Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИП ТУРЫНДА КАЛӘМДӘШЛӘРЕ


Салих Баттал
өек Ватан сугышы еллары. Мин Казан госпиталеннән сәламәтләнеп чык кач, «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә эшкә кердем. Анда матур әдәбият бүлегендә танылган язучы Фатих Хөснн эшли икән. Исәнлек сау лык сорашка*!, ул күптән түгел фронттан, шагыйрь Салих Батталдан хат алуы турында әйтте һәм хатны миңа сузды Ул хатта кайбер сугыш хәлләре, әдәбият мәсьәләләре турында язылган иде. Салих Баттал ул вакытта әле минем шигырьләр язуымны да, үземне дп белми: Казанга сирәк килә, әдәби кичәләрдә бик сирәк була, чөнки Мәскәүдә очучы булып хезмәт итә Өстәвенә, мин дә ул вакытта әле матбугатта күренгән кеше түгел, үзем очен генә мәхәббәт шигырьләре яза идем.
Салих Баттал журналның бер санында басылып чыккан «Авылда» дигән шнгы ремне укыган икән. Хатында ул шул хакта искә алган Минем бу әсәрем турында бик җылы фикерләр әйткән. Аның башкалар иҗатына игътибар һәм ихтирам белән каравы инде бу.
Мин, әлбәттә, танылган шагыйрьнең яхшы бәясенә ачтан генә шатландым. Шулай итеп, безнең беренче танышуыбыз шигърият аша башланды
Хәтеремдә, без кичергән авыр елларда мин «Нәләт төшкән уйлар» дигән бер шн гырь укыган идем. Анда заман турында сак һәм оста итеп, тирән ризасызлык белдерел гән иде. Ләкин бара тора шагыйрь сабырын һәм саклыгын югалтып
...Җыр язам дип тезгән сүзләрең дз Елап оргзн зттән тәрҗемә .
Б
— дип әйтергә, үзенең шәхси фикерләрен ачып салырга мәҗбүр булган. Минем моңа исләрем китте! Бу көчле сурәтләүле шигъри җөмләне еллар буена авыз эченнән генә кабатлап йөрдем һәм ул. дөнья күрә алмаган хакыйкать шикелле, күңел түренә йолдыз булып гел яктырып, ялтырап торды. Күп гомерләр әсәр яңадай дөньяга чыкмагач, тора бара аның авторы да онытылды. Бу юлларны мин эпиграф итеп берәр шигыремә куярга уйлап, күпләрдән сорашсам да. аларның кем сүзләре икәнен белә алмадым.
Ләкин, «без капчыкта ятмый», дигәндәй, сораша торгач, бервакыт анторның үзенә тап булдым. Баксаң, ул — шагыйрь Салих Баттал икән. Мин моңа хәзинә тапкандай шатландым.
Әйе. Салих Батталның тылсымлы шигырь тартмасында андый хәзинәләрне күп табарга мөмкин. Әле шагыйрьнең ул тартмасында төрле асылташлар остәлә генә тора.
Үзенең күңеле керсез, фикере ачык булганга, ул тормышта да шулай ачык фикерләргә ярый торгандыр дип күпме »ялгышты» — күпме «таяк ашады»! Ләкин һәрвакытта да Баттал — Баттал булып калды
Бер шигырендә шагыйрь;
...Баттал икәнемне онытсам да. Сакта икәнемне онытмам!
— дип әйткән иде. Мин аның бу юлларын беркадәр чәчмәгә әйләндереп:
Кемнәр булуыңны онытсаң да.
Баттал булуыңны онытма'
Син безгә, барыннан да злек, шуның белән кадерле, дим. һәм. дусларча елмаеп, озын гомере, керсез-саф хезмәте белән котлап, кулларын кысам.
Нури АРСЛАН
апрель, 1990 ел.
Үкенечләрнең берсе, актыккысы түгел...
Ниһаять, татар җаны да сталинчыл социализм кысасына сыймый башлады. Әле моннан берничә ел элек кек.< үткәннәргә куркып, киләчәккә тулы өметсезлек беләк карасак, бүген иреннәребез языла төште, мәңгегә йомылган дип уйланган авызлардан онытылган, төсләре уңып, кадере калмаган дип саналган сүзләрнең яңача яңгырар көне килде; «шәфкать» дибез, «мәрхәтле булырга» өндибез, иманыбызга кире кайтырга ча кырабыз. Күзләр ян якка түгел, бер-беребезгә туры карый. Телебезнең гаять зур эчтәлекле. тирән мәгънәгә ия сүзләре кабат күңелебезгә иңә һәм шул сүзләр бүген үзара мөнәсәбәтләрне билгелиләр «Игелек», «татулык», «туган телебез», «газиз җиребез» дип әйткән саен күңелләребезгә яктылык сеңә бара, барыр юлыбызны киртәгә илтеп те-рәгән тар сукмактан котылып чыгып. Олы юлга чыгарга омтылабыз? Уйлап карасаң, чәчең үрә торырлык иде бит. валлаһи1 Җитмеш ел дәвамында халкыбыз аңында мең еллар эчендә тупланган иманны — гаделлекне, ихласлыкны, өлкәннәргә ихтирамны, туган телгә рыясыз мәхәббәтне тәмам җуя яздык Үзара мөнәсәбәтне, арадашлыкны, яшәеш чикләрен чиннар, дәрәҗәләр, биләгән урыннар билгеләде Сүзләр җил очырта алырлык кибәккә әйләнде, тел бары тик ялган вә ялагайлануга, шапырыну коралына әверелде. Куабыз да куабыз, узабыз да узабыз! Баксаң, аксак атка атланган безләр әл лә кайда артта, караңгыда, лыгырдык сүзләр сазлыгында батып калганбыз икән. Баш лар иелде, билләр бөгелде, буйлар сынды!
Язмышыбызга һәр тарафтан зыян салынды! Ничәмә-ничә еллар әдәбиятыбызда безгә көчләп өстән тагылган ялган җаннарга буйсынып яшәдек. Ялган язучыларга тиң ләп безнең буй-сыннарыбызны үлчәделәр, шуларга таянып безнең чынлыкка омтылган әсәрләргә каһәр укыдылар... Ул елларда күккә чөеп макталган байтак әсәрләрне бүген укып карасаң, шаккатасың: алар очына очына «ныгыган социализм»ны мактаган дәвер дә ил. халыклар, шул җөмләдән үзебезнең сөекле татар халкы да, нинди җәбер җәфалар күргән икән дә. без күзле сукырларны алга чыгарып, язмышыбызны бетүгә, инкыйразга илткәнбез икән! Иреннәр йомык, күңелләр томанлы, җаныбыз байрак күтәреп йөргән бушбугазлар эскәнҗәсендә булган икән. Хәтердә, тэтпр әдәбияты үсеше юлында караташ
булып яткан бәндәләр бүген дә арала әле? Алар сагаеп нидер көтәләр. матбугатта Нина Андреенә кебек мөртәтләр күреиг-ждә майланалар, җай барында күләгәдән чыгып безме һлмян искегә, җитмеш ел безне гампжаган. кискен аскай, кешелектән чыгарган, табига тебеане корткам буш идеяләргә кайтырг шднләр
Берәүләр илне имеп, халыкмы мү«г~»м>» галап, һич читенсенмичә казна байлыгын үз кәефенә исраф итеп, күз буял яшәд. llapiwa бюрократик аппарат алармы мактады, күккә чойде. аларның сатлык йөрәкләремә орден медаль такты Халык исеменнән сой ләнгзн булып, халык мәнфәгатен үз рәхәтләренә алыштырган бандалар, еллар, ун еллар дәвамында өстен катлау вәкилләренә тәлинкә тотып, халыкны юк^ар белән алдап, капн тализмны сүгеп, «Безнең ил иң бәхетле, иң рәхәт, ин иркен ил'» — дип дөнья сасытып яшәмәделәрменп?1 Алар хәзер дә исән, күбесе беэнен арада, хәзерге шартларга ярарга, яраклашырга тырышалар, булмаганны бар ител, үз үткәннәрен бүгенчә сипләргә дәлил лар эзлиләр. Имеш, без барыбыз да илнең үзгәрүен теләгәнбез Ялган! Күпчелекнең җа ны усак яфрагы кебек калтырап торды, ялган белән өртелгән күзен түрәләр йорты тирә ееннән алмалы, югары да гыларның табанын ялады. Китабы • « генә тоткарланса да шунда чапты, иҗаты турында кискен, хак фикер ишетсә лә. койрык болгап, шунда үрмәләде.
Үткәннәрне хәтерләү авыр, ләкин «тормыш — хәтер ул!« дигән хак сүзне дә оны тырга ярамый
Соңгы елларда без күп нәрсәләрне хәтерләргә тырышабыз, утызынчы елларда бер гяепсезгә һәлак ителгән әдипләребезнең канлы язмыш төеннәрен чишә барабыз «Бер гаепсезгә. нахакка җаннарын кыйганнар» днп кызганабыз, язмыш тәртипләрен халыкка җиткерәбез Мине һәр очракта бер уй борчый; нигә аларның һәммәсе дә гаепсез булган икән? Нига?! Нигә нчмаеам арадан берәү. «Әйе, Хәзерге социализм халыкларның үсеш юлын чикли, хөрлекне томалый Әйе. колхозлашу мең н-> миллионнарга һәлакәт китер де. җирне хуҗасыз калдырды. . Әйе. кузакларны сөрәбез дигән булып, без җирне хуҗа сыз. авылларны унганнаарсыз калдырдык!» дип әйтмәгән икән?' Утызынчы елларда илдә башланган хаксыәлыкны. колхозлашуның җимергеч ударын, миллионлаган ты рыш җир хуҗа ларының <т җиккән якларга сөрелүен язучылар белмәгән, ишетмәгәнме ни?! Моның очен сукыр вә чукрак, телсез вә дснсеа булырга кирәк ләбаса? Русның атак лы шагыйре Николай Клюев утыз дүртенче елда, җәзалау органы вәкиле клршысында • Колхозлашу рус крестьянына ни бирәчәк?» дигән сорауга болпй дип җавап биргән; «Колхозлар җиргә хуҗасызлык, рус крестьянына һәлакәт китерәчәк!» Кемнәрдер аңла ran ич, хаксызга түгел, аңлаулары өчен гаепләнгән, алар Сталин системасының дәү л»ткэ нинди бәла казалар китерясен чамалаганнар Татар әдипләре дә бу юн<>л<*шнең к и я кадәр илтәсем белмәгән норме? Белгәннәр, сизенгәннәр, ләкин дәшмәгәннәр. Ниго шул кадәр юаш без?! Ничек шулкадәр рухсыз, көрәшсез яшәгәнбез?!.. Татар әдәбияты үрнәкләре егерменче гасырда чынлап торып дөнья әдәбияты агымына кат нашып китә алмады диярлек. Бүтән халыклар безне аз беләләр.
Сүлләр тереләләр, халкыбыз әллә кийчан бир! әп мәгънәләрен алалар, сүзләр хаклы рәвештә безнең белән яши башлыйлар «Шәфкать», «мәрхәмәт», «иман» дибез Тик бер олы сүз һаман онытылып кала бирә, байтак сүзләр күңелдә яралганда әлегочә беребезнең дә «тәүбә-тәүбә!». «тәүбәгә килдем!» дигән авазы заманча яңарыш тапмады Ә ул сүзне дә хаклы рәвештә яңгыратасы иде! Без яшәдек ич каһәрле елларда, без дә сүз сөйләдек, яздык, күңел «герләребезне халкыбыз белой уртпк итәргә тырыштык. Әгәр бүген миллионнан артык татар туган телен оныткан икән. Әгәр бүген татар кызларының байтагы чит милләтләр арасыннан кияү табалар икән— Шулай ук бик куп татар егетләре чит милләт мни морей яр итәләр икән Әгәр буган шаһир авы » ларыбызда милли тпгмер лор беТӘП, кием салымнарыбызда гореф гадәтларебса чагылмый икән... Бу инкыйразда. бу һәлакәттә татар әдипләренең элеше юкмыни ” Нигә бс.« 6> ген ү н-безнең беркатлы булуыбызны. йокымсырап яшоп, ялган сүз чәчеп, ялагайланып партократларга. бюро кратларга, чиновникларга — тулы бер өстен сыйныфка ялланып яшәвебезне танымый быз? Инга тәүбәгә килмибез?!
Заманында, нң кара елларда, атаклы шагыйреб«>з Салих аса Батталны партиядән чыгарып ыргыттылар Күптән түгел генә үзен партиядән чыгарышкан чордашына хат язып, ул аңа үзенең рәнҗешен, җан ачысын белдергән иде Чордашы мәсьәләне бик гади хәл итте; «Мин УЛ чакта җыелышта юк идем, таныш бирүдә катнашмадым». дни ак Ланды да куйды Ансат котылу! Суга кереп тә. коры чыга алу! Әгәр Салих аганың корда шы. ннчәмә ничә еллар дәвамында безнең халыкның гадел әдибе днп тәкъдим ителгән иптәш, Салих агага җавап хатында: «Җыелышта, чыннан да, юк идем. Салих кордаш, га фу ит мине, кичер, җыелышта булсам да мин сине яклап чыгыш ясамас идем, «чыгарма гыз!» днп тавыш бирергә йорштм җитмәс иде». дисә, ннндм гүзәл һәм акыллы адым булыр иде бу!
Ә Салих аганы, шул заман әһелләре күзлегеннән караганда, гаепсез днп әйтеп бул мый. Сплнх ага дөньяны, җирне күкне . .на ку.т торне, җир йозендоге һәрбер мәрсоларне үзенеке геин irren HJ’I.TJH ............................................... i ■ , . • ; ........... ........ ■ юно-> чы
гартны очен дә гаепләнде ул чагында Бүгенге кон күэлегеннән караганда Салих ага 6» тыр йөрәк н кыю. наму о>. i адел һәм гү.юл рухлы ы ш<- булган! Корил *ртирда. аулак кулуарларда аца талаап чннк белдергәи. яңа рәхмвг айпса»
мт әр аны яклап дау күтәреп чыккан шәхесләр.бар идеме икән? Хәтерләмим. Без. күп еллар дәвамында. үзебез кыеп сүз әйтү түгел, әйт ■ .дганнарны да яклан чыга алмадык. Яшьләребезнең Д-> әдәбиятка шактый имгәнеп, HBV.I. • икеле уллар белән килүендә дә щу. шы йомшаклыгыбыз сәбәпчедер дип уйлыйм...
Съездларның берсендә, үз фикеремне уртак итәргә теләп, трибунадан мин: «Партия группасы иә|в ■> ка|шгпндыр. мин алариың фикере безәҢ асла килешмим», - дип белдерү ясаган идем . Шушы гали генә шик очен язучылар съездларын үз учында йомарлап тита торган Мөдәррис Мусин мине ярты сәгать эт итеп сүкте. Аның сүзләроно исем китмәде, тәнәфескә чыгып, яныма беренче булып йөгереп кнлгои якын бер иптәшемнең шушы вакыйгага мөнәсәбәте исә тан калдырды. «Партия шундый ул.. аңа кагылырга да. сүз әйтергә дә ярамын. Син моны бүгеннән колагыңа киртләргә тиеш! • Дип, дустым мнңа акыл биреп китте.
Без <>лы әдибебез, кыю чордашыбыз Ся зих ага Батталга бер чакта Да акыллы, җитди күл белән карамаганбыз Чордашлары белән якынлыгын белмим мин аның, кызганычка каршы, ул безнең белән дә. артларыннан бастырып килүче буын вәкилләре белән до якынаерга тырышмады. Алий да Салих аганы партиядән сөргәндә без аның җанын, рухын, иманының яктылыгын аңлый идек шикелле. Бу рух аның яшәешендә дә. иҗатында да нык чагылган икән.. Аның «Олы юл буйлап» позмпсы заманның иң алдынгы фикерлоү сызыгында торган «Новый мир» журналында басылды.. «Сигезенчесе кем?» повесте безне нык уйландырырга тиеш бу ч л да. әлеге дә баягы, кыйналганны таналарга тиеш заманнарда. без аның исемен байрак итеп күтәреп нортә плмядык... Тарихи iиделсез леклпрне ачарга тырышкан өлкән агабызны заманында, хоҗәт мизгелләрдә яклаган берәр кеше булдымы икән? Булмый калмагандыр, ләкин аның исеме до халык арасында ныгымады Алан гынамы, шул чорда, мин драматурглар секциясе башында торганда, кыйнал! пи көннәрендә ул безнең игътибарга пьесалар җыентыгын тока.днм нттс. Хәтердә. язм1. с .«■•ген тнГ ч топн-реп калдырып булмый, без аның әсәрләрен . тиешле бәяне бирмәдек, без иит о- <■41 курыктык. «Әһә. Баттал бит ул ни . партиядән куылган иптәш!» Безнең шул ялгыш кара-••••■' >ны ул чагында язучы (арның партия оешмасын җитәклә гон ипт.ип тә хуплалы. ячмң • -чкер • ■ икерл безне мактавы әле дә хәтердә...
Кичерә алсаң, кичер. Салих пгп! Без, синең арттан килүче, әз-мәз кыен ашаган кешеләр до синя терәк nv in алмадык! Безгә сабак, бездән соң килүчеләргә акыл бу!
Булды, минем лә кыннцчглн тслар булды. Академия театры сәхнәсендә, яз һам көз. ике пычам «Җиз кыңгырау » һ -м «Киек каз юлы» куелгач, кемнәр генә мине тнпка- ләп чыгыш ясамады! Җирле газеталарда гына егермедән артык мәкалә чыкгы. Мине ни очен кактылар дисезме? • Киек ка.з юлы» олк.э комитеты әһәиләренә бер д- чөимьды. Өлкә комитет вәкиле спектакльне икенче тлпкыр карарга килгәч. пьесаның текстын тезе өстен* куеп, тамашачыларның һәр реакциясен билгеләп тамга салып һәм хөкем чыгарып утырды Кий урында көлә халык, кайда теләктәшлек белдереп кул чаба. икенче көнне мине югары йортка, почмакка бастырып арт сабагымны укыттылар. .Нигә монда /ел «халык та халык» дисең, нигә ■партия’ дигән сүзюк!» дип гаепләделәр.. Too гаеп шул булды Бер атнадан тагын чакырдылар. «Төзәттеңме?» диләр. «Тйз.тгтем. димен, элек әсәр герое Хпллә Бадамшин «трестка барам, тресттан кайтам» дип бглдерә иде. хәзер ике урында «горкомга барам» дин чыгып китә. «горкомнан кайттым» дип килеп керә». — дигән идем, җаваплы иптәш пьеса текстын минем чыраема атты. Спектакльне бөтенлойгә тыйдылар. Ул чактагы ыгы н.п ыны режиссерыбыз Ширияздан ага Сарым<пков хәтерли булыр?!
Бераз соңрак Әхсән Баяноннын ифрат уңышлы «Яшьлегемне эзлим» повесте тирәсендә сүз купты. Бәхәскә мин до катнаштым һәм »Ә син үзең кем. укучы?» исемле мәкаләм «Совет әдәбияты» журналында бюылып та чыкты. Шул уңай белән миңа байтак ва кыт «төерле коймак, ашаттылар Булды ярдәмгә мохтаҗ чаклар күп булды. Теләктәшлек белдергән әдипләр дә булмады түгел, мәрхүм Гази ага Кашшафның мине аңларга тырышып язылган мәкаләсе әле дә исемдә...
Шул шомлы елларны «Эңгер-менгер» дип игълан иткән очен күпме кыен ашамадым мин!
Моннан ике ел элек Салих ага Батталдаи көтелмәгән хат алдым Хат букчасыннан ■иын байтак еллар »лек «Социалистик Татарстан» редакциясен • юллаган мәкаләсенең копиясе килеп чыкты Минем омтылышларымны дөр<«- аңлап, чатакларым белән килеш мич-- ун фикерләремнең юнәлешен ту паем "Tin. газетада чыгыш ясарга теләгән Салах агз. Әпб 1' ■. басмаганнар аның мәк. С-збәбе һаман шул булгандыр дин уйлыйм; «Сак бучыгыз Салих Баттал мәкаләсе ул!» дигәннәрдер... Хат бит и сме чабы ой..з- згай тарының мыегын чуаттучы Аяз Гыйлэжеяк > багышланган' 1!< итә Сак б;-у файдалы!
Хат күп елларга соңарып килсә дә, күңелле булды. Рәхмәт сиңа. Салих ага! Хат үз вакытында килеп ирешсә, тагын да күңеллерәк булыр иде... Бәлки, миңа яшәү дә. иҗат итү дә бәхетне тулырак итәр иде. Хәер, «татарныкы тештән соң» дигән ачык хакыйкатьне безгә башка халыклар көчләп такмаган, аны күп еллык тәҗрибәбездән чыгып бабаларыбыз чыгарган. Минем эндәшем дә бик соң. үтә соң барып ирешер. Ләкин бу эндәшем — тәүбәгә килүем минем. Кичерә алсаң, кичер, Салих ага! Эчке фикердәшең булып та, үз вакытында, сине төртеп екканда, иңемне куя алмаганмын. Мен» нәрсә ҮКЕНЕЧ!
Аяз ГЫИЛӘҖЕВ.
13-14 май. 1990 ел.
Татарча радиограмма
Очучы Салих Баттал сугыш вакытында хәрби йөкләмә үтәргә очып барганда, ас та — диңгездә совет корабларының да һөҗүмгә йөзгәнен күреп, татарча радиограмма юллый:
— Батыр татар диңгезчеләре! Дошманны катырак кыйнагыз! Татар язучысы Салих абзагыз Баттал!
Корабтагы радист хәрефләп тапшырылган радиограмманы аңламый, командиры янына йөгерә.
— Менә. — ди радист — Безнең кораб өстеннән очып баручы берәү әллә нинди сәер радиограмма тапшырды.
Капитан моның татарча икәнен чамалап, бөтен диңгезчеләрне сафка тезеп, радио грамманы татар егетенә биреп, бөтен состав алдында радиограмма укыттыра
Шуннан соң корабтан очкычка татарча радиограмма менеп китә
— Сынатмабыз, Салих абый! Татар халкының йөзенә кызыллык китермәбез! Та тар диңгезчеләре.
Тиз үзгәрүчеләр
Коточкыч цензура, кысу заманасында да Салих Баттал үз фикерен әйткән һәм яз ган көчле шәхес. Шундый әсәрләренең берсендә ул мондый күренешне сурәтли. Колхоз рәисе, районнан килгән түрәгә ялагайланып, колхозның Демократия исемле бозавын суя һәм вәкилнең тарантасына салып җибәрә.
Элек тә кыен күргән Баттал бу әсәрдән соң тагын да катырак кыйнала башлый. Өсте остенә нахак гаеп өеп. аны партиядән чыгаралар Еллар узгач, замана үзгәрә башла гач, шул ук кешеләр аны партиягә кайтару белән дә шөгыльлән» Шундыйлар Батталдан алда:
— Яшәсен демократия! Без демократияне яклаучылар' дип янә лаф ора
Язучы Батулла шул турыда Батталның үзенә әйтә. Салих ага бераз дәшми торгач, болай ди:
— Үзгәртеп кору заманында тиз үзгәрүчәннәр үз файдасына көненә кырык үзгәрергә дә риза! Син. энем, тиз үзгәрүчәннәрдән саклан! Җае чыкса, алар мине тагын пар тиядән чыгарачак!
һыбылар
Әсәрләрен бастырмый башлагач, Батталга әйткәннәр, имеш:
— Салих ага. нишләп синең исемең бу арада матбугатта күренми? — дигәннәр. Җавап нтеп Баттал әйткән, имеш:
— Нигә күренмәсен? Көн саен минем турыда язалар ич! - дигән.
— Кая? Кпйда? — дип гаҗәпкә калган сораучылар
һәр гәҗит минем турыда мәгълүмат бирә. - дигән Баттал - «Бу җыелышта Мирсәй Әмир, Сибгат Хәким. Гариф Гобәй һ б. лар катнашты, диләр. .һыбылар.ны • һәм Батталлар катнашты, дип укырга кирәк.
Роберт БАТУЛЛА