзенең Минзилә белән Таһирга үч саклап йөргән чакларын уйлап, янә елмаеп куйды, һәм шунда ук, үзенең бер сәбәпсез елмаеп баруын тоеп, ачуы килде. «Авыз ерырлык ни шатлыгың бар?» —дип кычкырды аңа ниндидер тавыш. Хәбир таныды: бу әлеге дә баягы — кичә аңа тынгылык бирмичә интектергән, бәхәсләшергә җыенган эчке тавыш иде.
Ак халат бөркәнеп, кызы янына палатага килеп кергәч, Розалияне күргәч, йөрәге кысылып, сулкылдап куйды Хәбирнең. Розалия башта елмайгандай итте, алга атларгамы, урынында калыргамы белми торды.
— Кызым...
Шул сүздән соң Розалия аның каршысына атылып килде, үзен күтәреп алган әтисенең муеныннан кысып кочаклады, башын аның иңенә салып, әкрен генә, тавышсыз гына сулкылдый башлады. Аның бу сул кылдавында эчкерсез бер үпкә, шелтә һәм сагыну бар иде. «Аңлый бит, ялгызын калдырып китүем өчен үпкәли бит»,— дип уйлап алды Хәбир, үзенең дә күзләре яшьләнде. Аның кинәт кенә кызын шушы бүлмәдән алып чыгып китәсе, кызы алдында тезләнеп, елый-елый, үкси-үкси гафу үтенәсе, аны бүтән беркайчан да, бер генә минутка да ялгыз калдырмаячагы турында ант итәсе килде, һәм ул шушы минутта үзенең дә, кызының да никадәр ятим, никадәр ялгыз булуларын, бер-берсеннән башка аларга бу дөньяда бернинди ямь булмаячагын тоеп алды. Бу ялгызлык — Лиза- ның булмавыннан, Лизаның юклыгыннан, аның инде дөньяга беркайчан да кире кайтмавыннан иде.
Ә Розалия сулкылдады да сулкылдады. Ата белән кыз шулай берберенә сарылып күпме торырлар, кызның шулай тавышсыз гына сулкылдавы күпмегә сузылыр иде — билгесез. Әмма шулвакыт янәшәдә ниндидер моңлы, ягымлы тавыш ишетелде:
— Бу ни хәл бу, ә, Розалия?! Әтиләрне шулай елап каршылыйлармыни? Ярамый. Карале, ул сиңа нинди тәмле, матур алмалар алып килгән!..
Хәбир гаҗәпләнде. Юк, Розалиянең шулай кинәт кенә елаудан тукталуына түгел, ә бәлки үзе әле генә ишеткән шушы шелтәле сүзләрнең дә әллә ничек ятышлы, ягымлы, көйле яңгырый алуына гаҗәпләнде ул. Кичә бит ул бу таныш тавышны — үзен балага карата игътибарсызлыкта гаепләгән тавышны ишеткән һәм бу врачны бөтенләй бүтәнчә итеп, артык кырыс, артык гөрбиян итеп күз алдына китергән иде. «Әле бит ул япь- яшь кеше икән», —дип уйлап алды Хәбир, аннан соң гына баш какты:
— Исәнмесез, доктор...
— Розалия бик акыллы, тыңлаучан кыз,— диде врач һәм Хәбир бу сүзләрнең иң беренче чиратта Розалия өчен әйтелгәнен аңлады.— Розалия хәзер уколдан да курыкмый. Шулай бит, Розалия?
Кыз, «әйе» дигәнне белдереп, баш какты, мышкылдап, борынын тартып куйды.
Ниһаять. Хәбир үз-үзен кулга алды. Врач тәкъдим иткән сөйләшү алымына кушылып, кызы исеменнән сорады:
— Әйтегезче, зинһар, доктор апа, безнең хәлләр ничегрәк? Монда, больницада, озак ятачакбызмы?
— Без әле, әти кеше, бу турыда бергәләп сөйләшербез,— диде врач. Аннан соң, үзенең кабинетын атады. Бүлмәдәге балалар белән сөйләшеп, аларны карап, күз йөртеп чыккач, яңадан борылып килде.— Розалиягә әле ятып торырга кирәк. Аңа өзлегергә һич тә ярамый. Ә аннан соң, терелгәч. без әле гел йөгереп кенә йөри башларбыз, шулай бит, Розалия?
Кыз янә баш какты.
Врач чыгып киткәч тә әле кызы янында шактый озак утырды Хәбир. Ата белән бала сүзсез генә аңлаштылар, бер-беренә сыенып, бер-беренә никадәр кадерле булуларын тоеп, шушы очрашу минутларын озаккарак сузарга тырыштылар. Розалия башын әтисенең кулына салды, зур алсу алманы күкрәгенә кысып, тын гына ятты.
Саубуллашканда да көйсезләнмәде.
— Кызым, мин тагын килермен... Көн саен килермен. Син тыныч бул... Терел, яме? Аннан соң авылга, әби белән бабай янына кайтырбыз.— диде Хәбир — Везне авылда көтәләр, кызым. Син терелүгә үк, кайтып китәр без. кызым.
Кыз баш какты, кулындагы алманы ныграк кысып, мөлдерәгән ка рашы белән әтисен озатып калды.
Врач аны көтеп тора иде.
— Кичә мин сезгә катырак бәрелдем бугай...— диде ул, Хәбиргә урын күрсәтеп.— Гафу итәсез... Мин белмәдем.
— Нәрсәне? — нидер сизенеп, ирексездән кабаланып сорады Хәбир
— Бүген иртән үк шул палатага кердем мин. Кызыгыз янына килдем Хәлен белергә теләп. Ә аның беренче сүзе шул булды: «А маму мою в яму закопали». Бала... Мин кичә үк сизенгән идем. Салкын тигерү — анысы узар. Вакытында дәвалауның ярдәме тими калмас. Тик менә... Миңа кал са... Розалиянең күңел төшенкелеге, артык моңсулыгы борчый мине, йок лаганда саташа, кинәт куркып калтырана, ул бик авыр кичерә, аңлый сызмы? — Врач карашын Хәбиргә төбәде.— Күптән җирләдегезме әнисен?
-- Күптән.— дип авыр сулады Хәбир.— Без чит илдән кайтып ба рабыз бит. Әфган ягыннан. Әнисенең каберен шунда калдырдык.
Врач, «аңладым» дигәнне белдереп, баш какты:
— Бу турыда сүз кузгатуым өчен миңа рәнҗемәгез. Мин бит врач, дәвалау барышында миңа барысын да белеп торырга кирәк.
Хәбир нидер әйтергә теләде, әмма әйтә алмады: тамак төбенә төер утырды. Шушы чит-ят кешенең артык якыннан кызыксынуы, игътибарлы булуы күңелен йомшатып җибәрде. Тупаслыкка, рәхимсезлеккә, катылык ка түзә алган кеше дә күңел җылылыгыннан, мәрхәмәтлелектән йомшара, диләр. Хәбир дә нәкъ менә шундый хәлдә иде. Һәм ул, сүзне икенчегә бо рырга ашыгып, сорап куйды:
— Күрәм, сезнең эш тә бик катлаулы* четерекле.
— Әйе, һәрбер эш кебек үк, безнең эш тә авыр. Әмма иң авыры шул дәвалау очен кирәкле дарулар юк бездә, юк. Кайчак рецепт язасың. Алдан ук белеп торасың: таба алмаячаклар бу даруны аптекалардан. Юк даруга рецепт язу тыелган булса да язасың. Эзләп-эзләп интегәчәкләр — табал маячаклар. Белеп торган килеш язарга туры килә. Даруы булмагач инде, үзеңчә дәваларга тырышасың: күңелен күтәрәсең, өметләндерәсең... Бары тик шул гына. Сез инде, зинһар, кызыгыз янына ешрак килегез. Мин сезгә даими пропуск язам. Сезне юксыначак, борчылачак ул. югыйсә. .
Больницадагы әлеге сөйләшү кунакханәгә кайткач та тыңгылык бир мәде Хәбиргә. Ни өчен врач Розалиянең боеклыгына кат кат басым ясап әйтте? Әллә, чынлап та. кызда бер-бер психик авыру бар дип шикләнә ме? Әллә?.. Шул хакта уйлау Хәбирне инде күп тапкырлар борчыган га запларга кире кайтарды. Хакы бар идеме аның кызын Лиэаның каберенә алып барырга, әллә юкмы? Әллә ялгыштымы ул моның белән’ .
Хәбир вакытны ничек үткәрергә белми йөдәде. «Бәлки,— дип уйлады Хәбир тәмам пошынып.— Таһирларга барып кайтыргадыр’» Үзенең бу уен шунда ук кире какты. Таһирның һәм Минзнләнең бәхетле елмаеп, кунакчыл хуҗалар булып, табын артында утыруларын күз алдына китерде
— Син аларның шул бәхетенә сокланып кайтыр өчен барасыңмы’ дип, мәсхәрәләп көлде эчке тавыш. «Ә ни өчен көләргә әле? — дип каршы килде Хәбир. - Бәхетле икән — бәхетле. Аларның моңа икесенең дә тулы хакы бар. Аннан соң. Таһир бит Хәбирне күрүе турында Минзиләгә әйтми калмаячак. Кунакка, өйләренә чакыруын да әйтәчәк. Бармасаң, алар нәрсә уйлый инде? Минзилә нәрсә уйлый? һаман шул, балаларча үпкәләп, үч саклап йөри икән диярме? Барырга, берни булмагандай сөйләшергә, кү решен кайтырга кирәк...»
— Ә нәрсә турында сөйләшмәкче буласың соң син алар белән? Үзеңнең кайгы-хәсрәтең турында сөйләрсеңме, әллә күбрәк аларның бәхетле тор мышы турында сүз тыңларсыңмы? — диде үҗәт эчке тавыш. Һәм аның соңгы сүзләре дәлиллерәк тә. көчлерәк тә яңгырады.
— Чыннан да, — дип килеште Хәбир.— Кызым авырып ята. ә мин куна- та йөрим булып чыга. Ярар, бармыйм булгач — бармыйм
Ә вакытны ничек тә үткәрергә кирәк иде. Капкалап алырга да. ятып йокларга кирәк, дигән фикергә килде Хәбир. Ләкин шул ук вакытта Хәбир
сизде: йокы сүзе аны куркыта, газаплый иде; чөнки ул үзенең йоклый алмаячагын, тиз генә йоклап китә алмаячагын, сәгатьләр буена интегәчпген белә. Чыннан да. нишләргә?..
Аның шушы үҗәт соравына җавап бирергә теләгәндәй, кинәт ишек шакыдылар.
— Әйе! — дип кычкырды Хәбир, үзе ишекне ачарга ашыкты. Ахо икән бит! Кулларын як-якка җәеп, кычкырып җибәрде:
— Йа хода! Әллә инде тәмам монахка әверелгәнсең син, туган! — Ахоның кочаклашып күрешүеннән генә абайлады Хәбир: бераз төшереп алган бу. йөзенә, кыяфәтенә, гәүдәсенә тамчы да чыкмый икән үзенең. — Мин инде сине кичә дә көттем аста, ресторанда. Бүген дә көттем, беләсең килсә... Синең белән, туганкай, сөйләшүе күңелле ичмасам. Ә болар...— Ахо каядыр читкә, аска таба кул селтәде — Юньле әдәм түгел болар!..
Ахо, тунын ачып, түшеннән «Шампанское» тартып чыгарды:
— Кайгырма! Яхшылык эшлә дә суга сал — халык белмәсә, балык белер, ди сезнең татар. Син үзең яхшы кеше.— Ахо, тунын салып, караватка ыргытты.— Ә яхшы кешеләр аз калды хәзер, аз калды. Әйдә, китер тустаганнар, синең өчен эчәбез, туган! Моны эчәбез дә, аска төшәбез. Син — бүген минем кунагым, шуны бел. Юмарт көнем бүген минем, шәп, изге эшләр башкарган көнем, шайтан алгыры!
Бераздан Хәбиргә дә җиңел булып китте. Ахо белән рәхәт, аның белән онытылырга була иде.
— Ахо, гафу ит, — диде ул җанланып китеп.— Син үзең татарларны яхшы беләм дидең, хатының татар кызы. Безнеңчә әйбәт беләсең, мәкаль кушып кына сөйлисең. Ә үзең син... Милләтең кем дип әйтимме?
— Һа!.. Менә монысын шәп тоттың син, шайтан алгыры! Әйтәм бит, акыллы кеше син. Мине бит күпләр бутый. Татарлар арасында — татар, башкалар арасында — башка була алам мин. Ә милләтем ассириец минем. Ассирия! Бөек милләт, илен җуйган милләт! Казанда шактый безнекеләр, игътибар иткәнсеңдер. Бездә бит, туган, чит халыкка кияүгә чыгу, өйләнү юк. Ә миңа рөхсәт иттеләр. Аңлаттым мин үзебезнең аксакалларга, эш өчен кирәк, дидем Аңладылар. Хатын татар кызы иде минем. Шәп иде. шайтан! Аерылыштык. Малай калды. Әтисе әйбәт кеше иде хатынның. Танылган аш-су остасы иде. Бай иде. каһәр! Кунак итә белә иде үзенең киявен! Татарчага шуларда ныклап өйрәндем...
Ахо шешәдәге соңгы шәрабны тутырып салды. Хәбирнең аркасыннан кагып куйды, яратып, үз итеп, якын итеп какты:
— Тел — минем коралым. Үзең яшәгән якның телен яхшы белергә кирәк. Гореф-гадәтләрен бел син аның. Татар авылларына барып чыгам мин. Ишекне шакып кына керәм. «Әссәләмәгаләйкем!» — дип сәлам бирәм. Мине ап- ак яулыклы матур бер татар карчыгы каршы ала. Ах, яратам мин, шайтан алгыры, татар карчыкларын! Ә алар чәй ярата, һинд чәен. Мин әйтәм аларга: «Апа җаным. Һинд чәе кирәкмиме?» —дим. «Әй, улым, кирәк, бик кирәк ие шул!» — диләр. Назланалар, «Күпмегә сатасың соң, улым?» — диләр. Хакын әйткәч, тагын бер иркәләнеп алалар: «Кыйбатрак икән шул. балакаем, кыйбатрак икән», — диләр. Ә мин иркәләнмим дә, назланмыйм да: «Ярар инде, алайса, апа җаным, киттем мин ул чакта», — дим. Юк, җибәрмиләр, кулымнан тотып туктаталар, йөзәр кап алып калалар. Ма лайлары комбайнда эшли тегеләрнең, акча жәл түгел, чәй генә булсын! Алып калалар. «Тагын кил, улым», — дип ялыналар. Иә, әйт, начар кешеме мин шуннан соң? Әгәр начар кеше булсам, ни өчен ул апалар миңа рәхмәт укып кала? Ә9 Ни өчен аларга ул Һинд чәен совет кибетләре кайтармый?
Хәбир елмайды. Ахо, гадәттәгечә, кызып-кызып сөйләгәндә сабый ба лага әверелеп кала сыман иде.
— Мин сине аңлап җиткермәдем,— диде Хәбир.— Син бит үзеңне итек остасы дигән идең?
— Ха! Минме??! Сапожникмы мин?! — Ахо чын күңелдән шаркылдап көлеп җибәрде.— Әйе. дорес, сапожник мин! Мәхлукләр күз алдында — сапожник! Әйе, урамда, будка эчендә итек чистартып утырам мин, ямыйм, ялтыратам, иренмим! Үзем генә сыярлык алачыгым бар минем анда. Әйе, киләләр миңа кешеләр— хәтәрләр. Аякларын алдыма куялар: «Чистарт!» — дип боералар. Мин чистартам. Ә алар, мәхлуклар, эткә сөяк ташлаган сыман итеп, миңа көмеш акча ыргытып китәләр. Валлаһи! Кимсетәләр. Ә үзләренең, әгәр аякларыннан тотып селкесәң, кесәләреннән өч тәңкәлек тә
акча төшми! — Ахо. кемнедер аягыннан тотып селкегәндәй, куллары белән селтәнеп торды.— Төшми тек төшми! Ә шул мәхлуклар аңламый: мин аларнын ай буена ыштан туздырып тапкан акчасын кайчак бер көн эчендә эшлим! Дүрт класс белемем булган башым белән. Ә алар шуны белми, аң ламый, шайтан алгыры! Менә бүген мин, таң белән торып. Биектау рай онын урап кайттым Татар авылларын. Урысларга кермәдем, кермим дә. • Ә менә татар авыллары әйбәт, юмарт, андагы карчыклар ак яулыклы, i чәй яраталар...
— Алайса, син спекулянт буласың түгелме соң. агай-эне?
— Спекулянт?! — Ахоның күзләре ялтырап китте, йөзенә үпкәләү бил г гесе чыкты.— Син нәрсә, туганкаем, нигә дип рәнҗетәсең син мине? Әйтмә ' шундый сүзне миңа, үртәмә җанымны. Андый сүзне, спекуляция сүзен S наданнар гына әйтә. Син — акыллы кеше, син әйтмә. Беләсең килсә, мине « башка илдә «коммерсант» дип әйтерләр иде. Ә бит минем бабам сәүдәгәр булган. Әти дә сәүдәгәр иде. Сәүдә минем каныма сеңгән, җаныма, җеле ' гемә сеңгән. Мин бу эшне биш бармагым кебек беләм. Ә син мине рәнҗетәсең.— Ахо, чын-чынлап үпкәләп, башын түбән иде.— Чит илдә мине иң < акыллы сәүдәгәр дип йөртерләр иде. п
— Син, Ахо, чит ил дә, чит ил, дисең.— Хәбир елмаеп җибәрде.— Ә ~ үзең менә яшәр өчен бер дә чит илне сайламагансың, шушы илдә тукталган : сың. Мин бит беләм, ассириецлар чит илләрдә дә шактый...
— Иа алла!..— Ахо да, Хәбиргә кушылып, шаркылдап көлде.— Әйтәм бит, акыллы кеше син, туган. Миңа әле беркемнең дә болай дип әйткәне юк иде, усал тоттың син мине. Иә, ярый, киттек әйдә! Бүген минем гаҗәеп шәп бер эш майтарган көн! Сыйлыйм әле үзеңне.
Ахо Хәбирне көчләп диярлек урыныннан кузгатты, әйдәп-әйдәп, үгетләп, ресторан залына алып төшеп китте.
Залда халык күп, утырырга урыннар юк иде. Ахоның бер хәрәкәте, ым кагуы җитте: официант кыз, стена кырындагы «Не обслуживается» дип язылган өстәлне тиз арада җыештырып, аларны шунда чакырды.
— Зур кунагым бар, ачысын да төчесен дә китер,— диде Ахо кызга. Кыз елмайды, хәйләкәр генә итеп каш сикертте:
— Кунакларың күбәйде бу арада. Лимон!
«Лимон»,— дип уйлады Хәбир, Ахоның әле кичә генә шушы сүзне әйткәнен искә төшереп, Лимон... Кызык кушамат бу...»
— Сине монда да «Лимон» дип йөртәләр икән? — диде ул, елмаеп Үзең болай әллә ни ачы да күренмисең...
— Йөртәләр,— дип кул селтәде Ахо.— Кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый, диләрме әле? Берзаман шулай, күптән инде — лимонга кытлык елларда — аз-маз шөгыльләнеп алган идем. Татар карчыкларының чәендә минем лимоннар йөзә иде ул чакта. Шуннан калган кушамат. Хәзер инде, ташлап калдырып булмый үзен, шайтан алгыры!
Официант кыз тиз килде. Табынны бик мулдан ясады. Башта сүзсез генә эчеп куйдылар. Бер хәл алгач. Ахо чын чынлап борчулы кыяфәткә керде:
— Бая сорамадым, туганкай, кызың ни хәлдә? Бардыңмы, күрдеңме, дигәндәй...
— Күрдем. Юксына бала... Авыр булды аны калдырып китүе. Врачын да күрдем. Әйбәт врач, кешелекле күренә. Тик бер нәрсә генә әйтеп куркыт ты ул мине: салкын тию әле ул кадәр үк куркыныч булмаска мөмкин, ди.
— Нәрсәсе куркыныч инде тагын?!
— Беләсеңме. Ахо. мин инде бу турыда бик күп тапкырлар уйландым, җавап кына таба алмадым. Кабулдан киткән чакта, түзмәдем, әнисенең каберен күрсәттем мин Розалиягә. Уйладым уйладым да. сабыйның моңа хакы бардыр, дигән фикергә килдем. Ялгыштым бугай. Кызым, күрәсең, моны бик авыр кичерә. Бер бер психик авыруга дучар булмасын тагы дип куркам. Врач та шуңа ишарә ясады бугай.
— Шулай...—дип сузды Ахо, аннан соң кулындагы рюмкасын чәкештереп. башын артка ташлап, эчеп җибәрде — Шулай. Хәбир туган Ананы югалту зур фаҗига, олы кайгы бала өчен... — Ахо, күзләрен кысып, бер ноктага төбәлеп, уйланып торды, аннан соң Хәбиргә туры карады. Ә менә атаны югалту? Анысы җиңелме балага, ә? Минем менә малай иде. Түп-түгәрәк. тап тала малай, ике кан кушылудан ясалган беренче сорт малай! Аерылыштык хатын белән, ә малай аңарда калды. Дөреслекме бу?
Юк, пычагым да дөреслек юк монда! Малай бит минеке иде! «Эттә!» — дип үлеп тора иде. Мин хыяллана идем: бөтен җыйган малымны шушы малайга калдырам, ул минем нәселемне дәвам итәчәк! Барып чыкмады, югалттым малайны. Ул да мине югалтты. Юк. мин аны, әлбәттә, таш ламыйм. Күздән җуймам мин аны. Ныклап аңлый башлагач, мин аның »тисе икәнен әйтеп хат яза башлыйм. Аралашып яшим. Аннан соң инде, нәкъ үсеп җиткән бер вакытында, чит бер шәһәрдән телеграмма сугам үзенә: «Бик нык авырыйм, түшәктә ятам, кил. Әтиең» дип. Әгәр ул шунда, кырык эшен кырыкка ташлап, җан-фәрманга ашыгып минем янга килеп җитә икән, мин аны. елмаеп, сау-сәламәт килеш каршы алам, бөтен мөлкәтемне, җыйган байлыгымны аңа калдырам. Ә инде ул шул чакта кил -мичә. «Вакытым юк иде, гафу ит»,— дип кенә хат язса, мин аңа бер тиен дә калдырмыйм! Чөнки беләм: унсигез яшькә җитеп тә үзенең кем ка ныннан булуы турында уйланмаган, үзенә тормыш бүләк иткән әтисена рәхмәтле була белмәгән, ата канын кадерли алмаган кешедә өмет юк,— Ахо эчеп куйды да. син ничек уйлыйсың дигәндәй. Хәбиргә төбәлде. Шунда гына ул гәптәшенең читкә карап утыруын шәйләде.
— Ә-ә...— дип көрсенде ул, Хәбир караган якка ымлап.— Синең дэ күзең төште мәллә? Чибәр нәрсә... Типтерә белә сәүдәгәрләр...— Ахо, ачуы килеп, төкереп үк куйды, янә рюмкасын тутырып, капыл гына эчеп җи бәрде.— Ә син мине спекулянт дип рәнҗетәсең. Минем нәрсәм бар ул ка дәр? Мин. ичмасам, тапканымны — эшләп табам, кешеләргә дә файда ки- терәм. Ә бу. шайтан алгыры, үз корсагына гына тутыра. Кара ничек ябыш кан сөяркәсенә, корсагын ничек итеп җайлап терәгән?!
Ахо дөрес сизгән иде: Хәбир күптән инде залның аргы почмагындагы бер парны күзәтеп килде. Таза гәүдәле, кызыл чырайлы, сирәк чәчле бер ир белән күзгә-күз карашып серләшеп утырган яшь кенә ханым артык ганыш булып тоелды аңа. Дөресрәге, башта ул аны Миизиләгә охшатып куйды. Аннан соң: «Чынлап та Минзилә түгелме соң бу?» —дип уйлады. • Юктыр, булмастыр, Минзилә нишләп әле монда йөрсен?» —дип икеләнде. Әлеге таза ир хатынны биергә чакыргач кына ышанды: әйе, бу хатын Минзилә иде. Хәбир аны буй-сыныннан, кыяфәтеннән, аяк атлауларыннан, хәрәкәтләреннән таныды. Ахо нәкъ менә шул чакта эндәште, аның читкә карап утырганын шул чакта сизеп алды.
— Ярар, төкер, тапкансың кызыгырлык нәрсә,— диде Ахо. Хәбирнең «ледән-әле шул парга карап алуын күреп.— Андый кәттәләр безнең ишегә
■ ирәк эләгә эләгүен, әмма дә акча булганда, мондыйны гына алыштырыр- 1ыкларны табабыз аны! Әйт кенә син миңа!
Хәбир Ахоның сөйләгәнен әллә ишетте, әллә ишетмәде. Ул берьюлы мең төрле уй эчендә калган иде. Яшьлегендәге Минзилә дә, үзенең армиягә китеп барулары да. Таһир да, Лиза да — барысы да берьюлы күз алдыннан үтте аның. Һәм уе, соңгы чиктә. Таһирга кайтып терәлде. Таһир? Аның белән бүген генә очрашкан иде бит әле Хәбир? Ул бит Хәбирне кунакка чакырган, адресын калдырган иде. Минзилә ни өчен монда? Таһир аңа Хәбирнең киләсен әйтмә гәнме әллә?..
Минзилә белән карашы очрашудан курыкты Хәбир. Бу очрашу, һичшиксез. ямьсез очрашу булачак иде. Шуңа күрә урыныннан кузгалырга ашыкты:
— Ахо, син мине гафу ит,— диде ул, әкрен генә.— Миңа бит иртәгә иртүк торырга кирәк. Китим мин, ачуланма...
— Иа хода! — дип кулларын җәйде Ахо.— Син нәрсә, туган? Мине монда бер ялгызымны ташлап калдырмакчы буласыңмы? Юк-юк. уйлама да! Бүген минем сине сыйлыйсым килә, сыйлыйсым!..
Ахоны көч хәл белән үгетләп, залдан чыгып китте, бүлмәсенә күтәрел де Хәбир. Ресторанда эчкән хәмер үзен шактый сиздерә, уйны бутый, ныклап, эзлекле итеп уйларга ирек бирми иде. Хәбир ваннага кереп, юынып чыкты. Тәне, башы бераз сафланып киткәндәй булды.
Хәбир кинәт Лизаны исенә төшерде. Кайдадыр эчтә, тирәндә калыккан әрнүле бер сулкылдау күкрәгеннән бәреп чыкты:
Язмыш! дип кычкырып эндәште Хәбир һәм тәрәзәгә килеп кап-
■ янды. Әйтерсең, ул сөйләшкән, аңа җавап кайтарырга тиеш булган язмыш әнә шул караңгы тәрәзә артында гына иде. — Нигә дип шулай каныктың син миңа, язмыш! Синең алда минем нинди гөнаһларым бар соң?
Ахыры киләсе санда.