Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сонетлар


«5
И. балачак — яшел чирәмлек!
Ялантәпи сине үттем мин.
Иртеш дулкынында тирбәлеп, «Әйлән-бәйлән» уйнап үстем мин.
Уйларымда кайтам әйләнеп Чатыр корган яшел талларга. Гомерлеккә калдым бәйләнеп Далаларда аткан таңнарга.
Балачагым төсе тын далам. Кемнәргәдер ачы әрем ул. Ә мин алам аннан моң. дәрман. Күңелемдә — илһам шәмем ул.
И. балачак — хәят бишегем, Чишмә башы шигъри хисемнең.
Илне иңли күпме көйләрем!
Рухым белән мин иң бай кеше.
Илһам бирә туган җирләрем.
Күңел шуңа — тулган ай төсле.
— Көй дә булса малмы? — ди күршем,— Көй язудан тамак туямы?!
Сорамыйсың җир син ни өчен?..
Мал оясы — Идел буйлары.
— Женем сөйми акча-мал колын. Тормышның ул тәмен тоялмый.
Читләп үтә чишмә, тал юлын. Ярканат ни аңа, тургай ни?!.
Жан мүкләнә рухи сайлыкта...
Яшәү яме — рухи байлыкта.
Мәхмүт ХӨСӘЕН (192.1) — шагыйрь, публицист; тагар, рус Һәм казах телләрендә донья күргән күпсанлы китаплар авторы. Казанда яши.
ъ
Яз, туктама, ян син, Хөсәен! Эзлә яна шигъри энҗеләр. Йөрәк утын дөрләт көн саен. Жылы алсын аннан кешеләр.
Илне имгәннәрне син фаш ит, Түрәләргә тотма тәрилкә. Күңелләргә моң илт, кояш илт, Аяз булып тусын һәр иртә.
Кәйлеләрен тудыр җырларның. «Тешле»ләрен, бәлки, басмаслар... Битлеген ерт комсыз бурларның, Заман бүтән бүген — асмаслар.
Чын хакыйкать иңсен җырыңа, һич хакың юк дәшми торырга.
Зөһрә Сәхәбшхшга
Рәхмәт сиңа, җырчы туганым! Дәрманга дәрт өсти моңнарың. Моңнарында күпме наз. илһам! Жыр тибрәтү — асыл вазифаң.
Яңа бер җыр отсаң, син аны Кешеләргә тизрәк илтәсең. Жырлар белән бизәп дөньяны. Каршылыйсың хезмәт иртәсен.
Жир ямьләнә тыныч тан тугач. Моңга сусап тибә йөрәкләр. Көмеш курай суза сандугач, Тып-тын калып тыңлый тирәкләр...
Сез, сандугач рухлы кешеләр.— Моң дәрьясы белән көчлеләр!
Сине күрсәм, кайта уйларым Гыйшкым чәчәк аткан таңнарга. Хәтерләтеп яшьлек туйларын. Дәрт өстисең дөрләп янарга.
Гыйшык утың белән бәгырьне Үтсәң дә мең тапкыр телгәләп. Барыбер син миңа кадерле.
Синең белән дөньям түгәрәк
Күзләреңнең тере ялкыны Йолдыз булып ява дөньяга. Көләч йөзең нуры аркылы Яшьлегебез таңы елмая.
Йөрәгемдә — еллар юшкыны. Йөздә — тәүге гыйшкым очкыны.
Ф
Югалтмаска сөйгән ярымны Кулдан килгән кадәр тырыштым. Ә ул китте талап җанымны, Челпәрәмә килде тормышым.
Улый көзнең ачы җилләре, Сары яфрак ауный аланда... Ул китсә дә. аның йөрәге Миндә тибә төсле һаман да.
Онытамын, тулса күңелем. Рәнҗүемне аңа, үпкәмне: Белсәм дә ул тиң яр түгелен, Сөя алмый йөрәк бүтәнне.
Тугры йөрәк — сөйгән яр колы, Таш эретә аның ялкыны.
Тугыз баллы дәрья дулкыны Куба, гүя, йөрәк эчендә...
Белмәс идем мин дә куркуны, Терәк тапсам синдәй кешедә.
Синең хакка кичәр идем мин Упкынын да, тәмуг утын да. Комнан аркан ишәр идем мин, Күңел кыйблам булсаң йортымда.
«Тормыш өчен бармы тиң ярың?
Эзләп тап. дип. син шул тиңеңне»,— Бирсәләр дә миңа Жир шарын. Сайлар идем фәкать мин сине.
Нигә миңа бөтен Жир шары?! Миңа тик син кирәк нибары.
Диңгез мәрҗәннәре
ф
Сызылып таң ата офыкта. Канат җәя җирдә хозурлык! Суда йөзү рәхәт, кызык та... Сизелми дә суда кызулык.
Кояш түгел, гүя, карлыгач Тәнебезгә төсен күчерә. Ел буена эшләп арыгач, Ләззәтле ял тансык кешегә.
Саф һавалы алсу иртәләр. Ай нурына чумган кичәләр Хисләреңне әсир итәләр. Гашыйк чаклар искә төшәләр.
Кояш нуры, диңгез һавасы — Табигатьнең тиңсез дәвасы.
Гашыйк сиңа, диңгез, яшьли мин: һәр җәйне ял итәм ярыңда. Дулкыннарда уйный яшь дельфин. Рәхмәте зур сина аның да.
Иртә таңнан оча ашкынып Акчарлаклар, балык ауларга. Парашютлар төсле ачылып. Медузалар йөзә ярларга.
Керәсең көн буе мең төскә, Бардыр берәр тылсым таягын... Болай уйлау чыга дөрескә, һәр чак төкле синең аягың!
Дәвалыйсың безне ипләп син. Саулык өчен — сихри хикмәт син!
Көз җиттеме — яр буш, яр ышык. Кояш кача болыт артына.
Дулкыннар, үзара тартышып.
Чәкәләшеп күккә атыла!..
Бөтерелеп шашкын өермә Дулкыннарны айкый, актара. Диңгез дулый, диңгез илерә, һич күренми күзгә ак-кара.
Чыгырыннан чыгып дулкыннар.
Тау-тау булып ургый ярларга.
Жил-давыллар. чоңгыл-упкыннар
Яба алмый юлны аларга.
Тынгылыкны белми дулкыннар... Дулкыннарда шагыйрь холкы бар!
1983—1990