Логотип Казан Утлары
Хикәя

УТЫН


Татар *лфганнар*ының инде моны мәңге укый аямаганнарына һәм әлегә укый ала торганнарына багышлыйм.
р т ә н Миннур Дияров болдыр баскычында утыра иде инде. Өйгә кереп барган Фрау атлы мәчеләрен тукта тып, ул анын, аркасын сыйпарга, колак артын кашырга тотынды. Җиләк җимеш бакчасының ян капкасыннан әле генә суелган ике яшь әтәч белән сугым пычагы тотып чыгып килүче атасын күргәч, йөзен читкә борды. Ләкин әтәчләрнең җансыз асылынып торган муеннарыннан капка төбендәге шома, чиста ташка тамган ике-өч кан тамчысын шәйләп өлгерде. Атасы Шәехнең:
— Утырасыңмы, улым? — дип соравына җавап кайтармады. Аны болдыр ишегенә уздырыр өчен, баскыч читенәрәк шуышты. Атасына ияреп, мәче дә эчкә кереп китте. Миннур әтәчләрнең идәнгә йомшак кына шапылдап төшүләрен ишетте. Кулын югач һәм бераз гына өйдә югалып торгач, ата кеше аның янәшәсенә чыгып утырды.
— Тартып алыйкмы әллә? — диде ул.
— Юк әле,— дип, Миннур кире какты.
Шәех учы белән чиста баскыч тактасын сыйпады:
— Җылы монда,— диде.
— Көз әйбәт килгән икән.
Улының болай әйтүе ата кешегә сәеррәк тоелды. Күңел төбенә боз ки сәге шуып төшкәндәй булды. «Аның өчен туган авылындагы көз «килгән» генә. Ә минем өчен ул күз алдыма килде»,— дип уйлады ул.
Чыннан да, көн кояшлы иде. Ә менә Шәехнең җаны шомлы. Уллары кичә кичен генә кайтып төште. Шәех үзе һәм хатыны, шул якты шатлыкны йокы пәрдәсе белән араларга теләмичә, таң беленә башлаганчы керфек какмый чыктылар. «Бу баланы ни көтә инде?» — дип. көн арты көн җыелып килгән сагыш тагын уянды. Караңгы төннәрне уяу тота, ә якты көннәрне якты итә торган ул сагышның иге-чиге бардыр ич инде аның, әй? Шөкер, ни булса, шул булган инде. Ни хәл итмәк кирәк. Улының яманрак хәлгә дә юлыгуы ихтимал иде бит әле, дип куанырга гына калды.
Ул яман хәлнең ни белән очланырга ихтимал икәнен Шәех уйлап бетермәде. Дөнья менә хәзерге шикелле тора икән, тагын ни кирәк? Әйе, биргәненә шөкер.
Әхәт ГАФФАР (1949) — • Бодай бортеге һәм тегермән ташы*. *Олы юлның тузаны* кебек романнар, күпсанлы повесть һәм хикәяләр авторы. Казанда яши.
— Әһә, улым. Көз әйбәт. Бар нәрсә җитеш.
Җитешен җитеш анысы. Шәех арттырмый. Зарлансаң, гөнаһ булыр. Тагын ни җитми? Уллары исән-сау кайтты. Аллага шөкер. Бөтен гаилә тулысы белән кунган өйдән дә җитешрәк ни бар тагын?
— Бәрәңгегез уңмаган икән. Окопны ачып караганыем,— диде Миннур һәм, атасының кулы кайнар нәрсәгә тигәндәй баскыч тактасыннан тезенә күчүен абайлагач: — Базны инде, базны! — дип, сүзен төзәтте.
Шәех, улын сагайтуын сизеп, кулын тагын баскыч тактасына төшерде. Тик учы җылы тоймады инде. Такта, кырау төшкәндәгечә,чәнчеп-чәнчеп ала кебек иде.
— Булганы җитә-ә-әр,— дип сузды Шәех.— Быел сугымга ике яшьлек үгез, дүрт бәрән бар. Шуңа өстәп — ике оя каз. Дөнья тулы тавык-чебешен дә куш... — дисә дә, Шәех бу араларда күңелен бимазалап йөргән уйларын әйтеп бетермәде. Җитүен җитә дә бит... җитсен өчен биш пот тоз ашарга кирәк хәзер. Җиткәннең иң зурысы — калган гомер инде аның. Дөнья йорты — михнәт йорты. Әй, ярар сана! Аты коргыры, дип сүгенергә калганмы?! Шуңа күрә Шәех, тавышын күтәреп, сүзен шат кыяфәттә очлады: — Менә шул: туй га артыгы белән җитә, Алла теләсә! — дип. улын җилкәсеннән кочып, кулын шапылдаткалады.
— Туйга? — дип сорады Миннур аңа кырт борылып.— Кем туена?
— Ят сүзме әллә? Тимерне вакытында сугарга кирәк аны! Мин үзем армиядән соң озак буйдаклап йөрмәгәнием
— Ул бит син...
— Күктән белен яумый ул. Сиңа ни җитмәгән?
— Чак кына җитми, әти, чак кына.
Ата кеше тыенкы гына көлеп куйды:
— Азан әйтми камәт төшермиләр дисеңме?
Киң ишегалдына тагын җил килеп керде. Миннур, иңбашын җыерып, иңенә салган кысан пинжәгенә иркенәебрәк сыярга теләгән шикелле, бөрешә төшеп утырды, сул җиңен бот арасына кыстырды
— Күр дә тор, килеп чыгар, әһә. Ни җиткәнен җитмәгәнен шунда чамаларсың. Күз генә тимәсен, сөбханалла гына күренә ул. Миңнурыйны әйтәм... Аны кулдан ычкындырасы түгел, аң бул. Алла бирсә, бездән артмас, хәер-фатиха... Өй — футбол кыры белән бер. Яңа мунчаның ниндилеген кичә үзең сынагансыңдыр.
Җил ургымы ишегалдына коелган тупыл, алмагач яфракларын кугала ды. Әмма аларның күмәк кыштырдавы Шәехкә улының тешләрен шыгыр датып кысуын ишеттерми калмады. Шул ук вакытта җил Миннурдан атасы ның авыр сулап куйганын да яшерә алмады.
— Ярый, улым. Трактор тирәсендә чуалып кайтыйм инде,— диде Шәех.
Ул, баскычтан уфылдап, күңелендәге авыр уйларын сиздереп күтәрелә язуын искәрде дә, җайлабрак утырган булды. Чалбар кесәсеннән таушалган сигарет кабы чыгарса да. кире тыкты.
— Каяле, кичәгенәк синеке катырак тоелганые шикелле,— диде ул;
Миннур янтайды, пинжәгенең уң кесәсеннән сигарет кабы кармаланып алды, аны кисәк каккач, бәреп чыкканын атасына сузды. Ул аны угалап, ирененә капкан арада газлы кабызгычын яндырып җибәрде.
Улының кабызгычны сүндерүен, затлы сигарет кабын култыксага куюын күреп, Шәех:
— Үзең дә көйрәт, улым, җаның басылыр,— диде.
— Ярый алайса,— дип килеште Миннур.
• Юатма сана!»,—дип өстисе килгән иде дә, тыелып калды. Атасы яшь шул әле. Кырык бердә генә. Белгән кадәресен тенә белә
Ата белән ул, һәркайсы үзенекен уйлап, бераз сүзсез утырдылар.
— Фермадан кайткач, әнкәң әтәчләрне чистартып куяр. дип. Шәех уры ныннан кузгалды. Абзарда тәкә калдырдым. Кара аны. ашатасы-эчертәсе түгел. Үзең беләсең. Мин озак буталмам, кайткач хәл итәрбез.
— Торсын иде әле. әти.
— Нәзере шундый аның.
— Миңа берәр эш юктыр ич?
— Ниткән эш ди әле ул?! Иркенләп ял ит. туйганчы аша... Әһә. тавык ларга оч-дүрт уч бодай сипсәң генә инде.
Миннур кинәт ачуы чыгып әйтте:
— Эчсәм ярыймы соң? — диде.
— Теге... нитмә генә... исермә. Сеңелкәшләрең килештермәс.
— Ә син?
— Эштәге егетләргә, сөенче итеп, бер шешә эләктердем мин. Шунда күз күрер.
Капканы үзе сыярлык кына ачкач, ата кеше улына әйләнеп карады. Ул аның элек нинди икәнен яхшы белә иде, ләкин алда кем буласын начар чамалый әле.
Ялгызы калгач. Миннур агачлардагы яфракларның шыбырдавын, атасы иртүк ишегалдын себергәч коелганнарының кыштырдавын тыңлап утырды. Ишегалдын күз алдыннан кичереп, кулы белән җаны тансыклаган берәр эш эзләде. Табалмады. А и с ы з да бар җирдә тәртип икән. Иорт-җир нык. Бол дыр юылган. Абзар-кура тирәсе чиста. Лапаста яңгырдан ышыклап салам түшәлгән һәм җил кузгатмасын өчен колгалар бастырылган пөхтә печән чүмәләсе тора. Мунча түбәсе ышыгына утын ярып өйгәннәр. Бөтенесе аннан башка эшләнгән. Аны көткәннәр, тик ни уйлап көтсәләр, шулай көткәннәре күзгә бәрелеп тора. Югыйсә, аның өлешенә дә эш калдырырлар иде.
Ул түзмәде. Өйгә кереп, аракы эчте, тозлы кыярны кетердәтеп чәйнәде, аяк астында буталган мәчегә ит ыргытты. Яңадан болдыр баскычына чыгып, сигарет кабызды. Шунда утын өеменең сукыр капка ягына терәлгән өске башына ярмыйча гына тезгән бер дистә чамасы имән пүләннәренә күзе төште. Утын яра торган юан бүкән дә шунда. «Туктале, ярып карыйм әле»,— дип уйлады ул. Җаны сискәнеп китте. Сигаретын төкереп сүндерде дә, тычкан сизеп сагайган мәче шикелле тын гына атлап, шул тарафка юнәлде. Калун- ның һәм балтаның мунча алачыгында икәнен кичә мунча кергәндә абайла ган иде. Шунда кергәч, калунның тупас сабына үрелгән иде дә, аның белән утынны н и ч е к ярырга кирәклеге исенә төшеп, балта алды. «Үткер»,— дип уйлады ул, балтаның йөзен чамалап. Бусына канәгать калмады. Үткер балта пүләнгә бата гына бит ул. Кат-кат бәрәсе була.
Чыкты. Пинжәген иңеннән кузлага кагып төшергәннән соң, беренче пүләнне бүкәнгә бастырып куйды. Учына төкереп, бармакларын угалап торды, балта сабына ябышты. Кыска селтәнеп, балтаны пүлән уртасына каптыргач. аны иңбашына терәп әйләндерде дә түтәне бүкәнгә китереп орды. Ишегалдында йөргән әтәч, шул тавыштан өркептер инде, гөлдерәп куйды. Абзар ягыннан тәкә аваз салды.
Шул рәвешчә ике мәртәбә китереп бәргәннән соң, пүлән шыгырдап куйды, тагын бер бәргәч, урталай шартлап ярылды, яртышар-яртышар булып. бүкәннән җиргә мәтәлеп төште. Ярылган төшләрендә аның үзагачы, еллык боҗраларыннан сузылган юллары шома, ялтыравыклы, матур иде.
Пүләнне яра алуына сөенә-сөенә ваклап тураклагач, ул бүкәнгә яңасын утыртты. Анысы ике аерылы иде. Җиңел ярылсын өчен кыскарак кискәннәр. Шулай да биш тапкыр көчәнеп бәргәннән соң гына биреште.
Өченчесен яргалап бетергәч, карашын үзе ярган утын күченнән алал- мыйча, сигарет тартып утырды. Әчкелтем агач исе тәмле иде. Ул җылымса кояш астында кибеп яткан яфраклар исен дә басты.
Җанга рәхәт булып китте. Солдат күлмәге, арка тиреннән юешләнгән дә, тәненә ябышкан. Күкрәк уемыннан бер бер артлы эре тир бөртекләре тәгәрәште. Күзен әчеттергән маңгай тирен ул әледән-әле уң җиңе белән сөрткәләде.
♦ Әни сөенер инде,— дип уйлады ул.— Әти ни әйтер икән? Бәлки сеңел- кәшләр дә әллә ничек ятсынып караудан туктар...»
«Ә мин сөеним микән соң? Үзеңнең әйтерең бармы?» — дигән соравына күңеле җавап бирмәде. Болдырда салкын су эчеп төшкәч, балтасын яңадан баш турысына күтәреп бәрер алдыннан төзәп торганда арттан үзенә эндәшкәннәрен ишетте:
— Миннур...
Тавыш иясенең кем икәнлеген шундук танып, ул балтасын түбән төшерде.
Синме? дип сорады ул карлыккан тавыш белән. Артка әйләнеп карамады. Карарга курыкканын сизде.
— Исәнме!
— Саумы.
— Мине кичә көттеңме?
— Кичә.
Килеп булмады. Дежур идем. Бер апа бик азапланып бәбәй тапты.
— Шулай. Постны ташламыйлар.
— Иә, борыл инде!
Аркасына кул орынгач, Миннур туңып китте.
• Чепуха! — дип уйлады ул.— Күлмәк тиргә чыланган. Шул туңдырды».
Әмма борылды. Миңнурыйга ничек борылмыйсың ди инде? Ул бит — М и ң н у р ы й!
«Мин — Миннур, ә ул — Миңнурый. Ике исем — бер язмыш»,— дип шатланды ул тегендә, иң моңсу чакларда искә алып. Үзенең язмышы дип хыялланган, ә моннан соң кем булачагы әлегә билгесез кыз аның күз алдында иде.
— Соңгы хатларыма нигә җавап язмадың?
Миннур эндәшмәде. Болай да билгеле, күренеп тора ич инде.
Кыз аның уен дәвам иткәндәй әйтте:
— Исеңдә тот: минем кызгануымны мәңге көтмә,— диде.
Миннур болай гына, сүз булсын өчен генә:
— Ни көтәргә соң? — дип сорады.
— Сөю генә... Хәер, юк...
Шуннан соң урнашкан кыска тынлык Мнннурга киртләч-киртләч таш арасындагы бушлыкны тоташ ут астында йөгереп узарга әзерләнгән чакта гыча озын тоелды.
— Хәер, юк,— дип кабатлады кыз һәм. оялган шикелле, карашын читкә күчерде.— Юк нәрсәне генә көтәләр. Син монда. Мин дә шушында Син бул ган җирдә мин һәрчак булырмын.
Шулай дигәч, Миңнурый көтмәгәндә аның күкрәгенә сыенды. Бу юлы ул Миннурның инде күкрәген туңдырып җибәрде. Үз сүзеннән кайтырга теләмичә, ул тагын: «Күлмәк юеш»,— дип уйлады.
— Кайттыңмы?
— Җибәрделәр.
— Кайткан булгач, нигә кочмыйсың?
— Кул буш түгел.
— Балтаңны куй.
Миннур балтасын сак кына бүкәнгә яткырып куйды. Тик, кулы бушаса да. кызны кочакларга барыбер базмады.
— Оныткансың,— диде Миңнурый.
— Онытмадым.
— Алайса нигә үпмисең?
— Онытканмын.
— Ә мин онытмадым.
һәм Миңнурый, күзен йома төшеп, аның ирененә үрелде. Бу юлы аның тәне Миннурны туңдырган шикелле итмәде. Әйтерсең лә ул үз исемен нилектән дер онытып, яңадан хәтерләгән шикелле, әллә кайчан күңеленнән җил булып таралган үбешү тәмен исенә төшерде, шул үбешүнең әсиренә әйләнде. Б о лай булганы бар иде инде. Армиягә алынганчы, Миңнурыйны капка төп ләренә кадәр озаткан кичләрдә. Әзгә генә, кыяр-кыймас. тансыклап кына, мо ның ни икәнлеген белер-белмәстән, ихтимал, бер бәхет мизгеле төсле тоеп кына.
Шуларның бөтенесе исенә килеп төште, җәйге челләдә авыр эштән соң салкыича үләнле җылы җиргә ятып хәл алгандай булды. Сул кулык күтәрде. аның нинди үләнгә, нинди җир кантарына тигәнен тойгандагыча, хәзер дә нәрсәгәдер орынганын сизде, шул сизүнең тәненә дә. җанына да рәхәт икәнен искәрде. Гүя учы җылы туфрак кисәгенә орынды, шуны кысты, тара тирга теләп угалады. Ләкин әлеге туфрак, юеш кантар сыман, уч төбеннән шуып чыга иде.
Чыннан да, Миңнурый үз тәнен аның сул кулы ягыннан үзе дә белештер мвстан ятсынып читләштерде, ерагайтырга теләде. Хәзер инде нидер Миннур ның тойгы кичерешенә туры килмәде бугай. Шуңа күрә ул үз иренен Миңну рыйның ирененнән аерды, оялгандагы кебек, күз карашын түбән төшерде һәм кызның ачык халаты астындагы зәңгәр күлмәгенең калку урынын ничек итеп назлаганын күрде
Очрашу һәм тансык назлашу газапка гына әйләнеп калды. Ул Мнңну рыйның күкрәген үз кулының өзелгәннән соң чит җирдә күмелеп калган өле ше белән сыйпаган икән!
Миннур читкә сикерде, озын җиңен селтәп, кыздан кулын каплады, аркан борылды. Кандагардан ерак түгел аяк астында мина шартлагандагы
сыман. «Әни!» дип әллә ыңгырашкан, әллә уйлап кына өлгергәндәге кебек:
■— Чыгып кит! — дип кычкырды.
— Ни булды?
— Кит дим. кит!
— Миннур!
— Ки-и-ит...
Ишегалдын төнге госпитальдәге кебек тынлык басты. «Мин — Миннур, ә ул — Миңнурый. Бер исем — ләкин ике язмыш икән инде»,— дип үкенде ул бу юлы. Һәм, таң сызыла башлаганын хәтерләтеп, кызның әкрен генә пышылдап:
— Тагын кабатлыйсыңмы? — дип сораганы ишетелде.
— Кит, Миңнурый!
Агач яфракларының җирдәгеләре тын иде, ә агачтагылары тын гына шы-бырдашты. Әйтерсең лә аларны кыз белән егетнең тирән-тирән итеп сулаганнары җилфердәтә иде.
Шунда Миннур. окопка иңгәндәгечә борешеп, кинәт иелде, чүкте, кулы белән колагын каплады. Ул ташлар арасыннан миләш чыпчыгыдай күтәрелеп чыгып, үзенә таба томырылган гранатаның кабызгычы шартлавына ох шаган аваз ишетте. Авызын зур ачты да тынын кысты. Дүрт секундтан соң кулларын төшерде, тезләренә калкып, киң ишегалдына карады, аннары турайды, башын гына борып, артка караш ташлады. Анда-монда айкалган күз алмалары бер ноктага төбәлгән килеш хәрәкәтсез калды, һәм бүкәнгә чабылган балтаны, аның йөзе янындагы чәнти бармак очын күреп алгач, күзен йомды. Аннары кинәт ачты. Башы әйләнеп китте, күңеле болганды. Кыз сул кулын учлап күкрәгенә кыскан, беләге буенча агып төшкән ал кан юлы ак хала тының җиңенә җитеп җәелә иде.
Миңнурый, аскы ирененнән тешләрен аерды да, күкрәк түреннән саркып чыккан тавыш белән:
— Моннан соң... кит дигәнең саен... тагын дүрт тапкыр шушылай булыр...— дип пышылдады.
Казан — Таллинн.
1989 елның 14—19 декабре.