ӘДИПНЕҢ АЗ БИЛГЕЛЕ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Татар һәм башкорт әдәбиятчы-текстологлары кече белән классик язучыбыз Мәҗит Га- фурч иҗат мирасының зур илеше халыкка кайтарылды инде. Соңгы елларда бу юнәлештә башкарылган ниләрдән күзгә күренеп торганнары— Казанда һәм Уфада әдипнең дүртәр том лы «Әсәрләр»е басылып чыгу Алар М Гафури тууга йол ел тулуга багышлап әзерләнгәннәр һәм аны. башлыча, күренекле шагыйрь, хикәяче һәм балалар язучысы сыйфатында күз алдына кигереп бастыралар
Әйтергә кирәк, әлеге дүрттомлыкларны тезү эше торгынлык чорында алып барылды һәм бу нәрсә аларның эчтәлегендә дә. текстларның бирелешендә дә шактый дәрәҗәдә чагылыш тапты Аерым алганда, берише әсәрләр басмадан читләштерелделәр. икенчеләре исә кыскартып урнаштырылды. Мисалга татарча басмасының I томын китерергә мамкин М Гафуриның кырыклап шигыре. «Адәм аә Иблис». «Рисаләт» һәм «Йосыф вә Золвйха» дигән оч позма-леген- дасы юк анда. 3 томында утыз урында эчләренә күп нокталар сибелгән сынык җәяләрне оч ратабыз—болар исә текстларның «ярамаган» тошләре кыскартылып бирелүен иңлата Ни ичен болай эшләнде соң? Чон ки без күп еллар әдәбият сиючеләрне. укучыларны әдипнең «чит ки рашлар»ыннан сакларга тырышып яшәдек Барыннан да бигрәк Гафури иҗатын «милләтче лек»тән. ислам диненә бәйле моментлардан иралап алырга, аны иҗатында сыйнфый тигеэсе i лек күренешләрен чагылдырган революцион-демократ язучы итеп күрсәтергә омтылдык. Шокер. хәзер безгә дә бу хатабыздан арынырга, Гафури иҗатын, әдәби һәм иҗтимагый чичәнле ген хакыйкатьтә барынча чагылдырырга мөмкинлекләр ачылды
Быелгы август аенда Гафуриның тууна ПО ел ту.та. Бу уңай белән, классик әдипнең мирасын фәнни тикшерү, яңабаштан карап чыгу җәһәтеннән нинди дә булса җитди чаралар к> релмәвен дә истә тотып. Гафури томнарына кертелми киленгән шигъри әсәрләре хакында берничә сүз әйтү, кайберләренең текстларын укучыларга тәкъдим итү урынлы булыр кебек
Әйткәнебезчә. Гафуриның революциягә кадәрге иҗатыннан кырыклап шигъри әсәре татарча басмаларыннан читтә кала килә. Язылу вакытлары белән алар 1903— 1917 елларга карый лар. Аерым китап булып чыкканнары да бар аларның («Менла һибәтутла бин әш-шаех Зәй нулла әл-Нәкышбәнди хәзрәтләренең мәрсиясе». 1903. «Адәм вә Иблис». 1910; «Замана ши гырьләре». 1909 һ. б.), вакытлы матбугат битләрендә басылганнары да. җыентыклары эчендә донья күргәннәре дә аз түгел. Кайберләре исә кулъязма хәлендә генә сакланган Боларның һәм мәсенә тукталмастан. биредә «Милләт мәхәббәте» исемле җыентыгындагы шигырьләр язмы шына гына күз салыйк
Китап 1907 һәм 1911 елларда Казанның Шәрәфләр матбагасында басылып чыккан Цен тура әһелләре игътибарын да җәлеп иткән ул. аерым шигырьләрен русчага тәрҗемә итүгә исә Казан университеты профессоры, канчыгыш тезләре белгече мәшһүр Н Ф Катанов та тартыл ган булган Бу юкка гына түгел. Ни дисәң дә. автор (китабының исеме ук ишарәли) татар милләтенә мәхәббәте хакында сөйли бит. аның бүгенгесенә борчыла. ерак үткәне белән горурлана. киләчәген кайгырта Хәкемдар.тарга. рус таштыру сәясәтен тоткан, башка милтәт тәрг > юл бирми яшәгән шовинист ларга бу соң ничек ошасын икән? .
Китаптагы 38 шигырьнең 28 е дүртт омлыкта урнаштырылган Ә калган унысы хакында анда бер сүз дә әйтелми Чынында— алары да бүгенге укучыга тәкъдим ителерлек әсәртәр Әдип, татар милләтенең язмышына сызланса да. һич тә милләтчелек чире белән авырмый, ягъ ни татарларны башка милләтләрдән өстен куймый, киресенчә, бүтән халыклардан үрнәк атып уянырга, җаһиллектән. гайрдтсезлектән чыгарга чакыра Егерменче гасыр башы татар шигъ риятендә мондый рухтагы мәрмәрнең дә. һичшиксез, үз урыны бар Алай гына да түгел. Мәҗит Гафурины борчыган күп кенә уй кичерешләр. хис-тойгылар бүгенге буын татар кешесе нең дә күңеленә бик якын, заманыбызга аваздаш